АЛЕКСАНДР ФАДЕЕВ
(Тууына 50 ел тулу уңае белән)
һәр талантлы язучы әдәбиятка үзенә хас булган фикерләр, образлар, вакыйгалар, кыскасы, чынбарлыкның чиксез күп күренешләренең бер яки берничә әһәмиятле өлешен алып килә, шуның аркасында ул бу әдәбиятны баета, үстерә, киңәйтә. Мондый язучы чорының алдынгы идеяләре белән рухланып, шуларны әдәби образларда гәүдәләндереп, җанландырып, шушы идеяләрнең ялкынлы пропагандисты булып әверелә.
Әдәби әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларның ни дәрәҗәдә бүгенге көн өчен әһәмиятле, кирәкле булуына, шул идеяләрне чагылдырган образларның ни дәрәҗәдә тирән, ышандырырлык булуларына карап, язучының таланты билгеләнә. Совет әдәбиятын барлыкка ки-терүдә, аны үстерүдә зур роль уйнаган Александр Александрович Фадеев хаклы рәвештә менә шундый талантларның күренеклесе булып исәпләнә.
Аның иҗатында иң төп проблема-ларның берсе — совет җәмгыяте шартларында формалашкан яңа кеше образын күрсәтү, коммунистик идеаллар өчен көчен һәм җанын кызганмыйча көрәшүче алдынгы совет кешесе образын сурәтләү алгы планда тора.
Совет власте чорында югары идеяле яңа, совет әдәбияты барлыкка килде, шушы әдәбият белән бергә яңа тип язучылар да үсте, үзләренең тормышларын һәм иҗат планнарын коммунизм гөзү идеаллары белән өзелмәслек итеп бәйләгән, аның язмышын һәм киләчәген үз язмышы белән бәйләгән, большевистик партиялелек белән тирән сугарылган яңа тип совет язучылары барлыкка килделәр. Шушы язучылар арасында совет җәмгыятенең уңай образын тудыру өстендә, совет строе тудырган яңа кешеләр характерын ачу юлында А. Фадеев иң нәтиҗәле иҗат үрнәкләре күрсәткән язучы булды. А. Фадеев иҗатының беренче адымнарында ук тормышның бу таләбен сизгер тотып ала белде: яңа геройның образын, аның теләкләрен, уйларын дөрес җанландырып бирде. Билгеле булганча, язучы иҗатында уңай геройның кем булуы мәсьәләсе, әсәрдәге вакыйгаларның кайсы герой хәрәкәте белән үсүе, куеруы, хәл ителүе — болар барысы да язучының әсәрдә нинди идея үткәрүенә, нәрсәгә чакыруына турыдан- туры бәйләнгән. Чөнки ул шушы уңай герой үрнәгендә үзенең укучыларын тәрбияли, шул геройга иярергә, шуның кебек булырга өнди.
А. Фадеевның уңайГ геройлары социализм төзү юлында, совет властен саклап калу юлында аңлы рәвештә көрәшүче, вөҗдан белән үзенең изге бурычын үтәүче, кирәк булса, шушы юлда тормышын бирергә хәзер торучы совет кешеләре образлары. Язучы барлык әсәрләрендә шушы кешеләрнең характер-ларын, гүзәл сыйфатларын, аларда- I ы бу көчнең, бирелгәнлекнең тирән чыганакларын, сәбәпләрен ачып,
110
аларны үзләренә лаеклы көч, илһам белән гәүдәләндерү бурычын куя. Бу идея язучының бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып сузыла һәм ул аның иҗат пафосын билгели.
А. Фадеев укучыга үрнәк булырлык геройны чынбарлыкта таба белү өстенә, ул аны чын художникларча оста итеп күрсәтә дә белә. Ул герой чыннан да геройларны тудыра торган урында, алар үсә һәм хәрәкәт итә торган шартларда гәүдәләнә, шуның белән бергә язучы аларның иң әһәмиятле, алдынгы кешене характерлый торган төп сыйфатларын таба, сурәтли.
А. Фадеевның бу сәләтен аның табигый таланты белән генә аңлату дөрес булмас иде, әлбәттә. Биредә аның большевиклар партиясе политикасының дөреслегенә тирән һәм бөтен акылы, йөрәге белән ышанганлыгы, совет халкының бөек кө-ченә, киләчәгенә чиксез ышануы һәм язучы алдында торган бурычларны тирән аңлавы, үзенең турыдан-туры бу вакыйгаларда, көрәшләрдә актив катнашуы кебек, иң әһәмиятле сыйфатларның өстенлек игүеннән эзләргә кирәк.
А. Фадеев революциягә әдәбият аша килмәде, ул башта революцион көрәштә катнашып, чыныгып, зур тормыш, көрәш тәҗрибәсе алып, шушы вакыйгаларның үзәгендә булды.
