МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ
(Тууына 60 ел тулу уңае белән)
Күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзи, татар халык иҗаты мотивларыннан бик оста файдаланып, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк күп кенә әсәрләр иҗат итте. Ул XX йөзнең 10 нчы елларында әдәбият мәйданына чыкты, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал нигез салган демократик әдәбиятны үстерүчеләрнең берсе булды һәм әдәбият тарихыбызда онытылмас урын алды. М. Фәйзи Бөек Октябрь социалистик революциясен алкышлап каршылады, үзенең әсәрләре белән аңа хезмәт итте, татар совет культурасын һәм әдәбиятын үстерүчеләрнең алгы сафыңда торды.
М. Фәйзинең татар әдәбияты тарихында үзенчәлекле урыны бар. Ул, татар әдәбияты үсешендә беренче буларак, музыкаль драмаларына бәйләп, авылдагы сыйнфый каршылыкларның реаль картиналарын шактый тулы гәүдәләндерде. Рус әдәбияты үрнәгендә, татар телендә балалар өчен сәхнә әсәрләре яза башлаучы да ул булды. Татар хезмәт ияләре аның халыкчанлык рухы белән сугарылган әсәрләрен яратып, үз итеп кабул итте.
Мирхәйдәр Фәйзи (Мостафа улы Фәйзуллии) 1891 елның 31 Октябренда элекке Оренбург губернасы, Орск өязе, Күкшел авылында бай семьяда туа. Аның атасы, Мостафа Фәйзуллии, Чистай өязенең Шахмай авылыннан Орск якларына килеп, 1878 елда алпавыт Хөсәеновлар утарына управляющий булып керә. Ул 1905 елга кадәр шул утарлар белән идарә итә. Шул елларда Мостафа үз хуҗалыгын да киңәйтеп өлгерә, Күкшел авылыннан ерак түгел бер урында күп кенә җир сатып ала, тирә-як байларның берсе булып яши башлый.
Мирхәйдәр бала вакытларын әнә шул бай семьяда, утар тормышында, табигать эчендә уздыра. Башлангыч белем алуы турында ул үзенең көндәлек дәфтәрендә:
«Сигезгә чыккан көнемдә сигез юл сабак алдым. Абыстайга ике ел йөрдем. Язу өйрәтү дигән нәрсә юк иде. Өйдәге абыйлар һәм апалар ярдәме белән язу өйрәндем», — дип яза.
1902—1905 еллар арасында Мирхәйдәр Орск шәһәрендәге иске, дини мәктәпләрнең берсендә укып йөри. Аны ул вакыттагы Орск шәһәренең тормышы да, иске мәктәптәге уку- укыту эшләренең куелышы да канәгатьләндерми. Ике ел укыганнан соң, ул, мәктәпне ташлап, авылына кайта. Шушы елларда ул матур әдәбият әсәрләре белән кызыксына башлый, кулына төшкән китапларны бик бирелеп укый.
1905—1907 ел революциясе вакыт-ларында Мирхәйдәр Фәйзи Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укуын дәвам иттерә. Шунда укыган вакытларда беркадәр русча укырга- язарга өйрәнә, рус әдәбияты белән таныша. «Хөсәения» мәдрәсәсендәге уку-укыту эшләренең куелышы да М. Фәйзи теләгәнчә булмый. Ул, аннан ризасызлыгын белдереп, мәдрәсә, тәртипләрен һәм укытучыларны тәнкыйтьләп, 1907 елда «Чүкеч» журналында «Мәзлүм» имзасы бзлән бер мәкалә язып чыга.
