Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШНЫҢ КАЙБЕР ПОЭТИК АЛЫМНАРЫ


1923—24 елларның кышы иде.
Свердлов шәһәрендәге татар-башкорт
студентлары арасында бер кечкенәрәк
кенә китап кулдан кулга йөри
башлады. Ул китапның тышында янар
таулар һәм, озын чәчләрен таратып,
арфада уйнаучы кыз рәсеме дә бар иде
шикелле. Китапның исеме «Җир
уллары». Бу яңа исем һәм тышлыктагы
бу романтик рәсем яшь укучыларның
күңелен кинәт үзләренә тарталар...
Чират белән көтеп алып, китапны укый
башлыйсың һәм аерыла алмыйсың!
Озак та үтми, без ул китаптагы
шигырьләрне клуб сәхнәләрендә,
әдәби кичәләрдә. түгәрәк уеннарында
«декламация» итеп сөйли башлыйбыз,
үзебез шигырь язарга тотынабыз...
...1928 елның язларында Казанның
«Мәдәният йортында» (хәзерге ТЮЗ
бинасы) уздырыла торган «яшь язу-
чылар түгәрәге»нә бөтен уку йортла-
рыннан, учреждение һәм предприя-
тиеләрдән бик күп яшьләр йөри, алар
хәтта ул йортның залына сыймый
иделәр. Әгәр шунда Такташ килеп
чыкса — алкыш күтәрелә: аның
шигырь укуын сорыйлар. Һади бер
шигырь белән генә котыла алмый,
икене, өчме укый, ә алкыш һаман көчәя
генә бара, һаман таләп итәләр —
Такташтан шигырь сорыйлар иде...
Уку йортларында булган кичәләр!
дә дә берәр студент Такташ шигырен
укыса — көчле алкышка очрый, аны
кабат укыталар иде...
1930 ел җәендә Такташ Донбасска
килде. «Ветка» шахтасының гади генә
клубына татар шахтерлары җыелган.
Бу—шахтерлар арасында беренче
әдәби кичә. Такташ дулкынлана, сәхнә
артында еш кына тәмәке тарта,
йөренгәли... Бу бит аның өчен яңа
аудитория. Аның язганнары шахтёрга
барып җитәрме, тыңлаучы булырмы?..
Ул укый башлый һәм беренче ши-
гыре белән үк шахтёрларның игъти-
барын үзенә тарта. Көчле алкыш белән
яңа шигырьләр сорыйлар. Көтелмәгән
.бу уңышка шагыйрь үзе дә гаҗәпкә
кала, ул тагын да ныграк дулкынлана.
«/Мин, иптәшләр, язганнарым сезгә
аңлашылмас, дип курыккан идем,
моңарчы мин сезнен. өчен яза алмадым
бит... Инде аңладым, болардан да әйбәт
шигырьләр язармын мин сезгә!» дип,
шахтёр алкышы астында «Мәхәббәт
тәүбәсен» укый башлый...
Шулай итеп, Һади Такташ нинди
генә аудитория алдында булса да
үзенең тыңлаучысын, үзенең яратып
укучысын тапты, һәрвакыт алкыш
белән каршыланды.
Бу уңышларның сере нәрсәдә иде
соң? Ни өчен Такташ әсәрләрен һәркем
ярата иде?
Чөнки Такташ, зур талантлы ша-
гыйрь булып, үз чорының ялкынлы
хисләре, тирән дулкынланулары белән
янып, давылланып, ашкынып язды.
Аның йөрәк уты җылысы, кешеләргә
булган чиксез мәхәббәте, һәм якты нур
чәчеп торган чишмә кебек матур юмор
көче һәр теманы җанлы итеп, тергезеп,
мөлаем лиризм белән сугарып
гәүдәләндерергә ярдәм итте. Аның
язган шигыре һәрвакыт зур бер яңалык
булып яңгырый, яңа вакыйга булып туа
иде.
