Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗГЫ ТАШКЫННАР


Яшь шагыйрь Зыя Мансурның «Язгы ташкыннар» исемле җыентыгына 1942—1950 елларда язылган шигырьләре кергән. Шулардан байта гысы Ватан сугышы чорында язылган. Илебез өчен җитди куркыныч туган бу елларда без социалистик стройның бөтен гүзәллеген тагын да тирәнрәк сиздек, тирәнрәк аңладык. Шуна күрә бу чор поэзиясендә патриотизм темасы кораллы көрәш героикасы һәм дошманга нәфрәт мотивлары аша аеруча көчле яңгырады.
'’"Әнигә язган хатымнан» исемле ике строфалы шигырь (1942) 3. Мансурның сугыш чоры иҗаты өчен генә түгел, бәлки бөтен иҗаты өчен дә характерлы шигырь булып тора. Бу шигырьдә 3. Мансурның шагыйрь буларак көче дә, кимчелекләре дә чагыла.
«Утлы юллар әле алда күп бар, Атакалар саны билгесез, Җир тетрәтеп үкерә әле туплар, Тукталу юк безнең җиңүсез.
Исән калырмын дип ышандырсам, Бәлки ялгышырмын,
Хуш, анам...
Ләкин
Туган илнең исән һәм сау Калуына мең кат ышанам!»
Бу шигырьне автор, бөтенләй пөхтә итеп, эшләп җиткерә алмаган әле. «Утлы юллар әле алда күп бар», «Тукталу юк безнең җиңүсез» кебек ят әйләнмәләр, соңгы строфадагы «Исән һәм сау» сүзлә-ренең «калуына» сүзеннән аерылып •торуы,— болар шигырьнең сыйфатын шактый төшерәләр. Ләкин шуңа карамастан, шигырь йөрәккә үтеп керә, күңелдә тирән эз калдыра. Ни өчен? Эш шунда: шигырьгә салынган фикер — тарихта күрелмәгән каты һәм шуның белән бергә гадел көрәш алып баручы совет кешеләренең гомуми фикере, уртак хисе.
III «Язгы ташкыннар». 3. Мансур. Тат- госиздат, 1950. Редакторы П1. Маннур. Бәясе 1 сум 10 тиен.
123
Шагыйрь шул ук зур хисләре белән янган, совет кешесенең, гүзәл сыйфатларын күреп рухланган, ха-лыкның җиңүгә омтылышы белән дәртләнгән, һәм автор шушы изге фикерне, йөрәктән чыккан шушы самими хисләрне укучыга җиткерерлек форма тапкан.
Шигырьнең лирик герое әнисенә гади генә, тыйнак кына итеп, исән калуыма ышандыра алмыйм, дип яза, ләкин Ватанның шиксез җиңеп чыгачагына ул нык ышаныч белдерә.
Ватанга кайнар мәхәббәт, бай лирика, хисләр дөреслеге, шушы хисләрне укучыга төгәл җиткерә ала торган поэтик моментларны, реаль буяуларны тормышның үзеннән таба белү, телдәге гадилек — менә шушы сыйфатлар үсеп килә торган яшь шагыйрь 3. .Мансурның иҗат йөзен билгелиләр.
3. Мансурның шушы уңышлы ягы аның бик күп шигырьләрендә дә диярлек кабатлана.
«Чех кызы» (1945) исемле шигырьдә автор совет кешеләренең үз Ватаннары белән горурлану хисләрен дә, Советлар Союзының көнбатыш халыкларына азатлык алып килүе аркасында халыкларда уянган шатлыкны да уңышлы күрсәткән.
Дошманны куып баручы совет сугышчылары чех авылына килеп керәләр. Пөзе шатлык белән балкыган чех кызы, чәчәкләр бәйләме тотып, үзенең коткаручыларына каршы йөгереп чыга. Кызның шушы җанлы образын укучы каршына бастырганнан соң. 3. Мансур гомумиләштерүче юллар белән шигырьне тәмамлый:
Чехиянең шатлыгын мин Күрдем шул чак аңарда.
Байтак шигырьләрендә 3. Мансур зур фикер алып килә торган кечке- | нә бер деталь таба, димәк, шигырьгә җан сала белә. Мәсәлән, илнең Һ бәйсезлеге өчен барган каты көрәш- F тә яраланган сугышчының, соңгы ! сулышын алганда, ил* туфрагын үбүе («Туган җир»); туган яклардан хат эчендә килгән кипкән чәчәк («Сөю»); сугыш юлында очраган бкгиек чәчәкләре һ. б.
3. Мансурның сугыштан соңгы иҗатында да совет кешеләренең патриотизмын яктырту үзәк урында тора. Күпчелек шигырьләрендә шагыйрь бу бөек хисләрне, бер яктан, хезмәт темасы белән, икенче яктан, тынычлык өчен көрәш темасы белән органик бәйләнештә җырлый. Башкача булуы да мөмкин түгел: совет халкының үз иленә мәхәббәте аның хезмәткә мөнәсәбәтендә һәм үз Ватанының иминлеге өчен көрәшендә күренә.
