БЕЗНЕҢ ДУСЛАР
К.ФАСЕЕВА
Дошман алтмыш булса, дуслар җитмеш, Нигә дошманнардан куркырга!
(Халык җыры.)
Бөек һәм көчле безнең ватаныбыз — Социалистик Совет Республикалары Союзы. Ул бөтен дөньяга халыклар азатлыгы, демократиясе, дуслыгы һәм тынычлыгы маягы булып балкый. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә совет халкы зур тарихи җиңүләргә иреште. Бу җиңүләр чит илләрдәге миллионлаган хезмәт ияләрен сокландыра һәм шатландыра. Совет иҗтимагый һәм дәүләт строе, хуҗалыкның социалистик системасы, совет идеологиясе һәм культурасы, совет дәүләтенең тынычлык яклаучы тышкы политикасы бөтен дөнья халыкларын тынычлык өчен көрәшкә рухландыра.
Социализмның дошманнары, Советлар Союзы башка илләрдән стимер пәрдә» белән аерылган, дип лыгырдыйлар. Черчилль, Трумэн, Эттли һәм аларның күп сандагы ялчылары шулай сөйлиләр. Безнең халыкара күләмдәге уңышларыбыз буржуазиягә, әлбәттә, ошамый. Икенче дөнья сугышы нәтиҗәсендә Совет иленең көчәюе, социализмның позицияләре ныгуы, социализм мәсьәләсе Европаның күп кенә илләрендә көн тәртибенә куелуы, Советлар Союзының халыкара тынычлык һәм демократия өчен көрәшкә барлык халыкларны туплавы — болар барысы да империалистларга тынгылык бирмиләр. Алар социализмнан куркалар, аңа каршы барлык кара көчләрен туплыйлар, Советлар Союзын пычрак яла белән күмәргә тырышалар. Әгәр дә кулларыннан килсә, алар совет халкынын. тормышы һәм эше турында үз илләрендәге гади кешеләргә бернәрсә дә белдертмәсләр, социализмнык үсүе һәм ныгуы турында бер генә дөрес хәбәрне дә «тимер пәрдә» аша үткәрмәсләр иде.
Ләкин кояшның юлын туктатырга мөмкин булмаган шикелле, Совет дәүләтен дә андый «тимер пәрдә» белән чорнап алып, аның гүзәл яктысын томаларга мөмкин түгел.
Совет иле турында дөреслек башка илләрдәге халыкларга барып җитә. Социализм һәм демократия дошманнары бу дөреслекне юкка чыгара алмыйлар.
Совет дәүләтенең ныгуын туктату өчен империалистлар барлык чараларны кулландылар. Ләкин Совет дәүләте өзлексез ныгып килә. Бу фактны бернинди ялган белән дә яшереп булмый.
Заманында дөнья реакциясе Гитлер Германиясенә һәм аның союзникларына зур ышаныч баглады, аларга Советлар Союзына каршы сугышта ярдәм итте. Ләкин Совет дәүләте җиңеп чыкты һәм бөтен дөньяны хәйран калдырды. Бу бит барлык халыкларга да билгеле.
Бөек Ватан сугышында гүзәл җиңүгә ирешеп, Советлар Союзы тагын да ныгыды, көчәйде. Дөньяда демократик лагерь үсте һәм ул Советлар Союзы җитәкчелеге астында империализмга каршы, тынычлык
өчен киеренке һәм уңышлы көрәш алып бара. Бу факт та бөтен дөнья халкына билгеле.
Америка империалистлары һәм аларның иярченнәре яңа сугыш хәзерлиләр, азатлык сөюче халыкларны сугыш ярдәмендә коллыкка төшерергә уйлыйлар. Ә Советлар Союзы, тынычлык политикасын тормышка ашырып, сталинчыл яңа бишьеллык планны үти, промышленностьны, авыл хуҗалыгын, социалистик культураны үстерә, халыкның материаль-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырта. Моны да чит илләрдәге гади кешеләр, әлбәттә, күрәләр һәм беләләр. Шуңа күрә дә алар Америка-Англия империализмына, сугыш уты кабызучыларга нәфрәт күрсәтәләр, ә халыклар азатлыгы өчен эзлекле көрәшче Совет иленә рәхмәт белдерәләр.
1864 елны Италия халкы герое Гарибальди Герцен йортында бокал күтәреп: «Безнең кебек үк җәфа чигүче һәм көрәшүче, безнең кебек үк җиңәчәк Россия өчен; азатлыкка чыгып һәм патша Россиясен җиңеп Европа язмышында бөек рольне уйнаячак рус халкы өчен!»—диде. Бу сүзләр әйтелгәннән соң күп вакыт үтте. Россия халыклары озак һәм батыр көрәшләрдә азатлык яулап алдылар, патшалык режимын, эксплуататорлар властен җимерделәр, дөньяда иң беренче булып социализм төзеделәр. Хәзер Советлар иле дөнья язмышында алга, азатлыкка рухландыручы һәм җитәкләүче рольне уйный.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәрендә үк һәр илдәге пролетариат, прогрессив интеллигенция, хезмәт иясе крестьяннар, ягъни, Ленин әйткәнчә, һәр милләт эчендәге чын милләт Совет дәүләтенә өмет белән карый башлады. Октябрь тантанасы барлык илләрдәге намуслы кешеләрне уятты, азатлык өчен көрәшкә тагын Да көчлерәк дәртләндерде.
Алар Октябрь революциясе, аның нәтиҗәләре белән, совет халкының тормышы, хезмәте, көрәше, культурасы белән якыннанрак һәм тирәнрәк танышу теләге белән яндылар. Империалистик реакциянең барлык каршылыкларына карамастан, алар Совет илен өйрәнделәр, аның рухландыргыч көчен торган саен күбрәк аңладылар.
«Россиядә нәрсә булганы турында дөрес хәбәрләрне алу ничек кенә кыен булмасын, Октябрь революциясе турында якты дөреслек барлык ялган хәбәрләр аша үтеп керде»,— 1917 елны үлгән карт коммунист, бөтен Америкага атаклы Блур әби әнә шулай диде.
Совет революциясенең җиңүе турындагы хәбәрнең үзенә нинди тирән йогынты ясавы турында Англия компартиясе җитәкчесе Гарри Подлит болай сөйли: «Миңа һәм минем кебекләргә охшаган шундый ук эшчеләрнең властьны үз кулларына алуын, хуҗалар сыйныфын бәреп төшерүен аңлау миндә күтәренке энтузиазм тудырды. Ленин исеме минем колагымда иң сөйкемле исем булып яңгырады. Бу исем — Россия, эшчеләр сыйныфы власте, хуҗаларны җиңү, социализм дигән сүз иде».
Пролетар революциягә. Совет властена карата шундый ук иң җылы хисләр бик күп башка алдынгы көрәшчеләрнең йөрәгендә кайнады. Франция миноносецының яшь механигы Андре Мартиның Совет властен яклап, интервенциягә каршы көчле тавышы яңгырады һәм бу тавышка Кара диңгездәге француз флоты матрослары кушылдылар. 1920 елда, җинаятьче Блюм һәм аның шайкасына отпор биреп, Франция компартиясенең төзелүен игълан иткән конференциядә, эшчеләр сыйныфы эше өчен карт көрәшче Марсель Кашен үзенең ялкынлы речен совет илен мактап, аны сөяргә, якларга чакырып тәмамлады: «Социалистик республика туды, ул сезне ул тудырган яңа халыкара фронтта аның белән бергә көрәшергә чакыра».
