ҖӘЙ БАШЫ
ФАТИХ ХӨСНИ
ҖӘЙ БАШЫ
I
Менә бу аларның күлләре. Алар аны Балан-куак инешен буып ясадылар. «Кызыл ышна» колхозчыларының байтак кына көче керде монда. Сызганулы беләкләр, багорлар, көрәкләр Мөнирәнең күз алдында әле дә булса уйнаклап торалар кебек. План зур иде: су җыелганнан соң, барысын да эшләмәкчеләр иде. Күлгә карп балыгы җибәрмәкчеләр иде, казлар үрчетмәкчеләр иде. Су җыелды, ә балык әллә кайда. Колхозчы хуҗалыкларының үз казларын исәпкә алмаганда, шулай ук казлар каңгылдаганы да ишетелми.
Менә күл, таулар-чокырлар арасында төшеп калган түгәрәк көзге кебек, җәелеп ята. Тирәсендә күз-күз ромашка чәчәкләре, төнбоеклар. Шунда гына яшелчә бакчасы, күлдән алып, кәбестә-кишергә су сибәләр. Читенә басып, өстенә иелеп карасаң, суда үзеңнең күләгәңне күрергә мөмкин.
Ләкин үз күләгәңә үзең сокланып тора торган заманмы! Күрше «Туры юл» колхозыннан гыйбрәт ал; әнә кая китте, электростанция корып җибәрделәр, автомашиналары бар, яңа клуб җиткерәләр, район газетасында телдән төшми, ә син үз күләгәңә үзең сокланып утыр, имеш.
Чиләк-көянтә элеп, күл кырыена килеп туктаган Мөнирәнең башыннан тиз генә әнә шундый уйлар йөгереп үттеләр. Чынлап та, һич тә булмаса, «Туры юл» колхозыннан калышасы түгел иде, ике колхоз — алар бит ярышып эшлиләр. «Безнең Гарәфи абый шул, районнан килеп, артыннан этеп йөрткәнне көтә», — дип куйды Мөнирә, күңеленнән колхоз председателен әрләп.
Әле вакыт бик иртә, әле кояш радио колгасы буе да күтәрелмәгән, әле җирдә күптән түгел генә узып киткән төннең дымлы эзе ята, әле беренче кәкүк тавышы да ишетелмәгән. Ләкин, эшләнергә тиешле булып та, башланып та китмәгән эшләрне искә алып, кызып китү һәм, шунда бер уңайдан, үзең сайлап куйган председательне кыздырып ташлау (бигрәк тә ул үзе юк чагында!) өчен кояшның төшлеккә күтәрелүе, яки кәкүк кычкыруы шарт түгел икән! Җитмәсә тагын иртәсе шундый тыныч, күге шундый зәңгәр, күле шундый ялтырап ята, кояшның кызарып күтәрелеп баруына караганда, бүген көн бик кызу булырга тиеш. Көндез, һичшиксез, тирләргә туры килер. Ул чагында бу рәхәт тиярме, юкмы, тигәндә пигә аннан файдаланып калмаска.
Мөнирә, чиләк-көянтәсен бер якка куеп, тирә-ягына карангалап алды да, кеше-кара күренмәгәч, тынычланып, яр буендагы таллар ышыгында чишенә башлады. Озак та үтмәде, суга җиңел генә сикереп төште һәм шунда ук. көчле беләкләре белән каерып ишә-ишә, йөзеп китте.
Су өстеннән, бер-бер артлы, алкалар җәелеп үттеләр, ак күбекләр тезелеп калды. Су яхшы ук салкын иде, ияләшмәгән килеш тәнне куырып алды, ләкин аның белән исәпләшеп торыргамы соң хәзер. Озак суза башласаң, берәрсенең килеп чыгуы бар, кеше-кара юкта йөзеп, бала вакыттагы кебек, уйнап, су чәчрәтеп калырга кирәк. Бер ияләшкәч, су шундый рәхәт, салкынлыгы да сизелми, шулай ук кеше килеп чыкмагае дип хәвефләнү дә онытылды, Мөнирәбез бөтенләй су кызына әйләнеп калды, аерма тик шунда — су кызы әкияттә булса, бу тормышның үзендә. Кыз бу иркен иртәдә үзенең яшьлеген, ташып торган энергиясен аеруча нык сизә, аңа берни дә, берни дә куркыныч түгел кебек, бу кояш аларның үзләренеке, бу күлне алар үзләре ясадылар, ләкин шулай да бернәрсәсе чак кына уңайсыз: күлне бит алар ике аяклы балыклар йөздерү өчен дип ясамадылар. Кайда соң башта вәгъдә ителгән алтын канатлы балыклар? Кайда соң Мөнирә кулы астында алып барылачак каз фермасы? Ул бит, ике ел рәттән инде, районда, кошчылык курсларында укып кайткан кеше. Әллә югыйсә, мәңгелек чебеш анасы кебек, гомер буена тавык фермасында кыртлап йөрергә каламы?
Иртәнге тынлыкта, ялтырап яткан күл белән күзгә-күз карашып икәүдән-икәү генә калгач, яр буендагы таллар, өянкеләр сине чит-ят күзләрдән саклап торганда, җитмәсә, тәнендә яшьлек көче ташыганда, билгесез җилкенү, тын сагыш, эшләнмәгән эшләр өчен кызу, эшләнгәннәре өчен куану — барысы бергә була һәм барысы да бер-берсенә килешеп тора икән.
Мөнирә, судан чыккач, тәнендәге тамчыларны сыпыргалап һәм бу талгын рәхәтлектән аерыласы килмичә басып торганда, күлнең икенче- ягында, тугай култыгында, кинәт җыр тавышы ишетелеп китте. Килүче әлегә үзе күренми иде. Кызый, ашыгып, өстен-башын киенә башлады, юеш чәчләрен рәтләп сыгып та тормыйча, аннан-моннан гына төреп, косынкасы астына яшерде. Чиләкләренә су алып, тиз генә китмәкче булды. Ләкин китеп өлгерми калды, теге як ярда төз озын гәүдәлеле-генә кояштан уңган солдат гимнастёркасы кигән, ялан башлы яшьрәк кенә бер кеше, күңелле хәбәр алып килеп тә әйтергә бик үк ашыкмаган кебек, хәйләкәр көлемсерәп басып тора иде:
— Иртәрәк түгелме, дим, су керергә?
«Исәнме» юк, «саумы» юк, әнә, ерылып көлеп тора. Әллә кайдан танып алды Мөнирә, күрше «Туры юл» колхозыннан. Бернәрсә булса алар шулай, тешләрен ыржайтып, кешедән көлә башлыйлар. Тик Мөнирә дә авызына су кабып калмады, тегенең үзеннән дә чаярак итеп җавап кайтарды:
— Кемгә ничек бит. Сезнең кояш, йокысыннан уянып, битен юганда, безнең кояш әбәткә утыра.
Болай булгач, мин синең сайравыңны авыз төбеңәрәк килеп тыңлыйм инде, китәргә ашыкмыйчарак тор, дигәндәй, әлеге егет, буа өстеннән җинел-җиңел генә атлап үтте дә, күлнең бу ягына чыгып, Мөнирәгә якынрак килде. Хәзер инде аның көләчлеге бөтенләй диярлек югалган, ачуланышырга әзерләнгән кебек, хәтта бераз чырае да сытылган иде.
— Бер дә кирәкмәскә суны буып куйган булдыгыз. Сезнең аркада безнең станциянең егәре китә башлады, диде ул, килгән шәпкә үк Мөнирәгә үпкә белдереп. Ләкин йөзеннән күренеп тора, бу урында ана үпкәләү бөтенләй килешми һәм, әгәр Мөнирә өстәп кыздырып җибәрмәсә, аның үпкәләү сүзләре инде шуның белән беткән, хәзер ул, күңелендә кинәт уяна башлаган сөенечле якынлык хисе тоеп, кая барырга, тагын нәрсә дип сүз башларга белмичә, шушы бер урында озак кына басып торырга да әзер, тик аларга комачауламасыннар гына. Әйе, гел менә шулай булсын: каршыла әле генә судан алсуланып чыккан шушы матур кыз басып торсын, өстә иртәнге кояш балкысын, күк шулай зәңгәр, әйләнә-тирә шулай иркен булсын.
Ләкин Мөнирә үз колхозына карата әйтелгән кимсетү сүзләрен өстенә алып калырга теләмәде, бер авыз ачылганда барысын да тезде:
— Сезнең, станциягез бар, сез электр яктысында чәй эчәсез дип, без инде, абый кеше, кулны кушырып тик кенә утыра алмабыз. Сезнең станциягез булса, без менә сулык ясадык, балык үрчетергә, казлар фермасы корып җибәрергә булдык. Сездән барып рөхсәт сорамаган икәнбез, анысы өчен инде бигайбә, өлгерә алмадык, эш вакыты чөнки...
һәм шуннан соң ул, чиләк-көянтәсен «җәлт» кенә иңенә алып, тау сукмагы буенча үзенең матур адымнарын тезә-тезә, югарыга таба атлады, тиздән агачлар арасына кереп, күздән үк югалды.
...Күздән югалды, ә егетнең күңелендә утырып калды. Ә егете кем дисез? Күрше «Туры юл» колхозының председателе, яше егерме биштән дә узмаган булуга карамастан, дөньяны байтак кына гизгән кеше, элекке фронтовик, күкрәгенә орденнар, медальләр тезеп кайткан, Берлин стеналарының берсендә кадак очы белән үзенең исем-фамилиясен язып калдырган, өйләнмәгән, ләкин өйләнергә вакыт җиткәнлеген һәм өйләнергә кирәклеген бик нык сизеп йөри башлаган урта бармак...
Председатель кадәр председатель. Дөньяны иңләгән — аптырап калмаган, менә бу минутта ул, кая таба китәргә белмичә, бер урында бер ялгызы басып тора. Эшнең мондый кызу әйләнеш алачагын уена да китермәгән иде ул. Күршеләренең йомшак якларын яхшы белә, кирәк чагында йомышларын тыңлап тора, ике председатель, җае туры килгәндә, чамадан ычкынмыйча, фронтовикларча, аз-маз гына төшергәләп тә алалар. Үз колхозының өстенлеген бик нык сизгән хәлдә, шулай да ул «Кызыл ышна» колхозы белән талашып яшәү ягында тормый һәм кирәк чагында аларга үз сүзен үткәрә алачагына бик нык ышанып йөри иде. Әле бүген дә, болай таңнан торып, тынычсызланып йөрүенең сәбәбе: «Кызыл ышна» колхозы председателе Фазылҗанов белән дусларча гына сөйләшеп, эшне бер якка җиңел генә хәл кылу иде. Ләкин Фазылҗанов янына барып җиткәнче, менә бу каршылыкка бәрелергә туры килде. Бер нәрсә бик ачык: эшне алай ансат кына хәл кылып булмаячак. Фазылҗанов үзе генә булса, бер хәер, аны бәлки ничек тә күндерергә дә булыр иде, ә менә колхозчылар, колхозның чын хуҗалары... алар бит, кече туган белән сөйләшкән кебек, иңбашларына сугып сөйләшергә ирек бирмәячәкләр.
Менә ул, өстенә кояштан уңган гимнастёрка киеп, биленә киң каеш буган, төз һәм матур гәүдәле яшь һәм үз-үзенә бик нык ышанган кеше, «Туры юл» колхозының председателе Заһри Бәдретдинов, инде көн яктысында көзгедәй ялтырый башлаган күл буенда, тал-тирәкләр ышыгында ялгыздан-ялгыз басып тора. Барыргамы Фазылҗанов янына, юкмы? Барып, нәрсә чыгар? Колхозчылар шулап нык тора икән, алар, әлбәттә, үз дигәннәрен эшләячәкләр.
Аннары тагын күрше белән күрше талашып яши торган заман да түгел, моны рөхсәт тә итмәячәкләр. Ләкин шулай да әллә ничек кенә килеп чыга: моңа чаклы көйле генә эшләп утырган электростанция, күршеләрнең суны югарыдан буып куюлары аркасында, кинәт чыгымлый башласын, имеш. Моңа, әлбәттә, тыныч кына чыдап утырырга да мөмкин булмаячак. Димәк, ике председатель үзара сөйләшү белән генә хәл кылып булмаслык, ә бәлки барлык колхозчыларның катнашы һәм якын киңәше белән эшләүне сорый торган зур бер эш өлгереп җиткән дигән сүз. Күршеләр балыклы, казлы булсын, безнең станция гөрләп эшләп утырсын...
Ике председатель үзара сөйләшү белән генә мәсьәләне хәл кылып булмаслыгын төшенсә дә, Бәдритдинов, шулай да. басу капкасы төбенә килеп җиткәч, авылга кермичә китә алмады. Килгән-килгән, аның барыннан да элек, «Кызыл ышна» колхозы председателе Фазылҗанов- ның үзе белән сөйләшеп карыйсы килә иде.
Ләкин Фазылҗанов районга китеп барган икән, сөйләшү барып чыкмады. Хәер, Бәдретдинов моның өчен әллә ни көенү сизмичә, әнә инде, җиңел-җиңел генә атлап, авылына кайтып бара.
Бераз киткәч, үр түбәсенә менеп җиткәч, ул, артына әйләнеп, Урман -баш авылына яңадан бер каран алды. Бер су буена утырган, бер авыл Советына берләшкән бу ике кечкенә колхоз, менә ничә еллар инде, икесе ике урында, берсеннән-берсе калышмаска тырышып, төтен чыгарган булалар. Бервакытны берсе, икенче вакытны икенчесе уздыра, «Туры юл» колхозы узган ел, үзе тырышып һәм шефлар ярдәме белән, Балан-куак суына электростанция бастырып куйды. Җәен һәм кышын әйбәт кенә файдасын күрделәр, ләкин быел яз, «Кызыл ышна»чылар, сулык ясыйбыз дип, Балан-куак елгасын югарыдан буып алдылар. Җыелган суда балык үрчетмәкчеләр, каз фермасы корып җибәрмәкчеләр иде, аппетит зур иде, мөмкинлекләре чамалы булды. Нәтиҗәле — «Кызыл ышна» балыксыз, «Туры юл» утсыз утыра.
«Болай барып чыкмый. Уйлашырга, киңәшләшергә кирәк. Иң яхшысы — ике колхозны берләштереп кору. Партия бу турыда юкка гына әйтми торгандыр», — дип уйлап барды Бәдретдинов.
Җитмәсә тагын әлеге кыз күңелне алгысытып китте. Әле сугышка кадәр генә, арзанлы клеенкадан катырган сумкасына китаплар төяп, телогрейка өстеннән әнисенең зур калын шәлен урап, Бәдретдиновлар авылына җидееллык мәктәпкә укырга йөри иде, ә хәзер әнә ничек матур булып үсеп киткән. Болаи иртә япа-ялгызы су буенда йөрергә, болай иртә кешенең башын-күзен әйләндерергә кайсы шайтаны кушты соң аңа?
Дуслар, дуслар! Алда безнең күп эшләр тора булса кирәк әле.
II
Кем кызы булды соң ул, дисезме?
Урман-баш авылының Мөхәммәди агай кызы ул. Өйләре — түбән очта. Өй түрләрендә кечкенә генә бакча бар. Анда шомырт, миләш, карама агачлары, карлыган куаклары үсә, яз көннәрендә чәчәкләр белән тула, чәчәкләр коела, җимешләр пешә. Бер язда гына дип уйламагыз, яз саен, җәй саен шулай. Ахрысы, һавасы килешле бу җирнең!
Тик шулай да бу кечкенә бакчаның, түрендә өч, янда ике тәрәзәле, түбә кыегында иске чалгы кыстырып куйган бу кечкенә өйнең шундый ук башка өйләрдән әллә ни аермасы юк. Әгәр инде без, башка өйләрдә тукталмыйча, нәкъ менә шушы Мөхәммәди агай өенә тукталганбыз икән, моның сере шунда: монда Мөнирә тора.
Ә кем соң ул Мөнирә, дисезме? Тавык фермасында эшләүче бер кыз ул. Хәзергә кадәр без аның яшьлеге, матурлыгы, суда бик шәп йөзә белә торган бер кыз булуы белән таныштык, карап карыйк, коры җирдә ничек йөзә икән ул? Ягъни эшендә дигән сүзебез.
Менә ничә ел инде, Мөнирә «Кызыл ышна» колхозының кошчылык фермасында эшли, аның тавыклары «Леггорн», «Род-айланд» нәселле тавыклар, эреләр, юып куйган кебек чисталар, кикрикләре утырып кына тора — хәер, кикриктәмени эш.
Эш шунда — менә ничә ел инде, Мөнирә күкәй тапшыру буенча дәүләт планын арттырып үтәп килә. Узган ел тавык башына 120—130 күкәй алды, шушы кечкенә генә колхоз дәүләткә унөч мең күкәй бирде. Мөнирәнең тавыклары белән танышырга Казаннан профессор килде, тәҗрибәсе турында сөйләтергә дип, Мөнирәне күрше колхозлардан атлар җигеп килеп алдылар. Ә әтәчләренә килсәң, иртәнге сәгатьләрдә барысы бергә шундый кычкырып җибәрәләр, хәтта, чын булса, күрше авылларга ишетелә икән дип сөйлиләр.
Өйләре, өй түрендәге бакчалары, бакчада үскән карлыган куаклары турында бик тәфсилләп сөйләгәч, кайберәүләрнең, мәсәлән, өйгә таба каерулары, өстәлдә ажгырып кайнап утырган самовардан, тәлинкәгә карлыган кагы салып, берничә чынаяк чәй эчеп китәргә теләүләре бар. Чәйгә без әле алда өлгерербез. Урман-баш авылы кешеләренең кунакчыллыгы бар, килгәнне-киткәние сыйлап җибәрергә яраталар, ләкин, шуның белән бергә, Урман-баш авылы кешеләренең чәйгә кадәр таза гына бер селкенеп ала торган гадәтләре дә бар.
Әнә Мөнирәне алыгыз, кичә таң белән суда йөзгәнен күрсәк, бүген инде таң белән фермасына килеп баскан. Тавыклар торагының аскы өлешендә, җирдән чак кына күтәртеп, кечкенә-кечкенә ишекләр-лазлар ясалган, тавыклар шуннан әле ары, әле бире шома гына шуып йөриләр. Шуннан торакларындагы ояларына күкәй салырга керәләр, шуннан кичләрен кетәкләренә кунакларга юнәләләр, шуннан иртәгесен, ашарга сорап, атылган уктай атылып-бәрелеп килеп чыгалар.
Мөнирә бүген рационны беркадәр төрләндереп, фуражны төелгән сөяк оны һәм чабылган яшь кычыткан белән болгатып куйган, тик шулай да ул, тавыкларның һәрберсен берәм-берәм күздәй үткәрмичә, көнне башлап җибәрергә ашыкмый. Барысы да үз урыннарындамы? Кикригенең төсе киткән тавыклар, ягъни авырулар юкмы? Андыйлар күренә икән — шунда ук изоляторга.
Юк. андыйлар күренми, барысы да үз урыннарында. Яфракланып торган кикрикле, саргылт томшыклы, кызыл алкалы эре-эре «Леггорн» тавыклары, берсе артыннан икенчесе, кечкенә ишектән шуып чыгалар да, элек бер тамак кырып, күрәсең, үзләренчә исәнләшеп куйган булалар, аннары иртәнге рацион әзерләнгән тагараклары тирәсенә йөгерешәләр.
Ә менә әтәчләренә килгәндә, алары инде, үзләренең зат нәселдән икәнлекләрен бик яхшы төшенгән кебек, бар эшне дә тәртип-төгәллек белән генә алып баралар. Кикрикне бер җиргә дә бәрмичә, матур гына сузылып чыгалар, чыккач бер кагынып, канат-койрыкны тәртипкә китерәләр, тамак асты алкаларын уйнатып, гөлдерәп куялар, исәнлек-саулык сорашкан кебек, башларын кыңгыр салып, Мөнирәгә карап алалар, аннары, канатларын мәһабәт җилпеп, шаулатып бер кычкырып җибәрәләр. Тик шуннан соң гына, анда да әле һич тә кабалану әсәре күрсәтмичә, тагаракка таба атлап китәләр.
Нәкъ ферма турында, күктә, әле сүнеп өлгермәгән бер йолдыз сүрән генә җемелдәп уйный. Ләкин кая әле монда иптәшләреннән аерылып калган йолдыз белән шөгыльләнергә, Мөнирәнең үзенеке үзенә җиткән. Тавыклардан соң, быел яз кайткан чебешләр торагын ачып, аларны да берәм-берәм күздән үткәреп торганда, кинәт бөтенләй төсе китә кызыйның:
— Чәнчелеп китсен. Кикриге дә ул түгел, койрыгы да... Ахрысы, инкубаторда чакта ук бутаганнар булса кирәк.
Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң, шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш, аннары тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның, ишле арасына нәрсә тыгып җибәргәннәр бит.
Дөрес, бу биш-алты йолкыштан моңа кадәр дә ул шикләнебрәк йөри иде. Ләкин чебешләрнең яшь булулары, канат-каурыйларны чыгарып җиткермәүләре аркасында, моңа кадәр ул ничектер түзеп килде, ачык кына әйтә алмады. Ә бүген менә ачык кына әйтә ала: аны кычкыртып алдаганнар — нәселле чебешләр арасында ун башка якын гади чебеш кыстырып җибәргәннәр.
Меңнән артык тавык арасында — ун тавык. Дөресен әйткәндә ул унның әле тавык булып җитешәсе бар. Тирәндә меңнән артык тавык елкылдап йөрсен дә, бар иңде син, аерып кара: кайсы нәселле дә кайсысы нәселсез, йөзләрчә-меңнәрчә күкәй арасыннан санлап тап та, кире как. Менә бусы, янәсе, нәселсез тавык салган күкәй, мин монысын ашамыйм, диген.
Тели икән, Мөнирә бу кечкенә аңлашылмауны, тавык йоны кебек,, очырып та җибәрә алган булыр иде — бар, куып тот син җилгә очып киткән тавык йонын. Ләкин Мөнирә алай эшләмәде. Соңыннан үзенә сүз килер дип куркудан түгел, әлеге теге чирле чебешләрдән хурланып та түгел, үз эшендә үтә нык нечкәргән булып, правление кешеләре алдында авторитетын күгәрергә тырышудан да түгел, барыннан да бигрәк, фермасын нәселсез тавыклар белән чүпләмәскә телән һәм, икенче яктан, уз эшләрен карап эшләмичә, нәселле чебешләр арасына нәселсез чебешләр кыстырып җибәргән инкубатор «сукырларын» акылга өйрәтер өчен ул бу турыда зур шау-шу күтәрергә булды.
Менә^ ул инде колхоз правлениесендә. Урта бер җиреннән такта барьер белән бүленгән бу йортта, барьерның эчке ягында, бер як чатта, ачык шкаф алдында хисапчы Вилдан утыра. Ул аерым накладнойларга язылган кечкенә саннарны җыеп, зур саннар чыгара, аларны калын кенәгәгә «утыртып» куя, шул арада үзе килгән-киткәннең йомышын зыңларга да өлгерә, ул да түгел, телефон трубкасын ала, тыңлый, үзе сөйли, газета почмагыннан кәгазь ертып алып, тәмәке төрә, тәрәзәгә борылып. Әткә белән Арча арасындагы таш юлдан чабып узган автомашиналарга күз төшергәли, кыскасы, муеннан эшкә чумган, саташып кергән ун чебеш турында сөйләп, ничек инде аны бүлдермәк кирәк.
Хисапчыга каршы якта, шул ук такта барьер артында, янә бер өстәл. Монысында калын пыяла. Кылыч айкап атакага баручы Чапаев сыны коелып эшләнгән кургашын кара савыты күренеп тора, бу өстәл дәрәҗәлерәк кешенеке булса кирәк.
Мөнирә бер читтә басып тора һәм әледән-әле Чапаевлы өстәлгә күз төшерә.
Менә ул килде — Чапаевлы өстәлнең хуҗасы. Пиджак җилбәгәй, кепка артка очкан, маңгай чәче тәртипсез буталган, битендә тир катламы ялтырый — күрәсең, кайдандыр бик нык чабып кайткан булса кирәк. Аның артыннан умартачы Фәсхи карт һәм Мөнирә танымый торган тагын бер кеше ияреп керде. Ул, үз урынына үтешли, хисапчы Вилдан өстәле янында чак кына тукталып, аңа бер кәгазь кисәге һәм: «Ясалма кәрәз алганныкы. Үткәрерсең» дип дүрт сүз ташлады.
— Фазылҗанов абый! Минем дә бер йомышым бар иде,— диде Мөнирә, барьер буена килеп.
— Соңыннан, җанкисәгем, синең тавыкларың тәүфыйклылар, беркая да китмиләр, ә менә пар сөрүне үз вакытында бетермәсәң, анысы өчен райком секретаре барыбызны да парлый, — дигән сүзләр белән, Фазылҗанов Мөнирәгә хәзергә бераз сабыр итеп торырга кушты. Ләкин үзе бернинди пар сөрү турында түгел, ә бәлки әлеге теге Мөнирәгә таныш түгел кеше белән кайсы урманнан ничәнче делянканы кисү турында сөйләшә башлады. Өзек-төтек ишетелеп калган сүзләрдән Мөнирә колхоз председателе Фазылжаиовның терлек абзарлары өчен агач мате- риаллары турында кайгыртканлыгын белеп алды. Бусы да уен эш түгел. Терлек абзарлары хәзерләү юлында кеше шундый тирләп-пешеп гәп алып барганда, син үзеңнең саташып кергән ун чебиең белән арага кысылып, аларны бүлдер, имеш. Ул гәп тә бетте, таныш түгел кеше чыгып китте. Мөнирә инде сүз башларга дип кенә торганда, хисапчы Вилдан районнан бирелгән телефонограмма кәгазе тотын килде. Язгы чәчүнең йомгаклары, җәйге эшләргә хәзерлек чаралары турында районда киңәшмә буласы икән, алай-болай колактан тартып чыгара калсалар, сөйләргә әзер тору өчен, бөтен эш төрләре буенча сводка ясарга кирәклеге турында сөйләшеп алдылар.
Инде ул эштән дә бушап, председатель Фазылҗанов Мөнирәгә «Я, хуш, сеңелкәй! Синдә ни йомыш?» — дип сузып кына әйтә башлаган иде, ул арада конный двордан айгырны җигеп китерделәр. Фазылҗанов, вак-төяк йомышлар белән, күрше колхозга үзе барып кайтырга булган икән. Куллары белән ботларына сугып куйды Фазылҗанов, аны якыннан белә торган кешеләр моны бик яхшы аңладылар. Бу канат кагу «шайтан алгыры, әле ул эш бар икән, бөтенесеннән элегрәк эшләнергә тиешлесе» дигән сүз иде. Менә хәзер очып китәргә хәзерләнгән кебек, кепкасы белән җилпенә башлаган председательнең юлын бүлдерергә кайсысы батырчылык итәр икән!
Шулай да Мөнирә бүлдермичә кала алмады:
— Син, Фазылҗанов абый, һәрвакыт шулай инде, тавыклар итеп кенә карыйсың, — дип, ачыктан-ачык ризасызлык белдереп, аның артыннан ияреп чыкты ул.
— Әллә тавыкны ат урынына җигәргә кушасыңмы, Мөнирә сеңелем,— дип кызга аркылы төште Фазылҗанов һәм, санга санамавын ачыктан-ачык сиздереп, тәкәбберлек белән дәвам итте. — Тавыкны мин аны наряд биреп күкәй салдыра алмыйм. Салган күкәйләрен каргалардан эчерәсең дип тә уйламыйм, бала-чага түгел, ике ел рәттән курска җибәреп, колхоз чутыннан укытып кайтардык.
— Укытып кайтардыгыз, районнан кабыргагызга төрткәч, — дип дуамал гына әйтеп куйды Мөнирә һәм, кошчылык эшенә мондый салкын караш киләчәктә дә дәвам итсә, район юлын яхшы белгәнлеген ачыктан- ачык сиздереп, кырт кына борылып китә башлады.
Таркаулыгы, эштә сүлпәнлеге булуга карамастан, Фазылҗанов шулай да куркаклар бистәсеннән түгел. Ул бервакытта да, бер эшне дә курку астында эшләми, димәк, аны районга барып әйтү белән әллә ни шаккатыра алмассың, ләкин шулай да инде бу тавык бәласе дә районга барып җитмәсен иде. Аны болай да, еш кына районга чакырып, борчак-борчак тирләр чыкканчы кыздырып кайтаралар. Хәер, моңа инде ул яхшы ук күнегеп тә киткән, әгәр шул кыздырулар эләкмәсә, нык кына үшәнләнә дә башлый.
