БЕЗНЕҢ ДЕПУТАТЛАР
КАВИ НӘҖМИ
БЕЗНЕҢ ДЕПУТАТЛАР
ОЛЫ БӘХЕТ ӨЧЕН
Илебез киң безнең, аның өстендә бервакытта да яктылык нурлары сүнмиләр. Бер якта кояш батса, икенче яктан таң яктылыгы сызыла башлый. Тынычлык иленең көнбатыш чикләрендә сакта торган часовой, кичке шәфәкъ кызыллыгына карап, һәрбер шыштырдауны ишетерлек булып, барлык игътибары белән тынып калганда, Тын океан буйларындагы совет кешеләре инде иртәнге таң яктылыгы астында яңа туып килгән хезмәт көнен башлыйлар. Бу көн безне тагын бер адым алга илтә, тагын югарырак мендерә, коммунизмның гүзәл сызыкларын ачыграк күрсәтеп, безне горурландыра.
Таң яктыра бара, ул торган саен югарырак күтәрелә, көнбатышка таба сузыла, һәм һәркемнең якты уйлары, таң нуры кебек саф тойгылары, матур хисләре Ватанга, социалистик илебезгә, бөек юлбашчыбыз Сталинга юнәлә. Тиңсез илебезнең һәрбер карыш җирендә, һәркем телендә җаннан кадерле Сталин исеме аерым бер дулкынлану беләк кабатлана.
— Сталин!
Бу исем кайнар мәхәббәт белән әйтелә. Аны әйткәндә йөрәк горур шатлык белән тибә. Бөек Сталин чорында яшәү, үзеңне ирекле, куәтле Советлар иленең бәхетле гражданины итеп сизү шатлыгы безнең тормышыбызны ямьләндерә, эшебезгә дәрт, киләчәккә ныклы ышаныч, ихтыярыбызга ныклык бирә.
Авыр, караңгы елларда үз халыкларының яктыга, азатлыкка омтылуын җырлаган бөек шагыйрьләр өчен — Пушкин һәм Некрасов, Шевченко һәм Тукай өчен — бик ерактагы өмет булып күренгән алтын гасырда яшибез без. Яхшыра, матурлана барган бәхетле тормышыбызны, дан, намус, батырлык эше булып әверелгән тыныч хезмәтебезне Сталин Конституциясенең көчле нурлары яктырткан коммунизм чорында яшибез.
Бу бәхет өчен без бөек Сталинга бурычлы.
— Сталин!
Барлык совет халкы барлык телләрдә аңа эндәшә:
— Сталин — безнең сулышыбыз, — диләр халыклар.
— Сталин — безнең бүгенге тормышыбыз, тагын да яктырак иртәгәбез, ул — безнең кояшыбыз, — диләр совет гражданнары.
— Сталин — ул бүгенге Ленин, ул — тынычлык байрагы!— диләр барлык азатлык һәм демократия сөюче халыклар. Иң матур өметләр, иң изге теләкләр аның исеме белән бәйләп әйтелә.
Шуңа күрә дә Союздаш һәм Автономияле республикаларның Верховный Советларына сайлаулар вакытында барлык халыклар үзләренең беренче депутаты итеп бөек Сталинны күрергә теләүләрен аерым бер мәхәббәт һәм дулкынлану белән сөйләделәр. Иптәш Сталин совет халыкларына ышаныч күрсәтте. Ул, сайлаучыларда чиксез шатлык тудырып, аларның теләкләрен кабул итте һәм депутатлыкка тавышка куелырга ризалык бирде. Юлбашчының Союздаш һәм Автономияле республикаларның Верховный Советларына депутатлыкка тавышка куелырга ризалык бирүе — илебездәге патриотизм хисләрен тагын да үстереп җибәрде һәм бу хәбәрне бөтен халык һәр җирдә гаять зур шатлык белән каршы алды. Бу куанычлы хәбәр барлык шәһәрләрдә, авылларда тагын да яхшырак эшләү, 1951 ел планын срогыннан элек арттырып үтәү өчен көчле социалистик ярыш пафосы тудырды. Совет халыклары бу шатлыклы хәбәрне — юлбашчының безнең тормышыбыз, безнең язмышыбыз турында өзлексез кайгыртып торуы, дип кабул итте.
