Логотип Казан Утлары
Драма

КИЛӘЧӘККӘ СӘЯХӘТ

ГОМӘР БӘШИРОВ

КИЛӘЧӘККӘ СӘЯХӘТ

I

Шәһәрләрнең шәһәре, коммунизмның башкаласы булып бик күп халыкларның җырларына кергән олы Москва, сигез йөз яшен тутырганнан соң, аеруча күзгә күренеп яшәрә башлады.

Бер килгәндә, ул җир асты сарайларының мәһабәт күренеше, аның стена һәм түшәмнәрендәге мәрмәр белән гипстан чигелгән соклангыч чәчәкләре, тере кешедәй басып торган сыннары, һәйкәлләре белән, техниканың чамасыз куәтен шундый оста җиңүе, машинаны кешегә шундый акыллы хезмәт иттерүе белән таңга калдыра. Икенчесендә, сезнең күз алдыгызда койма эченнән сигез-тугыз катлы зур йорт калкып чыгуын, шунда ук, әкиятләрдәгесы- ман, бер үк вакытта коймалары сүтелә барып, һәртөрле акыллы машиналарның тротуарын җәеп, асфальтын коеп, урам буена иллешәр яшьлек юкә агачлары утырта баруын, машина артыннан килүче кешегә агач төбенә су сибәргә генә калуын күреп, хәйран каласың.
Әгәр сез җәй көннәрендә кичен Пушкин мәйданына барып чыксагыз, үзегезне бөек шагыйрьнең әкиятләре дөньясында кебек хис итә башлыйсыз. Куе яшеллек һәм күпереп үскән нәфис чәчәкләр уртасыннан кинәт кенә, саргылт яисә алсу фонтаннар атыла башлый. Ул да түгнл, шагыйрьнең каршысыида ;.ныц иң мәшһүр шигырьләрен укып торучы дәртле яшьләргә күз төшергән арада, тирә-ягың тагын үзгәрә: йолдызлы һавага атып торган мек тармаклы зәңгәрсу фонтан бөтен мәйданны көньякның кичке бакчасына әйләндерә.

Яисә сез төнге Москваның күгендә, бик биектә, янәшә торган ике гигант киртәгә йолдызлар төшеп тезелешкәнсыман яктылык тезмәсе күреп гаҗәпләнәсез. Алар, караңгы күкне ямьләндереп, Кремльнең төрле якларында балкып торалар. Әгәр көндезләрен шул урынга күз салсагыз, күрерсез: бу Москваның егермешәр, утызар катлы биек яңа йортлары шулай калкып килә. Аларныи өсләре хәзергә әле корычтан үрелгән челтәр булып кына күренсә, астагы катларында инде тәрәзәләрен куялар, идән-түшәмнәрен буйыйлар, телефоннарын көйлиләр.

Москва — мәктәп ул. Москва — коммунизм мәктәбе һәм бөтен яктылыкның, бөтен матурлыкның дөньяда бердәнбер башкаласы. Москва үзенең сүнмәс нуры — коммунизм даһиларының бөек акылы белән Советлар Союзын гына түгел, бөтен кешелекнең хәзерге тормышын һәм киләчәген яктыртып тора. Коммунизм төзелешенең һәр адымында, җәмгыять тормышының һәр тармагында без һәрвакыт һәм иң элек Москвадан өйрәнәбез.

Колхозларны эреләндерү мәсьәләсе дә, Никита Сергеевич Хрущевның җиңел кулы белән, иң элек Москва өлкәсендә башланып китте. Бу өлкәнең колхозлары бик күп яктай башкаларга үрнәк булдылар. Алар агрошәһәр салуга да иң беренчеләрдән булып керештеләр.

Бу юлы безнең әнә шул турыда язасы килә.

II

Зәңгәр автобус Рязаньга бара торган киң шоссе белән Москваның читенә таба юнәлде. Ярты сәгатьләр чамасы барганнан соң, шәһәрнең үзәгендәге кебек бөтен урамны иңләп аккан автомобиль, троллейбус, автобусларның тоташ агымнары сирәгәйде. Бара торгач, трамвайлар бөтенләй күренми башлады. Ләкин һаман да әйтүе кыен әле: шәһәрдәме без әллә хәзер инде колхозлар жиреннән чабабызмы? Яндагы йомшак урында китап укып баручы яшь егет Москва кешесеме ул, әллә колхозчымы? Чөнки киң асфальт юлның өсте монда да машина белән тулы; кырыйда завод бинасы шикелле зур-зур таш йортлар, кечкенә инешләр өстендә чылтәрле матур күперләр күренә, кырларга таба бик күп асфальт юллар кереп китә.

