Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗАН УРАМНАРЫНДА

МИРСӘЙ ӘМИР

КАЗАН УРАМНАРЫНДА


1
Эш сәгате тулуга, идарәнең барлык хезмәткәрләре диярлек чыгып китеп тә беттеләр. Ярым караңгылыкка күмелеп, тып-тын булып калган ялангач өстәлләр арасында тик бер өстәл генә яши иде әле: аның өстендәге яшел абажурлы электр лампасыннан сибелгән тыныч яктылыкта сабыр гына хәрәкәтле бер ир-ат селкенгәне күренә иде.

Яхшы ягы белән дә, начар ягы белән дә дан чыгармаган, шулай да, үзен якыннан белүче хезмәттәшләре каршында турылыклы һәм эш сөюче кеше булып танылган гади Әхмүш иде бу. Үзеннән яшьрәк хезмәттәшләре аны «Әхмәди абый» дип хөрмәтлиләр, рус иптәшләре — Әхмедзян Шакирович дип зурлыйлар, татарлардан булган кордашлары, дус- ишләре исә, инде кырыкның өс ягына чыгып барган кешеләр булсалар да, аңа, яшьрәк чактагы гадәтләре буенча, үз итеп, «Әхмүш» дип кенә дәшәләр иде. Без дә аны шулай, үз итеп, Әхмүш дип кенә йөртик.
Әхмүш сабыр, җитди кеше иде; эш сәгате тулганлыкны белдереп, звонок шалтырауга, егетләре белән күрешергә атлыккан яшь кызлардай, атыла-бәрелә тизрәк чыгып китәргә ашыгуны килештерми иде. Менә хәзер дә ул, звонок тавышына һәм шул звонок нәтиҗәсе буларак, бүлмә эчендә күтәрелгән ыгы-зыгыга бөтенләй әһәмият бирмәгәндәй, үз өстәлен җыештыра, ашыкмыйча гына һәрбер кәгазьне үз урынына салып калдырырга тели иде. Өч-дүрт минутка кичегеп чыга икән — аның өчен берни түгел, тик эш кәгазьләре генә чуалмасын, өстәлендә һәрвакыт башкаларга үрнәк итәрлек тәртип булсын...
Ләкин бүген аңа бөтен шартын китереп җыенырга мөмкинлек бирмәделәр. Телефон шалтырады. Әхмүш, бу вакытта бер ялгызы үзенең эш урынында булуы белән горурлану тойгысы хис итеп, трубканы алды. Нигә горурланмаска? Бәлки, нинди дә булса берәр кичектерергә ярамый торган әһәмиятле эш турында шалтырата торганнардыр. Ихтимал, берәр җирдән начальник үзе шалтыратадыр...
— Алло... Тыңлыйм...
Юк, начальник түгел икән, үзенең Суфиясе икән... Әнә нәрсә ди:
— Әле син һаман кайтырга чыкмадыңмыни? — ди, гаҗәпләнгән була. Ә үзе бер дә гаҗәпләнми инде. Әхмүшиең ашыкмый торган гадәте барлыгын бик яхшы белә ул. Шуны белеп шалтыратадыр да... Әнә:
— Шул булыр инде синең, — ди, — өеңә кайтырга дигәндә, ашыга белмәссең.
— Нәрсә бар соң ул кадәр ашыгырлык?
— Сафалар килеп төште.
46
— Сафа? Нинди Сафа?
— Сафаң бер инде синең — борынгы дусың.
— Кит аннан? Хатыны беләнме?
— Әйе. тизрәк кайтып җитәргә тырыш. Театрга билет та алып куйдык— «Мулланур Вахитовка»... Аны-моны кыстырып кайтырга да онытма.
— Очтым...
2
Дөрес, очарга кирәк иде Әхмүшкә. Ничәмә-ничә елдан бирле күрешмәгән дусы килгән бит. Өстәвенә Зур театрга билет алып куйганнар. Күрәсең, Сафаның озак кунак булырга нияте юктыр, көне туры килгәндә, күреп калыйм, ди торгандыр. Тизрәк кайтып житәргә кирәк. Аны-моны кыстырып кайтырга да онытмаска кирәк...
