ГАЗИНУР
IV
Гитлерчыларның һөҗүме таң белән башланды. Безнең командование бу турыда алдан белгәнлектән, немецларның һөҗүме башланудан берничә минут элек артиллериядән көчле ут ачты. Гитлерчылар аптырап калдылар. Аларның артиллериясе билгеләнгән вакытта ут ача алмады. Бары тик унбиш-егерме минут үткәннән соң гына, ягъни һөҗүмнең ин мөһим бер моментын — көтелмәгәнлек моментын югалткач кына аңга килделәр һәм берьюлы бик күп туплардан, миномётлардан ут ачтылар, һавада аларның самолётлары күренде. Безнең позицияләр өстенә бомбалар ява башлады. Җир һәм күк үкерергә, ыңгырашырга тотынды. Ул арада безнең истребительләр дә килеп җитте һәм кайдадыр югарыда, җирне каплаган кара төтен өстендә, беркемгә дә күренмәгән һава сугышлары башланып китте. Андагы сугышның никадәр кызу икәнлеге турында яна-яна җиргә килеп төшкән һәм чәлпәрәмә ватылган самолётлар гына сөйли иде.
Стариков белән Гафиятуллин хәтта янып төшә торган самолетларны да күрә алмыйлар. Алар утырган калын дзотның тар амбразурасыннан сугыш кырының бик кечкенә бер өлеше генә күренә. Әнә позицияләр алдында туфрак стенасы күтәрелгән. Ул стена, кара болыт кебек, бертуктаусыз ишелеп тора, ләкин яңадан-яңа снарядлар, бомбалар һавага элеккесеннән дә көчлерәк кара фонтаннар аталар.
Газинур шул фонтаннарга карый, аның тешләре кысылган, кара кашлары җыерылган, зур күзләре ялт-йолт килеп торалар. Аңа дзот эчендә тик утыруы кыен, кулларын кая куярга белми.
— Саша, кара, кара!—дип кычкырды ул кинәт. Аңа һавага күтәрелгән куе туфрак һәм төтен эчендә пулемёт тәгәрмәче күренгәндәй булды. Ул йодрыгы белән амбразура өстәленә суга башлады, аннары амбразурадан атылып чыгарга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән алга ыргылды.
— Тыныч бул, Газинур, — дип кычкырды Стариков һәм, Газинурны бил каешыннан эләктереп, бик вакытлы, түбәнгә сөйрәде. Чөнки нәкъ шул вакытта йодрык зурлыгындагы кыйпылчык амбразураны ныгыткан зур ташка бәрелеп, очкыннар чәчрәтте дә, аннары, рикошет ясап, икенче якка, пулемёт көпшәсенә бәрелде һәм, көчен югалтып, амбразура өстәленә килеп төште. Газинур аны күз ачып-йомганчы кулына алды һәм ни өчен эшләгәнен үзе дә белмичә, тар тәрәзәдән тышка томырды. Бары тик шуннан соң гына кыйпылчыкнын. кайнар булганлыгы аның миенә барып җитте.
1 Ахыры. Башы 9, 10, И саннарда
29
i итлерчыларның артиллерия уты озак үкерде һәм ул инде һичкай- чан туктамас кебек тоелганда кинәт тирә-як тып-тын булып китте. 0 бер минуттан соң яңадан бөтен нәрсә үкерә башлады.
Болын буйлап, артларыннан кара эзләр калдырып, танклар килә иде. Танклар артыннан немец пехотасы да күренде. Фрицлар, бөтен буйларына басын, акырыша-акырыша йөгерәләр, автохматлардан аталар, ләкин аларның акырулары да, автомат чиратлары да танклар һәм артиллерия гөрелтесе эчендә югалалар һәм алар үзләре дә катыргы солдатларга, юк, катыргы солдатларга түгел, ә арт аякларына баскан күселәргә охшыйлар иде.
Танклар тирәсендә безнең снарядлар күпләп ярыла. Кайчак танклар бөтенләй күздән югалалар, ләкин күп тә үтми алар снарядлар күтәргән туфрак, төтен эченнән ыргылып чыгалар һәм туктамыйча аталар. Снарядлар ярылуы тагын да ешая. Танклар алдында тоташ ут һәм тимер стена күтәрелә. Ул да булмый танкларның берсе, һавага ялкын агып, яна башлый. Икенчесе дә туктап кала. Биредә танклар йөри ала торган урын тар булганлыктан, башкалары да ут капчыгына эләгәләр.
Пулемёт гашеткаларына ябышкан Стариков белән кулына пулемет лентасы тоткан Газинурны танклар түгел, ә алар артыннан килүче пехота кызыксындыра иде. Аларның пулеметлары флангта, алар беренче булып ут ачарга тиешләр. Ләкин гитлерчылар яхшылап күренми. Сугыш кыры өстендә айкалган төтен барысын да каплаган. Төтен арасыннан аерым фрицлар гына йөгереп чыгалар.
— Саша, башла... — диде Газинур кысылган тавыш белән. Стариков егермегә кадәр санады һәм гашеткаларга басты. Пулемёт бөтен сыны белән селкенеп такылдарга тотынды. Дзот эчендә аның үкерүе аеруча көчле иде. Газинур лентаны турылый-турылый нәрсәдер кычкырды, ләкин аның тавышы Стариковка ишетелмәде, Стариковның гашеткаларга баскан куллары гына түгел, башы да. гәүдәсе дә пулемет селкенгән уңайга селкенә иде.
Пулемёт беренче лентаны бик тиз йотты да туктады. Газинур күз ачып-йомганчы икенче лентаны тыкты. Пулемет яңадан котырынып ата башлады, яңадан өстәлгә буш гильзалар коелырга тотынды. Газинур аларны җиңе белән сыпырып идәнгә төшерә торды.
Немец танкларының берничәсе, безнең артиллериянең ут киртәсен узып, тимер чыбыклар янына ук җитте. Артиллеристлар, үзебезнекеләргә тидермәс өчен, аларга атудан туктарга мәҗбүр булдылар. Хәзер танкларга каршы, пехота сафларында урнашкан җиңел туплар һәм танк мылтыклары гына ата иде. Немец пехотасын шулай ук танклардан аерып булмады. Алар саранча көтүе шикелле ябырылып килделәр. Аларның күпләре ава барды, ләкин калганнары һаман киләләр иде. Стариков пулемётының кожухында су кайный башлады. Ул бер генә минутка да туктамыйча атты.
Фашист танкларының берсе, флангтан атучы пулеметны күрде, ахрысы, аңа таба борыла башлады.
— Саша, кара, пантера безгә борыла! -дип кычкырды Газинур. Стариков Газинурның бу сүзләрен дә ишетмәде. Аның йөзеннән тир ага. каскасы күзләренә үк төшкән иде.
Кинәт пулемёт туктады.
— Лента! — дип кычкырды Стариков карлыккан тавыш белән. Газинур үзләренә төбәлгән танк тубы көпшәсеннән күзен алмыйча, лента' киертте һәм шул ук секундта ул туп авызыннан ыргылып чыккан кыска ялкынны күрде. Ул инстинкт белән артка тайпылды һәм кулындагы лента өстәлгә төште. Газинур йөрәге тибүдән туктаган хәлдә, снаряд ярылуын көлче. Пигәдер снаряд бик озак очып килә иде. Әйе, бик озак, көтеп торырга көч җитмәслек озак очып килә иде ул. Газинур күзләрен ачты һәм нәкъ шул секундта снаряд дзотның почмагына китереп бәрде.
30
Дзот, урыныннан кузгалгандай, селкенеп китте, түшәм бүрәнәләре арасыннан ком коелды. Стариков, һичнигә карамыйча, ата иде. «Икенчесе нәкъ амбразурага бәрәчәк, пулемётны яшерергә кирәк», дигән уй яшен тизлеге белән Газинурның башыннан үтеп китте. Ләкин шушы бик кыска вакыт эчендә сугыш кырында ниндидер зур үзгәрешләр булып алды, ахрысы. «11антера»ның башнясы кубып очты. Немец пехотасы шулай ук артына карамыйча кача башлады.
— Морозов кыздыра! — дип шатланып кычкырды Газинур.
Морозовның пулеметы, фашистлар флангтагы пулемётлар уты аегыннан чыгып, безнең траншеяларга ыргылырга хәзерләнгән иң кискен минутга ут ачты. Аның уты шул хәтле көтелмәгән һәм көчле булды, фрицларның алгы сафлары тәмам кырылып бетте. Исән калганнары кирегә борылдылар, ләкин аларга чигенергә дә урын юк иде. Кире борылган фрицларга аларның үз пулемётлары ут ачты. Котлары очкан гитлер солдатлары, кая тыгылырга белмичә, яңадан алгз ташландылар һәм яңадан /Морозовның пулемёт уты астына эләктеләр. Берничә минуттан гитлерчылар икенче тапкыр чигенә башладылар Яңадан аларга үз пулемётлары ут ачты. Шулай ике ут арасында, акылдан язган кешеләр кебек, айкалып-чайкалып йөгергән немец сол-датлары тәмам кырылып беттеләр.
Пехотадан аерылган танклар үзләре генә озак сугыша алмады. Алар шулай ук чигенделәр. Ләкин берсе, китәргә теләмичә, йөз сиксән градуска борылды һәм ватылган надолблар арасыннан үтеп, туп-туры Морозов окобына таба омтылды. Бер генә секундка окоптан Морозовның канлы башы күренде. Ул танк астына граната ташлады һәм шунда ук окопка яшеренде. Ләкин немец танкысы, үлем ачысы белән дошманына ташлана торган яралы ерткыч кебек, гаҗәеп сикереш ясады һәм, окоп өстендә котырынып әйләнеп, аны җир белән тигезли башлады. Шунда ук бронебойщикларның берсе аның бензин багын шартлапы һәм танк тары кебек кабынып китте.
Тыны кысылып, немец танкы артыннан күзәтеп торган Газинур ка- )ып калды. Мөгаен, бу минутта аның гына түгел, бүтән бик күпләрнең. 1ә тыннары кысылган булгандыр. Сугыш кырында да батырның үлеме көчле тәэсир итә һәм меңнәрчә йөрәкләрдә көчле ялкын тудыра.
— Морозов өчен!—дип кычкырды Стариков ачы тавыш белән һәм бер генә секундка туктап торган пулемёты яңадан үкереп атарга тотынды.
Гитлерчыларның беренче, аннары икенче, өченче, дүртенче атакалары кире кайтарылды. Шуннан соң кич буе һәм төн буенча сугыш кырыннан яралы немецларның ыңгырашулары, елаулары, ярдәм сорагг кычкырулары ишетелеп торды. Аларны килеп җыймадылар. Алар инде беркемгә дә кирәк түгел иде. Кем өчен, ни өчен үләләр иде алар биредә? Бәлки, шушы соңгы сулышларында алар егерме икенче июнь көнне безнең илебезгә аяк баскан минутларын һәм империалистларның кесәләрен тагын да калынайтыр өчен аларны үлемгә җибәрүчеләрне каһәр-ләгәннәрдер? Әнә коточкыч комсыз козгыннар һавада ишәяләр. Әнә. берсе, үлек өстенә кунып, күзен чукый һәм янында гына ыңгырашыа яткан әле тере фрицка карап-карап ала.
Сержант Морозов белән кече сержант Мостафинның үле гәүдәләрен янган танк астыннан сугыш тынгач та казып алдылар. Таң белән алар- ны алгы кырыйдан ерак түгел бер әрәмәлектә җирләделәр.
Пулеметчыларны икесен бер кабергә янәшә салдылар. Алар тормыштагы кебек, үлгәч тә бергә иде. Газинур аларның кулларын күкрәкләренә кушырып куйды да йөзләренә карап торды. Аларның йөзләре тыныч, 1үя бик авыр эштән соң бик нык арыганнар да хәзер дөньяларын онытып йоклыйлар. Газинурның кайнар яше Морозовның салкын кулына тамды.
31
Хушыгыз, туганнар,—диде ул, әкрен генә һәм кабердән чыкты Кабер башында аларның пулеметлары тора иде. Ул бик аз зарарланган иде. Ә кабер тирәсендә майор Кремнев, гвардия капитаны Ермилов, • замполит Любушкин, полк парторгы Соловеев һәм дежурдан азат бул- 1 ган пулеметчылар басканнар иде. Фуражкасын кулында тоткан майор Кремнев кабергә караган килеш әкрен генә:
— Хушыгыз, геройлар, онытмабыз!—диде.
Аннары замполит Любушкин сөйли башлады. Ул инде олы яшьләр ләге, чәче агара башлаган бер кеше иде.
— Иптәшләр, — диде ул, әкрен генә, — без үзебезнең иң яхшы ип . ипләребезне җирлибез. Бу кабердә бертуган булып коммунист Моро зов белән комсомолец Мостафин ята. Алар Ватан өчен үзләренең газиз гомерләрен кызганмадылар. Алар соңгы сулышларына кадәр сугыштылар һәм Ленин — Сталин эшенә турылыклы булып калдылар. Тыныч йоклагыз, кадерле дуслар. Без, фашизмны юк итмичә, кулыбыздан коралыбызны төшермәбез.
Ул бер уч туфрак алып кабергә салды. Майор Кремнев, гвардия капитаны Ермилов, парторг Соловеев шулай ук кабергә учлары белән туфрак салдылар. Аннары бик тиз арада кабер өеме калыкты, саубуллашу салюты яңгырады.
Газинур яшь белән тулы күзләрен ятим булып калган пулеметтан алмады. Морозовның рекомендация биргәндә әйткән сүзләрен хәтерләде: «Мин сезнең өчен партия алдында... җавап бирәм...» Морозов ток ннде, ә партия бар, ул яши һәм яшәячәк.
— Саша, — дип пышылдады Газинур һәм күзләре белән пулемётка күрсәтте. Стариков шунда ук аның ни әйтергә теләвен аңлады һәм ризалыгын белдереп баш иде. Өлкән сержант Степашкин биредә юк иде, ләкин монда булса Газинур белән Стариковның теләкләренә каршы килмәс иде.
Газинур, майор Кремневка мөрәҗәгать итеп, Морозовның пулеметын үзләренә бирүен үтенде.
— Әле кичә генә иптәш Морозов сержант Стариков белән миңа партиягә керү өчен рекомендация бирде. Ул безгә коммунистларча сугышырга васыять итте. Аның пулемёты безгә һәрвакыт шушы васыятьне исебезгә төшереп торыр.
Стариков та шуны ук кабатлады.
Майор Кремнев алар алдына килде.
— Морозовның пулемёты белән сугышу нәрсә икәнен беләсезме сез? — дип сопады ул, һәп сүзенә басым ясап. Апа ике пар — коңгырт һәм кара күзләр, кыю, намуслы күзләр карый иде.
— Беләбез. — диделәр сугышчылар.
Кремнев бераз эндәшми торды.
— Яхшы, өлкән сержант ЛАорозовның пулемётын, төзәтелгәч, сезгә бирерләр. Ләкин моның белән сез үзегезгә бик зур өстәмә җаваплылык аласыз.
Ике пар күз аңа керфекләрен дә селкетмичә һаман да туры, кыю карап тордылар.
Сугышчылар таралдылар. Күктә авыр болытлар салмак кына йөзде. Әрәмәлектә сызгырып йөргән җил яңа кабер өстенә алтын яфраклар сибә башлады.
V
Икенче көнне иртән гитлерчыларның артиллериясе яңадан котырына башлады. Полк позицияләре өстендә яңадан ут һәм тимер үкерде. Бигрәк тә танклар үтә алырлык урынны саклаучы беренче батальонга көч килә иде. Калын вал, траншеяләр берничә урыннан инде
32
>кимерелгән, кайбер ут нокталары юк ителгән иде. Икенче рота командирының күзәтү пункты өстенә төшкән авиабомба блиндажны актарды. Блиндажда утыручыларның берсе дә исән калмады. Ә яңадан-яца снарядлар һаман ява гына торды. Аларның үкерүе астында яралыларның ярдәм сорап ыңгырашулары да, аерым команда тавышлары, сүгенүләр дә ишетелми иде.
Беренче батальонның уң флангысыидагы калып дзотта, тыштагы үкерүгә колак салып, пулемётчылар тын гына утыралар иде. Җир әкрен генә селкенә, калтырана. Дзотның калын түшәме, стеналары, шулай ук урыннарыннан кузгалгандай булалар. Сугышчылар караңгыда моны күрмиләр, ләкин борчылып, әледән-әле түшәмгә (карап алалар. Түшәм бүрәнәләре арасыннан каскаларга бертуктаусыз ком коелып тора. Снарядлар, бомбалар шартлавыннан авыздан чыккан сүз ишетелмәсә дә, каскаларга коелып торган комның кыштырдавы бик ачык ишетелә. Бу кыштырдау сугышчыларның тәннәренә электр тогы шикелле тарала һәм аларның күңелендәге киеренкелекне тагын да арттыра, эчләрен пошыра Ләкин шул ук вакытта аның бер яхшы ягы да бар. Җир, урыныннан убылып, караңгы упкынга очарга торган бер минутта, күктән чинап төшкән бомбаларның һәр секунд саен дзотны актарып ташлавын тынын кысылып көтеп торганда, түшәмнән башны авырттырмыйча, кайчак әкренрәк, кайчак көчлерәк коелып торган ком, ничектер бик ерактан булса да, тормышның туктамаганлыгын, аның һаман дәвам иткәнлеген белдереп тора иде кебек.
Артиллерия налёты тынганнан соң, бер секунд кичекмичә пулеметына тотынырга мөмкин булсын өчен, амбразурага иң якын почмакка, чүгәләп утырган Газинурга түшәмнән ком коелуы ерак Соликамскида, Карп Васильевич өстәлендәге ком сәгатен хәтерләтте. Карт үзенен карчыгы белән ялга киткәч, аның иркен бүлмәсендә өйдәш булып калган Газинур кичке яңгырлы сәгатьләрдә шул ком сәгатенә озак-озак карап тора торган иде. Стенадагы сәгатьтә вакытның үтүен күз белән күреп булмый бит. Ә ком сәгатендә — нечкә трубка белән бергә тоташ-тырылган ике пыяла шардан гыйбарәт булган бик гади сәгатьтә вакытның узуы и бик яхшы күреп торасың. Бер шардан икенче шарга нечкә генә, тегәрҗеп калынлыгында гына ком ага. Югары шардагы ком кими, һәм биш минут дигәндә тәмам бетә. Аннары аны түбән башы белән югары утыртып куясың һәм шулай итеп, ул вакытның үзе кебек, һнч- кайчан бетмичә, туктамыйча дәвам итә ала. Ә вакыт үтү. ул инде лор- мышның туктамавын, аның барлыгын раслау.
Шул турыда, артык тирәнгә кермичә, үз алдына уйланып утырган Газинур тирә-ягына каранып алды. .Дзот эче караңгы, ачы төтен белән тулган, сулыш алуы читен, күзләрне яшь томалый, иркенгә чыгасы, саф һава сулыйсы килә. Ләкин Газинур да, башкалар да урыннарыннан кузгалмыйлар. Алар, хәтта үләргә туры килсә дә, приказ булмыйча торып, моннан китәчәк түгелләр. Шулай да аларга кыен. Алар берөзлексез тәмәке тарталар. Тәмәке утлары, елтыр-елтыр килеп, барлык почмакларда да берьюлы күренә.
Тыштагы шартлаулар көчәйгәннән-көчәя бара. Бүген гитлерчыларның артподготовкасы озаккарак сузылды. Күрәсең, кичә авызлары пешкәч. бүген дә шул хәлгә төшәселәре килми. Дзот түшәме менә-менә ишелеп төшә шикелле. Ком да көчлерәк ага. Озакламыйча иң кискен минут башланачак — гитлерчылар атакага күтәреләчәк. Газинур белән янәшә утырган Стариков, караңгыда капшанып, аның кулын тотты да каты итеп кысты Газинур икенче кулын Стариковның кулы өстенә куйды һәм шулай УК каты итеп кысты. Сугышчан дуслыкның бу сүзсез билгесе — без утка да, суга да бергә керербез, без мәңгегә бергә дигән изге ант шикелле аларныи күңелләрен ышаныч һәм көч белән тутырды.
Кинәт дзот урыныннан кубып, башта каядыр югары очкан кебек булды, аннары түбәнгә ыргылды һәм нәрсәгәдер бик каты бәрелде. Дзотның уң як почмагы җиргә утырды. Нәрсәдер — түшәм бүрәнәләре булса кирәк — чатнап сынды. Амбразураны каплый торган корыч калкан, чыңлап, идәнгә очты, дзот эченә көчле һава дулкыны белән бергә төтен, тузан бәреп керде һәм шунда ук дзот өстенә тау ишелгән кебек булды. Яңадан нәрсәдер бик каты шартлады һәм уң як почмак тагын да ныграк утырды.
«Бомба төште!» — Бу уй берьюлы барлык миләрдән яшен тизлеге белән үтеп китте.
Дзот эчендә үлем тынлыгы урнашты. Бу тынлык бер секунд, бәлки аннан да кимрәк дәвам иткәндер. Ләкин дзот эчендәгеләргә ул бик-бик озак кебек тоелды. Менә шунда сугышчылар түшәмнән ком коелуы тукталуын сизделәр. Юк, ком коелуы түгел, ә вакыт, тормыш, яшәү туктады шикелле тоелды аларга. Ләкин ул да булмады шушы коточкыч авыр тынлык эчендә яралының ачы тавыш белән ыңгырашуы ишетелде:
— А-а-а!
Яраланучының кем булуын караңгыда белүе кыен иде. Ләкин аның тавышы барысын уятып җибәргәндәй булды, һәммәсе урыннарыннан сикереп тордылар һәм кесәләреннән шырпы эзли. башладылар. Кинәт дзот ишеге төбендә кесә фонаре кабынып китте һәм пулеметчылар, гаҗәпләнеп, утка таба борылдылар. Ләкин уттан алда торганнары фонарьны кем яндыруын күрә алмады, — ут аларның күзләрен чагылдырды. Арттарак һәм кырыйдарак торучылар кулына фонарь тоткан кешенең хатын-кыз врач икәнен күрделәр. Аның матур, озынча йөзе агарган, нечкә иреннәре нык итеп кысылган иде. Кайчан, ничек ул дзотка килеп кергән — берәү дә белми калды.
Хатын берничә адым алга атлады һәм идәндә бөгәрләнеп яткан сугышчыга иелде. Хәзер инде Газинур да аны яхшылап күрә иде. Аның күзләре зур булып ачылды. Ул чак кына кычкырып җибәрмәде. Бу — Екатерина Павловна Бушуева иде.
Отделение командиры зур борынлы өлкән сержант Степашкин амбразурага, аннары ишеккә ташланды. Ишекне тартып ачып җибәрде. Дзоттан тышка алып чыга торган тар юлны туфрак баскан иде. Сугышчыларның кайсыдыр:
— Күмелеп калдык! — дип кычкырды. Өлкән сержант аңа таба тиз генә борылып:
— Тыныңны чыгарма! Паникага бирелергә урын юк! — дип кычкырды һәм врач янына тезләнде. — Кай җире, иптәш военврач? Бик катымы?
Екатерина Павловна эндәшмәде. Ул ак марля белән яралының башын урый иде.
— Үз эшегездә булыгыз, — диде ул аннары.
Газинур сукыр лампага ут кабызды. Аңа ком тулганлыктан ут чатыр-чотыр килә башлады, аның теле кечерәйгәннән кечерәеп, ахырда бөтенләй сүнде.
— Идәнгә куй, — диде Степашкин һәм аякка басты. Газинур лампаны идәнгә куеп, яңадан шырпы сызды. Идәндә лампаның сары теле бераз зурая төште.
— Стариков, Гафиятуллин, Иванов... — диде өлкән сержант кискен тавыш белән: — Ишек юлын баскан туфракны ’көрәкләр белән чистартыгыз. Туфракны эчкә ташларга. Калганнарга амбразураны чистартырга. Тиз булыгыз. Гитлерчылар хәзер атакага килә башларлар.
Газинур беренче булып ишек төбенә атылды һәм юлны баскан туфракны тимер көрәк белән казырга тотынды.
3. .С. Ә/ № 12.
34
«Фриц безне кабергә тыктым дип уйламасын, кабахәт, без җир астыннан чыгып та аның бугазына ябышырбыз әле!» — дип уйлады ул, туфракны ярсып ташлый-ташлый.
— Тукта, — диде Степашкин һәм, бер аягы белән тезләнеп, туфракка колагын куеп тыңлый башлады. Ләкин бернәрсә дә ишетмәде булса кирәк.
— Гафиятуллин, я әле, син дә тыңла. Сип колакка үткенрәк.
Өлкән сержантның бу сүзләреннән соң, яралы янына тезләнгән врачның башын күтәрүенә һәм артына борылып каравына берәү дә игътибар итмәде. Барысын да ишек кызыксындыра иде. Газинур, тезләнгән җиреннән күтәрелеп, башын селекте.
— Берни ишетелми. Тәгаен, бөтен юлны баскан.
Ишек төбе тар булганга, анда берьюлы берничә кеше эшли алмый иде. Өлкән сержант берәмләп эшләргә һәм ешрак алмашып торырга кушты.
— Бир миңа көрәкне, Газинур, — диде Стариков, аның кулыннан тимер көрәкне алып.
Тирләп-пешеп беткән Газинур стена буена чүгәләде. Шунда аның янына Екатерина Павловна килде.
— Газинур, бу синме? — диде ул әкрен генә.
— Сез ничек монда килеп эләктегез, Екатерина Павловна? — дип сорады Газинур, борчылып.
— Мин санбатка йомыш белән килгән идем. Шунда берьюлы Воло- дяны да күреп китим дигән идем. Күптән инде күргәнем юк иде. Атыш башлангач, беренче очраган блиндажның ишеген ачып кердем.
— Сезгә берни әйтмәделәрмени?
Екатерина Павловна бераз эндәшми торды. Газинур аның бу минутта кем турында уйлавын бик ачык төшенде.
— Сез борчылмагыз, — диде ул.
— Үзем өчен борчылмыйм. Аның өчен... — Екатерина Павловнаның тавышы кинәт киселеп калды.
Газинур Екатерина Павловнаны авыр уйлардан ничек тә аерыр өчен, үзенең беркатлылыгы белән:
— Екатерина Павловна, мин сезгә сөйләгәнем юк бит әле. Минем абыйны хәтерлисезме? — диде.
— Билалетдиновнымы?
— Әйе.
— Хәтерлим. Кайда ул, исәпме? Син аны яраланган дигән идең шикелле?
— Әйе, аягын кистереп өйгә кайткан. Хәзер колхозда эшли. Сезгә сәлам яздырган.
— Рәхмәт.
— Минем кечкенә улым тәпи йөри башлаган. Мин бит аны күргәнем дә юк, мин киткәч туган. Хәзер тәрәзә өлгесе биеклеге була инде, ди. Аның буен тегәрҗеп белән үлчәп, конвертка салып җибәрсеннәр дип яздым. Озакламый килеп җитәр. Әнисе миңа охшый дип юмалаган була. Солдатның күңелен күтәрә торгандыр инде. Хатыннар салпы якка салам кыстырырга оста булалар.
Бушуева ирексездән елмаеп куйды.
Ишек төбендәге сугышчылар шаулаша башладылар. Газинур алар янына атылды һәм, кайсыныңдыр кулыннан тимер көрәкне тартып алып> кызып-кызып казырга тотынды.
Екатерина Павловна яралы янына килде һәм фонаре белән аның йөзеп яктыртты. Кара тутлы матур йөз иде. .Ләкин коточкыч әрпү аның иреннәрен кара көйдереп өлгергән. Дөресрәге кычкырмас өчен ул үзе ас
э*
35
кы иренен тешләгән һәм тешләре астыннан ияге буйлап нечкә генә кан юлы сузылган. Ә күзләре врачка ничектер инәлеп һәм ялварып карый- лар иде шикелле.
— Бераз гына түз, акыллым, — диде Катя, — хәзер юлны казып бетерәләр. Тыштагы тавышлар ишетелә инде.
Сугышчы берни әйтмәде. Ул әкрен генә күзләрен йомды. Бу аның актыккы сулышы иде.
VI
Гитлерчыларның, кысрыклавы көчәйгәннән-көчәя барган чагында гвардия капитаны Ермилов беренче укчы рота командиры капитан Бу- шуевныц күзәтү пунктына килде. Бу вакытта полкның, бөтен ут көче сугышка кертелгән иде инде. Немецлар шулай ук барлык коралларыннан аталар. Сугыш кырын кара төтен чолгап алган, җир селкенеп, актарылып тора, үкерә, ыңгыраша, чиный. Бомбалар, миналар, снарядлар шулкадәр сш ява, аларныц шартлаулары тоташ бер гүләүгә охшый. Монда һичкем һичнәрсә белми һәм белә дә алмас кебек. Алай гына да түгел, бу котырынган ут һәм тимер өермәсенә кемнең дә булса җитәкчелек итүе, бу коточкыч давылның кемнеңдер акылына буйсынуы гайри табигый бернәрсә кебек тоела. Шулай да аңа җитәкчелек итәләр. Иң. алда, ярым җимерек күзәтү пунктында фуражкаларына, иңбашларына соры тузан кунган, кырыс йөзле ике капитан янәшә басып тора. Икенче күзәтү пунктында утырган полк командиры майор Кремневның да үткен күзләре стереотруба аркылы сугыш кырына төбәлгән. Кайдадыр бераз грттарак, кулына телефон трубкасын кысып тоткан һәм әледән-әле кул сәгатенә күз төшереп торган дивизия командиры — олы яшьләрдәге генерал да сугыш турында уйлый. Аның киң. маңгаена тирән сызыклар чыккай, кашлары җыерылган. Чал кергән куе кашлары астындагы соры күзләрендә дивизия алып барган сугышның бөтен киеренкелеге ча-гылган төсле. Аңа әледән-әле шалтыратып торалар, ул кыска, ачык җаваплар бирә, кайчагында кемнәрнедер орышып та ала, ачулана да. Ләкин бер генә секундка да йөзенә аптырау билгеләре чыкмый һәм ии киеренке минутларда да күзләрендәге хәйләле чаткылар сүнми. Гүя ана күп нәрсә билгеле, тик ул хәзергә әйтми генә. Гүя ул, шаулап, асгы-өскә килеп торган ачык диңгездә берничә көн буенча үкергән штормның инде соңгы—тугызынчы валы үтеп киткәнлеген бер үзенә генә мәгълүм булган билгеләрдән сизеп ала торган карг диңгезче кебек, әле ламан да үкереп торган дошман утының инде иң югары ноктасына җитеп, кире кайта башлавын көтеп тора. Менә ул урыныннан күтәрелде, сәгатенә күз төшерде һәм җитез бер хәрәкәт белән трубканы колагына куеп:
— Кремнев, обстановка? — диде.
Аца полк командирының ерак тавышы җавап бирде:
— Дошман пехотасын җиргә кыстым. Танкларга каршы ут сугышы ■алып барам. Дүрт танк яна.
— Ә нигә тавышың күңелсез? — дип сорады генерал. Полк командиры бу сәер сорауны аңлап җиткермәде булса кирәк. Кырыс йөзле генерал көлемсерәп куйды һәм:—ә гитлерчылар ничек сугыша? — дип сорады ул. — Артларына карап сугышалар дисеңме? Шул, шул! Контратакага күчәргә хәзер бул!
Бу юлы майор Кремневның шат тавышы ишетелде:
— Есть!
Ике өлкән командир телефон буенча сөйләшкән һәм сугышның яңа этабын хәзерләгән вакытта, капитаннар әле һаман да шул ук күзәтү пунктында басып торалар һәм һәркайсы үз подразделениесенә җитәкчелек итә нде.
1
36
Капитан Бушуев кабаланмыйча, кыска, кискен командалар бирә. Аның сөтен ротасы кул астында, аңа сугышка җитәкчелек итүе җиңелрәк. Гвардия капитаны Ермиловның исә пулеметлары төрле роталарга сибелгән. Ул аларны күрми, расчетлар белән хәтта телефон элемтәсе дә юк. Ләкин шулай да гвардия капитаны коточкыч сугыш гөрелтесе эчендә., үз пулеметларының таныш такылдавын ишетә. Алар һәммәсе эштә. Тик уң флангтагы өлкән сержант Степашкин пулеметы гына нигәдер атмый. Гвардия капитаны анда үзенең йомышчысын җибәрде. Бераздан йомышчы кайтып та җитте. Ул дзот өстенә авиабомба төшкәнлеген, дзотның тәмам томаланганлыгын әйтте. Пулеметчылар, мөгаен, барысы да һәлак булганнардыр.
Ермилов күз кырыйлары белән генә Бушуевка карап алды. Нидер әйтергә теләде, ләкин нык кысылган иреннәре ачылмады. Ул Екатерина Павловнаның нәкъ шул дзотка кергәнлеген үз күзе белән күрде. Дөресрәге, кинәт ут астында аптырап калган врачны ул үзе шул дзотка кер- геп җибәрде.
Ермилов яңадан Бушуевка карап алды. Ул биноклен күзләренә күтәргән һәм алгы кырый янында дошманның җиргә кысрыкланган автоматчыларына, надолблар каршында үкергән танкларына игътибар итмичә, броняларына солдатлар утыртып, уйсулыктан үкерә-үкерә килгән үзйөрешле орудиеләргә текәлгән иде.
— Десант... Артиллеристларга сигнал!—дип кычкырды ул артына борылмыйча. Шунда ук үзйөрешле орудиеләр килгән якка таба ике яшел ракета очты.
Гвардия капитаны да үзенең пулеметчыларына ракеталар белән сигнал бирде, һәм шунда ук уйлап алды: «Их, булсын иде уң флангтагы пулемет! Бу десантны ул юып кына алыр иде».
Элемтәче Бушуевка телефон трубкасын сузды.
— Майор Кремнев.
Бушуев җиргә чүгәләп, бер колагына телефон трубкасын куеп, икенчесен учы белән каплап, дошманның танк десанты ташлавы турында сөйләп бирде. Полк командиры аны бүлдермичә тыңлады, аннары көлемсерәп сорады:
— Ә нигә тавышың күңелсез?
Гаҗәпләнгән Бушуев аның әкрен генә көлүен ишетте.
— Бушуев, — диде бераздан Кремнев, — контратакага хәзерлән. Аңладыңмы?
— Аңладым, — диде Бушуев шат тавыш белән һәм тиз генә урыныннан торды.
Гвардия капитаны Ермилов китеп барган иде инде. Бу вакытта ул снаряд тиеп ишелгән вал кырыенда, пулеметчылар взводының командиры яшь кенә лейтенант белән янәшә яткан килеш, пулеметчыларга яңа цельләр күрсәтә иде. Артиллеристлар, минометчылар, пулеметчылар тупланган ут белән дошман десантының зур өлешен таркатып бетерделәр. Бер орудиене җимерделәр. Ләкин, алда яткан гитлерчылар, безнең утның десантка каршы юнәлдерү сәбәпле беркадәр йомшаруыннан фай-даланып, атакага күтәрелделәр. Менә шунда, шул кискен моментта ук флангтагы моңарчы тынып торган пулемет ут ачты. Ул гитлерчыларның флангысына бәргәнгә, аның уты аеруча аяусыз иде. Гвардия капитанының кырыс йөзе күз ачып йомганчы яктырып китте. Ул, шатланып:
— Степашкин эшкә кереште!—дип кычкырды.
— Үлгәннәр терелдеме әллә?—диде лейтенант.
— Юк, безне үтерүе җиңел түгел!—диде гвардия капитаны һәм капитан Бушуев турында уйлап алды: бәхете бар икән.
Әйе, бу чыннан да өлкән сержант Степашкипның пулеметы иде. Җир астында күмелеп калган пулеметчылар, озак көрәшә торгач, ниһаять, үзләренә юл ачтылар. Өлкән сержант пулеметны ачык позициягә чыга
рырга боерык бирде һәм үзе беренче булып тышка омтылды. Аның артыннан Стариков белән Гафиятуллин, пулеметны сөйрәп, шулай ук .тышка йөгерделәр. Бөтен җирдә аталар, мина, снаряд шартлаулары, пулемет, автомат чиратлары барысы бергә кушылалар иде.
Пулеметны җимерелми калган ачык позициягә урнаштырып өлгергәннәр генә иде, дошманның пехотасы яңадан атакага күтәрелде. Өлкән сержант команда бирде һәм Стариков гашеткаларга басты. Пулемет, җир астында үзен озак вакыт эшсез ябып тоткан өчен ачулан- гансыман, ярсып такылдарга кереште. Стариков бөтен лента беткәнче атты. Аннары Газинур икенчесен куйды һәм ярсудан буыла-буыла:
— Кыздыр, Саша, кыздыр! — дип кычкырды.
Гитлерчылар, тимер чыбык киртәсе янына ук килеп җитеп, яңадан жиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Шул чакта болытлар арасыннан безнең кызыл йолдызлы штурмовиклар килеп чыкты һәм, гитлерчылар өстеннән түбән генә очып, аларны кургаш белән коендырып үттеләр Солдатлар очучыларның җитез эшләренә сокланып карап алдылар һәм ярдәмнәре өчен аларга рәхмәт укыдылар.