Аннары тагын аның яңалыкны өлгергән, әзер килеш китереп бирерләр дип көтеп яту гадәте дә юк түгел. Нинди генә булмасын, кайсы очтан гына килмәсен, яңалык, аныңча, бик зур һәм шау-шулы булып килергә тиеш, яңалык килү алдыннан районнанмы, кайдандыр югартын, телефон шалтыратыпмы, аерым кәгазь җибәрепме, хәбәр итәргә тиешләр: янәсе, сезгә шуның кадәрле яңалык җибәрдек, кабул итеп алыгыз, саклап тотыгыз, беткәч, үзебезгә хәбәр итәрсез, тагын җибәрербез.
һәм яңалык, аныңча, һәрвакыт гөжләп тора булырга тиеш. Әйтик, менә колхоз электростанция сала, бу инде—яңалык һәм ул гөжләп тора. Колхоз автомашина ала — бу да яңалык, ул да гөжләп тора (әлбәттә, борып җибәрсәң).
Ә инде яңалыкны, аныңча, тавык абзарыннан көтеп булмый. Анда туган яңалык килсә дә шаулап-гөжләп түгел, тавык кебек, кытаклап кына килергә тиеш.
Шулай да узган ел үз колхозының тавык фермасы күрше-күлән һәм район кешеләре арасында макталып, телгә алына башлагач, колагын торгызган иде ул. Бөтен гөнаһларына карамастан, ул үз колхозына килгән данны бик ярата. Гөжләп киләме ул дан, тавык кебек кытаклап киләме, ничек кенә килмәсен, ул аны, капка ачып, кочак җәеп каршы алырга хәзер тора.
Шуның өстенә тагын ул күкәйне дә бик ярата. Дәүләт заданиесен түләп бетергәч, хезмәт көннәре исәбенә дигәндәй, анда-санда ферма күкәйләре дә эчне тишмәс, дип карый.
Шуңа күрә ул кызу канлы Мөнирә белән эшне «кырт» кына өзеп ташламады. Мөнирә ачуланып китә башлагач, аны, кире борып, үз янына чакырып кигерде һәм кичкә, наряд биргән җиргә правлениегә килергә кушты. Әле тагып берничә җылы сүз әйтеп, кызның күңелен тапмакчы иде дә, айгыры бер урында торырга теләмәде, җилтерәтеп алып китте.
III
«Туры юл» колхозы председателе Бәдретдинов «Кызыл ышна» колхозы белән берләшү турындагы фикерне иң элек партоешма секретаре Җамалиев белән уртаклашты. Җамалиев аның бу идеясен куәтләп кенә калмады, шунда ук мәсьәләне практик телгә күчерү якларын да карый башлады. Колхоз активының, аерым кешеләре белән сөйләште. Ләкин кешеләр бар да бердәй ышаныч белән күтәреп алмадылар.
— Безнең тәртәгә җигелмичә тарта торган электрыбыз бар, шуңа каршы куярлык аларның нәрсәсе бар?—дип шикләнеп карадылар берәүләр.
— Без көчләрне кара-каршы куярга җыйналмыйбыз, ике көчне бергә кушып, эшне тагын да тизрәк, тагын да яхшырак бара торган итеп булмасмы дип уйланабыз, — диде Җамалиев һәм тегеләрнең, шунын белән сүзләре бетте.
— Аларның җире яхшы, ышна җире, безнең әрлән балчыгы белән кушарга риза булмасалар, — дип, икенче яктан шик корты җибәреп маташтылар икенчеләре.
— Аның каравы бездә кешеләр яхшы, шул әрлән балчыгыннан икмәк ясый беләләр, — дип, боларына да оста гына җавап бирде Җамалиев.
Яңалыкны шау-шусыз, ләкин айнык акыл белән бик тиз сизеп ала торган өченчеләре, бераз вакыт бүрекләре белән киңәш итеп утырганнан соң, үзләре үк Җамалиев ягыннан сукаларга тотындылар, бергә кушылуның яңадан-яңа файдалы якларын күрсәтеп, ана әзер торганлыкларын белдерделәр. Дөрес, бу әле эшкә керешү түгел, бу тик кешеләрнең кылларын тартып карау гына иде, ләкин, тулаем алганда, көй чыгар төсле күренә, «Туры юл» колхозы членнары «Кызыл ышна» колхозы белән берләшүгә каршы түгел, арада тик «Быелгы уңышларны җыеп алганчы әллә сабыр итеп торабызмы?» — дип, эшне сузарга маташучылар гына чыкка лады.
Кичен парткабинетта Җамалиев белән Бәдретдинов, икәүдән-икәү генә калып, тагын шул турыда сүз ачканнар, иртәгә, район активы җыелышына барган җирдә, җаен туры китереп, бу турыда район җитәкчеләре алдында мәсьәлә кузгатып карасак, ничегрәк булыр икән, дип үзара киңәшләшеп утыралар иде.
Кинәт ишекне шакып куйдылар һәм, эчтән җавап биргәнне дә көтмичә, ишек ачылып китте, бусагада, ачуланышырга килгән кеше кебек, үтә җитди чырайлы 'Мөнирә күренде. Ул бөрчек-бөрчек бизәк төшкән аклы күлмәктән, калып чәч толымнарын баш түбәсенә берничә кат урап куйган, шунлыктан булса кирәк, маңгае тагын да киңрәк һәм тагын да ялтырабрак күренә, ләкин күзләрендә нидер бар, үткен текәлеп, биредәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап алуы кызның тиккә генә йөрмәгәнлеген әллә кайдан сиздереп тора иде.
Әйе, ул биредәгеләрнең кайсына карап сүз башларга да белми, яхшы ук аптырап калган, үзендә нык кына уңайсызлану сизә һәм, шунлыктан булса кирәк, аның бит алмалары күзгә күренеп кызара бара, күзләрен аска, озын керфекләре астына яшерә һәм кызларга хас бу оялчанлык сүрән генә яктыртылган бу бүлмәгә үзенә бер төрле садәлек бирә иле. Моны күреп, Бәдретдинов дигән егетебезнең дә итәгенә кинәт ут капкан кебек булды, аның да уйлары чуалып китте, карый — күзләрен ала алмый, әйтмәкче була, тел очына кирәкле сүзләре килми, ә шул вакытта күңеле әллә нинди күтәренке тойгылар белән тулган, бәйләнешсез сүзләр әйтеп җибәрер төсле, көлкегә калыр төсле...
Теге көнне иртән күл буенда искәрмәстән генә очрашып, берсенә берсе каты гына сүзләр әйткәләшеп алганны исенә төшереп, ниһаять, ул:
— Бу минем иске таныш, — дип, сәер генә әйтеп куйды. Бу, әлбәттә, ятышсыз килеп чыкты, ләкин, ничек кенә булмасын, ярады, моннан берничә көн элек булган шул кыска эпизодны искә төшерүдән Бәдретдиновның үзенә дә, кызга да җиңелрәк булып китте. Кыз, әлбәттә, аңа җавап биреп тора алмады, чөнки аның үз хәле хәл иде.
— Җамалиев абый, безнең ул Фазылҗанов абый коммунистмы, коммунист түгелме? — дип кызу гына итеп сорау биреп куйды ул, Җамалиевка туп-туры карап һәм, үзенең беренче соравына җавап та көтеп тормастан, шунда ук икенче соравын өстәде:
— Коммунист икән, нигә ул чебешләрне чебешләр итеп кенә карый?
Берьюлы кабынып киткән эчке ялкыннан кызның тагын сүзсез калуын күреп, Җамалиев аңа ярдәмгә килергә ашыкты:
— Әйе, ишеттем, сезнең анда аңлашылмау килеп чыккан, бугай. Үзем дә барып кайтмакчы булып тора идем.
— Аңлашылмау гына түгел, бик начар нәрсә килеп чыкты, Җамалиев абый, — дип, һаман шулай эчке дулкынлану белән сөйләп алып китте Мөнирә һәм, бу юлы инде яхшы ук ачыла төшеп, дәвам итте, — минем нәселле тавыкларым арасына нәселсез чебешләр биреп җибәргәннәр, янәсе, баш исәбе булгач, нәрсә булса да барыбер. Ә мин менә барыбер дип карый алмыйм, безнең ферманы үзегез беләсез, Җамалиев абый, ул бит тегенди-мондый гына ферма түгел, нәселле тавыклар фермасы, безнекеләр — «Леггорн» да, «Род-айланд», безнең фермада эшнең ничек куелышы белән танышырга әллә кайлардан киләләр.
— Ул турыда беләм, — дип, сабыр гына итеп, яңадан сүзгә кушылды Җамалиев, — тик бер нәрсәгә төшенеп җитмим: биредә Фазылҗановның коммунистлыгы ни өчен шик астына алына?
Җамалиевның сабырлыгы акрынлап Мөнирәгә дә күчкән, хәзер инде кыз үзе дә сүзләрен мөмкин кадәр уйлабрак, ашыкмыйчарак әйтергә тырыша иде:
— Мин анысын ачуым килгәннән генә әйтеп ташладым, әгәр Фазылҗанов абыйның коммунист икәнлеген белмәсәм, бирегә килеп тә йөрмәгән булыр идем. Шулай да әйтми булмый, ул бу эшкә бармак аша гына карый. Янәсе, тавык булгач тавык. Җаны бар, канаты-каурыйлары бар, кикриге бар, шулай булгач барыбер түгелмени. Ә минем өчен барыбер түгел. «Леггорн» тавыгы ул, әгәр аны карый белеп карасан, тәрбиясен җиткерсәң, елга ике йөз илле күкәй сала, ә безнең простой тавык илле-алтмыш белән кала. Минемчә, ул хөкүмәт өчен дә барыбер булмаска тиеш. Ә менә Фазылҗанов абый барыбер итеп карый. Дөресен генә әйткәндә, берничек тә карамый ул, тавык турында уйлап торырга аның вакыты юк. Әйтүем шушы, әгәр ул чирле чебешләр белән нәрсә булса да берәр нәрсә эшләмисез икән, соңыннан миңа сүз килерлек булмасын, мин аларның муеннарын борып атам.
Әле яңарак кына, сүзне ничек башлап җибәрергә белмичә, ишек буенда түбән карап һәм бит алмаларын кызартып басып торган Мөнирә шундый кызып китте, әгәр яшь кеше Бәдретдинов, моның барысын да җиңел шуклык белән авыштырырга теләп, стакан белән су китермәсә, ихтимал, нәрсә булса да чыккан булыр иде.
Хәер, кем белә, бәлки әле бу стакан белән судан да киләчәктә нәрсә булса да чыгып кую ихтималы бар. Пик дисәң, бер дә уйламаганда эшләнде бу шуклык һәм бик килешле килеп чыкты.
— Эчеп, йөрәкнең януын басып җибәрегез, — диде Бәдретдинов, Мөнирә алдында стакан белән суны тотып торган килеш. Каршында мәһабәт озын гәүдәле, уен-көлкеле егетнең, сөйкемле елмаеп һәм стакан
белән су тотып, басып торуын күреп, Мөнирә, уңайсызланып, тагын да ныграк кызарып калды, яңадан сүзләрен әйтә алмас булды, яңадан күзләрен керфекләре астына яшерде, ләкин инде соң, күчәсе очкын күчеп өлгергән иде...
— Кызмас җиреңнән кызарсың, районның даны ич ул безнең ферма, чүпләтәсе килми шул, — дигән булды Мөнирә, егет алдында җавапсыз калмас өчен. Шул арада үзе егеткә томырылып кына тагын бер карап алды. Кыска гына бу карашта барысы да бар иде. Өйләнмәгән егетләргә. кияүгә чыкмаган яшь кызларга мондый карашның астында нәрсә ятканлыгы тәрҗемәсез дә аңлашылыр дип уйлыйм, ә безнең ише карт- коры. яшь чагындагы хикәяләрен исенә төшереп, читтәрәк торсын.
— Әле сез казлар фермасы белән дә дан җибәрергә җыенасыз икән, әгәр чын булса. — дип. өстәп куйды Бәдретдинов, кызны тагын бераз сайратырга теләп,— Балан-куак елгасының суын бер дә юктан гына буып куймагансыздыр.
— Керешсәк, анысы да булыр. Моңа чаклы булдырмый калган эшебез юк иде, — диде кыз, серне бирмичә.
Менә ул, үз көченә үзе нык ышанган бер кыяфәт белән, Бәдретдиновның каршында басып тора: яшь, матур, чая, тәкәббер һәм, шул ук вакытта, чак кына хәйләкәр дә бугай.
— Безнең Мөнирә керешсә, булдыра ул, — дип, соклану белән әйтеп, кызны үстереп җибәрде партоешма секретаре.
— Сезнең ярдәмегез булганда, Җамалиев абый, — диде Мөнирә, җавапка күршегә кереп тормыйча.
Бәдретдинов бернәрсә дә әйтмәде, дөресрәге, бернәрсә дә әйтә алмады. Чөнки бу кызга карап торудан аңа иксез-чиксез рәхәт, әгәр ул дигәнчә генә булса, бер минутта, бик оялчан, икенче минутта, бик үткен, бер караганда, үз сүзле, икенче караганда, тулган ай кебек мөлаем тынлыкка чумып кала торган бу яшь кызны Бәдретдинов үз яныннан бер дә. бер дә җибәрмәс иде — тавык караучы кыз белән колхоз председателе арасында мәхәббәт әнә шулай кызу һәм телдән яздыра торган булып башланып китә икән.
Бәйләнергә берәүгә дә урын юк. Икесе дә яшь, икесе дә үз урыннарында, икесенең дә йөрәкләре бердәй көчлелек белән тибә, сүзләре үтә, эшләре бара, тагып чыкканда, медальләре-орденнары ярты җир буеннан ялтырап күренә...
Хәер, нигә алдан мактап куярга, без әле аларны киләчәктә үз күзләребез белән күрербез.
— Елганы буып куеп, безнең колхозның ачуын китердегез, электр станциябез тигезсез эшли башлады, — дип, тора торгач, кызга үпкә белдереп куйды Бәдретдинов. Аның сүзен раслаган кебек, нәкъ шул минутта лампочка «күз кысып» уйнарга тотынды һәм, ниһаять, бөтенләй тоныкланып калды.
— Энергия җитешми, кайдандыр яңа энергия табасы иде,—диде партоешма секретаре, биредәгеләрнең икесе белән дә киңәшкән кебек итеп.
Шул уңайдан файдаланып, алар хәзергә әле үзләрендә генә саклана торган идеяне — «Туры юл» колхозы белән «Кызыл ышна» колхозын бергә кушу идеясен — Мөнирә белән дә уртаклаштылар.
— Әллә кайчан кирәк иде, газеталар укып барабыз, күреп, ишетел торабыз, безнеке кебек кечкенә колхозлар берләшәләр дә, берендә юкны икенчесеннән кушып, гөрләтеп эшли дә башлыйлар, — дип, куәтләп куйды Мөнирә, әллә ни озак уйлап тормыйча.
Җамалиев шулай да аңа бу турыда ныгытыбрак уйларга, әгәр эш чынга китеп, мәсьәлә колхоз членнарының гомуми җыелышында куела калса, яклап чыгыш ясарга әзерләнеп торырга кушны.
Ә тавык фермасындагы эшләр буенча иртәгә үк Фазылжановны күреп (чөнки «Кызыл ышна» коммунистлары учётта шушы оешмада торалар) сөйләшергә булды.
Инде Бәдретдиновка килсәк, ул бөтенләй телсез калган, аның яшендәге егетләргә бөтенләй килешми торган уйчанлыкка чумган иде.
— Әйбәт кыз... Мөхәммәди абзый кызы, әле кайчан гына безнең авыл мәктәбенә укырга йөри торган кыз иде, — дип, үзе белән үзе сөйләшкән кебек итеп, әйтеп куйды ул, кыз чыгып китеп чак кына торганнан соң.
— Әле берләшеп җитмәгән, син, туганкай, күрше колхозның кайда нинди алтыны ятканлыкны төпченә дә башладың, — дип, ирония белән көлеп алды секретарь.
IV
Беркөнне Бәдретдинов, җиңел тарантаска нәсел айгырын җигеп, үзе килде һәм, башка вакыттагы кебек, атын правление алдындагы киртәгә бәйләп кую белән чикләнмәде, капканы зур итеп ачып, туп-туры Фазылҗановның ишек алдына килеп керде.
— Кунак булып килдем, безнең колхозда эш бетте, — дигән булды ул, капкадан керешли үк хәбәр биреп. Борылып кына чыгарга исәбе юклыкны баштан ук сиздереп, алгы арбадан арткы арбаны аерып куйды, тарантас әрҗәсе төбенә брезент җәеп, атына солысын сала керде.
Кунак икән — кунакча. Ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә. Хәер, Фазылҗановның хатыны, боларның берсен дә пешермичә, самовар җырлатып кына котылырга уйлады булса кирәк, почмакта самовар белән маташа башлады. Ләкин Фазылҗановның, тиз генә юыртып, почмактан бер әйләнеп чыгуына караганда, самовар җырлату белән генә чикләнер исәбе күренми иде.
— Кибет ачык микән? — дип сорап куйды ул хатыны Мәйсәрәдән. Тегесе эшнең мондый борылыш алырга торуыннан бик үк риза булмыйча (кайсыбызның хатыны шулай түгел), мәгънәле генә бер карап куйды, ләкин Фазылжановны уйлаган эшеннән алай гына кире дүндереп буламы соң! Шулай да Мәйсәрәгә кибеткә барып йөрергә туры килмәде, чөнки сак хатын, кайчандыр, күңеле нечкәрген бер чакны, ирен сыйларга дип алып куйган запасы бар икән, бик үк җиңелдән булмаса да, шуны чыгармыйча булдыра алмады.
Бәдретдинов бераз икеләнебрәк калды, җитди эш белән йөргәндә, кайдан болай ансат кына чыгып басты соң әле. бу нәрсә?
— Килешерме икән соң бу? Вакытлы-вакытсыз, — дигән булды ул.
Хәер, Фазылҗанов аңа әллә ни уйланып торырга ирек тә бирмәде.
— һаман эш кенә дигән сүз түгел, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле, — дип сөйләнә-сөйләнә, кунакны этә-төртә өстәл артына утыртты.
Сөйләшә башлагач, ике председатель сүз тапмыйлармы соң. Аларның икесенә дә бердәй кагыла торган сүзләр дә бетәсе түгел. Мәсәлән, кичә райкомда «Туры юл» һәм «Кызыл ышна» колхозларын берләштерү мәсьәләсенә Фазылҗановның ничек караганлыгы белән кызыксынганнар, партоешма секретаре Җамалиев та берничә тапкыр сүз кузгаткан булган, бик үк куе булмаса да. мәсьәләнең оеткысы салынган иде инде.
Сүз бу темага күчкәч, Фазылҗанов, ничектер, тегеләй дә, болай да сузып була торган итеп әйтеп куйды:
— Актив белән сөйләшү булды-булуын, әмма ләкин эш активта гына тормый бит әле, агай-эне...
Дөрес, райкомда ул бу мәсьәлә буенча җавапны бик яңгыратып биргән («Берләшергә дип куела икән, тотабыз да берләшәбез. Бетте китте, вәссәлам!»), ләкин соңыннан теге ягын да, бу ягын да уйлый торгач, бераз муен тамыры кычыта башлаган һәм хәзергә, шуны кашыганчы, чак кына сабыр итен тору ягында кебегрәк күренә иде.
Ул арада бер-бер артлы күтәрелгән ике чынаяк аракының пары аның тамырларында арлы-бирле йөгереп йөри башлаган иде инде. Менә аның күзләренә үзенә бертөрле ялтыравыклы моңсулык бәреп чыкты, мондый чакта син аны җитди сүз һәм коры-сары закуска белән утыртырмын димә инде. Мондый чакта аның фантазиясе кинәт бик нык котырып эшли башлый һәм бу активлашкан фантазия шунда кул астында йөри торган берәр бәрәнне, яки, йортка бәла чакырып, әтәч булып кычкырырга маташучы тавыкны егып суймыйча басылмый. Ә бу минутта, кырдан көтү кайтып җитмәгәнлектән, Фазылҗановның колагына бәрән тавышы да ишетелми, шулай ук тавыклар да, тәүфыйклы гына чүпләнә-чүпләнә, төрлесе-төрле якка таралып беткәннәр иде. Ә Фазылҗановның фантазиясе һаман котырынып эшли, җитмәсә тагын кунакның да кузгалыр исәбе күренми иде.
Менә ул кинәт кенә урыныннан купты, өстәлдәге китаплар арасыннан дәфтәр бите ертып алып, мөһим боерыклар язганда гына кузгата торган кызыл башлы карандашын кесәсеннән тартып чыгарды һәм шунда, өстәл почмагына янтаеп, кечкенә генә «канцелярия» ясап алды.
Ниһаять, менә ул башын калкытты. Котырып уйнаган фантазиянең, җимеше менә кулда:
«Тавык фермасына — Мөнирәгә.
Теге көнне телгә алынган 6—7 баш чебеш бар бит әле безнең, әлеге шул нәселсез чебешләрне әйтүем. Ул турыда мин югары оешмалар белән сөйләштем, син прав, ферманы андый чүп-чарлар белән чүпләндермәү ягын алга сөрәләр. Миндә бик кадерле кунак бар иде, үзем кузгалып чыга алмыйм. Теге ягын соңыннан җайларбыз, шушы Мәйсәрә апаң артыннан әлеге шул телгә кергән «чүп-чарларның» икесенме, өчесенме тотып җибәр әле.
Ф а з ы л җ а н о в».
Моны ул кунакка күрсәтеп тормады, «чебешләр пешеп килгәч, берьюлы күгрер» дип уйлады. Бу эшләр белән шөгыльләнгән арада аның башы бераз ачыла төшкән иде, яңадан әлеге шул берләшү темасына күчеп, сүзләрен берсе артыннан икенчесен мәрҗән кебек тезә-тезә генә сөйли башлады:
— Син әйтәсең, Заһри дус, актив та актив, дисең. Нәрсә ул актив? Актив бер уч кеше ул: син дә, мин, Мөхәммәт, Әмин. Ә бит колхоз зур ул. Анда, туганкай, төрле кеше бар. Берәвенә, мәсәлән, әйтәсең, барма ул якка, анда төпсез кое бар, төшеп китәрсең, дисең. Яхшылык белән әйтәсең. Ә ул син әйткәнгә колак салмый, аның үз бер тиене бер тиен. Бара, җитмәсә әле остара-остара бара: янәсе, кайдан килгән төпсез кое ул безнең колхозда? Нишләп төпсез ул? Нигә аны алай төпсез тотасыз? Янәсе, коены мин, Фазылҗанов, төпсез тотам булып чыга. Шулай китә бу кызып, барысына син гаепле булып каласың. Төпсез коега ул түгел, син, ягъни мин, Фазылҗанов барып төшәм. Сүздән әйтик, бездә менә тавык белән җенләнгән бер кыз бар, Мөхәммәди агай кызы. Тавыкны китапка карап күкәй салдырмакчы, китап буенча кунаклатмакчы. Бәрнәрсә булса, фән менә болай куша, дип синең күзеңә чәчрәп керергә тотына. Анысы дөрес, фән дигән нәрсә бар дөняьда, иллә-мәгәр аны тешләп карау өчен сөт тешләре генә җитми. Аның өчен башың чәчү тубалы кадәр булырга кирәк. Ә аның, конкрет алып әйтсәң, Мөхәммәди карт кызының, сөт тешләре дә төшеп бетмәгән. Чынлап торып карасаң, кай җире кеше әле аның? Әле кичә генә арба җиленнән очып китә торган бала йон, бүген килеп, тубал башлы фән артыннан йөгерә. Әйтә башласаң, синең өстеңнән жалу белән чаба. Актив та актив дигән булып, кешеләрне менә нишләттек без.
Сүзнең Мөнирә турында барганлыгын чамалап, Заһри колакны аеруча нык бастырып куйды. Фазылҗанов аны мыскыллап сөйләгән саен, ул кыз Заһриның хыялында ныграк, яктырак булып үсә бара иде. Дөресен әйткәндә, Заһриның бүгенге килүе башка йомышлар, берләшү алдыннан күршеләрнең хуҗалыкларына якыннан күз салу өчен булса, шунда беррәттән, җае туры килсә, ул кызны очратып, аның белән ныклабрак сөйләшеп китү өчен дә иде. Үзен күрмәсә, ахыр чиктә, күләгәсен күрсә дә ярый.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Бала Мишкин көенә, Күләгәләрен күрсәм дә, Күңелләрем сөенә, —
дип җырлый торган булганнар элек. Матур җыр, ләкин шулай да Заһриның җырлап кына йөрергә вакыты юк һәм аның инде яше дә күләгә күреп сөенеп йөрү елларыннан чыгып бара. Әгәр мөмкин булса, Заһри шушы килүдә үк кызның үзен күреп, сөйләшеп, аңлашып китү ягында тора иде.
Аны-моны сизенмәгән Фазылҗанов, җае чыкканда эчемне бушатып калыйм дигәндәй, яңадан кереште:
— Арттырып җибәрә башладылар хәзерге яшьләр. Тәртә аттан элек йөгерә, йомырка тавыкны өйрәтә башлады, менә шул. Алып карыйк әлеге шул безнең тавык фермасындагы кызны. Минем өстән Җамалиевка желоба белән барган. Янәсе, имеш, Фазылҗанов аның тавыкларына игътибар бирмичә карый. Тавык белән генә кыткылдап йөрергә Фазылҗановның башка эше беткән иде, ди. Бөтен колхозны сөйрәп бара Фазылҗанов, ә ул яшь җилкенчәккә критиковать итәргә бир, җыелышта чыгып сөйләргә, газетага язарга. Алашаны тәртә өйрәтә башлады, менә нәрсә ошамый миңа. Икенче эш, әйтик, райондагы кешеләр. Алар шуның өчен дә куелганнар, безнең ише үшән кешеләргә критика ясый алалар, әйдә критиковать итә бирсеннәр, аларга килешә. Ә инде монда, синең аяк араңда уйнап үскән яшь чебиләр сиңа акыл бирә башласа, юк инде, туганкай, андый критика минем эчемне авырттыра, саруымны кайната башлый.
Үзара тәнкыйтьне авыр йота торган Фазылҗановны Заһри бүген генә белми, аның мондый фәлсәфәләре яна түгел, ә бүген, күңелне җилкендергән икенче эш белән йөргәндә, аның бу фәлсәфәне бигрәк тә тыңлыйсы килми, ул инде урыныннан купкан, кемнедер күрергә теләгән кебек, тәрәзәгә барып-барып карый, ләкин ишеккә таба ичмасам кырын күзен дә салмый, димәк, тиз генә китәр чамасы күренми дигән сүз. Аның каравы Фазылҗанов еш-еш кына ишеккә күз төшергәләп ала, күрәсең, чебешләргә дип киткән Мәйсәрәсенең әйләнеп кайтмавы аны нык кына тынычсызландыра башлаган иде булса кирәк.
Шундый кеше инде ул безнең Фазылҗанов. Кешеләр һәм аларның үзләрен тотышлары турындагы катлаулы фәлсәфә аның башында кыздырылып китереләчәк чебеш ите турындагы хыял белән рәхәтләнеп бергә сыеп тора ала. Ләкин бу юлы, аның хыялы никадәр генә очынмасын, авызга чебеш ите насыйп түгел икән. Ишекне зур итеп ачып, җилләнеп-давылланып, кайтып керде Мәйсәрә, ләкин кулында чебешләр чырылдаганы ишетелми иде. Аның каравы хатын, ишектән керү белән, үзе чырылдап җибәрде:
— Син беркатлы тинтәк сүзе белән мин йөргән булам, мә, чебеш урынына кәгазь сиңа.
Ул, пөхтә генә итеп, дүрт почмаклап төрелгән кәгазь кисәген Фазылҗановның алдына китереп атты. Фазылҗанов кәгазь кисәгенә, чебешкә ташланган карчыга кебек, ташланды. Үзе язып җибәргән дәфтәр битенең арткы ягына, ачык һәм, борчак кебек түгәрәк хәрефләр белән түбәндәге юллар тезелгән иде:
«Гарәфи абый!
