Логотип Казан Утлары
Драма

ГҮЗӘЛ

НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ

ГҮЗӘЛ


5 пәрдәлек драма I
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

Тимергалиевләр өе. Сулда арттарак тышкы ишек, кергәч тә элгеч. Аңа каршы ук якта столовойга, эчке бүлмәләргә ишек. Каршыда урталыкта чаршаулы ишек кухняга чыга. Стенада Тимергалиев белән Әнисәнең киндергә язылган рәсеме. Аларга каршы — майор формасында аның геройларча үлгән улы Иршат рәсеме. Этажеркада китаплар. Алда, уртадарак түгәрәк өстәл, кечерәк йомшак урындыклар куелган. Гомумән бүлмә кунак көтәргә хәзерлек белән җыйналган. Алда, уң як кулда, ышыктарак зур тәрәзә. Шул турыда гөлләр. Аларга кыйммәтле тәрәзә пәрдәсе аша зәңгәр ай яктысы төшкән. Баш очында җилпәзә кебек ачылып торган кыяклы биек пальма астында, Ирек мольберт янында альбомга карандаш белән төгәлләмә язу өстендә эшли. Мольбертка абажурлы лампадан бер уч якты юнәлгән булып, арткы тәрәзә ягы күләгәлек булып тора.

Ирек (рәсемен яза, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли дә, арткарак чигенеп, ике кулын күкрәгенә куеп, карап тора). Шул... Әлеге сызык... (Яза, «Әллү, Гүзәлем» дип көйли дә, туктап.) Нәрсә көйлим мин? Әлеге көй? (Футлярдан скрипка ала, көйли. Лейтмотивын сызып алып, тезенә таяна.) Хәзер, хәзер бөтенесен дә исемә төшерәм... (Ай яктысына текәлә. һавада Миңлебикәнең үткәндәге җыры кабатланып ишетелә.)
Әнисә (кухня ишегендә күренә, тәлинкә сөрткән килеш). Бик матур уйныйсың, уйнале, уйна.
Ирек. Матурмы? Кил әле, әни... Утыр әле.
Әнисә. Әллә ни күңелне кузгата. Нинди көй соң ул?
Ирек. Бер хатын җырлады аны. Гади генә бер кара эшче хатын. Мин аны Гүзәлем көе дип атадым инде. (Рәсемне күрсәтеп.) Менә, кара...
Әнисә (аптырап). Гүзәлем? (Рәсем алдына туктый.) Тукта, монда да кыз... Кем, шул атаң сөйләгән Гүзәлме әллә?
Ирек. Шул үзе.
Әнисә (шаккатып). Туктале, көең Гүзәл, язганың Гүзәл, үзең шул кызга авып йөрүең түгелме, бала, бала? Театрда кем белән буласын син?
Ирек. Аның белән.
Әнисә (аптырап). Бераз гына атаңны уйлыйсыңмы, юкмы? Шул кыз килеп чыкты, әтиеңнең маркасын алып, үзе коярга ябышты, инде җитмәсә, встречный коя башлаган...
Ирек. Әти тикле әтигә встречныйлар коярлык булгач, начар кыз булмый инде ул... (Яза.) Бик яхшы кыз ул, әни, таныштырырмын, күрерсең.
Әнисә. Юк, юк, китерә күрмә тагы. Ташла киндереңне дә. Берүк риза түгелмен, кирәкми.
Ирек. Юк, мин Гүзәлне ташламыйм инде. (Яза.)
Әнисә. Туктале, көмеш туй дип абзыйларны чакырдык, инде килә дә башларлар, шушындый көнне син тагын түр башына шул кызны бастырып куймасаң! Исеме Гүзәл булгач та, әллә жисме дә гүзәлдерме?
Ирек. Җисме дисең, әни, Гүзәл дисең... (Рәсеменә карый, бер сызып куеп.) Син әйт„ кем соң ул гүзәл кеше? Нәрсә соң кешедәге гүзәллек? Миңа былтыр эрмитажда бер кыйммәтле фарфор табак күрсәттеләр. Ул безнең җирдән, шәһре Болгардан табылган. Табакның читендә шундый шигырь:
Кеше күрке йөз,
Йөзнең күрке күз,
Үзнең күрке тел,

Телнең күрке сүз.
Әнисә. Нигә? Дөрес әйткән.
Ирек. Дөрес. Кеше өчен — болар зур гүзәллек. Ә менә бу кыз... Анда шул гүзәллекләр өстенә тагы яңа бер гүзәллек бар. Безнең заман гүзәллеге: эше дә гүзәл аның. Ул әйтә, сүзнең күрке — эш, ди. Аның сүзе — эш...
Күрше бүлмәдән кеше кузгалган тавыш.
Әнисә. Ссс. Әтиең чыга. Ул анда кунак киләсе бар дип тормый, химиясе белән утыра, шул кыз ачуыннан. Син монда...
Бүлмәдән Т и м е р г а л и е в чыга, кулында химия китабы.
Тимергалиев (китабын тоткан хәлдә). Ферросилиций... Ферросилиций... Нәрсә ул — силиций?
Ирек. Силиций... Кремния әчемәседер ул?
Тимергалиев. Кремния? Шулай шул. Шуннан бер хикмәт чыгармыймы бу кеше. (Биреп.) Кара.
Ирек (алып). Загадкин биргән китапмы бу? (Карый.)
Тимергалиев. Әйе. Сызган урынын кара. (Әнисәгә.) Я менә син әйт, ничек итеп бу кеше завкомына да җитешә, эшендә дә мине уза? Мине? Шул әкрен кеше? Арба белән куян тота!
Әнисә. Әйтәм бит мин сиңа, юкка гына каударланып көчеңне бетерәсең. Әкрен барган, куян артыннан узган.
Тимергалиев. Узган? Менә мин яратмаган мәкаль. Мөгаен элекке куян булгандыр ул? Юк, юк. Монда аның бүтән секреты бар.
Ирек (китабын карап). Монда әйткән, силиция металл кәрәзен тутырырга хезмәт итә.
Тимергалиев. Ә ул металл күбеген булдырмау өстендә эшли. Күпмегә җыела ул күбек, беләсеңме? Миллионнар!
Ирек. Шулай булгач, монда нинди секрет?
Тимергалиев. Юк, ул кремнияләрне без дә беләбез, нишләтә ул аларны?
Ирек. Менә бит ничек сызып-сызып укыган. Сиңа да күрсәтә. Бер дә әкрен түгел, бик методичный кеше ул. Эшен фәнгә нигезли, дөрес исәп белән килә дә синең тизлекне каплый да куя. ААенә бар секрет.
Тимергалиев. Я, я? Ә мин?
Ирек. Синме? Син, әти, дөрес әйтәләр, эштә дә артист.
Тимергалиев. Әһә!
Әнисә. Артист дисәң, үлә дә китә инде. Әллә һаман үзеңне моннан 20 ел элек клуб сәхнәсендә уйнаган Тимергалиев дип уйлыйсыңмы?
Тимергалиев. Минме? Син минем артистлыкка тимә, җаный. Мине эшемдә артист дисеннәр, шуннан да мактаулы сүз юк. (Әнисә кухняга китә. Иреккә.) Шуннан?
Ирек. Шул. Син әти, күбрәк күңел сизүе белән барасың. Синдә тәҗрибә дә интуиция.
Т и мерг а л и е в. Илһам! Дөрес әйттең! Художник күзе синдә. Әйе, мин ремесленник түгел шул, корыга гына эретмим, мин корычны иҗат итәм! Менә син рәсем ясаган кебек. (Диванга утырган килеш улына кәефләнеп карап тора.) Алай да син кунак киләсе бар дип тормыйсын, дөрес итәсең. Мин синец яшендә чабатадан идем. Нәрсә? Хәер эстәп үскән бер татар малае. Бүген мин Тимергалиев. Үземнең тапталып калган Тимергалиев нәсәбен торгыздым. Син дә быел академия бетерәсең... Сиңа күтәрелү юлы тагын да киң. Күтәрелү! Минем һәрвакыт хыялым шул булды. Моңарчы адәм ирешмәгән мөмкинлекне яулап алу! Шушы бит инде безнең көн, без яулап алган мөмкинлек? Я, әйт, күренәме шул синең киндереңдә?
Ирек. Мин шуны язам да.
Тимергалиев (кәефле). Мин сине җәйгә сабантуйга алып кайтам. Әлмәткә, үзебезнең Зәй буена. Татарча көрәшә беләсеңме син?
И рек. Нигә белмәскә? Беләм.
Т и м е р г а л и е в. Син соң ничек? Сол беләнме, көч беләнме?
Ирек. Әйдә көрәшеп карыйк.
Тимергалиев. Аһа? Көрәшсәм, егам инде мин сине егуын...
Әнисә (кухнядан эчке бүлмәгә үтешли). И ходаем, өй җыйган, кушак килә, улың белән көрәшә башламыйсыңмы тагын!
Тимергалиев. Нигә? (Ирекнең беләген тоткалап карый.) Болай физкультураң бар икән барлыкка. Тик характерың гына бераз... ни шул, юашрак шул син. Тормышта җиңү өчен, беләсеңме, бик каты да бик үткен булырга кирәк. Корыч!
И р е к. Ләкин корыч бит ул бик сыгылмалы да, сиртмәле дә, әти.
Тимергалиев. Кайтабыз алайса? Мин балык тотам, кармак белән. Ә син... Менә сиңа анда пейзаж. Өстенә тагы нефть.
Ирек. Кайтабыз аны. (Яза.) Ләкин син балык тоталмыйсың бит, әти.
Тимергалиев. Нигә?
Ирек. Балык бит ул җайлы тотынганны ярата. Тыныч кешене син...
Тимергалиев. Нәрсә мин? Син әйт, кыюрак бул, интеллигент!
Ирек. Курыкма, мин кыю да әйтермен, син күтәрерсеңме?
Т и м е р г а л и е в. Нигә күтәрмәскә? Дөрес кенә булсын. Яле карыйк, нәрсә алып кайттың икән цехтан? (Мольберт алдына туктый.) Аһа. Мәһабәт күренә бу цех! Тукта, миңа яңа мәгънә бар кебек монда... (Карый.) Бу кем? (Кинәт үзгәреп.) Гүзәл бит бу?