Онытамы соң!
Аны-моны кыстырып кайтырга дигәндә, Әхмүш иренәме соң! Өйгә кайтканда нинди дә булса берәр тәмлерәк күчтәнәч алып кайту анык иң яраткан гадәте. Аның бу гадәтен хатыны гына түгел, балалары да белеп бетергән. Эштән кайтып керәме ул, җыелыштанмы, киноданмы яки мунчаданмы — балалары аны һәрвакыт:
— Әти, нәрсә алып кайттың?— дип каршы алалар.
һәм чыннан да Әхмүш күп вакытта берәр нәрсә алып кайткан була: яңарак исемле конфетмы шунда, пряникме, печеньемы яки сыр, колбаса, консерв кебек әйберләр. Сезонына карап, төрле фрукт, җиләк- җимеш була тагы... Әйе, магазиннарга кергәләп йөрергә иренми Әхмүш. Хәтта аласы әйбере яки кесәсендә акчасы булмаган чакларда да магазин яннарыннан тыныч кына үтеп китә алмый ул. Гастрономия магазинына кереп, андагы тулылыкка, муллыкка сокланып, җанын канәгатьләндереп чыгарга ярата. Ә бүгенге кебек сылтау булган чакларда инде, әйтеп торасы да юк...
Менә ул магазинда. Прилавкаларга сыеша алмый торган күп төрле сорт колбасалар, сырлар, балыклар, консервлар, матур-матур печатьле шешәләр өстендә йөгерә аның күзләре. Татлысыннан булсын, майлысыннан булсын, әчкелтем-төчкелтеменнән булсын — сыйның шәпләрен, менә дигәннәрен сайлап алып кайтасы килә аның. Күптән күрешмәгән Сафа дустына Казандагы тормышның муллыгын, яши белеп яшәгән кешегә биредә шәп торырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп, мактанасы килә. Их, сайлар иде ул хәзер! Җайлап, затлы ашамлыклар алуның бөтен ләззәтен татып, ашыкмыйча гына, сатучылар белән дә, алучылар белән дә гәпләшә-гәпләшә сайлар иде. Ләкин, ашыгырга кирәк шул. Театрга барырга вакыт җиткәнче өйдә булырга гына түгел, кайтып, дуслар белән очрашып, бераз утырып алырга да өлгерергә кирәк. Җитмәсә, кайтасы җир шактый ерак...
Шулай да, бу яктан аны тынычландыра торган бернәрсә бар: ул — икенче номерлы трамвай. Тынычландыра дию генә аз, шатландыра, горурландыра аны ул трамвай.
— Икенче номер исән булсын!—ди Әхмүш, үзенең тынычсызланган күңеленә җавап биреп.— Барлык кирәк нәрсәләрне алып өлгерәм әле...
Магазинда эшен бетереп урамга чыкканда, Әхмүшнең бервакытта да үз яныннан калдырмый йөртә торган һәм буш хәлендә сыңар учка сыеп бетә торган ятьмә сумкасы эреле-ваклы төргәкләр белән тулып, кабарып киткән — мендәр чаклы булган иде инде. Шулай да, алган әйберләреннән күңеле канәгать түгел иде Әхмүшнең.
— Эх, алма да булса! —ди иде аның күңеле. Сафа дусын кыш уртасында менә дигән свежий алма белән сыйламакчы булган иде ул. Барып чыкмады. Иртән эшкә килешли магазин тәрәзәсе аша күренгән алмалар сатылып беткән булып чыкты. Ә башка магазиннарга кереп, эзләнеп йөрергә вакыты тыгыз. Юк, булмый инде... Булса шәп була иде булуын...
Урамнарда яңарак кына ут алынган чак иде. Бу сәгатьләрдә Казан шәһәренең үзәгендә — тугыз урам чатын берләштергән киң мәйданда хәрәкәт аеруча көчле була... Юк, хәрәкәт дию генә җитми. Бигрәк тә, Әхмүш шикелле, Казанга килүенә инде утыз елга якын булган кешеләр өчен, гади хәрәкәт кенә түгел бу. Әйе, хәрәкәтнең ниндие булмый аның? Моннан егерме... юк егерме генә түгел, егерме биш еллар элек тә Казанның бу урыны хәрәкәткә ярлы түгел иде...
