Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ

Л.МУСАТОВ

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ


Повесть
ӘЙТМИЧӘ БУЛМЫЙ
Язгы кыр эшләре кимеде. Катерина бу якшәмбене бөтенләе белән өй эшләренә һәм балаларына багышларга булды. «Мин бит аларны бөтенләй күрмим... Ятим балалар шикелле йөриләр».
Ул идәнне юып чыкты, пироглар пешерде, өстәлгә чиста эскәтер җәйде дә балаларын табынга утыртты.
Шул чакта ул өй түреннән узып барган Маша белән Федяны күреп калды, һәм аларны да өйгә чакырып кертте.
— Урын җитәрлек. Әйдә, утырыгыз.
Маша озак кыстатып тормады, ләкин Федя, Санька белән күзгә күз очрашкач, каккан казык шикелле, бусагада туктап калды.
— Мине бабай көтеп тора... Өйгә кайтасым бар, — диде ул.
— Алайса син пирог яратмыйсың икән!—диде Катерина, көлеп, һәм Федяны кулыннан тотты да, җилтерәтеп алып килеп, Санька янына утыртты.

Санька Федя яныннан, кызу мичтән качкан шикелле, читкәрәз шуышты. Һәм чәй эчеп бетергәнче агач кебек катып, бер сүз сөйләшмичә утырды. «Кара, ни булды сиңа?» диде әнисе. Ә Феня: «Уклау йоткандыр ул, шуңар күрә сөйләшә алмый торгандыр», дип көлде.
Чәйдән соң Катерина Егор агайга хат язарга тәкъдим итте. Гәрчә җавап хаты килмәсә дә, урнашкан тәртипне бозмыйча, Катерина Егорга шактый еш язып тора иде.
— Бүген кайсыгызның чираты, балалар? — диде ул.
— Минеке, минеке! — Феня тиз генә түргә кереп утырды, кара белән кәгазь алды. — Санька болай да ике тапкыр чиратсыз язды инде.
Санька бәхәсләшмәде. Ул өстәл яныннан торып китте дә, пилоткасына үрелде.
— Кая барасың?—диде Катерина, гаҗәпләнеп. — Ә хат?
— Бармыйм ла!—диде Санька, абайлап алып. — Менә... чебен күбәйгән... — диде ул һәм, тәрәзәне ачып, пилоткасы белән тырышып- тырышып чебен куа башлады.
Катерина Феняга әйтеп торды, Феня аның сүзләрен хатка яза башлады. Бригада, колхоз хәлләре язылды, Иске Пустошта игеннәрнең ничек тигез тишелеп чыгулары, ничек әйбәт булып үсүләре теркәлде.
Шул чакта өйгә Петька Девяткин килеп керде һәм Саньканы урамга чакырды, янәсе — ашыгыч эш бар.
— Ашыкма! — дип кычкырды аңар Маша. — Күрмисеңме әллә, хат язалар ич.
Петька бусагага утырды.
— Я, Феня, барысын да яздыңмы? — Катерина хатка күз йөртеп чыкты. — Инде, балалар, сезнең чират. Укуны ничек тәмамлавыгыз турында языгыз... Әтиегезне шатландырыгыз.
Башта Никитаның уңышлары турында яздылар, моның өчен аны урамнан чакырып керттеләр һәм хатка үз кулы белән шушы сүзләрне тырнарга мәҗбүр иттеләр: «Әти, мин беренче классны бетердем, икенче класска күчтем. Немецларны тизрәк кыйнап бетер дә, өйгә кайт. Улың Никита».
Аннан соң Феня үзе турында язды. Бик аз язды ул, чөнки Феня оялчан кыз иде һәм һәрвакыт үзен артык мактап ташлаудан курка иде.
— Юк, юк, — диде Маша, каршы килеп. — Син бит бишенче класска мактау грамотасы белән күчтең. Укытучы да сине бик мактады. Нигә анысын язмыйсың?
— Яз, кызым, — диде әнисе.
Маша, уңайсызлануыннан кызара-кызара, мактау грамотасы турында өстәп куйды.
Чират Санькага килеп җитте.
Катерина Санькага ишарәләп:
— Я, инде син дә әтиеңә һөнәреңне күрсәт, — диде.
Санька эндәшмәде, пилоткасындагы эмаль йолдызны җиңе белән ышкуын дәвам итте.
— Кара, ник дәшмисең? Әтиеңнең синең уңышларың турында ничек яратып укыячагын беләсең ич.
Санька көч-хәл белән:
— Нинди уңышым булсын минем... — дип куйды. — Күчкән — беткән.
Шул чакта ул Маша белән Федяның карашып алганнарын күрде.
— Нәрсә карап торасыз? — диде ул, кызып китеп. — Миндә бизәкләр юк. Әйтәм ич — күчтем... Шулай дип языгыз. Әлбәттә, мактау грамотасы алып булмады.
Феня кара савытына үрелде, һич көтмәгәндә Маша аның кулыннан каләмне алып, бер читкә куйды һәм Санькага таба борылды:
—- Бу ялган була бит, Саня. Нигә син әтиеңә ялганлыйсың?
— Ялганлый? — дип сузды Катерина, гаҗәпләнеп.—Димәк, күчермәделәр? Икенче елга калдырдылар?
Маша ашык-пошык сөйләргә кереште:
— Ансы гына ярар иде әле, — диде ул. — Санька имтиханын көз көне яңадан биргән булыр иде. Җәй озын, без дә ярдәм иткән булыр идек... Мин аңар әйттем: алай итмә, Саня, дидем. Ә ул тыңларга да теләмәде...
— Нәрсә әйттең, нәрсә теләмәде? Рәтләп кенә сөйлә әле! — диде Катерина, кычкырып.
— Ой, Катя түтәй, телем әйләнми! Әнә үзе әйтсен, — диде Маша.
Санька пилоткасына ябышкан мамыкларны әллә кайчан чүпләп бетергән, эмаль йолдызын җиңе белән ышкый-ышкый өр-яңа шикелле итеп ялтыраткан иде инде, ләкин ул әле һаман ышкуыннан туктамады.
— Башыңны күтәр, Александр, — диде Катерина әкрен генә. — Мин сине мондый куян йөрәк дип белми идем.
Санька скамьядан сикереп торды да Машага таба атлады. Бу вакытта аның йөзе агарган, иреннәре дерелди иде.
— Сөйлә, барысын да сөйлә!—диде ул, кызның йөзенә якын килеп һәм ишектән атылып чыгып китте.
Аның артыннан Петька да йөгереп чыкты.

Катерина башын чайкап куйды:
— Әйтерсең, бүре баласы, теләсә кемгә ташлана, — диде ул. Аннан Саньканы мәктәптән ни өчен чыгаруларын сорады.
Маша башын түбән иде, бер сүз дә әйтмәде.
Аның өчен Федя җавап бирде:
— Саньканы чыгармадылар, ул үзе чыкты, — диде Федя һәм моның ничек булганын сөйләп бирде.

— Үзе чыкты?Катерина, хәйран калып, урыныннан торды.— Кая. кирәгеңне бирим әле мин синең!
һәм ул тиз генә урамга йөгерде. Тыкрыктан карады, бәрәңге бакчасына күз төшерде. — Санька беркайда да юк иде.
Маша белән Федя Векшин бабай участогына юнәлделәр. Иске ындыр табагы яныннан узып барганда, алар Девяткинны күрделәр. Ул, ындырдан башын тыгып карады да, нечкә тавыш белән кычкырды:
— Әләкче, әләкче!
Федя дерелдәп куйды, борылып карады һәм, бер дә икеләнмичә. | ярым караңгы ындыр эченә ташланды.
— Я әле. шул сүзеңне тагын бер әйт!
— Әйтермен дә, нигә әйтмәскә, — диде Девяткин, елмаеп, ләкин шүрләде, башын саламга тыгып яткан Санькага табарак елышты.
Маша тиз генә йөгереп кереп:
— Федя, кирәкми... — диде.
Ләкин аның да бик хәтере калган иде, түземен җуеп, үзе дә Девяткин янына йөгереп килде:
— Әләкчеме?! Әләкчеме?! Шулаймы? Былтыр гөмбә җыйганда сез лине һәм Саньканы, куркытмакчы булып, урманда калдырып киткән идегез. Я, әйт әле, шул чакта мин сезне берәр кешегә әләкләдемме? Ә уенчык пушкагыз шартлап, Саньканың күзен чыгара язып калганда әләкләдемме? Әйт, кемгә әләкләдем?
— Әләкләмәдең. Шуның өчен дә без сине үзебезнең компаниягә алдык. Ә менә хәзер ни өчен әләкләп йөрдең?
— Эх, син, акыллы баш! Бу бит бөтенләй башка мәсьәлә... Мәктәп ул... — мәктәп мәсьәләсе бит бу. Ә мәктәп ул... Мәктәп ул...—диде Маша һәм нәрсә әйтергә белмичә, Петьканың күкрәгенә төртеп җибәрде. — Миңа димәгәе, ник йөз тапкыр әләкче дип үчекләмисең, барыбер әйтер сүземне әйтми калмыйм!
— Кара, ничек җикеренгән була, — диде Петька, Маша белән Федя киткәч. — Җитмәсә үзенә яклаучы да алып килгән. Әллә без синең ишеләрне генә күрмәгәнме!
Аннан соң ул Санька янына килеп утырды.
— Ә син нәрсә башыңны салындырдың? Мәктәпне сагындыкмы? Кайгы-хәсрәтен бигрәк зур икән! Ташла, син бит хәзер барыбер койрыкта сөйрәлүче, минем шикелле. Әйдә, әйберләреңне җый да шәһәргә таябыз. Анда безне Яков агай хәзер эшкә куя. Ә син итекчеләрнең акчаны нихәтле эшләгәннәрен беләсеңме? Чүкеч белән бер сугып куя — бер сум! Без белән бер чәнчеп ала — ун сум! Хәзер, энекәем, итекче — иң югары һөнәр санала.
Санька чәчәге тәмам өлгереп җиткән шомыртка, аның җиргә коелган, ерактан чәчрәгән акбур тамчыларыдай булып күренгән чәчәкләренә уйга чумып карап торды.
Петька аның колак төбендә һаман мырылдый бирде:
— Әни әйтте, сыерга печән әзерләп бетергәч, сиңа колхозда эш тә калмый, диде.
— Бар, кит, Девяткин, — диде Санька тонык тавыш белән.
— Нәрсә?
— Кит, дим!


АТ КАРАУЧЫ
Участокта эш муеннан иде. Игеннәрне утарга, өстәмә ашларга ки рәк булды, түтәлләрне еш кына йомшартып торырга туры килде.

