БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ
Л.МУСАТОВ
БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ
(Дәвамы)
ҖИР
Өч көн буена язгы җылы янгыр койды. Яңгыр җирне пумала беләк ышкып юган шикелле шоп-шома итеп юды, ул кышның җирдәге соңгы эзләрен дә юып елгага агызды һәм һәрнәрсә терелеп, яшелләнеп китте, үләннәр, уҗымнар күзгә күренеп үстеләр, су буендагы тирәкләр, песиле таллар нәфис яшел кием киделәр.
Матур җылы көннәр башлану белән Захар Векшин үз участогындагы җирне казый башларга булды. Ул бик иртә торды, Федяны уятмас. өчен әкрен генә киенде.
«Ак сөяк түгелме икән, җирне ятсынмасмы икән, минем арттан участокка үзе йөгереп килерме икән?»
Захар бабай үзе чыгып китәр алдыннан, җылынып йокласын, өстенә тун ябыйм әле, дип Федя янына килде. Ләкин юрган астында бернинди дә Федя юк иде инде.
Карт борчыла башлады һәм тиз генә участокка кипте, һәм ерактан ук, участогында куе төтен баганасы күреп адымын тизләтте.
Участок уртасында зур гына бер учак янып ята, тирә-ягында /Маша белән Зина Колесова ыгы-зыгы килеп йөриләр, узган елгы кыяр, помидор сабакларын, бөтен участоктан җыеп китерелгән чүпләрне яндыралар иде.
Федя һәм башка малайлар читәнне төзәтәләр: кыйшайган баганаларын турайталар, кибеп-сынып беткән чыбыклар урынына яңаны үрәләр иде.
— Ала-ай! — дип сузды Захар бабай, исе китеп.
— Башбаштаклык итәсезме? Хуҗа булып алдыгызмыни инде?..
Кинәт кенә җил исеп китте һәм участокның бер почмагында нәрсәдер шытырдап куйды.
Карт борылып карады. Анда зур гына бер карачкы Захар бабайга .киң кырлы салам эшләпәсен селкеп, кулын изәп тора иде.
Захар карачкыны әйләнеп чыкты да башын чайкап куйды:
— Баш эшли үзләренең, зиһен җитәрлек...
Шул чакта ул кош авазлары ишетеп, сулга борылды. Анда, тактадан эшләнгән яңа сыерчык оялары янындагы ак ботакларда җир күмере шикелле кара сыерчыклар канат кага иделәр. .Менә аларның берсе ояның түгәрәк авызыннан кереп китте дә, минут үтүгә кире чыгып, каен ботагына кунды, кавырыйларын кабартты да, чырылдап сайрап
җибәрде. Мөгаен сыерчык җылы яклардан үзенең туган иленә кайтып җитүе, матур өйгә кереп урнашуы турында җырлагандыр, бик матур итеп, күңелле итеп җырлады.
Захар бабай күзләрен учы белән кояштан яшерде, сыерчыкны оза?: тыңлап торды. Тыңлаган саен аның йөзе яктыра барды.
Менә аның янына Маша йөгереп килде.
— Бабай, ә җирне кайчан казый башлыйбыз инде?—диде ул.—Без көрәкләрне әллә кайчан үткенләп куйдык.
Захар бабай балаларга күз йөртеп чыкты да алкаланып торган сакалын капшап куйды һәм ихтыярсыз көлемсерәп җибәрде.
— Нишлисең инде сезнең белән, үз дигәнегезне эшләми каласызмы соң сез! Кайчан казыйбыз да кайчан казыйбыз... Ә сез үзегез игътибар итегез: әнә сыерчык яңа өйгә күчү шатлыгын бәйрәм итә. Димәк, вакыт җиткән. Ләкин белегез аны...— Картның йөзеннән елмаю югалды.— Шаярып йөри торган булсагыз, чәчкәнне таптап йөрсәгез, хуҗалыктан куам да чыгарам.
— Барыгыз да ишеттегезме? — диде Маша, иптәшләренә карап.
— Анысы үзеннән-үзе билгеле,—диде Семушкин.
— Әгәр берәр төрле инвентарь кирәк булса, тартынып тормагыз, теплицага кереп алыгыз.— диде Захар бабай.
— Ә ул бикле ич, бабай. Ачкычын да гел яшереп йөрисез —ди Маша.
— Ә, әйе-лә... — диде карт, көлеп, һәм балаларга теплица ачкычын яшерә торган урынны күрсәтте.
Аннан ул балаларны участокка таратып чыкты. Барысы да җир казырга керештеләр. Федя тимер көрәкне нык тотып, шытырт итеп симез җиргә батырды, кәсле сары балчыкны каерып алды да көрәк сырты белән чаба башлады.
Аның белән янәшә Маша казыды. Ул бу эшне ярата иде. Яз көне аның әнисе үз бакчаларында Машага җир бүлеп бирә, Маша аны үзе казый, үзе чәчә иде. Кыяр белән кәбестәгә Машаның бик исе китми, аның берәр искиткеч яшелчә, авыл кешеләренең күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән әйбер үстерәсе килә иде. Бер тапкыр ул Андре Инанычның киңәше буенча үзенең түтәленә серле, ят исемле орлык чәчте. Люффа исемле иде бу орлык. Яңа үсемлек, колмак шикелле итеш бөтен читәнне чолгап алды, зур-зур ак чәчәкләр атты, озакламыйча сабакларында кыярга ошаган үсемлекләр күренде. Ләкин көз җиткәнн бу кыярларның мунчаласыман, бик каты, ашарга яраксыз нәрсә икәнлекләре билгеле булды. Аны кеше түгел, сыер да ашамады.
Балалар Машадан көлделәр, аның люффасы турында шаян җырлар чыгардылар, укытучы люффаларны кайнар сулы чуенга салырга кушты. Чуенда люффалар пешеп, таралып киттеләр. Маша чуеннан диңгез болытына ошаган мунчалалар тартып чыгарды.
Машаны әнисе мактап куйды:
— Бусы да ярый. Яшелчәсе булмаса да, кызым мунчалалы ит әле,— диде.
Балалар Векшин участогында ике сәгать эшләделәр дә, мәктәпкә йөгерделәр.
Маша бүген Санька белән тәгаен сөйләшергә уйлады. Ләкин Санька мәктәпкә килмәгән иде. Кемдер, аның аягына ат баскан, өйдә яп. диде.
Укудан соң Маша югары оч коесына китте. «Аның суы бик тәмле була, бер очтан Коншакларга да кереп чыгармын», ди Маша.
Кыз салкын чылбырны, шалдыр-шалдыр китереп, чиләк сабына бәйләде һәм тиз-тиз әйләнгән чыгырны учы белән әкренәйтә-әкренәйтә чиләкне коега төшереп җибәрде. Аннан учларына төкереп куйды да чылбырны кирегә өстери башлады һәм кинәт ярамаган нәрсә булганны сизде: чылбыр авыр булып, тартылып тормады, чыгырга җиңел генә чорналды.
Маша коега иелеп караган иде, катып калды: чылбыр очында чиләк юк иде. Кыз борчыла башлады: чиләге ак калайдан ясалган өр-яңа чиләк иде, әнисе әле аны күптән түгел генә шәһәрдән сатып алып кайткан иде.
Шул чакта Маша янына Семушкин килде:
— Чиләгең төшеп калдымыни? Бер дә борчылма, без аны хәзер •өстерәп чыгарабыз.
Ул, каяндыр бер иске багор табып алып килде дә, чылбырга бәйләде һәм кое төбен багоры белән капшарга тотынды.
Югары оч малайлары җыелдылар. Мыскыл итәргә, көләргә җай чыкканны сизеп, Девяткин йөгереп килде; таякка таянып, аксый-аксый Санька килеп җитте.
Барысы да тирән, бераз серле кое төбенә карадылар, бер-берсенә күп кенә киңәшләр бирделәр, багорны коега инде әллә ничә тапкыр төшерделәр, ләкин чиләкне эләктерә алмадылар.
— Бу җимгә капмый ул, сез чебенгә яки селәүчәнгә чиерттереп карагыз, — диде Девяткин, көлеп. Аннан тиле кешесыман:
— «Коега төште яңа чиләгем,
Бирер инде әни кирәгем...»
дип көйләргә тотынды, аннан өстәп куйды:—Авыр туфрагы җиңел булсын.
— Чыннан да, Маша, — диде Семушкин, авыр сулап, — чиләгеңне алып булмас, ахрысы.
— Эх сез, ир кешеләр!—диде Маша, малайларны әрләп. — Әгәр мин... мин малай булсам, коедан түгел, диңгез төбеннән дә алып чыккан булыр идем инде.
— Ай-Һай, уңган икәнсең!—диде Девяткин, көлеп. — «Диңгез төбеннән»... Ярый ла диңгезе булса тавык тезеннән.
— Нәрсә син майламаган арба шикелле шыгырдыйсың әле! — диде Маша, кинәт кызып китеп. — Телим икән, алам да чыгам.
— Тотыгыз мине! — Девяткин җиргә ятты да аяклары белән тибенә башлады. — Хәзер Маша чиләкне коедан алып чыга. Булыр да, елга аша боздан йөгереп чыккан кыз диләр бит аны...
Машаның иреннәре дерелди башлады.
— Көлмә, бер дә көлмә, — дип кычкырды Маша. — Чылбыр белән бәйләгез дә... коега төшерегез... алам да чыгам!
Мал айлар ах иттеләр. Стёпа Машаның җиңеннән тотып өстерәде.
Чаша үзе дә артыграк әйтеп ташлаганын сизде, ләкин инде туктала алмады. Чылбырның очын җирдән алды да биленә пута буган шикелле итеп бәйли башлады.
