Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ КУЛЬТУРАСЫНЫҢ БӘЙРӘМЕ

ТАТАР СОВЕТ КУЛЬТУРАСЫНЫҢ БӘЙРӘМЕ

X. РӘХМӘТУЛЛИН
ВКН(б) Өлкә Комитеты секретаре

«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул. шагыйрь ул». Татар халкының сөекле язучысы Габдулла Тукайның бу гаҗәеп тирән мәгънәле сүзләре бүген иҗади зур көч һәм тантана белән яңгырыйлар! Бөек Ленин һәм Сталин төзегән большевиклар партиясе җитәкчелегендә көрәшеп, самодержавие богауларын өзеп ташлаган һәм илебездә социализм төзегән совет халкы бүген нинди гүзәл уңышларга иреште.
СССР Министрлар Советының 1950 ел өчен фән, уйлап табу, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләр өчен Сталин премияләре бирү турындагы карары моның ачык һәм матур мисалы. Бу карарны барлык совет халкы зур күтәренкелек белән, совет культурасының бәйрәме, яңа тантанасы итеп каршы алды, һәм бу табигый дә, чөнки нәкъ менә шушы культура үсешендә безнең социалистик строебызның өстенлеге чагыла, совет халыкларының иҗат сәләте чиксез булуы күренә.

Әле моннан бик күп еллар элек, безнең бүгенге көнебезне — совет кешеләренең коммунизм төзү көннәрен алдан күреп, бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин: «Сәнгать халыкка һәм халык сәнгатькә якыная алсын өчен, без башта гомуми белем һәм культура' дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез» («Ленин әдәбият турында», Татгосиздат, 1947, 213 бит) дип язган иде.
Бөек юлбашчының васыяте күптән инде үтәлде. Советлар Союзында яшәүче һәрбер милләт актив рәвештә дәүләт төзү эшенә тартылды, һәрбер милләт актив рәвештә социализм төзү эшенә катнашты. Пролетариат властьны яулап алганнан соң культураның чәчәк атуына гаять уңайлы шартлар туа, дигән Ленин фикере тулысынча расланды. Башка республикалар белән берлектә Гатарстан республикасы да тоташ грамоталы, алдынгы пндустриаль-аграр илгә әверелде. Республикабызның хезмәт ияләре арасыннан меңнәрчә белгечләр, культура эшчеләре җитеште. Алар узган хезмәт юлына горурланып карарга мөмкин, эшләгән эшләренең нәтиҗәләренә сокланырга мөмкин. Ленин — Сталин партиясенең бөек идеяләре белән рухланган галимнәр, уйлап табучылар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре коммунизм җәмгыятен төзү эшен тизләтү максаты белән яңадан-яңа казанышларга ирешәләр. Сталин премиясе белән бүләкләнүчеләр арасында без Татарстанның фән эшчеләрен, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен, промышленность һәм авыл хуҗалыгы вәкилләрен күрәбез. СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты, Фәннәр Академиясенең Казан филиалы профессоры Б. А. Арбузов, язучылардан Гомәр Бәширов һәм Кави Нәҗми, Мехкомбинатиың алдынгыларыннан Г. Ф. Афанасьев, Ф. К. Михайлов, Р. X. Халитов, М. И. Гаркави, Ю. С. Комиссаренко, К. Ш. Шәмсетдинов, Казан җитен комбинаты тукучысы И. И. Лаврентьева, художниклардан Харпе Якупов һ. б. лар — Татарстаннан элекке елларда бүләкләнгән дистәләрчә лауреатларның данлы плеядасына килеп кушылдылар. Партия тарафыннан тәрбияләнгән. совет халкының үз эченнән килеп чыккан бу патриотлар белән республикабызның хезмәт ияләре хаклы рәвештә горурланалар.
Сталин премиясе белән бүләкләнүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре. шул җөмләдән татар халкының да алдынгы уллары, бар. Бу — партия ярдәме белән, бөек рус халкының булышлыгы белән социалистик милләтләрнең чәчәк атуын, культура һәм экономикаларының югары күтәрелүен раслый торган факт. Чыннан да, татар совет культурасы партия җитәкчелегендә үсте, ул үзенең күтәрелү юлында партиянең ярдәмен һәм аталарча кайгыртуын күреп торды. Шуның белән бергә ул бөек рус халкының турыдан-туры ярдәме һәм булышлыгы аркасында алдынгы сафка килеп басты.
