ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫНДА ТЕЛ
Риза Ишморат татар совет драматургиясенә 1926 елларда килде.
Бу вакытта ул яңа гына татар театр техникумын бетереп чыккан яшь артист һәм режиссер иде. Шушы вакыттан алып, Р. Ишморатның әдәби эшчәнлеге башлана. Аның пьесалары чыга һәм сәхнәләрдә куелалар.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 10 еллыгына багышлап ул «Ун ел туганда» исемле әсәрен, колхозлашу, кулаклар белән көрәш темасына багышлап, 1929 елны «Пожар» пьесасын язды, илне индустрияләштерү, беренче бишьеллыкка керешүгә багышлап, 1930 елны «Данлы чор» исемле пьесасын төгәлләде. Ләкин бу вакытта Р. Ишморат, башлыча театр институтында укып, үзенең режиссерлык белемен күтәрү өстендә эшләде һәм Татар Дәүләт театрында яна постановкалар куйды. Шул ук вакытта драма әсәрләре язуын да дәвам иттерде. Аның әсәрләре Татар Дәүләт театры сәхнәсендә бару белән бергә, яңа гына төзелгән колхоз-совхоз театрлары, эшчеләр клубларындагы агитация-сәнгать бригадалары тарафыннан да сәхнәгә куела башладылар.
1936 елда ул үзен чын драматург итеп танытып җибәргән «Ил өчен», 1942 елда «Кайту», 1947 елда «Якты юл», «Бүләк» һәм 1949 елда «Якын дус» пьесаларын иҗат итте.
Үткән елда Татгосиздат драматургның соңгы 15 ел эчендә язылган пьесаларын туплап, аның сайланма җыентыгын бастырып чыгарды.
Без шул пьесаларга тукталып үтәргә уйлыйбыз.
Пәрдә ачылып китә. Шатлыклары ташып, йөзләре балкып торган ике кыз сәхнәгә атылып килеп керәләр дә, гөлләр тирәсендә чуалып йөри торган бер карчыкны кочаклап алып, алмаш-тилмәш күтәреп әйләндерәләр...
Тамашачыларга бу иксез-чиксез шатлыкның сәбәбе нәрсәдә икәнлеге хәзергә билгеле түгел. Шулай да алар бу шатлык белән рухланалар, рәхәтләнеп елмаялар.
Драматург сүз әйтмәстән элек үк тамашачының игътибарын сәхнәгә тарта һәм пьесаның ахырынача аны дулкынланып утырырга мәҗбүр итә. Әкрен-әкреН тамашачы алдында матур, ямьле дөнья ачыла. Кызлар көтелгән хәбәрне әйтәләр: Алсуның абыйсы, Гөлнурның сөйгән егете Зәкине, яхшы хезмәтләре өчен бүләкләгәннәр. Зәки районда беренче тракторист булып чыккан. Ленин орденлы тракторист Гаязны да куып җитеп бара, ди. Коллектив хезмәтнең, социалистик ярышның нәтиҗәсе, ирекле хезмәтнең, партия һәм хөкүмәт тарафыннан хөрмәтләнүе тантана тудыра. Зәки, бу ике кызны тракторда эшләргә өйрәткән, киләчәктә алар үзләренең дә Зәки кебек эшли алачакларын күрәләр, шуңа сөенәләр.
Мондый шатлык тамашачыларга аңлаешлы да, якын да. Чөнки алар, совет кешеләре, үз хезмәтләрендә мондый хөрмәтне һәрвакыт күрел киләләр.
Саимә карчык та бу хәбәрне ишеткәч, чын күңеленнән куана. Ул бит, Зәки кебек уңган, булдыклы егетләрне үстергән ана!
Мондый шатлыклы күренешләр, бу җиңел, дәртле хәрәкәтләр, бигрәк тә катнашучылар авызыннан әйтелә торган сөенечле хәбәрләр, тамашачыларга тәэсир итәләр.
Р. Ишморат телгә бай, ул диалогларны җыйнак төзи. Сүзләрне динамикалы үстерә белә. Шуның өчен аның пьесалары уйнау өчен әнә шундый җиңел булалар.