Векшин бабай һәр көнне иртә белән балаларга наряд бирде, кичләрен аларның эшләрен бик нык тикшереп кабул итте. Аннан соң барысы да шалаш янына җыйналдылар, Маша зәңгәр тышлы дәфтәрен чыгарды, бабай эшкә йомгак ясады.
— Тырышып эшләде, молодец, мактарлык булды, — диде ул Иңе- буе бер Стёпа турында. — Башын күтәрмичә эшләде, һавадан торна санап йөрмәде... Шулай дип язып та куй, Машенька.
Чират Сёмушкинга җитте.
— Ә безнең Алёшаның эшләре гел искечә. Ашыкса — ашка пешә. Чүп үләннең икесен йолкый, өчесен калдырып китә. Инә карагы артыннан йөгерергә ярата шул.
Маша Векшин бабай әйткәннәрне чыннан да язып барды, һәм ул бабай артыннан көчкә-көчкә генә өлгерде.
— Нәрсәгә авызыгызны ердыгыз?—диде бабай, балаларның елмаешканнарын күреп. — Татьяна Родионовна миңа шундый наказ бирде. Эшне кем ни дәрәҗәдә сөя, җирне ничек ихтирам итә — барысын да теркәп барырга кушты.
Аннан соң бабай балаларның көндәлек эшләренә зур төгәллек белән бәя биреп чыкты: кырык сотый, кырык биш, синеке илле...
Ләкин Маша зәңгәр дәфтәргә балаларның ничек эшләүләре белән хезмәт көннәрен генә теркәмәде. Ул, Андрей Иваныч тарафыннан куелган иске гадәт буенча, дәфтәренә үзенең күзәтүләрен дә язып барды: кайсы иген кайчан чәчелгән, кайчан шытып чыккан, кайчан чәчәкләнгән — берсен дә калдырмады.
Захар бабай балаларга киңәшне бик юмарт бирә, пионерлар аңардан гел берәр яңалык ишетеп торалар: чүп үләнне тамыры белән ничек йолкырга, бодайга өстәмә ашлауны ничек итеп үткәрергә, помидорның артык ботакларын ничек өзәргә — барысын да күрсәтә. Ә Маша боларның барысын да язып бара.
Бер тапкыр Захар бабай аңардан:
— Син ул дәфтәреңә көн дә, көн дә нәрсә язасың соң? — дип сорады.
— Бу безнең көнлек дәфтәребез бит, бабай. Мин анда сезнең киңәшләрне язып барам.
— Алай, алай... — диде карт, кәефе килеп, һәм шул көннән башлап үзенең киңәшләрен ничек туры килде шулай түгел, тулырак һәм матуррак итеп сөйләргә кереште. Ә инде биргән киңәшләрен тотмасалар, балаларны чын-чынлап орышты.
Ул бер тапкыр чүп утап торган Сёмушкин янына килеп туктады. Алёша, җиргә бик түбән иелмәс өчен, үләннәрне очларыннан гына тотып тарта, шуңар күрә үләннәрнең кайберләре генә бөтенләй йолкынып чыга, күбесенең тамырлары өзелеп кала иде.
— йолкыйбыз, диген... Ә тамыры кайда? — диде карт, ачуланып.
Ул, иелде дә, тар тимер көрәк белән чүп үләннең тамырын тирәннән кисеп алды һәм малайга күрсәтте.
—- Нәрсә бу?
— Са... сарут, бабай. Зарарлы чүп үлән.
— Нәрсә икәнен беләсең, ә йолкырга кызганасың. Зарарлы икән, тамыры белән йолкырга кирәк... Югыйсә синең ыгы-зыгы килеп, башларын гына өзеп йөрүеңнең ни файдасы бар! Җирне аны селәүчән дә казый. Ә син акыл белән эшлә. Сип кем? Иртәгәге колхозчы, җирнең хуҗасы, табигатьнең патшасы дияргә була... Син, энем, җиргә әмер бирә белергә тиеш.
Балалар Захар бабайга күп кенә мәшәкать тудырып тордылар.
План буенча чәчелгән иген белән яшелчәләрдән башка пионерлар берничә сорт помидор, кабак, иртә өлгерә торган җир җиләге һәм Стожарыда хәзергә кадәр мәгълүм булмаган әллә никадәр көньяк үсемлекләре: амур соясы, күксагыз, дагстан җитене, җир чикләвеге үстерде-
Захар бабай башта боларга ышанычсыз карады: көньяк үсемлекләре иркә булалар, алар безгә ияләшә алмаслар, диде.
Ләкин балалар яна тишелеп чыгып килгән үсемлекләрне кыраудан саклап кала белделәр, һәм көньяк кунаклар участокта үз өйләрендәге шикелле рәхәтләнеп үстеләр. Карт та бу үсемлекләрне яклап сөйли □ашлады һәм балаларга әледән-әле кычкырып торды:
— Нигә сез кунакларны онытасыз? Чакырып китергәнсез икән, рәхим итеп, туйганчы ашатыгыз, эчертегез!
Көннәр кызу, бөркү булды. Җирнең өсте кабыкланып ярыла башлады. Үсемлек дым сорады. Балалар суны кызганмадылар. Көн озын үзләре ясаган водопровод буенча, нечкә генә агынты булып, су килеп горды һәм кисмәкләр, мичкәләр, чиләкләр су белән тулды.
Ләкин ул гына җитмәде, суны күтәреп тә ташырга туры килде. Шәфкатьле Маша, су булмаса, участоктагы бар нәрсә корып бетәр дип белде һәм ул суны яшелчәләр белән яшь агачларга гына түгел, башаклы ашлыкларга да сипте.
Бер тапкыр Маша, Зина белән пышылдашып алды да, участокка елгадан күп итеп су ташыды һәм бишенче клеткадагы бодайга сибәргә тотынды.
Шул чакта Захар бабай килде.
— Тукта! Сина әйтәләр бит!
— Ә соң бабай. — диде Маша, гаҗәпләнеп, — бодай корый ич... генә кыяклары саргая да башлаган. Күрер күзгә дә ямьсезләнеп киткәннәр.
— Яшелчәләргә сибегез! Үзегезнең көньяк кунакларына сибегез... Ә бишенче клеткага тимәгез... — диде Векшин карт һәм кызның кулындагы лейканы алды.
— Нигә, бабай?
— Нигә дә нигә! Бу бит үз бодаебыз. Сортлы бодай. Аны иркәләп өйрәтергә ярамый. Ул барысына да: салкынга да, кызуга да түзәргә тиеш. Түзә икән — димәк, ул бик яхшы бодай була. Ул чакта аны колхозга бүләк итеп бирүе дә оят булмый.
— Әллә бу Егор Платонович үстергән сорт шикеллеме, бабай?
— Бик мөмкин.
— Ә бәлки аңардан да яхшырактыр?
— Егорныкы ише булса да яхшы булыр иде әле.
Маша туктамады:
— Ә андый булырмы соң? — диде ул.
— Ах, инә карагы, инә карагы! Бар кит, аптыратма әле мине. .Хәзергә бернәрсә дә әйтеп булмый. Вакыты җиткәч, күрерсең.
Ул клетканың бер почмагына фанера такта кадап куйды да, зур хәрефләр белән: «Су сибәргә ярамый», — дип язды.
Бер тапкыр участокка Лена Одинцова килде. Ул, иске гадәте буенча, Захар бабай янына еш килә иде.
Ул һәрбер үсемлекне йөреп чыкты, һәрбер почмакка күз төшерде.
— Нихәл, качкын, иске хуҗалыгыңны сагындыңмыни? — диде карт аңар күз кысып.
— Сездә яхшы шул, — диде Лена. — Салкынча, су агып тора, җиләкләр үсә... Ә безнең кырда бик кызу, тирә-якта куаклык кына да юк бит...
Ул Захар бабайдан:
— Ничек соң, үзең бу балалардан канәгатьме? — дип сорады.
— Әйе, ярый торганнар, ярдәм итәләр, ләкин әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар.
— Ничек «әллә нәрсә...»
Захар бабай көньяк үсемлекләре турында сөйләмәкче булган иде дә, участокның бер почмагында калайдай эшләнгән яңгыр үлчәгеч, озын колгага беркетелгән җилкуар һәм ниндидер будка күреп, кулын як- якка җәеп җибәрде:
— Тагын бер мәзәк тапканнар...
—- Мәзәк түгел, метеостанция ул, бабай, — диде Маша, кыю гына итеп,— без хәзер һава турында алдан хәбәр биреп торачакбыз.
— Алай, алай, — диде карт, көлеп —Ләкин минем белән булышмагыз. Минем аяклар сезнең ул нәмәрсәгездән яхшырак хәбәр бирәләр. Сызлый башладылармы, яңгыр буласын көт тә тор. һич ялгышмыйлар.
— Аларның аяклары сызламый шул, бабай, — диде Лена, көлеп. Аннан соң, Машаны бер читкә алып китеп, сораша башлады:
— Ә Саня сезнең белән эшләмимени?
— Безнең эшне яратмый ул. Юк-бар белән маташасыз, ди.
— Ничек яратмый? — диде Лена, гаҗәпләнеп. — Ә сез аңар участокны күрсәтегез. Бодаегызны... Күргән кеше күзен ала алмаслык бит сезнең бу бодаегыз.
Икенче көнне Даша Коншаковларга китте. Өйдә бер Феня гына иде. Ул:
— Санька хәзер конюшняда эшли, таң атканда ук тора, өйгә бары ашарга да йокларга гына кайта, — диде.
— Әниегез белән яхшы торамы соң?
— Юк, бик начар, — диде Феня, зарланып. — Әни әйтә: «Укырсың», ди, ә Санька: «Укымыйм мин, труддень эшлим», ди. Ишекне шап итеп яба да, конюшняга китә. Әни инде әллә ничә тапкыр елады. Бик кире бит ул безнең Санька.
— Кире... — диде Маша һәм тәрәзәдән карады. — Күр әле, күр, әнә безнең конюх үзе дә кайтып килә!
— Ой! Ә минем әле ашым булмаган, — диде Феня һәм ыгы-зыгы килеп йөри башлады.
Санькага Никитка ияргән иде. Ул абыйсына мәхәббәтле күзләре белән карап, «бүген төнлә ат сакларга миндә барыйм әле», дип ялына иде.
Санька ашыкмыйча гына:
— Кич җиткәч, карарбыз әле, — дип җавап бирде һәм баскычка тырды да аягын чишенә башлады.
Никитка коедан бер чиләк салкын су алып килде дә, чүмеч белән абыйсының кулына, кояштан янган иңнәренә, аркасына салып торды.
— Тагын син! Син, кызганма!—дип кычкырды Санька, пошкыра-пошкыра һәм, ялгыш чәчрәткән булып, Никитага салкын су сипте. Тегесе моны хозур күреп рәхәтләнеп чыелдап куйды.
— Әем, Санька, шаярма инде!
Санька, юынып бетергәч, өйгә керде, көзге каршына басып, юеш чәчләрен тарады да, өстәл янына килеп утырды.
— Исәнмесез, иптәш конюх!—диде Маша, көлеп. Ул, кече яктан чыгып, Санька алдына ипи китереп куйды. — Я, эшләр кай тирәдә?
— Ал да гөл. Безнең эш бара... Ә сезнеке ничек? Лимон белән апельсиннарыгыз өлгермәдеме әле?
— Безнең бишенче клеткадагы бодай баш кыса башлады инде, — диде Маша, горурланып. — Күрәсең киләме?
Санька төшенмәде:
— Нинди бишенче? — дип сорады ул.
— Захар бабай шундый сорт бодай тапты, дип әйткән идем ич мин сиңа. Без шул бодайны бишенче клеткага чәчтек.
— Зур клеткамы соң ул?
— Бик зур түгел. Иңе биш адым, буе — сигез.
— Ишкәнсез Икән, — диде Санька, көлеп. — Мин һич югында берәр сотый бардыр дип торам.
— Бер сотыйга орлык җитмәде. Ләкин син аның нинди булып үскәнен күрсәң икән!—диде Машка һәм күзләрен тәмле итеп йомды.— Бабай әйтә, бу сирәк очрый торган сорт, ди. Бу, ди, бик кыйммәтле бодай, ди. Әнә кырда игеннәр әле көпшәләнеп кенә килә, ә безнеке инде баш кыса. Ул бодай өчен бабай бик курка, төннәрен йокламыйча саклап чыга.
Машаның «бик кыйммәтле» диюенә каршы Санька: «Минем әти бодае шикелле бодайны сез йөз елдан соң да үстерә алмыйсыз»,— диде.
— Ә бәлки безнеке аңардан да яхшырак булыр, — диде Маша, бәхәскә кереп.
— Аңардан да яхшырак?
Маша үз сүзендә торып:
— Яхшырак булмаса, әйтик, шундый булыр, һәрхәлдә аңардан начар булмас... — диде.
Санька көлеп куйды, ләкин кызыксыну өстенлек алды.

— Әйдә инде алайса, барып карыйк. Макталган бодаегызны күреп кайтыйк, — диде ул, ашап туйгач.
Маша Саньканың пилоткасыз барырга җыенганын күреп:
— Ләкин форма буенча киенмәгәнсез ич, иптәш капитан, — диде.— Малайлар әйтәләр, ул, диләр, йоклаганда да пилоткасын салмый диләр.
Санька ян сәкедән эзләде, кровать астыннан карап карады — пилотка беркайда да юк иде.
— Әйдә, яланбашта ярар, — диде ул, кулын селтәп һәм ашык-пошык ишектән чыгып китте.


