Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫЛ КӨТЕПХАНӘСЕНДӘ

ВЛ. КУЗЬМИН

Толымбай авылына хезмәт эшләре белән кичә үк килгән идем инде мин. Эш белән мавыгып йөри-йөри, бүген дә көннең үткәнен сизмичә калганмын, караңгы төшеп килә хәзер. Нишләмәк кирәк, китүне иртәгегә калдырырга булдым да, кич файдасыз узмасын өчен, көтепханә- гә киттем.
Көтепханәне авылның уртасына, зур клубның бурасына ялгап салганнар.
Уку залына килеп кердем. Озын- озын өстәлләрдә якты лампалар яна. Кемнеңдер пөхтәлекне сөючән куллары аларга зәңгәр кәгазьләрдән абажурлар ясап кидерткән. Колхозчылар өстәлләргә ике яклап утырганнар, һәркайсының кулында газета-журнал. Тавыш-тынсыз гына укыйлар.
Стенада Сталинның көләч рәсеме. Аны сугыш вакытында бу авылда торып киткән Москва художнигы ясап, көтепханәгә бүләк иткән икән. Сталин белән беррәттән политбюро членнарының, шулай ук классик һәхм совет язучыларының портретлары тезелгәннәр. Уртада ап-ак материягә җете-кызыл белән язылган Стокгольм Өндәмәсе. Аның астында буй- дан-буйга «Корея һәм Кытай халыкларына сәлам!» дип язылган лозунг.
Китап алмаштырырга килүчеләр йомшак-йомшак кына басып, күрше бүлмәгә узалар. Бөтен җирдә тәртип, күңелне үзенчә рәхәтләндерә торган бер тынлык...
Күрше бүлмәдә идәннән алып түшәмгә кадәр күтәрелгән киштәләр, аларда китаплар, китаплар... Барьер буендагы өстәл артында көтспханәче кыз Рәмзия Таҗиева утыра, аның алдында да китаплар өеме. Ул озын зифа гәүдәле, көләч йөзле. Өстенә бик килешле кара ефәк күлмәк кигән, башында зәңгәр берет. Куе кара чәч толымнарын ул үзенә бер осталык белән үргән дә, ничектер шунда, баш түбәсе аша чалмашты- рып, артка өйгән. Рәмзиянең гөлләр яратканлыгы да күренеп тора: алар кайда гына юк, өстәл, тәрәзә төпләрен әйткән дә юк инде, хәтта караңгырак почмакларны да балкытып торалар алар. «Мал иясенә охшама- са, ярамый»,— дигәндәй, гөлләр — Рәмзиягә, Рәмзия — гөлләргә охшаган.
Бу өлгер кыз, укучыларга киштә-ләрдән китап алып биреп торучы гына түгел, ул әдәбиятны актив рәвештә халыкка житкерүче, яңадан- яна укучыларны көтепханәгә тартучы, үз тирәсенә укучыларны оештыручы.
Ул «Коминтерн» колхозында туып- үскән, Буа шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган, комсомолда тәрбияләнгән кыз.
Бервакыт Рәмзияне колхоз партия оешмасының секретаре иптәш Хәйруллин чакырып ала, иптәшләрчә әңгәмә алып бара һәм аңа көтеп- ханәдә эшләргә тәкъдим ясый. Рәмзия көтепханәне кабул итеп алгач та, Алабуга шәһәрендәге көтепханә техникумына читтән торып укырга керә.
Ул, үзенең бурычын яхшы аңлап, көтепханәне китапларга баету максатын куя, көтепханә коллекторыннан китапларның җибәрелүен көт- мәстән, үзе эзләргә керешә. Аның җиңел гәүдәсен Буа «Книготорг»
с ,с. ә.- 4.
82
магазинында бик сш очратасын. Ул үз укучыларына нинди китаплар кирәген бик яхшы белә һәм оста сайлый. Әгәр дә ул үз укучыларын кызыксындырган китапларны район үзәгендә генә таба алмый икән, ул тынгысыз кыз, аны барыбер тапмыйча калмый, Казаннан, /Москвадан кайтарта. Башка шәһәрләргә баручылар артыннан заказ биреп җибәрә.
— Укыр өчен кызыклырак нәрсә бар?
Бу сорауга Рәмзиядә һәркайчан җавап әзер. Ул укучыларга тәкъдим ителә торган китаплар исемлеген әледән-әле алмаштырып элеп куя. Ул исемлек әдәбият жанрларына бүленеп, анда: политикадан, художество әдәбиятыннан, фәнни-популяр әсәрләрдән, авыл хуҗалыгыннан һ. б. тәрле-төрле китаплар күрсәтелгән. Барысы да яхшылар, кызыклылар, кирәклеләр.
Рәмзия әле егерме яшьтә генә, ләкин ул бик күп китапларны укып чыгарга, белемен киңәйтергә өлгергән. Шунсыз мәмкинме соң? Ул бит, үз белемен арттыру өчен генә укымый, ул барысын да белергә, кө- тепханәгә йөрүчеләргә нәрсә кирәк, алар нәрсә белән кызыксына — барысын да табарга тиеш.
Менә унике яшьләрдәге бер мәктәп баласы килгән. Ул барьер аркылы үрелеп:
— Рәмзия апа, миңа әнә теге «Обрыв» дигән китапны бир әле!— ди.
— Юк, акыллым Фәрид, сиңа Гончаровны укырга иртәрәк әле. Бераз үсә төшкәч укырсың. Менә мин сиңа Гул я Королева турындагы «Дүртенче биеклек»не бирим,— ди Рәмзия.
— Ниләр бар соң анда? Үзең укы-дыңмы?
— Укыдым. Менә тыңла, сөйләп...
— Юк, юк! Кирәкми!—ди малай.— Кызыгы бетә. Апа, син яраткач, шәп инде ул! Язып куй!
