Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ ҺӘМ ТЕЛ КУЛЬТУРАСЫ

C. ФӘЙЗУЛЛИН


И. В. Сталинның тел гыйлеме өлкәсендәге ялгышларга һәм кимчелекләргә караган соңгы мәкаләләре бөтен совет тел гыйлемендә кискен борылыш ясыйлар. Бу мәкаләләр тел гыйлемендә соңгы елларда тамыр җәйгән вульгар «марксизм» карашларын фаш итеп, бу өлкәгә чын марксизм кертү бурычын актуаль бурыч итеп куялар һәм тел гыйлеменә карата марксизм-ленинизм нигезләрен иптәш Сталинга хас булганча ачык һәм төгәл итеп күрсәтеп бирәләр. Тел теориясендә һәм практикасында булган ялгышларны төзәтү эшендә бу мәкаләләр безнең өчен юл яктыртучы маяк хезмәтен үтиләр.
Тел теориясенең һәм практикасының башка тармакларындагы кебек, әдәби тәрҗемә өлкәсендә бездә әле ялгышлар һәм кимчелекләр бик күп, һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре нигезендә аларны ачу, төзәтү - безнең алга зур бурыч булып баса. Әдәби тәрҗемәнең теориясе әле чын гыйльми нигезгә салынып эшләнеп җитмәгән, ә практикага килсәк, бу өлкәдә без алдынгы рус әдәбияты практикасыннан шактый артта барабыз. Турысын әйткәндә, бездә әле чын мәгънәсе белән әдәби тәрҗемә юк хөкемендә. Дөрес, бездә тәрҗемә әдәбиятның зур гына тарихы бар. Безнең язучылар барысы да диярлек азмы-күпме тәрҗемә практикасы белән шөгыльләнгәннәр һәм шөгыльләнәләр, аларның тәрҗемәләре арасында менә дигән яхшы үрнәкләр күрсәтергә мөмкин. Ләкин тәрҗемәнең бөтен киң мәйданында я ирекле тәрҗемәләр, я сүзгә-сүз тәрҗемәләр, я гомумән бернинди исем белән дә атап булмый торган буталчык һәм шыксыз тәрҗемәләр хөкем сөрә.

Алдан әйтеп куйыйк: әдәби тәрҗемә турында сүз алып барганда, без тик матур әдәбият тәрҗемәләрен генә түгел, киң мәгънәсендәге әдәби тәрҗемәләрне күздә тотабыз. И. В. Сталин өйрәткәнчә, гел гомум халык теле, гомуми милли тел. Шунлыктан, әдәби тел әдәбиятның барлык тармаклары өчен, шул исәптән тәрҗемә әдәбият өчен дә, уртак бер тел булырга тиеш. Әдәби тәрҗемә турында сөйләгәндә, без эшнең әнә шул ягын күздә тотабыз. Бу яктан безгә алдынгы рус практикасы үрнәк булырга тиеш иде. Рус әдәбиятында нинди генә тармакта булмасын, тел бер — гомуми әдәби тел. Ленин һәм Сталинның даһи әсәрләре әнә шул гомуми әдәби рус телендә язылганнар, һәм алар безгә әдәби телне ничек кулланырга кирәклек үрнәкләрен күрсәтеп торалар, һәм Ленин—Сталин әсәрләренең шундый югары әдәби сыйфатлары аларның халык массалары тарафыннан үзләштерелүен, әлбәттә, җиңеләйтәләр, аларны халыкка аңлаешлы, якын итәләр. Рус телендә чыккан китаплардан теләсә ниндиен алыгыз — фәнни трактатмы, мәктәп дәреслегеме, популяр брошюрамы — алар бар да бер тел белән, гомуми әдәби тел белән язылганнар. Тәрҗемә әдәбиятта да
бу шулай. Русчага башка телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләрне укыганда, теле ягыннан аларның тәрҗемәме, оригиналмы икәнлеген аерып булмый, чөнки алар бар да шул бер үк гомуми әдәби тел белән эшләнгәннәр.
Ә бездә? Бездә тәрҗемәләрнең, күбесенең теле гомуми әдәби телдән бик нык аерыла, алар ниндидер ясалма, авыр, аңлаешсыз тел белән эшләнгәннәр. Бу хәл, бер яктан, алардан файдалану мөмкинлеген тарайтса, икенче яктан, моның тагын да зуррак куркынычы шунда ки, тәрҗемә әдәбиятның күләме һәм тоткан урыны зур булу аркасында — тәрҗемәләрдәге бу тел кытыршылыгы гомуми әдәби телнең нормаль үсешенә начар тәэсир итә.
Әле күптән түгел генә, «тәрҗемә теле» оригинал әдәбият теленнән аерылып торган, үзенә бер тел булырга тиеш, дигән «принципны» яклаучы кешеләр дә бар иде. Хәзер бу корткычлык карашын принципта яклаучы кешеләр табылмас. Ләкин практикада шул карашны үткәрү, әдәби тел белән конкуренциягә кереп «тәрҗемә теле» (дөресрәге, булдыксыз тәрҗемәчеләрнең профессиональ жаргоны) тудыру очраклары, кызганычка каршы, күп әле. Кайчакта газета мәкаләләрен, радио тапшыруларын, хәтта кайбер күренекле генә язучыларның әсәрләрен укыганда аптырап каласың да, тәрҗемәме, оригиналмы бу? дип сорыйсың. Тәрҗемә дияр идең, исеме оригинал, оригинал дияр идең, теле тел түгел, тәрҗемә жаргоны.
