Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКНЫ ТОЮ СҮРЕЛМӘСЕН


«...Тагы яңа нәрсә уйлап чыгарасы иде, Нәби. Эш менә үзең эзләп тапкан, үзең чыгарган яңа әйберең булуда... Минем менә үземнең яңа бер эшем булса иде... Хикмәт менә шунда, Нәби, шунда...
Нәби Сафаны бик тиз аңлап алды:
— Анысы дөрес инде, замандаш... Син менә егет икәнсең, юкны бар ит... Бит хәзерге заман — яңалык заманы... Шулай түгелме?
— Бик дөрес сөйлисең, — дип, Сафа башын селкеп алды».
Бу диалогны без Гариф Галиев- нең соңгы җыентыгына XXXV кергән «Эзләнү» хикәясеннән (65 бит) бик дөрес булганы өчен күчереп алдык. Чыннан да, коммунизмга аяк баскан Совет илендә яңа белән яшәү, яңага ашкыну, яңаның үсешенә һәрьяклап ярдәм итү һәр кешенең изге бурычы ул. Язучыга — халык рухының тәрбиячесенә—бу бурыч аеруча нык кагыла. Г. Галиев үзенең соңгы җыентыгы белән «яңа бер эш» эшлиме соң? Юк диясе килә, чөнки җыентыктагы барлык хикәяләр дә укучылар массасына күптән таныш. Автор «Мәрхүмнең әнисе белән» дигән хикәясен инде 6 нчы тапкыр бастыра. Калган хикәяләрнең күпчелеге 2—3 кат матбугатта чыккан. Аларның һәммәсенә диярлек үз вакытында тәнкыйть сүзе әйтелгән. Әсәрләрен кат-кат бастыр-ган өчен язучыга ризасызлык та белдерелгән. Күрәсең, Г. Галиев моны оныткан, укучыга яңа әсәрләр тәкъдим итәсе урында, китап тышындагы исемне яңарту белән генә канәгатьләнгән. Без «Эзләнү» хикәясендәге Нәби сүзләрен Г. Га- лиевнең, редакторларның һәм изда- тельствоның исләренә тагын бер кат төшерәбез:
— «Ә бит хәзерге заман — яңалык заманы...»
Г. Галиев иҗатына карата әйтәсе сүзләрне тәнкыйтьнең әйтеп бетергәне юк әле. Без, җыентыктагы хикәяләрдән чыгып, авторның иҗатындагы уңышларга һәм кимчелекләргә тукталырга уйлыйбыз.
Г. Галиевнең әдәбиятка килгәненә 20 елдай артты инде. Шушы чор эчендә ул
XXXV Г. Галиев. «Еллар һәм кешеләр». Хикәяләр һәм очерклар. 1951 ел, Татгосиздат.
хикәя остасы һәм очеркист булып танылды. Тематик яктай аның иҗаты тулысы белән диярлек колхоз тормышына бәйләнгән. Әгәр авторның бөтен язганна-рын бергә җыйсаң, коллектив хуҗалыкка күчкән еллардан алып, бүгенге көнгә чаклы үтелгән данлы юлны — колхозларның туктаусыз үсү юлын — күрәсең. Колхоз тарихын матур әдәбият әсәрләрендә гәү-дәләндерү буенча, Г. Галиев зур һәм мактаулы эш эшләде. Партиябезнең ил каршысына куйган бурычлары хикәяче иҗатында теге яки бу дәрәҗәдә чагылып бардылар.
«Мәрхүмнең әнисе белән» (1937) хикәясендә автор колхоз төзелешенең беренче бишьеллыгындагы үзгәрешләрне бирә. Гражданнар сугышында яшь совет республикасын саклап, батырларча һәлак булган Апуш образы автор тудырган иң күркәм образларның берсе. Ул хәзер дә безнең күңелдә, безнең арада яши һәм Совет армиясенең данлы үткәненә мәхәббәтебезне көчәйтә. Язучының, бүгенге мул һәм тыныч тормышыбызны без кан коеп яулап алдык, дигән фикере шушы саф һәм героик образда гаҗәп матур, гаҗәп калку гәүдәләнеш таба. Васби әби белән олаучы картның иске тормыш турындагы истәлекләре бүгенгене ачыграк аңларга ярдәм итә, колхоз көнкүрешендәге яңага мәхәббәтебезне арттыра. «Гомергә җирсез-сусыз торырга, без кеше түгелмени?» — дип ачынган крестьян, хәзер инде горурланып:
— Менә бу участокта быел гел машина белән генә арыш чәчәбез, — ди.
