Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН


(Ө з е к лә р)
УФА, 1923
ФевральII
10 ында. Яшьләр матбугатында эшләргә, алар белән үзләшергә теләгем зур. Бөтен хезмәтем «яшьлек»кә булсын, дим. Картлар, зурлар белән килешә алмаган идем; болар белән ничек булып чыгар.
Март
12 сендә. «Яшь юксыл»га хаслап бер кыйтга («Инде мин еламыйм») яздым.
Кызыл яшьләр юлына күңелемне биреп «Мә!» дигән бер шигырь төзедем. Кабул итмәсәләр, ирекләре. Ләкин мин күңелемне тәкъдим иттем инде.
13 ендә. Күкрәгем авырту тәмам рухымны төшерде. Атласов че- хотка түгел, ди. Ә, нигә авырта соң? Куркып, язу эшләремне дә туктаттым. «Адашкан күңел»ем ярты юлда тик ята. Куркынычлы авыру булып чыкмасын инде.
14 ендә. Тунымны тектереп алдым... Иске тунымны нәКъ 10 ел кигән идем. Монысын да үзем киеп туздыру, саулыкта игелеген күрү насыйп булсын. Миңа димәгәе ике елда тузсын; әмма үзем сау булсам иде...
Мәшһүр доктор-медицина Татариновка барып күрендем. Бик дикъкать белән карады. Куркып кердем, куанып чыктым. «Чехотка түгел, һич хафаланма!» дип, нервларны тынычландырырга дәва бирде. Әйткәне килсен дә тиздән аруланып, сөйгән эшемне дәвам иттерим инде. Авырый башласаң, «саулык — байлык» җөмләсе, мөкатдәс тәсбих булып әверелә. Әйе, өйрәнгән авыруың белән генә торып (ләкин ул да көчәеп китми) башкаларыннан имин булыйм; азрак яшәп маташыйм әле. Теләгем шул. Ләкин кемнән телим? Алланы талак иттем. Аллам да, муллам да юк. Бәс, үземнән телим. Мөмкин кадәр саулыкны сакларга тырышырга, саулык кагыйдәләрен • ригая итеп, үзеңне күзәтеп торырга кирәк. Сау булыйм!
16 сында. Иленнән килгән хатын тапшырыр өчен рабочий факультет студенты Хәлилов янына бардым. Рабфакка кереп сорап, общежи- тияләреннән барып таптым. Озак утырдым. Әллә ничә укучы егет белән таныштым... Ятышларын, үзләрен дә яратып, һәртөрле укучылар белән танышып йөрергә, дигән уемны гамәлгә куярга кызыгып чыктым.
II М. Фәйзи көндәлегенең бу өзекләре иске число белән билгеләнеп барылган. Без аны яцача число белән алдык.
1891
1951
80
Кич театрга бардым. «Шәрык кичәсе» булган булды шунда. Шәп түгел иде. Иң яратканым Жданов дигән бер укучының биюе булды. Халык биюен матур кыланып, егетсымак биюе белән рәхәтләндерде мине. Яшә, егет!
Апрель
9 ында. Рабфакның общежптиясенә Хәлиловка дип барган идем. Аның урынына, үземне дустана каршылаган бер татар студенты белән сәгатьләр буе бергә утырдым. Бәләбәй өязендәге «Каргалы» авылынын егете булган бу яшь кеше бик сөйкемле тәэсир калдыра белде. Авылда туып, авылда үскән чын авыл, чын крестьян баласының бөтен рәвеше, сүзләре белән рухланып, тойгыларымны уртаклаштым. Бу тирә авылларының тормышын өйрәндем. Туйларын, авыл яшьләренең йөрешләрен хикәя итте. Ул миңа үз халкының язучысы итеп, мин аңа үз халкымның баласы итеп карап, чын дус булып утыра алдык. Бу — минем өчен бәхет!