Кәбир Гафуров дигән яшүсмер, узен-үзе онытып китаплар актара. Рәмзия аның уен белә: Кәбир эшче булып заводка китәргә җыена, слесарь булырга хыяллана. Рәмзия аның ФЗӨ мәктәбенә китүен яхшы таба. Шуңа күрә ул аңа, Василеи- коныц «Йолдыз» повестен бирергә тели. Чөнки ул үзе бу повестьны алу белән укып чыккан, Рәмзиянең үзенең дә ФЗӨ га керәсе килеп киткән. «Бу әсәр Кәбирне кызыксындыр-мыйча калмаска тиешле»,—дип уйлый ул эченнән, һәм шунда ук:
— Кара әле, Кәбир! Мә, сиңа яхшы әсәр!—ди.
Кәбир бераз икеләнеп тора да, Рәмзиянең мөлаем карашына күз төшерү белән китапны алып чыгып китә.
Әлбәттә, Рәмзия көтепханәдәге барлык китапларны укып чыга алмаган һәм бу мөмкин дә түгел. Шулай да, ул аларның күбесенең эчтәлекләре белән таныш. Чөнки ул һәр китапка карата чыккан рецензия-ләрне укып бара, аларны җыя. Кө- тепханәгә килгән укучылар да ул тәнкыйть материаллары белән таныша алалар. Алар өстәлдә тора, аерым папкага тегелеп барылалар.
Укучылар өзлексез килә һәм китә торалар.
Менә тагы бер укучы: бусы бөтенләй яшь кыз, өтеп ала торган чем-кара күзле Нурия Гафурова. Ул — кулындагы тылсымлы китаптан аерылырга теләмәгәндәй, аны чытырдатып күкрәгенә кыскан. Үзе дулкынлануыннан сүзен дә әйтә алмый.
Рәмзия аңардан:
— Я, ошадымы?—дип сорый.
Нурия озын керфекләрен сирпеп, күзләрен чет-чет йома-йома:
— Бик... бик!..— дип башын селки.— Ничек шул тикле оста яза ала бу язучылар? Ой, үзең дә шулай булдыра алсаң икән!—дип өстәп куя.
Рәмзия китапны кулына алды. Бу Г. Тукайның беренче томы иде. Актарып, укып та җибәрде:
«...Атылган кош, адаштырган эттәй
Үткәннәргә мәэюсь карыйсың...».
Нурия аның укуын бүлдерде:
— Мин әнә шул «мәэюсьнен» ни икәнен аңламадым, Рәмзия апа!
— Мәэюсь карыйсың — өметсез, кызганыч карыйсың дигән мәгънәдә... Менә элекке заманда татар кызларының хәлләре нинди аяныч булган, Нурия.
— Әйтмә дә ииде...
б*
83
Рәмзия бераз уйга калып, тынып тора. Аннан кинәт:
— Ничек соң? Димәк, китәргә булдың инде?—дип сорау бирә.
Нурия:
— Китәм, билгеле. Әни дә, әти дә каршы түгел. Өйдә эш миннән башка да җайлы. Аннан сон, озак укыйсы да түгел ич — бары ике ел гына... Медицина мәктәбен бетерүгә, эшкә Толымбайга җибәрүләрен сорыйм. Аннан тагы күз күрер, институтка китсәм дә, каршы килер кеше юк.
— Дөрес!
— Белмим инде, имтиханнан үтә алсам.
— Җиденчене яхшыга бетергән идең ләбаса!
— Шулаен ул шулай...
— Шулай булгач, уеңа да китермә! Тик анда баргач та, әдәбият укуыңны ташлама. Буа көтепханә- сенә языл! Яхшы китап — тормышта ышанычлы дус ул. Татарча белән беррәттән, Лермонтовны, Пушкинны, Маяковскийны күбрәк укырга тырыш. Менә шунда төшенерсең, ши-гырьне ничек язарга кирәклекне...
Рәмзия Нуриягә шигырь язу тех-нологиясе буенча нечкәлекләрне бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште. Мин кулыма алган газета аша әле- дән-әле аларга күз төшердем һәм сүзләренә колак салдым. Укучы белән көтепханәче арасындагы мон-дый чын күңелдән булган әңгәмә минем үземне дә дулкынландырды. Хәзерге совет кешеләрендә нинди эшлекле мөнәсәбәт!.. Дөрес язгансың, Тукай! Синең заманда яшьләр, бигрәк тә татар хатын-кызлары, ачы хәсрәт, михнәт эчендә ут йотып кына көн күргәннәр... Хәзер кара син безнең кызларга!.. Аларда нинди олы фикерләр, нинди омтылыш, нинди бәхет!.. Алар кем булырга теләсәләр, шуңа ирешә алалар. Аларның юлында бернинди тоткарлык та юк...
Мә, «Шүрәле»не тагы бер кат укып чык. Аннан кара, лекциягә килмичә калма!—ди Рәмзия.
— Нинди лекция?
— Әллә күрмәдең? Әнә укы!
Степада белдерү эленеп тора иде. «Иртәгә кич сәгать 8 дә, көтепха- нәдә «Тынычлык өчен көрәштә совет әдәбияты» исемендәге лекция була. Керү ачык. Лекцияне партоешма секретаре иптәш Хәйруллин укыячак».
— Килмимме соң! Киләм. Ярый хәзергә!— диде дә, Нурия җитез генә чыгып китте.
Рәмзия миңа карап:
— Лекцияләр, укучыларны авторларга якынайталар, шуна күрә без аларны бик сш уздырабыз,— диде.
Чыннан да Толымбай көтепханәсе бу айларда менә нинди темаларга лекцияләр оештырган икән. «Һади Такташ иҗаты», «Рус классикасы һәм совет әдәбиятының татар совет әдәбиятына тәэсире», «Совет әдәбиятына нигез салучы — Алексей Максимович Горький» һ. б.
