Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗЫКА ОСТАСЫ

МУЗЫКА ОСТАСЫ

 

Яшь совет татар музыка культурасы күрелмәгән тизлек белән үсә һәм ныгый бара. Нәҗип Җиһанов бу өлкәнең иң алдынгы һәм талантлы вәкиле. Нәҗип Җиһанов 1911 елда, Нижне-Уральск шәһәрендә эшче семьясында туа. Ата-анасыннан яшь-лән ятим калып, балалык вакытларын Уральск, Смоленск һәм башка шәһәрләрнең балалар йортларында тәрбияләнеп уздыра. Нәҗип Җиһанов бала чагыннан ук музыкага мәхәббәт баглый. 1928 елда Казанга килгәч, музыкаль белем ала башлый. Аңа ул вакытта унҗиде яшь була. Казан музыка техникумының ул вакыттагы җитәкчесе, дирижер А. А. Литвинов, Нәҗип Җиһановның сәләтлелегенә соклана. Аны музыка укытучысы Н. А. Шевалина кул астында берникадәр хәзерләп, музыка училищесының, укытучы М. А. Пятницкая классына, фортепиано бүлегенә кабул итәләр.

Ул җитди һәм тырыш укый. Училищеда ВЛКСМ сафына керә һәм жәмәгать эшләрендә актив катнаша. Классик һәм совет музыкасын өйрәнү белән мавыга, әдәбият, поэзия белән якыннан таныша башлый, театраль һәм музыкаль сәнгатьнең алдынгы вәкилләре белән аралаша, профессиональ композиторлардан Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров һәм В. И. Виноградовларның иҗатларын ныклап өйрәнә. Нәкъ менә шул елларда Н. Җиһанов, үзенең беренче әсәрләрен (җырлар һәм фортепиано өчен пьесалар) иҗат итәргә керешә.

Композитор үз әсәрләрен бик озак вакытлар беркемгә дә күрсәтмичә яши. Бары тик укый башлавына өч ел тулгач кына, 1931 елда үз иптәшләренең, бигрәк тә, композитор А. Ключаревның рухландыруы аркасында гына, үзенең музыкаль белемен һәм сәләтен тулысынча композиторлык эшенә багышларга карар итә. Шуннан ул музыкаль белемен тагы да үстерү һәм югары белем алу теләгеннән чыгып, Москвага китә һәм Москва Дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесының композиторлык бүлегенә, проф. Г. И. Литинский классына укучы булып керә.
Нәҗип Җиһанов композиторлык мастерлыгын үзләштерү өчен зур һәм киеренке эшкә керешә. Аның яшьлек дәрте белән тудырылган күп кенә әсәрләре, өйрәнчек эшләр рамкасында гына калмыйлар. Мәсәлән, 1938 елны Татгосиздат тарафыннан бастырылып чыгарылган фортепиано өчен Сонатинасы татар совет музыкасында зур әһәмияткә ия булды һәм пианистларның репертуарыннан хәзер дә төшмичә башкарылып килә, шулай ук кайбер җырлары хәзердә дә үзенең художество кыйммәтен югалтмыйча җырчылар тарафыннан җырлануында дәвам итәләр.

Нәҗип Җиһанов музыка училищесын тәмамлау белән үк Москва Дәүләт консерваториясенең өченче классына кабул ителә.
Нәҗип Җиһановның уку елларында ук шундый иҗат уңышлары күрсәтүе, аның композиторлык мастерлыгын үзләштерүдә теоретик нигезләрне ныклап өйрәнүе, шулай ук Татарстан музыка дөньясыннан аерылмыйча иҗат итүе, теорияне практика белән нык бәйләп эшли алуы нәтиҗәсендә булды. Ул шундый интенсив хезмәте белән татар совет музыкасын үстерүгә дә зур булышлык күрсәтте.

Утызынчы еллар, күп милләтле совет музыкаль культурасының үсүе һәм алга китүендә аерым зур этап булып тора. ВКП(б) Үзәк Комитеты 1932 елның 23 апрелендә «әдәбият-художество оешмаларын үзгәртеп кору» турында махсус карар кабул итте. Бу тарихи карар, совет музыкаль культурасының үсешендә дә әһәмиятле урып тота.