А. Фадеев яшьтән үк революцион подполье эшлеклеләре арасында үсте. Аның яшьлеге революцион эш өчен сөргенгә, Ерак Көнчыгышның төньяк Уссури краена җибәрелгән әтисе янында уза. А. Фадеев 17 яшьтә үк большевиклар партиясенә керә, ул чорда Ерак Көнчыгышта сугыш башлаган япон һәм Англия — Америка интервентларына каршы көрәшкән партизан отрядына кушыла. Партизаннарның үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшләре, аларның масса төсендә героизм һәм фидакарьлек күрсәтүе, шул шартларда яңа кешеләр тууы, вөҗдан белән совет властен якларга үз теләкләре белән отрядка ку-шылган бу яңа кешеләрнең онытылмас образлары язучының аңында тирән эз калдыралар. Колчакка каршы көрәш чорында ул көнчыгыш партизаннарының атаклы командиры Сергей Лазо белән та-ныша.
А. Фадеев революцион юлда тиз үсеп, үзенең талантлы оештыручы һәм партиягә тирән бирелгән большевик икәнен күрсәтә. Ул 1920 елда инде партиянең X съездына делегат булып сайлана. X съезд барган вакытта совет властена каршы Кронштадтта контрреволюцион мятеж күтәрелә һәм Фадеев, съездның башка делегатлары белән бергә, съезд залыннан туп-туры Кронштадт янында барлыкка килгән фронтка китә. Дошман кулына төш-кән крепостька һөҗүм иткән вакытта А. Фадеев каты яралана һәм озак кына госпитальдә ята. Госпитальдән чыкканнан соң ул, бүленеп калган укуын дәвам итәргә уйлый һәм Пстроградтан Москва шәһәренә килеп, Тау академиясенә керә. Ләкин ул бу академияне бетерә алмый, партия эше белән Ростов-Дон- га китә, аннан соң партия, совет оешмаларында эшли, зур җәмәгать эшлеклесе булып җитешә. Ә соңрак язучылар союзында җитәкче эшкә күчерелә. ВКП(б) ның XVIII съездында А. Фадеев ВКП(б) Үзәк Комитеты члены булып сайлана.
Дәүләт һәм җәмәгать эшен алып бару белән бергә А. Фадеев, партизаннар хәрәкәтендә катнашу көннәреннән күңелендә тирән эз калдырган вакыйгаларны яңадан күз алдына китерә һәм алар турында берничә хикәя язып матбугатка чыгара.
Дөрес, А. Фадеевның беренче иҗат тәҗрибәләре госпитальдә яткан вакытта ук башлана, студентлык елларында да ул үзенең язучылык эшен дәвам иттерә һәм «Разлив» исемле хикәясен яза, бераздан «Агымга каршы» исемле хикәясен бастыра һәм әдәби иҗат эшенә керешеп китә.
Бу беренче хикәяләрен автор соңрак, җитлекмәгән әсәрләр дип билгеләсә дә, шулай да аларда Л. Фадеевның төн иҗат тенденцияләре шактый тирән күренә: язучы кешеләрдә социалистик аңның үсүен, тормышның катлаулы һәм каршы
111
лыклы күренешләрен коммунистик караштан чыгып яктырта, аңлата, партиянең азатлык көрәшен оештыручы, дөрес юл күрсәтүче төп көч булуын гәүдәләндерә. Бу әсәрләрдә үзәк фигуралар булып большевиклар сурәтләнәләр. Алар халык азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, хәрәкәтнең башында торалар, крест ьяп-коммуиист Неретин, комиссар Челноков һәм Соболь образларының эшчәнлеге аша язучы вакыйгаларның тарихи’ дөрес чагылуына ирешә.
Ләкин большевиклар партиясенең социализм һәм коммунизм төзү өчен көрәштә җитәкләүче һәм оештыручы үзәк булуы темасы бу әсәрләрдә әле тиешле тирәнлек белән күрсәтелмәгән иде. А. Фадеев бу юлда туктаусыз иҗат эзләнүләре алып барды һәм 1925—1926 елларда үзенең атаклы «Тар-мар» романын язды. «Тар-мар» — яңа җәмгыятьнең тууын чагылдырган, халыкның аңын, социалистик үзгәртеп коруны җанландырган, яңа совет кешесенең тууын сурәтләгән беренче әсәрләрдәй иде. Бу тема совет әдәбиятының төп, хәлиткеч темаларының берсе булып, хәзерге көндә дә әдәбиятның үзәгендә тора.
«Тар-мар» совет әдәбиятының иң күренекле һәм киң күләм укучыларга якыннан таныш әсәрләрдән санала. «Тар-мар»ның әһәмиятен тулырак аңлау өчен ул матбугатка чыккан чорда совет әдәбиятының торышын күз алдына китерергә кирәк. Бу чордагы әдәбиятта әле революцияне оештыручы, рухландыручы, халыкны җитәкләүче һәм җиңүгә китерүче идея көченең әһәмияткә лаеклы тирәнлектә чагылганы юк иде диярлек. Шулай ук әчәбиятта большевик образы да үзенең тулы чагылышын тапмаган иде әле. «Тар-мар», Дм. Фурмаиов- ның«Чапаев» әсәре белән беррәттән, бу мәсьәләне хәл итүче беренче әсәр булды.