25 е н д ә. Теге дәфтәрем беткәч, яңадан башламый йөреп берничә көннәрем теркәлми калган иде. Әле бүген Агыйделнең ташканын карарга тауга мендем дә, шундагы бер күренешнең сихере белән йөгереп барып дәфтәр сатып алдым; көнлегемне дәвам иттерә башладым.
Гармонь!..
Егетләр гармонь уйнадылар! ..
Агыйдел яры башында халык егетләре гармонь уйнап, җырлап җаннарымны дәүләткә чумдырдылар. Идел ташый; кызлар- хатыннар җыелган; ә егетләр әйттерәләр. Хатын-кызның алар хакында шаярып сөйләшүләрен ишетеп; гармонь тавышының җил белән шаяруын, бер шәбрәк, бер акрынаеп килеп бәрелеп колакны иркәләүләрен рәхәтләнеп тыңлап бәйрәм итәм. Озак утырдым. Уенчылар кайтмый кайтмадым. Халык музыка-җырының табигый рәвештә гамәлгә куелуы белән, үз күзем белән күргән, үз башымнан үткән картиналарны күз алдыма китереп; җиңеләйдем, рухландым, өметләндем. Рәхмәт сезгә, егетләр! Бүген сез миңа Уфада көн дип әйтерлек бер көн багышладыгыз.
Их, нигә артистлар минем әсәрләремне шулай иттереп чыгара алмыйлар?
Боз күтәрелгән, тыгылган; әле бер гөрелтәп кузгалалар. Шытыр-шытыр итеп кысылышалар да тагы туктыйлар. Күңелле!
26 с ы н д а. Шушы авыру хәлемдә тырыша-тырыша «Кызыл йол- дыз»ымны язып беттем. Ничек кенә дисәләр дә революционныйрак булган бу әсәремне үзем белгәнчә, яратканча яздым. Табигый хәлне сакларга тырыштым. Чын күңелемнән бер бүләгем бу. «Биргәннең битенә бакма», ди, туганнар; аз булса да, күп күреп алыгыз инде.
М а й
7 с е н д ә. «Кәкре каен» исемле антирелигиозный бер пәрдәлек сәхнәмне Обком РКСМга илттем; укып бирдем. Яратып «Яшь юксыл»ның бәйрәм номерына кертергә булдылар. Журналистлар кружогына барып, оценка ясаттым.
9 ында. Главполитпросвстка бардык. Хөкүмәт театрының җәйге сезоны өчен, өч пьесамны хәзер акча биреп алуны сорадык. Алуын, әлбәттә, алалар инде; тик без ашыктырдык. Һәрхәлдә нәтиҗәнең бик тиз өзелүен өмет итү кыен инде. Тизрәк Казанга китәсе иде бит.
Сикермә, йөрәк! Миңа саулык кирәк. Тор син тигрәк; «сабыр итим» дибрәк. Минем күбрәк яшәргә теләк. Ә син бигрәк селкенәсең терәк — вәт дурак!
81
IF еидә. Иртүк пароход белештем; иртәгә кичке сәгать 5 тә «Урал» дигәне китә икән. Обком РКСМга барып акчаны ашыктырдым. Тәүге язуларга оценка ясатыр өчен «Башкортстан» идарәсенә бардым. Мәҗит ! афури белән сөйләшеп утырдым. Китәм дип объявить иттем. Байтак сүзләргә җитеп, карт шагыйрьнең киңәшләрен тыңлап чыктым. «Яшь даксыл»дап акча тиде. «Кәкре каен»ым басылган бәйрәм номерын алдым.
ОРСК — ҖҮНӘЙ — ОРСК — ОРЕНБУРГ — САМАРА
Сентябрь
6 сында. Орскида әллә ни язарлык нәрсә дә юк, язасы да килми. Иртәгә Рәфгатьләр1 Казанга китә. Миңа да вакыт инде.
7 сон дә. Ләкин • Орскины күңел һичбер чыгарып ташлый алмый. Яман да булса, ил — ил шул. Тау башыннан Орскины тирәләй карап йөреп, аның матур гына бер кала булуын, җанга газиз хасиятләре барын уйлап, яратып йөрдем.