ҮКЧӘҢ КҮТӘР!
Маша белән Санька авыл читеннән барып, «Векшин хуҗалыгы» янына килеп туктадылар. Кыз, як-ягына каранып алды да, Саньканы коймага таба өстерәде. Аларның алдында, тыгыз стена булып, куе яшел кычыткан үсеп утыра иде. Маша, кулларын кофта җиңнәре белән томалады да, кычытканнарны ике якка аерды. Аннан, оста итеп маскировкаланган кече капканы иңе белән этеп ачты. Нәкъ шул чакта участок эчендә нәрсәдер шылтырарга, зыңылдарга тотынды.
— Ансы безнең сигнализациябез, — дип пышылдады Маша. —Беренче линиянеке... Ә арырак икенче һәм өченче линияләр китә...
— Нинди сигнализация? Кем уйлап чыгарды аны? — Саньканың тизрәк участокның эчен күрәсе килде.
Шул чакта куаклык эчендә кинәт кенә нәрсәдер кыштырдый башлады. Маша, Саньканы кулыннан тотты да, койма буендагы куе булып үскән әрекмән һәм кычытканнар янына чүгәләргә мәҗбүр итте. Куаклыклар артыннан башына киң салам эшләпә кигән Алёша Сёмушкин калкып килеп чыкты.
— Ә мин аны Векшин бабай дип торам... Бабай ят кеше кереп йөргәнне бер дә яратмый, — диде Маша һәм, әрекмәннәр артыннан чыкгы да, Саньканы җитәкләп, Сёмушкинга таба бара башлады. — Алёша, бүген син дежурныймы?
— Ну, мин! — Алёша сукмакка аркылы басты һәм Санькага гомерендә беренче тапкыр күргән кешегә караган шикелле итеп карады.
— Нәрсә күзеңне чекерәйттең?—диде Санька, гаҗәпләнеп. — Танымыйсыңмы әллә?
— Ничек танымаска! Син бит безнең атаклы кеше.
— Атаклы икәнмен, юл бир.
— Иртәгә, әтәч менгәч киртәгә, килерсең, кызыл кар яугач... — диде Сёмушкин һәм аның озынча борын очы мәзәк селкенеп куйды.
— Харап икән, әйтерсең берәр хәрби әһәмияте булган объект! — Санька кулларын артына куйды да тар күкрәкле Алёша өстенә бара башлады.
Ләкин тегесе керфеген дә селкетмәде, ике бармагын авызына тыгып сызгырырга тотынды.
Куаклык артыннан Стёпа белән Федя Черкашин килеп чыктылар.
Маша аларга каршы йөгерде.
— Иптәшләр, әйдәгез Саньканы үзебезгә алабыз, аңарга үзебез үстерә торган әйберләрне күрсәтәбез, — диде ул һәм кинәт туктап калды: Федя аңарга гаепле кешегә караган кебек итеп карап тора иде.
Аннан Федя ашыкмыйча гына Санька янына килде.
— Ә пилоткаң кайда синең?
— Әйе, пилоткаң кайда?—дип сорады Стёпа.
Санька, малайларга гаҗәпләнеп карап куйды да, ялан башын учы белән сыпырып алды..
—- Ә анда сезнең ни эшегез бар?

— Болай гына... беләсебез килгән иде... — диде Сёмушкин һәм пырхылдап көлеп җибәрде. — Бәлки кайда булса да төшереп калдыргансың... Ә хәзергә, әйдә бар, үкчәң күтәр. Кирәк булгач, без сине үзебез чакырып китерербез. Чаптар җибәрербез: «килегез, рәхим итегез», диярбез. Ә хәзергә безгә синнән башка да күңелсез түгел.
— Әйе, күңелсез түгел, — диде Стёпа һәм, мәгънәле итеп, күзе белән коймадагы кече капкага ишарәләде.
Саньканың бөтен тәне янды. Ләкин, юк, ул теләгәнен эшләмичә калучылардан түгел! Бер тапкыр аның юлына Локтевода биш малай каршы төште. Ләкин ул анда да кире борылмады. Әллә тагын шул юлны кулланып караргамы? Боларның нәрсәсеннән куркырга! Коры сөяк Федя исәпкә керми, Сёмушкин берне тамызганчы гына әтәчләнә, ә менә Иңе- буе бер Стёпа белән шактый этләшергә туры килер. Ну, ни булса ул.
Санька сул иңбашын алга сузды да, бер адым алга атлады... Ләкин бөтен эшне Маша харап итте. Ул, малайлар арасына чөй шикелле килеп кысылды да, бик каты итеп кычкырырга тотынды:
— Нишләвегез бу, үләт йоккан нәрсәләр! Юләрләндегезме әллә! Менә мин, сигнал биреп, бабайны чакырыйм әле!..

—Ул, малайларны як- якка этеп җибәрде дә, Саньканы җитәкләде:

— Карама шуларга! Әйдә, участокны күрсәтәм.
— Бернәрсәгезне дә күрәсем килми минем! — Санька кулын тартып алды да коймага ташланды. — Мин сезнең нинди уеннар уйнап ятканыгызны болай да беләм... Җыен бала-чага җыелгансыз да... Башкалар колхозга ярдәм итә, ә сез... — Ул кече капкага аягы белән каты итеп типте. Капка бирешмәде. Санька тагы да катырак итеп тибеп җибәрде.
— Элек өйрәнергә кирәк, — Сёмушкин йөгереп килде дә, әллә нинди сихерләр укыган булып, капканы киң итеп ачып куйды. — Типкәнне өнәми ул, болай тизрәк ачыла. Хуш иттек, юлыңа ак җәймә. Сөртенеп егылма, Санька, яшь гомереңне сакла, сулгарак, сулгарак ал!—диде Сёмушкин һәм, койма буена утырды да, шаркылдап көләргә тотынды: — Ай, энекәем лә, үләм! Тәки теге кычытканлы чокырга барып төште...
Куаклар артында Лена күренде.
— Кемнән көләсез?
Маша кинәт кабынып китте, тиз генә Ленага каршы йөгерде.
— Ничек оялмыйлар алар! —диде ул, Федя белән Стёпага һәм Алёшага күрсәтеп. — Мин Саньканы бакчага алып килгән идем ә алар аны куып чыгардылар, мыскыл иттеләр. — Әгәр араларына кермәгән булсам, сугышалар иде. Сез кем — пионерлармы, әллә урам малайлармы? — диде кыз, малайларга җикеренеп.

— Пионерларга шулай ярыймыни?
Федя аңарга җитди каран:
— Ә болан ярыймы?—диде һәм Стёпага ишарәләде.
Стёпа чалбар кесәсен актара башлады. Бу кесәдә һәрвакыт берәр дюжина кадак, тимер чыбыклар, озын гына бау була торган иде һәм шуңар күрә малайлар аны ремонт мастерское дип йөриләр иде. Стена хәзер шул кесәсеннән кызыл йолдызлы яшел пилотка тартып чыгарды һәм Машага сузды.
— Таныйсынмы, кемнеке? — диде Федя.
— Таныйм. Санъканыкы.
— Ә кайдан тапканыбызны беләсеңме?
— Кайдан?
Сёмушкин еларга җитеп:
— Синең җиләк түтәлен, яныннан. Менә кайдан!—диде.
~ Ой!—дип кычкырып җибәрде кыз. — Нигә аны әйтми торасыз?
Маша, бөтен участок аша йөгереп үтте дә. Сёмушкин әйткән җиләк түтәле янында туктап калды.
Бу җиләк «планнан тыш җиләк» булып, аны Маша белән Зина җәй көне үзебез сыйланырбыз дип утыртканнар иде.
Түтәлдә ялан аяк эзләре ярылып ята, җиләк тәлгәшләренең кайберләре тапталган, яңа кызарып килә торган берничә җиләк тапталып изелеп беткән иде.
Маша, үзенең артыннан килеп җиткән малайларга карап, иркен сулады да:
— Тәмам котымны алдыгыз. Мин инде чыннан да бөтенләен өзеп бетергәннәр дип торам, — диде.
— Бабайга рәхмәт әйт. Санькага ул комачаулады. — һәм Сёмушкин Захар бабайның, имеш, бүген иртән Санька белән Петьканы эләктерә язып калуы турында сөйләп бирде.
— Килә... бабай килә!—дип пышылдады Стёпа. — Ну, кирәгебезне бирә хәзер!
Шалаш янына, таягына авыр таянып, Захар бабай килде. Ул, скамьяга утырды да, учлары белән тезләрен уарга тотынды.
— Кәефегез юк икән бит, Захар Митрич?—диде Лена. — Чыкмаслар, ятып торырлар.
— Ятырсын, бар, мондый сакчылар белән!—диде карт, балаларга ишарәләп. Ә Сёмушкин гаебен танып:
— Мин, бабай, дежурга әз генә сояга калган идем, — диде.
— Ә шул әз генә аркасында «Алтын яңгыр» исемле солыны таптаганнар, җиләкләргә үрелгәннәр. Мин синең турыда әйтмим... — Захар бабай кулын селтәп куйды һәм Ленага карап, сөйли башлады: — Безнең бу Стожары балалары әллә нинди генә! Җәй җиттеме — башлана. Син аларга менә дигән җиләкләр, балы ташып торган алмалар өзеп бирәсен, яратмыйлар. Ә сорамыйча өзеп алганны, әллә нинди әче булса да, мактый-мактый ашыйлар. Акылым җитми. Мәктәптә аларны нәрсәгә генә өйрәтә торганнардыр. — Карт, сакалын кашып, бераз тынып торды... — Кулыма килеп эләксә, мин ул Коншак баласының штан төбенә кычыткан тутырып жибәрәм әле. Кара син аны, җиләк кортын!
— Менә, бабай исемен дә тапты! — Сёмушкин пырхылдап көлеп җибәрде һәм Машага пышылдады: — Көнлек дәфтәренә шулай дип язып куй: «Бүген участокта беренче корткыч — Санька исемле җиләк корты — күренде» диген.
— Бернәрсә дә язмыйм!—диде Маша һәм йөзен читкә борды.
— Әтисе киткәч, малай бөтенләй бозылды... — Захар бабай балаларны кырыс кына итеп күзеннән кичерде: — Сез аның белән дус булмагыз, ахыры яхшы булмас.
59
— Бабай, — диде Маша әкрен генә. — Санька кеше җиләгенә тимәс. Ул андый түгел...
— Ә бу нәрсә? — Захар бабай пилотканы Стёпа кулыннан _ алып, Машага төртте. — Нәрсә, аны бирегә җил китереп ташлаганмы? Әллә саескан койрыгына эләгеп килгәнме?
Маша таныш пилотканы әйләндерә-әйләндерә караштырды.
— Ә бәлки Санька түгелдер, аның пилоткасын икенче берәү төшереп калдыргандыр, — диде Маша.
Сёмушкин Машага җикеренеп:
— Син аны һаман шулай яклыйсың! — диде. — Санька хәзер беләсең кемгә иярде? Девяткинга. Ә Девяткин көн саен безнең участок тиресендә чуала. Разведка ясый — кайдан кереп, кайдан чыгарга икәнен өйрәнә. Дус-ишләр бүген җиләккә чума алмаганнар икән, иртәгә чумарлар. Ә син Санька алдында нишләргә белми йөрисең: имеш, рәхим итегез, Санечка, керегез, күрегез... Нишләргә инде хәзер безгә синең белән?
Стёпа тәкъдим кертте:
— Шуның өчен ул бүген суны ике норма сипсен, иртәгә дә ике норма сибәр.
— Ишеттеңме, Маша?
— Сибәрмен дә! Сипсәм, әллә кулым өзелеп калырмы! — һәм кыз, күңелсезләнеп, лейка алырга китте. — Ләкин бу барыбер Санька эше түгел,— дип сөйләнеп барды ул. — Мин беләм, Санька андый малай түгел.
Аның янына Лена килде:
— Иптәшеңә ышану яхшы сыйфат ул. Мин үзем дә биредә Саня Коншаковның гаебе юктыр дип уйлыйм. Ләкин аның пилоткасы бирегә кайдан килгән?—диде Лена һәм, икенче бер лейка алып, Маша белән бергә түтәлләргә су сибә башлады.


ПИЛОТКА
Сёмушкинның: «Яшь гомереңне харап итә күрмә, сулгарак ал!» дигәненә Санька, әлбәттә, ышанмады. Ул, киресенчә, уңгарак китте һәм кычыткан белән томаланган тирән чокырга барып төште.
Санька, утлы табага баскан кебек, чокырдан тиз генә сикереп чыкты һәм җан-фәрманга йөгерә башлады. Анын кычыткан белән өтелгән бите һәм куллары чабырып чыктылар, ут кебек яна, кызыша башладылар. Шуңар күрә хәзер Саньканың йөрәге үч алу хисе белән ярсып тибә иде.
Шул кадәр мыскыл итсеннәр әле! Ниндидер гадәттән тыш бодай күрсәтәбез дип алып килсеннәр дә, хур итеп, куып чыгарсыннар әле!..
Санька, үзен җәберләүчеләрдән ничек итеп үч алу турында уйлап бара-бара, өйләренә кайтып җиткәнен сизми дә калды.
«Ә Федя белән Стёпа ни өчен пилотка турында сораштылар икән?» — диде ул, тегеләрнең сүзләре исенә төшеп, һәм тәмам кәефе китте. Ул пилоткасын яңадан эзләргә тотынды. Ләкин беркайдан да таба алмады. Санька урамнан Никитканы чакырып кертте һәм бик каты итеп сорау алды. Никитка, алмадым дип, ант итте, әллә ниләр әйтеп, ышандырырга тырышты.
—- Бер тапкыр кидерткән идеңме? Башымнан пычрак суга очып төшкәч, төртеп еккан идеңме? — Шуннан бирле мин аңарга тию түгел, әйләнеп тә караганым юк.
— Синең пилоткаңны Петька алып китте, — диде Феня. — Ул иртүк килгән иде, син йоклый идең әле...
Санька Девяткиинарга йөгерде. Чаттан борылуга ул коедан көянтә- чиләк белән су алып кайтып килүче Петьканы күрде.
Аның кыяфәте кемгәдер бик зур яхшылык эшләгән кешеләрнеке шикелле иде.