Бу романда революцион көчләрне юнәлтүче, оештыручы идея көченең чагылышы нигездә Левинсон образында күренә. Ләкин Левинсон ялгыз түгел. Язучы, чынбарлыкка турылыклы рәвештә, Левинсон кебек большевикларның теләкләрен, уйларын аңлаучы, яклаучы, аның ышанычлы таянычы булган, димәк, партиянең какшамас таянычы булган хезмәт ияләренең, бигрәк тә әсәрдә күрсәтелгән эшче-шахтёрларпың төп образ тирәсендә тупланганын сурәтли. Алар революцион эшче хәрәкәтендә еллар буе тәҗрибә алып чыныккан кешеләр, партизан отрядының үзәген менә шулар тәшкил итә.
А. Фадеев бу әсәрендә кеше пси-хологиясен, кешенең йөрәген тирән ача белүе белән, аларның идел ягыннан үсүен, күтәрелешен ачык, күпьяклы итеп сурәтләве белән күзгә бәрелеп тора. Ул зур булмаган партизан отряды үрнәгендә мең-нәрнең психологиясендә революцион үзгәреш, үсеш баруын, яңа кешеләрнең туып килүен күрсәтә алуга ирешә. Бу кешеләр революцион эшне зур бирелгәнлек белән эшләүләре өстенә, алар, А. Фадеев сурәт-*? ләвендә, коры схемалар түгел, югары аңлы, тирән хисле кеше образлары. А. Фадеев геройлары дошманга каршы шәфкатьсез, сугышта курку белмәс кыю кешеләр булган кебек, алар рухи яктан, фикер үсеше, уйлар, теләкләр ягыннан да югары торалар. Алар, иң башта, тирән акыллы, көрәшнең һәм яшәүнең мәгънәсен, максатын аңлаган, кешеләр. Аңлылык, һәр эш-кылзнышны аңлы рәвештә башкару аларның төп характерлы сыйфаты. Ләкин А. Фадеевның геройлары хиссез, йөрәксез, бары тик кушканны эшләп йөрүче түгел. Киресенчә, югары акыл, фикер иясе булудан аларның тирән, матур, эчтәлекле һәм көчле хисләре бөркелеп тора!
Бу сыйфатлар совет әдәбиятында беренче большевик образларыннан булган Левинсон образында аеруча матур чагылган. Левинсон образында А. Фадеев большевикка характерлы булган — көрәшнең иҗтимагый мәгънәсен, асылын аңлау һәм шушы көрәштә, шуның уңышлы чыгуында үзенең бәхетен, тормыш максатын күргән зур акыллы, тирән хисле кешене сурәтли. Ул үзе җитәкләгән партизаннарның иң яхшы сыйфатларын бергә җыеп, аларның теләкләрен, уй-хыялларып бер бө
112
тен теләккә — дошманны җиңү, яшь совет республикасын саклап калу максатына юнәлтә. Левинсон образында иҗтимагый һәм шәхси интереслар бер-берсе белән шундый өзелмәслек булып тоташкан ки, бу берлектә иҗтимагый интереслар шәхси интересларны чикләмиләр, ә киресенчә, бу интересларны иҗтимагый, димәк, тагы да бөек эчтәлек белән тутырып, югары шәхси бәхет чын көрәшче-большевик бәхете бе-лән аның эчке дөньясын яктырта. А. Фадеев Левинсонны тышкы як тан ук «батыр» игеп күрсәтми, киресенчә, ул гади бер кеше, үзенең тышкы күренеше белән партизаннардан берничек тә аер^ылып тормый, ләкин отрядтагы партизаннар һәм укучылар бу күрер күзгә бер дә артык җире булмаган урта буйлы кешедә бетмәс-төкәнмәс сәләт, төрле фикердәге, төрле дәрәҗәдәге ^тәрбия һәм караш кешеләрен үзенә буйсындырып, кирәк вакытта үлемгә алып бара алырлык көчкә ия булганын күрә. Аның көче — чын- чынлап большевистик идеалларга тирән төшенү һәм шуңа бөтенләйгә бирелгәнлек, шул юлның дөреслегенә бөтен йөрәге белән ышанган булуыннан килеп чыга. Аның һәр эше, һәр сүзе революция өчен эшләнә икәнен партизаннар аңлыйлар һәм аңа революциягә караган кебек, аның вәкиле итеп ышаналар. Аның чын — большевистик җитәкче булуына ышану партизаннарга авыр походларны үтәргә, интервентларга каршы фидакарь көрәш алып барырга рухландыра, алар Левинсон үрнәгендә батырлык, халык эшенә бирелгәнлек рухында тәрбияләнәләр.
Левинсон шушы яңа кешеләргә таяна һәм аларның бетмәс-төкәнмәс батырлыгына ышана. А. Фадеев аның бу карашларын билгеләп: «Әгәр дә аның йөрәгендә- бернинди теләк белән дә чагыштырмаслык шушы бик зур теләк булмаса — яңа, гүзәл, көчле һәм яхшы кешенең туганын күрү булмаса, ул ча-гында бернинди дә Левинсон булмас, ә кем дә булса башка берәү булыр иде», — ди.
