Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР



БЮЛЛЕТЕНЬ АЛГАНДА
Бюллетеньне кулга алу белән Күрдем анда таңның балкышын, һәм ишеттем, даһи исеменә Миллионнарның көчле алкышын.
Бюллетеньне нурландырды шунда Без кабызган ГЭСпың утлары, Бу нурларда балкып торды кебек Шәһәр, совхоз, колхоз йортлары.
Бу вакытта минем якты хисләр Москвага килеп тоташты,
«Хуш килдең син, яшь сайлаучы», — диеп, Кулны кысты кебек юлбашчы;
Беренче кат тавыш бирдем бүген, Минем өчен нинди тантана!
Юлбашчыга тавыш бирү белән, Яшь йөрәгем минем шатлана!
РӘШИТ ГӘРӘЕВ

УҢЫШ БҮЛГӘНДӘ
Идарәгә бер карт килеп керде, Хисапчыга сәлам бирде дә:
— Әйтче, кызым, — диде, — күпме ашлык Тия безнең хезмәт көненә.
Хисапчы кыз аңа җавап бирә:
— Бик зур уңыш яулап алгансың, Димәк, быел уңыш хөрмәтенә
Ак нараттан бер йорт саласың.
Шәйхи абзый, нигә инде шулай, Серле генә карап көләсең?
— Мин бит беләм, кызым, яңа йортка Килеп булып синең киләсен.