Үзәк Комитетның бу тарихи карары, татар совет культурасының һәм сәнгатенең күтәрелешенә дә көчле этәргеч бирде.
Бу чорда татар музыкаль культурасын үстерү өчен квалификацияле профессиональ музыкаль кадрлар хәзерләү иң әһәмиятле мөһим бурыч булып килеп басты. Шушы максаттан чыгып, Татарстандагы музыка уку йортларын күбәйтү һәм торгызу эшләре башланды. Москва дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылды. Болар — партия һәм хөкүмәтебезнең бу проблеманы хәл итүдә күрсәткән иң мөһим чаралары иде.
Опера студиясе югары квалификацияле милли музыкаль кадрларны хәзерләүдә ныклы база булды һәм татар музыкаль культураны алга җибәрүдә чиксез зур роль уйнады.

Опера студиясендә укып чыккай музыкаль мастерлар, анда алган белем һәм культура өчен партиягә һәм хөкүмәткә чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.
Нәҗип Җиһанов та совет властена, илнең алдынгы музыка вузы булган Москва консерваториясенә, совет белгечләренә чын күңелдән рәхмәт белдереп: «Миңа совет власте югары белем алырга бөтен мөмкинлекләрне бирде. Минем укытучыларым Москва консерваториясетор үзенең профессиональ мастерлыгын үстерә барып, үзенең иҗади индивидуальлеген күрсәтә башлый.

Профессиональ мастерлыкны үстерү өстендә армый-талмый хезмәт итүе нәтиҗәсендә, яшь композитор үзенец иҗади үзенчәлеген күрсәтүгә бик тиз ирешә. Ул бу вакытларда музыкаль жанрларның һәркайсында да үзен сынап карын. Консерваториядә булган елларында ул. бик күп кечкенә инструменталь һәм вокаль пьесалар иҗат итә. Аларның фортепиано өчен язылган «Кереш» («Прелюдия»), А. С. Пушкин шигырьләренә язылган «Ике карга» һәм «Тоткын» дигән романслары аеруча танылдылар. Бу романсларга Пушкинның һәлак булуына 100 ел тулу уңае белән консерватория тарафыннан үткәрелгән конкурста беренче премия бирелде.

Бу кечкенә инструменталь һәм вокаль пьесалардан сон, композитор эре әсәрләр, кыллы оркестр өчен квартет һәм симфония язды. Аның беренче татар симфониясе татар музыкасында симфония әсәрләренең иң зурлары һәм беренчеләре булдылар. 1937 елда Татар дәүләт филармониясе Н. Җиһановның беренче симфониясен башкару белән ачылды.
Композиторның ул елларда иҗат иткән әсәрләре бер үк дәрәҗәдә эшләнмәгәннәр. Аларның күбесе төгәлләнеп тә җитмәгәннәр иде әле. Ләкин нәкъ менә шул әсәрләрдә компо-зиторның көчле яклары, аның иҗатындагы омтылышы ачык күренде. Н. Җиһанов иҗатында әсәрләрнең киң планлы булуы, художество фикеренең тирәнлеге, музыкаль формаларның җәенкелеге, шулай ук, көйдә милли колоритны саклау иң характерлы як булып тора. Композитор үз әсәрләрен татар халкының җыр сәнгатеннән читкә китмичә, шул нигезгә нык таянган хәлдә иҗат итә.

Композиторның шул омтылышлары, төрлечә иҗат тәҗрибәләре аны зур уңышларга китерде. Бу эзләнүләр аны музыкаль сәнгатьнең иң катлаулы, синтетик күренеше булган опера иҗат итүгә кадәр үстерде. И. Җиһанов 1938 елда, консерваторияне тәмамлауда диплом эше итеп «Качкын» операсын язды.

Партия һәм хөкүмәтнең өзлексез кайгыртучанлыгы, югары профессиональ мастерлыкны үзләштерүдә яшь татар музыка көчләренең үз тырышлыклары нәтиҗәсендә, бик кыска гына вакыт эчендә Татарстан өчен композиторлар, дирижерлар, җырчылардан торган музыкаль сәнгать эшлеклеләренең шактый зур отряды хәзерләнде.