Лекцияләрне урындагы укытучылар укыйлар. Шулай ук, Буадагы лекторлар бюросы членнары да чакырылалар.
Безнең әңгәмәне, ир уртасы кеше, ферма мөдире Латыйпов бүлде. Ул килеп керүгә бик көр тавыш белән исәнләште. Рәмзиянең мона коты очты:
— Чү. иптәш Латыйпов, әкренрәк! Шул тикле яңгыратмасаң... Булыр икән тавыш та...— дип, уку залы белән ике арадагы ишекне ябып куярга мәҗбүр булды. Шуннан соң гына:
— Менә инде, исәнләшик, — дип. Латыйповка кулын сузды.
Латыйпов бераз акрынрак сүз башласа да, соңга табарак яңадан гө- релти башлавын сизмәде:
— Менә эш нидә. Рәмзия сеңел, син миңа Корея турында җентекләбрәк язылган китап бирче. Өйрәнәсе килә, беләсе... Радиодан да тыңлыйм, газеталардан да укыйм да бит... Юк, тирәнрәк беләсе килә. Шулай да төньяк кореялылар егет кешеләр икән! Ничек каршы торалар, ә? Шулай, ирекне аны атом бомбалары белән генә куркытып богауларга мөмкин түгел. Шулай бит. Рәмзия! Тынычлыкны көтеп түгел, көрәшеп алалар!
— Дөрес, дөрес!— ди Рәмзия.— Менә сиңа журнал, биредә Корея турында зур гына мәкалә бар. Аннан соң әнә стэнд белән таныш. Корея турында...
Латыйпов һаман да гөр-гөр килеп;
<84
— Карыйм, карыйм!— ди.
Ул бу якка ничек кызу гына килеп кергән булса, журналны кулына тоткан хәлдә, шулай ук бик җилле генә теге якка чыгып китеп, стэндны ашыгыч-ашыгыч карый башлады. Стэндта төрле мәкаләләр белән бергә, Кореядагы хәлләр, Америка аг-рессорларының. ерткычлыкларын күрсәткән рәсемнәр дә бик күп иде.
Латыйпов стэндны җентекләп ка-раганның соңында, блокнотына ашык-пошык нәрсәләрдер яза-яза, яңадан безнең якка килеп керде. Үзенең тавышының каты булуына да игътибар итмәстән, ул һаман да бпк кызу сөйләнә иде.
— ...Бер дә хафаланмагыз, килер шундый вакыт, бу американ дигән адәм актыклары да, явызлыклары өчен җавапларын бирерләр!.. Әйе, әйе... гитлерчылар да шулай азынганнар иде, халыклар суды каршында көлләре күккә очты... — Шунда ук. ул куеныннан калын гына китап чыгарып.— син, Рәмзия, ачуланма инде, бусын озак тоттым. Нигә дисәң, шулай туры килде,— дип, өстәлгә куйды. Китапның тышына <Йорт терлекләрендәге авырулар һәм аларны дәвалау юллары» дип язылган иде.
Рәмзия китапны алып, Латыйпов карточкасына ниндидер билге ясап куйды. Латыйпов Рәмзиянең бер сүз дә әйтмәвенә карамастан, сүзен дә- зам иттерде:
— Инде үзем сатып алдым. Яхшы китап. Ничектер бер араны тик торганда, фермадагы бер чучкабыз авырып китте. Җитмәсә нәселле, аның өстәвенә буаз. Ветфельдшер Гобәй- дуллинга чабып бардык. Үч иткәндәй, ул икенче авылга киткән икән. Буага врач артыннан җибәрдем. Ул килеп җиткәнче дә берәр чарасын күрергә кирәк бит! Карт-коры тирәсенә чаптым. Чучка турысында алар ни белсен инде... Шуннан кая барып бәрелергә белмичә йөридер идем, син искә төштен, Рәмзия. Чап мин бирегә! «Чучка авырулары турында берәр белешмә юкмы?» — дим, мип синнән сорыйм. Шуннан син: «Чучкалар турында аерым булмаса да, мә, шушыны укып кара әле!»—дип шушы китапны биргән идея. Кая, ул вакытта эшнең пидә булуын сиңа аңлатып тору! Таптым бит, сеңел! Укып та чыктым, анда ничек әйтелгән, шулай эшләп ярдәм күрсәткән идем, син күр дә, мин күр, чучка-быз сулу ала башлады. Врач килгәч әйтә: «Әгәр дә беренче ярдәм күрсәтелмәгән булса, мин килеп i җиткәнче, үлгән булыр иде»,—ди.
Шул көннән башлап Латыйпов кө- тепханәнең дусы булып киткән, һәртөрле әдәбиятны укырга тотынган.
— Үрдәк үрчетү турындагы китапка заказ бирдем. Озакламый кайтып җитәр,— ди Рәмзия.
Латыйповның йөзенә шатлык билгеләре чыга:
— Шулай, шулай! Син безне дә исеңнән чыгарма инде, сеңел. Үрдәге турында да, казы турында да онытма!
Рәмзия:
— Була инде, була! «Сез дигәндә, аяк идәндә», — дип көлә. Латыйпоз яңадан кабынып китә:
— Рәхмәт инде сиңа! Мин элек китапка ул тикле хирес түгел идем. Синең коткың белән генә өйрәнеп киттем. Бабаевский дигән язучының «Җир өстендә яктылык» дигән китабын бик мактыйлар. Шул юкмы?
— Бар. Менә укы. Ә, аннан шуны әйтим, киләсе якшәмбегә бу китап турында укучылар конференциясе була. Шуңарчы укып чык та, узеи- нең карашларыңны чыгып сөйләрсең, яме, Латыйпов иптәш?