Әнә шулай совет властеның беренче көннәрендә үк дөньядагы хезмәт ияләре һәм аларның иң яхшы вәкилләре Совет иленә үзләренең зур өметләрен багладылар. Безнең илдә капитализм коллыгының җимерелүе азатлык өчен көрәшүчеләрдә капитализмны җиңеп чыгу ышанычын ныгытты.
Кытай милли-азатлык революциясенең җитәкчесе Сун Ят-сен тормышының иң соңгы минутларында, инде көчсезләнгән кулы белән СССР Үзәк Башкарма Комитетына түбәндәге мөрәҗәгатен язды:
«Кадерле иптәшләр! Мин биредә кешеләр каршы тора алмаслык сырхау белән ятканда, минем уем сезгә һәм минем Ватаным, илем язмышларына юнәлгән.
Сез үлемсез Ленинның изелгән халыкларга биреп калдырган мирасын — азат республикалар Союзын җитәклисез. Бу мирасның көче ярдәмендә империализм корбаннары борынгыдан бирле нигезендә коллык, сугышлар һәм гаделсезлекләр яткан халыкара стройдан азат булуга һичшиксез ирешерләр... Сезнең белән саубуллашып, кадерле иптәшләр, мин ышанычымны белдерергә телим: тиздән шундый көн килер* — СССР көчле, азат Кытайны, үзенең дусын һәм союзнигын сәламләр, дөньядагы изелгән халыкларны азатлыкка чыгару өчен көрәштә бу ике союзник кулга-кул тотынышып җиңүгә барырлар».
Кытайның бөек революционеры Сун Ят-сенның политик васыяте әнә шундый.
Сатлык Чан Кай-ши кликасы Сун Ят-сенның бу васыятен аяк астына салып таптады, Кытайның бәйсезле- ген саклау түгел, бәлки аны чит ил империалистларына сату юлына басты, Советлар Союзына дошманлык политикасын үткәрергә кереште. Ләкин Совет иленең башка бик күп дошманнары кебек үк, Чан Кай-ши һәм аның иярченнәре дә кара теләкләренә ирешә алмадылар. Бөек Кытай халкы Совет иленә мәхәббәтен югалтмады, аны тагын да үстерде һәм моны үзенең практик көрәшендә күрсәтте. Кытай коммунистлары һәм аларның юлбашчысы Мао Цзедун җитәкчелегендә кытай халкы үз илен империализм Ялчыларыннан азат итте. Бары тик Америка империалистлары ярдәмендә генә Чан Кай-шиның юлбасарлар өере әлегә Тайван утравында соңгы гомерен кичерә. Азат ителгән Кытай халкы, Советлар Союзының материаль һәм мораль ярдәменә таянып, яңа, демократик тормыш төзи, һәрбер намуслы кытай кешесе совет халкын сөя, хөрмәтли, чөнки ул кытай халкының иң турылыклы, ышанычлы дусты Советлар Союзы булганын бик яхшы белә.
«Октябрь революциясе нурлары безне яктыртты»,— Мао Цзедунның бу сүзләре Кытай халкының күңелендә һәм йөрәгендә. Шуңа күрә дә ул үзенең бөек күршесенә, остазына, юл күрсәтүчесенә зур мәхәббәт белән карый. «Кытай халкы Советлар Союзы һәм халык демократиясе илләре халыклары белән, һәм шулай ук... башка илләрнең азатлык сөюче халыклары белән бергә... бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшергә тели»— ди Кытайның профсоюз эшлеклесе Лин Цян-юнь.
«Совет халкы Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә гаҗәп көчле социалистик ил төзеде, сугыштан соңгы бишьеллык планны срогыннан алда үти һәм эзлекле рәвештә коммунизмга бара,— ди Чжу-Дэ.— Безнен эшчеләр, крестьяннар, галимнәр, инженерлар, укытучылар, язучылар, художниклар һәм барлык өлкәләрдәге специалистлар Советлар Союзыннан өйрәнергә тиешләр, аның барлык төзелеш өлкәләрендәге тәҗрибәсен, фән һәм культурадагы уңышларын өйрәнергә һәм безнең бөек Ватаныбызны төзүдә кулланырга тиешләр».
Политик эшлеклеләр, социалистик строй өчен аңлы көрәшүче коммунистлар белән бергә, демократик культураның күренекле вәкилләре: алдынгы язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, художниклар үзләренең иң яхшы хисләрен Советлар Союзына багышлыйлар, социализм дошманнарын нәфрәтлиләр, совет халкының бөек эшен яклыйлар.
Франция халкының горурлыгы, бөек язучы Ромэн Роллан Советлар Союзына яла ягучы буржуазияне һәм аңа сатылган уң «социалистлар»ны хурлык баганасына бастырды. Ул аларны җирәнеп: «ниндидер Лсои Блюмнар» дип атады һәм СССР турында алар бары тик әшәке гайбәт кенә тараталар диде. «Ә сез җәмәгать фикерен күтәрергә телисезме? Карагыз аны, ул сезнең үзегезгә каршы күтәрелмәсен... Без сезнең битлекләрегезне алып ташлыйбыз һәм бөтен дөнья каршында сезне фаш итәбез. Заговор коручылар, караңгылыкта югалыгыз һәм СССР дан кулыгызны алыгыз»,— дип язды Роллан.
Франциянең атаклы язучысы Анатоль Франс Бөек Октябрь революциясе турында: ул «күп гасырлардан соң дөньяга халык тарафыннан һәм халык өчен идарә ителүче власть тәҗрибәсен бирде»,— дип язды. «Совет строе чәчкән орлыклар кайчан да булса Европаны уңышлыландырырлар», — дип ышанды.
Ялкынлы антифашист Анри Бар-бюс үзенең әдәби әсәрләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә Советлар Союзының тарихи ролен, азатлык өчен көрәшкә биргән хәзинәсен күрсәтте. Барбюс бөек Сталин турында гүзәл китап — Советлар иле данын җырлаучы гимнны язды.
Америка демократик культурасының күренекле вәкиле, язучы һәм журналист Линкольн Стеффенс 1919 елны Совет Россиясендә күргәннәре турында дәртләнеп һәм сокланып америкалыларга сөйләде. «Мин киләчәккә сәяхәт ясадым»,— диде ул Совет иленнән кайткач.—«Мин кешелекнең иртәнге таңын күрдем һәм бөтен гомерем буенча аңардан сокланган карашымны ала алмадым».
Төньяк полюсны өйрәнүче батыр галим Фритьоф Нансен Милләтләр Лигасында утырган империалистик даирәләрнең Советлар Союзына каршы корткычлык эшен гаепләп чыкты, СССР да фәннең беркайда да булмаганча үсүен күреп шатланды, Европаның рухи үсеше һәм аның азатлыгы Советлар Россиясеннән киләчәк, дип белдерде.