Шагыйрь тыныч кына, дулкынла-
нусыз, эзләнүсез генә яши башласа,
аның язган әйберләре салкын, дәртсез,
кызыксыз булып чыгалар. Такташ алай
гамьсез яши белмәде. Ул шагыйрь
хезмәтен гаять җаваплы
9*
1oi
эш итеп, бөтен көчеңне, күңелеңне
бирүне сорый торган хезмәт итеп
карады. Такташ нинди генә темага
шигырь язарга тотынса да, иң элек аны
нинди формаларда бирү, нинди
алымнар, нинди чаралар куллану,
ипчек итеп аны укучыга ныграк
җиткерү, тирәнрәк тәэсирле итү юл-
ларын эзләде.
Такташ шигырь остасы иде, аның
шигырь, поэмалары үзләреннән үзләре
агылып, үзләреннән үзләре укылып,
күңелгә сеңеп кала, һичбер көчәнүсез
язылганлыклары күренеп тора. Ләкин
шулай булса да, Такташ бер
осталыгына таянып кына, ансат юл
белән генә китеп бармады. Шигъри
әсәре өстендә күп һәм озак эшләде ул.
1928 елның ахырларында булса кирәк,
миңа Такташның «Габдулла агай
әкияте» исемле шигыренең беренче
кулъязмасын күрергә туры килде.
Д^әгълүм ки, бу әллә нинди зур тема
һәм зур шигырь дә түгел. Мондый
темага языла торган шигырьләрне бик
ансат тудырып булыр иде кебек. Ләкин
Такташ бу эшкә алай карамаган, аның
кулъязмасы бөтенләй чуарланып
беткән, һәр Юлы әллә ничә кат
төзәтелгән, үзгәртелгән, кырыйларына
яңа вариантлар язылган, тагын сызып
ташланган, тагын икенчеләре
кертелгән иде. Бу кәгазьне күргәч, мин
уйга калдым. «Менә ипчек туа икән ул
чын шагыйрьнең шигыре! Ә мин?..»
дип куйдым үземә. Ә мин бер дә алай
чуарлап язмый идем, җиңел чаба идем
кәгазь буйлап! Такташның бу
кулъязмасын күрү — миңа күп кенә
сабак бирде.
Әлбәттә, эш кәгазьне чуарлап бе-
терүдә генә түгел, — алган темаңны
идея-поэтпк таләпләр буенча тулы-
сыңча эшләп чыга белүдә. Такташ менә
шул бурычын оста башкарып чыга ала
иде. Шуның өчен аның әсәрләре бай
эчтәлекле, матур, яңа булды. Моның
сере нәрсәдә икәнен аңлау теләге белән
Такташның бер шигырендә булган
поэтик алымнарын күзәтеп карыйк.
Мәсәлән, Такташка бик кыен темага —
Мокамай турында шигырь язарга кирәк
була. Бу фаҗигале вакыйганың герое
Мөхәммәтҗан шагыйрьнең балачак
дусы, гади авыл малае, хезмәт кешесе,
ләкин ул үзе тирәсендәге тормышны,
совет чынбарлыгын аңламавы
аркасында, гади караклыкка бирелеп,
трагик һәлакәткә очрый. Такташ үз
дусының бу җинаятен хөкем итү белән
генә чикләнсә, үз бурычын үти алмаган
булыр иде. Шуның өчен ул иң элек бу
теманың төп идеясен ачыклап:
«хосусый милекчелек, баю, комсызлык
нигезенә корылган ялгызак крестьян
тормышы саф күңелле кешеләрне дә
җинаятькә өстери; кешеләр җирдә
коллектив тормыш төзиләр, шунда
гына сыйнфый бөлгенлектән котылып
була» — дигән фикергә килә шагыйрь.
Шушы фәлсәфи нигездән чыгып,
Такташ безнең алдыбызга, Мо-
камайны җинаятьче итеп түгел, бәлки
әнә шул иске тормышның соңгы
корбаны итеп китереп бастыра.
Бу идеяне һәм геройны укучылар
алдында матур, тулы итеп гәүдәлән-
дерү өчен шагыйрь бик күп төрле
художество чаралары куллана. Мә-
сәлән, гадәттәге трафарет буенча язучы
булса, бу күңелсез вакыйганың үзен
сөйләп чыгар иде, ә Такташ алай итми,
ул безгә бу вакыйгадан туган көчле
тәэсирне, йөрәгендә кузгалган тирән
хисләрне генә, балачак хәтирәләре
белән бергә кушып, сөйләп бирә.