— Килермен, килермен!—ди Ла-тыйпов.— Ул язучы минем кәефкә бик ошады. Колхозчыларны бик белеп яза икән ул. «Алтын йолдыз кавалеры» дигән әсәрендәге Тутаринов егетнең дә егете икән. Колхоз эше өчен яна-көя белә торган.
Рәмзия:
— Бу китап шул әсәрнең дәвамы инде,— ди.
Латыйповка шул гына кирәк булган, ахры, ул сүзсез генә башын селкеде дә, ялт итеп чыгып та кипе.
Рәмзия укучылар арасында зур кызыксыну тудырган китаплар турында сөйләп китә.
— Алар турында фикер алышулар, укучылар конференциясе үткәрмичә мөмкин дә түгел. Халык бу мәсьәләне үзе күтәрә. Шуна күрә, без бик күп әсәрләрне тикшереп үттек. Мәсәлән: Михаил Бубснновнын «Ак каен», Павлеикопыц «Бәхет»,
85
Г. Бәшировныц «Намус», К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Әпсәләмов- ның «Алтын йолдыз» һәм башка романнар укучылар тарафыннан зур мактауларга очрадылар. Конференцияләр иик җанлы үтте. Кайбер язучыларга халык исеменнән хатлар яздык. Мәсәлән, халык Г. Бәширов- тан «Намус» романының дәвамын язуны үтенә. Алар Ватан сугышы чорында тылда фидакарь хезмәт күрсәткән колхозчыларның бүгенге көндә дә шулай эшләүләрен бик күрергә телиләр. О! Хәзер халыктагы сорау! Аларны һич кенә дә канәгатьләндереп бетерер хәл юк. Ферма янындагы көтепханәдә укучылар, терлекчелек темасына язылган әсәрләр юк, дип зарланалар.
Мин аның сүзен бүлдем:
— Ничек инде ул «Ферма янындагы көтепханәдә»? — дидем.
— Ә!—диде Рәмзия,— безнең фермалар авылдан ераграк җирләрдә урнашканнар. Анда эшләүчеләр, һаман да авылга кайтып йөри алмыйлар. Шуңа күрә, мин фермалар өчен аерым шкаф илттердем дә, үз ара-ларыннан бер көтепханәче билгеләп, анда филиал ачтым,— дип көлде, шунда ук, нигәдер, кызарып та куйды.
— Вера Панованың «Якты яр» повестен безнең фермада эшләүчеләр шундый яраттылар. Ферма учетчигы Дунаев иптәш аларны һәр- көнне кич ферма конторасына җыя да укый. Китап төткәрер хәл юк...
Бу көтепханә каршында әдәби түгәрәк тә бар, түгәрәкне комсомол оешмасы секретаре Гөлҗиһан Гый- мадетдинова җитәкли икән. Алар һәркайчан кычкырып укулар оештыралар. Түгәрәккә язылучыларның саны 70 кә җиткән. Бу түгәрәк членнары арасыннан башлап язучы шагыйрьләр һәм хикәячеләр дә күренә башлаган. Алар үз әсәрләрен әдәби кичәләрдә генә укып калмыйча, Казанга газета-җуриал редакцияләренә дә җибәрәләр икән.
Без нәкъ шушы турыда сөйләшеп торганда, ишектән бер яшүсмер егет килеп керде дә, туп-туры Рәмзия каршына килеп, кәгазьләр сузды.
— Мин төзәтеп чыккан идем...
Рәмзия:
— Алайса укып күрсәт! — диде. Аннан соң миңа:— Бу безнең яшь язучыбыз Арланов Владимир була, — диде. Таныштык. Владимир, тавышын күтәрмичә генә укырга тотынды. Шигырьләрнең берсе Москвада төзелә торган Ленин тавындагы университет һәм башка күп этажлы йортлар турында иде. Сталинград, Куйбышев гидроузеллары турындагы икенче шигырь миңа бик оша-мады, артык гомуми язылган иде. Мин аның шулай чыкканлыгын, егетнең анда үзе барып күрмәгән булуыннан дип белдем. Ләкин язучының 1Москвада булганлыгына шигем юк иде. Шуңа күрә мин:
— Күрәсез, иптәш Арланов, Москва төзелешләрен ничек матур сурәтләгәнсез. Әллә быел анда булдыгызмы?— дип сорадым.
Владимир кызарынды:
— Юк, минем анда да, тегендә дә булганым юк әле, иптәш Кузьмин, ләкин җәй көне һичшиксез барып кайтачакмын!— диде.
Шигырьнең яхшы язылганын кө-тепханәдә чыга торган стена газетасына кертергә булдылар. Икенчесен тагы да эшләр өчен, Рәмзия авторга кире кайтарып бирде. Редакторы Рәмзия булган стена газетасы бик зур күмәмдә, аерым әдәби бүлеге дә бар һәм ул үз вакытында чыгып килә икән. Сатира-юмор почмагы аеруча кызыклы һәм үткен көлке шигырьләр, карикатуралар белән бизәлгән. Рәмзия сельпо магазинына яңа килгән китаплар ту-рында кыскача эчтәлекләре белән таныштырган исемлекләрне дә стена газетасына урнаштырып килгән. Шуна күрә, стена газетасы янында һәркайчан укучылар була.
...Яшь кенә бер кыз килеп керде. Ул, башын селкеп, Рәмзия белән исәнләште. Залда укып утыручыларның барысы да диярлек, аның белән ымлашып исәнләштеләр, кайберләре урыннарыннан торып, кул биреп күрештеләр. Рәмзия миңа бу кызның Социалистик Хезмәт Герое Александра Николаева булуын әйтте.
