Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

С. ГЫЙЛЕМХАНОВ
ДӨНЬЯ УЕ СИҢА ТАРТЫЛГАН
Ляда Идел, Уңда Казан балкый; Күрәм анда утлар теземен. М и н ру х л а н ы п я i ним, Чөнки мин дә — Идел егетенең үземен! Мин ял итәм, Чишмә суы кебек Саф һавасын сулап Иделнең, һәрнәрсәдә күрәм җиңүләргә Аш к ы н у ы н туган илемнең.
Бара металл, Бара цемент, күмер, ». Бара ташчы, Бара төзүче, Бара галим, Бара геологлар — Таш-тауларның серен белүче. Кодрәтеңне эшкә җигәр өчен Күтәрелдек бүген ярсынып, Диңгез булып җәелер көнең җитә, Комлы ярларыңны тарсынып. Хәтерләтеп җиңү салютларын, Ярларыңда утлар янарлар.
Кайнар комлы кыргый сахраларга Тормыш алып керер каналлар. Гигантларның моторлары шаулар, Җырга салып туган ил данын. Үткәргечләр агро-шәһәрләргә Китерерләр бәхет нурларын. Дулкыннарда нурлар җемелдәтеп, Шаулар Казан — портлар шәһәре. Теплоходлар шуннан юлга чыгар, Ерак диңгезләргә кадәрле. Тәмамланыр данлы эпопея Бер көнендә илле алтының. Тарих язар үзенең битләренә, Яңа тантанасын халкымның.
Шулай, Идел, Сугыш сөремнәре Җәелгәндә океан артыннан, Тынычлыкны сөйгән миллионнарның Уе, хисе сиңа тартылган!
60
ӘНВӘР ДАВЫДОВ

ҺӘЙКӘЛЛӘР ТУРЫНДА
Мне б памятник при жизни полагается по чину...
В. Маяковский.
Ике мәртәбә Соцалистнк Хезмәт Геройларының һәм Советлар Союзы Геройларының туган җирләренә бронза бюст куела.
Авылыбыз уртасында бар бер мәйдан, . «Геройлар мәйданы» дип аны атыйбыз. Гаҗәпләнмәгез: бу исем кайдан? — Шулай атарга бар безнең хакыбыз.
Күрәсеңме, бронза һәйкәлләр сафын?
Иптәш, якынрак килеп кара бер кат. Еракка омтылдырып үткен карашын, Тукайга янәшә тора колхозчы карт.
Мондарак матур бер яшь егет образы, Гүя йөрәк ялкыны бронза аша күренә. Әйтерсең, бөтен дөньяны ул бер үзе Җыена бәхет нурына төрергә.
Менә бер солдат. Гүя герой ихтыяры Мәңге яшәргә металлга да күчкән;
Сибелә нәфрәтле кисәтү очкыннары Көнбатышка таба төбәлгән күздән.
Бу күренешне күңелеңә яз син кат-кат,
Тик гаҗәпләнмә, әгәр сиңа ат сараеннан, Каршы чыкса һәйкәлдәге мәһабәт карт, Тирен сөртэ-сөртә маңгаеннан.
Әгәр дә колхоз басуы аша үткәндә, Постаменттан күчеп утырган кебек Күренсә, электротрактор өстендә, Ялкынлы йөрәкле, бронза егет;
Әгәр дә тынычлык митингысында,
Зал алдына чыкса кыю атлап
һәм Өндәмәгә өстәсә үз имзасын да һәйкәлдәге ачулы батыр солдат.

ЯҢА ӨЙДӘ
Бүген бездә тарихи көн дисәң дә була: Яңа өйгә күчте тимерче Сәйфулла.
Ул зур атлап якты бүлмәләргә узды, Тик шунда күңеле нәрсәнедер юксынып куйды-
Нигә болай?.. Кинәт исенә төште — Тиз-тиз генә ул бер төенне чиште, Түргә таба ашыга-ашыга үтте һәм стенага ике рәсем беркетте.
Шунда ук. бүлмәләргә тулды тормыш җылысы: Эреде дә бетте Сәйфулланың юксыну тойгысы.
Берәүләр күрә дә яшел каен, Әйткәли: «Менә ул Ватан!» Ә без, күңелебез «Ватан» дигән саен Карыйбыз Ленинга, Сталинга табан!
1950
САМАТ ШАКИР

КИРПИЧ ЯНДЫРУЧЫ КАРТ
Авыл очында бәсләнгән Каеннар тора басып...
Бер читтә кирпеч сарае, Аның ишеге ачык.
Зариф бабай җиц сызганган, Күн бияләен кигән.
Эссе нур алъяпкычына Алтын кебек төс биргән.
Очы ахак кисәү белән с Янган утны актара. Кирпечләрнең кызулыгы Артканиан-арта бара.
Тир чыгып биттән тәгәри. Кисәвен куя сөяп.
Суынган кирпечне капшый: «Мөмкин китәргә төяп».
Хисләре аның канатлы, Шатлыклы, көләч йөзе. Иделдә гигант төзелә, Текәлгән дөнья күзе.
Куйбышев ерак бирегә, Хезмәт тоташа аңа.
Бу кирпечләр барысы да Тиздән булырлар анда.
Хезмәте бик зур эш түгел, Әмма мактауга ия. Кирпечләргә карап, гүя Башы һавага тия!
Төзелеш өчен кирпечнең Тазасы, ныгы кирәк.
...Идел тирән — халык уе Иделдән дә тирәнрәк!