Моңар кадәр бер читтә таягы белән җир казып утырган Санька, кинәт урыныннан торды да кое эченә карады, аннан, кыз кулыннан чылбырны тартып алды да, Девяткинга эндәште.
— Бар, берәр пулин алып кил.
— Нинди пулин?
— Каен пулппе, усак та ярый. Ләкин ботаксыз булсын. Тиз бул.
Девяткин иңнәрен җыерып куйды, аскы иренен турсайтты, ләкин шулай да пулин алып килде.
Санька агачны чылбыр белән урап бәйләде дә, өстенә атланып утырды, кулына багорны алды һәм малайларга үзен коега төшерергә кушты. Чылбыр чылтырап, әкрен генә түбән төшә башлады. Кайдадыр бик тирәндә коеның яшел суы җемелдәде. Салкын һава килеп бәрелде, сөрсегән ис, черек агач исе килде, төшкән саен караңгыланганнан караңгылана барды. Саньканың йөрәге җыерылып килде. Ни өчен? Ул, тегендә, өстә, кояш яктысында калган балалар; өйләренә таралырлар, мин мәңге шушы тар, тынчу коеда калырмын инде, дип уйлады;
Санька, үзенә артык куркыныч булмасын өчен, өскә әледән-әле әмер биреп торды: «Тизрәк төшер!» «Тигез генә!» «Әкренрәк!»
Ниһаять, багор суга тиеп чапылдады.
«Туктат!» — дип кычкырды Санька.
Чылбыр тавышы тынды, һәм Санька багоры белән кое төбен капшарга тотынды.
Биш минут чамасы вакыт үтүгә, малайлар Саньканы өскә өстерәл чыгардылар. Бу вакытта аның кулында Машаның ак калай чиләге ялтырый иде.
Санька җиргә басты. Тирә-яктагы һәрнәрсә — урамдагы яшел үләннәр, агачларның язгы җылы җилдә әкрен генә шаулашкан яфраклары» баш очындагы кояш — шундый ягымлы, шундый шатлыклы булып күренде, Санька күзләрен ихтыярсыз йомып, иреннәре белән елмаеп куйды.
Ә Маша Саньканың битенә сарылган үрмәкүч авыннан күзләренә чүп кергән дип белде, ул аның янына чиләк белән сү күтәреп килде.
— Саня, мә юын!
Ә барысы да кое яныннан тарала башлагач, Маша түзмәде, Саньканы куып җитте.
— Саня! — диде ул, аннан бераз эндәшми торды да яшермичә әйтеп бирде:
— Ә мин коега һич тә төшә алмаган булыр идем... Анда караңгы бит, стеналары лайлалы, бакалар да бардыр әле...
— Ә мин синең төшә алмаячагыңны белдем.
Маша малайның бәйләнгән аягына карады.
— Синең аягыңа ат типкән, диләр. Дөресме, Саня?
— Туйга кадәр төзәлер әле.
— Ә төзәлгәч, безнең участокка эшләргә киләсеңме?
— Түтәлдә казынып ятыргамы? — Санька ямьсез итеп көлеп кунды. — Җиләкләр, чәчәкләр һәм тагын люффа мунчаласы үстерергәме?
— Нигә люффа булсын? — диде Маша үпкәләп. — Төрлесен үстерел карарбыз. Беләсеңме, без никадәр орлык җыйдык? Ә Захар бабай шундый бодай орлыгы тапкан, бу, ди, бөтен орлыкларны бәреп ега, дг.
— Яхшы орлык элек кенә булган ул. Ә аны әни, ишеткәнсеңдер, нишләтеп бетергән. Хәзер тәҗрибәне яңа баштан, коры кул белән бантларга кирәк.
— Саня, ә синең әтиең...
— Нәрсә әтиең?! Минем әти турында син нәрсә беләсең соң?! — диде Санька һәм бөтен гәүдәсе белән Машага таба борылды.
— Әти унөч яшь тулганчы ук сука артыннан йөри башлаган, шулай итеп бөтен семьяны тукландырып торган. Гомере буена җирдән аерылмаган. Ул бит теге бодай орлыгын биш ел буена тырышып тәрбияләгән...
Маша кинәт җанланып китте:
— Без дә... биш ел тәрбияләрбез! — диде ул.
— Миңа димәгәе, ун ел тәрбияләгез! Минем сездә эшем юк.— Санька кулын сүлпән генә селкеп куйды һәм, таягына таяна-таяна, әкрен генә өенә таба атлады.
Саньканың кисәк шулай кабынып китүенә гаҗәпләнгән Маша:
— «Ни булган моңар? — дип куйды. — Тик торганда керпе шикелле кабарынды, синең сүзеңне тыңларга да теләми».
Захар бабай ярдәмчеләре, колхозчылар кушкан исем белән әйтсәк «Векшин бригадасы», участокка көн саен диярлек җыйналды.
Балалар бөтен җирне казып бетерделәр, бөтен җирне, кәгазьгә сызык сызган шикелле итеп, клеткаларга бүлеп чыктылар. Түтәлләр ясадылар.
Койманы төзәтеп бетерделәр, шалаш ясадылар, участокның башыннан башына тимер чыбык суздылар да, аңарга консерв банкалары, бутылкалар, тимер кыршаулар тактылар. Берәрсе капканы ачып кердеме, болар барысы да бер-берсенә бәрелеп, бөтен тирә-якны күңелле аваз белән яңгыратып тордылар.
Югары оч малайлары бер-бер артлы «Векшин бригадасы»на керә башладылар.
Бер тапкыр Санька белән Петька урамда «иңе-буе бер» Стёпаны очраттылар.
Стёпа тезләренә кадәр иелеп килгән хәлдә, участокка зур бәйләм былтыргы көнбагыш сабаклары күтәреп бара иде.
— Сине дә вербовать иттеләрмени? Кем итеп? Грузчик итепме? — диде Девяткин һәм аның юлын бүлде.
— Син нәрсә, Степан? — дип сорады Санька. — Үзең кырда бергә эшләрбез дидең, үзең әнә кая барып кергәнсең...
— Беләсеңме нәрсә, Коншак... — Стёпа бәйләмен җиргә куйды да тирләгән маңгаен сөртеп алды. — Федя бик кызыклы нәмәрсә уйлап чыгарды... Водопровод ясыйбыз.
— Водопровод?
— Менә бу көнбагыш сабакларын бер-берсенә ялгыйбыз да елгага сузабыз. Ә анда кисмәк белән сиртмә куябыз. Участокка су үзеннән-үзе килеп торачак. Безнең өчен хәзер бернинди корылык та куркыныч түгел. Без әле Федя белән кул культиваторы уйлап чыгарабыз!
— Каян килгән изобретательләр соң сез? — диде Девяткин.
Ләкин Стёпа тагын аны күрмәмешкә салынды.
— Син алдыңа-артыңа карап йөр! — диде Девяткин, нык кисәтеп.— Синнән булыр, син ул Федяга балыклы җирләрне дә күрсәтерсең, ә аннан соң яшерен урынга җиләккә, гөмбәгә алып барырсың. Кара аны!
— Бик исе китә аның сезнең урыннарыгызга!—дип көлде Стёпа.— Ул үзенә кирәкне син күрсәтмәсәң дә таба белә. Беләсең, аның күзе нинди! Ул кичә безгә төрле-төрле шифалы үләннәр турында сөйләде: нинди үлән канны туктата, ниндие яраны төзәтә. Бабай белән Федя отрядта чакта шул үләннәр белән партизаннарны дәвалаганнар.
Девяткин Стёпаның сүзләрен тыңлап бетермәде:
— Әй, син, изобретатель, бу нәмәрсәләреңне шунда таратып ташла!— диде ул тавышын күтәреп һәм бәйләмне нык кысып торган бауны чишә башлады.
Ләкин Санька аны ачуланып туктатты.
— Тимә! — диде ул. — Анысы аның эще, тик юанып йөрсен.
Девяткин, Саньканың бу карашын бер дә хупламаганын аңлатып, башын чайкап куйды.
— Нәрсәгә җебеп торасың син, Коншак? Болай булгач, безнең югары оч бөтенләе белән Федька командасына күчеп бетәр.
Ләкин Санька Девяткинның сүзләрен ишетмәмешкә салышты.
ЯРДӘМ
Бүген Захар бабай иртә белән өйдә булмады, һәм Федя ул югында кер юып алырга уйлады.
Коедан су, елгадан вак ком алып килде, чыптадан мунчала тетте.
Аннан үзенең тузып беткән гимнастеркасын каннар суда чылатты да, гомергә баскыч төбендә яткан яссы ташка салды, өстенә ком сипте, бераз сабын ышкыды, һәм мунчала белән бик тырышып уарга тотынды. Сабын күбекләре як-якка чәчрәде, салават күперле сабын куыклары тавышсыз гына ярылып күздән югалдылар.
Федя ашыкты: алла сакласын, Машаның килеп керүе бар. Ул килсә, тик тормас, булыша башлар, өйрәтергә керешер. Ә Федя үзе белгәнчә уарга ярата ул.
Федя кемнеңдер:
— Киленнең уңганы, кер юучының булганы менә кайда икән ул! — дигәнен ишетте. — Болай тырышып, керне түгел, ташны да тишеп чыгарырга мөмкин.
Федя артына борылып караса, анда Катерина Коншакова басып тора иде.
— һәй сине, сине... керне шулай уганны кайда күргәнең бар?
— Отрядта күргәнем бар, — диде Федя, бераз хәтере калып. — Безнең партизаннар барысы да шулай уалар иде. Агаруын да яхшы агара, сабыны да аз китә.