Немецлар чигенә башлады. Өлкән сержант Степашкин вал өстенә сикереп менде һәм:
— Чигенүче дошманга... — дип команда бирде. Стариков команданың ахырын көтмичә үк ут ачты. Газинур башын күтәреп караганда өлкән сержант юк иде инде. Алар янына патрон ташучы кызылармеец шуышып килде. Ул тирләп-пешкән иде.
— Өлкән сержант үлде!—дип кычкырды ул. Ләкин патрон ташучы бик ачык нәрсә турында әйтсә дә, аның сүзләре бер үлемне җиңеп җир астыннан чыккан Стариков белән Гафиятуллинның аңына тиз генә барып житмәде.
— Пуля йөрәгенә тигән...
Кинәт Стариков нәрсә булганын төшенде, бер генә секундка аның бармакларының ныклыгы йомшарды һәм пулемег, тезгене йомшарган чаптар ат шикелле, кинәт тотлыга башлады: Икенче секундта ул инде үзен кулга алып өлгерде һәм пулемет яңадан үзенең бөтен көченә үкерергә тотынды.
— Лейтенантка әйтегез... — дип кычкырды ул, атудан туктамыйча: — команданы мин алам. Ефрейтор Гафиятуллин, минем урынга! Иванов — икенче номер. Патроннар...
Немец танкларының һәм үзйөрешле орудиеләренең бик азы гына качып китә алды. Калганнары, артларыннан төтен койрыклары сузып, төрлесе төрле җирдә һәм төрле хәлдә яналар иде. Дошманның пехотасы ла, коралын ташлап, бөтен көченә табан ялтырата башлады. Шул чакта бөтен алгы кырый буйлап, башка барлык тавышларны күмеп, бер көчле тавыш яңгырады:
—- Атакага!
— Атакага!
Кемдер вал өстенә сикереп менде һәм, автоматын болгап:
— Ватан өчен! Сталин өчен, алга! Ура! — дип кычкырды һәм түбәнгә сикерде. Меңнәрчә кешеләр аның көчле тавышын эләктереп алдылар.
— Ура!
— Ура-а-а!..
һәм яз көне Иделдә боз кузгалган кебек, пехота кузгалды. Беркадәр вакыт Стариковның пулеметы атакага баручыларга, урыныннан торып, ут белән булышты. Аннары Стариков лейтенантның позицияне алмаштыру турындагы сигналын күрде һәм:
— Дуслар, алга!—дип кычкырды. Пулеметка ябышып, бөтен гәүдәсе белән селкенә-селкенә аткан Газинур, атудан туктап, кул сырты белән маңгай тирен сыпырып алды. Аннары Иванов белән икәү, пулеметны сөйрәп, Стариков артыннан йөгерделәр.
38
Алар пехотачыларны куып җиттеләр. Стариков, калкурак урынга күрсәтеп, пулеметны шунда урнаштырырга кушты. Яңадан пулеметына ябышкан Газинур качып баручы фашистларның яшел аркаларын күрде. Ул аларга терәп аткан кебек ата башлады һәм:
— Матросов өчен, Морозов өчен, өлкән сержант өчен!—дип кычкырды. Ул яраланган, ләкин кайда, кайчан — үзе дә белми. Каскасы астыннан кан ага һәм кан аның бөтен битен буяган. Ләкин ул моны да сизми, нәфрәт белән тулы күзләрен гитлерчылардан алмыйча, һаман ата. 1\ииәт фашистлар, җиргә сеңгән кебек, юкка чыктылар. Газинур да атудан туктады. Күз күреме җиткән бөтен кыр буйлап, безнекеләр атакага баралар. Ә иң алда... Ә иң алда өч пехотачы йөгерә. Менә аларның берсе егылды. Аннары ул нидер кычкырды булса кирәк. Калган икесе артларына борылды, егылган иптәшләрен тиз генә күтәрделәр Һәм яңадан әчәү йөгерә башладылар. Газинур алар янында миналар ярылуын, пулемет чиратлары күтәргән тузаннарны күрде. Ә өч билгесез дус, үлемсезләр кебек, һаман алга бардылар. Әйтерсең, аларны мина кыйпылчык- лары да, пулялар да туктата алмый иде.
Стариков, позицияне алмаштырырга кушып, комайда бирде. Гафиятуллин белән Иванов, пулеметны борып, яңадан сөйрәп киттеләр. Газинур һаман өч дустан күзен алмады. Алар һаман янәшә йөгерәләр, алар тирәсендә һаман пулялар сызгыра, миналар ярыла. Яңа позициядән ут ачкан чагында да Газинур аларны күрде.
— Нинди батырлар! — диде ул, ләкин аның тавышы үзенә генә ишетелде.
Ул ата башлады. Өч дус, дошманның тимер чыбыкларын үтеп, өчесе берьюлы гранаталар ыргытып, дошман траншеясына сикерделәр...
VII
Газинур караңгы һәм .сасы немец блиндажы эченнән чыкты да, көзге салкынча һаваны бөтен күкрәге белән сулап, якында гына аунап яткан «юнкерс» койрыгына барып утырды. «Кайда соң синең башаягың,— дип үртәп уйлады Газинур. — Кәлтә еланныкы кебек койрыгың гына калган ич, хәсрәт».
Газинур яньчелеп, янып һәм каралып беткән тимер өеменә тагын бер тапкыр карап алды да теш арасыннан черт итеп төкерде һәм шунда ук аның турында онытты, чөнки аның күңеле бүтән уйлар һәм бүтән хисләр белән тулы иде.
Бу юлы алар гитлерчыларның атакаларын кире кайтарып кына калмадылар. Үзләре контратакага күтәрелделәр һәм, фрицларның үкчәләренә басып, җилкәләренә атланып, аларның траншеяларына бәреп керделәр һәм шунда ныгыдылар. Бу турыда солдатлар күптән хыялланалар иде. Чөнки дошман позицияләре безнекеләрдән өстәрәк иде. Аларга безнең батальоннарның дислокациясе ап-ачык күренеп тора, хәтта урыны-урыны белән метр ярымга күтәрелгән вал да коткарып кала алмый иде. Ә хәзер, киресенчә, фрицлар түбәндә, без — югарыда. Шулай да Газинурның карашы авыр һәм моңлы. Җиңү ансат кына булмады, күпләр мәңгегә ятып калдылар...
Гитлерчылар үзләренең җайлы позицияләрен яңадан кайтарып алу өчен, ике көн буенча бертуктаусыз атакалап тордылар. Ике көн буенча иртәдән кичкә кадәр совет сугышчылары өстендә кара самолетлар асылынып торды, күз җитмәс биеклектә һава сугышлары барды. Өченче көнне гитлерчылар, көймәләре комга утырган шикелле, тынып калдылар.
— Булды бу, — диде Газинур, пулемет көпшәсен сыйпап, — фриц барабанын кагып бетерде.
39
Төннең төн буенча алар бер генә минут та ял итмичә эшләделәр — траншеяларны тирәнәйттеләр, ут нокталарын, блиндажларны ныгыттылар, амбразуралары көнчыгышка каратып ясалган дошман дзотларын көнбатышка таба атар өчен яраклаштырдылар. Бу чиксез авыр эш иде. Солдат тормышы гомумән тоташ авыр хезмәт бит ул. Төне буенча авыр ломнар, тимер көрәкләр белән жир казыган һәм күтәрмәслек булып сызлаган куллар таң тууга яңадан автоматларга, пулеметларга, минометларга тотынырга тиешләр.
Газинур да бик каты арыган, ләкин күңелендәге сугыш ярсуы басылмаган иде әле, шуңа күрә аның нечкә хисле йөрәге сугыштан соң һәр солдат йөрәгендә табигый рәвештә туа торган үткен сагышны — һәлак булган яки яраланган иптәшләренең юклыгы тудырган сагышны кичерми иде әле. Бу сагыш аның йөрәгенә бераз соңрак килеп кагылды. Хәзер ул бары тик җиңү шатлыгы белән генә сулый, күңеле бары тик шул көчле шатлык тудырган күңелле тойгыларны гына кичерә иде. Шуңа күрә актарылып, асты-өскә килеп беткән жир дә, җимерелгән, шартлатылган блиндажлар, землянкалар да, яндырылган, ватылган туплар, танклар, автомашиналар, поход кухнялары да аның күз алдында шомлы һәм авыр бер күренеш тудырмыйлар. Әйләнә-тирә аңа якты булып, ышанычлы, өметле булып күренә. Ул моны үзе дә сизә һәм ихтыярсыздан елмаеп куя:
— Җиңүчеләрнең күз карашы якты була дип сөйлиләр иде, дөрес икән!
Кухнядан аш алып кайтучы Иванов, Газинур яныннан үтеп, блиндажга кереп китте. Тәмле шулпа исе Газинурның борынын кытыклады. Ул урыныннан торды һәм, дошман ягына күз төшереп, кашын сикертеп куйды: эшләр шулай янәсе, фриц, бәйрәм безнең урамда!
Газинур блиндажга керде. Иванов котелокларны өстәлгә тезеп куйган. Алты котелок. Иске гадәт буенча ул тулы расчетка алып кайткан. Иң кырыйда өлкән сержант Степашкинның яшел котелогы тора.
Дүрт котелокның хуҗалары аларны шунда ук кулларына алып, итле шулпаны ашый да башладылар. Ике котелок өстәлдә торып калды. Аларга берәү дә сузылмады. Аларның хуҗалары юк иде. Хуҗасыз котелокларга күз төшергәч, Газинурның йөрәге кинәт «жу» итеп китте. Кулындагы кашыгы чак кына идәнгә төшмәде. Ул авыр сулап алды һәм, ашын ашап бетермичә, башын игән хэ'лдэ, блиндаждан чыгып китте.
Менә ул яңадан «юнкерсның» иске чиләк кебек яньчелеп беткән койрыгы өстендә утыра. Көзге аяз көн, күк йөзе, күл өсте кебек, зәп-зәңгәр. Тик бик еракта, нәкъ яз башындагы шикелле, кардай ак бөдрә болыт кисәге йөзә, һава җылы, хәтта кыздыра да. Берничә минуттан Газинур үзенең аркасында да күңелне тынычландыра торган җылылык тоя башлады. Көтүче малай булып йөргән чакларында, күңеле ямаисылап китсә, ул менә шулай берәр ышык җиргә — кояш җылысына утыра да болында ялкау гына йөргән сыерларга, кәҗәләргә, сарыкларга тын гына карап тора торган иде. Тукта, блиндаждан башын иеп, күзләре мөлдерәмә‘яшь белән тулы килеш чыгып киткән Газинур нигә болай кинәттән генә малай чакларын исенә төшерде соң? Ул күптән үткән гамьсез чакларның кырыс солдат тормышына, иң якын иптәшләрен югалткан солдат йөрәгендәге тирән хисләргә нинди катнашы бар?
Яз башы иде. Бер көнне көтү артыннан йөргән Газинур кыр уртасында, кар суы җыелган зур чокырда, кыр казы күрде. Ул бичара нигәдер моңлы итеп кычкыра, башын күтәреп, дусларын эзләгәнсыман зәңгәр һавага карый, аннары бераз йөзеп китә, тагын моңлы итеп кычкыра, тагын очсыз-кырыйсыз күккә карый. Өч көн ул шулай сагышланып йөрде. «Адашкан, мескеьем >, дип уйлады Газинур. Ул суга икмәк валчыклары сипте, ләкин кыр казы аларга борылып та карамады. Дүр
40
тенче көнне ул суы кими башлаган чокырны тагын бер әйләнде дә, моңлы итеп кычкырып, очып та китте. Аның тавышы шундый моңлы иде, Газинурның үзәге өзелгәндәй булды, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ә тагын берничә көннән, чокырның аргы ягында Газинур юеш туфрак өстендә канатларын җәеп яткан икенче казны күрде. Ул үле иде...
Газинур ул чакта озак елады, ләкин буш кырда аның күз яшьләрен берәү дә күрмәде. Аннары аның күз яшьләрен язгы җылы җилләр киптерде, ә менә йөрәгендә калган сагышны, ахрысы, һичнинди җилләр дә, давыллар да киптерә алмаган. Хәзер, ниндидер ерак охшашлар нәтиҗәсендә ул сагыш яңадан өскә калыккан икән, димәк, ул аның тирән күңеленең почмагында һаман яшәп килгән.
Газинур тәмәке кабызды һәм төтен аркылы карап тора башлады. Алгы кырыйда эш кайный. Солдатлар күтәренке күңел белән эшлиләр. Тик кайберләре генә басынкы күренә. Менә олырак яшьләрдәге, сары мыеклы бер солдат, тимер көрәкне ике кулы белән тотып, аның сабына карап тора. Анда, кемнеңдер исеме яки исем-фамилиясенең баш хәрефләре язылган булса кирәк} Солдатның җилкәләре кинәт бик авыр йөк салынган шикелле түбән иелде. Ләкин моны бары тик Газинур гына күрде һәм ул гына солдат йөрәгендәге сагышны — сугышчан дустын югалту кайгысын аңлады.
Газинур тирән сулап куйды һәм, канлы марля белән уралган маңгаен учы белән каплап, терсәге белән тезенә таянды. Кинәт ул бик ерактан килгән кадерле ата тавышын ишеткәндәй булды: «Ватаныбызның азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган батырларга мәңгелек дан!» Газинур сискәнеп китте, күзләрен каплаган кулын алды һәм аның алдындагы дөнья бөтенләй үзгәреп киткәндәй булды. Газинурның нәрсәдер кычкырып әйтәсе килде, ләкин әйтмәде. Бар менә шундый нәрсәләр, алар турында матур сүзләр эзләп, мин фәлән, мин төгән дип әйтеп тормыйлар. Ул үзеннән-үзе билгеле, ул кешенең канында, йөрәк тибешендә, ул кешенең һәрбер сулышында. Сине дөньяга тудырган һәм күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз әнкәңне яратмаска мөмкин булмаган шикелле, Туган илне дә яратмаска, аның өчен, кирәк икән, Матро- совлар кебек утка да, суга да кермичә мөмкин түгел, аның өчен гомер дә кызганыч түгел.
Кемнеңдер аяк тавышларын ишетеп, Газинур артына борылды. Почтальон икән.
— Гафиятуллин, нәрсә уйга калдың? — дип кычкырды ул шаян тавыш белән. — Я әле, биеп җибәр, Миңнурыеңнан хат бар.
Газинур урыныннан сикереп торды. Кара күзләре ялтырап китте.
— Кая, кая, бир тизрәк, туган!
Почтальон хатны тоттырды да китеп тә барды. Газинур шунда ух конвертны ертты. Зәңгәр конверт эченнән, хат белән бергә, бер саплам тегәрҗеп чыкты. Газинурның авызы ерылды. Ул тирә-ягына каранды, әле бик ерак китеп өлгермәгән почтальонны күрде.
— Әй, әй, почтальон иптәш!—дип кычкырды ул, әкрен генә һәм почтальон янына йөгерде. — Тукта әле, бер генә минутка тукта. Менә тегәрҗеп... Күрәсеңме... Конвертка салып җибәргәннәр... Мицнурый җибәргән... Мин үзем җибәрегез дип язган идем. һе... кара син аны!
Берни аңламыйча карап торган почтальон каршында Газинур бер саплам тегәрҗепне, ике башыннан тотып, астан-өскә таба сузды.
— Күрәсеңме, туганкай, нинди булган. Кая әле, бир әле карабиныңны...— Газинур җепне карабин өстенә куеп үлчәде дә-тагын да көчлерәк шатланып сөйли башлады. — Иһи, кая үрелә, тишек борын! Карабин буйлыгы. Гвардеецкий солдат булып килә бит, ә!
Почтальон аның бәйләнешсез сүзләрен бераз төшенә башлады.
— Малаеңның буен үлчәп җибәргәннәрме әллә?—дип сорады У*, көлеп.
41
— Конешно, малайның! Монысы минем төпчек малай. Күргәнем дә- юк әле. Мин солдатка киткәннең дүртенче көнендә туган, һе, кара син аны, карабин буе!
— Я, ярый, ефрейтор, — диде почтальон һәм кулы белән сумкасына сугып алды. — Монда бер сиңа гына түгел, бүтәннәргә дә шатлык бар! Китгем.
— Шатландыр, җаным, кешеләрне шатландыр, — диде Газинур һәм почтальонның кулын кысты. — Рәхмәт туган, хезмәтең матур синең.
Почтальон бу көтелмәгән мактаудан башын югары күтәреп китеп барды. Газинур яңадан мессер койрыгына килеп утырды һәм хатны укый башлады.
«Хат башы, языгыз каршы...» дип башланган иде ул. Почмакларында җырлар да бар иде. Уң, як кырыйга төсле карандашлар белән чәчәк эшләнгән. «Сәмигам төшергән!»... дип куанды Газинур һәм хатны укый башлады.
«...Газинур йөрәгем! Син анда, ут эчендә, безнең турыда борчыла торгансыңдыр инде. Без һәммәбез дә исән-саулар. Зинһар дип әйтәм, борчылма. Сәмигаң белән Мөдәррисеңне күрсәң, танымас идең: шундый зур, акыллы балалар булдылар. Бер көнне Сәмига сине төшендә күргән. Уянгач, кайда минем әтием, ул кайткан ич, дип елый башлады. Берәр шинельле кеше күрсә: «Әтием кайта, әтием кайта!» дип шатлана, урамга йөгерә. Коймак пешерсәм, «монысын әтиемә «калдырам, ул коймак ярата», ди. Хәзер ул өстәл башында, иреннәрен бөрештерә-бөрештерә, сиңа хат язган була. Мөдәррис китап караштырып утыра. «Әни, нигә монда танк төшермәгәннәр», ди. Төпчегебез бишектә йоклый. Син аның буен үлчәп җибәр дигәнсең — җибәрәм. Каян шундый нәрсәләр уйлап табасың, Газинур? Синең хатыңны алганнан бирле, Сәмига белән Мөдәррис көн саен Әнвәрнең буен үлчиләр — бер кәтүк җебемне әрәм итеп бетерделәр. Бүген алар, мин эштән кайтып керүгә, яныма йөгереп килделәр дә: «Әни, әни, Әнвәр бүген зур үсте... Әткәйгә тизрәк хат яз»,, дип биешә башладылар. Мин аларга карыйм да куанып туя алмыйм, бөтен арыганнарым онытыла. Колхозда ир-ат булмагач, эш бик күп, Газинур. Мине транспорт бригадасының бригадиры итеп куйдылар. Безне, коммунистларны, иң җаваплы участокларга беркеттеләр. Көнне төнгә ялгап, Бөгелмәгә ашлык ташыйбыз. Задаииене тутырдык инде. Хәзер фронт фондына өстәмә ашлык ташыйбыз. Колхозчылар үзләреннән арткан бөтен ашлыкларын дәүләткә бирәләр. Мин дә, Газинур, егерме биш пот бирдем.
Әти ындырда эшли. Карт кеше, авырган чаклары да булгалый. Бу ике ел эчендә ул бик биреште, Газинур. Сине теленнән төшерми. Шул Газинурымның кайтканын күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, ди. Мисбах абыйны, госпитальдән терелеп кайткач, завхоз иттек. Ул безгә һәрвакыт кереп, балалар белән сөйләшеп утыра. Синең турыда гел мактап сөйли. Сабир бабай белән Галәк бабай мине күргән саен: «Миңнурый килен, Газинурыбыздан хат-хәбәр юкмы?» дип сорашалар. Медаль алуыңны ишеткәч, Сабир бабай балаларга күчтәнәч белән килде. Балаларны башларыннан сөеп: «Әтиегез кебек батыр булыгыз, медальне бик зур батырлык күрсәткән кешегә генә бирәләр», дип сөйләгән булды. Яхшы карт ул, балалар да аны бик ярата. Гарәфи абый да сине гел сораштыра. Ул бригадир булып эшли. Бик тырыша, кешеләргә дә бик ягымлы. Үзең беләсең, элек аны кайбер кешеләр бик үк яратып та бетермиләр иде. Сугыш еллары аны бик нык үзгәртте. Әлфия ике эш алып бара: хисапчы да, звеновод та. Аның карсак Һашимыннан хатлар еш килеп тора, бүләк тә алган, тик нинди бүләк икәнен генә, язмаган. Алар Мидхәт белән бергә икән. Хәнәфи абзыйның партизан булып йөрим дигән бер хаты килде. Сәлимнең яраланган хәбәре килде, Алма-Ата дигән шәһәрдә госпитальдә ята икән. Терелгәч, өйгә кайтарырлар дигән.
42
Гали абзыйның хатлары, нигәдер, килми тора. Барыбыз да бик борчылабыз. Картлар әйтә: «Сталин аны бик зур эшкә җибәргәндер, хат язарга вакыты гына юктыр аның. Югыйсә үзе ул исән-сау булырга тиеш». Без дә шулай уйлыйбыз.
Газинур җаным, колхоздашларым турында иренмичә генә яз дигәнсең. Иренәмме соң! Үткән ай башларында Гандалибә әби үлде. Гарәфн абзыйның хатыны Бибигайшә апа ир бала тапты. «Алга»ның Галим абзый кызы Сания безгә укытучы булып килде. Гыйлфан Рәшидәсенек туе булды, армиядән яраланып кайткан Мортазага кияүгә чыкты... Күрәсең, сугыш дип тормыш туктап калмаган, туйлар да була, балалар да туа. Эх, Газинур, әгәр син кайтып төшсәң, колхоздашларыңны таный алмас идең. Элек ишек алларыннан чыкмый торган җитмеш-сиксән яшьлек карчыкларга кадәр, барысы да фронтка тырышып эшлиләр. Фронтовикларга дип атап, кем оекбаш, кем җылы бияләй бәйли, кайсы сандык төпләрендә яткан, ирләренең яки балаларының төсе итеп саклаган иң кадерле, иң кыйммәтле әйберләрен фронт файдасына китереп бирәләр. Безнең әти белән әни дә өлешсез калмадылар... Яшьләрне әйтмисең, дә инде. Без иртә торсак та, кич ятсак та сезнең турыда гына уйлыйбыз. Сезнең турыда уйлап эшкә тотынабыз, сезнең турыда уйлап эшлибез, сезнең турыда уйлап эштән кайтабыз. Без бөтен көчебезне җиңү өчен бирәбез, Газинур...»
Сабый бала кебек шатланган Газинур хатны шул хәтле бирелеп укый иде, хәтта янына килеп баскан өлкән лейтенант Григорьянны күрми торды. Хатын укып бетергәч, яңадан тегәрҗепне кулына алды һәм аны ике очыннан тотып яктыга күтәрде һәм, башын әзрәк кыйшайтып, карап тора башлады.
— Кара син аны, ә? Сугыш дип аптырамый бит. Әллә әнисе колагыннан тартып үстерәме икән? һай, егет, .ай герой!
Газинурның йөзендә шул хәтле бәхет, зур кара күзләрендә шул хәтле көчле яктылык иде, Григорьян түзмәде, кычкырып көлеп җибәрде. Ул өйләнмәгән егет һәм аңа ата кешенең шулкадәр тирән шатлык белән хат укуы, ниндидер тегәрҗепкә сихерләнгәндәй-карап торуы аңлашылып җитми иде.
— Син нәрсә, дус кеше, нинди тегәрҗепләр белән маташасың? — диде ул. — Кулга инә белән җеп алырга иртәрәк бугай әле.
Газинур утырган җиреннән сикереп торды.
— Юк, белмәдегез, иптәш өлкән лейтенант, — диде ул, елмаеп.— Әнисе төпчек малайның буен тегәрҗеп белән үлчәп җибәргән. Менә карагыз, карабин буйлыгы инде, иптәш өлкән лейтенант. Тагын берничә елдан, сезнеңчә әйткәндә, Арагац бөркете була инде бу.
Григорьян кычкырып көлә башлады. Аның пешкән слива кебек күзләре очкынланып китте.
— Шундый йомшак күңелле ата булырсың дип һич тә уйламыйдыр идем, Газинур, — диде ул.
— Менә өйләнеп карагыз әле, иптәш өлкән лейтенант, аннары башкача сайрарсыз.
Кинәт Григорьян көлүдән туктады.
— Башта сугышны бетерәсе бар әле, Газинур, — диде ул кырыс кына. — Безнең өчен берәү дә сугышмаячак. Дошман ягында нинди яңалыклар бар?
Газинур хатын тиз генә кесәсенә тыкты.
— Әйдәгез траншеяга.
Алар аралашу юлыннан алгы траншеяга үттеләр. Түбәндә урнашкан немец позицияләре моннан яхшы күренә иде.
— Янган танктан ике бармак уңдарак, ике йөз метр арырак немецлар дзот казыйлар, — диде Газинур.
Григорьян биноклен күтәреп карады.
43
— Дөрес.
— Башы сынган агачтан өч бармак сулдарак, йөз илле метр арырак — пулемет точкасы.
Григорьян күзләреннән биноклен алмыйча:
— Ни өчен пулемет" точкасы? Мин берни дә күрмим, — диде.
— Төнлә ул пулемет атты. Лентага ялгышлык белән яктырткыч пуля эләккән булган. Мин бик ачык күрдем.
Григорьян Газинурның әйткәннәрен картасына төшерде дә, дошманны өзлексез күзәтергә кушып, китеп барды. Ләкин берничә адым атлагач, кире борылды һәм Газинурның аркасыннан кагып:
— Димәк, Арагац бөркете, ә?—диде.
— Әйе, иптәш өлкән лейтенант, Арагац бөркете!
VIII
Буш минут килеп чыккан саен Газинур фронтта да рус телен өйрәнүне дәвам иттерде. Кайчандыр Соликамск урманнарында сөйкемле рус кызы Катя тарафыннан аның күңелендә рус теленә карата кабызылган кайнар мәхәббәт сүнмәде, киресенчә, еллар үткән саен һәм тормышны тирәнрәк төшенгән саен артты гына. Хәзер аңа сержант Стариков булыша иде. Газинурның карап укуы, сөйләшүе ярыйсы булса да, язуда аның хаталары шактый иде әле. Саша аңа рус теленең грамматикасын, имла кагыйдәләрен өйрәтте, диктант яздырды. Алариың төп дәреслекләре «Пехотаның сугышчан уставы» булды. Ләкин бүген Стариков диктант өчен икенче бер әйбер хәзерләп куйган иде. Ул, сәкегә кырып ятып, кечкенә өстәл янында утырган һәм язган чакта иреннәрен дә, гүя кулына булышкансыман, кыймылдатып торган Газинурга карап ала-ала, басымнарны һәм авазларны мөмкин кадәр ачыграк бирергә тырышып, кычкырып әйтеп тора.
— ...Ойо пылало так ярко, как солнце, и ярче солнца, — дип язды Газинур, — и весь лес замолчал, освещенный этим факелом великой любви к людям, а тьма разлетелась от света его и там, глубоко в лесу, дрожащая, пала в гнилой зев болота. Люди же, измученные, стали как кам ни.
— Идем! — крикнул Данко и бросился вперед на свое место, высоко держа горящее сердце и освещая им путь людям! 1
Соңгы җөмләне әйткән чагында Стариков урыныннан торды һәм кулын, Данко кебек, югары күтәрде. Аның тавышы дулкынланган, бөтен гәүдәсендә хәрәкәт, омтылыш иде. Кинәт аңа ул үзе дә, Газинур да, алар кебек меңләгән бүтән совет солдатлары да кыю Данкога бер ана карынында яткан игезәкләрдәй охшыйлар кебек тоелды. Сталин сугышчылары да фашизм караңгылыгы баскан дөньяга яктылык илтүчеләр бит!
— Яздыңмы? — дип сорады Стариков бераздан. — Нокта.
Газинурның да йөзе, Данко йөрәгенең яктысы төшкән кебек, тантаналы һәм нурлы иде. Менә ул башын күтәрде һәм ялтырап торган зур кара күзләре белән дустйна карап, дулкынланган тавыш белән:
— Үз йөрәген яндырып, кешеләрнең барыр юлын яктыртканмы? — дип сорады ул.
Стариков Газинурның каршына килеп басты.
1 Йөрәк кояш кебек, хәтта кояштан да яктырак булып балкый һәм адәм балаларына чиксез мәхәббәт нуры чәчүче факел яктысында бөген урман тып-тын булып кала, ә караңгылык, челпәрәмә килеп, калтыранып, каядыр урман эчендә, черек сазлык апызына егылып төшә. Кешеләр исә, тәмам таңга калып, таш кебек каталар.
— Әйдәгез! — дип кычкыра Данко һәм, үзенең яна торган йөрәген югары күтәреп, аның нуры белән кешеләрнең юлын яктыртып, алга, үзенең урынына йөгереп барып баса». М. Горький. «Изергиль карчык».
44
— Әйе, Газинур, үз йөрәген яндырып, — диде ул.
Газинур, уйга чумып беркадәр вакыт тын торды. Лннары үзе язган НЫ кычкырып укып чыкты да тагын сержантка карады:
— Данко чыннан да булганмы, Саша? Әллә әкиятме?
I азинурның бу беркатлы, ләкин ихлас күңелдәй бирелгән соравынг Саша жнтди итеп җавап бирде.
— Данко, әлбәттә, әкият герое, — диде ул, — ләкин Данко кебек гүзәл һәм батыр кешеләр безнең илебездә күп. Николай Гастелло, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Александр Матросов... Алар — легион, Газинур. Безнең Морозов та, Мостафпн да, безнең командирыбыз ӨЛКЗЕ сержант Степашкин да шундыйлардан иде. Алар кешеләрнең бәхете һәм азатлыгы өчен газиз гомерләрен кызганмадылар.
I азинур артык бер сүз дә әйтмәде. Бары тик көләч йөзе кырысланды һәм каш араларына тирән сызык чыкты.
— Мә, тикшер, Саша, — диде ул, әкрен генә. — Хаталарым күп бул са, яңадан биш тапкыр күчереп язармын.
Стариков, Газинурның кулыннан каләмен алып, диктантны тикшереп чыкты. Хаталар бар иде, ләкин элеккеләрендәгедәи күп аз иде. Стариков Газинурны хәтта мактап та алды. Газинур кашларын җыерды.
— Син мине мактама, Саша, — диде ул, сүрән генә. — Мин серкәсе су күтәрми торганнардан түгел. Минем йонны кирегә сыпырырга да ярый.
Газинур диктантын күчереп яза башлады. Стариков киенергә то тынды.
— Барып позицияне карап керим әле, — диде ул.
— Саша, син ул китабыңны миңа биреп торсаңчы, — диде Газинур, — мин аны укыр идем.
Стариков аңа кечкенә генә китапны тоттырды да чыгып китте. Гази нур диктантын күчереп бетереп, Горькийның китабын укырга керешкән генә иде, полк парторгы Соловеевның йоглышчысы килде һәм Газинурны парторг янына чакырды. Газинур дәфтәре белән каләмен противогазына тыкты да тиз генә урыныннан торды һәм өстен-башын рәткә китерә башлады. Сакал-мыекны иртән үк кырган иде, ак яка текте, итеген чистартты.
— Син әллә генерал янына барасыңмы, ефрейтор? — дип сорады землянкага килеп кергән солдатларның берсе. — Бигрәк ясанасың.
— Юк, генерал янына түгел, парторг янына, җаным, — диде Газинур. Бу аның, коммунист булганнан соң, парторг янына беренче тапкыр баруы иде. Элек ул Соловеев янына ничек туры килсә, шулай чабадыр иде. ә хәзер алай итә алмады. Парторг, бәлки, берни әйтмәс тә, ул, сугышчылар әйтмешли, гражданский кеше, шулай да Газинур аның янына алама көенчә бара алмый.
Газинурның көязләнергә һәм бигрәк тә олы командирлар алдында «тәти» булып кыланырга яратмавын белгән солдат та көлүдән туктады.
— Әйе, хәзер син, Гафиятуллин, партийный, хәзер сиңа бөтен рота карый.
— Юк, җаным, рота гына түгел, бөтен фронт, бөтен дөнья карый,— дип төзәтте Газинур һәм, көзге кисәген күкрәк кесәсенә тыгып, бил каешын, гимнастеркасын рәтләп алды. Аннары землянкадан йөгереп чыгып китте.
Парторг тора торган землянканың ишеге төбендә Газинур кинәт туктады. «Ярамаган бер-бер эш эшләп ташладыммы әллә?» дип шикләнеп уйлады ул. Тәне эсселәнеп китте, кулы якасын ычкындырырга сузылды, — ул яканы ачык йөртергә ярата иде. Ләкин кулы бугазына җитмичә, тукталып калды.
Ишекне ачып, керергә рөхсәт сорады.
— Әйдүк, әйдүк, — диде Соловеев хәрби кешеләргә бөтенләй хас булмаган тавыш белән.
45
Соловеев шомартылмаган такталардан ясалган кечкенә генә өстәл янында нидер язып утыра иде. Газинурны якты чырай белән каршы алып, аңа урын күрсәтте. Газинур урындык урынына куелган кисенте өстенә утырды.
Соловеев инде олы яшьләрдәге, ләкин дәртле, кешене үзенә тарта торган киң күңелле авыл кешесе иде. Армиягә аны күптән түгел генә алганнар, аңарчы ул Чувашстан республикасында райком инструкторы булып эшләгән. Ул Бөгелмәдә дә күп тапкырлар булган, хәтта яшь чагында Бөгелмә тавындагы даганда да атынган. Шуңа күрә Газинурны ул якташы дип карый иде. Кайчагында алар чувашча сөйләшеп тә алга- лыйлар. Соловеев, үзе рус булса да, чувашча Газинурдан күп оста белә һәм ул батыр, намуслы халыкны чын күңеленнән ярата иде. Ул аларның җырларын да белә иде.
Соловеевның кеше күзенә карап сөйләшә торган гадәте бар иде. Беренче вакытларда Газинур аның болан текәлеп карап сөйләшүеннән уңайсызлана да торган иде. Соңыннан күнекте һәм бер дә тартынмый башлады.
Сс-ловеев яза торган кәгазьләрен читкәрәк этте һәм, гадәтенчә, Газинурның күзләренә карап, бераз карлыкканрак тавыш белән:
— Я, Гафиятуллин, эшләр ничек, барамы?—дип сорады. — Илдән хатлар аласыңмы? Колхозда барысы да исән-саулармы? Колхозыгызның исеме ничек әле?.. Әһә, хәтерләдем: «Красногвардеец». Кем сезнең беренче председателегез иде?
Газинур, сүзнең көтелмәгән юнәлеш алуына шатланып:
— Гали абзый Галиуллин, — диде.
— Гали Галиуллин... Тукта, ул Бөгелмә райкомында эшләгән кеше түгелме?
— Әйе, ул Бөгелмәдә эшләгән иде. Авыргач, яңадан колхозга кайтты. Сугыш башланыр алдыннан тагын райкомга күчерделәр.
— Ул чагында мин аны беләм... Иске танышым. Кырымны Врангельдән чистартканда Михаил Васильевич Фрунзе армиясендә бергә сугыштык...
Газинур өчен бу шундый зур шатлык булды, ул хәтта урыныннан торып:
— Сез Гали абзыйны беләсезмени?!—дип сорады. Соловеев гоаж- даңнар сугышы елларын исенә төшереп алды, Газинур аңа Гали абзыйның хәзерге хәлләрен сөйләп бирде. Шуннан соң, Соловеев кесәсеннән чылбырлы көмеш сәгатен чыгарып карап алды, аны колагына куеп тыңлады, һәм кире кесәсенә яшерде. Әгәр Газинур бу сәгатьнең тарихы белән кызыксынган булса, Соловеев аңа Сиваш сугышлары турында, шул сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен командарм үз кулы белән бүләк иткән шушы көмеш сәгать турында сөйләгән булыр иде.
— Расчетыңда эшләр ничек, Гафиятуллин? Л4атчастьны, тактиканы яхшы өйрәнәсезме?
Соловеев инде Газинурның ак якасын да, йөзенең чисталыгын, киеменең пөхтәлеген дә күрергә һәм күңеленнән: «Молодец, шулай кирәк», дип уйлап алырга өлгергән иде.
Газинур кыска гына итеп сөйләп бирде.
— Бик яхшы, — диде Соловеев. — һөҗүм тәҗрибәсен күбрәк өйрәнегез. Кызыл Армия бөтен җирдә һөҗүм итә. Без дә оборонада озак ятмабыз. Беседалар үткәргәндә дә шуны истә тотарга кирәк. Ничә беседа үткәрдең?
— Бу атнада өч беседа үткәрдем, иптәш парторг, — диде Газинур истәлекләр тудырган көчле шат тавыш белән. — Яңа килгән иптәшләргә безнең частьның геройлары кече сержант Иван Фетисов, снайпер Балта- баев, өлкән сержант Морозов турында сөйләдем. Икенче тапкырында пулеметыбызның тарихы белән таныштырдым. Бездә бит хәзер герой
46
Морозовның пулеметы. Аннары дисциплина турында булды... Иптәш Сталин приказларын, сводкаларны көн саен укыйбыз.
Соловеев блокнотына берничә җөмлә язып куйды һәм:
— Ә боевой листогыгыз кайчан чыга? — дип сорады.
— Стариков дежурдан бушагач, эшләп бетерә. Обсдка элеп куябыз.
— Син үзең берәр нәрсә яздыңмы?
Газинур кызарды.