Бу романда уңай геройның тәрбия үрнәге булуы мәсьәләсе А. Фадеев тарафыннан бик оста күрсәтелгән. Бөек Ватан сугышы кырларында Николай Островский иҗаг иткән Павел Корчагин образына карата сугышчылар: Корчагин үзе генә герой булып калмады, ул үз үрнәгендә геройлар тудырды, дип бик урынлы язганнар иде. Большевик Левинсон образы да әдәби образ булудан әнә шундый үз үрнәгендә геройлар тудыручы образ булып әверелде.
А. Фадеев уңай образның бу күренекле һәм иҗтимагый әһәмиятле сыйфатын бик дөрес билгели һәм шуның өчен дә ул бу образны бик көчле итеп һәм яратып сурәтли. Мондый образлар укучының анып һәм хисен баета, аңарда яңа кеше сыйфатлары тәрбияләүгә ярдәм итә.
Ләкин партизаннар отрядын бары бер төрле кешеләрдән генә торган икән, дип аңлату дөрес булмас иде. Көрәшнең авырлыгы интервентларга, ачык дошманнарга каршы көрәшнең кискенлегендә генә түгел иде әле. Левинсонга шулай ук отрядның үз эчендәге авырлыклар белән дә көрәшергә туры килә. Характеры һәм дөньяга карашы белән Левинсонга капма-каршы булган Мечик образы язучы тарафыннан урынлы рәвештә фаш ителә, аның үзе өчен генә яшәргә тырышуына, үз тиресен саклап калу өчен хыянәт юлына басуын эзлекле рәвештә күрсәтә. Мечик кебек ялгызаклар ничек кенә гомуми барышка каршы торырга, комачауларга маташып карасалар да, алар бердәм күтәрелгән халык ташкыны белән себереп ташланачак. Әсәрдә бу момент бик көчле бирелгән. Ме-чик отрядка хыянәт итеп, аның язмышын куркыныч астына куйса, икенче күзәтче итеп җибәрелгән Морозна, үзенең тормышын биреп, отрядны коткарып кала. Ул һәлак була, ләкин аның һәлакәте аңа үлемсезлек китерә, революцион эшкә бирелгәнлекнең югары үрнәп. булып, килер буыннарның йөрәгендә саклана, аларны тиңсез батырлыкларга чакыра. Морозна кебек батырлар йөрәге аларның уллары-
на күчче. Бөек Ватан сугышы кырларында Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин кебек тиңсез батырлык эшләгән, үзләренең иптәшләрен саклан калу өчем дошманның ут чәчеп торган амбразураларын күкрәкләре белән каплан, батальоннарның уңышлы атакаларын тәэмин иткән һәм батырлык символы булып, искиткеч кыюлыкларга өндәп яңгыраган бу изге исемнәр — Морозкалар токымының үлемсезлсге түгелме!
А. Фадеев иҗат иткән уңай ге-ройларның иң зур әһәмияте дә шунда, алар Чапаев, Клычков, Корчагин образлары кебек, укучыга туры- дан-туры йогынты ясап, үрнәк булып торалар. «Тар-мар» әсәренең бер үзенчәлеге итеп, анда персонажларның артык күп санда булмавын күрсәтергә мөмкин. Моның сәбәбе бик ачык. А. Фадеев исеме, фами-лиясе аталган образны шундый тирәнлек белән характерлый, аның психологиясен, «җанын», эволюциясен сурәтли; безнең алга чынбарлыкта яшәгән исемнәрнең ышандырырлык чагылышы килеп баса, һәрбер образ тулы бер характер, бөтен бер тормыш — аның биографиясе, хәзер яшәеше, киләчәге, уе- фикере, хыялы, шәхси тормышы һәм аның үзенә хас булган башкалардан аера торган сыйфаты бар.
Шуның өчен дә романдагы вакыйгалар гомумән трагик рәвештә, отрядның фаҗигасы белән бетсә дә, аңардан оптимистик рух аңкып тора, чөнки ^шундый зур көрәш үткән һәм чын, яңа кеше буларак формалашкан бер төркем, Левинсон тирәсендә калган 19 кеше, киләчәктә тагы да зуррак эшләргә сәләтле икәнен күрәсең.