Драматург тема сайлауда да зур тапкырлык күрсәтә. Совет тормышының гүзәллеген төсмерләү, алга үсешен сизү, киләчәккә алдан карый белү дә авторның иҗаты өчен характерлы як булып тора.
«Ил өчен» пьесасының исеме үк халкыбызның патриотизм хисе турында хәбәр бирә.
Яхшы эше өчен бүләкләнгән, яңадан да хезмәтендә югары күрсәткечләр бирүгә җыенган Зәкиләр семьясын (сеңелесе Алсу, анасы Саимәләрне) көтелмәгән зур кайгы баса. Погранзастава начальнигыннан телеграмма килеп төшә: «...Бөек Совет Ватанының границасын саклап, постта торганда, Кызыл Армиянең батыр сугышчысы Вәли Сафиуллин дошман пулясы тиеп һәләк булды...»
Бу тетрәткеч авыр хәбәр, яшен тизлегендә бөтен авылга тарала. Тыныч хезмәт белән яшәгән бәхетле колхозчылар, яше-карты — фашистларга булган нәфрәтләрен белдерү һәм шундый авыр кайгыга дучар булган семьяның рухын күтәрү өчен бу өйгә җыелалар. Бигрәк тә, йомшак күңелле ананың телгәләнгән бәгърем тынычландырырга тырышалар.
Ялкынлы йөрәкле Зәки, абыйсын үтергән дошманнарның бу кабахәтлекләренә салкын кан белән генә чыдап тора алмый, шунда ук, маршал Ворошиловка хат язарга утыра һәм үзен абыйсы Вәли урынына чик сакчысы итеп алуларын сорый. Колхозчылар да, туганнары да, карчык ана да улының бу карарын бик дөрес, дип табалар һәм Зәкинең батыр йөрәклелеге белән горурланалар. Зәкинең сөйгән кызы Гөлнур Да, үз сөйгәненнән аерылу кыен булуга да карамастан, егетенең теләгенә каршы килми. Электәге карт солдат Әндәр бабай да, колхоз председателе Әхтәмнәр дә Зәкинең бу теләген хуплап каршы алалар. Чит ил дошманнарына нәфрәт һәм үч саклап килгән Зариф, Сәлим кебек яшьләр дә ил саклауга хәзер булуларын белдерәләр, Зәки аркылы үзләренең заявлениеләрен җибәрәләр. Маршал Ворошиловның рөхсәте белән Зәки ил чигендә корбан булган абыйсының постына баса-
Пьесаның кыскача эчтәлеге шулардай тора, ул яшьләрнең патриотик хисләрен, шат тормышларын сурәтли, аларның омтылышларын, батырлыкларын, һичкайчан җиңелмәс булуларын чагылдыра.
Бу әсәрнең драматургии яктан зур гына кимчелекләре булуга карамастан, озак яшәвенең, әле бүген дә сәхнәләрдә уйналуының төп сәбәбе дә шунда: автор совет кешеләренең йөрәгендәге изге патриотизм хисләрен тирәнтен кузгаткан һәм образлар аркылы гәүдәләндереп биргән.
Шуның белән бергә, бу пьесада Р. Ишморатның художество мастерлыгы камилләшеп бетмәгәнлеге дә бик ачык күренә. Автор чын тормыштан алган теманы художество формасына тулысынча сала алмый. Тема ничектер аңа буйсынмый кебек, мөлдерәмә тулы кисмәктәге су шикелле, кырыйларыннан ага. Әлбәттә, тема үзенең муллыгы белән тамашачыга тәэсир ясый, ләкин аның ташып торуы тамашачыны шатландырмый, киресенчә борчый. Мондый хәл, матур теманы матур формага сала белмәү — Р. Ишморатның башка кайбер пьесаларында да, шулай ук бүтән драматургларның әсәрләрендә дә еш күренгәли.