Әхмүшнең, әле яңа гына үсеп, егет булып барган чагында, Сафа белән бергәләп Казанга килеп төшкән вакытлары хәтеренә төшә башлады. Казанның нәкъ үзәгендәге бу мәйданның ул чактагы күренешен бик яхшы хәтерли әле ул. Сафа да онытмагандыр, әлбәттә...
Ләкин, Әхмүшкә үткән елларын озаклап искә төшереп торырга мөмкинлек булмады. Аның хезмәтенә һәрвакыт хәзер булган җитез, җыйнак, сөйкемле трамвай килеп тә җитте.
— Рәхмәт төшкере, — диде Әхмүш чын күңелдән куанып, — көттерәме соң ул икенче номер!.. Шул, үзе. Шул кадәр таныш, шул кадәр якын ул Әхмүшкә, ул аны күз күреме җирдән таный. Башка линияләрдә юк андый вагоннар. Булганнары бары да Әхмүшләр урамына гына йөри...
Әхмүш, үз трамваеның матурлыгы, тиз килүе, тигез йөрүе белән горурлану тойгысы кичергән хәлдә, йөгереп ишек янына килде. Тоткасыз ишекләр, «Рәхим итегез, Әхмүш иптәш» дигәнсыман, үзләреннән-үзләре ике якка ачылып киттеләр. Әхмүш, ятьмә сумка тоткан кулын алга сузып, сул кулы белән никель тоткычларга тотына-тотына баскычтан күтәрелде. Эчкә узды. Аны үз итеп, кочып алырга әзер торган таныш йомшак урыннар һәммәсе буш иде.
Дөрес, бу хәл, ягъни икенче номерлы трамвайның бу урында, бигрәк тә бу вакытта бөтенләй буш булуы, Әхмүшне барыннан да элек гаҗәпләндерергә, ялгыш утырдыммы әллә дип, шикләндерергә тиеш иде. Ләкин күптән күрешмәгән дусын күрү хыялы белән чамалау тойгылары чуалган Әхмүшкә гаҗәпләнергә дә, икеләнеп торырга да вакыт булмады. Үз артыннан ябырылып вагонга керә башлаган пассажирлар төркемен күреп, тизрәк урын алып калырга ашыкты. Икеләнеп-нитеп тору кая — күңеленә ошаган урынны сайлап утырырга мөмкинлек барлыгын күреп, шатланды гына ул. һәм, балалылар яки сәлдерәгән картлар кереп кузгату ихтималы булмаган, тыныч урыннарның берсен саплап, утырып та өлгерде.
Ә бер утырып алгач, булды инде. Тәрәзәләр туңган булса да, Әхмүш өчен кирәкле остановками уздырып җибәрү куркынычы юк: ул иң соңгы остановкада төшә; трамвай ул торган йорттан ары китми... Анысы үзе бер бәхет. Теләсәң, башыңны күтәрми укып бар, теләсәң, тирән уйларга чумып, онытыл, теләсәң, йокыга ук кит...
һәм Әхмүш тирән, татлы хыялларга чумды.
Үзе белән бергә Казанга килгән, аның белән бер үк елларда Казанда белем алып, аннары еракка, бөтенләй Татарстаннан тыштагы ук бер өлкәгә китеп, агроном булып йөргән яшьлек дусы Сафа каршында үзенең Казаны белән мактанасы килү тойгысы биләп алды аны.