Чуваш халкының герой кызы, То-лымбай авылы «Коминтерн» колхозы члены Александра Николаева турында минем күп ишеткәнем бар иде. Ул 1947 елда рекордлы уңыш
86
җыеп алды. Ул үзе гәүдәгә кечерәк кенә. Артык көчле кебек тә түгел. Шулай да һәрбер гектардан 32, 57 центнер арыт уңдыруга ирешкән. Ачык әйтергә кирәк, мин аны элек олы гәүдәле, гадәттән тыш таза итеп күз алдыма китерә идем. Мухпна- ның атаклы скульптурасы «Колхозник и колхозница» дагы сыны Нико- лаевадан күчерелгәндер кебек тоела иде.
Александра Николаева Рәмзия янына килде дә Федор Гладковның: .Балалык чагы повесте»н сорады.
Рәмзия:
— Рәхим ит, мин аны хәзер би- рәм. Ләкин, Александра, минем синең белән сөйләшәсем бар,— дип сүз башлады.
Александра елмаеп куйды, бит урталары чокыраеп китте һәм шунда ук бу мөлаемлек сызыклары җитдилек белән алмашынды:
— Әйт, әйт, нәрсә турында?—диде ул.
Рәмзия Николаеваны урындыкка утыртты да үзе аның каршысына килеп басты.
— Менә нәрсә, иптәш Николаева, безнең көтепханәдә язучыларның укучылар белән очрашуларын беләсең...
— Беләм...
— Сүз менә шул турыда. — диде Рәмзия.— Без синең дә укучылар белән очрашуыңны оештырырга уйлыйбыз... Әйе, әйе... Синең китабыңны укучылар белән!..
Сөйләнгән сүзләрдән, мин Толымбайда Москва язучыларының да торып китүләрен, шулай ук Казан язучыларының да бирегә килеп, укучылар белән очрашуларда булуларын белдем.
Ләкин Николаева ничектер уңай-сызланып китте. Рәмзиянең бу сүзен ишетү белән, урыныннан ук торды:
— Нинди очрашу ул? — диде, кулларын селтәп.— Мин каян килеп ЯЗУЧЫ булыйм? Язучы!..
Ул үз-үзеннән рәхәтләнеп көлә башлады.
Җитдилек бу юлы Рәмзия йөзенә күчте. Ул шунда ук, шүрлектән бер китап алды. Аның тышлыгына: «Александра Николаева. Социалистик Хезмәт Герое. Гектардан 32, 57 центнер арыш уңышы алуга без ничек ирештек», дип язылган иде.
Рәмзия:
— Ничек, пичек син язучы түгел! Синең бу китабыңнан тыш нинди зур мәкаләләрең бар... газеталарда, журналларда басылган...—дип, Александраны тынычландырырга, урынына утыртырга теләде.
Ләкин Александра кырт кисеп куйды:
— Мин үземнең эшләрем, тәҗрибәләрем турында язганмын икән, бу әле... бу әле...— ул әйтеп бетерә алмады, сүзен икенчегә борды.— Син үзең уйла, җаным, син мине кеше алдында оялтмакчы буласыңмы... Мин соң аларга нәрсә сөйләрмен?
Рәмзия бер дә кире чигенергә уйламады:
— Ярар. Язучы булып теләмисең икән, эш кешесе булып, үзеңнең хезмәтләрең турында сөйләрсең. Алар синең язу стилең турында сөйләмәсләр... Стокгольм Өндәмәсенә кул куйганнан соң, өстебезгә алган йөкләмәләрне ничек үтәргә, тынычлык вахтасында нинди яңа методлар кулланырга кирәк, шуларны...
— Соң... анысы билгеле...
— Шулай булгач? Колхозчыларның синең тәжрибәләр турында бик ишетәселәре килә шул. Алар синең китабыңны үзләре укып кына түгел, үзеңнән ишетәселәре, аны язганнан соң, яңадан тапкан методларыңа өйрәнәселәре килә...
Николаева Рәмзиянең бу сүзләреннән соң бөтенләй йомшап китте:
— Күптән шулай диләр аны... Эш турында сөйләшергә мин болан да ашкынып торам. Юкса, имеш, язучының укучылар белән очрашуы... Ярар, мин риза. Көнен алданрак хәбәр итәрсең... Сау булыгыз!
Ул чыгып китте. Мин аның китабын кулыма алдым. Әйе... Колхозчы кыз — автор. Аның китабын үзе шикелле үк колхозчылар укыйлар... һәрбер биттә. Толымбай колхозының гади туфрагыннан да ничек итеп югары уңыш алырга мөмкин икәнлеге шул тикле ачык, гади итеп язылган, искиткеч!.. Ул үзе рекорд алу белән генә тынычланып кала алмаган, совет кешесенең саф намусы, үзе ирешкән уңышлар белән генә тынычланып каламы соц?.. Ул, бөтен күңелен барлык колхозчыларга,
87
үзенең республикасына, бөтен Союзга ачып салырга ашыккан... Утырып, китап язган!
Китабы басылып чыккач, ул алар- ның берничәсен көтепханәгә бүләк иткән. Берсен ул Рәмзиянең үзенә атап бүләк иткән: «Якын дусыма, тормышымны яктыртуда бердәнбер f ярдәмчемә, Толымбай көтепханәсе- I мең оештыручысына истәлек. Автор».
Мин Рәмзиядән Ыиколаеваның көтепханәдәге теркәлү карточкаларын сорыйм. Көтепханә Николаева- ныц үсешенә нинди тәэсир ясады икән, шуны беләсем килә.
Николаева беренче карточкага 13 яшьтә, укучы бала чагында теркәлгән. Күз алдына килә: нәзек кенә толымлы, котырчык кебек кенә, кара тутлы бер кыз бала Пушкинның «Әкиятләр»ен кулына алган. Аннан соң инде Жюль Бернның «Су астыннан 80 мең чакрым»... Шуннан аптырап китәм — бу ни бу? «Психология дәреслеге!»... Башлангыч мәктәптә укучы бала психология белән кызыксына?.. Хәер, аңа аның көче җитмәгән. Карточкадагы билгеләргә караганда, ул аиы өч көннән соң кире китергән.