Совет әдәбиятында совет тормышы яки пролетариатның революцион көрәше темасына язылып та большевик образы булмаган әсәрне күрсәтүе мөмкин түгел. Бу хәл табигый да. Чөнки совет хөкүмәте, партия үткәргән бер генә әһәмиятле чара да большевик - оештыручыларның җитәкчелегеннән тыш бармый һәм әгәр язучы бу материалны исәпкә алмыйча, бер читтә калдырып китсә, бу чыннан да тормышны бозып күр-
U, ,С. Ә.-№ 12сәчү булыр иде, чөнки ул аның төп, хәлиткеч күренешләрен оныткан булыр иде. Ләкин, билгеле булганча, һәр язучы бу проблеманы үз әсәренең темасыннан чыгып, төрлечә хәл итә, аңа я күбрәк урын бирә, я аны ярдәмче тема итеп ала. Шушы яктан караганга язучы А. Фадеев башка бик күп язучылардан аерылып тора. Аның иҗатының төп проблемасы безнең әдәбиятның үзәк мәсьәләләреннән булган парiиянен җитәкчелеге, халыкны азатлыкка, бәхеткә илтүче партиянең эшчәнле- ге—партия темасы үзәк урынны алып тора. Аның образлары арасында большевик образы төп образ, вакыйгаларны этәреп баручы, аңа юнәлеш бирүче образ сурәтләнә.. Шуның өчен дә А. Фадеев әсәрләре чорыбызның иң әһәмиятле проблемаларын, күренешләрен чагылдыру ягыннан күренекле урын алалар.
«Тар-мар» романыннан соң А. Фадеев зур күләмле, берничә кисәктән торган «Удэгедән соңгы кеше» әсәрен яза башлады һәм аның 4 кисәге басылып та чыкты инде. Әсәр әле язылып бетмәгән булса да, анда куелган төп проблемаларны, образларны ачык билгеләргә мөмкин. Басылган өлешендә Ерак Көнчыгышта барган гражданнар сугышының киң күренешләре сурәтләнә. Язучы төрле сыйныф вәкилләренең күп сандагы образлары белән таныштыра. Биредә дә төн мәсьәләләрнең берсе, язучының төп идеяләренең әһәмиятлесе булып кеше-ләрнең социалистик аңга килү һәм хезмәт ияләренең көрәшенә актив катнашучылар булып тәрбияләнүләре чагыла. «Удэгедән соңгы кеше» романындагы Алёша Маленький, Пётр Сурков образлары А. Фадеевны совет җәмгыятендәге уңай герой типларын тудыру өлкәсендәге эш- чәнлегенец тагы да тирәнрәк була барганын ачык күрсәтәләр. Әсәрдә Себер эшчеләре, интеллигентлары, крестьяннарының гражданнар сугы- шы ялкынында чыныгып, революция өчен чын көрәшчеләр булып тәр- бияләнүе күренешләре киң урый алган.
А. Фадеевның романында икенче бер әһәмиятле тема игътибар үзә-
113
114
1енлэ гора. Ерак Көнчыгышта паг- ша колонизаторлары һәм чит ил ерткычларының рәхимсез талавы нәтиҗәсендә бетүгә баргаи кечкенә удэге кабиләсе, революциянең җылы кояшы астында яңадан күтәрелә, үсә башлый. Үзенең азатлыгын һәм яшәвен саклау өчен удэге халкының соңгы кешеләре дә көрәшкә күтәреләләр, яңа тормышка аяк басалар. Бу теманың аерым әһәмиятле бу-луын шунда да күреп була: патшалык строе шартларында үлемгә, бетүгә хөкем ителгән күп кенә вак милләтләр бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә генә сакланып калдылар һәм алар хәзер, бөтен совет халкы белән бер сафка басып, коммунизм төзү ишендә катнашалар.
Бу роман әле язылып бетмәгән. Ватан сугышы башлану белән язучы үзенең каләмен турыдан-туры дошманны җиңү эшенә юнәлтергә гиеш булды, ул газета, журналларда күп санда публицистик әсәрләр, очерклар, мәкаләләр бастырды. Фашист илбасарларны җиңү көрәшенә барлык совет язучыларын туплау буенча зур эш үткәрде.
Шуның белән бергә А. Фадеев 1943 елның урталарыннан яңа роман өстендә эшли башлый. Бу әсәр «Яшь гвардия» дип атала иде. «Яшь гвардия» тормышта булып үткән документаль вакыйгаларга таянып язылган әсәр. Ләкин А. Фадеевның ижат илһамы белән җанланды- рылган чын вакыйгалар, тарихта исемнәре калган кешеләр тарихы гына булып калмыйча, егерме елдан артык вакыт эчендә совет строе, большевиклар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән совет яшь буынының типик образлары булып гәүдәләнәләр.