Исеме бөтен дөньяга таралган Дания язучысы Мартин Андерсен Нексе Советлар Союзының иң яхшы дусларыннан берсе. Ул Бөек Октябрь социалистик революциясен шатланып каршы алды һәм шуннан бирле Совет строен армый-талмый пропагандалый. Ул Советлар илен беренче тапкыр җимерек хәлендә, ачлык елларында күрде һәм шулай да социализмның җиңүенә ышанычын белдерде. Үз иленә кайткач, ул совет строен яклап, көрәш мәйданына чыкты. Аннан буржуазия вәкилләренең сызгырулары, реакцион матбугатның ялганнары аша «Кызыл Мартин»ның Советлар Союзын мактаган көчле тавышы яңгырады.
Нексе үзенең «Ни өчен мин Советлар Союзы дусты?» дигән китабында болай яза: «Хәзер дөнья өстендә куе яфраклы, чәчәкләргә һәм җимешләргә күмелгән көчле тормыш агачы кебек, пролетарийларның гаять зур республикасы күтәрелде һәм аны бернинди явыз көч тә корыта алырлык түгел... Аның орлыкларын җил якты дөньяның бар ягына таратты».
Мартин Андерсен Нексене СССР да культура, әдәбият, сәнгать үсеше шатландырды. Пушкинның 150 еллык юбилеендә чыгыш ясап, ул болай сөйләде:
«Советлар Союзында, хезмәт ияләре республикасында талант дөньяда беркайда да булмаганча кадерләнә. Иске дөнья үзенең «индивидуализмы» белән мактана, ләкин талантларны, алар реклама өчен инде артык файдасыз булгач, битсез-төссез массага әйләндерә. Ә монда, совет илендә, халык үз шагыйрьләрен хөрмәтли, хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерә. Пролетариат һәм бөтен кешелек авангарды булган рус халкы ялган буржуаз «индивидуализмны» шәхескә чын хөрмәт белән алыштырды... Тик монда, яңа дөньяда гына, кешелеккә алга бару юлын яктырткан һәм яктыртучылар хөрмәтенә тантана уздыралар».
Чехословакия компартиясенең үзәк органы «Руде право» газетасы редакторы, фашизмга каршы батыр көрәшче-язучы Юлиус Фучик Советлар Союзын үзенең икенче ватаны дип санады. Ул совет халкын, Днепрогэсны төзүчеләрне, Ленинград һәм Сталинград эшчеләрен, Донбасс шахтерларын, Украина һәм Алтай колхозчыларын сөйде, Советлар иленең иксез-чиксез кырларындагы бөек төзелешләрне күреп сокланды. СССР ның куәтенә ул бөтен дөнья хезмәт ияләренең киләчәк җиңүе итеп карады.
1936 елны, СССР дан кайткач, Фучик болай язды: «Мин СССР да ике елга якын яшәдем... Шушы арада совет кешесенең бәхете никадәр чәчәк атты! Минем күз алдымда урамнар үзгәрде, яңа шәһәрләр үсте, лесхозлар баеды. Кешеләр аңы искелектән арынды, яңа хисләр белән тулды. Бу ике ел эчендә тарихи вакыйгалар булып узды, хыял чынбарлыкка әйләнде...»
Фучик СССР дагы кебек, Чехословакиядә дә, социализм төзү турында хыялланды, шуның өчен көрәште ләм шуңа яшь гомерен бирде. Ул СССР ның фашизмны җиңеп чыгуына ышанды, социализмның бөек көченә ышанды. Тормыш Фучикның бу ышанычын аклады. Советлар Союзының җиңүе аркасында фашизм коллыгыннан азат ителгән Чехословакия халкы яңа тормыш төзи, социалистик җәмгыять нигезләрен сала башлады.
Англия һәм бөтен дөнья әдәбия- тының классигы, талантлы художник, прогресс һәм демократия өчен, культура һәм цивилизация өчен көрәшче Бернард Шоу Совет строеның беренче көннәреннән үк аның иң яхшы дусларыннан берсе булды. Үзенең бик күп әсәрләрендә һәм чыгышларында Бернард Шоу Советлар Союзын яклады, империалистик реакцияне мәсхәрәләде, капиталистик тәртипләргә каршы көчле тавышын күтәрде. 1931 елны Шоу үзенең 75 еллыгын безнең илдә бәйрәм итте.
Совет дәүләтен Б. Шоу чын демократиянең иң гүзәл үрнәге дип атады. «Көнбатышта демократия юк, анда тик плутократия генә бар»,— дип язды ул.
Чит ил кешеләренең безнең ил турында, аның батыр халкы, хуҗалык һәм культура уңышлары турында чын күңелдән әйткән сүзләрен бик күп китерергә мөмкин. Ләкин эш санда түгел, бәлки ул сүзләрнең асылында. Тарихта беренче тапкыр социалистик җәмгыять төзегән, Европа цивилизациясен саклап калган совет халкына бары тик кешелек дошманнары гына усал ният белән карыйлар. Дөньядагы барлык намуслы кешеләр, хезмәт иясе массалары совет халкын үзләренең остазы, юлбашчысы, дусы, яклаучысы дип таныйлар.
Совет иленең гүзәл уңышлары үрнәгендә безнең чит илләрдәге дусларыбыз, социализмның капитализм системасыннан гаять өстен торуына көннән-көн ныграк ышана баралар. Алар үзләренең чыгышларында капитал хакимлегенең аяныч нәтиҗәләрен гаеплиләр, социализмның искиткеч зур казанышларын мактыйлар.
1931 елда ук Америка язучысы Теодор Драйзер капиталистик экономиканың яман шешләрен фаш итеп, товар бәясен күтәрү өчен капиталистлар продуктларны вагонлап-вагонлап юк итәләр, диде, һәм чын күңеленнән ачынып:
«Моңардан да акылсыз экономик системаны күз алдына китерү мөмкинме?»— дип язды.
Драйзерның моннан 20 ел элек әйтелгән сүзләре бүгенге Трумэн Америкасына карата да бик тапкыр туры килә. Производство анархиясе стихиясе АКШны тагын экономик кризиска илтеп кертте. Югары бәяләрне төшермәү һәм монополистларның табышларын саклап калу өчен хәзерге АКШ хуҗалары бүген дә меңләгән тонналап азык-төлекне юкка чыгаралар. 1948 елны авыл хуҗалыгы продуктларын юкка чыгару программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә налог түләүчеләр 250 миллион долларлык зыян күрделәр. 1950 елның январенда сенат комиссиясе 1.250 мең тонна бәрәңгене юкка чыгарырга боерык бирде. Ә шул ук вакытта Америкадагы семьяларның яртысыннан күбесе көннәрен ярым ач килеш үткәрә.
Ике дөньяны чагыштырып, чит илләрдәге хезмәт ияләре һәм алар- ның алдынгы вәкилләре әнә шундый дөрес нәтиҗәгә киләләр.
Америка, Англия, Франция, Теркин һ. б. империалистик дәүләтләр барлык чаралар белән Советлар Ватанын юкка чыгарырга, халыкларны СССР га һәм халык демократиясе илләренә каршы сугышка куарга тырыштылар һәм тырышалар. Ләкин дөньядагы халыкларның күпчелеге Советлар иле ягында, аларны безгә каршы сугышка күтәрү мөмкин түгел.
