Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ МАЯГЫ

САФА САБИРОВ

КОММУНИЗМ МАЯГЫ

I

Иделнең сул ягында түбәсе нарат урманы белән капланган Текә тау бар. Шул тау өстеннән караганда каршыдагы киң үзәнлек, уч төбендәге кебек, ачык күренә. Алгы планда, тау буеннан гына, шактый зур сулы ермак үтә. Ермакның аргы ягында озын утрау җәелеп ята. Андагы урманда агачлар, алтын йөгерткәндәй, саргайганнар. Алар арасында сирәк-мирәк күзгә чалынган чыршылар гына, табигать законнарына буйсынырга теләмәгәндәй, яшәреп торалар. Аларны күреп, ирексездән, шагыйрьнең бала чакга ук күңелгә сеңеп калган: «Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар», дигән сүзләрен хәтерлисең.

Утраудан да арырак илебезнең бөек елгасы чал Идел киң җәелеп һәм салмак кына тирбәлеп ага. Безнең халык еш кына үзенең сөекле Иделен: «безнең олы урамыбыз» дип атап йөртә, һәм ул чынлап та шулай. Идел буенда бөек Россия Федерациясе берләштергән 10 зур өлкә, автономияле 3 республика урнашкан. Халкыбызның тарихында онытылмаслык эз калдырган зур вакыйгаларның күбесе Идел буенда булган.

Ватаныбызның халык хуҗалыгында да Идел гаять зур урын тота. Ул бер-береннән еракта торган Каспий, Балтик, Ак диңгезләрне, промышленность үзәкләрен һәм чимал чыганакларын тоташтыручы куәтле магистраль булып хезмәт итә. Быел, Волга — Дон каналы төзелеп беткәч, аның бу әһәмияте тагын да артачак, Идел пароходлары Дон елгасына, Азов һәм Кара дин- гезгә кадәр барып җитәчәк.

Идел болай да зур шәһәрнең олы урамына бик ошаган. Анда һәрвакыт хәрәкәт кайный. Нефть, керосин, бензин тулы танкерлар, тоз, төзү материаллары төягән кәрваннар, промышленность товарлары ташучы куәтле теплоходлар, аккош кебек, мәһабәт пассажир пароходлары, урамнардай киң саллар, су трам-вайлары, вак баркаслар, җилкәнен күтәргән көймәләр бер-бер артлы үтеп торалар.

Идел үзенең табигый байлыгы, матурлыгы белән дә дан тота. Аны кайчан гына күрсәң дә сокланып туя алмыйсың. Язгы ташу вакытында, ярларыннан тулып чыгып, тугайларга киң җәелгәндә дә, жәй көннәрендә бөдрә таллар, зифа буйлы камышлар белән бизәлгән ярлар арасында, кояш нурларына балкып, салмак кына акканда да, көзге җилләрдә чайкалып, диңгездәй дулкынланганда да — Идел һаман күңелне үзенә җәлеп итә, үзенә генә хас булган олылыгы, матурлыгы белән сокландыра. Мондагы кебек күз күреме җитмәс киң болыннар, төрле кошлар сайравына мең тавыштан гөрләп торган әрәмәләр башка беркайда да юктыр кебек тоела.
һәм иң арткы планда, Иделнен аргы ягында, киртләч-киртләч булып күтәрелгән һәм зәңгәрсу рәшә белән капланган Жигули таулары күренә. Бу таулар Идел буенда нц ямьле һәм мәһабәт урыннар. Алар су читеннән үк текә булып күтәрелгәннәр һәм итәкләреннән түбәләренә кадәр куе урман яки, яшел келәм кебек мүк белән капланганнар. Тик кайбер урыннарда шәрә сыртлар гына, елганы кысрыкларга теләгәндәй, тезмә таулардан аерылып сузылганнар, әмма суның «ашавына» каршы тора алмыйча, текә таш кыя булып әверелгәннәр. Шундый текә кыяларның берсенә даһи Сталинның мәһабәт портреты уеп ясалган.

Моннан күп еллар элек, безнең илдә патша һәм боярлар хөкем сөргән заманда, каты җәберләүләргә түзеп тора алмаган ярлы кешеләр, туган-үскән җирләрен ташлап китеп, Жигули таулары арасында, урманнарда бик күп булып җыелганнар, монда үзләренә иркенлек тапканнар. Патшаларның тәхетләрен какшаткан, боярларның котларын очырган көчләр еш кына шушында тупланган, дәһшәтле баш күтәрүләр шушыннан башланып киткән. Бу тирәләрдә Степан Разин да, Себерме буйсындыручы Ермак та, «крестьян патшасы» Емельян Пугачёв та, Дон казакларының җитәкчесе Булавин да булганнар. Мондагы биек таулар, таш кыялар, кайбер шәһәрләр һәм авыллар хәзер дә аларның исемнәре белән аталып йөртеләләр.
Бу таулар турында әүвәл-әүвәлдән сөйләнеп килгән бер кызык әкиятне хәзер дә ишетергә мөмкин.

...Жигули таулары астында бик бай хәзинә: исәбенә-хисабына чыгып Житә алмаслык күп алтын, көмеш, кыйммәтле ташлар бар, имеш... Ләкин аны табу һич тә мөмкин түгел. Ул хәзинә тау эчендә. Аны авыр ташлар, кара урманнар, кеше ерып йөри алмаслык куе мүкләр каплаган. Тик бервакыт Идел өстендә «күк кабагы» ачылыр, шул чакта ул хәзинә табылачак, бөтен халыкны бәхетле итәргә җитәчәк, имеш...

Тик совет кешеләре «күк кабагы» ачылганны көтеп тормадылар. Элек бунтарь йөрәкләргә сыену урыны булып хезмәт иткән һәм байлыгын яшереп торган таулар астындагы хәзинәне — халык телендә «кара алтын» дип атап йөртелгән нефть байлыгын алар үзләре эзләп таптылар, аны тирән җир куеныннан чыгара һәм эшкәртә башладылар.

Анда гына түгел, «Икенче Баку» дин исемләнгән районнарда да ни-кадәр яңа төзелеш бара, яңа шәһәрчекләр, яңа промыселлар үсеп чыга. Әнә өч яклап биек таулар белән чорнап алынган матур үзәнлектә әле исеме халыкка таралып өлгермәгән яңа шәһәрчек күтәрелеп килә. Юлыгыз туры килгәндә, рәхим итеп тукталыгыз, шәһәрчек белән танышып чыгыгыз. Башка җирләрдәге кебек үк монда да нефтьчеләрнең батыр бердәм семьялары яши. Нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте белән «Икенче Баку» сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкта куәтле бер промышленность үзәге булып әверелде.
Шундый яшь булуларына карамастан, бу промыселлар нефть чыгару буенча Советлар Союзында өченче урында торалар, сугыштан соңгы бишьеллык планны 1948 елда ук тәмамладылар һәм үзләренең алдынгы нефтьчеләре белән бөтен илдә дан тоталар. Монда эшләүче бораулау мастеры В. А. Раков. Советлар Союзында беренче буларак, девон нефтен эзләп тапты. Аның дусы Абдулла Сабирҗановка җирне бораулауда прогрессив нормалар кулланган һәм зур уңышларга ирешкән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде...

Инде Иделгә кайтыйк. Хәзер анда тагын да зур эш — коммунизмның бөек корылмаларыннан берсе булган гигант гидроэлектростанция төзелә башлады. Әнә плотинаның нигезен саласы урында геологлар Идел төбендә һәм утрауда җир катлауларын өйрәнәләр. Йөзләрчә бораулау вышкалары белән утрау чуарлана. Тау итәкләре һәм яр буйлары үзләре бер нефть чыгару районы кебек булып күренәләр. Тау битендәге механика заводында механизмнарны монтажлыйлар. Яр өстендәге тигезлектә агач эшкәртү комбинаты, башка цехлар, автотранспорт һәм төрле механизмнар өчен гаражлар төзиләр. Борылыш артында күптән түгел генә төзелгән портта пароходлар, баржалар алып килгән төрле механизмнарны, төзү материалларын бушаталар. Иделнең ике ягында да йөзәр километрга сузылган тимер һәм шоссе юллары салына. Нарат урманы эчендәге матур аланда яңа шәһәр төзелә. Күз күреме җитмәслек киң мәйданда көндез дә, төнлә белән дә кызу эш кайный.

Бораулау мастеры Рашат Саттаров беләм мин әнә шул Текә тау өстендә очраштым. Иртән эшкә барганда, ул да шунда беразга тукталып, Идел буена, төзелеш мәйданына сокланып карап торырга ярата икән.

