"ЯҢАДАН ТУУ" РОМАНЫНЫҢ ТӘРЖЕМӘСЕ
ЛОТФИ ГАДЕЛШИН
ЯҢАДАН ТУУ РОМАНЫНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕ
«Художник Толстой хәтта Россиядә дә юк дәрәҗәсендәге азчылыкка гына билгеле. Аның бөек әсәрләрен чыннан да барлык, кешеләр милке итәр өчен көрәш кирәк, миллионнарны, уннарча миллионнарны караңгылыкка, кыерсытылуга, каторга хезмәтенә һәм хәерчелеккә хөкем иткән иҗтимагый стройга каршы көрәш кирәк, социалистик переворот кирәк» (В. И. Ленин. Әдәбият турында. Татгосиздат, 1946. 61 б.).
Владимир Ильич бу сүзләрне 1910 елда язды. Моннан соң 40 ел вакыт үтте һәм В. И. Ленин сүзләре тулысынча акландылар — Лев Толстойның бөек әсәрләре чыннан да кешеләр милкенә әверелделәр, совет әдәбиятының һәм бөтен дөнья әдәбиятының алтын фондына керделәр. Аның әсәрләре рус телендә дә, СССР халыкларының телләрендә дә, чит телләрдә дә яратып укыла.
1950 елда Татгосиздатның матур әдәбият секторы татарча бастырып чыгарган «Яңадан туу» 1 романы — Л. Н. Толстойның иң күренекле һәм иң зур әсәрләреннән берсе; язучының идея, мораль һәм эстетик эзләнүләренең, бөтен иҗат принцибының тулы җыелмасы, иң югары дәрәҗәсе булып тора. Толстойның гениаль художниклыгы да, аек реализмы да һәм шул ук вакытта иң реакцион дини фәлсәфәсе дә нәкъ менә шушы романында ачык һәм бөтен тулылыгы белән чагыла.
Роман тирән мәгънәле юллар белән башлана: нинди шатлык, яз килә! Аның җанландыргыч көче бөтен табигатьтә сизелә: үсемлекләр яшәрә, агачлар яфрак яра, кошлар оя ясыйлар; «барысы да шат: үсемлекләр дә, кошлар да, бөҗәкләр дә. балалар да. Ләкин кешеләр — зур, буйга җиткән кешеләр генә — алдашудан, үзләрен һәм бер-берен газапланудан туктамыйлар. Кешеләрнең фикеренчә, бу язгы иртә, бөтен җан ияләренең бәхете өчен бирелгән җир йөзендәге бу матурлык — тынычлыкка, татулыкка һәм мәхәббәткә тарта торган матурлык изге һәм мөһим түгел, ә бер-берсе өстеннән хакимлек итәр өчен үзләре уйлап чыгарган нәрсә изге һәм мөһим иде» («Яңадан туу», 4 б.).
Романның бөтен эчтәлеге менә шушы соңгы юлларга нигезләнгән. Судта Катюшаның законсыз рәвештә дүрт елга каторгага хөкем ителүен, бу законсызлыкта алпавыт Нехлюдовның да турыдан-туры катнашы булганлыкны ачык һәм аяныч картиналарда сурәтләгәннән соң романдагы нәкъ менә шушы ике төп образның бәйләнеше аркылы Толстой патша Россиясенең бөтен машинасын — дәүләт һәм җәмгыять төзелешен, чиркәү һәм судын, администрациясен бер-бер артлы фаш итә.
Романда ике дөнья, ике Россия күз алдына килеп баса. Аның берсе — хезмәт халкын изүче, аны төрле формаларда талап җыйган байлык белән яшәүче патша һәм аның бөтен ялчылары: министрлар, чиновниклар, алпавытлар, князь Корчагиннар, дин башлыклары һ. б. Икенчесе — шул ук патша хөкүмәте «рөхсәте» белән фахишәлек юлына басарга мәҗбүр булган меңнәрчә Катюшалар, ачлык-ялангачлыкта үлүче меңнәрчә мужиклар, авыр изү, хәерчелек, бөлгенлектә, иң кешелексез тормыш шартларында яшәүче хезмәт халкы. Бай художество алымнары һәм иң җылы, иң кешелекле хисләр аркылы Толстой менә шушы икенче дөньяга, хезмәт халкына үзенең теләктәшлеген, мәхәббәтен белдерә. Ә инде хезмәт халкын шушындый кызганыч хәлгә төшергән беренче дөньяны, көннән- көн төрле бозыклыклар, җинаятьләр тудыручы, алдау һәм ялганга, эксплуатацияләүгә нигезләнгән патша самодержавиесен кискен рәвештә тәнкыйть итә, турыдан-туры протест белдерә.