Әдәби тел халыкның сөйләү теле нигезендә, аның иң яхшы казанышларын сайлап алып, шуларны бергә туплау, уртак хәзинә итү юлы белән үсә. Тел үсеше процессында башка халыклар һәм аларның телләре белән аралашу аркасында үзләштерелгән теге яки бу чит сүзләр, әйтелмәләр һәм сөйләм әйләнмәләре халыкның ана теленә яраштырылып үзләштереләләр һәм шул нигезгә яраша алмасалар, үзләшмиләр. Бу бөтен телләр өчен уртак күренеш. Ләкин мәгълүм чорларда эксплуататор сыйныфлар, үзләренең эксплуататорлык интересларыннан чыгып, бөтен халык өчен аңлаешлы әдәби телне үстерүдән бигрәк, үзләренең тар даирәләрен генә канәгатьләндерерлек «китап теле» тудыруны кирәксенәләр. Бу асылда, тел түгел, тар бер каста жаргоны. Мондый жаргоннар гадәттә озак яши алмыйлар һәм мөстәкыйль әдәби тел булып үсеп китә алмыйлар (деградациягә йөз тоталар), ләкин кайбер халыкларда алар гомуми әдәби телнең нормаль үсешен бераз тоткарлыйлар.
Татар әдәби теленең үсешендә дә шундыйрак күренеш булды. Татар халкы милләт булып оеша барган саен, аерым диалектлардан гомуми милли тел төзелә барды. Бу телне төзү эшендә К. Насыйри, Тукай, Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, М. Фәйзи кебек демократ язучыларның хезмәте зур булды. Ләкин татар милли буржуазиясе (шул исәптән, аның «җәдитче» дип аталган канаты да) әдәби телнең гомумхалык теле җирлегендә үсүе белән кызыксынмый, аны һич теләми иде. Халыкка дошман булган бу сыйныф татар халкының гыйльми иҗат сәләтенә ышанмый иде. Шунлыктан ул үзенә матбугат теле итеп, гомум- халык телен түгел, халыкка аңлаешсыз гарәп-фарсы-төрек сүзләреннән укмашкан корама җаргонны сайлады. Буржуазиягә бу хәл халыкны наданлыкта тоту өчен дә бик җайлы иде.
Нәтиҗәдә гомумхалык теле нигезендә әдәби тел белән буржуазиянең гарәп-фарсы-төрек катнаш матбугат жаргоны арасында тирән аерма килеп чыкты. Бу хәл безнең культура үсешебезгә мәгълүм дәрәҗәдә тоткарлык итми калмады. Буржуазиянең «төрки» жаргоны, гомумхалык нигезеннән ераклашып, деградациягә йөз тотты һәм совет чорында бөтенләйгә үлде һәм, шулай итеп, безнең әдәби телнең үсеш юлы иркенәйде.
Иске, буржуаз матбугат жаргоны үлсә дә, аның бер мирасы озак яшәде. Ул да булса — китап теле белән сөйләү теле арасында тирән аерма булырга тиешлек «принцибы». Китап теле белән сөйләү теле арасында аерма бар һәм булырга тиеш, диләр. Бик дөрес. Ләкин бу аерманың чикләре бар. Әйтик, проза теле белән шигырь теле арасында шигырь теле белән драма теле арасында аерма булса да, алар бер үк уртак әдәби телнең тармакчалары гына. Әйтик, Маяковский теле белән Исаковский теле арасында, Такташ теле белән Ф. Кәрим теле арасында аерма булса да, болар бер уртак телнең индивидуаль күренешләре генә. Китап теле белән сөйләү теле арасындагы аерма да шуннан артык була алмый. Әлбәттә, практикада бу аерма белән хисаплашырга кирәк. Безнең тәрҗемәләрдә бу аерманың хисапка алынмавы, драматик диалогның да, публицистик мәкаләнең дә, ялкынлы речьнең дә бер үк стандарт тел белән (дөресрәге, «тәрҗемә жаргоны» белән) бирелүе — зур кимчелек. Ләкин бу аерманы үтелмәслек киртә итеп карау практик яраксыз һәм принципиаль ялгыш булачак. Әдәби тел, «китап теле» сөйләү теленә капма-каршы итеп төзелми (югыйсә ул жаргон була), бәлки сөйләү теле нигезендә, аның бөтен кыйммәтле казанышларыннан файдалану (һәм примитивлыктан арыну) юлы белән төзелә.
«Китап телен» сөйләү теленнән киртәләүнең иң күп кулланылган бер алымы — чит сүзләрне күп куллану. Урта гасырларда Европа телләрендә китап теле ролен латин теле уйнаган. Россиядә Пётр I чорында рус теле Европа телләреннән үзгәртми алынган фәнни һәм техник терминнар белән чүпләндерелгән, ләкин соңыннан алар рус теленең үз хәзинәсеннән алып эшләнгән терминнар белән алыштырылды. Ә соңрак заманда рус аристократиясенең французча жаргоны рус әдәби теленә тәэсир итә алмады һәм эзсез диярлек югалды. Татар буржуазиясе үзенең «китап телен» төзүдә гарәп, фарсы һәм төрек телләреннән файдаланды һәм бу нәрсә безнең телнең нормаль үсешенә зуррак тоткар булды.
Соңгы елларда бездә халыкка чит булган бик күп гарәп сүзләре телдән төшеп калды, телебезнең үз чаралары белән бик күп яңа сүзләр ясалды, безнең халыкка иң якын булган рус теленнән алынган байтак кына русча һәм интернациональ сүзләр татар теленең сүзлек составында үзләренә гражданлык алдылар. һәм бу тел төзү процессында русчадан татарчага тәрҗемәләр аеруча күренекле роль уйнадылар. Бик күп яңа терминнар һәм сүзләр безгә русчадан тәрҗемә яки туп- туры күчереп алу юлы белән керделәр.
Татар теленең сүзлеген тулыландыруда хәзер инде гарәп, фарсы, төрек телләре чыганак була алмыйлар. Хәзер төп чыганак — татар теленең үз хәзинәсе, өстәмә чыганак— рус теле, безнең халыкка якын күр ше һәм аның икенче үз теле булган рус теле. Ләкин рус культурасы һәм теле белән якын аралашу, Тукайча әйтсәк, «тел вә ләгать алмашу» татар культурасын һәм телен ассимиляциягә илтми, бәлки аның потенциаль мөмкинлекләрен тулырак җәелдерүгә ярдәм итә, этәреш бирә.
