АГРОНОМ
ЗӘКИ НУРИ
АГРОНОМ
(яз дәфтәреннән)
Елгаларда шаулый әле бозлар,
Сокланасың карап ташуга...
Авылыбызда безнең шундый кыз бар,
Таң аттымы — китә басуга.
Яшел уҗым калка комсызланып,
йотылып сулый язның сулышын.
Эшләрлек шул монда җиң сызганып,
Йөрәгеңнең өреп җылысын.
Аз куймады көчен кыз аңарга,
йөзләп тапкыр өйдә шыттырды;
Тәҗрибәсе җиңел узмаганда,
Чигенмәде, түзде, нык торды.
Кирәк иде шундый бодай аңа:
Бер башагы унга торырлык,
Коммунизм чоры кырларына
Чәчелергә лаек булырлык.
Аерылмады көн-төн Лысенкодан,
Эшем генә, диде, тик уңсын;
«Комсомолка» дигән исем куям —
Үз исемем белән тиң булсын.
һәм менә яз! Гүя үзе ашыгып
Килде кызга гүзәл киләчәк.
Быел, тутырып безнең як басуын,
«Комсомолка» уңыш бирәчәк!
Кыз очына хыял канатында.
Аерылалмый җирдән бармаклар.
Уҗым әле ята кар астында,
Ә йөрәктә инде — тармаклар.
Елгаларда тиздән калмас бозлар,
Хәтфәләнер басу өсләре...
Авылыбызда безнең шундый кыз бар,
Шундый аның бүген эшләре.