Аннары әсәрне төссезләндерә торган тагын бер як бар: образлар үз характерлары, үз сөйләмнәре, йөреш-торышлары, гадәтләре — үзенчәлекле аерым биографияләре белән күрсәтелмиләр. Алар исемнәре, җенесләре, я булмаса, яшьләре белән генә бер-берсеннән аерылалар. Тормыштагыча кешеләргә хас күпкырлылык аларда ачылып җитми. Пьесада алынган төп вакыйга (Вәлинең дошман кулыннан һәләк булуы, Зәкинең алдынгы тракторчы икәнлеге һәм аның ил чигенә абыйсы постына басуы) сәхнәдә күренми, алар турында тамашачы сәхнәдә сөйләнгән хәбәрләр аша гына таныша.
Билгеле, драматик әсәрләрдә хәбәрләрнең дә әһәмияте бар. Алар- дан башка пьесалар булмый. Ләкин, тирән художестволы, реалистик әсәрләрдә иң беренче урында кешеләр һәм аларның эшләре сурәтләнергә тиеш. Алар башыннан үтә торган хәлләр, вакыйгалар күрсәтелергә. иң үзәктә искелек белән яңалык көрәше чагылырга тиеш. Совет кешеләре шушы нигездә, үз тормышларында көрәш алып баралар, иске тенденцияләргә, төрле-төрле каршылыкларга очрыйлар. Уңай образларның яңа дөнья төзү өчен омтылышларына каршы, тискәре образларның да төрлечә каршылыклары туа. Уңай геройларның аяусыз көрәшләре нәтиҗәсендә авырлыклар, гаскәре карашлар җиңелә бара. «Ил өчен» пьесасында мондый каршылыклы көрәшләр бөтенләй юк. Конфликтлар да тумый. Яшьләр үз омтылышларына, максатларына бик ансат кына ирешәләр. Шуңа күрә, бу пьесадагы образлар артык бер сызыклы гына булып чыкканнар.
Хәзерге көн пьесаларындагы төп проблемалар, геройларның көндәлек эшчәнлекләрен, аларның коммунизм төзү эшендәге батырлыкларын, җәмгыять эше өчен кайгыртучанлыкларын күрсәтү аша чишелә. Шулай ук, совет кешеләрендәге югары культура, мораль сафлык, халыклар арасындагы политик бердәмлек,— кешеләр аңында бетеп җитмәгән иске карашларга каршы куела, искелекнең яңалык алдында җиңелүе аша күрсәтелә.
Җыентыкка кертелгән «Кайту» драмасы үзенең идея эчтәлеге ягыннан да, художество эшләнеше белән дә шактый югары тора. Ул драматургның иҗат үсешендә әһәмиятле урын тота.
Немец фашистлары башкалабыз Москва янында беренче каты удар алганнан соң, Ватаныбызның үзәген нефтьсез, күмерсез, икмәксез калдырырга исәп тотын, Сталинградка ябырылдылар. Совет халкы бу юлы да үзенең көчен туплап, явыз дошманны тар-мар итүгә иреште. Ватан сугышында офицер булган Р. Ишморат иптәш, шундый киеренке вакытта, «Кайту» исемле актуаль драма язды. Вакытында бу әсәрне барлык театрларда куйдылар һәм ул бик тиз арада популярлык казанды.
Пьеса «Кайту» дип атала. Кайту төшенчәсе, һәркемнең телендә Җиңү белән бергә йөрде. Солдат иленә кайтуны Берлин аша гына, тылдагылар «кайтучыны» җиңеп кайтучы, дип кенә аңладылар. Бу сүздә совет кешесенең үз армиясенә ышанычы да, мәхәббәте дә, патриотлыгы да чагыла иде.