Озын буйлы, таза гәүдәле һәм ачык йөзле бу егет сөйләшә торгач, минем якташым булып чыкты. Моңарчы ул Баулыда нефть разведкасында эшләгән. Рашат җитәкчелек иткән бригада бик дус, бик оешкан коллектив булган, үзенен сугыштан соңгы бишьеллык планын 1949 елның көзендә үк тәмамлап чыккан. Куйбышев гидростанциясен төзү турындагы тарихи карар кабул ителгәч тә, Рашат үзе теләп бөек төзелештә катнашырга килгән.
Башта кайберәүләр аны Баулыдан җибәрергә теләмәгәннәр:

— Яхшы эшләүчеләр безнең үзе-безгә дә бик кирәк,— дип калырга кинәш биргәннәр.

Ләкин партия оешмасы да, ком-сомол оешмасы да Рашатның теләген яхшы дип тапканнар, аңа әйбәт характеристика биргәннәр. Бергә эшләгән иптәшләре аңа:

— Рашат, зур эшкә барасың, кара аны, сынатма! — дип озатып кал-ганнар.

Гидроузелга килгәч, аны геология разведкасына җибәргәннәр. Разведка начальнигы Федор Максимович Кизилов башта Рашатка артык кырыс холыклы кеше кебек күренгән. Әмма документларга күз йөртеп чыкканнан соң, начальник кинәт үзгәреп:

— Менә шундый егет кирәк иде безгә, — дип елмая һәм Саттаровны күптән түгел генә төрле өлкәләрдән килгән комсомолецлардан, яшьләрдән торган разведчиклар бригадасына җитәкче итеп билгели.

Бригада белән танышкач, башта Саттаров бераз аптырап кала: «Бигрәк тә яшьләр инде. Җитмәсә, дүртесе кызлар тагын. Көчебез җитәрме икән?» — дип борчыла һәм бригада членнарын кисәтеп куя:

— Иптәшләр, разведка җиңел эш түгел. Ул күп төрле кыенлыклар белән бәйләнгән һәм зур түземлелек таләп итә. Җилдә дә, яңгыр астында да, салкында да эшләргә туры киләчәк. Теләгән кешегә төзелештә җиңелрәк эш тә табарга мөмкин. Ул хакта разведка начальнигы белән мин үзем сөйләшә алам.

Юк, берсе дә чигенергә уйламый, берсе дә аның бу ярдәменнән фай-даланырга теләми. Ә кызларның берсе алгарак чыгып, кинәт нәрсәгәдер ачуланган тавыш белән:

— Яхшы киңәшең өчен зур рәхмәт сиңа, иптәш мастер, — диде һәм маңгаена төшеп торган чәч бөртекләрен кызыл бсреткасы астына кыстырып куйды. — Тик син безне эшнең авырлыгы белән юкка гына куркытасың. Без монда беребез дә җиңел эш эзләп килмәдек... Әнә башка бригадалар базадан вышка частьлары, инструментлар цлалар инде. Безгә дә вакыт...

Бу кыз — бригаданың технигы Наташа Самойлова иде. Нечкәрәк гәүдәле, көлгән саен бит урталары чокырланып торган һәм шаян күңелле Наташа беренче тапкыр очрашканда, Саттаровка бигрәк тә ошамаган иде. Ә хәзер аның бу сүзләрен ишеткәч, Рашат ирексездән: «Кара син аны!.. Иреннәрен кызылга буяп, кунакка килгән кебек кенә күренсә дә, үзе эштә җитез булырга ошаган»,— дип кәефле елмайды.

Иртәгесен бригадалар разведкага киттеләр. Беренче тапкыр алар белән бергә Идел буена разведка начальнигы Федор Максимович Кизилов үзе чыкты, геологларны төзелеш мәйданы белән таныштырды, алар алдында торган бурычларны аңлатты.

— Коммунизмның бөек гигантларыннан берсе — Куйбышев гидроэлектростанциясе менә шушында төзеләчәк, — дип сөйли ул, яр өстен-нән үзәнлеккә күрсәтеп. — Ә без, геологлар, плотинаның нигезен саласы урында җир асты катлауларын җентекләп өйрәнергә тиеш. Шунсыз плотинаны төзи башларга мөмкин түгел.

Федор Максимович шулай сөйли-сөйли яр буйлап бара һәм бригадаларны аерым участокларга билгели. Текә тау өстендәге биек багана янына җиткәч, ул тагын тукталып кала һәм Иделнең аргы ягына карап:

— Әнә теге биек тау башындагы күзәтү вышкасын күрәсезме? — дип әйтә.

— Шул вышка белән безнең яндагы менә бу багана арасындагы туры сызык — безнең үзәк створ. Бу створда разведка алып бару аеруча җаваплы һәм, турысын әйтергә кирәк, бик авыр эш. Чөнки створ сызыгы утрауда күлләр, сазлыклар аша үтә.

Федор Максимович сүзеннән туктый да: «Бу җаваплы участокка кемне билгеләргә икән?» — дигәндәй мастерларга күз йөртеп чыга. Әмма ул берәүгә дә әйтергә өлгерми, Саттаров алга атлап:

— Иптәш начальник, үзәк створны безгә бирегез? — дип үтенә.
Алдан сүз куешкан кебек, Наташа да, бригаданың башка членнары да бертавыштан:

— Үзәк створга безне беркетегез...

Разведка начальнигы аларның үтенечен кире какмый:

— Мин каршы түгел, әйдә, сезнеңчә булсын. Болай бердәм күренәсез, булдыра алырсыз,—дип әйтә дә, башка бригадалар белән кузгалып китәр алдыннан тагын өстәп куя:

— Алайса, сез шунда калыгыз, вышка частьларын утрауга алып чыгыгыз. Разведканы шунда, утрауда башларсыз.

Бригада кичә генә оештырылган булса да Саттаров кайберәүләр белән танышып алган була инде. Өлкән эшче Фомичевның бигрәк тырыш һәм эшлекле егет икәне кичә вышка частьларын кабул иткәндә үк аның күзенә ташлана. Башкаларның аннан калышмаска тырышып эшләүләрен күреп, Саттаров ярдәмчесенең уңган егет булуына сөенә. Менә бүген паромга төялеп, утрауга чыккач та, ул йөкләрне яр буена бушатуны Фомичевка ышанып калдыра, ә үзе беренче вышканы утыртасы урынны карарга алдан китә.

Федор Максимович створның разведка алып бару өчен җайсыз икәнен алдан ук әйтеп куйган иде. Ә асылда участок Саттаров көткәннән дә җайсызрак булып чыга. Аның белән танышканнан соң барлык вышкаларны да күл эчендә күтәрергә кирәклеге беленә. Куе әрәмәлек белән капланган һәм төбе баткак булганга, күлгә көймә белән дә, җәяүләп тә керү мөмкин түгел.
Рашат аптырап кала. Ни эшләргә белмичә, күл тирәсендә йөреп чыга һәм көтмәгәндә аның күзе күл читеннән еракта булмаган Идел ярына төшә: «Әгәр канау казып, күлнең суын Иделгә агызсак, ничек булыр икән?» — дигән фикер аның башында туа.

Һәм шунда ук Саттаров тал чыбыкка абына-сөртенә адымлап, күл читеннән яр буена кадәр булган араны үлчәргә керешә. Ул арада бригада членнары да килеп җитәләр. Алар бар да шат һәм әрәмәне яңгыратып җырлыйлар, көләләр. Саттаров күлне күрсәтеп:

— Менә без шушында эшләргә тиеш, — дип әйткәч кенә алар тынып калалар, уен-көлке, өреп сүндергәндәй, юк була. Бригада членнарына күз йөртеп чыкканнан соң, мастер сүзен дәвам итә:

— Иптәшләр, минемчә безнең алда бер генә юл бар. Күлнең менә бучите Иделдән йөз адым чамасы еракта тора. Мин адымлап чыктым, шуннан артык түгел. Әгәр дә шунда канау казысак, күлнең суы Иделгә агып бетәчәк. Авыр һәм артык эш булса да, разведканы шуннан башларга туры килер.
Әле генә күңелсезләнеп калган разведчиклар тагын шаяра-көлә башлыйлар. Наташа Самойлова башкаларга әйткән булса да, Сатта- ровның үзенә дә ишетелерлек итеп:

— Мастерны әйтәм, кичә эшнең авыр булачагы турында сөйләгәндә кызганыч күренгән иде, булдыклы егет икән. Башы җиткән бит, әнә нинди км тапкан. Молодец! —дип көлә.

Шул ук көнне, төшке ялдан соц, бригада балталар, көрәкләр алып хнлде һәм канау казырга кереште. Бу бик мәшәкатьле эш булды. Башта талларны, зирек агачларын кисеп а ударырга, аннары аларны чуалып беткән тамырларын чабарга туры килде. Тик шуннан соц гына көрәк белән канауны казырга мөмкин иде.