Тагын байтак барганнан соң биек йортлар күренмәс булды. Әмма шәһәрдәгесыман зур магазиннар, ашханә һәм чәйханәләр, парикмахерскаялар һәр туктаган урында бар иде. Су буйларында чүлмәк түбәле, кирпечтән салынган зур-зур араннар. силос манаралары ешрак күренә башлыйлар.
Менә караңгы төште, олы юлда, берсен-берсе ашыктырып, йөзләрчә аклы-кызыллы утлар уйнаша башлады. Безнең автобус электр нурына күмелеп утырган озын колхоз урамнарын уза, шаулатып таш күперләр аша чыга, үрләр менә, болыннардан, кырлардан чаба. Ләкин нинди генә урыннан узмасын, аның юлы һәр җирдә тигез һәм якты. Безнең Москвадан чыккайга нибары өч кенә сәгать чамасы әле. Шул вакыт эчендә бу зур машина туксан километр араны узып та өлгерде инде.

Үзебезнең республиканың олы юл-ларын күз алдына китереп, аларда машина белән йөрүләрнең һәртөрле «күңелле» яклары турында күңелсез уйларга бирелеп тә өлгермәдем, кондуктор туташ:

— Непецино!—дип кычкырды.

Минем янда утырган чибәр егет тә кузгалды. Китабын ябып, өстәге челтәрдән саквояжын алды да төште. Автобус, кызыл утын кабызып, китеп барды, без зур якты урамда торып калдык. Әлеге егет:

— Сез Мячковога барырга җыенасыз бит? — диде. Ул йортлар ара-сыннан күренгән ерактагы яктылыкны күрсәтте.

— Әнә Мячково утлары инде алар. Шулай да хәзер бару уңайсыз булыр. Безнең колхозда гына кунып китмисезме? Телисез икән, әнә чәйханәдә тамак туйдырып чыгарга мөмкин. Аннан соң кинога керергә дә була...

III

Мячково дигән авыл, бөек Россиянең меңнәрчә бүтән авыллары шикелле үк, кечерәк кенә инеш буенда утыра икән. Үр өстеннән аның озын-озын урамнары, зуррак каралтылары аермачык күренә.

ВКП(б) ның Москва Өлкә Комитетында, агрошәһәр салырга җыенучы колхозлар белән танышырга теләвемне белдергәч, шушы колхозны тәкъдим иткәннәр иде. Иң беренче булып күзгә бәрелгән матур ягы шул: бу авылның һәммә йортлары диярлек агачлык эчендә утыра, күбесе чүлмәк түбәле, стеналары ак, яисә зәңгәрсу акка бизәлгән.

Инешнең бирге ягында кирпечтән салынып, түбәләре шифер белән ябылган зур-зур ферма каралтылары тезелеп киткән, инеш буенда электр белән эшли торган водокачка тора. Бер таш бинада тимер чыңлый, икенчесендә электр пычкысы чыжылдый.

Авылның уртасындагы кечерәк бакча каршында пыяла ишекле зур магазинның ачык вакыты икән. Монда чабак тота торган кечкенә кармактан һәм каеш йөгәннән башлап, каракүл якалы пальтоларга һәм кыйммәтле коньякларга кадәр — бөтенесе бар. Бакчаның икенче ягында клубтан пианинода уйнаган тавыш ишетелә, гараждан биш-алты автомашина күренеп тора. Биек үкчәле туфля кигән туташлар, галстуклы егетләр белән култыклашып, каядыр узып торалар.

Үзеннән-үзе шундый сорау туа: авылмы бу, әллә түгелме? Бәлки моны авыл дип атау хәзер дөрес түгелдер инде? Мин бу авылның шәһәр итеп үзгәртеп салганнан соң ничек булырга тиешлеген күз алдына китерергә тырышам. Чыннан да, ниндирәк шәһәр булыр икән бу? Мәсәлән, инеш буендагы әнә ул буаларны нишләтерләр? Канда нинди яна йортлар салыначак, кайда нинди бакчалар утыртылачак? Аннан соң агрошәһәр салу — миллионнарча сум акча тотарга, бик күп һәм кыйммәтле төзү материаллары табарга кирәк булачак, дигән сүз бит ул. Бу колхоз шушындый зур эшкә нинди байлыкка таянып керешә?