Совет халыклары гаять зур күтәренкелек һәм политик активлык белән Верховный Советка сайлаулар уздырдылар. 18 һәм 25 февральдә Союздаш һәм Автономияле республикаларда сайлаулар булды. Совет халкы юлбашчыга бирелгәнлеген, аңа юнәлгән кайнар мәхәббәтенең көчлелеген тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтте. Бөек Сталин барлык республикаларда халыкларның беренче депутаты булып Верховный Советларга сайланды.
— Дан бөтен халык депутаты иптәш Сталинга!
Иосиф Виссарионович Сталин Казан шәһәренең 37 нче Казан—Ленин сайлау округы буенча Татарстан АССР Верховный Советына депутат булып сайланды. Бу округның бәхетле сайлаучылары, сөекле Сталинның зур ышаныч күрсәтүе белән горурланып, чиксез шатлык белән бердәм рәвештә тавыш бирделәр.
Татарстан АССР Верховный Советына депутат булып сайланган совет халкының иң алдынгы уллары һәм кызлары арасында кадерле юлбашчыбыз иптәш Сталинның якын көрәштәшләре бар. Республикабызның хезмәт ияләре В. М. Молотов, Г. М. Маленков, Л. П. Берия. А. А. Андреев, К. Е. Ворошилов, А. И. Микоян, Л. М. Каганович, Н. А. Булганин һәм Ы. М. Шверник иптәшләрне шатлык белән депутат итеп сайладылар. Бу исемнәр һәркемнең йөрәгендә горурлык хисе уята, коммунизмга бару адымнарыбызны тагын да тизләтә торган хезмәт дәрте белән сугара.
Коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл какшамас блогы тантаналы рәвештә җиңеп чыкты. Совет сайлаучылары коммунизм өчен, тынычлык өчен, бәхетле тормыш өчен, тагын да яктырак киләчәк өчен тавыш бирделәр.
Совет сайлаучылары — Татарстан хезмәт ияләре — ирешелгән уңышлардан, яулап алынган җиңүләрдән канәгать булып, тавыш бирделәр. Совет сайлаучылары, Республикабызның «үзеннән артталык һәм урта гасырлык төсен алып ташлавы» һәм тамырыннан үзгәреп, өр-яңа төскә керүе белән чиксез горурланып, сайлау урналары алдына килделәр.
Бу вакытта һәркемнең йөрәгендә туган иң беренче тойгысы, башындагы иң беренче уе бөек Сталин образына юнәлгән иде. һәркем күңеленнән иптәш Сталинга эндәште:
— Бик күп, бик күп еллар безне куандырып, сау-сәламәт яшә, даһи юлбашчы! Син, бөек Ленин белән бергәләп, безне азатлыкка чыгардың. Революциядән элек «ач үлемнең куркусыннан ил елый» торган элекке Казан губернасы — ирекле, бәхетле совет кешеләре яши торган алдынгы социалистик республикага әйләнде. Борынгы заман белән бүгенге тормыш арасында чагыштыргысыз аерма барлыгын республикабызның барлык почмакларында, һәрбер йортта, һәрбер семьяда күрергә мөмкин. Бу олы бәхет өчен без барыбыз да сиңа бурычлыбыз. Шул бурычны намус белән үтәү өчен, тагын да яхшырак эшләргә, тагын да зуррак уңышларга ирешергә сиңа сүз бирәбез, кадерле остаз!
ХАЛЫК КЫЗЫ
Мең тугыз йөз уникенче ел башланган иде инде.
Россия империясендәге халыклар җилкәсендә һаман әле коллык законнары, кара ырымнар, борынгы кыргый гадәтләр авыр йөк булып басып торалар. Татар хатын-кыз-ларының да язмышы шундый ук ка-раңгылык, ачы хәсрәт белән уралган. Дөньяга килгән беренче көнендә үк аны артык тамак, алла каргаган бер бичара дип, сукранып каршы алалар. Аның өлешенә бер сөям җир дә тимәячәк. Үсә төшкәч, нужа аны ирләр белән бертигез авыр эшләргә җиксә дә, хуҗа аңар ансыз да ким эш хакын яртылаш кына түләячәк. Патша законнары аның яктылыкка, белемгә, кешечә яшәргә омтылган барлык теләкләрен буып, һәрбер адымын эзәрлекләп торалар. Шәригать аны барлык хокуклардан мәхрүм ясый, аның барлык сәләтен, алга омтылышын тыя. Хәтта кыяр-кыймас язарга өйрәнүе дә зур гөнаһ санала. Хатын-кызның акылын, да, талантын да, берәр төрле эштә күренә калса, җәһәннәм азаплары белән куркытып, хөкем итәләр. Ул ирләрдән йөзен генә түгел, тавышын да яшерергә мәҗбүр. Россиядәге ничә миллионлап татар халкы өчен казна, земство асраган утыз биш мәктәптә шулай ук малайлар гына укыйлар.