Кич җитәрәк разведка начальнигы Федор Максимович үзе килеп чыкты. Ул башта бригаданың ни эшләгәнен гаҗәпләнеп карап торды. Эшнең серенә төшенгәч:

— Дөрес юл тапкансыз, — дип әйтте. — ә мин аргы участокларда эшемне бетермичә килдем. Көймәгез бозга төртелеп, аптырап калмады-гызмы дип, борчылган идем.

Бригада членнарыннан берсе аңа:
— Иптәш начальник, монда экскаватор китертергә мөмкин түгелме? Ул бу канауны берничә сәгать эчендә казып бетерер иде, — дип эндәште.
— Юк, дуслар, мөмкин түгел, — диде Федор Степанович, бераз уйлап торганнан соң. — Ул фикер әле генә минем үз башыма да килгән иде. Ләкин, күрәм, мөмкин түгел. Берничә сәгатьлек эш өчен, мондагы сазлыклар аша юл ачып, аны китертүнең мәшәкате канау казудан артыграк булыр иде. Менә плотинаның нигезен саласы урынны казыганда алар үзләрен күрсәтерләр әле.
Яшьләр аруны-талуны белмичә эшлиләр. Наташа бигрәк шаян икән, һич тә көлүдән, шаярудан туктамый:

Иптәш мастер, разведкада эшләгәнче, мелиоратор булып, сазлыклар киптерергә китәргә уйла-мыйсызмы? Әгәр китсәгез, мин дә сездән калмас идем, — дип әйтеп көлә.

Ике көн буе кызу эш дәвам итә. Ниһаять, канау казылып бетә һәм күлнең суы гөрләп ага башлый. Өченче көнне иртә белән бригада эшкә килгәндә, су бөтенләй диярлек агып беткән була. Корыда калган бакалар гына, кая барырга белмичә, су үсемлекләре арасында сикергәлән йөриләр.
Моннан соң да күлгә кереп булмый әле. Батмас өчен, башта талчыбыкны аударып, йөрисе юлны, вышка күтәрәсе урынны түшиләр. Тик шуннан соц гына яр буенда бушатылган вышка частьларын: озын-озын трубаларны, бүрәнәләрне, лебедкалариы, корыч арканнарны иңбашларына күтәреп ташыйлар.

Менә вышка да күтәрелә. Лебедка хәрәкәткә килә, корыч аркан, скрипка кылыдай, тартыла һәм, ниһаять, бораулау башлана.

Бу минутта разведчиклар һәммәсе дә вышка тирәсенә җыелдылар. Аларның һәркайсының йөзендә шатлыклы елмаю балкый иде. Саттаров үзе дә күңелендә тантаналы күтәренкелек сизде һәм иптәшләренә күз йөртеп чыккач, кинәт дулкынланып:

— Дуслар, әле берничә көн генә моннан элек без бер-беребезне белми идек. Бүген исә без бер теләк белән яшибез, һәммәбез өчен дә газиз булган бер эшнең уңышлы башланып китүенә шатланабыз. Бөек төзелешнең азагына кадәр һаман шулай бердәм оешканлык һәм тырышлык белән эшлик,—диде һәм скважина тамагыннан чыга баш-лаган туфракны кулына алып, бар-маклары белән уып карады.

Инде хәзер Наташа Самойлова да үзенең төп эшенә кереште. Ул үзенең вак-вак бүлекләргә бүленгән озынча ящикларын вышкага якынрак китереп куйды һәм бораулау биш метр тирәнлеккә җиткәч, беренче кернны — туфрак үрнәген алып Яшинның иң югарыгы бүлегенә салып куйды.
Бригаданың кайбер членнары, бигрәк тә ярдәмче эшчеләр геология разведкасында беренче тапкыр гына катнашалар әле. Шунлыктан алар Наташаның сәер ящпгынада, эшенә дә кызыксынып карап торалар.
Бораулау ун метр тирәнлеккә җиткәч, Наташа тагын бер кернны алды да ящикның өстән икенче бүлегенә салып куйды. Скважина тамагыннан башта сыек юшкын чыккан булса, соңга таба сутлы кызыл балчык, коры ком, аннары акбур күтәрелде. Наташа аларның үрнәкләрен һәр биш метр үткән саен алып, ящиктагы бүлекләргә тутыра барды.

- Скважинаны бораулап бетер* гәннән соң, — дип сөйли ул эштән бушаган арада,— бу ящики ы лабо-раториягә илтеп тапшырабыз. Анда һәр бүлектәге туфракны төрле ана-лизлар ясап өйрәнерләр, аларның ничек эрүләрен, ашалуларын тик-шерерләр. Плотинаның нигезен сал-ганда боларның барысын да белеп эш итәргә кирәк.
Бүгенге көн Сагтаров өчен бигрәк тә шатлыклы булды. Менә кайчандыр үзенең күле, сазлыклары белән үтеп китә алмаслык булып торган утрау артта калды. Бригада бүген анда эшен тәмамлады һәм, отрядта беренче булып, су өстенә күчте. Идел төбендәге туфракны бораулый башлады.

Отряд графигы буенча бу эш Иделне боз каплагач башланып китәргә тиеш иде. Чөнки калын боз өстендә вышканы күтәртү дә, эшләү өчен дә җайлы булачак.

Саттаров бу турыда утрауда эш беткәнче үк кайгырта башлады. «Идел катканын көтеп торыргамыни?» — диде ул. Байтак эзләнә торгач, Рашат, ниһаять, бер әмәл тапты. Моның өчен ул бүрәнәләрдән җыеп сал бәйләргә һәм шунда эшне башлап җибәрергә булды.

Эшкә керешкәч, Рашатның бу фикере үзе уйлаганнан да җайлырак булып чыкты. Башта уйлаганча, бүрәнәләрдән җыеп, сал бәйләргә туры килмәде. Атау буенда судан чыгарасы саллар тора иде. Отряд начальнигы Кизилов киңәше буенча, шуннан бер кисәк салны бүлеп алдылар да, скважина буласы турыга баркас белән тарттырып китерттеләр, якорьга куйдылар. Шул сал өстендә бригада вышка күтәрде һәм Идел төбен борауларга кереште. Соңгы көннәрдә яшь мастерга тынгылык бирмәгән мәсьәлә әнә шулай уңышлы хәл ителде.

Кич белән эштән соң клубта разведчикларның гомуми җыелышы булды. Отряд җитәкчеләре һәм алдынгы стахановчылар белән бергә Саттаровны да президиумга сайладылар.