Катерина башын чайкап куйды һәм Захар бабайның әле күптән түгел генә Федя әнисе турында сөйләгән сүзләрен исенә төшерде: Федяның әнисе «Высокое» исемле совхозда бригадир булып эшли, аны икмәк амбарларын яндырып торганда немецлар тотып алып, утка салалар.
Федя, Катеринаның текәлеп карап торганын сизеп, уңайсызланып куйды һәм кер өстенә иелгән гәүдәсен турайтты:
— Нигә сез миңа шулай итеп карыйсыз?
— Юк... Юк... Мин болай гына, — диде Катерина, исенә килеп, һәм: — Нихәл, бабаең белән әйбәт кенә торасызмы?—дип сорады.
— Яхшы торабыз.
Катерина түргә узды. Идәннең яртысы гына юылган, мичнең каша- гасына корым сарган, табак-савыт юылмыйча өстәлдә аунап ята иде.
Катерина Федя белән бабайны кызганып, эченнән генә:
«Карт ятим белән яшь ятим», — дип куйды, аннан телогрейкасын салды да Федяга ыргытты.
— Әйдә әле, икәү бергә... су җылытыйк та идәнне кырып юып чыгарыйк. Сез бит хәзер урманда түгел, авылда торасыз. Болай ярамас, май бәйрәме дә җитеп килә.— Ул тәрәзә аша Машаның урам буйлап, Коншакларга таба йөгереп килгәнен күрде дә: «әнә Ракитиннар кызы да килә, ул да булышыр», — диде.
Захар бабай кайтканда Катерина юылган керләрне бауга элеп йөри иде.
Каралып каткан өстәл чип-чиста итеп кырып юылган, идән юылып, аңар хуш исле яңа чыпталар җәелгән иде.
— Каян килгән ярдәмче бу? — диде Захар. Ул кашын-күзен җыерып, бусагада туктап калды. — Мин сезнең ярдәмгә калганмыни?
— Яхшылыкка яхшылык, Захар Митрич,— диде Катерина һәм, телогрейка кесәләрен кайтарып, өстәлгә бодай орлыклары бушатты — Күрегез, чәчүгә нинди орлык бирделәр. Солысы күп. Сортировкадан ике тапкыр үткәрдем инде — һич аерылмый! Мондый бодайны ничек чәчәсең?
Карт, күзлеген киде дә, орлыкларны озак тикшереп торды.
— Әйе, мондый орлыкны чәчүдән мәгънә аз булыр шул, килен.
— Нишлик соң инде, Захар Митрич, киңәш бирегез, —диде Катерина.
— Исеңә төшер әле, Егор Платонович ничек итә иде? Орлык болай да начар түгел, ә ул аның берән-сәрән калган чүбен берәмләп чистартып чыга, һичбер чүп калдырмый иде. Ә моңардан уңышка файда.
Федя орлык өеменнән кытыршы кабыклы, алтындай ялтырап яткан солыларны чүпли-чүпли:
— Минем әни дә шулай итә иде, — дип куйды.
— Мин ул турыда уйлаган идем инде,— диде Катерина.— Әгәр орлыкны элегрәк биргән булсалар, без дә иренмәс идек, шулай чистарткан булыр идек. Ә хәзер кайда инде, чәчү җитә бит.
Башлап кем кемнең кабыргасына төрткәнне әйтүе кыен, Маша белән Федя бер үк вакытта бер-берсенә борылып карадылар һәм өстәл яныннан бер почмакка киттеләр.
— Син дә шул турыда уйлыйсыңмы? — дип сорады Маша, шыпырт кына.
Федя башын селкеп куйды.
— Синеңчә ничә бала җыеп булыр?
— Башлап җибәрү өчен унбиш-егерме бала булса, җитеп торыр.
— Әйдә шулай дип әйтәбез.
Балалар тагын өстәл янына килделәр.
— Катя түтәй, — дип башлады Маша, — без бик күбәү булып җыйналырбыз...
Федя өстәп куйды:
— Орлык чистарту катлаулы эш түгел, бер дә борчылмагыз, башкарып чыгарбыз.
Катерина башын күтәрде дә Маша белән Федяга исе китеп карап торды, аннан карашын Захар бабайга күчерде.
— Ә бит чыннан да шулай! — Карт рәхәтләнеп елмаеп куйды: имеш, мин бу балаларны хәзер яхшы беләм. Булдыра торганнар...
— Теләкләре булса, рәхим итсеннәр?—диде Катерина, шатланып.— Ләкин алар укыйлар бит... Тиздән имтиханнары башлана.
— Ә без укудан соң, ул безгә комачауламый.
Икенче көнне якшәмбе иде. Ләкин Катерина бригада членнарын, иртүк уятып, амбар янына орлык чистартырга алып чыкты.
Санька белән Феня да әниләренә булышырга килделәр.
Феня эшкә тырышып, батыраеп кереште. Ләкин Санька бармакларын бик әкрен кыймылдатты, сөйләшмәде һәм орлык өеменә каш астыннан ачу белән карап утырды.
«Нәрсә булды икән бу балага? Вак эш булганга яратмый торгандыр инде...— дип уйлады Катерина.— Әллә эчендә берәр чире бармы? Соңгы көннәрдә җансыз кеше төсле йөри башлады».
һәм ул Санькага таба иелеп пышылдады:
— Бәлки дәресләрең күптер?.. Бар, кайт та укы соң.
Санька башын күтәрде. Әллә чыннан да биредән китсенме икән? Бу эшнең очы-кырые юк, үзе эч пошыргыч. Орлык чүпләп ятуга караганда, атлар янында яки тимерчелектә эш әллә ничә тапкыр күңеллерәк ич.
Ләкин Санька урыныннан торырга өлгермәде, Федя белән Маша җитәкчелегендә амбар янына бер төркем бала килеп туктады. Алар, орлык өеме әйләнәсенә тезелеп утырдылар да эшкә керештеләр.
Феня абыйсыннан, шыпырт кына:
— Бу кадәр халыкны син җыйдыңмы?— дип сорады.
Санька ишетмәмешкә салышты һәм балаларга аптырап карап торды. Боларны бу эшкә туплау кайсының башына килде икән? Федя белән Маша уйлап чыгарганнардыр әле.
Маша Феня белән Санька арасына тыкшынып кереп утырды да, өемнән үз алдына беркадәр орлык көрәп китерде.
— Әйдә, Саня, бәхәстән чистартабыз, кайсыбыз узар икән, — диде
кыз һәм җитез бармаклары белән бодай арасыннан тиз-тиз солы чүпләргә тотынды.
Санька, бер сүз дә әйтмичә, бер читкә тайпылды.
— Нәрсәгә көчәнеп утырасың соң син? — диде Катерина, аңар таба иелеп.—Барасы җирең булса, бар... Болай булгач, без аны синнән башка да башкарып чыгабыз.
Санька бодай өеме яныннан торып китүнең үзе өчен бик уңайсыз булачагын сизде.
— Беркая да барасым юк минем,— диде ул ярым тавыш белән һәм алдындагы орлык өстенә түбән иелде.
Маша ниндидер озын, сагышлы жыр җырлап утырган бер апага:
— Пелагея түтәй, әллә сез башка җыр җырлый белмисезме? Берәр күңеллерәкне? — диде. — Югыйсә, без хәзер үзебезнекен башлыйбыз.
— Бик дөрес итәсез,— диде Катерина,— үзегезнекен башлагыз.
Маша Зина Колесовага башы белән ымлап куйды, тегесе тирән сулыш алды да, көчле булмаса да, саф тавыш белән «Катюша»ны сузып җибәрде.
Маша белән Федя өч көн буена, һәркөн мәктәптән кайткач, амбар янына орлык чистартырга барып йөрделәр. Ниһаять, бодай солыдан арынып бетте. Катерина көтмәгәндә килеп чыккан ярдәмчеләргә ничек итеп рәхмәт әйтергә белмәде.
— Яңага кадәр түзегез, мин сезне кабартма, сумса белән сыйлармын, сезнең өчен бал куярмын,— диде ул.
— Балны без яратабыз, — диде Семушкин, иптәшләренә күз кысып.— Безнең Стёпа бер үзе бер чүлмәк эчеп бетерә ала.
Узләренең күп эшләүләренә шатланган пионерлар Лена Одинцова белән Стожары буйлап кайтып киләләр иде. Караңгылык куерганнан куера барды, өйләрдә ут кабыздылар.
— Ә нык тырыштык!—диде Семушкин. — Минем кулдан гына да бер миллион орлык узгандыр.
— Миллион! — диде көлеп Стёпа. — Ә ничә миллион ашап бетердең?
— Яхшы, яхшы,— диде Лена.— Бик әйбәт эш уйлап чыгаргансыз, әйбәт булды.
Федя кинәт туктап калды.
— Беләсезме нәрсә? Әйдәгез, урып-җыйганчыга кадәр Катернна апага булышабыз.
— Чыннан да... Әйдәгез, иптәшләр!—диде Маша.
— Ләкин сез, карагыз аны, бабагызны онытмагыз, — диде Лена, көлемсерәп, — «Векшин хуҗалыгы»нда эшләр ничегрәк соң сезнең? Ничек эшлисез?
— Татуланып киләбез инде. Захар бабай хәзер инде теплица ачкычын да бездән яшерми башлады.
— Ләкин бәйләнә, — дип зарланып куйды Семушкин.
— Бәйләнми ул, таләп итә,— диде Маша малайга каршы.— һәм дөрес таләп итә. Сиңа кичә бер түтәлнең чүбен утарга куштылар, ә син яртысының чиреген утадың да су керергә йөгердең.
— Беләсең, кичә кояш ничек кыздырды. Бераз тәнгә хәл кертеп алырга ярый торгандыр ич.