Шушындый зур теманы драматург театраль чаралар аша тулы җанландырып бирә алганмы? Әйе, нигездә ул аны дөрес хәл кыла алган. Биредә без, колхоз производствосы белән җитәкчелек итүче совет хатын- кызы образын (Мөршидәне), сугыш инвалиды булуга карамастан, тылда үзенә хезмәт табып, шуның белән рухланган һәм яңадан яши башлаган Хәмитне күрәбез. Ильяс кебек авыл советы председателенең, партия оештыручысының эшлеклелеген күрәбез. Ирбулат кебек шат күңелле, тапкыр сүзле яшүсмер һәм югарыда күрсәтелгән образлар аша, авыр сугыш елларында да какшамаган, киресенчә көннән-көн ныгы-ган тылны, аның ышанычлы киләчәген күз алдына китерәбез. Бу характерлар беркадәр гомум ирәк ча- гылдырылган булсалар да, алар тамашачыларда матур тойгы калдыралар. Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк, Р. Ишморат күп вакытларда үзен чикли. Ул, пьесаның композициясен җыйнаклау теләгеннән чыгып, әсәрне артык дәрәҗәдә гадиләштерүгә бара. Уйнаучыларны 7—8 кешедән арттырмау, вакыйгаларның урыннарын бер җирдәрәк күрсәтү өчен тырыша. Бу аның үз пьесаларын үзэшчән драма коллективлары да куя алсыннар, дип эш итүеннән килә. Ләкин хәзерге үзэшчән түгәрәкләр кирәк иҗадн,
L
•кирәк состав ягыннан бик нык үстеләр, хәзер алар пьесаларда роль күплектән түгел, роль җитмәүдән зарланалар.
«Кайту» пьесасында катнашучылар— сигез кеше. Аларның да Мәхмүзә белән Ишнияз карты — әсәрне тулыландыруга ярдәм итми торган кешеләр. Алар билгеле бер шаблон буенча эшләнгән, сәхнәгә кереп-чы- гып, буталып йөрүчеләр генә. Пьесада Мәхмүзә сөйләгән гайбәтләргә караганда, Ильяс белән Мөршидәгә карата, кем тарафыннандыр чыгарылган бәет зуррак роль уйный. Хәмиттәге, хатынына карата булган шик, иң башта, үзенең кимсенүеннән туган булса, икенчедән, шул бәет аны кабындырып җибәрә. Кайчан ул хезмәттә үз урынын таба, шунда инде ул үзен Мөршидә белән бертигез атлаучы итеп сизә. Пьесаның төп конфликты шул. Хезмәттә, эштә туган конфликт. Ул тамашачыны да, әсәрне укучыны да ышандыра. Ләкин пьесаның алгы өлешендә, бәетнең кем тарафыннан чыгарылуы билгеле булмаганлыктан, тамашачының шиге Ирбулатка төшә. Чөнки ул, такмакчы, тапкыр телле яшүсмер. Аның тракторчы Зәкиягә карата булган җиңелчә мөнәсәбәтләре дә бу шиккә урын калдыра. Шуның аркасында, әсәрнең өч пәрдәсе буена, Ирбулатка, яшьлек дуамаллыгы белән шундый юләрлек эшләмәдеме икән дип, карап утырырга туры килә. Авторга Ирбулатны мондый шик астында тотарга нигә кирәк булгандыр, бу мәсьәлә һич аңлашылмый. Шулай ук, бәетнең дә кем тарафыннан чыгарылган булуы беленми кала. Пьесаның төзелешендә иң йомшак урыннар әнә шулар. Урыны-урыны белән мелодрамага тартым күренешләр дә юк түгел. Болар Хәмит белән Хәнифә диалогларында, шулай ук Хәмитнең Ишнияз карт белән сөйләшү эпизодларында чагылалар. Хәмитнең аерым монологлары аеруча шундый рухта язылганнар. Авырлык кичерү моментларында кешедә рух төшенкелеге, сыкрану була, ләкин Риза Ишморат иптәш ул тойгыларны натуралистик формаларга бирелмичә дә гәүдәләндерә алган булыр иде.
Аерьш кимчелекләренә дә карамастан, «Кайту» пьесасы Риза Ишморат иҗатының алга китүен күрсәтә.
ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрлары репертуары турындагы тарихи карарларыннан соң, Р. Ишморат үзенең иҗатын шактый җанландыра төште. Әсәрләренең үзәгенә бүгенге көн кешеләрен куеп, актуаль темаларны яктырта башлады. Шундый әсәрләрнең берсе «Бүләк» пьесасы булды.
Риза Ишморат беренче бишьеллыклар заманында ук эшчеләр тормышыннан «Данлы чор» пьесасын язып, бу тематикада үзен сынап караган драматург. «Бүләк» пьесасы үз эченә бүгенге мәсьәләләрне ала.