Еллар үткән... Ул биредә нинди әсәрләр генә укымаган. Тагы «Пси-хология дәреслеге». Димәк ул аны яңадан да укыган? Әйе, укыган. Ләкин аңа нәрсә өчен кирәк булган соң ул? «Ул вакытта көчем җитмәгән иде, хәзер менә барыбер укыйм!»— дигән үз сүзлелектән ге- нәме бу? Юк! Ул дөньяның бөтен серләрен дә белергә теләгән. Менә: «Кешенең чыгышы», менә «Дөнья ничек яралган?», «Теш һәм төш күрү,^, «Җир шары географиясе»...
Менә аның иҗтимагый-политик әсәрләр белән кызыксына башлавы: «Электә крестьяннар ничек көн күр-гәннәр һәм хәзер ничек яшиләр?», «СССР да дәүләт тезелеше», «ВЛКСМ Уставы»... Әһә! Димәк, Александра комсомолга керү алдында!.. Аннан соң инде, Николаева, Ленин—Сталин әсәрләренә керешеп китә, шулар белән беррәттән үк, художество әдәбиятын да системалы рәвештә укый башлый. Менә В. Ва- силсвскаяның «Салават күпере», Б. Горбатовның «Буйсынмас кеше-ләрле... Болар Ватан сугышы елларында. Ул инде ничек итеп югары уңыш алу юлларын эзләнә башлый, карточкада: «Орлыкларны яровойлаштыру», «Чүп үләннәр белән көрәш», «Солы культурасыннан ничек югары уңыш алырга?», «Арышның яңа сортлары», «Ясалма серкәләнде- рү методлары» һ. б.
Кайчан ул югары уңыш алуга ирешә, анын кулыннан «Агротехника чаралары курсы» төшми торган була. Көтепханәдә булган барлык авыл хуҗалыгы китаплары, Мичурин, Лысенко, Вильямс, Докучаев әсәрләре һ. б. бар да аның кулыннан үтәләр.
Ул дәүләт һәм партия каршында үз өстенә зур бурычлар, йөкләмәләр ала. Кайбер вак кешеләр аның мондый зур йөкләмәләр алуыннан көләләр. Аны куркытырга, каушатырга тырышалар. Эштә килеп чыккан кайбер житешсезлекләр, каршылыкларны җиңү аңа зур борчулар да тудыра. Кайчакларда ул үз көченең җитмәвен дә күрә... Ләкин эштәге җан дуслары, иптәшләре аныһәркайчан бу бәлаләрдән йолып алалар!
Рәмзия сөйли:
— Бервакыт Николаева Войнич- ның «Кигәвен» романын укып китергән иде. Исләрем китте! Ул күзләрен күрсәгез иде, шундый итеп карыйлар... Мин әйтәм: «Укыдыңмы?» — дим. «Укыдым... — ди.—Менә нинди нык булырга, нинди кыю булырга кирәк икән ул!»—ди. Ыша-насызмы, шул чакта күзләреннән яшьләре атылып чыккан иде.
Ышанмыйммы соң? Ышанам! Нәкъ менә Николаева кебек корыч ихтыярлы комсомолкалар, безнең илдә шундый геройлыклар эшли алалар!..
Мин Ыиколаеваның белеме белән мавыгып маташканда, кулына озын плакат тоткан уку йорты мөдире Камалов килеп керде.
— Кая элим, Рәмзия? — диде ул.
Рәмзия кнопкалар алып чыкты да шүрлекләр өстеннән эләргә урын күрсәтте. Бу озын кәгазьгә эре-эре хәрефләр белән М. Горкийның: «Кешелекнең бәхеткә һәм искиткеч киләчәккә бару юлында китап, барлык
88
могҗизалардан да катлаулырак, бөек могҗиза була ала», — дигән сүзләре язылган иде. Югарыга күтәрелеп карау белән мин мондый язуларны тагы да күрдем. Рәмзия атаклы язучыларның әсәрләреннән мондый өзекләрне һәрвакыт яздырып элеп куеп бара икән.
— Алар әсәрләргә юнәлеш бирәләр, тәрбия итәләр,— ди Рәмзия.—• Иң беренче чиратта шундый цитаталарны элү яхшы: алар безнең төзелешнең казанышларын күрсәтеп торсыннар. Ватанны сөяргә өйрәтсеннәр... Әнә карагыз!
Мин ул күрсәткән якка карадым. Анда И. В. Сталин әсәрләреннән өзекләр китерелгән иде: «Әгәр чынлап уйлап карасаң, иске заманда хатын-кыз кем иде ул? 1\ыз чагында ул. әйтергә кирәк, эшче буларак та иң арттагылардан исәпләнде. Ул кулын да төшермичә атасына эшләде, җитмәсә атасы аны: «Мин сине туйдырам», — дип каһәрләп торды. Ңайчан ул кияүгә чыкты, ул иренә хезмәт итте, ире ничек кушты, шулай хезмәт итте, ир дә аны һәрвакыт: «Мин сине туйдырам!» — дип каһәрләде. Хатын-кыз авылда, эш кешеләре арасында иң түбәннәрдән саналды... Бары тик колхоз тормышы гына тигезсезлекне бетереп, хатын-кызны аякка бастыра алды. Колхоз эш көннәре кертте. Нәрсә ул эш көне? Эш көне алдында — бар да тигез, ирләр дә, хатын- кызлар да. Кем күбрәк эш көне эшләгән, ул кеше хезмәте өчен күбрәк ала. ?Аонда инде ата да, ир дә: «Сине мин ашатам»,— дип, хатын- кызны каһәрли алмый. Хәзер хатын- кыз хезмәт итә икән, аның үз эш көннәре бар, ул үзенә-үзе хуҗа... Хезмәт көннәре белән колхоз хатын- кызны ирекле итте, аны үзенә-үзе хуҗа ясады. Хәзер ул кыз вакытта да атасына эшләми, иргә чыккач та иренә эшләми, барыннан да элек үзенә хезмәт итә. Колхоз төзелеше менә нинди ул, ул хезмәтчел хатын- кызны һәртөрле хезмәтчел ирләр белән бертигез ясады...»