— «Бераз!» Ә үзең караңгы төшкәнче су читендә вак балык куып йөрдең.
— Захар бабай тәртип ярата ул, — диде Лена, көлемсерәп.
— Аның кул астында эшләгәндә, баштарак без дә аны бәйләнчек дип уйлый идек. Ә хәзер аңладык, барысы да файдага булган нкән. Ул сихерче, һәрбер үләнне белә... Җирдә алтмыш ел эшли бит. Сез аны мәктәптә укытучыгызны тыңлаган шикелле тыңлагыз, аның киңәшләрен тотыгыз.
Зур гына бер йолдыз һавада эз калдырып, күз иярмәслек тизлек белән, атылып барды-барды да, киртләч түбәле кара урман артына барып төште. Балалар аны күзләре белән озатып калдылар да, башларын югары күтәреп, әле генә сибелгән алтыннардай җемелдәп торган йолдызларга озаклап карап тордылар.
— Сезгә Андрей Иваныч йолдызлар турында сөйли идеме?—дип сорады Лена әкрен генә.
— Бик еш, — дип җавап бирде Стёпа.
— Стожары созвездиесен таба аласызмы?
Балаларның күзләре йолдыз төркемнәре арасында озак адашып йөрделәр, бөтен күк йөзендә йөреп чыктылар, аннан Җидегән йолдыз янына әйләнеп кайттылар һәм тагын эзләргә тотындылар.
— Таптым, таптым!—дип кычкырды Маша, беренче булып. — Әнә ул Стожары — кечкенә-кечкенә җиде йолдыз! Андрей Иваныч һәрвакытта: «Безнең авыл — бәхетле авыл, аңарга йолдызлар исемен юкка гына кушмаганнар», ди торган иде.
Балашар күзләрен йолдызлардан алдылар да, сугыш турында, Кызыл Армия турында сөйләшергә тотындылар. Бәлки тиздән әтиләре, абыйлары авылга, Стожарыга кайтырлар — шул турыда озаклап сөйләшеп бардылар.
«ТӨП СӘБӘП»
Катерина түтәй һаман да әле Егордан зарыгып хат көтте. Шәһәргә баручыларның барысыннан да, почтага кереп, андагы хезмәткәрләр белән ныклабрак сөйләшеп карауларын үтенде. «Башкача булмас, алар солдат хатларын җуеп бетерә торганнардыр».
Бер тапкыр Девяткин Санькага:
— Синең әниең кызык та соң инде, Коншак,— диде.
— Син үзең кызык! — Санька кабынып китте. — Әгәр синең әниеңә шул гомердән бирле хат килмәсә, кешеләргә генә түгел, кошларга да, кереп белеп чык әле дип, ялыныр иде.
Үлү хәбәренең әнисе кулына килеп керүеннән куркып, Санька аны һәрвакыт үзе белән, күкрәк кесәсендә йөртте, һәм, йокларга ятканда гимнастеркасын көн дә баш астына салып ятты.
Төрле уеннар, шаярулар хәзер Саньканы әз кызыксындырдылар.
Лапта белән ерактан кизәнеп тупка сугулар да, городки таягының шакмакларга чык-чык килеп бәрелүләре дә, откан якның шат авазлары да Саняны бу хәленнән беркайчан да йолып ала алмаслар төсле күренде.
Санька уенның иң кызган чагында ташлап китә башласа яки уенга бөтенләй катнашмаса, Тимка аны: «Нигә шундый соң син?..»—дип орыша торган иде.
һәм, аның башындагы авыр уйларын таркату өчен, кичә үзләренең Семушкиннарны ота язып калулары турында сөйләргә тотына иде.
— Без мөгаен ота идек, ләкин безнең выручкада Петька Девяткин торды. Ә Петька суга беләмени ул! Менә аның урынында син булсаң икән...
Санька, бер сүз дә әйтмичә, читкә карап тора. Ул аңлый, хәзер кайгысыз кеше юк. Ләкин моңардан Санькага җиңел түгел.
Шулай да, Саньканың кайгысы онытылып торган минутлар да була иде. Яңа йорт салучыларның балта тавышларын, пычкыларның чаж-чож итеп бүрәнә кисүләрен, тимерче алачыгында чүкеч чыңлавын, кырда атлар кешнәвен ишетеп Санька кайчакта хәсрәтен онытып тора иде.
Санька мәктәптән кайтышлый тимерче алачагы янында туктап тора яки конюшняга керә.
Санька Василиса Седельниковага эштән кайткан атларны тугарыша, аннан үзенең дусы — карт алашага менеп атлана һәм атларны көтүгә алып китә.
Ул атларның көне буе эшләп арыган булуларын белә, аларны кызгана, бары көтүгә килеп җиткәндә генә түзми, сикертеп чаптыра башлый.
Мондый чакта аңарга ат өстендә үзе түгел, эскадроны белән әтисе чабып барган төсле булып күренә: алаша яшел кыр буйлап җан-фәрманга ыргыла, әтисе, кылычын як-якка селтәп, немецларның баш парын чабып өзә.
Седельникова башта ачулана иде:
— Син, казак, минем бөтен атларымны яндырып үтерерсең.
Ләкин малайның атларга хуҗаларча караганын, атларның гадәтләрен белгәнен күргәч, ачуланмый башлады, киресенчә, яратты.
— Син, Саня, миңа ярдәмче булып кер,— дидо ул.— Мин сине кече конюх итеп куярмын. Хезмәт көне ала башларсың.
Санька, кыюлыгын җыеп, әнисеннән конюшняда эшләргә рөхсәт сорады.
— Тагын шул икән әле, — диде Катерина, кашын-күзен җыерып.— Уйлама да. Җиденче классны бетерми торып, мин сине бер кая да җибәрмим. Әтиең нәрсә әйтеп калдырды? Авырга килә башласа, әнә кием- салымны сат, сыердан яз, ләкин ни генә булмасын, укуын ташлатма, диде.
Санька унга калды. Әни дөрес әйтә, әтисе аңа болай ди иде бит:
— Син, Саня, бәхетле сәгатьтә туган бала, мин сине кыямәт көнгә кадәр укытачакмын.
Ул улыннан өйгә бирелгән дәресләрне сораштырырга ярата, дәфтәрләрен карын, хисапларын эшләргә тотына иде.
«Мәктәптә минем мондыйларны үтмәгән булуыма карама, мин аларның гәбенә акылым белән җитәм».
Хисапны эшләп бетергәч, Санькага әйтеп бирергә ашыкмый, хәйләкәр елмаеп болай ди иде:
«Әллә әйтер дип беләсеңме? Шулай булмыйни! Үз башыңны эшләт. Кешенекенә кызыкма, әзергә хәзер булырга ярамый».
Егор агай Пушкин, Кольцов һәм Некрасовның Санька ятлый торган шигырьләрен аеруча ярата иде. Ал арны ишеткәч, Егор агай үзенең яхшы күңелле иске дусларын күргән кебек була, ә менә бу өч юлны еш кына ятларга ярата иде:
Күреп үсте әтисенең җир ашлаганын, Йомшак җиргә учлап-учлап җим ташлаганын, Сабан тургаеның матур, җыр башлаганын...
«Менә, туган, йөрәк түренә язып куелганмыни, мәңге онытылачак түгел».
Аннан соң Санька әтисенә үзе белән көрәшү авырайганнан авырая барганын күреп сөенде.
«Күрәм, син миннән уздырасың,— диде Егор агай.— Бик яхшы, тырыш, улым. Белем тавының очына менеп җит. Сине укыту өчен әниең белән без бернәрсәбезне дә кызганмабыз».
Хәзер инде Саньканың әтисе аның дәфтәрләрен беркайчан да алып карамас, беркайчан да мәктәпкә килеп укытучылар белән сөйләшмәс, шулай булгач, хәзер Санькага укуның нигә кирәге бар!..
Санька әнисенең сүзен тыңламаска кыймады — конюшнага эшкә кермәде ул, шулай да үзенең уйларыннан кайтмады һәм бер минут та тик тормады. Балык тотты, урманга барып йөрде, юкә каерысы каезлады да, кипкәч, елгага җебетергә салды, юкәдән бау иште. Аннан соң су буена төшеп яшь тал чыбыклары алып кайтты да кәрзин һәм балык тотар өчен мурда үрде.
Ялгыз эшләве күңелсез була иде, шуңа күрә иптәшкә Тимка Колечкин белән Ваня Строкинны чакырды.
Тимканың да тормышы җиңел түгел иде. Ул атнага ике тапкыр почтага барып кайта, аннан хатларны, газеталарны колхоз буенча таратып йөри. Өйдә дә эш җитәрлек була. Тимка кайта да бакча казый, кәҗә өчен каен себеркесе җыеп киптерә, чыбык-чабык җыярга бара, сеңелләрен ашата, сәгать саен качып кайтып, абзарга кереп ята торган кызыл бозауны кыйный-кыйный көтүгә өстерәп алып бара.
Тимка көчле түгел, кыюлыгы да юк һәм малайлар аны еш кына кыйнап кайтаралар иде, шуңа күрә Тимка малайлар тирәсендә сирәк күренә иде.
Ләкин соңгы көннәрдә малайларга Тимканы алдалау яки җәберләү мөмкин булмый башлады. Тимкага кул яга башладылармы, хәзер кабарынып, кашын-күзен җыерып, Санька килеп чыга иде.
Ул кулларын артына куя да Тимканы җәберләргә торган малайга бөтенләй якын килә һәм ике генә сүз әйтә иде:
— Сугып кына кара!
Малайлар бу сүзләрдән соң Коншак белән булышып торуның начар булачагын белеп, кулларын кесәләренә яшерәләр иде.