Ләкин гарәп сүзләрен гомумән «зарарлы» сүзләр дип игълан итеп, аларга каршы гомуми поход ачу дөрес булмас иде. Гарәп сүзләрен куу мәсьәләсен халыкка чит булган, аңлаешсыз, читен сүзләрне кулланудан саклану мәгънәсендә генә аңларга мөмкин. Кайбер шагыйрьләр «гарасат», «мөкатдәс» шикелле артык искергән һәм халыкка аңлашылмый торган сүзләрне кулланалар икән, моны хәзер күпме генә кеше аңлый соң? Яки «гыйбарәт», «тәшкил» шикелле сүзләрне урын- сызга күп куллануны нәрсә белән акларга мөмкин? Менә шундый аңлаешсыз яки кыен аңлашыла торган сүзләрне куу турында гына сүз барырга мөмкин.
Биредә, иң элек, һәр телнең үзенчәлеге белән хисаплашырга һәм башка телләрдән яңа сүзләр үзләштергәндә кайбер гомуми кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Башка телләрдән сүзләр алганда әйләнештә киң кулланыла торган тулы кыйммәтле сүзләрне генә алырга мөмкин.

Башка телләрдән алынган сүзләрнең мәгънә күләме телнең үз сүзләренә караганда таррак булырга тиеш. Ягъни икенче телдән күчереп алынган сүз, әгәр ул үз телендә берничә мәгънәдә йөргән булса, шулар арасыннан иң тар мәгънәсе алына, ә калган, киңрәк мәгънәләр өчен телнең үз сүзләре файдаланыла. Бу бик табигый һәм бөтен телләргә уртак күренеш. Ләкин кайбер очракларда безнең тәрҗемәчеләр һәм язучылар моны хисапка алмыйлар. Ике генә мисал: татарча «көймә» һәм русча «судно» сүзләрен алыйк. Мәгълүм чикләрдә бу сүзләрнең мәгънә күләме бер-берсенә туры килә. Ләкин бу сүзләрнең шул уртак чикләрдән чыгып китә торган мәгънәләре дә бар. «Көймә» суда йөзү коралы гына түгел, мич көймәсе яки арба көймәсе дә була. «Судно» дип көймәгә генә түгел, көнкүрештә кулланыла торган бер савытка да әйтәләр. Ни өчендер бездә «суднолар төзелеше промышленносте» дип язалар. Яки «сугыш көймәсе» дигәндә, «каек» белән буталу куркынычы бар дип куркып, «сугыш суднолары» дип язуны артык күрәләр. Урынсыз курку. «Су асты көймәсе» дигәндә (яки русча «подводная лодка» дигәндә) бер дә «каек» белән буталмый бит.

Башка телләрдән сүзләр үзләштергәндә, ул сүзләрнең фонетик яңгыраулары үзләштерүче телгә якын булсалар, ансат үзләштереләләр (Горький моңа мисал итеп французчадан алынган «тираж» сүзенең «страж», «кряж» шикелле рус сүзләренә фонетик якынлыгын күрсәтә). Безнең телдә дә бу шулай. Төрләндерү өчен ансатрак булган кыска, 1—2 иҗекле сүзләр (хәл, хәбәр һ. б.) ансат үзләшкәннәр, ә төрләндерү өчен кыен булган озын сүзләр күп үзләшә алмаганнар (мөстәмләкә, мосахәбә һ. б. ш.). Турыдан-туры шул килеш үзләштерелүе фонетик яктан жайсыз булган очракларда, .андый сүзләр фонетик яраштырып үзләштереләләр (латинча «revolutio», французча һәм немецча «revolution», русча «революция»; латинча «criterion!», русча «критерий»; русча «паспорт», украинча «пашпорт»). Бу хәлдә сүздәге басымның кан урында булуының да әһәмияте бар. Мәсәлән, русчадан алынган ике иҗекле «рама» сүзе бездә бер генә иҗекле «рам» булып үзләшкән, ә 3 иҗекле «колбаса» сүзе, төрләндерү өчен озынрак булса да, шул килеш үзләшкән — «кислота» сүзе дә шулай ук. Ни өчен? Чөнки соңгы очракта басым, татар сүзләрендәге кебек, соңгы иҗектә тора. Ә «минут» «секунд», «папирос» кебек сүзләр русчадагы басымны татарчада да саклап, бер иҗеге кыскартып алынганнар.

Ләкин безнең тәрҗемәчеләр һәм язучылар күп кенә хәлләрдә бу кагыйдә белән хисаплашмыйлар һзм чит сүзләрне ничек эләкте шулай үзләштерәләр. Мәсәлән, русчадагы «гармонь» сүзе. Бу сүз бездә «гармон» формасында күптән үзләшкән инде. Ләкин соңгы елларда бу сүзне русчадагы баш килеш формасына ияртеп, «гармонь» дип яза (һәм, көчәнеп булса да, шулай сөйли дә) башладылар. Шулай итеп, бу очракта татар теле өчен һич характерлы булмаган һәм русчада да тик баш килештә генә языла торган «ь» тамгасы бу сүзнең барлык ясалгыларында кабатлана башлады («гармонең», «гармоньчы» һ. 6.). Дөресен генә әйткәндә, бу очракта без алай дип язучыларны кызганмыйбыз, үзләре ясаган кыенлыкның азабын үзләре чиксеннәр, — без бигрәк тә шул ясалма тамганы көчәнә-көчәнә ишеттерергә тырышучы җырчы һәм декламатор артистларны кызганабыз. Укучы алданмас, гомер буе ничек сөйләргә өйрәнгән булса, шулай сөйләр.
