Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯҢА ҖЫЕНТЫГЫ


Шигырьләрнең көчен халык арасына аның ничек таралуына, халыкка ничек тәэсир итүенә карап беләсең. Бездә халык җырына әйләнеп киткән шигырьләр бик күп, халык үзе андый шигырьләрне дәвам итә, куплетлар өсти, вариантларын бирә. Мондый шигырьләр шагыйрь чынбарлыкны пассив күзәтүче түгел, ә актив төзүче булып язганда, хезмәт тудырган кешеләрне күреп, дулкынланып, хис итеп язганда туалар.
Н. Арслаиовның «Шатлык» исемле җыентыгына кергән күп кенә шигырьләре социалистик чынбарлык үзе күрсәтеп биргән темаларга язылганнар һәм алар халыкка барып җитәрлек язылганнар. Алар хезмәт темасына, тынычлык тема-сына, яңа төзелешләр, колхоз авылы һәм Татарстанның яңа промышленносте — нефть темасына багышланганнар. Шагыйрь социалистик хезмәт тудырган яңа кешеләр турында җырлый. Менә колхоз кырларында җил-яңгырдан өлгеррәк эшләүче «якты күзле, кара чәчле» Зөбәрҗәт, менә сугыштан кайтып, тыныч төзелешкә керешкән солдат Сәлим, тынычлык вахтасына баскан оператор Зәйнәп, менә беренче мәртәбә сайлауга баруның шатлыгын татыган унсигез яшьлек икенче бер зәңгәр күзле Зөбәрҗәт, кызыл олаучылар, нефтьчеләр... Барысы да безнең кешеләр, безнең хезмәттәшләребез, туганнарыбыз!
Күп кенә шигырьләрдә шагыйрьнең туган илгә, социалистик стройга булган ачык мөнәсәбәтен, аны раславын күреп шатланасың:
г
Идел үсәр, күз җитмәслек ерак Далаларга җәелер сулары, Давылларда шаулар зур дулкыннар, Чал башларын сузып югары. Чагылдырып якты кояш нурын Идел днңгез ятыр ялтырап: Киңлегенә әле күнекмәгән Акчарлаклар очар аптырап.
Безнең социалистик стройны, аның уңышларын шундый конкрет детальләр аша гына расларга мөмкин. Укучы бу юлларны аңлый, чөнки бу юллар аның хисләре белән кушыла.
Туып килгән таң нурында шагыйрь төзелеш картинасын бирә:
Сокланырлык матур икән Баулы җире: Асты алтын икән, өсте вышкага бай. Горур басып тезелгәннәр алар бире, . Биеклектә бер-береннәи узышкандай.
Тирә-якны корыч тавышлары каплый, «менә тиздән яңа җиңү — сафка баса яңа фонтан».
Мин таныштым күреп нефть эшчеләрен, Без сөйләштек күптән якын дуслар кебек. Туган илем, батыр синең кешеләрең,— Эшкә башлый җиңәчәген алдан белеп.
Гомумән, нефть турындагы шигырьләр җыентыкка кергән шигырьләрнең иң уңышлылары булып саналырга хаклылар. Кайсы гына шигырьне алма, анда яңа образ бар, шагыйрьнең үзенчәлекле яңа сүзе бар. Бу шигырьләр үзләренең нәкъ менә шул яңалыклары белән күзгә ташланалар.
Композитор 3. Хәбибуллин тарафыннан музыкага салынган «Баулы» җырында халык җырларының, уңай йогынтысы бик нык сизелә.
116
Ялтырын факел нурлары Гармоньның телләрендә, Айсыз булса да бик якты Шул Баулы төннәрендә, — кебек юлларны халык җырларын иҗади өйрәнүнең үрнәге итеп күрсәтергә була.