IV
Бөтен тирә-якны каплап алган ап-ак тавык көтүе эченнән, тубык ти-ңентен кар ергандай авыр атлап, яшьрәк кенә бер кеше килеп чыкты. Башында колакчын бүрек, пиджак якасын чишеп җибәргән. Ул, кулын биреп, үзенең кем икәнлеген әйтте:

— Летунов, колхозның зоотехнигы.

— Шул ук вакытта партия оешмасының секретаре да. Шулай бит?

— Әйе, шулай.

Кайсы әле салынып кына ята, кайберләре күптән үк эшкә кушылган ферма каралтылары арасыннан чыгып җиткәнче Летуновка берничә колхозчы мөрәҗәгать итте. Яшь булуына карамастан, аңа зурлап, исеме һәм атасының исеме белән дәшәләр иде.

— Павел Иванович, карагыз әле, дуңгызлар бәрәңгене яратып аша-мыйлар. Нишләтик икән?

— Юып бирдегезме? Әһә, бер генә кат юдыгызмыни? Менә шул-шул. Яхшылап юыгыз, балчыкның тузаны да калмасын. Менә шунда күрерсез, ялт иттереп куярлар!

— Павел Иванович! «Ласка» белән «Малышка»ны сауганда үзегез буласызмы?

Летунов, кул сәгатенә күз төшереп алды да, саву вакытына килеп җитәчәген әйтте.

— Нинди «Ласка» ул дисезме? Болар йөз сиксән дүрт савым сыер арасында иң яхшылары. «Ласка узган ел 5707 литр сөт бирде, «Ма-лышка»сы 5039 литр. Майлылыгы 3,8. Начар түгел бит? Быел да шул чамага куалар. Токымнары әллә нинди шөһрәтледән түгел, үзебезнен шушы Ока буе токымның яхшыртылган тармагы дияргә була. Узган ел без һәр сыердан 3651 литр сөт алдык. Беләсез, бу инде хәзер канәгатьләндерә алмый. «Ласка» биргән сөтне озакламыйча бүтәннәрдән дә алырга исәп. Менә ул вакытта ярыйсы булачак инде. Ничек сезнеңчә?

Клубка якынлашып килгәндә, яшь кенә бер кеше каршы чыкты:

— Бүген клубта кино булырга тиеш. Бу — бер. Кандидатлар белән дә очрашасы көн. Ике булдымы? Москвадан иптәш Алимов килеп төште, ул актив киңәшмәсен уздыруны үтенә. Менә сезгә — өч! Җитмәсә бүген партуку көне, газета чыгарасы да бар. Бүген эшне ничек оештырырга икән, бер киңәш бирегезче!

Клуб мөдире китеп баруга колхоз идарәсеннән култык астына зур-зур ватман кәгазьләрен көпшәләп кыстырган, соры шинель кигән бер кеше килеп чыкты. Летуновның чырае яктырып китте.

— Вячеслав Сергеевич, архитектор Алимов әнә шул инде. Сезнен юлыгыз уңарга тора. Агрошәһәр проекты кызыксындыра дисез бит.

Архитектор Алимов бик ачык чы-райлы һәм тиз аралашучан кеше булып чыкты. Шау-гөр килеп исәнләште, шул арада әллә никадәр сораулар бирде, култык астындагы кәгазьләрнең берсен бакча рәшәткәсе өстенә җәеп җибәрде дә, әле як-ягына, әле кәгазенә карап, нидер чагыштырып та өлгерде.

— Әһә! Шулай! Шиксез!—диде, кәгазьләрен кыштырдатып яңадан төреп куйды.

— Сез, Павел Иванович, безнең шеф икәнлекне иптәшкә сөйләп бирдегезме соң әле? Юкмыни? Алайса тыңлагыз... —дип башлап китте дә, Дмитров исемендәге шушы колхозның, эреләнгәннән сон, газета аша Москваның архитекторларына мөрәҗәгать итүләрен сөйләп бирде.