Юк, язмадым, иптәш парторг, — диде, ул әкрен генә һәм аның җавабы парторгны һич тә канәгатьләндермәгәнен сизгәч, өстәде: — Гра- мота ягым минем шәптән түгел бит, иптәш лейтенант. Сөйләргә дисәң — булдырам, әмма яза башласам — каты басуда сабан сөргәндәге кебек тирләп-пешәм. Ә безнең отделепиедә егетләр грамотныйлар. Стариков т\гыз класс бетергән, Иванов — җидене, Сергеев — алтыны. Миңа, агитатор кешегә, үзем дә беләм, мәкалә язмау бер дә килешми. Ләкин агачны яшьтән бөкмәсәң, картайгач, кыенга туры килә икән шул.
— Юк, Газинур, рус телен олыгайгач та өйрәнергә кирәк.
— Мин өйрәнәм, иптәш парторг, без Стариков белән көн саен диярлек сабак укыйбыз.
— Стариков сиңа яхшы булышамы?
— Бүтән кеше бертуган энесенә дә Стариков миңа булышкан кебек булышмас, иптәш лейтенант. Көне буе сугышканнан соң да бер дә иренмичә сабак өйрәтә.
Соловеев бераз уйга калып торды. Аннары башын күтәреп, гадәтенчә Газинурның күзләренә туры карап сорады:
— Стариковны сугышчан листокның редакторы итеп билгеләсәк, ничек булыр? Степашкин урынына.
— Бик яхшы булыр, иптәш парторг. Стариковның белеме дә, грамотасы да зур. Сугыш беткәч, ул укытучы булырга хәзерләнә. Аннары ул шигырь дә чыгара белә. Берничәсен безгә укып күрсәтте. Нәкъ китаптагыча. Пушкин шигыреннән бер дә ким түгел!
Соловеев Газинурның кояш белән гади лампаны янәшә куеп болан беркатлы чагыштыруына көлемсерәмичә булдыра алмады.
— Ә сиңа, Гафиятуллин, тагып нинди йөкләмә бирергә? Ничек уйлыйсын? Әллә булган кадәресе дә җитеп торырмы?
— Берәр кечерәгрәк йөкләмә булганда каршы килмәс идем, иптәш парторг.
— Кечерәгрәк йөкләмә? — дип кайтарып сорады Соловеев. — Юк, Гафиятуллин, партия эшендә кечкенә йөкләмәләр булмый. Сиңа кечкенә эш бирергә уйламыйм. Син — коммунист, син — агитатор. Син халык мәкальләрен, әйтемнәрен күп беләсең. Синнән ишеткән мәкальләрнең берсен мин язып та куйдым: «Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып керә». Шулаймы? Бик дөрес сүзләр. Син үзең дә йөрәктән алып сөйли беләсең, шуңа күрә сине солдатлар яратып тыңлыйлар...
Газинур тын да алмыйча Соловеевның соңгы сүзләрен көтте. Нәрсә әйтергә тели соң парторг? Боларны ул Газинурны юмалау өчен генә, тикмәгә генә сөйләми, әлбәттә. Газинур аның фикерен алдан белергә теләде, ләкин, никадәр зирәк һәм өлгер акыллы булса да, парторгның тел төбен алдан аңлый алмады. Бер минуттан Соловеев үзе барысын да әйтеп бирде:
— Беренче батальонда русча начар төшенә торган күп кенә татар, башкорт сугышчылары бар, — диде ул. — Тагын татарча белә, ләкин русча начар төшенә торган бер чуваш, ике казах һәм бер үзбәк бар. Партбюро сине алар арасында агитатор итеп билгеләргә карар чыгарды. Син үзең моңа ничек карыйсың?
Газинурның маңгае тирләп китте. Ул кул аркасы белән киң маңгаен сыпырып алды.
47
— Партия кушкан эшкә мин һәрвакыт риза, иптәш лейтенант, — диде ул һәм бераз уйлап торгач өстәде: — үзара сөйләшкән чакларда бу турыда егетләр мина да әйткәннәре бар иде барын. Кайчакта аларның бергә җыелып җырлыйсылары да килә. Безнең, халык җыр ярата бит, ә гармонь булса, аңа ашарга да кирәкми.
— Бигрәк тә яхшы. Син үзен шәп җырчы, ә гармоньны табарбыз.
Газинурның йөзе яктырып китте.
— Минвзводта Буранбаев дигән башкорт егете бар. Яз көне камыштан курай ясап, солдатларны таң калдырган иде. Гармоньдада бик оста уйныйм дип әйтә. 'Аннары разведчик старшина Зәбиров та гармоньда бик шәй уйный. Тик аның вакыты гына бик кысынкы.
Соловеев дәфтәренә Буранбаев белән Зәбировның фамилияләрен язып куйды. Аннары башын күтәреп:
— Яхшы. Ул чагында шулай итәбез: беренче беседаны Александр Матросов турында үткәрерсең. Икенчесендә татар халкының фронтовик татарларга язган хатын укырсыз. Татар халкының хаты хәзер минем кулымда юк әле, ә Матросов турындагы материалларны бирә алам.
— Кирәкми, — диде Газинур һәм гимнастерка кесәсеннән иптәш Сталин приказы белән бергә Матросовның газетадан кисеп алынган рәсемен чыгарды, — Матросов турында минем материалларым бар, мин бит үзебезнекеләргә бер тапкыр аның турында сөйләгән идем инде.
Соловеев Газинурның кулыннан Матросовның рәсемен алып карап тора башлады.
— Менә ул рус халкының баһадир улы...— диде ул, әкрен генә,— аның турында китаплар язарлар, җырлар чыгарырлар... Александр Матросовның бөек батырлыгы Кызыл Армиянең барлык сугышчылары өчен гайрәтлелек һәм геройлык үрнәге булырга тнеш.
IX
Фронт өстен айлы, йолдызлы сентябрь төне каплаган. Калинин өлкәсендәге гади фронт төне бу. автоматлардан, пулеметлардан сирәк-сирәк кенә аталар, минометлар да, төш күреп уянган ялкау этләр кебек, өзек- өзек өреп алалар, кайчак артиллерия дә ут ача. Күк йөзе буйлап, бик югарыдан, төнге бомбардировщиклар үтеп китәләр. Аларның басынкы гүләүләре дулкын-дулкын булып килә һәм кандадыр еракта, көнбатышта яки көнчыгышта югалалар. Ә ракеталар төннең төн буенча берөзлексез янып тора. Аларның тапаз муенсага охшаган озын тезмәсе фронт буйлап бик еракка китә. Ракеталарның аксыл-яшел яктысында тәбәнәк үрләр, сазлыклар, урманнар, чәнечкеле тимерчыбык челтәрләре, кара валлар, җимерек машина, туп, танк калдыклары күренеп китә. Свастикалы немец танкы аеруча ачык күренә, чөнки ул алгы кырый янында ук шарт- латылган. Ул хәзер бөтенләй кәкрәеп, җиргә сеңеп бара: тиздән сазлык аны бөтенләй йотачак. Танк белән бергә аның эчендә калган фриц мәетләре дә упкын төбенә китәчәкләр. Мөкатдәс җир аларны озак күтәреп тотарга теләми.
Калып вал кырыена сөялеп, шул күренешләргә тын гына карап торган Газинур солдат хезмәтеннән кабарып, каешланып беткән киң учын, дустының иңбашына салган кебек, янындагы пулемет көпшәсенә куйды. Тимер салкын һәм дымлы иде. Газинурның бармаклары кечкенә генә җиз этикетканы капшадылар. Ракета яктысында анда матур хәрефләр белән язылган: «Пулемет Героя Советского Союза старшего сержанта Морозова...» дигән сүзләрне укырга мөмкин иде.
Газинур, өлкән сержант турында уйлап, күккә карап алды. Таң йолдызы калыкмаган әле. Ләкин вакыт соң инде. Бер генә секундка Газинурның күңеленә балалары килде. Сәмигасы да, Мөдәррисе дә, Әнвәре дә
48
ӘУ вакытта йоклый торганнардыр инде. Әниләре, бәлки, ындырдан кайтып, аш пешереп йөри торгандыр...
Башка вакыт булса Газинур алар турында бик озак уйланыр иде. Бүген полк парторгыннан шундый зур һәм җаваплы йөкләмә алганнан соң, Газинур бары тик Александр Матросов турында гына уйларга тырышты.
Бөек герой бер генә минутка да аның күңеленнән китмәде. Бу турыда ул көндез, парторг яныннан кайткач, үзенең дусты Саша Стариков белән дә сөйләшеп алды. Саша аңа Горькийның тагын бер китабын бирде һәм менә бу юллардан файдалан дип, астына кызыл карандаш белән сызылган урынны күрсәтте: «Син үлдең!.. Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухларның җырларында азатлыкка, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!»
Бу юллар Газинурга бик ошады һәм ул аларның тирән мәгънәсен аңларга тырышты, аннары гади телгә күчереп, үзенчә гәүдәләндерү чараларын эзли башлады. Матросов турында күбрәк уйланган саен, ул аның күз алдына лачын кебек кыю, акыллы, Туган иле, дус-ишләре өчен утка да, суга да керергә әзер торучы, олы җанлы, киң күңелле бер кеше булып килеп баса иде. Солдат юллары аларны очраштырмады. Алар янәшә торып диярлек сугыштылар. Чернушки авылы Газинурлар тора торган позицияләрдән ерак түгел, күрше генә диярлек. Хәер, очрашмаса- лар да, күреп сөйләшмәсәләр дә, бер шинель астында ятып, бер тәмәкене икегә бүлеп тартмасалар да Газинур Александрны үзенең иң якын, иң кадерле дусты, туганы, коралдашы итеп саный иде. Бу якты йөзле гади рус егете аның күңеленә мәңгегә онытылмас булып урнашты. Моңа, бәлки, Газинур белән Саша биографиясендәге уртак урыннарның да беркадәр тәэсире булгандыр. Алар икесе дә ачы ятимлекне татып, ана иркәлә- вен күрмичә үскәннәр. Баланың анага булган чиксез зур, кадерле, изге мәхәббәте аларның күңелләрендә сакланып калган. Алар нечкә күңелле, саф вөҗданлы кешеләр булганлыктан, йөрәкләрендәге бу олы мәхәббәтне вак-вак өлешләргә бүлгәләп, әрәм-шәрәм итеп, җилгә очырмаганнар. Матросов үзенең шул олы мәхәббәтен, сөйгән кызы белән дә уртаклашырга өлгермичә, тамчысын да калдырмыйча, искиткеч зур батырлык белән анабыз Ватанга биргән. Газинур Матросовның батырлыгына тан кала, аның, алдында баш ия һәм Матросов яшь ягыннан аңардан бераз кечерәгрәк булса да, ул аны үзенең өлкән абыйсы итеп карый һәм аның кебек батыр булырга тырыша иде.
Сугыш кырында үлеп калу гаҗәп хәл түгел. Газинур һәлак булган кешеләрне күп күрде. Алар арасында батыр йөрәклеләре, дошманга каршы арсландай сугышканнары булган кебек, үлемнән курыкканнары да бар иде. Үлемнән соң берәүгә дә хөкем юк югын, шулай да Матросовның үлемен куркаклар үлеме белән янәшә кую, батырның якты истәлеген мәсхәрә итү булыр иде. Куркак, үзенең мескен җанын саклап, үлем-нән качахМ дигән минутта үлә. Шуңа күрә аның үлеме дә әшәке, кызганыч була. Матросов исә уг чәчеп торган амбразурага күкрәге белән килеп капланганчы ук үзенең үләчәген белгән. Ул үлемгә белә торып, аңлы рәвештә каршы барган. Матросовның бөек батырлыгы кайда һәй кайчан башланган? Үлем ачысы белән амбразурага ташланган минуттамы, я булмаса, элегрәк, патроннары, гранаталары бетеп, снаряд чокырында яткандамы? Бу сорауга ачык җавап табу Газинур өчен бик мөһим иде. Чөнки ул үлемен сизгән аюның да сөнгегә каршы килүен, кайбер кеше-ләрнең дә үлем ачысы белән шаккатыргыч эшләр эшләвен белә иде. «Юк, дип уйлады Газинур, болар берсе дә батырлык түгел әле. Батырлык ул Матросовча, аңлы рәвештә эшләнергә, кешенең күңелендәге, тәрбиясендәге тормышындагы иц-иң яхшы сыйфатларның сөземтәсе булырга тиеш. Кеше үзенең берничә минутта башкарыла торган батырлыгын бик озак, бөтен гомере буенча хәзерләргә тиеш. Шунда гына аның батырлыгы,
49
Даико йөрәгенең яктысы шикелле, мәңге онытылмаслык нур чәчәчәк, шунда гына аның батырлыгы кыю, көчле рухларның җырларында азатлыкка, яктылыкка чакыручы җанлы үрнәк булып калачак».
/ Матросов снаряд чокырында башын күтәрми, тын гына ятса, бәлки исән дә калган булыр иде. Ләкин әгәр дә Матросов снаряд чокырында гын гына ятып, иптәшләренең берәм-берәм үлүләренә тыныч кына карап гора алса, ул бөек большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән герой да булмас иде. Аның күңелендә бөтен гомере буенча тупланган олы һәм саф мәхәббәт — Ватанны ярату һәм сугышчан дуслык нәкъ менә шушы хәлиткеч минутта ташкын булып атылып чыга да. Ул мәхәббәт аңа көч, канат бирә һәм алга алып бара...
Әлбәттә, Матросов турында төрлечә сөйләргә мөмкин. Ләкин Газинур иртәгә булачак әңгәмәсендә нәкъ менә югарыдагыча сөйләргә теләр иде. Аныңча, Матросовның батырлыгының мәгънәсе дә әнә шунда. Ә инде Матросовның Чернушки авылы янында дошман амбразурасын күкрәге белән каплау факты турында, иптәш Сталинның махсус приказыннан соң, ишетмәгән, белмәгән сугышчыны, көндез кулыңа шәм тотып эзләсәң дә, таба алмассың. Юк, Газинур, әгәр көче җитсә, булдыра алса, Матросов аның күңелендә тудырган якты һәм тирән уйлар турында сөйләргә теләр иде. Әмма күңелендәгене ничек итеп тел белән сөйләп бирергә? Бармы соң күңелдәге асыл тойгыларны, җәүһәрләрен җуймыйча, аңлатып бирә ала торган зур сүзләр? Бәлки, бардыр. Ләкин андый сүзләрне шагыйрьләр генә белә булса кирәк. Ә Газинур шагыйрь түгел. Ул хәтта, әгәр Стариковны искә алмаганда, тере шагыйрьне күргәне дә юк. Менә җыр белән булса, бәлки...
Бер секундтан инде Газинурның колагында ниндидер гаҗәеп дәрәҗәдә таныш һәм шул ук вакытта моңарчы берәү дә җырламаган, берәү дә чыгармаган бер көй чыңлый башлый. Ул көй, бер яктан, Галәк бабай җырлаган борынгы бәетләрне хәтерләтә, ләкин бәетләрдәге кебек тирән моң, сагыш, күз яше булып түгел, ә кояш нуры кебек дәртле, якты, язгы тамчылардагы кебек яшәү матурлыгы булып яңгырый. Ул көйнең сүзләре дә юк әле. Анда бары тик өлгереп килгән бодай кырларының дулкынлануы, язгы гөрләвекләр тавышы, җирнең кышкы йокыдан уянуы, яшәрүе, киң Иделнең салмак агымы һәм кешене бөек батырлыкларга ашкындыра торган зур сөюнең ялкыны гына бар. Күңелендә туып килгән шул гажәеп көйгә колак салган саен, Газинур үзе дә аның булуыча; яңгыравына ышана башлый һәм тулысы белән аның тәэсиренә чума.
Шагыйрь күңелендә яңа җырның, композитор күңелендә яңа көйнең иң беренче тапкыр ничек туа башлавын Газинур белми иде. Бәлки, чын шагыйрьләр белән композиторларның күңелендә дә яңа җыр. яңа көй әнә шулай туа торгандыр...
Газинур вакыт үткәнен дә сизми. Көнчыгышта таңның беренче, әле оялчан һәм куркак яктысы сызылып китә, һәм нәкъ менә шул чакта Газинурның үткен күзләре дошман ягыннан үрмәләп килгән гитлерчылар төркемен күрә. Алар күп түгел. Ун-унбиш кеше. Разведка. Газинур пулеметына ябыша һәм берничә минут көтә. Алгы кырый өстендә иртәнге тирән тынлык. Бәлки, дошман разведкасын бүтән күзәтчеләр дә күреп алганнардыр һәм алар да, Газинур кебек үк, бераз якынрак килсеннәр лип, көтә торганнардыр. Гитлерчылар инде пулемет мушкасы өстендә. Газинур аларга тирән нәфрәт белән карый. Көнбатышта әле куе караңгылык. Фашистлар, гүя шул караңгылык патшалыгыннан чыгып, бәйдән ычкындырылган диюләр кебек, көнчыгыштагы минут саен көчәя барган яктылыкны урларга киләләр.
Газинур гашеткаларга басты. Пулемет, иртәнге тынлыкны бозып, яр- сый-ярсый такылдарга тотынды. Гитлерчылар ыгы-зыгы килә башлады.
< .с. ә.- и.
50
Аларның икесе яраланды булса кирәк, калганнары, аларны сөйрәп, бик тиз үз якларына, караңгыга чигенделәр.
Бу хәл алгы кырыйдагы солдатлар өчен бик гади бер' вакыйга булганлыктан, ул Газинурны бөтенләй диярлек дулкынландырмады. Ул. г.остын Стариковка тапшырып, йокларга китте. Төшендә — танк өстендә бара, имеш. Танк ике яклап янган Берлин урамына бәреп керә. Газинур танк өстендә аягүрә баскан һәм җилфердәп торган кызыл байракның сабыннан тоткан. Бу байрак кайчандыр леспромхозда атаклы стахановчы Володя Бушуевка бирелгән байрак, имеш. Ул да булмый, Газинур Идел ярында, биек наратлар төбендә утыра, имеш, һәм ниндидер бик матур җыр җырлый. Җыры да, сүзләре дә, наратлар шаулавы кебек, бик таныш, имеш. Чү, бу бит Саша турындагы, Александр Матросов турындагы җыр...
X
Соловеев сүзендә торды. Ул үзе, дивизия политбүлегенә барып, гармонь алып кайтты. Газинур шатлыгыннан чак кына биеп җибәрмәде. Ул шунда ук минвзводка, миналар ташучы башкорт егете Буранбаев янына йөгерде.
— Буранбай! — дип ул ерактан ук кычкырды, — иптәш Соловеев гар-монь алып кайткан!
Блиндаж ишеге төбендә батальон минометының зур балыкка охшаган миналарын чүпрәк белән чистартып утырган кечкенә кара күзле, кин яңаклы Буранбаев урыныннан сикереп торды.
— Нәмә һөйләйһең һин, Газинур, — диде ул һәм аның гадәттә йо-кымсырабрак торган киң йөзе тулган ай кебек яктырып китте. — Алда- майһыңмы?
— Әгәр алдасам, җир йотсын, — диде ул, шаян көлеп. Аннары җитди итеп өстәде. — Алдамыйм, Буранбай.
Газинур Буранбайның исемен дә белә иде. Әллә нинди борынгы, әйтелеше авыр исем: Котлыкыям. Шуңа күрә ул аны үзенә ошаган һәм күңелгә ятышлы «Буранбай» исеме белән генә йөртә иде. Буранбайның дулкынлануын, юка иреннәренең чак кына тартылып куюларын күргәч, Газинурның шатлыгы тагын да артты.
— Ниндәй гармонь? Тальянмы? Баянмы? Кайда ул хәзер? Тизрәк уйнап карарга мөмкин булмасмы?
Гармоньның тальян икәнен белгәч, Буранбайның шатлыгы һәм дулкынлануы тагын да арта төште.
— Тальян гармонь!—дип кычкырды ул һәм кечкенә кара күзләре сөенеч яшеннән, ут яктысы йоккан кара мәрҗәннәр кебек, ялтырап киттеләр.— һай, рәхмәт Соловеев иптәшкә, һай, рәхмәт парторгка! һугыш башыннан тикле уйнаганым юк бит. Бер тапкыр, фронттан күсенгәндә, тальян тавышын ишеткәс, полный ход менән барган эшелоннан һикереп төштем. Аннары көне буе эшелон артыннан кудым. Көскә наряд менән котылдым, югыйсә трибуналга бирүләре дә мөмкин ине.
Газинур көлеп җибәрде, аннары дусларча якын күреп әйтте:
Ярый, Буранбай, яшь чакта ниләр булмый, шулаймы? Бүген кич, безнең землянкада татар, башкорт сугышчыларының беседасын уздырабыз. Сиңа әйттеләрме?
— Командир әйтте... һине агитатор иткәндәр дип ишеттем. Дөресме шул һүз?
Дөрес, — диде Газинур. — Синең яныңа килүем дә шуның өчен әле, Буранбай. Булыш син миңа, туган.
Чын күңелдән әйтелгән бу үтенечне ишеткәч, Буранбай аптырый төшеп калды.
— Нимә менән һиңа булыша алам, I азинур?
4 51
— Гармоней, белән, Буранбай туган, — диде Газинур. — Тальян гар- монең белән. — һәм бераз уйлап торгач, серен бүлешкән кебек, әкрен генә сорады: — Буранбай, син көйне тиз ота беләсеңме? Мин яңа көйгә җырласам, син минем арттан шунда ук ота аласыңмы?
— Миналар шартлавы колагымды сукраклатып бетермәгән булһа мин көйде илла тиз отадыр иием. Ниндәй көй һуң ул, Газинур?
— Менә тыңла, һәм Газинур борын эченнән көйләп тә күрсәтте.
— Тагын бер тапкыр көйлә әле, — диде Буранбай һәм Газинурның көйләвем бик зур игътибар белән тыңлады. — Бераз бәет көенә охша ган икән, — диде аннары.
- — Әйе, ләкин бераз гына шул. Менә кара, — Газинур көйнең яңа. бәет көеннән аерыла торган урыннарына басым ясап көйләп бирде. - Менә, болар бәет көендә юк бит. Бәет ул, көз көне ага торган караңгы чырайлы, кайгы-хәсрәтле Идел шикелле. Ә минем көй язгы Идел кебек, анда май ташкыннары, дәрт, шатлык, ышаныч яңгырый. Син, дустым, аның менә шул якларын яхшырак чыгарырга тырыш, йөрәккә үтеп керсен. Ләкин йөрәккә кереп, боз булып ятмасын, ә язгы тургай кебек сайрасын. Ярыймы? Булдырасыңмы?
Газинур, бөтен гәүдәсе белән омтылып, Буранбайның кечкенә кара күзләренә карады. Әгәр дә Буранбай риза булмаса, ул аның ризалыгын көч белән тартып алырга да хәзер иде. Минометчы көлемсерәп куйды.
— һин, Газинур, гыйшык утында янган кыздай, — диде һәм җитди итеп өстәде. — Ярар, Газинур, тырышырмын, һин миңа бик авыр эш йөкләнең, шулай да тырышырмын. — Ул бераз уйлап торды, кечкенә кара күзләрендә, үзләренең бәяләрен бик яхшы белә торган авыл гар- моньчыларына гына хас мутлык та бераз чагылды.
— Әгәр насар уйнаһам, гармоньсы Буранбай юк булһын. Тик гар- монеңны миңа алданрак биреп тор, бармакларымды бераз йомшартаем.
... Кич белән пулеметчыларның иркен землянкасында сугышчылар җыела башлады. Иң алдан, билгеле, тальян гармоней култык астына кыстырып, Буранбай килеп җитте.
— Сыздыр әле, Буранбай, безнең туган як көйләрен! Шөгер көен. Нурияне, — диде Газинур, Буранбай янына, сәкегә утырып.
Буранбай чокырланып торган киң ияген гармонь өстенә куеп, башын кыңгыр сала төшеп, кыска, юан бармакларын гармонь телләре өстеннән йөгертеп чыкты. Авыр солдат хезмәтеннән катып беткән бу кыска, юан бармаклар астыннан нинди генә көй чыга алыр икән дип гаҗәпләнеп утырган Газинур, гармоньның беренче чыңнарын ишеткәч үк, аның кем кулында икәнен бик яхшы сизде. Менә Буранбай, текә, кискен бер аккорд белән «Сакмар су»ны сыздырып җибәрде һәм аның юан бармаклары астыннан йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган моңлы тавышлар агыла башлады. Газинурның йөрәге тибүдән туктагандай булды, ул көч-хәл белән тын алды.
Чакырылган сугышчылар барысы да үз вакытында килерләрме дип Газинур бик нык борчылган иде. Чөнки солдат вакыты бик кысынкы һәм ул, авылдагыча, сызылып таңнар атканча сузыла алмый. Ләкин Газинурның борчылулары бушка булган икән. Әллә нишләде бу гармонь. Аның тавышлары землянкаларга, блиндажларга, ут позицияләренә барып керде һәм туган көйләрен ишеткән татар, башкорт сугышчы-лары, ашый торган ашларын ташлап, эшли торган эшләрен тиз-тиз тәмамлап, баллы урынга җыела торган умарта кортлары кебек, гармонь.тавышы яңгыраган урынга — пулеметчылар землянкасына агылдылар. Землянка шыгрым тулды. Алдан килгән урып өчен дигәндәй, алдан килүчеләр плащ-палаткалар җәелгән сәкегә менеп, аякларын
52
бөкләп утырдылар, кичегә төшкәннәре стена буена, идәнгә чүгәләделәр Алар арасында казах, үзбәк, чуваш егетләре дә бар иде.
Буранбай берсен берсенә кушып, «Саҗмар»ны, үзенең иң яраткан жыры «Буранбай»ны, «Шөгер»не, «Зөлхиҗә»не, «Иурия»не, «Галия- бану»ны, «Ямьле Агыйдел бунлар»ын сыздырды. Сугышчылар арасында матур тавышлы, җырга оста егетләр аз түгел иде. Алар шунда ук гармоньга кушылып, кайда булса болынлыкта яки сабан туенда, кулларын бер-берсенең иңбашларына салып җырлаучы авыл егетләре кебек. җырлый да башладылар.
Алма булса, шундый булсын, Берсен бишкә бүләрлек.
Дустың булса, шундый булсын. Синең өчен үләрлек.
Ишектән яңадан-яңа сугышчылар керә торды. Алар арасында, кызыксынып килгән берничә татар офицеры да бар иде. Аларга сәкедә урын бирделәр. Офицерларны күргәч, Газинур шактый каушады. Солдатлар аның үз тиңнәре — ничек сөйләсәң дә гаеп итмәсләр, ә офицерлар... Алар нигә килгәннәр? Билгеле инде, алар рус телен начар белүчеләр рәтенә керми. Аларны монда бары тик гармонь тавышы гына китергән. Старшина Зәбировны да монда шул ук гармонь тарткан булса кирәк, югыйсә ул русчаны су кебек эчә. Газинур аңа карап алды. Зәбиров, башын кагып, елмаеп куйды. Бу юлы аның чырае ул чактагы кебек караңгы түгел иде. Ул, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, ишек яңагына сөялгән. Бөтен күкрәге орденнар һәм медальләр белән тулы.
Җыр тынган арада солдатларның берсе, старшинага мөрәҗәгать итеп:
— Ә разведчик нишләп авызына йөзек кабып тора. Я әле, әйттер әле, иптәш разведчик, күрсәт егетлегеңне! — диде.
Зәбиров кыстата торганнардан түгел иде. Шулай аягүрә баскан килеш. гармоньчыга кушылып, җырлый да башлады:
х Батыр егет килә ат өстендә, Аты уйнаклый авызын тартканда...
— һәй, рәхмәт, разведчик! Егет икәнсең. Мең яшә, — диде баягы солдат.
Соловеев килде һәм, алга үтеп, офицерлар белән кул биреп күреште лә алар белән янәшә утырды. Буранбай уйнаудан туктады.
— О-о, сез биредә күбәү җыелгансыз икән!—диде парторг, сугышчыларга күз йөртеп. — Я, ничек, күңелегез булдымы?
— Булды, булды, — диделәр сугышчылар, шатланышын.
— Гармонь өчен, иптәш парторг, сезгә бик зур рәхмәт, — диде Буранбай, урыныннан торып. — Май бәйрәме шикелле булды бу.
Аның сүзен төрле яктан куәтли башладылар. Соловеев Газинур белән пышылдашып нидер сөйләшеп алды, аннары урыныннан торды.
— Башлыйк, иптәшләр, — диде һәм партбюро карары турында кыс ка гына сөйләп, русча начар белүче татар, башкорт сугышчылары арасында эшләү өчен ефрейтор Газинур Гафиятуллииның агитатор итеп билгеләнгәнлеген әйтте. — Ә хәзер, — диде ул, сүзен тәмамлап, — сүзне агитатор иптәш Гафиятуллиига бирик. Ул сезгә ана телегездә Кызыл Армиянең данлы сугышчысы Александр Матросов турында сөйләячәк.
Газинур, үз янында утургап Буранбайга карап алды һәм тартынып кына тамагын кырды. Бу кадәр куп халык алдында аның беркайчан Д;1 сөйләгәне юк иде әле.
— Иптәшләр, — диде ул татарча һәм акыллы йөзе кызарып ки^ге,-- мин сезгә рус халкының батыр улы Александр Матросов турында сөй-
ләмәкче булам... Сез инде, иптәшләр, аның турында күп ишеткәнсез, беләсез. Шуңа күрә мин аның турында күп сөйләмим, әгәр рөхсәт итсәгез, мин сезгә аның турында җырлап бирер идем...
Берәүне дә сискәндермичә, берәүне дә борылып карарга мәҗбүр итмичә, таң сызылган кебек әкрен генә сызылып, Буранбайның тальяны чыңлый башлады. Аңа, таң атуына кояш нурлары килеп тоташкан кебек, бик табигый булып, Газинурның күкрәктән чыккан моңлы һәм ягымлы тавышы кушылды:
Тарих меңдә тугыз йөздә
Кырык өченче ел эчендә...
Бик күпләргә кечкенәдән үк таныш булган һәм йөрәкләренә мәнге онытылмаслык булып сеңеп калган бу таныш көй һәм таныш сүзләрнең беренче юллары тыңлаучыларның колакларын торгызды. Ләкин бу юлларда ук инде ниндидер үзенә бертөрле яңалык бар иде. Бу көй бик таныш та һәм таныш та түгел шикелле. Озак еллар читтә йөреп, туган йортына беренче тапкыр аяк баскан һәм инде буйга җитеп килгән сөекле баласын таный алмыйча аптырап торган атаның күңелле гаҗәпләнүе төсле иде бу. Сугышчылар бер-берләренә карашып алдылар.
Александр Матросов һәлак булды
Чернушки авылы читендә, —
дип Газинур, халык арасында туган һәм халыкның тирән моңын саф килеш саклый белгән җырчылар шикелле, иреннәрен кәгазь сыйдырырлык кына итеп ачып, җырын дәвам итте. Ләкин авыр, кайгылы хәбәрне белдергән бу соңгы ике юлда, элекке бәетләрдәгечә күз яше түгел, үлемгә буйсыну түгел, ә үлемне җиңгән дәртле ноталар яңгырады.
Соловеев татар телен төшенмәгәнгә һәм Газинурның ни өчен, һәрвакытта була торган беседалардагыча тыныч кына сөйләмичә, кинәт җыр га күчүен башта беркадәр вакыт аңламыйчарак торды. Ул Гафиятул- линиан беседага ничек хәзерләндең дип, берничә мәртәбә сорады. Газинур аңа тулы җавап бирде, әмма җыр турында берни дә әйтмәде. Хә ер, бу аның кереше генәдер. Ләкин җыр һаман дәвам итә һәм бу таныш булмаган җыр, аның Буранбай гармоне телләре астыннан чыккан гаҗәеп гүзәл персливлары, интонацияләре тора-бара Соловеевка да тәэсир итә, аны да үз эченә тартып ала башлады. Ул тонык кына яктылык сирпелгән солдат йөзләренең җитдилеген, күзләренең, ялтырап, еракка карауларын, маңгайларындагы текә сызыкларны, разведчик Зәбировнын уц кулын кобурасына салып, алга омтылып торуын күреп алды һәм Матросов турындагы беседаның инде күптән башланганын төшенде.
Газинур кәгазьгә карамыйча җырлады. Аның алдан уйланган һәм ятлаган өч-дүрт строфасы гына бар иде. Ә калган куплетлары җыр дәвамында үзләреннән үзләре туа бардылар.
Атакага барган чакта Ут чәчерн күземнән, Туган илен саклаганда Солдат курыкмый үлемнән. Куркак үлә, батыр кала. Батырларга үлем юк...
Бу шундый бер җыр иде, мондый җыр бары тик бик якын, бик кадерле кеше турында гына була, һәм ул бары тик бер генә тапкыр туа. бер генә тапкыр җырлана. Менә Буранбайның гармоне чыңлый, Газинурның күңелендә яшен тизлеге белән яңадан-яңа куплетлар туа, аннары теленә күчәләр, ләкин әгәр дә Газинурны бүлдереп, яңабаштан җырлап күрсәт дисәләр, ул, һичшиксез, моны кабатлый алмас иде. Бу Газинурның Матросов турындагы йөрәк җыры, күңел хисләре иде.
Ничәмә-ничә гасырлар яшәгән, үзенең, азатлыгы, бәйсезлеге өчен явыз ханнарга, патшаларга, канечкеч байларга, алпавытларга каршы
көрәткән халык: «Ир егет үзе өчен туа, ил өчен үлә» дигән. «Ат аенда, ир елында сыналыр», дигән ул аннары, һәм үзенең газиз улларының батырлыгына куанып: «Батыр егет яу күрке» дип аңлаткан. Александр Матросов менә шундый булган. Ул туган иле өчен чәчәктәй яшь гомерен кызганмаган. Ул Ватанга гомерен биргән, ләкин ул үлмәгән. Ул безнең белән, безнең арада, безнең беренче ротада бара. Иптәш Сталин бер көн безгә дә әйтер: егетләр, дияр, оборонада күп яттыгыз, дошманны алга җибәрмәдегез, рәхмәт, әмма җиңү өчен алга барырга кирәк. Башкалар күптән инде алга бара, инде сез дә кузгалыгыз, дияр, һәр карышы изге булып саналган туган туфрагыбызны дошманнан чистартыгыз, Европа халыкларын фашизм коллыгыннан коткарып, бөтен дөньяда тынычлык урнаштыруга үз өлешегезне кертегез, дияр. Безгә, дияр бөек юлбашчыбыз, сугыш кирәкми, илдә безнең һәрберебсзне бүленеп калган кадерле эше көтә... һәм кузгалырбыз без, дуслар, ташкындай, ыргылырбыз без. дуслар, язгы Иделдәй һәм фашизмның тамырын корытмыйча, кулыбыздан коралыбызны ташламабыз...
Менә шулай җырлады Газинур һәм аның җыры беткәч, һәммәсе бер минут чамасы тын тордылар. Кешеләр әле җырның көчле тәэсиреннән арынып-җитмәгәннәр иде. Газинурның алсу йөзе рухланган, сулышы ешайган. Ул шулай ук әле җыр тәэсирендә. Бераздан олырак яшьләрдәге. кыска кара мыеклы бер сугышчы, урыннан кузгала төшеп:
— Яхшы сүзне мең кат тыңласаң да ялыктырмый, рәхмәт сиңа, иптәш агитатор, рәхмәт, яхшы сүзеңә, — диде һәм аның шулай әйтүе булды. бөтен землянка эче көчле алкышлар белән тулды.
Газинур тиз генә урыныннан торды һәм үтә дулкынланган тавыш белән:
— Иптәшләр, — диде, — миңа рәхмәт әйтмәгез, миңа алкышлар яудырмагыз. Менә кемгә рәхмәт әйтегез, — ул кулы белән Соловеевка күрсәтте. — Ленин—Сталин партиясенә рәхмәт әйтегез!
Газинурның бу сүзләреннән соң, алкышлар тагын да көчәйде һәм бик озак дәвам итте.
XI
Менә ничәнче тәүлек инде, кайдадыр көньякта, көн-төн, бер генә минутка да туктамыйча, туплар гөрселди. Бу гөрселдәү, тау яңгырашы кебек, көчәйгәннән-көчәя бара һәм, әйтерсең, бөтен нәрсәне үз эченә йотып алырга тели. Көндезләрен күктә, урман өстендә, куе төтен болытлары айкала, төннәрендә куе кызыл шәүләләр уйный. Аларга хәтта ерактан каравы да куркыныч, гүя күк йөзенә Ут капкан һәм ул коточкыч рәвештә үкереп яна.
Сүз юк, анда бик каты һөҗүм сугышлары бара. Бары тик озак вакытка исәпләнеп эшләнгән куәтле оборона полосасын өзгән чагында гына шундый көчле канонада яңгырап тора. Тәҗрибәле солдатларга бу билгеле. Оборона полосасын өзгәннән соң, дошманны куып барганда, андый көчле атышлар булмый инде.
Окопларда, траншеяларда, ут позицияләрендә — маскировкаланга» минометлар, туплар янында торучы солдатлар ерактан килгән шушы көчле гөрселдәүләргә колак салып, озак-озак тыңлап торалар. Аннары үзара сөйләшеп алалар:
• - Шәп дөмбәслиләр!
- Снарядларны санап тормыйлар. Кайда икән?
- Великие Луки тирәсендә.
