Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ


Пролетариат әдәбиятына нигез салган А. М. Горькийның әсәрләре төрле милләт халкы арасында бик тиз таралдылар. Ул әсәрләр эксплуататорларга каршы көрәшкә өндәделәр, дөньяны танып-белүгә ярдәм иттеләр һәм барлык прогрессив язучылар өчен маяк булып тордылар. А. М. Горькийның йогынтысында әдәбият мәйданына чыккан язучыларның берсе, татар телендә пролетариат әдәбиятының беренче үрнәген бирүче һәм нигезен салучы булып Гафур Коләхметов исәпләнә.
Татар халкын революциягә өндәгән Г. Коләхметов, революционер-язучы буларак, татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урый алып тора. Ул марксизм өйрәтмәләрен татар матбугатында чагылдыручы — публицист булуы белән бергә, пьеса һәм хикәяләр дә язды. 18—19 яшьләрендә үк үзлегеннән К. Марксның «Капиталмын. Ф. Энгельс, В. Г. Чернышевский әсәрләрен өйрәнә. Бу әсәрләр аңа идеологик яктан формалашуга ярдәм итәләр. В.И. Ленин җитәкчелегендә чыга торган «Искра»ны уку, аны татар теленә тәрҗемә итеп тарату. «Коммунистлар партиясе манифестын популярлаштыру Г. Коләхметовның политик үсешен, капиталистик дөньяның эшчеләр өчен үлем алып килүен аңларга ярдәм итә. «Манифест»ның әһәмияте хакында ул үзенең «Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиеш» дигән кулъязмасында:
«Әгәр Маркс бу көнгә хәтле исән булса... орлыгының нинди яхшы җиргә төшеп, тиз тишелеп чыкканын үз күзләре белән күргән булыр иде... Рабочийлар Маркс аркасында гына аякларына бастылар», — дип язган.
Күптән түгел Татгосиздатның матур әдәбият секторы Г. Коләхметовның җыентыгын чыгарды. Филология фәннәре кандидаты, доцент М. Гайнуллинның Г. Коләхметовның тормыш юлы һәм иҗаты хакында язган сүз башын, язучының «Яшь гомер», «Ике фикер» пьесаларын һәм «Уалган моң» хикәясенең тәрҗемәсен эченә алган бу китап укучыларны үзенә тарта. Мондый күренеш китапның оформлениесе яхшы, җыйнак һәм матур булу белән генә билгеләнми. Төп мәсьәлә — китапның эче, эчтәлеге. Укучыларны үзенә тарткан нәрсә дә әнә шул соңгысы.
Чыннан да, М. Гайнуллин язган сүз башы — урта мәктәп укучылары, татар совет интеллигенциясе өчен бик әһәмиятле. Чөнки монда Г. Коләхметовның биографиясе, иҗат эше, политик юлы, дөньяга карашы, революцион эшчәнлеге шактый киң ачылган. Аның өстенә, җыентыкка кертелгән әсәрләргә кыска, ләкин тирән анализ бирелгән; татар әдәбиятында Г. Коләхметовның урыны дөрес билгеләнгән. Менә болар пьесаларны укый башлаганчы ук газаплы тормыш эчендә яшәүче революционер-язучы Г. Коләхметовның чын йөзен күз алдына китерәләр.
Сүз башында автор Г. Коләхметовның иҗатын, политик эшләрен биографиясе белән бәйле рәвештә алып бара. Мондый метод Г. Коләхметовның тормышын да, эшләрен дә, кайбер ялгышлыкларын да аңлауны яхшырак тәэмин итә. Язучының, 1905—1911 еллар арасындагы эш- чәйлегенә аеруча киң тукталып, (чөнки бу еллар Г. Коләхметов иҗатының чәчәк ату чоры иде), М. Гайнуллин матбугатка чыкмаган берничә әсәрен дә тикшереп үтә. Ә инде соңгы битләрдә А. М. Горькийның Г. Коләхметовка булган йогынтысын мисаллар, әдәби образлар белән чагыштырып исбат итә. Шулай да мәкалә Г. Коләхметовның эшчәнлеген тулы килеш ачыклап бетерә алмаган. Мәсәлән, Г. Коләхметовның февраль революциясенә, Бөек Октябрь социалистик революциясенә мөнәсәбәте хакында мәкаләдә бер сүз дә юк диярлек. Бу хакта автор бары тик «... февраль революциясе булгач, яңадан Казанга кайтып бераз торса да, актив катнашырлык хәлдә булмый һәм 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасы, Красная Слобода исемле өяз шәһәре больницасында үлә...» — дип кенә чикләнә. Дөрес Г. Коләхметов соңгы елларда әдәбият мәйданында күренми. Ләкин реакция чорындагы публицистик мәкаләләрендә, әсәрләрендә революцион идеяләрне чагылдырган язучы ике революциягә дә үзенең мөнәсәбәтен билгеләмичә кала алмаска тиеш. Бу исә мәкаләдә әйтелми. Ә язучының революциягә карашын белү, аның тормыш юлын, иҗатын белү кебек үк, әһәмиятле. Чөнки нәкъ шул мәсьәләдә язучылар өч лагерьга бүленделәр.