Сәнгать һәм әдәбиятның барлык тармаклары буенча барган үсеш очраклы хәл түгел. Безнең хәзер әдәбият өлкәсендә дә, музыка өлкәсендә дә, рәсем сәнгате буенча да югары осталык үрнәге күрсәткән алдынгыларыбыз бар. Алар бөтен халык тарафыннан макталалар һәм хөрмәт ителәләр. Культура өлкәсендәге һәрбер яңа уңыш совет халкын шатландыра һәм ул аны үз казанышы итеп күрә. Алар Гомәр Бәшировның «Намус» романын, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романын гаять зур күтәренкелек белән каршы алдылар, гомуми кызыксыну белән укырга керештеләр. Һәм бу әсәрләр хаклы рәвештә югары күтәрелеп, Сталин премиясе белән бүләкләнгәч, алар белән бергә рәсем сәнгате вәкилләрен дә, фән һәм промышленность өлкәсендәге иптәшләрен дә күргәч, барлык хезмәт ияләре горурлык һәм тирән канәгатьләнү хисен тойдылар. Чөнки бу мактаулы фактны Татарстан хезмәт ияләре аерым кешеләрнең казанышлары итеп кенә түгел, бәлки үзләренең дә уңышы итеп кабул иттеләр. Чыннан да, язучылар, художниклар югары бүләк алуга ирешкәннәр икән, моның өчен алар, барыннан да элек, партия сөеп үстергән совет әдәбиятының, совет сәнгатенең гомуми уңышларына, гомуми казанышларына бурычлылар!
Гомәр Бәшировның «Намус» романы да, Кави Нәҗминең «Язгы жилләр» романы да матур әдәбият өлкәсендәге еллар буе ирешелгән казанышларның сөземтәсе, безнең әдәбиятыбызны иң революцион, иң идеяле, иң алдынгы итеп формалаштыруда большевиклар партиясенең җитәкчелек роле нәтиҗәсе. Партия татар әдәбиятын һәм сәнгатен төрле чит идеяләр, төрле «изм»нар йогынтысыннан саклап калды. Партия социалистик реализм юлын күрсәтеп, идеясезлектән, партиясезлектән саклады. Партия татар совет әдәбиятына буржуаз-милләтчелек тәэсиреннән котылырга ярдәм итте, барлык чит идеологияләргә каршы көрәшкә рухландырды, шул көрәштә җитлектерде. В. И. Ленин: «Сәнгать— халыкныкы. Аның тамырлары бик тирәндә, хезмәт иясе халык массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны югары күтәрергә тиеш. Ул аларда художникларны уятырга һәм үстерергә тиеш («Ленин әдәбият турында», 212 бит), — диде. Татар совет әдәбиятының һәм сәнгатенең үсү юлы Ленинның даһи фикерләрен раслыйлар. Татар совет культурасы хәзер күрелмәгән уңышларга, югарылыкка күтәрелде һәм илебезнең тормышындагы аның роле үскәннән үсә бара. Моны татар совет әдәбияты үрнәгендә генә дә ачык күрергә мөмкин. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар совет әдәбияты тыныч төзелеш елларында да, бөек Ватан сугышы чорында да, сугыштан соңгы тормышыбызда да халыкка коммунистик тәрбия бирүдә сыналган корал булды. Ул кешелек дөньясының иң югары идеаллары өчен көрәшүдә иң үткен корал булды. Иптәш А. Жданов, совет әдәбиятының тарихи әһәмияте һәм роленә югары бәя биреп, совет әдәбиятының ярдәме белән совет дәүләте һәм безнең партиябез совет яшьләрен үз көчләренә ышанучанлык рухында тәрбияләвен әйткән иде. Бу сүзләр гомуми совет әдәбиятының аерылгысыз отряды булган, татар совет әдәбиятына да карыйлар.
ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләренә карата тарихи карарлары чыкканнан соң татар совет культурасының үсеше аеруча көчәйде. Ул карарлар— язучыларны, сәнгать эшчеләрен яңа әсәрләр иҗат итүгә, бүгенге көннең героикасын, совет кешеләренең күркәм сыйфатларын чагылдырырга рухландырды. Партиянең тарихи карарларыннан соң зур күләмле проза әсәрләре язылды, музыка һәм рәсем сәнгатенең үсешен чагылдыра торган әсәрләр мәйданга килде. Аларда совет халкының характерлы сыйфатлары гәүдәләнә.
Язучы Гомәр Бәширов үзенең «Намус» романында совет кешеләренең иң матур эшчәнлек сыйфатларын югары художество осталыгы белән җанландырып бирде. Ул совет кешесенең рухи байлыгын, яна кешелек морале алып килүен эмоциональ көч белән сурәтләде. Укучылар каршына чыннан да батыр, чыннан да тәвәккәл, социалистик иҗади хезмәттә үзләренең иртәгәләрен күрә торган алдынгы совет кешеләре килеп бастылар. Романда бирелгән Нәфисә, Карлыгач, Хәйдәр, Мансуров, Тимери, Айсылу образлары укучыларны патриотизм рухында тәрбияли торган, аларны иҗади хезмәткә рухландыра торган, батырлыкка, кыюлыкка ашкындыра торган образлар. Роман шуңа күрә дә укучылар массасында гаять тирән эз калдырды һәм сөеп укый торган иң популяр әсәрләре рәтеннән урын алды. Романның Сталин премиясе белән бүләкләнүе, шулай ук «Правда», «Культура и жизнь» газеталарында, бүгенге көннең иң алдынгы әсәрләре рәтендә тора дип югары бәяләнүе укучылар массасының «Намус» романына булган кызыксынуын тагын да үстерде.
Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы татар халкының революцион үткәнен чагылдыра. Рус пролетариаты ярдәмендә татар хезмәт ияләренең революцион аң үсешен, татар эшчеләренең рус эшчеләре белән бергә царизмга, капитализмга каршы көрәшкә күтәрелүләрен язучы ышандырырлык ачык буяуларда сурәтли. Роман укучыны тирәннән дулкынландыра торган вакыйгаларга, революцион үткәнебезнең кайбер аерым детальләрен, шул чорның политик атмосферасын, экономик һәм тормыш-көнкүреш якларын күз алдына бастыра торган картиналарга бай. Ул тормышны тирәннән белеп язылган, халыклар дуслыгының ныклыгына сокланып, Ленин — Сталин партиясенең революцион традициясе белән горурланып язылган. Шуңа күрә бу әсәрне дә совет укучылары тирән канәгатьләнү белән укыдылар. Татар совет әдәбиятының яңа күтәрелеше дип кабул иттеләр.
Татар совет әдәбиятының мактанычы булган «Намус», «Язгы җилләр» романнарында коммунистлар партиясенең революцион көрәштәге һәм тыныч хезмәттәге алдынгылык роле бик матур һәм дөрес күрсәтелгән, халыкның партиягә булган мәхәббәте бирелгән. Шуның өстенә, искелек белән яңалык көрәше һәр ике романда да үз чорына хас төстә реалистик чынлык белән сурәтләнгән. Бу әсәрләрнең эчке рухлары гаять матур һәм югары принципларга, большевистик гуманизм принципларына нигезләнеп бирелгәннәр. Шуңа күрә алар гуманизм идеясе белән, дөньяда тынычлык һәм бәхет урнаштыру идеясе белән сугарылганнар. Шуңа күрә дә алар ерткычлыкка каршы, эксплуатациягә каршы, капитализмның кыргыйлыкларына каршы, совет халкының дошманнарына каршы утлы нәфрәт белән сугарылганнар. Совет әдәбиятына хас булган идея сафлыгы һәм ачыклыгы бу китапларда көчле художестволы образларда гәүдәләндерелә. Алар халыкның тормыш процессларының тирән тамырларын чагылдыралар. Бу әсәрләр — язучыларның әдәби осталыклары сизелерлек рәвештә үскәнлеген күрсәтәләр. Менә ни өчен бу әсәрләр тынычлык сөюче совет халыкларының идея кораллары булып әвереләләр.

