ДУСЛАРЧА ШАЯРУ
ДУСЛАРЧА ШАЯРУ
Ш. МАННУРГА
Күп картлардан алда булды
Синең телчән Гайҗаның;
Соңгы чакта кайда йөри
Ул Гайҗаның, әй җаным!?.
А. ШАМОВКА
«Мыеклы абзый» картайды, —
Җайсыз хәлдә калдык без:
«Сайланмалар» чыгып бетте,
Инде нәрсә сайлыйк без!?
Ә. ФӘЙЗИГӘ
Апуш зуп-зур Тукай булды
Төрле киртәләр кичеп;
Әй, җан-дускай, синең «Тукай»
Кайчан соң җитәр үсеп?..
С. БАТТАЛГА
Рифмалары үзенә ошый,
Шуңа күрә эче пошмый.
Шигырь яза ул үзенчә —
Бик ашыкмый, бик тырышмый.
А. ӘХМӘТКӘ
Ялындырып йөри торгач,
Ачтың «Серләр» пәрдәсен.
Туктап калма тау янында,—
Баулыга җит, әйдә син!
Т. ГЫЙЗЗӘТКӘ
«Ташкыннар»да йөзгән ир син,
Инде хәзер нишлисең?
Күп әсәрләр иҗат иттең,
Тик тәнкыйть күтәрмисең!
ГАЙНУЛЛИНГА ГЫНА ТҮГЕЛ
«Аз фикерне күпкә сузсаң
Әйбәт төш була сирәк», —
Бу җөмләдә «сузсаң»нан соң,
Әлбәттә, өтер кирәк...
Г. ХУҖИГА
Иҗатында шактый салкын
Кабаланмый, кызмый ул;
Беркемгә дә исе китми,
Беркемне дә узмый ул.
Г. ИДЕЛЛЕГӘ
Газиз дускай, үпкәләмә,
Сиңа да тия шелтә:
Картаясың, гомер үтә,
Укучың... әсәр көтә.
Ә. ИСХАККА
Әхмәт Исхак, әйткән сүз хак,
Бераз гына тыңлап бак:
Җырларыңда су юк түгел,
Ә шулай да корырак!..