Безгә әйтерләр: рус сүзләрен русча дәрес итеп язарга кирәк, югыйсә балалар рус телен дөрес үзләштерә алмаслар, диярләр. Бик дөрес, рус телен һәрбер татар үзенең ана теле шикелле үк яхшы белергә һәм дөрес кулланырга тиеш. Ләкин кайчан соң үзеңнең ана телеңне яхшы белү һәм дөрес куллану икенче бер телне яхшы белү һәм дөрес куллану өчен комачау булганы бар? Киресенчә, ана телен яхшы белүче бала икенче телне дә яхшы үзләштерә ала, — «гармон» сүзен русча «гармонь» сүзе белән бутарлар, дип курку күләгәдән курку гына. Ана телендә күптән үзләшкән сүзләрнең язылышын икенче тел кагыйдәләренә буйсындыру — моны хәтта аңлавы да кыен. Аннары шуны да әйтеп үтик, баш килеш формасын яхшы белү рус телен яхшы белү дигән сүз түгел. Рус телендә башка килешләр дә бар (һәм алары күбрәк кулланыла торгандыр). Без балаларга баш килеш формасын гына өйрәтсәк, башка килешләрдә «ь» тамгасын күрмәгәч, балалар аптырап калмаслармы? Тагы шуны да әйтик, руслар башка телләрдән сүзләр алганда, баш килеш формасында гына түгел, фонетик ярашлык өчен кирәк булганда, башка килеш формаларында да үзләштерәләр. Хәтта хас исемнәрдә дә бу шулай булгалый. Мәсәлән, борынгы Рим тарихыннан алынган Нерон, Цицерон, Катон шикелле хас исемнәр берсе дә баш килеш формасыннан (Nero һ. б.) алынмаган.
Совет чорында безнең әдәби тел бик күп рус һәм интернациональ сүзләрне үзләштерде һәм без моны телебезнең бик зур казанышы дип карыйбыз. Ләкин татар теленең сүзлек составының русчадан алынган сүзләр хисабына баюы — татар теленең ассимиляцияләнүе һәм йотылуы юлындагы бер этап түгел. «Милли телләр барыбер бетәчәк, рус сүзләрен ничаклы күбрәк алсак һәм русчага ничаклы тизрәк күчсәк, шул чаклы яхшырак», — дигән карашта торучылар, асылда, «интернационализм» флагы астында буржуаз космополитлар һәм империалистлар тегермәненә су коючылар. Иптәш Сталин мәкаләләре хәзер бу мәсьәләләргә тулы ачыклык керттеләр. Шунлыктан без телнең сүзлек составында соңгы елларда булган үзгәрешләрне «ассимиляция» дип түгел, бәлки татар һәм рус телләренең дусларча хезмәттәшлеге дип аңлыйбыз һәм сүзлекнең бу баюы киләчәктә дә шул юл белән барып, телнең сүзлек составын көчәйтергә һәм телнең иҗат мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш, дип ышанабыз. Ләкин тәрҗемә практикасында чит сүзләрне үзләштерүдә саксыз эш итү телнең сүзлеген баету түгел, чүпләндерү генә булачак. Шулай ук телнең төн сүзлек фондында булган сүз материалына игътибарсыз караш та бетерелергә тиеш. Берничә мисал. «Ансат» сүзен бездә хәзер онытып бетерә яздылар, чөнки тәрҗемәчеләргә «легкий» сүзе туры килсә, алар «җиңел» дип яза бирәләр. Шунлыктан хәзер кайбер яшь телчеләр «ансат» сүзен ташландык гарәп сүзе дип итеп саный башлаганнар. «Ансат» сүзен бу нахак бәладән коткарасы иде. Яки нинди матур бер татар сүзе урынсызга онытылып ята— «колхозлашу». Бу сүз практикада күп кулланылган һәм, әйтергә мөмкин, үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән иде. Ләкин «төгәлчеләр» («төгәл» тәрҗемәчеләр) моны русчадагы «коллективизация» сүзенә туры килми дип, «коллективлашу» белән алыштырдылар һәм без, тәнкыйтьсез-нисез, шуңа ияреп киттек.
Тагы шулай да булгалый: бер төшенчәне аңлата торган сүз, йөри торгач, берәр тәрҗемәчегә «ошамый» башлый, ул аны икенче бер телдә шул ук төшенчәне аңлата торган термин белән чагыштырып карый да боларны бер-берсенә «туры килми» дип таба һәм, әлбәттә, үз телендәге терминны түгел, икенче телдәге термикны «төгәл», ягъни хәрефкә-хәреф тәрҗемә итә. Бар иде бездә «тышкы эшләр министры» термины. Тәрҗемәчеләр аны рус телендәге «министр иностранных дел»га «күбрәк туры килә торган» — «чит ил эшләре министры» белән алыштырдылар (ләкин «туры килү» бик чамалы). Хәзер инде яңадан «тышкы эшләр министрына» кайтып, дөрес эшләнде. «Милләт мәҗлесе» термины белән дә шул хәл. Элек ул бездә шулай — «милләт мәҗлесе» дип йөртелә иде. Соңгырак елларда безнең тәрҗемәчеләр моны яңадан «тәрҗемә» итеп «милли җыелыш» дип ала башладылар. Болан ток-томалга сүз алыштыруның кемгә файдасы бар?
Тәрҗемә практикасында телнең сүзлек составында булган үзгәрешләр уңае белән бездә күренә торган кимчелекләр югарыда күрсәтелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Журнал мәкаләсендә аларның барсын да күрсәтеп бетерерлек түгел. Тәрҗемә юлы белән телгә килеп кергән «төзелеш чүпләреннән» тагы берничәсен күрсәтү белән чикләник.
«Иң элек...» Әгәр без шушы ике сүзне берәр тәрҗемәчегә русчага тәрҗемә итәргә кушсак һәм әгәр ул русчаны яхшы белүче кеше булса, «прежде всего» дип тәрҗемә итәр иде һәм бик дөрес булыр иде. Ләкин әгәр шул ук тәрҗемәче шул ук сүзләрне русчадан татарчага тәржемә итсә, «иң элек» дип түгел, «барыннан да элек» дип яза. Бу — безнең телгә соңгы 15 елда гына тәрҗемә аркылы кергән бер балласт, элегрәк елларда матбугатта аны таба алмассыз. Бу — механик «төгәл» тәрҗемә җимеше. Күпчелек очракларда аны «иң элек» алыштыра ала яки «бигрәк тә» дияргә мөмкин.