Татар хатын-кызларының рево-люцияләп элекке трагик язмышларын халык шагыйребез Габдулла Тукай ачынып, әрнеп җырлады:
— Тарлыклардай күптән, күптән күңелем сынган.
Изелдем күп хокуксызлык җәфасыннан.
Ихтилалчы, юл кисүче булмасам да,
Ун яшь тулгач, унбер яшьтән күрдем зиндан...
Гөнаһым ни? Нигә кердем бу зинданга?
Гаибем һич юк, кердем анчак кыз булганга.
Нинди каты җәза бит бу: дөнья күрмә,
Кояш күрмә, сахра күрмә, һич кузгалма...
Кечкенә Әминәне дә шул ук язмыш көтә иде.
Ул Идел буе авыллары корылыкның бөтен фаҗнгалы авырлыгын кичергән чагында, Ерак Лена буйларыннан андагы эшчеләрне күпләп ату турында илдә куркыныч, кайгылы хәбәрләр таралган бер вакытта туды. Ачлык меңнәрчә крестьяннарны авылдан шәһәргә куа. Купецлар, фабрикантлар ярлы мужикларны бөтенләтә бушлай диярлек эшкә җигәләр. Үтә киткән азгын яучылар, елгыр асламчылар, бозык, хәйләкәр сәүдәгәрләр, һәртөрле «Пароход Мәхубләр», үз тозакларына эләккән ач татар кызларын алдап-йолдап, мөселман көнчыгышындагы фәхеш йортларына, хәрәм сарайларына гомерлек коллыкка саталар...
Менә шундый авыр заманда үзенең ачлыктан, чирдән кырылып баручы семьясында кыз бала тугач, карт эшче Гайфулла абзый Вәлиуллин бик нык пошынгандыр, әлбәттә... Ул инде утыз елдан бирле шушы Иж заводында, үзенең хатыны белән авыр хезмәт башкарып, аның профессиясендәге эшчеләр өчен уртак чир—туберкулез алган... Аның кордашларыннан берсе ул заманда бер телем икмәкнең нинди азаплар белән табылуын болай дип искә төшерә:
— «Иртәнге дүрттә тору белән эшкә китә идек. Көндез сухари җебетелгән ачы квас белән тамак ялгап алгач, тагын кичке сигезләргә хәтле эшли идек. Мондый эштән соң бер тамчы да хәл калмый. Куллар, тагып куелган таяклар кебеку асылынып торалар. Аякларга әйтерсең лә авыр герләр тагылган. Казармага кайту белән, бик күпләр, ашамый-эчми, хәтта чишенеп тә тормастан, үлгән төсле каты йокыга талалар. Авырсаң-нитсәң, беркем дә сине дәваламый, урамга гына куып чыгаралар»....
Шундый нужалар чигеп, туберкулездан үләргә мәҗбүр карт эшче Гайфулла абзыйның кызы Әминә бөтенләй башка шартларда яшәр дип, бөек социалистик державаның тулы хокуклы, бәхетле гражданкасы булыр дип, үз халкының тарихын язучы галимгә әйләнер, Советлар Татарстанының Мәгариф министры булып эшләр дип, ул заманда берәүнең дә башына кермәгәндер. Шушындый югары культура биеклекләренә күтәрелү, аның һәм барлык совет халыкларының язмышында шушындый текә борылыш бары тик бөтен туган илебезнең тарихи үсешендә нигездән ясалган бөек соңиалнстик үзгәрешләр аркасында гына мөмкин булды.
Җир йөзе мәңге сүнмәс Ленин— Сталин кояшы белән яктырды һәм шушы якты коммунизм тормышында яшәү һәркем өчен иң зур бәхеткә әверелде. Барлык яхшы омтылышларында, теләкләрендә бөек Сталинның аталарча ярдәмен сизү — һәрбер совет кешесенең йөрәген тирән шатлык белән тутырды.
