ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЖӘМӘГАТЬ ЭШЧЕСЕ
АБДУЛЛА ӘХМӘТ
ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЖӘМӘГАТЬ ЭШЧЕСЕ
Киң, иркен мәктәп бинасы. Класс стеналарында зур тәрәзәләрдән кергән кояш нурлары уйный. Бүлмәләрдә тынлык. Кинәт, мәктәпнең авыр ишеге ачылып китә һәм аннан язучылар килеп керәләр.
Аларны мәктәпнең киң баскычын-нан менгән вакытта ук каршы алалар. Төрле, ләкин барысы да ниндидер бер ягымлылык белән чыккан саф, нәни тавышлар ишетелә:
— Исәнмесез!
— Исәнмесез, язучы абыйлар!
Ә инде мәктәпнең пөхтә итеп җыештырылган пионерлар бүлмәсенә килеп керүгә, үзләренең нәни укучылары янына килгән язучылар бөтенләй дулкынланып калалар. Аларны барысы да ап-ак алъяпкыч, барысы да өр-яңа күлмәк кигән, шат, мөлаем йөзле кызлар аягүрә басып каршы алалар һәм, әсәрләрен яратып укый торган язучыларны ихтирамлы караш белән түргә озатып калалар.
Язучыларның укучылар белән була торган гадәттәге очрашуларның берсе әнә шулай башланып китә.
Кичәне ачучы иптәш:
— Үзенең әсәрен уку өчен беренче сүз язучы Гариф Гобәйгә...— дип әйтеп тә бетерми, кинәт йөзләрчә укучы кызлар гөрселдәтеп, бердәм кул чаба башлыйлар. Кичәне ачучы иптәшнең: «Бирелә» дигән сүзе ишетелми дә кала, ул — көчле алкышка күмелә...
Язучы Гариф Гобәй бераз уңай-сызланып та китте кебек, ләкин шул ук вакытта совет әдәбиятына, совет язучыларына һәм үзенә карата булган бу кадәр зур хөрмәтне, олылауны күргәч, аның йөзенә шатлык нурлары сибелде. Язучы, тирән мәхәббәт белән елмаеп, бераз залга карап тора, укучыларның ярсып-ярсып кул чабуларының тукталуын көтә. Ниһаять, зал тына. Әле генә шаулы алкышка күмелгән бүлмәдә шылт иткән тавыш калмый. Бөтен укучыларның игътибары үзләренең каршында елмаеп басып торган, сирәк чәче яхшы ук агарган, киң маңгайлы, уртача таза буйлы язучыга юнәлә.
Гариф Гобәй аларга үзенең «Замана балалары» повестеннан бер өзекне укый башлый. Залда утыручылар бу повестьны инде күптән укыган булсалар да, зур игътибар белән тыңлыйлар. Биредә бит әсәрне язучы үзе укый. Шуның өстенә бу әсәрне укыган саен андагы данлы заманыбызның мактаулы образлары тагын да ачыграк булып күз алдына килеп баса. Менә, мәктәп укучылары алдыннан повестьның бер-бер артлы геройлары йөгереп үтә башлыйлар. Әнә, балаларга бик таныш һәм сөйкемле, хезмәт сөюче, кыю, үткен, Хәлим килеп баса. Әсәрнең авторы укыган вакытта, балалар «Замана балалары» повестеның төп герое Хәлимнең «чем- кара чәчләрен дә, җете-кара күзләрен» дә күрәләр, аның балаларга хас булган яңгыравыклы, саф тавышын да ишетәләр...
— Хәлим!
Хәлим... сискәнеп китте, ләкин каушаганын, йөзенә әз генә дә чы-гармаска тырышып, укытучысының күзләренә тыныч карап, урыныннан күтәрелде.
— Каюм!
Иң алдагы партадан Каюм (тырпаеп торган кызыл чәчләре өчен Керпе кушаматы алган малай) күтәрелде.
Аннан укытучы тагын ике малайга эндәште:
— Мотыйк! Җәләлетдин!
Малайлар икесе берьюлы борын-нарын тартып куйдылар. Икесе берьюлы урыннарыннан тордылар. Болары да, башларын аска иеп, аяк очларына карадылар.
— Сез, ялгышмасам, кичә дәрестә булмадыгыз, шикелле?
Укытучы «ялгышмасам» белән «шикелле» сүзләрен җөмләсен би-зәкләр өчен генә әйтте. Башларын иеп. борыннарын мышнатып, үз алдында басып торган дүрт малайның кичә дәрестә булмаганлыкларын ул яхшы белә иде».
Атаклы «Замана балалары» повеете әнә шулай мавыктыргыч җылы юмор белән башланып китә. Язучы безне әсәрнең беренче битләреннән үк үзенең төп геройлары белән таныштыра һәм укучыны зур вакыйгага алып кереп китә...
