Шигърият
ТУГАН ИЛ
ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ
ТУГАН ИЛ
(җыр)
Туфракларың юмарт, мул азыкка,
Җир асларың тагы шундый ук;
Тугайларың тулган байлыкка,
Урман, елгаларның саны юк.
Көрәшләрдә җиңеп чыккан,
Саф корычтай чыныккан —
Минем данлы ватаным!
Һәр көн торып иртә белән,
Каршылыйбыз иркәм белән —
Коммунизм ал таңын!
Синдә иркен, синдә киңлек,
Синдә рәхәт, туган ил!
Синдә шәфкать, зур мәрхәмәт,
Синдә бәхет, туган җир!
Иделләрең тирән, киң диңгездәй,
Диңгезләрнең чиге күренми;
Тауларыңның башы күккә тигән,
Төнбоеклар бизи күлеңне.
Каналларың тәмам булгач,
Зур суларың буып куйгач, —
Минем данлы ватаным!
Ком буранын кире кугач,
Сахраларың дымга туйгач, —
Гүзәлләнер ул тагын!
Анда инде бөтен җирең,
Бакча булыр, туган ил!
Анда инде табигатең,
Сокландырыр, туган.