Логотип Казан Утлары
Очерк

МЕТРЛАРГА ӘВЕРЕЛГӘН МИЛЛИМЕТРЛАР

МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ

МЕТРЛАРГА ӘВЕРЕЛГӘН МИЛЛИМЕТРЛАР


4 номерлы тегү заводының нинди генә цехына кермә, һәрберсенең дә тик бары цехка гына xaс булган үзенчәлекләре бар.
Менә өлгечеләр цехы. Биредә төрле-төрле киемнәргә өлгеләр хәзерләнә. Шунда ук мода уйлап табучылар цехына үтәсең. Бу цехта калыпларга кидереп куелган, төрле модаларда тегелгән, өч-дүрт дистә костюм тора.

Болар бар да, новатор-рационализатор иптәш Гудимов эшләре. Ул — модачы. Кием эшләренең инженеры. Карт мастер күптән түгел генә киемнәр җиңенә җөй эшләү турында рационализаторлык тәкъдиме кертте. Бу тәкъдим беренче карауга бик гади булып күренсә дә, предприятиегә елына 112 мең сум экономия бирә. Бу, җөй кертү турындагы тәкъдим, Главшвейпромда яхшы дип Табылганнан соң, илебезнең башка тегү предприятиеләрендә дә кулланыла башлады.
Модалар цехыннан чыгып, киң баскыч буенча икенче этажга күтәреләсең. Биредә тегү цехлары. Электр көче белән әйләнә торган тегү машиналары очып йөрүче самолетлар тавышы чыгарып кеткелдиләр, аэродромны хәтерләтәләр.
Тегүче кызларның җитез куллары, нинди генә җөй булмасын, машинаны туктатмыйча, хәтта әйләнү көчен дә киметмичә, җөйнең бер башыннан икенче башына кадәр тегеп чыга алалар. Кисү цехыннан кергән бармак бите хәтле генә материал кисәкләре дә, алар кулында бернинди ялгышсыз, киемдә үз урыннарын табалар. Биредә бөтен эш машина белән эшләнеп, конвейер буенча бара.
Кием, конвейер буенча, утызга якын тегү машинасы аркылы үтеп, берничә җирдә үтүкләнеп, ниһаять озын конвейерның икенче башында- рак торган, элмәк чалу һәм төймә тагу машиналары янына килеп җитә...
Бу цехларда, 4 номерлы заводның ышанычы, таянычы булган комсомолец-яшьләр бригадалары эшлиләр.
Заводта 43 комсомолец-яшьләр бригадасы бар. Алар бар да иң алдынгы алымнар белән эшләп, бөтенесе дә диярлек Чутких методы буенча, бик яхшы сыйфат бригадалы дигән мактаулы исем алуга ирештеләр. Шуның аркасында бу бригадалар әзер продукцияне техник контрольдән башка тапшыру хокукын алдылар.
Кемнәр генә биредә, берничә айлар буе инде. Күчмә Кызыл Байракны кулында тотучы комсомолка, новатор Н. Мингалиева бригадасын белми?..
Менә кисү цехы.
Биредә дә өч-дүрт җирдә, иллешәр-алтмышар кат материалны берьюлы кисә торган электрик кайчылар гөжелди. Бу кайчылар, өлге аша материал өстенә төшкән ак төрткеләр буйлап йөгереп үтәләр. Ничек киселгәнлеген сизмисең дә.
Тик кисүче кулы белән кием детальләрен бер читкә алып куйгач кына материалның киселеп чыкканлыгына ышанасын.
Шунда ук, бу заводның иң беренче эш процессын үтәүчеләр. Алар, материалны озын зур өстәл өстенә җәеп, өлге салып торучылар.
Алар янында ук «Бик яхшы сыйфатлы продукция бирүче Р. Әхмәтҗанова бригадасы» дигән язуны күрәсең.
Москвадагы «Париж Коммунасы» исемле фабриканың бригадиры Сталин премиясе лауреаты Лидия Корабельникова һәм фабриканың өлкән мастеры Федор Кузнецов иптәшләрнең, материал һәм чималга комплекс экономия ясау өчен ярышка чакырулары, илебезнең предприятиеләре тарафыннан зур күтәренкелек белән кабул ителде.
Меңнәрчә стахановчылар, мөмкин булган кадәр күбрәк экономия ясау өчен походка чыктылар. Материал һәм чималга экономия ясауны алар, үзләренең ярышып эшләү йөкләмәләренең иң мөһим һәм иң күренекле пунктлары итеп куйдылар.
Лидия Корабельникова һәм Федор Кузнецов иптәшләрнең чакыруларына, 4 номерлы заводта беренче булып, жәеп торучылардан Рәбига Әхмәтҗанова бригадасы кушылды.
Рәбига апа Әхмәтҗанова, тегү эшендә бөтен гомере буенча эшли. Шуңар күрә ул үз эшенең бөтен серен, бөтен нечкәлекләрен белеп бетергән. Заводта ул стахановканы белмәгән бер генә кешедә юк. Аның эшләвенә, җитезлегенә бөтен кеше сокланып карый.
Аның, гәүдәсен төз тотып, яшь кызлар кебек йөгерә-йөгерә эшләвен карап торганнан соң:
— Рәбига апа, сезгә хәзер ничә яшь? — дип сорарга мәҗбүр буласың.
Ә ул, көлеп:
— Кызганычка каршы, кирәгеннән артык, — дип җавап бирә һәм:— Минем инде балаларымның балалары мәктәпкә йөриләр,—дип өстәп куя.
Бу көр күңелле, ачык йөзле хатын, катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үтә. Революциягә кадәр, Рәбига апа, буржуазиянең яшүсмер балаларны эксплуатировать итүен үз җилкәсендә кичергән. 1915 елда, 11 яшьлек нәни Рәбига, әтисе герман сугышында һәлак булгач, авыру әнисен ач үлемнән коткарып калу өчен, тегү фабрикасына эшкә керә. Бер таңнан икенче таңга кадәр эшләгән баланың, эштән соң өенә кайтып җитәрлек хәле дә калмый торган булган.
Ул еллар хәзер стахановка Рәбига Әхмәтҗанованың исендә коточкыч төш кебек булып кына калган.
Октябрь революциясе була. Самодержавие богавыннан азат ителгән халык, иркен сулыш ала. Хезмәт ияләре өчен киң юллар ачылып, төрле мөмкинлекләр туалар. Рәбига Әхмәтҗанова, эшеннән аерылмыйча, читтән торып укып, белем ала һәм революциянең беренче көненнән үк, ирекле, чын хезмәт башлана.
Еллар үтә. Бөек Ватан сугышы башлана. Рәбига апаның иптәше, сугыш башлануга фронтка китә һәм ярты ел да үтми, иренең батырлар үлеме белән һәлак булуы турында хәбәр ала.
Рәбига апа эшли торган завод, башка предприятиеләр кебек үк, хөкүмәт заданиеләрен үтәп килә.
Рәбига апа, үзенең дуслары белән, тәүлекләр буенча заводтан чыкмыйча эшли. Алар моны үзләре теләп эшләгәннәр. 1945 елның 9 мае да җитә...
Сугыштан соңгы бишьеллык башлана. Икенче «сменада эшләүче Лида Филиппова бригадасы белән тынычлык вахтасына басып, үзара ярышып эшли башлыйлар.
Әгәр дә яшь стахановка Лида Филиппова сменага 2000 метр материал җәйсә, Рәбига апа өч мең метрдан да ким җәймәскә сүз бирә, һәм үз сүзен иптәшләре белән һәрвакыт диярлек җиренә җиткереп үти.
Менә Әхмәтҗанова бригадасында эшләүче Мәймүрә Медведева. Ул тәбәнәк буйлы, юанрак кына, түгәрәк гәүдәле. Аның, материал җәя торган өстәл артыннан, кызыл косынка бәйләгән башы гына күренеп тора.
Материал җәйгәндә, бригадиры артыннан өлгерер өчен, Мәймүрә апага һәрвакыт диярлек йөгереп йөрергә туры килә. Читтән карап торганда, ул аяклары белән атлап түгел, ә тәгәрәп кенә йөри кебек...
Бу сөйкемле, түгәрәк йөзле хатын, бригадиры Рәбига Әхмәтҗанованы эштә генә түгел, тормышта да үзенең якын дусы итеп саный. Алар күптәнге дуслар.
Бригаданың өченче кешесе, 19 яшьлек комсомолка Галина Чекутова. Ул заводка килү белән Рәбига апа бригадасына керә. Аның бу өлкән иптәшләре белән эшли башлаганына озакламый дүрт ел була. Шул дүрт ел эчендә, бу өч кешедән генә торган бригада, дүрт кенә атнага да аерылмыйлар. Аларны заводта гел бергә эшләгәнгә һәм үзара бик тату булганга «семейка» дип йөртәләр.
Галя, Рәбига апаны әнисен яраткан кебек ярата.
Рәбига апа да:
— Безнең Галина молодец ул,— ди.
Чыннан да, Чекутова яшь булуына карамастан, үзенең тәҗрибәле иптәшләреннән һич тә калышмый. Өстәвенә ул әле кичке мәктәптә дә укый.
Эш башлануны белдереп, кинәт звонок шалтырый.
— Я, дусларым! Хәзер бөтенләй запас калдырмыйча җәябез, — ди Рәбига апа.
Мәймүрә апа, кыяр-кыймас кына аңар каршы килеп:
— Бәлки берәр миллиметр булса да калдырырбыз? — дип куя.
— Юк, — ди бригадир. — Тәвәккәллек таш ярыр дигәндәй, әйдәгез башладык...
Менә алар йөгерә-йөгерә озын өстәл өстенә материал җәя башлыйлар.
Бу өч кешедән генә торган «семейка», Лидия Корабельникова һәм Федор Кузнецов иптәшләрнең чакыруларына кушылганнан соң, эш барышын башкача оештырып җибәреп, һәрбер сантиметр, һәрбер миллиметр материалга экономия ясау өчен көрәшә башлый, һәм тиз арада гүзәл уңышларга ирешә.
Өч новатор, елның беренче кварталында ук 467 метр материалга экономия ясап, предприятиегә 73803 сумлык файда китерәләр.