Ферма чебешләре минем әти малы түгел. Мин аларны теләсәм ничек, теләсәм кайсы якка өләшә алмыйм. Шулай ук син дә, икенче тапкыр мондый запискалар җибәртеп, мине уңайсыз хәлгә калдырмассың, дип уйлыйм. Үзең беләсең, андый эшләр өчен колхозның правлениесе, исәп- хисап эшләре алып бара торган счетоводы бар.
М ө н и р ә».
— Менә, аттан узып йөгерә торган карама тәртә дип шундый кешегә әйтәләр инде безнең авылда, — диде Фазылҗанов һәм, ярсудан, әлеге дәфтәр битен кисәкләргә тураклап, идәнгә бөтереп атты. Ләкин күренеп тора, ярсуы моның белән генә басылмады һәм шулай ук яшь ит ашыйсы килү теләге дә моның белән генә кире китмәде.
Инде көтү кайткан, тәкә бәрәннәрнең берсе баскыч төбендә авызын күтәреп кычкырып тора иде.
— Үз башына кычкыра ул бәрән, җылы су хәзерлә, хатын,-—диде Фазылҗанов, ике сөйләп торырлык чамасы калмаганлыкны белдереп. Үзе, сугым суя торган үткен чалгы пычакны кыстырган җирдән тартып алып, ашыгып ишек алдына чыгып китте.
Шундый кеше инде ул безнең Фазылҗанов. Кунакка дигәндә, йөрәген табада куырып китерсә китерер, ләкин серне бирмәс. Ә биредә әле эш йөрәккә барып җитмәгән, ишек алды тулы байлык, шуның өстенә тагын ачу килгән чак, кулда чалгы пычак...
Тәкә ите пешкәнче алар, двор арасына чыгып, терлек абзарларын, амбар-келәтләрне, ферма терлекләрен карап йөрергә булдылар. Фазылҗанов, мактанырга яратканлыктан, барын-югын күрсәтергә, ә Бадретдинов исә — күршенең кайда нәрсәсе бар, кайда эш үрнәге, кайда чүп чүлмәге — карарга әзер иде. Шуның өстенә Бәдретдиновның икенче, өченче исәпләре дә юк түгел. Беренчедән, эш чынга китеп, «Кызыл ышна» белән берләшә калсалар, аларның мөлкәтләрен — эресен дә, вагын да — алдан ук күздән үткәрергә кирәк дип саный, икенчедән, шунда бер очтан Мөнирәне күреп, аның белән иркенләбрәк очрашырга сүз куешып булмасмы, дип план корып куйган иде. Аның каршында ул кыз хәзер, су коенып чыкканнан соң, калын чәчләре белән уйнап, күл буенда басып торучы «су кызы» гына түгел. Шулай ук, теге көндә, парткабинетта, Җамалиев янына килгән чагында очраткан кыз кебек, әле барысын да белеп, әле бөтенләй телдән язып кала торган чая яшь җилкенчәк тә түгел. Аның каршында Мөнирә хәзер, бигрәк тә Фазылҗановка язып җибәргән катгый җавабыннан соң, үз эшенә һәм үз колхозына чын күңелдән мәхәббәт баглаган, кыю карашлы һәм, шунын белән бергә, бөтен яктан өлгергән бер кыз булып гәүдәләнеп калган иде.
Менә кич җитте. Офык читендә, урманнар һәм таулар өстенә кызгылт пәрдә ябып, тын гына булып кояш бата. Клуб янында бала-чага шаулаша, движок гөжләве ишетелә, бүген кино киләсе дип сөйләгәннәр иде, ахрысы, шул килеп җиткәндер. Әнә пожар сарае чатына афишада ябыштырып өлгергәннәр, әнә бәпкәләрен ияртеп, казлар кайталар, әнә мәктәп тәрәзәләрендә шәфәкъ чаткысы янып күренә.
Кил, кил'. Безнең геройларыбызга һәм безнең барыбызга да яна сөенечләр алып кил, хәерле авыл киче!
V
Ашлык амбарларыннан — тимерчелеккә, тимерчелектән — тугыи бөгү мастерскоена, аннан ферма каралтыларына — ике председатель хуҗалыкны карап байтак кына җир йөрделәр. «Кызыл ышна»чылар соңгы елларда күп кенә нәрсә корып өлгергәннәр, ләкин, шулар белән беррәттән үк, кул җитмәгән нәрсәләр дә күренеп тора, шулай ук, эшләнә башлап та, ярты юлда ташлап калдырганнары да юк түгел. Шундыйлардан берсе, мәсәлән, тугым бөгү мастерское. Бәдретдинов молың белән аеруча кызыксынды. Бөтен нәрсә үз урынында, бөтен нәрсә башта бик зурдан кубып тотынганлыкны күрсәтеп тора. Шартлары да уч төбенә чыгарылып куелган кебек. Якында гына урман, үзләрендә алтын куллы осталар бар, тугым-тәгәрмәчне әйләнә-тирәдәге колхозлардан өзлексез сорап торалар — кой да утыр акчаны. Тик шулай да мастерской сүнеп калган, хәтта станда яртылаш бөгелә башлаган агачны алып куярга да өлгермәгәннәр, монда эшләүчеләрне бик ашыгыч рәвештә каядыр башка эшкә алып куйганлыклары тәҗрибәле күзгә әллә кайдан күренеп тора иде.
— Язгы чәчүне тизләтергә кушып, районнан кыздыра башлагач, тугым-тәгәрмәч кайгысы баштан очты, бөтен ир-атны кыр эшенә куштык,— дип аңлатып бирде Фазылҗанов.
— Әйе, сезгә быел яз кырынрак килде шул, — дип аның сүзен җүпләгән булды Бәдретдинов. Ләкин үзе күңеленнән мастерскойның болан сүнеп калуы белән берничек тә килешә алмый иде. Моны ул үзенә искә алу өчен блокнотының бер битенә «тырнап» куярга да булган иде дә, Фазылҗанов әллә ни уйлый башлар дип, күңеленә генә теркәде.
— Безнең бөтен бәла, туганкай, эшче көче җитмәүдә. Сезнең эшегез машинаның тешенә йогып бетә, эшенә урын да калмый, дип, МТС безгә бик үк кызыксынып карамый. Шуна күрә барысы да үз җилкәбездә, эш сузылып китеп, районнан кабыргага төрткәли башласалар, зираттан ата-бабаларыңны күтәреп, эшкә кушарлык буласың, — дип зарланып йөрде Фазылҗанов, күршесе алдында акланырга теләгән кыяфәт белән. Аның бу сүзләре ышандыргыч яңгырый, ләкин — яңа күз очлырак була бит —: биредә башка сәбәпләр дә булырга тиешлеген Бәдретдинов әллә кайдан күреп тора иде.
Такта түбә белән ябылган ферма каралтылары тыштан бик көяз һәм чиста күренсәләр дә, эчләрендә чисталык чамалырак иде. Аерым бер клеткада, саламы, чүп-чары бергә буталган урында, балалар вакыты җиткән буаз дуңгыз, сулышын көч-хәл белән генә алып, мышнап ята иде. Фазылҗанов бу «җиһазны» үзе дә бик үк ошатып бетермәде булса кирәк, кунакны ул тирәдән мөмкин кадәр тизрәк һәм читтәнрәк алып китәргә теләде. Ләкин Бәдретдинов, киресенчә, нәкъ әнә шундый урыннарда озаграк тукталырга, сорашырга, төпченергә ярата иде «Нәрсәгә соң бу минем тырнак астында казына? Әллә югарыдан кушканнармы?» — дип эченнән вәсвәсәләнеп алды Фазылҗанов, ләкин шулай да аны-моны чыгармады.
— Өлгереп булмый, күрше, синнән яшерене-батырыны юк,—дип, ниһаять, ачыктан-ачык әйтеп куйды ул. Ләкин Бәдретдинов аның сүзләрен җүпләмәде генә түгел, киресенчә, аның үзеннән дә ачыграк итеп:
— Өлгереп булмыймы, әллә председательлек мае басып, кузгалып булмый башладымы? — дип төрттереп куйды. Хәер, Фазылҗанов моңа әллә ни кәефсезләнмәде. Беренчедән, Бәдретдиновның риясызлыгы, турыдан бәреп әйтә белүе аның кәефенә ошый, бөтен кимчелекләре белән беррәттән, анда күп кенә кешелек сыйфатлары саклана, тулардан берсе — эчкерсезлеге һәм башкаларда да бу сыйфатны тиз тоя белүе иде. Икенчедән, ул, мыек астыннан гына елмаеп, «әле күрерсең, туганкай, минем колхозның таҗы бу түгел, минем колхозның таҗы алдарак әле!» — дип уйлап бага һәм «таҗ» дигәндә ул, барыннан да элек, соңгы елларда күрше-күлән арасында яхшы даны таралган тавык фермасын күз алдында тота иде.
— Әйдә, алайса, алашадан узып йөгерә торган карама тәртә янына киттек, безнең анда карарлык нәрсәләр табылыр, — дип, ачыктан-ачык сизелеп торган мактану тоны белән әйтеп куйды ул һәм кунакны туп-туры тавык фермасы ягына алып китте.
Утыртма койма белән әйләндерелеп алынган зур гына ишек алды, тактадан кадаклап, сапларын, аякларын үзеннән чыгарып ясаган тагараклар, биек өстәлләргә беркетеп куелган су савытлары (очып мен. читенә басып савытыңны аударма, туйганчы эчкәннән соң, тагын очып төш — син бит гади сала тавыгы түгел, син бит ферма тавыгы!), урта бер җирдә кирпеч ваклау өчен куелган тумырап, аның янында зур гына кувалда, тавыкларны кырга — прогулкага алып чыгу өчен махсус эшләнгән зур-зур тимер читлекләр. Түрге планда — мүкләп, такта түбәләп, тәрәзәләр, челтәрле вентиляцияләр куеп, тавык кереп-чыгып йөри торган лазлар калдырып эшләнгән өйләре. Чебиләренеке—чебиләрчә, картларыныкы — картларча, дәрәҗәсенә күрә тәрәзәсе. Шунда ук тагын авыру тавыкларны ябу өчен аерым бер бүлмә — изолятор, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек һәм шунда бөтен ишек алдын тутырып елкылдаган ак тавыклар чүпләнеп йөриләр — кикрик тә — алка, алка да — кикрик.
Хәерлегә булсын, безнең председательләребез керешли үк тулы савытларга юлыктылар, кладовой мөдире белән Мөнирә, икесе ике корзинканы тутырып, бүгенге табышны алып чыгып киләләр иде. Бер читтә күңелле көлемсерәп басып торучы Бәдретдиновны күреп, Мөнирә баш иеп кенә исәнләште һәм, тиз генә Фазылҗановка борылып:
— Вакытсызрак бераз, тавыклар кунаклый башлагач, кунак килми торган иде элек, — дип, Бәдретдиновка да ишетелерлек итеп, суктырыл әйтеп куйды. Чынлыкта, аның хәле алай җиңелдән түгел, көтмәгәндә каршысына килеп баскан бу күрше авыл егете аның уйларын кинәт чуалтып ташлаган, егетнең болай вакытсыз йөрүе өчен эченнән үртәнә, ләкин үзен әйтеп бетергесез яхшы сизә иде.
— Бүгенгесе ике йөз дә унсигез,—дип, рапорт биргән кебек итеп, кычкырып әйтеп куйды кладовойчы.
Ул арада Бәдретдинов Мөнирәгә таба берничә адым ясап өлгергән, ике арада кыска-кыска сүз алышу булып өлгергән. Нәрсә турында булган ул сүзләр? Кладовойчы да, Фазылҗанов ачык авыз да ишетми калганнар, шулай ук без дә менә, башыбызны кашып, аптырап утырабыз: чынлап та, нәрсә турында булды икән ул кыска-кыска сүзләр?
Ә кем белә, бәлки бернинди сүз дә булмагандыр, бәлки күз карашлары белән аңлатканнардыр, бәлки аңа да өлгермәгәннәрдер? Дөньяда «Ничек гашыйк булырга?» дигән кулланма китап юк, һәр кеше үзенчә гашыйк була, мәхәббәт хисен үзенчә әйтеп бирә. Хәзер менә сакал-мыек, бала-чага белән үрелеп калгач та, кайчандыр безнең дә яшь чагыбыз бар иде, кайчандыр без дә, өй түрендәге канәфер куакларының куе булып үсүләре өчен чын күңелдән шатлана-шатлана (чөнки алар кеше-кара күзеннән саклый), сөйгән кызыбызның тәрәзәсе алдында, аның күләгәсенә сокланып, сәгатьләр буена басып тора идек. Кем һәм нинди кулланма китап өйрәтте безне шул кадәрле юләр булырга? һәм ул изге юләрлекнең ничек башланганлыгын кем әйтеп бирә алыр?
Мөнирә белән Заһрига килгәндә, аларныкы бигрәк тә кызык булып чыкты. Мөнирә күрше председательне фермада эшнең ничек куелышы белән таныштырып йөрде, аларга ияреп Фазылҗанов карт сөяк селкенеп йөрде, тавыклар турында, аларның нәселләре турында сүз барды, ояларын, кетәкләрне карадылар, башлап җибәрелергә әллә кайчан тиешле булып та, әле һаман башланмаган эш—казлар үрчетү турында сөйләшеп алдылар һәм шунда, күз бәйләп эшләнде диярсең, Заһри белән Мөнирә бүген кичкә, кеше аягы бераз басыла төшкәннән соң, икәү генә очрашырга сүз куешып өлгерделәр.
Бераздан Фазылҗанов, казанда пешә калган яшь бәрән итен исенә төшереп булса кирәк, кунакны сабырсызлык белән өйгә кайтырга кыстый башлый. Ләкин, нилектән икәнлеген үзегез дә чамалыйсыз булыр, Заһри өйгә кайтырга ашыкмый. Фермадан соң клуб ягына таба каера һәм, гомумән, үзен бераз сәеррәк тота башлый. Ахырында ул, Фазылҗановның кыставына чыдый алмыйча, хәйләгә керешә. «Монда минем күрәсе кешем бар иде, син кайта тор, Гарәфи абый, ит суынмый да калыр, мин борылып кайтып җитәрмен» дип, Фазылҗановтан ничек кирәк алай ычкынып китә. Тыкрыкларның берсенә борылып, күздән югала һәм икенче тыкрыктан әйләнеп (ә Урман-баш авылында андый мәкерле тыкрыкларның бетәсе юк!), яңадан тавык фермасы янына килеп чыга.
Фермага икенче кат әйләнеп керергә Мөнирәнең үзеннән дә, шулай ук аның иптәш кызыннан да уңайсызланган хәлдә, мәхәббәт хисеннән исергән кешеләргә хас икеләнүләр белән тулып, койма буенда басып торганда, эчке яктан Мөнирә очлы күз аны күреп ала һәм алар арасында, койма аркылы, түбәндәгечә сайрашу башлана:
— Китеп тор, Заһри абый, мин сиңа соңрак килергә әйттем, — ди Мөнирә.
— йолдызлар калка башлады, тавыкларыңа йокларга вакыттыр, — ди Заһри.
— Безнең тавыклар йолдызлар буенча түгел, безнең тавыклар расписание буенча яшиләр, — ди Мөнирә, шаяртып.
— Чынлап әйтәм, бу койма буенда син мине тагын озак саргайтырсыңмы? — дип сорый Заһри, койма аркылы кызның кулына үрелеп.
— Мин дә уйнап әйтмим, китеп тор, Заһри абый, юкса кеше күзенә чалынуыбыз бар, — ди Мөнирә, кулын тартып алып.
— Бу вакытта синең тавыкларың кемгә хаҗәт, — ди Заһри, кызны җиңел генә үчекләмәкче булып.
— Тавыкларга кызыгучылар табыласы, әгәр үзең ныграк торма- •саң, — дип җавап кайтара Мөнирә, бүген Фазылҗанов белән ике арада булган «хат алышуга» ишарәләп.
Уенын-чынын бергә кушып, койма аркылы әнә шулай сүз көрәштереп алынганнан соң, кыз, җиңел-җиңел генә атлап, тавыклар торагына кереп китә, ә егет, тагын күпме булса да саргаерга риза булганы хәлдә, койма буенда басып кала.
Күктә йолдызлар ишәя баралар, киртә буйларындагы кычыткан араларында чикерткә чырылдый, сыерлар сарае алдында кайсыныңдыр «ычкындыр этне бәйдән», дип, икенче берәүгә кычкырганы ишетелә, клуб алдындагы мәйданчыкта кинодан чыккан яшьләр гармонь сузып җибәрәләр, авыл өстенә күңелле моң җәелә һәм әнә шунда, берсеннән- берсе җетерәк җемелдәүче йолдызлар астында, бәйрәм таңында йокысыннан уятылган малай кебек, ләззәтле бер рухи дулкынлану белән Заһри басып тора.
— Тамаша икән сезнең бу тавыклар. Бу вакытта инде безнең кара сөяк тавыклар әллә кайчан кунаклап беткәннәрдер, — ди Заһри, капкадан чыгып килүче Мөнирәне каршылап.
— Шуның өчен дә бит сезнекеләр кара сөяк тавыклар, ә болар нәселле тавыклар, фән тавыклары, — ди Мөнирә, шуклыкка каршы шуклык белән җавап биреп, — тавыклар бик кунаклыйсы, үзебез ашыктырмыйбыз, никадәр озаграк йөртсәң, күкәйне шул кадәр күбрәк салучан булалар.
— Кара син аны, ялкаулык аларга да килешми икән, — ди Заһри һәм, тавык темасын шунда туктатып, кызның үзенә күчә, кыяр-кыймас кына аның кулыннан ала.
VI
Мөнирәнең фермадан кичләрен соңга калып кайтуына Мөхәммәди агай белән Ниса түти инде гадәтләнеп киткәннәр иде, менә бүген кызлары көндә кайта торган вакытында да кайтмагач, картлар, башта берберенә сиздермичә генә, тагын да бераздан яхшы ук сиздереп тынычсызлана башладылар.
— Озаклады бүген бу кыз, — дип, йокларга яткан җиреннән сикереп торды Ниса түти һәм, угы кысылып куелган җиделе лампаның утын күтәрде дә. юк эшләрен бар итеп, почмак якта кыштырдап йөри башлады. Баштарак карты моңар игътибар итмәгәнгә салышып ятты, ләкин, ай калкып, аларның тәрәзәләре алдында үчекләгән кебек чекрәеп тора башлагач, сабырлыгы җитмәде. Урыныннан тиз генә торды да, ялан аягына иске итекләрен элеп, өстенә бернәрсә дә кимичә һәм карчыгына бер сүз дә әйтеп тормыйча, ашыгып чыгып китте. Карчыгы алдында әйтергә ярамаган сүзне ачуыннан айга әйтеп, эчен бушатырга теләгән кебек, кабаланып чыкты ул, ләкин ул чыкканда җитез ай инде, аларның тәрәзәләре алдыннан күчеп, әллә кая күккә менеп утырган һәм шуннан, югарыдан торып, көндезге эштән соң татлы йокыга талган, авыл өстенә тын гына, йомшак кына нурын коя иде.
«Булмаса булган икән, үзем барып кайтыйм әле» дип үз-үзенә сөйләнеп куйды Мөхәммәди карт һәм, йомшак итекләре белән җиргә әкрен* генә баса-баса, тезенә чаклы сузылган озын күлмәген җилфердәтеп, ферма ягына таба китте.
Вакытсыз йөрүченең аяк тавышын сизеп, ферма эте «Сатурн» кабаланып өрә башлады. Ул да түгел, каралты-куралар арасыннан шуып килеп чыккан кебек булып, каравылчы Шәйди килгәне күренде.
— Минем кыз кайтмады бүген нишләптер. Әллә үзенә берәр хәл булып торамы дип килүем иде, — диде Мөхәммәди агай, каравылчы Шәйдинең уңай жавап бирмәслеген алдан ук белгән кебек. Чынлап та, үз гомерендә бер генә кыз да үстереп, аның өчен эчке тетрәнү кичермәгән Шәйди ачу китергеч дәрәҗәдә тыныч иде.
— Башы исән булса, кайтыр. Кая китәр дип беләсең аякчы кешене, — диде ул, гамьсез генә итеп, һәм, шуның белән минеке бетте, дигәндәй, борылып китә үк башлады. «Аяклы кеше» дип исе китмичә генә сөйләнеп торуына караганда, ул, ахры, әле Мөхәммәди агайның нәрсә турында сораганлыгын, рәтләп төшенеп тә җитмәде булса кирәк.
Озын ак күлмәктән, башына кырпулы бүрек, аягына астына салган зур киез итекләр элгән һәм күңеле мең төрле шикләнү, тәшвишләнү, җавабы табылмаган сораулар белән тулган борчулы ата — менә ут айның тонык яктысы белән күмелгән авыл урамы буенча тын гына атлап бара. Борчылыр да шул, Мөнирә бит аларның бердәнбер кызы һәм алар алманың нәкъ агачы төбенә төшүен телиләр, җилнең кайсы яктан, нинди көч белән искәнен үзләренчә бик нык күзәтеп торалар иде, ә менә бүген, бөтенләй җил юк көнне, тып-тын айлы кичтә болай булып чыкты — агач башындагы алма күздән югалып тора. Менә Мөхәммәди карт аны эзләп бара, әнә аңа иптәш булып озын, борчулы күләгәсе ияреп бара. Менә Бикмушныкылар бакчасы. Менә клуб чаты. Гадәттә монда ярты төнгә чаклы яшьләр шау-шуы гөрләп тора иде, бүген ул да ишетелми, әллә инде югыйсә ярты төн авышып та киткәнме? Менә чишмә тыкрыгы. Тукта, чү! Әнә ул тыкрыктан берсе, тиз-тиз атлап, бирегә таба килә түгелме? Дөрес шул, килә шул. Ай яктысы якты, ул кешенең, кулларын бик нык болгап, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана, кабаланып килүе әллә кайдан аермачык булып күренә.
«Бусы тагын кайсы шулай, кече учагына ут капкай кебек, чабып килә?» — дип уйланып куйды Мөхәммәди карт.
Ярканат кебек, каршыга кинәт килеп чыккан бу кеше — әлеге шул безнең Фазылҗанов булды. Ул, наряд бирү һәм төнге постларны күздән үткәрү кебек эшләрен бетергәннән соң, яшь тәкә ите парына күмелеп, кунагы белән бераз гәпләшеп утырырга дип, өенә йөгереп кайткан. Ләкин кунагы өйдә күренмәгәч, иткә авызын да тидермичә, яңадан чыгып киткән һәм менә хәзер җиде кат җир астына төшеп киткән булса — аннан казып алып, өйгә алып кайтырга дип эзләнергә чыккан, байтак, кына чапкан, ләкин эзләнүләре нәтиҗә бирмәгән, шуңа күрә борынны? Нык кына салындырып, тик шулай да өметне бөтенләй үк өзеп бетермичә, тулаем алып әйткәндә, яхшы ният белән кайтып килә иде.
— Әле бу син икәнсең, Гарәфи, — дип куйды Мөхәммәди карт, болай вакытсыз йөрүче председательдән бераз сәерсенеп. Ә шул вакытта үзенең кыяфәте, нәрсәдер әйтергә җыенып та, әйтергә кыймыйча басып торуы белән, кешене бөтенләй аптырашта калдырырлык иде.
Иң элек Фазылҗанов сүз кушты.
— Нишләп йөрисең болай вакытсыз?—дип, кырт кына сорап куйды ул Мөхәммәди карттан.
— Карт кешене үзең беләсең, күзне йокы алмый кайчакта, — дип, ничектер, эзне югалтырга тырышрак җавап кайтарды карт. Ләкин председатель хәтле председательдән болай шома гына ычкынып кала алмаслыгын төшенеп булса кирәк, кинәт ачылып, әйтеп куйды:
— Кыз кайтмады никтер. Шуны эзләп чыккан булган идем. Фермасына бардым, анда да юк...
— Синең кыз үзебезнең авылныкы, бүген табылмаса, иртәгә табылыр,— диде Фазылҗанов, тавышын җиңел чә уйнатып, — менә мин кунагымны югалттым. Чит авылныкы иде. Әллә кайда адашып калып, соңыннан аның өчен җавап бирергә туры килмәгәе дип куркып йөрим.
Шушы берничә авыз сүздән соң, алар икесе ике якка аерылып киттеләр. Картның шикләре тагын да куера төшкән, ә Фазылҗанов исә бөтенләй тынычланып калган иде. «Бер кыз белән бер егет югалган икән, анысы инде ул хәтле куркыныч нәрсә түгел, алардан гына калмаган, элек-электән шулай югала торган булган», — дип кәефле уйланып барды ул һәм, шуның белән үзенең эзләү эшләрен беттегә санап, туп-туры өенә кайтып китте.
Егет белән кыз әллә кая, тау тишегенә кереп китмәсәләр дә, акрынлап атлый торгач, авыл буендагы тауның читенә килеп җиткәннәр иде инде. Менә алар колхозның әле күптән түгел генә утыртылган яшь алма бакчасы буена килеп чыктылар һәм кинәт тукталып калдылар. Алар инде байтак кына сөйләшкәннәр, күп кенә нәрсә турында аңлашып өлгергәннәр, җитди сүз дә байтак әйтелгән, шук 'сүзләр дә булган, хәзер бераз туктап торсалар да мөмкин. Җитмәсә тагын урыны нинди күңелле. Тау төбендә, әкиятләрдә сөйләнә торган тылсымлы көзге кебек,, әлеге шул ясалма күл ялтырап ята, тауның бите киртләчләнеп-киртләчләнеп тора, утырып ял итим дисәң, яшел хәтфәдән «келәм» җәелеп куелган, күктә, нәкъ аларның башлары өстендә диярлек, ай балкый тора, ә түбәндә, буа арыгыннан суның шаулап агып төшкәне ишетелә...
— Ай яктысында сезнең авыл бишектәге кебек күренә, — дип куйды Заһри, авыл өстенә бераз карап торганнан соң. Гомердә булмаган хәл, бу кичне аның теленә гел әнә шундый матур-матур сүзләр килеп тора, шуның белән бергә, бу кичнең йолдызлары да күбрәк, җетерәк кебек күренәләр иде ахрысы, чынлап та, гашыйк булган иде булса кирәк ул.
Ә Мөнирәгә килгәндә, анысы артык очынмый, Заһриның сүзләренә тыйнак кына җавап кайтара, күбрәк тыңлый, ләкин, бит очларының үзеннән-үзе кыза баруына караганда, тыйнаклык кына аны коткарып кала алмаячак, хәзер үк инде ул күзгә күренми торган җиңел-җиңел канатлар чыга барган кебек тоя башлаган иде.
Заһриның «бишектәге авыл» турында башлаган сүзләренә каршы ул:
— Сезнең авыл матуррак. Сезнең авылда электричество, — дип житди генә итеп әйтеп куйды.
— Алайса, әйдә, мин сине үзебезнең электричестволы авылга алып китәм, мин ат белән килдем, — диде Заһри, сүзне яңадан уенга борып,— арбага салам да, атка бер селтәп җибәрәм, биш минутта безнең авылда булабыз.
— Ә безнең авыл тулай бишектәге кебек калсынмы?
Мөнирә йөрәктән чыккан көчле тавыш белән әнә шулай сорап куйды һәм, яшьлек очанаклыгы дин уйларга һич тә урын калдырмый торган җитдилек күрсәтеп, үз-үзенә җавап биргән кебек, сөйләп китте:
— Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың, адәм көлкесенә генә калырсың. Аннары бит аның хәзер кызлары да андый төшеп калганнардан түгел, кем урлап китсә, шуңа риза булып тормаслар. Иң яхшысы, Заһри, беркая да китмәскә. Барыбыз бергәләп, җиң сызганып тотынырга да, барлык авылларны, барлык өйләрне электричестволы итәргә, яктыртырга. Әнә ул бишектәге кебек күренә торган салам түбәле кечкенә-кечкенә өйләрне яңа өйләр белән алыштырырга, яңа клублар, яңа мәктәпләр, уку өйләре салырга, суларны казлар, үрдәкләр, балыклар белән тутырырга...
Бу әйтелгәннәрнең якын киләчәктә тормышка ашырылуын икесе дә берьюлы күргән кебек булып, алар бераз вакыт сүзсез генә утырдылар.