Ә Санька бу ак башлы мескен малайга бәйләнгәннән-бәйләнә барды. һәм малайлар барысы да аларның болай дусланып китүләренә гаҗәпләнделәр.
Мәктәптән кайткач, Санька Тимкаларга барды, Тимкага йорт эшендә булышты, кешеләр аның Тимка белән әлеге кызыл бозауны көтүгә өстерәп илткәннәрен әллә ничә тапкыр күреп калдылар. Аннан соң Санька дәрес хәзерләргә тотынды. Тимка аның белән янәшә утырган хәлдә, китап-дәфтәрләренә карады да, Санькадан мин никадәр артта калганмын, дип авыр сулап куйды.
Санька белән Тимканың кәрзиннәре башта кыек-мыек, килешсез булып чыктылар, ләкин колхозчылар аларны рәхәтләнеп сатып алдылар. Малайларга ипи, бәрәңге яки сөт белән түләделәр.
Заказ явып кына торды: кайсы кер кәрзине, кайсы җиләк-җимеш кәрзине эшләтеп алды.
Петька Девяткин, Санькаларның файдалы эшкә керешкәннәрен ишетеп, килеп җитте һәм үзен дә пайга алуларын сорады. Риза булсалар, Санькага үзенең ике яклы пәкесен вәгъдә итте.
Петьканы пайга алдылар. Ә бер көннән соң яңа компаньон без кәрзиннәрне арзан сатабыз икән, бәяне күтәрергә кирәк ди башлады. Аннан кәрзин үрүне ташлап, ул бакчачылык белән шөгыльләнергә кереште.
Монысы шуннан башланды: Евдокия Девяткина Петька белән бөтен бакчаларын казып ташладылар; ул гына җитмәгән, колхоз болыныннан да зур гына бер кисәк эләктерделәр.
Бер тапкыр Санька Петькадан:
— Ул кадәр җир нәрсәгә сезгә?—дип сорады.— Тамагыгызга утырыр!
— Иһи! — диде тегесе, көлеп. — Бакчаң булса, хәзер хур булмыйсың. Хәзер шәһәрдә дә бакчасыз кеше юк.
Санька үз бакчаларына карады. Әнисе көн озын басуда эшләгәнлектән, бакчалары әле яртылай гына казылган иде.
Санька кулына тимер көрәк алды. Караңгы төшкәнче казыды, һәм ул шулкадәр арыды, кичке ашны ашап утырганда, йоклап-йоклап китте.
Санька иртә белән дә, иртүк торып, бакчага чыкты. Коншаковлар бакчасын Девяткиннарныкыннан аерып тора торган карт юкәләр Саньканы күңелле шаулашып каршьи алдылар. Яз аларны да яшәртеп җибәргән, алар да куе яшел яфрак белән томаланганнар иде. Арырак шомырт үсеп утыра. Ул бик зур, бөтен җире ап-ак, ерактан караганда, ак болытка ошый. Гүя ул ялгыш кына коймага эләгеп калган, хәзер ычкынып китә, алмыйча тора.
Шомырттан ары, бакчаның аргы башында, нечкә тармакларын күккә сузып, яшь тирәк үсә. Аны Егор агай Санька беренче класста укыганда утырткан иде.
— «Синең дусың, — диде ул улына. — Карап торыйм әле, кайсыгыз
алданрак үсәр икән, кайсыгыз үзенең тамырлары белән җиргә ныграк ябышыр икән».
Ул чакта бу тирәк бер чыбык кына иде әле, ул чыбык килеш озак утырды, шулай да соңыннан тармаклар җибәрде, хәзер исә әнә нинди төз һәм биек булып үсеп утыра.
Ә Петька аның тирәк-дусты янында нишләп маташа?
Санька, текәлеп карап торды да, агач янына йөгерде. Петька инде Коншаковлар җирен метр ярым чамасы казып кергән, һәм хәзер, тирәккә килеп җитеп, аның тамырларын көрәге белән чабып тора иде. Санька сулуы капкан хәлдә:
— Син... син нишлисең?!—дип кычкырды.
— Аңар бернәрсә дә булмый... нишләтсәң дә үсә ул,—диде Петька.— Сезнең бакчада барыбер тигәнәктән башка нәрсә үсми.
Санька бусына инде түзеп тора алмады. Ул Петьканың көрәген тартып алды да, селтәнеп, кычыткан эченә ыргытты.
— Вон! Вон безнең җирдән!
Ләкин Петька «вон» китмәде, җаен китереп Саньканың көрәген тартып алды. Санька көрәгенә ябышып өстерәргә тотынды һәм малайлар, яңа казылган йомшак җир өстендә ауный башладылар.
Менә Евдокия белән Катерина йөгереп чыктылар һәм бер-берсенә чытырдап ябышкан дусларны аерып алдылар.
Тавышның тирәк аркасында чыкканын белгәч, Катерина ихтыярсыз көлеп җибәрде.
— Тиле син! Рәхәтләнеп казый бирсеннәр. Аларның куллары озын, күзләре комсыз. Ә минем хәзер бакча турында уйларга вакытым юк, Саня. — Ул кырга, колхозның сукаланган кара җирләренә карады.— Безнең өметебез, таш крепостебыз әнә кайда!..
Ләкин Санька шулай да Девяткиннарга бакчаларына кереп, хужа булып йөрергә рөхсәт итмәскә карар кылды, һәм тырышып-тырышып казуын дәвам итте.
Аннан соң ул бакча эченә авып төшкән койманы төзәтте, аунап яткан утыннарны әйбәтләп өеп куйды, болдырның какшаган, сынарга җиткән басмаларын алмаштырды.
Кич белән Санька барысыннан да соң ятты. Ишек алдына чыгып болдырда чиләк-мазар яки берәр бау онытылып калмадымы икән дип карап йөрде, капка бикләнгәнме икән, кече капканың эшермәсе ышанычлымы икән? Аны карап килде.
Феня белән Никита матавыклана яки талаша башласалар, Санька аларга ачуланып кычкырды:
— Азуыгыз җитте, маломащныйлар! Мин сезне кулга алырмын әле!
Ә бер тапкыр Никита аш ашаганда кешедән алда мискидән ит чүпли башлагач, маңгаена кашык белән сукты.
— Таң иртәдән кая ашыгасың? Сигнал көт,— диде ул һәм, бераз тынып торды да, миски читенә шакып куйды, аннан белдерү ясады:— Хәзер мөмкин.
Санька мәктәптән кайтышлый урамда бик сирәк тукталып торды, тизрәк өйгә йөгереп кайтты.
— Коншак, син хәзер бөтенләй өй тавыгы булып беттең, — диде ана Петька.— Кайчан карама, мич башында ятасың.
— Сиңа нәрсә соң? Мәктәптән кайтасың, бер табак ашны бөкләп ташлыйсың да, теләсәң төнгә кадәр селкенеп йөрисең, — диде Санька, ачуланып. — Ә минем җилкәдә әнә шул йорт. Бөтенесенә күз-колак булып торырга кирәк.
Яңа эшләр, яңа мәшәкатьләр өстәлгәч, мәктәп арткы планга чигә башлады. Өйгә кайткач, Санька дәресләрен аннан-моннан гына хәзерләде, кайчакта китапларын бөтенләй ачып та карамас булды.
Санька элек ничек яхшы укый иде! Дәресләрне ничек тиз үзләштерә иде ул! Ул китапны йотып кына тора, иптәшләреннән алда барырга ярата, һәрнәрсәне тизрәк белергә омтыла иде. Элек ул укытучыларның иртәгә нәрсә сөйләячәкләрен, иртәгә алдына нинди битне ачып куячакларын бүген үк белергә тели иде.
Хәзер исә Санька үзенең ачык һәм ныклы җаваплары белән укытучыларын бик сирәк шатландырды, һәм укытучылар Санькага нәрсә булганны һич аңлый алмадылар.
Дөрес, беренче тапкыр икеле билге алгач, Санька җир тишегенә керерлек булып оялды.
— Кызганыч, Коншаков! Утыр. Бик кызганыч,— диде Надежда Петровна, авыр сулап.—Хәер, сабыр ит әле. Моның төп сәбәбе кайда, шуны әйтә алмассыңмы икән?
Санька акбурын вата-вата, борынын мышната-мышната тиз генә төп сәбәпне уйлап чыгарды: имеш, аның әнисе көн озын кырда, ә ул өй эшләрен карый, бакча казырга да туры килә...
— Дөрес, дөрес! — диделәр иптәшләре, Саньканы яклап. — Аның хуҗалыгы зур, семьялары зур, аңар кәрзин үреп сатарга да туры килә.
ХУҖАСЫЗ ЙОРТ — ЯТИМ ЙОРТ
Мәктәптән кайткач, Санька әнисе янына басуга китте.
Чәчүнең соңгы көннәре иде инде. Тырма тешләре җирне буйдан буйга тырнап үткәннәр.
Катериналар җиренең кырыенда Санька Векшин бабайны күрде. Аның күкрәгендә тубал. Тубалы ерактан караганда, өлгереп җиткән зур гына кабакка ошап тора. Картның өстендә ак киндер күлмәк, башында юк; ул, уң кулы белән, гел бер көйгә селтәнә-селтәнә, тантаналы рәвештә атлый һәм орлыклар, кояш нурларында алтындай ялтырап, җиргә явалар. Маша, Федя һәм Стёпа бер читтән аның чәчкәнен күзәтеп торалар.
Захар бабай, җирнең очына килеп җиткәч, буш тубалына суга-суга кычкырып җибәрде:
— Орлык бетте! Әйтегез әле, тизрәк китерсеннәр!
Маша белән Федя ат юлына таба йөгерделәр. Анда үргә таба тулы капчыклар төялгән олау менеп килә, Катерина белән Лена Одинцова, тырышып-тырышып, арттан этеп менәләр иде.