Утызынчы елларның иң әһәмиятле казаньнпларыннан берсе итеп. Татар дәүләт опера һәм балет театры оештырылуын һәм беренче татарча операларның сәхнәгә куелу фактларын күрсәтергә кирәк. 1939 ел 17 июньдә Татарстанда опера театры ачылу татар халкы өчен зур бәйрәм иде.
Татар опера театры Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы) постановкасы белән ачылды. Бу беренче татар милли операсы иде.

«Качкын» операсында, татар крепостной крестьяннарының Пугачёв җитәкчелегендәге кузгалышы ачык сурәтләнә. Татар крепостной крестьяннарының Пугачёв кузгалышына кушылулары, крепостной качкын Булат җитәкчелегендә, аларның патшага, алпавытларга каршы көрәшләре, операда зур драматик көч белән күрсәтелгән. Операның драматик һәм масса күренешләрендә, халыкның буйсынмас көче, изүчеләргә каршы ныклы көрәше гәүдәләндерелә. Бу күренешләр операга көчле идея омтылышы һәм тарихи вакыйгаларны киң масштабта күрсәтергә мөмкинлек бирә. Операда социаль конфликтларның үткенлеге, бер яктан, халык вәкиле Булат һәм аның сөйгәне Рәйхана, шулай ук, халык акылын, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыручы Кирәмәт образлары аша, икенче яктан, алпавыт хатыны Бикәнең һәм управляющий Аблайиың рәхимсезлскләре аркылы ачын салына. Бу музыкаль-драматик образлар бер-берсенә каршы куелганнар һәм көчле көрәшләр аша бирелгәннәр.

Андрей образын музыкаль сурәтләүдәге тоныклык, аның бире- лешендәге берникадәр схематизм, шулай ук, Бикә образын артык типикалаштыру, речитативлар өлешендә җитәрлек ачык интонацияләр булмау һәм башка кимчелекләр булуга да карамастан, бу опера яшь композиторның иҗади уңышы дип танылды. Нәҗип Җиһанов бу әсәре белән, үзенең профессиональ композитор мастерлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәнлеген, бик үзенчәлекле художник булып җитешүен күрсәтте. Шулай ук аның иҗади йөзе, әсәрләрен реалистик юнәлештә язуы да ачык күренде. Аның зур идея-художество мәсьәләләрең дөрес чишә алуы, халык музыкасының рухына, характерына тирәнтен төшенеп, бөек рус халкы классик музыкасының прогрессив традицияләре нигезендә, милли формаларны дөрес үстерә алуын, рус совет музыкасы казанышлары югарылыгында шул формаларны дөрес куллана белүен дә күрсәтте. Шуна күрә дә «Качкын» операсы, Нәҗип Җиһановның үз иҗат уңышы гына булмыйча, татар совет музыка тарихында да үсеш этабы булып тора. Бу опера хәзерге көндә дә үзенең художество кыйммәтен югалтмаган әсәр булып санала.

Нәҗип Җиһанов «Качкын» операсыннан соң, Татар дәүләт опера һәм балет театры әчеп милли репертуар тудыруын дәвам итә. 1939— 1945 елларда, кыска гына вакыт эчендә аның тарафыннан биш опера һәм ике балет языла.

Н. Җиһановның икенче операсы «Ирек» (3. Сафин либреттосы) Бөек Октябрь социалистик революциясендә татар халкының катнашып чагылдыра.
1941 елда ул үзенең өченче операсы «Алтынчәч»не яза. Бу операда татар халкының (Идел буе болгарларының) ханнарга каршы героик көрәше күрсәтелә.

Татар халык әкиятләренә һәм көйләренә нигезләнеп язылган бу опера ирек сөюче Алтынчәч һәм халык җитәкчесе Җик Мәргән образлары аша, халык батырлыгы җырлана.