Гариф Гобәй «Замана балалары»на кадәр дә берничә повесть биргән язучы. Мәсәлән, «Каланча» (1934 ел), «Без әле очрашырбыз» (1935 ел), «Маякчы кызы» (1938 ел), «Ялгыз йортта» (1939 ел) исемле повестьлар аның каләме белән язылганнар. Ләкин, «Замана балалары» повесте язучы иҗатының иң кульминация ноктасы булды, бу әсәр аның яшь укучылар арасындагы данын тагын да күтәрде, арттырды. Аның бу әсәре басылып чыгып таралуга, издательством һәм турыдан-туры язучының үзенә бик күп хатлар яуды. Алар бер Татарстаннан гына килгән хатлар түгел иде. Беренче юлларыннан ук җылы хисләр алып килгән бу хатлар күршебез Башкортстаннан да, эшче Уралдан да, бай Себердән дә, Ерак Көнчыгыштан да һәм киң илебезнең башка бик күп өлкә һәм крайларыннан да килгәннәр иде.
Әйе, «Замана балалары» повестен балалар, яшьләр гаять зур шатлык белән каршы алдылар. Аның шулай буласы очраклы хәл түгел иде, билгеле. Чөнки, «Замана балалары» повесте ул заманыбызның героик, кыю, үз Ватанын сөйгән, аның кадерен белгән һәм үз илләре өчен бөтен көчләрен, сәләтләрен, хәтта, кирәк булса, нәни тормышларын да бирергә әзер торган балаларны күрсәткән, совет иленен тыйнак, бердәм, кешелекле, гүзәл улларын һәм кызларын чагылдырган монументаль әсәр.
«Замана балалары» әсәре яшь буынны коммунистик рухта тәрбия итүгә турыдан-туры ярдәм итә торган патриотик әсәр. Ул безнең совет иленең Бөек Ватан сугышы елларындагы какшамас тылын, һәм тылдагы хезмәт ияләренең, шулай ук совет балаларының героик хезмәтләрен тасвир иткән әсәр.
1935 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда язучы немец фашистларының ерткычлыгын, кабахәт эшләрен фаш итә һәм Германиядәге эшче балаларның авыр, газаплы тормышын чагылдыра.
Бу әсәр үз вакытында балаларда фашизмга каршы нәфрәт тойгылары тудыруда зур роль уйнады.
Гариф Гобәй 1932 еллардан бирле язу эше белән шөгыльләнә. Ул үзенең бөтен иҗат көчен, иҗат сәләтен совет балалар әдәбиятына багышлаган язучы. Бу як анын аерым искә алынып китәргә тиешле күркәм сыйфаты булып тора.
Гариф Гобәй балалар дөньясында бик күпләргә үрнәк булып торырлык уңай балалар образларын бирде. Мәсәлән, без аның күренекле әсәрләреннән «Маякчы кызы»нда Илсөяр исемле 12—13 яшьләрендәге бер нәни кыз белән очрашабыз һәм аны без барыбыз да сөябез, яратабыз. Аның шатлыклары өчен без куанабыз, аның кайгыларын уртаклашабыз. Чөнки Илсөяр үз илен сөюче, иле өчен кече яшьтән үк көрәшүче кыю кыз, безнең кыз, совет кызы. Илсөярне автор, бераз романтик буяуларда бирсә дә, ышанырлык итеп, тормыштагыча җанлы итеп, балаларга хас булган бер-катлы яклары белән оста итеп күрсәтә алган. Әнә шуңа күрә дә Илсөяр укучыларның мәхәббәтен казана алды. Ул, кечкенә булуына да карамастан, совет властенең дошманнарына каршы каты, рәхимсез көрәшкә катнаша һәм анда кыюлык, батырлык, тапкырлык күрсәтә.
Илсөяр — гражданнар сугышы чорындагы совет балаларының героИк образы.
«Ялгыз йортта» исемле повестеның сюжеты да гражданнар сугышы елларында булып үткән бер вакыйгага корылган. Бу әсәрендә язучы авылның кыю, тапкыр, акыллы бер малай образын — Таҗи образын күрсәтә.
Гариф Гобәй иптәшнең иҗат эшчәнлеге болар белән генә чикләнми. Ул рус һәм чит ил язучыларының күренекле әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшендә дә зур активлык күрсәтеп килә. Рус совет язучыларыннан В. Катаевның — «Полк улы», Ковпакның — «Путивльдән Карпатка кадәр» әсәрләрен, А. Первенцевның — «Намуслы яшьлек» исемле романын, Америка язучыларыннан Бичер Стоуның «Том агай алачыгы» романын һәм. Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» повесте кебек зур полотнолы әсәрләр Гариф Гобәй тарафыннан тәрҗемә ителделәр. Шулар өстенә аның балалар өчен чыккан бик күп китапларның редакторы, рецензенты булуын да искә алып китми булмый. Чөнки бу эш белән Гариф Гобәй бик күп яшь каләмнәрнең үсешенә зур ярдәм итеп килә.
Гариф Гобәй, чын совет язучыларына хас булганча, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Ул күп еллар Татарстан Совет язучылары союзы янындагы балалар әдәбияты секциясенең җитәкчесе булып эшләп килде һәм татар совет балалар әдәбиятын яшь кадрлар белән баетуда зур хезмәт куйды.