Колхозчылар бу хатларында Дмитров исемендәге колхозга хәзер яңадан дүрт колхоз килеп кушылуын, моннан соң боларга колхоз шәһәре булып бер урында урнашырга кирәк булуын әйтеп, бу эштә архитекторларның ярдәм итүләрен үтенгәннәр.

— Шундый изге эштә ничек булышмыйсың? Мөмкин түгел! Архитектура академиясе бу колхозга агрошәһәрнең проектларын эшләп бирүне үз өстенә алды. Менә шуннан бирле эшлибез. Дөньяда тиңе булмаган эш бит бу. Мең төрле яңа мәсьәләләр туа, мең төрле сорау! Яңа шәһәрне ничек планлаштырырга? Йортларны нәрсәдән, ничә бүлмәле итеп салырга? Менә, мәсәлән, мондый кызык сорау: башка авыллардагы йортларны ничек бик ансат кына итеп күчерергә? Бу бит бер Мячково өчен генә эшләнми, моны бөтен Союз күләмендә хәл итәргә кирәк. Менә шул мәсьәләне, беләсезме, ничек хәл итәргә уйлыйбыз? — Архитектор сер әйткәндәй тавышын әкренәйтә төшеп:

— Ә мин сезгә әйтә алам! — диде. — Утырышка килеп чыгыгыз. Мин сезне Иван Данилович белән таныштырырмын. Ифрат талантлы инженер, аның оригиналь бер проекты бар.

V

Утырышлар залының барлык урындыклары да тулды. Монда, идарә членнарыннан һәм бригадирлардан тыш, тагын укытучылар, яшьләр, кыскасы, колхозның бөтен интеллигенциясе диярлек җыелган иде. Шуннан соң түрдәге өстәл артыннан озынча ябык битле, арган кыяфәтле, башы чалара башлаган бер кеше калыкты. Бу колхозны уналты елдан бирле җитәкләп баручы кеше — Алишкин Степан Григорьевич шул үзе икән. Гади генә киенгән, авыру кыяфәтле шушы кеше, унөч комму-нистны берләштергән көчле партия оешмасының ярдәме белән, уртача гына бер колхозны миллионер иткән. Сугыш елларында оборона фондына бер үзе 130 мең сум бүләк иткән.
Председатель кемнәрнедер барлагансыман, зал эченнән күзен бер йөртеп чыкты да, җыелышны ачып җибәрде.

— Сез беләсез, иптәшләр, — диде, — безнең партия колхозларны ныгытуга һәм колхозчыларның тормышын яхшыртуга бик зур әһәмият бирә. Колхозларны эреләндерү әнә шуннан килеп чыкты ул. Күптән түгел Никита Сергеевич Хрущев болай диде: «Безнең илебездә коммунизм төзүнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе — шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү бурычы өзлексез хәл ителеп килә». Сезнең белән без менә шушы мактаулы бурычны үз кулыбыз белән тормышка ашыру бәхетенә ирештек. Без бүген үзебезнең агрошәһәр проекты турында киңәшергә тиешбез. Иптәшләрдә шундый сорау туарга мөмкин: көчебез җитәр микән? Сез беләсез, эреләндерелгәннән соң колхозның җир мәйданы өч мең гектарга якынайды. Быел безнең килеребез дә ике миллион чамасы булачак. Инде төзү материалларына килгәндә, безнең үзебезнең кирпеч заводыбыз бар. Черепица агрегаты да алдык, бары көйләп кенә җибәрергә кирәк. Тырышып тотынсак, минемчә, без бу эшне ике бишьеллык эчендә башкарып чыгарбыз шикелле. Мин уйлыйм, ул шәһәрнең ничек булырга тиешлеген кадерле кунагыбыз Вячеслав Сергеевич аңлатып бирер.

Архитектор Алимов стенага элгән эскизлары һәм планнары янына барып, шулардан берсен линейка белән күрсәтте.

— Таныйсызмы бу авылны?
Менә төрлесе төрле якка таба сузылган кәкре-бөкре урамнар, кайсы кай якка карап, теләсә ничек утырган эреле-ваклы йортлар, тар тыкрыклар. Әйе, залда утыручыларның һәммәсенә дә бу бик таныш күренеш иде. Бу — борынгы авыл, иген кырларының ямаулы чикмәндәй чуар вакытыннан, кырда кәкре урак патшалык иткән вакыттан, крестьян агайның, үз йортына бикләнеп, дөнья тормышына койма ярыгыннан гына карап яткан заманнан, таркаулык, ялгызлык һәм ярлылык заманыннан калган авыл иде.