Казан яклары матур. Халкы чын татар. Татар гадәте, татар теле, татар тормышы. Агыйдел — Кама — Волгалары, шәһәрләре, зур авыл- 1зры белән мине багындыра. Әмма бу якның Урал, Сакмар буйлары, матур чын таулары, һавасы, русчаланганрак халкы, уйнап-җырлап эчелә торган кымызлары сагындыра шул, сагындыра.
18 сидә. Классный вагонның плацкартный урынына урнаштык. Әсма җиңги, Җәүдәт, Шәүкәтләр 2 озата төштеләр. Астраханьга баручы артистлар Камал II, хатыны, Хәлил Әбҗәлилов, Зәйнелгабидин Солта- новлар белән бер вагонда булдык.
Оренбург та калды. Поездлар Орск юлындагыдан күп аермалы. Тирбәтеп кенә алып бара; шәп йөри; аз туктый, урыннар иркен, рәхәт, күңелле. Чисталык җирендә.
Артистлар, хосусән Әбҗәлилов белән күп сөйләшелде. Артист артистка ошый икән. Бар да бертөсле.
КАЗАН
Сентябрь
24 ендә. Бергәләп вокзалга төшеп, Мәскәү поездын озаттык. Озатырга төшүче халыкның әкәмәтләнүен, Донкихотлануын хәйран булып карадым. Үбеп бетерделәр; ялап бетерделәр. Вагон тәрәзәсенә асылына- асылына үбештеләр, хәтта. Әйтерсең, Мәчкәй әби сихерләп тилертеп куйган. Кызганыч мәхлуклар.
Мәркәз көтспханәгә барып Суфия Таһирова туташны күрдем. Урын сорадым. Эшчеләр арасында булырга теләп Бишбалта, Яка Бистәләрдән урын табып бирүне үтендем.
28ендэ. Большой Проломныйда Хәким Сәлимҗанов белән очраштым. Рәфкатьне күрдем.
Бишбалта көтепханәсен карарга бардым. Шәһәрдән аерымрак, ераг- рак, әлбәттә. Трамвай белән бардым һәм кайттым. Үзе, һавасы, көтеп- ханәсе—-бар да ошады. Торырга ярый икән дип уйладым. Минем өчен муафыйк җИр төсле Күрснде. Тынрак, рәхәтрәк, мин теләгәнчәрәк ул.
' фэйзц. Хәзео БаШКОР’Станныц атказанган артисты.
" Хозе1>гс композитор Ж.эүДэт фэизн’ а,,ыц а,,асы Әсма> э,,есе Шәүкәт.
4. ,с. ә,- № и
82
Октябрь
2 сен дә. Главполитпросветка бардым. Политпросвет бүлеге мөдире — рус та бар, тагын бер татар егете минем белән сөйләштеләр, сораштылар. Кайдан урын телисең, диләр. Үзләре Бистәдәге татар эшчеләре клубына куярга телиләр. Көтепханә мөдире, труппа руководителе исеме белән ике жалованиеле ике урын тәкъдим итәләр. Квартира мәсьәләсе хәл ителсә, мин күнәчәк булдым. Теге рус белән озак сөйләшеп утырдык. Эшләү юлларын өйрәтте. Бик ипле, сөйкемле яшь кенә егет ул. Эш вакытында булышлык итәрмен, — ди. Кызыктырды, фатирны да кайгыртырмын, диде. Нәтиҗә бер-ике көннән беленәчәк булды. Тугрысы гына, мине урын белән тәэмин итүдә вәгьдәләр ваусыз булды, һәммәсе тырыштылар. Эш үземнән генә калды. Булмый калса, үземнән генә булачак.