Калинин фронты һөҗүм итә.
- Кузгалдылар бит.
Әйе. *
55
— Болан булса, егетләр, без дә озакламабыз.
Бу сүзләрне олырак яшьләрдәге бер солдат әйтте. Ул беренче язгы күкрәүне ишеткәннән соң, күңеле кырларга ашкынган колхозчы кебек, соры солдат бүреген артка этте, мыекларын сыпырып алды, өстенә маскировка өчен ятьмә корылган авыр тубына күз төшерде һәм үзенең сүзе ни бәһа торганын бик яхшы белгән кешедәй өстәп куйды:
— Сталинградта да шулай башланган иде... Хәзер бөтен җирдә Сталинградтагыча сугышырга өйрәндек инде. Бәрсәк, берәгәйле бәрәбез!
Пулеметчылар землянкасы янында дежурдан буш булган бер төркем сугышчылар җыелган.
Безнең агитатор кайда икән, сводканы тыңлыйсы иде бит. Иптәш Сталинның, приказы булырга тиеш, — ди түземсезрәк яшь солдатларның берсе. Ул шулай ук ерактан ишетелгән гөрселдәүләргә колак сала һәм тавыш килгән якка таба башы белән изәп, — шәп сукалыйлар бит! — дип раслап куя.
Бу канонада немецларныкы булу мөмкинлеге турында инде берәү дә уйламый. Дошманның үз өстенлеге белән масайган чаклары күптән үтте. Хәзер бәйрәм безнең урамда. Моны һәр солдат белә, күрә, ишетә һәм аның күңелендә хәзер бердәнбер тойгы — җиңү тойгысы яши. Шуның белән ул постка баса, шуның белән яна көнне каршылый.
— Агитатор батальон штабына китте, хәзер кайтырга тиеш.
Батальон штабыннан сузылган аралашу юлы буйлап, бик ашыгып, Газинур килә. Ул, башка сугышчылардан үзенең бер ягы белән дә — киеме һәм дәрәҗәсе белән дә аерылмый. Аның башында шундый ук гади солдат бүреге, өстендә бер чабуы көя төшкән шинель, билендә бре- .’ент капчыкта, гранаталар, таушалмасын өчен эченә резина куйган погоннарында тар гына берәр кызыл сызык — ефрейтор билгесе. Ләкин шул ук вакытта ул гади солдат та түгел инде. Кайда гына булмасын — пехотачылар янындамы, минометчылар янындамы, пэтэрчылар янындамы — һәр җирдә аңа иптәш агитатор дип мөрәҗәгать итәләр, аңардан соңгы хәбәрләрне сорыйлар, аның белән киңәшәләр, кайгы- шатлыкларын уртаклашалар, илдән килгән хатларны аңа укыйлар. Газинур бары тик үз расчетында һәм русча начар белгән татар-башкорт сугышчылары арасында эшләү өчен генә агитатор итеп билгеләнгән булуга карамастан, аны ничектер батальон күл^г делениеләрдә дә агитатор дип кабул итәләг булуы белән эченнән бик нык горурланса да, калгалый иде: тукта, бу хөрмәтле һәм олы HCL соң? Ул шундый зур исемне күтәрү дәрәҗәсенә каА<1.
соң? Кем аны шулай үстерде^ Күңелендәге икенче та да ук
аның бу сорауларына җавап бирә: партия үстерде сине Г югары күтәрде һәм күтәрә. Син хәзер партиянең кечкенә . ^ер эш- леклесе. Син — коммунист. Ә коммунист — ул инде үзенең тумышы белән агитатор...
— Иптәш агитатор, нинди яңа хәбәрләр? — дип бик ашыгып барган Газинурны бер пехотачы туктатты.
— Яхшы хәбәрләр, иптәш, яхшы хәбәрләр!—диде Газинур көләч йөз белән. — Иптәш Сталинның приказы бар... — Еракта һаман -да көчле канонада ишетелә. Газинур йөзен тавыш килгән якка бора, күктә уйнаган ялкыннарга карый һәм горур тавыш белән сүзен дәвам итә: - Безнең күршеләр һөҗүмгә күчкән!
Газинур пулеметчылар землянкасына йөгереп керде. Аны *күптән көтеп торган сугышчылар шунда ук сырып алдылар. Ул өстәл янына, яктыга узды һәм чишенеп тә тормыйча, аягүрә баскан килеш. Верховный Башкомандуюшийныц приказын укый башлады:
56
Армия генералы Еремпнкога... Армия генералы Соколовскийга... Калинин фронты гаскәрләре дүрт көнлек бик каты сугышлардан сон, дошманның көчле ныгытылган полосасын өзделәр...
Газинурның көләч һәм тантаналы йөзеннән күзләрен алмыйча, тынлап утырган пулеметчылар шатланып кычкырыша башладылар. Газинур тавыш басылганны көтте дә укуын дәвам итте:
— ... һәм Смоленскига бару юлында немецларның мөһим терәк пункты — Ду-хов-щпна шәһәрен штурм белән алдылар.
Кемдер өстәмә шӘхМ яндырды. Ул аны, мөгаен, госпитальдәй алын кайтып, шушындый кадерле минут өчен махсус саклап тоткан булгандыр. Землянка яктырып китте. Газинур тагын да күтәренкерәк тавыш белән укырга кереште:
— Көнбатыш фронты гаскәрләре каты сугышлардан соң, дошманның каршылыгын сындырдылар һәм Смоленск янында немец оборонасының мөһим терәк пункты — Ярцево шәһәрен һәм тимер юл станциясен алдылар...
Газинур укып бетергәннән соң, солдатлар бик озак, дулкынланып, сөйләшеп утырдылар. Арада элек Духовщнна янында сугышкан кешеләр дә бар иде. Алар истәлекләрен уртаклаша башлады, ә сержант Стариков, иптәшләренә карап:
— Хәзер гитлерчыларның безнең участокта ни өчен һөҗүм итеп маташулары да аңлашыла, — диде. — Дөресрәге монда алар чынлап һөҗүм итәбез дип демонстрация генә ясаганнар. Шуның белән совет командованиесен бутарга, һөҗүмнән баш тарттырырга теләгәннәр.
— Әйе, — диде Газинур, — кәкре атып, туры тидермәкче, чыпчык биреп, каз алмакчы булганнар. Ләкин хәзер заманалар башка. Без хәзер дошманның бияләй эчендә бармак кыймылдатуын да беләбез. Шулаймы, иптәшләр, ә?
Газинурга постка барырга вакыт иде. Ул иптәшләре белән тагын бераз сөйләшеп утырды да пулемет янына чыгып китте. Ике сәгать буенча ул запас ут позициясеннән дошман ягын күзәтте. Алгы кырый бүген аеруча тын иде. Немецлар тыннарын да чыгармыйча утыралар, хәтта ракеталары да теләр-теләмәс кенә оча. Кинәт Газинур ерактагы гөрселдәүләрнең тынганлыгына игътибар итте. Тукта, кайчан булды сон бу? Әллә Газинурның колаклары чукракландымы? Ул хәтта бармагы белән колак эчләрен дә казып алды. Юк, колакларда һичбер гаеп юк. Күккә карады — кызыл шәүләләр сүнгән, анда йолдызлар җемелди, яңа ай калыккан.
— Димәк, алга баралар инде, — диде Газинур үз-үзенә һәм дошманны куып баручы солдатларны күз алдына китерде. Язгы җил искәндәге кебек, йөрәкләре җилкенеп китте. Үзенең дә тизрәк кузгаласы килде. Ул күптән инде үзен һәм расчетын һөҗүм сугышларына хәзерли иде. Хәзер инде күп көтәсе дә калмады. Бәлки, иртәгә үк, бәлки бер атнадан, күп булса атна ярымнан биредә дә кайнар көннәр башланыр. Газинур моңа бөтен күңеле белән ышана иде. Ләкин нәкъ менә шушы минутта комбат землянкасында аның турында бөтенләй икенче төрле сүз барганын башына да китерми иде.
Смена килде. Газинур ял итәргә китте.
— Егетләр, яңа ай чалкан ятып туган, көннәр аязга кидәчәк,— диде ул, землянкага кергәч. Аның тавышы көр һәм шат яңгырады. — Бу безнең өчен бик кулай буласы. Көннәр коры чакта дошманны кууы күңеллерәк.
— Башта аны өненнән чыгарасы бар, — диде кемдер.
Газинур шинелен сала-сала җавап бирде:
— Монысы «сугыш алласының» эше, туган. Безнең артиллерия хәзер теләсә нинди аюны да өненнән чыгарырга сәләтле. Ишеткәнсеңдер, дүрт
көн буенча ничек җырлады ул. Тәгаен бик күп гитлерчылар чалбарларын буяганнардыр...
Газинур әкрен генә көлә-көлә мич янына килеп чүгәләде, мичкә утын өстәде, кулларын җылытты, аннары беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә сөйли башлады:
— Бүген төн бик матур. Яратам мин айлы-йолдызлы төннәрне, күк йөзе энҗе белән чиккән кара хәтфә кәләпүш шикелле.
Газинур, әкрен генә елмаеп, тәмәке төрә башлады. Почмактан кем нендер басынкы көлүе ишетелде.
— Иптәш ефрейтор, сез әллә элек һавалар торышын белдерү бюросында эшләдегезме? һавалар торышын һәрвакыт алдан әйтеп бирә беләсез.
— Юк, иптәш Данилов,---диде Газинур, аңа таба борылып, — һавалар бюросы белән һичбер алыш-бирешем булмады. Әмма картлардан куп нәрсәләр ишеттем. «Красногвардеецта» чакта шулай, көне буе кырда, яки ындырда эшлибез дә, караңгы төшкәч, йокларга таралышыр алдыннан фермалар алдына чыгып утырабыз. Безнең колхозда фермалар яны — иң күңелле урын. Шунда инде ат караучы Сабирҗан бабаймы, яки Галәк бабаймы яңа туган нечкә ай урагына карап ала да: оланнар, көннәр аязга китәр, карагыз, ай, мунча ләүкәсендәге шикелле, чалкан яткан, ди иде. Шуннан барыбыз да беравык тын гына утырабыз, тәмәке көйрәтәбез. Ә кырлардан үзәнлеккә — безнең кырлар калкулыкта, ә колхозыбыз үзәнлектә — ургылып, ургылып арыш исе килә. — Газинур бүтәннәрнең дә үзен тыңлаганын сизеп ала һәм озын сәкедән башларын күтәргән сугышчыларның барысына да мөрәҗәгать итеп сөйли баш лый: — Иснәгәнегез бармы, егетләр, сезнең өлгереп килгән игеннәрнең хуш исләрен? Хәзер мин, йөгереп барып, шул арыш исләрен иснәр өчен, яшел болында тәгәрәп-тәгәрәп аунар өчен ярты гомеремне бирер идем.
Өстәл янында, «Молния» яктысында строевой записка язып утырган рота старшинасы Михно, башын күтәреп, күгәрчен гөрелдәве кебек йомшак тавыш белән:
— Колхозыгызны һәрвакыт мактап сөйлисең, ефрейтор, сорарга рөхсәт ит, зурмы соң сезнең колхозыгыз? — диде.
Солдатлар арасында Газинурның туган колхозы «Красногвардеец» ничектер хәтта үз алдына яши башлаган иде инде. Алар андагы яңалыклар белән кызыксыналар, ә инде үз колхозлары турында сөйләгәндә безнең үз «Красногвардеецыбыз» бар дип, илдән сәлам-хатлар килсә, егетләр «Красногвардеең»тан күңелле хәбәр алдым әле... дип әйтә торганнар иде. Тик старшина 1Михно гына «Красногвардеец»ны танырга теләми, анда масштаб юк, анда социалистик агрегатларга мәйдан тар дигән була. Әлбәттә, зур колхоз — әйбәт нәрсә ул. Халык’гомер гомер дән зурлыкны, киңлекне ярата. Ләкин «Красногвардеец»ка да кырык Дүрт хуҗалык булып кына яшәргә димәгән ич. Дөньяга сәламәт туган һәрнәрсә үсә. «Красногвардеец» та менә дигән зур колхоз булып үсәр әле!
Газинур старшина Михноныц сугышка кадәр Украинада шактый зур колхозның председателе булып эшләгәнен һәм кечкенә колхозларга кимсетеп каравын белә, шуңа күрә туры җавап бирмәскә тырыша. Ләкин старшина, «Красногвардеец»ның хуҗалыгын үз ротасындагы солдатлар иы белгән кебек яхшы белсә дә, аның ничә гектар җире барлыгын Газинурның үзеннән әйттертә һәм Газинур «Красногвардеец»ның 800 гектар җире бар дигәч, үтә гаҗәпләнгән булып, кашларын күтәрә.
■— Бөтен чәчү әйләнешенәме? — дип сорый ул һәм чак кына көлемсе- рәп, сөйләп китә: — Авыз суларыңны корытып нәрсәсен мактыйсың сон син аның? Исеменме? Исеме, әлбәтҮә, яхшы, «Красногвардеец» — теләсә нинди колхозга да ярый торган исем. Менә мин үз колхозымны алып
әйтәм: безнең алты мең гектар җиребез бар иде. Бөтен эшне машина белән күтәрә идек. Ә сигез йөзне басуларга бүлгәч, нәрсә кала? Кулъяулыгы! — Старшина кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, моның әһәмияте юк дигәндәй, селкеп тә алды. — Комбайнга түгел, тракторга да әйләнер урын юк ич анда.
Михноның бу сүзләрен Газинур әллә ничә тапкыр ишеткән булса да, алар аның хәтерен калдырмадылар. Ул көлеп җавап бирде:
— Алып батыр да, иптәш старшина, анадан туган чагында тау чаклы булмаган. Ә тора-бара чабатасына җыелган туфракны селеккәндә дә гаулар өелгән. Менә фашизмның тамырын корытыйк, аннары колхозларны үстерү эшенә җиң сызганып керешербез. Менә күр дә тор, сезнеи колхозны социалистик ярышка чакырырбыз, иптәш старшина.
— Котелогың буш түгел икән синең, ефрейтор, — старшина башын артка ташлап көлеп җибәрде. — Юкка гына агитатор нтеп билгеләмәгәннәр үзеңне. Кичә өченче рота старшинасы Сибгатуллинны күрдем, син аларга Матросов турында җыр белән доклад сөйләгәнсең икән. Хәйран калып мактый. — һәм көтмәгәндә эстәп куйды: — /Молодец! Колхозчы исемен югары тотасың!
Шул сүзләрдән соң, старшина, өстәл яныннан торып, солдатларның берсе янына килде һәм аның күтәргән шинель якасын үз кулы белән /өшереп куйды.
— Актыккы мәртәбә кисәтәм, иптәш сугышчы. Г1игә совет солдаты- :ың формасын бозасың? Кара аны!
Старшина чыгып китте. Землянкада беркадәр вакытка күңелсез тынлык урнашып калды. Газинур: «Иртәгә сугышчының тышкы кыяфәте гурында беседа үткәрергә кирәк», дип уйлап алды һәм аякларын сәкедән салындырган килеш чалкан ятты да әкрен генә җырлап җибәрде.
Җыр Газинурның күз алдына Миңнурыйны китереп бастырды һәм аның күңеле сагыш белән тулды. «Кыендыр сезгә, күз нурларым, анда, кыендыр. Канатым гына юк бит, очып барып булышыр идем үзегезгә... Их, тизрәк кайтасы иде туган-үскән җирләргә, эшлисе иде, Миңнурын, киң кырларда җиңнәрне сызганып, якаларны чишеп! Колхоз бик күп атларын армиягә биргән. Ләкин «Батыр» бар. Үтәсе иде, Миңнурын, шул алмачуар чаптарга утырып Бөгелмә юлларыннан! Күрәсе иде кырларда алтын бодайлар чайкалуын, ишетәсе иде жнейкалар, комбайннар тавы шын!..»
„ Бервакытны, әле җәй көне, Газинур фронтта яшь колын күрде. Бе ренче секундта аңа: сугыш беткән, янадан тыныч көннәр башланган күк тоелды. Койрык чәнчеп уйнаган колынга ул таң калып карап торды, ә әзрәк ачыла төшкән иреннәрендә соклану катыш тирән шатлык елмаюы уйнады. Кинәт снарядлар ярыла башлады, колын да, йөк тартып килгән аның әнкәсе дә кара төтен артында күздәй югалдылар. Газинур, күзләрен киң ачып, җирдән актарылып күтәрелгән шул кара төтенгә бик озак карап торды һәм аның көчле куллары үзләреннән-үзләре йомарландылар...
— Иптәш ефрейтор, күңеллерәкне җырлагыз әле, — диде бер солдат. — Сагыш ансыз да безнең йөрәкләрдә җитәрлек.
— Күнеллесен дә җырлыйбыз, иптәш, — диде Газинур һәм шушы араларда гына чыккан яңа җырны башлады, ләкин үзе һаман да Мин- нурые турында уйлады.
По дороге пыльной, что легла под уклон, Шел широкой рысью наш лихой эскадрон.
.Землянкадагы барлык солдатлар хор белән күтәреп алдылар:
Эх! Видим, у дороги девка краса, Чудо коса, море глаза.
Да! Улыбнулась £лыбкой простой.
Нам помахала рукой
59
Өлкән сержант Морозов һәм өлкән сержант Степашкин исән чакта рус җырлары тагын да көчлерәк яңгырый һәм йөрәкләрне я пара-пара китерәләр, я еракка-еракка җилкендерәләр иде. Ротаның яхшы җырчысы булса — бәхет ул, җыр солдатның авыр тормышын җиңеләйтә, күңелен күтәрә, дәртләндерә, моңландыра. Шуңа күрә сугышчыларның җырчыга мәхәббәтләре дә аерата зур була: сугышчан иптәшләре Газинурны бет мәс-төкәнмәс энергиясе, шат күңеллелеге өчен генә түгел, матур җырла ры өчен дә яраталар иде. Ул күпме теләсәләр, шул хәтле җырларга әзер иде.
Иртән Газинурны рота командиры янына чакырдылар. Ул шунда ук барып та җитте. Гвардия капитаны зур бакыр чәйнектән чәй эчеп утыра иде.
— Я, эшләр ничек, иптәш ефрейтор? — дип сорады ул.
— Алып мактарлык, салып таптарлык түгел, иптәш гвардия капитаны,— дип җавап бирде Газинур.
-— Шулаймы?.. — Ермилов иреннәрен пешерә-пешерә калай кружкадан берничә йотым чәй эчте дә, зәңгәрсу күзләре белән ефрейторга карап алды. Сугышчылар бер-бер җитди нәрсә булса, аның шулай озаграк карап тору гадәтен белеп алганнар иде инде. Газинур сагайды.
— Менә нәрсә, ефрейтор, юлга хәзерлән. Укырга барасың, — диде ул кискен итеп һәм Газинурның аңламый торуын күргәч, шундый ук кырыс тавыш белән өстәде: — Полк мәктәбенә, кече командирлыкка укырга.
- Ә кем сугышачак? — дип үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Газинур. — Безнең расчет болай да тулы түгел бит...
— Приказны тикшереп тормыйлар, Гафиятуллин; — дип бүлдерде' гвардия капитаны. Газинур тирән сулый-сулый, үзенең зур кара күзләре белән капитанга бераз карап торды да, ярсуын басып:
— Есть! — диде. — Китәргә рөхсәт итегез.
— Барыгыз.
Гвардия капитаны корырак һәм хискә бирелүне яратмый торган кеше иде. Аннары ул солдатны укырга җибәрү — аны сугышчан бурычны үтәргә җибәрү ул, дип саный иде. Ә сугышчан бурычны үтәргә җибәргән дә, билгеле, күңел нечкәрүләргә урын юк. Ләкин әгәр дә ул, кешене гомерендә беренче тапкыр мәктәпкә җибәрүе турында уйлаган булса. Газинурга әйтер өчен җылырак сүзләр дә таба алган булыр иде.
XII
Болай булыр дип Газинур һич тә көтмәгән иде. Кич кырын ул барлык иптәшләре белән саубуллашып, землянкадан чыкты. Аның белән бергә Саша Стариков та чыкты. Газинурның өстендә шинель, аркасында барлык солдат кирәк-яракларын тутырган юка гына юл капчыгы, кулбашында автомат. Стариков та пирамидадан автомат алып муенына гакты.
Алар, бер-берсенең йөзенә карарга батырчылык итмичә, сүзсез гене, бардылар. Аерылышу аларның икесенә дә авыр иде, ләкин нихәл итәсең Аерылышырга туры килә. Хәер, бу вакытлыча гына. Алар бит барыбер бер дивизиядә булачаклар.
Землянкалар, ут позицияләре яныннан сузылган сукмак буйлап бара- бара кырга чыктылар. Юл чатында, янып беткән автомашинаның тимер ләре өстенә утырдылар. Газинур белән бергә укырга китүчеләр әле килеп җитмәгән иде.
— Төрик берәрне, — диде Газинур, каядыр икенче якка карап. Стариков тәмәке янчыгын землянкада онытып калдырган, Газинурның ал люмпний тәмәке савыты, гадәттәгечә, буш иде. Кесә төпләрен актара торгач, икесенә бер төрерлек тәмәке җыелды. Тәмәкене Стариков төрде һәм кабызмыйча Газинурга сузды.
60
— Башлап син суыр, Газинур, син китәсе кеше, юл аягы булсын,— диде ул. Юл аягы итеп алар фронтовой йөзәр граммны да эчкәннәр иде Ләкин аракының тәэсире бөтенләй булмады. Газинур тәмәкене, уч эченә яшереп, берничә суырды да Стариковка бирде. Саша берничә суыргач, тагын Газинурга бирде. Шулай алар иреннәре пешкәнче тарттылар. Аннары ерак кызыл офыкка тын гына карап тордылар. Снарядлар, бомбалар актарып, яралап бетергән хәсрәтле җир өстенә әкрен-әкрен генә караңгылык сарыла иде. Кайдадыр алгы кырыйда, ерактагы йолдыз кебек, ак ракета күтәрелде. Моннан, ерактан, аңа туп-туры карарга да мөмкин, аның яктысы көчле түгел, күзләрне чагылдырмый. Үзәнлектә, сыек төтен шикелле, кичке томан йөзә.
Стариков тирән генә көрсенеп куйды. Газинур да көрсенде.
— Нәрсәдер сиңа бүләк итәсе килә, Газинур, — диде сержант,—ләкин солдатның нинди кыйммәтле бүләге бар?.. — Ул үзенең кыр сумкасын актарды һәм аннан кечкенә генә китапчык чыгарды. — Менә бу китап... нибары биш тиен тора. Шулай да мин аны сиңа бүләк итәсем килә, Газинур. Мә, истәлек итеп сакла.
Газинур китапны күңеле нечкәреп алды һәм Стариковның кулын кысты.
— Рәхмәт, дустым, рәхмәт. — һәхм караңгыда Газинурның үткен күзләре генә күрә алырлык хәрефләрне укыды. — М. Горький. «Слава храбрым». Шушы китаптамы әле лачын турында язган?
— Әйе, шушы китапта.
— Яхшы китап...
Газинур бераз эндәшми торды, аннары тиз генә кесәсен капшап, ал- люминий портсигарын чыгарды.
— Минем дә, Саша, кыйммәтле бүләгем юк. Бездә дөя дә бүләк, гөймә дә бүләк диләр. Мә, төсем итеп сакла.
— Рәхмәт — диде Стариков һәм бәреп төшерелгән самолет аллюми- ниеннан ясаган савытка берничә секунд карап торды. Аның капкачына штык очы белән: «Газинур» дип язылган иде.
— Берлинга кадәр бергә барырбыз дигән идем, менә аерылырга да туры килә,—диде Газинур, уйчан гына. — Дуслардан аерылып китүе бик кыен.
Стариков Гафиятуллииның иңбашына кулын куйды:
— Борчылма, Газинур.Син дусларсыз тормассың. Тиздән яңа дусларың булыр.
— Монысын дөрес әйтәсең, Саша, — дип җанланып китте Газинур.— Ул яктан минем бәхетем бар, ахрысы. Кайда барсам, шунда якын дуслар табам. Элек мин картлардан җан дусты бер генә була, дип ишетәдер идем. Картлар сүзе — алтын диләр диюен дә, монысы иске заман өчен генә туры килә, ахрысы. Минем җан дусларым һәркайда. һәркайсы мине нинди булса яхшы бер нәрсәгә өйрәтә. Көтүче малай чагымда, агач башына менеп дөнья күрергә хыялланган вакытта, — әйе, бар иде минем шундый чакларым, — мин большевик-красногвардеец Гали абзый белән дуслаштым. Ул мина иң беренче булып дөрес юлны күрсәтте. Әгәр ана юлыкмаган булсам, белмим миннән кем чыгар иде... Соликамскига урман кисәргә киткәч, Бушуевларны, Карп Васильевичларны, Павел Ива новичларны очраттым. Екатерина Павловна мине беренче башлап русча укырга өйрәтте. Госпитальдә эшләгәндә дә, разведкада да минем өй рәтүчеләрем булды. Өлкән лейтенант Григорьяниы, өлкән сержант Морозовны беркайчан да онытасым юк. Сиңа да, Саша, зур рәхмәт. Син дә мине куп укыттың, күп өйрәттең... Менә хәзер мин, гомеремдә беренче тапкыр, чын мәктәпкә барам. Әллә ничек, ышанасы да килми, ышанмаска да мөмкин түгел.
Стариков итек башы белән туфракны казый башлады һәм бер табан җирдән зур гына ике осколок чыкты.
Монда, Газинур, һичнинди гаҗәп нәрсә юк, — диде Саша, тимер кисәкләрен янәшә китереп. — Син совет кешесенең туры юлыннан барасың. Симен дусларын, күп булуы да гаҗәп түгел. Чөнки һәр җирдә совет кешеләре.
— Дөрес, совет кешеләре, — дип кабатлады Газинур уйчан гына.— Шулай да иске дуслардан аерылуы авыр, Саша. Тере тәннән каерып алган шикелле...
Моңарчы тын торган алгы кырыйда берьюлы унлап ракета һавага чөелде һәм ике яктан да пулеметлар атышып алдылар. Стариков, борчылып, урыныннан торды. 'Аңа кайтырга вакыт иде. Төнгә каршы фриц сугыш башламый башлавын, шулай да сак булган яхшы. Ул арада Газинурның юлдашлары да килеп җиттеләр. Алар унлап кеше иде.
Стариков белән Газинур кочаклап үбештеләр. Стариков, дустынын ике кулыннан кысып,
— Я, туганкай, отлично укы. Ә аннары кайт, бергәләп Берлинга ба рачакбыз, — диде.
— Аңарчы, бәлки, сине лейтенантлар курсына җибәрерләр, — диде Газинур.
— Барыбер бергә булырбыз! — диде Стариков һәм соңгы тапкыр дустының кулын кысып, озата килүчеләр белән бергә кайтып китте. Кинәт Газинур аның артыннан кычкырды, аннары Саша янына йөгереп килеп, дулкынлана-дулкынлана сөйли башлады:
Саша, әгәр башласагыз... Мин килеп җитәчәкмен... Бернигә карамыйча...
Стариков бик җитди итеп аның күзләренә карады.
— Ташла бу тиле уеңны башыңнан. Син укырга тиеш, укырга! Хуш.
Газинур алар күздән югалганчы артларыннан карап торды. Анын күзләренә яшьләр килде.
— Бер туганыңмы әллә? — дип сорады кемдер.
— Туганымнан да якынрак, — дип җавап бирде Газинур.
Кузгалып киттеләр. Караңгыда Газинур юлдашларының йөзләрен күрә алмады, бары тик буй-сыннарын абайлады һәм тавышларын ишетте. Киң җилкәле, сөйләвеннән украин егете икәнлеге әллә кайдан беленеп торган бер сугышчы, башын чайкап:
— Гаҗәп заманалар, — диде, — сугышта укырга җибәрәләр. Һич тә уйламаган идем. 1939 нчы елда шахтада эшләгәндә дә мине укырга җи- бәрмәкчеләр иде. Бармадым. Забойны ташлыйсы килмәде...
— Ә биредә шатланып барасыңмы? — дип чәнчеп алды нечкә, мыскыллы тавыш.
—- Телеңә тилчә!—дип кычкырды украин егет. — Әгәр син фашистларның Донбасста нинди явызлыклар эшләгәнен үз күзең белән күргән булсаң...
■Ч Ә син үзең күрдеңме?
— Күрмәгән булсам, синең кебек буш сүз сөйләмәс идем.
‘ Караңгы тәмам куерган, тирә-якта берни күренми иде. Күк йөзен болытлар каплаган. Тик болыт араларыннан анда бер, монда бер ялгыз йолдыз җемелди. Алгы кырыйга сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек төяп баручы машиналар, бер-берсенә бәрелмәс өчен, бер өзлексез сигнал биреп узалар. Машиналар колоннасыннан соң, бер рота чамасы сугышчылар очрады. Караңгыда аларның йөзләре, шулай ук, күренми иде.
- Әй, Сталииодан юкмы?—дип кычкырды украин егете.
— Бөгелмәдән дә юкмы? — дип сорады Газинур.
— Бар, җанашың сәлам әйтте, — дип җавап бирде кемдер һәм көлеп җибәрде.
Пехотачылар да узып китте. Аннары тагын утларын сүндереп барган автоколонна килеп чыкты. Тагын пехотачылар очрады. Җиңел машина Җил кебек үтеп китте.
62
Сәгать ярымнар чамасы баргач, тау астында бер авыл күренде. Кай дадыр эт өрде, аннары әтәч кычкырды. Газинур үзе белән янәшә баручы украин егетенең, кулыннан тотты:
— Ишетәсеңме, әтәч кычкыра! — диде.
— Кычкырса соң? — дип гаҗәпләнде теге. Могҗиза түгел ул Аның уставында шулай язылган.
— Сугыш башыннан бирле ишеткәнем юк иде! — дип пышылдады Газинур, юлдашының шаяртуына карамыйча.
— Авыл кешесе икәнсең, — диде украин егете.
— Колхозныкы, — дип төзәтте Газинур.
Бу авылда дивизия штабы урнашкан иде. Газинурлар килеп җиткәндә, штабтан ерак түгел бер йорт янында алар кебек укырга баручылар шактый күп җыйналган иде. Бер сәгатьләп көттергәннән соң, аларны барысын да сафка тезделәр һәм икенче бер авылга алып киттеләр.
— Еракмы? — дип сорады Газинур украин егетеннән.
— Барып җиткәч, белербез, — дип җавап бирде теге. Шунда ук алып баручы командирның ачулы тавышы ишетелде:
— Сөйләшмәскә!
Авыл артта калды. Яңадан ачык кыр. Ләкин караңгылык бөтен нәрсәне үз кочагына алган, ике-өч адымнан ары берни күренми. Алгы кырыйдагы ракеталар да күренми, аларны бары тик күкнең вакыт-вакыт яктырып китүеннән генә белеп була, һавада мотор тавышлары ишетелә, i өн болытлы булуга карамастан, безнең төнге бомбардировщиклар көнбатышка таба баралар.
— Бәлки Берлингадыр, — диде кемдер, әкрен генә.
— Җенле Гитлерның нәкъ баш түбәсенә турыласыннар иде, — диде икенчесе. •
Көзге төннәр озын бит. Полк мәктәбе урнашкан авылга килеп кергәндә дә караңгы иде әле. Солдатларны кайчандыр рәшәткә белән әйләндереп алынган булган, хәзер капка баганалары гына тырпаеп калган ялгыз бер йортка керттеләр.
Бу йортта элек балалар укыган. Бүлмәләре иркен, тәрәзәләре зур. Әмма парталар юк. Ике яклап, ике катлы сәкеләр тезелгән. Сәкеләр шәп-шәрә. Уртада, өстәл өстендә, шәм кисәге яна. Группаны алып килүче командир, шул өстәл артына утырып, исемлекне барлап алды да, иртәгә кадәр ял итегез дип, үзе чыгып китте.
Солдатларга коры паек бирелгән иде. Алар, сәке кырыйларына утырып, тамакларын туйдыра башладылар. Газинур да капчыгын чишеп, сохари белән колбаса чыгарды.
— Әй, егетләр,—диде ул, кычкырып, һәм ике кулына ике банка Хмерика конссрвасы тотып югары күтәрде: — Кем алмаша? Бер банка рус консервасына ике банка американский колбаса бирәм.
Аның бу шаяртуына каршы, солдатларның берсе союзниклариы тоз- лап-борычлап искә алды.
— Әй, мыек, союзиикларга тел тидермә әле, — дип кычкырды аңа Газинур, мыскыллы тавыш белән. — Бу колбасалар, беләсең килсә,— икенче фронт!
Чын ярдәм күрсәтү урынына, фашистларга каршы күбрәк тәмсез колбаса, ташбака йомыркалары белән генә көрәшергә уйлаучы «союз- иик»ларга солдатлар ачы нәфрәт белән карыйлар иде.
— Сугышырга булгач, намус белән сугышырга кирәк, — диде, бая сүгенгән мыеклы солдат, — ә алар, безнең белән дә, Гитлер белән до сукыр тәкә уйныйлар. Безгә билгеле түгел, бәлки тагын да әшәкерәк уйлары бардыр. /Хитапта походлары вакытында мин аларны күрдем. Безнсн братның канып аз коймадылар...
— Чынлап карасаң, Америка, Англия капиталистларына Гитлер якынрак та әле. Ни әйтсәң дә, коллегалар.
63
Карга карганып, күзен чукымый.
Яу юк димә яр астында, бүре юк димә бүрек астында,- дип Га зннур үзенекен кыстырып алды.
— Бигрәк тә империалистлар бүреге астында, — дип моңарчы тын торган украин егете сүзгә кушылды. — Безгә, иптәшләр, иң элек үз -.өчебезгә ышанырга кирәк.
Солдатлар, ялангач сәкеләргә менеп яткач та, әле бик озак сөйләшеп тордылар. Аннары берәм-берәм йокыга киттеләр. Газинурның да күзләре йомылды. «Аны әйт, моны әйт, Газинур абыегыз — студент!» дип ел майлы ул һәм шулай елмайган килеш йокыга да китте.
XIII
Иртән Газинур:
— Подъем!—дигән ачы тавышка күзен ачты. Бу гади сүзнең мәгънәсе аның аңына тиз генә барып җитмәде. Алгы кырыйда ул бары тик:
Коралга!» дигән команданы гына ишетергә күнеккән иде. Бу команда нинди генә хәлдә булмасын солдатны күз ачып-йомганчы аякка бастыра Һәм барлык арыганнарын оныттыра. Бу команда Газинурның канына шулкадәр тирән сеңгән иде, ул ук кебек атылып урыныннан торды, шинелен, противогазын киде, патронташын такты. Башкалар да нәкъ шуны эшләделәр. Ишек төбендә өстенә сырма кием кигән, киң җилкәле, усал карашлы старшина, кулларын артына куеп, аякларын киң аерып басып тора иде.
—- Шинельләрне кимәскә! Физзарядкага гимнастеркадан гына чыгар га! — дип кычкырды ул.
Шунда гына солдатларның кайсыдыр анына килде булса кирәк, кычкырып көлеп җибәрде һәм шинелен салып атты.
— Кеше телен бөтенләй оныта язга_нбыз, — диде ул.
Ул арада инде ишек алдына чыгып өлгергән старшинаның физзарядка өчен сафка тезелергә боерган яңа командасы ишетелде.
Физзарядканы йорт артындагы, кайчандыр балалар волейбол уйнап йөргән, зур мәйданда үткәрделәр. Шушы беренче зарядкадан соң ук курсантлар бу старшина аларның «каннарын эчәчәген» бик яхшы төшенделәр. Ул алариы унбиш минут буенча йөгертте, аннары, туалет башлангач, күлмәкләрен салдырып, билләренә кадәр яхшылап салкын су белән юынырга мәҗбүр итте.
— Сабынны кызганмагыз, мәктәп начальнигы килеп караганда яшел кыяр шикелле балкып торырга тиешсез, — диде ул. — Колак эчләрегезне яхшылап юыгыз, үзем.тикшерәчәкмен.
һәм чыннан да тикшерде бит. Берәүне дә мактамады, әмма өч солдатны яңадан юынырга куды, сакал-мыеклары җитешә төшкәннәрне кырынырга мәҗбүр итте. Газинурга да эләкте.
—- Биредә алгы кырый түгел, иптәш курсант, — диде ул. — Сакалыгыздагы һәр төк өчен җавап бирәчәксез.
— Иптәш старшина, — диде Газинур һәм аның зур кара күзләре уйнаклап китте: — миңа көн саен кырынуның расчеты бер дә юк. Кырынсам. бөтен шадраларым ялтырап күренә. Ә монда медсанбат якын диләр.
Старшина, сары кашларын җыерып, Газинурга карады һәм ачулы тавыш белән:
— Фамилиягез пичек? — дип сорады.
Ефрейтор Гафиятуллин.
—- Ефрейторлар монда юк!—дип кырт кисте старшина. — Барыгызга да истә тотарга киңәш итәм: сез — курсантлар!
Старшина хром итекләрен шыгырдатып борылды да ашыгып китеп барды. Старшина ишектән чыккач, кемдер:
диде.