Күрәсез, бу сезнең иске авы-лыгыз, — диде. — Күз алдыгызда: бу югары техника һәм машиналар авылы түгел, бу әлеге шул урак белән чабагач авылы. Шунлыктан аның төзелеше хәзерге сорауга җавап бирә алмын. Колхоз шәһәре эшләү һәм яшәү өчен уңайлы булу өстенә, килешле дә, матур да булырга тиеш. Икенчедән, сезнең белән берләшкән дүрт колхозның ике йөздән артык хуҗалыгы монда күчәргә дпп күптән карар чыгардылар. Аларны да шушында урнаштырырга кирәк. Кыскасы, сезгә колхоз эшенең хәзерге дәрәҗәсенә, колхозчының хәзерге культурасына җавап бирердәй яңа шәһәр — колхоз шәһәре салырга кирәк... Ниндирәк булырга тиеш ул шәһәр — моңарчы дөньяда тиңдәше булмаган бу колхоз шәһәре?

Җыелыштагы лар зур кызыксыну белән Алимовка текәлделәр. Архитектор ике тәрәзә арасын тутырып торган зур план янына килеп туктады. Анда кырыйларына агач утыртылган киң һәм төз урамнар, зур йортлар һәм бакчалар күренә иде.

— Бер генә минутка сез үзегезне шушы залда итеп түгел, киләчәкнең ике бишьеллыгы эчендә бөтенләй салынып бетәргә тиеш булган яңа шәһәр, менә шушы колхоз шәһәрендә итеп күз алдына китерегез!

— Аның линейкасы кырдан ук башланып киткән зур магистраль юлга килеп туктады.

— Без сезнең белән менә шушы киң асфальт юлдан шәһәрнең уртасына таба кереп киләбез. Юл буйларында — агачлар. Менә яшеллек эчендә утырган кечкенә буаны уздык, буа кырыендагы бульварга да күз салдык, һәйбәт, матур! Менә монда, хәзерге чиркәү тирәсенә килеп җитсәк, — уртада дүрт гектарлык яхшы бакча. Ком сибелгән аллеялардан, агачлар
күләгәсе чә ышыкланып, алгарак узыйк. Бакчаның нәкъ уртасында бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның мәһабәт монументы басып тора. Без сезнең белән хәзер колхоз шәһәренең ип күркәм, тормышның иң кайнап торган урынына килеп җиттек. Уң яхта — колхоз идарәсенең икс катлы яңа йорты. Менә шушысы! Аның күршесендә — медпункт, бер читтәрәк илле кеше сыярлык ашханә. Беләсезме, әгәр телисез икән, сез монда теләсә кайсы колхоз, яисә теләсә нинди шоһәр белән телефон аша сөйләшә аласыз, яисә дөньяның теләсә кайсы почмагына телеграмма суга, хат җибәрә аласыз. Чөнки элемтә бүлеге дә шунда ук булачак. Менә аның йорты. Сезгә яңа костюм тектерергә, яисә кырынып чыгарга кирәк икән, рәхим итегез: яныгызда гына — ателье, шул ук йортта парикмахер һәм һәртөрле шундый көнкүреш кирәген кайгыртучы оешмалар урнашкан. Бакчаның бу ягындагы йортлар икешәр катлы булыр. Менә бу чиркәү бинасы хәзер бернигә дә ярамый диярлек, ә без аның урынына культура сарае салырга уйлыйбыз. Аның зур залы биш йөз кеше сыйдырырга тиеш. Нигә бик зур дисезме? Юк, бу сезгә таман гына булачак. Хәзер бит, эреләнгәннән сон. сезнең колхозыгызда халык саны мең өч йөзгә җитте, берничә елдан ул ике мең булачак. Хәзер сезнең эшкә яраклы членнарыгыз гына да җиде йөзгә якын.
Арттагы сафлардан маңгаенда сары бөдрәсе күренеп торган бер туташ:

— Вячеслав Сергеевич, гафу итегез, — диде. — Хәзерге клубны нишләтербез икән?