Чиләкләре як-якка чайкалып бара иде аның. Суында кояш уйный, суы, чайкалып, җиргә түгелә һәм кызган ак тузанда вак кына кара таплар кала иде.
Петька бөтен игътибарын чиләкләренә юнәлдергән булып барды, Саньканы күрмәмешкә салышты.
— Күршеләреңне дә танымый башладыңмыни инде? — Санька Петьканың көянтәсеннән тотты.
Петька чиләкләрен җиргә куя-куя ясалма елмаеп:
— A-а, Коншак! — дигән булды. — Менә күрәсең, нәрсәләр эшләргә мәҗбүр итәләр. Су ташы, түтәлгә сип, тегесен тегеләй ит, бусын болай. ит. Я әйт инде, безнең халык эшемени бу? Пичек эчең пошмасын! Мин, беләсеңме, кармакларны әзерләп, селәүчәннәр казып куйган идем инде.
Эзенең яраткан темасына килеп кергәч, Петька туктала алмады. Хәзер елгада кушбашның иң чиерткән чагы. Кичкырын барырга кирәк булыр. Тимка Колечкин да бармакчы булган иде әле. Ләкин аңлмау хәерлерәк — бөтен балыкларны качырып бетерәчәк...
— Кушбашларың турында соңыннан, — диде Санька. — Син хәзер миңа шуны әйт, минем пилотка кайда? Кем аны сиңа миннән сорамыйча алырга кушты?
— Кара, син аны киеп йөрергә миңа үзең куштың ич. Өченче көнне үк инде, исеңә төшер әле.
— Ә хәзер кайда ул? Күрсәт!
— Хафаланма, Саня, синең пилоткана бернәрсә дә булмаган. Өйдә- ята. Хәзер алып чыгып бирәм, — диде Петька, ыгы-зыгы килеп һәм, чиләкләре турында онытып, өенә йөгерде.

Саньканың мактанычы иде бу пилотка. Аны аңар, госпитальгә колхозчылардан бүләк илтергә баргач, яралы лейтенант бүләк иткән иде. Әйбәт пилотка иде ул. Өр-яңа диярлек. Кызыл йолдызы да бар. Тегенди- мондый гына түгел, офицерлар кия торган. Үзе Санькага таман гына. Санька аны кигәндә, хәрби уставта әйтелгәнчә, сул чигәсенә кыңгырайтып кашыннан ике бармак иңлеге калдырып кия.
Госпитальдән пилотка киеп кайткач, малайлар Санькадан бик нык көнләштеләр. Еш кына пилоткасын сорап тордылар, Санька тыңламый калмады. Ә Петька пилотканы бөтенләй үзенеке итәргә теләде. Ул аны Санькадан шакмаклы яна кепкасына яки пәкесе белән менә дигән пластмасс расческасына алмаштырып алмакчы булды. Ләкин Санька бу мал-мөлкәтнең берсенә дә кызыкмады, һәм Петькага пилотканы әллә нигә бер киеп йөрү белән канәгатьләнергә туры килде.
Инде биш минутлап үтте, ә Петька күренмәде. Санька Девяткиннарның тәрәзәләреннән карады. Өйдә беркем дә юк иде.
«Арт капкаларыннан чыгып качкандыр, ахрысы. Ах, кая шылды икән!.. » —диде Санька һәм Петьканы күзләре белән урамнан эзли башлады.
Кое янында, зур-зур балавыз шәмнәргә ошаган, каезлап өелгән бүрәнә өемнәре артында малайлар шаулашкан тавыш ишетелде.
Санька бүрәнә өеме яныннан әйләнеп чыкты. Анда Петька белән Тимка Колечкин кузна уйнап торалар иде.
— Ала-ай!—диде Санька, сызгырып. — Инде Тимка белән уйнарга калдыкмыни?
— Бәйләнде бит, һич котылыр хәл юк: уйныйк та уйныйк. Мин аңарга уенның ничек булганын күрсәтеп бирдем. Әйдә, Девяткин исән чакта өйрәнеп калсын. — һәм Петька кузналарына үрелде.
Ләкин Санька аңардан тизрәк өлгерде, аның кепкасын тотып алды да кузналарын Тимка аяк астына бушатты һәм Девяткинга таба атлады.
Петька, абайлап, әз генә артка чигенде. Ә Санька, кулларын артына куйган хәлдә, һаман Петька өстенә барды. Петька адымын тизләтте. Санька да тизрәк атлый башлады. Менә Петька кинәт өенә таба йөгерергә тотынды. Ләкин ул йөгерә белми иде, Санька, берничә сикерүдә аның артыннан куып җитеп, юлына аркылы төште, Петька урам буенча йөгерергә мәҗбүр булды.
Әгәр юлда Саньканың әнисе очрамаган булса, белмим, бу куыш нәрсә белән беткән булыр иде икән.
Петька аны күрү белән:
— Исәнмесез, Катя түтәй! — дип кычкырды һәм аның янына йөгереп килде.
— Исәнме, исәнме. Әллә пожар бармы, кая болай йөгерәсез?
— Бәхәстән йөгерәбез... Санька ич әнә... Мин узам да мин узам дип мактана. Инде мактана алмас, кем узганны үзегез күрдегез... — җете кызыл Петька иркен сулап куйды.
Юк, Катеринаның очравы яхшы булды әле. Ул барында Санька, әлбәттә, тырнак белән дә чиертә алмас.
Саньканың әнисе:
—- Нәрсә син, Саня, беренчелекне кулдан ычкындырдыңмыни? — диде.
Ачуы тәмам кабарып җиткән Санька, тешен кысып:
— Шундый беренчелек бирермен әле мин аңар... — дип куйды.

— Ул менә һаман шулай, Катя түтәй... Оттырса, ачуы килә. — Петька, алай-болай була калса дип, Катеринага табарак елышты, һәм, көлә-көлә Санькадан ераклаша барды. — Коншакны беләбез инде аны, ул гел шулай, хәзер кызып китә, хәзер оныта, ачу саклап йөрми.
Санька янына Тимка килде.
— Девяткин белән нәрсә бүләсез? — дип сорады ул.
— Пилотканы алып торган иде... Әлегә кадәр биргәне юк.
— Ул аны төшереп калдырды ич... Векшин бабай участогында.
— Ничек Векшин участогында? Кайдан белдең?
Тимка яшермичә, һичбер төрле эчкерсез:
— Без анда икәү кергән идек, — диде һәм үзе дә кызарып китте. — Җир җиләге ашарга... ә ул әле пешмәгән икән, әче, тешне камаштыра... Җитмәсә Векшин бабайга килеп каба яздык.
Санька нәрсә әйтергә белмәде.
Ләкин пилотка тарихы моның белән генә бетмәде.
Бүген кич белән колхоз идарәсендә печән чабу турында сүз булырга тиеш иде. Катерина, аннан-моннан гына капкалап алды да, шунда китте.
— Кичке чәйне үзегез эчәрсез, — диде ул.
Феня самовар куйды, кечкенә Коншаковлар өстәл янына килеп утырдылар.
Санька беренче стаканын эчеп бетерергә өлгермәде, өйгә Маша Ракитина килеп керде.
— Исәнмесез! Чәегез тәмле булсын, — диде ул.
Әйдә, бергә-бергә булсын. Утыр чәй эчәргә, — диде Феня.
— Рәхмәт, әле генә эчеп чыктым.
Ләкин Феня кунакчыл хуҗаларга тиеш булганча, өстәл янына урындык китереп куйды. Аны чүпрәк белән сөртеп алды һәм бер чокыр чәй ясады.
Мата, әдәп саклап, тагын бер тапкыр баш тарткан булды, аннан урындык читенә килеп утырды.
Санька аны күрмәмешкә салышты. Шопыра-шопыра стаканнан чәй эчте һәм күзләрен газетадан алмады.
Маша чынаяк тәлинкәсен биш бармагына куйды да кайнар чәйгә өрергә тотынды.
— Ә без тиздән печән чабарга чыгабыз, — диде ул, көйләп. — Малайлар да, кызлар да берсе калмый чыга. Хәзер инде безгә бик иртә торырга туры киләчәк, таң әтәче кычкыргач та. Безгә Татьяна Родионовна үзе әйтте: зинһар килми калмагыз, диде, үтенеп сорыйбыз, сездән башка печәнне башкарып чыгып булмый, диде.
Санька үзенә-үзе Маша белән сөйләшмәскә сүз биргән булса да, түзмәде:
— Ә мин сезгә нәрсә әйттем!—диде ул. — Шырпы кабы тартып уйнап ята торган чак түгел хәзер. Колхозда зуррак эшләр дә бетмәгән. Ә инде «үтенеп сорыйбыз»га килгәндә, син анысын үзең уйлап чыгардык.
Маша Санькага күзен дә төшермәде, Феняга карап сөйләвен дәвам итте:
— Татьяна Родионовна әйтә, чабасы печән күп, ди, сез безнең ни беренче ярдәмчеләребез, ди, бөтен өмет сездә, ди.
— Ә миңа да ярдәмче булырга ярынмы? — дип сорады Феня.
— Дүртенчеләргә, мөгаен, ярый торгандыр. Без сезне печән җилләтергә куярбыз.
— Кем инде ул «без»? — диде Санька.
— Безнең бригада... Векшин бригадасы.
Санька көлеп куйды:
— Күрәсе иде, сез анда, болында, ни кырырсыз икән.
— Билгеле инде, киптерербез, чабарбыз...
— Чабарбыз?! Чабучылар кайчан туды соң әле сездә? Әллә гөмбәләр шикелле, яңгырдан соң урманда үстеләрме? Бик күпме?
— Күбен күп түгел, шулай да малайлар барысы да чабарга чыга.
— Федя Черкашин дамы?
— Әлбәттә.
Монда сызгырып куярга кирәк иде, ләкин Санькага яңалык шундый гаҗәп булып тоелды, ул чәй белән тончыкты һәм шул кадәр каты йөткерергә тотынды. Феня, аның тамагына әйбер утыргандыр дип белеп, куркып йөгереп килде һәм аркасына сугарга тотынды.
Федя Черкашин — печән чабучы! Әллә печән чабуны — көл жыю, орлык чистарту, биш тиенлек бакыр хәтле түтәлдә кызынып яту дип беләләрме икән? Печән чабарга осталык, сәләт кирәк. Бөтен колхозга мәгълүм бит: безнең арада рәтле печән чабучылар бармак белән генә санарлык. Мин дә, Иңе-буе бер Стёпа... Петька Девяткин һәм тагын өч-дүрт кеше.
Ниһаять, Санька йөткерүдән туктады.
— Нәрсә, сез әллә сүз куештыгызмы? Аш ашаганда Никитка тончыкты, хәзер син, — диде Феня, Саньканы шелтәләп, һәм, бозауга аша- рына чыгармаганын исенә төшереп, ишек алдына йөгереп чыгып китте.
— Алайса эшегез барып чыгар. Федя Черкашин шикелле чабучылары бар чакта, Стожары мәңге хур булачак түгел, районда беренче урынга басачак, — диде Санька. Аның көләсе килде, ләкин ул җитди һәм эре генә сөйләшергә тырышты.
Маша кабынып китте:
— Ә син борыныңны күтәрмә, яме! — диде ул. — Девяткин белән син генә әллә кем булгансыз. Аның белән күп йөрсәң, ул сине әллә канларга илтеп кертер әле.
— Кем кертер? — Санька, дөбер-шатыр килеп, өстәл яныннан чыкты. — Нәрсә син мине өйрәтеп торган буласың!
— Ничек өйрәтмәскә сине! Әнә кайда барып җиттең бит инде... Җиләк кортына әверелдең!
— Нинди корт?
— Дөньяда шундый җир җиләген корыта торган кортлар була икән... — Кыз, кулын кофта эченә тыкты да, пилотканы чыгарып, өстәлгә ташлады. Оятсыз икәнсең сип, Саня!
Ул тиз генә ишектән йөгереп чыгын китте, ә бер минуттан ачык тәрәзәдән башын тыгып усал итен кычкырды:
— Икенче тапкыр җиләк урларга кергәндә, пилоткаңны кимә, яме, юкса тагын төшереп калдырырсың.
— Маша!.. Маша!.. — Санька тәрәзәгә ташланды, ләкин анда инде беркем дә юк иде.
Ул пилоткасын озак кына кулында әйләндергәләп торды, аннан, ныклы карарга килеп, Девяткиннарга таба китте.
Ул килгәндә Петька баскычта гармонь шыгырдатып утыра иде. Саньканы күргәч, тиз генә урыныннан торды.
— Беләсеңме, нинди хәл... Эзләдем, эзләдем синең пилоткаңны, ләкин беркайдан да таба алмадым. Әллә инде җир йотты үзен... Иртәгә тагын бер эзләп карыйм әле.
Шул чакта Санька кесәсеннән пилоткасын тартып чыгарды һәм, гаҗәпләнүеннән нәрсә әйтергә белмичә, күзләрен җемелдәтеп торган Петьканың борынына чиертте.
— Әйдә, бүрәнәләр янына барыйк әле, шунда сөйләшербез.
Санька Петьканы кулыннан тотып өстерәде. Тегесе, алда торган сөйләшүнең күңелле булмаячагын сизеп, хәйлә корды:
— Я, җибәр әле, гармонемны гына салам.
Санька аның кулын җибәрде. Девяткин кече капкаларыннан ишек алдына кереп шылды һәм бастырыгын этәреп куйды.