Пөзен сабын күбекләре белән буяган Газинур, бритвасын бил каешына ышкый-ышкый көлеп җибәрде:
— Борчылма, иптәш курсант, ул минем иц якын дустым булачак. Менә әйтте диярсең.
Газинурның күршесе, төнлә аның белән бергә килгән украин егете Ильченко — куе кара кашлы, киң маңгайлы егет — ак якасын тегеп бетереп, гимнастеркасын киде. Аның бөтен күкрәге диярлек орденнар һәм медальләр белән тулган иде. Төнлә боларның берсен дә күрә алмаган Газинур аңа сокланып карады.
— Кече сержант, Берлинга кадәр барып җитсәң, орденнарыңны кая тагып бетерерсең икән? Күкрәгең нәкъ генералныкы шикелле, — диде ул.
Ильченко киң каеш белән билен кысты, гимнастеркасының җыерчыкларын сыпыргалады һәм бары шуннан соң гына:
— Юк нәрсә белән башыңны ватма әле. энекәш? — диде. — Акылын башка җирдә кирәк булыр.
Газинур тел очында гына әйләнгән шаян бер сүзне әйтмәкче иде дә, Ильченконың күз карашындагы үтә җитдилекне һәм чиксез кыюлыкны күреп, артык эндәшмәде. Газинур, әлбәттә, теге вакытта атакага иң алдан баручы еч дусның берсе нәкъ менә шушы кеше икәнен белми иде. Әмма белгән булса, моңа һич тә гаҗәпләнмәс иде.
Иртәнге ашка строй белән алып бардылар. Алар озын сарайларда, берәр тактадан гына ясалган тар өстәлләрдә, аллюминий табаклардан ашадылар. Шул уңай белән курсантларның кайсыдыр шаяртып та алды.
— Котелокның кадере бетте, дуслар!—дип кычкырды ул.— Алгы кырыйда башым югалса да, котелогым югалмасын дип йөри идек, инде нәкъ киресен әйтер заманнар килеп җитте.
Озын өстәлнең икенче башыннан Газинурның шаян тавышы эләктереп алды:
— Әмма, егетләр, солдат шулпасы котелоктан ашаганда гына тәмле икән.
Кайтканда да строй белән алып кайттылар. Ашханәдән чыгып, бераз киткәч тә старшина:
— Запевай!—дип кычкырды.
Строй һаман бара бирде, ләкин берәү дә җыр башламады. Старшина тагын бер тапкыр үзенең боерыгын кабатлады, ләкин строй һаман тын гына бара бирде.
— На месте! Раз, два, три... — дип команда бирде старшина. Ул стройны биш минутлар чамасы бер урында биеткәч кенә яңадан кузгалырга команда бирде. Ничектер җыр башларга батырчылык итми барган Газинур, берәү дә жыр башламагач, кинәт яңгыравык көчле тавыш белән җырлап җибәрде:
Ходу, ходу, братцы Смело на врагов, Перед нами город В тысячу домов. Эх!
Старшинаның йөзе яктырып китте. Ул җыр башлаучы табылуына шатланды. Строй җырны күтәрен алды:
Надо его взять, Родине отдать. Перед нами город В тысячу домов.
Газинур беренче рәттә иде. Җырлый-җырлый ул тирә-ягына күз йөотеп барды. Кайчандыр авыл шактый зур һәм бай булган, йорт алларында да, йорт артларында да бакчалар үскән. Мөгаен, яз көннәрендә,
Я. ефрейтор-курсант, хәзер бу старшина сиңа көн күрсәтмәячәк,
алмагачлар, чияләр, шомыртлар чәчәк атканда бакчалар ак катык шикелле булгандыр, ә урамнарда иснәп туя алмаслык хуш исләр йөзгәндер. Кешеләрнең бу авылда рәхәт яшәгәнлекләрен, кичләрен чуар киемле кызларның әйлән-бәйлән уйнаганлыгын, сандугачлар сайравы шикелле үк күңелле җырлар җырлап йөргәнлекләрен күз алдына китерүе кыен түгел иде. Хәзер исә авылның яртыдан күп өлеше янып беткән, — кайчандыр бакча эчендәге ак пәрдәле җыйнак йортлар урынында морҗалар һәм кирпеч, туфрак өемнәре генә калган. Күп кенә урыннарда ыржаеп торган бомба чокырлары күренә. Фашист самолетлары монда еш булга- лыйлар, ахрысы. Җил двигателенең тимер канатлары җирдә ауный, манарасы бер якка кыйшайган. Бакчалар тәмам кырылып беткән һәм алар мәет чыгарылган буш һәм кайгылы өй өчен хәтерләтәләр. Кайчандыр мәктәп каршында йөз яшәгән агач үсеп торган. Хәзер аның нинди агач икәнен дә әйтүе кыен, кәүсәсе күмерләнеп беткән, әйтерсең, аны кайдандыр җир астыннан, ташка әверелә башлаган хәлендә казып чыгарганнар да, ниндидер коточкыч эшләргә кара һәйкәл итеп утыртканнар.
Мәктәптән ерак түгел бер җирдә, тау астында, медсанбатның кызыл хачлы ак флагы күренеп калды. «Екатерина Павловна якын гына икән, жаен табып бер барып чыгармын әле», дип уйлап алды Газинур һәм хәзер аңа бу эш бик гади булып тоелды. Бер авылда тор да, күрмә, имеш. Ләкин күп тә үтмәде Газинур бу уеның хата икәнлеген аңлады. Мәктәпкә кайткач та, биш-ун минуттан соң аларны кабаттан сафка тезделәр. Роталарга, взводларга, отделениеләргә бүлү башланды. Взвод һәм рота командирлары бар да офицерлар иде. Ә отделение командирларын курсантларның үз араларыннан билгеләделәр. Газинур Ильченко отделение- сенә эләкте. Взвод командиры олы. яшьләрдәге кече лейтенант иде. Рота командиры күптән түгел генә госпитальдән кайткан, әле һаман да бер аягына аксый төшеп йөргән капитан иде. Газинур аны элек күргәләгәне бар иде, ул икенче батальонда рота командиры иде.
Старшина юрганнар, ак җәймәләр, түшәк тышлыклары өләште. Саламны кырдан алып кайтырга кушты.
Урын-җирләр отделениеләп җыештырылганнан соң, казармага — хәзер мәктәпне шулай атый башладылар — старшина килеп керде. Ул һәркемгә үз урыны турысына басарга команда бирде дә, һәр урын-җирне жентекләп карый-карый, казарманың бер башыннан икенче башына үтте. Бик күпләрнең урыннарын яңадан җыярга кушты.
Газинур, үз урынына күз кырые белән карап алып, «старшина бәйләнә инде», дип көтте. Ләкин старшина урынны капшап карады да, берни әйтмичә, үтеп китте. Газинур эченнән елмайды: «Юк, старшина вакчыл кеше түгел икән».
Төшке аштан соң, взвод командирлары взводларын мәктәп янындагы мәйданга — строевой занятиегә алып чыктылар. Строевойдан соң тактика, политзанятие, матчастьны, уставны өйрәнү дәресләре булды. Инде караңгы төшкәч, авылның икенче башына, мунчага алып киттеләр...
Бары тик төнге унбердә генә отбой булды. Алгы кырый шартларына күнеккән солдатларга бу кискен үзгәреш һәм бөтенләй диярлек тыныч тормыш тәртипләре бик сәер тәэсир итте. Бер көн эчендә аларга шул хәтле күп яңа нәрсәләр сөйләделәр, аларның моны миләренә сеңдерергә вакытлары да, рухи хәзерлекләре дә юк иде.
Ак җәймәле йомшак түшәккә сузылып яткан Газинур, шаяртып:
— Башым тубал булды, егетләр, — диде.
Сугыш башланганнан соц, әгәр госпиталь көннәрен искә алмаганда, бу аның беренче тапкыр шулай туган өйдәгечә чишенеп, рәхәтләнеп, сузылып ятуы иде.
—- Әгәр көн саен безгә болай сабак укытсалар, өч айдан я генерал булабыз, я башларыбыз куык кебек шартлый, — диде ул тыела алмыйча.
5.С. Ә.- .V 12.
65
66
— Разговоры! — дип кычкырды әллә кайдан гына килеп чыккан старшина. — Кем сөйли анда. Замри!
«Зәһәр икән», дип уйлап алды Газинур һәм, күзләрен йомып, йомшак түшәктә буыннарын шыгырдатканчы киерелде. Аның һичкайчан авырганы юк иде. Әмма, бармаклары өзелеп төшкән сул аягы, артык күп йөрелгәнгә, хәзер әкрен генә сулкылдап сызлый. Ләкин Газинур мондый вак-төякләргә генә игътибар итә торган кеше түгел. Ул, елмаеп, башын чайкап алды. «Гаҗәп эшләр була икән бу дөньяда, — дип уйлады ул, — өйдәгеләр безнең Газинур сугышта, пулялар астында, юеш окопта ята инде дип уйлыйлар. Ә Газинур кызлар түшәгедәй ак түшәктә яткан...»
Кинәт көчле шатлык Газинурның күңелен тутырды. Ул — курсант! Кызыл Армия мәктәбе курсанты! /Моны аңларга кирәк ләбаса! Авылда, көтү көтеп йөргән чагында бу турыда хыяллана ала идеме соң ул? Урмандагы иң-иң биек агач башына менгәннең соңында да ул үзенен гомерендә шундый бер бәхетле көне буласын күрә алмады бит.
Йокларга вакыт иде, ләкин күңеле дулкынланганлыктан Газинур йоклый алмады. Ул алгы кырыйда калган Саша Стариковны, Ивановны, Григорьянны, Зәбировны исенә төшерде. Нишлиләр икән хәзер алар. Иванов постта булырга тиеш. Саша, ихтимал, аның янына килгәндер һәм ара-тирә ракеталар яктырткан битараф җиргә карый торгандыр. Уйлыйлармы икән алар Газинур турында? Китүе өчен ачуланмыйлармы икән алар? «Безгә гел һөҗүм турында сөйли иде, ә үзе әллә кая китеп барды», дип яманламыйлармы икән? Юк, һөҗүм башланса, Газинур монда ятмаячак.
Кемдер ишекне ачып керде. Ишек төбендәге дневальный шыпырт кына рапорт бирә башлады. «Тагын шул тынгысыз старшина...» дип уйлады Газинур һәм күзен ачты. Юк, бу старшина түгел, рота командиры иде. Ул казарма буйлап әкрен генә үтте дә, кул сәгатенә карап алып, чыгып китте. «Нигә йокламый икән ул? Эче пошамы әллә?» дип уйлап алды Газинур.
Дневальный өстәлендәге фонарьның тонык яктысы төшкән түшәмнән электр арматурасы асылынып тора иде. Газинур аңа берничә секунд карап торды һәм: «Биредә электростанция булган икән», дип уйлады һәм шунда кылт итеп Гөлләр исенә төште. Бу көтелмәгән хәтерләүдән Газинур хәтта елмаеп куйды. Кайда икән ул сөйкемле кыз? Аның укуын тәмамлап, Казанда инженер булып эшләвен Газинур сугышка кадәр үк ишеткән иде. Ләкин, урман эшеннән кайткач, күрәсе бик килгән булса да, күрә алмады. Шулай да Гөлләр аның күңелендә ниндидер бик яхшы, бик якты бер хис калдырган иде. Була бит менә шундый кызлар: син аңа гыйшык та тотмыйсың, аның белән театрга да йөрмисең, ләкин бер күреп сөйләшкәч, син инде аны беркайчан да оныта алмыйсың, ул синең йөрәгеңә үзенә генә хас булган ниндидер бер яхшы ягы белән кереп урнашып кала һәм син кая барсаң да, ни генә эшләсәң дә ул синең хәтереңнән чыкмый, синең барлык эшләреңнең сүзсез шаһиты булып, тын гына, комачауламыйча гына карап тора. Аны синең күңеленнән берәү дә, хәтта өзелеп сөйгән ярыңның кайнар һәм көнче мәхәббәте дә куа алмый. Нәрсә соң бу? Госпитальдә ятканда Газинур үзе кебек яралылардан: «Ир белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый, ул я мәхәббәткә әверелә, я этле-мәчеле булып китәләр», дип ишеткән иде. Буш нәрсә сөйләгәннәр икән. Ир белән хатын-кызлар арасында да чын дуслык була шул, дип уйлады Газинур. Әгәр дуслык булмаса, ни өчен мин аның исемен еллар буенча йөрәгемдә йөртер идем?
Шул уйлар эчендә Газинур йокыга китте. Кинәт:
Боевая тревога!—дигән команда ишетелде. Ул бик тиз күзләрен ачты, юрганын өстеннән ташлап, чалбарына үрелде. Башкалар да, сикереп торып, киенә башладылар.
5*
67
Газинур бик ашыгып киенсә дә, уздыра алмады. Тәртип белән куелмаган чалбар-гимиастеркаларын кигәндә буталып бетте. Дөрес, гимнастерка урынына чалбарын кимәде киюен, шулай да уң аягын сул балагына тыгып җибәрде.
Иң беренче булып отделение командиры Ильченко киенеп бетте һәм, отдслепиесенә построениегә чыгарга кушып, үзе ишеккә таба йөгерде. Бераздан Газинур да тышка йөгерде. Караңгы иде. Үзләре күренмәгән отделение командирларының:
— Беренче взводның беренче отделениесе...
— Икенче взводның беренче отделениесе... — дигән тавышлары ишетелде. Газинур үз командирының тавышы яңгыраган якка таба йөгерде.
Бөтен рота чыгып сафка басканнан соң, бер кулына кесә фонаре, икенче кулына сәгать тотып торган рота командиры үзе белән янәшә басып торган старшинага:
— Кереп тикшерегез, — диде һәм сафка тезелгән сугышчыларга карады: — Унбиш минут киендегез, иптәш курсантлар! Начар, бик начар!
Ул арада старшина, кемнеңдер төшеп калган чалбар ременен күтәреп чыгып, рота командирына күрсәтте.
Газинур чалбар ременен тиз генә капшап карады: юк, аның ремене билендә. \
— Кемнең ремене? — дип сорады рота командиры. Берәү дә дәшмәде. Рота командиры икенче тапкыр сорады. Бары тик шуннан соң гына стройның сул флангысыннан нечкә тавыш ишетелде:
— Минеке...
Капитан аның фамилиясен сорады, аннары строй алдына чыгарып бастырды.
Рота командиры чалбар ременен югалткан сугышчыны гына түгел, барлык курсантларны бик нык кыздырды. Ахырда ул каты, кискен итеп әйтте:
— Биш минут эчендә сез тулы сугышчан хәзерлек хәлендә сафка килеп басарга тиешсез. Шуңа өйрәнгәнче, тревогалар төн саен, хәтта төненә берничәшәр мәртәбә булачак. Моны исегездә тотыгыз!
Казармага кереп, урынга яткач, Газинур күзләрен генә йомарга өлгергән иде бугай, яңадан кемнеңдер командасы ишетелде. Газинур сикереп торды һәм аптырап калды: тышта таң аткан иде инде.
— Физзарядкага чыгыгыз!.. — дип команда бирде старшина.
Яңа көн шулай башланды. Ул кичәгегә караганда да киеренкерәк үтте. Шуннан соңгы көннәрдә бу киеренкелек һаман арта барды. Курсантның бер генә минут та буш вакыты юк иде. Газинур үзенең «Екатерина Павловпаны иртәгә үк күрәм» дигән уйларын исенә төшергәндә, хәзер елмая гына иде. Алгы кырыйда ул аны ешрак күрә иде.
XIV
— Курсант Гафиятуллин, сез — отделение командиры. ’Дошман көньяк-көнбатышка, Никольск авылына таба чигенә. Сезнең отделение- гезпең бурычы: сез белергә тиешсез: дошман Никольск авылын сакларга уйлыймы, юкмы? Сакласа, нинди көч белән саклый, алгы кырые кайда, корылмаларының характеры, ут системасы нинди, резервлары кайда... Ничек хәрәкәт итәрсез?
Взвод командиры Газинурга карта сузды. Газинур картаны алды һәм кабаланмыйча, кыска итеп җавап бирде, циллулоид белән капланган картада үзенең юлын билгеләде.
Аның шинеленең чабуларын җил каера, йөзенә кар катыш яңгыр бәрә. Күкрәгенә таккан автоматының прикладына да кар бөртекләре килеп купа һәм шунда ук эри.
G8
— Үтәгез, — диде взвод командиры, нәкъ бер сәгатьтән кайтырга кушып. Газинур кулындагы компасына карады, тиешле азимутны билгеләде һәм, кыр уртасындагы түбәсез кирпеч сарайларыннан чыгып, үзенең биш кешелек отделенпесе белән көньяк-көнбатышка таба, каршы искән жилгә ян белән борыла төшеп, китеп барды һәм бераздан алар күздән югалдылар. Взвод командиры бүтән отделениеләргә задание бирергә кереште.
Курсантлар иртә таңнан караңгы төнгә кадәр, ә күп вакытта төннәрен дә. ачык кырдан кайтмыйлар пде. Уку программасының, төп нигезен Бөек Ватан сугышы тәжрибәсен өйрәнү тәшкил иткәнлектән, класс дәресләре бик аз була, өйрәнүләрнең иң зур өлеше кырда, сугыш обста- новкасына якынлаштырылган шартларда үткәрелде. Курсантларны дошманның ныгытылган оборонасына һөҗүм итәргә, дошман оборонасының эчендә траншея сугышлары алып барырга, авыл һәм шәһәр урамнарында сугышырга, төнлә хәрәкәт итәргә, карта укырга, азимут буенча йөрергә, чигенүче дошманны эзәрлекләргә, елгалар, сулар кичәргә өйрәттеләр. Курсантлар бер үк вакытта гади солдат булып та, отделение командиры булып та хәрәкәт иттеләр. Дәресләр барышында аларнын һәрберсе отделение командиры булып та, гади сугышчы булып та өлгерә иде. һаваларның нинди булуына — яңгырга, буранга, жилгә, давылга, салкынга, пычракка карап тормадылар: расписаниедә нинди дәрес күрсәтелгән булса, шул дәрес төгәл килеш үтәлде. Курсантлар окоплар, ячейкалар казып, сукыр тычканнар шикелле, бөтен кырны актарып бетерделәр. Шул киң кыр буенча, түшләре белән шуышып, барлык юнәлешләр буенча үттеләр. Су очраса — суга керделәр, сазлык очраса — сазлыкны ерып чыктылар. «Өйрәнгәндә кыен булса, сугышканда җиңелрәк булыр», ди иде аларга командирлар һәм курсантлар моны үзләре дә бик яхшы аңлыйлар иде. Төнге сәгать унбердә, ниһаять, салам түшәккә сузылып яткач, алар, башлары мендәргә тию белән үк, йокыга китәләр һәм подъем булганчыга кадәр икенче якларына да әйләнмиләр иде. Кая китте ул тирән уйларга чумып йоклый алмыйча газапланган беренче төннәр! Газинур: «Гыйлем алу — инә белән кое казу», дип уйларга өлгерә алмыйча йокыга китә торган булды.
Бер сәгатьтән төрлесе төрле задание алып киткән отделениеләр яңадан кирпеч сарайларында җыелдылар. Отделение командирлары алып кайткан мәгълүматлары турында взвод командирына доклад бирделәр, аннары тикшерү башланды. Взвод командиры алариың хаталарын, кимчелекләрен күрсәтте, кайберләрен мактап алды.
— Гафиятуллин отделениесе үзенең бурычын начар үтәмәде... — дип, дәвам итте лейтенант, ә Газинур, калынрак иреннәрен чак кына ача төшеп, аны игътибар белән тыңлап утырды. Ул тәмам чыланып, пычранып беткән, ләкин күңеле көр һәм шат иде.
Бераздан алар учак тирәсендә утыралар иде инде. Курсантларның берсе, күшеккән кулларын ялкын өстенә сузып, уйчан гына сөйли башлады:
Яхшы сугышыр өчен мәктәптә укырга кирәк икәнен элек башыма да китерми идем. Ә уйлап карасаң, моңарчы мин ярым сукыр килеш сугышканмын.
— Миндә дә шундый уй бар иде. Чын. Нәрсә ул фриц? дип уйлый идем. — Сыткы. Сыттын, бетте китте.
— Ә ул автоматтан ата...
— Иптәш Сталинга рәхмәт, — диде Ильченко, җитди итеп. — Ул һаман безнең турыда кайгыртып тора. Яна БУГ1 ны язып, ул безне сталинча сугышырга, җиңәргә өйрәтте... — Бераз уйлап торгач, Ильченко тирән хөрмәт белән өстәде: — Шушы бер устав өчен генә дә совет халкы Сталинга мең рәхмәт әйтергә тиеш, чөнки ул ахыр чиктә меңнәрчә солдатларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.
69
— Димәк, без монда Сталин мәктәбен үтәбез, — дип сорады бер сугышчы.
~~ Әйе, Сталинның җиңәргә өйрәтә торган мәктәбен үтәбез, — диде Ильченко, ышанып.
— Тизрәк алгы кырыйга кайтасы иде, — диде өченче бер курсант,—> хәзер мин ерактан күреп, киң горизонт белән сугышачакмын.
— Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар, — дип үз сүзен кыстырды Газинур. Гадәтенчә ул моны бераз көлемсери төшеп әйтте. Русчага сүзгә сүз тәрҗемә ителгән бу яхшы татар мәкале сәер яңгырады һәм барысын да көлергә мәҗбүр итте. Газинур үзе дә тамак төбе белән генә көлеп алды.
— Мәгънәсе аңлашылгач, шул җитте, — диде ул.
Биредә дә Газинурны шат күңеллелеге, иптәшлеге, уңганлыгы һәм зирәк акылы өчен яраталар һәм «безнең Газинур» дип йөртәләр иде. Белеме төпле булмаса да, практикада эшне ул бик тиз отып ала һәм үзенә хас булган кыюлык һәм тапкырлык белән аны оста башкара иде. Нәкъ менә шул яклары белән ул «усал» старшинаның да күңелен яуларга, хәтта аңардан рәхмәт алырга да өлгерде.
Бер көнне взвод тулысы белән нарядка билгеләнде. Газинурны һәм тагын берничә сугышчыны старшина мунча ягарга җибәрде.
— Карагыз, кайнар суы җитәрлек булсын! — дип кисәтте старшина.
— Борчылмагыз, иптәш старшина, кайнары да, салкыны Да җитәрлек булыр, — диде Газинур. — Чабынырга теләүчеләр булса, себеркесен дә табарбыз. Тик менә мунчадан соң чәй эчәргә бал гына табып булмас.
Кисәктән генә «бал» сүзе теленә килеп кергәч, Газинур бөтен сөйләгәне һәм хыялланганы бал кортлары үрчетү турында булган мәрхүм өлкән сержант Степашкинны исенә төшерде һәм көрсенеп куйды. Әйбәт кеше иде, кабере якты булсын.
— Мунчадан соң чәйне бал белән эчәргә кирәкмени? — дип елмайды старшина.
— Так точно, юкә балы белән! — диде Газинур. — Бөтен сөякләр йомшарып китә, яшәргән күк буласың.
Старшина кычкырып көләргә тотынды.
— һай, җор икәнсең! Кайда туып, кайда үстең икән син?
Бу көнне Газинур, ниһаять, Екатерина Павловнаны күрә алды. Медсанбат мунчадан ерак түгел иде. Мунчаны ягып җибәргәннән һәм сулар ташыганнан соң, Газинур старшинадан рөхсәт сорап, медсанбатка китте. Кар баскан урам буйлап барган чагында Газинурны кошевка чанага җигелгән һәйбәт тимер күк ат куып җитте.
— һәй, саклан! —дип кычкырды дилбегә тотып килүче. Газинур читкә тайпылды һәм аның яныннан, выж итеп, Григорьян белән Зәбиров үтеп киттеләр. Ләкин алар да Газинурны таныдылар булса кирәк, старшина бөтен көченә чабып барган атны, авызлыгын каерып туктатты, ә Григорьян, артына борылып, кулын изәде. Газинур чана янына йөгерде.
— Син нишләп монда йөрисең, Гафиятуллин? — дип сорады разведчик.
— Укыйм, иптәш өлкән лейтенант. Курсларда, — диде Газинур, көләч йөз белән.
— Тиз бетерәсеңме? — дип сорады Зәбиров.
— Озак тотмабыз диләр.
Аларның берсе дә Газинурның укып йөрүенә гаҗәпләнмәде. Бу алар- га бңк табигый бернәрсә булып күренде.
— *Я, ярый, Газинур, уңыш телибез. Генерал булып кайт, — диде Григорьян. — Без ашыгабыз. Син дә ашык!
Зәбиров сызгырып җибәрде. Тимер күк чаптар элдереп алып китте. Газинур аларга сокланып карап калды. Бер минуттан авызыннан ак күбекләр чәчеп барган ат та, кошевка чана да күздән югалдылар.
70
— Менә, ичмасам, йөриләр! — диде Газинур, сокланып, һәм үзенең дә шундый җил кебек оча торган атка утырып йөрисе килде. Аннары өлкән лейтенантның «син дә ашык!» дигән сүзләрен исенә төшерде. Нигә әйтте ул боларны? Разведчик тикмәгә генә әйтми инде. Димәк...
Екатерина Павловна Газинурны күргәч, бик шатланды. Кайдан, ничек бирегә килеп чыктың, яраланмагансыңдыр бит, Володяны күрмәдеңме дип тезеп китте. Аның алгы кырыйда теге вакыттан бирле булганы юк икән. Газинурның укырга килгәнлеген белгәч, аеруча шатланды, ләкин Һич тә гаҗәпләнмәде. «Кара, минем укып йөрүгә боларның берсе дә гаҗәпләнми бит», дип уйлап алды Газинур.
Екатерина Павловнаның бүлмәсе кысынкы, анда бер поход кровате белән кечкенә генә өстәлдән башка әйбер юк иде. Аның каравы өстәл өсте дарулар, китаплар белән тулган. Стенада Володяның тыныч вакыттагы, чиккән якалы ак күлмәк киеп төшкән открытка зурлыгындагы рәсеме. Володя елмаеп тора, сары бөдрә чәчен артка тараган. Соликамска да ял көннәрендә Газинур аны нәкъ менә шушындый итеп күрергә күнеккән иде.
Чәй эчкән арада Екатерина Павловна күбрәк Газинурның укулары турында сораштырды, бик кыен түгелме, — диде.
— Җиңел түгел, нык тирләтәләр, — дип җавап бирде Газинур.
— Шулаймыни?
— Әйе, мин әле яңа гына гыйлем китапның эчендә дә, тышында да икәнен аңлый башладым. Укулар кыен, Екатерина Павловна. Алгы кырыйда җиңелрәк...
Газинур Екатерина Павловнадан берни дә яшермәде, аның алдында мактанмады да. Ул/гүя аның күңелендәге барлык яшерен серләрен белергә тиешле булган бертуган апасы иде. Сүз арасында Екатерина Павловна Лиза белән Нинадан хатлар алуын, аларның әле һаман да Карелия фронтында икәнлекләрен һәм Газинурга атап сәлам язуларын әйтте.
— Онытмаганнармыни әле? — дип гаҗәпләнде Газинур.
— Сине, Газинур, якыннан белгән кешеләр һичкайчан онытмаячаклар,— диде Бушуева. Моңа Газинур ни дип тә әйтергә белмәде. Оялып, керфекләрен, кызлар кебек, түбән төшерде.
XV
Ноябрь керде. Курсантлар бөек бәйрәмгә хәзерләнә башладылар. Укуларга йомгак ясалды. Казармалар җыештырылды, бизәлде, стена газетасы чыкты. Иң яхшы укучыларга посылкалар өләштеләр. Ерак Сталинабадтан килгән беренче посылканы курсант Ильченкога бирделәр. Икенче посылканы Газинур алды. Бу посылка Ерак Көнчыгыштан, Чита шәһәреннән иде. Зур илебезнең ике ерак почмагыннан килгән һәм мәхәббәтле куллар белән төрелгән бу ике посылкага ике солдат, күңелләре ташып, таң калып карап тордылар. Алар бер-берсенә әйтер өчен сүз таба алмадылар. Ул арада посылкалар күтәргән башка сугышчылар да казармага керә тордылар. ’Аларның күңелләрендә дә нәкъ шундый ук шатлыклы кичерешләр иде.
Ниһаять, Ильченко белән Газинур посылкаларын ачтылар. Икесене- кендә дә иң өстә хат иде. Укый башлагач, хатларның берсе берсенә гаҗәп охшаганлыкларын күрделәр. Кояшлы Сталинабад кешеләре дә, ерак Чита кешеләре дә Кызыл Армия сугышчыларыннан бер нәрсәне үтенәләр: дошманны тизрәк тар-мар итегез һәм сугышны тизрәк тәмамлагыз. Чита эшчеләре дә, Сталинабад вахтачылары да җиңү өчен көчләрен кызганмый эшләргә сүз бирәләр.
— Совет халкы бөтен җирдә дә бер үк төсле уйлый,— диде Ильченко, хатларны укыганнан соң.
71
Шул чакта кулына хат тотып, казарманың аргы башыннан алар янына бер сугышчы килде.
— Газинур, миңа синең якташларыңнан, Казаннан килгән посылка туры килде. Менә хатлары...
Казаннан килгән хатта да шундый ук уйлар, шул ук теләкләр, шул •ук хисләр иде.
Алтынчы ноябрьда төштән соң курсантларны кырга чыгармадылар. Казармада җыр, бию башланды. Гармонь сыздырып җибәрделәр. Са- кал-мыеклар кырылды, ак якалар тегелде. Ленин бүлмәсенә политрук радиоприемник китереп куйды. Күптәннән бирле радио тыңламаган солдатлар, чиксез кызыксынып, Ленин бүлмәсенә җыелдылар һәм Москваның һәр тапшыруын алкышлап каршы алдылар. Ләкин барысы да Сталинның чыгышын түземсезлек белән көтте. Менә ниһаять, радиода Зур театрны тоташтырдылар. Алкышлар давылы ишетелде. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре президиумга утыралар... Алкышлар арасыннан аерым кешеләрнең «Яшәсен, иптәш Сталин!» «Иптәш Сталинга ура»! дигән тавышлары яңгырый.
Иптәш Сталин трибунага чыкты. Алкышлар тагын да көчәйде һәм диңгез дулкыннары тавышы кебек бик озак дәвам итте. Аннары язгы яңгыр кинәт тынган кебек, алкышлар да кинәт тынды. Якты кояш чыгып, бөтен дөньяны ямьләндергән шикелле, якты кояш булып, Сталин, кәгазьләреннән башын күтәреп, халыкка карады. Газинур аны биредән торып күрми, әмма күз алдына бик ачык китерә иде. Хәзер Сталин үзенең беренче сүзен әйтергә тиеш. Газинурның йөрәге сикереп-сикереп тибә башлады. Бөек юлбашчының тавышын моңарчы аның бервакытта да ишеткәне юк иде. Ничегрәк сөйли икән ул? Тавышы ниндиерәк икән аның? Яхшылап ишетеп булырмы?
Бер тапкыр Газинур кинода Москвадагы Октябрь бәйрәме демонстрациясен күргән иде. Башта аны андагы халыкның күплеге таң калдырды. «Барлык колхозлардагы кешеләр Москвага килеп беткәннәр икән», дип уйлады ул. Кинәт кадр алмашынды һәм Газинур, үзеннән күп булса ун- унбиш адымда, мавзолей өстендә басып торган иптәш Сталинны күрде. Сталин кулын күтәргән дә Кызыл Мәйдан аркылы үтүчеләргә елмаеп кул болгый.
Мавзолей өстендә тагын бик күп кешеләр бар иде. Ләкин Газинур бары тик Сталинга гына карады һәм карап туя алмады. Экранда яңа кадр: Ленинград... Киев... Минск... Тбилиси... Ташкент... Алма-Ата... һәм һәр җирдә урамнар халык белән шыгрым тулган.
һәм менә хәзер шушы хәтсез күп кешеләр барысы да, сулышларын туктатып, репродукторларга текәлгәннәрдер һәм Сталинның сүзен көтәләрдер. Алар белән бергә Газинур да көтә. Аңа Сталин шундый бер сүз әйтер, ул сүз Газинур кебек миллионнарны тагын да көчлерәк рухландырып, алармы биеккәрәк, югарырак алып китәр төсле тоела.
Чиксез тирән тынлыкта стакан чыңлаганы ишетелде. Иптәш Сталин аны читкәрәк этеп куйды, ахрысы. Шуның артыннан ук бөек юлбашчының ашыкмыйча гына, сабыр гына әйтелгән сүзе ишетелде:
— Иптәшләр!
Газинур аның тавышын беренче тапкыр гына ишетсә дә, ул аңа бик күптәннән, кечкенәдән үк, әтисенең тавышы кебек үк, таныш һәм якын булып тоелды. Аның күзләренә яшь килде. Ләкин ул үзенең нечкә күңеллегеннән оялмады. Аның белән янәшә утырган батыр Ильченконың да, старшинаның да һәм бүтән барлык тыңлаучыларның да күзләрендә шундый ук дымлы ялтырау иде.
Бөек Сталин 1943 нче ел Ватан сугышы тарихында тамырдан борылыш елы икәнлеген сөйләп, дошманның Владикавказдан Херсонгача, Элистадан Кривой Рогкача, Сталинградтан Киевкача, Воронеждан Го-
72
мельгача, Вязьма һәм Ржевтан Орша һәм Витебск яннарынача алып ташланганлыгын әйтте.
Газинур, барлык совет халкы белән бергә, Сталинның бу сүзләренә бөтен көче белән кул чапты. Юлбашчының дошманнарга карата әйткән ачы сүзләрен ишеткәндә, барлык кешеләр белән бергә, рәхәтләнеп, кычкырып көлде. Аның күңеле горурлык һәм шатлык белән ташыды. Ул шушы авыр елларда Сталинның булуына, үзенең аның бер солдаты булуына, аның сүзләрен тыңлау бәхетенә ирешә алуына шатлана иде. Кайсы илнең, кайсы халыкның шундый, корычтай нык, көчле, еракка күрә торган акыллы юлбашчысы бар? Кайсы ил халкының юлбашчысы халык белән шулай якын итеп, туры итеп, хакыйкатьне яшермичә сөйләшә белә? Кайсы ил халкының совет кешеләренеке кебек үз юлбашчыларына бетмәс-төкәнмәс ышанычы һәм бирелгәнлеге бар?
Сталин докладының ахырына якынлаша иде. Газинур аның бер генә сүзен дә ычкындырмас өчен приемник эченә керердәй булып тыңлап торды. Нәкъ менә хәзер Сталин Газинур көтеп торган иң зур сүзне әйтер кебек, һәм Сталин чыннан да ул зур сүзләрне әйтте. «Җиңү хәзер якын, ләкин аны яулап алу өчен көчләрне тагын да күбрәк җигәргә кирәк, бө- хен тылның үз-үзен аямыйча эшләве, фронтта Кызыл Армиянең оста һәм кискен хәрәкәтләре кирәк. Әгәр дә дошманны тар-мар итүне тизләтү өчен без барлык мөмкинлекләрдән файдаланмасак, бу Ватан каршында, вакытлыча фашистлар изүе астында калган совет кешеләре каршында, немецлар изүе астында интегүче Европа каршында җинаять булыр иде. Дошманга тын алырга ирек бирергә ярамый. /Менә шуңа күрә дә без дошманны кыйнап бетерү өчен барлык көчебезне җигәргә тиешбез...»
Бөек Сталин Баренц диңгезеннән Кара диңгезгәчә сузылган бик озын фронтның бурычлары турында сөйләгәндә Газинурлар саклаган Калинин өлкәсен дә телгә алды. Аның да тиздән азат ителергә тиеш икәнлеген әйтте. Бүтәннәр кебек үк Газинур да моны Сталинның турыдан-туры үзенә иөкләтелгән сугышчан боерыгы итеп кабул итте. «Тыныч булыгыз, иптәш Сталин, без моны эшләрбез, сез борчылмагыз», дип әйтәсе килде аның. Ләкин шушындый ук кайнар вәгъдәләрне, мөгаен, совет илендәге һәр намуслы кеше бүген бирергә әзердер һәм бирәдер. Тик иптәш Сталин коры вәгъдәләрне түгел, эшне ярата һәм ил өчен файдасы булган кечкенә генә эшне дә ул күрмичә калмый. «Без моны эштә күрсәтербез, иптәш Сталин», диде Газинур пәм Сталинны алкышлап кул чаба башлады...
Тагын бер сәгатьтән, митингтан соң, Газинур авыл читендә, корыган бәрәңге сабакларына күмелеп, төнге секретта ята иде инде. Ул тан атканчы шушыннан кузгалмаска тиеш. Биредә бит фронт ерак түгел, ә дошман безнең бәйрәмебезнең ямен җуяр өчен теләсә нинди явызлыкка да әзер.
Газинур үзенең үткен күзләре белән караңгы кырга карый. Күк фонында беленер-беленмәс кенә сызылган үрләрне, чокырларны, бер чит- тәрәк торган ташландык кирпеч сарайларын күрә. Күктә кара кургашын шикелле авыр болытлар йөзә. Аларның чит-читләре аксылрак. Алар яңгыр алып килмиләр, гүя салкын китерәләр. Үзәккә үтә торган көзге салкын җилне дә нәкъ менә шул салкын болытлар алып киләләр шикелле. Җил шыр ялангач кыр буенча чаба, юлында очраган шәрә куаклар арасында сызгыра, корыган үләннәрне һавага күтәрә.