88
AV Фәйзи бик яшьли йөрәк авыруы белән авырый башлый. Шул сәбәпле aim «Хөсәен и я» мәдрәсәсендә укуын тәмам итәргә мөмкин булмый. Ал яңадан Орск шәһәренә кайтып тора башлый. А7куын рәсми ташласа да, үз өстендә эшләүгә, белемен күтәрүгә зур игътибар итә, рус телендә басылган сәхнә әсәрләрен укый, Орск яшьләрен оештырып, әдәби кичәләр үткәрә. Орск шәһәрендә татар телендәге беренче спектакль 1911 елда куела. М. Фәйзи, үзенең шул тарихи вакыйгага катнашуын белдереп:
«Орск тарихында татарча театрны башлап уйнаучы «Сәйяр» труппасы булса да, сәхнәдә иң беренче сүзне әйтү миңа насыйп булды», — дип яза. AV Фәйзи шул беренче спектакльдә хатын-кыз рольләреннән берсен башкара. Шул көннән башлап, Орск шәһәрендә М. Фәйзи җитәкчелегендә төзелгән драма түгәрәге системалы рәвештә эш башлый.
М. Фәйзи үзенең өйрәнчек рәвештә яза башлавын 1905 елларда дип күрсәтә: ««Татар туе» исемле бер вакыйгадан алып язган пьесамны җиңгиләремә укып, аларны хәйран да калдырдым. Бәетләр, шигырьләр язуга да бирелеп киттем.
Җәй көнендә чыгамын мин урманнарга, Төрле-төрле матур кошлар була анда. Кайсы оча. кайсы куна, кайсы сайрый. Хозурланып яшь күңелләр тула анда,—
дип, бер гыйшкый шигырь дә тәртип итеп ташладым, хәтта. Бу вакыт миңа ундүрт яшь тулган иДе инде», ди ул үзенең көндәлек дәфтәрендә. Шул көннән башлап, М. Фәйзи каләмен шомартуны дәвам иттерә. 1909 пчы елда ул русча бер коме-диягә ияреп, «Ике Хәсән» исемле кечкенә сәхнә әсәре яза. 1910 елда инде аның «Үткән вакыт» исемле шигыре «Идел» газетасында басылып чыга. Бу аның матбугатка чыккан беренче әдәби әсәре була. Соныннан ул шигырьләрен «Идел», «Вакыт» газеталарына, «Ялт-йолт», «Шура» һәм «Аң» журналларында бастыра.
М. Фәйзи үзенең фикер ягыннан булган үсешендә һәм гомумән иҗади фикер йөртүләрендә нигездә хезмәт иясе крестьян яшьләренс-И дөньяга карашларын чагылдырып килде. Ул иҗатының беренче чорында ук авыл тормышына игътибар итте һәм айдагы саф күңелле яшьләрнең интересларын яклап ч ы кты. 1II11 гы р ьл әрен дә һәм дра ма- л а р ы I i да а л арның та б и гатькә һәм саф мәхәббәткә булган романтик к а р а ш л а р ын, л и р и к к 11 череш л әрен чагылдырды. Менә шунда, авыл яшьләре шикелле үк, аның үзенең дә табигать күренешләренең һәч җәмгыять тормышының хәлләрең тиешемчә аңлап җитә алмавы ла күренде. Ул 1912 елларда язган шигырьләренең берсендә:
Ике якта матур гөлләр. Арада комлы тар юллар. А га ч га с а й р ы й был бы лл ар — Бу күренешкә булам хәйран,—
диюе шагыйрьнең ул вакытларда дөп ья 11 ы та н у ы н ың ч и клән гәплегеннән килә иде.
Бу елларда М. Фәйзи табигать матурлыгын һәм авыл тынычлыгын мактап язган шигырьләре белән юанырга омтылып карады. Ләкин капитализм чорында тирә-якта булган гаделсезлскләрнс күреп торган яшь язучыны табигать күренешләренең матурлыклары гына тынычландыра алмадылар. Ул эзләнде, җәмгыять тормышындагы караңгы якларның сәбәпләрен төшенергә тырышты. 1913 елда басылып чыккан «Зарлану» шигыре авторның шул вакыттагы кичерешләрен ачык гәүдәләндерә. Без анда түбәндәге юл-ларны укыйбыз:
И минем иң намлы дустым! Нәрсәдән күзлим рәхәт? Кайда баксаң, күңелем атсам Бар да ялган нам гына... Аптырыйсың һәм арыйсың. Күзлисең бер изге эз. Булмый, тормыш изде безне. Җөмлә юллар кан гына.