Ничәмә-ничә еллар күрмәгән бит Сафа Казанны! Дөрес, Бөек Ватан сугышыннан кайтышлый, бер-ике көнгә генә булса да, Казанга сатылып үткән иде ул. Ләкин ул вакытта хәлләр бөтенләй икенче иде шул әле, Әхмүшнең үзенең дә яңа гына сугыштан кайтып төшкән чагы
иде, ничектер, ул турыда уйланмаган да. Ә хәзер... Бөтенләй бүтән. Шәһәрнең бу соңгы еллардгы үсеше бигрәк тә күзгә бәрелеп тора бит... Әнә, Әхмүшнең утырганына кайчан, трамвай һаман кузгалып китә алмый әле: юл аркылы узучы автобуслар, троллейбуслар, машиналар агымы ирек бирми... Казан урамнарындагы бу чаклы шәп. мәһабәт хәрәкәтне күреп, Сафаның исе китәр инде... Без аның белән Казанга килгән елларда бит әле... һи... ул елларда да хәрәкәт бар иде барын, әйе, моннан егерме — егерме биш еллар элек тә Казанның бу урыны хәрәкәткә ярлы түгел иде. Алды ачык итеп эшләнгән вак- вак кибетләр белән тулган бу мәйдан, «Балык базары» дип аталса да, андагы сәүдә кипкән вобла сату белән генә чикләнми иде. Ул вакытларда әле шактый күп булган һәм дәүләт магазиннары белән ярышырга азапланып яткан хосусый сәүдәгәрләр ни генә кылынмыйлар иде. Кибет козырекларына асылынган хәлдә, тузанлы җил белән сәлберән торган кәҗүл итекләр, саврыйлы читекләр дисеңме; алучының авызына керерлек итеп, алга чыгарып эленгән сипкелле крипделләр, ерактан караганда криндел төсле булып күренә торган бәйләм-бәйләм чабаталар дисенме; агач көрәкләр, балчык чүлмәкләр, уенчык үрдәкләр, комган, тас, чиләкләр дисеңме... Кыскасы: нинди генә товарлар бергә буталмаган иде анда... Бу хәтле «мал» арасында күзгә күренә алмый торган нигъмәтләрне исә, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән синең колакларына бәрәләр. Эшләпәсен көя кисеп бетергән, кечкенә буйлы, ак сакаллы карт калын гына, басынкы гына тавыш белән өзлексез рәвештә: «Мухомор, перец, нафталин... мухомор, перец, нафталин!» дип кабатлый. Кабатлый торгач, үзе дә бертөрлелектән туеп китәм Менә бер заман кайдадыр бер кибет янында коточкыч тавышлар ишетелә башлый: берәү акырып елый, берәү ярсып сүгенә, берничә кеше мәдәт биреп, шау-шуны көчәйтергә булыша. Тәртипсез төркем агымына кушылып, теләсәң дә, теләмәсәң дә, тавыш килгән якка өстерәләсең. Анда ниндидер бер тәрбиячесез калган бала тотылган булып чыга; чәлдергән, күрәсең: аны милиционер култыклаган. Майланып торган кап- кара йөзле нэпман, кистән шикелле рәхимсез йодрыгын болгый-болгый, малай өстенә очына:
— Үтерәм мин аны! Үтерәм шпананы!
Малай, әнисенә сыенгандай, милиционерга сыена.
Кемдер, теләктәшлек күрсәтеп, ярсыган нэпманга җавап бирә:
— Үтерми тор! Совет мәктәбенә илтеп урнаштырсыннар әле үзен. Может синнән-миннән әйбәт кеше чыгар әле шул малайдан, иемә?
— Чаң-чаң! Чаң!..
.Малай маҗарасы белән мавыгып, тирә-якларын оныткан кешеләр төркемен көч-хәл белән икегә аерып, трамвай килә...
Әйе, трамвай бар иде. Бөтен базар тирәсен әйләндереп алган җигүле атлар бар иде. Сатарга китерелгән сарыклар күренә иде. Чокырлы- чакырлы җир өсте ат тизәге, салам чүбе белән капланган була иде... Ә автомашиналар күренә идеме-юкмы ул заманда? — Анысын хәтерләми Әхмүш. Булуын булгандыр, әлбәттә. Ләкин бик аз булган күрәсең...
Ә хәзер...