Кыр да салкын, жир дә салкын. Әмма Газинурның кулында Чита кызлары бәйләгән йомшак бияләй, ә йөрәгендә бөек юлбашчы биргән, һичкайчан суынмаячак җылылык. Аның күңеле шундый якты, әйтерсең, аңа көләч май кояшы карый.
Ул бөек Сталинның тавышын ишетте, аның сүзләрен тыңлады. Нинди зур бәхет бу! Юк, бу бәхетне берьюлы күкрәккә сыйдырып бетереп тә булмый. Бу бәхет ана гомере буена җитәчәк.
73
Газинурның башы, сәгать теле шикелле, бертуктаусыз яктан-якка борылып тора. Кайчан караңгы үрләр өстендә нәрсәдер кыймылдаган шикелле була. Андый чакта Газинур тынып кала һәм күзләре талганчы караңгыга карый. Бары тик шикле нәрсә булмавына ышангач кына аның күзләре, һәр үрне, һәр чокырны капшыйлкапшый, прожектор нуры ши келле, яңадан яктан-якка йөри башлый.
Иптәш Сталин Кремльгә кайткандыр инде. Бәлки ВЧ аркылы Беренме Украина фронты командующие белән сөйләшә торгандыр, ә маршал зна Украинаның башкаласы Киевның штурм белән ал/януы турында хәбәр итә торгандыр. Бәлки, ул зур өстәлләргә җәелгән Картаның бер ноктасына, нәкъ менә Калинин өлкәсенең дошман кулында калган җирләренә карый торгандыр һәм: «Бу җирләрне Ватанга тизрәк кайтарырга кирәк..» дип уйлый торгандыр.
Болытлар арасыннан бик азга гына күренең калган йолдызларга карап, Газинур ярты төн узганлыгын билгеләде, һәм кинәт бик еракта/ Фронт аръягында, бер-бер артлы янгын шәүләләре күтәрелә башлады. Аларның кинәт һәм көчле булып күтәрелүләреннән Газинур бу янгыннарның очраклы һәм гади янгыннар булмавын аңлады.
«Партизаннар гитлерчыларның складларын шартлаталар, — дип уйлап алды ул. — Алар иптәш Сталинга эш белән җавап бирәләр».
Бу салкын, караңгы төндә Газинурга эссе булып китте. Ул гимнастерка якасының югары төймәсен ычкындырды. «Безгә дә тизрәк эшкә тотынырга вакыт», дип уйлады ул һәм өлкән лейтенант Григорьянның китеп барганда: «Син дә ашык» дигән сүзләрен тагын бер тапкыр исенә төшерде. Әйе, ашыгырга кирәк!
Әкрен-әкрен генә сызылып, таң атты. Көнчыгыш яктырганнан яктыра барды. Аннары, чистарып киткән күк йөзенә, олы тантана белән, бәйрәм кояшы күтәрелә башлады. Аның беренче нурларьГ үрләргә, томанлы үзәннәргә, күлләргә төште. Кичәге яңгырдан соң кибеп тә өлгермәгән үлән сабакларындагы, камыллардагы тамчылар, миллион чаткылар булып, кояшны сәламләп, ялтырап киттеләр.
Газинур яшеренгән урыннан чыкты һәм, әкрен генә атлап, кыр станыннан арып-талып кайтучы колхозчы шикелле, казармаларга таба атлады.
XVI
Әле кайчан гына Газинур шушы юлдан укырга килгән иде. Әле кайчан гына ул үзенең ефрейтор исемен онытып, курсант исеменә күнегә алмыйча интегеп йөргән иде. Кичә генә кебек бит. Кай арада өч ай ярым вакыт үтеп тә киткән!
Менә тагын шул ук фронт юлы. Ләкин Газинур бармый, кайта инде. Алгы кырыйга кайта, һәр адымын атлаган саен ул үзенең иске дусларына якынлаша, йөрәге очрашу шатлыгыннан дулкынланып тибә. Саша, кадерле Саша нәрсә дияр? Әй, шатланыр да инде Газинурны күргәч! Рәхмәт, еш язып торды, тик соңгы айда гына хаты нигәдер булмады. Газинур тиздән кайтам дип язган иде. Мөгаен, үзен көткәндер...
Кеше күңеле гаҗәп бит. Ул кайчандыр узган юлына яки бер торган җиренә күпме генә вакыттан соң әйләнеп кайтса да, аңа ике арадагы вакыт күз ачып йомганчы үткән шикелле тоела. Шул вакыт эчендә бик күп үзгәрешләр булуын — бигрәк тә фронтта — аңа күз алдына китерүе до кыен. Шуңа күрә Газинур пульротадагы бөтен хәлләрне күз алдына бары тик үзе киткән чактагыча гына китерә ала иде. Алай гына да түгел, бу минутта ул курсларда үткән өч ай ярым вакыт эчендә үз маңга- енпан нихәтле тир түккәнен дә, нихәтле борчылулар, дулкынланулар кичергәнен дә, нихәтле белем алганын, никадәр югары күтәрелгәнен дә сизми иде. Аныңча ул һаман да әле элекке Газинур, элекке ефрейтор.
74
Тирә-як ап-ак кар белән капланган. Күктә, январь салкыныннан чек- рәешкәнсыман, сиксән мең йолдыз җемелди. Ни әчеп сиксән мең? Җырда шулай җырлана ул, Газинур аны малай чагында җырлап йөри иде:
Ай белән кояш бер генә, Йолдыз сиксән мец генә.
Тулган ай үзенең моңсу нурларын урманнар, ачыклыклар өстенә чәчеп әкрен генә йөзә. 1\өз көне кап-кара булып, күңелгә шом салып торган брмба чокырлары, юл буендагы янган машина калдыклары, унар, уникешәр йортлы кечерәк, күбесе җимерелеп беткәй авыллар — барысы да кар астында калганнар. Җирнең яралары күренми. Ә күмерләнгән, гарипләнгән агачлар исә чәчәк аткан шикелле утыралар. Аларны, әйтерсең, катык чүлмәгенә тыгып алганнар, һәр ботакны энҗедәй бәс сарган.
Фронт сызыгы өстендә, камчылау утларысыман, ракеталар күтәрелә. Фронт якыная барган саен алар күбәя, яктыра баралар. Тирән кар астында йоклап яткан җирне селкетеп, туплар гөрселди, бик зур тегү машинасы бик озын чаршау теккәндәй пулеметлар такылдый. Фронтка беренче тапкыр килүчеләргә алар бөтенләй башкача тәэсир итсә, фронтка кабат әйләнеп кайтучыларда исә таныш стихиягә эләгү тойгысын һәм анда тизрәк барып җитү теләген генә тудыралар. Чөнки ерактагы һәр нәрсә үзгәреп күренгәнсыман, ерактагы атышлар да ниндидер билгесез бер төс алалар. Ә алгы кырыйга барып җиткәч, бөтен нәрсә үз урынына баса, ачыклана, серлелек пәрдәсе юкка чыга.
Соңгы зур бураннар моннан берничә көн элек булып үткәннәр иде. Ләкин урман эченнән сузылган киң юл чиста, аны трактор артына авыр сөйрәгечләр тагын тигезләткәннәр. Ай яктысында юлда машина тәгәрмәчләренең бизәкле эзләре ап-ачык күренеп тора. Машиналардан сон үрәчәле чаналарда үткәннәр. Чана табаннарының ак ефәктәй тасмалары ялтырап тора. Аннары тагын кемдер тимер табанлы кошевкада үткән. Кошевканың тар эзе, бизәкле тәгәрмәч эзләре өстендә, шулай ук ак ефәк тасмадай ялтырап ята.
Газинур үзе дә сизмәстән юл китабын укып бара башлады, һәм шул ук вакыта артта калган көннәрен исенә төшерде. Китәр алдыннан ул Екатерина Павловна янына кереп чыкты.
— Саубуллашырга кердем, Екатерина Павловна, — диде Газинур, честь биреп. — Укуны тәмамладык. Төнлә передовойга кайтабыз.
— Шулай тиз үкмени? — дип сорады Бушуева, нәрсәдәндер сискәнгәндәй булып.
— Нинди тиз булсын! Бер ел үткән кебек булды.
Екатерина Павловна Газинурны сержант исеме белән тәбрикләде, киләчәктә сине офицер итеп күрергә насыйп булсын, диде. Аннары тагын бер тапкыр: шулай тиз үк китәсеңмени? дип сорады. Ул Газинурны берничә сәгатьтән үз «өенә» чакырды, чәй эчәрбез, сөйләшеп утырырбыз, диде. Газинурның килә алмавын белгәч, көрсенеп куйды, алайса Володя- га хат та яза алмыйм диде. Сәлам әйтергә кушты. Бер бушрак ара булса, үзем барып чыгармын дип вәгъдә итте.
Екатерина Павловнаның эш вакыты булганга аяк өстен генә сөйләштеләр. Саубуллашканда Екатерина Павловна әллә нинди җылы сүз дә әйтмәде шикелле. Шулай да бу саубуллашудан Газинурның йөрәгендә яңа бер якты тойгы калды.
— Исән бул, Газинур, кирәкмәгән җирдә башыңны ут астына тыкма,— диде Екатерйна Павловна. — Безнең илдә кеше гомере иң кадерле нәрсә булып санала.
Мондый сүзләрне CHJJC җапы-тәие белән сөйгән бертуган апаң гына әйтүе мөмкин бит.
7§
Хәзер, төнге фронт юлы буйлап, алгы кырыйга якынлашыр килгән чагында да Газинурның, күңелен шул туганлык мәхәббәтенең җылысы иркәли иде. Ул кызурак атлый башлады һәм тирләгән маңгаен бияләе Селән сөртеп алды. Аннары бияләенә карады. Менә монысы да бит аның гади бер нәрсә түгел. Аиы рәхмәт төшкән Чита кызы бәйләгән. «Минем бу бияләем, кадерле сугышчым, бик җылы булырга тиеш. Мин аны йонның яхшысыннан гына түгел, йөрәгем җылысыннан бәйләдем», дип язган иде ул хатында. «Бер уйласаң, совет илендә яшәве, совет солдаты булып сугышка керүе нинди зур бәхет ул. Кайсы илдә бар бездәге шикелле зур халык, кайда бар бездәге шикелле чын дуслык!—дип уйлады Газинур һәм кышкы салкыннан гына түгел, җан салкыныннан туңучы фрицны исенә төшереп, җирәнеп көлеп куйды: — ташка үлчим синең хәлеңне, Фриц. Иртәме, соңмы син барыбер дөмегәчәксең. Аннары синең каткан үләксәңне бер базга ташлаячаклар, өстән туң кантарлар белән каплаячаклар. *Яз килгәч синең кара каберең ишелеп төшәр, аны алабута басар, соңыннан трактор үтәр һәм үзеңнең түгел, кабереңнең дә эзе калмас...»
Арттан сугыш припаслары, азык-төлек төягән йөк машиналары бер өзлексез куып җитеп, узып китәләр, йөк машиналарыннан башка тагын полк минометлары дивизионы, аннары өсләре брезент белән ябылган машиналар узып китте.
— Гвардейскийлар, — диде Газинур белән янәшә баручы Ильченко.—-Димәк, шулай... Вакытлы кайтабыз!
— Әйе, кичекмибез, — дип эләктереп алды Газинур. — Иптәш Сталин докладында әйтте бит: ул көннәр ерак түгел инде.
—- Әйе, Сталин әйткән сүз — закон, — дип раслады Ильченко.
Полк штабында яңа сержантларны озак көттермәделәр, алар белән полк командиры подполковник Кремнев (ул инде подполковник иде) бераз сөйләшкәннән соң, аларны үз батальоннарына озаттылар.
Газинур, ниһаять, үз батальоны туфрагына аяк баскач, аның эчке дулкынлануы ташып китте. Бернигә карамастан үз расчетына йөгерәсе, иптәшләрен кочаклап үбәсе, кулларын кысасы һәм: «Менә, кайттым, кабул итегез», дип кычкырасы килде. Штаб тирәсендә пульротадан берәрсе юкмы, дип каранды. Ләкин пульротадан берәү дә күренмәде.
Яна сержантларны — алар унлап кеше иде — комбат янына чакырдылар. Ләкин комбат урынында Ермиловны күргәч, Газинур бик шатланды. «Гвардия капитанының монда булуы бигрәк тә яхшы. Ул, әлбәттә, мине үз ротабызга ала», дип уйлады Газинур. Шунда ул Ермиловның погоннарында майор йолдызын күреп алды һәм ул юк чакта Ермиловны комбат итеп күпергәнлекләрен аңлады. Бу хәл әле күптән түгел генә булган булса кирәк, чөнки. Стариков бу турыда берни дә язмаган иде.
Гвардия майоры Газинурга кул бирде, ничек укуы турында сорашты һәм:
— Я, хәзер сине кая җибәрергә инде? —диде.
— Мин үз ротабызга кайтыр идем, иптәш гвардия майоры, — диде Газинур.
Гвардия майоры ияген кулы белән кысып, бераз уйланып торды да:
— Юк, Газинур, пульротага мин сине җибәрә алмыйм, — диде һәм сержантның чырае үзгәреп китүен күреп, өстәде:—Җибәрә алмыйм. Анда отделение командирлары бар. Мин сине иң кыен урынга, беренче укчы ротага, капитан Бушуевка җнбәрәм. Син батальонда беренче ротаның нинди урын тотуын беләсең.
Газинур землянкадан чыккач кына аңына килде. Менә ул солдат язмышы нинди. Ичмасам, башта Стариков янына кереп чыгарга рөхсәт сорыйсы калган. Югыйсә Стариков бер флангта, ә беренче рота икенче Флангта. Яңадан гвардия майоры янына кереп рөхсәт сорарга Газинур
76
батырчылык итмәде. Ул арада сержант Ильченко чыкты һәм алар икәү бергә киттеләр. Ильченко икенче ротага билгеләнгән иде.
Газинур, рөхсәт сорап, капитан Бушуев землянкасына килеп кергән- дә, рота командиры нәрсәдер укып утыра иде. Бушуевның башы ак марля белән уралган иде. «Капитан яраланганмы әллә?» дни борчылып уйлап алды Газинур. Ул ротаның моннан берничә көн элек көндезге разведкага катнашуы, пленныйлар алуы турында да, рота командирының яралануы турында да берни белми иде.
Б\ш\ев, томанга уралып кергән сержантны күрмичә:
Кем анда? —дип сорады. Гафиятуллин ачык тавыш белән өздереп рапорт бирде. Отделение командиры итеп билгеләнгәнлеген әйтте. Бушуев, кызыл тышлы китабын өстәл кырыена куеп, тиз генә урыныннан 1Орды. кп Газинурның отделение командиры булып кайтуына һич тә гаҗәпләнмәде.
— Я әле. алгарак уз әле, карыйм нинди сержант булгансың? — диде ул һәм алгарак узган Газинурның ике җиңеннән тотып күзләренә текәлде:— Начар түгел шикелле... Я, котлыйм, Газинур!
Капитан Газинурны үз янына утыртып ничек укулары турында сорашты, бик кыен булмадымы дип белеште. Аннары Екатерина Павловна турында сөйләтте. Бары шуннан соң гына Газинурны отделениесе белән таныштырырга алып китте. Моны ул, әлбәттә, взвод командиры аркылы эшләтә ала иде. Әмма Газинурны артык якын күргәнгә ул үзе анын белән чыкты. Аңарчы ул Газинурга беренче отделениенең командиры моннан берничә генә көн элек яраланганлыгын, сугышчыларның аны бик яратканлыкларын әйтте.
— Син аларның күңелләренә башта ук керергә тырыш, югыйсә алар сине чит күрәчәкләр, һәм бу хәлнең сиңа эшеңдә комачаулык итүе мөмкин.
... Җылы землянкада, үз отделениесенең солдатлары арасында Газинур тәмәке тартып утыра. Аның янчыгы куллардан кулларга күчеп йөри. Газинур үзе дә тәмәке тарта һәм сугышчыларына бөек Сталинны ничек тыңлаганлыгы турында сөйли. Сугышчылар, аның батыр һәм намуслы йөзенә карап, игътибар белән тыңлап утыралар. Аларның күзләре ялтырый. Алар сержантның бәхетенә кызыгалар. Берсе, күкрәгендә рәттән өч көмеш медаль таккан (өчесе дә «Батырлык өчен»!) кече сержант Комлев хәтта:
— Сез бигрәк бәхетле кеше икәнсез, иптәш сержант, — диде. — Мин тыныч елларда да Сталинны тыңлый алмадым.— геологлар белән, кара эшче булып, тайгада йөрдем.
Газинур залдагы алкышлар давылы турында, Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең ничек итеп президиумга чыгып утырулары, иптәш Сталин трибунага килеп баскач, алкышларның тагын да көчәюе һәм. ниһаять, иптәш Сталинның ничек итеп сүз башлавы турында Зур театрда үзе булган кеше кебек сөйләде. Гүя ул әле күптән түгел генә татыган хисләрне тирән ләззәт һәм рәхәтлек белән яңадан бер тапкыр, шатлыклы дулкынланып, йөрәк түреннән кичерә иде. Аның җилдән, салкыннан, кояштан кызыл-көрән төскә кергән йөзе, зур кара күзләре рухланып, балкып торалар. Бу минутта ул гаҗәеп дәрәҗәдә сабый балага — чиксез сокланып һәм шулкадәр үк гаҗәпләнеп сөйләгән балага охшый иде. Гүя ул сөйләгән нәрсәсе бик кадерле булганга, сүзләрнең дә иң кадер- леләрен сайларга һәм алармы йөрәк җылысына төреп чыгарырга тырыша иде.
Кайчагында ул, сүз арасында, өр-яңа погоннарын, гимнастерка төймәләрен капшап ала, җитен килгән кара чәчен кулы белән сыпырып куя, кайчагында тыңлаучыларга сынап караган килеш сүзеннән тукталып кала. Ләкин үзе сүздән туктаса да, йөзендәге көләчлеге, күзләрен-
77
дәп* елтыр чаткылар, бигрәтк тә ирен почмакларына кунып торган хәйләкәр елмаюы югалмый. Үзенең бу хәйләкәр елмаюы белән ул: «Мин бит әле һәммәсен дә сөйләп бетермәдем. Минем әле тагын да кызыклы- рак сүзләрем бар», дип әйтә иде шикелле.
— Безнең «Красногвардеец»та, — диде ул, терсәге белән тезенә таянып,— Галәк бабай исемле йөз яшьлек бер карт бар. Без, малайлар, аныц әкиятләрен таңнар атканчы тыңлый торган идек. Ул унике башлы диюләрне җиңгән батырлар турында сөйләгәндә без үзебез дә үзебезне шундый батырлар кебек хис итәдер идек. Теләсә кая барырга, теләсә нәрсә эшләргә хәзер тора идек. Тик Галәк бабай безне беркая да җибәрми, безгә бернинди дә эш кушмый иде... Иптәш Сталинны тыңлап утырганда Галәк бабайның шул әкиятләре күңелемә килде. Иптәш Сталин, билгеле инде, җитди нәрсәләр турында сөйләде. Ул безгә барысын да аңлатып бирде: дошман турында да, үзебез турында да. Аннары безгә нәрсә эшләргә кирәген дә төшендереп бирде. Ул менә без хәзер сезнең белән басып торган җирне дә докладында телгә алды. Димәк, аны азат итү көннәре ерак түгел. Безгә менә шуңа хәзерләнергә кирәк, иптәшләр.
Шулай Газинурның командир булып яшәү дәвере башланды. Шул ук көнне Газинур, бер буш ара табып, үзенең элекке ротасына барды. Стариков юк иде, аның кече лейтенантлар курсына җибәрелгәнлеген әйттеләр.
XVII
Күз ачкысыз буран котыра. Җир белән күкне бергә тоташтырган соры рәшә эчендә өермә кебек бөтерелүче бураннан башка һични күренми, әмма, тирә-як мең төрле тавышка улый, үкерә, сызгыра, елый. Шул ачы сызгырулардан һәм бөтен яктан ишелгән кардан башка дөньяда бернәрсә дә калмаган шикелле. Ләкин чынында шушы коточкыч буран эчендә, бер-берсеннән күп булса өч йөз, дүрт йөз метрда, ә кайбер урыннарда йөз, ике йөз метрда бер-берсенең бугазына ябышырга әзер торган ике фронт яшеренгән, ә алар арасындагы, солдатлар телендә «битараф» дип йөртелгән җирдә бернигә карамыйча, берни белән исәпләшмичә, шул коточкыч буранның туган балалары кебек, ак халатлы сугышчылар үрмәләп-шуышып йөриләр. Бер караганда алар давыл вакытындагы акчарлакларга, икенче караганда бозлар арасындагы ак аюларга охшыйлар. Менә аларның алдан барганы, туктап, башын күтәрде. Аның башлыгына гына түгел, кашларына да, керфекләренә дә кар ябышкан, йөзе юка боз белән капланган, әйтерсең, битлек кигән. Суык бик көчле. Сугышчының маскхалаты салкынга эленгән юеш кер кебек каткан, теләсәң аны, юка тактаны сындырган кебек, вак-вак кисәкләргә сындыргаларга да мөмкин.
Кар эченнән, ике фронт арасында иң алдан шуышып барган бу, сугышчы — отделение командиры сержант Газинур Гафиятуллин иде. Алга карап-карап та берни күрә алмагач, ул башын артка таба борды һәм үзенеке кебек үк ак һәм туңган халатлы иптәшләренә кул изәде. Алар тагын да алгарак шуыштылар һәм, көтмәгәндә, бик нечкә тимер чыбыктан ясалган киртәгә — Бруно спираленә килеп төртелделәр. Кичә бу киртә биредә юк иде, димәк, аны төнлә куйганнар. Хәзер аның каян- кая кадәр сузылганын билгеләргә кирәк иде. Газинур үзенең отделеннесен спираль кырые буйлап алып китте.
Укчы ротадан разведкага җибәрелгән Газинур отделениесенең бурычы һөҗүм алдыннан дошман оборонасының характерын ачыклау ид$. Хәзер инде һөҗүмне берәү дә киләчәк айлар вакыйгасы итеп күз алдына китерми, ул шушы якын көннәрнең эше. Шуңа күрә күз ачкысыз бураннарда да сугышчылар җылы землянкаларда утырмыйлар. Алар өлкән
78
лейтенант Григорьянның «арагац бөркетләре» белән бергә дошманның алгы кырыен көн-төн айкыйлар.
Бик күп көч, батырлык, осталык таләп итүгә карамастан, мондый эзләнүләр сугышчыларны шатландыра һәм дәртләндерә иде. «Җитәр, оборонада күп яттык, югыйсә һөҗүм итүче иптәшләр алдында оят», дип сөйләнәләр иде. Тирән кар эченнән шуышканда аларның берсе дә артка, көнчыгышка таба борылып карахмый, ләкин анда һәр әрәмәлектә артиллерия һәм танклар туплануын, якын-тирәдәге бөтен'авыллар ярдәмгә килә торган гаскәр белән шыгрым тулы икәнен, төнге юллар буйлап, сугыш кирәк-яраклары төягән машиналарның бертуктаусыз йөреп тор-ганлыгын алар барысы да беләләр. Алар як-якларына да каранмыйлар, ләкин Кызыл Армиянең быелгы кышкы .һөҗүме искиткеч кызу барганын бик яхшы күрәләр. Днепр буйлары Жлобнннан Херсонгача дошманнан тулысынча чистартылды инде. Уң як Украинаның бик күп өлкәләре алынды, Корсунь-Шевченковский районында Кызыл Армия гитлерчыларга икенче Сталинград ясады. Ленинград дошман блокадасыннан тулысынча азат ителде, совет гаскәрләре Эстония җиренә аяк бастылар. Белоруссиядән дошманны массовый төстә куу башланды. Икенче Балтик буе фронты (Газинурларның дивизиясе хәзер фронтларның исемнәре алмашыну аркасында Икенче Балтик буе фронтына керә иде). Ленинград фронты белән берлектә Дно юнәлешендә һөҗүм башлады. Дно инде алынган дип тә сөйлиләр. Барысы да иптәш Сталинның приказын көтәләр. Ә фронт бер канаты белән җилпендеме, аның икенче канаты да селкенмичә калмый.
Газинурның отделениесе разведкадан кайтты. Траншеяда аны рота командиры капитан Бушуев каршы алды. Газинур кыска итеп разведканың нәтиҗәсе турында сөйләде. Бруно спирале яңалык иде. Капитан планшетыннан картасын чыгарды, ләкин коточкыч буранда картада берәр нәрсә билгеләү мөмкин түгел иде.
— Әйдә, землянкага керик, — диде Бушуев.
Землянкада ул Газинур тапкан яңа тоткарлыкны картасына билгеләп куйды һәм шул турыда комбатка хәбәр итәр өчен телефон трубкасын алды. Комбат аны һәм Газинурны үз янына чакырды.
Менә алар гвардия майоры Ермилов алдында басып торалар. Комбат үзенең чуарланып беткән картасына Газинур тапкан киртәне дә төшереп куйды, ачыклый торган берничә сорау бирде һәм үзенең зәңгәрсу күзләре белән Газинурга карап алды. Шул вакытта ишек ачылды, һәм тәмам карга баткан Григорьян кызу-кызу атлап килеп керде. Ак кием аның кара тутлы йөзен, зур кара күзләрен аеруча ачыклап күрсәтә иде. Ул, Газинурга елмаеп, комбат янына узды. Комбат аңа картага төшерелгән спиральне күрсәтте.
— Кайдан анда спираль килсен?!—диде Григорьян, кычкырып.— Мин кичә генә анда бөтен җирне айкап чыктым. Берни юк иде.
Барысы да Газинурга карадылар. Ул каушамыйча, нык тавыш белән җавап бирде:
— Кичә мин дә анда булдым. Кичә юк иде, бүген бар.
— Яхшы, тикшерербез, — диде Григорьян һәм үзенең картасын чыгарды. Бушуев белән Ермилов бер-берсенә карашып алдылар һәм көлемсерәделәр. Разведчик үзеннән уздырганны яратмый иде.
Газинурны ял итәргә кайтарып җибәрделәр. Ләкин ул ял итү турында уйламый да иде. Җылы землянкада эрегән һәм яңадан йомшарган халатының җиңе белән маңгай тирен сөртте дә, разведкага бармый калган сугышчылары янына борылды. Алар траншеяларга, аралашу юлларына тулган карны көриләр иде. Инде бер атна буенча котырган бу буран солдатларның теңкәләренә тиеп беткән иде.
— Буламы, егетләр? — дип кычкырды Газинур, күңелле генә. Кайсыдыр буранның ата-анасын искә төшереп сүгенә башлады.
79
— Нәрсә сүгенәсең, Гордеев, арыдыңмы әллә? — диде Газинур.— Бар, бераз ял ит.
Газинур аның кулыннан көрәген алды һәм кар көри башлады. Анык сугышчылары сержантның эш яратуын бик тиз күреп алдылар, ләкин Газинурның йомшак күңелле булуы, солдатны кызгануы күпләргә ошап бетмәде. Элекке сержант булса, бу ялкау Гордеевны тәмәке тартырга жибәрер идеме? Юк, ул аны жан тирен чыгартканчы эшләтер иде, ә командир кушуыннан башка да тырышып эшләүчеләрне онытмас иде Ә Газинур гүя ал арны күрми, дөресрәге, кеше яхшы эшләргә тиеш, мактасыннар өчен түгел, ә шулай кирәк булганга яхшы эшләргә тиеш дип саный иде. Ул үзе нәкъ менә шулай эшли һәм моның өчен берәүдән дә мактау көтми иде.
Буран эченнән капитан Бушуев килеп чыкты һәм, бераз читтәрәк туктап, Газинурның кар көрәвенә карап тора башлады. Газинур аны күрмәде, һаман эшли бирде. Капитанның йөзе кырысланганнан кырыслана барды, кашлары җыерылд&.
— Сержант, нигә үзегез эшлисез? Кайда сугышчыгыз? — дип сора ды ул ахырда. Аның тавышы коры һәм каты иде.
— Гордеев арыдым, ди, иптәш капитан, — диде Газинур, беркатлы елмаеп, — мин аны ял итәргә жибәрдем.
— Ә сез, разведкадан соң, арымадыгызмы? — дип, тагын да басым ясый төшебрәк сорады капитан.
— Юк, арымадым, иптәш капитан.
— Ә Гордеев ни өчен арыган дип уйлыйсыз?
Газинур үзенең хата' эшләгәнлеген сизеп алды һәм эндәшмәде.
— Бәлки, сез аңа мич башына ук менеп ятарга кушарсыз? Ул каршы килмәячәк. — Капитан кырт борылды, аннары кире әйләнеп, — хәзер үк аны эшкә кушыгыз, ә үзегез минем янга килегез, — диде һәм китеп барды. Тирән траншеяда басып, котырынган буранга караган Газинур, көрәк сабына таянып, бер минут чамасы уйланып торды һәм башын кашыды. Бары тик хәзер генә ул үзенең гадәттән тыш арыганлыгын сизде. Ул күзләрен йомды һәм йөзе шунда ук боз белән капланды.
Капитан Газинурга карата артык каты кылана иде. Ул гүя үзенең элекке танышлыгын бөтенләй онытты. Газинур пульротада хезмәт иткәндә, Бушуев аның белән очрашса, жәелеп сөйләшә, чәй белән дә сыйлый иде. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Киресенчә, бүтән отделение командирларына караганда да Бушуев Газинурдан күбрәк таләп итә, кимчелекләре өчен аны катырак кыздыра иде.
Газинур, бозланып ябышкан керфекләрен бармагы белән эретеп, күзен ачты һәм тирә-ягына каранды. Буран чак кына басыла, жил чак? кына әкренәя төшкән кебек.
Газинур землянкага китте. Гордеев, аркасын жылы мичкә терәп, йокымсырап утыра иде. Беренче тапкыр Газинурның ачуы килде һәм каты итеп кычкырды:
— Кызылармеец Гордеев!
Кызылармеец күзләрен ачты, ләкин урыныннан тормады.
и— Торыгыз! — диде Газинур, кискен генә, — сезнең белән командир сөйләшә! Барыгыз, кар көрәгез! Тиз булыгыз. Әгәр начар эшләсәгез — наряд алачаксыз.
Йомшак күңелле сержантның кинәттән генә болан каты бәрелүенә гажәпләигәи һәм бераз шүрли төшкән Гордеев, уктай атылып, землянкадан чыгып китте.
I азипур тәмәке кабызды һәм дулкынланып тарта башлады. Капитан янына барырга кирәк иде. Сөйләшүнең «ачы» буласын Газинур алдан ук сизенә, Һәм үз-үзенә ачуы килә иде. «Командир булу погон тагу гына түгел икән», дип уйлады ул һәм ишеккә юнәлде.
80
Бушуев землянкада чишенмичә, ак комбинезоннан утыра иде. Тик башлыгын гына артка ташлап, бүреген салган. Аксыл чәчләре, бөдрәләнеп, марля белән уралган киң маңгаена төшкән, йөзе уйчан һәм ябык. «Аңа тагын да кыенрак, миндә бер отделение, аңарда — рота», дип уйлап алды Газинур.
Капитан үзенең связиоена чыгып торырга кушты. Газинур идән уртасында смирно баскан килеш торды. Капитан эндәшмәде. Ул кулындагы шырпы белән өстәл тактасына сызгалый һәм аска карый иде. Газинур сагайды.
— Сугышчыларыгыздан кемнәргә рәхмәт белдердегез? — дип кинәт сорады капитан һәм Газинурга туры итеп карады.
— Берәүгә дә рәхмәт белдергәнем юк, иптәш капитан, — диде Газинур, әкрен генә.
— Әллә сезнең сугышчыларыгыз барысы да, Гордеев кебек, начар эшлиләрме?
Капитан ачулы күзләре белән аңа карап алды. Газинурның тәне өшеп киткәндәй булды.
— Юк, алар начар эшләми, иптәш капитан.
— Димәк, алар рәхмәткә лаеклы?
Газинур эндәшмәде. Капитан урыныннан торды. Аннары һәр сүзенә басым ясый-ясый сөйли башлады.
— Менә бер атна инде коточкыч буран дулый. Кем белә, бәлки шушы буран вакытлыча безнең һөҗүмне дә тоткарлап тора торгандыр, һөҗүмгә һәр минут хәзер булып тору өчен сугышчылар көн-төн кар көриләр, ә отделение командиры аларга рәхмәт әйтергә дә кирәк дип санамый. Шәп командир! Сез солдат машина дип уйлыйсызмы әллә? Сез бит алар белән сугышка керәчәксез. Әгәр сез хәзер, оборонада, алар турында кайгырта белмәсәгез, ут эчендә, һөҗүм вакытында ничек кайгыртырсыз. Әгәр солдатның командирдан күңеле кайтса, сез үзегезнең барлык боерыкларыгызнын да тулы килеш үтәләчәгенә ышана аласызмы?
Капитан, кулларын артына куеп, идән буйлап бер әйләнде дә, Газинур алдында туктап, тагын сөйли башлады.
— Сез үзегез барлык сугышчыларыгыздан күбрәк чабасыз, күбрәк эшлисез. Бу яхшы, әлбәттә. Сугышчылар ак куллы командирны яратмыйлар. Ләкин Ватан сезне командир итеп билгеләде, шуңа күрә сезнең командир икәнлегегезне онытырга һичбер хакыгыз юк. Сез бит бер үзегез бөтен эшне барыбер эшләп бетерә алмыйсыз. Бигрәк тә һөҗүмдә. Ә безгә, иң элек һөҗүмне күз алда тотарга кирәк. — Капитан тагын бераз йөренеп алды, аннары кырт борылып өстәде: — Командир җитәкчелек итәргә тиеш! Командир үзенең сугышчылары турында туктаусыз уйларга, кайгыртырга тиеш! Бу аның иң беренче эше!
Газиинур, үзенең зур кара күзләре белән Бушуевка туры карап, эндәшмичә тыңлады. Тик сулышы гына ешайды һәм борын яфраклары селкенә башладылар.
— Барыгыз, ял итегез. Төнлә сез миңа кирәк булачаксыз!
Газинур землянкадан чыкты һәм, бер уч кар алып, тирләгән маңгаена куйды. «Шәп сабак булды әле бу мин юләргә», дип көлемсерәде ул һәм капитанның: «Төнлә миңа кирәк булачаксыз», дигән сүзләрен хәтерләп, кашын сикертте. Хәзер ул һәр төн саен диярлек дошман оборонасы каршына чыга торган иде.
Газинур, отделениесенә тиешле боерыкларын биреп, җылы сәкегә менеп ятты һәм күзен йомуга йоклап та китте.
Ул, уянып, яңадан тышка чыкканда буран бөтенләй туктаган, ялтырап кояш чыккан һәм тирә-як шундый рәхәт җиңеллек, шундый саф яктылык белән тулган иде, Газинур малай чагыидагыча, кулларын як-якка, сузып, күзләрен йомып, киерелеп алды. Бураннан соң, һава да, гадәттәгечә, җылытып җибәргән, хәтта тирән кар белән капланган кырлар
өстеннән яз сулышы бөркелеп килгәндәй була. «Колхозда хәзер инде язгы чәчүгә хәзерләнәләр...» дип уйлап алды Газинур һәм отделениесенә беркетелгән окопларын карап чыкты. Кар һәр җирдә чистартылган, бруствер өсләре әйбәтләп маскировкаланган иде.
Газинур шунда, траншеяда ук, отделениесен сафка тезде һәм иң яхшы эшләгән сугышчыларына рәхмәт белдерде. Гордсевка исә, ялкаулыгы өчен, строй алдында кисәтү ясады. Шул эшләрне башкарып кына бетергән иде, Газинурны рота командиры янына чакырдылар. «Тагын бер-бер ялгышым булдымы икән?» дип уйлый-уйлый Газинур капитан землянкасына ашыкты.
Капитан, чишенеп, гимнастеркадан гына утыра иде. Аның йөзе дә иртәнгечә сүрән түгел. Газинур килеп кергәч, көлемсери төшеп,
— Концерт тыңлыйсыгыз киләме? — дип сорады.
Газинур аңлап җиткермәде.
— Нигә эндәшмисез? Әллә концерт яратмыйсызмы? — дип сорады капитан.
— Сез аңа, иптәш капитан, разведкага барыгыз, дип әйтегез. Моны ул аңлый, — диде үзенең почмагыннан связной.
Полк штабына артистлар килгән икән. Комбат ротадан өч кеше җибәрергә кушкан. Шул өч кешенең берсе итеп, капитан һич тә икеләнмәстән сержант Гафиятуллинны билгеләде. Ул Газинурның җырчы икәнен дә, җыр яратуын да бик яхшы белә иде. Ул үзенең сугышчан сержантын мондый күңелле кичәгә җибәрү мөмкинлеге тууга чын күңеленнән шатланды. Җитмәсә, комбат артистка СССР халыклары телләрендә дә җырлар башкарачак диде һәм сугышчыларны билгеләгәндә моны искә алырга кушты.
Ниһаять, Газинур барысын да төшенде һәм, чын күңеленнән елмаеп,
— Башка керде, иптәш капитан!—диде. — Хәзер, чаңгыларга басам да, очам. Җыр булса, миңа икмәк тә кирәкми, иптәш капитан.