Бу, әлбәттә, М. Фәйзинең үлене* генә түгел, ә капиталистик эксплуатациянең серен төшенеп җитмәгән, аннан котылуның чын юлын таба алмаган яшьләрнең ачынулы кичерешләренең чагылышы да иде.
Хезмәт ияләре интересын яклау, аларның тормыш күренешләрен өй
89
рәнү нәтиҗәсендә М. Фәйзи иҗатында байларга карата нәфрәт хисләре дә чагыла. «Бай» дигән шигырендә ул Тукайның «Сайфия»сендә- ге мотивларга яңгырашлырак юлларны яза:
Күрче бер бай! Мичкә корсак эш итә миллион белән, Сәүдәсе һәр җир белән, куйлар, тире һәм йон белән.
Акыра -ба кы ра, төкерә - к а к ы р а.
типтерә мецнәр түгеп, Җәмгыятькә бирми бер тиен,
эндәшү юк җүн белән... Ач туганнар, ярлы милләт, бармы? — уйлап бакмый да, Калмый шайтан һәм трактир,
тик йөри ахмакланып.
М. Фәйзи бу вакытларда әдәбиятның төрле жанрлары буенча тәҗрибә ясый, шигырьләр яза, сәхнә әсәрләре иҗат итә. 1912 иче елда аныц берничә сәхнә әсәре: «Чәчәкләр арасында», «Бизәнү»III, «Яшь-ләр алдатмыйлар» һәм «Минем шигырьләрем» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шул ук елларны балалар өчен дә әсәрләр бирә башлый. «Чәчәкләр арасында» исемле ике пәрдәлек комедиясен автор: «...татар телендә... балаларга махсус театр китаплары юк икәнен хәтергә алып» язганын һәм бу әсәре аның беренче тәрҗемәсе икәнен китабының сүз башында күрсәтеп уза. Бу әсәр нигезендә тәрҗемә булса да, анда авторның иҗат инициативасы яхшы гына сизелә. Ул тәрҗемәгә үз шигырьләрен өсти, җыр, музыка кертә. М. Фәйзи балалар өчен сәхнә әсәрләре булдыру .өстендә шактый күп эшләгән язучы. Аның 1915 елны «Ак юл» журналында басылган: «Эшләп тапты», «Корым тазартучы» исемле әсәрләре, «Балалар дөньясы» (1917 ел) журналында басылган «Авыл мәктәбендә» дигән әсәре һәм 1925 елны чыккан «Коммунага!» пьесасы шул өлкәдәге хезмәтләре булып торалар.
Ул балалар өчен язган пьесаларын рус телендә балалар өчен күп кенә әсәрләр биргән Клавдия Лука- шевичтан файдаланып яза. Мәсәлән,
1 By бер пәрдәлек комедияне ул иптәше Габдулла Әмнров белән бергәләп язган. Лукашевичпың «Среди цветов»ын «Чәчәкләр арасында» исеме белән тәрҗемә итә. «Заработал» дигән әсәреннән файдаланып - «Эшләп тапты»ны һәм «В сельской школе» пьесасы үрнәгендә «Авыл
III Авыл яшьләренең җырлары, музыкалары белән бизәкләнеп бирелгән бу әсәрне 1913 елда «Гасыр» көтепханәсе басып чыгарудан баш тарткан. Ул беренче мәртәбә 1924 елда гына басылган.
мәктәбен- дә»ие яза.
1912 елда басылган «Яшьләр ал-датмыйлар» комедиясе 1913 елда Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә дә куела, һәм шул көннән башлап, аның комедияләре төрле җирләрдә уйнала башлый. М. Фәйзи бу елларда яшьләрнең кыюлыкларын, ал арның яцача. ирекле, культуралы тормышка омтылуларын күрсәтергә тырыша. М. Фәйзи әсәрләрендә иске тормышның терәге булган реакцион карашлы картлар, муллалар, суфилар яшьләрнең тапкырлыклары алдында җиңелеп калалар, аларга юл куярга мәҗбүр булалар («Яшьләр алдатмыйлар», «Авыл бәйрәме»1), бозык эшләре ачылып, мәс-хәрәгә калалар.