Язучы Ватан сугышы чорында Донбасстагы Краснодон комсомо- лепларыныи. фашист оккупантларына каршы оештырган яшерен оешмасы эшчәнлеген, аны оештыручыларны әсәрнең геройлары итеп ала. «Яшь гвардия» исемендәге бу оешма Краснодонга фашистлар басып кергәч оеша һәм оккупантларга каршы аяусыз көрәш башлый, Совет Армиясе шәһәргә якынлашкач. дошманга каршы кораллы восстание күтәрергә әзерләнә. Ләкин Совег Армиясе килеп җитәргә бер ай чамасы вакыт калганда, бу оешманы фашистлар кулга алалар һәм совет патриотларыннан кыргыйларча үч алалар. Соңрак «Яшь гвардиямнең җитәкчеләре Олег Кошевой, Сергей Тюленин, Ульяна Громова, Люба Шевцова һәм Ваня Земнуховка фашист оккупантларга каршы көрәштә героизм күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
А. Фадеев, шулай итеп, «Яшь гвардия» өчен вакыйгаларны һәм образларны, художник буларак моңа хакы булса да, үзе уйлап чыгармый, бәлки чын мәгънәсендә тормыштан алып яза. Бу исә әсәрнең әһәмиятен, аның идеясен, пафосын тагы да югарырак күтәрә, чөнки ул безнең совет строе үстергән сокланырлык яшьләрнең биографиясен дөрес сөйләп бирә. Романда күрсәтелгән яшьләр совет шартларында үскәннәр, аларның киләчәге бар, ләкин аларның берсеннән икенчесен аеру бик җиңел, алар төрле характердагы, төрле темпераменттагы кешеләр, алар дошманга каршы көрәштә берләшәләр, аларның дош-манга карашы бердәй.
Язучы, Олег Кошевой белән укучыны беренче таныштыруында ук аңарда булган ташып торган көчне, яшьлек ялкынын гәүдәләндерә. Олег, куркып тузынган, ярсыган атлар арасына йөгереп кереп, берсен тотып ала һәм шуннан соң ,бик тыныч кына тузган чәчен төзәтеп, бернәрсә булмагандай, тирә-якка карап сөйкемле елмая.
Бу күренештә үк Олег үз характерының бер бик әһәмиятле ягын күрсәтергә өлгерә: ул кыю, тыныч, киң күңелле яшь егет. Дөрес, бу әле киләчәктә эшләячәк онытылмас батырлыгының ерак ошашы гына булып тора, киләчәктә аңа үзенең мондый сыйфатларын тагы да ачыграк, тирәнрәк ачарга туры киләчәк. Фашистлар шәһәрне алгач, Олег һәм аның иптәшләрендә аптырап калу, икеләнү хисе, дошманны сынап, көтеп тору кебек моментлар бөтенләй булмый. Мәсьәлә ачык:
аларны үстергән совет жирен дошман таптый, аларның изге яшьлек хыялларын җимерергә тели, алар исә бу тормыштан, бу идеаллардан башканы уйлый да, күз алдына да китерә белмиләр һәм теләмиләр дә — шулай булгач, дошманга каршы рәхимсез көрәш башларга кирәк. Яшьләр яшерен оешманы төзүдә дә акыл һәм тапкырлык күрсәтәләр. Аларда безнең, илебез тарихында иң көчле, бар нәрсәне җиңә торган оешып эшләү, бергәләп, бер кабул ителгән тәртипкә буйсынган рәвештә эшләү формасын — оешма формасын сайлап алалар. Оешмага алу, анда кергәндә, үзләре үк төзегән ант бирү кебек, кешедә җаваплы- лыкны арттыра торган мәсьәләләрне алар үзләре эзләп табалар.
Тапкыр, батыр кешеләрдән торган оешманың фашист оккупантларга каршы гаҗәп оста һәм эзлекле көрәше, хәтта һәр урында дошманлык карашы сизеп һәм һәрбер совет кешесен партизан дип куркып карарга күнеккән фашистларны да шакка-тыра. Рәхимсез партизаннарның шушы яшь егетләр, яшь кызлар икәнен белгәннән соң, бигрәк тә, төрмә камераларында җәзалаган вакытта, бу яшьләрнең үзләрен геройларча тотуларын, түземлелекләрен күреп, фашистлар шашып калалар. Фа-шистлар совет яшьләренең какшамас рухларын аңлый алмыйлар. Зур сынау көннәрендә кешенең үзен-үзе тотуы аның ни өчен яшәвем, тормышының максатын' ачып салырга мөмкинлек бирә. Олег Кошевой төрмәдә чакта үзенең 16 еллык гомеренә нәтиҗә ясый һәм юкка яшә- мәгәнлегенә, дошманга каршы көченнән килгәннең барын да эшләвенә шатлана. Биредә үлем алдында үкенүнең эзе дә юк, ул ба^ы тик тагы да рәхимсезрәк көрәшергә кирәк иде, дигән фикергә килә. Җәзалау аркасында 16 яшендә чәчләре чалланган Олег, фашист палачы алдында гаепләнүче булып түгел, ә гаепләүче, судья кебек горур басып тора, палачлар аны никадәр генә интектерсәләр дә, ул яңадан да үзенең аңына килгәч, шул ук сүзләрен кабатлый. Бу кадәр түземлелекне, батырлыкны күреп, фашист палачлары тагы да ана яңадан-яңа җәзалар кулланалар, ләкин бер эш тә чыгара алмагач, хурланудан һәм көчле дошманнан котылу теләге белән үлемгә хөкем итәләр. Көн-төн җәфалап, фашистлар аңардан «Яшь гвардия»челәрнең Кемнәрдән тору-ын әйттерергә, шулай итеп, Олегны хыянәтче итәргә телиләр. Ләкин Олегның җавабы бер:
— Мин эшләдем бу эшләрне!