Ирек. Гүзәл.
Тимергалиев (бер рәсемгә, бер Иреккә карап). Бу ни? Син дә эффект артыннан куасыңмыни? Типмыни бу?
Ирек. Тип.
Тимергалиев. Алдама, Ирек, син мине. Мин үзем «Хаҗи әфәнде» дә уйнаган. Күмәк хаҗиләрнең бер кешедә гәүдәләнеше — менә ул тип! Ә бу кем? Тәҗрибә ясарга мартенга бер кыз килгән! Бер тарыдан ботка булмый, бер кешедән тип булмый.
Ирек. Юк, була. Бүген бер, иртәгә ул мең. Ул үсә торган, киләчәкле сыйфат... Безнең система өчен бу типик. Шулай булгач, тип.
Тимергалиев. Ярый. Тип кирәк икән, ник сиңа әнә Загадкиины язмаска? Мине узган. Менә дигән карт.
Ирек. Бу башка яктан характерлы.
Тимергалиев. Характер, Гүзәлдә? Әйт, әйт!
Ирек. Әйтәм. (Карап тора.) Артка кала башладың син, әти.
Тимергалиев. Артка кала? Атаң? Темп буенча алда була торып? Һа!
Ирек. Юк, синең фикерең эшеңнән артка кала башлаган. Стахановчы өчен монысы куркынычлырак.
Тимергалиев (катып кала). Ә? Яле, я, ничек дидең? Моны син әйтәсең? Миңа?
Ирек. Син ул кызны мичеңә җибәрмәгәч, кулын салындырып, кайтып китәр дип уйладың, ул чигенмәде. Үзе мич алып, коя башлады. Күрәсең, характер. Син үзең дә шуннан соң гына кузгалдың бит. Менә укый, эзләнә башладың. Бу бик яхшы.
Әнисә керә.
Тимергалиев (аңа карап тора). Юк. Тукта, тукта... Яңа күрәм мин сине. Менә син нинди икәнсең... Юкка мин сине юаш дип уйлаганмын. Нәрсә бу? Син теге — мин белгән түгел, син...
Ирек. Тормыштан каласың, әти. Мине дә һаман бала дип уйлыйсың, мин инде ир булган кеше.
Әнисә. Ирек. Нишләдең син бүген? Җайлы гына сөйлә әтиеңә.
Тимергалиев. Менә бит ул. Үз улым. Минем таянычым булыр кеше. Ә ул киндергә кызыйлар яза... (Стенадагы Иршат рәсеме алдына туктала, тирән сулап алып.) Их, бүген Иршатым исән булсамы? Гитлер аны миннән тартып алмасамы? Менә ул. Ә нинди герой! Ул булсамы? Бүген? Һәй! (Китапка тиеп алып.) Ул миңа бу аш-дваларны әллә кайчан ачып бирә иде. Ул бүген үзе дә инженер була иде. Металлург. Шуның белән минем династиям китәчәк иде. Металлург Тимергалиевләр токымы — династиясе. Ә хәзер... менә нәрсә бит ул.
Әнисә. Арслан. Шул баланы сөйли башласаң... (Күз яшен сөртә.) Әллә Ирек художник булмаган булса...
Ирек. Соң, әти, син үзең мине художник бул дидең бит.
Тимергалиев. Үзем. Әйе, бер улым металлист, берсе художник булсын дидем. Синең бармакларың озын иде. Яшьтән шуңа мәелең бар иде.
Ирек. Ярый, мин сиңа бу эштә ярдәм итә алмыйм диик, алай булса, менә Гүзәл... (Рәсеменә ишарә итеп ала.) Сине зур оста дип ышанып килгән, ата кебек зур хөрмәт белән карый, син аның фәненә, ул синең тәҗрибәңә мохтаҗ. Икегез дә бер проблема өстендә эшлисез. Мин аңламыйм, нәрсә булган соң әле, нигә сезгә бергә эшләмәскә?
Ә н и с ә. Әстәгъфирулла!
Тимергалиев (бер алга атлап куеп). Миңа? Инде син дә мина шул сүзне әйтәсеңмени? Мин егерме биш ел металл шулпасы эчим дә, үзем монда Загадкиннар, Поспеловлар белән ярышыйм, үземне атаклы металлург дисеннәр, шуннан хәзер яңа марка корыч коеп, заводка исем ясыйм дип торганда, кинәт кенә мә сиңа, Юлдашева! Кем? Практикага килгән студентка бер кыз! Шундый зур эшне бала-чага белән ерып буламыни? Шул яшемдә егылып, хур булыйм да маркамны да суга салыйммыни? Корыч эше ул пумала белән киндергә сызу түгел.
Ирек. Әти, син гел исемле ярышчылар белән генә эшләп өйрәнгәч, сиңа да карт академиклар гына ярдәм итә ала дип уйлыйсың, ахры. Бездә егерме биш яшьле академиклар, генераллар да бар. Менә мин дә үземә күрә бер академия бетереп торам бит әле. Нигә син Юлдашевага шулай гына карыйсың. Академик Васильевның ассистенты түгелмени соң ул? Инженер!
Тимергалиев. Инженермы? Син беләсеңме, күпмегә төште миңа ул кызый? Мни үз мичемнең холкын беләм, анда эшләсәм, бәлки бүген бернәрсә чыгарган була идем, бәлки Загадкинга номер бирер идем, туемда да бүген иптәш Сазонов үзе утырыр иде. Шушы кыз килде дә, үземне дә көйдән чыгарды, мичемне дә.
Ирек. Ә син мич мәсьәләсендә ни өчен бер Гүзәл генә гаепле дип бик ышанып әйтәсең әле?
Тимергалиев. Әйтеп бетер, нәрсә тагын?
Ирек. Әле бит тикшерү бетмәгән. Кем белә? Сезнең эш бит күмәк эш.
Ти мер га лие в (аңа бер-ике атлап, кире сугылган кебек туктап кала, бик гаҗәпләнеп). Нәрсә? Мин дә гаепле түгелме тагын?
Ә н и с ә. Ирек! Арслан! Туктагыз!.. Нишлисез?.. Аталы-уллы... (Тыңлап.) Әллә кеше бар? Ходаем! (Ишеккә йөгерә.)
Ирек. Юк, кеше синең корычың өстендә эшли, уңышсызлыкка очрый, син башта ярдәм итсәң, бәлки бу хәл дә булмаган булыр иде. Шулай ук син, әти, үзендә ичмаса бер төрле мораль гаеп тә юк дип уйлыйсыңмыни?
Рамазан тавышы. Шунда торамы Тимергалиев мастер? Керергә ярыймы? Сәламәтмесез, мастер? (Кереп, ишектән берәр адым атлый да туктый.)
Тимергалиев (бара). Бире узыгыз... Кем ул?
Ирек. Рамазан абзый... (Тимергалиевкә.) Әти, бу Гүзәлнең атасы.
Тимергалиев. Атасы? Шулаймыни? Узыгыз.
Рамазан. Юк узмыйм. Шуннан да сөйләрбез. Шул кыз турында әйтим дип кенә кердем мин. (Тамагын кыра.) Ярар, ул синең белән сменный мастер булган, аны шул эшкә куйганнар икән, ул гаеплемени?
Т и м е р г а л и е в. Нәрсә, кызың турындамы син?
Рамазан (тавышы катылана). Әйе. Кызым турында. Ярый, ул сине олы кеше дип ышанып, куанып эшләп йөри. Ике сүзнең берендә, Тимергалиев абзый яхшы кеше, Тимергалиев абзый ярдәм итә... Билгеле, әле аның кыз акыл — яшь акыл, ул әле нәрсә күргән? Ул әле бер нинди махинацияләргә өйрәнмәгән.
Тимергалиев. Махинация? Нинди махинация?
Рамазан. Шул. Джонда ул хәтле җүләр кешеләр юк. Аны хур булды дип бик кырын карарга ярамый.
Тимергалиев. Туктале...
Рамазан. Туктамыйм. Олы кеше — зур мастер икәнсең, бик әйбәт. Кешеләр игелегеңне күрсен. Ярый, аның встречныен дә кабул итмә. Сив мастер кеше, ул әле кыз гына. Анысына да сүз юк. Әмма ләкин кыз кешене мич белән болай мыскыл итүең бер дә килешкән эш түгел. Менә шул!
Тимергалиев. Кем мыскыл иткән? Нәрсә сөйлисез сез?
Рамазан. Анысы инде мин ул мичнең эченә кереп карамаган. Үзең беләсең. Яныңдагы кешеләр дә белә торгандыр. Алай ташлап китмиләр.
Тимергалиев. Мин алай ташлап киткәнме, болаймы — анысын инде цех мастеры белән директор белер, абзый кеше. Синең белән мин монда хәл итә алмабыз.
Рамазан. Мастермы? Беләбез мастерларны. Без судлашып йөрмибез. Барын туры әйтербез. Менә шул. Ул нәрсә, ата-анасыз баламыни? Ялгыз дигәч тә? Монда ярамый икән, башка җирдә эшләр. Рәсәй киң. Әмма ләкин кызны обижать итәргә бирмим. Аталы-уллы икәүләшеп бер кыз баланы батырырга йөрмәсәгез...
Тимергалиев. Бик зур сүз әйттең син, абзый. Төбе кая барганны уйлап сөйләмисендер. Яле утыр, аңлатып бир. Ничек ул аталы-уллы? Без нәрсә эшләгәнбез?
Рамазан. Ничеге-ние юк, әнә аны яңадан эшенә куйдылар, моннан соң берегез мич белән, берегез гыйшык-мыйшык белән кыз кешенең башын әйләндермәгез. Килешкән эш түгел. Берегез артыннан шул хәл булды, инде икенчегез артыннан ни хәл булмас?
Т и м е р г а л и е в. Кем ул икенче? Шушы егетне әйтәсеңме?
Рамаза н. Егет булса, ул да яхшы йөрсен. Без туры әйтербез, шул. Мюннан соң кыз кеше дип баланы мыскыл итәргә булмасын. Икенче Гүзәл янында күрсәм., аягын бәрдем сындырдым, шул булыр. Хуш! (Чыгып китә.)
Әнисә (шаккатып). Нәрсә, ди?