Шушы юлларны язып утырганда радио дикторы Көнбатыш Германиядә ата гитлерчылардан фәлән-фәлән кешеләрнең «кичекмәстән азат ителгән» булуларын хәбәр итте. «Кичекмәстән», «һич кичекмәстән» — бу да шулай ук механик тәрҗемә җимеше. Русчадагы «немедленно» сүзенә татарча да тиң килерлек сүзләр таба алмаганбыз булса кирәк, яңаны ясаганбыз. Хәлбуки татар телендә моңа тиң булырлык сүзләр бар иде; шунда ук. бик тиз, хәзер үк... Ләкин,—дибез без, болар бит русның «тотчас» «весьма скоро», «теперь же» сүзләренә «туры килә». Ләкин без бер-нәрсәне исәпкә алмыйбыз: русчада шушы саналган сүзләр арасында әдәби яктан иң килешлесе — «немедленно», ә татарчада «кичекмәстән» барысы арасында иң килешсезе.
Сүзлек составы — телнең нигезләреннән берсе. Ләкин сүзлек составы үзе генә тел була алмый әле. Ул — телнең бинасы түгел, төзү материалы. Бина булсын өчен, бу төзү материалын телнең грамматикасы ярдәме белән билгеле бер тәртиптә тезергә кирәк. Иптәш Сталин өйрәтүенчә, телнең икенче бер нигезенең — телнең грамматик төзелешенең көче һәм әһәмияте шунда ки, аның ярдәме белән тел фикергә материаль тышча бирә. Димәк, тел практикасы мәсьәләләре турында сөйләгәндә, телнең сүзлек составына гына кагылу, грамматик төзелеш үзенчәлекләренә тукталмау — бер яклылык булачак. Ә безнең тәрҗемә практикасы турында сөйләгәндә, грамматик төзелеш мәсьәләләренә бигрәк тә тукталырга кирәк, чөнки безнең тәрҗемәләрнең төп кимчелеге—телнең грамматик төзелеше белән хисаплашмауда. Сүзләрне азмы-күпме дөрес тәрҗемә итәргә безнең тәрҗемәчеләр өйрәнгәннәр инде. Ә менә шул сүзләрне дөрес төзү, аларны фразалар һәм җөмләләр итеп бергә бәйләү, бусында алар аксыйлар әле. һәм шунын аркасында безнең күп кенә тәрҗемәләр төзек бер бина булудан бигрәк, аерым-аерым кирпечләрнең тәртипсез өеме булып калалар. Дөрес, алар аерым-аерым алганда бик матур кирпечләр дә булырга мөмкин, ләкин шулай да бу төзексез өем эчендә адашып каласың, аның эчендә фикер таба алмыйсың.
һ. ч Ялгыз торганда сүзнең мәгънә кыйммәте бер булса, икенче бер сүз (яки сүзләр) белән «күмәкләшкәч», шул ук сүзнең мәгънә кыйммәте бик нык үзгәрергә мөмкин, һәм ике телнең дә шундый үзенчәлеген хисапка алмаучы тәрҗемәче үзен дә, укучыны да кыен хәлгә куячак. «Су» һәм «вода» шикелле бик гади сүзләрне алыйк. Нинди генә сүзлектә дә болар бер-беренә тиң торалар. Ләкин менә рустагы «темна вода в облацех» яки «чистейшией воды» шикелле әйтелмәләрдә «вода» сүзен су дип тәрҗемә итәргә, ә татардагы «каен суы», «сары су», «җимеш суы» кебекләрне «вода» дип тәрҗемә итәргә ничек мөмкин булсын? Тәрҗемә ителә торган телнең шундый нечкәлекләренә критик караш булмаганда һәм үз телеңнең шундый нечкәлекләрен практик белмәгәндә, дөрес тәрҗемә бирү мөмкин түгел. Безнең тәрҗемәләрнең начар булуы күбесенчә шул
Безнең тәрҗемәчеләр, ни өчендер, татар сүзләренең мәгънәне дөрес аңлатуына бик зур шик белән карыйлар һәм, дөреслек мәсьәләсен метафизикларча аңлау аркасында, татар сүзләрен «китапчарак» уйдырмалар белән алыштыралар. Бу — үзенә бертөрле профессиональ чир. Әгәр тәрҗемәче гомер буе тик тәрҗемә өстендә генә утырып, бер генә булса да оригинал җөмлә язмый торган булса, өстәвенә тагы практикада озак вакытлар буе «механик» тәрҗемә «мәктәбен» үткән булса, ул үз теленең һәр сүзен икенче телгә тәрҗемә итеп карый да, икенче телдәге эквивалентлардан берәрсенең мәгънәсе читкәрәк китсә, сүзне шик астына ала. Мисал: «окончить» сүзенең татарчасы «бетерү». Ләкин «урта мәктәп бетерү» дигәндә тәрҗемәче бу сүзне шик астына ала: «бетерү» сүзе русчада «окончить» кына түгел «уничтожить», «ликвидировать»лар да булырга мөмкин, алла сакласын, мәктәпне «юк итү», «җимерү» дип аңлый күрмәсеннәр. «Төгәллек» өчен «тәмамлау» яки «тәмам итү» дип «китапчалатып» алырга кирәк. Мондый юл белән барганда без телебезнең төп сүзлек фондында төрле мәгънәләрне аңлата торган киң колачлы сүзләрне бер генә мәгънәле арык сүзләр итеп калдырачакбыз һәм телне ярлыландырачакбыз. Ә бит иптәш Сталин безне, телнең көче аның сүзлек составының бай һәм күп яклы булуында, дип өйрәтә.
Иптәш Сталинның даһи күрсәтмәләре телнең сүзлек хәзинәсенә саксыз, игътибарсыз карашка чик куялар, телнең сүзлек байлыгын тулы һәм дөрес файдалануны тәэмин итәләр, аны тагы да баетуга юл ачалар.
Нечкәлекләрне белмәүдән һәм үз телебезнең үзенчәлекләренә шик белән караудан килә. Тагы да сәеррәге шул — безнең кайбер язучыларыбыз һәм журналистларыбыз оригинал әсәр язганда да башта русча уйлап, шуны күңелдән тәрҗемә итеп язалар. Газеталарның баш мәкаләләрен укыганда бу бигрәк тә күзгә ташлана. Әгәр бу иптәшләр моны русча яхшы белү билгесе дип уйласалар, бик ялгышалар. Мондый күңелдән тәрҗемә итүчеләрне Маркс, телне яңа гына өйрәнә башлаган өйрәнчекләр, ди, күңелдән тәржемә итү стадиясен үткәннән соң гына алар үзләрен икенче телне яхшы үзләштергән кешеләр дип хисаплый алалар, ди («18 Брюмеа»). Ә инде үз телен белүләренең дәрәҗәсенә килгәндә, анысын әйтеп тормаганда да аңлашыладыр...