Совет солдаты, сугышны тәмамлап кайту белән, илнең куәтен тагын да арттыру, илне чәчәк аттыру эшенә кереште. Шушы фикерне 3. Мансур «Медаль» шигырендә әйтеп бирә. Ватан сугышы фронтларын кичеп, өенә кайткан гади солдат: «Хәзер минем фронт «хезмәт фронты» дип атала», — ди. Бу шигырь дә 3. Мансур иҗаты өчен бик характерлы. Шагыйрь, күкрәген Сталин рәсеме төшерелгән медаль белән бизәп, горурланучы фронтовикны тасвирлый. . Шигырь шушы образ аша юлбашчы белән халык арасындагы органик бердәмлекне күрсәтә.
3. Мансурның тормыштан алынган поэтик детальләр аша шигырьгә җан салу осталыгы сугыштан соңгы иҗатында үсә бара. «Каен» шигырен алып карыйк. Каен образы халык иҗатында да, шагыйрьләр иҗатында да зур урын алган поэтик образ. 3. Мансур «Каен» шигырендә бөдрә каен белән бәхетле яшьлек ара'сындагы охшашлыкны түгел, киресенчә, аерманы күрсәтеп бирә.
«Аны гүзәл яшьлегемә тиңләп Җырлар идем,
уйлыйм көз аен.
Көз җиттеме — ярты матурлыгын
Җир өстенә коя ак каен».
Бу өзектә халык җырларындагыча көчле образ бирелгән, «ярты матурлыгын коя» сүзләре укучыга тулысы белән килеп җитәләр. Бу образ язучыга төп идеяне көчәйтү өчен хезмәт итә:
Яшьлегебез безнең көзне белми, Мәңгелек яз шаулый күңелдә: Беркайчан да яфрак коймый яшьлек Минем гомер иткән илемдә.
124
Соңгы строфача шигырьнең идеясе ачыла: әйе, безнең илебездә яшьләргә бөтен юллар ачык.
Океан арты юлбасарлары халкыбызны тыныч хезмәттән аерырга, яшьләрнең әнә шул якты юлларын буарга, бодай һәм дөге кырлары өсгеннән кан елгалары агызырга телиләр. Совет шагыйрьләре, совет язучылары бу фактка тыныч кына карап кала алмыйлар, әлбәттә. Алар тынычлык фронтының алгы позицияләрендә торып көрәшәләр.
3. Мансур да үзенең күп кенә шигырьләрен тынычлык өчен көрәш темасына багышлый («Тынычлык имзасы», «Хаклык жиңелмәс», «Шат-ланам, илем, шатланам» һ. б.).
«Хаклык җиңелмәс» шигырен ул лирик тонда, дусы белән гади сөйләшү төсендә башлап китә. Бу алым шагыйрь белән укучыны якынлаштыра төшә. Тынычлык өчен кискен көрәш башланган бу чорда фашизмга каршы алып барылган сугышны искә алмаска мөмкин түгел. Совет солдатының, җиң сызганып, тыныч хезмәткә керешүенә әле күп вакыт үтмәде.
Ә Трумэн, Черчилль күптән инде Яна бомбовозлар төзиләр.
Алар тели бөтен дөнья йөзен
Халык өчен төрмә итәргә.
Алар тели безнең сокландыргыч Киләчәкнең юлын бикләргә.
Автор сугыш уты кабызучыларның планнарын нәфрәт белән фаш итеп кенә калмый, аларның пычрак планнары бервакытта да тормышка ашмаячагына ул ныклы ышаныч белдерә.
Шулай итеп, 3. Мансур самими хисләр белән совет халкының Ватан сугышында фидакарьлеген, батырлыгын, тыныч төзү чорындагы хезмәт ялкынын, хезмәт аша тынычлык фронтын ныгытуын җырлый.
Халкыбызның шушы дөнья-күләм әһәмияткә ия булган бөек эшләре белән халыклар юлбашчысы Сталин җитәкчелек итә. Бөтен җир шарындагы гади халыкларның күзләре шушы бөек кешегә юнәлгән.
3. Мансурның җыентыгы нәкъ менә Сталинга багышланган шигырь белән ачыла.
Бөек юлбашчы турында шигырь язу—мактаулы һәм авыр бурыч. Биредә Сталин даһилыгының кешелек өчен булган искиткеч зур әһәмиятен аңлау җирлегендә туган чиксез хөрмәт, кайнар тойгылар, шигъри осталык таләп ителә. 3. Мансур бу бурычны нигездә уңышлы үтәп чыккан.
Москва якларына
Күрдем кошлар очканын, Шул кошлар кебек очып, Сезгә, иптәш Сталин, Барып җитсен бу җырым...
Шушы гади юлларда шагыйрьнең дулкынланган йөрәге сизелә.