Уолл-стрит магнатлары, сугыш уты кабызучылар—Трумэн, Даллес, Маршалл, Остин, Ачесон, Дьюи, Гувер, Буллит Америкасы СССРга каршы җимергеч планнар хәзерләсә, икенче Америка — Теодор Драйзер, Линкольн Стеффенс, Юджин Деннис, Говард Фаст, Поль Робсон, Альберт Кан Америкасы, миллионлаган эшчеләр Америкасы Уолл-стрит маг-натларының җимергеч эшенә каршы тора, аларның Советлар Союзына сузылган кулларына суга.
Ромэн Роллан, Анатоль Франс, Анри Барбюс. Морис Торез, Марсель Кашен, Жолио Кюри һәм Париж коммунарлары токымы пролетарийлары Франциясе үзенең Советлар Союзы белән бердәмлеген белдерә, Америка империализмы һәм «200 гаилә» курчагы булган Франциянең сатлык хөкүмәтенең хыянәтчел политикасына кискен отпор бирә.
Бернард Шоу, Гарри Поллит Англиясе, Данте, Бруно, Гарибальди, Антонио Грамши, Тольятти, Ненни
шуның белән массаларның, яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән»,—дип язды. Ул Совет хөкүмәтен: «Кешеләрне культурага һәм бәхеткә илтүче бердәнбер хөкүмәт»,— дип атады.
Капитал дөньясыннан Советлар иленә килгән һәрбер кеше ике система арасындагы чагыштырмаслык контрастны күреп хәйран кала. Анда ул сыйнфый һәм милли изелү, бәхетсезлек, бөлгенлек, җимереклек күрергә күнеккән, фашистик реакция котырынуын кичергән булса, бездә аның күз алдында бер теләк, бер хис, бер идея белән берләшкән азат халыкның тыныч хезмәте, гигант төзелеш, мул һәм бәхетле тормышы килеп баса. «Озак вакыт эчендә иң беренче тапкыр ирекле сулыйм, карыйм һәм тыңлыйм»,— дип язды Пабло Неруда Советлар Союзына килгәч. «1934 елда, Советлар Союзында булганда, мин үзем-не беренче тапкыр чын кеше дип
Италиясе, Назыйм Хикмәт, Ришат Фуад, Зәкәрия һәм Сертель Төркия- се, Катрин Причард Австралиясе, Сун Ят-сен, Мао Цзе-дун һәм Го Мо-жо Кытае, Ким Пр Сен Кореясы. Польша, Болгария, Румыния, Чехословакия, Албания, Венгрия республикалары халыклары—дөньяның иң алдынгы, иң зур өлеше безнең якта һәм безнең белән бергә империалистик реакциягә, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәш алып бара.
«Тынычлыкны һәм куркынычсызлыкны саклау эшендә Советлар Союзына таянырга була»,— В. М. Молотовның 1945 елда Сан-Франциско конференциясендә әйткән бу сүзләренең дөреслек көчен халыклар көн саен күрәләр. Әйе, таянырга була. Шуңа күрә дә дөньядагы барлык намуслы кешеләрнең Совет дәүләтенә мәхәббәтләре туктаусыз үсә. Үз Ватанын чын-чынлап яратучы, үз халкына бәхет теләүче һәркемнең Советлар Союзы дусты булырга тиешлеген, ә социалистик дәүләтне күрә алмаучының — үз иленең дә, үз халкының да явыз дошманы була икәнлеген алар аңлыйлар.
Совет иленә каршы сугыш хәзерләүче империалистик хөкүмәтләрнең явыз эшләрен фаш итеп чыгучыларны күп күрсәтергә мөмкин. Менә аларның берсе — элек Франциянең Москвадагы илчелегенең информация бүлеге начальнигы Жан Катала. Ул үзенең «Алар тынычлыкны саталар» исемле китабында, күп сандагы фактларга таянып, Франциянең хыянәтчел хөкүмәтенең пычрак политикасын ачып сала, Америка, Англия империалистларына ияреп Советлар Союзына каршы сугышка хәзерләнүен фаш итә. «СССР га дошманлык белән караучы кеше Франция патриоты була алмый»,— ди Жан Катала.
Америкадагы прогрессив культура мастерларыннан 32 кеше, шул исәптән Джеймс Аллен, Говард Фаст, Арно Дюссо Һ. б., совет язучыларына җибәргән хатларында совет халкының тынычлык өчен батырларча көрәшен яклыйлар, Аме-рика империалистларының кабахәт эшләренә каршы торырга хәзсрлск- ләрен белдерәләр. Совет иле культура эшлеклеләренең тынычлык һәм азатлык эшендә куйган хезмәтләренә югары бәя биреп, алар: «Без сезнең белән бу бурычны уртаклашырга телибез. Безнең халыкларыбыз арасында дуслыкны ныгыту өчен без барын да эшләрбез»,—дип язалар.
Реакциянең котырынуына карамастан, намуслы америкалылар тынычлык өчен көрәшчеләр хәрәкәтенә торган саен күбрәк кушылалар. Аларның фикерен язучы Альберт Кан Нью-Йоркта булган митингларның берсендә сөйләгән речендә болай чагылдырды:
«Советлар Союзы, АКШны әйләндереп, хәрби базалар төземи, ә Америка империалистлары Советлар илен хәрби базалар боҗрасы белән урап алалар. Америка өстендә совет хәрби самолётлары очмый, бәлки Америка хәрби самолётлары СССР чикләрен бозарга тырышалар. Советлар Союзы атом көчен тыныч максатларга куллана, ә АКШ та, котырынып, атом коралы хәзерлиләр. Шуннан Советлар Союзы түгел, АКШ агрессив көч икәнлеге, ачык түгелмени?»
Американың бик күп алдынгы язучылары һәм сәнгать осталары: Говард Фаст, Альберт Мальц, Сэмюэль Орниц, Дальтон Трумбо, Ринг Ларднер, Альва Бесси, Джон Говард Лоусон һ. б. — азатлык һәм тынычлык өчен көрәшүләре өчен Трумэн-Ачесон төрмәләренә ябылдылар. Ләкин алар реакциягә каршы көрәшне дәвам итәләр.
«Төрмә камерасында утыру әйбәт түгел, әлбәттә, ләкин пычранган намус белән яшәгәнгә караганда, яхшырак», — дип яза Лоусон «Литературная газета»га җибәргән мәкаләсендә.
Тынычлык һәм демократия өчен көрәштә Лоусон бигрәк тә галимнәрнең һәм язучыларның бурычы һәм җаваплылыгы зур икәнлеген күрсәтә.
Америка реакциясе Советлар Союзының чын дусты, тынычлык өчен ялкынлы көрәшче Поль Робсонный авызын ябарга, телен кисәргә, линч судына тартырга тырыша.
Ләкин бу батыр көрәшче үзенең дөрес юлыннан кире кайтмый, аның тынычлыкны яклаучы, Советлар Союзын мактаучы горур тавышы торган саен көчлерәк яңгырый һәм гади кешеләрнең йөрәкләрендә көрәшкә дәрт һәм җиңүгә өмет тудыра.