Архитектор тәрәзәгә карап алды. Аннан шушы елларда гына салынган яңа клубның челтәр карнизы, зур тәрәзәләре, ялтырап торган сары нарат стенасы күренә иде.

— Әйе шул. Хәзерге клубыгыз ла чибәр генә бит әле сезнең, киләчәктә аны кино залы итеп калдырырга уйлыйбыз.

Залдагы халык, аның бу сүзен хуп күргәндәй, башларын игәләп куйды.
Алимов линейкасын планы өстендә айкап алды да:

— Бу тирәдә тагын тугыз машинаны сыйдырырлык гараж, менә монда, читтәрәк унбиш койкалык болышца булырга тиеш. Менә ул! Балалар яслесен дә менә шушында, бакча тирәсенә салырга булдык. Тагын нинди җәмәгать биналары бар әле?

Кемдер берәү:

— Безне мунчасыз калдырмый торгансыздыр бит? — дип куйды.

Залдагы елмаюларга үзе дә кушылып, Алимов линейкасы белән инеш буендагы бер каралтыны күрсәтте.

— Менә сезнең хәзерге мунчагыз. Ул болай да ярыйсы гына, тик бераз кечкенәрәк. Без аны зурайтырга кирәк дип уйлыйбыз.

Алимов, булачак шәһәрдә сәяхәтен дәвам иттереп, инеш буендагы озын-озын булып сузылган киң каралтылар төркеме янына «килеп чыкты».

— Без хәзер сезнең белән колхозның хуҗалык үзәгенә килеп кердек. Күрәсез, колхозның бөтен производство куәте шушында тупланган. Менә болар һәртөрле мастерскойлар, ферма биналары, терлек азыгын хәзерләү пунктлары һәм башкалар. Хәзер сезнең 470 баш мөгезле эре терлегегез бар. Тагын биш елдан, димәк 1955 елда, ул сезнең планыгыз буенча 600 башка җитәргә тиеш. Ул елны колхозның барлык терлек саны күпме буласы әле?
Аңа якында гына утырган Летунов җавап бирде:

— Ике мең баштан бераз артыграк

— Ишеттегезме? Әле болардаи тыш тагын ике мең ярым кош-корт булырга тиеш. Боларга сез тагын 45 гектарлык җимеш бакчасын, 3 мең гектарга якын иген җирен кушыгыз. Бу кадәр иген эшен, шул кадәр хайван тәрбияләүне кул көче белән генә җиңеп чыгу турында уйларга да мөмкин түгел. Әмма революциянең бөек даһие — Владимир Ильич Ленин моны 30—40 ел алдан белеп торган, сезнең белән безгә бу кыенлыкны ничек җиңәргә кирәклекне дә әйтеп калдырган. Мин бөек Ленинның тирән акылына зур хөрмәт белән, безнең барыр юлыбызны яктыртып торачак бу сүзләрен дулкынланып искә төшерәм. Моннан нәкъ утыз ел элек Владимир Ильич менә нәрсә дигән иде:

«Коммунизм — совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру ул». Бу сүзләр хәзер безнең программабыз! Колхозның барлык эшен электр көче башкарачак. Хәзер сезнең колхозыгызда егерме данә электр моторы эшли.
Колхозчылардан берсе, электрик булса кирәк:

— Безнең хәзер үк кырык электр моторыбыз бар!—дип өстәп куйды.

— Әйе! Димәк, шушы берничә ел эчендә үк сез тагын егерме моторны эшкә җигә алачаксыз. Әмма бераздан ук алар гына да җитми башлар.

Архитекторга бик күп төрле сораулар һәм тәкъдимнәр ява башлады.

— Фермаларда телефон булачакмы?

— Терлекләргә азык әзерләүдә машина көчен ныграк җигүне онытмаска иде.

— План төзегәндә чәчү әйләнешен истә тоттыгызмы?

— Тавыклар белән дуңгыз фермасының арасы еракмы?

— Бик әйбәт җиһазланган лабо-ратория кирәк булачак! Онытыла күрмәсен!

Алимов җавап биргән арада анын янында утырган зур гына гәүдәле ир уртасы кеше блокнотына иелеп, маңгаен җыера-җыера нидер уйлана иде. Алимов таныштырырга вәгъдә иткән инженер, әлеге «оригиналь» проект авторы Иван Данилович шул иде инде.