Шуның белән бергә авторның конкрет кеше образын сурәтләүдә әле йомшак булуын да әйтергә кирәк. Дөрес, анда без образлар да күрәбез, мәсәлән, «Җан сөйгәнем бер генә» исемле шигырьдә чибәр егетнең билетлар алып, кызны спек-такльгә чакыруы бирелә. Ләкин кыз үз егете белән барачагын әйтә.
Тупас кыз, дигәндер бәлки, Туры әйткәч үзенә, Ләкин нишлим,
чибәрләр күн, Җан сөйгәнем бер генә!..
Шушы юлларда саф йөрәКле кызның характеры күренә, ул бездә ягымлы тойгы уята. Ләкин күп кенә шигырьләрендә' образларны күрүе читен. ААенә «Авыл киче»:
Уку йорты. Клуб ачык.
Мохтар бабай да әнә Яшьләр кичәсенә килгән, Шатлана, кәефләнә.
Ул җитмештә. Тик һаман да, Картлык сизми үзендә.
— Йөз җитмешкә җитсәм дә,— ди,— Яшәп туймам илемдә.
Шагыйрь Мохтар бабай өчен эпитетларны да кызганмаган, аңардан матур сүзләр дә әйттергән, ләкин без шигырьдә бабайның характерын сизмибез.
«Тимерче» исемле 48 юллык шигырьдә дә шундый ук хәл. «Җан сөйгәнем бер генә» исемле шигырьдәге образ.
3. Мансур шигырьләренә философик тирәнлек тә' җитеп бетми. Мәсәлән, ул сугыш чоры шигырьләрендә совет патриотизмын тугая илнең табигате аша гына сурәтли. Сугыштан соңгы шигырьләрендә дә
125
зур тарихи вакыйгаларның эченә тирәннән үтеп керә алмау сизелә.
Форма өстендә эшләү — шагыйрьнең философик кораллануы һәм гомуми культура дәрәҗәсе белән бәйләнгән аңлы процесс. Бу процесс сайланган теманы, идеяне укучыга җиткерә ала торган образлар, детальләр табудан, жанрны билгеләүдән һәм шигырьне тел, композиция ягыннан эшләүдән гыйбарәт. Ә 3. Мансур эчтәлеккә лаек форманы барлык шигырьләрендә дә таба алмаган әле. Мәсәлән, «Кайта алмый калган солдат» шигырендә 3. Мансур «Суга баткан Гайшә», «Солдат бәете» кебек бәетләрнең формасын сайлап ала да, шул әзер формага батырларча һәлак булган совет солдатының хисләрен сала. Шуңа күрә бу герой көчсез, бәхетсез булып күз алдына килеп баса. Ә бит кирәк булганда, Ватан өчен тормышыңны корбан итү бездә иң зур бәхет санала. Чөнки мондый кеше бездә үлми, мондый кеше мәңге яши. 3. Мансурның герое исә, үзенең онытыла-чагын сизенгән өметсез кеше итеп сурәтләнә.
«Гашыйклар» шигырендә дә авторның иске форманы яңартырга омтылуы көлке нәтиҗәгә китергән. Шигырь А. Кольцовтан үзгәртеп тәрҗемә ителгән. Ләкин 3. Мансур Кольцов биргән эчтәлек белән генә чикләнеп калмыйча, гашыйкларның күкрәкләренә «Алтын йолдыз»лар тагып куя. Кольцовны болай «үстерергә» тырышу кирәкмәс иде.
3. /Мансурның күп кенә шигырьләре әле бер бөтен булып җитмәгәннәр. Шушы композицион таркаулык шигырьнең темасына чит булган детальләр белән мавыгуда, образ аша әйтелгән фикергә аңлатмалар бирүдә һәм кирәкле урынга нокта куя белмәүдә күренә. Мәсәлән, «Җиңелгән җил» шигырендәге буа һәм күл детальләре бу шигырьнең темасына сыймыйлар.
Тел мәсьәләсендә дә 3. Мансурга тынычланып калырга урын юк әле. Аның телендә канцелярия теленнән берни белән дә аерылмый торган җөмләләр, «гади», «шатлык», «чәчәк», «көлү», «таң», «дан» кебек күп кабатланган сүзләр еш кына очрыйлар. 3. Мансурның рифмага карата да игътибарсызлыгы сизелә.
Җыентыкны тикшереп чыкканнан соң без түбәндәге нәтиҗәгә килдек: автор кирәкле һәм файдалы китап чыгарган. Беренче китап буларак, бу — зур уңыш. 3. Мансур, һичшиксез, талантлы шагыйрь. Аңарда шагыйрь күзе, шагыйрь йөрәге бар. Ләкин әле 3. Мансурга философик фикер йөртү һәм профессиональ мастерлык җитеп бетми. Димәк, 3. Мансур үзенең дөньяга карашын киңәйтү, белемен арттыру өстендә, шигырь техникасын ныграк үзләштерү өстендә туктаусыз эшләргә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, яшь шагыйрьнең тагын да көчлерәк әсәрләр тудырачагына ышаныч зур.
И. НУРУЛЛИН, 3. мәҗитов.