«Советлар Союзы дошманнары Луизианадагы шикәр плантацияләренең ач эшчеләреннән, Алабамадагы, Миссисипидәге, Вест-Индиядәге һәм Африкадагы мамык һәм тәмәке плантацияләре эшчеләреннән сорап карасыннар: алар нәрсә телиләр — Совет халкы, Кытай һәм яңа демократия халыклары белән дуслык һәм тынычлык өчен көрәшергәме, әллә үзләрен тагын да начаррак коллыкка төшерү өчен изүче империалистларга ярдәм итәргәме...— ди Поль Робсон.— Советлар Союзы — Африка һәм Вест-Индия халыклары дусты икәнлеге һәркайда билгеле. Бернинди империалистик бүре дә, революционер киеменә яшеренгән бернинди Тито да, Москва кече халыкларны изә дип ышандыра алмас... Мине Советлар Союзының турылыклы һәм чын дусларыннан берсе дип саныйлар икән — мин моның белән горурланам... Советлар Союзы белән дуслык политикасы өчен көрәшчеләр — Американың чын патриотлары. Сугыш өчен, цивилизацияне юкка чыгару өчен эшләүчеләр илебезнең һәм Америка халкының интересларын саталар... Мин Советлар Союзының дусты булдым һәм һәрвакыт булырмын, чөнки мин фашизмга каршы, кешеләр азатлыгы һәм намусы өчен көрәшче булдым һәм һәрвакыт булырмын».
Халыклар төрмәсенә әйләндерелгән Америкада яшәүче намуслы кешеләрнең чын хисләре әнә шундый.
Америка империалистлары барлык башка илләрдә дә шундый ук төрмә режимын урнаштырырга омтылалар. Аларның кушуы буенча Англия, Франция, Төркия, Бельгия, Голландия, Югославия кебек илләрдә ирекле сүз тыела, азатлык өчен көрәшүчеләр, Советлар Союзы дуслары мәсхәрәле хөкемгә тартылалар. Ләкин реакция бер көрәшчене кулга алып төрмәгә бикләсә, аның урынына унлап, йөзләп көрәшче баса, бер көрәш корбанының батыр мисалы йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрне тагын да батыррак көрәшкә өнди.
Төркия палачлары төрек халкының бөек шагыйре Назыйм Хикмәтне төрмәдә черетергә теләделәр. Ләкин Назыйм Хикмәт кешелек дошманнарының мәкерле маташуларына буйсынмады. Ул азатлык өчен көрәшен дәвам итә, көрәшү һәм иҗат итү өчен Советлар Союзыннан, совет әдәбиятыннан рухи көч ала. «Бу бөек ил минем беренче остазым, беренче иптәшем булды»,— дип яза Хикмәт. 1922 елда ул Москвада В. Маяковский белән очраша һәм шуннан бирле, бөек совет шагыйренең революцион пафосы һәм көчле шигъри тавышы аны рухландыра. Ул Советлар Союзына, Ленинга, Сталинга, Дзержинскийга, социалистик төзелешкә багышланган бик күп шигырьләр яза, Совет иле дошманнарын, империализмны һәм аның Төркиядәге ялчыларының, пантюркистларның кабахәт эшләрен гаепли һәм нәфрәтләнә, төрек халкын Совет иле белән дуслыкны ныгытырга, Советларга каршы пропагандага бирешмәскә чакыра.
1950 елның маенда Советлар Союзында кунакта булган французлар совет халкының бөек уңышлары турында, аның тынычлык эшенә биргән хәзинәсе турында һәм Франция халкының Советлар Союзына каршы бервакытта да сугышка бармаячагы турында күтәренке рух белән сөйлиләр.
«Франция — СССР» җәмгыятенең генеральный секретаре Камил Пайре болай ди: «Дөнья халыкларына һәм шул исәптән Франция халкына да азатлык китергәне өчен, тынычлыкны яклауда җиңелмәс көч булып торганы өчен без Совет Армиясенә рәхмәт укыйбыз. Совет кешеләре белән бергә без бөек Сталинны сәламлыйбыз, аны Франция хезмәт ияләре дә чиксез сөяләр... Безнең аеруча исебезне китәргән нәрсә — совет кешеләренең тыныч күңелле һәм киләчәккә ышанычлы булулары, аларның тынычлыкка тирәнтен
омтылышлары. Совет иленең һәр почмагында без Франция халкына мәхәббәт күрдек. Бу безне тынычлык өчен. СССР белән дуслык өчен көрәшкә тагын да ныграк рухландыра».
Прогрессив язучы Андре Вюрмсер, француз халкының ихтыярын чагылдырып һәм Франция компартиясе җитәкчесе Морис Торезның: «Франция халкы беркайчан да СССР га каршы сугышмас», — дигән сүзләрен кабатлап, болан диде: «Моңа мин шуны өсти алам: СССР га һөҗүм итәргә батырчылыгы җиткән һәркемне Франция халкы һәрвакыт кешелек дошманы дип хисаплар».
Миллионлаган хезмәт ияләре исеменнән Бразилия шагыйре Жоржи Амаду, Чили шагыйре Пабло Неруда иң матур шигырьләрен, дуслык, туганлык хисе белән тулы әсәрләрен Советлар Союзына багышлыйлар. Халыклар ихтыярын чагылдырып, дөньядагы алдынгы шагыйрьләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен Советлар Союзына, тынычлыкның бөек крепостена, барлык изелгәннәрнең ышанычына багышлыйлар. Америкалы Креймборг, көрәшүче Вьетнам шагыйре Ведамуту һәм чех шагыйре Ян Смрек һәм башка бик күпләр Советлар Россиясен мактап шигырьләр иҗат итәләр. Болгар язучысы Людмил Стоянов рус халкы турында тирән мәхәббәт белән язганда иң матур сүзләр табарга тырыша: «Бәхет чәчүче, азатлыкның көчле терәге, гомуми тынычлыкның җимерелмәс таянычы! Синең дөреслек чишмәңнең тереклек көче бетмәслек! Рус халкы, синдә кешелек нинди зур!» Тынычлыкны сакларга, бөек Совет илен үз ватаныдай якларга, аның өчен бер нәрсәңне дә кызганмаска—Советлар Союзы дусларының анты шул.
Тынычлык яклаучыларның Англия комитеты председателе Д. Кроутер тынычлык яклаучыларның II Бөтенсоюз конференциясендә сөйләгән речендә, совет халкының батыр хезмәтенә һәм көрәшенә үзенең соклануын белдереп, болай диде:
«Дөнья сугыш куркынычы белән тулы һәм сугыш инде җир шарының төрле почмакларында барган моментта совет кешеләре нәрсә белән мәшгульләр? Алар моңа кадәр күренмәгән тизлек белән гаять зур университет биналары группасын төзиләр.
Ә шушы моментта генерал Макартур ни эшли? Мин сездән сорыйм, мин дөньядагы барлык ирләрдән һәм хатын-кызлардан сорыйм: кем соң агрессор — университетлар төзүчеләрме, әллә Кореяның тыныч халкы өстенә бомба ташлаучылармы?»