ПЕЧӘН ЧАПКАНДА
Иртә белән Санька корыч чүкечләрнең күңелле, саф тавышларына уянып китте—Стожары кешеләре чалгы таптыйлар иде. Чүкечләр бөтен авылны яңгыратып чыкылдыйлар, гүя алар колхозчыларга җәйнең иң матур ае, иң күңелле эш вакыты — печән өсте килеп җитүе турында хәбәр итәләр иде.
Санька фанера ящиктан әтисенең чүпрәк белән төреп куелган чалгысын алды.
Юка гына, җиңел генә иде бу чалгы. Саньканың әлегедән хәтерендә, әтисе болынга бу чалгы белән чыкса, печән чабучыларның барысын да узып китә торган иде.
«Чалгы түгел бу — кош! — диләр иде кешеләр. — Очып кына йөри».
Санька чүпрәкне сүтте, чалгыны юеш үлән белән озаклап ышкыды, һәм ята-ята тоныкланып беткән чалгы кояшта көмеш кылыч шикелле ялтырап китте.
Малай чалгыны уртасы тоткалы озын таякка саплады. Кайрау өчен соры комлы таштан озынча кайрак ватып алды.
Алда иң кыены — чалгының йөзен бритва йөзе шикелле юка һәм үткен итеп таптау эше калды. Моның өчен чалгыны, сандалга салып, чүкеч белән сакланып кына, бер көйгә генә кыйнап торырга кирәк иде.
Ләкин, тәҗрибәсе булмаганлыктан, Саньканы чүкеч тыңламады, чүкеч, суккан саен, сикереп куйды. Чалгы йөзе тигезле-тигезсез булып чыкты, тешләнеп бетте.
Җитмәсә, Санька, чалгыга сугам дип, бер-ике тапкыр бармагына тамызып алды һәм, авырткан бармагына өрә-өрә, сандал әйләнәли сыкрап чабып йөрде.
— Эх син, чалгычы — печән чабучы!—диде Катерина, башын чайкап.—Чалгыга тотынырга иртә түгелме соң әле сиңа? Әнә тырманы көйләрләр, кеше чапкан печәнне кабартып торыр идең.
— Юк, мин үзем чабам, вакыт инде, — диде Санька һәм авыртуы бераз басылгач, яңадан чалгысын таптарга тотынды.
Ниһаять, күптән көтеп алынган таң атты.
Кояш чыгарга ерак иде әле, колхоз идарәсе янындагы чуен тактага чаң кактылар.
Ләкин бала йокысы каты була, Санька ишетмәде, ә Катерина Саньканы бу вакыттан уятмаска карар кылды. — Әйдә, бераз соңрак барса да, әллә ни булмас әле.
Әйе, әгәр баш очында дөбер-шатыр килгән тавыш ишетмәгән булса, Санька бу тантаналы сәгатьне йоклап үткәргән булыр иде. Ул, тәненә инә кадалган кеше шикелле, сискәнеп сикереп торды һәм, бөтерчек шикелле, бер урында әйләнеп йөрде. Аннан көлеп җибәрде. Идән буенча, шалдыр-шолдыр килеп, буш чиләк тәгәрәп бара иде. Димәк, «будильник» эшкә яраклы булып чыккан!
«Будильник» болай ясалган иде: Санька өйалдына, үзенең баш очындагы кисмәк өстенә, кичтән буш чиләк кертеп куйды, тоткасына нечкә генә бау бәйләде. Бауның икенче очын, ишек алды аша үткәреп, сыер абзарының ишегенә бәйләп куйды. Иртә белән Саньканың әнисе сыер саварга чыкты, абзар ишеге ачылуга, бау тартылып китте, чиләк, дөбер-шатыр килеп, идәнгә барып төште.
Санька, тиз генә өстенә-башына киенеп, урамга йөгереп чыкты. Чыршы урманы өстендә әле ал таң яңа атып килә. Елга өсте, әйтерсең, аңарга кайнап торган су салганнар, парланып тора. Авыл башында көтүче сузып-сузып быргы уйный, чыбыркы шартлаткан, сыер мөңгерәгән тавышлар ишетелә.
Санька үзенең иртә торганына сөенде. Ничек сөенмәскә. Болынга, кеше кызып эшкә керешкәч, барудан да зур оят юк бит.
Малай, чалгысын иңенә салды да, колхоз идарәсенә китте. Бөтен өйләрдән колхозчылар, картлар, бала-чагалар шунда агыла иде инде. Менә үзенең «бригадасы» белән Векшин бабай да килеп җитте.
Колхоз председателе аңар:
— Син чыкмаслар, Захар Митрич, сиңа үзеңне сакларга кирәк,— диде.
— Булмый, Родионовна. Кулым кычыта. Бер генә тапкыр булса да селтәнеп карыйм әле...
Барысы да авылдан өч километрдагы болынга, урман артындагы елга буена киттеләр.
Болын тын иде, салкынча иде, чык күп төшеп авырайган печән җиргә яткан, ул хәзер зәңгәрсу кара булып күренә иде.
— Ягез әле, туганнар-авылдашлар! Кибәннәрегез зур булсын.— Захар бабай учларына төкерде дә, чалгысы белән беренче булып кизәнде. — Чык кипкәнче чабып кал!
Аның артыннан иң яхшы чалгычы хатын-кызлар кузгалдылар.
Ләкин карт бик тиз арыды. Ул шуннан артык чапмады, бер читкә китте дә, колхозчыларның үтмәсләнгән чалгыларын янап торды.
Татьяна Родионовна, малайларны, олылардан аерып, елга янындагы йомшак сусыл үләнне чабарга кушты.
Федя иң кырыйга басты, аның артыннан Иңе-буе бер Стёпа белән Алёша чабып бара башлады.
«Ерак китә алмассыз», — диде Санька эченнән генә һәм, чалгысын селтәнә-селтәнә, Сёмушкин артыннан төште.
Девяткин килде. Аның аягында су үткәрми торган тупа башлы башмак, биленә калай футляр таккан, аңардан, кынысыннан хәнжәр күренеп торган кебек, кайрак күренеп тора.
Ул, Саньканы күргәч, куркып, кырын карап куйды һәм, аңардан ерактарак булуың хәерле, дигән уйга килде. Шулай да, бәлки инде оныткандыр дип, сүз башлап җибәрде:
— Минем кайрак зрә яхшы, Коншак. Чалгыга тидердеңме, үзе үк кайрый башлый. Кайрап карыйсыңмы?
Ләкин Санька аны күрмәмешкә салышты. Ул үзенең чалгысын үләнгә яткырып куйды, гәүдәсен әз генә уңга каерып, чалгысы белән кизәнде, чалгы астында беренче ярым түгәрәк сызылып калды.
«Тагын бер көннән ачуы бөтенләй басылыр», — дип уйлады Девяткин аның турында һәм, Санька артына басып, печән чаба башлады.
Санька алдан китте. Чалгысы, әкрен генә зеңелдәп, уңга-сулга шуып йөрде, төрле төстәге чуар үләннәрне кетердәтеп, тамырыннан кисел алып, аудара барды.
Печән чабу турында аның әтисе: «Җыр бу, эш түгел», — ди иде һәм Санька аның чалгы белән уйнаган шикелле җиңел кизәнгәнен озаклап карап торырга ярата иде.
һәм хәзер малай бөтен килеше белән әтисенә ошарга тырышты. Чалгысын кулларында нык тотты, бик төптән йөртте ул аны һәм печәннең бер генә кыягын да калдырып китмәде.