Зал шыгрым тулы иде. Халык арасында Рашат үз бригадасының членнарын күрде. Бердәм, дус коллектив җыелышта да һәммәсе бергә, дусларча уйнап-көлеп утыралар.
Менә трибунага Федор Максимович Кизилов чыкты һәм отрядның айлык эше, алда торган бурычлар турында доклад ясарга кереште. Сүз аерым коллективларның эшләренә күчкәч, ул башлап үзәк створда раз-ведка алып баручы Саттаров бригадасына тукталды, аның утрауда нинди авыр шартларда эшләгәнен, бораулау нормасын арттырып үтәп килүен, инде су өстендә эшли башлавын сөйләп үтте һәм отрядның Күчмә Кызыл Байрак яулап алуын, мастер Саттаровның фамилиясе Почёт тактасына теркәлүен әйтте.
II
Нарат урманы эченнән барганда, нәрсәнеңдер гүләве ишетелә башлый. Нәрсә ул? Якын-тирәдә зур завод бармы? Яки зәңгәр күктә самолет үтеп барамы? Ләкин күпме генә карасаң да, куе урманда берни дә күренми. Ә гүләү барган саен көчәя, куәтләнә һәм якынайгандай сизелә.
Менә урманнан чыгуга Идел яры буенда якында гына зур порт күренә һәм гүләүнең шуннан ишетелгәнен аңлыйсың.
Причаллар озын хоботларын югары күтәргән куәтле краннар, зырылдап әйләнеп торган транспортерлар, электрик арбалар, автокраннар белән тулы. Яр буйлап тезелеп киткән пароходларның, баржаларның трюмнарындагы төрле ящиклар, төзү материаллары, авыр детальләр — Һәммәсе дә механизмнар ярдәмендә бушатыла.
Монда беренче тапкыр килгән кеше: «Бу порт күптән төзелгән ахры. Бигрәк тә зур һәм механизмнарга бай икән»,—дип уйлавы мөмкин.
Асылда исә монда порт төзелә башлаганга ярты ел да юк икән әле. Портның начальнигы урта буйлы, җиңел хәрәкәтле һәм чигә чәчләренә инде чал керә башлаган урта яшьләрдәге кеше — Анатолий Сафронович Сергачев — дүрт ай элек монда беренче тапкыр килүен Һәм «портны» ничек «кабул итүен» кызык итеп сөйли:
— Төзелеш начальнигы Иван Ва-сильевич машинасына утыртып мине монда үзе алып килде, — ди Анатолий Сафронович, кәефле елмаеп. — Урман эчендәге тар юл белән барганда кинәт алдыбызга соры куян килеп чыкты һәм безнең алдан чаба башлады. Куркудан мескеннең коты очкан, ахры, урманнан чыгуга, кая сикергәнен абайламыйча, текә ярдан ташланды. Без машинадан тиз генә чыгып, түбән караганда, ул бер аягына аксый-аксый су читләп китеп бара иде инде... Куяннан көлеп туктаганнан соң, начальник миңа: «Иптәш Сергачев, менә сиңа порт. Кабул ит һәм эшкә кереш»,— диде һәм бөдрә таллар белән капланган ярга күрсәтте.
Мин башта ул көлеп әйтә дип торам. Шулай да әйләнә-тирәгә тагын каранып алдым һәм, якында кызыл балчыклы шактый текә ярдан, аның өстендә үсеп торган таллардан башка бернәрсә дә күренмәгәч, инде иркенләп көлеп җибәрдем.
Начальник җитди итеп:
— һич тә көлмәгез... Мин сезгә чынлап әйтәм — порт шушы инде. Дөресрәге, ул шунда булырга тиеш. Безнең өчен шушыннан да якын һәм җайлы урын юк, — дип әйткәч кенә, аның чынлап сөйләвенә ышандым... Мин «кабул иткәндә» порт әнә шулай иде.
...Шул ук көнне әле булмаган портның начальнигы ике телеграмма ала. Аларның берсендә: «Пе- чищедан «Татария» теплоходына төяп кирпеч, алебастр озаттык. Кабул итәргә, бушатырга хәзерләнегез»,— дип язылган була. Моны укып Анатолий Сафронович аптырап кала. «Бер генә басма да булмаган яр буенда аны ничек кабул итәргә, кая бушатырга», — дип борчыла. Икенче телеграммада портның үзе өчен беренче чиратта кирәк булган йөкләрдән: краннар, транспортерлар озатылгапын белеп ул шатлана: «Әйдә, тизрәк булыгыз, тизрәк килегез», — дип аларның килүен көтә.
Икенче көнне буксир пароход зур дебаркадер алып килә. Кадрлар бүлеге җибәргән бер төркем эшчеләр аны субайлар белән яр буена беркетәләр, басмалар ясыйлар, яр өстендәге агачларны кисеп, причалга мәйдан ачалар. Төштән соң кирпеч һәм алебастр төягән «Татария» килеп җитә. Әле механизмнар булмау сәбәпле, аны «бабайлар методы» белән, ягъни җилкәгә күтәреп дебаркадер аша бушаталар. Грузчиклар белән бергә йөкне бушатуда теплоход командасы да катнаша.
һәр эштә Анатолий Сафроновичка үзенә булырга, кешеләргә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтеп бирергә, аңлатырга туры килә.
Көн буе шулай дәвам итә. Кич җитәр алдыннан тәмам арып, бераз ял итәргә туктагач кына, ул үзенең иртәдән бирле тамагына бернәрсә дә капмаганын хәтерли.
Телеграф — төзелеш адресына төялгән яңа кәрваннарның юлга чыгуы турында хәбәрләр алып килә. Илләт урманчылары зур сал, Лопатинодан стандарт йортлар, Вольскидан цемент, Уралдан экскаваторлар, Брянскидан юл төзү машиналары җибәрәләр. Ватан бөек төзелешне һәрнәрсә белән тәэмин итә. Боларның барысын да кабул итеп өлгерергә кирәк.
Анатолий Сафроновичның күзе кинәт тәрәзәдән причалга төште һәм ул анда башына киң читле эшләпә кигән, кулына җыйнак кына чемодан тоткан озын буйлы бер егетпек ачык яр буена карап торуын күреп: «Берәр ил гизүче булса кирәк. Артык җитез икәнсең, энекәш, ашыгыбрак килгәнсең. Син күрергә теләгән плотинаны саласы материаллар әле килә генә башладылар», — дип уйлады.
Менә илгизәр Анатолий Сафро-новичның әле үзе утырырга урын-дыгы да булмаган кабинетына килеп керде һәм, аның порт начальнигы икәнен белгәч:
— Таныш булыйк. Сезгә баш инженер булып килдем. Фамилиям — Фитисов,— дип әйтте дә, зәңгәр гал-стугын турылап куйды.
Анатолий Сафронович башта ил-гизәр кебек күренгән бу инженерны теләмичә генә кабул итте. Төзелеш начальнигына да үзенең ризасызлыгын сөйләп бирде.
Ләкин кешеләргә барыннан да элек эш нәтиҗәсеннән чыгып бәя бирергә гадәтләнгән төзелеш начальнигы Иван Васильевич Комзин аның белән килешмәде:
— Эшләп карасын. Әгәр булдыра алмаса, анда күз күрер,— дип җавап бирде.
һәм дөрестән дә Анатолий Сафроновичка үзенең беренче фикерен бик тиз үзгәртергә туры килә. Икенче көнне, кич белән, буш вакыт табып, яңа причаллар төзү участогына чыккач, ул ике транспортерның инде җыелган, яр буендагы пантон- нарга күперләр салынган булуын күрде:
— Әһә, безнең «илгизәр» көнне бушка үткәрмәгән икән. Монда хәзер үк пароход бушата башларга мөмкин! Молодец!—дип шатланды.
Күрше причалда Анатолий Саф-ронович баш инженерның үзен очратты. Өстенә кара куртка кигән Фитисовның әле көндез генә теплоходтан бушатылган зур кранны җыю эшенә керешкәнен, кулына ачкыч тотып техниклар, электриклар белән бергә үзе дә эшләгәнен күрде.
Төзелеш начальнигы Иван Васильевич аларны шул кран янында очратты. Эшләр яхшы барганда, начальник бигрәк ягымлы була, уен-көлке сөйләшергә ярата. Хәзер дә ул Анатолий Сафроновичтан:
— Менә сиңа кирәк булса «илгизәр!»— дип кеткелдәп көлә.
Фитисов аның сүзен аңламый:
— Нинди илгизәр? — дип сорый.
Иван Васильевич кабатлап әйтергә теләми:
— Моны Анатолий Сафронович белән без икебез генә беләбез, — дип хәйләкәр көлә.
Төзелеш башлыгы Иван Васильевич Комзин озын буйлы, таза гәүдәле, яше инде иллегә җитеп килүгә карамастан, яшьләр кебек, җиңел хәрәкәтле, ачык күңелле кеше. Аның зәңгәр күзләре кешегә дикъкать белән һәм шул ук вакытта үтә күргәндәй үткен карыйлар. Ул үзенә генә хас булган тизлек белән һәр эшнең үзәген таба белә һәм кешеләрнең игътибарын хәлиткеч мәсьәләгә юнәлтә. Менә хәзер дә ул эшләрнең барышы белән танышкач:
— Порт безнең иң җаваплы участокларның берсе, һәр яктан һәм көннән-көн арта барган күләмдә безгә бертуктаусыз җибәрелгән йөкләр әле хәзергә, тимер юлларны салып бетергәнче, фәкать су юлы белән генә киләләр. Аларны тоткарлыксыз кабул итү һәм бушату эшенә бик җитди эш итеп карагыз, механизмнардан тулысынча файдаланыгыз,— дип, порт җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куя.
Порт коллективы бу җаваплы бурычны намус белән үти. Бик кыска вакыт эчендә бер-бер артлы яңадан-яңа причаллар ача. Паротеплоходларны, баржаларны бушату, сал белән килгән бүрәнәләрне судан чы-гару эше тәүлек буе дәвам итә һәм көннән-көн кызу темплар белән бара.
Без порт буйлап барабыз. Яр буенда ике этажлы, зур, яңа дебаркадер тора. Аның урта палубага караган стенасына эленгән җиз тактага зур хәрефләр белән:
««Желябов» заводы коллективыннан Иделдә коммунизм маягын төзүчеләргә», дип язылган.
Дебаркадерга кергән һәр кеше, күзе төшеп, ул сүзләрне укый һәм бөтен илнең ярдәме монда юнәл- телгән булуын аерым бер горурлык белән искә ала.
— Монда механизаторлар брига-диры булып Роза Халикова эшли,— дип сөйли Анатолий Сафронович, эшләүчеләргә күрсәтеп. — Бик уңган кыз. Аның бригадасы даими рәвештә ике норма биреп килә, башка сменаларны да үзенә ияртеп бара.
Анатолий Сафронович башка при-чалларга ашыкканга, без монда хәзер туктамыйча гына үтеп, кире әйләнеп кайтканда килергә уйлаган
идек. Әмма туктарга туры килде. Транспортер моторы янындагы ике кешенең берсе, кулындагы ачкычын иптәшенә бирде дә җиңел генә атлап, безгә каршы чыкты. Битен яртылай каплап торган күзлеген салгач кына, мин аның яшь кыз икәнен ганыдым. Анатолий Сафронович:
— Менә безнең Халикова иптәш шушы инде. — диде.
Роза безнең әле генә аның турында сөйләшеп килгәнне сизенде ахры, бераз уңайсызлангандай булды. Шулай да туры карап әйтте:
— Анатолий Сафронович, без бу теплоходның йөген тиздән бушатып бетерәчәкбез. Шуңарчы икенче теплоходны китертеп куйсалар, трюмнардагы механизмнарны при-чалга чыгарып тормыйча, туры шунда күчерер идек.
— Ярар. Розочка, шулай итәрбез. Диспетчерга әйтермен, хәзер үк китертерләр, — диде Анатолий Сафро-нович һәм миңа карап өстәп куйды:

— Мин диспетчерлар янына кереп чыгыйм. Ә сез монда Роза белән сөйләшә, аның хуҗалыгы белән таныша торыгыз.
Беренче карашка Роза Халикова оялучан һәм аз сүзле күренсә дә. үзенең монда ничек килүе һәм иптәш кызларының эше турында сөйли башлагач, аның теле ачылып китте.

Роза үзе Ульяновск шәһәрендә туып үскән. Аның әнкәсе Фатыйма түти оста тегүче икән һәм үзенең һөнәренә бердәнбер кызы Розаны да өйрәтергә тырышкан. Розаның тегү эшенә никтер күңеле ятмаган. Җайлы вакыт туры килгән саен ул Идел буена пристаньга, кранда эшләгән әтисе янына төшкән. Анда пароходларны, баржаларны, әтисе эшләгән кранның авыр-авыр ящикларны ничек җиңел генә күтәреп алуын сәгатьләр буе сокланып карап торырга яраткан. Әтисенә, кранчыларга төрле вак-төяк эштә ярдәм итәргә тырышкан.

Кызның болай мавыгуын, әтисе кебек, сш кына кулларын, киемнәрен машина маена буяп кайтканын күреп. Фатыйма түти чынлап борчыла башлаган:

Кран хатын-кыз эшли торган урын түгел, — дип әйткән ул һәм ире Халик абзыйны да:

— Баланы пристаньга йөрүдән биздерергә кирәк. Гомер буе синең тимер-томырың белән көн күрермени! —дип ачуланган.

Роза үскән саен Иделне ныграк сөя, Идел кешесе булырга тели. Җидееллык белем алгач ул, үзенең күптәнге хыялын чынлап тормышка ашырырга теләп, Казанга китә һәм елга техникумның механизация бүлегенә укырга керә.

Казанда укыганда Роза һәр елны үзенең җәйге практикасын Ульяновск пристаненда үткәрә, кыш көннәрендә алган белемен шунда эштә кулланырга өйрәнә. Техникумны тәмамлап чыккач та ул Ульяновскига кайта һәм тасмалы транспортерда механизатор булып эшли башлый.

Бу бик җаваплы һәм шул ук вакытта яшь техникның күңелен ка- натландыргыч зур эш була. Буксир пароходлар тартып алып килгән баржадагы меңәр тонна гравий Ро-заның транспортеры буенча причалдагы вагоннарга бушатыла. Бер баржа бетсә, буксир пароход аның урынына икенчесен китереп куя. Бер вагон төяүгә, мотовоз шунда ук икенче, аннары өченче вагонны тарттыра. Төялгән вагоннар шулай бер поезд булып җыелгач, паровоз аларны еракларга, төзелешләргә алып китә. Ә транспортер һаман әйләнә дә әйләнә, яңа баржаларны бушата, яңа вагоннарны төяп озата.
Моңарчы Розага һаман башкалар эшләгәнне күзәтергә яки кеше кул астында эшләргә туры килә иде. Хәзер ул үзе бөтен агрегат белән идарә итә һәм үзен чиксез бәхетле саный. Шундый шатлыклы минутларда аның бөтен көченә: «Күрегез, сокланыгыз! Менә мин нинди зур эшнең үзәгендә кайныйм!» —дип кычкырасы, эченә сыймаган шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килә.

Әмма эш һәрвакыт шома гына бармый. Кайвакытта тоткарлыклар да булгалый. Ике айлык курслардан гына килгән ярдәмче кызлар роликларның подшипниклары бушаганны сизми калалар, я, кинәт каты тарттырып, транспортерның тасмасын өздертәләр. Механизмны җайлаган арада, план артта калудан тыш, тагын баржа да, вагоннар да, грузчиклар да эшсез торырга мәҗбүр булалар.

Роза иптәшләрен җыеп бу хакта бик ныклап сөйләшә. Смена беткән саен һәр тоткарлыкны җентекләп тикшерү оештыра, киләчәктә аны тагын кабатламас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлата. Үз инициативасы белән оештырган тех-минимум түгәрәгендә иптәшләренә эш тәҗрибәләрен баетырга ярдәм итә. Һәм аның тырышуы бушка булмый. Бригаданың эш темпы һәм сыйфаты көннән-көн югары күтәрелә бара. Тиздән бригада бөтен Идел механизаторлары ярышында җиңеп чыга һәм җәй буе беренчелекне үз кулыннан ычкындырмый.

1950 елнын җәендә Иделдә, Жигули таулары янында, гигант гидро-электростанция төзү башлана. Куйбышев өлкәсе комсомолецлары илебезнең барлык яшьләрен бөек төзелештә актив катнашырга, аңа ярдәм күрсәтергә чакырып чыгалар. Ульяновск пристаненда Роза бригадасы бу чакыруга беренче булып кушыла һәм оешкан рәвештә төзелешкә китә.

Порт начальнигы Анатолий Сафронович әйткәнчә, бригада монда да ярышта иң алдан бара. Менә ул эшли торган причал. Дебаркадер буендагы теплоходның трюмыннан яр өстенә сузылган ике транспортер, конвейер кебек, зырылдап әйләнә. Трюмда грузчиклар салып торган капчыкларны ул транспортерлар буенча бер-бер артлы югары күтәрелә. Яр өстенә менеп җиткәч, аларны транспортердан алып, шунда ук автомашиналарга төниләр Һәм төзелеш участокларына озаталар. Бу үзәк конвейерлардан ике якка да берничә тармак аерылып киткән. Автомашиналар килеп өлгермәгән араларда ул тармакларның берәрсе хәрәкәткә килә һәм шулар буенча капчыклар складка агылалар.

Механизаторларның да, грузчикларның да өсләрендә соры куртка. Цемент тузаны күзләренә кермәсен өчен һәммәсе дә битләрен яртылай каплаган күзлек кигәннәр һәм шунлыктан алар бал-маскарадта катнашучыларга бераз охшаганнар.

Причалга килеп җитү белән барыннан да элек чисталык һәм кешеләрнең, ыгы-зыгы килмичә, җай белән эшләүләре күзгә ташлана, Роза Халикованың ихтыяры, белеп җитәкчелек итүе күренеп тора.

Менә күп тә үтми, цемент белән тулы икенче теплоход килеп җитте. Шул ук вакытта беренче теплоходны да бушатып бетерделәр һәм аның трюмындагы грузчиклар шатлыклы тавыш белән:

— Бетердек!.. Механизмнарны причалга чыгара башлыйбызмы? — дип кычкырдылар.