Тимсргалиев (ашыгып Ирек өстенә килә. Ике кулы белән арадагы өстәлгә таянып, ачулы). Ә? Нәрсә бу?
Ирек. Ә син ничек уйладың?
Т и м е р г а л и е в. Юк, син аның нәрсә дип әйтеп чыгып киткәнен ишеттеңме? Күрдеңме?
Ирек. Нигә ишетмим? Бик яхшы ишеттем.
Тимсргалиев. Ә син беләсеңмени бу эшне? Нәрсәгә кычкыра ул? Аңлатып бир.
Ирек. Юк сүз белән йөри ул. Сиңа әйтмәделәрмени? Имештер, анда синнән бер чокырчык калган булган.
Тимсргалиев (чагылып). Миннән? Кем әйтә? Гүзәлме?
Ирек. Юк. Кулдашы. Имештер, ул томалаганда күргән.
Т и м е р г а л и е в. Ермолаймы? Күргәч, ник әйтмәгән?
Ирек. Белмим. Күрәсең, син эреткән мичкә ышанган.
Ти мер га лиев. Ышанган? Ярый. Ник соң аны миңа бу карт кереп әйтә? Ник үзебезнекеләр әйтмиләр соң?
Ирек. Бу әле малай сүзе генә бит. Комиссия сүзе түгел. Аннан тагы, мичне шул көе кабул иткәннәр икән, бу хәтта аларның үз гаепләре.
Әнисә. Үз гаепләре булгач, нәрсәгә атаңны табалыйсың, ах, бала!
Т и м е р г а л и е в. Юк, юк, Әнисә. Бик зур нәрсә әйтә ул. Мине анда ашыктырдылар. Әгәр дә анда чынлап та миннән шундый берәр нәрсә калган булса? Ермолай, миңа ышанып, томалаган булса?.. Бу нәрсә? Димәк, кешеләр миңа ышанганнар, ә мин аларның ышанычын аклый алмаганмын? Тимергалиевкә ышанып ялгышканнар! Мин кем булам? Мин бит әле монда мич өчен чыннан да Гүзәл гаепле дип уйлап йөрим. (Кызу-кызу йөри.)
Әнисә. Шушы Гүзәл заводка килгәннән бирле өйдә тынычлык калмады. йокы калмады. (Елый.) Монысы шуның рәсемнәрен ясый, шушы кыз белән киноларга бара. Инде көмеш туем дидем, затсыз атасы кереп...
Тимергалиев (туктап, ямьсез карап). Әле киноларга барамыни? (Кинәт тавышын күтәреп.) Бәлки картның гыйшык дигәне дә дөрестер? Ә?
Ирек. Ярый. Алай елыйсыз да борчыласыз икән... (Бүреген алырга чөйгә бара.)
Әнисә. Кая? Абзыйлар килгәндә? Мәҗлес ташлап?
Тимергалиев. Тотма, чыксын бераз һавага. Нәрсә булды бу? Килмәде кунаклары да тизрәк.
Әнисә (сискәнеп). Әнә килделәр түгелме?
Ишектән Сазонов килеп керә. Кулында төргәкле корзина.
Тимергалиев (шаккатып). Иптәш Сазонов!
Сазонов. Көтмәгән идегез? Ай-яй, иптәш Тимергалиев. Бездән качып-посып кына туй итмәкче булдыгыз? Белмәсләр дип уйладыгыз? (Чишенә башлый.)
Тимергалиев (Иреккә). Салдырыш, Ирек. (Читкә.) Мөгаен, Загадкин әйткән.
Сазонов. Егерме биш ел бергә торалар да туйны бездән яшерәләр. Ә без көттерергә яратмыйбыз. (Күрешеп.) Исәнмесез! Туйлар котлы булсын! Көмеш туй — зур туй ул. (Каранып.) Кая кешеләр? Әллә мин беренче кунакмы? Ә? (Көлә.)
Тимергалиев, Менә бу ичмасам ярады. Бездә әйтәләр, иптәш Сазонов: чакырып килгәннең аты олы, чакырмыйча килгәннең хакы олы,
дип. Сез бүген миңа күктән төшкән кунак. Түргә рәхим итегез, әйдә. (Аны эчке бүлмәгә кертеп, үзе әйләнеп, Әнисә белән Иреккә.) Менә кем өзә аны, мәсьәләне! (Сазонов артыннан кереп китә.)
Әнисә (Ирекмен, бүреген алып). Кая? Гүзәлгәме? Юк әле... Менә кунаклар килә. Иртәгә без бик яхшылап синең белән утырып сөйләшербез. Өемне ямьсез, араны тәмсез итте, бетте моннан соң андый Гүзәл! Әнә каршы ал, килделәр.
Ишек ачыла. Гүзәл килеп керә.
Ирек. Гүзәл?
Әнисә (чигенеп). Ә?
Г ү з ә л. Мөмкпнме? Исәнмесез! Куркыттыммы әллә сезне? (Күрешә.) Бу әниегезме? Күргәч тә сиңа ошаттым.
И р е к. Чишен, Гүзәл.
Г ү з ә л. Юк, Ирек, чишенә тормыйм, мин азга гына. Өйдәме Тимергалиев абый? Мөмкин булмасмы аны?
Әнисә. Өйдә. (Үз-үзенә.) Мөгаен бу чакырган. Харап кына булдык! Гүзәл! Я ходай! (Ишеккә барып чакыра.) Арслан! Чык әле.
Т н м ер г а л и ев (чыга). Ә? Кунаклармы? (Күреп, кинәт.) Гүзәл!.. (Туктап кала, аннан туры аңа юнәлеп.) Исәнмесез! Салыгыз өстегезне, узыгыз...
Гүзәл. Юк мин чишенә тормыйм, китәм, Тимергалиев абый. Тик сездән гафу үтенергә генә кердем. Әле генә әтине очратсам, ул сезгә кереп, сезне борчып чыккан икән. Шуны ишеттем дә... Мин сезне тотмыйммы?
Тимергалиев. Узыгыз, Гүзәл. (Иреккә.) Анда. Кара: (Бүлмәгә ишарә итә. Ирек кереп китә. Тимергалиев Гүзәлне алып килә, урындык күрсәтә.) Утырыгыз.
Гүзәл (чишенми генә утырып, ачык). Шул, ишеткәч, аптырап калдым. Нәрсә дип килгән?
Тимергалиев. Әллә. Ул килде дә мич өчен мине гаепләп чыгып китте.
Г ү з ә л. Сезне гаепләп? Менә бит нинди ул. Сезгә, аның карашларын белмәгән кешегә, бигрәк тә гаҗәп тоелгандыр. Беләсезме, революциягә чаклы ул иске мастерларның мич белән бер-берсен кызык итүләрен күргән дә хәзер дә шул эш мөмкин дип уйлый. Зинһар, сез, аның сүзенә карап, әллә ни уйлый күрмәгез, Тимергалиев абый.
Тимергалиев. Ә кем белә? Мин китеп бардым, бәлки чыннан да мин карап җиткермәгәнмендер.
Гүзәл. Тимергалиев абый! Мичне шул килеш мин үзем карап кабул иткәнмен икән, монда артык бер сүзгә дә урын юк. Җавапны мин үз өстемә алдым. (Тора.) Ә әти... Сез аның сүзенә әһәмият бирмәгез инде. Ул искерәк кеше. Аның сезне борчып йөрүе өчен мин бик оялам сездән. Чөнки, Тимергалиев абый, мин сезнең кул астыгызда эшләп үстем бит. Дөресен әйткәндә, шулай форсункаларны ачып, кызу килеш мичне тутырырга да мин сездән өйрәндем. Сезнең хакта шундый сүз әйтергә... Мин сездән әти өчен бик зур гафу үтенәм. Зинһар, кичерә күрегез инде. (Сумкасын ала. Торып бер яктан үзен күзәтеп утырган Әнисәгә һәм Тимергалиевкә карап алып, көлемсерәп сөйли башлый.) Я инде, кеше өенә беренче кат кереп, кешене куркытып, янап чыгып китәрсеңме? Ул шундый инде. Үзе, җитмәсә тагын, кычкырып сөйләр. Сез аның каты бәрелгәненә карап, әллә ни куркыныч кеше дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, болай гына ул. Аның эчендәге тышында. Бер кемнән дә сорамый, үзе уйлаганны сөйләп, үзе белгәнне эшләп, дөньяда яши торган кеше. Зинһар, бер ни дә уйлый күрмәгез. (Ишеккә юнәлә.)
Тимергалиев. Туктагыз, Гүзәл. Сез кая... Үзегез юл табып безгә кергәнсез икән, бүген бездә буласыз инде.
Әнисә. Гүзәл дә Гүзәл диләр иде, шушы кызмыни инде ул? Әйдә, Тимергалиев абыеңны алай бик олыласаң, өстеңне салырсың. Бүген бездә кунаклар да була. Көмеш туй.
Гүзәл. Көмеш туй? Туктагыз... Чынлапмы?
Тимергалиев. Егерме биш ел.
Гүзәл. Соң алай булгач, сезне котларга кирәк ич? Миңа беркем дә әйтмәде. Менә инде... Тагын оятлы булдым ич. (Кул бирә.) Тәбрик итәм, тәбрик итәм.
Тимергалиев. Рәхмәт, рәхмәт.
Әнисә. Сал өстеңне.
Тимергалиев. Иптәш Сазонов та монда. Әйдәгез.
Гүзәл. Иптәш Сазонов та? Яхшы... (Чишенә.) Сез мине зинһар гаеп итмәгез инде. Өстемне дә карамагыз. Юлдан гына. (Кинәт.) Ә тукта... Чәчәк кенә булса да алып килим, ә?
Әнисә (тотып). Юк, юк. Ярар. Син үзең чәчәк булырсың. Әйдә. (Эчке бүлмәгә кереп китәләр.)
Әнисә (туктап калып, үз-үзенә). Килде дә бөтен эшне төзәтте дә. (Кулын селкеп.) Әй, куркып йөрим, әйтәм бу Ирек җил-яңгыр тидертми, булган да нәрсә икән. Әйбәттер бакышы, мәһәббәттер йөреше.
Тышта автомобиль быргысы.
Машина... Безгәме әллә юкса? Абзыйлармы шулай такси белән?