Олег үзенең тормышы өчен кай-гыртудан узган. Ул белә: фашистлар аны барыбер үтерәчәкләр. Ләкин ул үлү белән Краснодан яшьләренең көрәше дә бетәргә тиеш түгел, киресенчә, аның үлеме «Яшь гвардиямнең батыр көрәшчеләрен сизгерлеккә, осталыкка өндәргә тиеш, дошманга тагы да катырак ударлар ясауга рухландырырга тиеш. Олегның максаты: оешманы ничек тә саклап калу, үзенең үлеме исәбенә булса да аны яшәтү! Шулай итеп, яшь герой үзенең үлеме белән дә дошманны кырып бетерү көрәшенә ярдәм итәргә карар бирә.
Менә Олег тормышының максаты, аның калган берничә көн яшәвеннән максат! Шуны да басым ясап әйтергә кирәк: А. Фадеев Кошевойны Һәм үзенең башка геройларын ниндидер читтән әйтеп тору, күрсәтеп тору аркасында кушканны эшләп торучылар итеп гәүдәләндерми. Бу яшь батырларның гүзәллеге дә шунда: алар бу карашка бөтен тәрбияләре, бөтен табигатьләре белән, үз- ‘ ләренең вөҗданнары кушу аркылы күтәрелгәннәр. Алар башкача булуның, башкача эшләргә мөмкинлекнең барын да күз алдына китерергә теләмиләр. Аларның тормышы, көрәше турыдан-туры өзелмәслек булып халык белән, аларны үстергән совет Ватаны белән бәйләнгән.
А. Фадеев совет семьясының бер-дәмлеген, бер интерес, бер максат белән береккән бу какшамас героик семьяның гүзәллеген ачып бирә. Яшь гвардиячеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, карт большевикларга карашы, ата-анага карашта булган саф, тирән мөнәсәбәтләр бу кешеләрнең сокландыргыч шушы сый-фатлары — безнең совет строеның кешеләрнең аңын, рухын тәрбия
116
ләүдә нинди гүзәл нәтиҗәләргә ирешкәнен ачык күрсәтеп тора.
Шуның белән бергә романда ана һәм бала мөнәсәбәтләренең гүзәл күренешләре аерым җылылык белән язылган. Олег үзенең әнисе Елена Кошеваяда иркәләүче һәм аның өчен һәрвакыт, һәр урында кайгыртучы анасын да һәм акыллы киңәш-чесен дә таба.
Соңрак бу хисләрне Олегның анасы Елена Кошевая «Улым турында хикәя» дигән китабында язып чыкты һәм Олегның балалыгын, яшүсмер чагын, аның герой булып өлгерү тарихын тирән лиризм һәм мәхәббәт белән күрсәтте. Яшьгвар- лиячеләрнең бу матур, күренекле сыйфатлары оешманың аерым җи-тәкчеләренә генә хас түгел. Документлар күрсәткәнчә һәм романда чагылганча бу күренеш барлык яшь гвардиячеләргә дә уртак сыйфат, һәм әгәр дә Стахович кебек, бер рухи гарип кеше алар арасына очраклы рәвештә килеп кергән икән, бу аларның төп сыйфатына тап төшерә алмый, чөнки бу чыннан да очраклы хәл һәм Стахович та очраклы кеше генә.
А. Фадеев яшь гвардия партизаннарын өлкән буын большевиклары традицияләрен яңа шартларда дәвам итүчеләр, аларның эшен, хыялларын үзләре белән алып баручылар итеп күрсәтә. Ләкин бу мәсьәләдә аның җитешсезлекләре дә күренә: язучы Валько һәм Шульга образларын әсәргә кертеп, аларны яшь гвардиячеләргә үрнәк булырлык, аларны җитәкләрлек образлар итеп күрсәтми, һәм алар бик тиз романнан төшеп калалар. Хәзерге вакытта А. Фадеев әсәрнең бу җитешсезле- ген бетереп, аның төзәтелгән икенче вариантын бастырып чыгарды.
Язучы совет яшьләре турында иң матур, иң көчле һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур урын тоткан «Яшь гвардия» романы белән совет чынбарлыгының дөрес чагылышына иреште, безнең заманның чын геройларын тудырды. Әсәрдәге вакыйгаларның тормышта булган документаль материалларга таянып язылган булуы бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Чөнки ул бу кешеләрнең язучы фантазиясе белән тутырылган һәм үстерелгән характерлар булмыйча, совет җиренең бер почмагында, Донбасста, Краснодон шәһәрендә булып үткән геронк вакыйгаларны эченә ала һәм совет чынбарлыгы, большевиклар партиясенең еллар буенча совет кешесен коммунизм рухында тәрбияләү кебек әһә-миятле эшчәнлегенең гүзәл нәтиҗәсен күрсәтеп тора. Бу эшчәнлек яңа кеше, совет характерындагы кешеләрне, патриотларны тудырды.