Причалда зырылдау басылды. Кинәт туган тынлыкта Роза:

— Юк, иптәшләр, причалга чыгарып ике эш ясап тормабыз. Әнә икенче теплоход килеп җитте, ме-ханизмнарны туры шунда гына күчерик,— диде һәм алар янына ашыкты.
Анатолий Сафронович чыккач, без авыр йөкләрне бушата торган причалга киттек. Монда йөкләр дә, аларны бушата торган механизмнар да бөтенләй башка төрле. Әнә озын кулын — стреласын югары күтәргән куәтле кран бер генә минутка да туктамыйча эшли. Менә ул теплоход палубасындагы зур, авыр детальне, ыргагына эләктереп күтәртте дә, 180 градуска борылып, причалга чыгарып куйды. Бу операциянең берничә тапкыр кабатланганын карап торганнан соң, Анатолий Сафронович, яраткан музыкасын ишеткән кешедәй, җанланып китте һәм кранчыны мактарга кереште:

— Сез аның ничек ике циклны бергә сыйдырып эшләвен күрегез. Аны баш инженер юкка гына «бөек комбинатор» дип атамый, — диде һәм, минем аңламавымны күреп, ачыклап сөйләп бирде: — Мондый йөкләрне бушатканда һәр операция өчен өч минуг вакыт бирелә: йөкне ыргакка эләктерергә һәм ыргактан ычкындырырга — бер минут, йөкне күтәрергә һәм төшерергә — бер минут, стрелапы теплоходтай причалга һәм причалдан теплоходка борырга шулай ук — бер минут. Эш технологиясе буенча бу цикллар бер-бер артлы үтәлергә тиеш. Ә менә бу кранның механигы комсомолец Александр Климов ике циклны берьюлы үти. Әнә, күрәсез, бер үк вакытта йөкне югарыга да күтәртә, причалга таба да тарта һәм, шулай итеп, өч минутлык операцияне ике минутта тәмамлый. Нәтиҗәдә һәр тугыз минут үткән саен өч операция урынына кран дүртне ясарга өлгерә.
Климов командасы Роза Халикова бригадасы белән ярышып эшли икән. Кран будкасының тышкы стенасына эленгән ярыш тактасына:

«Безнең команда тынычлык вахтасына басты», дигән лозунг язылган һәм аның астына ике коллективның да үз өсләренә алган социалистик йөкләмәләре күрсәтелгән. Төп күрсәткеч — план үтәлеше буенча ике коллектив та тигез баралар, ай саен икешәр план тәмамлыйлар. Шулай да кранчылар кайбер пунктларда, бигрәк тә чисталык буенча кызлар артыннан өлгерә алмыйлар икән әле.

Баш инженер юкка гына Климовны «бөек комбинатор» дип атамаган, ахры. Без будкага менгәндә ул ниндидер сынау үткәрә иде. Ул кранның эше белән дә идарә итә, шул ук вакытта ыргакка эленгән йөкне күтәрткән саен, нәрсәнедер күзәтә, һәм кулындагы блокнотына ниндидер билгеләр дә ясый иде.

Ишеккә арты белән утырганга, Климов без кергәнне күрмәде. Анатолий Сафронович аның иңбашына кулын салып:

— Исәнме, Саша, тагын нинди комбинация башладың? — дип әйткәч кенә ул безгә борылып карады һәм, эшеннән туктамыйча гына, исәнләште.
Климов уртача буйлы, киң җилкәле һәм кешегә кыю караучан зәңгәр күзле егет иде. Ярдәмчесен чакырып, үз урынына калдыргач, ул безнең белән палубага чыкты һәм майлы бармак эзләре белән буялып беткән блокнот битенә күрсәтә-күрсәтә әйтте:
— Бу — Горький портының механигы Сычев тәкъдиме. Йөк күтәрткәндә, стрела озак чайкалмасын өчен, Сычев будка рамасы астына каршылама өстәгән. Кичә газетадан укып белгәч, бүген без дә шуны кулланып маташа идек. Бик файдалы тәкъдим, стреланың чайкалуын киметергә нык ярдәм итә.
Шулай башланып киткән әңгәмә берничә минут дәвам итте. Климов безгә кранның рамасы астына каршылама итеп тутырылган авыр тимер кисәкләрен дә күрсәтте.

Анатолий Сафронович яшьләр белән шаярырга, көлтәләргә дә бик ярата торган кеше икән. Китәр алдыннан ул механик егеткә тагын бер мәртәбә борылды да, кичә үзенең район клубында булуын, анда Розаны очратуын, ләкин егетен танымый калуын әйтте һәм Климовтан:

— Кем икән ул егет, син белмисеңме?— дип сорады һәм кинәт егетнең йөзенә кызыллык йөгерүен күреп:

— Алайса аңлашыла, аңла-шыла. Әйтеп тормасаң да ярый,— дип бармак янады.

Менә без агач причалына җитәбез. Монда сал белән килгән бүрәнәләрне судан чыгаралар. Бушатуны көтеп торучы саллар су өстендә рәт-рәт тезелеп, берничә километрга сузылган. Алар өстендәге кайбер өйләрнең такта түбәләренә кызыл хәрефләр белән: «Куйбышев гидроэлектростанциясен төзүчеләргә кайнар сәлам!» — дип язылган.
«Гидрострой» дигән баркас ул сал-ларны, аерым тармакларга бүлеп, яр буена тартып китерә. Куәтле лебедкалар шуннан бүрәнәләрне корыч арканнар белән причалга тарттырып чыгаралар һәм, таудай биек-биек итеп өяләр.

Гидростройда күп хезмәт сорый торган авыр эшләр һәммәсе дә механизмнар ярдәмендә үтәлә. Юллар салуда да, җир казуда да, таш ватуда да, бетон болгатуда да — мондагы хәлне күреп минем котым очты: бодай, солы, тары, арпа, җитен чәчкән басулар ялангачлар һәм анда нәрсә чәчелгәнне дә белү мөмкин түгел... Крестьяннар беркайда да юк, алар һәммәсе дә эш эзләп киткәннәр; өйдә ябык балалар белән ябык хатыннар һәм картлар гына калган... Этләр, мәчеләр, бозаулар, тавыклар — һәммәсе дә арык һәм ач; хәерчеләр тәрәзәгә бертуктаусыз килеп торалар, һәм аларга валчыктай гына сыныклар бирәләр яки бөтенләй бирмиләр... Әгәр дәүләт ярдәм күрсәтмәсә, Самара губернасы халкының күбесен нинди бәла көткәнен күз алдына китерү дә куркыныч».

Ләкин патша хөкүмәте игенчеләргә һичнинди ярдәм күрсәтми. Киресенчә: «Крестьяннар ялкаулар, тырышып эшлисе урынга, күбрәк эчү белән мәшгульләр, шунлыктан ярлы яшиләр»,—дип аларның гаять авыр хәлен киң җәмәгатьчелектән яшереп калу турында гына кайгырта.
Корылык алып килгән ачлык бик күп елларда кабатлана.

Менә шуңа күрә дә халкыбызның алдынгы галимнәре һәм инженерлары инде бик күптәннән бирле корылыкны туктату, халыкны ул алып килгән бәлаләрдән коткару юлларын эзлиләр.

Моннан 40 ел элек яшь инженер (хәзер академик) Кржижановский Жигули таулары янында плотина һәм гидроэлектростанция төзү, Идел суы белән коры җирләрне сугару тәкъдимен күтәреп чыга. 1913 елны Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендә бу проект турында махсус доклад була. Галимнәрдән, инженерлардан тыш, докладны тыңларга җирле алпавытлар, тегермән хуҗалары, пароходчылар да җыелалар. Ул заманның акыллы башлары: «Иделне буарга мөмкинме соң?! Нинди юләрлек!»— дип көләләр һәм бертавыштан төзелешкә каршы чыгалар. Монда 100 мең десятинәдән артык җир биләүче иң эре алпавыт Орлов-Давыдовның вәкиле: «Граф үзенең Жигули таулары янында юләр корылмалар төзергә рөхсәт бирми», — дип кырт кисеп әйтә.

Һәркайда машина. Кешеләр күбесенчә машиналар белән генә идарә итәләр. Шуңа күрә булса кирәк, төзүчеләр монда механизмнарны «авыр артиллерия», ә аларның хуҗасы баш механик Дмитрий Павлович Соколовны «артиллерия генералы» дип атап йөртәләр.

Менә баш механик кабинеты. Ишектән кергәч тә сул яктагы стенага эре масштаб белән ясалган Идел картасы һәм булачак гидро-электростанциянең эскизы эленгән. Кабинет хуҗасы техниклар белән сөйләшкән арада без шул карта һәм эскиз белән таныша торабыз.

Валдай калкулыгы итәгендә Идел әнә ничек кечкенә бер инеш булып башлана. Үз юлында очраган чишмәләр, инешләр, башка сулар белән кушылып, ул бөек елга булып әверелә һәм, берничә мең километрга сузылып, көньякка зәңгәр сулы Каспий диңгезенә кадәр ага. Башта ул тереклек өчен бик уңай һәм бай табигатьле районнар: игеннәр мул булып үсә торган басулар, яшел болыннар, куе урманнар аша, җиләк-җимеш бакчалары белән капланган яр буйларыннан үтә. Үзенең урта агымыннан соң гына, ул сары комнар белән капланган далага килеп керә.