Вакыйганың нәрсәдән гыйбарәт
икәнлегенә кәгазь битендәге сызык
астында гына ачыклык кертелә, һәм
Такташ дөрес эшли. Бу күңелсез һәм
гади вакыйганың үзен язып тору бәлки
бер дә отышлы булмас иде, хәзерге
укучыга файда да бирмәс иде. Укучы-
лары интересын һәрвакыт күз алдында
тота белгән талантлы шагыйрьнең бу
алымы «Мокамай» шигырендәге
үзенчәлекле оста чараларның
беренчесе булып тора. Шулай итеп,
әсәрнең идеясен билгеләү дә, нинди
алым, нинди форма сайлау мәсьәләсе
дә шагыйрьнең күңелендә эшләнгән,
язылачак әсәр турында күп уйланудан
килеп туган, ләкин әле кәгазьгә
төшмәгән художество чаралары булып
калалар.
Шуннан соң Такташ бардка чара-
ларга керешә. Шигырьнең беренче өч
строфасында ул безнең алдыбызга
матур табигать күренешен, ша
132
гыйрь күңеленә сеңеп калган Тамбов
урманнарын фон итеп китереп
бастыра. Ләкин бу күренеш коры
декорация рәвешендә генә бирелми. Ул
юлларны шагыйрь үз кичерешләре
белән сугарып, җанлы итеп бирә:
Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов
урманнары уртасында Усак яфраклары
шаулавын... Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар, Карт
имәннәр калмый минем арттан, Кая
барсам, озатып барырлар...
Бу юллар шундый ягымлы җылы-
лык белән, шундый эчке матурлык
белән әйтелгәннәр, алар үзләреннән
үзләре йөрәккә барып керәләр, мәңгегә
күңелдә калалар, шул усак яфраклары,
шул карт имәннәр, мәңге тере булып,
колак төбендә генә шаулап торалар
кебек тоела! Такташ бу юлларны
матурлау өчен нинди дә булса өстәмә
бизәкләү, ошату, ялтырату чаралары
да кулланмаган. Биредә «көмеш
яфраклы», «мәһабәт буйлы», «бөдрә
чәчле» кебек сүзләр дә юк. Алай гына
да түгел, Такташ поэзиядә һәм
фольклорда да уңай яктан сирәк очрый
торган, гомумән матур агач булып са-
налмаган усак агачын беренче урында
әйтеп китә. Ләкин шулай да бу юллар
һич онытылгысыз булып калалар.
Моның төп сере, төп көче — шагыйрь
тарафыннан чын реализм белән
әйтелүендә, ялган буяулар, шаблоннар
кермәвендә һәм зур йөрәкнең иң җылы
хисләре белән сугарылуында дип
уйларга кирәк.
Халыкның беренче шагыйре Ту-
кайның «Шүрәле»сендә без Кырлай
ягы урманнарының матурлыгын күреп
узган идек. Такташ безгә Тамбов
урманнарының өр-яңа матурлыгын
күрсәтеп бирде. Без аңа сокландык һәм
шагыйрь ул табигатьне тагын озынрак
тасвирласа да, без әле каршы килмәс
идек. Ләкин Такташ укучыны һәрвакыт
күз алдында тота, ул аны ялыктырырга,
әйбәт әйтелгән кыска сүзне озынайтып,
тәмен җибәрергә теләми, ул — чама
үлчәмен яхшы белә. Шуның өчен ул
безне әсәрнең геройлары белән та-
ныштыруга күчә. Әле генә урман кебек
шаулап, тирбәлеп, дулкынланып
торган хисләр, тынып, сабырланып
китәләр дә, шагыйрьнең яраткан
алымы булган елмаюлы юмор белән
үрелеп бара башлыйлар...
Бу теманы сәнгатьчә башкарып чыгу
язучы өчен шактый кыен булуын
әйткән идек. Уйлап җиткерми эшләсәң;
биредә гел драматизм тоны белән генә
китеп барырга мөмкин, һәм шигырь
бик тиз әвәлге мөлаем- леген югалтып,
бертөслегә, ялыктыргычка әйләнеп
китәчәк. Такташ моны алдан күрә,
шуның өчен ул алымны төрләндереп
юморга күчереп җибәрә:
Әкияттәге ике бала кебек, Каеи
башларына үрмәләп, Ике штансыз малай
дөнья белән Танышып йөргән идек
бергәләп...