Громов керә. Кулында төргән букет.
Громов. Исәнмесез?
Әнисә. Исәнмесез! (Үзенә.) Бу кем тагын? (Чакыра.) Арслан, чык әле.
Тимергалиев (чыга). Роман Павлыч? Каян юл табып килдегез? (Әнисәгә.) Директор үзе килгән безгә, булыш, хатын, булыш.
Әнисә. Ә? Директор?..
Громов (букетны ачып, көмеш чәчәкле гөл чыгара). Ике яшькә мәхәббәт телим. Котлыйм, килен! (Кулын кыса.) Котлыйм, кияү! Шушы чәчәк кебек шыңгырап яшәгез...
Әнисә. Алла, яшәрттегез! Егерме биш ел элекке яшь чагым кебек булып китте... (Көлә.) Бик рәхмәт инде. Мин үзем дә шундый ачык кешеләрне яратам. Әйдәгез.
Т и м ерг а л и е в. Биредән рәхим итегез.
Громов. Юк, тукта. Иң элек карыйм. (Бүлмәгә карый.) Яле, ничек яшисең икән син? (Хуҗаларча ныклы, салмак адым белән бүлмәне әйләнергә керешә. Аның тезләре калын, көчле бөгелә.) Ә нәрсә? Начар түгел бу. (Иршат рәсеме алдына туктап.) Улың?
Тимергалиев. Улым.
Громов. Егерме биш ел элек нәкъ шундый булгансың? Үз копияң! Герой?
Тимергалиев. О! Егетнең булганы иде. Сез беләсезме, Роман Павлыч, үлүе турында хәбәр алгач, мин нишләдем? Шундый зәһәрем чыкты, заводка килеп, икс смена тоташтан корыч койдым, һәм шул койганым бөтен Союз күләмендә аңача булмаган рекорд булды. Бугазын капладым Гитлерның!
Громов. Һәм яхшы капладык! Ә, мастер? (Китапны күреп). Әһә, химия? Моның белән дә шөгыльләнәсең, карт? (Ачып.) Кызыл белән дә сызган.
Т и м е р г а л и с в. Сызган? Кай җирен? (Тиз генә аның кулыннан алып, формула укый.) Феррум плюс аш ике о тигез феррум о плюс аш икегә... Монда да сызган? Загадкин китабы бу. (Уйга кала.)
Г ромов. Загадкпнныкы? Яхшы, яхшы... (Мольберт янына җитә- ләр.) Ә, монысы — художник улың? (Рәсемне карый.) Цех! Ә? Күңелле эш бит бу!
Т и м е р г а л и с в. Әйе... (Тыңламыйча сүзендә дәвам итә.) Шул. Алдыма чыгып утырды бит... Загадкнн.
Громов (рәсемгә караган килеш). Нигә Загадкнн гына? Ә менә бу?
Т и м е р г а л и е в. Кем?
Г ромов. Юлдашева бит бу. Ишеткәнсеңдер бүген?
Т и м е р г а л и е в. Нәрсә бүген?
Г р о м о в. Сиңа встречныеи үтәде.
Т и м е р г а л и е в. Үтәде? Кайчан әле?
Громов. Менә ике сәгать тә юк. Сүзендә тора белә кыз. Ике процентка арттырып әле. Шулай бик нитмә син. (Рәсемгә карап.) Шәп бит. бара бит бу. ә? Стахановчылар галлерпясенә? Охшый бу миңа.
Т и м е р г а л и е в (һаман исенә килә алмыйча). Үтәп килгән. Юлдашева. Минем белән? Роман Павлыч! Нәрсә булды бу?
Громов. Бирешә башладык, Арслан Канзафарич. Бәсләндек без синең белән! Күрдеңме, активта минем отчёт-докладны нишләттеләр? Ә? Планны үтәдек тә үтәдек, бик яхшы, ә кая монда үзеңне тәнкыйть? Масайдың, иптәш Громов! Технология дә технология, ә мичеңдә әллә нәрсә! Кем гаепле? Син, иптәш Громов! Син квартал ахыры дип штурмчылык белән шөгыльләндең, мичкә ремонт ясауны, яңа приборлар куюны кичектердең! Ә?
Т и м е р г а л и е в. Встречный үтәп килгән! Ә миңа аны әйтмәде.
Г ромов. Кем?
Т и м е р г а л и е в. Гүзәл.
Г ромов. Ул мондамыни?
Т и м е р г а л и е в. Монда.
Громов. Менә ничек? Алайса сезнең арада теге марка өчен бер ни үпкә дә юк?.. Йөрешәсез? Менә дөрес итәсез, эшчеләрчә! Солидарно! Ә мине нәрсә диделәр активта? Ә? (Баягы тонга күчеп, җые- лыштагын сөйли.) Кадр да кадр дисең, ә кадрың ничек яши? Белмисең; кабинетыңа бикләндең, иптәш Громов!.. Кем әйтә бит әле? Үзебезнең партком Сазонов! Мин кабинетыма бикләнгәнмен? Шулай булса да мин әле бүген менә атаклы корыччы Тимергалневнең көмеш туенда утырам. Ә ул үзе? Ха-ха-ха! Мастерның туен да белми калды.
Т и м е р г а л и е в. Ничек белми калды? Сазонов биредә.
Громов. Биредә! Ничек биредә? Чакырылыпмыни?
Т и м е р г а л и е в. Юк, ул да сезнең кебек, үзе белеп килде. Менә яңа гына.
Громов. Сазонов! Миннән алда! Ә? Менә бит тагы! Их, масайдык без синең белән, мастер! (Теге якта көлеш.) Ишетәмсец? Нинди кызык анда? Яле без аларны атакага алыйк!
Бармакчы булалар, ишектә Ирек, артыннан Сазонов, Гүзәл.
Ирек (алдан күренеп). Иптәшләр! Громов! (Бары да чыгалар.) Сазонов. Уһу! Громов үзе!
Громов. Ә кем Громовны эшчеләрдән аерылган, ди? (Көлеш.) Я нәрсә шаулый идегез анда? Куаныч уртак булсын!
Сазонов. Ә менә хәзер күрерсез. Ультиматум бар. Сүз сезгә бирелә, иптәш Юлдашева, әйтегез.
Гүзәл. Мин? Нигә мин? Сүз минем турымда гына бармый, Александр Павлыч.
Сазонов. Юк, тайчанмагыз. Сезнең турыгызда бара.
Гүзәл. Дөресе, минем белән Тимсргалнев абый турында бара. Минем аңа үпкәм бар: мин аңа встречный игълан иттем, ә ул мине кабул итми.
Громов. Ничек кабул итми? Дөрес түгел, итә, итә!
Гүзәл (үз сүзле рәвештә). Юк, итми. Белмим, миңа кыз кеше дип кенә карый, итми.
Громов. Иске караш! Кая монда үзеңне тәнкыйть? Масайдың, иптәш Тимергалиев!
Т и м е р г а л и е в. Юк, иптәш Юлдашевага минем встречный үпкәм бар: минем монда Союз күләмендә ярышым бара, шул вакыт Гүзәл үзенең встречныйлары белән килә дә... Юк, болай булмый, кая миңа монда тыл?
Сазонов (Тимергалиевкә). Аһа, Тимергалиев тылга чигенә?
Тимергалиев. Мин чигенәм? Юк инде, чигенү — анысы минем табигатемә сыймый. (Гүзәлгә.) Ярый, әгәр дә мин сезнең встречные- гызны кабул итсәм? Бу сезнең өчен уен гына булмас бит.
Гүзәл (көләрәк). Куркытмагыз, Тимергалиев абый. Бик куркаклардан түгел. Дөрес, башта мин сездән курка идем, нигәдер бик курка идем, хәзер күрәм, сез яхшы кешеләр. Сездән күрмәкче, мин встречныйга чыктым, сездән күрмәкче, инде олы ярышка чыгам. Ә ялгышам икән, сез миңа ярдәм итәрсез, сез миңа дәү абыйлар ич? Мин сезнең кече сеңелегез,миңа җәбер итмәссез ич?
Әнисә (үз алдына). Елан аягы гына кискән нәрсә икән! Кыз гына да түгел, ут икән.
Тимергалиев. Ярышка? Ярый. Нәрсәдән ярышка?
Гүзәл. Тимергалиев абый! Сез дә шул яңа марка өстендә эшлисез, мин дә. Сезне бик каты эзләнәсез дип ишетәм. Мин дә ай буе алып барган тәҗрибәмә йомгак ясыйсым килә. Менә биредә заводның җитәкчеләре, мин бу хөрмәтле мәҗлес алдында сезне минем белән махсус ярышка чакырам. Кабул итегез.
Громов (учын кашый). Шайтан алгыры, ә? (Блокнотын чыгарып өстәлгә ташлый). Директор блокноты. (Иреккә.) Яз, художник. (Автомат каләмен чыгарып ташлый.) Бу эшне бөтен җәмәгатьчелек күтәреп ала. Икесе дә хәзер кул куйсыннар!
Т и м е р г а л и е в. Туктагыз! Алай булса, бу инде хәзер Юлда- шеваныц минем белән генә түгел, Загадкин, Поспеловлар белән дә ярышы була!
Сазонов. Нигә алай гына? Тагы да киңрәк ал. Сез яңа, зур эш башлыйсыз. Спецмарканы кулда итү өчен көрәш.
Громов. Яз...
Т и м е р г а л и е в. Юк, ярышабыз икән, марка белән генә чикләнмибез, монда темп белән тоннаж мәсьәләсен дә өстибез. Мин бары моңарчы булмаган яңа нормага, квадратына 20 тоннага барам. Шуны тизлек белән алырга. Киме юк!
Громов. Титан кешеләр! Ә мич күтәрәме? Сез тагы...
Т и м е р г а л и е в. Юк, китәбез икән, чигенмибез.
Әнисә. И ходаем, нишләмәк булалар? Шушы хәтле ирләр белән ярышырга алынасыңмыни?
Гүзәл (аңа). Карамасыннар безгә хатын-кыз дип кенә!
Громов (Иреккә әйтеп яздыра). Яз: мин, инженер Гүзәл Юлдашева...
Сазонов. Роман Павлыч, инициатива югарыдай түгел, үзләреннән.