1913 елда М. Фәйзинең тагын бер шигырьләр җыентыгы («Яшь күңел») һәм дүрт пәрдәлек сәхнә әсәре — «Кызганыч» драмасы мәйданга чыга. Мелодрама характерында язылган бу әсәрне үз чоры-ның матбугаты укучыларга: «Бу китап нәкъ үз тормышыбызга каран тәртип ителгән, күп тойгыларны ташытырлык, рухсызларны да рух- л а н ды р ы р л ы к, күзләрдә н я ш ьл әр китерерлек» әсәр, дип тәкъдим итә. Чыннан да, бу әсәр кешеләрнең тойгыларын уятырлык итеп, көчле язылган. Анда ярлы гаиләдән чыгып, мөгаллимә булган Гәүһәрнең халык интересы өчен чын күңелдән бирелеп эшләве, балаларны сөен укытуы, халыкка хезмәт юлында үзенең шәхси тормышын корбан итәргә хәзер торуы гаять тасвирлы бирелгән. Авторның саф мәхәббәтне идеал итеп куюы да, очраклы булмый, бәлки күп гасырлар буенча кешелекне, язучыларны дулкынландырган, ләкин эксплуатацияле җәм
90
гыять шартларында чишелә алмаган мотивларның берсе булып тора.
Татар әдәбиятында кадимче байларның көнкүреш, культура өлкәсендәге социаль зарарлы яклары бик күп язучылар тарафыннан ачы тәнкыйть астына алына килде. М. Фәйзинең, тагын да алгарак китеп, үзләрен яңа фикерле, «кешелекле» дип санап йөргән либераль сайларның да «вөҗданы» капиталга кол булудан гына торганын күрсәтте. Менә Сөләйман бай образы. Автор аны китабының беренче би-тендә: «Яхшы фикерле бер бай» дип укучыларга тәкъдим итә дә, аның ул «яхшы фикерләре, гуманистлыгы» тик телдә генә калганын күрсәтә башлый. Сөләйман бай әле яшьлек хисләрен, кешелек сыйфат-ларын җуеп өлгермәгән бердәнбер улы Заһитны. зур приданлы бай кызын алмыйча, фәкыйрь мөгаллимә Гәүһәрне сөеп йөрүе өчен өеннән куып чыгара. Соңыннан үзенең теләгенә ирешү өчен Гәүһәргә һәр яктан басым ясый, аны җаныннан артык сөеп укыткан балаларын, чәчәк кебек яшьлек гомерОн ташлап, трагик үлемгә барырга мәҗбүр итә. Бу күренеш аркылы без капитализм шартларында авыл укыту- чыларының хәле байларга, аларның капризларына ни дәрәҗәдә бәйләнешле булу моментын да күрәбез.
М. Фәйзи 1914—1916 еллар арасында авыл көтепханәләрендә эшли. 1916 елның җәендә хәзерге Балтач районы авылларында да була. Шул т-закытларда авыл яшьләренең тормышларын, авылның этнографиясен һәм халык иҗатын тагын да тулырак өйрәнә. Нәтиҗәдә, «Галиябану» IV пьесасында яшьләрнең саф мәхәббәт, ирекле тормыш өчен көрәшләрен. тагын да реальрәк шартларда алып, типик характер-ларда гәүдәләндереп бирүгә ирешә. Бу әсәрнең төп проблемасы мәхәббәт һәм аның трагедиясе булу белән беррәттәп, капитализм авылының социаль мөнәсәбәтләрен чагылдыруы, күрсәтүе белән дә характерлы. Анда Хәлил белән Галиябануны бәйләгән нәрсә — саф мәхәббәткә омтылыш, хезмәт ияләренә хас булган кешелеклелек булса, авыл яшь-ләренең аларга теләктәшлек итүләре, Исмәгыйльне күрә алмаулары, аңарга булган нәфрәтләре аркылы с ы й и ф ы й
IV М. Фәйзи бу пьесасын 1916 елның ахырларында «Сәгадәтбану» исеме белән биш пәрдәлек итеп язган. 1917 елның башларында, беркадәр төзәтеп, дүрт пәрдә, биш картинага калдырган. Исемен «Галиябапу»га алмаштырган. Сәхнәгә ул беренче мәртәбә 1917 елда, февраль революциясеннән соң куела.