Менә кинәт кенә тәртә бавы өзелеп китте һәм олау туктап калды. Катерина атны тугарды да, тәртә бавын әйбәтләп бәйләде, ләкин атны яңадан җигү ансат булмады. Чөнки бу юлы Катеринага юаш күндәм карт алаша түгел, ә Лиска исемле тиле-милерәк чыгым ат туры килгән иде. Лиска, әйтерсең, аны атна буена ачтан интектергәннәр, юл читендәге яшь үләнгә ябышып ятты, һич кенә дә тәртәгә керергә теләмәде.
Катерина, ачуы килеп, атка дилбегә белән кизәнде. Лиска өркеп, бер якка ыргылды һәм кыр буйлап чаба башлады.
Санька, атылып килеп, атның юлына аркылы төште. Ат туктады да, миләүшә төсендәге хәйләкәр күзләре белән малайга карап алды, гүя ул моның белән: «Менә хәзер минем арттан йөгереп кара»,— диде һәм икенче якка таба чаба башлады.
Балалар Катерина янына җыелдылар. Буш тубалы белән Захар бабай да килеп җитте. Камыт киертелгән килеш чабып барган атка гаҗәпләнеп карап торды ул һәм ризасызлык белдереп, башын чайкап куйды.
Каушап калган Катерина:
— Әйдә ярар, Захар Митрич... Күтәреп кенә ташырбыз инде, ерак түгел,— диде һәм, аны-моны уйлап тормыйча, бер капчыкны җилкәсенә салу өчен күтәрә башлады.
— Нәрсә син, акылдан яздыңмы әллә!—дип кычкырды аңарга Задар бабай. — Алты потлы бит ул!
Катерина янына Маша йөгереп килде.
— Кирәкми, Катя түтәй!—диде ул һәм як-ягына карана торгач, юл читендә озын-озын ике колга күрде: — Әйдәгез әнә шулардай сөйрәгеч ясыйбыз...
Санька әнисе өчен оялуыннан кая барып бәрелергә белмәде. Хәзер колхозчылар килеп җитәрләр, барысы да: «Камытлы атны ычкындырган бит, ә!»— дип көләрләр.
Юк, бик ерак китеп барганчы, Лисканы тотып алырга кирәк.
Санька ат артыннан йөгерде. Ләкин Лиска хәйләкәр һәм ачу саклаучан ат иде. Ул Санька килеп җиткәнче яшь үләннән башкада гаме булмаган шикелле чемченеп торды. Ә Саньканың кулы йөгәнгә таба сузыла башлау белән тагын элеп алып китте. Бары кырык минутлап вакыт үткәч кенә, Санька аны елга култыгына китереп кысып эләктереп ала алды.
Ул атны авызлыклады да, сыртына сикереп менде һәм сикертеп чаптыра башлады. Ат арт аяклары белән тибенеп карады, ләкин Санька ат өстендә коеп куйган сын шикелле утыра бирде. Ат, Саньканы болан гына җиңә алмагач, үзенең яраткан алымын кулланды: йөгереп барган җиреннән кинәт туктап чирәмгә ятты да, сырты белән аунарга тотынды. Ләкин Санька нинди ат белән эш иткәнен белә иде, ул Лиска туктауга, йөгәнен ычкындырмыйча гына, ялт сикереп төшә дә, ат аякларына басуга, тагын менеп атлана иде.
Ат, ниһаять, малайны алдап булмаячагын аңлады, ул юашланды. Санька аны арба янына алып килде, җикте һәм капчыкларны делянкага илтеп куйды.
Караңгы төшкәч, кырдан кайтып килгәндә, өйләреннән аңар каршы Петька йөгереп чыкты. Ул биергә җыенган кеше кебек итеп, бик нык тегелгән тупа башлы яңа сары ботинкалары белән җиргә тибеп-тибеп куйды. Аннан аягын күтәрде дә калын олтанын күрсәтте:
— Күрдеңме, Коншак! Су үтми торган, тузмый да...
Санька ботинканың күнен капшап торды да, үзенең тузып беткән итекләренә карады. — «Җәйгә кадәр түзмәс, ахрысы», — диде ул эченнән генә һәм иптәшенә эндәште:
— Әйбәт икән шул... Кайдан алдың?
— Сорап торасың тагын!—диде Петька һәм күзен кысып куйды.— Минем әни, әгәр кирәк булса, җирдән казып чыгарыр, теләсә кемнен аягыннан салдырып алыр...— диде ул, аннан тиз генә абайлап көлеп җибәрде. — Син берәр нәрсә уйлый күрмә тагын. Харам мал түгел. Яков агай, әнинең абыйсы, шәһәрдән җибәргән. Ул анда аяк киемнәре мастерскоенда эшли бит. Менә дигән мастер.
Евдокия түтәй, тәрәзәдән башын сузып, Петьканы ашарга чакырды.
— Ә-ә, нихәл, энекәш! — диде ул Саньканы күреп. — Әйдә, кер> күптән кергәнең юк.
Санька теләмичә генә Девяткиннарга керде.
Евдокия мискига парлары чыгып торган кәбестә ашы состы, ипи турап куйды.
— Кил, Саня, ашарга утыр.
— Мин тук, Евдокия түтәй,— диде Санька.
— Әкиятләреңне соңыннан, аш ашагач сөйләрсең. Мин сезнең ничек тук икәнегезне беләм. Үги әниегез иртәдән кичкә кадәр кырда, ә сез, ятимнәр, көн озын коры-сары белән торасыз.
Санька ничек кенә баш тартса да, Евдокия аны табынга утыртты.
— Әниеңә нәрсә булды соң синең?
— Бернәрсә дә булмады...
— Ә син аны яклап маташма,— диде Евдокия.— Камытлы атны ычкындырган ич! Мондый хәл йөз елга бер генә була бит ул. Әйттем мин аңарга: кеше көлдереп йөрмә, кәнсәләрдә генә утыр, дидем. Юк, күтәрелеп бәрелде. Кырда эшлисем килә! Ипи түгел салам да үстерә алмыйлар алар.
Санька, уңайсызланып, кызарып китте. Евдокия сүзен дәвам итте:
— Ул әниегез белән күрмәгәнне күрерсез әле сез. Семьягыз зур, җиң сызганып эшләр кешегез юк,— диде Евдокия, һәм Санькага шундый кызганып карады, малайның тизрәк чыгып китәсе килде.— Хуҗасыз йорт—ятим йорт, дип бик белеп әйтәләр. Сиңа, Санька, эшкә тотынырга вакыт. Уку — ул бәлки зыянлы нәрсә түгелдер, ләкин ул бит тамак туйдырмый. Менә мин үземнең Петькамны шәһәргә, итек мастерскоена бирмәкче булам. Бар, син дә аның белән кит. Ичмаса һөнәргә өйрәнерсең. Миңа үлгән чагында мәрхүмә әнкәң дә, сугышка киткәндә әтиең дә: зинһар безнең Саньканы ташлый күрмә дип, әйтеп калдырдылар.
Һәм Евдокия, аһ орырга, сулыгып еларга, Санька өчен кайгырырга тотынды. Син бәхетсез бер ятим дип, синең күңелең китек, үги анаңның каны сиңа ят кан, дип сөйләп китте. Саньканың үз әнисен исенә төшерде: әнә ул сезне ничек карап, сезнең өчен ничек кайгыртып тора иде. Аның белән сез бер җан, бер тән булып яши идегез, аңардан сезне су белән дә, ут белән дә аерырлык түгел иде.
Саньканың гәүдәсе туңудан бөрешеп килде. Ул Евдокия сөйләгәндә берничә тапкыр күңелсезләнеп ишеккә карап алды. Ә Евдокия, инә белән җеп алып килде дә, Саньканың терсәгендәге тишекне тегә башлады: «Әй, бала, бала... беркемгә дә кирәгең юк шул хәзер синең».
Ниһаять, Санька түзмәде, уңайсызланып, өстәл яныннан торып китте.
— Мин өйгә кайтыйм инде, Дуня түтәй...
— Бар, ятимем, бар... Берәр әйбер кирәк булса, кер, оялып торма. Мин бит сине үз баламны яраткандай яратам.
Санька, өенә кайткач, озак кына баскыч төпләрендә кичке авылны тыңлап утырды: кайдадыр сыер саудылар, сөт чүлмәккә бәрелеп безелдәде, кайдадыр эт өрде, кемдер гармонь уйнады.
Санька күрше хатынның «хуҗасыз йорт — ятим йорт» дигәнен исенә төшерде. Аның әтисе яхшы хуҗа иде. Колхозчылар аңар киңәшкә киләләр, печәнгә, уракка аның киңәше буенча чыгалар иде. Ә хәзер инде Коншаковларга кем генә килер икән?
Катерина эштән кайтты.
— Алай да, Лиска газаплады үзеңне,— диде ул.— Бигрәк тиле ат туры килде шул миңа бүген.
— Атта гаеп юк. Тик сукканны яратмый ул. Ә син шуны да белмисең! — диде Санька, әнисен шелтәләп һәм авыр сулап куйды. — Юкка гына син кыр эшенә барып бәйләндең. Анда сезнең иген түгел, салам да үсәчәк түгел. Син Татьяна Родионовадан сора, ул сине тагын хисапчы итеп куйсын.
Катерина борылды да, үгиенең кичке караңгыда тонык кына булып күренгән йөзенә карады.
— Моны сиңа кем өйрәтте,— диде ул.— Нәрсә, әллә без берәр гарипме, бетәшкән җаннармы әллә без? «Иген түгел, салам да!» Син, Саня, моннан болай бу сүзне авызыңа да аласы булма! Ачуымны китермә минем.