Громов (чигенеп). Дөрес. Бертөрле дә югарыдан басым юк. Эшче инициативасы!
Ирек (яза)... инженер Гүзәл Юлдашева...
Тимергалиев (Гүзәлгә). Арсланны ярышка чакырасың? (Ике кул сыртына күрсәтеп.) Егерме биш ел буе шул эштә кул тамырларына хәтле корычка әйләнгән мине? Шушы нечкә генә кулларың белән? Курыкмыйсың?
Гүзәл (әйтеп яздыруда дәвам итә)... йомгак ясау өчен социалистик ярышка чакырам.
Т и м е р г а л и е в (Гүзәлгә). Мин әле Ирек сездә характер бар дигәч тә» ышанмаган идем. Хәзер күрәм...
Гүзәл (әйтеп яздыруында дәвам итә)... Моның өчен икебездә бер сменада эшләп...
Ирек (өстәп). Юк, болан кирәктер:

 — Икебез дә янәшә ике мичтә эшләп, яна спецмарканы үзләштерү өстендә, сыйфат буенча...
Ти мер га лиев (өстәп)... Һәм тизлек, һәм тоннаж буенча комиссия алдында ярыш йомгагы ясарга! (Читкә.) Менә син шаяр әле минем белән!
Громов. Ә жюрига мин үзем кешеләр чакырам. Эш бөтен шәһәр күз алдында була. (Гүзәлгә.) Кул куегыз!
Гүзәл (алып). Киттем. Берегез директор, берегез партком секретаре, икегез дә шаһит булыгыз. (Кул куя да, кәгазен Тимергалиевкә суза.) Сезгә, Тимергалиев абый!
Тимерга лие в (каләмне алып). Ярый... Ләкин шуны алдан бел, кызый, бу эш шундый кызу булачак, кулыңны штурвалдан бер генә секундка ычкындырсаң да бу сиңа җиңелгә төшмәс.
Г ү з ә л. Беләм.
Громов. Кул куй.
Тимергалиев. Киттем. Кырык белән илле арасына җиткәндә, мин корыччы Тимергалиев инженер кыз белән ярыш кабул иттем. (Кул куя.)
Громов. Бирегез монда. Оформить! Көнегезне анда билгеләрсез. Цехта кызыл комач элдерәм. Мәйдан! Ут сызыгы тотып ярышып, табып бирегез бергә шул марканы!
Тимергалиев (Гүзәлгә). Алындың, инде мәйданны нык тот! Кыз кеше дип юл кую булмас! Сабантуйга чыккандагы кебек. (Кәгазьне каршына тотып.) Алыш бармы, көрәш бармы?
Г үзәл (кәгазьне алып). Алыш та бар, көрәш тә бар!
Громов (Сазоновка). Кара, ничек кыздылар! Бу ярыш җәнҗал белән бетмәгәе.
Сазонов. Күрербез.
Бу вакыт артта Загадки н кереп, җай гына чишенә. Аны күрмиләр. Ул җыйнак кына итеп курткасын, шарфын элеп куя. Кесәсеннән бер кечерәк кәгазь төргәге алып, өстәлгә килә.
За га д ки н. Туйлар котлы булсын! (Өстәлгә стакан зурлыгы чамасында аккургаш кисәге чыгарып куя.)
Тимергалиев (әйләнеп). Осипич!
Тавышлар, һу, Осипич!
3 а г а д к н н (Тимергалиевкә). Котлыйм! Чын күңелдән! (Күрешә.) Ирек. Туктале, нәрсә китереп куйды ул, шуны карагыз!
Сазонов (алып карап). Аккургаш. (Кире куя.)
Загадки н. Башкасына җитешеп булмады инде, гафу итәсез. Минем завкомнан гына килешем.
Тимергалиев (карап). Аккургаш! Мин сине көмеш туемда бу ни чыгарып куя дисәм... Син нәрсә, Осипич! Уйнапмы, чынлапмы дигәндәй...
3 а г а д к и н. Син элек сора: каян бу, диген!
Гүзәл. Минем мичемнән?!
3 а г а д к и н. Факт. Төтен юлында яткан теге кәҗәне ваттырдык, анализ ясаттык бит, составында шушы табылды.
Тимергалиев. Шушы? Алай булса, мичне шул уйган. Ә теге — чокыр?
За гадким. Кайсы, теге чокыр? Юллык янындагымы? Юк, корыч анда китмәгән. Бөтенләй икенче баштан уйган. Комиссиянең актында шулай.
Тимерга лиев. Рәхмәт сиңа, Осипич. Син мине бик зур шиктән коткардың.
Гүзәл. Я, менә әйттем бит, Тимсргалиев абый, әтинең кереп сезне борчуы калды. Менә ул безне шул хәтле борчыган нәрсә — шушы.
Громов. Бирегез әле монда, шушымы? (Аккургашны алып.) Менә, менә: бу безгә хәзер төп гаеп иясен дә табып бирергә тиеш. Сез миңа әйтегез, каян килгән бу?
3 а г а д к и н. Шихта йортыннан.
Громов Шихта йортыннан? Анык шулаймы?
Загадки н. Әйе, анда бер кырыйга бер йөк шушындый утиль түгеп киткәннәр. Бөтенләй икенче заводка билгеләнгәнне. Электромагнит шуннан суырып алган. Факт.
Громов. Яхшы. Хәзер ул бездән котыла алмас: кем анда бу эшкә җаваплы?
3 а г а д к и н. Бу эшкәме?
Сазонов. Бу эшкә цехара контроль бригадасы җавап бирергә тиеш. Чынлап та ул нәрсә караган? (Громовка карый.)
Громов. Контроль бригадасы?
Ирек (Гүзәлгә). Ишетәсеңме? Контроль бригадасы! Бу аккургаш сине дә шиктән коткарды, Гүзәл!
Громов. Сезне коткарды — дөрес. Ләкин ул мине коткармады. (Тора.) Әйе. Мин әйтергә тиешмен: контроль бригадасын ул көннәрдә мин ул эштән алып цехка, планнан тыш эшкә кудым. Мин! Менә ул минем штурмчылык! (Кургашынны кулы белән өстәлгә китереп баса. Бар да сискәнеп аңа карый.)
ПӘРДӘ
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ
Мартен цехы. Уц кулда рапорт бүлмәсенең рамлы ишеге. Сулда һәм төптә ара-тирә шәүләләр йөри, ике багана арасында «Т и м е р г а л и е в — Юлдашева иптәшләрнең йомгаклау ярышы» дигән язу эленгән. Рам азан керә. Ул хәзер теге пәрдәдәге кебек, терсәген артка чыгарып, киерелеп тормый, киресенчә, куырылган, саграк кыяфәттә; мичләргә табан карый, барырга итә, тагын чигенеп, кирпеч өеменә тотына, аннан эленгән язуга карый. Аскы юлдан, кирпеч өеме артыннан, Тарас күтәрелә.
Тимер көпшәнең капкачын ачып, аска карый.
Т а р а с. Әһә, түзмәдең, тагын кердең?
Рамазан дәшми, тагын язуга әйләнә.
Т а р а с. Бөтен дирекция төшкән әле анда.
Рамазан (сискәнеп). Дирихсия? Нәрсәгә?
Тарас. Менә китте бит эшләр. Цех белән цех ярышы, стахановчылар да үзара. Кызык ярыш бит бу.
Рамаза н. Кызык булмыймы соң! Әле теге атнада гына бер кызык булды, анысыннан иллалла белән котылды, инде килеп, яңадан аңа мич бирәләр, ул юк, тагын Тимергалиев белән өзешә! Исемнәр яздырып! Бөтен галәм алдында! Я, монысының мәсхәрәсен кая куярбыз?
Тарас. Мәсхәрәсенме? Ә юк, бүген алай булмый инде. (Мич ягына башын кагып алып.) Бие, карт, бүген синең кыз уза.
Рамазан. Узмаган кая!
Тарас. Әлбәттә, уза. Син нәрсә? Туктале...
Рамазан. Тимергалиевнсме? Сөйлисең син дә ичмасам? һәй!
Тарас. Нигә — һәй? (Көпшәне күрсәтеп.) Син менә кил, төтси юлына кара. Аның миченеке. Кил, кил...
Рамазан. Карасам?.. (Карап.) Ут! Ут ага! Ә? (Башын күтәреп.) Чынлап әйтәсеңме?
Тарас. Эшнең йөрешен төтененнән кара син...
Рамазан (кинәт тураеп). Туктале, кыз җиңеп чыкса бит... Ул аннан... Мин аннан... Дүрәк!
Тарас. Әйткән идемме, я? Ничек булып чыкты? (Көпшәне яба.)
Рамазан. Булып чыкмыйча! (Бөтенләй киерелеп, терсәген артка чыгара төшеп.) Рамазан кызы ич ул! Рамазанныкылар әлегә хәтле беркая да сынатканнары юк әле.
Тарас. Рамазан ич, Рамазан ич!.. Ә мич?
Рамазан. Нәрсә мич?
Тарас. Соң ул кыз кайда эшли? Мин сиңа мичне сөйләп торам ла- баса. Ничек ул ике көн эчендә аякка басты?
Рамазан, һи, дирехтыр кушсын да...
Тарас. Баш син. Директор... Мин коткардым мичне, мин.
Рамазан. Ха! Алда Рамазанны. Морҗа әрчүче генә коткар- маса!
Тарас. Морҗа әрчүче? (Башын алга кагып, бүреген кулына төшереп, эчен күрсәтеп.) Ал.
Рамазан. Нәрсә ул? Кәгазьме?
Тарас. Ал, ал, курыкма. Күрәсеңме, кәҗә кайсы юлда ята?
Рамазан. Кәҗә? Кайсы кәҗә?
Тарас. Их, карап торам да, баш синдә морҗа биеклеге бар, төтен генә йөрми икән синең. Исәплә: унике көнлек ремонт ул ничек ике көн эчендә беткән? Мин шуннан төтен юлын табып бирдем.
Рамазан. Син табып бирдең? Чынлап сөйлисеңме, ә? Ха-ха-ха! (Карый.) Нәрсә соң бу? Чынлап та плант түгелме соң бу? (Кинәт ышанып.) Плант! Үзең төшердеңме?
Тарас (кәефле). Ә?