каршы л ы к л арда гәүдәләнә. Исмәгыйль әсәрдә укучылар алдында кешелексезлеге, ерткычлыгы белән күренә, бер Галиябану-ларның гына түгел, бәлки бөтен хезмәт ияләренең дошманы ителеп сурәтләнә. Әсәр ахырында Галиябануның анасы Галимә дә, аның шул якларын төшенә барып: «Өметсез үк икәнсең! Без сиңа бердәнбер алма кебек кызыбызны бирергә йөрибез тагы, сип алайса кеше үтерүче икәнсең», дип хөкем чыгара.
Бу әсәр тормышны реалистик ча-гылдыруы ягыннан әһәмиятле. Ул татар әдәбиятында критик реализм методы белән язылган драматик әсәрләрнең иң яхшыларыннан берсе. 'Анда революциягә чаклы булган, конкрет алганда XX йөзнең башындагы татар авылларының тормышң, яшьләрнең хәле реаль шартларда, аерым индивидуаль үзенчәлекле тн- пик характерларда күрсәтелә.
Драма үзенең композицион төзелеше һәм сюжет үстерелеше ягыннан да гаять оста эшләнгән, чын мәгънәсендә җитешкән сәнгать әсәре булып тора.
Әсәр композициясенең икенче ха-рактерлы ягы — образларның табигый, реаль тормыштагыча төркемләнгән булулары. Саф мәхәббәт, ирекле һәм якты тормышка омтылучы Галиябану белән Хәлил көрәштә ялгыз түгел. Аларны авыл халкының көченә ышану рухландыра. «...Бөтен авыл безнең якта. Ялгыз Исмәгыйль әллә кая бара алмас», ди Хәлил, һәм ул, хезмәт иясе яшьләрнең теләктәшлек итүләренә таянып, Исмәгыйльгә каршы көрәштә кыю хәрәкәт итә. Әсәрдә эпизодик образлар итеп китерелгән Сибгать, Хәмзә, Гөлми һәм Рабигалар — барысы да Хәлил белән Га-лиябануны яклыйлар. Чөнки алар-
91
ныңда теләкләре һәм омтылышлары }ртак. Алар Галиябану белән Хәлилнең бәхетле булуларына шатланалар, һәр адымында кешеләрне мәсхәрәләп йөрүче Исмәгыйль кулакка тирән ачу саклыйлар.
М. Фәйзи хезмәт ияләрендәге матур сыйфатларны: кешелеклелек, дуслык һәм саф мәхәббәткә сәләтле булуны гаять табигый һәм җылы L итеп бирә. Укучылар алдында I Галиябану да, Хәлил дә һәм алар- ның иптәшләре булган авыл яшьләре — барысы да дөреслек, гаделлек ягында. Алар якты, бәхетле тормышка омтылалар. Ләкин алар шул ук вакытта, чыныккан көрәшчеләр дә түгел. Галиябану сүзләре белән әйткәндә: «Мин берәүгә дә начарлык эшләгәнем юк. Шунлыктан, миңа берәү дә зыян итәргә батырчылык итә алмас», дип, бер- катл ы л ы к к үр сәтә л әр, алларында торга н дош м а н н арын ы ң мәкерле
планнарын төшенеп бетермиләр.
Исмәгыйль дә типик образ. Аның усаллыгы, ерткычлыгы, кешелексез- леге беренче чиратта социаль хәленә бәйләнгән. Ул «күп җир биләүче егет». Шуның өчен дә тиз генә җиңелергә теләми: «Моңарчы бөтен тирәне селкетеп тордым. Моннан соң да миннән куркырга тиешләр», дип каравында дәвам итә. Аның мәхәббәт тойгылары да юк һәм ул аңарга сәләтле дә түгел. Аның Галиябануны алырга йөрүендә дә тик үзенең өстенлеген сакларга тырышуы гына ята. «...Минем Ис- мәгыйльлегем изелә. Мин үземнең исемемне әллә нинди малайлардан таптатмас өчен һәртөрле юлга керергә хәзер», ди.