«Юлда», «Факеллар», «Оператор», «Таң», «Сәлим бабай», «Баулы» һәм нефтькә багышланган башка шигырьләргә конкретлык, предметлылык хас. Аларның иң отышлы яклары менә шунда. Алар күрсәтеп бирү көченә ия булулары белән матурлар. Шул ук сыйфатны «Безнең күл» шигыренә карата да әйтергә була. Автор бик гади сүзләр белән түгәрәк күлне укучының күз алдына бастыра. Шуннан соң үзенең нәтиҗәсен ясый:
...Һава ничек кирәк безгә, Су да шулкадәр.
Сулык булсын дидек, шуңа Эшкә башладык;
Болындагы уйсулыкка
Зур күл ясадык.
Шуңа кайгыртуын белеп Туган илнең без Тырыштык: күр, тора көлеп Асыл күлебез.__
Тик соңгы куплетта асыл сүзе (асыл күлебез) үз урынында түгел. Ул үзенең бары сүз кирәк булган өчен генә кертелгән икәнен кычкырып тора.
Безнең көннәрдә иң җаваплы һәм шул ук вакытта иң дулкынландырган темаларның берсе — тынычлык өчен көрәш темасы. Җыентык тыныч хезмәт кешеләре турында язуы белән үк шушы теманы җәелдерә. Шуның белән бергә анда тынычлык өчен көрәш темасы аерым сюжетларда да чагылган. Аларның иң оригинале — «Дустымны сагынганда» шигыре. Автор (лирик «мин») Ватанның изге туфрагы өчен сугышып, һәлак булган дустын сагына. Узган канлы сугышның яралары әле күңелдә дә, җир өстендә дә төзәлеп җитмәгән, «океаннар аша, корбан һәм кан теләп, фашист тагын саташа». Юк, совет кешесе сугыш корбаннарының туфрагын таптарга ирек бирмәс:
Ләкин совет чигси үтеп беркем атламас, Ышан, синең туфрагыңны дошман таптамас!
Яңа җыентыкка Н. Арслановның 1947 елда чыккан «Җиңү» җыентыгыннан кайбер шигырьләр кертелгән. «Яңа күпер», «Бәхет һәм теләк», «Колхоз таңында» шигырьләре, әдәби эшләнешендә кайбер җитешсез- лекләре булуга карамастан, бүген дә актуаль яңгырыйлар, димәк, алар үз бәясен югалтмаган, заман сынавын үткән шигырьләр. Ләкин менә 1946 елда язылган «Урак өстендә» исемле шигырь яңа җыен-тыкта урын алырга хаклы түгел. Дөрес, Н. Арслановның сынлы сәнгать художнигы да булуы биредә бераз ярдәмгә килгән. Җәйге табигать күренешләрен ул чын итеп бирә алган. Салмак башакларын җай гына тирбәлдереп чайкалучы бодай кырында, ай уракларын ялтыратып, уракчы кызлар эшлиләр. Иң алдан шат йөзле Зөбәйдә урып килә. Ул— ярыш алдынгысы. Ләкин тормыш бит бер урында гына тормый. Ал-тын кырларда, тирләрен сыпыра- сыпыра, ай урак белән уру хәзер характерлы түгел. Зөбәйдәләр хәзер көчле агрегат янына басканнар. Гигант механизмнарның серенә төшенү аларның кояшта янган кара- кучкыл йөзләренә якты нурлар сир- пегән. Шагыйрь бу үзгәрешләрне үзе дә белә һәм шуңа күрә ул шигырьгә бер куплет өсти:
Арыш дулкыны Өстендә йөзеп, Комбайн бара Крейсер кебек. Район юлыннан «ЗИСалар чабалар: Дәүләткә ашлык Ташыйлар алар.
Куплет бик дөрес. Ләкин шигырьнең йөзе бу «төзәтмә» белән генә үзгәрмәде. Зөбәйдәләр бер якта әле һаман «ай ураклары» (нинди тапталган әйләнмә инде бу!) белән уч- ма-учма уралар, комбайн икенче якта...