— Ә үзебез ничә бәпкә үстерергә уйлыйбыз, Мөнирә? — дип, тынлыкны бозып, кызык кына итеп сорап куйды Заһри.
Бу сүзләрдән соң Мөнирә, утырган урыныннан тиз генә сикереп торды да, кырт кына борылып, тау астына, арыктан шаулап су агып торган якка таба йөгереп китте. Билгесез шатлыктан берничә секундка дөньядагы бөтен нәрсәне онытып җибәрде ул, бер урында басып тора алмас булды, гүяки менә аны күзгә күренми торган хәтфә канатлары кинәт очыртып алып киттеләр... Аңа чак-чак кына куркыныч, ничектер башы әйләнгән кебек, тик шулай да канатларның талгын ай яктысында җиңел генә җилпенүләренә, тирбәтеп очырып алып баруларына ул һичбер төрле каршылык күрсәтми—әйдә, очырта бирсеннәр! һәм ул, әллә сөенечтән, әллә башы әйләнүдән, әллә Заһриның ялгыз гына калуыннан шикләнеп, көмеш чыңлаган кебек, кыска бер тавыш чыгарып куя. Төнге тынлыкта, җемелдәшеп янучы йолдызлар астында, куркынган кош кебек, кинәт очып киткән бу кыска тавышны безнең гади телдә нәрсә дип аңлатып та булмый, чөнки ул әле генә кузгалган йөрәкнең әле сүзләргә салынып та җитмәгән ашкынулы бер авазы. Ләкин гашыйклар моны үзләре аңлыйлар, шулай ук безнең Заһри да авыз ачып карап калмады.
Мөнирә таудан җан-фәрман чабып төшкән шәпкә күл читенә килеп көч-хәл белән туктады да:
— Ой, башым! Әллә нишләдем! Суга атылып төшәм дип торам,— дип пышылдап куйды.
Тик ул арада аның артыннан шундый ук кызулык белән Заһри йөгереп килеп җитте, кызны тотып алды... Юк, суга төшмәде кыз, сөйгәненең кочагына сыгылып төште, ә бераздан инде тын гына ялтырап яткан күл өстендә, ай яктысында, аларның авызны авызга китерүче шәүләләре чагылып күренде...
Мөнирә, үзендә бәхетле бер җиңеләю тоеп, кинәт башын күтәрде, ә Заһри исә, кызларча уңайсызланып, аның янында тынып калды. Ләкин ләззәтле хыял һәм яшьлекнең ап-ачык булып күренеп торган иртәге көнен тою белән тулган бу тынлык, бөтен сүзләргә караганда да, күбрәкне сөйли: әйе, бу шулай, алар бер-берсен чын-чынлап яратышалар!
... Күңелдә якты хыяллар, телдә матур сүзләр, күктә эре-эре йолдызлар уйнап торган бу июнь кичендә алар дөньяда икәүдән-икәү генә калдык дип уйлаганнар иде, ләкин алай булмаган икән, шул тирәдә генә тагын колхоз бакчасының каравылчысы Хөрмәтулла карт кыштырдап йөргән булган икән. Бакчада виктория җиләге өлгереп килгән чак булганлыктай, күрәсең, картлач, ай яктысында бу ике кешене күреп алып, тегенди-мондый кешеләр түгелме, дип, шиккә калган булгандыр.
Аяк тавышыннан айнышып, як-якларына карап өлгерә алмадылар, иңенә мылтыгын аскан Хөрмәтулла карт, гаҗәп бер сугышчан кыяфәт белән, безнең геройларыбызның каршысына килеп басты. Тик бу ике кешенең кемнәр булуын танып алганнан соң, карт алай куркыныч кыланмады, үзенең дә яшь чагын искә төшереп булса кирәк, хәтта бераз шаяртып та куйган булды:
— Сезгә мин нәрсә дип әйтергә дә белмим, балалар. Болай үзегез начар ният белән йөргән кешеләргә ошамыйсыз.
— Нихәл соң, Хөрмәтулла абзый? Безнең питомниктан күчереп утырткан алмагачлар үсәләрме? — дигән булып, сүзне тиз генә икенчегә борды Заһри.
— Күзгә күренеп үсәләр, туфрагы килеште булса кирәк. Насыйп булса, быел берничәсе алма бирә башламасмы дип торабыз, — диде Хөрмәтулла карт, Заһри белән ике куллап күрешеп.
Ләкин кызның бер читтә, башын түбән иеп, танытмаска тырышып торуыннан ук эшнең нәрсәдә икәнлеген сизеп алган хәйләкәр картның теле моның белән генә туктап калмады. Мөнирә белән Заһри аның яныннан киткәннән соң, ул аларның артыннан кычкырып калды:
— Безнең питомникта үскән алмагач та начар булмас, шәт-иншалла. Күчереп утыртып кара әле, үзең дә әйтерсең...
VII
«Туры юл» колхозы членнары үзләренең гомуми җыелышында, «Кызыл ышна» колхозы белән берләшергә теләкләрен белдереп, карар кабул иткәннәр иде инде. Берләшү хәбәре шулай ук «Кызыл ышна»чылар арасында да бик нык куерган, ләкин хәзергә әле колхозчыларның закон төсенә кергән гомуми бер фикере тупланып җитмәгән. Хәбәр хәзергә тик телдән телгә генә күчеп йөри, шуңа күрә аңа кайбер шикләнүләр дә өстәлә бара иде.
— Авылларны да берләштереп, туып-үскән нигезебездән язмасак ярар иде, — дип хәвефләнү белән карады бер ише карт-коры.
— Безнең болай да «Туры юл» колхозыннан кайтып торганыбыз юк, суыбыз уртак — сулышыбыз уртак, дигәндәй, бернәрсәбез җитмәсә, шуларга йөгерәбез. Безгә инде әллә кайчан ук берләшергә кирәк иде, — дип хуплап каршы алдылар икенчеләре. Мондыйлар колхозчыларның күпчелеге һәм, шуның белән бергә, һәрвакыт колхоз производствосында катнашып йөргәнлектән, кечкенә колхозның эшкә комачаулык китерә торган кыенлыкларын якыннан белә торган һәм үз җилкәләрендә татыган кешеләр иде.
— Берләшкән колхозның председателе кем булыр икән? Безнең Фазылҗанов мөгаен төп башына утырып калыр, ике колхозны бергә кушкач, башлырак кешеләр дә табылыр, — дип, астыртын кинәнү белән, кызыксынып көттеләр өченче берәүләр. Кызу канлы һәм һәрвакыт турыдан оча торган Фазылҗанов үзенең озак еллар председатель булып эшләү чорында хәтер саклап кына тора алмаган, кайберәүләргә нык кына бәрелгән вакытлары да булган, кайберәүләренең сөялләренә дә басылган, хәзер менә андый кешеләр алда торган бу зур эшне, барыннан да элек, председатель алыштыру итеп күз алларына китерәләр һәм председательлектән төшкән Фазылҗановны үчекләп, телләрен чыгарып күрсәтергә (очып төштеңме, борыныңны бик күтәргән булган идең!) әзерләнеп торалар иде. Күп еллар буена күмәк хезмәттә бергә катнашып, бергә шатланып, бергә янып-көеп өйрәнгән крестьянның психологиясендә бер-беренә якынлашу, бер-беренә ияләшү һәм берсе өчен икенчесенең чын күңелдән кайгыртучанлык күрсәтүе кебек затлы сыйфатлар нык кына тәрбияләнү белән бергә, иске тормышның әле сүнеп бетмәгән кайбер кисәү башлары да саклана һәм, моңа кадәр кайдадыр эчтә пыскып, чыгар урын тапмыйча яткан ул кисәү башлары, уңайлырак форсат күренгән саен, үзләрен нык кына сиздергәләп куялар иде.
Шунлыктан бу көннәрдә авыл коммунистларыннан аеруча бердәмлек һәм ачык күзлелек сорала, алар әлеге шул сүнеп бетмәгән «кисәү башлары»н ерактан күрә белергә, ул кисәү башларына көчәеп китәргә ирек бирмәскә, алда торган бу зур чараны, колхоз авылының перспективасы белән бәйләп һәм, шуның белән бергә, төп колхозчылар массасының үзендә туган инициативага төгәл җавап бирерлек итеп оешкан төстә үткәрергә тиешләр иде. Бу мәсьәлә башлангыч партоешманың гомуми җыелышына куелып, анда ике колхозның коммунистлары актив катнаштылар, теге яктан да, бу яктан да җентекле кызыксыну, мәсьәләне өйрәнү булды һәм нәтиҗәдә, бердәм фикергә килеп, «Туры юл» һәм «Кызыл ышна» колхозларын берләштереп коруны, моның белән бәйләнешле оештыру эшләрен урып-җыю чорына кадәр үткәреп бетерергә, дигән карар кабул ителде. Ләкин партоешма секретаре Җамалиев моның белән генә дә чикләнмәде, ике колхозның да коммунистлары белән аерым-аерым сөйләшеп, аларга, гомуми җыелыш карары нигезендә, аерым-аерым заданиеләр бирде, аларны аерым- тармакларга беркетте, күрсәтмәләр ясады. Ниһаять, кичә кич белән алар, райком вәкиле Абдуллин белән бергәләп, «Кызыл ышна» колхозына килеп, колхоз активы белән беседа уздырдылар, кешеләрнең фикерләрен тыңладылар, үзләре кайбер нәрсәләр әйттеләр. Актив утырышы төнге сәгать бергә кадәр сузылды һәм, ниһаять, иртәгесен бөтен җирдә — правление алдындагы игъланнар тактасында, пожар сарае буенда, кибет ишегендә, фермаларда эре-эре хәрефләр белән һәм эндәш галәмәтләрен бер дә кызганмыйча язылган белдерүләр күренде:
«Белдерү!
Бүген, 29 нчы июньдә, клубта
«Кызыл ышна» колхозы членнарының гомуми җыелышы була! Барлык колхоз членнарының килүләре мәҗбүри!!
Жыелыш кич сәгать 6 да башлана.
Җыелыштан соң түләүсез «Кубань казаклары» киносы күрсәтеләчәк!
Правление».
Көн тәртибе күрсәтелмәгән булуга да карамастан, халык эшнең нәрсәдә булганлыгын чамалый иде инде, күрсәтелгән вакыттан шактый элек, берәмләп-берәмләп тә, төркемләп-төркемләп тә клуб ягына таба агыла башладылар. Хатын-кызлар кешелеккә кия торган күлмәкләрен киеп, аеруча кабарынып чыкканнар, кызлары булса, чуар косынкалар бәйләп, үкчәле туфлиләр киеп, берничә вершокка үсеп киткәннәр, яшел урам фонында күңелле гөрелдәшеп, тегене-моны сөйләшә-сөйләшә, үтеп тордылар. Клуб мөдире Хәдичә Булатова бүгенге көн өчен аеруча тырышлык күрсәтеп әзерләнгән, җыелышта хәл кылыначак мәсьәләгә карата лозунглар язып, чагыштырма диаграммалар ясап куйган, стенада, юлбашчыларның портретлары арасында, журналдан кисеп рамага куелган Мао Цзедун көлемсерәп карап тора иде. Сәхнәдә президиум өчен махсус өстәл, аның өсте янып торган кызыл комач белән капланган, докладчы өчен трибуна, ул да кызыл комачтан төрелгән, гөлләр, графин белән су, стакан, хәтта кыңгыравына хәтле барысы да үз урынында иде.
Хатын-кызларның килгән берсе, бик үк алга да үтмичә, шул ук вакытта бик үк артка да качмаска тырышын, урта рәтләрдән урын ала, элегрәк килеп утырган тумачыеның исәнлеген-саулыгын сораша, үз өендә, үз семьясындагы яңалыкларны тезеп китә, шунда ук тагын сепаратта ишетеп кайтканнарын да кыстырып җибәрә, ул да түгел, «кая соң. башласалар башласыннар иде инде, югыйсә көтү кайтыр вакыт җитә, кичке эш терәлгән» дип тынычсызлык белдереп алырга да өлгерә. Әнә шундый хәл-әхвәл сорашулардан, кызыксынып сораштырулардан клуб эче яхшы ук нык гөжли башлый, тик шулай да бөтенләй үк кызып китәргә өлгерми, клуб мөдире Хәдичә радиоалгычны тоташтыра. Колхоз яшьләре өчен Москвадан тапшырыла торган концерт туры килә, клуб эче жырчы — тенорның көмештәй саф тавышы белән күмелә. Барысы да, шул исәптән моңа кадәр баскыч төбендә тәмәке тартып, аны-моны гәпләшеп торганнары да кереп, скамьялардан урын алалар, клуб эче чөеп бәйләнгән аклы яулыклардан, егетләрчә кыңгыр салынган кепкалардан, чуар косынкалардан һәм озак киюдән яхшы ук нык беләүләнә башлаган кәләпүшләрдән чуарланып кала.
Менә Фазылҗанов президиум өстәле артына чыгып баса — пиджакны иңенә генә элгән, ак күлмәк өстеннән каеш бәйләп җибәргән, сакал кырылган, мыек борын астында гына һәм, гомумән, егетләрчә тора. Менә ул, Хәдичәгә баш селкеп кенә, Москва тенорын туктатып торырга боерык бирә һәм, залда шыгрым тулы утырган халык өстеннән тагын бер кат күз йөгертеп чыкканнан соң, мәһабәт тавыш белән:
— Колхоз членнары йөз процент диярлек килде, җыелышны башлап җибәрергә мөмкин дип саныйм. Үзара пышылдашуларны, чыгып-кереп, киләп сарып йөрүләрне бетерегез, — дип белдерү ясый һәм шуның артыннан ук, бу юлы инде үзе тенор тавыш чыгарып, ишек төбендәге яшь егеткә кычкыра:
— Габдерахман! Ишек синең җаваплылыкта. Кара аны, җыелыш башланганнан соң, кереп-чыгып йөрүләр булмасын.
Шул арада үзе «Менә күрдең инде. Безгә дә мыек чыккан лабаса...» диген төслерәк итеп, беренче рәттә утыручы райком вәкиле Абдуллинга күз салып куя.
Президиум сайланып, «Колхоз тормышының бүгенге этабы китереп куйган мәсьәләләр, аларны хәл кылуда колхозчылар инициативасы һәм колхозларны оешу, хуҗалык ягыннан ныгытуда алда торган бурычлар» дигән темага доклад ясау өчен, райком вәкиле Абдуллинга сүз бирелгәч, барысы да тынып һәм гаять зур игътибар белән докладчының авызына карап калдылар. Хәтта югары очның Тәпән Сабир да — җыелыш саен я йоклап утыруы, я булмаса бер тема буенча сүз барганда, ул темага кагылышы булмаган бөтенләй икенче темадан, әйтик, халыкара хәл турында сүз барганда, арба кендеге турында сорау биреп, бөтен кешене шаккатыруы белән дан казанган Тәпән Сабир да — һәртөрле «черемгә китү» хәвефеннән үзен саклау өчен, ачык тәрәзә төбенә, җиләскәрәк менеп кунаклаган һәм, кирәкмәгәндә теле әйләнеп китеп, адәм көлкесенә калмас өчен, кулын авыз тирәсендәрәк йөртә, сакалын-мыегын бөтергәләгән булып утыра иде.
Абдуллин үзенең докладын шул тирәдәге колхозлар тормышыннан күп кенә кызыклы һәм гыйбрәтле фактларга нигезләп ачык һәм аңлаешлы телдә алып барды. Кешеләрнең кызыксынулары көчәйгәннән- көчәя барды, хәтта кайберәүләр, докладчыны бүлдереп, кыска-кыска сораулар биргәләп, үзләреннән мисаллар китергәләп утыруга чаклы кызып киттеләр. Кыскасы, көн тәртибенең икенче пунктын — «Туры юл» колхозы белән «Кызыл ышна» колхозын берләштереп кору мәсьәләсен — кабул итү өчен аудитория яхшы ук нык кыздырылып өлгергән иде инде.
Ләкин икенче мәсьәлә тикшерелә башлагач, активлык тагын да көчәя төште. Фазылҗановның кыскача информациясеннән һәм «Туры юл» белән берләшергә чакырып ясаган тәкъдименнән соң, клуб эче
элек беразга тынып калды — барысының да мәсьәләне үз башында йөрткәнлеге, уйлаганлыгы, теге яктан да, бу яктан да үлчәп караганлыгы, гомумән, «алдым-бирдем, киттем-бардым» игеп карамаганлыгы күренеп тора иде.
Ул да түгел, кәҗә сакаллы бер агай утырган урыныннан сикереп торды, сүз дә сорап тормыйча, бүреген дә салмыйча, кызып сөйләп китте:
— Анысы дөрес, берләшү кирәк нәрсә, берләшүгә каршы кеше булмас. Алла-мәгәр «Туры юл» колхозының колхозчыларына баштан ук шуны китереп куярга кирәк: алар үзләрен генә туры юлдан йөрүчеләр итеп борын чөймәсеннәр. Әйтәсе килгән сүзем шул, берләштең икән — берләш, эшне — үзәннекеләргә, үгезнекеләргә бүлеп йөртү булмасын. Юкса аларның күкрәк бик киеренке, «Я хто?» дип күкрәк төеп сөйләшергә яраталар.
— Төярлек күкрәкләре булгач, нигә төймәсеннәр. Байлыклары бар, эшли белеп эшлиләр, — дип, аңа каршы төште икенчесе.
— Буш тубал кагудан җил тумый, ә аларның тегермәне җилсез көнне дә әйләнә, — дип куәтләп куйды өченчесе.
Ул арада берничәсе берьюлы кузгалып, кәҗә сакаллы агайны якларга тотындылар:
— Сөйләсен, Әхмәтша абзый, нигә кешегә әйтә башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмисез, уен эш түгел ич.
— Тәртип белән генә, сүз алып кына, — дип, кыңгыравын һәм тенорын» яңгыратып куйды Фазылҗанов һәм әлеге кәҗә сакаллы агайга сүзен дәвам игәргә кушты.
— Дәвам итәргә дип әйтәсең әйтүен дә, минем монда әллә ни дәвамлык сүзем калмады. Берләшергә кирәк—дәвамы менә шул. Җиребез бергә, суыбыз бергә, икең ике якта төтен чыгарып утыру заманы түгел. Иллә-мәгәр кабатлап әйтәм: сезне без өстерәп алып барабыз, дип соңыннан сүз китерерлек булмасыннар. Нәни абый чабуына тагылып йөрергә яратмыйм мин, ник дип әйтсәң, минем үз чабуым бар, совет власте безнең үзебезгә канат бирде. Менә шул.
Кәҗә сакаллы агайдан соң, җыелыш яңадан үз тәртибенә төшеп, сораулар бирү башланды һәм, дөресен әйтергә кирәк, сораулар көтелмәгән дәрәҗәдә күп булды. Фазылҗанов башта телдән генә җавап бирмәкче булып җиңел генә тотынган иде, ялгызы гына ерып чыга алмаслыкны сизеп, ярдәм сораган кебек, райком вәкиленә мөлдерәп карап куйды һәм, соңыннан җавап бирергә булып, сорауларны бик тырышып язып барырга кереште. Сораулар җир төзелеше турында да, чәчү әйләнешен үзгәртеп кору уңае белән килеп чыгачак кыенлыклар турында да, бригадалар, аларның инвентарьлары турында да—барысы турында да булды. Бригадаларның нинди тәртиптә (үз авыл кешеләреннән генәме? Әллә ике авылны бергә кушыпмы?) оештырылуыннан алып, инвентарь комиссиясенә колхоз саен ничәшәр кеше сайланырга (икесеннән дә тигезме?) тиешлегенә кадәр — барысы белән дә кызыксындылар, барысын да белеп калырга теләделәр. Баштарак ничектер үзләрен аерымрак тотучы һәм тыйнаклык саклабрак утыручы хатын-кызлар да кызып киттеләр, сорау артыннан сорау яудыра башладылар. Көтү каршылау, кичке эшләр кебек, үз ишек алдың, үз өен турында гына кайгыртып утырулар онытылды, кешеләр алдына зур һәм катлаулы булып колхоз язмышы килеп басты. Хәтта әлеге безнең Тәпән Сабир да тәрәзә төбенә бик җайлап кунаклаган җиреннән төшкән, черемгә китү куркынычын оныткан, шактый ук мөһим кыяфәт саклап аягында басып тора, уң колагын сәхнә ягына таба борып куеп (сул колагының рәте юк, каптузия бәласе, сугыш бәласе!), ничектер, менә хәзер дәррәү кузгалып, яны белән очып китәргә хәзерләнгән кеше кебек күренә иде.
— Сабир кордаш, син канатларны бераз үзенә табарак җыя төш әле. синең артта да кешеләр булганлыкны исеңнән чыгарма, — дип, чабуыннан тартканнан соң гына ул, бераз җыела төшеп, яңадан үзенең иске урынына — тәрәзә төбенә менеп кунаклады, тик шулай да, ишетмичә калмыйм тагын, дигән кебек, уң колакны алгы пландарак тота иде.
Ул да түгел, арадан бер карт торып, «ике колхозны берләштергәннән соң, бер казанга ике тәкә башы туры килә түгелме соң, җәмәгать? Алар, үзара сөзешеп, казанның стеналарын ватмаслармы?», дип, ике председательгә киная ясап, барысын да бер көлдереп алды.
— Миңа мөмкинме?— дип, кул күтәреп сүз сорады Мөнирә, залдагы гөжләү бераз басыла төшкәннән соң. Фазылҗанов аңа сүзне бирүен бирде, ләкин үзе, теге чебешләр вакыйгасын казып чыгармагае бу, дип шикләнү катыш аптырау беләнрәк карый иде.
Мөнирә, элек бераз каушап, буталыбрак торганнан соң, берьюлы ачылып китте, сүзләрен бер дә ашыкмыйча гына тезә башлады:
— Хәзер генә биредә Галимҗан абзый, ике тәкә башы турында әйтеп,, барыбызның да кәефен ачты, барыбызны да көлдерде. Мин дә шул нәрсәгә төбәп әйтмәкче идем. Ләкин минемчә, чынлабрак караганда, көлеп кенә уздыра торган нәрсә түгел бу. Ачыграк булсын өчен мин ул тәкә башларын исемнәре белән атап, бармагым белән төртеп күрсәтмәкче булам: аларның берсе, безнең «Кызыл ышна» колхозы председателе Фазылҗанов абый булса, икенчесе «Туры юл» колхозы председателе Бәдретдинов. Галимҗан абзый дөрес әйтә, берләшкәннән соң ике тәкә башы бер казанга сыймаячак. Ике тәкә башының берсе бүтән эшкә китәчәк, колхоз производствосының башка тармагында файдаланылачак. Иш янына кушмы бу? Иш янына куш бу. Колхоз файдасынамы? Колхоз файдасына. Ә андый «тәкә башлары» — җыя торгач байтак җыелачак. Әйтик, менә «Туры юл» колхозында казлар бар, каз фермасы бар, бездә тавыклар. Аларның казларында ике кеше утырса, безнең тавыкларда ике кеше утыра. Ике колхозны берләштергәннән соң, казларны һәм тавыкларны бергә кушып, шуларга тагын күркә, үрдәк кебек йорт кошларын да өстәп, бөтен бер кошчылык комбинаты оештырып җибәрергә мөмкинлек туачак. Ә анда эшләү өчен үзара сөзешмичә, эшне белеп, дусларча эшли торган ике кеше бик җиткән. Моннан нәрсә килеп чыга дигән сүз? Моннан тагын «ике тәкә башы» артып кала дигән сүз килеп чыга. Аларны шулай ук колхоз производствосының башка тармакларында файдаланырга мөмкин булачак. Кем файдасына бу? Колхоз файдасына. Инде шулай булгач, «тәкә башлары»ның үзара сөзешүеннән куркып торырга урын бармы? Бернинди дә урын юк.
Хәзергә кадәр сөйләгәнем — «тәкә башлары» турында булса, хәзер мин үзебезнең башыбыз турында, безнең Фазылҗанов абый турында берничә сүз әйтмәкче булам. Үзегезгә мәгълүм, быел яз без, Балан-куак елгасын буып, зур гына сулык ясадык. Яхшы ният белән ясадык—анысы турында сүз дә юк. Фермага казлар алып, казлар йөздермәкче идек, балык үрчетмәкче идек, йөздердекме соң казлар? Үрчеттекме балык? Йөздермәдек тә, үрчетмәдек тә. Ни өчен? Ни өчен икәнлеген барыбыз да беләбез: юрган кыска булганлыгы өчен. Юрганны аякка тартсаң, баш ачык кала. Башка тартсаң, аяклар шыр. Бәләкәй колхозның бәләкәй юрганы менә шул инде ул. Ә зуррак көч белән ныклабрак тотынган колхозлар юрганны гына түгел, юрганнан зуррагын да яңартып, аякка да, башка да җитә торган итеп кордылар. Казлар алырга юрганыбыз кыска булган икән, алайса менә тавыкларыбызны алып карыйк. Бернәрсә булса, нәселле тавыклар, «Леггорн»да «Род-айланд» дип шапырынган булабыз. Ә шул мактанчык тавыкларыбыз елга йөз егерме, йөз утыз күкәй салалар да, калган вакытны кикрикләрен кояшта кыздырып уздыралар. Әйтә башласаң, Фазылҗанов абый күзеңне дә ачырмый. «Мин синең тавыкларыңны наряд биреп күкәй салдыра алмыйм», дип кенә җибәрә. Дөрес, Фазылҗанов абый, тавыкларны наряд биреп күкәй салдырып булмый, ләкин тавыкларны фән кушканча ашатып һәм тәрбияләп күкәй салдырырга була. Бер тавыктан елына ике йөз, ике йөз егерме күкәй алырга мөмкин, ди, фән әйтә. Аның өчен нәрсә кирәк? Аның өчен иң элек тавыкның үзенә бирергә кирәк. Ә без быел язын, колхоз правлениесенең алдан аяк киенмәве аркасында, тавыкларыбызны бер чеме-тем фуражсыз, яшь кычыткан ашатып асрадык.
Мин боларны ни өчен сөйлим? Шуның өчен сөйлим, колхозный башына тәкә башы утыртып кую гына җитми. Колхозның башына күмәк хуҗалыкның барлык кирәк-яракларын, бөтен якларны: дөясен дә, энәсен дә. энәсен генә түгел, җебен дә — барысын да, барысын да алдан күреп, алдан кайгыртып эшләүче кешене куярга кирәк. Колхоз башына шундый кешене куйганда, Галимҗан абзый курыккан кебек, колхоз казанының стеналары чатнамагае, дип куркырга һич тә урын калмаячак, колхоз казанының стеналары чыдарлык аның.
Кыскартып әйткәндә, минем тәкъдим шул: безгә «Туры юл» колхозы белән берләшергә кирәк һәм берләшкән колхозның башына, эшне ерактан күреп, киң колач белән алып баручы чын большевик кешене куярга кирәк. Фазылҗанов абый булырмы ул, Гарифҗановмы, Бәдретдиновмы, әллә Сәгыйтдиновмы — кем генә булмасын, ләкин тәкә башы булмаска тиеш.
Мөнирәнең сөйләве барысына да бик ошады, җыелыш, дәррәү кабынып. кул чапты.
— Бер генә колак белән тыңладым, анда да әллә никадәр акыллы сүз ишетеп калдым. Бу Чаптар Мөхәммәди кызын әйтәм, әлләзи генә бернәрсә иде, хәзер килеп әнә министрыңны да, Сабир абыеңны да ике якка сәлам бирдерерлек булып җитешкән. Тавык абзарында ятып, тәки шул акыл җыеп утыра икән, — дип үз тирәсендәгеләрне көлдереп куйды Тәпән Сабир.
— Син бик югарыдан очасың, Сабир абый, үзеңне министр белән бер рәткә куеп жибәрдең, — диде яшьрәкләрдән берсе, аның сүзләренә каршы килеп. Ләкин Сабирның да баскан урыны нык, теле үз урынында әйләнә иде.
— Нишләп министр белән бер рәткә куймыйм, министрның башы булса, минем тәпәнем бар. Ишеткән бер акыллы сүзне шунда жыеп, әчетә, кабарта бара да, кирәк чагында кирәкле урынга кыстырып җибәрә Сабир абыегыз,— дип күкрәкне солдатча киереп, башын тагын да югарырак чөеп куйды.