Заһит исемле эшче-стахановчы егет, үз станогын автоматлаштыру тәҗрибәләрен үткәрә һәм үзенең эш сәгатьләреннән тыш та шуны гамәлгә кую белән шөгыльләнә. Бу уйлап чыгару эше, аның цехтагы эшенә зарар китерә башлый, ягъни, моңарчы 2—3 норма үтәп килгән эшче, бу соңгы көннәрдә бер — бөр ярым норма бирү белән генә чикләнә. Бу хәл аның иптәшләрен дә, парткомны да, хәтта, сөйгән кызы Галияне дә гаҗәпкә калдыра. Иптәшләрчә аңлашу өчен, аны партбюро секретаре Варламов үзенә чакырта. Заһитны дәшергә барган телчән хатын, курьер Рәбига апа, Заһитның квартирасында бер кызны күреп кайта да, үзенең тик тормас теленә хуҗа була алмыйча, шул турыда кызлар алдында әйтеп ташлый. Бу сүз Галиягә җитә кала, Ул Заһитка үпкә саклый башлый. Заһит, Варламов янына килеп, үзенең кичләрен нинди эшкә багышлавын сөйли.
Икенче пәрдәдә Заһит үз теләгенә ирешкән. Ул, үзенең автомат станогында эшләп чыгаруны арттырып. заводка күп экономия биргән. Заһитны бүләклиләр, Галия белән Заһит арасындагы аңлашылмаучылык та бетә. Теге «кыз», Заһитның читтән кунакка килгән сеңелесе булган икән.
һичшиксез, пьесаның темасы әһәмиятле. Биредә стахановчының
нормасын тутырмый башлавы гомуми борчылуны тудыра, партбюро секретарена кадәр барып җитә. Аерым бер кешенең аз гына тайпылышы да коллективны куркуга төшерә. Заһитның кинәт үзгәрүе, хәтта, бераз ябыга төшүе дә башкалар өчен уртак кайгыга әверелә. Чыннан да, эшчеләр тормышында бу бик характерлы күренеш.
Ләкин, авторда өстән-өстән генә, җиңел генә хәл кылыйган һәм бик үк ышандырып җиткерми торган урыннар да юк түгел. Мәсәлән, Заһитның тыйнаклыгы шул кадәргә барып җитә, ул үзенең яңа проектын хәтта, парткомнан да яшереп эшли. Яки, Заһит квартирасында бер «кыз»ның барлыгын белү белән, җитмәсә, аны үзе күреп тә түгел, күптәннән телчәнлеге белән танылган хатынның гайбәтенә генә ышанып, Галия Заһитка үпкәли. Мондый кыланчыклык безнең хәзерге эшче кызларыбызның холкына хас якмыни?
Пьесаның материалында мондый ясалмалыктан качарга да мөмкинлекләр бар. Бу тик драматургның театраль эффектлар белән мавыгуыннан килеп чыккан.
«Якты юл» пьесасы Р. Ишморатның сугыштан соң (1947) язылган әсәре иде. Ләкин ул сәхнәдә зур уныш казана алмады.
Нилектән шулай килеп чыкты бу? Югыйсә әсәрдә югары уңыш алу өчен көрәш алып баручы Мирсәетләр, партия оештыручысы Зөлфияләр, булдыклы Фәрдәнәләр, тырыш Кашшафларның яхшы эшләре дә күрсәтелгән. Кызыклы гына сюжет та бар. Әйе, болар барысы да бар... Ләкин «Якты юл» пьесасында абстракт фикерләү, гомумән сөйләнүләр бик күп. Конкрет булмаган сүзләрне уйнату хәзерге тамашачының күңелен яулый алмый. Ул коры сүзгә генә ышанмый, аңа сөйләгәнне гамәлдә, сәхнәдә күрсәтергә кирәк. Безнең партиябез халыкны җитәкли, кыю җиңүләргә өйрәтә, артта калганнарны алдынгы сафка чыгаруда булыша, ялгышучыларны тәрбияләп туры юлга бастыра. Сәхнәдә дә тамашачы шуларны күрергә тели. Хәзерге колхозчы, хәзерге эшченең аңы гаять югары тора, ул иң алдынгы культуралы һәм белемле совет кешесе. Ул катлаулы техника белән, фән дөньясындагы тиңдәшсез казанышлар белән эн. итә. Шуңа күрә ул әдәбияттан да. сәнгатьтән дә новаторлыкны, тормышны реаль чагылдыруны көтә. Совет тамашачысы ул сәхнәдә үзе белгән, үзе күргән, үзе хис иткән нәрсәләргә тирән гомумиләштерү ясалганны күрергә омтыла, үзен борчыган проблемаларга җавап эзли.