Бу комнарны монда Урта Азиядән исә торган эссе җилләр алып киләләр. Алар басулардагы игеннәрне, бакчадагы агачларны, тугайлардагы, үзәнлекләрдәге үсемлекләрне — һәммәсен дә көйдереп бетерәләр, инешләрнең, буаларның суларын киптерәләр, гадәттә мул уңыш бирә торган зур мәйданнарны җансыз далага әверелдерәләр.
Урта Идел буена корылык алып килгән ачлык әүвәл-әүвәлдән иң авыр һәм коточкыч бәла булып тора. 1873 елны мондагы ачлыкны күреп белгән бөек язучы Лев Николаевич Толстой, «Самарадагы ачлык турында» дигән мәшһүр хатын язып, бөтен илгә мөрәҗәгать итә һәм ачлык бәласенә очраган игенчеләргә ярдәм күрсәтергә чакыра.

«...Мин һәрвакыт авылда торган һәм авыл тормышы шартларын якыннан белгән кеше булсам да, — дип яза Л. Н. Толстой үзенең хатында.
Кыю фикер әнә шулай тормышка ашмыйча кала, онытыла.

Халык үз язмышын үз кулына алгач кына корылыкка каршы, табигатьне үзгәртү өчен дәүләт күләмендә көрәш башлана. Жигули таулары янында гидроэлектростанция төзү турындагы тәкъдим яңадан күтәрелә.
1927 елны Совет хөкүмәте Иделдә гидроэлектростанция төзеләчәк урында тикшерү эшләре башларга, дип карар кабул итә. Даһи Сталин совет галимнәре һәм инженерлары алдында моңарчы тарихта тиңе булмаган бөек перспективалар ача. Иптәш Сталин бер гидроэлектростанция белән генә чикләнмәскә, ә берничә гигант төзелешнең проектын хәзерләү кирәклеге турында әйтә һәм шулар ярдәмендә берьюлы күп проблемаларны: Идел суы белән коры җирләрне сугару, электр энергиясе эшкәртү, пароходлар йөртү шартларын яхшырту һәм башка мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя. Әнә шулай «Зур Идел» проблемасы туа, корылыкка каршы бөек һөҗүм башлана.
«Зур Идел» проблемасы ВКП(б) Үзәк Комитетының һәм СССР Халык Комиссарлары Советының уты-рышларында җентекләп тикшерелә. Идел гидроэлектростанцияләренең проектлары, планнары, чертежлары белән иптәш Сталин үзе кызыксына Һәм галимнәргә катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә.

Бу проблема буенча Иделнең югары агымында өч урында: Иван- ково, Углич, Рыбинск янында гид-роэлектростанцияләр төзелде инде. Идел суы көченнән электроэнергия эшкәртү белән бергә бу төзелешләр ул районнарның табигатенә дә, халыкның көнкүрешенә дә зур үзгәрешләр керттеләр. Москва — Волга каналы буенча Идел суы хәзер Ватаныбызның башкаласы Москвага ага. «Рыбинск диңгезе» хәзер дөньяда иң зур су саклагыч булып тора. Ул Азов диңгезеннән дә тирәнрәк, аның киңлеге 70 километрга кадәр җитә. Элек зур сулардан (ракта торган Володарск шәһәрендә һәм башка пунктларда хәзер диңгез портлары, балык тоту про- мыссллары, колхозлары, балык эш-кәртү заводлары бар.

Быел СССР Министрлар Совет Иделдә тагын ике гидроэлектростанция төзү турында тарихи карар кабул итте. Куйбышев янындагы гидроузелны төзү эшләре 1950 елда башланып, 1955 елда тәмам булырга тиеш.
Менә монда стенага эленгән эскизга карап Куйбышев гидроэлектростанциясенең нинди корылма булачагын күз алдына ачык китерергә мөмкин. Әнә бөек Идел гигант плотина белән аркылыга буылган. Аның уң ягында Жигули таулары белән янәшә гидроэлектростанция үзе, ә сул як яр буенда пароходларны үткәрү өчен шлюзлар булачак. Плотинаның урта өлеше водослив дип атала. Ул тимердән һәм бетоннан ясалган һәм 48 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлек калын металл-капкалар белән ябылган. Язгы ташу вакытында җыелган артык су шул капкалар аша агызылачак. Водосливтан уң якка да, сул якка да плотинаның балчыктан өеп ясалган өлеше башлана. Плотина өстендәге тимер юллар, шоссе юллар буенча поездлар, автомобильләр үтә. Гидроэлектростанциядән төрле якка электр чыбыклары сузылган.

Төзүчеләр өчен халыкара хәл турында лекция укырга Куйбышев шәһәреннән килгән лектор да, мин дә эскиздан күзләребезне аера алмыйча озак карап торабыз. Техниклар чыгып киткәч, кабинет хуҗасы үзе дә безнең яныбызга килә һәм безгә эскизны аңларга ярдәм итәргә теләп, сүзгә керешә.
— Менә монда төп күрсәткечләр язылган, — дип ул эскизның аскы читендәге рамкага күрсәтә. — Шу-шындый гидроузелны булдыру өчен, «өзүчеләргә барлыгы 150 миллион кубометр җир казырга һәм өяргә туры киләчәк, 6 миллион кубометр бетон кирәк булачак. Бу саннарны күз алдыгызга китерергә тырышыгыз. Мәсәлән, әгәр без 6 миллион кубометр бетоннан киңлеге бер метр, биеклеге 6 метрлы стена төзесәк, аның озынлыгы... 1000 километр булыр иде.

Без икебез дә, гаҗәпләнүебезне яшерә алмыйча, баш механикка борылып карадык. Ә лектор, нәрсәмендер хисабына чыгарга тырышкандай, иреннәрен кыймылдатып алды да, баш механикка:
— Бер ел үтеп бара инде. Аны исәпләмәгәндә, калган дүрт ел эчендә бу эшләрне үтәп чыга алырсызмы? — дип сорау бирде.
Моңарчы елмаеп кына сөйләгән баш механик кинәт җитди чырай белән:
— Ул дүрт елның 18 ае безнеке түгел. Анысы турбиналарны монтажлау өчен кирәк булачак,—диде. — Ә калган эшләр һәммәсе дә шуңарчы тәмам булырга тиеш.

Дмитрий Павлович безне Иделгә караган тәрәзә янына чакырды һәм төзелеш мәйданына күрсәтеп:

— Тиздән, разведка тәмам булуга, монда безнең «авыр артиллерия» эшли башларга тиеш. Әгәр теләсәгез, аларның кайберләрең күрсәтергә, сезне аларга монтаж ясаган урынга алып керергә мөмкин,— диде һәм лекторга эндәшеп, өстәп куйды:

— Тик бер шарт белән... Монтажда эшләүчеләрнең күбесе кичә сезнең лекциягезне тыңлый алмадылар, залда урын җитмәде. Әгәр мөмкин булса, бүген эштән соң безнең халыкка лекция укуыгызны үтенәбез.

Менә без механика заводында. Сүтелгән хәлдә төрле заводлардан озатылган машиналарны монда җыялар, монтажлыйлар, сынап, тикшереп, эксплуатациягә кабул итәләр. Эш вакытында ватылган машиналарны да шушында ремонтлыйлар.

Заводның цехлары Идел яры буенда урнашкан. Цехлар тирәсендә киң мәйданда төрле механизмнар рәт-рәт тезелеп киткән. Шундый зур һәм биек булганга ул машиналарның кайберләрен мин Иделдә пароходта килгәндә дә, разведчиклар эшләгән утраудан да күргән идем. Якын килеп караганда, аларның бернинди әкияткә дә, хыялга да сыймаслык гаять зур һәм катлаулы булуларын күреп, гаҗәпләнеп туя алмыйсың.

Дмитрий Павлович үзе моңарчы Уралмаш заводта технолог булып эшләгән, бөек төзелешләр әчеп гаять куәтле экскаваторларны төзүдә турыдан-туры катнашкан. Беренче экскаваторны Куйбышев гидростроена озатырга, җыешырга, төзелешкә тапшырырга Дмитрий Павловичны җибәргәннәр. Машина үзе бер зур поездга көчкә сыйган. Беренче экскаваторны монтажлап бетергәннән соң, икенчесе, аның артыннан өченчесе килеп торган. Аларга монтаж ясау эшләре белән дә Дмитрий Павлович һаман үзе җитәкчелек иткән, һәм шулай монда баш механик, кайберәүләр әйтмешли, «артиллерия генералы» булып калган.
Завод ишек алдына кергәч тә, ул безне капкага якын торган иң зур машиналарның, берсе янына алып килде һәм үзенә бер горурлык белән:

— Монысын мин үзем белән алып килдем, бу — «үзе атлап йөри торган экскаватор» дип атала, — диде һәм, сөекле баласын иркәләгәндәй, машинаның рамасын кулы белән сыйпап куйды.