119
Ике заман, ике тормыш, ике төрле кеше.
Хикәя уңышлы. Объект дөрес сайланган. Эчтәлек сораган форма табылган. Кыска гына хикәядә Г. Галиёв тирән идеяне ачарлык образлар сурәтли алган. Бу исә, язучы теманы үтәли яхшы белгәндә генә мөмкин.
Шулай да Васби әбинең рухи дөньясын ачуда автор әле чын художествога ирешә алмаган. Улының соңгы хатын укыгач, ул бары «аптырап кала». Обстановка исә ананың эмоциональ кичерешләрен тулы итеп ачуны сорый.
Олаучы карт, гомумән алганда, үзенә хас тел белән сөйләшсә дә, кайчак, авторның мәҗбүр итүе буенча, үзе өчен ят тел белән сөйләшә башлый. «Сыңар башы белән меңгә якын акларны авылга керт-мичә торган, үзенең бу батырлыгы аркасында безнекеләргә каушамыйча чигенеп торырга юл биргән егетнең кем икәнен, кай илләрдән килеп чыкканын бик беләсебез килгән иде» (12 бит). Картлар теле түгел бит бу!
Г. Галиев шуннан соңгы иҗатында ничек үсте соң? Кимчелекләрдән арына алдымы? Җыентыктагы хикәяләрнең берничәсе аның эзләнүе һәм үсеше турында сөйли. «Җимерелгән читән», «Котылу», «Арыну», «Хәйдәр коесы» — конфликтларының реальлеге һәм табигыйлеге белән аерылып торалар. Беренче ике хикәядә социалистик чынбарлыкның һәм ирекле хезмәтнең кеше аңына көчле йогынты ясавы тасвирлана. Ике күрше — Шәрәфи белән Зәй- ну.оа — революциягә кадәр хосусый милекләре өчен үләргә хәзер торган типик крестьяннар. Мин- минлек тойгысы алар арасында дошманлык тудыра. Дүрт япьле сәнәк күршеләрнең татулыгын бозган явыз җанлы әйбергә әйләнә. Шушы конфликтны хәл итүче көч итеп хикәядә, бик хаклы һәм оста рәвештә, коллектив хуҗалык алынган. Череп беткән читәнне аудару картинасы — ул күмәк хезмәткә ко- .рылган колхоз тормышының искене җимерүе һәм крестьяннар арасында яңа, социалистик, мөнәсәбәтләр урнаштыруны бирүче символик картина. Зәйнулланың: «Ул чакларда ук безнең арага читән кирәк булмаган да бит, нишлисең, заманасы шулай иде бит аның» — диюе урынлы һәм ышандыргыч (26 бит).
Шушы ук идеяне автор «Котылу» (1941) хикәясендә дә бик уңышлы чишә. 10 ел буе яшереп яткырган сабанын Нурулланың колхозга бирүе очраклы күренеш түгел. Бу, — колхоздагы яңа көнкүреш шартларының крестьян аңына ябышып калган иске заман тигәнәкләрен йолкып ташлавы, иҗади хезмәт процессында кеше характерында яңа сыйфат туу дигән сүз. Сабандагы үз тамгасын игәүләве белән Нурулла үзенең күңелендәге капитализм тутыгын «игәүләп» ташлый. Менә бу детальдә инде Г. Галиев- нең художникча фикер йөртүе, кечкенә күренештә зур мәсьәләне ача белүе, гомумиләштерә белүе күренә. «Котылу»да, әле моңа кадәр авторның иҗатында чагылмаган, яңа бер күренеш — тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең безнең җәм- гыяттәге роле ачыла. Соңрак бу тема Г. Галиевнең «Арыну», (1946), «Хәйдәр коесы» (1946) һ. б. хикәяләрендә конфликтны хәл итүче төп көч булып әверелә.
Исемнәре әйтелгән дүрт хикәядә автор колхозчыларның характерларын тулы итеп ачуда берничә адым алга атлый. Монда геройларның психологик кичерешләре дә, эшләгән эшләре дә ышандырырлык итеп тормышчыл картиналарда сурәтләнә. Төгәл композицияле бу хикәяләрдә конфликтлар өлгереп чишелә. Нурулла, Зәйнулла, Хәйдәр, Әхмәтҗан — һәм типик, һәм индивидуаль сыйфатлары берләште-релгән җанлы геройлар булып хәтердә калалар. Моңа язучы ничек ирешкән соң?
Беренчедән, автор материалны яхшы белә. Аның колхоз крестьяны тормышындагы үзенчәлекләрне хис итәрдәй социаль тәҗрибәсе бар. Мондый тәҗрибә булмый торып, бер генә язучы да художестволы характерлар бирә алмый, әлбәттә.