«Мөнирәнең сүзләре барысына да ошады» дип әйтергә бераз ашыга төшкәнбез икән, арткы рәтләрнең берсендә утыручы Хәсәнша Исмаена ошап бетмәгән икән, ул, әле тик болай гына сүз кыстырып үтәргә теләгән бер төс белән, ләкин эчке зәһәрен ачыктан-ачык сиздереп, урыныннан кузгалмыйча, ләкин бөтен кешегә ап-ачык ишетелерлек итеп, сүз башлады:
— Ботакка килеп кунганнан соң, сандугачның эше сайрау да сайрау аның. Әле моны Мөнирә оратор сүзләреннән чыгып әйтүем. Мөнирә белән минем Тәнзиләгә — пеште килде күркә боты әле аларга. Дөреслектән барганда, Мөнирәгез сезнең «Туры юл» колхозы председателе Бәдретдинов белән инде әллә кайчан ук берләшеп куйган булса кирәк ул. Өченче көн төнлә каравылдан кайтышлый күрдем, бөтен кеше йокыда, тавык-каз кунаклаган, ә алар, мин сиңәйтим, Бәдретдинов белән икесе, кунакларга урын таба алмыйча, икәүдән-икәү буа буенда култыклашып йөриләр.
Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды, шуннан файдаланып, кайберәүләр Мөнирәгә таба кызыксынулы караш ташларга да өлгерделәр. Ә ул, әле яңарак кына ялкынланып сөйләгән кыз, Исмайның сүзләрен кире кагарга яки үзен акларга тырышып һичбер сүз әйтә алмыйча, колакларына кадәр кызарган хәлдә, башын түбән иеп утыра иде.
Менә шул чагында урта рәтләрнең берсеннән матур түгәрәк сакаллы, •бераз бөкрәя төшкән, коры гына гәүдәле бер карт күтәрелде. Кипшергән иреннәрен «мелт-мелт» итеп кыймылдатып, әйтер сүзен таба алмыйча, ләкин шул ук вакытта бугазына килеп тыгылганны әйтмичә калдырырга булдыра алмаганлыгын ачыктан-ачык сиздереп, берничә секунд сүзсез генә басып торды ул. Барысы да, кызыксынып, аңа борылдылар.
— Син күргәнне мин дә күрдем, Исмай, — дип, әле генә сөйләп үткән Хәсәнша Исмаена таба карап, әкрен генә итеп сүз башлады карт, — мәгәр, дөресен әйтим, синең кебек пычрак итеп күрмәдем. Кешеләр монда зур эш турында киңәш-табыш корып утырганда, син ат тизәгеннән корт эзлисең, каты таракан нәселеннән түгелсең ләбаса.
Бу — колхозның алма бакчасын караучы һәм теге төнне Мөнирә белән Заһрины бакча буенда күреп, аларга берничә күңелле сүз әйтеп калган алтмыш биш яшьлек Хөрмәтулла карт иде һәм ул, сүзләрен әйтеп бетергәннән соң да, яшь кызның саф вөҗданын һәм җәмәгать алдына мәҗлескә куелган зур киңәшне һәртөрле «каты тараканнардан» сакларга әзер торган бер кыяфәт белән, байтак кына вакыт урынга утырмыйча, басып калды.
Җыелыш шактый озак дәвам итте. Сөйләүчеләр, киңәшкә куелган мәсьәлә белән төрле яклап кызыксынучылар күп булды. Сораулар — фикер алышуларга, фикер алышулар — тәкъдимнәргә кушылып киттеләр, шулай ук тәкъдимнәр кертелә башлагач, яңадан сораулар биреп куючылар да булгалады. Мәсьәлә зур һәм җитди иде, хәер, сөйләшү дә уйнап сөйләшү булмады.
Иң әһәмиятлесе шунда: колхозчыларның зур күпчелеге, бу мөһим, чараның политик һәм хуҗалык әһәмиятен тирәнтен аңлап, аны кайнар рәвештә яклап чыктылар. «Туры юл» колхозы белән берләшергә бердәм теләкләре барлыкны белдереп һәм район Советы башкарма комитетыннан моны раславын сорап, карар кабул ителде.
Җыелыштан таралганда халык, килгәндәгегә караганда, күңеллерәк гөжли, чөнки байтактан бирле һәрберсен аерым-аерым уйландырган мәсьәләне, барысы бергә җыелып, җиңел генә хәл итеп куйганнар иде.
Шулай ук җыелыштан соң каралган «Кубань казаклары» картинасы да эзсез генә үтмәгән, кешеләр дуслык һәм мәхәббәт хисләре белән тулганнар, ә кайбер җыр отарга сәләтле яшьләр, фильмда җырлана торган көйне шунда ук эләктереп алып, егете булса — кызына, кызы булса — егетенә:
«Каким ты был, таким ты и остался
Казак лихой, орёл степной...», —
дип җырлап, берсен-берсе макташып кайтырга да өлгерә башлаганнар иде инде.
VIII
Казан ветеринария институтыннан килеп, моннан күп кенә вакыт элек Урманбаш авылында, «Кызыл ышна» колхозының кошчылык фермасында булган һәм Мөнирәнең фермада эшләү тәҗрибәсеннән үзенең блокнотына байтак кына файдалы нәрсәләр язып алып киткән доцент Спиридонов турында Мөнирә, тормыш ыгы-зыгысы сәбәпле, онытып җибәргән иде. Ике колхоз берләшергә торган бу мәшәкатьле көннәрдә, башка бик күп эшләр арасында, кинәт ул доцент Спиридоновның, «алай-болай төртелеп калсаң, аптырап торма, үзебезгә яз, бергәләп ерып чыгарбыз»,— дигән сүзләрен искә төшерде һәм беркөнне, озак кына кич утырып, Спиридоновка хат язды.
Нәрсәдә аптырап калды соң ул? Хаты нәрсә турында булды аның? Берәү дә белмәде. Чөнки ул моны берәүгә дә күрсәтмичә, берәү белән дә киңәшмичә язды.
Шуннан соң атна да узмагандыр, газета-журналлар, хатлар ташучы Әпсәләм, калын күн букчасын асып, Мөхәммәди агайларга килеп керде һәм нәкъ дүрт марка ябыштырылган зур гына конвертны аларга калдырып, тегеләрдән алганлыкка кул куйдырып чыгып китте. Конвертка берьюлы дүрт марка ябыштырылган булуы да, Әпсәләмнең аны кул куйдырмыйча калдырырга теләмәве дә — барысы да әйтеп тора: биредә уен эш булмаска тиеш иде.
Өйдә Мөхәммәди агай белән Ниса түти икесе генә иделәр, алар кинәт килеп төшкән дүрт маркалы бу хаттан нык кына аптырашып калдылар. Кемнән булыр бу? Әлеге теге Мөнирәне югалтып йөргән кичтән бирле аларның болай да уйлары чуалган, төрлечә уйлап карыйлар, ләкин төгәл генә бер карарга да килергә белмиләр иде. Аптырарлык та шул, бер яктан кыз, берни дә булмаган кебек, үз эшендә чаба да чаба, йөзе ачык, сүзе аз. Кайткан араларда өй эшләренә йөгерә: суын китерә, идәнең сап-сары итеп юып ала, самоварын агарта. Икенче яктан, карт белән карчыкның хәтерендә әлеге теге югалтулар һәм эзләнүләр белән тулган төн бик нык саклана. Бер кичне ике кешене югалтып йөрделәр бит ул чагында. Каударлану аркасында Мөхәммәди карт кызыксынмыйчарак калды. Кем булды соң ул Фазылҗановның кунагы? Аның каравы карт белән карчык соңыннан бик нык кызыксына башладылар, байтак кына башларын ваттылар. Кайсы яктан очып килгән тилгән булды соң ул? Мөхәммәди агай өе өстендә аларның бердәнбер чебешен эләктереп алып китәргә бөтерелмәдеме ул?
Бер очып әйләнер шулай, ике очып әйләнер, өченчесендә, яшь тырнаклары арасына кыстырып, алыр да китәр. Аннары бар, күккә карап йөр инде син. Сора, кияү булган кешенең күңелен күр, бергә оешыйк, карт ояны ташламыйк, диген. Ә бу бергә картайган оя, үз ояң, бала-чага үстергән оя — карт белән карчыкка шундый кадерле, шундый якын, үз янында торып калган бердәнбер кызларын канатлары астына яшереп, мәңге шунда утырырлар иде...
Шул ук вакытта кызның, берни дә сиздермичә, һаман шулай элеккечә үз эшендә йөгереп йөрүе карт белән карчыкны тынычландыра, берәр эш булырга торса, кызның теленә чыгар, теленә чыкмаса. төсенә чыгар иде, дип уйлыйлар картлар. Нишләп соң ул кыз берни дә сиздерми?
Карт үз алдына, карчыгы үз алдына, ә кайвакытларда икесе бергәләп, әнә шундый сораулар бирешә-бирешә, баш ватып йөргәндә, әбиен- бабаң исән-сау торамы, нәкъ дүрт маркалы хат. Кызның нәкъ үзенә адресланган. Тилгән чебеш өстенә кадалып килеп төшкән кебек, берьюлы кадалып килеп төште. Хәерлегә булырмы икән бу? Карап торганнары, аларның бердәнбер кызы бит ул, әй, йөртәсе түгел иде шул чит тилгәнне...
Карт белән карчык, конвертны кулдан-кулга күчергәләп, байтак кына әвәләгәннән соң, ниһаять, уртак бер фикергә килеп, барысын да үз күзләре белән күрергә булдылар. Ә моның өчен, барыннан да элек, искәрмәстән очып төшкән менә бу тилгән-конвертның эчен ярып ташларга кирәк иде.
Хәер, Мөхәммәди агай белән Ниса түти алай шыксыз кыланмадылар. Алар зур бер саклык белән, бер ишеккә, биш тәрәзәгә карау нигезендә, өйалды ишеген дә, өй ишеген дә эчтән бикләп, үзара, әлбәттә, чыш-пыш белән генә аңлашып, конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдылар. Эшне болай саклык нигезендә алып барганда берьюлы ике куян тотыла: беренчедән, конверт эчендәге хатта нәрсә язылганлыгы (ягъни алар өе өстендә бөтерелеп очып йөри торган тилгәннең кем икәнлеге)
мәгълүм була һәм, икенчедән, кыз белән нке ара бозылмыйча кала. (Кызның талканы коры булуын алар яхшы беләләр, аның теләгенә ачыктан-ачык каршы барып, яки аның серләре белән артык кызыксынып, кызның ачуын китерергә теләмиләр, алай берьюлы бөгә башласаң, таякның кинәт шартлап сынып китүеннән шикләнәләр иде.) Эчендәгесен укыганнан соң, алар конвертны сиздермәслек итеп киредән ябыштырып куячакларына зур ышану белән карыйлар иде.
Конверт ачылды, эчендәгесе тышка чыкты. Ләкин моннан карт белән карчыкның кызыксынуын басарлык нәрсә чыкмады. Беренчедән, хат русча һәм шактый ук бөдрә почерк белән язылган иде. һәрхәлдә ул Мөхәммәди агай сүзен тыңлар кебек күренми иде. Ертмаска тырышып, шулкадәр озак азапланганнан соң, конверт эченнән нәрсә булса да өстерәп чыгармаса, Мөхәммәди картның (бигрәк тә карчыгы алдында) ирлек абруе кимсетелгән кебек күренгәнлектән, ул, әле алай, әле болай әйләндерә торгач, ниһаять, хачтан «гусыня» «гусак», «наседка» кебек сүзләрне чүпләп алып, аларга шунда ук шатырдатып тәрҗемә ясады. Ләкин бу сүзләрне ничек кенә сыкма, алардан Мөхәммәди агай беләк Ниса түти көткән нәтиҗәнең ичмасам тамчысы да чыкмый иде.
Ахырда Мөхәммәди агай, «миннән булмый, үзең теләсәң нишләт» дигән төсле итеп, хатны карчыгы Ниса түтигә атып бәрде. Тегесе, тиз генә эләктереп алып, күршедә торучы укытучы кызга йөгерде. Карт белән карчыкның бәхетенә каршы, укытучы кызның өйдә вакыты икән. «Ә» дигәнче укыды, «җә» дигәнче аңлатып бирде. Мөхәммәди агай белән Ниса түтидә бөек кызыксыну кузгаткан, көпә-көндез ишекнең келәсен төшерергә, өйгә бикләнергә һәм «чыш-пышлап» сөйләшергә мәҗбүр иткән, ниһаять, Ниса түтине укытучы кыз каршына йөгерткән ул серле хатның эчтәлеге, сөземтәсен генә алып әйткәндә, түбәндәгеләргә кайтып кала иде:
... Кошлар фермасы өчен казлар оясы хәзерләгәндә, ничә ана казга бер ата каз исәбеннән чыгып эш итү яхшы? Ана казлар сайлауга кайсы айдан керешергә? Ана һәм ата казлар сайлаганда, бигрәк тә аларның нинди сыйфатларына аеруча игътибар итәргә?
Мөнирә тарафыннан куелган әнә шул сорауларга доцент Спиридонов, фән күзлегеннән карап, җаваплар язган һәм Урманбаш фермасының, ул тирәдәге табигый шартларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, кайбер практик киңәшләр биргән иде.
Кыскасы, өстенә дүрт марка ябыштырылган зәңгәр конверттан тилгән түгел, ә казлар килеп чыктылар. Ә Мөхәммәди агай белән Ниса түти ишек-тәрәзәләрне бикләп, «чыш-пышлап» кына сөйләшеп, аннан «тилгән» китереп чыгарырга маташканнар иде. Күрәсең, кошлар да алар теләгәнчә генә очмый икән.
Моннан соң карт белән карчык беркадәр тынычланган кебек булдылар, чөнки бернинди дә тилгән очып йөрми, кызыбыз үз канат астыбызда утыра, дигән фикергә килделәр.
Ләкин нәкъ шул минутта икенче бер «каһәр төшкән» сорау килеп, картны бер яктай, карчыкны икенче яктан борчый башлады: «Аның фермасында тавыклар гына ич. Кайдан килеп тагын казлар белән җенләнә башлаган ул?»—дип баш ватарга тотындылар алар.
Саклык дигән нәрсә онытылды. Ниса түти, күршедән чыгышлый өйалды ишегенең келәсен төшерергә дә оныткан булган икән. Әлеге шул «Нишләп тавык кына түгел? Нишләп каз? Кайдан килгән каз?» —дигән башваткыч сорауларны бер-беренә сүзсез генә биреп һәм кулларында берсе хатның үзен, икенчесе дүрт маркалы конвертны селкеп торганда, һәрвакыттагы кебек, тигез-тигез генә басып һәм, һәрвакыттагы кебек, йөзендә ягымлы көләчлек уйнатып, Мөнирә үзе кайтып керде.
— Әпсәләм әйткәч, йөгереп кайттым, миңа Казаннан хат бар икән, — Диде ул, әтисе белән әнисенә ничектер берьюлы карап.
— Менә, — диде әтисе, хатны сузып.
— Менә, — диде әнисе, дүрт маркалы конвертны биреп.
Карт белән карчык, конвертны ачканлыктан уңайсызланып, шуклыклары өстендә тотылган балалар кебек сүзсез калганнар иде. Ләкин Мөнирә, бигрәк тә хатның эчтәлеге белән кызыксынганлыктан, аңа-моңа игътибар итмәде.
Мөхәммәди агай тагын шомлана башлады.
— Каян исеңә төште әле ул казлар? Синең фермаңда казлар юк ич, — дип кызына сорау бирле ул, ниһаять. Чынлап та, вакытында аклашып китмәсәң, соңыннан бу казлардан нинди дә булса берәр мәче башлы ябалак килеп чыгып, төннең-төн буе мич юллыгында елап утырырга мөмкин түгелмени!
Мөнирә әтисенә гади генә һәм шуның белән бергә туры гына итеп карап куйды:
— Бүген юк, иртәгә булырлар. Бүген белән генә эш бетми бит, әти. һәм ул Спиридоновның хатын, кирәк булганда алып карарга анык
торсын өчен, өскә, үзенең китаплары арасына кыстырып куйды да. үзе яңадан эшенә чыгып чапты.
Ә Спиридоновның киңәшләре аңа тиздән кирәк булачак. /Мөнирәнең планнары бар әле. Ике колхоз берләшеп төзелүгә, боларның тавыкларын, тегеләрнең казларын бергә кушып, шуның янына тагын үрдәкләр дә өстәп, бөтен бер кошчылык комбинаты ачып җибәрергә мөмкин булачак. Су бар. болынлык бар, теләк бар, каралтыларны бергәрәк җыеп, тагын да шәбрәк итеп корып җибәрергә булыр, аптырап калганда киңәш сорарга доцент Спиридонов бар, фән бар, комбинат булмаса, зур кошчылык фермасы булыр, ләкин булыр. Мөнирә моның шулай булачагына чын күңелдән ышана, ләкин коры ышану белән генә калмый. Юк-юкта «Туры юл» колхозына барып, яки башка берәр җиргә барышлый, юлны юри туры китереп, аларның фермасы һәм андагы кешеләр, шартлар белән таныша йөри. Шул арада үзе «Туры юл» колхозының председателе Заһри турында да онытмый.
Дөрес, хәзергә әле алар икесе дә муеннарыннан эшкә чумганнар, искә төшкән саен күрешә алмыйлар, ләкин Мөнирәнең үз сүзләре белән әйткәндә, «бүген белән генә эш бетми бит». Дөрес, искә төшкән саен күрешеп булмый, аның каравы күрешкәндә нинди рәхәт!
IX
Көннең аяз булуыннан файдаланып, Мөнирә бүген тавыкларны ферма буендагы басуга алып чыкты. Кызыл кикрикләрен кояшта уйнатып, үзара җырлашып, әтәчләре муеннарын аеруча купшы кәкрәйтеп, менә алар әле күптән түгел генә сөрелгән пар җиренә таралыштылар һәм шунда ук, аяклары белән тибенеп, томшыклары белән актарынып, үзләренә кирәкле эшне эшли дә башладылар. Мондый прогулкаларның ике төрле файдасы бар. Беренчедән, тавык балчык арасыннан үз организмы өчен аеруча кирәкле җимнәрне, вак кортларны табып ала, икенчедән, игенчелеккә зарар китерә торган бөҗәкләрне чүпләп, агрономиягә үзеннән «өлеш» кертә. Ләкин мондый прогулкалар мәшәкатьсез генә узмыйлар. Тавыклар, бигрәк тә алар тирәсендә спайланып, алкаларын уйнатып купшыланып йөрүче әтәч дигән кәкре муен әнә шулай «агрономия» ясап йөргәндә, тавык караучыларның берсе аларны көтеп, бер чебешне дә күздән ычкындырмыйча, каравыллап торырга тиеш. Димәк, фермада өелеп калган барлык вак-төяк эшләр аларның берсенә генә йөкләнә дигән сүз. Кетәк асларын да чистарт, тавыклар коена торган туфракны да йомшарт, форточкаларны да ач, ишек алдын да себер, суларны да алыштыр, кирпеч тә төй...
Шунлыктан булса кирәк, Мөнирә янында эшли торган Халисә бүген, тавыкларны прогулкага чыгару алдыннан:
— Нәрсәгә ул кадәр янып-көеп йөрергә, барыбер «Туры юл» колхозы белән кушыласы ич, — дип, мыгырданып алды.
— Кушыласы булганга күрә дә барыбер түгел шул менә, — диде Мөнирә, сүзен кырт кисеп. — Кушылганда алардан ябык булып түгел, алар белән бер көрлектә булып кушылырга кирәк. Югыйсә соңыннан, «чебеш кенә идегез, сезне без тавык иттек», — дип телгә кертүләре бар.
Мондый прогулкаларның ике төрле файдасы бар дигән идек, Мөнирә өчен бүгенге прогулканың уйламаган яктан өченче файдасы да килеп чыкты. Бер дә көтмәгән чагында Заһрины очратты ул. Алай гынамы соң әле!
Күктән иртәнге кояш, җирдән башларын кыңгыр салып һәм яхшы ук гаҗәпсенеп тавыклар карап тордылар, Заһри Мөнирәне үзенә якынрак тартып китерде, кулларыннан алды, күзләренә карады һәм, бераз вакыт ни дип әйтергә дә белмичә, туп-туры карап торганнан соң, әйләнә-тирәдә берәү дә булмауга карамастан, кешегә ишеттерергә теләмәгән кебек, пышылдап кына:
— Мөнирә түгел, молодчина син, — дип мактап куйды. Һич тә уйламаганда һәм көпә-көндез килеп чыккан бу «пышылдашу»дан Мөнирә, уңайсызланып, кызарып калды, ләкин, дөресен генә әйткәндә, ул моннан бик риза иде.
Берләшкән колхозга исем бирүгә, аның правлениесен, ревкомиссиясен, инвентарь комиссиясен сайлауга һәм уставын яңадан кабул итүгә багышлап авыл буендагы болында уздырылган гомуми җыелыштан бирле, менә атнага якын инде, аларның очрашканнары юк иде. Бер дә уйламаган җирдән менә бу дүрт аяклы хайван дулап килеп чыкты, алар — тагын бергә.
Ә бу «дүрт аяклы»ның килеп чыгуы болай булды. Үзе, инвентарь комиссиясе членнары белән берлектә, элекке «Кызыл ышна» колхозының инвентарьларын, хуҗалык каралтыларын, сбруйларны исәпкә алып йөргәндә. Заһри җигеп килгән айгыры «Очкын»ны иске правление алдында бәйләп калдырган иде. Кояш кыздыра башлагач, күрәсең, ат тынычсызланырга тотынган. Колхозчылар кайсы-кайда эштә булганнар. Өй арасында калган карт-коры, малай-салай борылып чыкканда, «Очкын» инде, алгы арбасын койрыкка тагылган шырпы кабы урынына очырып, Урманбаш авылының әле бер урамында, әле икенче тыкрыгында тузан туздырып чабып йөри булган. Тотарга маташып карамаганнар түгел, тота алмаганнар. Урамнан — тыкрыкка, тыкрыктан — ындырга, ындырдан — кырга.
... Ак күбеккә манылган атның урман юлыннан чабып килгәнен күреп, Мөнирә аның каршына чыкты. Шуннан соң тагын нәрсә? Мөнирә бу турыда үзе дә әйтә алмый. Бәлки атның пары басыла төшкән булгандыр? Бәлки ул Мөнирә дигән кызның бөтен нәрсәне үзенә буйсындыра торган шундый берәр зәхмәтле көче бардыр? Ә иң ышанычлысы, ихтимал, яшь атның, аны-моны тикшереп тормыйча, басу ригасына атылып-бәрелеп үзе килеп керүе булгандыр? Ничек кенә булмасын, ат Мөнирә кулында. Заһри үзе чабып килеп җиткәндә, Мөнирә атны икенче тапкыр алай шаярып йөрмәслек итеп, каты кул белән тотып тора иде.
Баштарак чыр-чу килеп читкә сибелешкән тавыклар да әкренләп җыела башладылар. Дөресен әйткәндә, алар, нык кына гаҗәпләнгән кебек, башларын әле бер, әле икенче якка кыңгыр салып, карап-карап куйгалыйлар иде.
— Мин сине шушы атка утыртып үзебезнең авылга урлап китәргә тиеш. Әйт, кайчан урларга кушасың? — диде Заһри, ягымлы шуклык белән кызның күзләренә карап.
— Иң элек атыңны яхшылап тотарга өйрән әле, — дип суктырып әйтеп куйды Мөнирә. Ләкин шулай да бу юлы ул, башка вакытлардагы кебек, күзләрен аска яшермәде. Күрәсең, алар эштә һәм җыелышта гына түгел, менә болан икәүдән-икәү генә калган чакларында да күзгә-күз карашып сөйләшергә өйрәнеп киләләр иде инде.
— Фазылҗанов абзый нишли? һаман шулай борынын салындырып йөриме? — дип сорап куйды Мөнирә, ниһаять, җитди тонга күчеп.
— Эшләрен тапшыра. Әмма картлачка бик үк ансат булмаска тиеш, шулайрак күренә, — диде Заһри, уйчан бер төс белән.
Берләшкән колхозның гомуми җыелышы Фазылҗановны председательлектән азат итеп, бу постны Бәдретдиновка тапшырганнан бирле. Фазылҗанов. тыштан моны ачык күңел белән кабул иткән кебек күренсә дә, чынлыкта Бәдретдиновка да, Мөнирәгә инде бигрәк тә (әлеге теге чебешләр вакыйгасын да куш) иренен турсайтыбрак йөри иде.
— Аерым кешеләрнең көйләрен саклап торып булмас инде,— диде Заһри сүзне ялгап һәм үтә нык сизелеп торган эш тоны белән, ләкин шулай да күзләрен кыздан ала алмыйча, дәвам итте, — безнең үз эшебез дә муеннан. Сина, иптәш Мөхәммәдиева, кошчылык фермаларын бергә туплау турында уйлый башларга кирәк булыр. Кайда? Нәрсә? Ничек оештырырга җайлырак булачак? Барын да уйлый йөр, тәкъдимнәр әзерлә. Правлениенең якын арада булачак утырышына шул мәсьәләне куярбыз.
һәм ул алгы арбасына җиңел генә сикереп басты да, атын нык кына борып, авылга чапты.
X
Берләштерелгән «Туры юл» колхозының яңа сайланган правлениесе. үзенең икенче утырышында ук, колхозның хуҗалык якларына, урып- җыюга хәзерлек эшләренә караган күп кенә мәсьәләләрне хәл кылды. Колхозның утын-суын, якын киләчәктә башланачак зур төзелешләрен, күп басулы дөрес чәчү әйләнешен, культура-агарту, дәвалау-санитария учреждениеләрен, кыскасы, салам түбәле, тараканлы өйләр, бакалы кара мунчалар урынына төзеләчәк алдынгы культуралы агрошәһәрне күз алдында тота торган перспектив планы барлык кешеләргә бердәй ачык күренмәсә дә, алга карый белә торган кешеләргә көй кебек ачык, хәзер колхозның яңартылган җитәкчелегеннән бөтен эшне әнә шул планнан чыгып оештыру сорала иде. Алда торган әнә шул зур эшләр планыннан чыгып, хуҗалык каралтыларының мөмкин булганнарын урып-җыюга керешкәнче үк бер тирәгә туплый башлау теләге белән, төзүчеләр бригадасына күп кенә яңа кешеләр өстәлде. Шул уңайдан кошчылык фермасын бер урынга җыю буенча Мөнирәнең информациясе тыңланды. Теге көнне Бәдретдиновның искәртүеннән соң, Мөнирә бу мәсьәлә белән нык кына шөгыльләнгән, табигый шартларның җайлылыгын исәпкә алып, урыннар сайлап куйган, кошчылык буенча үзендә саклана торган әдәбиятка күз салган, районга барып, зоотехниклар белән киңәшкән, кыскасы, правление утырышына түгәрәкләнгән бер фикер белән килгән — аныңча, булачак «Кошлар комбинаты» элекке «Туры юл» колхозының каз фермасына кушылып, ләкин калкурак урынга күчерелеп, яңадан салынырга тиеш. Шул уңайдан ул, бераз алгарак сикереп булса да, Урманбаш авылындагы буаның перспективасызлыгын да, аны тиз көндә ачып, суны мөмкин кадәр бер урынга (кайда казлар, кайда электростанция) җыярга кирәклеген дә искә төшерде.
— Син тагын бигрәк, .безнең Урманбашны берьюлы сүтеп ташларга исәп тотасың, — дип каршы төште берсе. Ләкин Җамалнев та, Бәдретдинов та һәм шулай ук правлениенең башка членнары да Мөнирәне
яклап чыктылар. Моннан аеруча канатланып киткән Мөнирә соңгы сүзләрен шунда утыручыларның берничәсенә турыдан-туры юнәлдереп әйтте:
— Кайбер иптәшләр, күрәсең, әле һаман да сезнең «Туры юл» да, безнең «Кызыл ышна» дип, һәрберсе тәртәне үз ягына таба каерып йөртмәкчеләр. Нинди «сезнеке» дә нинди «безнеке» ул? Бүгеннән башлап барысы да безнеке, бүгеннән башлап барыбыз да «Туры юл»да. Инде шулай булгач без, барыннан да элек, бернәрсәне күз алдында тотарга тиешбез: кайда файдалырак кунакларга — шунда кунакла.