Татар совет әдәбиятының, музыкасының, сәнгатенең уңышлары зур. Сталин премиясе белән бүләкләнү шуны күрсәтә. Бу куанычлы факт әдәбият, сәнгать эшчеләренә яңа бурычлар йөкли. Совет халкы үзенең язучыларыннан, үзенең композиторларыннан, художник һәм артистларыннан яңа әсәрләр, югары мастерлык үрнәкләре көтә. Бу беренче уңышлар сүз осталарын да, музыка осталарын да, художникларын да тынычландырырга тиеш түгел. Партиянең, иптәш Сталинның югары бәя бирүләренә җавап рәвешендә, татар совет әдәбиятын һәм сәнгатен гагын да югарырак баскычка күтәрү өчен иҗади көрәш киң җәелергә тиеш! Сталин премияләре — ул бүләкләү генә түгел, шул ук вакытта яңа әсәрләр тудыруга чакыру да!

Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләр татар язучыларының художество мастерлыгы шактый үсүенә мисал, дидек. Ләкин совет кешесе һичбер вакытта да ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый. Аңа һәрвакыт иҗади эшкә ашкыну, өзлексез рәвештә яңалыкка омтылу хас. Шуңа күрә дә татар совет әдәбиятының һәм сәнгатенең уңышларына шатлану белән бергә, язучылар һәм сәнгать работниклары, тагын да зуррак, тагын да катлаулырак бурычлар үтәү турында уйларга тиешләр. Чөнки совет укучыларының, тамашачыларының таләбе һәм зәвыгы тагын да тизрәк үсә. Шуңа күрә дә язучылар һәм сәнгать работниклары тәнкыйтькә аеруча колак салырга, художество мастерлыгын күтәрү өстендә өзлексез эшләргә тиешләр. Ачык әйтергә кирәк, безнең әдәбият һәм сәнгатьтә әле кимчелекле яклар бик күп. Шуның өстенә драма, поэзия, әдәби тәнкыйть жанрларының гафу ителмәслек дәрәҗәдә артта баруларын да әйтергә кирәк. Принципиаль большевистик тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерү юлы белән әдәбият, сәнгатьтәге уңышлы һәм кимчелекле якларны ачып салырга, әсәрләрнең идея, художество дәрәҗәләре өчен большевистик көрәш җәелдерергә кирәк! Бу эш язучылар арасында марксистик тәрбияне көчәйтү белән генә, социалистик реализм принципларын тирәннән үзләштерү белән генә уңышлы хәл ителергә мөмкин. Татарстан Совет язучылары союзы һәм аның иҗат секцияләре тормышны тирәннән өйрәнеп язылган, тулы образлар җанландырган әсәрләр өчен, проза, шигырь һәм драматургия культурасын үстерү өчен, әдәбиятның тормышка актив тәэсир ясавы өчен көрәшне нык җәелдерергә тиешләр.
Иптәш Сталинның тел турындагы даһи хезмәтләре совет әдәбиятының бай образлы, аһәңле, матур теле өчен көрәшүгә нигез булып тора. Бу хезмәтләрне ныклап өйрәнми торып, югары художестволы әсәрләр тудыру мөмкин түгел.
Буржуаз идеологияләргә каршы, формализм, эстетлык һәм космополитизм йогынтыларына каршы көрәшне көчәйтеп, әдәбият һәм сәнгатьнең яңа чагылышларын, яңа матурлыкларын бирергә кирәк!
Тормышыбызның бүтән тармаклары кебек әдәбият та, сәнгать тә, әгәр ана яңадан яна көчләр килеп тормаса, озак яши алмый. Шуңа күрә яшьләрне үстерү — бигрәк тә яшь прозаикларны һәм яшь драматургларны үстерү бурычы язучылар җәмәгатьчелеге алдына бөтен кискенлеге белән килеп басарга тиеш. Аларны Сталин премиясе лауреатлары әсәрләрендә әдәби мастерлыкка өйрәтергә кирәк.
Коммунизм җәмгыяте төзү идеяләре белән рухланган совет халкына яхшы әсәрләр кирәк һәм күп кирәк! Совет халкы бүгенге көннең бөеклеген тулы гәүдәләндергән әсәрләр сорый!
Бүгенге культура бәйрәмебез — тирән эчтәлекле, эшләнү формасы белән дә гаять югары торган яңа әсәрләр иҗат итү өчен көрәшүнең яңа чагылышы булсын!