Икенчедән, авторның стилендә һәм телендә моңача аз күренгән бер
120
мөһим, уңай як тагы да ачыла төшә. Г. Галиев сүз сайлый белә, теге яки бу фикерне әйтер өчен иң кыска һәм иң аңлаешлы җөмләне эзли, персонаж теленә аның характерын ачардай индивидуальлек кертә. Олаучы карт телендә әле без автор көчләп таккан җөмләләрне очратсак, әлеге дүрт хикәядә инде аның киресен күрәбез:
«Иләгеңнең төбе төшәр дигәнсеңдер, мине ялганлап йөрткәнең өчен алла орсын»; «Авызың нәрсә әйткәнне колагың ишетмиме әллә синең, саташкан? Нәрсәңне алып бирми калдым мин синең, оятсыз, нәрсәң калды миндә?» — Шәрәфинең («Җимерелгән читән») бу сүзләрендә эчке настроениесе бирелгән. Ул никадәр кыза төшсә, сөйләмендәге ноткалар шулкадәр көчлерәк яңгырыйлар.
«— Булыр, булыр, бөтен кеше дә бер төрле түгел, әллә нинди кешеләр бар». Нәҗипнең бу сүзләрендә («Котылу») без үзен гаепле сизгән кешенең вөҗданы газапланганын тоябыз, ул ачыктаи-ачык алдаша да алмый, дөресне әйтергә дә батырлыгы җитми. Ә Нурулла телендә активлык, үзенең хаклыгына ышану бар:
— Менә шулай, аның унынчысы колхозда түгел. Колхозда булса, Әхмәт аны хәзер үк җигеп китәр иде. Ул да үз эшендә булыр иде, без дә үз эшебездә булыр идек. Колхоз кулында булса, ансат алыр идек, ә колхоз кулында булмаган нәрсәне алуы бик кыен аны (31 бит).
Хәйдәр картның колхоз җыелышындагы чыгышында авыл картларына хас салмаклык, уйлап, җайлап сөйләшү сизелә (94 бит).
Авторның үз тасвирларында тел җанлы, образлы: «Кайда гына басма, аякка олтырак-олтырак булып балчык иярә бит» («Котылу»). «Бераз вакыт тезләрен чәнчеп, балтырларын кашый-кашый, ян тәрәзәдән карап утырды» («Арыну»).
Ләкин, кызганычка каршы, җыен-тыктагы башка хикәяләрне уңышлы хикәяләр дип әйтү шактый авыр. «Зирекле җирендә» (1941) хикәясендә автор идеяне тирәнәйтәсе урында сюжетны кызыклы итү
белән мавыккан. Монда бер генә төгәлләнгән образ да юк. Колхоз юбилеена хәзерлекне сурәтләү корткыч Хафизның мәкерле эшләрен ачу өчен фон гына булып калган. Г. Галиев, кире геройга хикәянең шактый өлешен биреп, аңа контраст итеп алынган уңай герой Хисмәткә урынны чиктән тыш аз калдырган. Нәтиҗәдә Хисмәтнең кинәт кенә Ленин ордены алуы берәүне дә ышандыра алмый. /
Шәфикъ картның:
«— Менә бит, кеше белән кешенең арасы! Икесе дә читтә эшлиләр, югыйсә, берсе, илгә кайтып, авылыбызны кара хәсрәткә батырды, икенчесе, Донбасс җирендә наград алып, колхозыбызның дәрәҗәсен күтәрде», — дигән сүзләре (64 бит) хикәядән органик килеп чыккан нәтиҗә түгел, бу автор тарафыннан көчләп әйттерелгән. Ә бит фикере матур! Әмма язучының чынбарлыктан маҗарага күчүе, конфликтны үткенәйтү теләге белән следовательгә борылып, Хафизның җи-наятьләрен күрсәтүгә чамасыз әһәмият бирүе уңай геройны схемага әйләндергән. Хикәянең материалын оештыра алмау . аның композицион таркаулыгына сәбәпче булган. Кыскасы, хикәя үзенең максатына ирешмәгән, һәм аны өч тапкыр бастырып чыгару авторның да, редакторның да үз эшләренә җавапсыз карауларын күрсәтә.
Кызганычка каршы, Г. Галиевнең калган хикәяләрендә дә чын иҗади үсешне күрмибез. Дөрес, аларда оста тотып алынган детальләр, картиналар бар. Ләкин тулы художестволылык юк. Автор үзенә ә^әби таләпне киметкән диясебез килә. Бәлкем, ул актуаль тема сайлап алынгач, форманың төгәллеге мәҗбүри түгел, дигән ялгыш карашта торгандыр?