Бәлки Казанның әнә шундый чакларын үзе күреп белгәнгә күрәдер, Әхмүш өчен шәһәр урамнарындагы бүгенге хәрәкәт гади хәрәкәт булып кына түгел, ә бәлки җанны рәхәтләндерә, күңелне үстерә торган тантаналы тамаша булып күренә. Әле былтырлы-быеллы гына диярлек яңартып эшләнгән асфальт урамнар буйлап тезелгән электр фонарьлар яктысында өсте-өстенә узып торган машиналар... Ниндие генә юк аларның! Уенчык шикелле кечкенә, җыйнак, җитез «Москвич»лар; аларга караганда җитдирәк булган «Победа»лар; мәһабәтлектә, байлыкта үзләренә тиң таба алмагансыман, вәкарьле тавыш белән генә гудок биреп, йөзеп барган төсле шома гына узып китүче «ЗИС»лар... Ә ул йөк машиналары! Ул аларның бөтен дөньяңны төяп алып китәрдәй зурлары, көчлеләре!.. Ул берсеннән-берсе уздырырга тырышып, киенешкән кызлардай җыйнак, җитез һәм чыннан да берсеннән-берсе матур яңа трамвайлар... Урамнарга аеруча ямь кертеп җибәргән троллейбуслар, автобуслар!.. Ул тагын тротуар буенда такси машиналарының тезелеп торулары!.. Аларның, чибәр-чибәр киенешкән кешеләрне утыртып, кузгалып китүләре, очып кына килеп туктап, чиратка тезелүләре...
Шулай да, якты тротуарларга тулып, теге якка да, буякка да ашыгучы эшлекле кыяфәтле җәяүлеләр агымы белән болай да җанланган урамнарга тулылык, мәһабәтлек биреп хәрәкәт итүче хисапсыз күп төрле машиналар арасыннан Әхмүшкә иң матур, иң сөйкемле күренгәне — икенче номерлы трамвай вагоннары иде. Туктап торган чакларында да, очарга әзерләнгәнсыман, һаман алга омтылып тора торган итеп, кыеклап буялган бу вагоннар чынлап та матурлар. Үтеп киткән саен урамнарга ямь өстәп узалар алар. Ләкин Әхмүш өчен хикмәт анда гына түгел: Әхмүш икенче номерлы трамвайны үзенеке итеп саный — хикмәт шунда.
Үзенеке дисә дә урыны бар шул: икенче номерлы трамвай бит аны теләгән вакытында капка төбенә килеп, утыртып алып китә дә эшли торган урынына илтеп төшерә. Аның өчен генә дә түгел, ул трамвай йөри торган урамны яңартып эшләүдә Әхмүш үзе җиң сызганып катнашты...
Ә башка трамвайлар, шулай ук троллейбуслар булсын, автобуслары, башкалары булсын, ничектер Әхмүшкә ул чаклы ук үз түгелләр. Кайсы урамнарда йөриләр алар, шәһәрнең кайсы читләренә барып чыгалар— Әхмүшнең анда артык эше юк. Иң матур, иң җайлы, иң төгәл йөри торган трамвай — аныкы. Өч ел инде менә — Әхмүш үзенеке итеп санаган бу вагоннарга һаман сокланып туя алмый. Ләззәтле бер канәгатьләнү белән бу вагоннарның саны күбәя баруын күзәтә. Башта икәү генә иде андый вагоннар. Тора-бара өч булды, дүрт булды.., Хәзер инде дистәгә тула.
Вагон ниндидер шау-шулы чатка килеп туктады. Әхмүшнең күңеленең кайсы почмагындадыр, «бу нинди остановка соң?» дигән сорау кузгала язып куйган кебек булды. Гадәттә бу вагонда очрамый торган әллә нинди ят пассажирлар да утырасыман тоелып китте... Ләкин, иң соңгы остановкадан башканы белмәгән Әхмүш үзенең татлы хыялларыннан аерыла алмады...
...Эш бу матур вагоннар белән генә дә бетми бит әле, — дип дәвам итә иде аның уе. — Ул вагоннар йөри торган урамның буеннан-буена яңартып эшләнүе бар. Хәзер бит бу якты, такыр урамнан җәяү йөрүе дә — торганы бер рәхәтлек!.. Бар, бар, бик бар Сафаның исен китәрерлек яңалыклар. Ә соң Бутлеров урамында юктан бар булган яңа йортлар. Ә ул тау менгән җирдәге тар урамның киңәйтелеп эшләнүе, өч метрга биегәйтелүс!.. Бары да безнең урамда булган эшләр бит. Ә безнең фонарьлар соң, фонарьлар?!.