Г. Коләхметовның бүгенге кәк өчен булган әһәмияте дә тулы килеш ачылмаган. «... Г. Коләхметов әсәрләренең оригиналь булуларын...» һәм «...сыйнфый көрәш һәм социализм идеяләрен татар матур әдәбиятында иң ачык куеп сурәтләүче язучы»нын иҗатын татар әдәбиятындагы башка язучылар иҗаты белән бәйләмичә «... Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал»лар «...арасында Г. Коләхметов революцион бурычларны дөрес аңлавы һәм аны әсәрләрендә чагылдыруы белән алгы сафта тора» дип әйтү генә укучыларга аңлашылмый һәм дөреслегенә ышанып булмый. Чөнки бу мәсьәлә тикшерүне сорый, конкрет мисаллар өстендә, язучыларның иҗатлары белән чагыштырып исбат итүне таләп итә.
Җыентыкта ни өчендер әсәрләр язылу тәртибендә, хроникаль рәвештә урнаштырылмаганнар. Г. Коләхметовның матбугатта дүрт әсәре билгеле. Ләкин җыентыкка «Тарих сәхифәләре» бөтенләй кертелмәгән.
«Яшь гомер» пьесасының сюжет сызыгы Гали белән Зөләйха арасындагы мөнәсәбәт тирәсенә туплана. Гали Зөләйханы ярата. Аны үзенә тормыш иптәше итеп алырга теләсә дә, Зөләйха, атасы Хәким бай сүзенә карап, бай егете Мостафага бара. Зөләйхада саф мәхәббәт өстен тора, ләкин атасы тырнагыннан котылырлык көч сизми. «... И алла, ник син Галине бай итмәдең! Ул бай булса иде, әткәем дә разый булыр иде...» ди Зөләйха һәм соңга таба «... И алла, кайсы мине хак юлга өнди: әткәйме, Галиме икән?» — дип өсти. Атасының юлы «хак юл» булса да, Зөләйха бу юл белән китүенә үкенә һәм «Уф алла! Бу ир (Мостафа.— Г. Р.) белән гомеремне ничек үткәрермен?» ди ул. Мондый интим мәсьәләнең пьесада күрсәтелүе маскировка гына дип тә карарга мөмкин. Ләкин автор мәхәббәт мәсьәләсе аркылы тормышны сурәтли. Шуның өчен дә пьеса схематик түгел, ә художество ягыннан яхшы эшләнгән пьеса. Г. Коләхметов нәкъ менә мәхәббәт сызыгы аша геройларның характерларын ача, аларның фикерләрен, эшләрен күрсәтә. Бу яктан Г. Коләхметов татар әдәбиятында, аерым алганда, пьеса жанрында, новатор булып калды. Аның бу методы соңга таба күп язучылар өчен үрнәк булып торды. Мәсәлән, М. Фәйзинең «Галиябану», Г. Камалның «Хафизә- ләм, иркәм» һ. б. пьесаларда төп сюжет мәхәббәт сызыгы тирәсенә тупланып, киң катлау халык массасының революцион күтәрелеше чагылдырылды. Г. Коләхметов әнә шундый алым белән пьесаның эчтәлеген, идеясен — яңа кеше — эшчене, аның фикер һәм эшләре белән революцион күтәрелешне, аңы үсүен, киләчәккә омтылуын күрсәтте.