Нәкъ менә шушы ике момент — патша самодержавиесенең политик һәм иҗтимагый строен ачы тәнкыйтьләү һәм Россиямен, чынбарлыгын, хезмәт халкының, аяныч тормышын реалистик картиналарда сурәтләү «Яңадан туу» романының иң көчле ягы. Менә шушы көчле ягын искә алып, бөек Ленин Л. Н. Толстойга классик бәя бирде һәм аны "Рус революциясенең көзгесе», «рус тормышының тиңләштерелмәслек картиналарын гына түгел, бәлки бөтен дөнья әдәбиятында беренче урында торган әсәрләр биргән гениаль художник», дип атады.
Бу аяныч чынбарлык Л. Н. Толстойны борчый, хезмәт халкының киләчәктә бәхетле яшәячәгенә ул нык ышана. Л. Н. Толстой шул бәхеткә ирешү юлларын эзли, җәмгыятьтәге алдау һәм явызлыкларны, җинаятьләрне, эксплуатацияне, хәерчелек һәм бөлгенлекләрне бетерү турында баш вата, һәм ул, җәмгыятьне революцион юл белән үзгәртеп корудан баш тартып, хезмәт халкын коткару өчен иң реакцион дини «рецепт» тәкъдим итә: дошманнарыңны гафу ит, көч белән явызлыкка каршы торма, үзеңнең әхлагыңны яхшырту өстендә эшлә, дип үгетли ул романының соңгы бүлегендә. Бу — Л. Н. Толстойның иң көчсез һәм иң реакцион ягы иде. Бу — XIX йөз азакларында Россиядә көчәеп килгән революцион- азатлык хәрәкәтенә хыянәт итү. хезмәт халкын революцион юлдан саташтырырга маташу иде. Шушы уңай белән В. И. Ленин Толстой турында болай дип язды: «Ләкин ялкынлы протестант, дәртле гаепләүче, бөек тәнкыйтьче шуның белән бергә үзенең әсәрләрендә Россия өстенә килә торган кризисның сәбәпләрен, кризистан чыгу чараларын аңламавын, европача укымышлы язучыга түгел, бәлки патриархаль, беркатлы крестьянга гына хас булган аңламауны күрсәтте» (В. И. Ленин. Әдәбият турында. Татгосиздат. 1946. 63 б.), һәм аны «Христос белән саташучы бер алпавыт», дип атады.
Гениаль художникның «Янадан туу» романының татарча тәрҗемәсен бастырып, Татгосиздатның матур әдәбият секторы мактауга лаеклы эш башкарган.
Киң полотнолы «Яңадан туу» романының әһәмиятле политик һәм иҗтимагый тематикасы, Л. Н. Толстойга гына хас булган үзенчәлекле художество байлыгы, тел һәм стиле — болар барысы да тәрҗемәче алдына зур җаваплылык куялар, саклык һәм зур әдәби осталык таләп итәләр. Язучы Афзал Шамов бу җаваплы эшне уңышлы һәм намус белән үтәгән. Монда, беренчедән. Л. Н. Толстойның классик романының тәрҗемәсен бирә алган татар теленең көче, сүз байлыгы, җитлегүе дә һәм, икенчедән, язучы Афзал Шамовның художество осталыгы да ачык чагыла. Тәрҗемә аңлаешлы тел белән язылган, җиңел укыла. Романның битләре озын-озын җөмләләр, катлаулы әйләнмәләр. сүз барышында ясалган оста чигенүләр, персонажларның стильләштерелгән диалоглары белән чуарланган. Тәрҗемәче аларны дөрес һәм яхшы тәрҗемә иткән, җөмләләргә эчке ритм салган. Язучы Афзал Шамов бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның классик әсәренә ихтирам белән караган, аны тәрҗемә итү өчен күп хезмәт куйган.