Газинур ялт итеп чыгып китте. Бушуев аның артыннан елмаеп карап калды.
XVII1
Агачларын мамыктай ак кар баскан зур бакча уртасында, ашыгыч кулдан гына эшләнгән сәхнә каршысында, ярым түгәрәк булып, бик күп сугышчылар тезелгән. Аларның муеннарында автоматлар, бер куллары белән чаңгыларын тотканнар. Иң алгы рәттә сержант Ильченко, Буран- бай, разведчик старшина Зәбиров, Гафиятуллин басканнар. Газинур, башкалар кебек үк, ак комбинезонының башлыгын артка ташлаган. Уң кулын автомат прикладына салган, сул кулы белән чаңгыларын кочак-лаган.
Сәхнәгә өстенә погонсыз тун, башына колакчын бүрек кигән урта яшьләрдәге бер кеше чыкты. Ул үзенең кечкенә һәм җанлы күзләре белән сугышчыларга, аннары ап-ак агачларга, зәп-зәцгәр күккә карап алды да, бик яшь һәм бик дәртле яңгыраган тавыш белән:
— Сугышчы иптәшләр! — диде. Ул концертны ачып җибәрде һәм беренче номер итеп, «Гитлер ничек күрәзәчелек итә» дигән сатирик шигырь укыды. Сугышчылар эчләре катып, бик озак көлделәр, бакчаны яңгыратып кул чаптылар. Аннары сәхнәгә баянист чыкты һәм сөяк телләре җем-җем итеп торган зур баянда, башта сугышчыларга, аннары ап-ак агачларга карый-карый, «Фронт янындагы урманда» көен башкарды. Газинур терсәге белән Буранбайны төртеп алды. Буранбай ике күзен дүрт итеп баянга карап тора иде.
Кара хәтфә пальтолы, ак мамык шәлле яшь кенә артистканы сугышчылар кул чабып каршы алдылар. Аның исемен ишеткәч, Газинур үз колакларына үзе ышанмады. Чыннан да бу улмы? Аларның кунак
6. ,С. ә.- .V* 12.
81
82
кызы Фатыймамы? Әйе, ул. Күз карашлары, башын кыйшайта төшеп тотулары, матур иреннәре — барысы да аныкы. Әнә ул елмайды, сугышчыларга башын иде һәм, үзеннән алда чыгыш ясаган артистлар кебек үк, башта сугышчыларга, аннары ботакларын кар баскан агачларга карап алды. Күрәсең, тамаша залының сәерлеге артистларга гаҗәп тоела иде. Менә ул тагын сугышчыларга борылды. Сержантның йөрәге сулкылдап китте: «Миңа карый ич, дип уйлады ул, — әллә таныдымы икән?» Юк, танымады ахрысы, әнә ул Ильченкога, Зәбировка, аларнын баш өстеннән арткы рәтләргә карый.
— Сталин турында җыр! М. Исаковский сүзләре, бертуган Покрасс- лар музыкасы, — диде концертны алып баручы.
Фатыйма, аяз күктә йөзгән тау-тау ак болытларга карап, бераз тын торды да, гармоньчыга баш какты. Солдатларның сагышлы йөрәкләренә май җиледәй кагылып, беренче оккордлар яңгырады.
Шумят плодородные степи, Текут многоводные реки, Весенние зори сверкают Над нашим счастливым жильем.... Споем же, товарищи, песню О самом большом человеке, О самом родном и любимым,— О Сталине песню споем! —
дип җырлады Фатыйма, ә Газинур әле күптән түгел генә Сталинны радио аша тыңлап утырганын исенә төшерде һәм аның күңеле, нәкъ ул чактагыча, дулкынлана башлады. «Безнең шундый юлбашчыбыз, шундый ^зур кешебез булуына бигрәк шатланырга тиешбез. Сталин — безнең бәхетебез ул», дип унлап алды Газинур һәм сулышы иркенәйгәннән иркенәя барды.
Фатыйма, русча, украинча, белорусча җырлады һәм, ниһаять, концертны алып баручы:
— Татар халык көе «Шөгер», — диде. Шуның артыннан ук гармонь- чы Газинур өчен бала чактан ук кай ягы беләндер таныш булган көйне сыздырып җибәрде. Ләкин салкын һавада, ап-ак бакча эчендә бу җыр авыл урамындагыча түгел, ә ничектер башкача, үзенә бертөрле кырыс матурлык белән яңгырады.
Шөгерләргә барам әле
Шөгер суы тәмлегә.
Бир кулыңны, мин дә бирәы Аерылмаска мәңгегә.
Бу җыр Газинурның туган як җыры иде. Аның биредә, фронт сызыгында, яңгыравы да, Фатыйманың һич тә уйламаганда, көтмәгәндә монда килеп чыгуы да шулкадәр гаҗәп иде. Газинур әле һаман да бу өнме-төшме дип ышана алмый иде. Әмма Фатыйманың һәр җырыннан соң — ул рус, украин, белорус, татар җырларыннан тыш, үзбәкчә дә, казахча да, башкортча да җырлады — бөтен кешедән көчлерәк кул чапты, бөтен кешедән бигрәк бис кычкырды. Аның бу ташып торган шатлыгына хәтта полк командиры подполковник Кремнев та игътибар итте һәм, көлемсерәп, янындагы офицерларга нидер әйтте, башы белән Газинурга изәп күрсәтте.
Концерт беткәч, Газинур иптәшләренә мине- бераз көтегез дип әйтте дә. сәхнә янына омтылды. Фатыйма офицерлар арасында басып тора һәм көлә-көлә нидер сөйли иде. Газинур алар янына берничә адым җитмичә туктап, полк командирына мөрәҗәгать итте һәм иптәш артистка белән сөйләшергә рөхсәт сорады. Фатыйма аңа тиз генә борылып карады, ләкин ак комбинезонлы, күкрәгенә автомат аскан, кулына чаңгылар готкай, янып торган күзле егетне танымады.
85
— Хушыгыз, иптәшләр... Исән булыгыз, — диде ул әкрен генә һәм кулъяулыгын болгады, ә күңелендә үзенә дә аңлашылмый торган ниндидер тирән сагыш калды.
XIX
Менә ул көн дә килеп җитте. Дивизия һөҗүмгә күчү турында приказ алды...
Кар баскан, боз белән чылбырланган кышкы Иделгә карасаң, ул бик юаш, бик сабыр, көчсез һәм ялкау кебек күренә. Ул үзенең кышкы йокысыннан һичкайчан уянмас кебек. Ләкин яз килә, карлар эри, меңләгән гөрләвекләр челтерәп ага башлый, җирләр ачыла, язның беренче котлаучылары — умырзаялар баш күтәрәләр һәм менә шул чакта, язгы томанлы, җылы көннәрнең берсендә карт Идел үзенең кышкы авыр йокысыннан уяна. Башта ул үзенең боз юрганы астында икенче ягына әйләнгәндәй була, әкрен генә киерелеп куя, әмма аның бу киерелүеннән кышкы көннәрдә авыр йөк машиналарын да исе китмичә түздергән калын бозлар шартлап ярыла, боз өстенә сары су җәелә һәм килеп җитә шундый бер көн, бөек Идел ярларына сыеша алмыйча, үзәннәрне су астында калдырып, диңгез кебек җәелеп, күрелмәгән бер көч, күрелмә-гән бер дәһшәт белән ташып ага башлый...
һөҗүмгә күчәргә хәзерләнүче гаскәр нәкъ менә шушы бөек Иделне хәтерләтә. Приказ бирелгән, ләкий аны үти башлар минут килеп җитмәгән әле. Шул минутны көтеп, хәтсез күп траншеяларда, блиндажларда, землянкаларда, урманнарда, әрәмәлекләрдә, чокырларда, якын тирәдәге авылларда яшеренгән гаскәр тавыш-тынсыз гына утыра. Язгы кояшка башларын кыйшайта төшеп ара-тирә карап куйгалаган солдатлар тыныч нәрсәләр турында тыныч кына сөйләшәләр. Ут позицияләренә куелган һәм чит күздән саклар өчен агач ботаклары яки ак ятьмәләр белән капланган туплар, танклар да бик юаш күренәләр. Ләкин һөҗүм минуты якынлаша барган саен сугышчыларның эчке киеренкелеге дә үзеннән-үзе арта бара, тәмәкеләр ешрак төрелә, дошман ягына юнәлгән карашлар үткенләнә, мәҗбүри хәрәкәтсезлек солдатларны газаплый башлый һәм җилдән, салкыннан яргаланып беткән солдат иреннәре:
— Тизрәк башлансын иде! — дип пышылдыйлар.
Ләкин бу минутта инде, командирның корыч ихтыярына һәм бөек акылына буйсынып, якындагы аэродромнардан самолетлар күтәрелә, артиллеристлар туплары өстендәге чыбык-чабыкларны алып ташлыйлар, туп авызларына кидерелгән чехолларны салдыралар һәм туп көпшәләре, авызларын ырҗайтып, әкрен генә күтәрелә башлыйлар. Танкистлар, люкларын ябып танкларына утыралар...
Ә тирә-якта яз. Иртәнге соры рәшә эченнән март кояшы тантана белән күтәрелә. Яктылык көннән-көн арта бара һәм күңелләр иксез-чиксез киңлекне тоеп, каядыр җилкенәләр. Җил әле салкын, әмма* кар инде салкын түгел шикелле. Кичә, ике фронт арасында үсеп торган агачлар башында кара каргалар күренде. Ә карга килсә — кар китә.
Газинур партия җыелышыннан кайтты. Бу аз сүзле, кыска җыелыш аны чиксез дулкынландырган иде. Зур, җитди һөҗүм алдындагы партия җыелышына аның беренче катнашуы иде. Бу җыелышта ул партиянең бер җан, бер тәи белән сулавын, бергә тупланган куәтле, какшамас көч икәнен аңлады.
— Коммунистлар барлык сугышчыларга үрнәк күрсәтергә, аларны үз артларыннан ияртергә тиешләр, — диде полк командирының политик эшләр буенча ярдәмчесе майор Любушкин. Бу күп тапкырлар әйтелә торган гади сүзләр, туып килгән март иртәсендә, һөҗүм алдында бө-
84
— Бармы соң синең шундый дусларың? — дип сорады Фатыйма. Гөлләр туры җавап бирмәде. Тик икенче бер вакытта, сүз ара сүз чыкканда, Гөлләр Газинурны телгә алып, аны бик аз белүенә карамастан, шуңдый дусты итеп исәпләвен әйтеп ташлады.
Соңыннан да. тормышка чыккач та, Гөлләр Газинурны еш кына искә ала торган иде. Фатыйма фронтларда йөреп кайткач, Гөлләр тагын бер тапкыр аңардан: «Безнең Газинурны бер җирдә дә очратмадыңмы?» дип сораштырган иде. Ул чакта Фатыйма: «Фронт бик зур бит ул, кайдан аны очратасың» дип әйткән иде. Ә хәзер менә шул Газинур, шат күңелле, зур кара күзле, җиңелчә шадра Газинур аның алдында басып тора.
— Ничек яшисең соң, Газинур? Кайда хезмәт итәсең? — дип сорады Фатыйма. Газинур алдагы ике киң тешен күрсәтеп елмайды.
— Алгы кырыйда эшлим, ал да гөл яшим.
— Син һаман да шундый ук шаян икәнсең, — диде Фатыйма, көлеп. — Алгы кырый еракмы? Мин анда барырга теләр идем. Подполковниктан сорыйм әле...
Фатыйма сүзләрен дә әйтеп бетерергә өлгермәде, алгы кырыйда пулеметлар такылдарга тотынды. Атыш ничектер кинәт башланды һәм берьюлы көчәеп китте.
— Бу нәрсә, һөҗүмме? — дип сорады Фатыйма подполковниктан. Кремнев елмайды һәм:
— Әйдәгез, землянкага рәхим итегез, — диде.
Фатыйма Газинур белән саубуллаша башлады. Ләкин шул чакта Газинур якында гына бер үзе басып торган старшина Зәбировны күрде. Аның йөрәк ярасын белгән Газинур, аны кызганып куйды.
— Фатыйма, — диде ул тиз генә, — мин сезне бер «арагац бөркете» белән таныштырыйм әле. Полкыбызның иң кыю разведчикларыннан берсе — старшина Зәбиров.
Зәбиров тиз генә Фатыйма янына килде һәм каты итеп аның кулын кысты. Фатыйма аның күзләрендә ниндидер очкыннар күрде һәм сискәнеп куйды. Киң җилкәле, озын буйлы, ачык, матур йөзле'бу егеткә ул тагын бер тапкыр яшертен генә карап алды. Кайчандыр бала вакытта аңа күршедәге рус карчыгы уттан яралган егет турында әкият сөйләгән иде. Ул егет кемнең дә булса күзенә бер караса, ул кешенең йөрәгенә гомергә сүнми торган ут каба торган булган, имеш. Зәбиров Фатыймага ни өчендер нәкъ менә шундый, уттан яралган егет булып тоелды. Хәер кинәттән туган бу тойгының мәгънәсезлеген ул үзе дә шунда ук аңлады һәм бу турыда онытырга теләде.
— Хәзер сез кая барасыз, иптәшләр? — дип сорады Фатыйма, дул- кынламаска тырышып.
— Безнең урын билгеле инде, — диде Газинур, алгы кырыйга таба баш изәп. — Хушыгыз, Фатыйма. Гөлләргә бик күп сәлам әйтегез. Илнең барлык картыиа-яшенә сәлам сөйләгез.
Кыз Газинурның кулын кысты, зур кара күзләренә туры итеп карады һәм маңгаеннан үпте.
— Хуш, Газинур, исән бул. Илдә очрашырга һәм озаклап сөйләшергә насыйп булсын. — Фатыйма старшинага кулын сузды: — Сез дә, иптәш Зәбиров, исән булыгыз. Сезнең белән дә очрашырга насыйп булсын.
— Без Берлинны алганда, Берлинга килегез, Фатыйма. Җиңү турында безгә җырлар җырларсыз, — диде старшина.
— һичшиксез килергә тырышырмын... Сезнең исемегез ничек?
— Исхак.
— һичшиксез килергә тырышырмын, Исхак. Исән булыгыз.
Сугышчылар честь бирделәр дә, чаңгыларына басып, китеп бардылар. Фатыйма яшьле күзләре белән алар артыннан карап торды.
85
-- Хушыгыз, иптәшләр... Исән булыгыз, — диде ул әкрен генә һәм кулъяулыгын болгады, ә күңелендә үзенә дә аңлашылмый торган ниндидер тирән сагыш калды.
XIX
Менә ул көн дә килеп җитте. Дивизия һөҗүмгә күчү турында приказ алды...
Кар баскан, боз белән чылбырланган кышкы Иделгә карасаң, ул бик юаш, бик сабыр, көчсез һәм ялкау кебек күренә. Ул үзенең кышкы йокысыннан һичкайчан уянмас кебек. Ләкин яз килә, карлар эри, меңләгән гөрләвекләр челтерәп ага башлый, җирләр ачыла, язның беренче котлаучылары — умырзаялар баш күтәрәләр Һәм менә шул чакта, язгы томанлы, җылы көннәрнең берсендә карт Идел үзенең кышкы авыр йокысыннан уяна. Башта ул үзенең боз юрганы астында икенче ягына әйләнгәндәй була, әкрен генә киерелеп куя, әмма аның бу киерелүеннән кышкы көннәрдә авыр йөк машиналарын да исе китмичә түздергән калын бозлар шартлап ярыла, боз өстенә сары су җәелә һәм килеп җитә шундый бер көй, бөек Идел ярларына сыеша алмыйча, үзәннәрне су астында калдырып, диңгез кебек җәелеп, күрелмәгән бер көч, күрелмә-гән бер дәһшәт белән ташып ага башлый...
һөҗүмгә күчәргә хәзерләнүче гаскәр нәкъ менә шушы бөек Иделне хәтерләтә. Приказ бирелгән, ләкий аны үти башлар минут килеп җитмәгән әле. Шул минутны көтеп, хәтсез күп траншеяларда, блиндажларда, землянкаларда, урманнарда, әрәмәлекләрдә, чокырларда, якын тирәдәге авылларда яшеренгән гаскәр тавыш-тынсыз гына утыра. Язгы кояшка башларын кыйшайта төшеп ара-тирә карап куйгалаган солдатлар тыныч нәрсәләр турында тыныч кына сөйләшәләр. Ут позицияләренә куелган һәм чит күздән саклар өчен агач ботаклары яки ак ятьмәләр белән капланган туплар, танклар да бик юаш күренәләр. Ләкин һөҗүм минуты якынлаша барган саен сугышчыларның эчке киеренкелеге дә үзеннән-үзе арта бара, тәмәкеләр ешрак төрелә, дошман ягына юнәлгән карашлар үткенләнә, мәҗбүри хәрәкәтсезлек солдатларны газаплый башлый һәм җилдән, салкыннан яргаланып беткән солдат иреннәре:
—- Тизрәк башлансын иде! — дип пышылдыйлар.
Ләкин бу минутта инде, командирның корыч ихтыярына һәм бөек акылына буйсынып, якындагы аэродромнардан самолетлар күтәрелә, артиллеристлар туплары өстендәге чыбык-чабыкларны алып ташлыйлар, туп авызларына кидерелгәи чехолларны салдыралар һәм туп көпшәләре, авызларын ырҗайтып, әкрен генә күтәрелә башлыйлар. Танкистлар, люкларын ябып танкларына утыралар...
Ә тирә-якта яз. Иртәнге соры рәшә эченнән март кояшы тантана белән күтәрелә. Яктылык көниән-көи арта бара һәм күңелләр иксез-чиксез киплекне тоеп, каядыр җилкенәләр. Җил әле салкын, әмма кар инде салкын түгел шикелле. Кичә, ике фронт арасында үсеп торган агачлар башында кара каргалар күренде. Ә карга килсә — кар китә.
Газинур партия җыелышыннан кайтты. Бу аз сүзле, кыска җыелыш аны чиксез дулкынландырган иде. Зур, җитди һөҗүм алдындагы партия җыелышына аның беренче катнашуы иде. Бу җыелышта ул партиянең бер җан, бер тән белән сулавын, бергә тупланган куәтле, какшамас көч икәнен аңлады.
— Коммунистлар барлык сугышчыларга үрнәк күрсәтергә, аларны үз артларыннан ияртергә тиешләр, — диде полк командирының политик эшләр буенча ярдәмчесе майор Любушкин. Бу күп тапкырлар әйтелә торган гади сүзләр, туып килгән март иртәсендә, һөҗүм алдында бө-
86
тенлән башкача көч белән яңгырадылар Һәм Газинур аларны, яхшы җырны күңеленә бикләгән кебек, ятлап алды.
Сугышчылар траншеяда җыелганнар иде. Партия җыелышыннан кайтып килүче командирларын күргәч, алар аңа таба борылдылар. Сержантның зур кара күзләре ерактан ук ялтырыйлар иде.
— Башлыйбыз, иптәшләр!—дип кычкырды Газинур. Аның тавышында шатлык та. дәрт тә, көч тә, ышаныч та бар иде. — Башлыйбыз! — диде ул икенче тапкыр һәм янында басып торган пулеметчы кече сержант Комлевның иңбашына кулын салды: — Дуслар! Иптәш Сталин безгә фрицларны Балтик диңгезенә, балыкларга азыкка ташларга кушкан... Иптәш Сталин безгә ярдәмгә танклар, үзйөрешле артиллерия пол-кы, «иптап», «катюшалар» җибәргән!
Солдатлар, җанланып, бер-берсе белән сөйләшә башладылар. Газинур инде шактый күтәрелгән кояшка карап алды.
— Иртәнге сәгать — хәерле сәгать, диләр. Хәерле сәгатьтә башлыйбыз, иптәшләр. Карагыз: тпрә-якта яз бит! Сабан туйлары якын...— Газинур ярты сүздә тукталып калды. Мөгаен, ул күңеленә вакытсыз килгән сагыну хисләрен куарга теләгәндер. Аннары кыю рәвештә башын болгап алды. — Юллар бозылып өлгергәнче, иптәшләр, безгә бу сазлыклардан, әрәмәлекләрдән чыгарга кирәк. Ә көнбатышкарак киткәч,'туфрак нык, анда яз көне дә туктамыйча алга барырга була. Ә монда калсак, тәбедәге шикелле утырачакбыз.
— Сержант, кая таба һөҗүм итәбез?—дип сорады сугышчыларның берсе.
Газинур елмаеп җавап бирде:
— Гомуми юнәлеш, иптәшләр, бер — Берлин. Ә ротаның, взводның, отделениенең бурычлары турында бераз соңрак, командирдан сугышчан боерык алгач, әйтермен.
— Иптәш сержант, һөҗүмдә иң мөһиме нәрсә? — дип сорады бер яшь солдат. Сугышчылар аны төрле яктан оялта башладылар.
— Менә исәнме торасың!—диде Комлев. — Иптәш сержант безгә килгәннән бирле шул турыда сөйләп торды ич. Син колакларыңа мамык тыгып утырдыңмы әллә?
— Тукта, Комлев, — диде Газинур. — Яхшы киңәшне тагын бер тапкыр кабатласаң да зарар итмәс, һөҗүмдә иң мөһиме — тизлек! Дошманга тын алырга, аңга килергә ирек бирмәскә кирәк. Миңгерәүләнгән килеш аны кыйнавы ансат, шулай бит? Аннары курыкмаска кирәк. Онытмагыз, куркак көн дә үлә, батыр бер генә үлә...
Газинур тагын нидер әйтергә җыенган иде, траншея буйлап йөгереп узып барган взвод командиры связное:
— Отделение командирлары, взвод командирына! — дип кычкырды.
Газинур, сугышчыларына алгы кырыйны җентекләп күзәтеп торырга кушып, взвод командиры янына йөгереп китте.
Взвод командиры траншеяда баскан һәм, кулын каш өстенә куеп, алгы кырыйны күзәтә иде.
— Барыгыз дамы? — дип сорады ул, як-ягыиа каранмыйча.
— Барыбыз да, — диделәр сержантлар.
— Сугышчан боерыкны тыңлагыз, — диде ул, алгы кырыйдан күзен алмыйча, һәм ротаның, взводның, айлары һәр отделениенең бурычлары турында сөйләп китте.
Әйләнә-тирә үтә якты, үтә тын, һәм бер гаҗәеп чиста иде. Кинәт коточкыч үкерү ишетелде һәм шуның артыннан ук дошман позицияләре турысында вулкан аткан шикелс булды, һавага кара төтен һәм туфрак "стенасы күтәрелде, тирә-як караңгыланып китте. Ул арада траишеядагы солдатларның баш өстеннән, утлы ' коерыкларын сузып, яңадан яңа реактив снарядлар сызгырып үтә башлады, ачулы үкереп самолетлар очты. Жир ыңгырашырга, селкенергә, үкерергә тотынды
87
Артиллерия уты көчәйгәннән-көчәя барды. Кайчагында ут валы дошман оборонасының эченә үк тәгәри, аннары, әүвәлгедән күп мәртәбә куәтлерәк көч белән, яңадан алгы кырый өстенә ишелеп төшә. Зур-зур агачлар, тамырлары белән йолкынып, туфрак, кар, бүрәнә кисәкләре белән бергә һавага очалар. Траншеялардагы солдатлар, «сугыш алласының» эшенә сокланып, бер-берсенә каш сикертеп куялар, баш бармакларын күрсәтәләр. Моңарчы алар күп һөҗүмнәрдә катнашканнар, күп тапкырлар үзебезнең дә, дошманның да артиллерия хәзерлеген күргәннәр. Ләкин бүгенге канонада аларга барысыннан өстен булып тоела. Артилле-рия көчлерәк эшләгән саен сугышчыларның күңелләрендәге тынычлык та, исән калуларына ышаныч та арта бара. Югыйсә дошманның оборонасы бик көчле, ул җиргә тирән казып урнашкан, алгы кырыен бропе- колпаклар, дзотлар, дотлар, пулемет точкалары, җиргә күмелгән танклар белән тутырган. Аның моннан китәргә һич тә исәбе юк. Әгәр артиллерия гитлерчыларның ныгытмаларын әйләндереп салмаса, пехотага кыенга киләчәк, һәр солдат моны яхшы белә һәм күңеленнән артиллерия утының озаккарак сузылуын тели.
Ун минут, унбиш, егерме минут үтә. «Сугыш алласы» һаман үкерә. Ярты сәгать үтә, артиллерия давылының тынарга исәбе дә юк. Шул ук вакытта күктә самолетлар оча, аннан бомбалар ява.
Газинур, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып, каскасын җилкә чокырына этеп, алга карый. Хәзер инде сүз әйтсәң дә ишетелерлек түгел. Шул чакта кемдер аның аркасына сукты, әйләнеп караса: дивизия разведчиклары узып баралар. Аның аркасына сугучы — старшина Зәбиров. Разведчикның йөзе ут кебек яна, күзләре очкын сибә. Ул елмайды, нидер әйтте һәм башы белән дошман ягына изәде. Газинур аның сүзләрен ишетмәде, ә ишарәсен аңлады. «Әйе, әйе!» дигән шикелле үзе дә шатланып, башын игәләп куйды. Зәбиров аны кочаклап үпте дә аргы башка таба йөгереп китте.
Якында гына бруствер өстендә бер кеше күренде. Ул бөтен буена басып, дошман ягына карый иде. Газинур аны шунда ук таныды: бу замполит Любушкин иде. Газинур аның әле күптән түгел генә^ партия җыелышында әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм күз ачып йомганчы бруствер өстенә сикерде.
Бер минут эчендә замполит янына йөзләрчә кешеләр сикереп менделәр һәм алга ташландылар. Газинур да үзенең отделениесе белән тирән кар эченнән алга йөгерде. Бераздан ул тирә-ягына каранды, һәр ике ягында, күз күреме җиткән арада, меңнәрчә сугышчылар кар ерып алга баралар иде.
— Идел кузгалды!—дип кычкырды Газинур, ләкин көчле шау-шудан аның тавышын үзеннән башка беркем дә ишетмәде.
Гитлерчылар ут ачтылар. Кемнәрнеңдер ыңгырашуы ишетелде, кемнәрдер егылып калды. Ләкин берәү дә туктамады.
Бушусвның беренче ротасы дошман траншеяларына бәреп керде, җимерелми калган дзот төпләрендә, блиндажларда, землянкаларда кул сугышлары башланды. Беренче траншеяларны алганнан соң, рота дошманның икенче траншеяларына ыргылды. Гитлерчыларның каршылык күрсәтүе тагын да көчәйде. Сугышчылар икенче траншеяны килешли ала алмыйча кар өстенә ятарга мәҗбүр булдылар. Алга танклар үтеп китте. Пехотаның һәм танкларның бергәләп ясаган ударыннан соң, дошманның икенче траншеясы да алынды. Күп кенә гитлерчылар, коралларын таш-лый, кулларын күтәрә башладылар. Күзләре атылып чыгарга торган, шашкан кыяфәтле озын бер фашистны Газинур үзе плен алды. Гитлерчы белән Газинур тар траншеяда очраштылар. Борылыштан ки^әт килеп чыккан ак киемле рус солдатын күргәч, фашист озын, ябык кулларын күтәрде. Ул Газинурдан буйга шактый озын иде. Кинәт ул Газинур автоматының көпшәсеннән тотып, аны читкә борды һәм суырып алмакчы
88
булды. Ул, мөгаен, бу уртачарак буйлы рус солдаты белән эшне бик тиз бетерермен дип уйлаган булгандыр. Ләкин авызы тиз пеште. Газинур аны аягы белән корсагына тибеп җибәрде һәм фашист, корсагы авыртуга чыдый алмыйча, җиргә чүгәләде. Газинур, аның кулыннан автоматын суырып алып, приклад белән фрицның маңгаена тондырды.
— Тор, кабахәт, хенде хох!—дип кычкырды ул автоматын дошманы күкрәгенә төбәп. Миңгерәүләнгән гитлерчы әкрен генә урыныннан торды һәм кулларын күтәрде.
XX
Дошманның төп оборонасы ике көнгә дә чыдый алмады. Безнең гаскәрләр пехотаның, танкларның һәм авиациянең тупланган удары белән аны актарып ташладылар. Дошман арадаш рубежларда каты каршылык күрсәтә-күрсәтә көнбатышка таба тәгәрәде. Подполковник Кремнев полкы каршындагы дошман подразделеннеләре Овсище авылына таба чигенде. Разведка мәгълүматларына караганда, Овсище авылында гитлерчыларның икенче оборона рубежы башлана. Авыл үзе көчле ныгытылган терәк пунктка әверелдерелгән, гитлерчылар айда каты каршылык күрсәтергә җыена. Шуңа күрә мөмкин кадәр тизрәк алга барырга һәм дошманга ныгырга вакыт бирмәскә кирәк иде. Сугышчылар ялны да, йокыны да оныттылар. Кыска вакытлы, ләкин бик каты сугышлардан соң да алар туктамадылар. Дошман гарнизоннары урнашкан кечерәк авылларны алар әйләнеп үтеп киттеләр, яки, әйләнеп үтеп, алар- га көнбатыштан һөҗүм иттеләр. Мондый атакалардан соң, гитлерчыларның бик азлары гына качып котыла иде.
Менә бу авылга да алар аның көнбатыш ягыннан килделәр. Төнлә гвардия майоры Ермиловның батальоны, кинәттән генә башланып киткән бураннан һәм караңгыдан файдаланып, авылны ерактан 'ап үтеп, аңа көнбатыштан якынлаша башлады. Авыл кырыена җиткәч, батальон г кылдан көнбатышка илтә торган бердәнбер юлны кисеп, кар эченә ятты. Ябалак-ябалак яуган кар әле һаман да туктамаган, ул ашыкмый гына, салмак кына ява иде. «Ктра карга бураннары», дип уйлады кар өстендә яткан Газинур. Ул озакламыйча тагын бик каты сугыш башланасын белә, анда шактый кызу буласын да белә, шулай да ул үзенең туган колхозын исенә төшерә алмыйча булдыра алмады. Сугышта куркуны белми, иң хәтәр җиргә алдан атылучы бу егетнең күңеленә тынычлык, тыныч хезмәт сугыш маҗараларына караганда мен мәртәбә якынрак иде. Хәзер, билгеле, озаклап уйланып утырырга анын вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Аның искә төшерүләре яшен тизлегендә үттеләр. Бер җирдә ул: «Сабир бабай атларга солыны мулрак бирә башлагандыр», дип уйлап алды, икенче бер җирдә Миңиурыйны, балаларын исенә төшерде, кайчакта күз алдына карт әтисе килеп басты, кыенрак хәлләргә эләксә Гали абзасы белән күңеленнән сөйләшеп алды, ашкынып алга барган чакларда, я Гөлләр чагылып үтә, я Фатыйманыи дәртле җырлары аның колак төбендә чыңлагандай була иде.
Ләкин солдат — солдат инде ул, аның иң беренче эше туган җирен яклау. Менә хәзер дә, Сабир бабай турындагы уйлар башыннан яшен тизлеге белән үткәннән соң, Газинур, бүтән барлык нәрсәсен онытып, тыңлап тора башлады. Кар пәрдәсе эченнән бер генә эт өргән тавыш та. бер генә әтәч тавышы да ишетелми. Ә хәзер нәкъ менә әтәчләр икенче тапкыр кычкыра торган вакыт. Берәр өйдә ут җемелдәмәсме дип, Газинур никадәр генә тырышып карамасын, пик бер генә, ичмасам, тычкан күзедәй, <ут җемелдәсен! «Бу кабахәт фашистлар бөтен яктылыкны сүндереп бетергәннәр», дип уйлап алды ул.
Тезмә буенча капитан Бушуевиың боерыгын тапшырдылар:
— Сержант Гафиятуллин, ротныйга.
89
Газинур, урыныннан торып, иелә төшеп, капитан янына йөгерде һәм анын белән янәшә кар эченә ятты. Шунда ук гвардия майоры Ермилов та ята иде.
— Гафиятуллин, отделениеңнең иң яхшы биш сугышчысын ал да, авылга разведкага бар. Әнә күрәсеңме, — гвардия майоры бияләйле кулы белән алга күрсәтте, — уйсулык сузыла. Шушыннан авыл уртасына кадәр бар да, ындыр бакчалары аркылы авылга кер. Барысын да белергә тырыш. Ләкин тавыш чыгарма. Ярты сәгатьтән кайт.
Берничә минуттан алты чаңгычы, ак күләгәләр шикелле үтеп китеп, кар эчендә күздән югалдылар. Газинур алдан барды һәм, вакыт-вакыт туктап, башлыгын ача төшеп, тыңлап торды. Авыл һаман да тын иде. «Гитлерчылар киткәннәрме югыйсә?» дип борчылып алды Газинур.
Разведчиклар әрәмәлекләр арасыннан келәтләр янына үттеләр, аннары кемнеңдер бакчасына керделәр һәм читән артына килеп яттылар. Моннан урамның бер өлеше күренә иде. Кинәт немецча команда тавышы ишетелде һәм урам буйлап унлап гитлерчының үткәне күренде. «Каравыл үтә. Постларны алмаштырып йөриләр», дип уйлап алды Газинур тиз генә. Гитлерчылар узып киткәч, ул үзенең сугышчыларын ике төркемгә бүлде, бер төркемне авылның көнбатыш ягына җибәрде, икенче төркем белән үзе, каравыл артыннан китте.
Авыл уртасындагы мәйданда алар дар агачы күрделәр. Буран эчендә кемнеңдер асылган гәүдәсе әкрен генә чайкалып тора иде. Дарда тагын биш элмәк бар, ләкин алары буш иде.
Газинур чак кына кычкырып җибәрмәде.
— Безнекеләрне... — диде ул, ыңгырашып.
Кайтырга вакыт иде инде. Газинур үзенең сугышчыларын елгага таба алып китте. Елга кырыенда, бүтән барлык йортлардан аерылып, ярым җимерек кечкенә бер йорт тора иде. Газинур туктады. Анын борынына ниндидер ис бәрелгәндәй булды. Ул сугышчыларына җиргә ятарга кушып, үзе тәрәзә янына килде. Ватык пыяла урынына тыккан чүпрәкне бармагы белән этте. Эчтән җылы чыга иде. «Монда кемдер бар», дип уйлады Газинур. Ул-бу була калса дип, кулына гранатасын тотып, сагаеп тыңлый башлады. Аннары тәрәзәне әкрен генә чиертте. Берәү дә җавап бирмәде. Газинур бераз көтте дә тагын чиертте. Шуннан соң эчтән малай тавышы ишетелде.
— Сезгә кем,кирәк? Монда мин бер үзем торам.
— Син кирәк, — диде Газинур, — ишегеңне ач әле, энекәш.
Мунча кебек шәп-шәрә өй эче. Газинур аны кесә фонаре белән яктыртып карады.
— Монда кем тора? — дип сорады Газинур.
— Мин...
Газинур фонарен малайга юнәлтте. Аңа унөч-ундүрт яшь булыр. Йөзе ап-ак, ябык. Өстендә сәләмәләр.
— Без сезне кичә үк көткән идек, — диде малай, күзләрен уйнатып.
— Кемнәрне? — дип сорады Газинур, сагаеп.
— Кызыл разведчикларны... Мий бит синең бүрегеңдәге йолдызыңны күрдем. Күрмәсәм, ачар идемме...
Газинур малайга үзен кызыксындырган сорауларны бирә башлады. Малай акыллы һәм үткен булып чыкты. Аның җаваплары тулы һәм Газинур үзе күзәткән мәгълүматларга да туры килә иде. Авылда дошманның бер ротага якын солдаты, пулеметлары, минометлары һәм җиңел туплары бар.
— Кемне асканнар? — дип сорады Газинур.
Малай учы белән күз яшьләрен сөртеп алды.
— Алексей Петровичны... колхоз хисапчысы иде ул. Тагын биш кешене кулга алдылар. Укытучы апаны да... Аларны иртәгә...
90
— Елама, туган, — диде Газинур, малайны кочаклап — без аларны коткарырбыз.
— Кайчан килерсез, абый? — дип сорады малай.
— Тиздән, — диде Газинур һәм малайга курыкмаска кушып ишеккә юнәлде.
Кинәт малай көлемсерәп куйды, күзләрендә шаян чаткылар күренде.
— Сез һөҗүм итә башлагач, — диде ул, эре генә, — мин үз отрядымны күтәрәчәкмен. Без биш малай. Тылдан бәрәчәкбез.
— Юк, юк. ярамый, энекәш. Сез тын гына утырыгыз. Югыйсә бөтен эшне харап итәрсез, — диде Газинур һәм чыгып китте. Ишек төбендә ул туктады. /Малайны бер үзен калдырырга ярамый иде. Ул, үзенең отрядын вакытыннан элек кузгатып, бөтен эшне чуалтуы мөмкин.
«Менә бәла», дип уйлады Газинур һәм малайны сакларга бер сугышчысын калдырды.
Авылның көнбатыш ягына җибәрелгән сугышчылар аларны үзәнлектә көтеп торалар иде. Бер-ике авыз сүз белән алар күргәннәрен әйтеп бирделәр. Авылның көнбатыш ягы ныгытылмаган, анда хәтта сакчылар да юк.