Әйе, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планны үтәүче, табигатьне үзгәртеп коручы, гигант гидростанцияләр, яңа шахталар, нефть промыслолары төзүче, коммунизм таңын якынлаштыру өчен бөтен көчен биреп көрәшүче совет халкының тынычлык эшен яклавын бөтен дөньядагы намуслы кешеләр беләләр.
Шуңа күрә дә алар Кроутер әйткән түбәндәге нәтиҗәгә киләләр: «Социализмга каршы бернинди сугыш та гадел сугыш була алмый. Без империализм богауларыннан арынырга һәм социализмга алып бара торган юлга басарга тиешбез».
Англия эшчеләре сыйныфының бердәм фикерен «Англия-Совет дуслыгы җәмгыяте» конференциясендә эшче Дженкинс болай чагылдырды: «Англия хөкүмәте белеп торсын: куркынычлы сугышны кабызып җибәрергә батырчылык итсә, ул үзе бу сугышның нәтиҗәләреннән куркырга тиеш». Элек хәрби хезмәткәр булган Уильям Тарло: «Мин кисәтеп әйтергә телим: әгәр миңа Советлар Союзына каршы сугышырга тәкъдим итсәләр, мин баш тартачакмын»,— диде.
Америка-Англия империалистлары Иран халкын Советлар Союзына каршы бик тырышып котырталар. Иранны сугыш базасына әйләндерергә маташалар. Ләкин Иран халкы үзенең төньяктагы бөек күршесенә — СССР га хөрмәтен югалтмый гына түгел, бәлки тагын да үстерә, ныгыта, совет халкы белән тынычлыкта, дуслыкта яшәргә тели.
«Иран халкы яхшылыкны да, начарлыкны да беркайчан да онытмый,— диде тынычлык тарафдарларыныц II бөтендөнья конгрессында Иран делегаты Джеханабаглу,— сугыш уты кабызучылар белсеннәр: Иран халкы үз илен Советлар Союзына каршы агрессия базасы итеп файдалануга һич юл куймас. Агрессив көчләр солдатлары Советлар Союзына кергәнче алар безнең үле гәүдәләребез аша үтәргә тиеш булырлар; бу безнең йөрәкләребез, иранлыларның йөрәкләре тибүдән туктагач кына булуы мөмкин».
Азатлык сөюче халыклар әнә шулай Советлар Союзын яклап, бердәм рәвештә күтәреләләр, барлык илләрдә дә тынычлык өчен хәрәкәт көннән-көн үсә һәм ныгый. Совет халкы белән бергә, кулга-кул тотынышып, халык демократиясе илләре халыклары тынычлыкны яклыйлар, тынычлык өчен көрәшчеләр армиясенең сугышчан отрядын хасил итәләр. Чсхословакиядә, Польшада, Румыниядә, Болгариядә, Албаниядә, Венгриядә булып узган тынычлык тарафдарларының милли конгресслары — тынычлык һәм демократия лагереның көчен күрсәтүче демонстрация булып тора.
Совет халкы тыныч хезмәтне сөя, ул үзенең Ватанын баета, бизи, тагын да бәхетлерәк һәм шатлыклырак тормыш төзи. Илебезнең киң басулары уңган куллар утырткан яшел урман полосалары белән каплана. Социалистик кырлар елдан-ел югарырак уңышлар бирәләр. Шәһәрләрдә тыныч хезмәт шаулый, заводларда яңа, моңарчы күрелмәгән машиналар эшләп чыгарыла. Бу машиналар сугыш өчен түгел, бәлки табигатьне үзгәртеп кору өчен, буш чүлләрне чәчәк атучы басуларга һәм бакчаларга әйләндерү өчен эшләнәләр. Совет кешеләренең уе, теләге— коммунизм төзү һәм бу бөек төзелештә без беркемнең дә безгә комачауламавын телибез. Стокгольм өндәмәсенә куйган 115 275 940 имза — совет кешеләренең бердәм ихтыярын чагылдыра.
Совет хөкүмәтенең тарихи карарларын бөтен прогрессив кешелек котлый, чөнки бу бөек корылышлар Советлар Союзының куәтен, аның тынычлык политикасын чагылдыра. Совет иле уңышлары бөтен дөньядагы демократик лагерьның көчен ныгыта, тынычлык өчен көрәшчеләрнең җиңүгә ышанычларын үстерә.
Реакцион буржуаз пропаганда социалистик культураның уңышлары турында дөреслекне яшерү өчен, аның казанышларын юкка чыгару өчен аз көч кушмады. Шуңа күрә чит ил кешеләрендә совет культурасы турында дөрес булмаган карашларның әлегә кадәр булуы бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу өлкәдә дә реакциянең позициясе нык какшады инде. Алдынгы, рухландыручы культураның йогынтысын бернинди чаралар белән дә туктату мөмкин түгел. Совет культурасының һәм сәнгатенең көче шунда ки, ул барлык илләрдәге алдынгы культура вәкилләренең игътибарын үзенә торган саен күбрәк тарта, һәртөрле ясалма каршылыкларны җимереп дөньяның иң ерак почмакларына да барып җитә.
«Безнең дошманнарның төп максаты — Советлар Союзы турында дөреслекне белергә французларга комачаулык итүдән гыйбарәт, — дип яза Андре Вюрмсер.— Шуңа күрә дә без, Франциянең прогрессив язучылары, тәнкыйтьчеләре һәм наширләре, үз илебездә совет әдәбиятын тарату өчен ныклы көрәш алып барабыз. Совет әдәбияты, һичшиксез,— эпохабызның иң зур һәм иң бай әдәбияты».
Франциянең демократик издательстволары совет язучылары әсәрләрен күпләп басып чыгаралар. «Юманите» газетасы үз битләрендә Т. Семушкинның «Алитет тауларга китә» исемле романын басты. «Сесуар»да И. Эренбургның «Давыл» романы басылды. «Леттр франсез» В. Ажаевның «Москвадан еракта» романын бастырды. Франция куль-турасының алдынгы кешеләре рус
классик әдәбиятын тәрҗемә итәләр, Горькийның, Л. Толстойның, Чеховның, Тургеневның, Пушкинның әсәрләр җыентыгын чыгаралар.
Демократик культура эшлеклеләре совет әдәбияты һәм сәнгатенең көчен аның халыкчанлыгында, тормышны реаль чагылдыруында, һәрвакыт яңалыкка, яктылыкка, азатлыкка омтылуында күрәләр.
«Совет сәнгате — сәламәт һәм көчле сәнгать,— ди Голландия язучысы Тейн де Фрис.— Ул яңа җәмгыять — коммунизм төзүче халык таләпләренә җавап бирә. Совет сәнгате тормыш белән бергә бара. Әдәбият, музыка, театр — барысы да яңа кешене, яңа фикерләрне һәм хисләрне күрсәтүгә, сыйныфсыз җәмгыятьтә яңа мөнәсәбәтләрне чагылдыруга юнәлдерелгән».