Исәпсез күн миллионнарча дус кызлары белән берлектә, безнең Әминә дә үзенең якты өметләренә, теләкләренә табан, халыкка зур хезмәт күрсәтүче тәҗрибәле, белемле кеше булып җитешү максатына табан кыю адымнар белән атлап китте. Аның каршында, татар кызы алдында республика үзенең барлык мәктәп ишекләрен киң итеп ачты. Ул урта мәктәпне, аннан рабфакны, аннан соң Казан педагогия институтының химия-бнология факультетын уңышлы тәмамлый. Юга ры белем алгач, Әминә иптәш Вәлиуллина ун ел чамасы укыту һәм пропаганда өлкәләрендә эшли. 1943 елда аны ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары Партия мәктәбенә җибәрәләр. Аны тәмамлагач, ул аспирантурада калдырыла һәм Иҗтимагый фәннәр академиясенә кабул ителә. Академияне ул: «Совет властеның беренче елында Ленин — Сталин милли политикасын тормышка ашыру өчен большевикларның көрәше» (Татарстан материаллары буенча) дигән темага кандидатлык диссертациясен яклап төгәлли.
Бу теманы ул, бөек рус халкының туганнарча булышлыгы белән азатлыкка чыккан, татар халкының тормышыннан, социалистик хезмәт — бәхет чыганагы булып әверелгән һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дуслыкка, туганнарча үзара ярдәм итүгә нигезләнгән тормышның үзеннән ала.
Туган илебездәге гүзәл үзгәрешләрнең мәгънәсенә тирәнрәк төшенгән саен, аның каршында Ленин — Сталинның тереклек бирүче якты эше бөтен бөеклеге белән гәүдәләнә. Үзенең гыйльми диссертациясе өстендә эшләгәндә, Әминә иптәш Вәлиуллина, 1917 ел Октябренда Советлар байрагын югары күтәргән эшчеләрне һәм аларныңшушы байрак астында яшь Совет Республикасын диңгез арты илбасарларыннан, аларның сатлык акгвардияче, милләтче бандаларыннан саклау өчен фронтка китүләрен искә төшерә. Иске дөньяның барлык кара көчләренә каршы кискен сугышларда яулап алырга туры килә безнең бүгенге тынычлыкны, азатлыкны, бәхетле тормышны!
Әминә иптәш Вәлиуллинаның эзләнүчән, тикшерүчән үткен күзләре бу героик көрәшнең һәрбер фактын, архивлардагы һәр документны, Октябрь таңында чыккан газеталарның һәр юлын — халыкның җанлы тормышы, барлык совет кешеләренең соклангыч язмышлары белән бергә бәйлиләр, һәм ул төрле вакыйгаларның үзара багланышын бүгенге социалистик Татарстанның гаять зур уңышларында табып, бөек Сталинның әнә шул чагындагы яшенле-күкрәүле елларда әйткән ялкынлы чакыру сүзләрен горурлык белән кабатлый:
— «Казанда һәм Уфада, Сәмәркандта һәм Ташкентта көнчыгышның җәфа чиккән халыкларын азат итү юлын яктыртучы социалистик маяк куярга» («Правда», 1919 ел, 2 март).
Хәзер инде ул туган калабыз Казанда моннан утыз еллар элек Ленин — Сталин кабызган социалистик маякның һаман яктырак януын тирән шатлык белән күзәтә. Әминә иптәш Вәлиуллинага менә шушы Казанда Советлар Татарстанының Мәгариф министры булып эшләргә тәкъдим ителгәч, ул бу зур эшнең аңардан ничаклы белем, акыл көче, никадәр ныклы ихтыяр сораячагын бик яхшы аңлап, үзенең яңа бурычларын ялкынлы дәрт белән үтәргә керешә. Хәзерге Татарстанда дүрт меңләп мәктәп бар. Анда укучы татар балаларының саны гына да, Әминә Гайфулла кызы туган ел белән чагыштырсаң, йөз тапкырдан артыгракка үскән.
Татарстан — хәзер тоташ укый-яза белүчеләр республикасы, һәм ул бөек Сталин планнарын намус белән башкаручы, белемле, культуралы, югары квалификацияле кадрларны елдан-ел күбрәк санда хәзерләячәк. Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстергән һәм хәзер РСФСР Верховный Советына депутат булып сайланган татар халкының турылыклы кызы Әминә иптәш Вәлиуллинаның бу югары ышанычны намус белән аклаячагына шикләнмәскә мөмкин.