Рамазан. Соң мин сине... Бер көн үзең инженер дигәч тә... Тукта, тукта... (Аңа карый.) Яле, я. я, китә төш әле. Хәзер кил, кил, артыңны әйлән! Тфү җен! Менә син бел кешене тышыннан! Шушы кеше — плант! Инженер!
Тарас. Сал. (Кәгазьне бүрегенә салдырып, ялт итеп киеп.) Ышандыңмы инде?
Рамазан. Инде болай булгач, ышанмыйча! Карале, чисти эт кеше икәнсең бит! Миннән сиңа бер стопка фарыз булды.
Тарас. Эш вакытында мин ни-ни! (Аска төшеп юк була.)
Рамазан. Ни-ни... Мин дә бит әле сиңа монда димим, тегендә дим. Ә? Кая булды бу?
Загадкин керә. Шәүлә төшкән якка караган йөзе, чак кына ачык авызы белән эчкә тартылган ияге аныц соң дәрәҗәдә кызыксынуын күрсәтә. Аркасы беләнрәк килә дә баганага тотынып, мич ягын күзәтә, хисен бүлешергә кеше эзләгән кебек, ике якка карап ала да тагын шунда карый. Рамазан аны күрү белән акрын-акрын рапорт бүлмәсе артына ышыклана. Бүлмәдән Тамара белән Захар Федор ич чыгалар.
Тимер га лиев тавышы. Бригада, бирешмә! Һәй-һай!
Захар Федорич (ишектә туктап). Тимергалиевме шул? Тамара. Әйе. Мин Юлдашева мичендә булам, Захар Федорич.
Захар Федорич. Булышыргамы? Бар, бар. Доводка җитә, яхшы карагыз. (Тамара китә, Загадкиига.) Килеп җиттең?
Загадкин (куеныннан газета чыгара). Күрдеңме? Златоустлар тагын яңа норма биргәннәр. (Тагын тегендә карый.)
Захар Федорич. Кит аннан? (Карый.) Безнең норманы... Югары сыйфатлы корыч бирәләр, ә? Җавап әзерләргә туры килә.
3 а г а д к и н. Шуны әйтәм бит. Менә болар бүген ни бирер? (Шәүлә төшкән якка йотлыгып карап.) Бик кызык эш бит бу! Алай да нинди картны чыдатмады, үзе белән ярышка тартып чыгарды бу кыз.
Т и м е р г а л и е в тавышы. Факел!
Захар Ф е д о р и ч. Кара ничек үкертә мичне. Яра бит!
Читтә кинәт шәүлә һәм мич дөрләп китүе күренә.
Т и м е р г а л и с в тавыш ы. Факел!
Захар Ф е д о р и ч. Куыра.
Загадки н. Факт. Ләкин, ничек уйлыйсын, уза бит болар?
Захар Ф е д о р и ч. Юлдашевамы? Белмим, Тимергалиев булып та кыздан уздырса, ул аннан... Беләсеңме, темп кына түгел хәзер анда... Теге көнне мина химия китабы күтәреп килгән. Бәхәсләшә. Беләсезме, ана бер формула ошамый... (Көләләр.) Әнә насоска барып бәрелде. Снарядмыни?
Еракта шәүлә сузыла.
Күрәсезме, ничек урынында бии, җен!
Бу вакыт артта Ермолай үтеп, будка ышыгында краннан иелеп су эчкәне күренә. Алдан ашыгып, Г ү з ә л белән кулына «стакан» тоткан Тамара керәләр.
Гүзәл (кызарган, кызуланган хәлдә), йөгер!
Тамара йөгереп китә.
Захар Федорич. Соңгы анализыгызмы?
Гүзәл. Әйе... Нишләр икән, мин һаман шул улак юлыннан куркам бит, Захар Федорич.
Захар Ф е д о р и ч. Сез нәрсә? Тагын үткәндәге хәл кабатланыр дип уйламыйсыздыр бит?
Е р м о л а й (бу вакыт авызын сөртеп, болар янына килеп тә туктаган. Якасы ычкынган, кулында брезент бияләй, кепкасы кыек, үзе кызарып пешкән, эшчән кыяфәттә). Аварияме? Мин әйтәм, теләсә нинди аварияне җиңеп була, магнезит белән рельс кенә китереп куй. Ә нәрсә?
Гүзәл (аңа). Бар юллыгыңа! Күзеңне дә аласы булма. Рельс китереп куйган!
Ермолай йөгереп китеп тә бара.
(Захар Федоричка.) Мин әйтәм, тоткарлык булмасмы, һава-нн тыгылып?
Захар Федорич. Яна механизмдамы? Дүрт көн эреттегез, берни дә булмады бит.
За гадким. Уйламагыз да. Әле генә лабораториядә булдым, анализларыгызны карадым, бүген нәкъ сез куйган расчёт буенча бара.
Гүзәл. Юк, ток-фәлән өзелеп?
Захар Федорич. Андый хәл булса, элеккечә: тотасыз да лом белән...
Гүзәл (сискәнеп). Лом белән?
3 а г а д к и н. Беләсезме, мин сезгә ни әйтәм, Юлдашева: бу сезнең теге көнге куркуыгыз калган. Рефлекс.
Гүзәл. Рефлекс?
Загадки и. Факт.
Гүзәл (пыяла аша миченә табан карап алып, елмаеп). Рефлекс дигәннән, Захар Федорич, мип сезнең приборыгыздан бик кызык яңа нәрсә күзәттем...
Захар Федорич. Шулаймы?
Гүзәл (мич ягына ымлап, кычкырып). Әй, әй, Миша! Капкачны кара! (Захар Федоричка.) Сөйләрмен әле... (Миченә китәргә омтыла Кинәт ачы сызгыру, кыңгырау һәм кран гөжләгән тавышлар ишетелә
Гүзәл бердән сискәнеп, туктап калып.) Бу ни? Тимергалиев корычын чыгарды да әллә?..
Мартеннар ягыннан якты шәүлә күтәрелеп, өске кара өрлекләрнең кырыйлары алтын сызыклар күрсәтеп балкый, һавада очкыннар җемелдәп күтәрелә, цех, фейерверк очыргандагы кебек, шагыйранә бер төскә керә. Будка артыннан Рамазанның үрелеп-сузылып каравы күренә.
Загадкин. Әнә үзе дә килә.
Тимер га лиев (тирләгән, кызуланган, ләкин бик эшлекле кыяфәттә ашыгып килеп керә, Гүзәлгә). Ягез, сезнең эш кан тирәдә? Әйдәгез, күмәк көч белән бетереп ташлыйк.
Гүзәл. Рәхмәт, Тимергалиев абый, кайгыртуыгызга. Без дә менә анализ гына көтәбез. Инде ял итегез.
Т и м е р г а л и е в (пыяла аша мичкә таба карый). Углерод яна? Хәер, зыян юк, шул кызуда тотсагыз, хәзер әйтәм, унбиш минуттан сезгә доводка! Күбек җыелмыймы? Шлак чыгып беттеме?
Гүзәл. Бетте, Тимергалиев абый, рәхмәт, рәхмәт, (йөгереп китә.)
Тимергалиев (артыннан). Артык руда кирәкми, бирмәгез... (Үз ягына әйләнеп кычкырып). Әй, әй! (Чабып китә.)
Захар Федор ич. Җен! Ә? (Сәгатен Загадкинга күрсәтә.) Әйтәм бит, шунда ярылып үлсә үлә, финишны бирми инде. Барабызмы? (Юнәлә.)
Рамазан (урыныннан алга чыгып). Билгеле, нигә чыгармасын? Тимергалиев булсын да!
Загадкин (әйләнеп, аны күреп). Ә карт, син икәнсең... Каяле, бер кисәге кесәдә йөри иде. Бирим әле мин сиңа. Менә. (Кесәсеннән кечкенә кургаш кисәге чыгара.) Шушындый юк кына нәрсәдән зур эшләр юкка чыгып куя. Кара.
Рамазан (гаепле кеше кебек тамагын кыра, курку катыш). Кургаш? Нәрсәгә ул миңа?
Загадкин. Ал, ал! Син шунда эшлисең бит, исеңә алып кун. Шуннан ул теге көнге эш. (Китә.)
Астан тагын Тарас күтәрелә. Кулында кечерәк савыт, ком сосып ала.
Рамазан (кулындагы кургашынны карап). Шушы аккургаш? Тукта, мина тоттырып китте бит бу! Сорамадым да. Менә егетләр, ә?
Тарас ком алып, тамагын кырып, аска төшә башлый.
Рамазан (сискәнеп). Ә? (Кургашынны кесәгә яшерә, Тарас артыннан сузылып). Тарас! Вакытың бармы? Кил әле.
Тарас. Берне тартыргамы? Була. (Аңа карап.) Тукта. Син нәрсә тагын болай?
Тимергалиев тавышы. Һәй!
Рамазан. Ышыкла мине, ышыкла әле. (Аны тарта.) Шул Тимергалиев килә бит?
Тимергалиев (күренә). Хәзер мин лабораториядә үзем булам.
Анализда... (Артта ашыгып үтә.)
Тарас. Юк, сине күрәмени ул хәзер? Корычы артыннан чаба ул. Я нәрсә?
Рамаза н. Менә әйттемме мин сиңа? Кем узды?
Тарас. Узу бит әле ул...
Рамазан. Нәрсәсе «узу бит»? Узгач? (Каранып алып.) Үзе килде бит... Кызга. Ярдәм кирәкмиме, ди. Ә? (Каранып алып.) Син әле моны әйт. (Кесәсеннән кургаш чыгарып биреп.) Я? Нишләтерләр инде мине?
Тарас. Ә, бу кургашмы? Нишләтсеннәр сине? Шихта белән эләккән булгач.
Рамаза н. Шихта белән, хә! Анда кем әхрәп?
Тарас. Син булсаң ни?
Рамазан. Юк, Тимергалиев мине судка бирерме — юкмы, син шувы әйт!
Тарас. Тимергалиев? Нәрсәгә ул монда?
Рамазан. Акламыйсың? Соң мин аны өенә кереп, сүгеп чыктым бит. Мичне син боздың, мин әйттем, юри кызга ачу итеп! Я? Дүрәк бит мин?
Тарас. Алай әйткән булсаң... Бәлки шул...