Ул туңган тәрәзәләр аркылы якты шәүләләре чагылып кала торган фонарьларга игътибар итте, һәм ул шунда ничектер бүген аңа бөтен нәрсә дә бүтән төсле булып күренүен сизенеп, сәерсенеп китте. Кинәт кенә аңа инде бик озак утырып барган кебек тоела башлады.
— Бу ни хәл, — диде ул, — әллә, уйланып бара торгач, төшәргә онытып, кире борылып киткәнменме? Алай дисәң, юк, халыкның төшеп беткәне юк. Ә нигә болай бик озак? — Ул, тәмам шикләнеп, бик мәшәкатьле эш булса да, калын кышкы киемнәр астында калган чалбар кесәсендәге сәгатенә тыгылмый булдыра алмады. Сәгатен карагач, аның чәч төпләре кымырҗып китте (хәтта, әгәр дә башында бүреге булмаса, чәчләре үрә торды, дияргә дә булыр иде), чөнки сәгать сигез тулып килә иде.
— Бу ни хәл, — диде Әхмүш, утырган урыныннан сикереп торып,— кайчан барып җитәбез соң без ахырдагы остановкага?!
Аның болай ярсуыннан курыккансыман, трамвай туктый да башлады. Кондуктор да, нәкъ аңа җавап биргән төсле итеп:
— Килеп җиттек, — дип куйды. — Шуннан ары китми. Кире борыла. Әхмүш, бер минутны да әрәм итмәс өчен, мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тырышты. Кемнәрнедер ачуландыра-ачуландыра, тыгызланып, төртешеп, алга — ишеккә омтылды.
Ләкин бу ашыгу гына эшне төзәтерлек булып чыкмады. Трамвайдан төшүгә, Әхмүш беравык акылын башына җыя алмыйча, миңгерәүләнеп торды.
— Акылдан шашаммы икән әллә мин? — дип, чын-чынлап шикләнеп куйды ул. Бу коточкыч тойгының дәһшәтеннән аның тәннәре эсселе- суыклы булып китте. Ул килеп төшкән җир яп-ялангач кыр иде. Алда — шактый еракта бик күп булып электр утлары күренә, уңда да, шулай ук арт якта да еракта-еракта күренгән электр утларыннан башка нәрсә юк.
Әхмүш, шактый вакыт аптырашта торганнан соң, үзенең иң ышанычлы, якын дусына үпкәләгән кешесыман, «нишләттең син мине?» дигән чырай белән, әле генә үзе утырып килгән вагонга борылып карады. Ул арада вагон түгәрәк ясап кире борылган да нәкъ маңгае белән Әхмүшкә төбәлгән, ә маңгаенда, Әхмүшне гаҗәпләндереп, «2» ле номер түгел, «5»ле номер балкып тора иде. Әхмүш үзенең нинди хәлдә калуына хисап биреп тормастан, тизрәк кире борылып кайту өчен, вагонга йөгерде. Ләкин, ул килеп җитүгә генә, тоткасыз ишекләр, Әхмүшне мыскыл иткәндәй, шап итеп ябылдылар да, вагон кузгалып та китте.
Әхмүш, ерагая барган вагон артыннан бик озак карап торганнан соң, тирән көрсенеп:
— Бишенче номер?!—дип куйды.
Үзенең шушындый ахмак хәлдә калуына гарьләнү белән бергә, аңарда бу көтелмәгән яңалыктан канәгатьләнү тойгысы да кузгалды, трамвай юлының икенче ягында тезелешеп торган өчәр катлы яңа йортларны күргәч, аңа тагын да күңеллерәк булып китте. Ул арада аның янына икенче вагон килүен көтүче кешеләр җыела башлады. Әхмүш аларга нинди генә сорау бирмәсен, үзенең һәр соравына күңелен күтәрә торган, шатландыра торган, Казан кешесе буларак, аны горурландыра торган җавап ала иде...