А. М. Горький сәнгать социализм төзүче кешеләрне күрсәтү белән генә чикләнмәскә, аларны күреп сокланырга мәҗбүр итәргә тиеш, — дигән иде.
А. Фадеев, М. Горький васыятьләрен үтәү юлыннан барып, геройларның гүзәллеген, батырлыгын күрсәтү аша аларга карап соклану һәм укучының үзендә әле күренмәгән сыйфатларны ачарга, үз көченә ышанырга, батырлыкка, кыюлыкка өнди.
«Яшь гвардия» романы большевиклар партиясенең, яшьләрне үз эшенең дөреслегенә ышанучан, шат к ү ңе л л е, к а р ш ы л ы к л ардан ку р ык- маучы, теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыгарга сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк, дигән таләбенә җавап бирә.
Җәмәгать эше өчен шәхси җаваплылык сизү хисе яшь геройларның канына сеңгән, аларның югары сыйфатларыннан берсе. Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге һәм, ниһаять, батырларча үлемнәре дә моңа ачык мисал булып торалар. А. Фадеев бу яшь кешеләрдә барган үзгәрешләрне эзлекле рәвештә күрсәтеп бара һәм аларда барган бу эчке үсеш торган саен гүзәлрәк булып, аларның эшләрендә күренә башлый. Геройларның психологиясен күрсәтүдә язучы чын-чынлап осталык күр-сәтә, образларга тирән психологик характеристика бирелгән өчен дә аларның эшләре дә, батырлыклары да ышандыра.
«Тар-мар» әсәрендәге геройларга караганда яшь гвардиячеләр яшә гән, тәрбияләнгән еллар арасында зур тарихи чор ята, шуның өчен дә «Яшь гвардия» романындагы образларның тагын да аңлырак, тормыш
ны аңлаулары киңрәк булуы табигый хәл, шуңа күрә алар «Тар-мар» геройларыннан тагын да югарырак торалар. «Яшь гвардия» геройлары күп еллар хәтердә калырлар. Без уңай үрнәкнең көченә ышанганга күрә дә, бу әсәрнең әһәмиятен аеруча басым ясап күрсәтергә тиешбез.
А. Фадеевның әсәрләре совет әдәбиятын үстерүдә, аңа юнәлеш бирүдә әһәмиятле урын тоталар. «Тар- мар» әсәре әдәбиятыбызның беренче чорында туып, үзе белән зур яңалык алып килгән булса һәм совет язучыларыныц иҗат үсешендә зур йогынты ясаган булса, «Яшь гвардия» романы сугыш чорын, аның кешеләрен тирән һәм реалистик чагылдырып, бу темага язылган әсәрләрнең иң уңышлысы һәм укучылар тарафыннан сөеп каршы алынган әсәр булды. Шуның өчен язучыга бу әсәр өчен I дәрәҗә Сталин премиясе бирелде; «Яшь гвардия»гә нигезләнеп опера иҗат ителде, романга таянып пьеса язылды һәм аның спектакле зур уңыш белән барды, кинофильм рәвешендә дә совет тамашачыларының киң күпчелегенә барып җитте. «Тар-мар» һәм «Яшь гвардия» СССР халыклары теленә һәм Шул җөмләдән татар теленә тәрҗемә ителделәр, ун меңләгән сөеп укучыларын таптылар.
А. Фадеев — күренекле дәүләт эшлеклесе. Ул—ВКП(б) Үзәк Комитеты члены, СССР Язучылары союзының генеральный секретаре, СССР Верховный Советы депутаты. А. Фадеев Бөтендөнья Тынычлык советының вице-председателе сыйфатында, тынычлыкны яклаучы ха-лыклар теләген үтәп, сугыш уты ка-бызучыларга каршы демократик көчләрне оештыру юлында нәтиҗәле эш алып бара.
А. Фадеев татар совет әдәбиятын үстерү юлында, татар совет язучыларына иҗади ярдәм күрсәтү эшендә аеруча зур хезмәтләр күрсәтте. Ул безнең аерым язучыларыбыз турында (мәсәлән, Г. Тукай һ. б.) тирән, фәнни фикерләр белән үзәк матбугатта чыгышлар ясады, хәзер язып килүче бик күп язучылар аның туганнарча әйтелгән киңәшләре нигезендә, үзләренең әсәрләрен тагы да тирәнрәк, идея-художество ягыннан тагы да югарырак итеп эшләделәр. Татар совет язучылары Александр Фадеевка гүзәл әсәрләре өчен дә, татар совет әдәбиятын үстерү өчен практик булышлыгы өчен дә, яхшы иптәш, зирәк киңәшче булуы өчен дә тирән хөрмәт һәм ихтирам саклыйлар.
Александр Александрович Фадеев үзенең илле еллыгын талантының чәчәк аткан чорында, яңа әсәрләр иҗат итү өстендә уздыра.
«Тар-мар», «Удэгедән соңгы кеше», «Яшь гвардия» кебек күренекле әсәрләрне иҗат иткән өлкән иптәшебез А. Фадеевка яңа иҗат уңышлары, озак гомер теләп калабыз.
118