«Зур өлешләр» (1946) хикәясе «колхозның зур бер предприятиесенә әйләнгән» сушилканы эшләтү процессын эченә алган. Авыл белән шәһәр арасындагы каршылыкларны бетерү, колхозларны машиналаштыру заманыбызның бик үткен проблемасы. Ул бездә планлы рәвештә- һәм каршылыкларны җиңү форма

сында хәл ителә. Әмма автор эчтәлекне ачардай конфликт тапмаган. Безнең тормыштагы төп бер нәрсәне — һәр яңаның көрәш аша үзенә юл ачуын күрсәтмәгән. Бу, тема эченә сыеша алмый, аның өчен киң колачлы повесть кирәк, ә автор аны эткән, төрткән, кечкенә кыса эченә сыйдырырга тырышкан. Шунлыктан геройларның эчке тормышларын һәм тышкы портретларын бирә алмаган, характер урынына шәүлә, образ урынына схема тудырган, вакыйганы сөйләп чыгу белән канәгатьләнгән... «Сез көне-төне ашлык өчен көрәштегез. Бу... көрәш сезнең арагыздан балта остасы Гәрәй Дәүләтшин кебек инициаторларны китереп чыгарды, бу Маһиҗамал Таҗиева кебек өч мең пот ашлык киптерүче данлыклы хатыннарны тудырды... Бу көрәш сезнең колхозны «Биек тау»дан да биегрәк югарылыкка күтәрде...» (82 бит).
«Яңаның тавыш бирүе» (1950) хикәясе детальләрнең оста сайлануы ягыннан игътибарга лаеклы. Колхозларны эреләндерү темасына Г. Галиев бик вакытлы тавыш бирде. Әмма аның тавышы халык көткән партияле нык тавыш булып чыкмады. Хикәядә яңаның юлы ки-рәгеннән артык гади, җиңел, бәрелешсез булып чыкты. Ә бит колхозларны зурайту каршылыксыз гына бармады. Авторның уенча, колхоздагы һәр кешенең аңы шушы яңаны кабул итәргә хәзер булып чыга. Нәкъ менә вакыйганың салмак һәм бәрелешсез бирелүе хикәя көчен киметә. «Эзләнү» (1941), «Иртәнге эш» (1950) хикәяләре шулай ук югарыдагы кимчелекләрдән азат түгелләр.
Җыйнап әйткәндә, Г. Галиевнең соңгы еллардагы иҗатында ашыгу сизелә. Темасы көннең кадагына суга дип, күңелдә өлгермәгән материалны хикәяләүгә керешү әсәрнен художество сыйфатын төшерә. Әсәр укучыда тиешле настроение кал-дырмый, яңа хисләр уятмый.
Г. Галиев танылган очеркист та. Аның җылы хис белән сугарылган һәм республикабызның хуҗалык- культура үсешен, алдынгы кешеләрен — новаторларын сурәтләгән бик матур очерклары бар. Очерк, хикәя кебек, художестволы, сюжетлы булырга тиеш. Без очеркист алдына хикәячегә куелган әдәби таләпләрне куябыз. Шуннан чыгып, Г. Галиевнең җыентыгына кергән 6 очерктан дүртесенә уңай бәя бирергә мөмкин. Сталин премиясе лауреаты Хәдичә Байчурованың әдәби портретын бирә торган «Селекционер-лауреат» (1950) очеркы аеруча яхшы эшләнгән. Автор Байчурованың рухи дөньясына үтеп кергән һәм иң мөһиме — хезмәтен, иҗатын бөтен каршылыклары белән ачкан. «Җәй көне» (1949) һәм «Яз башы» (1950) очеркларына карата шул ук фикерне әйтү читен. Берсендә, автор укучыны яңа агрегат белән таныштыра. Шул агрегатны эшкә җиккән хезмәт кешеләре тулы чагылыш тапмыйлар. «Яз башы» исә, автор әйтмешли, «язма» булып кына калган. Андагы бер-беренә аз бәйләнгән «тормыш парчалары» укучы күңелендә язучы теләгән тойгыларны уятмый. Ул фактларны теркәп барган таркау очерк.
Г. Галиевнең таланты әдәби һәм тәрбияви кыйммәте зур булган әсәрләр бирә алачак. Халыкчыл иҗат һәрвакыт новаторлык белән яши. Язучыга моны киләчәк иҗатында исендә тотарга һәм иҗатындагы сүлпәнлеккә чик куярга кирәк.