Гариф Гобәй тормышны, чынбарлыкны нык өйрәнеп, белеп язучы. Шуның өстенә ул үзе дә эшчеләр арасыннан, халык эченнән күтәрелеп чыккан кеше...
Иске, капиталистик Казанның Бишбалта бистәсе. Бистәнең эшчеләр яши торган иске, кечкенә, моңсу өйләре. Алар кичләрен аеруча күңелсез булалар. Бистә урамнарын куе караңгылык каплап ала. Аның кәкре-бөкре урамнары язын-көзен тездән пычрак, кышларын кар каплап киткән була.
Әнә шул бистәнең иске, тар, кү-ңелсез өйләренең берсендә, 1907 елда Гариф Гобәй туа.
Кечкенә алачыкта зур семья яши. Атасы аның эшче-кустарь булганга күрә, семья яши торган алачык ашау-эчү урыны да, йокы-ял бүлмәсе дә һәм Шакир абзыйның эш урыны да. Гарифның атасы сүс арканнарыннан, чыптадан төрле нәрсәләр үрү һәм өйләрне, баржаларны мүкләү кебек чүп-чарлы, арзанлы эш белән шөгыльләнә. Шуңа күрә дә, аларның бердәнбер бүлмәләре сүс, аркан, чыпта кисәкләренә, тузанга күмелгән була. Элекке капиталистик тормышның авыр газабының салмак өлеше Шакир абзый семьясына да төшә. Әле нәни генә булсалар да, Гарифка да һәм аның энесенә дә әтиләренә булышмыйча туры килми. Бу ике нәни бала уйнау, күңел ачу урынына әнә шул чыпта, сүс тузанында кайнашалар, әтиләренә булышалар. Үзләренә күрә аларга да эш табыла: балалар пумала өчен таяклар юналар, сүс тетәләр...
Булачак язучы әнә шул элекке заманның михнәтен үз җилкәсендә татып үсә. Үсмер егет булгач та әле Гариф Гобәй иптәш издательство һәм матбугат комбинатында, аннан заводта кара эшче булып эшли. 1925 елны инде без эшче егетнең күкрәгендә Ленин комсомолы значогын күрәбез. 1926 елда ул клуб работниклары хәзерләү курсын тәмамлаганнан соң, Тәкәнеш районы, Сарбаш авылында уку өе мөдире булып эшли. Ә соңыннан Казанга кайтып, Татрабфакта укый башлый. Семьяны туйдыру күптән инде аның өстенә калганга күрә, аңа укырга да, эшләргә дә туры килә.
1930 елны Гариф Гобәй Педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. Ләкин аның укуы вакытлыча өзелә. 1932 елны Гариф Гобәй Баулы районына «Колхоз» газетасына эшкә җибәрелә, соңыннан мәктәп директоры булып та эшли. Язучының биредә эшләве мәктәп тормышы белән танышырга һәм укучы балаларның психологияләрен өйрәнүгә дә зур ярдәм итә. 1933 елны ул яңадан Казанга әйләнеп кайта һәм Татрадиокомитетта редактор, аннан худо-жество әдәбияты секторы начальнигы булып эшли. 1936 елны инде ул институтны тәмамлауга ирешә. Укуын бетергәч, Гариф Гобәй «Уку ударнигы» газетасында секретарь, соңыннан Главлит уполномоченные һәм 1941 елны инде Татрадиокомитетның председателе булып күтәрелә.
Партия Гариф иптәш Гобәйгә нинди генә эш йөкләмәсен, ул алар- ны һәрвакыт намус белән үтәп чыга һәм партиянең үзенә карата булган ышанычын аклап килә. Әнә шуңа күрә дә еллар белән бергә, тормышыбыз белән бергә ул да өзлексез үсә, күтәрелә бара һәм күренекле, җәмәгать эшчесенә әйләнә.
1950 елны Татарстан совет язучыларының икенче съезды булып үтте. Язучылар каләмдәшләре Гариф Гобәйгә зур ышаныч күрсәттеләр. Язучылар съезды аны Татарстан Совет язучылары союзы правлениесеиең председателе итеп сайлады. Татарстанның 30 еллыгы уңае белән ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Үзенең бөтен тормышын, иҗат көчен, бөтен сәләтен, талантын татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә багышлаган язучы Гариф Гобәй, әдәбиятыбызны әле яңадан-яңа әсәрләр белән баетыр дип ышанабыз. Җәмәгать эшчесе буларак та халыкка күрсәткән туры, намуслы хезмәтен дә ул хәзерге кебек үк армый-талмый дәвам иттерәчәк дибез без.
Үзенә тапшырылган эшне коммунистларга хас булганча, һәрвакыт намус белән үтәп килүе һәм күп еллардан бирле халыкка туры хезмәт итеп килүе, кешеләргә кайгыртучан булуы өчен аны 90 номерлы Исәнбай сайлау округы сайлаучылары ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайладылар.
Халык Гариф Гобәй иптәшкә үзенең ышанычын белдерде, һәм коммунист язучы, бу ышанычны тулысы белән аклар дибез без.
А. ӘХМӘТ.