Куе үлән арасында ни генә юк иде!
Менә чалгы кечерәк кенә бер кырмыска оясын кисеп чыкты һәм дөге бөртегенә ошаган кырмыска күкәйләре чабылган печән өстенә коелып төштеләр. Чалгы астыннан гына бер соры кыр тавыгы пырхылдап чыкты һәм, кызганыч тавыш белән чырылдап, йөгерә башлады. Яшеллек эчендә кан тамчыларына ошаган кып-кызыл җир җиләкләре күренеп калдылар.
Ләкин кыр тавыгы артыннан йөгереп йөрү, иелеп җиләк өзү — чын печәнчегә килешә торган эш түгел.
Һәм Санька, туктап тормыйча, чаба бирде. Аның тамырлары буенча җылы йөгерде, иңбашлары, аркасы кызды, ә чалгысы аның саен күңеллерәк, яңгыратыбрак җырлады.
Ләкин алда кем аяклары ул?
Санька, шаярып:
— Саклан, юкса үкчәңне кисеп алам, — дип кычкырды.
Алёша Сёмушкин ялт борылып карады, борыныннан тир тамчыларын сыпырып төшерде дә, артыннан килеп җиткән Санькадан алгарак китү өчен, чалгысын тагы да җәһәтрәк кизәнә башлады.
Санька, Алёша чабып киткән җирләрдә утырып калган үләннәргә карап алды да, көлеп:
— Ә боларга кемне чәченнән бәйләп куябыз, — диде. — Эх, син, печәнче! Очларын гына кыркып барасың бит!
Алёша әйтер сүз тапмады, ләкин әкренрәк һәм чистарак итеп чаба башлады.
Санька чалгысының сызгырганы торган саен якынрак ишетелде.
— Тәртип белмисең, — диде Санька, — кешедән артка каласың ич. Бар, кит бер якка. Комачаулама.
Сёмушкин, йөзен чытып, урынын Санькага бирде, үзе бөтен кешедән артка барып басты.
Санька, алдан баручы Стёпа белән Федяга карап алды да, гимнастеркасын салды, һәм чабылган печәнне тырмалар белән тузгытып йөрүче кызлар аяк астына ташлады.
«Эх, ни булса — ул! Маша үзенең дусты Федяның миңа ялынганын күрсен әле! Бу басу капкасы төбендә чүрәкәй уйнау тутел шул, түтәлдә казынып яту да түгел бу».
— Кара, Саня чишенә, — диде Маша, Зина Колесовага төртеп.— Ну хәзер була хәлләр!
Девяткин учларына төкерде дә:
— Дөрес, Коншак! Әй, Векшин малайлары! үкчәләрегезне саклагыз! — дип кычкырды.
Федя белән Стёпа артларына борылып карадылар, алар да өсләрен салып аттылар.
Печәнче малайлар делянка кырыена барып җиттеләр, икенче, өченче тапкыр әйләнеп чыктылар, ләкин тәртип үзгәрмәде: Федя белән Стёпа алдан, Санька белән Петька арттан барды.
Стёпаның чалгысы һич көтмәгәндә, үлән арасында күренмичә яткан чуер ташка тиеп черкелдәде. Чалгысының йөзе үтмәсләнде, һәм Стёпа, кайрагы белән никадәр янап маташмасын, чалгы үләнне кисмәде, бары тәпәләндереп кенә калдыра барды.
Ул арада арттан Санька белән Петька килеп җитте. Стёпа Алёша артына килеп басты.
Ниһаять, эшенә керешергә вакыт җиткәнне белеп, урман артыннан әкрен генә кызгылт-сары кояш күтәрелде, һәм хәзергә кадәр төтенсымак булып торган тонык-яшел болын өсте, гүя төрле төстәге миллионнарча асыл ташлар китереп сиптеләр, күзләргә рәхәтлек биреп җемелдәргә тотынды. Печәнче малайлар эштән туктап, рәхәтләнеп тирә-якка карап тордылар. Ләкин озак түгел. Минут үтүгә алар тагын чалгылары беләк селтәнергә тотындылар.
Хәзер Санька белән Девяткин алдында бер Федя Черкашин гына калды. Ул, иркен кизәнеп, аякларын җиргә нык терәп, уң иңен алга чыгара төшеп, җәһәт-җәһәт чапты.
Санька, кызып китеп, эченнән генә, «барыбер куып җитәм», дип куйды.
Ләкин ул арада Девяткин тончыга башлады.
— Барыбер куып җитеп булмас, Коншак, — диде Петька, шыңшып, — алай бик киң селтәнмә.
Санька борылып карады, битеннән тирен сөртеп алды һәм элеккегечә киң селтәнеп чаба бирде.
Петька, чаба торгач, Федяның чалгысын үзе бик сирәк януын, аның күбрәк Захар бабай янына йөгерүен күрде.
— Болай дөрес булмый!—дип кычкырды Петька. — Без үзебез яныйбыз, ә сиңа кеше янап бирә. Иң начар чалгы да, Векшин бабай янаса, бритва шикелле кыра.
Федя ни дип тә җавап бирмәде, ләкин моннан соң чалгысын гел үзе яный башлады.
Девяткин кояшка торган саен ешрак карады: «Күп күтәрелгәнме инде, ашарга туктар вакыт җитмиме?» яки ул чалгысын тикшерде: чалгы йөзенә бармагын тидереп карады да, башын чайкап куйды: «Үтмәсләнгән шул, үткен булса, мин инде Федяны әллә кайчан узып киткән булыр идем...»
һич көтмәгәндә, аның чалгысы үлән арасына яшеренгән шөпшә оясын кисеп чыкты.
— Шөпшә, шөпшә!—дип кычкырды Девяткин һәм, муенын тотып, елгага таба йөгерде.
«Шөпшә белән шаярырга ярамый!» — Чалгычы малайлар Девяткин артыннан йөгерделәр.
Санька белән Федя чалгыны ташламадылар. Алар бары, кайсыбыз алдан туктар икән дип кенә, бер-берсенә карашып алдылар. Ә баш очларында усал безелдәп шөпшәләр очып йөрделәр.
Федя, кинәт кенә иелде дә, башына, иңбашларына юеш үлән сипте. «Хәйләкәр!» дип уйлады Санька, һәм, ихтыярсыз, үзе дә шуны ук кабатлады.
Малайлар чалгыларын тагын да киңрәк селтәнә башладылар. Майкалары тир*белән каралып чыкты аларның, ләкин берсе дә бирешергә теләмәде.
Тора-бара шөпшәләр тынычландылар, су буена йөгергән малайлар әйләнеп килделәр, алар куаклыклар эченә яшеренеп, бик кызыксынып, Санька белән Федя арасындагы ярышның кызганнан кыза барганын күзәтеп тордылар.
Маша да чалгычылардан күзен алмады. Малайлар икесе дә җан-фәрманга тырыштылар. Маша хәтта аларның кайсы яхшырак эшләгәнен дә кисеп әйтә алмады.
Аңарга әле Федя тәмам хәлдән тайган төсле булып күренде. Мондый чакта ул Саньканың чалгысы үтмәсләнүен теләде. Әле Федя узып китә башлаган кебек булды. Мондый чакта кыз Санька өчен әрнеде.
Девяткин Саньканы:
— Ныграк, Коншак! Газ бир! Өченче тизлеккә куй, — дип гайрәтләндереп торды.
Маша аны ачуланып:

— Нәрсә син чыпылдыйсын! Тик тор, комачаулама!—дип кычкырды.
Аларның артына Захар бабай белән Катерина түтәй килеп басты.
Бабай, канәгатьләнеп, сакалын сыпыра-сыпыра:
— Алай, алай, чалгычылар! Алай, печән чабучылар! Ашыкма, тигезрәк ал, — диде. — Әй, Федюша, алай кисәк селтәнмә, үкчәң беләнрәк бас, үкчәң беләнрәк... Ә син, Санька, комсызланма, бик киң аласың. Ә менә биредә бик үк чиста чапмагансың. — Аннан ул Катеринага таба борылды. — Күрдеңме, Васильевна, нинди кешеләр үсә. Сугышчан резерв. Барысы да безгә өстәмә көч бит болар.
— Нәрсә әйтергә, менә дигән колхозчылар,—диде Катерина, авыр сулап.— Әнә минеке инде үзен бөтенләй олы кешегә саный... Укуын ташлады... Нишләтергә дә белмим инде мин ул малайны.
Захар, Катерина кайгысын кайгыртып:
— Укуларын ташласалар, әйбәт түгел, — диде. — Ә син алар белән катырак бул, әтиләре шикелле.
— Шулай туры килер, ахрысы, — диде Катерина һәм игътибар белән Федяга карап торды.
Аның майкасын ямьсез итеп ямаганнар, күн итекләре тишелеп чыккан иде.
Катерина:
— Захар Митрич, сез дә оныгыгыз белән сокланырлык әйбәт яшәмисез. Урмандагыча, партизаннарча яши бирәсез,—диде.
— Сокланырлык яшәү кайда инде ул! — диде карт һәм, үкенечле итеп, кулын селтәп куйды. — Яшәгән булабыз инде шунда.
— Федяң минем янга килсә икән. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз кулы — хатын-кыз кулы инде ул.
— Синең үзеңнекеләр дә бер полк. Җитмәсә, минем Федя синең Санькаң белән килешә алмаслар. Икесе дә әтәчләр шикелле, хәзер бер- берсенә сикерергә торалар, — диде Захар бабай һәм сүзне тиз генә икенчегә борып җибәрде.
Озакламыйча печәнчеләр иртәнге ашка туктадылар.
Санька, чалгысын үлән белән корытып сөртте дә, иңбашына салды, һәм, Федя белән күзгә-күз очрашкач, болай диде:
— Нык итеп аша, иске дус, аннан чалгыңны кайрарга онытма! Тагын тартышабыз әле без синең белән.
— Тартышырга мин һәрвакыт хәзер, Коншак.
КЕЧКЕНӘ ОЛАУЛАР
Ләкин иртәнге аштан соң малайларга печән чабарга туры килмәде. Аларны печән киптерергә һәм кипкәннәрен чүмәләгә өя барырга куштылар.
Иң кызыгы — печәнне болыннан авылга ташу, аны конюшня янына зур-зур кибән итеп өеп кую — иртәгә булырга тиеш иде.
Бу турыда ишеткәч, Санька Татьяна Родионовна янына йөгерде.
— Өлкән олаучы кирәкмиме? — дип сорады ул.
— Кирәк.
— Алайса, ул эшкә сез мине куегыз. Мин конюншяда Васёна түтәй кул астында эшлим. Мине атлар бик яхшы тыңлыйлар! Мин булдыра алам.
Татьяна Родионовна малайның тыгыз итле нык гәүдәсенә, киң җилкәләренә карап торды да:
— Алай, алай, кечкенә Коншаков, ярый, куярмын. Ләкин атларга яхшы күз-колак бул, тырышып эшлә, — диде.
Иртәнчәк Санька үзенең дуслары белән конюшняга килде. Ул килгәндә Федя белән Алёша һәм Стёпа шунда иде инде.
Санька, аларны күреп, кашын-күзен җыерды: болыннан печән ташу — уен эш түгел, ул бу эш өчен иң ышанычлы, иң белдекле малайларны җыйды. Ә болар нигә килгән?
Ул Федяга коры гына итеп:
— Минем кешем җитә, — диде.
— Ә безне Татьяна Родионовна җибәрде, «Коншаковларга кушылырсыз», диде.
— Миңа да әйтте: «Атларга башың белән җавап бирәсең, ярдәмгә кемне теләсәң, шуны сайлап ал», диде.
— Ә син гел үзегез очныкыларны җыйгансың, — диде Сёмушкин, бәхәскә керешеп. — Ә без кемнән ким?
— Ә юлда барганда ат тугарылса, нишләрсез? — дип сорады Петька Девяткин.
Сёмушкин иңбашын сикертеп куйды:
— Тугарылса соң!—диде ул. — Яңадан җигәрбез. Исең киткән икән.
— Ә тәгәрмәч чыкса?
— Арбаны күсәк белән күтәртербез дә, киертеп куярбыз.
— Аһа... күсәк белән! Ә күтәрә алырсызмы соң?
Алёша Иңе-буе бер Стёпаның аркасына шапылдатып куйды.
Стёпа елмаеп:
— Борчылма, күтәрербез, — диде.
Петька һаман һөҗүм итте:
— Ә күпергә ничек төшәрсең? Анда, беләсең, тау нинди текә!
— Син, Девяткин, борыныңны алай бик күтәрмә, — диде Федя, әкрен генә. — Ташыйбыз дигәч, ташыйбыз.
Бәхәскә ат караучы Седельникова кушылды. Ул, анда печән барыгызга да җитәрлек, диде.
Малайлар атларны бүлешә башладылар.
Федя үзенә Муромец дигән атны алырга теләде.
— Барып чыкмый, — диде Санька, аны туктатып. — Бездә атлар кешеләргә беркетеп куелган.
Петька җитди кыяфәт белән:
— Син әнә Лисканы ал, — дип киңәш бирде аңар. — Ат түгел, ут. Үзе беркемгә дә беркетелмәгән.
Федя бәхәсләшеп тормады — әйдә, Лиска булса, Лиска булыр.
Малайлар ат җигәргә тотындылар.
Санька астан гына Федяга карап куйгалады. Федя Лиска каршы- сында камыт тотып басып тора, ат исә башын югары күтәргән һәм гүя малайның нишләтергә теләгәнен бөтенләй аңламый иде.
Петька шыпырт кына шаркылдап:
— Кызыл кар яуганчы үгетләп торсаң да кими ул синең камытыңны, — диде.
Ә Санька юри барысы да ишетерлек итеп:
— Әй, дус кеше, эшне тоткарлыйсың, хәзер китәбез! — дип кычкырды. һәм, малайларның Федяга карап елмайганнарын күреп, кәефе килде.
Петька, мәрхәмәтле тавыш белән:
— Әйдә, булышыйм инде алайса, — дигән булды һәм тиз генә килеп, Лисканы йөгәненнән тартты.
Ләкин атның муены, гүя таш булып каткан иде, әз генә дә иелмәде, Петька атка йодрык күрсәтте һәм дилбегәгә үрелә башлады. Ат өркеп, артка чигенде.
Шул чакта Федя, кесәсеннән бер кисәк ипи алып, Лисканың дымланып торган алсу борны төбенә китерде, аннан җиргә куйды.
Ипи исе Лисканың тәкәбберлеген сындырды. Ул, башын иеп, иреннәрен ипигә сузды һәм үзе үк башын камытка китереп тыкты.
Күп тә үтмәде, олаулар, бер-бер артлы тезелеп, болынга таба юл алдылар.
Беренче йөкләрне төяделәр. Санька Муромецны алга куйды, йөкләрне, атлары янында катып калган олаучыларны күзеннән кичерде һәм, кулын изәде дә, яңгыратып команда бирде:
— Муромец артыннан! Шагом арш!
Муромец, авыр йөкне, урыныннан әкрен генә кузгатып, өстери башлады. Аның артыннан, гел бер көйгә шыгырдап, әкрен генә селкенеп, башка олаулар да китеп бардылар.
Баткаклы урман юлын үтеп, шома авыл юлына кергәч, Санька малайларга йөкләре өстенә менеп утырырга рөхсәт итте. Ә үзе, әтисе шикелле итеп, кулларын артына куйды да, Муромец белән янәшә атлады һәм юлны җентекләп карап барды, һичбер казылманы, канауны күрмичә калмады.
Атлар шаулап суладылар, йөгәннәр зеңелдәде, тәгәрмәчләр шыгырдап әйләнделәр, дегет исе борыннарны ярып керде. Кояш гел югары күтәрелә барды, күтәрелгән саен яктырак янды.
Олаулар текә үргә килеп җиттеләр. Санька сызгырып куйды, атлар туктадылар. Санька таудан башта әкрен генә Муромецны төшереп куйды, аннан икенчене, өченчене, дүртенче атны төшерде. Чират Лискага килеп җитте.
— Кирәкми... Үзем төшерәм, — һәм Федя атының йөгәненнән тотты.
Лиска, артыннан өтеп килгән йөкне әкрен генә тотып төшә алмас, чыдамын җуеп, элеп алып китәр төсле күренде. Ләкин кечкенә олаучының кечкенә куллары йөгәнне бик нык кысып тотты, малайның тавышы хуҗаларча хаким яңгырады, һәм ат, арт аякларын нык терәде, атлаганда шудырып кына атлады, камыты муен очына җитеп, салынып төшә язды.
Менә үр бетте. Федя оеган кулын йөгәненнән алды, иркен сулап куйды һәм Лисканың муеныннан сөеп торды.
Санька да иркен сулады. Аннан, үзенең өлкән олаучы икәнен хәтерләп, өстен тавыш белән эндәште:
— Ярый, алып төштең. Ләкин бик күп кычкырасың. Тынычрак булырга кирәк.
Федя печән өстенә менеп утырды, йөк Федяны бишектәге шикелле тирбәтте. Печәннең хуш исе, тәгәрмәч шыгырдавы, атлар пошкыруы чуар, матур кыр, тәнгә бәрелеп искән йомшак җил — болар барысы да Федяның җанын рәхәтләндерде, әнисе белән совхозда торган чакларын хәтерләтте.
Федя, күзләрен кояштан яшереп, еракларга сузылган юлга карады.
Әгәр шушыннан бөтен кырны үтеп чыксаң, аннан җәй көннәрендә нарат сагызы һәм абага исе аңкып торган урманны үтсәң, аннан поездга утырып ике станция барсаң, кичкә таба «Высокое;» совхозына да барып җитәргә мөмкин. Ә аннан инде тауга, эшчеләр бистәсенә менәсе дә, кырыйдан өченче кечкенә ак йортның тәрәзәсен шакыйсы кала. Федя соңга калып кайтканда, һаман шулай итә иде.
Әнисе, орышып:
«Кем ул, гөмбәче синме? — дип сорый иде. — Мин инде сине эзләргә чыгарга тора идем. Кил утыр, тизрәк аша да ят».
Ә Федя:
«Юк, әни, мин бер дә адашмадым, — дип әнисен ышандырырга тотына иде. — Мин гөмбә оясына юлыктым. Күр, никадәр ак гөмбә җыеп кайттым...» ди иде ул һәм. сөтле токмачны тәмләп ашый-ашый, гөмбә күп була торган җирләр, мүкле аланнар, төз чыршылар турында сөйләргә керешә иде.
Федя авыр сулады һәм йөзе белән печәнгә капланды. «Юк, юлга карап бармаска кирәк...»
Бераз баргач, ул Саньканың:
— Әй-й, йөктәгеләр. Яхшы карап барыгыз!—дигәнен ишетте.
Федя күзләрен ачып җибәрде — атлар тау битенә җитеп киләләр. Алдагы олауда Петька Девяткин бара иде. Аның йөге кинәт кенә сулга янтая башлады.
— Девяткин, сулга ал!—дип кычкырды Федя. — Әллә йокладыкмы? Сулга ал диләр сиңа.
Петька селкенмәде.
Федя, озак уйлап тормады, җиргә сикереп төште һәм Девяткин йөгенә таба ыргылды. Икенче яктан йөккә таба Санька йөгереп килә иде. Алар, ава башлаган йөкне икесе бер үк вакытта иңнәре белән терәделәр.
Малайларны бөркү, кызу йөк басты, йөк астында караңгыланып китте, сулу кысылды. Үләннәрнең инәләрдәй үткен очлары биткә кадалдылар.
Арттагы олаудан Тимка Колечкин:
— Ой, әнием! Йөк астында калдылар! — дип кычкырды һәм болынга таба йөгерә башлады.
Ниһаять, ат текә үрне узды, җирдән күтәрелеп барган уң тәгәрмәчләр яңадан эзгә төштеләр, йөк турайды, малайлар печән астыннан чыктылар.
Киеренкелектән кызарып чыккан Санька иңбашларын, күкрәген угалап куйды. Көчәнгәндә катып киткән муенын уңайсыз борып, югары карады, һәм, Девяткинның йөк өстендә көлеп утырганын күреп, ачуы чыкты.
Санька, ахыр чиктә ярсып:
— йоклап барасың! Карга саныйсың! — дип кычкырды, һәм сикереп, Девяткинны аягыннан җиргә өстерәп төшерде.
Девяткин, өстеннән тузанын кага-кага, артына чигенгән хәлдә:
— Юләрләндеңме әллә, Коншак, — дип мыгырданды. — Әллә черем итеп алырга да ярамыймы инде...
— Ычкын! Ычкын, дим, моннан. Миңа синең шикелле олаучылар кирәкми... Федя, ике атны да үзең карарсың.
Федя Санькага карап:
— Есть, ике ат карарга, — дип честь бирде.
Саньканың бите, гүя җиләк суы чәчрәгән, кипкән печән сабаклары кадалып берничә җирдән канап чыккан иде.
— Сиңа битеңне юарга кирәк, — диде Федя.
— Сиңа да кирәк.
Алар коры елгага, чишмә янына төштеләр, битләрен салкын су белән юдылар да, күлмәк итәкләре белән сөрттеләр.
Санька, Федяга яннан карап торган хәлдә, эченнән генә:
«Ә егет ярый торган. Моның белән эшләргә була», —дип куйды.
Аннан соң юлдагы тау битен сүгәргә тотынды.
— Тигезләргә кирәк аны,— диде Федя.
— Мөгаен шулай итәргә туры килер, —диде Санька. — Икенче юлы килгәндә көрәкләр кыстыра килергә кирәк булыр
йөкләр кузгалып киттеләр. Авыл янында аларны котлары алынган Маша белән Катерина куып җитте.
Маша Санькага шикләнеп карап торды. Ә Катерина малайлардан, аларга нәрсә булды, дип сораштыра башлады.
Санька, иңбашларын җыерып:
— Бернәрсә дә булмады, — диде һәм, кеше күрмәгәндә генә, Федяга күз кысып куйды.
— Тимканың күзенә күренгәндер, — диде тегесе. — Башына кызу суккан булгандыр.
Кич белән кечкенә олаучылар атларын тугардылар да, кырга алып киттеләр.
Әллә Муромецның Лискага якынрак буласы килде, әллә инде башка берәр сәбәп булды, Санька белән Федя янәшә туры килделәр.
Санька Федяга карамыйча гына:
— Ярый әле син йөкне иңең белән вакытында терәтеп өлгердең, югыйсә мин аны үзем генә тотып тора алмый идем, — диде.
Федя да яшермәде:
— Мин дә үзем генә тотып тора алмый идем, — диде.
— Ә син печән чабарга һәм ат тотарга кайда өйрәндең?
— Совхозда. Мине әнием һаман үзе белән кырга алып йөри иде.
— Ә мине әтием...
Алар тынып калдылар. Аннан Санька кисәк кенә әйтеп куйды:
— Әгәр теләсәң, печән ташырга иртәгә Муромецны җик. Ә мин Лисканы җигәм.
— Ә соң сезнең атларыгыз беркетелгәннәр бит. һәркайсының хуҗасы бар... — диде Федя, көлеп.
— Беркетелсен... Төзәтмә кертербез...