«Якты юл» да, җизнә белән каене арасында, бер гектардан 140 пот уңыш алып буламы, юкмы, шул турыда бәхәс бара. Мирсәет: «Була!»— ди. Гафур: «Юк!» —ди. Мирсәет колхоз председателе булып ала да, җизнәсенә бу эшне булдыра алганлыгын күрсәтә. Үзеннән-үзе ачык, әсәрнең башында ук, Гафурның җиңеләчәге үтәдән-үтә күренеп тора.
Драматург биредә, каршылыкларны бик аз китергән. Җәүһәрия шикелле җилбәзәкләрнең, Габделмәнсыман салам урлап йөрүче булдыксыз, вак кешеләрнең буталып керүләре генә, әлбәттә, хәзерге колхозларның үсешенә, алга барышына аяк чала алмыйлар. Биредә тамашачыларны кыенлыклар белән ничек көрәшергә кирәлекне өйрәгә торган батырлык үрнәкләре дә бик аз. Шуңа күрә дә, пьеса башта беркадәр күтәренкелек белән башланып, тора-бара бөтенләй суына, ахырда инде, бөтенләй көчсез булып бетә. Табын тулы сый-хөрмәт, Мирсәет белән Зөлфиянең бер-берсен аңлашулары да финалга бернинди тантана бирә алмыйлар.
Социалистик җәмгыятебез үсешендә тәнкыйть — этәргеч көч. Анык кешелек мөнәсәбәтләрен, культураны алга җибәрүдә роле гаять зур. Ул безнең моралебез үсешенә дә уңышлы йогынты ясый. «Якын дус» пьесасында Риза Ишморат, шул идеяләрне, чын дуслык проблемалары белән бергә бәйләп ачып сала.
Иске хезмәтләре белән масайган, сугыштан соңгы елларда инде тынычлана башлаган, һәм шуңа үзен хаклы дип исәпләгән, обывательләрчә яшәүгә авыша төшкән Дәүләтбаен Рәхим, үзенең күптәнге дусы Рафиков Мансурның каты тәнкыйтенә очрый. Дәүләтбаев моңарчы ук инде үзе коммерческий директор булган заводта, алдынгы эшчеләрнең тәнкыйтьләрен ишеткән була. Ул аңа әһәмият бирми, яшь эшчеләрнең сүзләрен санга да алмый, картрак- ларының тәнкыйте буенча үзен төзәтергә гарьләнә, киреләнә. Нәкъ шушы вакытта, Рафиков читтән Дәүләтбаевка кунак булып килеп төшә. Бер-берсен сигез ел күрмәгән дуслар башта бу очрашуга куанышалар, эч серләрен бүлешәләр. Аннары Мансур Рәхимнең эштәге чатаклыкларын белеп ала һәм большевикларча тәнкыйтьли башлый. Рәхим үпкәли. Нәкъ шул вакытта, Дәүләтбаевның гамьсезлеге нәтиҗәсендә, заводта авария була. Тәнкыйть, семья - дуслык рамкаларында гына калмыйча, зур масштаблар ала. Заводның бөтен коллективы Дәүләтбаевны гаепли. Рәхимнең шәхси дусы, кунагы булган Рафиков та, коммунист буларак, Дәүләтбаевның ялгышлыкларын тирәнтен тикшерергә керешә. Заводның партбюросына бара.
Пьеса менә шундый шартларда, тамашачыны дулкынландырырлык көчле ситуацияләр нигезендә үсә. Бу вакыйгаларның, производство тормышы тирәсенә тупланган булуы да, драматургның уңышы булып исәпләнергә, аның иҗатында зур алга китү булып танылырга тиеш.