— Гел тавык янында утырып, тавык теле белән сөйли башлагансың син, — дип төрттереп куйды әлеге теге һаман үз ягын каеручы «күрше». Аның репликасы Мөнирәне тагын да кыздырып җибәрде:
— Юк, Галиәхмәт абый, минем исәп гел тавыклар белән генә утырып торырга түгел. Әгәр барып чыкса, минем исәп бераз башкачарак. Теге чагында да әйттем, хәзер дә шуны әйтәм: безнең колхозда тиздән бөтен бер комбинат — кошчылык комбинаты булырга тиеш.
Бәдретдинов сүз уңаеннан файдаланып:
— Башка комбинатлар белән беррәттән, — дип реплика ташлап куйды. Якында булачак үзгәрешләрне, яңалыкларны күз алларына китергән кебек, барысы да бик аз гына бервакытка тынып калдылар, күзләрдә яңа очкыннар кабындылар.
Ләкин Мөнирә, хыялга бирелеп, үзе әйтә башлаган фикеренең очын югалтмады:
— Мин хәзергә кошчылык эшләре турында сүз алып барам, — дип ялгап алып китте ул. Тавыклары да, казлары да, үрдәкләре дә, күркәсе дә — барысы да булырга тиеш бездә. Чөнки барысы өчен дә мөмкинлек табарга була. Шуның өчен дә мин кошчылык фермасын Җәйләү-алан авылы янына күчереп коруны куәтлим дә. Биредә суы да, болыны да, басуы да — барысы да кул сузымында.
Ул арада Җамалиев сүзгә кушылып:
— Сезнең тәкъдимегез колхозның перспектив планына да бик яхшы туры килә, иптәш Мөхәммәдиева, шулай булгач, бу турыда артык сүз озайтып торуның кирәге булырмы икән, — дип ачкытан-ачык сиздергәч, барысы да тынып калдылар.
Галиәхмәт дигәненең казлар йоны туздырып, бәхәс ачып уйнарга исәбе зур булса да, көн тәртибендә башка мәсьәләләр көтеп торганлыктан, бу турыдагы сүзне шунда туктатырга булдылар. Мөнирәнең тәкъдиме күпчелек тарафыннан яхшы дип табылды. Урманбаш авылындагы тавык фермасы каралтыларын иртәгә үк күчереп, яңадан сала башларга дигән карар кабул ителде.
Кинәт шунда берсе, ниндидер аңлашылмау чыгасын алдан ук сизенгән кебек:
— Ә безнең Фазылҗанов кайда калды соң әле? Шушындый эшләр каралганда, нишләп ул биредә күренми? — дип искә төшереп куйды. Барысы да аның юклыгын тик хәзер генә күргән кебек булдылар: тавыклар, арба кабыклары, аркалыклар турында кызып-кызып сөйләштеләр, ә менә кеше кадәр кеше, правление члены онытылып калган иде.
— Дөрестән дә, бу ничек булды, иптәш Бәдретдинов? Хәбәр ителдеме Фазылҗановка? — дип, кырыс кына итеп сорап куйды Җамалиев.
Хәбәр дә ителде, телдән дә әйттем. Күрәсең, ни дә бүлса килеп чыккан булырга тиеш, — диде Бәдретдинов, бу турыда сүзне артык сузарга теләмичә. Эшнең нидә булганлыгы башкаларга ул кадәр ачык булмаса да, Фазылҗановны якыннан белүче һәм соңгы көннәрдә эш аркасында аның белән аеруча еш очраша башлаган Бәдретдинов беркадәр чамалый: Фазылҗанов үзен гади правление члены итеп калдырудан риза түгел. Ул моны Җамалиев белән Бәдретдинов юри шулай
ясадылар дип карый, туры килгән урында алардан ризасызлык белдереп, сөйләнеп ала, ләкин моңа кадәр әле шуннан да артыкны күрсәткәне юк иде. Бүген менә шуннан да артыгракны күрсәтергә уйлаган булса кирәк, хәбәр ителүгә һәм телдән әйтелүгә карамастан, правление утырышына килми калды. Ул үзен читкә кагылган кеше итеп саный һәм, үзен читкә кагылган дип санаучы һәрбер кешенең үзен юата торган исерткеч фәлсәфәсе булганы кебек, Фазылҗановның да үзенә күрә фәлсәфәсе бар. Ул: «Сугыш елларында мин үз колхозымны бөкремдә күтәреп чыктым, берәү дә, Фазылҗанов, син начар кеше, син эшли белмисең, димәде, хәзер килеп мин ярамын башладым. Тукта, минем бөкремдә җыелган мөлкәтне ничек итеп сүтә башларсыз икән? Карап карыйк», дип бер читтән карап тормакчы. Эш алай-болай зурга китеп, «правление утырышына ник килмәдең?» — дип сорый калсалар, «күрше авылга җәяүләп йөрергә аягым ревматизмлы, ат җигеп йөрергә власть үземдә чак түгел», дип җавап әзерләп куйган иде.
Ләкин аңа. үзен читкә кагылган кешегә санап, үз күләгәсе белән сөйләшә-сөйләшә, озак йөрергә туры килмәде, икенче көнне үк куе вакыйгалар килеп чыктылар. Дөресрәге, Урманбаш авылына балта осталары килеп чыктылар һәм икенче көнне алар ферма каралтылары тирәсендә «так та ток» балта җырлата башладылар.
— Бар әле, белеп кайт, нишлиләр анда?—дип, чын тәшвишкә төшеп, хатынын җибәрде Фазылҗанов. Хатыны артыннан ук диярлек, җан-фәрман чабып үзе китте. Ул барып җиткәндә, тавык торагының кыегына ике кеше менеп атланган да, шатыр-шотыр китереп, түбә такталары каерып маташалар иде.
— Нәрсә бу? Кем киңәше буенча эшләнә торган эш булды бу? — дип әллә кайдан ук кычкырып җибәрде Фазылҗанов. Аңа игътибар итмичә калырга мөмкин түгел иде, түбәдәгеләр, эшләреннән туктап, бер- берсенә карашып алдылар. Кайдандыр, эчтән, Фазылҗановның симез генә итеп сүгенеп җибәрүе ишетелеп калды, шуннан озак та тормады, аның килешсез гәүдәсе түбәгә үсеп чыкты.
Ләкин нәкъ менә шунда, үзенчә нәрсәдер бугазга бик нык килеп тыгылган бер сүз әйтергә дип түбәгә менеп баскач, ул, әйтер сүзен таба алмыйча, җилдә чәчләрен уйнатып, җайсыз бер кыяфәттә тураеп калды. Чөнки балта осталары үз эшләрендә бик ышанычлы кыланалар, аларның уйнап маташмаганнары әллә кайдан күренеп тора, ә менә Фазылҗановның иреннәре чатнап, үз-үзеннән тамагы кибеп бара, әйтсә дә тавышы чыкмас, тик кызганыч бер омтылу гына калыр кебек күренә иде. Шулай да ул балта осталары янына килеп баскач:
— Әле бик тиз тотынгансыз сүтәргә, — дип төрттереп әйтмичә кала алмады.
Менә, нәкъ бервакытта диярлек, Мөнирә һәм төзүчеләр бригадасының бригадиры килеп җитте. Хәер, бу вакытта инде Фазылҗанов сугышчан әтәч кыяфәтеннән чыгып, үз кыяфәтенә кайткан, түбәдән җиргә иңгән, пары яхшы ук басылган, эшнең асылына рәтләп төшенмәстән, үзеннән-үзе болай тузгып йөрүе өчен бераз үкенә дә башлаган кебек күренә иде. Ләкин шулай да әйтмичә кала алмады:
— Киңәш юк, табыш юк, нигә сез минем колхозымны чит-читеннән киткәли башладыгыз? Шуның өчен берләштекмени без?
— Колхоз синеке түгел, Фазылҗанов абый, колхоз колхозчыларныкы, — дип тыныч кына итеп аңа каршы төште Мөнирә.
— йомырка тавыкны өйрәтми, аттан узып тәртә алдан китә алмый, син тик кенә тор, кызый, — диде Фазылҗанов тупас кына итеп. Әле хәзергә сүзгә кушылмыйча, барысын да мыегына урап торган төзүчеләр бригадиры сабырлык саклап кала алмады. Ул Мөнирәне яклап та, Фазылҗановка каршы килеп тә түгел, үзенә тапшырылган эшне һәр яклап һәм ул эшне күрсәтелгән вакытта әлбәттә үтәп бетерергә тиешлеген сиздереп, солдатча кырт кисеп әйтеп куйды:
— Безнең эш, иптәш Фазылҗанов, йомырка өйрәтүе буенча түгел, безнең эш правление тарафыннан бирелгән график буенча бара. Бирелгән безгә, пример әйтик, бу кетәкне бүген сүтәргә, без аны сүтәбез. Иртәгә тавыклар өчен дворец бастырып куярга диләр икән, дворец, бастырып куячакбыз. Командованиенең приказын үтәмичә калырга минем хакым юк.
һәм ул шундый ук катгыйлык белән үзенең кешеләренә кычкырды:
— Корырак тотыгыз, иптәшләр! Тиздән машина килә. Кем дә кем каршы килеп маташа икән, правление алдында үзе җавап бирер. Ишеттегезме?
«Правление» дигән сүз чыкканнан соң, Фазылҗанов бөтенләй айнышып, юашланып калды. Аның күз алдына йөзәрләгән колхоз членнары, аларның җитди йөзләре килеп басты. Алар сайлады бит ул правлениене, Бәдретдиновны да председатель итеп алар сайлады. Фазылҗановны да председательлектән алар алып ташлады. Алар, барысы да алар. Алар шундый көчле, телиләр икән, бөтенесен эшлиләр, бөтенесен булдыралар. Тукта, нигә соң әле ул үзен әнә шул көчкә каршы куярга маташа?
Шулай уйланып, тиз генә өенә борылды ул. Кайтышлый да гел уйланып кайтты һәм ул инде эшне бөтен җитдилеге белән төшенеп алган, үпкәләү белән бернәрсә дә чыгарып булмаячак. Шуның белән бергә, үзенең, чыгымчы ат өянәгенә бирелеп, тәртәгә тибәргә йөрүен дә ошатмыйча, юл буе үз-үзен тиргәп кайтты: «Кирәкмәс иде, юкка йөрисе түгел иде, таракан дулап мич башын җимерә аламы?»
Шулай ук кичә правление утырышына бармыйча калуы да «келт» итеп исенә төшкәч, ул бөтенләй эсселе-суыклы булып китте. Катнашкан булса, барысын да үзе белеп торыр, риза булмаса, үз фикерен әйткән булыр иде, һәрхәлдә болай дуамалланып, агым суны туктатырга йөргән кебек, йөрмәс иде. Ә хәзер менә башны ташка бәрәсеңмени? Бәреп нәрсә булыр? Баш ватылыр, таш исән калыр.
Шундый каршылыклы уйларга күмелеп һәм авыз эченнән үз-үзенә сөйләнеп йөри торгач, ниһаять, ул элекке «Кызыл ышна» колхозының правлениесе урнашкан йортка килеп керде. Андагылар белән исәнләшеп, тәмәке кабызып һәм кичә яңа правление утырышында каралган мәсьәләләр турында сорашкалап, бераз юанган булды да, кинәт кузгалып, чыгып китте.
Шулай да бирегә сугылуы бушка китмәде. Чыгышлый, өйалды ишеге өстеннән латин хәрефләре белән язылган иске вывеска тактасын алып, берәүгә дә әйтеп тормастан, аны өенә алып кайтып китте.
Өендә хатыны Мәйсәрә кызыксынып, сорашкалап караса да, Фазылҗанов төрпә торганлыктан, сүз ялганып китмәде. Ләкин кем беләндер сөйләшергә кирәк, йөрәк үз урынында түгел, Фазылҗанов үзенең хаксызлыгын күңел тирәнлегендә сизенә, шул ук вакытта, бара торган арбадан үзенең кинәт болай төшеп калуы белән дә килешә алмый, үпкәләгән малай кебек, бер читтә иренен турсайтып басып тора, авыз эченнән нидер мыгырдана иде.
Кинәт ул башын күтәреп, Мәйсәрәсенә борылды да, бераз ачыла төшеп, әйтеп куйды:
— Мунча як, хатын. Керләндем бугай ахры мин, мунча чабынып, юынып алсам, бераз җиңеләеп китеп булмасмы.
Башка вакытта ягылган мунчага да зур дау белән генә керә торган Фазылҗановның бүген истә-оста юк чагында мунча ягарга кушуы Мәйсәрәгә бераз сәеррәк тоелса да, төпченеп торырга кыймады, хәер, вакыты да ул түгел иде. Нәкъ шул минутта капка шакыдылар, капка ачарга чыккан Мәйсәрәгә ияреп, өйгә Җамалиев килеп керде.
— Бик нык бикләнеп утырасыз, әллә Мәйсәрә апа белән берәр киңәш-табыш бармы, Гарәфи абый, — дип, ишектән керешли үк, ачык йөз күрсәтеп, сөйләнә-сөйләнә керде Җамалиев.
— Безгә шул калды инде, Мәйсәрә апаң белән генә сөйләшеп утырырга калды, — диде Фазылҗанов, бераз кырынрак торып. Гомердә өйгә аяк басмаган Җамалиевның бүген туп-туры килеп керүе Фазылҗановның үзен дә яхшы ук гаҗәпләндергән, күңеленнән генә «мунчаны якмыйча ук чабындырырга йөри торгандыр ахры бу» — дип шикләнеп тә куйган, тик шулай да серне бирми, сыртлы тора, тегенең чамасы бар икән, хәтта бераз әйткәләшеп алырга да исәбе юк түгел иде. Ләкин Җамалиев аны-моны кузгатмады, эш турында бөтенләй искә төшермәс- тән, өй һәм семья хәлләре, Фазылҗановның аягындагы ревматизмы турында сорашкалап, җанлап кына сүз башлап җибәрде.
Ул арада Мәйсәрә ажгырып кайнап чыккан самовар күтәреп керде, өстәлгә йомарламы белән май килде, кабартма килде.
— Бусы бик вакытлы, өйдән бүген иртә үк чыгып киткән идем, чәйгә ирен бик чатнап тора, — диде Җамалиев.
Тәкәллефсез генә утырдылар да, чәй эчә башладылар, һәм шунда сөйләшә торгач, үз җае белән барысы да, шул җөмләдән Фазылҗановның үпкәләре дә кушты. Берсе сөйләп, икенчесе баш селкеп утыру белән генә чикләнмәделәр, икесенең дә сүзләре табылды, тик шул чаклысы бар, Фазылҗанов үзеннән байтак кына яшь Җамалиев алдында үзенең хаксызлыгын аеруча нык сизә барган кебек була, дөресен әйткәндә. менә бу чәй янында әкрен генә әйткәләшеп утыру «карт сөякне» мунча парыннан болайрак йомшартып җибәргән иде.
Ул арада Мәйсәрә дә мунча ягып кайтты, кыскасы, Фазылҗановны төрле яктан җебетергә керештеләр, ләкин шулай да ул әле кирелек исереклегеннән бөтенләй үк айнып җитмәгән иде.
— Яшь көчләр шулай тыпырдап торганда, безнең ише карт алашага әллә ни ышаныч булмас инде, урманнан коры-сары төяп алып кайтырга ярасак, шуңа канәгать булырсыз, — диде ул, бөтен әңгәмәгә берьюлы йомгак ясарга теләп. Ләкин үткен һәм дусларча текәлгән күзләреннән күренеп тора, Җамалиев «коры-сары»га гына риза түгел, ул әле Фазылҗановтан көтә, ул әле аннан сораячак иде.
— Нәрсәгә яраганлыгың алда күренер, шулай да сиңа отставка бирергә берәү дә җыенмый әле, Гарәфи абый,—диде ул, ачык кына итеп. Шунда бер очтан Фазылҗановның ни өчен кичә правление утырышына килми калуын, ни өчен аның болай сыртлы торуын, барысын да, барысын да сорашырга тотынды. Ахырдан болай чыгымлап йөрүнең яхшылыкка алып бармаячагын Фазылҗановның исенә төшереп, аны нык кына кисәтеп һәм, шуның белән бергә, ипи-тоз, якты йөз өчен Фазылҗановның үзенә, бигрәк тә Мәйсәрәгә рәхмәт әйтеп, китәргә кузгалды.
Алар шулай җитди генә сөйләшеп чәйләп утырганда, кабарынкы йонлы, инде шактый калкып килә торган ак муенлы мәче баласы Җалалиевның алдына шундый ияләшеп өлгергән, шундый изерәп йоклап киткән иде ки, Җамалиев китәргә дип урыныннан купканнан соң да төшәргә теләмичә, тырнаклары белән аның киемнәренә асылынып калды.
— Бу малыгыз үзегездән артыкмы әллә? — диде Җамалиев, мәче баласын шунда ук кулына алып.
— Бик ошаса, алып кит, бездә аларның ишләре бар, — диде Фазылҗанов, әллә ни игътибар бирмичә генә.
— Алып китәргә мин бик рад, әгәр Мәйсәрә апа каршы килмәсә?
— Әйтәм ич: бездә алар җитәрлек. Телисең икән, берне түгел, икене биреп җибәрергә була.
«Алай булгач, сүз озайтып тормыйбыз. Мал минеке!» дигән кебек итеп. Җамалиев мәче баласын шунда ук куенына кыстырды һәм, нәрсә өчен икәнлеген аңлатып, өстәп куйды:
— Бер малай бар минем. Сугыштан соңгы... Эт-мәче өчен үлә. Кинәнсен әле уйнап.
Фазылҗанов аны капка төбенә чаклы озата чыкты һәм, капка баганасына сөялеп, уйланып калды: әйе, бу шулай, барысы да шулай. Берәү дә төшеп калмаган, барысы да үз тәртибе белән бара. Әле ничек кенә бара!
XI
Төзүчеләр бригадасының бригадиры теге көнне Фазылҗанов алдында, үзен солдатча тотып, юкка гына кодрәтләнмәгән икән, йөрәкләрендә дә бар икән, куллары да эшли белә икән аларның. Өч көн дә узмагандыр, болын буендагы калкулыкка шундый «Кошлар шәһәре» бастырып куйдылар, кайда олы тәрәзә, кайда кече тәрәзә, кайда вентиляция, кайда морҗа, кайда ишекләр, кайда лазлар — белмәгән кеше хәйран калыр. Тораклар алдына, биек рәшәткә белән әйләндереп, киң ишек алды ясалды — бер генә түгел, берничә ишек алды. Тавыкларга - тавыкча, казларга — казларча. Кеше ишек алдына кереп, буталып йөрерлек түгел, үз ишек алдында үзләре — үз телләрендә серләшсеннәр дә серләшсеннәр. Яңгыр суларын читкә агызу өчен рәшәткә буйларына канаулар казылды. Тегенди-мондый гына түгел, барысы да китапта күрсәтелгән чертёжлар буенча эшләнде. Мөнирәнең шуннан кайтып торуы булмады. Өскә күк халатын киеп алган, башында кызыл косынка, әлеге шул китаптан күчерелгән чертёж кәгазьләрен тотып, әле анда, әле монда ялтырап килеп чыга, йомырка тавыкны өйрәтми, дип әйтүләреннән курыкмый, аннан да тозлыракларын ишеткәне бар, укасы коелмаган. Ә бу урында бигрәк тә ука саклап торып булмый, чөнки кошлар торагы бер-ике елга гына булмаячак. Йомырка өйрәтәме, китап өйрәтәме, курста укыган чагындагылар искә төшәме, файдалы икән, берсеннән дә җирәнеп тору юк, барысы да ярый. Китер, куш, нигезгә салып калдыр, тик яхшы гына булсын.
һәм яхшы булды. Баганалы чыбыклар сузып, электр кертеп җибәрделәр. Тавык торагы түгел, кунак өе. Кич белән казларны алып кайтып япкач, тегеләр үзара сөйләшеп туймадылар, ахрысы, без кая килен төштек болан, дип гаҗәпләнештеләр булса кирәк.
Инде бүген яңа йортка тавыклар күчеп китә. Гаҗәп зур ыгы-зыгылы эш икән бу. Менә җигүле атлар тезелгән. Бер ат, ике ат, өч ат, дүрт ат? биш ат. Арбаларда тимер чыбыктан үреп ясалган зур-зур читлекләр. Читлекләрдә нәрсә кайнап тора? Тере тавык кайнап тора. Ул да түгел, әтәчләре кычкырып җибәрә. Ул да түгел, карарга җыелган малайлар үзара чырылдый башлый. Барысы да хәрәкәттә, барысы да тавышлы. Әнә бер әтәч, иске йорт белән саубуллашырга әзерләнеп, читлек арасыннан башын чыгарган, тамак астындагы алкасын чайкап тора. Әнә икенчесе, «кузгалыйк! кузгалыйк!» дигән кебек, канатларын җилпи.
Нәрсәдә соң эш? Нигә соң кузгалмыйлар? Ә анда икән, ферма өендә Мөнирә үзенең иптәш кызы Халисә белән сөйләшә икән.
— Өйдә минем чак кына карыйсы эшләрем бар иде. Мин соңыннан- рак төшәрмен, Мөнирә. Син анда үзең карый тор инде, — ди Халисә, тәмле телле булырга тырышып. Ә Мөнирәнең алай төчеләнеп кыланырга вакыты юк, ул, дусларча, ләкин шул ук вакытта ачыктан-ачык итеп әйтә:
— Синең һәрвакыт өендә нинди дә булса карыйсы эшләрең була. Оер аягың өеңдә, икенчесе колхозда.
— Нишләтим соң көне шундый туры килде бит, малай. Әни Арча базарына киткән иде, өйдәге эшләрне дә онытып булмый шул, —ди тегесе һәм шунда ук, — озакламам, төшеп җитәрмен, — дип өстәп куя.
Мөнирә, иптәш кызының күзләренә туры гына карап бераз торганнан соң ике тапкыр әйтеп торырга урын калдырмый торган ачыклык белән әйтә:
— Син инде алай булгач, Халисә, төшеп йөрмәссең. Безнең анда ике аягы белән басып, җиңнәрен терсәктән югары сызганып эшләүчеләр кирәк булачак. Аларда казлар караучы бер кыз бар икән, Газзә атлы, ул менә нәкъ шундый булырга ошый, — ди. Бу сүзләрдән яхшы ук аптырап калган Халисә:
— Ә мин нишләрмен? — дип ялварган тавыш белән сорап куя.
— Ул чаклысын инде бригадир әйтер, малай, мин бит бригадир түгел, бригадада үзеңә ошаган күңеллерәк берәр эш табып бирерләр.— ди Мөнирә иптәш кызын тынычландырырга тырышып,— колхозда эш бетмәс, бригадир нинди эшкә кушса, шунда эшләрсең. Сине генә түгел, правление Газзә янында эшләүче кызны да бригадага җибәрергә булды. Газзә белән икебез генә ерып чыгарбыз дип уйлыйбыз.
Бу Халисә дигәннәре башка чакта зарланып бушамый иде. Әле башына тавык тизәге исе каба, әле аңа — яшь кешегә — иртә торуы кыен, әле гомумән «тавык карау эшмени ул» иде, ә хәзер менә чыкты да. читлекләрдәге тавыкларга карап, катты да калды. Бигрәк матурлар шул. көнгә икешәр күкәй салгырлары! Барысы да бертөсле симез ак тавыклар, күз алдында ярминкә ясап, уйнаклашып торалар.
Төяләсе төялеп, алынасы алынып беткәннән соң, хәер, озак тормадылар. Алгы аттагы малай, дилбегәне кагып, атына чөңгереп җибәрде. Арбадагы тавыклар, барысы берьюлы диярлек, чикылдашып куйдылар. Аннары икенче аттагы малай чөңгерде — икенче арбадагылары чикылдаштылар.
Атлар пошкыруы, арба көпчәкләренең тигез җәйге юлдан җайлы гына әйләнүләре, ат тотучы малайларның егетләрчә күренергә тырышып сызгыргалап барулары, тавыклар чикылдашуы, әтәчләр кычкыруы астында, менә бу күңелле кәрван авыл урамыннан үтеп бара. Артларыннан бала-чагалар ияргән — кайсы кычкыра, кайсы, үзен белдеклегә санап, иптәш малае алдында остарып бара, кайсы, арба артына ябышып, читлек аркылы тавыкларны үчекли... Ул да түгел, күпер төбе Сирайларның һәрбер узган-барганга өреп калуны үзләренең этлек бурычлары санаучы эреле-ваклы этләре капка астыннан һау-һаулап өреп чыктылар, атлар күпергә кереп, күпер тактасы дәррәү дөпелди башлагач, тавыклар янә бер шәп кенә чикылдашып алдылар. Ләкин, барысын бергә җыеп алганда, Мөнирә өчен бернинди дә спектакль түгел бу, ул, гадәттәгечә җитди һәм, шушы чаклы җанлы малны алып барганы өчен, эчке горурлык хисе кичереп, атлар артыннан әкрен генә җәяүләп атлый бирә иде.
Яшелчә бакчасында чүп утаучы бер төркем хатын-кыз, бу гажәп кәрванны күреп, барысы берьюлы башларын калкыттылар. Арадан чаярак телле берсе Мөнирәгә төрттереп:
— Күрәсезме, кызлар, Җәйләү-алан авылына нинди бай килен төшә, тавык-чебешләре генә дә биш ат йөге, — дип кычкырып калды.
— Түшәге-ястыгы йомшак булсын, кич ятканда кабарып торсын, мондый бай киленне күргәнебез юк иде әле, — дип өстәде икенчесе.
Хәер, Мөнирә дә бурычлы булып калмады.
— Көз көне, казлар суя башлагач, сезнең туегызны да итәрбез, хәзергә кәбестәгезне үстерә торыгыз, — дип кычкырып китте. Бакча буеннан үткәннән соң, байтакка кадәр ул, әлеге кызларның шук сүзләреннән хозурланып, үзеннән-үзе көлемсерәп барды.
Чынлап та, уеннан уймак чыкса ни әйтерең бар! Яше җитмәгән түгел, егерме икегә чыгып бара, бу яшьтә аның анасы Рәхимәнең инде -үз чебешләре була башлаган иде, ә Мөнирә әле тавык чебешләренә куанып бушый алмый.
... Җәй көне, июль башларында, бал кортлары тырышып-тырышып бал җыйганда, ике якта стенадай үсеп утырган арыш арасыннан, тар гына юлдан, гади генә крестьян арбасы артыннан, арбадан бераз калыша төшеп, җәяүләп барганыгыз бармы сезнең? Нинди генә уйлар килми башыңа! Барасың, кулларыңны болгыйсың, арыш башакларына кагылып куйган буласың, битеңне йомшак җил сыйпап киткәнен тоясың, җырлый белмим дип тормыйча, кыйгач кашларны, уймак авызны кушып, әкрен генә җырлап җибәргән буласың, ә күңелең яхшылык тойгылары, рәхәт бер ләззәтләнү белән тулган була.
Әгәр шуның янына тагын үзең белән биш ат йөге тере байлык та алып барсаң, шуның янына тагын иптәшләрең, уенын-чынын бергә кушып, җанга ягымлы шук сүзләр дә әйтеп калсалар һәм алда, син бара торган авылда, күңелеңә аеруча ошап йөри торган кешең дә булса, бу эчке ләззәтләнүнең иге-чиге буламы соң!
Күңелле кәрван артыннан, аннан бераз калыша төшен, җәяүләп бара Мөнирә, аның маңгай чәче белән жил уйный, юлның ике ягында үсеп утырган арыш аңа башын игән, өстә тургай җыры, өстә тереклек чишмәсе кояш, ә алда — башланмаган тормыш. Шунда ук тагын, аның хыялына утырып, әлеге шул Заһри, күкрәгенә орденнар тагып кайткан шул егет бара. Чынлыкта ул егетнең төрле чаклары була, ләкин андамыни эш. Менә бу минутта, арыш арасыннан сузылган менә бу йомшак юлдан барганда, ул бары тик шук кына, ул бары тик көләч кенә.
— Күр әле, никадәр тавык-чебеш алып килә. Дөньяда кайчан соң -әле мондый килен булганы бар? — дигән кебек була ул. Авызын ерып,
кочагын җәеп. Мөнирәне кочып алырга килгән кебек була.
— Юк, канатларыңны җәймичәрәк тор, минем бер шартым бар, — ди Мөнирә, аның кочагына атылырга ашыкмыйча.
— Нинди шарт? Әйт, бөтенесенә күнәм. Әйт, иңбашларыма утыртып, дөньяга күрсәтеп йөрим, — ди теге ерык авыз.