Башка авыллардан күчеп утырырга тиеш булган йортларны ничек күчерү турында ул озак уйлаган. Андыйлар бит дүрт авыл! Кайсында утыз, кайсында кырык йорт, ә берсендә йөз егерме өч! Сиксән бер йортны быел яз көне үк күчерергә кирәк. Әгәр сүтеп ташырга уйласаң, эш көче бик күп китәчәк, аның өстенә искергәннәрснең таралып китүе дә бик ихтимал. Нишләргә? Бер монда гына түгел, бу мәсьәлә бөтен өлкә, хәтта бөтен Союз күләмендә кузгалып килә бит. Ничек шул меңнәрчә, ун меңнәрчә йортны ватмыйча, сүтмичә, ансат кына итеп Һәм арзанга төшереп күчереп куярга?
Гәрчә бөтен ягы да урында сыналып бетмәгән булса да, Иван Данилович, бик күп эзләнүләрдәй соң, бу сорауларга җавапны тапкан иде инде. Тик менә кайчан күчерү җайлырак булыр икән: чана юлы беләнме. әллә җәй көнеме?..

Ул арада индс Алимов шәһәрнең торак йортлары салыначак үзәк урамнарына күчкән иде. Аны хатын-кызлар сырып алган, проектлар тирәсендә күңелле һәм җанлы әңгәмә бара иде.

— Вячеслав Сергеевич, әйтсәгезме, яңа йортларның арасы ничә метр кала икән?

— Порт урыннары зур булачакмы?

— Өйләрне ничә бүлмәле итеп салырга киңәш бирәсез?

— Электрдан файдалану ягын кичек планлаштырасыз?

Алимов бер планнан икенчесенә күчеп, линейкасы белән әле йортлар арасын, әле салыначак өйләрнең эчке төзелешен күрсәтеп, аңлата бирде. Юк, Москва архитекторлары уңайлылык, җайлылык ягын берсен дә онытмаганнар. Порт аралары унбиш метр булачак, ул арага агач утыртылачак икән. Җимеш агачлары булса, бигрәк тә яхшы. Порт урыны һәр хуҗалыкка 0,12 гектар исәбеннән калдырыла. Моннан тыш, бәрәңге, яшелчә кебекләрне утырту өчен шәһәр читендә һәр хуҗалыкның тагын 0,13 гектар җире булачак.
— Порт кирәк-ярагына электр көчен файдалануга килсәк, ул яктан һичбер чик куелмас. Рәхим итеп, теләгәнчә файдалана бирегез. Безнең бу тирәдә электр көче хәзер дә җитәрлек. Инде безнең бу шәһәр салынганда Куйбышев гидростан-циясе дә эшли башлаячак. Аннан соң инде бу турыда сөйләп торасы да булмый. Аның миллиардлар белән исәпләнә торган тиңсез куәте безгә коммунизм төзергә бик нык ярдәм итәчәк.
— Ә телефон? Водопровод ягы ничек?
Алары да булачак икән. Башта төрле оешмалар белән фермалар телефонлашачак, алардан соң телефон чыбыгы һәр колхозчының йортына сузылачак. Канализация белән водопровод та онытылмаган. Алар һәркайсы нәкъ шәһәрдәгечә буласы.

Шуннан соң әлеге йортлар күчерү мәсьәләсе кузгалды.

Иван Даниловичның проекты бик ансат икән: ей буламы анда, амбармы, көчле домкратлар белән нигезеннән күгәртәсең дә, җәй көне махсус эшләнгән озын арбасымаи нәрсәгә, кыш көне зур табаннарга утыртасың. Көчле трактор эләктерә дә ала да китә. Яңа урында өйнен нигезе алдан ук әзерләнгән була, китерәсең дә куясың. Өең әзер. Мичен чыгарып, тәрәзәсен куй да, рәхим итеп, кер дә утыр.

Шундый кыен нәрсәнең болай ансат кына хәл ителү мөмкинлегенә сәерсенеп булса кирәк, башта бераз тын утырдылар. Аннан соң тагын сораша, уйлаша һәм киңәшә башладылар.

— Әгәр шулай тарттырып килгәндә ул өй чыдамаса, таралып китсә?

— Аны бит, таралмый торган итеп, як-яктаи тимер кыршаулар белән боргычлап куйган була.