Әсәрдәге Рәхим Дәүләтбаев, Мансур Рафиков кебек образлар, хәзерге кешеләр булып, бик җайлы характерланганнар һәм үзләренең хәрәкәтләре белән бик ышандырырлык рәвештә иҗат ителгәннәр. Хәйдәр Гайсин да да алдынгы, яшь эшченең сыйфатлары чагылып үтә. Ләкин, бу новаторның эше турыдан-туры производствоның үзендә күренмәгәнлектән, аның характеры тулысынча ачыкланып җитми. Автор үзе дә, бу алдынгы эшченең йөреш-торышын, холкын психологик яктан тиешенчә аныклап җиткерә алмаган.
Мисал өчен, Дәүләтбаев белән Хәйдәр арасындагы беренче очрашу диалогларына гына күз төшереп карыйк:
«Рәхим (Хәйдәрне күреп). Гайсин!
Н а и л ә. Хәйдәр безнең кунагыбыз, әткәй.
Р ә х и м. Ярый, ярый, бик әйбәт. (Күрешеп.) Нихәл соң, сугыш чукмары?
X ә йд ә р. Хәзергә ярыйсы, Рәхим абый.
Рәхим. Ничек әле, Дәүләтбаев масая, вельможага әйләнеп бара дисеңме?» Ха-ха-ха!
X әйдә р. Алай гына түгел.
Рәхим (ачулы). Беләм, беләм! Геператорщик Тарасов әкиятен күп сөйләдең син анда.
Хәйдәр. Ни өчен әкият? Тарасов үз эшен яхшы белә ул, Рәхим абый. Бер вакыт табып, сез аның белән сөйләшеп карагыз әле.
Рәхим. Генераторщик эше турындамы?
Хәйдәр. Аның белән нинди темага да сөйләшергә була.
Р ә х и м. Шул Тарасов беләнме?
Хәйдәр. Сез аның тәнкыйтен үз авызыннан ишеткәнегез юк әле.
Р ә х и м. Рәхмәт. Синең аша ишетүемә дә бик канәгать. Тик энем, Дәүләтбаевны тәнкыйть итәр өчен, сезнең үзегезгә эш күрсәтергә кирәк әле бераз.
X әйдә р. Сүзебез безнең эшебездән аерылмас, Рәхим абый. Анысы өчен тыныч булыгыз.
Рәхим. Хәзергә әле эшегезгә караганда, сүзегез күбрәк яңгырын төшә.
X ә й д ә р. Яңгырап кына калмасын өчен сез дә ярдәм итегез безгә. Мин менә шул турыда сөйләшергә дип килдем дә. Без яңа бер тәкъдим белән чыгарга җыенабыз.
Р ә х и м. Эш турында сөйләшү өчен булса, заводка, минем кабинетыма килегез. Гайсин иптәш! Аңладыгызмы? (Кызу гына үз бүлмәсенә кереп китә.)»
Беренчедән, бу диалог бик сузынкы. Шуның белән бергә Рәхимнең һәм Хәйдәрнең психологиясен аныклап күрсәтүгә кимчелек китерә.
Рәхим, Хәйдәрне үз өендә, өстәвенә, аны үз кызы янында күргәндә, болай озак сөйләшеп тора алыр идеме? Юк. Ул үзенә тиешле кыска- кыска репликаларны ташлар иде дә, шунда ук бүлмәсенә кереп китәр иде.
Хәйдәрнең дә үз чиратында Тарасовны мактап торуы урынсыз. Чөнки Хәйдәр, Тарасов тәнкыйтенә генә таянып эш итүче, Рәхимне турыдан- туры үзе тәнкыйть итә алмаучы булып күренә. Димәк, анда җитәрлек кыюлык та, ихтыяр көче дә юк булып чыга. Авторның теләге һич тә бу түгел. Гомуми характердагы хәбәрләрне сөйләтеп тору аркасында автор үзенә-үзе зарар иткән. Җитмәсә, шушы сузынкы диалог аркасында, Фәридә белән Наилә алар янында берсүзсез басып торырга мәҗбүр булалар. Бу хәл пьесаның хәрәкәтенә тоткарлык ясый. Әлбәттә. пьесаның һәрбер урыны мондый түгел. Әсәр Дәүләтбаев кебек, халык таләпләренә кул селтәп, идея ныклыгына әһәмият бирмичә, обывательләрчә сөрси башлаган җаваплы эшчеләрне тәнкыйтьли. Шулай ук. семьясына пгьтибарсыз караучыларга гыйбрәт бирә. Масса инициативасының колачы алдында каушап калучылардан көлә. Пьеса, планлы хуҗалык дисциплинасына буйсынырга өйрәтә. Коммунизм төзү эшендә, бүгенгене иртәге көн белән ничек бәйләргә кирәклеген күрсәтә.