Венада булып узган совет сәнгате күргәзмәсен караган кешеләрнең язмалары аларның совет культурасы белән чын күңелдән сокланулары турында сөйли. «Зур һәм тирән кичереш,— дип яза доктор Карл Шуберт, күргәзмәне карагач,— руслар рухын, киң табигатьле рус кешеләрен аңладым һәм яраттым».
Совет язучыларының әсәрләре барлык илләрдә зур уңыш казана. Реакциянең тыюына карамастан, Советлар Союзы дуслары төрле юллар аша совет китапларын табалар һәм укыйлар, аларда чагылган бөек көрәш, героик тормышны якыннан- рак аңларга тырышалар. Классик рус әдәбияты һәм Совет әдәбияты алар өчен иң кадерле рухи азык булып хезмәт итә.
Совет әдәбиятының чит илдәге прогрессив язучыларны зур иҗади хезмәткә һәм көрәшкә ничек рухландыруын югарыда телгә алынган язучыларның көрәш үрнәгендә күрергә мөмкин. Американың һәм шулай ук башка илләрнең дә алдынгы язучылары фикерен чагылдырып, Америка язучысы коммунист Говард Фаст «Литературная газета»га җибәргән хатында (27 январь, 1951) болай яза:
«Сезнең безгә якын булуыгызны, сезнең көчегезне, шулай ук безнең илдә, безнең алда торучы проблемаларны тирәнтен аңлавыгызны без өзлексез сизәбез һәм безгә карата күрсәткән солидарлык өчен рус язучыларына без чиксез рәхмәт белдерәбез».
«Барыннан да бигрәк,— дип яза Венецуэла шагыйре Карлос Аугусто Леон,— Венецуэла язучылары классик һәм хәзерге рус әдәбияты әсәрләре белән кызыксыналар. Без Толстой, Чехов, Тургенев, Горький, Маяковский, Фадеев, Шолохов, Эренбург, Горбатов кебек язучылардан өйрәнәбез. Венецуэланың милли азатлыгы өчен көрәшүчеләрнен авангардында булу өчен без алар- дан күп нәрсәгә өйрәнергә тиешбез».
Совет әдәбиятының җитәкче роле бигрәк тә халык демократиясе илләрендәге әдәби .күтәрелештә нык чагыла. Буржуаз эстетикадан арынып, бу илләрнең алдынгы язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары халык интересларын чагылдыручы яна әдәбиятны тудыралар. Элек мистика һәм декадентлык йогынтысында булган күп кенә язучылар, хәзер реалистик иҗат эшенә күчәләр. Авыр көрәштә, күп эзләнүләр аша яңа демократик илләрдә алдынгы әдәбият туа. Андагы язучылар өчен совет әдәбияты иң алдынгы, гүзәл үрнәк булып тора, алга бару юлын яктырта.
Яна демократия әдәбиятын, череп таркалучы буржуаз әдәбият геройлары түгел, Генри Миллер, Сартр һәм Элиот тудырган гарипләр, караклар, кеше үтерүчеләр, хыянәтчеләр образлары түгел, бәлки Совет язучылары тудырган әдәбият геройлары, Чапаев һәм Кошевой, Василий Тёркин һәм Андрей Лопухов, Воропаев һәм Мересьев образлары рухландыра. Чех шагыйре Иржи Светозар Купка, румын шагыйре Михай Бенюк, поляк шагыйре Станислав Выгодский һәм башка бик күп алдынгы шагыйрьләр иҗатында без Владимир Маяковскийның көчле йогынтысын күрәбез. Социаль темага язганда, үз халыкларының революцион көрәше һәм кайнар хезмәте турында язганда алар совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре тәҗрибәсеннән нык файдаланалар. Корея шагыйре Тю Сон Бон шигырьләрендә азатлык көрәше байрагын күтәрүчеләр арасында Маяковскийның гигант образы сурәтләнә. Маяковскийны Тю Сон Бон «безгә җир бүләк иткән шагыйрьләрнең иң бөеге» дип атый. «Контемпоранул» журналында басылган «Совет әдәбиятының дөньякүләм әһәмияте» исемле мәкаләсендә күренекле румын язучысы Михаил Садовяну болан яза: «Совет халкы рухи саф, турылыклы һәм затлы күңелле кешеләрдән тора. Аларның көчен яңадан- яңа уңышларга һәм җиңүләргә алып баручы рух үстерә... Совет әдәбияты шушы гүзәл үсешне чагылдыра, коллыктан азат булырга омтылучы барлык халыкларның сәнгать эшлеклеләренә үрнәк бирә».
Чех язучысы Ян Дрда, Венгриянең тәнкыйтьчесе Имре Кеси ватандаш язучыларын Советлар Союзы әдәбиятчыларыннан өйрәнергә чакыралар.
Күренекле Кытай язучысы Эми Сао Кытай демократик язучыларының совет әдәбиятыннан үрнәк алулары турында шатлык белән яза:
«Без, Кытай язучылары, рус классикларыннан өйрәндек һәм өйрәнәбез, совет әдәбиятыннан өйрәнәбез. Классик рус әдәбиятының һәм совет әдәбиятының гуманизмы һәм реализмы, тормышчанлыгы һәм максатчанлыгы Кытай язучыларын үзенә тарта... Без, кытай язучылары... Кытай халкының мең елларга сузылган культурасын дәвам иттерүчеләр, — Ленин — Сталин байрагы астында, Мао Цзе-дун җитәкчелегендә, барлык демократик халыклар белән бергә кулга-кул тотынып, яңа җиңүләргә барабыз».
Чит илләрдәге дусларыбызның совет культурасы белән тирәнтен кызыксынуларының һәм аны үзләштерергә омтылышларының гүзәл бер мисалын — аларның рус телен өйрәнүләрендә күрергә була. Рус теле — демократик һәм социализм те- коммунизм төзүче бөек халык теле, дөньяда тынычлыкны иң эзлекле рәвештә яклаучы дәүләт теле. Уе теле иң алдынгы культураны чагылдыручы тел, социализм казаһиларын сүз чаралары белән беркетүче тел. Шуңа күрә дә совет иле белән, аның экономикасы һәм культурасы, алдынгы фән, совет кешеләре тормышы белән якыннан танышырга теләгән һәркем рус телен өйрәнүне үзенең бурычы итеп саный.
Халык демократиясе илләрендә — Румыниядә, Болгариядә, Польшада, Венгриядә, Чехословакиядә, Албаниядә, Кытай халык республикасында, Кореяда — мәктәпләрдә, түгәрәкләрдә, курсларда йөз меңләгән кешеләр рус телен өйрәнәләр. Чехословакиядә, мәсәлән, рус телен өйрәнү курсларына 300 меңнән артык кеше йөри. Прагада гына ике мең түгәрәк эшли. Халык курслары өчен «Рус теле — халыкара тынычлык һәм прогресс теле» дигән махсус китап чыгарылган.
Халык демократиясе илләрендә совет иле, аның экономикасы һәм культурасы белән танышуга, аны үзләштерүгә омтылыш никадәр көчле икәнлеген Румыния мисалында күрергә була. Румыния буржуазиясе алдынгы, демократик культураны юкка чыгару өчен, совет культурасының румын культурасына йогынтысын булдырмау өчен барлык көчен куйды. Ләкин социалистик культураның көче буржуазия куйган киртәләрне җимерде. Реакция елларында да румын халкының алдынгы уллары һәм кызлары совет культурасын өйрәнүне дәвам иттеләр, демократик строй һәм демократик культура өчен көрәш алып бардылар.