Бераздан алар карга күмелеп яткан батальон янында иделәр инде. Кызу килүдән тыны кысыла башлаган Газинур:
— Комбат кайда? — дип сорады.
— Биредә, — диде Бушуев.
— Сөйлә, — диде гвадрия майоры.
Газинурның докладын тыңлагач, комбат бераз уйланып торды һәм авылга һөҗүм итә башларга боерык бирде. Газинур отделениесен яңадан алдан җибәрде. Постларны тавыш-тынсыз юк итә барырга кушты.
— Сиңа обстановка таныш. Кыю хәрәкәт ит!
Шыпырт кына бирелгән команда тавышлары ишетелде. Кар эчендә яткан батальон аякка күтәрелде һәм өч яклап авылга таба бара башлады.
Газинур үзенең отделениесе белән алга ыргылды, беренче булып авылга керде һәм, ак күләгәләр кебек тавыш-тынсыз барып, фашист часовойларын берсе артыннан икенчесен хәнҗәрләр белән юк итте. Менә каравыл йорты. Аның каршында торган часовой да кар өстендә ята инде. Ләкин авылда атыш башланды. Хәзер тавыш-тынсыз хәрәкәт итүнең мәгънәсе юк иде инде. Газинур тәрәзә капкачын каерып алды да, каравыл урнашкан өй эченә танк гранатасы томырды. Шуның артыннан ук бөтен авыл буйлап «ура» тавышы яңгырады, атышлар көчәеп китте. Янгын яктысы карга күмелгән авыл өйләрен, урам буйлап йөгергән солдатларны, чатта ярсып-ярсып ата башлаган станоклы пулеметны яктыртты.
Газинур тоткыннарны япкан келәт ишегендәге йозакны приклад белән бәреп очырды һәм, ишекне ачып,
— Иптәшләр, сез азат!—дип кычкырды. Кемдер аны кочаклап алды һәм үбә башлады...
Таң атып килгәндә авылда атышлар тынган иде инде. Плеиныйларны алып киттеләр. Трофейларны сакларга берничә солдат калдырылды. Ут позицияләрендә гитлерчыларның бер генә тапкыр да атарга өлгермәгән туплары, минометлары тора иде. Бу төнге сугышта батальон үзенең берничә сугышчысын югалтты. Аларны, дардан төшерелгән бабай белән янәшә, авыл уртасындагы мәйданда күмделәр.
Батальон инде, көнбатышка китәр өчен, сафка тезелә башлаган иде. Шул чакта урамда шаулаша-шаулаша килгән малайлар төркеме күренде. Алар арасында күкрәгенә немец автоматы аскан ап-ак сакаллы бер бабай һәм башын бөгеп килгән сәләмә киемле бер кеше бар иде.
— Кем бу? — дип сорады капитан Бушуев.
91
Ап-ак сакаллы карт, честь биреп,
— Иң зур җинаятьче—комендант Курт Шварц, — диде.
Капитан бер адым алга атлап, Шварцка карады һәм, ачуын чак тыеп, кулы белән дарга күрсәтте:
— Бу синең эшеңме?
Гитлерчы, рус капитаны аны асарга куша, дип уңлады, ахрысы, куллары белән йөзен каплап, кыргыйларча чинап җибәрде.
— Нәрсә, котың очтымы, кабахәт? Сине менә шушы авылда хөкем итәчәкләр.
Малайлар арасында Газинур үзенең төнге танышын күрде һәм каш сикертеп елмайды. Бер читтәрәк, халык төркеме эчендә кулын күкрәгенә куйган яшь кенә бер хатын басып тора иде. Аның йөзе ап-ак, күзләре эчкә баткан, үзе бик ябык, аягында егылыр-егылмас кына тора. Кинәт ул урыныннан кузгалды һәм капитан Бушуев янына килде. Нидер сорады. Капитан, артына борылып, Газинурга күрсәтте. Хатын Газинур янына килде һәм аның ачык йөзенә, зур кара күзләренә карап,
— Рәхмәт, иптәш... Барысы өчен дә рәхмәт! — диде һәм Газинурны кочаклап үпте. Бу үлемнән коткарылган укытучы иде.
XXI
Калинин өлкәсенең соңгы километрлары. Алда кар эченә чумган Ов- сище авылы. Гитлерчылар аны мина кырлары, тимер чыбыклар, тран- шеялар, дзотлар белән чолгап алганнар, һәр йортны кечкенә генә крепость итеп ныгытканнар. Оборона өчен яраклы һәр өйнең нигезенә тишекләр тишеп, пулеметлар куелган. Авылның чокырлы-чакырлы булуы, шулай ук исәйкә алынган һәм анда һөҗүм итүчеләрне бик күп төрле һәм бик күп сандагы киртәләр көтә иде. Бигрәк тә урам чатлары көчле ныгытылган — анда җиргә күмелгән һәм тыштан гади кар көртенә охшаган танклар, бронеколпаклар, дзотлар тора.
Авылга килешли үк ясалган атака уңышлы чыкмады. Безнең батальоннар, дошманның көчле утына очрап, авылдан кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Шуның өстенә караңгы төшеп килә, солдатлар да бик нык арыганнар иде. Артиллерия артта калды, сугыш припасларын да китертеп җиткерәсе бар.
Полк командиры, тун өстеннән ак комбинезон кигән подполковник Кремнев, батальон командирларын үз янына чакыртып, гомуми атака иртәгә — җиде сәгатькә билгеләнгәнлеген әйтте. Гвардия майоры Ерми- ловиың батальоны авылга маңгайдан һөҗүм итү, өченче батальон төньяктан атакалау бурычын алды. Икенче батальон — икенче эшелонда барачак.
Полк командирының приказын үтәп, Ермиловның батальоны, төнге караңгыдан һәм бураннан файдаланып, авылга мөмкин кадәр якынрак барды һәм кардан траншсялар казый башлады. Таңга таба артиллеристлар да килеп җитте һәм әрәмәлекләр эчендә ут позицияләренә урнаша башладылар. Чокырларда минометчылар урнашты. Өлкән лейтенант Григорьян да үзенең разведчиклары белән биредә иде. Ул төне буенча дошманның алгы кырыен «капшап» йөрде. Разведчиклар гитлерчылардан юри ут ачтырдылар һәм аткан чакта күренә торган ялкыннарга каран, ут нокталарын билгеләделәр.
Таң алдыннан, караңгылык аерата куерган һәм йокы белән көрәшү ик читен бер вакытта, ниһаять, ике як та тынып калды. Арыган, талган разведчиклар кире кайттылар, пехотачылар, атака алдыннан аз гына булса да хәл җыяр өчен, бер-берсснә сыенышып, траншеялар төбенә утырдылар. Учаклар ягарга ярамый иде. Авыр эштән соң эсселәнгән тән, хәрәкәттән туктагач, суыкка бик тиз биреште һәм ярты сәгатьтән соң ук, калтырарга тотынды.
Газинур суыкка чыдамлы кеше булса да, ул да йокыга китә алмыйча тынычсызланды. Бераз гына булса да җылыныр өчен тәмәке кабызды һәм җиң очына яшереп тарта башлады. Борынга төтен керсә җылыта диләр. Берничә суырганнан соң, Газинур чыннан да бераз җылынгандай булды. Ләкин бүген солдат талымсызлыгы аны ни өчендер ташлаган иде. Башка вакытларда ул канда башын куйса, шунда йоклый ала торган иде, бүген күзенә йокы кертмәде. Траншея төбендә чүгәләп утыр-ган килеш, кар стенага карап торды. Аның уң иңенә Комлев башын куйган һәм әкрен генә мышный, сул ягында икенче отделение сугышчысы аңа сыенган. Ул да, бала кебек әкрен генә мышный. Ярым уяу, ярым йокылы Газинурның күз алдыннан әле күптәй түгел генә булып үткән күренешләр узалар: менә вал өстенә замполит күтәрелә һәм бөтен буена басып карап тора, менә аның күз алдында дарга асылган колхозчы картның гәүдәсе чайкала, үлемнән коткарылган укытучы аның күзләренә карый...
Газинур урыныннан торды, траншея төбендә бер-берсенә сыенышып утырып йоклаган сугышчан иптәшләренә күз салды. Характерлары, тормышлары, биографияләре һәм милләтләре төрле-төрле булган бу кешеләр аңа барысы да бертугандай якын иде. Менә хәзер алар ял итәләр, аларның таң калырлык бернәрсәләре дә юк шикелле. Ә берничә сәгатьтән алар урыннарыннан торачаклар һәм, үзләренең тиңсез батырлыклары белән бөтен дөньяны таң калдырып, алга барачаклар.
Газинур, траншеядан күтәрелә төшеп, үзләре барачак сугыш кырына карады. Кинәт аның күзенә ап-ак алмагач чалынды. Сугышка кадәр биредә колхозның алма бакчасы булган, ахрысы. Гитлерчылар, ут секторы ачык күренеп торсын өчен, алмагачларның барысын да кырганнар. Бары тик бер алмагач кына ничектер киселми калган. /Мөгаен, ориентир итеп калдырганнардыр.
Ничек кенә булмасын бу ап-ак алмагач, Газинурның күңелендә җылы хисләр уятты. Туган яклары Азнакайда, Сугышлыда, Шөгердә, Бөгелмәдәге алма бакчалары күз каршына килде. Анда алмагачларны, куян кимермәсен өчен, юкә кабыгы белән уратып куялар иде...
Менә озакламый май килер, карлар эреп бетәрләр, алмагачлар чәчәк атар. Бу гарип алмагач та чәчәк атар, ул чагында фронт бу җирләрдән ерак булыр, менә хәзер карлы траншеялар сузылган һәм солдатлар утырган урыннарда колхозчылар яңа яшь алмагачлар, җимеш куаклары утыртырлар. Ә тагын берничә елдан соң монда зур бакча шаулап үсәр. Әйе, бик зур бакча шаулап үсәр!
Газинур кулы белән күзләрен каплады, һәм кинәт аңа бөтен җир шау чәчәккә күмелгән зур бакча эчендә күк тоелды. Аның кара шомырттай чәчләренә, иңбашларына алсу-ак алма чәчәкләре коела, имеш. Ә алма бакчалары уртасыннан еракка-еракка, зәңгәр офыкка кадәр, туп-туры юл сузылган, имеш. Газинур шул туры юлдан ашыкмый гына бара. Бер кулы белән кызын, икенче кулы белән малаен җитәкләгән. Кызының да, малаеның да муеннарында ал галстуклар. Аларны җил тибрәтә. Балалар җырлыйлар, көләләр. Ә кечкенә малаен муенына атландырган, имеш. Аның кулында чәчәкле алмагач ботагы. Кечкенә малай да җырлый, көлә, имеш. Ә янәшәсендә шаян, сөйкемле Миңнурый— гөләп чәчәге бара, имеш...
— Нәрсә, аягүрә төш күрәмме югыйсә, — диде Газинур үз-үзенә һәм кулын күзләреннән алды. Аның алдында ай нурында коенып, ялгыз алмагач кына тора иде. Аның ботакларында чәчәкләр түгел, кар бөртекләре. Уңдарак әрәмәлекләр, ә алда, тонык кына булып, Овсище авылының кырыйдагы йортлары, тимер чыбык киртәләре күренә.
«Иртән без барыбер анда булырбыз», — дип уйлады Газинур. Ул анда булачаклары турында һич тә шикләнми һәм бу айлы төн анын соңгы төне, бу алмагач аның соңгы күргән алмагачы, ә иртән томанга
93
уралып чыгачак кояш — аның соңгы кояшы буласын, ә кар эчендә яткан борынгы Овсище авылы аның мәңгелек йорты буласын ул уена да китерми иде. Әгәр белсә, ул үзенең тормыш юлына әйләнеп карар иде: ничек яшәде соң ул, кешеләргә нинди файда китерде, нинди яхшылык эшләде, газиз Ватанына нинди хезмәт күрсәтте? Әрәмгә үткәрмәдеме соң ул үзенең алтын яшь гомерен? Соңгы сулышын алганда, эшләнмәгән эшләр өчен ачы үкенүдән йөрәге әрнемәсме? Оят һәм хурлык йөзен кызартмасмы? Юк, моңа ул саф вөҗдан белән җавап бирә алыр иде. Ул үзенең иң-иң яхшы хисләрен туган иленә тамчысын да калдырмыйча биргәнлеген әйтә алыр иде.
Газинур әзергә хәзер булып тумады. Аның үсмер чаклары искенең җимерелүе, яңаның тууы елларында үтте. Иске тормыш калдыклары үзләренең бөтен көчләре белән аны артка сөйрәргә, алга, яктыга җибәрмәскә маташтылар. Ә ул барыбер алга омтылды. Әмма, әгәр дә аның дуслары булмаган булса, ул бер үзе генә, никадәр батыр йөрәкле булса да, тормыш төбеннән күтәрелә алмас иде, Карагыз, «Красногвардеец» кайда да, Соликамск кайда, Карелия урманнары кайда да, икенче Балтик буе фронты кайда, Ловать елгасы буендагы пулеметчылар ротасы кайда да, Газинурның беренче уку йорты — полк мәктәбе кайда! Ләкин кайда гына йөрмәсен, һәр җирдә аның җаннан артык дуслары будлы. Дуслары аңа санап та, әйтеп тә бетергесез ярдәм күрсәттеләр. Газинур ал ардан ерак булса да, үзен һич тә алардан аерым итеп карый алмый иде. Дусларный йөрәкләре бер-берсенә күзгә күренми торган җепләр белән тоташа, дип сөйләргә ярата иде ул, аның иске дуслары яңаларында кабаттан туа барды. Бигрәк тә олы дуслары — коммунист укытучылары турында ул моны шулай дип әйтә алыр иде. Гали абзый Павел Ивановичка тышкы кыяфәте белән һич тә охшамаган булса да, Гали абзыйның кайсыдыр гүзәл ягы Павел Ивановичта бар иде, ә Павел Иванович һич тә парторг Соловеевка яки замполит Любушкинга охшамаган иде, әмма аларда да леспромхоз партия оешмасы секретареның иң яхшы сыйфатлары бар иде. Алар Газинурны бөек тормыш юлында, гүя эстафета кебек, кулдан кулга тапшырдылар һәм аларның һәркайсы аны алга алып барды. Алар аңа юл күрсәтте. Тормыш юлында аны җитәкләүчеләр дә алар булды. Аннары калын урманнарда карт имәннәр белән янәшә яшь агачлар да үскән һәц урманны ямьләндергән кебек, тормышта да олы җитәкчеләр белән бергә кешенең яшәвен тулыландыра, матурландыра торган бүтән кешеләр дә күп бит Колхоз председателе Хәнәфиләр һәм ат караучы Сабир бабайлар, Миңнурыилар һәм Гөлләрләр, Бушуевлар һәм саф күңелле Екатерина Павловналар, Стариковлар һәм Ильченколар, Григорьяннар һәм Зәбировлар... Әгәр саный башласаң алар никадәр күп һәм аларның күп булулары сөе-нечле дә.
... Немецлар ракета чөя башладылар. Автоматлар тырылдашып алды. Аннары тагып тынлык урнашты. Ләкин бу тынлык инде озакка сузылмаячак. Солдатлар уяндылар. Яктырта башлады. Старшина Михно кайнар аш һәм аракы китерде. Солдатлар кайнар шулпа салган котелокларын траншея төбенә, кар өстенә куеп, ашарга керештеләр.- Бөтен траншеяга тәмле шулпа исе таралды. Ә котелоклар астындагы кар эри барды һәм соңыннан траншеяның буеннан буена түгәрәк котелок эзләре тезелеп калды.
Йөз грамм, кайнар шулпа туңган сугышчыларны шактый җылытып җибәрде. Аларның кәефләре күтәрелеп китте.
— Монысы бик ярады, рәхмәт, иптәш старшина,—диде Газинур,— инде эшкә керешергә дә була.
Траншея буйлап разведчиклар үтеп китте. Старшина Зәбиров бер генә минутка Газинур янында туктады.
Газинур, — диде ул, — Фатыйманың ире бармы?
94
Гафиятуллин бу көтелмәгән сорауга каршы рәхәтләнеп елмайды, кара күзләрендә шаян чаткылар биешә башлады, ләкин старшинанын җитди икәнен һәм бик ашыгуын күреп,
— Юк, Исхак, ул кыз кеше, — диде.
Разведчикның йөзе яктырып китте. Ул нидер әйтергә теләгән кебек сержант янында бераз басып торды.
— Хәзер башлыйбыз, — диде ул һәм иптәшләре артыннан йөгереп китте. Газинур сәгатенә карады: җиде туларга ун минут калган иле.
XXII
Бер генә минутка да тынмыйча «сугыш алласы» — артиллерия һәм минометлар ата. Аларга станоклы пулеметларның, озын-озын чиратлары, автомат тырылдаулары кушыла. Көчле дулкын булып кырлар буенча «ура» яңгырый. Язгы Идел кебек, күз күреме җиткәнче җәелеп, пехота атакага бара. Траншеяларда, дзотларда яшеренгән гитлерчылар котырынып каршылык күрсәтәләр. Атакага баручылар арасында әледән-әле кара фонтаннар күтәрелә, кешеләр егылып кала. Ләкин ташкын туктамый, ул һаман алга авыша. Актарылган тимер чыбыклар, траншеяләр, дзотлар, авыл кырыендагы йортлар ап-ачык күренәләр. Дошманның уты тагын да көчәя төште. Ул һәр метрга кургаш яңгыры яудыра, бигрәк тә флангтан осколочный снаряд белән атучы автоматик туплары сугышчыларга зур югалтулар' китерә. Ниһаять, алга барырга мөмкин булмый башлады, пехотачылар, тимер чыбыклар янында ук яттылар һәм кар эченә күмелә башладылар.
Газинур үзенең отделениесе белән батальонның сул канатында бара иде. Ул батальонның ятарга мәҗбүр булуын күрде. Ләкин отделениесен туктатмады. Биредә дошманның уты ул хәтле көчле булмаудан файдаланып, ул сугышчыларын һаман алга* ашыктырды.
Немец тубы алардан чак кына уңдарак иде. Анда, мөгаен, тылларына төшәргә җыенучы бер төркем сугышчыларны күрмәделәр. Ләкин икенче дзоттан аларны күреп алдылар һәм ут ачтылар. Отделение ятты, ләкин туктамады, шуышып алга бара бирде. Дошман траншеялары күренде.
— Гранаталар!—дип кычкырды Газинур. Дошман траншеяларына гранаталар очты һәм шуның артыннан ук Газинур аякка күтәрелеп:
— Минем арттан!—дип кычкырды. Ул беренче булып траншеягә сикерде, ялтырап торган кара күзләре белән як-якка каранып алды. Траншея төбендә ике немец үлеп ята иде.
— Тупны алабыз!—дип кычкырды Газинур сугышчыларына. Ул үлекләр өстеннән сикерде дә алга ыргылды. Кайдандыр мәтәлеп чыккан бер гитлерчыны автоматтан егып салды. Аннары тагын алга йөгерде. Дзот эченә яшерелгән немец тубы ярсый-ярсый ата иде. Ул шундый тиз ата, әйтерсең, пневматик чүкеч кебек таш чүки.
Траншея борылышында алдан йөгерүче Газинурга немец автоматчи- гы атып җибәрде. Газинур артка чигенеп өлгерде. Пуляларның берсе каскасына тиеп, рикошет ясады. Газинурның башы чыңлап китте. Бер генә секундка күзләрен йомды һәм шунда ук ачты. Ул гранатасына сузылды, ләкин арттан килүче Гордеев Газинурның башы аркылы, граната ташлап өлгерде. Кыска, кискен шартлау яңгырады, фрицның ачы илерүе ишетелде.
Бер минуттан алар дзот ишеге төбендә иделәр инде. Анда озын буйлы, пычрак йөзле бер фриц күренде. Ул үзләренчә нидер акырып җибәрде һәм ишеккә тотынды. Мөгаен, ябарга теләгәндер. Кече сержант Комлев ишеккә төбәп атып җибәрде. Гитлерчы шунда ук бөгәрләнеп төште. Газинур дзот эченә танк гранатасы томырды. Коточкыч шартлау дзот эчен тетрәтте, ишектән куе төтен бәреп чыкты. Шуның
95
артыннан ук Газинур дзот эченә атылып керде һәм, насостан су сиптергән шикелле, автоматын яктан якка бора-бора ата башлады.
Фрицларның бары тик берсе, ниндидер могҗиза аркасында, исән калган. Ләкин ул шулкадәр миңгерәүләнгән, берни аңлый алмас хәлгә килгән. Авызыннан, борыныннан, колакларыннан кан ага. Газинур аны, якасыннан эләктереп, ишеккә таба этте.
— Гордеев, алып кит!—дип кычкырды Газинур һәм үзе калган сугышчылары белән авылга омтылды. Ул тирләгән, йөзе кызарган, юеш кара чәчләре маңгаена төшкән. Үзе үткен, зирәк, дары кебек янып тора.
Туп атудан туктауга батальон дәррәү күтәрелде. Капитан Бушуев- ның ротасы авылга беренче булып бәреп керде һә.м кырыйдагы йортларны алды. Шуннан соң рота, һәр йортны диярлек штурмлый-штурм- лый авылның үзәгенә таба бара башлады. Аңа подваллардан, тәрәзәләрдән, чормалардан аттылар.
Шушындый йортларның берсен блокнровкалагач, Газинур үзенең сугышчыларын йорт артлары, ишек аллары аркылы авыл уртасына алып китте. Хәзер иң мөһиме алга бару, дошманның авыл уртасындагы утын таркату иде. Шуңа күрә Газинур аерым йортларда утыручы автоматчыларга каршы сугышып та тормады. Аларны арттан килүчеләр юк итәчәк.
Ишек аллары аркылы бара-бара Гафиятуллинның отделениесе авыл уртасына ук килеп чыкты. Кемнеңдер сыер абзары артына яшеренеп туктадылар. Алда киң мәйдан җәелеп ята. Мәйдан артында авылның көнбатыш яртысы башлана. Газинур обстановкага берьюлы төшенеп алды. Мәйданны аркылы чыкмыйча торып, авылның икенче яртысына бәреп керергә мөмкин түгел, ике яктан тирән чокыр сузыла. Ә чокыр буйларында тимер чыбыклар һәм, билгеле, миналар. Мәйданны аркылы чыксаң, авыл безнең кулда дип исәплә. Мәйдан — бөтен авылның, юк авылның гына түгел, бөтен терәк пунктның ачкычы!
Бу вакытта төньяктан һөҗүм итүче батальон да авылга бәреп керде һәм хәзер ике батальон икесе дә мәйданга таба авыша иде.
— Сержант, кара! — диде сугышчыларның берсе һәм автомат көпшәсе белән мәйдан артындагы бер ишек алдына күрсәтте. Анда фрицлар туплана иде.
— Комлев, ут!—дип кычкырды Газинур. Кул пулеметы артында яткан кече сержант шунда ук ут ачты. Гитлерчылар кычкырыша башладылар һәм коймалар артында күздән югалдылар. Берничәсе егылып калды.
— Алга, минем арттан!—дип кычкырды Газинур. Ләкин алар йорт ышыгыннан чыкканнар гына иде, каршы яктан ут ачтылар. Газинур белән янәшә йөгерүче Комлев кулы белән күкрәгенә тотынып, бераз чайкалды да, пулеметы өстенә егылды.
— Ятыгыз!—дип кычкырды Газинур һәм үзе дә ятты.
Немец пулеметы баш күтәрергә ирек бирмичә ата иде. Шулай да Газинур аның кайдан атуын күреп алды. Каршы якта, нәкъ Газинур турысында, җимерек өй нигезе күренә. Аның бүрәнәләре төрле якка таркалган. Ә бүрәнәләр астында, таш подвалда, немец дзоты.
«Әнә кайда яшеренгәнсең, кабахәт!» — дип уйлап алды Газинур. Бу куркыныч пулемет иде. Тип-тигез мәйданга килеп кергән сугышчыларны, окоп казып өлгергәнче үк кырып бетерәчәк ул. һәм Газинур шуны уйлап кына алган иде, мәйданга урам, ягыннан капитан Бушуевның ротасы килеп керде. Газинур алдан йөгереп килүче сугышчыларның егылуын күрде. Әнә берәү, икәү, өчәү... калганнары үзләре яттылар.
Газинурның йөрәге, ачудан ташып, атылып чыгардай булып тибә иде. Ул иптәшләренә борылып карады. Алар, карга йөзтүбән капланып, хәрәкәтсез яталар.
9G
Кар тузаны чәчрәтеп, Газинур янында гына пулялар чиелдады. «Монысы үтте... Менә монысы да...» Пуля Газинурның борын төбендә генә карга кадалды һәм кар тузаны Газинурның йөзенә бәрелде. Ул күкрәге белән җирне сытып яшеренергә теләде, ләкин яшеренергә мөмкин түгел иде. Күкрәге белән җиргә сыенганда ул гимнастерка кесәсендәге партия билетының кыштырдавын тонды. Һәм шунда ук: замполит Любуш- кинның һөҗүм башланыр алдыннан үткәрелгән партия җыелышында әйткән сүзләре исенә төште: коммунистлар үрнәк күрсәтергә тиеш...
Ул башын күтәрә төште һәм үткен хәнҗәр кебек кыска ялкынын сузып атып торган дошман пулеметына карады. Аннары авың кулы билендәге гранатасына сузылды. Ул дзотка таба шуыша башлады.
Менә ул сулгарак борылды, тиз генә кар белән капланган бомба чокырына төште. Ләкин ара ерак иде әле, гранатаны ташлап җиткереп булмаячак. Газинур тирә-ягына каранды. Тагын ике солдат, кулларына граната тотып, дзотка таба шуыша иде. Менә берсенең каскасы очып китте. Бер генә секундка ул үзенең канлы башын күтәрде һәм, дзот амбразурасына түгәрәкләнгән күзләре белән карап торды да, карга капланды. Икенчесе һаман шуыша иде. Ләкин ул Газинурга караганда дзотка шактый ераграк. Газинур, артына борылып, үз сугышчыларына карады. Аларның өчесе, шулай ук кулларына гранаталарын тотып, шуышып киләләр иде.
Газинур чокырдан чыкты да тагын шуыша башлады. Хәзер инде аны бөтен батальон күреп алды.
Порт ышыг.ында яткан капитан Бушуев, каскасын артка этеп, иреннәрен тешләде. Ул шулай ук Газинурның һәр хәрәкәтен күзәтә иде.
Ачуыннан буыла-буыла ут чәчкән фашист пулеметы үкерүдән туктамады. Газинур дзотка якын ук килде. Бер секунд тынып торды. Анык зур кара күзләре ялт-йолт килә, аларда җиңү шатлыгы иде. Ул дзот янында инде, хәзер бу дзотның эше бетәчәк. Менә ул бераз гына күтәрелә төште һәм бөтен көче белән селтәнеп, граната томырды. Җир тетрәп китте. Шуның артыннан ук Газинур икенче гранатасын томырды.
Немец пулеметы тынды. Сугышчылар команда көтмичә үк, урыннарыннан сикереп торып, мәйданга ташландылар. Газинур да берничә адым алга йөгерергә өлгерде. Ләкин кар көрте астындагы тар гына кара амбразурадан яңадан көчле ут ыргылды. Фашист пулеметы, котырынып, җир селкетеп ата башлады. Ындыр табагы кебек тигез һәм киң мәйдан аркылы атакага баручы совет батальоннары өстенә кургашын яңгыры яуды. Яңа сугышчылар, яраланып, кар өстенә ауды, яңадан ак кар кызыл канга буялды. Батальоннар ут давылына каршы бара алмыйча, икенче тапкыр инде, карга ятарга мәҗбүр булдылар. Кемнеңдер үлем ачысы белән кычкырган әрнүле тавышы, пулемет үкерүләрен җиңеп, иң алда, снаряд чокырында яткан Газинурның колагына килеп керде. Ул башын күтәрә төште һәм мәйданның төрле урыннарында, кулларына граната тотып дзотка таба шуышкан, ләкин ярты юлда тук-тап калган сугышчыларның хәрәкәтсез гәүдәләрен күрде. Тик берсе гүя язмышка карышып, пуляларның, чинап сызгыруларына һәм үлем янавына җирәнеп карагансыман, һаман да алга шуыша. Пулялар аның әйләнә-тирәсендә өерләре-өерләре белән карга кадалалар. Сугышчы җиргә ныграк сыена, ләкин шуышуыннан туктамый. Аның шабыр тиргә баткан һәм кызышкан йөзе салкын кардан сыдырылып бара булса кирәк. Ниһаять, ул да туктады, аннары, кулларына таянып, бераз гына күтәрелә төште. Шул секундта Газинур аны танып алды: бу өлкән сержант Ильченко иде.
Ильченко карга капланды һәм артык кузгалмады. Газинурның кулы бил каешына сузылды. Бер генә гранатасы да калмаган. Ул зәһәрләнея аткан дошман пулеметына, кара күзләрен киң итеп ачып, тирән сулый- сулый, ачу һәм нәфрәт белән карап торды һәм нәкъ менә шул минутта
аның күңеленә Александр Матросов килде. Моннан бер ел элек, шушы ук борынгы рус җирендә, хәзер Газинур ятып тора торган Овсище авылыннан нибары берничә дистә генә километрда булган Чернушки авылы читендә, Александр Матросов та ут беркегән дошман амбразурасына нәкъ менә шулай карап торган бит.
— Саша... — диде Газинур әкрен генә, әйтерсең ул, киңәш сорап, бик якын дустына мөрәҗәгать итте, һәм шунда бик ачык булып, юлбашчының сүзләре аның хәтеренә кйлде: «Иптәш Матросовның бөек батырлыгы Кызыл Армиянең барлык сугышчыларына сугышчан гайрәтлелек һәм геройлык үрнәге булып хезмәт итәргә тиеш».
Газинур урыныннан сикереп торды. Моңарчы аның гәүдәсе кара кургашын тутырган шикелле авыр иде. Кинәт ул җиңеләеп киткәндәй булды, әйтерсең, аңа канатлар чыкты, күз аллары да яктырды. Ләкин бу секундта Газинур үкереп һәм үлем чәчеп торган пулемет авызын түгел, ә ямьле язның күгәрчен түшедәй аяз күк йөзен, ялтырап торган кояшны күрде. Әле ачылып та өлгермәгән агач бөреләренең тәмле хуш исләре аңкыган дымлы яз һавасын күкрәген тутырып сулады.
Ун-унбиш адымда, ярсуының соңгы чигенә җитеп, фашист пулеметы котырына иде. Газинур дзотка таба йөгерә башлады. Бөтен батальон тынып калды. Сугышчылар һәм офицерлар сержантның нәрсә эшләргә теләвен бик ачык күрделәр. Үзләре дә үлем астында яткан, ничәмә-ничә сугышларны башларыннан кичергән сугышчылар таң калды, сулышлары тукталгандай булды. Ничек таң калмасыннар? Ничек сулышлары кысылмасын? Аларның күз алдында Сталин солдаты үлем белән үлемсезлек арасын үтә, аларның күз алдында большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән гади совет кешесе буыннардан буыннарга калырлык, телләрдән төшмичә, әкият итеп сөйләрлек, җырларда җырланачак батырлык эшли иде.
Хәнҗәр кебек үткен һәм рәхимсез ялкынын сузып, ыжгырып торган амбразурага берничә адым калганда Газинур бик кыска вакытка гына туктйды. Язгы аяз күктә, еракта-еракта, бөдрә ак болытлар йөзә иде. Кояш нурлары аларны үтәдән-үтә яктырткан, алар шундый җиңелсы- ман, өрсәң, тузганак кебек очып китәр төсле. Үзләре шундый ак, беренче яуган кар да андый ак булмый, бугай...
Кайда, кайчан күргән иде соң Газинур шундый ак һәм җиңел болытларны?
Фашист пулеметы һаман үкерә. Артык бер генә минут та көтәргә ярамый. Ул атып торган һәр секунд безнең җиңүебезне тоткарлый, уннарча сугышчыларның гомерләрен юк итә.
Газинурның карары нык. Аның күңелендә курку да, тетрәү дә, икеләнү дә юк.
«Туган ил өчен... Сталин өчен...» — дип уйлады ул һәм шушы соңгы сулышында үзе өчен иң кадерле, иң мөкатдәс булган, балаларын, хатынын, карт әтисен, җаннан артык күргән дусларын, сөекле һәм газиз Ватанын исенә төшерде...
— Туган ил өчен, Сталин өчен! — дип кычкырды ул. Аннары яшәү белән үлемсезлек арасындагы ике адым җирне йөгереп үтеп, ажгырып торган фашист пулеметы авызына киң күкрәге белән капланды...
Шул ук секундта батальоннар атакага күтәрелде һәм, дошманны сытып, алга ыргылдылар.
... Капитан Бушуев һәм гвардия майоры Ермилов Газинурның үле гәүдәсен, амбразурадан үз куллары белән күтәреп алып, кар өстенә салдылар. Газинур, гүя үлмәгән, бары тик йоклый гына. Үлем ачысы аның сөйкемле йөзен ямьсезләндермәгән, әйтерсең, үлем аңа якын килергә курыккан.
Шунда ук Газинурның сугышчан иптәшләре басып торалар иде. Алар да сержантның тыныч йөзенә карыйлар һәм аларның берсе дә бу
7. ,С. Э,- |2 Q-?
зур кара күзләр инде беркайчан да очкын чәчеп ялтырамавына, аның калынрак иреннәреннән инде һичкайчан моңлы җырлар, шаян сүзләр яцрамавына һич тә ышана алмыйлар...
Яз шаулый. Җир яшәрә, агачлар яфрак яра. Тирәкләрдә кошлар сайрый. Безнең гаскәрләр бөтен фронт буйлап һөҗүм итеп, көп-төн алга баралар. Безнең гаскәрләр инде Карпат таулары итәгендә, Румыния җирендә сугышалар. Сталин гаскәрләре Чехословакия чигенә килеп җиттеләр. Героик Одесса, Севастополь шәһәрләре өстендә кызыл байраклар җилферди. Кырым азат. Совет кораллы көчләренең тиңсез җиңүләрен котлап Ватаныбызның башкаласы Москва көн саен икешәр, өчәр тапкыр салют бирә.
Кешелекнең иң явыз дошманы — фашизмны үз өнендә тукмаклап бетерер өчен ашкынып алга баручы совет сугышчылары арасында Газинурның сугышчан дуслары да бар. Әнә бронетранспортер™ утырып, капитан Григорьян белән кече лейтенант Зәбиров баралар, әнә шинель итәкләрен бил каешына кыстырган офицер Стариков, әнә. маңгаен ак марля белән ураган өлкән сержант Ильченко, әнә атларга атланып. майор Бушуев белән гвардия майоры Ермилов янәшә баралар, әнә юл чатында, виллис янында, сугышчыларына карап, полковник Кремнев белән подполковник Любушкин басып торалар. Политбүлекчеләр арасында, хезмәте белән күзгә артык ташланмаган, әмма иң батыр сугышчыларны тәрбияләүче полк партоешмасының җитәкчесе өлкән лейтенант Соловеев бара. Медсанбат машиналарында сөйкемле һәм гүзәл рус хатыны Екатерина Павловна Бушуева күренеп кала, һәм шушы меңләгән сугышчан дуслары арасында, күзгә күренмичә, батыр йөрәкле, саф вөҗданлы совет солдаты — Советлар Союзы Герое сержант Газинур Гафиятуллин да бара... Ә тирә-якта яз шаулый. Җылы җилләр исә. Күгелҗем урман өсләрендә беренче күкрәү яңгырый. Сугышчылар елмаялар, аларның күзләрендә яңа очкыннар, яңа өметләр кабына. Бу күкрәү аларны киң кырларга, тыныч хезмәткә чакыра, туган җирләрен сагындыра, ашыктыра, җилкендерә.
Солдат плащпалаткаларына, тракторлар сөйрәп барган зур тупларның озын көпшәләренә, танклар бронясына, машиналар өстенә корылган брезентларга, поход кухнялары өстенә, әкрен генә шыбырдап, кояшлы яңгыр ява. Беренче язгы яңгыр — ләйсән яңгыры! Диңгездән диңгезгә сузылган барлык олы, кече фронт юллары буйлап атлаган Сталин солдатлары гүя шушы кояшлы яңгырны да, яңгыр артыннан гаҗәеп бер тантана белән балкып килгән көчле яктылыкны да, тынычлык байрагын күтәреп илткән кебек, үзләре белән бергә алга, соры һәм салкын томан эчендә иңрәп яткан көнбатышка алып баралар. Колонналар ташкыны ераграк киткән саен, яктылык дәръясы да арта, киңәя бара. Бу яктылыкта кешеләр өчен иң кадерле, иң мөкатдәс нәрсәләр — азатлык, тынычлык, ышаныч, яшәү нурлана.
— Шире шаг!—дигән дәртле команда ишетелә. Сугышчылар кызурак атлый башлыйлар. Аларның юлы озын әле, ләкин алар максатларына барып җитәчәкләр. Чөнки алар белән бергә, юл күрсәтеп, җирнең иң бөек кешесе — Сталин бара.
Яз шаулый. Күгелҗем урман өсләрендә беренче күкрәү яңгырый, кояшлы яңгыр ява...
Апрель, 1951 сл.
Бетте.