Рәмзия уйланып торды да:
— Ул ничек ачык, ничек дөрес әйтә... Аның һәрбер сүзе — тормышта җитәкләү сүзләре. Болар бит һәрбер колхозчы хатын-кызга да кагылалар. Мина да, башка совет хатын-кызларына да. Әгәр дә колхоз булмаса, беләсезме без кемнәр булып калган булыр идек? Беркем дә түгел, Тукай әйткәнчә: «...Атылган кош, адаштырган эттәй...» Әнә карагыз, Максим Горький нәрсә ди: «Кеше — ул горур яңгырый!» бигрәк тә, советлар властенда!
Мин тагы бер өземтәне укыдым: «Җир социализмга хезмәт итәр! Советлар иленең дөньяда күрелмәгән уңышлар җыеп алырга мөмкинлеге бар, мин ышанам, минем Ватанымда гектардан уртача 100 центн р уңыш алу сәгате ерак түгел!»—Бу В. Вильямс сүзләре иде.
— Ләкин бу бушка гына бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк,— диде дә, Рәмзия зур рухлану белән Мичуринның сүзләрен укып китте: «Без табигатьтән шәфкатьләр көтеп тора алмыйбыз, безнең бурыч — аларны аннан тартып алу!»
Рәмзиянең әйтүенә караганда кө- тепханәдә бик еш кына күргәзмәләр оештырыла. Бу — әдәбиятны популярлаштыруга зур ярдәм итә. В. В. Маяковскийның, А. М. Горь- кийның, М. Ю. Лермонтовның күргәзмәләре булган.
Кайвакытларда китаплар^ күргәзмәсе теге яки бу зур вакыйгалар уңае белән дә ясала. Мәсәлән, Варшавада тынычлыкны яклаучыларның Бөтендөнья конгрессы үткәрелгән көннәрдә, тынычлык турында булган төрле әдәбият стэнды куелган. Укучы бу күргәзмәдә: Микола Бажанның «Англиядә күргәннәрем», Маяковскийның Америка турындагы шигырьләре, Горькийның Америка турындагы пам ф л етл ары, Идел. Днепр гидростанцияләре, табигатьне үзгәртеп коруның сталиичыл бөек планы материаллары белән таныша алган.
«Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы» дип аталган стэнд- күргәзмә әле дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Без бу күргәзмәде совет халкының героизмын күрсәткән әсәрләрдән: Фадеевның «Яшь гвардия», Бубенповның «Ак каен», Некрасовның «Сталинград окопла-

S9
рында.» Горбатовның «Буйсынмас кешеләр» һ. б. романнарын күрәбез. Биредә совет кешеләренең, тылдагы героик хезмәтләрен сурәтләгән Мальцевның «Бөтен йөрәктән», Пер- венцовның «Сынау» кебек әсәрләре бар.
Бу күргәзмәгә «Коминтерн» колхозының председателе иптәш Латый” повның да өлкә газетада басылып чыккан хатлары куелган. Бу хатларда колхозда фронт өчен нинди эшләр эшләнгәнлеге язылган. Шун-дый ук эшләр турында Казанда басылган «Толымбай агитаторлары» исемле китапта да сөйләнгән.
Бу китапның кайбер битләре Толымбай башлангыч мәктәбендә 20 яшьлек укытучы Фатыйма Вилда- нованың эшләренә багышланган:
«...Авыр сугыш еллары иде. Гитлерчы илбасарлар совет иленә ябырылып киләләр. «Коминтерн» колхозының 6 нчы кырчылык бригадасы эштә артта кала башлады. Шунда колхоз председателе Латыйпов Вилданованы чакырып ала да:
— Алтынчы бригадада агитаторыбыз юк, — ди ул. — Ә бу бригада — иң артта баручы бригада. Сине шунда беркетергә телим... Колхозчылар белән эшләп кара, аларга хәлләрен төзәтергә ярдәм ит...
Вилданова риза була».
— Электәге фронтовиклар бу китапны зур кызыксыну белән укыдылар, — ди Рәмзия. — Без, кызлар, иптәш Вилданованың ничек эшлә- вен үз күзебез белән күреп тордык, чөнки без үзебез дә аның белән бергә идек. Хәзер бу китапны укыйбыз да Фатыйма белән горурланабыз. Мин бу китапны сугыш вакытында 13—-14 яшьтә булган яшьләргә тәкъдим итәм. Бик файдалы! Колхозчыларның нинди көч куеп үзләренә бәхет яулаганын алар да аң-ласын?..
Көтепханәгә 28—29 яшьләрендәге, пөхтә киенгән, ягымлы чырайлы бер хатын килеп керде. Рәмзия аны бик зур хөрмәт күрсәтеп каршылады, хәтта мин әйтер идем, азрак каушабрак та китте шикелле...
Хатын туп-туры барьер янына килде дә:
— Синдә, Рәмзия, Докучаев турындагы китаплар җитешми, күрәсең. Халык сорый. Яздырып, кайтартырга кирәк. Урман тасмалары сузабыз, тәрбиялибез, Костычевны искә алабыз, ә алар турында укыйм дисәң, китап җитешми.
Рәмзия кызара төште:
— Ярый, яздырырмын...