Румыния азат, бәйсез халык демократиясе республикасы булып әверелгәч, илдә культура төзелеше буенча гигант эш җәелеп китте, һәм Румыния хезмәт ияләренең тормышны үзгәртеп кору эшендә совет халкының бай тәҗрибәсе кадерле чишмә чыганагы булып хезмәт итә. Румыния халкын Советлар Союзы белән якыннан таныштыру эшендә Румыния — СССР дуслыгы җәмгыяте (АРЛЮС) гаять зур роль уйный. Бу җәмгыятьнең шәһәрләрдә, авылларда ун меңләгән оешмалары һәм миллионнарча членнары бар. Җәмгыять Советлар иле турында бик күп күргәзмәләр, лекцияләр һ. б. оештыра, көтепханәләр аша совет китапларын тарата. Советлар Союзының экономикасын, фәнен, культурасын, сәнгатен тирәнтен өйрәнү өчен Румын- Совет фәнни тикшеренү институты ләм рус телен, әдәбиятын өйрәнү буенча М. Горький исемендә педагогик институт төзелде. «Бакча-Сарай фонтаны» балетын һәм «Князь Игорь» операсын сәхнәгә кую Ру-мыния театрлары тормышында зур вакыйга булды. Хәзер театрлар рус классиклары һәм совет драматурглары әсәрләрен зур уңыш белән башкаралар. Иң яхшы симфоник оркестрлар Совет композиторлары әсәрләрен халыкка җиткерәләр.
Халык демократиясе илләрендә социалистик экономика төзелешендә Советлар Союзы тәҗрибәсе гаять зур булышлык күрсәтә. Эшчеләр, крестьяннар, инженерлар, предприятие җитәкчеләре хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, продукциянең бәясен төшерү, алдынгы хезмәт методларын производствога кертү бурычларын хәл иткәндә Совет иленә, совет кешеләренә, аларның бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәләр.
Румыния крестьяннары да СССР дагы авыл хуҗалыгы үсеше тәҗрибәсен зур кызыксыну белән өйрәнәләр, колхозлар турында китаплар укыйлар.
Халык демократиясе илләреннән ел саен СССР га крестьян делегацияләре киләләр. Алар совет иле крестьяннарының гаять зур уңышларын үз күзләре белән күреп сокланалар, колхоз строеның өстенлегенә ышаналар.
Чехословакия крестьяны И. Обршлик Советлар Союзында булуы турында болай яза:
«Ачыктан-ачык әйтергә тиешмен: сәфәргә мин капма-каршы фикерләр белән киттем. Немецлар һәм аннары реакционерлар Советлар Союзы турында бик күп ялган хәбәрләр тараттылар бит. Ә чынында без нәрсә күрдек? һич буямыйча дөресен әйтергә була: совет колхозлары хуҗалыкның иң прогрессив формасы, ә совет крестьяны иң бәхетле игенче икән».
Колхозчы крестьяннарның мул* тормышын, югары техникага һәм алдынгы фәнгә нигезләнгән хезмәтен күреп, демократик илләрдәге крестьяннар үзләрендә күмәк хуҗалык төзергә керешәләр. «Безнең бер генә юлыбыз бар,— ди Венгрия крестьяны Шерегей Иожеф, — социалистик хуҗалык юлы. Безгә Советлар Союзына килеп, авыл хуҗалыгын социалистик ладка үзгәртеп корырга өйрәнергә мөмкинлек биргәне өчен Совет хөкүмәтенә зур рәхмәт».
Совет халкының чит илләрдә дуслары чиксез күп һәм аларның саны торган саен арта бара. Үз халкын, үз илен азатлыкта, тынычлыкта күрергә теләгән һәрбер кеше — Советлар Союзының якын дусы. Империализмга, сугышка каршы, демократия һәм социализм өчен көрәштә алар Совет дәүләтенең тышкы политикасына, совет экономикасының көченә, совет халкының дусларча булышлыгына таяналар. Аларны көрәшкә Ленин һәм Сталин күтәргән азатлык байрагы, заманабызның иң даһи кешесе Сталин образы, аның тирән акылы, бөек тәгълиматы рухландыра.
Иптәш Сталин исеме барлык илләрдәге хезмәт кешеләренең телендә. Сталин — барлык халыкларның мәхәббәте һәм хөрмәте белән чолгап алынган. Сталин исемен социализм төзү юлына баскан халык демократиясе илләре халыклары, азатлык яулап алган кытай халкы мактый, бәйсезлек өчен көрәшүче Корея, Вьетнам, Индонезия, Греция һ. б. илләр халыклары данлый. Париж эшчесе дә, Англия шахтёры да, Италия батрагы да, Америка негры да Сталинга озын гомер тели. Сталин исемен телгә алганда, миллионлаган гади кешеләр фашизм коллыгыннан азат булулары өчен аңа бурычлы икәнлекләрен искә төшерәләр. Сталинны мактап, олылап шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен язалар.
Чили язучысы, көрәшче Пабло Неруда үзенең «Уянсын икән урман кисүче» дигән поэмасында: «Борынгы Кремль бүлмәләре! Аларда Иосиф Сталин исемле кеше яши! Аның бүлмәсендә ут соң сүнә. Ул үз ватаны бәхете турында, бөтен
кешелек бәхете турында армый-талмый кайгырта», — дип яза.
Фашист Франконың канлы режимына каршы көрәшүче Испания халкы үзенең иң җылы хисләрен Совет иленә, иптәш Сталинга багышлый. «Испанияне фашистик реакционерлар изүеннән коткару испанлыларның гына хосусый эше түгел, бәлки бөтен алдынгы һәм прогрессив кешелекнең гомуми эше» — И. В. Сталинның бу сүзләрен испанлылар бик яхшы хәтерлиләр һәм барлык халыкларның, шул исәптән, Испания халкының да азатлыгы өчен көрәшүче даһига кайнар мәхәббәтләрен белдерәләр. Көрәшүче Испаниянең иң яхшы шагыйрьләреннән берсе Педро Гарфиас «Сталин» исемле поэма яза.
Сталин, дөнья кебек, бөек, Ул — политикада беренче, —
дип җырлый Албаниянең карт партизаны Сәлим Хәсәни.
Гади кешенең бу гади һәм акыллы сүзләрендә азатлык һәм тынычлык сөюче халыкларның Сталин җитәкләгән хак эшнең җиңүенә тирәнтен ышанулар чагыла.
Алар, бөтен дөньядагы намуслы кешеләр, үз илләренең патриотлары, Советлар Союзы артыннан, Сталин артыннан данлы көрәшкә чыгалар. Бөек Советлар Союзы җитәкләгән тынычлык һәм демократия лагере дөньядагы иң яхшы көчләрне үзенә туплый, киңәя, үсә. Империалистик реакциягә һәм сугышка каршы көрәштә ул һичшиксез җиңүгә ирешәчәк.
АБДУЛЛА ӘХМӘТ