— Мине кочагыңа бикләп калдырмассыңмы? Мин быел көздән ветеринария институтына читтән торып укырга гариза бирмәкче булам, миңа укырга ярдәм итәрсеңме? — ди Мөнирә һәм «шул шартыма күнсәң, мин синеке!» дигән кебек итеп, егетнең алдына килеп башын ия.
Теге көнне Җамалиев белән булган әңгәмәдән соң, үзен нык кына җиңеләйгән хис итеп, ачылып йөри башласа да, Фазылҗанов эшкә чын мәгънәсендә тиз генә кушылып китә алмады, чөнки истәлекләр, председательлеккә күнегү бик тирәнгә киткән, фани гына нәрсәләр гадәткә әйләнгән, әллә ничек кенә шунда, аяклар да авырая башлаган кебек тоела иде. Ләкин моның төбендә бер генә сылтау ята — Фазылҗанов үзен колхоз председательлегеннән алып ташлаулары белән әле һаман да килешә алмый иде.
— Кил әле, утыр минем каршыма, чүпрәк баш, — дип хатыны Мәйсәрәне чакырып китерде ул беркөнне һәм соңгы көннәрдә үзен нык кына уйландырган нәрсәләрне аңа түгеп салды:
— Аңлыйсыңмы син, хатын, Фазылҗанов белән нәрсә булганын? Чамалыйм мин, син болай уйлыйсың: янәсе, Фазылҗановны председательлектән чөеп аттылар да, Фазылҗанов шуның белән югалды, бетте, бушаган шырпы тартмасына әйләнде, тапта да үт Фазылҗановны. Юк, Фазылҗанов алай тиз югалып кала торганнардан түгел ул. Предстедатель булып торганда ул сиңа май эчермәде, председательлектән төшкәч, ул сиңа май эчерер. Ирең председатель булып торганда салам түбәле өйдә гомер кичердең, ирең председательлектән төшкәч, калай түбәле өйгә күчәрсең. Әйе, шулай, менә әйткән иде диярсең. Син уйлыйсың булыр, янәсе, Фазылҗанов май ашау өчен, калай түбәле өй өчен көя. Юк, эш анда түгел, хатын, эш май ашауда, калай түбәле өйдә торуда түгел, эш шунда: ни өчен мине председательлектән чөеп аттылар? Син миңа менә шуны аңлатып бир. Унбиш елдан бирле берөзлексез председатель булып торырга ярадымы Фазылҗанов? Ярады. Госпоставкаларны һәр елны үз вакытында түләп килдеме Фазылҗанов? Түләп килде. Газетага мактап яздылармы Фазылҗановны? Бер генә түгел, берничә тапкыр. Колхозчыларга хезмәт көне өчен ел саен биреп килдеме Фазылҗанов? Ел саен биреп килде. Районнан нәрсә кушалар, шуның барысын да җиренә җиткереп үтәп тордымы Фазылҗанов? Үтәп торды. Әйтик, узган ел әнә ышыкларга куштылар — ышыкладым. Картет диләр икән, кар тоттым, авызың белән кош тот дисәләр, авызым белән кош тотарга әзер идем. Инде шушы кеше быел килеп яраксызга чыкты. Нәрсә өчен? Син уйлыйсың булыр, районнан шулай кушылган дип. Түгел. Район кешеләре мине белә, «Фазылҗанов» дип үлеп торалар, үз колхозчыларым шулай эшләделәр. Значит, үз колхозчыларыма ошамый башлаганмын. Бигрәк тә менә шунысы борчый мине. Унбиш ел буена яраган, быел ярамый башлаган. Ә сәбәбен, имеш, үзең белмә.
— Бәлкем, сиңа әйтәм, картая башлагансың, хәзер инде, үзең күреп торасың, яшьләр үстеләр, — дип куйды Мәйсәрә, иренең җаеннан гына торырга тырышып.
Хатынының сүз җөпләү төсендә генә әйткән шушы кыска җавабында Фазылҗанов моңа кадәр үз башына килмәгән бер хакыйкать тавышын ишеткән кебек булды. Әйе, дөньяда картаю дигән нәрсә дә бар бит әле. Үсеп утырган агачлар да картаялар. Утыра-тора яшәреп тә, беркөнне килеп дөпелдәп авып төшә. Бар син аннары, сәбәпләрен эзләп йөр аның тирәсендә.
Гади генә бер кеше авызыннан ишеткән сүзләрдә хакыйкать тавышы тота’ белүе һәм аңа колак салырга әзер торуы Фазылҗановның әле хәзергә «дөпелдәп авып» төтмәгәнлеген күрсәтә, ул әле уйлана, пошына белә, кирәк икән, ул әле эшли белгәнлеген дә күрсәтергә әзер, тик аңа ничектер уңайсыз, эчке кирелеген җиңеп бетерә алмый, шул ук вакытта үзеннән-үзе дә хурлана: саташып китте бит ул соңгы вакытта.
Фазылҗановның соңгы көннәрдә, эшнең көен таба алмыйча, читтән- читтәнрәк йөрүе, бигрәк тә аның теге көнне тавык торагын сүтә килүчеләр алдында әтәчләнүе кешеләрнең колаклары яныннан гына узмады. Колхозчылар моны күреп йөрделәр, төрлесе төрлечә аңлатты, арада кире аңлатырга, Фазылҗановның сүнеп бара торган тискәрелеген яңадан дөрләтеп җибәрергә теләүчеләр дә булмады түгел. Барыннан да бигрәк, бу «ычкынып» китүнең тискәре йогынтысы Фазылҗановка тапшырылган бригаданың хезмәт дисциплинасында күренде. Ике колхозның бергә кушылуы, җитәкчелек алмашыну, бригадалар составында килеп чыккан үзгәрешләр, ферма каралтыларын берләштерү кебек зур әһәмиятле вакыйгалар белән тулган бу көннәрдә тезгенне баштан ук ныгытып кулга аласы, оештыру эшләрен тагын да көчәйтәсе бервакытта, бригадир һәм правление члены булган кешенең, балалар кебек үпкәләп, тәртәгә тибеп йөрүе — ул җитәкчелек итәргә тиешле бригадага беркетелгән кешеләрдә билгеле бер тугарылучанлык тудырмыйча кала алмады. Бер ише хатын-кызлар, колхоз эшенә чыкмыйча, үзләренең бәрәңге бакчаларына чүңкәеп, чүп утау, бәрәңге төбе өю кебек эшләр белән шөгыльләнергә тотындылар. Икенчеләре үз хуҗалыклары өчен терлек азыгы әзерләү белән мавыгып киттеләр. Ә шул вакытта Фазылҗанов үз уйларында үзе казынып бушый алмый иде. Яңгырлы бер кичне ул, аягындагы ревматизмын сылтау итеп, хәтта наряд алырга да килмәде. Эшнең катлаулана барганлыгы күз алдында иде.
Беркөнне, көннең көн буе Урманбаш авылында булып, андагы хәлләр белән ныклабрак танышып кайткач, Бәдретдинов, гадәттә анда бик сирәк күренә торган кызу канлылык күрсәтеп, партоешма секретаре Җамалиев янына килеп керде.
— Фазылҗановның болай эленке-салынкы йөрүе кайчанга кадәр дәвам итәр икән? — дип, кызып башлап китте ул. — үзең беләсең, Җамалиев, колхоз үзе генә зураеп калмады, аның эшләре дә зурайды. Кичә без биш-алты йөз гектар белән эш әйләндергән булсак, бүген җилкәбездә меңнән артык гектар утыра. Кичә дүрт йөз колхозчы булган булса, бүген бездә аларның саны җиде йөзгә якын. Борын төбендә урып-җыю, дәүләткә ашлык тапшыру кампаниясе. Кыскасы, итәк-җиңне җыеп, аякны киенеп, бии башларга әзерләнеп торырга кирәк. Ә шул вакытта безнең бер бригадирыбыз, бригадир гына да түгел, правление члены, алай гына да түгел, безнең оешмада торучы коммунист безгә сыбызгы сызгыртып йөртә. Әйт, зинһар, колхоз председателе буларак, кайчанга кадәр мин моңа түзеп торырга тиеш?
Бәдретдиновның ярсуы, чынлап та, тирәнгә киткән иде булса кирәк, ул, папиросын авызына капканнан соң, әле бер кесәсен, әле икенчесен капшап, зажигалкасын таба алмыйча аптырап бетте, хәлбуки, Җамалиев аңа инде әллә кайчан ук шырпы сузып тора иде.
— Иң элек тәмәкеңне кабыз, — дип, шырпы тартмасын аның борын төбенә күтәреп, шылтыратып куйды Җамалиев. Теге кабызганнан соң, бераз басылгандай булып, урындыкка утырды һәм бик нык суырып, ләкин төтенен бөтенләй диярлек «әрәм итмичә», гаҗәп зур аппетит белән тарта башлады. Аның бу кыланышына караганда, бүген бөтенләй тәмәке тартмаган дип уйларга мөмкин һәм, гомумән, ачулы күренә иде ул.
Җамалиев, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да иң элек кешедә булган фикерне ишетергә теләп:
— Я, алайса тыңлап карыйк, синең нинди киңәшең бар? Фазылҗановны нишләтергә кушасың? — дип сорап куйды.
— Минем фикер шул: чакырып сөйләшергә дә, булырдай күренми икән...
Бәдретдинов үзе әйтәчәк тәкъдимгә үзе дә ышанып җитми, нык ярсу белән берлектә, аның күңелендә Фазылҗановка карата өмет чаткысы да сүнеп бетмәгән, ул кешенең узганнарын, колхоз хәрәкәте башланганнан бирле шул эштә җиң сызганып катнашып йөргәнлеген — барысын да, барысын да исенә төшерә, ләкин, шуның белән бергә, аның менә хәзер председательлектән төшүе белән, эшкә аркасын куеп, арты белән киртә сикерә башлавын һич тә гафу итә алмый иде.
— Чакырып сөйләшергә дә, булырдай күренми икән, чүплек башына чыгарып ташларга? Шулаймы, синеңчә?
Җамалиев, гадәтенчә, нәрсәдер башка эш белән шөгыльләнгән булып, ә шул вакытта күзләрен маңгай астыннан хәйләкәр елтыратып, Бәдретдиновка карап торды.
Ул арада ачык тәрәзәгә юеш борынлы, шомырт кебек, кап-кара күзле бер малай килеп асылынды, икесенең да игътибары малайга юнәлде.
— Әти! Әни песинең аягына басты, аннары тагын Актырнакка аш бирми, — дип тезеп китте малай, барысын берьюлы түгеп. Монда килгәнче ул озак кына елаган иде булса кирәк, хәзер тик борынын тарта-тарта мышкылдавы һәм яшь аралаш аеруча матур елтырый торган шомырт күзләре генә калган иде.
Җамалиев малайны тәрәзәдән кочагына күтәреп алды һәм мен; алар, Бәдретдиновның борын төбендә арлы-бирле йөреп, дусларча сөйләшергә тотындылар.
— Әниеңне әйтәм, нишләп соң ул тора торгач песинең аягына басты икән?
— Тора торгач түгел, йөргәндә... Аш әзерләп йөргәндә.
— Кайткач, мин аның белән үзем сөйләшермен.
— Песи беләнме?
— Юк, әниең белән.
— Ә песине нишләтербез?
— Песигә ит бирербез.
Малайның моның белән генә тынычланыр исәбе күренмәгәч, Җамалиев аңа өстәл тартмасыннан бер башы кызыл, икенче башы зәңгәр яза торган карандаш чыгарып тоттырды һәм, тегене юри кыздырыр өчен, «кара аны, абыеңа күрсәтмә!» дигән булып, малайны яңадан тәрәзә төбенә китереп утыртты. Кулга шундый мал килеп эләксен дә, абыйга күрсәтмичә калып буламы соң! Малай ачык тәрәзәдән шундый очып төшеп, өйгә таба шундый нык йөгереп китте, юк, абыйсыз гына әлбәттә булдыра алмаячак.
Боларның барысын да бер читтән кызыксыну белән күзәтеп утырган Бәдретдинов, соңыннан Җамалиевка борылып:
— Телен таптың малайның, хәер, — дип, соклану белән әйтеп куйды.
— Шулай ук башкаларның да телен табарбыз, — диде Җамалиев. сүзләренә эчке мәгънә салып, һәм бая өзелеп калган темага яңадан кайтып, Бәдретдиновка сораулы караш ташлады:
— Чакырып сөйләшергә дә, булырдай күренми икән, чүплек башына чыгарып ыргытырга: дескать, бусы белән эшне бетердек, әйдә, икенчесен китер. Шулаймы, синеңчә?
— Чүплек башына ташларга димим, әмма шулай да, әгәр эшләр исәбе юк икән, мин аны, элекке заелугалары өчен генә, бригадир итеп тота да алмыйм, — дип кискен генә итеп әйтеп куйды ул һәм, инде синекен тыңлап карыйк, дигәндәй, секретарьга карап калды.
— Ә минемчә, Фазылҗановның эшләр исәбе табылыр һәм ул эшләргә тиеш, — дип, шулай ук җитди кискенлек белән сүз башлады Җамалиев һәм, кыска паузадан соң, тавышын бераз йомшата төшеп, дәвам итте, — без, Фазылҗанов кебек, колхоз эшенә үзеннән йөрәк дәрте кушып эшләгән кешеләрне, аларның ялгыш бер сөрлегеп куюлары өчен, үзебез теләгәнчә атып бәрә башласак, мондый партизанлыкның безгә кыйммәткә төшүе ихтимал. Партия безгә моны рөхсәт итмәячәк. Син дөрес әйттең, Фазылҗанов белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Ләкин, син әйткәнчә, чакырып сөйләшү белән генә калсак, бу тик аны узындыру гына булыр иде. Соңгы вакыттагы башбаштаклыклары, әнисенә үпкәләгән малай кебек, үз-үзеннән күпереп йөрүләре өчен мин үзем аңа тешне ныграк кайрап торам.
Өйгә караңгылык төшеп килә иде инде, Җамалиев, урыныннан торып, тәрәзәләрне япты, утны кабызды, пәрдәләрне төшерде. Урынына килеп утыргач, гадәттәгечә, әңгәмә алып баручының күзенә үткен генә текәлеп бераз карап торганнан соң, гади генә итеп өстәп куйды:
— Минемчә, аны бригадир итеп калдырырга кирәк. Правление члены булып шулай ук кала. Шуның өстенә мин аңа тагын бер нагрузка тагу ягында торам. Аны Урманбаш участогындагы ике бригадага җаваплы кеше итеп, тимер юлчылар теле белән әйтсәк, участок начальнигысыман бер кеше итеп куйганда нишләр иде икән? Дөрес, безнең практикада хәзергә кадәр андый нәрсәнең булганы юк, ләкин, алайга китсә, хәзергә кадәр бит аның ике колхозны, өч колхозны берләштереп кору кебек нәрсәсе дә булганы юк иде. Гормыш үзе шуны китереп чыгара икән, нигә безгә аны сынап карамаска?! Ә инде Фазылҗановка килгәндә, мин ул кешене яхшы беләм: җаваплылык хисен ныграк сизсә, ул әле барачак. Аннан соң ничек кенә димә, исеме бик громкий. Участок начальнигы! Ә Фазылҗанов начальник булуны ярата торган кеше. Соңгы көннәрдә бераз турсаеп йөрүе өчен, партия сызыгы буенча кыздырып алганнан соң, аның өстенә әнә шундый авыррак йөк салсаң, шуның, янына тагын күздән ычкындырмыйча әледән-әле чөңгереп барсаң, мин үзем Фазылҗановка әле тарттырырга мөмкин булыр дип уйлыйм.
Бу юл чынлап та ышанычлы күренә иде. Җамалиев аны вакытында тәкъдим итүе белән зирәклек күрсәтсә, Бәдретдинов ул тәкъдимгә колак салуы һәм үзендәге ярсуны вакытында баса белүе белән аннан калышмады. Шулай да ул, колхоз председателе буларак, бу сынауны мөмкин кадәр тизрәк уздырырга кирәклеген әйтмичә кала алмады.
XIII
Шелтә дә, әлбәттә, йогынтысыз гына узмагандыр, ләкин Фазылҗановка иң яхшы тәэсир ясаганы — партияле һәм партиясез иптәшләренең, колхоз җитәкчеләренең аңа ышанычны өзмәве булды. Дөресен әйткәндә, ул бит инде яхшы ук какшаган иде. Бер читтә калып, башкаларның тырнаклары астыннан кер эзләргә, вак гайбәт белән шөгыльләнергә, колхозның яңа җитәкчеләре күздән ычкындырган кечкенә генә җитешсезлекләрне зур итеп күреп тә, зур яңалыкларны күрмичә, читтән-читтән тавышсыз «тәнкыйть» чәчеп йөрергә, «мин җитәкчелектә вакытта болай булганы юк иде» дип, тыштан сызланган булып, эчтән үзенә алмашка килгән кешеләрнең кечкенә генә уңышсызлыклары өчен дә куанып, бот чабып торырга калган иде. Никадәр түбәнлек! Кызганычка каршы, андый кешеләр дә юк түгел бит әле.
Фазылҗанов андыйлар рәтенә төшмәде, иптәшләренең—аңа, аның— иптәшләренә булган ышанычы тотып калды аны һәм менә ул тагын зур эшләрнең уртасында кайный. Иртә таңнан торып китә, кич кенә әйләнеп кайта. Эшләре җитәрлек, аның каравы кешеләре дә, колачы да әллә никадәр. Кырга чыксаң, күз күреме җитми, алдында иген диңгезе чайкалып ята, бөтенесе аларныкы.
Колхоз урып-җыю эшенә керешкәннән соң бигрәк тә кызу көннәр башланып китте. Бу, әлбәттә, кояшны мактау төсендә әйтелми, юк, быел' җәй кояш алай тирләп-пешеп эшләргә бирмәде. Хәер, кояш кыздырып торганда тирләп-пешеп эшләү, — анысын аның бар кеше дә булдыра. Син менә эшне күкнең чырае сытылып торганда, өстән яңгыр койганда тирләп-пешеп эшләрлек итеп оештыр. «Туры юл» колхозында әнә шулай оештырдылар. Ике колхозның берләшеп корылуы аркасында, кырчылык бригадалары өчен байтак кына өстәмә эш көчләре артып калачагы алдан ук күренеп тора иде һәм ул шулай булды да. Төзүчеләр бригадасына яңа кешеләр өстәлүе һәм бу бригадага бригадир итеп фронттан чыныгып кайткан иптәшнең беркетелүе аркасында, бригада, урып-җыюга кадәр булган коры көннәрдән бик яхшы файдаланып, күп кенә нәрсәләр корып өлгертте. Кайбер ферма каралтыларын берләштереп кору, яшь бозаулар өчен яңа торак өлгертү кебек эшләр белән беррәттән, алты бригадага алты урында бик яхшы бөркәүле ындырлар әзерләнде. Булган сушилка өстенә тагын бер сушилка төзелде.
һавалар тын торганда бигрәк тә төнге сәгатьләрдә чыгып, игътибар беләнрәк тыңласаң, авылның теге ягыннан да, бу ягыннан да машина гөре ишетелеп тора. Кыр станнарында катлаулы сугу машиналары гөрли, Кушкарама калкулыгыннан үзйөрешле комбайнның җайлы гына кыштырдап йөргәне ишетелә, ул да түгел, ашлык тапшырып кайтып килүче автомашиналарның фараларыннан сузылып төшкән көлтә-көлтә яктылыклар, авыл өйләрен йомшак кына сыйпап, берсен-берсе кисешеп узалар... Кыскасы, эш мәйданнары һәм колачлары киңәйгән колхоз машина белән иркен генә аралашып бара иде.
Фазылҗанов участогында да ашлык сугуны электр энергиясенә көйләү мәсьәләсе күтәрелде. Ләкин биредә бер тоткарлык кулны бәйли— станция өчен су җитенкерәми. Урманбаш авылындагы сулыкны ачып, суны мөмкин булган кадәр бер урынга җыю һәм аннан төрле яклап файдалану идеясе Бәдретдиновның башында йөрсә дә, бу мәсьәләне правлениедә карап хәл кылу кирәк, ә правление утырышы тагын ике көннән булырга тиеш иде. Мондый чакта ике көн—ике айга тиң. Ә бәлки ике көнне көтмичә дә мөмкин булыр.
һәрхәлдә бу турыда Җамалиев белән киңәшеп карарга кирәк булыр, дип барса. Бәдретдинов парторгны, җиңнәрен сызганган һәм алмаз белән коралланган хәлдә, мәктәп тәрәзәсен куеп торган җирендә очратты.
— Мәктәп директоры, укытучы, партоешма секретаре. Бу һөнәрләрең янына, син әле тагын пыялачы да икәнсең, Җамалиев, — дип,, шаяртып сөйләнә-сөйләнә, аның янына килеп туктады Бәдретдинов.
— Сездә генә түгел, тиздән бездә дә урак өсте — мәктәптә укулар башланыр көн җитә. Килмәгән пыялачыны көтеп торганчы, буш ара, дип үзем тотындым...
Җамалиев эшен бүлмичә генә әнә шулай сөйләнгәләп алды һәм бераздан, әллә чынлап, әллә шаяртып, өстәп куйды:
— Минем әтине элек тә «Пыялачы Җамали» дип йөрткәннәр. Менә бу алмаз миңа әтидән калган бердәнбер мөлкәт.
Шулай да сөйләшә башлагач, Бәдретдинов аны җиңде. Җамалиевка әтисеннән калган «бердәнбер мөлкәтне» куеп торырга туры килде һәм алар, Бәдретдиновның атына утырып, бергәләп Фазылҗанов участогына, ашлык суккан җиргә киттеләр.
Фазылҗанов аларны зарланып каршы алды.
— Бригадалар, участоклар арасында ярыш дибез. Әмма ләкин шуны әйтергә кирәк: алаша белән электр айгыры арасында нинди ярыш булуы мөмкин? Алашаны син никадәр генә кума, алаша — алаша инде ул. бия белән талаша, искелеккә яраша. Ә без ярыша торган өченче бригадада нәрсә? Анда электр айгыры. Талашасы да юк аның, ярашасы да юк, үз эшен «келтер-келтер» әйләндереп торган көне. Әйтәсе килгән сүзем шунда, егетләр, безнең участокка да китерәсе иде шул электр дигән айгырны.
— Нишләргә киңәш бирер идең соң, Гарәфи абый, су җитми бит, энергия җитми, — дип, акыл сораган кебек, Фазылҗановка туры гына карап куйды Бәдретдинов.
Хәер, Фазылҗанов та аптырап калмады, председательнең үзеннән дә турырак карап, ярып салды:
— Эш суга төртелеп кала икән, башны кашып озак торасы юк, тотарга да, безнең Урманбаш авылы янындагы сулыкны ачарга. Анда без барыбер кәбестәдән югарыга сикерә алмадык.
— Кәбестәне быел күктән дә сугарып кына тора, зарланырга урын калдырмый, — дип, уйный-көлә әйткән булып, сүзне куәтләп куйды Җамалиев. Үз фикерен Җамалиев та яклагач, Фазылҗанов бөтенләй кодрәтләнеп китте:
— Кирәк була икән, кәбестә-кишерлек суны чыгыр белән дә күтәртеп булыр, андамыни эш. Җыясы игенне вакытында җыеп, сугасын сугып, вакытында дәүләт алдындагы бурычларны түләп бетерергә кирәк— эш менә шунда.
Алдына эш алъяпкычы япкан, җиңнәрен терсәктән югары сызганын куйган һәм маңгаенда вак-вак кына тир бөрчекләре ялтырап күренә торган ир урталарындагы бу кеше үзенә беркетелгән участокта эшне кызурак тоту өчен барысына да әзер иде. Югарыда телгә алынган тәкъдимнең, әнә шул кешедән, моңа кадәр күбесенчә тик югарыдан кушу буенча гына эшләп, югарыдан гына көтеп ятарга өйрәнгән кешедән чыгуы бу киңәшкә аеруча бер тормышчанлык көче бирә һәм, шуның белән бергә, бу нәрсә Фазылжановның «дөпелдәп авып» төтмәгәнлеген генә түгел, киресенчә, яшь агачлар арасында һәм яшь кояш астында яшәргәннән-яшәрә баруын күрсәтә иде.
Сугу машинасы гөре астында, өч кеше арасында барган бу кыска киңәш шул урында онытылып калмады, шуннан соң ике-өч көн уздымы икән, электр дигәннәре Фазылжанов бригадасына да килеп җитте. Сугу машинасыннан бушап калган атлар дәүләткә ашлык тапшыру эшенә куелдылар, колхоз ындыры белән элеватор арасындагы конвейер тагын да кызурак йөри башлады.
Тик башка бригадалар да йоклап ятмадылар. Правление алдындагы күрсәткеч тактага көн саен кич язылып барыла торган саннарга Фазылҗанов узганда да, барганда да күз сала йөри. Шуның янына тагын Бәдретдинов үзе дә ямансылатмый, әледән-әле бригадаларда булып, кайсы бригаданың нәрсәдә алдырганлыгын, кайсының нәрсәдә калышуын күрсәтә тора, тынычланырга урын калдырмый иде.
Чакырылганны көтмичә, Фазылҗанов еш кына үзе килеп, правление утырышына теге яки бу мәсьәләне тәкъдим итә, күп кенә хәлләрдә аның бу тәкъдимнәре һичсүзсез кабул ителә, кайбер хәлләрдә, аның ашыкканлыгын әйтеп, «картны» җайлап кына урынына утырталар иде.
Беркөнне ул, гадәттәгечә, гимнастерка изүен җилбәгәй җибәргән хәлдә, сакал-мыегына кунган кылчыкларны да себереп төшермичә, правление, йортына килеп керде һәм шул хәлендә Бәдретдиновның әйләнеп кайтканын көтеп утыра башлады. Хисапчы Сабир, ана илтифат йөзеннән булса кирәк:
— Нәрсә бар иде соң, Гарәфи абзый? Үзең көтмәсәң, бәлки миңа гына әйтеп калдырырсың. Бәдретдинов кайткач, мин үзем җиткерермен,— дигән иде дә, ләкин Фазылҗанов шулай да урыныннан кубарга ашыкмады.
— Үзем көтәм, сүзем бар, — диде ул, кырт кына кисеп. Аның болай эндәшми-тыймый көтеп утыруына һәм сүзен башкаларга ышанып җитмәвенә караганда, ниндидер берәр шәхси йомышы бардыр кебек күренә иде. Ләкин Бәдретдинов кайтып, кабинетта икәүдән-икәү генә калгач, ул шундый кычкырып сөйли башлады, тактадан гына коелган бүлмә коймасы аның тавышын сыйдырып тора алмый, сүзләр олы якка да аермачык булып ишетелеп тора иде.
— Юк, болай гына барырга тиеш түгел без, иптәш Бәдретдинов, — дип башлады ул сүзен һәм соңыннан, үзенең артык зурдан купканлыгын үзе дә сизеп алды булса кирәк, үз участогындагы ике бригадага китереп терәде, — пример әйтик, минем участокны алып карарга була. Электр «келтер-келтер» әйләндереп тора, ат көче җитәрлек, кеше көчен әйткән дә юк, әллә никадәр өстәмә эш көче кушылды. Шулай да мин үзем, пример әйтсәк, үз участогымдагы барыштан канәгать түгел. Тизрәк, яхшырак эшләргә мөмкинлек барлыгын сизеп йөрим. Бер көн шулай йөрим, биш көн йөрим, берәүгә дә әйтмим, ә үзем эчтән сызланам: юк, болай гына эшләргә тиеш түгел синең машинаң, Гарәфи дус, эшләтеп кара әле акыл чүлмәгеңне, кайда нинди төен ята, чиш, юлны киңрәк ач, дим. Үз күләгәм белән шулай сөйләшеп йөрим. Баш ватыла, бүрек шул килеш. Кайдадыр төен барлыгын сизәм, ә кайда? Күрсәтеп бирә алмыйм. Үземнең йомры баш, ихтимал, җитмәгән дә булыр иде. Хәерниса малае Әгъзәм әйтеп бирде. «Безгә, Гарәфи абый, ди бу, «аларныкы» да «безнеке» дип бүлеп йөртүне бетерергә кирәк» ди. Морҗасы кыек булса да, төтене туры чыга егетнең, чынлап та, «аларныкы», «безнеке» дин бүлеп йөртү бар, ә бу. мин сиңа әйтим, эшкә тормоз китереп чыгара. Шуны киңәшләшергә дип килдем әле, әллә ындыр сукканда гына Хупҗамалларны алыштырып торабызмы? Пример әйтик, Җәйләү-алан миңа бирә биш Хупҗамал, ә мин Жәйләү-аланга бишне... Үпкәләргә урын юк, шулай ук «сезнеке» дә «безнеке» дип сүз куертырга да урын калмый.