һәм Исмәгыйль кулыннан килгән барлык кабахәтлекләрне эшли. Малга, байлыкка кызыгучы Бәдрине мең сумга сатып ала. Галиябануны мәсхәрә итәргә тырыша һәм, соңыннан, Хәлилне бандитларча атып үтерә.
Исмәгыйль тибы, ул вакыттагы намуслы яшьләрнең нәфрәтен көчәйткәне шикелле, бүген дә капитализм тормышын, аның гаделсезлеген гаепләү акты булып тора, барлык намуслы кешеләрдә чиркану тойгысын кузгата.
Бу әсәрен автор үзе дә иң яраткан әсәре итеп саный. Аны эшләп тәмам итүе уңае белән, ул үзенең көндәлек дәфтәренә түбәндәге юлларны язган: «Моңарчы татар әдәбиятында булмаган _ бер тарызда җырлар, уеннар белән язган, идеалымның көзгесе булган пьесамны тәнкыйтьчеләр аяусыз тибеп җибәрерләр инде. «Гасыр» да «Авыл бәй- рәме»мне шулай итте, һәрхәлдә бу тәҗрибәм үземә рух бирде. Бик яраттым мин аны».
Ләкин буржуаз тәнкыйтьчеләргә М. Фәйзинең бу әсәрен читкә тибеп җибәрергә туры килмәде. Буржуаз тәнкыйтьчеләр тарих тарафыннан үзләре алып ташландылар, ә «Галиябану» әсәре, татар драматургиясенең классик казанышы булып, әдәбиятыбызның алтын фондында яшәп калды, революциядән соң үзенең яңа яшәвен, чын тамашачысын тапты.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясе хезмәт халкына иҗтимагый һәм милли азатлык алып килгәне кебек, М. Фәйзинең культура эшчәилеге һәм иҗаты өчен дә зур мөмкинлекләр тудырды. Ул, чын күңелдән бирелеп, яңа дәрт белән эшли башлый. Авылда яңа ачылган көтепханәләрдә эшли, драма түгәрәкләре оештыра, аларга җитәкчелек итә. Шулай ук сәхнә әсәрләрен иҗат итү буенча да эшен дәвам иттерә. 1917—1920 елларда «Урал суы буенда» һәм «Асылъяр» исемле музыкаль әсәрләрен яза.
Аның бу әсәрләрендә революциягә кадәр булган иске тормыш сурәтләнә. A. М. Горький 1934 елда Совет язучыларының беренче съездында сөйләгән докладында: «Без үткән заманны никадәр яхшырак белсәк, үзебез барлыкка китерә торган хәзерге көннең бөек әһәмия-тен дә шулкадәр җиңелрәк, шулкадәр тирәнрәк һәм шатлыклырак итеп аңларбыз», дигән иде. М. Фәйзи дә бу бурычны ачык төшенә. 1926 елда язылган «Аның белән мин» дигән автобиографик очеркында үзенең наборщик иптәше комсомолец Нәгыймгә биргән җавабында:
«— Яңаны төзү өчен иске тормышны белү дә кирәк. Иске тормыш
’
92
миңа ныграк таныш булганга күрә, ул тормыштан язу мица җиңелрәк», ди.
М. Фәйзи иске тормыштан алын язганда да Совет тормышына булышлык итү максаты белән яза. Бу яктан алганда, аның «Урал суы буенда», «Асылъяр», «Ак калфак > исемле әсәрләренең әһәмиятләре кечкенә түгел. Дөрес, автор бу әсәрләрендә, бигрәк тә «Асылъяр» пьесасында. иске тормышны реалистик планда күрсәтүдән бигрәк, романтик планда һәм синтемента- лизм алымы беләнрәк сурәтли. Ятим һәм тәрбиячесез калган яшүсмер Шәрәфкә бай кызы Ләләнец чын күңелдән булган мәхәббәтен һәм аларның җиңеп чыгуларын күрсәтергә омтылуы, авторның типик хәлләрдә типик образлар тудыруы булмыйча-, бәлки үзенең гуманистик карашларыннан гына чыгып, социаль положениеләре ягыннан тигез булмаган яшьләрнең дә чын мәхәб-бәт нигезендә кушыла алулары тан-танасын күрсәтергә омтылуы иде.