— Бу экскаваторның үз авырлыгы 1 200 тонна. Фил хортумы кебек озын сузылган әнә теге корыч ферма — экскаваторның стреласы. Ул 65 метр биеклеккә күтәрелә. Аның очындагы ыргакка беркетелгән зур чүмеч бер алганда 14—15 кубометр балчыкны күтәрә, Ә тәүлек эчендә ул 20 мең кубометр җир казый, ягъни көрәк белән җир казучы 7 000 кеше эшләгәнне... бер үзе башкара... Димәк, шундый ун экскаватор 70 мең кешене алмаштыра. Плотинаның нигезен са-ласы урында Идел төбен һәм шлюзларның каналларын менә шушындый экскаваторлар казыячак.

Завод ишек алдының бер ягы Идел ярына караган. Анда су өсте пантонлы краннар, брандвахталар, баркаслар, җирсуырткыч машиналар белән тулы.

Кинәт шулар арасында берсе, куәтле шарлавыктай, гүли башлады. Аны ишетүгә завод ишек алдында механизмнарны җыючылар, эшләреннән туктап, һәммәсе дә шунда ашыктылар.

Без барып җиткәндә, яр буе халык белән тулган, ә түбәндә су өстендә куәтле җпрсуырткыч машина эшли иде. Ул машина үзе тимер корпуслы суднога урнашкан. Судноның. ике ягыннан да юан, озын трубалар сузылган. Ул трубаларның берсе буенча елга төбеннән су катнаш сыек балчык куәтле насос ярдәмендә суырып алына һәм икенчесе буенча башка бер урынга илтеп салына.

Бу машина бераз таныш миңа. Су юлы транспортында мондый җирсуырткычлар белән сап перекатларны тирәнәйтәләр. Ләкин баш механик минем бу фикерем белән килешергә теләмәде.

Юк, аларны чагыштыру дөрес булып бетмәс,— диде ул, бераз уйлап торганнан соң. — Икесе дә җирсуырткыч дип аталсалар да, аермалары бик зур аларның. Су транспортында җирсуырткыч машиналар пароходлар үтеп китә алмаслык сай перекатларны тирәнәйтәләр, казыйлар. Ә бездә алар киресенчә, туфракны өю, плотинаның җирдән салына торган участогын өю өчен кулланылалар. Аннары бу машинаның чамадан тыш көчле булуын да әйтергә кирәк.

Җирсуырткыч һаман эшли. Аның яр буена килеп терәлгән юан трубасыннан су белән бергә балчык ага. Тагын шунысы гаҗәп, су кире елгага агып төшә, ә балчык яр буенда утырып кала һәм безнең күз алдында үзенә бер тау булып, күтәрелә оара. Тауның бик тиз күтәрелүенә лектор белән мин генә түгел, хәтта монда төрле могҗизаларны күп күргән техниклар да, инженерлар да гаҗәпләнәләр һәм хәйран калып карап торалар.
Иртәгә махсус комиссия бу машинаны кабул итәргә тиеш, шуның алдыннан гидротехниклар аны бүген башта үзләре тагын бер мәртәбә сынап маташалар икән. Бу машина тәүлегенә 40 мең тонна туфрак өя ала, ягъни 8 мең эшче, 800 автомашина эшләгәнне бер үзе башкара ала икән.

Менә плотинаның җирдән са-лына торган өлеше шулай өелә, — диде Дмитрий Павлович,— аннары дулкыннар ашамасыннар, җимермәсеннәр өчен, ул ике ягыннан да бетоннан ясалган калын такталар белән капланачак. Бу эшләрне махсус автокраннар башкарачак.

Дмитрий Павлович безгә ул автокраннарны да, бетон заводларын да, һәрберсе илле кеше, ун автомашина хәтле эшли торган механик көрәкләрне дә, таш ваткычларны да һәм башка машиналарны да күрсәтте.

Көрәк белән балчыкны казу, өю, бетон болгату, кул көче белән таш ватуның нинди авыр һәм ялыктыргыч эш булуы һәркемгә мәгълүм. Менә мондагы куәтле экскаваторларны, җирсуырткыч һәм ташваткыч машиналарны, бетон заводларын, механик көрәкләрне күргәннән соң күңелдә рәхәт җиңеллек сизелә. Бу акыллы машиналарны уйлап табучыларга, төзүчеләргә рәхмәт әйтәсең. Океан артында сугыш утын кабызучылар, атом бомбалары белән җикеренеп, халыкларны яңа сугыш упкынына батырырга хәзерләнгәндә, безнең илдә фәнне һәм техниканы кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, тормышын яхшырту юлына юнәлтүче сөекле һәм бөек юлбашчыга чын күңелдән кайнар сәлам җибәрәсең һәм аңа озын гомер телисең.

Куйбышев гидроэлектростанциясен безнең халык хаклы рәвештә «Коммунизм маягы» дип атады. Ул Идел суы көченнән ел саен 10 миллиард киловатт-сәгать, ягъни иске Россиянең барлык электростанцияләре биргәннән ике тапкыр артык энергия алачак. Бу энергия белән Ватаныбызның башкаласы Москва, күп кенә башка промышленность үзәкләре, тимер юллар, колхоз һәм совхозлар тәэмин ителәчәк. «Куйбышев диңгезе» суы белән бер миллион гектар коры җирләр сугарылачак.
Электр энергиясе әйләндерә торган куәтле насослар күтәрткән Идел суы каналлар буенча кызу җилләргә каршы агар, җансыз ком чүлләрен мул уңышлы иген басуларына, җиләк-җимеш бакчаларына әверелдерер, берничә өлкәне эченә алган зур мәйданнарның табигатен һәм һавасын үзәртер.
Гигант гидроэлектростанция төзелгәч, Идел үзе дә, анда пароходчылык эше дә танымаслык үзгәрәчәк. Иделнең урта агымында гаять зур сулы «Куйбышев диңгезе» барлыкка киләчәк. Ул «диңгезнең» киңлеге кайбер урыннарда 35—40 километрга, озынлыгы 500 километрга, ягъни Идел буйлап Чебоксарга, Кама буйлап Алабугага кадәр җитәчәк. Каты җил-давыллар вакытында аның дулкыннары өчәр метр биеклеккә күтәреләчәк.
Хәзерге яссы төпле, сай утырышлы һәм көпчәкле пароходларга, агач корпуслы баржаларга ул вакытта «Зур Идел» дә йөзү, әлбәттә, читен булачак. Алар урынына, диңгез корабльләренеке кебек, нык корпуслы, винтлы һәм каты давылларда тоткарсыз йөзә торган паротеплоходлар төзеләчәк. А. А. Жданов исемендәге «Красное Сормово» заводы Идел «диңгезләре» өчен яңа пароходларны һәм бозваткычларны төзү эшенә кереште инде. Яңа шартларда пароходларга, юл ялгышмас өчен, диңгез корабльләре кебек, компас белән йөрергә туры киләчәк. Хәзергә керосин лампасы белән яктыртыла торган, җилләрдә еш кына сүнеп калган бакеннар урынына, махсус маяклар куелыр. Ул маяклар диңгезләрдәге кебек, 45—50 метр биеклектә эшләнеп, бик ерактан юл күрсәтеп торачаклар.

«Куйбышев диңгезе»нең күп өлеше безнең Татарстанга керә. Бу хәл республикабызның табигатендә дә, экономикасында да гаять зур үзгәрешләр тудырачак. Кама Тамагы районында суның киңлеге 30 километрдан артык булачак. Иделгә коя торган Чсрсмшан, Бездна, Казанка, Зөя, Камага коя торган Мишә, Чишмә һәм башка вак елгаларның сулары күп тапкыр артачак, аларда пароходлар йөри башлаячак. Казанда, Чистайда, Зеленодольскида һәм башка шәһәрләрдә яңа техника белән җиһазландырылган зур елга портлары төзеләчәк.

Идел хәзер республикабызның башкаласы Казаннан алты километр читтә ага. Плотина төзелеп беткәч, Казан янында Идел суының биеклеге хәзергедән 11 —  12 метрга югары күтәреләчәк, язгы ташу вакытындагы чамада булачак. Димәк, Казанка елгасы буендагы сазлыклар, шәһәр белән бистәләр арасындагы бушлыклар — һәммәсе дә су белән капланачак. Өч яктан су белән чорнап алынган Казан ярымутрауга урнашкан диңгез буе шәһәренә охшап калачак. Ул вакытта Идел «дингезләре»ндә йөзүче пароходлар, бистәләр һәм дамбалар буеннан үтеп, Татарстанның башкаласы Казан янына ук килеп туктарлар.

Дөньяда беренче буларак коллык богауларын җимереп чыгучы һәм кара реакция көчләрен тар-мар итүче бөек совет халкы әнә шулай табигать көчләрен үзенә буйсындыра һәм ныклы адымнар белән алга — коммунизмга бара.