Газеталарда: «Пленум комсомол эшен яхшырту турындагы мәсьәләне тикшерде», — дигән сүзләрне укырга мөмкин. Бу «күңелдән тәржемә» һәм шактый ук булдыксыз тәржемә. Нигә «яхшырту мәсьәләсен» димәскә? Дөрес тә, җыйнакта, нәкъ татарча да. Рус телендә «предлоглар» бар һәм алар безнең тәрҗемәчеләрне яхшы ук бутыйлар. Чөнки татарчада «предлоглар» юк. Сүз чаклы сүзне ничек төшереп калдырырга, диләр дә җөмләне бәйлекләр белән тутыралар: «турында», «буенча» һ. б. Ә бит бездә сүзләрне бәйләү өчен, бәйлекләрдән һәм килеш кушымчаларыннан тыш, тартым кушымчалары кебек, көчле чара да бар. «Кореядагы вакыйгалар» урынына "Корея вакыйгалары» дигәндә мәгънә бозыламыни?
Әйе, безнең тәрҗемәчеләрдә төп кимчелек — телләрнең грамматик төзелеш үзенчәлекләре белән хисаплашмауда. Безнең тәрҗемәчеләр грамматик категорияләрне белмиләр дисәк, бу дөрес булмас иде. Юк, алар грамматик категорияләрне беләләр, ләкин алар бер телнең грамматик категорияләрен икенче тел өчен дә үзгәрешсез абсолют дип, логик категорияләр дип аңлыйлар. Ялгыш шуннан башлана. Телләр белән аз гына таныш булган кеше өчен моның ялгышлыгы күре' неп тора. Мәсәлән, «род» категориясе кайбер телләрдә бар, кайбер- ләрендә юк, ә булганнарында — кайсында ике «род», кайсында — өч, һәм, әйтик, русчада «женский род» исемнәренең немецчада «женский род»та булулары һич мәҗбүри түгел. Әгәр грамматик категорияләр, логик категорияләр кебек, барлык телләр өчен уртак булсалар иде, эш бик ансат булыр иде: тәрҗемәчегә артык баш ватарга калмас иде. «Сумасшедший дом» — әһә! беренче сүзе прилагательный», татарчада ул «сыйфат» була инде, менә сезгә тәрҗемәсе дә әзер — «юләр йорт». Ләкин ул чакта телләр арасындагы аерма ти?; лексик составка гына кайтып калыр иде һәм телләрне «берләштерү», «гомуми» тел төзү шактый ансатлашыр иде. һәртөрле буржуаз космополитларның эсперанто, волапюк шикелле ясалма «халыкара» тел тудырырга көчәнүләре уңышсызлыкка очраган икән, моның сәбәбе дә шунда — грамматик категорияләр логик категорияләр түгел һәм грамматик төзелеш барлык телләр өчен уртак була алмый.
Иптәш Сталин өйрәткәнчә, тел — культураның милли формасы, тел һәм аның үсеш законнары шул халыкның тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән, димәк, тел милли булган кебек, телнең төп нигезләреннән берсе булган грамматик төзелештә саф милли күренеш була. Димәк, тәрҗемә иткәндә бер телнең грамматик категорияләрен һәм формаларын икенче бер телнең грамматик категорияләренә һәм формаларына «бер тиенгә бер тиен» итеп күчерү тәрҗемәне алдан ук уңышсызлыкка дучар итәчәк. Һәр телнең грамматик төзелеш үзенчәлекләре белән хисаплашып эш итәргә, оригиналда булган категория һәм формаларның бөтенесен сукыр килеш күчереп алмаска, ана теленең үзенә хас формаларны сайлый белергә кирәк. Оригиналда булмыйча, ана телендә була торган формаларны куллана белүдә тәрҗемәчедән аеруча зур осталык сорала... Бу осталык, әйтик, русчада булып та татарчада булмаган формаларның тәрҗемәдә югалуы аркасында телнең ярлылануын икенче як белән компенсацияли. Рус әдәби тәрҗемә практикасында бу метод оста файдаланыла. Мәсәлән, рус телендә «деепричастиеләр» бар, ә немецчада юк, ләкин «Коммунистлар манифестының» русча тәрҗемәсендә без унлап урында «деепричастие» формасын очратабыз.
Мондый мисалларны бик күп тезергә булыр иде. Хәер, моның кирәге дә юк, теләгән кеше безнең тәрҗемәләрдән (хәтта иң яхшыларыннан да) аларны теләгән кадәр таба ала. Бу хәлдән нинди нәтиҗә чыгарылырга тиеш? Безнеңчә, бер генә нәтиҗә: тәрҗемәдә русчаның дөрес бирелүе генә җитми, татарчасы да дөрес бирелергә тиеш. Шунсыз дөрес тәрҗемә булырга мөмкин түгел. Тәрҗемәне басарга хәзерләгәндә бездә, гадәттә русча оригиналдагы сүзләрнең «төшеп калмавын» бик нык тикшерәләр, ә менә татарчасында артык, кирәксез, бәйләнешсез, чүп сүзләр калмаганмы, анысын тикшереп тормыйлар. Оригиналдагы сүзләрнең бөтенесен тәрҗемәдә саклау таләбе, гомумән, нигезсез. Төп мәгънәне аңлата торган сүзләрне сакларга кирәк, ә аларны бәйләү өчен генә хезмәт итә торган сүзләрнең тәрҗемәдә кирәге булмаска мөмкин, чөнки бер телнең грамматик төзелеше (сүзләрне бәйләү тәртибе) бертөсле, ә икенче телдә ул башкача була. Заманында Энгельсның тәрҗемәчеләргә биргән киңәше бар: тәрҗемә итеп бетергәч, оригинал белән чагыштырмый, тагы бер укып чык һәм мәктәп синтаксисының бөтен кагыйдәләренә сукыр килеш иярмә.