Яки менә «Җиңү» җыентыгыннан алынган икенче шигырь:
Син — өмет! Азатлык теләүче Халыклар тик сиңа ашкына, Советлар Союзы үзәге, Тигезлек үрнәге — Москва!
Бу юллар белән шагыйрь Москва турында һичнинди яңа образ да, яңа фикер дә әйтә алмый.
117
Җыентыкта тагын «Киңәш», «Язгы яңгыр алдыннан», «Боек түгел» кебек кыска-кыска шигырьләр бар. Н. Арсланов бу шигырьләрдә Үирән фәлсәфи мәгънә, зур гомумиләштерүләр бирергә теләгән. «Язгы яңгыр алдыннан» шигыре бу яктан караганда матур гына. Калган ике шигырьдә автор теләгенә ирешә алмаган. Мәсәлән, «Боек түгел» шигыре:
Син боек, — дисең тагын, Мин боек түгел, түгел: Уйланып йөргән чагым, Нәрсәдер көтә күңел.
Бу юллар белән шагыйрь әле бер фикер дә әйтми. Дәвам итик:
Алма агачы боек — Утыра чәчәк коеп.
Безнең алда тулы бер картина.
Чәчәк кою боеклыкмы?! Ул алма бирер тиздән.
Щипачевча әйтелгән көчле юллар бу. Яңаның, көчленең, матурның тууы өчен әзерлек бара. Хәзер инде шул яңаның тууы турында йомгак сүзен әйтәсе бар. Ләкин шагыйрьнең философик гомумиләштерүгә көче җитмәгән:
Әллә ашаганың юкмы,
, Кем бар алмадан бизгән.
Бу юллар инде алдагы ике юл белән чагыштырып караганда, бик сай, сүз уйнатуга' гына кайтып калалар.
«Киңәш» һәм «Ут-күз» (шаяру) шигырьләре художество ягыннан түбән, бернигә дә өндәми һәм эстетик тойгыларны үстерми торган шигырьләр. Алар белән авторның нәрсә әйтергә теләвен аңлавы да кыен. Шунсы яхшы: җыентыкта мондый шигырьләр бер-ике генә. Автор үз иҗатына тагын да таләпчәнрәк килсә, алары да кертелмәгән булыр иде.
Шулай итеп, җыентыкка тупланган шигырьләр сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан барысы да бердәй тигез дәрәж;әдә түгелләр. Арада бик уңышлылары булган кебек, әле камилләшеп җитмәгәннәре, эшләүне сорый торганнары, ниһаять, укучының хисләренә дә, акылына да азык бирми торганнары бар. Шагыйрь, декларациягә бирелгәндә, уңышсыз- лыкка очрый.
Шагыйрь еш кына үз-үзен кабатлый. Үзе эзләп тапкан уңышлы образын таптап, төссезләндереп бетерә.
...Дөньяда юк синдәй киң күңелле, Күңелең кебек иркен туган илне Җиңелмәслек дәүләт иттең.
(«Юлбашчыга» )
Нинди матур образ! Юк, шагыйрь моның белән генә туктап калмый, үзенә-үзе сокланып, шушы образны шигырь саен кабатлый башлый:
Авыл кешесенең күңеле кебек Киң һәм иркен авыл урамы.
(«Авылда»)
Урамнары бик киң аның — Киң күңеледәй баулыларның.
(«Җыр»)
Туган илем, үзеңдәй киң синең даның.
(«Таң»)
Декларатив ялангачлыкка дучар булган шигырьләрдә тел ярлылыгы да нык сизелә.
Н. Арслановның «Шатлык» исемле шигырьләр җыентыгын укып чыккач, әнә шундый фикерләр туа. Н. Арсланов безнең социалистик стройны, аның уңышларын раслый торган бик матур шигырьләр туды-ра алган. Шул ук вакытта җыентыкта әле өлгермәгән, йөрәктән чыкмаган, укучы кабул итә алмаслык шигырьләр дә урын алганнар. Алдагы вакытта шагыйрь үз иҗатына тагын да җаваплырак карар дип өмет итәбез.