Рамазан. Нигә «бәлки» генә? Юк, син әйт, дүрәк бит мин?
Тарас. Шулай дип әйтүең хакмы соң?
Рамазан. Хак.
Тарас. Алай булса, «бәлки» генә түгел...
Рамазан (сикереп тора). Дүрәкме? (Кызып.) Әһә? Значит, хәзер шулаймы? Ермолай, значит, миңа болай дип әйтеп торсын, Тимергалиев тегеләй дип кызны абижайт итсен, монда шул вакыт, значит, берсе йортка китереп түккән шундый утиль, аны, значит, ликтер магниты һавага күтәреп завалкага алсын да туларның бөтенесенә инде килеп әхрән минават? Рамазан? Бәла ясаган буламыни? Үз кызына? Кем әйтеп, кем ышансын моңа?
Тарас. Син нәрсә миңа кызасың? Нәрсәгә кызасың?
Рамазан. Кызмый ни? Ярый әле урыннан гына чыгарып калсалар! Тимергалиев судка бирә ала дисең бит.
Тарас. Бирә ала. Ләкин бит. Туктале, әй! (Кинәт аңа карый.) Кызык карт икән син! (Тоташ кына көлеп.) һи-һи-һи!
Рамазан. Нәрсәгә көләсең син?
Тарас. Көлмичә ни! Соң, аның улы синең кызың артыннан йөри бит? Художник?
Рамазан, йөрсә?
Тарас. Сиңа тизрәк егетне кияү итәргә дә кода булып, туйда бал эчәргә, бал! Ә син суд!
Рамазан. Әйттерерсең тагы әлләни! Кияү булырлык эш калдымыни диген анда! Атасы алдында улын да бергә эт итеп сүгеп чыктым бит! Бал!
Тарас. Улын да? Нәрсә дип?
Рамазан, йөрмә кыз янында, бәрдем ектым, шул булыр! Бал!
Тарас. Шулай дип әйттеңме?
Рамазан. Әйттем шул.
Тарас. Менә монысы белән инде син чынлап та...
Рамаза н. Дүрәкме? һәм дөрес. Хәзер бик акыллы да бит, төштән соң пычагымамыни!
Кыңгырау, гөжләү, ут шәүләләре күтәрелә.
Т а р а с. Кайгырма, әнә күрдеңме? Кызың да корыч эретеп чыгарды. (Төшеп китә.)
Рамазан. Чыгару белән! Хәзер пажалый чыгар! Туй үткәч дөм- бергә! һәй, атаң булсын Шагбаи, үзең бул Рамазан, хатының булсын анау, кызың булсын монау — ул да ирләр белән өзешәм дип йөрсен, шулай булмый, нәрсә булып чыксын соң! Шуннан рәт көтеп йөргән мин! Хәзер эш — кесәгә кургаш салып йөрергә калды! Тфү! (Күтәреп бер якка бәрмәкче була, кинәт үзен тотып.) Ә, юк, тукта! Тагын бу шунда учакка эләгеп барып керсен? (Бик куркып кесәсенә яшерә.) Исеңә алып куй диде бит! (Тавышлар ишетеп.) Нәрсә ул? Комиссия төшәме? Киләләр! Менә хәзер җыен кеше алдында әйтерләр: кем кәҗәгә калды, Рамазановна калды! Хурлык бит, егетләр, ә? Кая керик?
Сәхнә әйләнә, Рамазан чигенә-чигенә ышыкка китә. Бер яктан өстәл чыга эленгән язу да каршыгарак әйләнә. Төптә завалка машинасы. Анда эшчеләр җыела.
Т и м е р г а лиев белән 3 а г а д к и н керәләр.
Тимергалиев (Загадкинга сөйли керә). Әйе, син бу юлы аңа булышмадың, я нәрсә булып чыкты?
Загадкин. Син миңа үпкәли алмыйсың, шул булды.
Т и м е р г а л и е в. Кыз кешене минем белән ярышка кертү булды. Алай дигәч тә бит мин... Нигә аны уңайсыз хәлгә куярга? (Кулындагы хорыч кисәген күрсәтеп.) Я, менә үзең кара? Менә бит! Шул булып чыкты. Ярамый, Осипич. Яшь кешене.
Загадкин (корычны карап). Булдымы корычың — шул гына кирәк тә. Нәрсәсе ярамый? Яшь кешегә дә, карт кешегә дә бик әйбәт бу.
Т и м е р г а л и е в. Һа, менә минем бригадам да килде. Әйдәгез әле... (Хайбулкин белән кергән бер эшчене тотып, бер яккарак китә.) Эшчеләр алгарак күчәләр. Алдан, уң яктан, М и ң л е б и к ә, Тарас, Е р м о л а й һәм башкалар керәләр.
Ермолай (шаулап, әйләнеп-әйләнеп Хайбуллинга). Рас әйтәм, үзем күрдем. Теге көнне менә бу апа Тарас дәдәйне кочаклап үпте дә алды. Корымы-ние белән бергә. Бөтен кеше алдында.
Тара с. Канчан, кайчан? Нәрсә ялганлыйсың? Нәрсә өчен дип үпсен \л мине?
Е р м о л а й (Миңлебикәгә). Үпмәдең алайса? Әйт, әйт!
Миңлебикә. Үптем шул, нигә үпмим. Төтен юлын табып биргәч? Тарас (кинәт кенә тоташ көлеп куя). Әһ-һе-һе...
Миңлебикә. Әй, сезнең белән сөйләшсәң! Кая Гүзәлем?
Е р м о л а й. Комиссия килә! Громов!
Г р о м о в. С а з о н о в, Захар Ф е до р о в и ч л а р кереп, өстәл артына узалар. Г ү з ә л, A и ш а. Тамаралар кереп туктый. Е р м о л а й белән Миңлебикә алар янына бара. Икенче яктан үз бригадасы белән Т и м е р г а л и е в, аннан Загадкин, эшчеләр керәләр.
Громов (кечкенә кыңгырауны баскалап). Иптәшләр! Безнең алдыбызда бүген бик әһәмиятле бер ярышның йомгагы ачыла. Иң элек менә инженер Юлдашева... Беләсез, иптәшләр, ул безгә Тимергалиевнең яна сыйфатлы корычын билгеләү өчен килгән кеше. Без аңа бу мөмкинлекне бирдек. Билгеле, апа бу эштә комачаулар да булмады түгел. Хәтта яшерен түгел, ул эшләгән мичтә мәгълүм уңышсызлыклар да булып үтте...
Миңлебикә (алдына караган килеш, тыныч кына әйтеп куя). Ни эчен булуын дә әйтеп үтсәгез...
Громов. Ни өчен булдымы? Әйтәм. Сәбәбе бөтенләй очраклы әйбер...
Сазонов (реплика биреп куя). Ләкин бу очрак үзе очраклы гына әйбер түгел!
Артта Рамазан йөзе күренә.
Г р о м о в. Түгел... Күрәм, Александр Павлыч мине беренче сүземнән үк тота. Ләкин мин аңа әйтергә калдырмыйм. Туп-туры үзем әйтеп бирәм. Каян бу кургаш? Шихта дворыннанмы? Бу ни?
Артта Р а м а з а н н ы ң туктап калган киеренке йөзе акрын гына күләгәгә чигенә.
Димәк, цехара бәйләнеш йомшак, контроль булмаган. Бу бер. Икенчедән. Квартал ахырымы? Безнең әлеге яман штурмчылык! Димәк, квартал башыннан ритм белән эшләп килмәгәнбез. Менә ни! Бу да шундый очракларны тудыра торган бер сәбәп. Билгеле, монда җавапның зур иер өлеше дә иптәш... Громов өстенә төшә. Мин бу мәсьәлә оуенча үземә тиешлесен алдым. Сүзебезгә килик, ярый. Инде күрәсез, менә иптәш Тимергалиев белән Юлдашевалар бу көннәрдә икесе дә шул яңа корычны табу өстендә ярыш алып бардылар. Хәзер, иптәшләр, без ярыш йомгагы турында сүзне Захар Федоричка бирик.
Гомуми җайлану.
Захар Федорич (түш кесәсеннән кәгазьләр чыгарып, күзлеген маңгаена бер төшереп, бер күтәреп). Иптәшләр. Бүгенге ярышның йомгагы шуны күрсәтә. Беренче — иптәш Тимергалиев. Аның бригадасы эретмәне өч сәгатьтә 00 минутта биргән. Әйтергә кирәк, бу моңарчы күрелмәгән рекорд!
Кинәт куллар, бүрекләр күтәрелеп куя.
Сыйфат ягыннан, иптәшләр, ул безгә теге вакыт бер мәртәбә үзе койган, сыйфатлы корычын яңадан коеп чыгарды.
Кул чабу, Тимергалиев дигән тавышлар. Тимергалисвне кулга күтәрәләр.
Тимергалиев (кулында корычын күтәреп). Мин аны яңадан койдым. Менә ул!
Громов кыңгырау шалтырата. Тимергалиев корыч кисәген өстәлгә, Громов алдына китереп сала.
Громов. Яхшы. (Захар Федоричка.) Хәзер иптәш Юлдашева бригадасын әйтегез.
Захар Федорич (күзлеген мендереп, төшереп). Иптәш Юлдашева... Ул, иптәшләр, эретмәне өч сәгать тә егерме биш минут эчендә биргән. Тимергалиев кебек тизлек остасыннан егерме биш минутка гына калып эретмә бирү—яшь инженер өчен бик зур уңыш дим мин, бу, иптәшләр, аның эш практикасы бик югары торуын күрсәтә.
Г үзәл. Нигә минем генә? Бригадамның!
Тимергалиев. Ярый, нәрсә эретте ул?
Захар Федорич. Нәрсә эреттеме? Хәзер, иптәшләр. (Күзлеген тотып.) Сыйфаты, иптәшләр, безнең өчен тагын да мөһим. (Күтәренке тавыш белән.) Иптәш Гүзәл Юлдашева безгә, иптәшләр, үзе төзегән инструкция нигезендә, Тимергалиев койган марканың тагын да яхшырагын, сыйфатлысын, югары классын табып бирде.
Кинәт гөрләтеп кул чабулар, Юлдашева Гүзәл, дигән тавышлар. Рамазанның җәелгән йөзе ышыктан алга табан йөзә. Тамара Гүзәлне кочаклый.
