ИПТӘШ И. В. СТАЛИННЫҢ „ПРАВДА" ХӘБӘРЧЕСЕ БЕЛӘН БЕСЕДАСЫ
Күптән түгел «Правда» хәбәрчесе тышкы политика характерындагы берничә сорау белән иптәш Сталинга мөрәҗәгать итте. Түбәндә иптәш И. В. Сталинның җавабы басыла.
СОРАУ. Түбәнге палатада Англия премьеры Эттлиның, сугыш беткәннән соң Советлар Союзы коралсызланмады, ягъни үз гаскәрләрен демобилизацияләмәде, шул вакыттан бирле Советлар Союзы үзенең кораллы көчләрен һаман арттыра бара, дигән соңгы белдерүенә Сез ничек карыйсыз?
ҖАВАП. Мин премьер Эттлиның бу белдерүен Советлар Союзына яла ягу дип карыйм.
Бөтен дөньяга мәгълүм ки, Советлар Союзы сугыштан соң үзенең гаскәрләрен демобилизацияләде. Мәгълүм ки. демобилизация өч чират белән үткәрелде: беренче һәм икенче чиратлар— 1945 ел эчендә, ә өченче чират 1946 елның маеннан алып сентябренәчә үткәрелде. Шуның өстенә 1946 һәм 1947 елларда Совет Армиясе личный составының өлкән яшьтәгеләре демобилизацияләнде, ә 1948 ел башында барлык калган өлкән яшьтәгеләр демобилизацияләнде.
һәркемгә мәгълүм фактлар әнә шундый.
Әгәр премьер Эттли финанс яки экономик фәндә көчле булса, ул шуны җиңел аңлар иде: бер генә дәүләт тә, шул исәптән Совет дәүләте дә, гражданский промышленностьны бөтен көченә җәелдерергә, Волга, Днепр, Аму-Дарья гидростанцияләре кебек, бюджеттан уннарча миллиард расходлар таләп итә торган бөек төзелешләрне башларга, шулай ук бюджеттан уннарча миллиард расходларга барып, күп куллану товарларының бәяләрен системалы рәвештә төшерү политикасын дәвам иттерергә, немец оккупантлар җимергән халык хуҗалыгын торгызу эшенә йөзләрчә миллиардлар салырга һәм, шуның белән бергә, бер үк вакытта, үзенең кораллы көчләрен арттыра барырга, хәрби промышленностьмы җәелдерергә булдыра алмый. Аңлау кыен түгел, мондый акылсыз политика дәүләтне банкротлыкка китергән булыр иде. Премьер Эттли үз тәҗрибәсеннән, шулай ук АКШ тәҗрибәсеннән шуны белергә тиеш иде: илнең кораллы көчләрен арттыра бару һәм ашкынып кораллану хәрби промышленностьны җәелдерүгә, гражданский промышленностьны киметүгә, зур гражданский төзелешләрне туктатуга, налогларны арттыруга, күп куллану товарларының бәяләрен күтәрүгә китерә. Аңлашыла ки, әгәр Советлар Союзы гражданский промышленностьны киметми, киресенчә, киңәйтә бара икән, гаять зур яңа гидростанцияләр һәм сугару системалары төзүне туктатмый, киресенчә, җәелдерә бара икән, бәяләрне төшерү политикасын туктатмый, киресенчә, дәвам иттерә икән, шуның белән бер үк вакытта ул хәрби про
ll
мышленностьны күпертә алмый һәм үзенең кораллы көчләрен арттыра алмын; югыйсә аның банкротлык хәленә төшү куркынычы бар.
Әгәр дә премьер Эттли, барлык шушы фактларга һәм фәнни исәпләргә дә карамастан, шулай да Советлар Союзына һәм аның тынычлык политикасына ачыктаи-ачык яла ягарга мөмкин дип саный икән, моны аның хәзерге көндә Англиядә лейбористлар хөкүмәтенең ашкынып кораллануын Советлар Союзына яла ягу белән акларга уйлавы белән генә аңлатырга мөмкин.
Советлар Союзы турындагы ялган премьер Эттлига Советлар Союзының тынычлык политикасын агрессив политика итеп, ә Англия хөкүмәтенең агрессив политикасын тынычлык политикасы итеп күрсәтү — Англия халкын саташтыру өчен, аңа СССР турындагы бу ялганны көчләп тагу өчен һәм, шулай итеп, алдау юлы белән Англия халкын Америка Кушма Штатларының идарәче даирәләре оештыра торган яңа бөтендөнья сугышына тарту өчен кирәк.
Премьер Эттли үзен тынычлык яклы итеп күрсәтмәкче була. Ләкин әгәр дә ул чыннан да тынычлык ягында тора икән, ни өчен ул Берләшкән Милләтләр Оешмасында Советлар Союзы, Англия, Америка Кушма Штатлары, Кытай һәм Франция арасында һич кичекмәстән Тынычлык Пакты төзү турында Советлар Союзының тәкъдимен кире какты?