Бу юлларны укыгач, ирексездән
елмаеп куясың. Биредә «ике штансыз
малай» дип, бераз гына арттыру булса
да, бозу, натурализмга китү, икенче бер
читкә сугылу юк. Бу малайлар, кинәт
җанлы булып, безнең каршыга басалар.
Такташ моннан соңгы тагын бер
строфа белән картинаны тәмам
тулыландыра да, яңадан әвәлге
дулкынлы хисләренә, җитди
җылылыгына кайтып:
Ак каенга асылып менгән кебек, Мин
тормышта һаман яктыга, Югарыга табан
юл алдым. Менгән саен җирнең
матурлыгын, Яктылыгын күбрәк
күралдым... Ә син менәлмәдең...
Калдың, Югалдың...
ди. Бу юллары белән ул безне бер үк
вакытта шатлыклы һәм кайгылы,
моңлы хисләр эченә алып керә. Без
әсәрнең бер герое өчен шатлансак,
икенчесе өчен кайгыра, хафалана
башлыйбыз. Ләкин биредә автор безне
яңадан матур балалык чоры- па, лирик
юмор белән сугарылган юллардагы
«кара борынлы» малайлар янына
борып җибәрә. Боларны укыганда без
үзебезнең сабый чакларны искә
төшерәбез, сагынып куябыз. Чөнки
безнең балачаклар да нәкъ шулай үткән
бит, шулай шаян да булганбыз, тал
чыбыгы да ашаганбыз! Бу матур
картиналар кинәт үзгәрә: Мокамайныц
авыр фаҗига- сын, үз гомерен канлы
пычак белән чикләвеи шагыйрь аяусыз
ачып бирә һәм:
133
Әллә ничек булды синец гомер, Син,
Мокамай, әллә нишләдең!..
дип, шәфкатьчән күңеле белән аны
кызганып куя. Без кайвакытта тик
афоризмнар, канатлы сүзләр, тирән
мәгънәле фәлсәфи әйтемнәр генә кү-
ңелдә кала дип уйлыйбыз, ләкин алай
гына түгел икән, менә бу юллар бит бик
гади, бер дә көчәнүсез, акыллы
булырга тырышусыз әйтелгәннәр,
ләкин шулай да алар һәркемнең
күңелендә калганнар, тел тормышына
кереп, әйтем булып киткәннәр. Димәк,
бу сүзләр ихлас күңелдән, һәркемгә
уртак булган бер җылы хис белән
әйтелгәннәр. Шуның өчен алар
китаптан тормышка күчеп яшиләр.
Күренә ки, Такташ бу шигырендә
лирик җитдилек белән лирик юморны
нәүбәтләштереп алып бара. Бу метод
аның шигыренә аеруча уңыш, уку-
үзләштерү өчен җиңеллек, зур
фикерләрне дә ансат әйтеп бирү өчен
уңайлык бирә.
Такташ «Мокамай»да кабатланып
килә торган берничә төрле рефрен
куллана. Аларның беренчесе «Әкият-
тәге ике бала кебек»... дип, икенчесе
«Ак каенга асылып менгән кебек...»
дип, өченчесе «Син гомереңне усал
исем белән...» дип башланып китә.
Болар өстенә тагын ике урында үзгәреп
килә торган рефрен кертелә. Рефреннар
куллану шулай ук Такта ш н ы ң х у до
жество ал ы м нарыннан берсе булып
тора. Ул аларны «Алсу»да да,
«Киләчәккә хатлар»да да, «Мәхәббәт
тәүбәсе»ндә дә һәм башка бик күп
шигырьләрендә дә куллана. Уңышлы
рефрен куллану шигырьнең лирик
пафосын, басым ясап әйтелә торган
юлларның көчен арттыра'. Шуның өчен
Такташ рефреннарының бик күбесе
безнең хәтеребездә калган, без аларны
бүген дә кабатлап йөрибез әле.
Шагыйрь әсәрнең төп идеясен соңгы
бүлектә генә ачып сала:
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең, Синен яхшы иде
күңелең. Тик белмәдең тормыш
баткагыннан Ялгыз чыгу мөмкин түгелеп...
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр.