Композитор монументаль идеяләрне татар музыкаль сәнгатенең төп нигезләрен саклаган хәлдә, рус классикларының опера драматургиясендәге иҗади принципларын да дөрес куллана. Операны симфоиия- ләштерүне, образларга музыкаль характеристика бирүне, арияләр, речитативлар, ансамбль һәм хор сценаларын табигый рәвештә чиратлаштырып җанландыра. Тугзак ана. Алтынчәч, Җик Мәргән образлары героик характерлары белән ачылганнар. Бу музыкаль характеристикада халык музыкасының, поэзиясенең алымнары белән бергә рус классик операсы традицияләре, Римский-Корсаков алымнары чагыла. Бу образларны җанландыруда композитор бик ачык буяулар тапкан. Музыкада халык җыры интонацияләре ачык гармонияле оркестрлаштыру колориты белән органик кушылып биреләләр. Бу исә Н. Җиһановның иҗат методындагы реалистик юнәлешне күрсәтә.

«Алтынчәч» операсы татар музыкаль-театраль сәнгатенең зур казанышы. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 ел 10 февральдә В. Мураделинең «Бөек дуслык» операсы турындагы карарыннан соң, 1948 елның апрелендә Н. Җиһановка «Алтынчәч» операсы өчен Сталин премиясе бирелде. Бу зур вакыйга Н. Җиһановның югары идея һәм реалистик принципларны, халыкчанлыкны үз әсәрләренең нигезенә салуын раслыйлар.
Бөек Ватаи сугышы барган авыр елларда да Н. Җиһанов иҗат эшен туктатмады. Киресенчә, ул совет халкының патриотик хисләрен, батырлыгын күрсәтү юлында эшләде. 1942 елда Опера театры аның «Илдар» исемле операсын куйды. Моның эчтәлеге татар сугышчыларының батырлыгын, тылдагы совет ке-шеләренең фидакарь хезмәтләрен чагылдыруга нигезләнгән иде. 1944 елда язылган «Түләк» операсында да композитор халыкның патриотлыгын легендарь-тарихи сюжет аша гәүдәләндерергә теләде.
Болардан тыш Н. Җиһанов сугыш елларында башка әсәрләр дә иҗат итте. Мәсәлән, «Зөһрә» балеты, халык арасына киң таралган «Партизанка», «Сугышчы каберендә» (Г. Кутуй сүзләре) һ. б. җырларны күрсәтергә мөмкин.
Сугыштан соңгы елларда И. Җи-һанов эре әсәрләр язды. Ватан сугышы темасына «Шагыйрь» (Әхмәт Фәйзи либреттосы) операсын да язган иде. Ләкин либреттоның совет чынбарлыгын бозып күрсәтүе аркасында, композиторның бу әсәре җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмәде.
Н. Җиһановның «Кырлай» исемле симфоник поэмасы татар халык ша-гыйре Г. Тукайның тууына алтмыш ел тулуга багышлап язылды. Бу поэмада кешелекнең кара көчләрне җиңүе — гуманистик идея чагылдырыла.
Бөек Ватан сугышының җиңү белән төгәлләнүе музыка өлкәсенә дә яңа бурычлар китереп куйды. Әдәбият-сәнгатьнең идея-тәрбия эшләрендә ролен күтәрү, реакцион-бур- жуаз идеология йогынтысыннан аны арындыру өчен партия конкрет юллар сызды.

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 ел 10 февралендәге В. Мураделинең «Бөек дуслык» операсы турындагы карарында халыкча булмаган, формалистик карашларның совет идеологиясе өчен зарарлы икәнлеге ачык күрсәтелде һәм совет музыка сәнгатенең нинди юлдан барырга тиешлеге әйтелде.

Үзәк Комитетның бу карары Татарстан композиторларының иҗади эшләрендә зур борылыш тудырды. Алар соңгы елларда күп төрле һәм зур әсәрләр иҗат иттеләр. Нәҗип Җиһанов та үзенең иҗат активлыгын көчәйтте.
Композиторның шушы тарихи карарга беренче җавабы буларак, аның татар халкы темаларына, симфоник окрестр өчен Сюитасы язылды.

Бу әсәрдә халык көйләре нигез булып торалар: I кисәктә лирик көй «Рәйхан», II кисәктә «Кара урман», III кисәктә шаян көй «Колаксыз Зариф», IV кисәктә хәзерге дәртле көйләрдән «Уфа-Чиләбе» һәм лирик көй «Арча» файдаланылган. Сюитаның музыкасы ачык лиризм һәм шатлык белән сугарылган. Сюитаның музыкаль теле гади һәм реаль. Шуңа күрә халык бу Сюитаны бик яратып каршы алды, тыңлаучылар тарафыннан килә торган хатларда аңа искиткеч югары бәя бирелә. Н. Җиһановка бу Сюитасы өчен 1950 елда Сталин премиясе бирелде.