Безнең тәрҗемәчеләр бу киңәшне искә алып, тәрҗемәне берәр кат үзләре укып чыксалар һәм аның татарчалыгына күбрәк игътибар бирсәләр, укучыларны бик күп михнәтләрдән коткарырлар иде.
Гомумән, бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итү өчен, оригинал текстының аерым детальләреннән оригиналның төп фикеренә килергә түгел (анализдан синтезга түгел), ә киресенчә, оригиналның төп фикереннән чыгып аның аерым детальләрен аңларга һәм шул рәвешчә аларның тәрҗемәдә кирәкле булу-булмауларын аңларга кирәк (синтез-анализ методы). Әсәрнең гомуми эчтәлеген аңламаганда, аның детальләре урманны каплап торучы агачлар кебек булырга мөмкин. Без аерым детальләргә артык зур игътибар бирү стадиясеннән үтмәгәнбез әле. Хәзергә без аерым сүзләрне дөрес тәрҗемә итәргә өйрәнү стадиясеннән чыгып кына киләбез. Ләкин бу әле, әйтергә мөмкин. беренче класс кына. Югарырак классларга күчәргә — сүзләрне фразаларга һәм җөмләләргә дөрес бәйләргә өйрәнергә кирәк, һәм боларның бөтенесендә иң әһәмиятлесен — әсәрнең гомуми бәйләнешен күздән ычкындырмаска кирәк. Аерым, сүзләр, аларның бәйләнеше, аерым фразалар һәм җөмләләр дөрес тәрҗемә ителергә мөмкин, ләкин тулаем алганда, гомуми бәйләнеш сакланмаса, тәрҗемә ялгыш булачак.
Бер мисалга тукталыйк: «Алёше было 19 лет, когда брата его взяли в солдаты». Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен алып, аерым-аерым тәрҗемә итсәң, болай чыгачак: «Абыйсын солдатка алганда, Алёшага 19 тулган иде». Бездә күбесенчә шулай тәрҗемә итәләр дә: русчада булган кебек, татарча җөмләләрдә дә баш һәм иярчен кисәкләр була, димәк, алар уртак категорияләр, шулай булгач, русчадагы «главное предложение» татарчада «баш кисәк», ә «придаточное предложение» — «иярчен кисәк» булачак. Ләкин мондый метод аерым очракларда дөрес нәтиҗәгә китерсә дә, тулаем алганда безне канәгатьләндерә алмый. Югарыда китерелгән җөмлә Л. Толстойның «Алёша-Горшок» дигән хикәясеннән алынган. Анда сүз бер авыл малаеның үз абыйсы урынына дворник булып керүе турында бара. Димәк, бу оч- ракта дөрес тәрҗемә: «Алёшага 19 тулганда, абыйсын солдатка алдылар». Күрәсез, баш һәм иярчен кисәкләрнең урыннары алышынган. Димәк, җөмләнең аерым кисәкләре тәрҗемә өчен «үзгәрешсез абсолют» дип карала алмый; алар әсәрдә чагылган чынбарлык фактларын билгеле бер тәртиптә тезү чаралары гына. Ике факт бирелә: Алёшага 19 тулу һәм абыйсының солдатка алынуы, һәм җөмлә төзелеше мәсьәләсе шул фактларны ничек, нинди тәртиптә бәйләү кирәклегеннән чыгып хәл ителергә тиеш.
Әсәрнең хәрефен түгел, рухын дөрес бирү, хәреф артындагы эчтәлекне күрә һәм күрсәтә белү — чын тәрҗемәченең иң зур осталыгы шунда.
Безгә әйтерләр: бу бит «ирекле тәрҗемә» юлы була, формасын, «стилен» сакламыйча, мәгънәсен генә бирү юлы була, сез безне кирегә өстерисез, диярләр. Ләкин «ирекле тәрҗемә» турында сөйләргә калса, шуны беләсе иде: кайсы «ирекле тәрҗемә» була икән: форманы, «стильне» бик тырышып саклап, шуның белән мәгънәне күмелдерүме, яки форманы мәгънәгә буйсындырып, мәгънәгә кулай форма сайлап, мәгънәнең бөтен ачыклыгын саклаумы? Соңгысы чыннан да төгәл тәрҗемә була түгелме икән? Кайберәүләр моны «логик» тәрҗемә диярләр. Әгәр бу шулай булса, безнеңчә, һәрхәлдә логикасыз тәрҗемәдән «логик» тәрҗемә яхшырак. Ләкин без алга сөрә торган әдәби тәрҗемә — «ирекле» яки «логик» тәрҗемә түгел. Бу — иң яхшы мәгънәсендәге төгәл (яки адекват) тәрҗемә.
Бервакыт тәрҗемәчеләр киңәшмәсендә бер иптәш, кыяр-кыймас кына, мәктәп дәреслекләрендә бераз «ирекле тәрҗемәгә» юл куелсын иде, дигән теләк белән чыккан иде. Бу иптәш карашынча, тәрҗемәдә форманы сакларга тырышылса, эчтәлеккә, мәгънәгә зарар килә, эчтәлекне сакласаң, форма сакланмый, шулай булгач — формага зарар китереп булса да, эчтәлекне дөрес бирергә, ягъни «ирекле» тәрҗемә кирәк булып чыга. Бу караш дөрес түгел. Ул эчтәлек белән форма бер күчүендә, яңа калыпка салынуында, хәзерге рус әдәби теленең формалашуында шактый роль уйнады. Үз теленең төп сүзлек фонды һәм грамматик төзелеше сакланган хәлдә, тәрҗемә бу телләрне яңа сүзләр (чит телдән алынган һәм калька тәртибендә ясалган яңа сүзләр) белән, яңа формалар белән баетты. Ләкин тәрҗемә ана теле нигезендә эш итсә генә телне баету ролен уңышлы башкара ала. Әгәр инде тәрҗемә телнең нигезләрен ватарга, телнең сүзлек составын чит сүзләр белән тутырырга, төп сүзлек фондындагы сүзләрне кирәксезгә яңа ясалгылар белән алыштырырга, телнең грамматик төзелешенә башка тел грамматикасы кагыйдәләрен кертергә көчәнсә, — ул чакта тәрҗемә телнең үсешенә ярдәм итми генә түгел, ә киресенчә, аны беркадәр тоткарлый; дөрес, бу тоткарлык озакка бара алмый һәм телнең эчке законнары бу вакытлы тоткарлыкны җимереп ташлыйлар, ә «тәрҗемә теле» әдәби тел мәйданының кайдадыр бер арткы почмагындагы жаргонга әверелеп, деградациягә йөз тота. Бу хәлдә инде мондый «жаргонлашкан» тәрҗемәне җимереп ташларга да тәрҗемә эшен яңа баштан, гомумхалык теле нигезенә куеп корырга кирәк була.