— Шулай ук Америка, турында яңадан-яңа китаплар кайтартырга, Генеральный Ассамблеяда Вышинский сөйләгән речьләрне яздырырга кирәк. Трумэннарның, даллесл арның, макартур, Эйзенхауэрларның битлекләрен фаш итә торган әсәрләр булсын!
— Счетыңда акча бармы әле?
— Бар. Яна гына китаплар алдырту өчен генә 1095 сум күчерелде.
Бу хатын утын турында да, җәйгә нинди ремонтлар кирәклеге турында да сорашты, хәтта көтепханә өйалдысында ут куелмаган булуга кадәр кагылды. Үзе шунда ук:
— Менә тиздән үзебезнең элек-тростанциябез булыр, шунда инде бу керосин лампаларыннан котылырсыз,—.дип тә өстәп куйды.
Рәмзия сүзне башкага борырга уйлады, ахры, өстәл өстенә яңа китаплар өеп куйды да:
— Менә никадәр яңа китаплар алып кайттым,— диде.
— Кая, мин дә сайлыйм әле алайса,— диде хатын һәм тиз арада берничә китапны актарып алды. Ул, саубуллашып, чыгып киткәч, Рәмзия бераз серлерәк итеп, шулай да зур ихтирам белән миңа:
— Фатыйма Вилданова менә шул үзе инде, — диде. — Хәзер ул безнең авыл советы председателе. Я күп укый да инде. Сугыш вакытында бригадир булып эшләгәндә, үз бригадасын иң алдынгылар сафына чыгарды. Хәтта даны Москвага барып җитте. ВЛКСМ ның Үзәк Комитетына киңәшмәгә барды, Почет грамотасы алып кайтты. Сугыштан соң ВЛКС1М райкомының секретаре булып эшләде. Хәзер районда иң эре авыл советының председателе булып сайланды. Партия сафларына керде...
Бу көтепханәнең эше һәм аның укучыларының үсү юллары мине бик нык кызыксындырды. Элек шушы көтепханәгә йөреп тә хәзер бу авылдан киткән кешеләрнең язмышларын сораштым. Ул укучылар кайда хәзер? Кемнәр алар?
Аларның кайберләре илебезнең төрле уку йортларында белем алалар. Күбесе инде укып чыгып, югары квалификацияле белгечләр булганнар. Коммунизм төзүдә актив штнашучы энтузиастлар.
Карточкалардай күренеп тора, алар кече яшьтән үк үзләренең дөньяга карашларын киңәйтүгә тотынганнар, үзләренең үсү юлларын, киләчәккә омтылышларын ачык билгеләү өстендә эшләгәннәр.
...Көтепханә ябылыр алдыннан залда укучылар кимеде. Алар урынына авылның ерак пунктларына китап ташучылар җыелды. Болар бар да яшь, шук, кэләч йөзле егетләр, кызлар иде. Алар үзләре дә китапка хмәхәббәт баглаган, белем алуга бирелгән кешеләр.
Авыл зур, аның озынлыгы, киңлеге берничә километрга сузылган, кэтепханәдән еракта яшәүче эш ке-шеләренең һәркайчан көтепханәгә килеп йөрергә мөмкинлекләре булмый. Ләкин аларга китап кирәк, укудан аерылырга теләмиләр алар. Шуңа күрә Рәмзиянең ярдәмчеләре китапларны өйгә дә ташып йөриләр.
Китап ташучылар һәркөнне билгеле бервакытта Рәмзия янына җыелалар. Рәмзия алардан кемнең нәрсә белән кызыксынуын сорый. Тегеләр рапорт бирәләр. Рәмзия, үз чиратында, яна килгән китапларның эчтәлекләре белән аларны таныштыра. Җиңел сөякле, үкчәләре җиргә дә тими торган яшьләр шунда ук авылның төрле якларына, үз участокларындагы өйләргә сибеләләр. Яңа китап исеме, кыскача эчтәлеге минут эчендә авылга тарала.
Боларны көтепханә агитаторлары дисәң дә дөрес булыр. Алар бүгенге көннең үзәгендә нинди мөһим мәсьәләләр, нинди бурычлар тора— һәркайсын беләләр.
Менә алар хәзер дә ашыкмыйча гына киңәшләшәләр. «Кайсы бригадада нинди як аксый? Эшендә кем нинди авырлыкка очраган? Кайда, нинди фәнни проблема туган? Кем нинди мәсьәләне ачык төшенеп җитә алмый?» — Аларның барысына да, барысына да бу белем учагында җаваплар әзер! Рәмзия шуларна ачык белә, кайда нинди булышлык күрсәтергә кирәк, шуны оештырырга керешә. Ул үз отрядының командиры.
— Мә, Әсма, Гыймадетдиновага шушы «Крестьянка» журналын илтегез. Нәкъ менә ул кызыксынган мәсьәлә!
— Сабиров Кытайдагы хәлләр белән кызыксынамы? Бар ул, менә Кытай язучыл арыннан тәрҗемә ителгән җыентык килде.
— Син, Әнвәр, Игнатьев иптәшкә СССР Верховный Советының сонгы сессия материалларын илтерсең. Телефоннан шалтыратып сорады.
— Син, Павлов, 4 иче бригадага чап. Анда күпьеллык үләннәрне чәчү белән кызыксыналар. «Люцерна» китабын да ал!.. Зинһар, халыкның сорауларын җиренә җиткерегез. Бүгенге Толымбай халкы китаптан башка яши алмый. Шуны хәтере-гездән чыгармагыз. Китап — халыкка һава белән су кебек кирәк!..
Минем күңел үсә, рухым күтәрелә... Чыннан да, бүгенге авыл китаптан башка яши алмый. Чснкн бүгенге Толымбай ул, иске авыл түгел, ул яңа, социалистик авыл!..
Буа районы Толымбай авылы.