Әгәр дә ул чыннан да тынычлык ягында тора икән, ни өчен ул Советлар Союзының һич кичекмәстән коралларны киметә башлау турындагы, атом коралын һич кичекмәстән тыю турындагы тәкъдимнәрен, кире какты?
Әгәр дә ул чыннан да тынычлык ягында тора икән, ни өчен ул тынычлыкны яклаучыларны эзәрлекли, ни өчен ул Англиядә тынычлыкны яклаучылар конгрессын тыйды? Тынычлыкны яклау кампаниясе Англиянең иминлегенә куркыныч саламыни?
Ачык ки, премьер Эттли тынычлыкны саклау ягында түгел, бәлки бөтен дөнья күләмендә яңа агрессив сугыш чишеп җибәрү ягында тора.
СОРАУ. Сез Кореядагы интервенция турында нәрсә уйлыйсыз, аның нәрсә белән бетүе мөмкин?
ҖАВАП. Әгәр Англия һәм Америка Кушма Штатлары Кытай Халык Хөкүмәтенең тынычлык тәкъдимнәрен бөтенләй кире каксалар, Кореядагы сугыш интервентларның җиңелүе белән генә бетәргә мөмкин.
СОРАУ. Ни өчен? Америка һәм Англия генераллары һәм офицерлары Кытай һәм Корея генералларыннан һәм офицерларыннан начар- мыни?
ҖАВАП. Юк, начар түгел. Америка һәм Англия генераллары һәм офицерлары теләсә нинди башка илнең генераллары һәм офицерларыннан бер дә начар түгелләр. АКШ һәм Англия солдатларына килсәк, мәгълүм ки, Гитлер Германиясенә һәм милитаристик Япониягә каршы сугышта алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Эш нәрсәдә сон? Эш шунда ки, Кореяга һәм Кытайга каршы сугышны солдатлар гаделсез сугыш дип саныйлар, э Гитлер Германиясенә һәм милитаристик Япониягә каршы сугышны алар бик гадел сугыш дип санадылар. Эш шунда ки, бу сугыш Америка һәм Англия солдатлары арасында һич тә популяр түгел.
Чыннан да, Кытай Англиягә дә, Америкага да янамаган Һәм анын Тайван утравын америкалылар басып алган хәлдә Кытайны агрессор дип, ә Тайван утравын басып алган һәм үзләренең гаскәрләрен Кытай чикләренә үк китергән Америка Кушма Штатларын сакланучы як, дип солдатларны ышандыру кыен. Америка Кушма Штат-
Ill
лары үзләренең иминлеген Корея территориясендә һәм Кытай чикләре янында сакларга хаклы, ә Кытай һәм Корея үзләренең иминлеген үз территорияләрендә яки үз дәүләтләре чикләре янында сакларга хаклы түгел, дип солдатларны ышандыру кыен. Шунлыктан сугыш Англия — Америка солдатлары арасында популяр түгел.
Аңлашыла ки, әгәр солдатлар үзләренә көчләп тагылган сугышны һич гадел түгел дип саныйлар икән һәм әгәр алар, шуның аркасында, үзләренең фронттагы бурычларын, үзләренең миссиясенең хаклыгына ышанмыйча, һич дәртсез, формаль төстә үтиләр икән, иң тәҗрибәле генералларның һәм офицерларның да җиңелүләре мөмкин.
СОРАУ. Сез Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО ның) Кытай Халык Республикасын агрессор дип игълан итә торган карарына ничек карыйсыз?
ҖАВАП. Мин аны хурлыклы карар дип карыйм.
Чыннан да, Кытай территориясен, Тайван утравын, басып алган һәм, Кореяга бәреп кереп, Кытай чикләренә якын килгән Америка Кушма Штатларын сакланучы як дип, ә үз чикләрен саклаучы һәм америкалылар басып алган Тайван утравын үзенә кайтарырга тырышучы Кытай Халык Республикасын агрессор дип әйтү өчен бөтенләй вөҗдансыз булырга кирәк.
Тынычлыкны саклау таянычы итеп төзелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасы сугыш коралына, яңа бөтендөнья сугышы чишеп җибәрү чарасына әверелеп бара. Агрессив Төньяк Атлантика пакты членнары булган ун ил (АКШ, Англия, Франция, Канада, Бельгия, Голландия, Люксембург, Дания, Норвегия, Исландия) һәм Латин Америкасындагы егерме ил (Аргентина, Бразилия, Боливия, Чили, Колумбия, Коста-Рика, Куба, Доминика республикасы, Эквадор, Сальвадор, Гватемала, Гаити, Гондурас, Мексика, Никарагуа, Панама, Парагвай, Перу, Уругвай, Венецуэла) БМО ның агрессорлык үзәге булып тора. Хәзер сугышның һәм тынычлыкның язмышын БМО да нәкъ шушы илләрнең вәкилләре хәл итәләр. Кытай Халык Республикасы агрессор дигән хурлыклы карарны БМО да алар үткәрделәр.