Ләкин, «Якын дус»та зур тема алынып та, игътибар үзәгендә торырга тиешле кайбер күренешләрнең тиешенчә эшләнеп җитмәве дә бар. Мәсәлән, дүртенче пәрдәдә булып үткән, булачак хәлләрне хәбәр итеп, кереп чыгып кына йөриләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә, шушы пәрдәдә генә күренеп үтә торган: Миронов, Басыйров, Герасим һәм Гарифларны җанлы образлар сафына куеп булмый. Алар әсәрнең үтәли персонажлары да, тулы канлы яшәүчән кешеләре дә булып чыкмаганнар. Шунысы яхшы, болар әсәрнең гомуми художество-идея кыйммәтен киметә алмыйлар. Бу әсәр Р. Ишморатның иҗат уңышы булып кала.
Сүз ахырында, Р. Ишморат пьесаларындагы икенче пландагы персонажларның художество эшләнешләренә тукталып китәргә кирәк. Бу образларның һаман да бертөрлерәк булулары, үсмәүләре аеруча күзгә ташлана. Алар авторның һәрбер пьесасында үзгәрмичә диярлек кабатланып киләләр, һәм аның тулаем яхшы гына эчтәлекле булган әсәрләренә төссезлек кертәләр. Менә карчык ана образлары: «Ил өчен» дә — Саимә, «Кайту»да — Хәнифә һәм «Якты юл»да— Хәмдия, болар- да һич характер үзенчәлекләре күренми. Алар билгеле бер шаблон калыпка коелганнар. Аналар уллары, кызлары өчен кайгыртып, аларның йомыш-юлларына йөрүчеләр ителеп кенә биреләләр.
Картлар образларына килсәк, һәрбер пьесада диярлек Әндәрләр, Ишниязлар. Рәхимҗаннар, Хәбибуллалар бар. Болар барысы да ягымлы яки төче теллеләр, мәзәк сөйләүчән, юкка-барга шаккатучан, аз гына бер куанычлы хәл булды исә, очынып, канатланып китүчәннәр.
Дөрес, кайвакытта алар кешеләргә вәгазь биреп тә, акыл өйрәтеп тә куйгалыйлар, киңәшләр дә бирәләр, тынычландыралар. Ләкин ачык әйтергә кирәк, мондый беркатлылык, сәер гадәтләр, бу картлардагы матур олылык, акыллылык сыйфатларын басып китәләр. Алардагы салмаклык, эшчәнлек югала.
Көннән-көн үсеп, яңа казанышлар белән алга барган тормышыбызны әле без тулы чагылдыруга ирешмәдек, драматургиябез бүгенге көн сорауларына тулысынча җавап бирерлек югарылыкта түгел. Бөек чорыбызга лаеклы, герой һәм югары культуралы халкыбызга тиң, аларның рухи зәвыкларын канәгатьләндерерлек әсәрләр иҗат итү бурычы барыбызга да карый.
Риза Ишморат татар совет әдәбиятына чирек гасырдан бирле хезмәт итеп килә. Аның иҗатында совет яшьләре образлары иң алдынгы урынны алып торалар. Риза Ишморат совет хатын-кызлары образларын да бик белеп, бик үзенчәлекле итеп, уңай һәм уңышлы иҗат итә. Тамашачы аның бу уңай күренешләрен кабул итә һәм сөеп карый. Шуның белән бергә совет тамашачылары Р. Ишмораттан тагы да зуррак темаларны ачып салуны, ВКП(б) Үзәк Комитетының драма театрлары репертуары турындагы тарихи карарына җавап бирерлек югары осталык белән язылган драмаларны көтәләр.