Аларның исемнәре күптән инде почёт тактасы һәм стенгазета битләреннән төшми. Менә алар җәелгән материал өстенә өлгене беркетеп куеп, өстеннән акбур тутырылган кечкенә капчык белән ышкып, материалга ак төрткеләр төшерәләр. Рәбига апа, дусы Мәймүрә Медведеваның буе җитмәгәнлекне күреп:
— Тәпиеңнең ялгавы кая?—дип көлә.
Мәймүрә апага чыннан да кечкенә генә күтәртмә ясап куйганнар. Ул шул күтәртмә өстенә басып эшли.
Бригадирының көлүенә җаван итеп, Мәймүрә апа да, берәр үткен сүз белән төрттереп куя. Кычкырып көлешәләр.
Бу җәеп торучылар ничек итеп шулкадәре экономия ясый алалар соң?..
Элегрәк, җәелгән материал өстенә өлгене салганда, җәелгән тканьның баш-башында, норма буенча берәр сантиметр запас, припуск калдырыла иде.
Бригада иң элек, шул баш-башта чыгып кала торган берәр сантиметрны, бик зур саклык белән (бигрәк тә Мәймүрә апа зур саклык белән эш итүне таләп итә иде) ярты сантиметрга кадәр кыскарталар.
Бригадир Рәбига апа Әхмәтҗанова, бу операциянең продукция сыйфатына бернинди дә зарар китермәгәнлеген күргәч, ул запасны бер миллиметрга, ә соңрак бөтенләй үк калдырмый башлый.
Шулай итеп алар, бары тик бер кат материалдан гына да, баш-башы чыгып калган шул запаслардан гына, 20 миллиметр материалга экономия ясыйлар. Ә материал өстәл өстенә гадәттә кырыгышар, иллешәр, материал, нечкәрәк булса, алтмышар кат та җәелә. Шулай итеп бу бригаданың бер җәюдә күпме экономия ясаганлыкларын белү өчен, илле кат материалны, бер кат материалдан алган 20 миллиметр экономиягә тапкырларга кирәк. Рәбига апа бригадасы бер җәюдә, метр хисабына чыгарып әйткәндә, бер метр материалга экономия ясый булып чыга. Ә бригада сменага ун настилькадан, унбишкә кадәр бирә. Шулай итеп алар экономия ясаган материал метрларының саны көннән-көн арта башлый.
Эшли торгач, алар моның белән генә чикләнеп калмыйча, күбрәк экономия ясау өчен башка юллар да табалар.
Әгәр дә аларга кирәк кием өлгесенең озынлыгы 4 метр булса, алар берьюлы 3 мәртәбә өлге салырга мөмкин булсын өчен, материалны 12 метр озынлыгында җәяләр, һәм өлгене салганда, янәшә үк китереп салып, материалга да. вакытка да зур гына экономия ясыйлар.
Соңгарак, иң яңа алымнарны үзләштереп. бу өч новатор, һәрбер сантиметр, һәрбер миллиметр материалга экономия ясап, шул миллиметрларны метрларга әверелдерә-әверелдерә сменага унар, уникешәр летр материал экономия бирүгә ирешәләр.
Өченче кварталның азагында, аларның 9 айда экономить иткән материалларыннан өстәмә рәвештә 500 пар костюм тегелә.
Соңгарак бу бригада, бары тик (бер октябрь аенда гына да 240 метр материалга экономия ясый.
4 номерлы завод 1950 елның III кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча, Бөтенсоюз социалистик ярышында беренче урынга чыгып, ВЦСПСның һәм СССР җиңел промышленность министрлыгының күчмә Кызыл Байрагын һәм йөз меңгә якын акчалата премия ала.
Завод директоры иптәш Эпштейн, ВЦСПС вәкиле иптәш Карпов кулыннан күчмә Кызыл Байракны кабул итеп алгач, җавап итеп сөйләгән речендә, заводның III квартал нормасын арттырып үтәве, югары сыйфатлы продукция бирүе һәм 2700 метр йон тканьга экономия ясавы һәм шуның исәбеннән 100 данә кием тегелүе турында сөйләде.
Бу сүзләрне Рәбига апа тыныч кына тыңлый алмады.
— Ишеттеңме? — диде смена мастеры Костикова, Рәбига апаның кулын кысып, — сезнең эшегез турында сөйли бит...
Дүртенче квартал айларында Рәбига Әхмәтҗанова бригадасы, тагы да зуррак уңышларга ирешү өчен көрәшә. Алар материалга экономия ясау белән беррәттән, эш нормаларын да 175—180 процентка үтәп баралар.
Ел азагында бу өч новатор «семейка» экономия ясаган материалдан 700 парга якын костюм тегелә.
Заводның бөтен бригадалары, бөтен агрегатлары һәм цехлары, Рәбига Әхмәтҗанова бригадасы кебек, бер көчле зур семья булып эшләп, киләчәктә дә ВЦСПСның һәм СССР җиңел промышленность министрлыгының күчмә Кызыл Байрагын үз кулларында калдыру өчен тырышалар.