Бөек юлбашчыбызның 70 еллык юбилее уңае белән Н. Җиһанов тарафыннан язылган «Сталинга сәлам!» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) җыры да халык тарафыннан бик сөелеп каршы алына һәм бик тиз популярлашып китә. Нәҗип Җиһановның соңгы елларда язылган (Г. Бәширов романы буенча, Әхмәт Исхак либреттосы) «Намус» операсы, татар музыка сәнгате өлкәсендәге зур уңышларның берсе.

Г. Бәшировның халык тарафыннан сөелеп укыла торган популяр романы «Намус» операның авторлары өчен бик яхшы материал булды. Романда колхозчыларның Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре зур осталык белән күрсәтелә. Фронт белән тылның бердәмлеге дошманны тар-мар итүгә, бөек җиңүгә китерә. Героик совет халкының фронтта һәм тылда зур җиңүләргә ирешүләрен күрсәткән темада совет художниклары әдә-биятта, сәнгатьтә киң чагылдырылды. Бу актуаль теманы операда ачып салу мәсьәләсендә Н. Җиһанов белән Ә. Исхак зур көч куйдылар. «Намус» операсы шуның уңышлы нәтиҗәсе булып тора.
Әдәби сюжетны опера либреттосына сыйдыру бик авыр мәсьәләләрнең берсе. Әдәби образларны опера жанрының специфик якларына туры китереп файдалану, күбесенчә композитор һәм либреттистларны, аерым яңа идея концепцияләренә килергә мәҗбүр итә. «Намус» операсының авторлары да бу юлда тирән иҗади эш алып бардылар. Музыка аша гәүдәләндерергә мөмкин булмаган урыннарны төшереп калдырдылар, шулай ук опера либреттосы өчен кирәк булган детальләр, элементларны үзләреннән өстәделәр.
Авторлар операның төп герое булган Нәфисә образын бик җанлы, рухи кичерешләре һәм хезмәт энтузиазмы ташып торган патриотка төсендә бирүгә ирешкәннәр. Ул тормыштагыча реаль һәм дөрес харак-терланган. «Чулпан» колхозы белән социалистик ярыш алып баручы рус колхозы «Интернационал» бригадиры Наташа образы да бик колоритлы итеп бирелгән. Авторлар аны гәүдәләндерүдә дә бик ачык буяулар тапканнар. Шушы ике образ аша сталинчыл халык дуслыгы операда бик ачык сурәтләнә.
Авторлар хор-масса күренешләрен дә уңышлы тудырганнар. Драматик кульминацияләр бик көчле, халык бәйрәмнәрендәге шатлык һәм финалдагы патриотик пафос та бик күтәренке бирелгән.

Операдагы башка персонажлардан, колхоз председателе Тимри, аның хатыны Хәдичә, колхозның электәге председателе Сәйфи һәм колхозчы хатын Әпипәләр дә бик үзенчәлекле характерлар аша иҗат ителгәннәр.
Н. Җиһанов иҗатында классик опера традицияләрен, ирекле декламацион речитативта, халык җырлары белән бергә бәйләп, бик табигый рәвештә бирә белү көче зур, ул хор-ансамбль күренешләрен аерым сололар белән бик оста аралаштыра белә.

Операның ачык мелодияле һәм киң җырларга бай булуы да бик уңышлы. Чөнки композитор халык көйләренә бик якын торып эш иткән һәм шуның өстәвенә операга хәзерге халык мелосын керткән.

Композиторлар операга хәзерге халык көйләреннән «Көчлеләр җыры», русча «Сталинград турында»гы җырларны файдаланып кына калмый, операның интонацион мелодия төзелешенә дә хәзерге җырларның төсен өсти. Шушылар нәтиҗәсендә Н. Җиһановның музыкаль теле бик яңа булып яңгырый. Бигрәк тә II һәм IV күренешләрнең финаллары төрле буяуларда эмоциональ көч белән матур очлана.

Шушылар нигезендә композитор реалистик музыка сәнгатенең биеклекләренә таба туктаусыз юл тота.