Бездәге тәрҗемә эшләре белән шундый хәл булды да. Заманында буржуаз милләтчеләрнең гарәпчәдән һәм төрекчәдән чүпләп алган шундый жаргоны совет елларында җимерелде. Безнең матбугат теле хәзер иске матбугат теленнән (дөресрәге, буржуаз матбугат жаргоныннан) җир белән күк арасыдай аерыла. Халыкка чит булган гарәп-фарсы-төрки сүзләре ташланды, телнең үз хәзинәсе нигезендә бик күп яңа сүзләр һәм терминнар ясалды, күп кенә рус сүзләре үзләштерелде. Телебезнең бу казанышларында рус теленнән ясалган тәрҗемәләрнең роле бик зур булды. Шуның өстенә тагын Ленин — Сталин әсәрләрен тәрҗемә итү аркасында безнең әдәбиятның идея дәрәҗәсе никадәр югары күтәрелүен дә искә алсак, тәрҗемәнең әһәмияте аңлашылыр. Соңгы елларда И. В. Сталин Әсәрләре татарчага тәрҗемә ителешлеген танымаудан килә. Хәлбуки форма эчтәлеккә бәйсез була алмый, аларны бер-берсенә каршы куеп, берсен сакларга, берсен сакламаска, дип кую ялгыш булыр иде. Эш шунда ки, эчтәлек үзенә яраклы форманы сорый, һәм тәрҗемә асылда бер уртак эчтәлек өчен төрле телләрдә үзенчәлекле форма табуга кайтып кала. Тел — фикернең материаль тышчасы. Бер үк фикерне төрле телләрдә әйтеп бирергә, димәк, аны төрле-төрле материаль тышчага төрендерергә мөмкин. Шул ноктадан караганда «форма» белән «эчтәлек» арасында чишелмәслек «каршылык» була алмый, һәм әгәр тәрҗемәгә шул нигездән чыгып килсәк, әлеге иптәшне борчыган кыенлыкка урын калмый. Ләкин бернәрсәдә иптәш һичшиксез хаклы: кайбер дәреслекләр тәрҗемәсендәге хәзерге механик төгәл тәрҗемә практикасын бетерергә бик вакыт. Әгәр без тәрҗемә гомуми әдәби тел белән бирелергә тиеш дибез икән, мәктәп балалары бездән шуны таләп итәргә бигрәк тә хаклы. Бер кулың белән балага ана теленең иң яхшы үрнәкләре белән тел дәреслекләре биреп тә, икенче кулың белән шул ук балага тәрҗемәчеләрнең ясалма жаргонында язылган фән дәреслекләре тоттыру — моны ничек тә аңлап булмый. Әнә көндәлек тормыш өчен театрның үз : әдәби теле бар, ә менә «фән өчен» : ул тел ярамый, аның өчен без менә дигән яңа, «төп-төгәл» тел ясадык,
дигән төслерәк килеп чыга бу. Хәзер иптәш Сталин мәкаләләреннән соң, бу хәлгә түзеп тору мөмкин түгел.
Йомгаклау тәртибендә тукталасы бер мәсьәлә — тел культурасында, телнең үсешендә әдәби тәрҗемәнең тоткан урыны. Телләр үзләренең эчке законнары буенча үсәләр. Шулай булгач, телләрнең үсешендә башка телләрдән тәрҗемәләрнең ни катнашы булырга мөмкин? Юк, катнашы бар. Латин теленнән тәрҗемәләр хәзергә француз әдәби теленең үсешендә шактый роль уйнадылар. Чит телләрдән тәрҗемәләр Ломоносов заманыннан соң рус теленең иске чиркәү-славян нигезеннән яңа, гомумхалык нигезенә басылу уңае белән ВКП(б) Өлкә комитеты күрсәтмәләре нигезендә тәрҗемә әдәбиятның телен чыннан да халыкка аңлаешлы итү юлында кайбер чаралар күрелде. Ләкин хәзергә бу уңышлар бик аз әле һәм безнең бурыч — иптәш Сталинның даһи күрсәтмәләрен тормышка ашырып, безнең тәрҗемә әдәбияттагы кимчелекләрне бетерү, аны гомумхалык теле нигезендәге чын әдәби тәрҗемә хәленә китерү.
Безнең илнең социалистик милләтләре үзләре турында бөек Сталинның аталарча кайгыртуын көн саен сизеп торалар. Октябрь революциясе нәтиҗәсендә киң политик, экономик һәм культура үсеше һәм мөстәкыйль иҗат юлына баскан безнең социалистик милләтләр иптәш Сталинның бөек тәгълиматыннан үзләренең чәчәк атуы өчен иң көчле корал табалар. 1948 елның апрелендә Финляндия делегациясен кабул иткәндә И.В. Сталинның милли культуралар турындагы күрсәтмәсе, Әсәрләрнең XI томында аның «Милли мәсьәлә һәм ленинизм» исемле классик хезмәтендә социалистик милләтләр турындагы өйрәтмәсе, ниһаять, тел гыйлеме мәсьәләләренә карата соңгы мәкаләләре, — болар барысы да безне татар культурасын һәм татар телен коммунизм төзүдә көчле корал итеп файдалануга рухландыралар. Көрәш һәм үсеш коралы булган телебезне тутыктырмыйча, чүпләндермичә саклау һәм үстерү — юлбашчының соңгы мәкаләләренә безнең тарафтан иң яхшы җавап булачак.