Күмәк тормыш җирдә төзиләр.
Такташның бу алымын да уңышлы
дип әйтәсе килә. Чөнки художество
әсәрендәге төп идея алдан ук әйтеп
бирелсә, логик сюжет шунда тәмам
булып, әсәрнең аннан соң язылган
өлешенең бәлки кыйммәте дә булмас
иде. Ә биредә ул әлеге фажига- дан
чыгу юлын күрсәтүче, кыен
проблеманы чишүче фәлсәфи мотив
булып тора. Әгәр Такташ бу мөһшм
мотивны таба алмаган булса, шигырь
мелодрама нигезеннән чыкмаган бер
әсәр булып кына калыр иде.
Такташ иҗаты мәгълүм бер шигъри
үлчәүләр, тар рамкалар эчендә генә
яшәми. Нинди генә үлчәү белән язса да,
ул аны үз хисләрен бөтен тулылыгы
белән бирү өчен үзе теләгәнчә
файдалана белә. Кирәк булса —
үлчәүдән чыгып китә, кирәк булса —
үлчәү тулмый кала; ләкин, ритм
агышын җимереп, шигырьне бозмый,
киресенчә, шигырьгә күбрәк
җанлылык бирә, аны монотонлыктан
коткара. Мәсәлән, «Мокамай» шигыре
нигездә 10—9 иҗек белән язылган,
ләкин бик күп урыннарда автор бу
үлчәүдән чыгып китә:
Беребез сары чәчле, беребез кара.
Сары чәчлесе ул — мин идем, Кара чәчле,
коңгырт кара күзле, Кәкре аяклы, дустым,
җан кисәгем, Ул. .Мокамай, бәгърем, син
идең...
ди ул. Күрәсез, үлчәү җимерелә, ижек
саннары ташып китә, әмма шул
үлчәүнең төп ритмы җимерелми,
шуңар күрә шигырь дә бозылмый,
аксамый, үзенең лирик көченә ия
булып кала. Ә икенче урында ул
кимендә 38 иҗек белән әйтелергә һәм 4
юлдан торырга тиешле строфаны бары
II иҗек белән:
Ә син менәлмәдең... Калдың,
Югалдың...
дип, алдагы строфага кушып, кыска
гына өч юлда әйтеп бирә. Болар шулай
ук мәгънә тирәнлеген югалтмыйлар,
зур көч белән яңгырыйлар. Мондый
мисалларны Такташның башка
шигырьләреннән дә күп табып була.
Мәсәлән, «Җырым сиңа булсын»
шигыре:
Анаң мескен сине тудырганда, Яхшы
ният белән тудырган, Ләкин,
Үкенгәндер үзе соңыннан...
дип башланып китә. Биредә өченче
134
юл бары ике иҗек белән киселей кала.
«Киләчәккә хатлар»ның өченчесе:
Тау шым ерак еллар күкрәгендә Яңрын
алсын:
Хатым сиңа җылы хисләремне Алып
барсын!
дип, икенче, дүртенче юллар бер лә
көтелмәгәндә дүртәр генә иҗек белән
тәмамланалар һәм бик матур чыга, бу
юлларга бүтән бер генә сүз дә өстисе
килми!
Кызганычка каршы, бездә хәзер
Такташның бу ирекле шигырь тра-
дициясе читкә кагыла бара. Күп кенә
шагыйрьләр үз шигырьләрен әзер
калыпларга буйсындырып кына язалар,
иҗек саннары өстендә на- чётчикларча
калтыранучы, фәкать кагыйдә таләп
итүче формалистлар туып килә. Бу хәл
шигырьне җайсызлыкка, формализмга
өстери, моңа каршы яңадан көрәш
ачасы бар.
Безнең биредә Такташның бер генә
шигырен тикшереп үтүебез бер
яклылыктан саналмаска тиеш. Чөнки
шагыйрьнең бу әсәрендә кулланган төп
художество алымнары аның башка
күпчелек шигырь, поэмалары өчен дә
уртак сыйфат булып торалар. Такташ
нигездә шул алымнар белән эш итә.
Ләкин боларга тагын ике моментны
өстисе бар әле. Беренчедән: Такташ үз
әсәрләрендә һәрвакыт табигый, матур
рифмалар кулланып килә. Аларда
фигыль белән фигыль, исем белән
исем, исем белән фигыль, сыйфат
белән фигыль, сыйфат белән сыйфат һ.