— Әгәр сикелтәләрдәи, чокыр-фәләннән чыкканда зарарланса?

— Зарарланмас, чөнки бит ул махсус сиртмәләр өстендә утыра. Шунлыктан, тирбәлеп кенә барырга тиеш.

Яшь кенә бер колхозчы:
— Өй эчендә чәй эчә-эчә барырга да була икән, — дип көлдереп алды. —Нигә, әнә Москвада шулай бит: йорт икенче урамга күчеп бара, ә аның эчендәге кешеләр шуны сизмиләр дә!

Дөрес, бу әле бары проект кына. Аны эшкә ашырганда, барысы да уйлаганча ук булып бетмәскә мөмкин, төрле кыенлыклар да килеп чыгар. Әмма Иван Данилович та, Алимов та бу җитди мәсьәләнең шушы юнәлештә хәл ителергә тиеш икәнлегенә нык ышаналар, һич шикләнмәскә мөмкин, социализм иленең куәтле техникасы төрле чокыр-чакыр һәм җайсыз урыннарда сибелеп яткан авылчык һәм авылларны яңача салына торган, электрлы, канализацияле, телефонлы колхоз шәһәрләренә тиз һәм ансат күчерергә ярдәм итәр.

Колхоз активының рәсми киңәшмәсе тора-бара күңелле һәм җанлы әңгәмәгә әйләнеп китте. Схемалар һәм планнар янына яшьләр, кызлар, карчыклар, таякка таянган картлар килә. Шәһәр урамнарының киләчәктә кай төшләрдән узачагын, нинди йортларның кайда салынырга тиешлеген аларныц үз күзләре белән күрәсе килә иде. Чөнки алар бу шәһәрне үзләре өчен, үз куллары белән салырга һәм шунда яшәргә тиешләр бит.
Менә алга чалара башлаган сакаллы таза гына бер карт килеп чыкты.

Председатель аңарга ишарә итеп:

— Николай Иванович нидер әйтергә тели, — диде.

Алтмыш биш яшьлек бу карт күп еллардан бирле колхозның үзара ярдәм кассасының җитәкчесе булып эшли, бер үк вакытта, ул стена га-зетасының редакторы, кибет ко-миссиясенең председателе дә икән. Николай Иванович, бүреген салып:

— Әйе, әйтәсем килә шул! — диде..— Әйтмичә булмый, күңелем шулай куша!.. Менә монда, хәзер без утырган шушы йорт урынында, бе-ләсезме элек нәрсә иде?

Берничә олы кеше:

— Белмичә, монда трактир иде бит! — диештеләр.

— Менә шул-шул! Нәкъ шушы урында кабакчы Малыгин безнең актык тиеннәребезне суырып ятадыр иде — исертеп, башны томаландырып! Ә без кабак урынына нинди клуб салдык! Ул гынамы әле? Хәзер инде менә культура сарае турында, колхоз шәһәре салу турында сүз бара! Тыңлап утырам да исем китә! Бер караганда әкияттәгесыман, хәтта ышанырга да кыймый торасың, ә үзе — чын! Бөтенесен үз кулыбыз белән эшләдек бит!.. Мондый шәһәрне салырга көчебез җитәме безнең? Җитә! Без бит — миллионер колхоз. Менә мин үземнән генә әйтәм. Элек минем чәчүдән барлы-юклы җиде пот арышым кала торган иде. Ә хәзер мин колхозчыларның ярдәмләшү кассасында кайбер елларны йөз мең сум белән командовать итәм!.. Аннары бит эш байлыкта гынамыни? Син, Степан Григорьевич, колхозның миллионнарына гына түгел, колхозчыларыңа, аларның изге теләкләренә ныграк таян! Яңа шәһәрне салачак төп көч шул бит!

Бу карттан соң тагын күпләр чыгып сөйләде. Аларның һәркайсының акыллы киңәше, файдалы тәкъдиме бар, әмма чын күңелдән, дулкынланып әйткән иң җылы сүзләре бөек Ленинга, аның даһи көрәштәше Иосиф Виссарионович Сталинга багышланган иде.

Без кайтырга чыкканда кич булган, урамнар яктыртылган, Москвадан килә торган олы юллар өстеннән бик еракларга таба якты нур тасмалары сузылып киткән иде.