ЯҢГЫРЛЫ КӨНДӘ
Стожарыда печәнне бик вакытлы чабып бетерделәр — соңгы кибәнне куюга җылы яңгырлар башланып китте.
Яңгырга балалар аеруча сөенделәр. Ниһаять, урманга гөмбәгә, сазламыкка кара җиләккә барырга, балыкка йөрергә була. Быел чикләвек уңышы ничек икән? — аны да карап кайтырга була.
Иртә белән Санька, көндәгечә, әнисе белән бервакытта уянды һәм тиз-тиз киенә башлады.
— Нишләп болай иртә тордың? — диде Катерина. — Берәр сәгать йокла әле. Бүген болынга барасың юк ич инде.
— Болынга булмаса, конюшняга барам. — Санька тар каеш белән билен кысып буды, пилоткасын егетләрчә кырын салды һәм, әнисенең текәлеп күзәтеп торганын сизеп, артына борылып карады. — Нәрсә карыйсың? Әллә берәр нәрсә бармы?
— Хәзергә конюшняга бармасаң да була. Синнән башка да җитешерләр, — диде Катерина. — Сиңа бүген укытучы апаң янына барырга кирәк.
— Нинди укытучы апа?
— Надежда Петровна. Мин беркөн аның белән сөйләшкән идем. Ул сине укытырга, имтиханга хәзерләргә вәгъдә итте.
Көтмәгәндә әйтелгән бу сүзләргә Санька тиз генә җавап бирә алмады.
— Мин бит уен уйнап йөрмим, миңа аның өчен труддень язалар, - диде ул.
Катерина тирән сулап:
— Синең трудденьнарыңнан башка да торырбыз әле, ___________ диде. ___
Шомартасың син, егет, әтиең киткәч, шаяра башладың. Син миңа турысын әйт: синең күңелең укуда түгел, тешең үтми синең, тулаймы? Синең дөньяда Петька Девяткин шикелле ансат кына торасың килә, энеме?
Санька тәмам кызды, башын югары күтәрде. Ул нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин сүзләре тамагына тыгылды. Стена янына килеп, чөйдән йөгәнне алды да, чыгып китә башлады.
— Нишләвең бу синең! — дип кычкырды Катерина, зарланып.— Нәрсә син минем сүзне колагыңа да элмисең!
Ул, кинәт улы янына йөгереп килде дә, кулыннан йөгәнне тартып алып, почмакка ташлады.
— Конюшняга барып йөрисе булма! Әнә аша да, укытучы апаң янына бар. Бергә торган чакта мин сиңа укуыңны ташларга юл куймам. Ишетсен колагың?
Санька, буылган тавыш белән:
— Кычкырма, кычкырма... — диде һәм, ишекне иңе белән төртеп ачты да. өйдән чыгып китте.
Конюшняга ул болыт шикелле кара янып килеп керде. Бер дә юкка юаш Муромецны орышып ташлады. Лискага кизәнде, моңар җавап итеп, бер малайның иңбашын тешли язып калды.
— Әй, егет, нигә дулыйсың! — диде аңар Седельникова. — Тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Бар, бераз кызуың басылып кайтыр,— диде ул һәм малайны шорникка камыт алып кайтырга җибәрде.
Камыт алып кайтып килешли, Санька конюшня янында Татьяна Родионовнаны күрде. Ул ат улагы янында Седельникова белән нәрсә турындадыр сөйләшеп утыра иде.
Председатель, караңгы чырай белән:
— Бирегә кил әле, Коншаков, — дип, Саньканы чакырып алды.— Утыр, сөйли башла!
— Нәрсә сөйлим? — Малай, шикләнә төшеп, улак янына килде.
— Нигә син әниеңне газаплыйсың? Аның авызыннан зарлану сүзен келәшчә белән дә тартып алып булмый иде, ә бүген күз яше белән елап килгән, дер-дер калтырана... Их син, имеш, семья кайгысын кайгыртып йөри! Әниеңне бераз кызганыр идең...
— Татьяна Родионовна... — Санька бер-ике адым алга атлады.
Родионовна аны бүлде:
— Синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм мин! Үз белдегең белән тормакчы буласын. Иртә түгелме? Мәктәпне бөтенләй ташладыңмы инде?
Санька эчке тавыш белән.
— Әнә башкалар укый бирсен. Ә мин колхозчы булам, — диде.
— Колхозчы буласың?! — диде Татьяна Родионовна, гаҗәпләнеп,— Син ничек уйлыйсың? Ат җигә беләм, тырма белән сука артыннан йөри беләм, болынга чыгып, печән чаба беләм — колхозчыга шул җитәр дип уйлыйсыңмыни? Аларын гына мужик та белә иде. Ә менә син җир турында нәрсә беләсең? Кайда, кайчан, ничек, күпме чәчәргә, нинди орлык чәчәргә, нәрсә белән ашларга, кайчан, ничек сукаларга икәнен беләсеңме син? Юк, Санька, колхозчы хәзер бик күп нәрсә белергә тиеш. Ә син әле канат чыкмаган кош баласы...
— Минем әтием дә җидееллыкны бетермәгән, — диде Санька, әкрен генә. — Миннән дә аз укыган әле ул. Ә нинди колхозчы иде... Укымыйча да бөтенесен белә иде. Барысына да үз акылы белән ирешкән.
— Мин аны беләм. — Татьяна Родионовна Санькага таба борылып утырды. — Ә менә син үз әтиеңне начар беләсең икән. Аның өч кенә кыш укып калуына ул үзе гаеплемени? Юк, ул — син түгел иде, укырга ярата иде ул. Утыздан узгач та әле,, мәктәп баласы кебек, Андрей Иванович янына барын, сабак алып йөрде. Менә нәрсә... Председатель урыныннан торды: — Сине конюшнядан хәзергә алып торырга туры
иилә. Әниең әйткән икән, укытучы апаңа йөр, сабак ал... Ә сиңа, Василиса, мин башка бер булышчы табармын.
Санька Седельниковага карады. Седельникова кулларын җәйде: имеш, боерык бирелгән икән, нинди сүз булуы мөмкин.
Малай, күңелсезләнеп, аякларын авыр өстерәп, конюшня яныннан китеп барды.
Теңкәгә тиеп беткән вак яңгыр тагын сибәли башлады. Агачлар, юеш яфракларын салындырып, күңелсез кыяфәткә керделәр. Җир пычранды, аякка сыланды.
«Председательгә барып зарланган, — диде Санька, әнисенә үпкәләп.— Ул инде бернәрсә дә булмаган дип белә. Ә менә әти турында ишетсә әле...»
Санька, нишләргә белмичә, өйләре янында туктап калды. Аның өйгә керәсе килмәде. «Керсәң, әни тагын орыша башлар...»
— Нәрсә син, кырдагы ялгыз тал шикелле чыланып торасың? — диде Евдокия, тәрәзәдән башын сузып. — Кер, өс-башыңны салып киптер.
Санька керде дә, бусагага утырды.
— Нихәл, кече конюх, расчет бирделәрмени? — дип пышылдады Петька. — Мин дә мин... Минем шикеллене үлсәләр дә таба алмыйлар, дигән булган идең.
— Барысы да сиңа опекун булган булалар, Саня, сиңа үзеңчә эшләргә ирек бирмиләр, — дип башлады Евдокия. — Ә син миңа таян, мин сиңа эш табармын.
Санька бераз эндәшми торды да, сорау бирде:
— Дуня түтәй, ә итекче булыр өчен... озак укырга кирәкме?
— Нәрсәсе озак булсын аның! Өч айдан эшли дә башларсың. — Ул балаларга борылып карады да: — Нәрсә сез авызларыгызны турсайтып торасыз! Әнә гөмбәгә барыгыз. Хәзер нәкъ гөмбә вакыты, — диде.
— Чыннан да, Коншак, әйдә барабыз, — диде Петька, шатланып.— Стёпа бөтен Векшин бригадасын Суббота урманына алып киткән. Ул безнең җирләрне күрсәтмәсен тагын.
Санька риза булды, урманда кичкә кадәр йөрергә була.
Ярты сәгатьтән алар урманга барып җиттеләр.
Санькаиың иңбашы белән беренче агачка орынып китүе булды, өстенә эре-эре тамчылар шыбырдап яуды. Санька агачтан бер читкә симерде. Биредә аның битенә эт шомыртының юеш яфраклары сыланды.
Агач башларына җил килеп бәрелде, Саньканың өстенә тагын шыбырдап яңгыр яуды. Бераздан Санька яңгырга күнекте.
Урманда тын һәм салкынча иде. Кан төсле кызыл бүре җиләкләре жемелдиләр, еш кына эре-эре күк җиләкләр, нарат җиләкләре очрый, аланнарда миләүшә төсендәге үлмәс гөлләр чәчәк атып утыра.
Черек агач төпләреннән скипидар исе аңкый. Еракта тимгел-тимгел кызыл эшләпәле чебен гөмбәләре күренеп тора.
Санька урманда очып кына йөрде, агач араларын үткен күзләре белән сөзеп барды, ул бер аланны да калдырмыйча күреп үтәргә тырышты.
Ләкин адым саен Векшин малайларыннан берәрсе аның юлын кисеп чыкты, тирә-якта кара-каршы эндәшкән, сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды.
Санька читкәрәк китте. Ләкин гөмбә бик сирәк очрады.
Ярты сәгатьләп вакыт үтте инде, ә Санька нибары берничә усак гөмбәсе, кабыклы тәкәрлекләр кимереп бетергән берничә дистә ярымлап эл гөмбә Һәм сабынланган шикелле булып торган май гөмбәсе таба алды. Ниһаять, еш үскән каеннар арасына килеп кергәч кенә, Санька берничә эре гөмбә тапты.
«Ак гөмбә», —диде ул аларны ерактан ук күреп һәм аның йөрәге, гөмбәгә хирес һәрбер кешенеке шикелле, дөп-дөп тибә башлады.
Ләкин ак гөмбәләр сәлперәнгәннәр, кортлап беткәннәр иде. Санька аларны ачудан тибеп очырды. Ул урманда тагын бераз әйләнгәләп йөрде дә, аланга килеп чыкты.
Башка гөмбәчеләр дә шунда җыелган икән. Араларында бары Федя гына юк иде.
Балалар бер-берсенең тырысларына карадылар да, күңелсезләнеп киттеләр. Бу хәтле генә гөмбә белән кеше күзенә күренеп йөрмәс өчен, урам буенча түгел, авыл кырыйлап кайтырга уйладылар.
Сёмушкин, караңгы төшкәнче сазлыкка кара җиләккә барырга тәкъ дим итте.
Шул чакта Маша, бер якка төртеп күрсәтеп:
— Карагыз әле, кара! — дип кычкырып җибәрде.
Барысы да борылып карадылар һәм куаклыклар артында Федяны күрделәр. Федя ашыкмыйча, әкрен генә атлап килә, еш кына туктап як-ягына карана, кире китеп, куаклыклар тирәли әйләнеп йөри иде.
Балалар Федя янына йөгереп килгәннәр иде, ах иттеләр. Аның тырысы гөмбә белән яртылай тулган иде. Өстә хәтта юан тамырлы өч ак гөмбә дә күренеп тора иде.
Федя, балаларның тырысларына карады да, башын чайкап куйды.
— Фәкыйрь икән шул... Нәрсә соң сез болай?..
— Баеган, имеш... ак гөмбә тапкан, имеш!—диде Петька, пырхылдап. — Ак гөмбәләреңне ни өчен өскә куйганыңны беләбез инде. Мактаныр өчен. Ә астына ашарга ярамый торганнар белән кортлаган гөмбәләр тутыргансыңдыр әле...
Федя тырысын үлән өстенә аударды да гөмбәләрен сортларга аера башлады. Ул тырысында бары ак гөмбә белән каен һәм усак гөмбәләрен генә калдырды. Ә ал гөмбә, май гөмбәсе һәм әтәч гөмбәләрен бер читкә өеп куйды:
— Кайсыларыгызның гөмбәсе аз, алыгыз!
— Син бәхетле икән, Федя, — диде Маша, тирән сулап. — Ә менә безгә гөмбә очрамый да очрамый.
— Анысы дөрес, әле гөмбә күп түгел, — диде Федя. — Шулай да табарга була. Ләкин сез әллә ничек эзлисез икән. Менә Маша гел йөгереп йөри, куян куа диярсең. Ә Алёша күбрәк чикләвек белән җиләккә карый. Алай ничек гөмбә җыеп булсын! Миңа бабай болай ди иде: чебен гөмбәсе белән агулы гөмбә генә үзе күзгә кереп тора. Ә яхшы гөмбәне капшанып эзләргә кирәк, ди иде... Менә күрегез, тирә-якта бер гөмбә дә юк төсле. Шулай түгелме? — Федя тезләнде дә, былтыргы яфракларны куллары белән көрәргә, мүкләрне кузгатып карарга тотынды.— Менә сезгә каен гөмбәсе... Менә тагын... тагын берәү... — Федя яшь каек катнаш наратлыкка ишарәләде дә: — ә биредә әтәч гөмбәсе яши,—диде. — Ә бусы кызыл гөмбә белән ал гөмбә оясы.
һәм чыннан да балаларга әле кызгылт-ал төстәге әтәч гөмбәләре, әле ал гөмбәләр, әле аксыл йон белән капланган кызыл гөмбәләр очрый башлады.
Балалар тырысларына хәтсез күп гөмбә җыеп салдылар.
— Ә син нигә үзең дә җыймыйсың? — дип сорады Маша.
— Миңа дигәне беркая да китмәс, — диде Федя, тирә-якка җентекләп карана-карана. — Әнә чыршылык башлана... Хәзер ак гөмбәләр китәргә. тиеш.
Ул, җәелеп үскән чәнечкеле ботакларны як-якка аерды да, яшь агачларның иң куе җиренә кереп китте.
Маша белән Сёмушкин, бер-берсенә карашып алдылар да, Федя артыннан киттеләр. Озакламыйча кызның яшь чыршылар арасыннан сокланып кычкырганы ишетелде, аннан тавышлар тынып калды.
Петька, Санькага күз кысып, чыршылыкка ишарәләде.
— Нишлиләр икән... Әйдә карыйк әле.