б. сүзләр төрлечә килеп очрашалар.
Алар шигырьнең гомуми мәгънәсенә,
лирик агышына ятышлы булып то-
ралар, һәм Такташка кадәр берәү
тарафыннан да әйтелмәгән, шаблонга
әйләнмәгән булалар. Ул аларны икенче
шигырьләрендә кабатламый, шуның
өчен алар яңа булып, матур булып
яңгырыйлар иде. Икенчедән, Такташ
поэзиядә матурлык сөюче шагыйрь.
Ул, әсәрнең матур булуы өчен күп
эзләнә, күп көч куя. Гомумән, бүгенге
матурлык мәсьәләсе турында күп
уйлана ул. Ләкин ул коры матурлыкка
гына буйсынып «сәнгать — сәнгать
өчен» диюче эстет түгел. Ул —
мәгънәле матурлык эзләүче. Үзенең
мәгълүм декларация- ссндә үк Такташ:
«шигырьдә матур сүзләр уйнатудан
мәгънәгә күчү дәвере килде...» ди. Бу
юллар, шулай ук моннан соң язылган
мәкаләләрендә күтәргән фикерләре дә
анык «коры сәнгатьчелеккә», буржуаз
эстетлыкка каршы булуын ачык күр-
сәтәләр. Ләкин ул чын мәгънәсендәге
матурлыктан качмый. 1927 елда
язылган «Бүгенге матурлык» исемле
шигырендә, үз чорының матурлыгы
нәрсәдә икәнен билгеләргә тырышып:
Бүгенгенең данлы матурлыгын Безнең
йөрәк эзли давылдан...
ди Такташ. Бу сүзләр матурлык —
көрәштә дигән фикерне аңлаталар.
Ләкин боларда әле ачыклык, кон-
кретлык җитми. 1929 елда Такташ
алдында бу мәсьәлә тагын кузгала.
Аның «Җавап» исемле шигыре ва-
риантында мондый юллар бар:
Кешелек өчен булган һәр файдалы Хезмәт
матур булып санала, Җырын матур булса
гына, бүгенгенең Йөрәгендә урып алала.
Бу юллар инде Такташның матурлык
турындагы фикерләре ачык
конкретлашканлыгын, үзе өчен бил-
геле бер төскә кергәнен әйтеп торалар.
Такташ бу соңгы ике юл шигырен 1929
елда гына язса да, ул фикерләр аның
күңелендә бик күптәннән бирле яшәп
килгән булырга тиешләр. Чөнки ул үз
шигырьләрен бөтен иҗат гомере буена
мәгънәле матур итеп язып килә, һәм
шунын өчен аның әсәрләре безнең
күңелләрдә киң тамыр җәйгән. Ләкин
Такташ үз шигырьләрен матурлау өчен
әллә нинди башкатыргыч бизәкләр,
бөдрәләүләр, сикертмәле, авыр
әйләнешле җөмләләр эзләми, ул
халыкчан, матур, гади тел белән яза,
халык образларын киң куллана һәм,
һәрвакыт аларны йөрәк җылылыгы
белән, сөйкемле юмор белән сугарып
бара. Такташның теле һәркем өчен
аңлаешлы, вульгаризмнардан,
шивәчелектән, жаргоннан азат булган,
халыкчан, саф әдәби, бай тел. Такташ
поэзиясенең нәфислеген ачып бирә
торган нигез сәрмәяләр- нең берсе шул.
Такташның үзенә гепә хас булган
һәм бер замандашы тарафыннан да
күренмәгән поэтик осталыгы, анын
совет поэзиясендәге новаторлыгы
югарыда саналган менә шушы төп
сыйфатларында ачык чагыла, Ул
үзенең шушы зур осталыгын, зур
талантын бөтен тулылыгы белән эшкә
җигеп, чын күңелдән бирелеп, совет
халкының, хезмәт иясе татар халкының
уртак хисләрен, матур эшләрен җырлап
бирде, Ленин — Сталин партиясенең
бөек идеяләрен аның йөрәгенә
җиткерде. Халыкчан җырлары белән
һәм безнең бөек еллар белән бергә
Такташ үзе дә көннән-көн үсә барды.