Ләкин шуның белән бергә, без романның тәрҗемәсендә барлык сүзләр дә эшләнеп беткән, барлык җөмләләр дә үз урынына утырган дип карый алмыйбыз. Тәрҗемәче кайбер образларның теленә татар телендәге диалектизм элементларын файдаланганда уңайсыз хәлләргә калгалый. Дөрес, аларның бик урынлы кулланылганнары бар. Мәсәлән, «поволокли» — «апкиттеләр» (193 б.) «гамырки» — «күгәрчен сөте» (134 б.) һ. б. Шулар белән беррәттән, «только меня привели» — «мине апкайтып җиткерделәр генә» (136 б.). «—Вал куда, к подъезду?» — «Сезгә кая, подъездгамы? Анда җибәрмиләр булса кирәк» (290 б.), «А я же нездоров»— «Ә мин бит саусыз» (145 б.), «мәйтәм» (430—431 б.) кебек уңышсызлыклар да очрый.
Берничә урында оригиналдагы мәгънә бозып тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, «Кик ни обрезывали деревья и не выгоняли всех животных и птиц» дигән өзек «агачларны никадәр генә кырыкмасыннар, барлык җәнлекләрне һәм кошларны никадәр генә куып җибәрмәсеннәр» (3 нче бит) дип тәрҗемә ителгән. Беренчедән, оригиналда сүз һәм гомумән кошлар турында түгел, ә йорт кош-кортлары—хайваннары турында бара. Икенчедән, кош — хайваннарны агач һәм үләннәрдән куып җибәрмиләр, киресенчә, аларны ашату өчен чыгаралар. «Бледное лицо» оригиналда бик еш очрый. Ә тәрҗемәдә ул һәрвакыт «чырайсыз йөз» дип бирелә. Чынлыкта исә төрмәдә озак утыру аркасында агарган, төсе киткән йөз булырга тиеш. «...Достала из кармана коробку с папиросами, на которой была изображена румяная дама в очень высокой прическе с открытой треугольником грудью...» — «Папирос тармасына чәчеп бик зур итеп өйгән, күкрәге очпочмакланып ачылган, алсу йөзле бер ханым төшерелгән иде» (133 б.) дип, ә «один черный, с выбритым синим затылком и усами на бритом лице» дигән өзек «Берсе, кырылган күгелҗем җилкәле, сакалын алдырып, мыегын калдырган бер кара арестант...» (127 б.) дип тәрҗемә ителгән. Боларда хәтта мәгънәсезлек килеп чыккан: кырылган күгелҗем җилкә булмаган кебек, папирос тартмасына чәчне дә өеп булмый. «Ошау»ны «нравиться», ә «охшау»ны «походить» мәгънәләрендә романның соңгы битләренә кадәр тәрҗемәче дөрес һәм эзлекле куллана дип әйтергә мөмкин.
Югарыда күрсәтелгән кимчелекләр һәм тәрҗемәдәге кайбер җитешсезлекләр, һичшиксез, тәрҗемәнең кыйммәтен төшермиләр. Чөнки алар бик аз һәм әсәрнең җиңел укылуына зарар итә алмыйлар. Без бу кимчелекләрне киләсе басмаларында искә алу өчен күрсәтәбез.
Бүген, бөтен дөньяда тынычлык хәрәкәте киң колач җәйгән чакта, халыкларның бәйсезлеге өчен көрәш көннән-көн үсә барганда, капиталистик һәм колониаль илләрнең хезмәт халкы империализм богаулары астында изелгәндә, Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» романы аеруча зур роль уйный. Л. Н. Толстойның аны тәнкыйте хәзерге империалистик дәүләтләрнең агрессив политик йөзен, яңа сугыш уты кабызырга маташучыларның вәхшилеген фаш итүдә бүген дә үзенең көчен югалтмый, череп таркалган империалистик дөньяның аяныч чынбарлыгын аңлауда хезмәт ияләренә ярдәм итә. Тәрҗемәдә сүз башы яки берәр төрле белешмә урнаштырылса, бөек художникның искиткеч каршылыклы әсәрен тагын да тирәнрәк аңлау өчен укучыларга зур ярдәм булыр иде. Ләкин бу юк. Моны кимчелек итеп карарга кирәк. Шундый каршылыклы әсәрләрнең татарчага тәрҗемәсен бастырып чыгарганда. Татгосиздат бу моментны, һичшиксез, исәпкә алырга тиеш.
Гениаль художник Л. Н. Толстойның үлүенә 40 ел тулу уңае белән татар теленә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән «Яңадан туу» романын укучылар яратып каршы алдылар.