Саня өйалдына керде дә, чишенеп тар агач сәкегә ятты. Гимнастеркасын, гадәте буенча, баш астына салды, шул чакта кесәсендәге хат кыштырдап куйды.
Ишек алдының корылмаган түбәсе аша ерактагы салкын йолдызларның җемелдәгәннәре күренеп тора. Кечкенә, тонык янган Стожары йолдызлары алар арасында югалып калганнар. Санька йолдызларга карады да эченнән генә үги әнисе белән бәхәсләшеп ятты.
Әни батырланган була, үзенең көченә ышана. Ә менә Саньканың күкрәк кесәсендәге хат турында белсә, нишләр иде икән? Ә бит ул белми калмас, белергә тиеш. Ул чакта аның, әнисенә кем ярдәм итәр? Алар, Коншаковлар, ул чакта дөньяда ничек яшәрләр?
Юк, Санькага хуҗалык белән шөгыльләнә башларга, кыр эшенә тотынырга вакыт. Ә бәлки, чыннан да, Евдокия әйткәнчә, шәһәргә барып, итекче булырга кирәктер? Ничек кенә булмасын, һөнәр бит, семьяга ярдәм булыр. Ләкин ул чакта йортны кем карар?
Санька, бернинди дә карарга килә алмыйча, ниһаять, йокыга талды. Ул төшендә бакчаларындагы тирәкне күрде. Тирәк, көзгә ерак булуга карамастан, ни өчендер яфракларын коеп бетергән, башын түбән игән иде.
«ХУШ, МӘКТӘП!»
Надежда Петровна класс журналын ачып карады да урындыкка утырды һәм ашыкмыйча гына сүзгә кереште:
— Мин сезгә әйтергә тиешмен, быел класс мине кайгыга төшерде. Петя Девяткин өч фәннән имтихан бирә алмады, аны икенче елга калдырырга туры килә. — диде ул. Аннан тынып калган балаларга күз йөртеп чыкты. — Кайда ул Девяткин?
— Әнисе белән сөт илтә китте. Ул әйтә: «Мин барыбер укырга йөрмим», — ди.
Укытучы, башын чайкап куйды да, сүзен дәвам итте:
— Ә Саня Коншаков...
Маша каушап:
— Әллә аны да классында калдырдыгызмы? — дип сорады.
Уннарча башлар Санькага таба борылдылар. Санька урыныннан торды да таш кебек катып калды.
— Нишләдең син, Саня? — диде аңар укытучы. — Ел саен кешедән калышмыйча укып килдең, ә быел, әйтерсең синең урыныңа башка берәүне китереп куйдылар. Синең имтиханда чыгарган хисабың өчен мин бик оялдым. Әнә Федя Черкашинга кара. Мәктәпкә яз җиткәч кенә керде. Шулай да өч фәннән имтихан бирә алды. Калганнарын да көзгә әзерләп җиткермәкче була... Ни булды соң сиңа, Саня?
Балалар, Санька хәзер нәрсә булса да әйтер, бәлки аклана башлар, дип уйладылар. Ләкин Санька эндәшмәде, учындагы сөялен казый-казый тик басып торды.
— Кызганыч, Коншаков, — диде Надежда Петровна, авыр сулап.— Көз көне хисаптан яңадан имтихан бирерсең. Утыр!
Надежда Петровна җиденчегә күчүче балаларның исемлеген укырга кереште, һәрбер балага тукталып, аерым-аерым (тәбрик итә барды. Аннан соң ул балаларның җәйне күңелле итеп үткәрүләрен теләп сөйләде һәм, класс журналын ябып куйды да, урыныннан торды. Инде таралышырга да ярый иде. Ләкин берәү дә, башка вакыттагыча, класстан чыгып йөгермәде. Укучылар, берсен-берсе тыгызлый-тыгызлый, Надежда Петровнаны сырып алдылар. Алар бүген укытучыларыннан нәрсә турындадыр сорашырга, киңәш сорарга теләделәр.
Бары Санька гына укытучы янына килмәде, ул ишекне әкрен генә ачып, ярым караңгы, салкынча коридорга чыгып китте. Чәчәкле обой ябыштырылган кухняга керде. Шунда бит инде Санька кайнар көлгә бәрәңге күмеп пешерә иде, урамда кар атып уйнагач, кереп, кулын җылыта иде... Санька кухня аша мәктәп ишек алдына чыгып китте.
Ишек алды тын иде. Июнь кояшы кыздыра. Тавыклар кызудан әлсерәп, тузан эчелә кереп ятканнар. Су трубасыннан коры кызу бәреп тора. Кое чыгырындагы чылбыр белән калай чиләк күзләрне чагылдырырлык булып балкыйлар. Әнә кәҗә тәкәсе. Сторожиханыкы ул. Аны малайларның җеннәре сөйми. Бик усал. Хәзер исә тәкә, үзендәге сугышчан ялкын турында онытып, юашланып куаклык күләгәсенә кереп поскан.
Санька, көн кызуын сизмичә, әкрен генә мәктәп әйләнәли китеп барды. Аны күңелсез уйлар чолгап алдылар.
Саньканың кулын ниндидер чәнечкеле әйбер тырнады. Малай борылып карады. Крыжовник куагы икән. Куак өлгермәгән вак кына җиләкләргә күмелгән. Крыжовник янында кара карлыган, кура җиләге куаклары. Саня аларны Андрей Иваныч сугышка киткән елны утырткан иде. Әнә алар хәзер ничек киң җәелгәннәр!.. Утын сараеннан коры каен исе килеп тора. Санька малайлар белән разведчик яки качышлы уйнаганда шул утын әрдәнәләре арасына кереп яшеренә торган иде... Яшеренергә җайлы иде анда... Әнә теге форточкалы тәрәзә турысында Саньканың партасы.
Санька мәктәп ишек алдындагы һәрнәрсәгә исе китеп карап торды, мәктәптәге һәрбер әйбер аңар бик якын булып күренде һәм бу хәлгә ул үзе дә хәйран калды.
Санька әкрен генә бакча эченә кереп китте һәм ләмле түгәрәк кул өстендәге нәфис яшел яфракларын ялкау гына селкетеп торган карт, ләкин таза ак каен янына килде.
Бу мәктәпнең атаклы каены иде, аны балалар барысы да яраталар, саклап кына торалар иде. Ул, төбеннән алып беренче юан тармакларына кадәр, исемнәр, фамилияләр, даталар, төрле сүзләр белән чуарланган иде. Ничектер шундый нәрсә кергән: мәктәпне бетереп чыгучы һәрбер бала «саубуллашу агачын»да нинди дә булса эз калдыруны үзенең бурычы саный иде. «Безнең мәктәп — иң яхшы мәктәп», — дигән сүзләр укыды Санька. — «Рәхмәт, Андрей Иваныч, тагын йөз ел яшәгез». «Ничек кенә булмасын, Н. П. бәйләнчек».
Санька ак каен каршысында озак басып торды һәм кинәт үзенең дә мәктәп белән саубуллашканын аңлады. Инде аңарга кыш көннәрендә таң атар-атмас торып, чаңгыга басып, яңа яуган карга эз сыза-сыза, Стожарыдан мәктәпкә очарга туры килмәс. Инде ул мәктәп вечерларына йөрмәс, анда аңардан матур, көчле шигырьләр сөйләтмәсләр. Ул инде бәйрәмгә каршы кичләрдә мәктәпне бизәр өчен чәчәкле плакатлар язмас, Санькага аларны яңгырдан саклау өчен мәктәпкә әтисенең кожанын киеп барырга кирәк булмас.
Санька кесәсеннән пәке чыгарды да, каенның ак кабыгында буш урын эзләп табып, «Хуш, мәктәп!» дигән сүзләр тырнап куйды, астына үзенең инициалларын һәм датаны язды. Аннан, койма аша чыкты да„ ташландык тын юл буйлап, Стожарыга таба атлады.
Игеннәр хәтсез үскәннәр иде инде. Сыек яшел арышлар өстендә бер-бер артлы бетмәс-төкәнмәс дулкыннар йөзә. Урманда төрле кошлар сайрый. Чыршы башында, флейтада уйнаган төсле итеп, ачык һәм көчле тавыш белән яңгыр теләнчесе сызгыра. Куаклар арасыннан чуар киемле бер көтү миләш чыпчыгы пырхылдап очып китә. Аккаеннар яшел яфраклы озын нечкә тармакларын җиргә кадәр салындырганнар. Наратлар, яшел шәмгә ошаган яшь ботаклар чыгарганнар. Басу өстендә жил белән йонлыбаш мамыгы оча.
Санькага рәхәт һәм тыныч булып китте. Ул хәзер мәктәп турында да, әнисенең орышмый калмаячагы турында да уйларга теләмәде. Аның кошлар сайраганны тыңлый-тыңлый, игеннәр өстендә вак болыт күләгәләре йөзгәнне карый-карый, шушы юл буйлап бертуктаусыз алга барасы килде.
Ләкин аңарга ялгыз калырга туры килмәде, тыныч юл буйлап ярты километр чамасы китүгә ул Машаны күрде. Маша Саньканың юлын аркылы кисеп килә иде. Ул туфляларын бер-берсенә бау белән бәйләп иңенә аскан, ә китапларын малайларча каеш белән кысып бәйләгән һәм
еракка, үлән эченә ыргытырга җыенган төсле итеп, зыр-зыр әйләндерә иде. Маша җырлый. Ә нәрсә җырлый? Анысын әйтүе кыен: бәлки җәйнең җәй буе мәктәпкә барасы булмау турындадыр, тиздән башланачак су керү, җиләккә, гөмбәгә йөрү һәм башка төрле күңел ачулар турындадыр, бәлки киң басулар буенча салкынча йомшак үләннән яланаяк баруның рәхәте, бал кортларының күңелле гөжелдәүләре турындадыр.