Ул. үзе күтәргән мәсьәлә белән бик нык мавыккан хәлдә, Бәдретдиновка текәлеп карап калды. Ләкин юк кына мыегы астыннан көлемсерәп торуына караганда, Бәдретдиновның моны кабул итәргә теләве күренми иде.
— Сез әйткәнчә эшләсәк, Гарәфи абзый, уставны бозу килеп чыга бит. Үзегез беләсез, уставта бригадалар мәсьәләсе каты куела, производство единицасы буларак, бригаданың составы ныклы һәм үзгәрешсез булырга тиеш.
— Без бит бригадаларга тимибез, бригадалар үз урыннарында калалар. Без тик «аларныкы» да «безнеке» дип такылдап йөри торган Хупҗамалларны гына алыштырабыз, — дип чын күңелдән ышанган бер төс белән сүзен дәвам итте Фазылҗанов һәм, үзенекен дөрескә чыгарырга тырышып, өстәп тә куйды, — алар бит бармак белән генә санарлык.
Хәер, Бәдретдинов та уйнап сөйләшми иде.
— Алай гына булганда, хәзергә аларны урыннарыннан кузгатып торуның хикмәте бигрәк тә кечкенә. Вакыты килер, алай бүлгәләп йөртүләрне үзеннән-үзе бетерә торган шартлар тудырырбыз, барысы да безнеке булыр, барысы да безнең файдага эшләр.
— Эшкә тормоз ясый бит андый карашлар, шуның өчен әйтелгән сүз иде, — диде Фазылҗанов, ниһаять, председатель әйткәннәр белән килешеп. Аның болан бер селтәнү белән барысын да җиңел генә хәл кылмакчы булып йөгереп килүендә, уйланып бетмәгән дәлилләрендә кичәге Фазылҗанов, бар нәрсәне дә административ юл белән хәл итеп була дип уйлаучы Фазылҗанов терелгән булса, эшне ничек тә кызулатырга тырышып, уйланып, үзеннән инициатива күрсәтергә тырышып йөрүендә — коллектив һәм партия йогынтысы астында яңадан туып килүче яна Фазылҗанов гәүдәләнә иде.
XIV
Кызарып кояш чыкканда Мөнирә дә, аның яңа иптәше Газзә дә фермада иде инде. Менә ишек алдының капкасы ачылды һәм аннан, берсенә-берсе әдәпле булырга үгет бирешкәндәй, үз телләрендә бик нык каңгылдашып, казлар килеп чыктылар. Аклар, түшләре ялык та йолык, ашыкмыйча гына атлыйлар, муеннарны, томшыкларны шундый югары тоталар, әйтерсең дөнья каз муеныннан гына тора.
— Бераз йөрткәннән соң, суга алып төшәргә онытма, Газзә,— дип кычкырып калды Мөнирә капка төбеннән.
Шунда ук тагын авыл башындагы ындырдан катлаулы сугу машинасының җайлы бер ритм белән эшләп торганы ишетелә, кайдандыр көтүченең чыбыркы шартлатып җибәргәне яңгырап кала, төнге сменадан кайтучы ике тракторчы «кара карлыгач» узып китә, шунда, амбарлар буенда дугаларына кызыл флаглар бәйләгән атлар (кызыл олау, бүген «Туры юл»чылар дәүләткә соңгы йөкләрен илтәләр), шунда ук тагын, җир астыннан үсеп чыккандай булып, председатель Заһри калкып килеп чыга.
Үтеп барышы. Адымнарны бик тиз тезүенә караганда, ашыга да иде булса кирәк, тик шулай да ферма капкасы төбендә Мөнирә басып торганны күргәч, тукталмыйча булдыра алмады. Соңгы атна-ун көн эчендә күрешкәннәре юк иде алариың, «сагынышып торганнар икән» дисәң, зурдан кубу булыр, шулай да нәрсәдер бар икән. Күрешкәч, бераз вакыт күзне күздән ала алмыйча карашып тордылар. Әле тагын да торган булырлар иде дә, кояш дигән нәрсәдән яхшысынмадылар булса кирәк, ансы да шул, бигрәк чекрәеп карап тора.
Заһри, эшлекле кыяфәт белән, бер-бер артлы сораулар биреп куйды:
— Я, нихәл соң, Мөнирә? Тавык, каз комбинаты нишли? Безнең казлардан канәгатьме?
— Канәгать түгел, — диде Мөнирә кырт кисеп һәм, ачыкларга теләп, өстәде, — кайбер ата казларны быелдан да калдырмыйча алыштырырга кирәк. Картайганнар, үзләре кирәгеннән артык күп, үзләре ваклар.
Шаяртамы соң бу кыз, чынлап әйтәме? Шундый матур иртә, шундый көләч кояш, шундый әйбәт туры килү, ә ул әнә, күзләрен дә йоммый, ата казларны яманлый.
— Зур гаеп ташладың син безнең адреска. Мин синнән моны көтмәгән идем, — ди Заһри, сүзне уенга борырга теләп. Бу сүзләрне икенче якка да борырга мөмкин икәнлекне тик хәзер генә төшенеп, кыз кинәт колакларына кадәр кызарып кала, уңайсызланудан, сүзләрен әйтә алмас була һәм, артык бер секунд та торырга теләмичә, йөгереп ишек алдына кереп китә.
Шулай да аңа председатель белән бу темага, һичшиксез, сөйләшергә кирәк иде. Ишек алдына кергәч, койманың теге ягыннан һәм гаять рәсми тон белән искәртте:
— Мин әле, иптәш Бәдретдинов, сезнең янга, правлениегә үзем барып чыгармын. Кичектерергә ярамый торган эшләр бар биредә.
Заһри бу сүзләрне уенга борып, колак яныннан уздырып җибәрергә теләде, ләкин шулай да кызның үзен күз алдыннан җибәрү мөмкин түгел, ул аның белән бергә, ул аның хыялында үз кеше булып иркен генә яши башлаган иде. Шуның янына тагын әнисе карчык та соңгы вакытта бик шыгырдап йөрергә тотынды, әле күзләреннән зарлана, әле «башымның өянәге кузгалды» дип ястыкка сөрлегеп төшә. Мондый чакларда өйнең бер дә яме калмый, өйнең яме булсын өчен, карт анага сөйкемле генә бер килен кирәклеге бик-бик сизелә иде. Шуның янына тагын ул Мөнирә дигән кыз, гомумән, ярамаслык кыз түгел бит. Эшкә уңган, белеме бар, матурлыгы бар, сөйләшергә, серне уртаклашырга, эш өчен бергәләп янарга була. Тик менә әлеге теге ата казлар турындагы сүзләрен нәрсәгә юрарга? Уйнап әйттеме ул бу сүзләрне, әллә ул сүзләрнең астында нинди дә булса берәр киная булдымы?
Бернинди дә киная булмаган, туры мәгънәсендә әйтелгән һәм, әлбәттә, чынлап әйтелгән икән. Узып барышлый әйтү белән генә калмаган, кыз менә үзе килеп җиткән. Кулында папка: кәгазьләр, графалар, расчётлар. Үзе шундый җитди, шундый белеп сөйли, кай арада барысын да исәпләп чыгарган диярсең.
— Кошчылык фермасын бу хәлендә калдырырга мөмкин түгел, иптәш Бәдретдинов, — ди ул, тавышын нык тотып һәм бу юлы инде Заһриның күзләренә туп-туры карап, — болай калдырганда баш исәпләре булачак, файдалары булачак түгел. Ана казлар еллар буена алыштырылмаган, ата казлар кирәгеннән артык күпләр, ваклар, күбесенең яше чыккан. Фән нәрсә ди? Фән әйтә: ана казларны да, ата казларны да ел саен процентлап алыштыра барырга кирәк, ди. Картайганнарын бракка чыгарып, ояларны яшьрәкләр исәбеннән тутыра барырга куша. Ә сездә алар еллар буена шулай килгәннәр. Казлар бармы? Бар. Нишлиләр? йөзәләр. Нәрсә ашыйлар? Чирәм ашыйлар. Әнә шулай булган сездә. Моннан соң да эшне шулай калдырырга мөмкинме? һич мөмкин түгел. Көзгә районнан зоотехник чакырып, барлык казларны аерым- аерым үлчәп, яраксызларын бракка чыгарырга, алар урынына яшь бәпкәләрдән сайлап, җитмәгән өлешен нәсел фермаларыннан алып, ояларны яңадан комплектовать игәргә кирәк. Безнең план буенча, һәртөрле ыбыр-чыбырларны бракка чыгарганнан соң, безнең фермага унике ана ниш ата каз җитми калачак. Аларны булдыру чарасын хәзерлән үк күрә башларга, район авыл хуҗалыгы бүлегенә бүгеннән үк заявка биреп куярга кирәк. Казлар чирәм ашап кына да тора алмыйлар. Кыш өчен аларга тиешле азык хәзерләргә кирәк. Менә без, Газзә белән икәү утырып, казларына — казларча, тавыкларга — тавыкча азык балансы төзедек. Сезнең карамакка куябыз. Якын арада карап, хәл кылып куйсагыз икән.
Ул, папка эченнән графалар, саннар, процентлар белән чуарланган зур гына кәгазь чыгарып, председательнең алдына җәеп салды, «карагыз, раслагыз, җавапны озак көтеп торыр чамабыз юк безнең» дигән кебек, текәлеп аңа карап тора башлады. Кая монда әллә нинди кинаяләр турында уйлап торырга, борылырга да бирми бу кыз, председательнең өстендә асылынып тора.
Графалар, саннар буенча күз йөгертә торгач, Заһри шулай да кызга күтәрелеп, көлемсерәп карап куймыйча булдыра алмады:
— Тукта әле, кызый, син нәрсә монда төзү материаллары санап киттең? Кирпеч, известь, гравий, ракушка. Шайтан алгыры, әллә син тавык эчендә берәр комбинат корып җибәрмәкче буласыңмы?
— Көздән әзерләп калмасаң, кышын андый нәрсәләрне табу кыенга кала, Заһри абый. Шуның өчен без барысын да искә алдык, барысын да керттек.
— Сез искә алгансыз, ләкин миңа, колхоз председателе булган кешегә, нәрсәнең кая һәм ни өчен киткәнлеген шулай ук төшенергә кирәктер дип уйлыйм.
Ул әле һаман төшенеп, үз күзләренә үзе ышанып җитмәгән кебек сөйләнә иде:
— Кирпеч, известь, гравий кебек нәрсәләрне моңа кадәр мин төзелешләргә генә китә дип уйлый идем. Әйтик, менә биредә көнбагыш түбе дип язгансыз, күпме кирәк булачагын күрсәткәнсез, анысы аңлашыла. Ясмык дип язгансыз — анысы да аңлашыла. Бәрәңге дип язгансыз — анысы да аңлашыла. Болары тавык-казның ашказанына китсен, ди. Миләш оны дип язгансыз. Әйдә, сезнеке» дөрес, әчемсерәгән чакларында ашый бирсеннәр. Ләкин кирпеч, известь, гравий... боларын инде берничек тә башыма сыйдыра алмыйм. Безнең әнинең дә тавык-казы бар, ләкин әни миннән бервакытта да тавыкларга ашатырга дип кирпеч, гравий таптырмый.
Мөнирә баскан урынында нык тора, юк инде, эш белән йөргәндә, аның башын уен-көлке белән әйләндерә алмассың.
— Ул бит, иптәш Бәдретдинов, синең әниеңнең тавыклары, андый тавыклар минем әнидә дә бар, — дип җитди генә итеп әйтеп куйды ул, — андый тавыкларның эше дә әллә ни катлаулы түгел: җәенә утыз биш, кырык күкәй сала да, шуның белән эше бетте дигән сүз. Ә без, иптәш Бәдретдинов, елына ике йөз, ике йөз илле күкәй салырга тиешле тавыклар, нәселле тавыклар турында сүз алып барабыз.
Әйтеп тә торасы юк, үз сүзле кыз бу һәм шул хәлендә, җитди караш белән текәлеп, чак кына ачуланып, чак кына турсаеп торган хәлендә, ул безнең Заһрига аеруча ошый башлаган иде.
— Ярый, син хәзергә боларны бездә калдыр, уйлашырбыз, .сөйләшербез, — диде Бәдретдинов, Мөнирә алып килгән кәгазьләрне^үзенә җыеп. Ләкин күзләреннән күренеп тора, кызны үз яныннан җибәрәсе килми иде.
- Мөнирә!—дип кинәт бик җитди итеп эндәшеп куйды ул, кыз чыгып китәргә дип ишеккә борылгач. Әкрен, ләкин йөрәк тавышы булып әйтелгән бу эндәшүне игътибарсыз калдыру мөмкин түгел иде.
Мөнирә туктады, сәерсенеп, карап куйды һәм, әле генә чатылдап торган кыз, кинәт бөтенләй сүзсез калды.
— Әйт, Мөнирә, иртән килеп, кичен китеп, икс авыл арасын көн саен ике тапкыр таптап үтү сине туйдырмадымы?—дип, ерактан уратып, сорап куйды Заһри. Шуның янына тагын карап торуы да ничектер бик хәтәр иде аның. Яшен яшь тә, шулай да, вакыты җиткәч, мәсьәләне кабыргасы белән куярга булдыра ала икән.
— Ә нишләргә соң миңа, Заһри абый? Эшем шул ич минем, — диде Мөнирә, бераз кызара төшеп. Заһриның тел төбендә нәрсә булганлыгы аңа аңлашыла, ләкин әлеге шул кызлык кирелеге дигән нәрсә телне тота һәм, шуның янына тагын, бит алмалары кызышып, эчен пошырып тора ндс.
— Сөйләшик, Мөнирә... Ник алай телсез калдың? — дип эчке кызулык белән әйтеп куйды Бәдретдинов, кыздан әле һаман да күзләрен ала алмыйча. Ләкин кыз, аңлашылмаслык дәрәҗәдә, җитди иде:
— Урыны түгел биредә, Заһри абый, ничек тә булса бүтән бервакытта,--диде ул, сүзләрен өзеп-өзеп әйтеп һәм, итәгенә ут капкан кебек, ашыгып чыгып китте.
Кайда соң ул гашыйклар аңлаша торган урын? Айлы төндәме? Бакча скамьясындамы? Театр фойесындамы? Китапларда шулай язалар ич. Ләкин тормышта ай белән дә, бакча скамьялары белән дә исәнләшеп торылмый. Иң әһәмиятлесе—мәхәббәтнең урыны түгел, иң әһәмиятлесе — мәхәббәтнең үзе, аның өлгергән булуы, тигез булуы, аңлаешлы булуы.
Заһри белән Мөнирә аңлашканда, айлы кич түгел ндс һәм айны шаһитлеккә чакырып, бер-беренә тау чаклы вәгъдәләр бирүнең, бер- берсен юатып торуның кирәге дә булмады. Чөнки икесе дә тигез, икесе дә тормышка бердәй ышана, юатышып торуның хаҗәте юк иде.
Көннең-көн буе формада, тавыклары, казлары белән кайнашып арганнан соң, Мөнирә кичке талгын һавада үзенә бер рәхәтлек тоеп, авылына кайтып бара иде. Менә шунда аның артыннан, ат уйнатып чабып, Заһри килеп җитте.
— - Утыр. Мин сиңа менә урын алып килдем, — диде Заһри, тарантас түреннән кызга урын күрсәтеп. Аның тавышында Мөнирәнең «урыны түгел бу» дигән сүзләренә карата киная яңгырый иде. Хәер, тиздән бернинди кинаянең дә кирәге калмады, алар ачыктан-ачык сөйләшә башладылар.
— Аллага шөкер, йөрмәдек түгел, йөрдек, — дип башлап китте Заһри, барлык кинаяләрне һәм сүз уйнатуларны бер читтә калдырып,— мин сине беләм, син мине белә башлагансыңдыр дип уйлыйм.
— Белү генә аз, — диде Мөнирә, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. Кызның җитдилегеннән яхшы ук шиккә төшкән Заһри байтак кына вакыт сүзсез торды — аның гади буласы килә һәм, шуның белән бергә, янында утырып бара торган кызның, тагын шулай ишетелер-ишетелмәс кенә бер сүз әйтеп, барысын да чәлпәрәмә китереп ташлавыннан курка иде.
— Әнигә килен кирәк, — дип куйды Заһри, бераз барганнан соң сүзне уен-көлкегә борырга уйлан.
— Ул гына да җитми, — диде Мөнирә, һаман да шулай җитди калып. Заһриның шикләнүе тагын да көчәя төште, ләкин шулай да бер башлагач, әйтми калу мөмкин түгел иде:
— Мин сине сөям, Мөнирә,— диде ул, ниһаять, пышылдап.
... Икс авыл арасындагы юлның озын булуы кызны гаҗәпләндергән иде, сөйләшеп бара торгач, атлары икенче юлга кереп киткән булган икән. Менә алар көтмәгәндә түгәрәк урман буена килеп чыктылар. Монда инде алар икәүдән-икәү генә калганнар, тик якында төнге урман гына гөжләп утыра иде.
— Без кая килеп чыктык? — дип сорады Мөнирә, Заһриның кулыннан алып.
— Борынгы халык әкиятләрендәге кебек, мин сине адаштырып калдырырга дип алып килдем, әгәр миңа тормышка чыкмасаң, — диде Заһри, уенын-чынын бергә кушып.
— Бор атыңны, — диде Мөнирә кырыс тавыш белән һәм, дилбегәне үз кулына алып, атка шәп кенә бер селтәп җибәрде.
Авыл буена кайтып җиткәч, тарантастан сикереп төшкәч, егетнең сорау биреп торуын да көтмәде, кыз үзе тәкъдим итте:
— Күрәсең, шулайдыр, Заһри абый... Сиңа да, миңа да вакыт җитүе шушыдыр. Әзерлә туйны. Берләшкән колхозда беренче туй... тегенди-мондый гына булмаска тиеш.
— Начар булмас, — диде Заһри, шатлыктан балалар кебек кычкырып. Ул гына җитмәсә, вәгъдә бүләге итеп, кызның битеннән бер үбеп тә алмакчы иде. Нияте изге иде, ләкин аты бик уйнаклап торганлыктан, үзе тарантастан төшеп өлгерә алмый калды, ул арада Мөнирә, җиңел-җиңел генә атлап, атлап кына түгел, очып дияргә була, авылга кереп күздән югалды.
XV
Туй, чынлап та, бик шәп булды. Без барыбыз да анда катнаштык. Бал эчтек, май ашадык. Борынгы әкиятләрдәге кебек, мыек очларыбыз гына чыланып калмады, ләкин, шуның белән бергә, башын югалтып, соңыннан аны таба алмыйча, азап чигүчеләр дә булмады. Ничектер барысы да үз урынында, шулай ук савыт-саба да үз урынында калды. Шауладык, җыр җырладык, гармонь уйнадык. Башта бер генә гармоньчы иде, соңга таба барыбыз да гармоньчыга әйләндек. Башта биегән кеше тансык иде, соңга таба биемәгән кеше тансык була башлады, чөнки, үзебез дә рәтләп сизмәстән, барыбыз да биючеләр булып киткәнбез. Рюмка чәкәштерүләр, макташулар, кочаклашып җырлашу, кочаклашмыйча җырлашу, һава иснәргә дип чыгып ләгәндәге суга батып керү, суга дип чыгып, каз мамыгына чуму — барысы да булды һәм шул кәефле ыгы-зыгы арасында, бөтенебездән айныграк булып һәм күңелле көлемсерәп, яшь кияү белән яшь кәләш утырды. Юк, алар эчемлектән түгел, алар түгәрәклектән, бәхетләре күплектән исергәннәр иде ул кичне.
Кайдан барысын да искә төшереп бетермәк кирәк, нәрсә булды — ул булды. Берсен дә күршедән алмадылар, барысы да үзләренеке һәм, барыннан да бигрәк, шатлыклары үзләренеке иде.
Туе узды, ләкин туны тузмады. Заһри белән Мөнирә берсен-берсе бик яратышып яшиләр, ләкин бу яратышу, өсте исле чәчәк белән капланган сазлык кебек, аларны суырып алмады, алар колхоз эшендә элеккегә караганда да, дәртләнебрәк чабалар. Кыш кергәнче каз ояларын зоотехника күзе астыннан үткәрергә кирәк, бирелгән заявкалар буенча нәселле казлар кайтартырга, азык хәзерләргә кирәкбарысына да Мөнирә чабасы. Шуның өстенә тагын, доцент Спиридоновның киңәше буенча, Мөнирә быел ветеринария институтына читтән торып укырга гариза җибәрде. Димәк, укырга да кирәк булачак. Димәк, туй артыннан болай да кыска тоела торган төннәр тагын да кыскара төшәчәк дигән сүз.
Болары — күренеп торганнары. Ә күренеп тормаганы ничаклы! Менә бүген Мөнирә, иптәш кызы Газзә белән берлектә, ферма әйләнәсенә агачлар утырта, бакчачы Рәхимҗан карт аларның эшенә күзәтү алып бара, киңәшләр бирә, өметләндерә торган сүзләр әйтә.
— Син, Мөнирә кызым, бу агачларның болай бөрешкән булуларына карама, тамырларын яхшырак күм, — ди ул ышанычлы тавыш белән, — менә яз гына җитсен, шундый яфрак ярып җибәрерләр, күреп туйгысыз булыр.
Мөнирә Рәхимҗан картның сүзләренә колак сала, ләкин үзе аңа җавап кайтармый. Чөнки аның хыялында яз инде әллә кайчан башланган, бу агачлар менә хәзер, утырту белән үк, яфрак яра баралар... Менә алар, куе яфраклы ул агачлар, ферма әйләнәсен әйләндереп, җәен ишек алдына зур-зур күләгәләрен сузып, кышын җил-бураннардан ышыклан, күңелле генә үсеп утыралар. Алар күләгәсендә, һәркайсы үзенә бүленгән ишек алдында, янып торган кикрикле, тамак асларында алкалары салынып төшкән эре-эре ак тавыклар, холмогор нәселле казлар, кытай казлары, кыска аяклы, зур түшле пекин үрдәкләре, зәңгәрле-яшелле койрыкларын җилкәнсыман корып куйган күркәләр чүпләнеп йөриләр — кайда монда синең әллә кайчангы язың турында сөйләшеп торырга, Рәхимҗан абзый!
Ул да түгел, аяз күкне күңелле яңгырау белән күмеп, югарыда казлар каңгылдашканы ишетелде. Эшләреннән бүленеп, өчесе берьюлы күтәрелеп карадылар. Басу киңлеге өстеннән, Урманбаш авылы ягыннан бер оя каз, дәррәү очып килеп, печән кибәннәренә, ындыр киртәләренә тияр-тимәс кенә үттеләр дә, нәкъ электростанция алдына, җәелеп яткан су өстенә килеп төштеләр.
Ферма каралтылары өстеннән очып үткәндә берсенең каурые коелып калды һәм, һавада арлы-бирле чайкалып йөргәннән соң, койма буена, нәкъ Мөнирә алдына әкрен генә килеп кунды.
— Менә бәхет... алдыма үзе килеп төште, — диде Мөнирә, каурыйны Газзәгә күрсәтеп.
Бала чагында, малайлардан качып, болында печән таптап йөргәндә, шулай була торган иде. Йөриләр-йөриләр, бернәрсә дә таба алмыйлар. Инде тәмам арып, борыннарын салындырып, инеш буйлап кайтып килгәндә, Мөнирә кинәт ак каурый күреп ала. Каурыйны шунда ук, кулдан-кулга йөртеп, карый-тикшерә башлыйлар, янәсе, кем казыныкы да, кем казыныкы?
Ә бу, ферма өстеннән очып, Мөнирәгә бүләк каурый калдырып киткән казлар Фазылҗанов хатыны Мәйсәрә казлары булган икән.
Кичен, правлениегә наряд алырга килгән җиреннән, Фазылҗанов, башка бригадирлардан бераз арткарак калды. Колхоз председателе Бәдретдиновка аерым бер йомышы булганлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде.
— Киңәш бар әле сиңа, Заһри дус, — дип сүз башлады ул һәм, дәрәҗәне бик төшермәскә тырышып кына, кесәсеннән гариза кәгазе чыгарды,— киңәш дисәң дә ярый, үтенеч дияргә дә була. Кәгазе синдә калыр, әйтәсен телдән дә әйтим. Көн саен кайта-килә йөрергә аякларым да сау түгел, электр дигәне дә күзне бик кызыктыра, ахрысы мин сезнең ул перспектив план дип йөртә торган нәмәстәкәегезнең үземә карый торган өлешен алданрак үтәп, тормышымны быел көздән үк шушында, сезнең янга күчереп корырга булдым. Каршы килмәссез, колхоз булышыр бит бу эшкә?
Телдән җавап биреп торуның кирәге дә юк, колхоз председателе Бәдретдиновның, гариза кәгазен кулына тоткан хәлдә, ачык йөз белән карап торуы үзе дә җиткән, рәхим ит, яңа нигез котлы булсын, Гарәфи абзый!
Ниһаять, Бәдретдинов үзе дә:
— Булышырбыз, Гарәфи абзый, аягың җиңел булсын, — дип телдән дә ышандырып куйгач, бигрәк тә шәп булды.
Шунда утыручы бер карт, кешедән бигрәк, үз-үзенә сөйләгән бер төс белән әйтеп куйды:
Яктыга кош-корт та җыела, безнең монда яктырак шул...
— Без яктылыкны үзебез ясыйбыз, Дәүләтша абзый, — диде Бәдретдинов картка борылып, — әгәр, күбәләк кебек, яктылыкның артыннан очып йөри башласаң, әллә ни зур эш корып булмас иде. Ә без мен? корырга тиешле...
һәм ул, кайда нәрсәләр корылырга тиешлеген картка күрсәтеп үк бирергә теләгән кебек, стенадагы зур план-схема өстеннән колачын җәеп үткәрде.
Ике колхозны бергә кушып, эреләндереп төзү уңае белән, күп басулы дөрес чәчү әйләнеше кертеп, якын киләчәктә үзәк усадьбада төзеләчәк яңа биналарны билгеләп, кайда нәрсә булачак — барысын да күрсәтеп ясалган бу план-схемада барысы да уч төбендәге кебек ачык күренеп тора иде: әнә ике яклап матур-матур яңа өйләр тезелеп киткән тигез урамнар. Бөтен җирдә бакча, бөтен өйләр яшеллеккә күмелгән Әнә уртада ике катлы зур мәктәп бинасы. Әнә бөтен кирәк-яракларын искә алып эшләнгән культура йорты. Әнә зурайтылган электростанция, радиоузел, бераз арырак киткәч мастерскойлар, тагын да арырак — терлек фермаларының яңартылын салынган җылы сарайлары... Водокачка, мунча. Читтәрәк, колхоз басуларында, утын-суын үзенә җиткереп эшләнгән кыр станнары, машиналар...
— Кош-корт дигәннән, казларны тотып булмый башлады. Басуга чыккан җирдән шушында, суга очып төшәләр, — дип сүзне ялгап җибәрде Фазылҗанов, — Мәйсәрә түтәегез бүген тагын сезнең судан куып алып кайтты үзләрен.
— Ялгышма, бу сезнеке генә түгел, Гарәфи абзый, су колхозныкы, су барыбызныкы да. Значит, казларың белеп киләләр, — дип, уенын- чынын бергә кушып, әйтеп куйды Бәдретдинов.
Кайчандыр Балан-куак үзәнлеге дип йөртелгән һәм сусап килгән ялгыз ат чөмереп эчеп бетерерлек инешеннән, инеш буенда үсеп утырган зәгыйфь талларыннан, канаты каерылган казларыннан башка нәрсәсе булмаган бу үзәнлеккә бүген, күмәк хезмәтнең кодрәтле көче белән, күп булып су килгән, ут килгән, үзара сөйләшеп туймый торган казлар килгән һәм, иң әһәмиятлесе, бер заманда да, бер халыкта да булмаган яңа төр дуслык, яңа шатлык килгән.
1950.