Санька каршы килмәде. Ул үзе дә баядан бирле кызыксынып тора иде. Ул моңарчы үзен житез, тапкыр гөмбәче дип йөри иде, ләкин гөмбәне Федяча эзләү — аның өчен яңалык иде әле.
Еш чыршылар арасында, аларның түбә төсле куе тармаклары астында караңгы баз эчендәге шикелле салкынча иде. Җирдә череп яткан былтыргы ылыслар да, вак ботаклар, мүк, хәтта һава үзе дә көрән төскә буялган кебек булып күренде.
Федя, Маша һәм Сёмушкин мүк өстендә үрмәләп йөри-йөри ак гөмбә җыялар иде. Маша ярым тавыш белән генә мыгырдана. Ул калын эшләпәсе бер якка янтаеп үскән иң зур гөмбәне «бабай», ди, кечерәген «әти» яки «әни» ди, ә кечкенәләрен, таш шикелле каты һәм аксылларын «аларның балалары», ди.
Петька, кәрзинен жиргә куйды да, тиз генә чүгәләп, мүк араларын актара башлады.
— Чур! Бу — безнең тамыр!—диде аңар Сёмушкин.
Санька Девяткинны чыршылыктан кирегә өстерәде: «чур» дигәннәр икән, бернәрсә дә эшләп булмый, китәргә кирәк була.
— Менә мә! — диде Петька, Федялардан көнләшеп. — Алар безнең бөтен гөмбәләрне җыеп бетерерләр.
Саньканың моңар ачуы килде. Ул:
— Гөмбәләр нишләп безнеке булсын!—диде.
Аның кәефе китте. Тырысны тутырмыйча өйгә кайтырга ярыймы соң?
— Нәрсә син миңа тагылып йөрисең? Әллә сиңа башка җир юкмы? — дип кычкырды ул Девяткинга һәм, аны калдырып, куе агачлар арасына йөгереп кереп китте.

Күп тә үтмәде, ул гөмбәне, үзе дә сизмәстән, Федяча эзли башлады— ашыкмады, еш кына тукталды, тезләнеп, куллары белән үлән төбен капшарга тотынды. Болай эш яхшырак барды. Ак гөмбәләр дә очрый башлады.
Кич җитеп килгәндә, гөмбәчеләр авылга кайтып керделәр. Алар урамда туктап тормадылар, ләкин әкрен генә атладылар. Аларның очраган кешеләргә тырысларындагы сайлап салынган беренче сортлы гөмбәләрне күрсәтәселәре килде.
Санька бәрәңге бакчалары артында тагын бераз утырып торды һәм, бөтенләй караңгы төшеп җиткәч, әкрен генә өйгә керде. Ахрысы, барысы да йоклый торганнардыр, лампа кысып куелган иде. Саньканың ашыйсы килә иде. Ул өстәлдә ипи белән бер чүлмәк сөт күрде һәм өстәл янына килеп утырды. Ләкин шунда ук ихтыярсыз борылып карады.
Аңарга, башын мендәреннән күтәреп, әнисе карап тора иде.
Санька, чүлмәкне этеп куйды да, урыныннан торды.
— Аша инде, аша, кикрикле әтәч, — диде Катерина, күңелсез генә итеп һәм, бераз тынып торды да, өстәп куйды: — Яңалыкны ишеттеңме әле, Саня? Андрей Иванович кайткан, укытучыгыз, хәзер инде гел авылда гына торачак икән, — диде.
Г. Г о б ә й тәржемәсе.
(Дәвамы бар)