БМО дагы хәзерге тәртипләр өчен шунысы характерлы, мәсәлән, Америкадагы кечкенә бер ил — ике миллионга җитәр-җитмәс халкы булган Доминика республикасы хәзер БМО да нәкъ Индия кебек урын тота һәм БМО да тавыш хокукыннан мәхрүм ителгән Кытай Халык Республикасыннан шактый зуррак урын тота.
Шулай итеп, БМО, агрессив сугыш коралына әверелә барып, тигез хокуклы милләтләрнең бөтендөнья оешмасы булудан тукталып килә. Асылда БМО хәзер, бөтендөнья оешмасы булудан бигрәк, америкалылар оешмасы, Америка агрессорлары файдасына эш итүче оешма булып тора. Яңа сугыш чишеп җибәрергә омтылучылар Америка Кушма Штатлары һәм Канада гына түгел, бәлки Латин Америкасындагы егерме ил дә шул юлда тора; бу илләрнең алпавытлары һәм купец- лары, сугышучы илләргә товарларны үтә күтәренке бәяләр белән сату һәм, шушы канлы эштә миллионнар җыеп баю өчен, кайда да булса — Европадамы яки Азиядәме яца сугышка сусап торалар. Латин Америкасындагы егерме илнең 20 вәкиле хәзер БМО да Америка Кушма Штатларының аеруча тупланган һәм күндәм армиясе булып тора; бу факт беркемгә дә сер түгел.
Шулай итеп, Берләшкән /Милләтләр Оешмасы Милләтләр Лигасының данлыксыз юлына баса. Шуның белән ул үзенең мораль авторитетын кабергә күмә һәм үзен таркалуга дучар итә.
СОРАУ. Сез яңа бөтендөнья сугышын котылгысыз дип саныйсызмы?
ҖАВАП. Юк, һәрхәлдә хәзерге вакытта аны котылгысыз дип санап булмый.
IV
Әлбәттә, Америка Кушма Штатларында, Англиядә, шулай ук Франциядә дә. яңа сугышка сусаган агрессив көчләр бар. Аларга үтә күп табышлар алу өчен, башка илләрне талау өчен сугыш кирәк. Болар — сугышны гаять зур табышлар бирә торган төшемле статья дип караучы миллиардерлар һәм миллионерлар.
Алар, бу агрессив көчләр, реакцион хөкүмәтләрне үз кулларында тоталар һәм аларга юнәлеш бирәләр. «Ләкин шуның белән бергә алар үзләренең яңа сугыш теләмәүче һәм тынычлыкны саклау ягында торучы халыкларыннан куркалар. Шуңа күрә алар, реакцион хөкүмәтләрдән файдаланып, үз халыкларын ялган белән саташтырырга, аларны алдарга һәм яңа сугышны оборона сугышы итеп, ә тынычлык сөюче илләрнең тынычлык политикасын агрессив политика итеп күрсәтергә тырышалар. Алар, үзләренең агрессив планнарын үз халыкларына көчләп тагу һәм үз халыкларын яңа сугышка тарту өчен, аларны алдарга тырышалар.
Менә шуңа күрә дә алар тынычлыкны яклау кампаниясеннән куркалар, бу кампания реакцион хөкүмәтләрнең агрессив ниятләрен фаш итәр, дип шикләнәләр.
Менә шуңа күрә дә алар Советлар Союзының Тынычлык Пакты тезү турындагы, коралларны киметү турындагы, атом коралын тыю турындагы тәкъдимнәрен кире кактылар, бу тәкъдимнәрне кабул итү реакцион хөкүмәтләрнең агрессив чараларын өзәр һәм ашкынып кораллануны кирәксез итәр, дип куркалар.
Агрессив көчләр белән тынычлык сөюче көчләрнең бу көрәше нәрсә белән бетәр?
Әгәр халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр. Әгәр сугыш уты кабызучылар халык массаларын ялган белән саташтыра алсалар, аларны алдый алсалар һәм аларны яңа бөтендөнья сугышына тартып кертә алсалар, сугышның котылгысыз булуы мөмкин.
Шуңа күрә, сугыш уты кабызучыларның җинаятьчел махинацияләрен фаш итү чарасы буларак, тынычлыкны саклау өчен киң кампаниянең хәзер беренче дәрәҗәдә әһәмияте бар.
Советлар Союзына килгәндә, ул сугышны булдырмау һәм тынычлыкны саклау политикасын киләчәктә дә тайпылышсыз дәвам иттерәчәк.
(«Правда» 17 февраль, 1951 ел.)