Санька, Машаны күргәч, кашын-күзен җыерды да, куаклык артына чүгәләде, аның хәзер беркемне дә күрәсе килмәде.
— Саня!—днп кычкырды Маша. — Нигә син куаклык артына качтың? Чык, чык! Мин сине барыбер күрдем.
Кыз Саньканы куып җитте дә, аның белән янәшә бара башлады.
— Ә миң синең зур юлдан кайтмаячагыңны белдем...
— Белгәнсең инде...
— Белдем шул. Мәктәптән ничек чыгып киткәнеңне дә, бакчада нишләп йөргәнеңне дә күрдем. — Маша малайга астан гына карап алды да әкрен генә өстәп куйды: — Каенга пәке белән язганыңны да күреп тордым.
— Нәрсә язганны?
— Анысын үзең яхшырак беләсеңдер. — Маша кинәт алга чыкты да Саньканың юлына аркылы төште. — Нәрсә син, Саня, мәктәп белән чын- чынлап саубуллаштыңмы?
Малай Машаның уң ягыннан, аннан сул ягыннан үтеп китәргә теләде, ләкин кыз, кулын як-якка җәеп, аны артка таба этә башлады.
— Юк, син дөресен әйт, күзгә карап әйт. Әйтмәсәң, мин бит үзем да белермен. Әйт, чын-чынлап саубуллаштыңмы?
Санька кашын-күзен җыерды да, Машага карамыйча гына җавап бирде:
— Чын-чынлап булса соң. Аның ни гаебе бар. Саубуллашкан икән — саубуллашкан инде. Нишләп икелеләр ала-ала укып ятыйм ди соң мин...
— Әй тиле-миле, әй әшәке!—диде Маша, башын чайкый-чайкый.— Ә соң икелеләр алуда кем гаепле? Үзең алдың ич! Девяткин белән бәйләндең, мәктәп дусларыңнан борыныңны читкә бордың.
Маша туры әйтергә ярата иде. Ул Санькага тагын күп кенә хәтер калдыра торган, ләкин хак сүзләр әйтте.
Санька, аның белән сүз көрәштереп маташмады, ул башта итек борыны белән җир казып торды, аннан болай диде:
— Кешегә әйтүе ансат... Синең әниең дә, әбиең дә бар, апаларын буйга җиткән. Ә минем кемем бар?
Маша үзенең кызып киткәненә оялып, башын түбән иде. Аннан кыймыйча гына малайның кулын тотты.
— Саня... кирәкми, кайгырма. Бер дә, бер дә кайгырма. Әтиеңнек хат язмавыннан син алай начар нәтиҗә чыгарма. Имтиханның көзгә калуы да куркыныч нәрсә түгел. Без сиңа булышырбыз. Мин дә, Алёша да... бөтен җәй буена булышырбыз.
— Җитеп торыр! Минем белемем болай да җитәрлек. Сабан сөрә беләм, печән дә чаба беләм. Мине колхозда икелекләр белән дә теләсәм нинди эшкә куярлар, — диде Санька, кулын селкеп.— Гыйлем юлыннан әнә син бара бир...
Маша күңелсезләнеп Санькага карап алды. Әгәр аның бу сүзләрен әтисе яки Андрей Иваныч ишетсә... Ә бит алар Санькага ышандылар, укуын ташламас дип белделәр...
Балалар озак кыиа сөйләшмичә бардылар. Ләкин сөйләшмичә тик бару бик читен ул. Болынга килеп кергәч, Санька тал чыбыгы сындырып алды да, чәчәкләргә һәм озын үләннәрнең тармаклы башларына сугарга тотынды. Чәчәкләр дә, үләннәр дә кылыч белән киселгәндәп җиргә егыла башладылар.
Сөйләшмичә килү Машаны да газаплады һәм ул да үзенә бер эш тапты — чәчәкләр җыярга тотынды ул. Болында чәчәк күп иде: уртасы алтын төймәле, күзне чагылдырырлык ак канатлы түгәрәк .ромашкалар, куе кызыл тукранбашлар, канәфер төсендәге нәфис кыңгырау чәчәкләр, сары казаяклар, ак тминнар белән бөтен болын тулган иде...
Маша тиз генә бер кочак чәчәк җыеп алды да венок үрә башлады. Бер буын үрде, икене үрде... Тукранбашның баллы исе аның борынына килеп бәрелде. Бәйләнчек төклетуралар, гүя бу ялан аяклы кызның баллы су белән тулган чәчәкләрне алып киткәненә ачуландылар, аның колак төбендә безелдәп тордылар.
Маша җир йөзендәге һәрнәрсә белән — бал кортлары белән дә, бозаулар, ^әтта үләннәр белән дә кычкырып сөйләшергә ярата иде. Ул төклетураларга да эндәшми калмады:
— Комсызлар сез! Комсызлар! — диде, көлемсерәп. — Әнә, күрегез, сезгә никадәр чәчәк калды! Мин бит әнә әз генә җыйдым. — Маша инде венок турында бөтенләй онытты. Авызына куе кызыл тукранбаш чәчәген капты да татлы суын суыра башлады.
Маша тәмле тамак иде һәм кырда, болында булсын, урманда булсын, ашый торган берәр тәмле нәрсә тапмый калмый иде ул.
Болын яшелләнә башлауга ул кызлар белән кузгалакка йөгерә иде. Аннан телне рәхәт өтеп ала торган какы өлгерә, куе ак сулы татлы сөтлегән җитешә, урманда шомырт, җир җиләге пешә, кара карлыган, кураҗиләге, гөлҗимеш өлгерә... һәм җәйнең җәй буе Машаның авызы тик тормый, әле тегесен, әле монысын авыз итә иде. Аның бөтен теле кытырланып бетә, ярыла, әллә нинди төсләргә буяла иде.
— Син алай очраган бер үләнне ашама!—дип орыша иде Машаны әнисе. — Җир йөзендә үсә торган үләннәрнең барысын да авыз итеп бетерә алмассың.
...Маша борылып караганда, Санька чыбыгы белән чәнечкеле шайтан таягын кыйнап тора иде. Ул чыбыгын чүп үләнгә кавалеристларча кизәнеп суга да үзенә тартып ала, тагын суга, ләкин чүп үлән тәмам ныгып җиткән, чәчәк шикелле авып төшми, бары дерелдәп кенә куя һәм, •сыек кызыл чәчәкле башын иеп, Саньканы үчекләп ала иде.
Күп суга торгач, чыбык түзмәде, урталай сынып чыкты. Маша көлеп:
— И-и, син кавалериягә ярамыйсың икән, Саня! Бер дә булдыра алмыйсың ич, — диде.
Санька, ачуы килеп, сынган чыбыгын читкә ыргытты. Маша аңарга бер уч тукранбаш сузды:
— Ашап кара әле. Шундый тәмле! Нәкъ баллы чәй.
Санька мондый баллы әйберләрне яратмый иде, ул чәчәкләрне алмады, кулларын кесәләренә тыкты.
— Ә менә чәйдән соң закускасы да бар икән, — диде Маша һәм бер какы өзеп алды да, кабыгын әрчеп, кишер ашаган шикелле, керт-керт кимерергә тотынды.
— Әллә инде син бөтен үләнне ашап бетерергә уйлыйсыңмы? — диде Санька көлеп һәм Машадан әз генә тукранбаш алды. Берсен, икенчесен суырып карады. Чыннан да бу бик татлы чәчәк икән!
Алар, тегене-моны сөйләшә-сөйләшә, әле тукранбаш суырып, әле какы кетердәтеп, болын аша үттеләр, елга читенә төштеләр.’Басканда тактасы суга шап-шоп бәрелеп торган басма буенча аргы якка чыктылар да яр башына менделәр.
Җил. Кәкрәеп үскән юан имән шаулый. Маша Санькага карап алды һәм аның күзләрендә шатлык уты ялтырап китте. Кыз, имән янына йөгереп килде дә, баскыч буенча үрмәләгән шикелле, тиз генә өскә менеп кипе.
— Санька, әйдә син дә мен!
Санька як-ягына каранды — беркем дә юк иде. Малай кыстатып тормады, Машага караганда да биеккәрәк менеп басты. Ул баскан нечкә ботаклар, сынарга җитеп, бөгелеп килделәр.
Балалар алдында яшел кырлар, болыннар җәелеп ята иде. Әнә урман, әнә борылып-сарылып аккан елга, әнә юллар, ак сукмаклар...
— Тегендә кем атлары икән ул?—диде Санька. — Безнекеләрме, түгелме?
Маша җавап бирмәде, ул сокланып пышылдап куйды:
— Саня, ә биредән бөтен җир ничек яхшы күренә! — диде ул. — Кара, әнә мәктәп, әнә болдыр янында өч тәрәзә — анысы безнең класс. Син беләсеңме, киләсе елда безнең җиденче класс икенче катта була бит... — Кыз нидер исенә төшеп, каушап китте һәм малайга карап болан диде: — Саня, ә син мәктәпне ташлавың турында әниеңә ничек итеп әйтерсең?
— Ничек булса да әйтермен әле... — диде Санька һәм, күңелсезләнеп, агачтан җиргә төште.
Атлар кешнәгән тавыш ишетелде. Берничә малай болын аша елгага таба бер көтү ат куып киләләр иде.
— Безнекеләр!—дип кычкырды Санька. Ул Машага кул изәде дә, текә ярдан аска, ат көтүенә таба ыргылды.
Г. Гобәй тәрҗемәсе.
(Дәвамы бар)