Совет тормышының беренче елла-рында язылган пьесалары арасында М. Фәйзинең иске тормышны реальрәк күрсәтүе ягыннан «Ак калфак» драмасы характерлы урын алып тора. Дөрес, монда да җиңел- чә уйлап чыгарылган сюжет мотивлары, тарихи күренешләр белән ак-ланмый торган ситуацияләр бар. Пьесада Мирза кызы Хәмдиянең үз исеменә җыр чыгарган кешегә барырга вәгъдә итүе әкиятләрдәге мотивларны хәтерләтә. Ләкин бо- лардан тыш, бу әсәрдә шактый реаль мөнәсәбәтләр дә гәүдәләнә. Автор*, нәкъ шул чорның реаль тормышында булга нынча, крепостнойлык җәмгыяте өстенлек иткән вакытларда хезмәт ияләренең ая-нычлы хәлдә, кол дәрәҗәсендә кимсетелеп, кыйналып яшәүләрен тасвирлый. Драмада күрсәтелгән ва- ’ кыйга 1860 нчы елларны эченә ала.
Вакыйга Сәлим мирза имениесендә бара. Автор Сәлим мирзаның бөтен кешелек сыйфатларын җуйган кеше булуын укучыларда нәфрәт уятырлык итеп бирә. Аның үз кул астында булган хезмәткәрләренә ерткычларча мөнәсәбәте аркылы без алпа- кытлар тормышын, аларның кеше- лексезлекләреп күрәбез. Бу образ драмада шактый тулы эшләнгән.
Автор бу әсәрендә дә мәхәббәт проблемасын күтәрә, шул ук тигезсез мәхәббәтне күрсәтә. Ләкин ул аны, «Асыл яр»дагы шикелле, син- тсментализм рухында түгел, ә эксплуатацияле җәмгыять шартларында реаль тормышта булганыңча ; трагик хәл белән тәмамлый. Әсәрнең баш образларыннан берсе көтүче Бакый. Ул үзенең хуҗаларыннан көн дә дин әйтерлек мәсхәрәле сүзләр ишетә, гадәттән тыш каты җәберләүләр күрә. Мирза кызы Хәм-дия аңа ягымлы мөнәсәбәт күрсәтә, аны .яклый. Кызның шундый мөнәсәбәте нәтиҗәсендә Бакый аны чын күңеленнән ярата башлый. Шул вакытларда Хәмдиягә икенче бер мирза малае — бөтен гомерен эш- сезлектә уздырган Шаһтимер, мә-хәббәтен белдереп, хат яза һәм хатны Бакый аркылы Хәмдиягә җибәрә, Бакыйга моның өчен алтын сәгать бирә. Бакый, бу хурлыкка түзә алмыйча, ул биргән сәгатьне ташка бәреп вата. Алпавытлар өстенлек иткән вакытларда Бакыйның бу тигезсез мәхәббәте трагедия белән бетә, мирза малае Шаһтимер аны хәнҗәр белән чәнчеп үтерә.
Автор соңрак бу типтагы әсәрләренә үзе дә тәнкыйть беләнрәк карый башлаган. Үзенең югарыда искә алынган «Аның белән мип» дигән очеркы моны ачык күрсәтә.
«Безнең язучыларга мәхәббәт- гыйшыкны гына нигез итеп, мещан идеологиясенә лаеклап хикәя, шигырь, театр китабы язу юлыннан күптән чыгарга вакыт. Безнең ма- I ур әдәбиятыбызда пролетарча г тормышы күренсен, анда эш, көч балкып торсын», ди.
М. Фәйзинең Бөек Октябрь рево-люциясеннән соң язган әсәрләре апасында 1921—22 елларда язылган «Кызыл йолдыз» пьесасы аеручг әһәмиятле урынны алып тора. Автор үзенең бу әсәре турында: «Баш- кортстанның 21 нйе елга кадәр бандитлар бәласеннән котылып бетә ал м a ran i юч м а гы н да гы бер татар авылында яшьләр оешмасы төзелү
93