Ул сугышта йөргән елларны аның хатыны шәһәрдән читтә, ерактагы бер урман буенда бәрәңге утырткан иде. Әхмүш, сугыштан кайткан елны хатыны белән бергәләп, ул җиргә үзе дә барган иде. Бик ерак иде ул җир: бара-бара, барып эшләгәннең соңында, кайта-кайта, тәмам күзләре тонып беткән иде... Менә хәзер Әхмүш шул җирләргә килеп чыккан икән. Күптән инде шәһәр үзәгеннән Мамадыш трактына кадәр яңа трамвай юлы уздырылган икән, монда да, нәкъ икенче линиядәге шикелле, матур яна вагоннар йөри икән. Берничә километрга сузылган бу юл буйлап яңа йортлар күтәрелә бара икән. Ул алда күренгән утлар — яна салынып ята торган йортларның утлары икән. Озакламый бу җирләр гөжләп торган шәһәр уртасына әвереләчәк икән...
Трамвай көтүче пассажирлар Әхмүшнең, бу яңа салынган юлны белмәзе аркасында, шулай кызык хәлгә калуын күргәч, тагын да дәртләнебрәк сөйләргә тотындылар. Казан трамваеның инде Кокушкино посёлогына кадәр йөри башлавын әйттеләр. Соңгы ике ел эчендә Киров районындагы Караваево поселогыннан Свердлов районының чигенә кадәр троллейбус юлы салынып, ул юлда берсеннән-берсе комфортлырак 35 машина йөрүе өстенә, тагы шәһәр үзәгеннән Киров районына яңа троллейбус юлы салынып ятуы турында белдерделәр.
Сүздән сүзләр чыга барды. Соңгы өч ел эчендә шәһәребездә ун яңа мәктәп салынуы турында да белде Әхмүш; шәһәрдәге предприятиеләр тарафыннан салынган торак йортларның гына да гомуми күләме утыз дүрт мең квадрат метрдан артуын да ишетте. Яңа көтепханәләр, дәвалау йортлары турында сөйләделәр. Казан завод-фабрикаларының эшләп чыгарулары ничек үсүен әйтеп мактанучылар да табылды. Әхмүш бик яратып ала торган кондитер товарларының хәзер, моннан өч ел элек булганга караганда, дүрт тапкыр күбрәк эшләнүе турында да әйтелде.
— Ә яңа ачылган магазин һәм ларекларның саны күпмегә җитә, беләсеңме? — диде берәү, үзе шунда ук җавабын да биреп куйды тагы.— Йөз алтмыш алты. — Кыскасы: һәркем үзе белгәнне әйтеп калырга тырыша иде.
Мондый яңалыкларны ишетү Әхмүшнең адашып йөреп, өенә кайтырга кичегү кайгысын күңелле көлкегә әйләндерде: Сафа дусына сөйләргә бик кызык хәбәрләр бит!.. Тукта, бу ни?..
Әхмүшнең күзләре трамвай көтүче төркемгә яңа гына килеп кушылган бер чибәр ханымга төште. Юк, ханымның мөлаем йөзенә түгел, менә дигән кара-көрән төлке тиресен тураклап, якаларына, җиң очларына, хәтта чабу читләренә дә мех тотып тегелгән затлы пальтосына да түгел, ә ханымның кулындагы кәгазь капчыкка төште аның күзләре: төбе очлы итеп эшләнгән кәгазь капчыкның киңәеп килгән авызыннан эре-эре, кызыл-кызыл алмалар күренеп тора иде...
— Тукта. Кайдан тапкан ул мондый шәп алмаларны?! Монда магазин да бармы әллә югыйсә?..
Нишләп булмасын, бар икән шул. Яңа магазин барлыгын белгәч, Әхмүш аңа кереп чыкмый түзәме соң?!. Трамвай ул — килер дә китәр, китәр дә тагы килер... Шушы кадәре җиргә килгәч инде... Кичегәсе барыбер кичегелгән. Аның каравы Сафага сөйләргә никадәр күңелле яңалык... Сафага гына да түгел...
1950