Галинең «... аны (Мостафаны.— Г. Р.) мактарга вөҗдан кушмый...» «...әгәр куәтем җитсә иде, бөтен дөньяны астын өскә әйләндерер идем!..» дигән сүзләре пафос белән яңгырыйлар. Алар политик фикер белән сугарылганнар. Ул алга, яктыга омтыла, ләкин юлын таба алмый, адаша.
Йосыф тулырак бирелгән. Анын монологы А. М. Горькийның «Мещаннар» пьесасындагы Нил образын хәтерләтә. Йосыф:
«Менә бу кәнәфидә дә минем хакым бар. Ничек бар?.. Бу кәнәфине кем эшләгән? Эшчеләр. Йосыф кем соң? Эшче... Бу агачларда да минем хакым бар... Бу җирдә дә минем хакым бар... Бөтен дөнья малында да минем хакым бар!..» — ди. Автор барлык эшнең эшчеләр тарафыннан эшләнүен, маңгай тирен агызып, саф кул көче белән эшләнгән эштә эшчеләрнең хаклары булуын ачык әйтә. Дөрес, Йосыф бу сүзләрне трибунадан сөйләми. Үз-үзенә генә, кәефләнгән вакытта әйтә. Бәлки бу Коләхметовка цензураны узу өчен кирәк булгандыр.
Вәли иң көчле бирелгән образ. «Бөтен Россиядә кызганыч кыз бер Зөләйха гына микән...», «... ул (Гали. — Г. Р.) 130 миллион Россия кешеләре, шакшы җан ияләре кеби, пычракта коенып торган вакытта, халыкка хезмәт итәм дип, Зөләйханы коткара, имеш!..», «Думаны тарату һәм яңа сайлаулар турысында...» сөйләгән сүзләреннән Вәлинең масса өчен янып йөрүе, иптәш Сталин язганча, шәхесләрне азат итү өчен массаны азат итү кирәклеген яулаган кеше икәнлеген күрәбез. Авторның симпатиясе Вәлидә булуын әйтеп тә торасы юк.
Бу пьесада, сүзсез, А. М. Горькийның Г. Коләхметовка булган йогынтысы бик көчле сизелә. Автор үзе дә «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән язылмыштыр», — ди.
«Ике фикер» пьесасында (3 пәрдәдә) Г. Коләхметов «кызыл фикер» белән «кара фикер»нең көрәшен һәм шушы көрәштә «кызыл фикер»нең өстенлеген, җиңүен күрсәтә. Г. Коләхметов символик образлар аша ачык һәм уңышлы рәвештә иҗтимагый тормышта кызыл фикерләрнең тууын, үсәргә тиешлеген күрсәтә. «Ике фикер»дә революцион романтиканың чаткылары күренә. Г. Коләхметов татар драматургиясендә революцион романтиканың нигезен салды.

Җыентыкта урнаштырылган өченче әсәр — «Уалган моң». Г. Коләхметов тәрҗемә иткән бу символик хикәя илдәге политик хәлне чагылдыра. Капиталистик тормышка каршы забастовка, восстаниеләр белән чыккан Россия халкы 1905 елгы революция көннәрендә патшага көчле удар ясады. «Дулкыннар егламый: дулкыннар ярдәм сорамый... һаман һөҗүм итәләр... Бергәләшеп молга сугылдылар... Мол селкенде... Дулкыннар кайтып, янә сугылдылар. Мол дулкыннар арасында югалды... Диңгез шау итте... Күк һәм диңгез кушылган кеби булды... Мол ауды!» ди Г. Коләхметов. Күрүебезчә, автор гомуми бер көч белән бергәләшеп көрәшкә барырга өнди һәм бары тик шул көч кенә юлдагы киртәләрне юк итү мөмкинлеген әйтә.
Шулай итеп, Г. Коләхметовның барлык әсәрләрендә дә иҗтимагый тормыш, политик идея, революцион фикер, алга омтылыш, көрәшкә чакыру мотивлары үзәк урынны алып торалар. Менә болар Г. Коләхметовның революционер язучы булуын күрсәтәләр.
Татар әдәбиятында күренекле урын алган Г. Коләхметовның җыентыгын чыгару бик әһәмиятле иде. Татгосиздатның матур әдәбият секторы бу җыентыкны чыгарып, укучы совет яшьләренә матур бүләк бирде.
Р. ГАТАУЛЛИН.