Миңлебикә (Гүзәлне бала шикелле кулына күтәреп тотып, барысына да). Менә Гүзәл!
Рамазан (Гүзәлгә килә). Бу хәтле булырсың дип белмәгән идем, балам. (Шатлыгыннан елый.)
Тимерга л и е в (кинәт алга ымтылып). Ничек? Мөмкин түгел!
Бар да тына.
Захар Федорич. Анализ. (Кәгазьне бирә.)
Тимергалиев (ашыгып укый). Хром, шулай, ярый, фосфор... Ах, менә ничек? Нәрсә бу? Рекорд булып чыгамыни?
Захар Федорич. Ул телгә күчереп әйтсәк, рекорд!
Т и м е р г а л и е в. Ничек ул? Ә минем нәрсә булып калды соң?
Захар Ф е д о р и ч. Рекорд.
Берәү. Картны иң элек рекорд кызыксындыра.
Көлеш.
Тимергалиев. Юк, чынлап та мин аңламыйм: кайсыбыз узды соң безнең?
Захар Федорич. Минемчә, икегез дә. Син тизлек белән дә, үз маркаңны коеп чыгаруың белән дә. Иптәш Юлдашева аны технологик эшкәртер, тагын да яхшырак сыйфатлы корыч бирүе белән.
Тавышлар. Ничек, ничек? Ә? Менә 6v кызык ярыш! Икесе тә рекорд! Ә? Бу ничек?
Миңлебикә. Алай булса, Гүзәлнең корычы бигрәк тә шәп!
Тимер га лиев (нык). Туктагыз! (Кулларын аерып, алга чыга.) Ничек сез аны яңа марка бирде дисез? Корыч бит минеке!
Миңлебикә. Ничек синеке, ди? Әйтте ич инде, Гүзәл койды — аныкы булды.
Гүзәл. Миңлебикә апа, туктап тор, алай түгел. (Барысына да.) Иптәшләр! Захар Федорич ачык итеп әйтеп бирмәде иптәш Тимергалиев дөрес әйтә, марка чынлап та минеке түгел, аныкы.
Рамазан (үзе дә сизми калып). Аңа әйтәләр, син дип, ул... Вәт, егетләр, ә?
Гүзәл. Хәзер аңлатам. (Алгарак килеп.) Иптәшләр, дөрес, мин бу яңа марканы табыштым, үзем генә түгел, менә бригадам Миша, Ермолай иптәшләр, Загадкин, Сазонов, Громов иптәшләрнең, кыскасы, завод коллективының булышлыгы белән бергә.
Тимергалиев. Соң?
Гүзәл (дәвам итә). Ләкин корыч үзе төптә минеке түгел бит, иптәш Тимергалиевнеке, аның практикасында табылды. Мин тик аны гыйльми эшкәртүче, шул уңайдан сыйфатны мин тагын күтәрүче генә. Аны үз гыйльми хезмәтемдә мин шулай дип язам. (Тимергалиев алдына килеп, кулындагы нәзек озынча корыч кисәген күрсәтә.) Тимергалиев абый, менә ул корыч. Хәзер сез аны мин язган инструкция нигезендә үзегез дә, башка иптәшләр дә системалы рәвештә коя аласыз. Алыгыз, үз корычыгыз, сез чыннан да яңа затлы корыч таптыгыз.
Тимергалиев. Чынлапмы бу?
Загадкин (аңа өстәлдә яткан үз корычын бирә). Чагыштыр!
Ти м е р г а л и е в (корычларны чагыштырып). Бу— мин койган, бу... (Гүзәл биргән корычны һавага күтәреп, бөккәләп карый.) Мин койганнан тагын да яхшырак бу! (һаман кызу-кызу бөккәли, корыч һаман үз хәленә кайта.) Сынуны белми торган елан! Ләкин дөньяда моннан да каты, моннан да тибеш корыч булганы юк! Шуны эзләдем бит мин! Менә сыйфат! Инде болай булгач, эшнең дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк, иптәшләр. Мин үзем, Юлдашева бу эшкә алынгач, ул әле яшь кеше, бер кыз бала гына, берни дә чыгара алмас, безнең заводның эшенә тоткарлык кына итәр, минем корычны да хур итәр дип курыккан идем. Ә хәзер... рөхсәт ит миңа шушы кулым белән, ике кулым белән, үзебезчә эшче рәхмәтен белдерергә! (Ике куллап кулын кыса.) Сүзеңне сүз итә белдең, чыннан да гүзәл, чыннан да булган кыз икәнсең! Рәхмәт!
Загадкин. Факт, булган!
Тимергалиев. Осипич! Мин бит хәтта синнән дә шикләндем, юләр. Ә син... Кичер мине! (Кочаклый, үбешәләр.)
Гүзәл. Осипич!
Загадкин (бер кулы белән аны, икенче кулы белән Гүзәлне кулыннан тотып). Рәхмәт сезгә, рәхмәт! Менә бу ичмасам җиңү! Сездән шуны көткән идем бит мин! Сез безнең заводка бик зур исем ясадыгыз. Беләсезме, сез нишләдегез? Корыч фәнендә авыр, бер проблеманы чиштегез, яңа ачыш ясадыгыз. Минем өчен иң мөһиме шул. Шул ук вакыт бу чишелеш үзе тагын да киңрәк яңа проблема тудыра. Мин сине. Арслан Канзафарич, уйлама, тыныч калдырмыйм, синең бу корычыңны хәзер күзәнәксез, кәрәзсез итеп коярга сине үзем белән ярышка чакырам! Күрсәтик без дөньяда совет корычының, совет чынлыгының нәрсә икәнен!
Громов. Иптәш Сазонов!
Сазонов сөйли, дигән тавышлар ишетелеп кала, бар да тына.
Сазонов (тора, көлә төшеп). Иптәшләр! Без менә шулай инде. (Җитди.) Без бөек эпоха — Сталин бишьеллыклары чоры кешеләре, бүтәнчә була алмыйбыз. Менә, безнең арабыздан бүген ике иптәш, гади генә ике кеше. Ләкин эшләре белән алай гади ук түгел... (Эндәшеп.) Иптәш Тимергалиев! Иптәш Юлдашева! Сезнең бу ярышыгыз чыннан да гүзәл, иҗади ярыш булды. Ул бездә сөекле ватаныбыз өчен горурлык хисе тудыра. Менә ул — совет фәненең практикада җиңүе ничек! Завод сезгә үзенең агрегатларын, ярдәмче бригадаларын бирде, шуның белән сезгә үз талантыгызны, иҗатыгызны эшкә җәелдерүгә тулы мөмкинлек булды. Сез дә бу ярышта бер-берегезнең эшен төгәлләдегез, физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы каршылыкны эштә җиңдегез, бу хезмәтегез чыннан да иҗади хезмәт. Ул хезмәт безгә дөнья-күләм яңа җиңү, илебезгә яңа корыч, ватанга куәт һәм тынычлык, дошманга курку китерә. Без сезнең бу уңышыгызны җәелдерербез, без бу яңа корычыгызны заводыбызда серияләп чыгарырбыз, без моңа ирешербез! Алай гына да түгел, без моны үзебез белән ярыша торган заводка моны безнең коллективның иҗади бер җавабы итеп тә куярбыз. Иптәшләр! Ватаныбызга бик кирәкле яна спец-марка табылды. Шуның белән без юлбашчыбыз иптәш Сталинга рапорт бирү шәрәфенә ирешәбез. Моның өчен халкыбыз сезгә рәхмәт әйтә. (Гүзәлнең кулын кысып.) Академиянең мәһабәт баскычларының иң югарысына хәтле күтәрелегез! Мин моңа ышанам. (Тимергалиевнең кулын кысып.) Ватаныбызга киләчәктә дә шундый уңышлар тудырыгыз. Корыч лауреаты булыгыз!
Громов Һәм башкалар да кул кысышалар. Завалка машинасы өстендәге эшчеләр, кепкаларын күтәреп, кыңгырау кагып кычкырып, һавадан шаулатып алга йөзеп киләләр, һәр яктан, Тимергалиев, Гүзәл, дигән тавышлар. Бар да кузгала. Алдай Т и м е р г а л и е в, аннан Гүзәл, Ирек, бер яктан тагын түшен киереп, терсәкләрен чыгарып атлаган Рамазан, Миңлебикә, Тарас һәм башкалар күренеп кала. Арадагы эчке пәрдә төшеп, завод күздән каплана. Тимергалиев,
Гүзәл, Ирек алда калалар. Алдан Тимергалиев.
И рек. Әти!
Тимергалиев (туктап, йомшак). Син нәрсә, Ирек?
Ирек. Мин шундый корыч остасы булган атам белән горурланам, һем синең фамилияңдә бу һөнәреңне тагын да алга илтәрлек варис булыр кешене, (Гүзәлне кулыннан алып.) мирасчыны мин безнең гаиләбезгә китерәм, кабул ит!
Тимергалиев. Гүзәл? (Аңа карый.)
Ирек. Әйе, Гүзәл иң якын дустым, аны бала ит!
Тимергалиев. Балаларым! (Ирек белән Гүзәл тотынышкан хәлдә якын киләләр.) Ирек! Гүзәл!.. Минем тормышымда бүген берьюлы ике зур шатлык: берсе — бу корыч. (Корычын күтәреп.) Корыч. Менә ул, илебезнең тынычлыгы, музыкабызның кылы, безнең эшнең чыңы! Икенчесе, син, Гүзәл Юлдашева, минем улыма гүзәл юлдаш булып, бусагама киләсең. Бик яхшы. Сезгә алкыш бирергә кирәк миңа. (Кесәсеннән такта тирәле зәңгәр күзлек чыгара.) Бу — шушы һөнәрне миңа башлап өйрәткән остазым Иван Михайлыч Назаровтан килгән мирас. Шуның белән алкышлыйм сезне! Хуш килдең, Гүзәл килен! (Гүзәлнең маңгаена күзлек элә.) Балаларыбызның балалары бу шөһрәтле һөнәрне тотсыннар!
Арадагы пәрдә яңадан күтәрелеп, эшчеләр белән завод эче һәм алда торган Тимергалиевләр күренә.
Пәрдә