Ләкин «Намус» операсында хикәя итү, сөйләп бирү шикелле йомшак яклар да юк түгел, шуның аркасында сюжет үсеше сүлпәнләнә, хәрәкәт тоткарлана. Бу әле операның драматургии копиейдиясе тиешенчә ачыкланып җитмәвен күрсәтә. Ләкин төп җитешсезлекиең иң мөһим ягы анда гына түгел. Операда югары уңыш алу өчен барган көрәш тиешенчә ачылмый. Чөнки романның эчтәлегендә иң төп урынны тоткан корылык белән көрәш мәсьәләсе операда күрсәтелми. Бу хәл операның идея эчтәлеген йомшарта. Беренче планга Нәфисәнең лкрика-пспхологик кичерешләре килеп баса. Дөрес, бу да бик әһәмиятле һәм кирәкле күренеш, ләкин халыкның хезмәте һәм энтузиазмын күрсәтү тагын да әһәмиятлерәк. Операдагы төп конфликтны исерек Сәйфи һәм тотнаксыз Әпипәләрнең каршылыкларына кору да уңышлы түгел. Боларга колхоз парторгы Хәйдәр образының бирелешендәге төссезлекне дә өстәргә туры килә. Райком секретаре Мансуров образы да бик тонык бирелгән. Ул I һәм V картинада гына күренеп китә. Шушылар нәтиҗәсендә операның төп темасы халыкның хезмәттә күрсәткән уңышлары тиешле эпик колач ала алмаган.

Һич шик юк, авторлар ирешелгәи уңышларында гына тукталып калмаслар. Бу кирәкле һәм кыйммәтле опера өстендә тиешле югарылыкка менгергәнче эшләрләр.

Нәҗип Җиһанов үзенең иҗат эшен, җәмәгать эше белән бергә бәйләп үстерә баручы совет эшлеклесе. 1939 елны Татарстанда совет композиторлары Союзы оешмасы төзелү белән үк, II. Җиһанов аның председателе булып сайлана.

Бөтенсоюз композиторлар съездында СССР композиторлар Союзы правлениссенә член булып сайлана. 1945 елда Казан дәүләт консерваториясен оештыру эшендә актив катнаша һәм аның директоры итен билгеләнә. Н. Җиһанов консерваториядә җитәкчелек эше белән бергә педагогик эш тә башкара, инструментовка буенча махсус класс алып бара.
Совет халкының турылыклы улы, Ленин — Сталин партиясенә һәм аның бөек эшенә бирелгән II. Җиһанов, 1947 елның 10 февралендә РСФСР Верховный Советына депутат булып сайлана. Татар халкы үзенең сөекле композиторына якадан да зур ышаныч белдерде. Аны Казан шәһәр Советына һәм 1951 елның 18 февралендә Россия Федерациясенең Верховный Советына депутат итеп сайлады.

Нәҗип Җиһановның совет социалистик музыка культурасын күтәрүдәге хезмәтләре бик зур һәм ул халык тарафыннан зур бәя алды. Советлар хөкүмәте аны Ленин ордены һәм «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде, аңа шулай ук РСФСР ның һәм ТАССР иын атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Большевиклар партиясенең һәм Советлар хөкүмәтенең туктаусыз кайгыртулары аркасында, тик безнең социалистик Ватанда гына халык талантлары үз иҗатларының, чәчәк атуына ирешәләр.

Балалар йортында тәрбияләнгән, хәзер РСФСР Верховный Советы депутаты, атказанган сәнгать эш-леклесе, ике мәртәбә Сталин премиясе белән бүләкләнүгә ирешкән композитор Нәҗип Җиһановның тормыш һәм иҗат юлы — ул мактаулы юл. Н. Җиһанов совет кешеләренең рухи байлыкларын, соклангыч совет чынбарлыгын чагылдыра торган яңадан-яңа әсәрләр тудыру өстендә барлык көчен куяр, дип ышанабыз. Чөнки халыкның ышанычына, ихтирамына җавап итеп, шул героик халыкның сорауларын канәгатьләндерерлек, бөек коммунизм чорына лаеклы әсәрләр тудырудан да мактаулы эш юк.
ГИРШМАН