Шуның өчен аны халык үз шагыйре
итеп таныды.
Билгеле, мондый киң тавышлы
шагыйрьнең татар совет поэзиясенә
йогынтысы да зур булды. Ул безнең
совет поэзиясенең нигезен салуда һәм
үстерүдә үзәк урынны алды. Такташ
үзенең поэтик мәктәбен тудырды.
Аңардан берничә ел соңрак яза
башлаган яшь шагыйрьләр, барысы да
диярлек, бу зур таланттан өйрәнеп,
аның йогынтысында үстеләр. Дөрес,
кайберәүләр бу өйрәнүне ту- рыдан-
туры Такташны кабатлау, сукыр
рәвештә аның артыннан бару дип
уйладылар булса кирәк, алар, Такташ
җырлаганны сыеклап, яңадан җырлый
башладылар һәм болар үсә алмыйча,
бер урында катып калдылар. Ләкин
күпчелек иптәшләр, Такташ
иҗатыннан үзләренчә файдаланып,
алга таба үстеләр һәм үзенчәлекле
яхшы шагыйрьләр булып танылдылар.
Хәзерге яшь шагыйрьләр арасында да
Такташ иҗаты үзенең җимешле
йогынтысын югалтмый. Байтак кына
яшьләр аның поэтик ялкыны белән
кабынып, әдәбиятка киләләр. Ләкин су-
кыр иярүчелектән, эпигонлыктан,
«Алсу»иы, «Мокамай»ны һ. б. ларны
яңадан кабатлап җырлаудан яшь
иптәшләр сакланырга тиешләр. Такташ
мотивларын кабатлауны түгел, алган
темаңны Такташча яңа итеп, матур
итеп, дулкынлы-көчле лирика белән
сугарып, яңа рифмалар, яңа образлар
табып, халыкча һәйбәт тел белән эшләп
чыгарга өйрәнергә кирәк. Такташтан
иҗади өйрәнү менә шул булачак.
Такташ үзенең зур талантын, ях-
шы новаторлыгын һәрвакыт баетып,
үстереп килде. Моның өчен ул, татар
әдәбиятын яхшы белү белән бергә, рус
совет әдәбиятындагы үз
замандашлары — Маяковский, Баг-
рицкий, Брюсов, Блок һәм башка совет
шагыйрьләренең иҗатлары белән дә
ныклап танышып барды. Кирәк
урыннарда ул алар иҗатында булган
яңалыклардан оста файдалана белде.
Ләкин бу файдалану — иярү түгел
иде! Мәсәлән, В. В. Маяковский 1930
ел башларында «Бөтен тавыштан»
исемле поэмасының кереш өлешен
яза. Анда шагыйрь, киләчәк
кешеләренә мөрәҗәгать итеп, үзенең
нинди шагыйрь булганлыгы турында
сөйли. Ә Такташка исә, бу әсәр безнең
заман кешеләре турында, алар эчен-
дәге каршылык, көрәш һәм туып килә
торган яңалыклар турында киләчәк
коммунизм кешеләренә хатлар язу
идеясен биргән дип уйлыйбыз. һәм
шуны да әйтергә кирәк, Такташ үз
бурычын киң, матур итеп аңлаган, һәм
ул Маяков- скийча бөтен йөрәктән
җырлады. Ул Маяковскийга тиң
шагыйрь булып җитеште, чөнки алар
икесе дә бер сафта торып, бер үк
максат белән иҗат иткән кешеләр!
Безнең чорыбызның гүзәл җырчысы,
бүген дә әле безнең арабызда бөтен
тавышы белән яшәүче трибун шагыйрь
Һади Такташ үзенең иҗат юлын әнә
шундый зур дулкынланулар, зур
хисләр белән үткән, онытылмас
әсәрләр биргән, сүрелмәс якты эзләр
калдырган, татар совет поэзиясенең
чын остасы булып танылган.
Безнең әсәрләребездә дә Такташ
кебек үк зур хисләр белән яну, тирән
дулкынлана белү, бай идеялелек,
яңалык, акыллы матурлык, чын
осталык үзәк урын алырга, безнең
хәзерге поэзия яңа күтәрелешкә
барырга тиеш!