Сөембикә манарасын карарга бардым. Манараның янына ук барып караганым юк иде. Крепостьнең эченә кереп, янына бардым; капкасыннан үтеп йөрдем. Кулларымны тигездем. Бер якка янтайган кебек булып тора. Тирәләрендә йөреп, Сөембикәләр баскан җиргә басып, аларның да күзе караган Казанка суларын, ерактагы түбәләрне күреп йөрдем. Шулай да милли хискә артык бирелмәдем. Манара да чын Сөембикә- некелектән чыгып, кирпеч белән чорналып алынган. Ул чактагы хәлләр белән әсәрләнеп түгел, хәзерге күренешләр белән зәвыкланып, кыр-ларны, суларны, бистәләрне тамаша итеп юандым. Далаларны күреп куандым.
13 ендә. Суфия туташ миңа тагын бер урын тәкъдим нтте. Моңарчы йоклабрак торган балалар көтепханәсе гамәлгә куелырга булганда, мине шунда көтепханәчелеккә чакыра. Көтепханәне чыгып карап ифрат яраттым. Зиннәтле, матур ике зур гына бүлмә, штораларына кадәр бар. Кызыгып, күңелем икегә бүленеп китте. Бу кала эчендәге урын язу эшләремә, операларга-театрларга йөрүләремә, кеше белән танышуыма им- кан бирә. Ләкин фатир юк; жалование расходка җитәрлек түгел. Ә По- роховойда жалование артыграк, фатир буш булулары өстенә эшчеләр 'арасында буласым килә иде. Ул минем идеямә дә, күңелемә дә үзрәк иде. Менә шулай итеп ике уртада салланыбрак, кайсын сайларга аптырабрак калдым. Балаларны да, эшчеләрне дә яратам.
18 ендә. Җәяүләп, Бистәгә бардым. Рабочий клубта Козель- скийга Семенов запискасын тапшырдым. Ләкин фатир табуда гаҗизлекләре сыналды. Мин дә кыстамадым; «Алайса Казанда урнашамэ, дидем. Үзләре әллә ничек җайсызланалар. Үзең эзләп кара әле, диләр. Шулай дигәч, элек татар клубына барып, аның завын сорадым; өйдә юк. Бердән, аны көтү, бердән, яңгырдан качып, клубның террасалы баскычында озак утырдым.
Клуб тыштан бик сөйкемле. Бакча эчендә уютный гына йорт. Ишек бакчага чыга. Бик күңелле. Үземнең шунда торып кала алмавыма зур үкенеч хасил булды. Яңгыр шыбырдавы астында моңланып, үкенеп, эшчеләрне хөрмәтләп, җырлап тордым. Шул ук җирдә, фатир тапмый кайтып китүем мөнәсәбәте белән эшчеләргә төбәп җыр-шигырь яздым. Моңлы, кадерле бер момент булды. Эшчеләр йөргән җирләрдә, аларның клубында ниндидер бер рәхәтлек сизеп, бәхетле булып тордым.
Атлар җиктем яратып, Бистә якка каратып;
Фатир тапмый кайтып киттем, Килгән идем яратып.
23 ендә. Бүген башлап көтепханәгә эшкә бардым. Өммесәлимә туташ көтепханәне миңа тапшырды. «Мәркәз шәрык көтепханәсе янындагы мәркәз балалар көтепханәсе Тукай»ның назиры булып эшли башла
83
дым. Көтепханә матур, рухлы. Балалар белән дә килешермен дип уйлыйм. Хәерле, дәвамлы эш булсын!
2 8 ендә. Көтепханәләр бүлеме, коммунхсзга, миңа бүлмә табып бирергә дип язу биргән иде. Шуныц буенча анкеталар тутырып, коммунальный йортларны карап та маташтым...
2 9 ы и да. Көтепхаиәдә көп дә репетиция ясыйбыз. Казан балалары арасында кайныйм. Исемнәрен, үзләрен белеп, дуслашып барам. Бик күңелле балалар бар.
Ноябрь
7 сеидә. Октябрь бәйрәме. Парадка бардым. Шәп булды. Халык... Халык... Ифрат матур плакатлар; аларны күтәреп артына ияргән эшчег крестьян, рабпрос, рабис, совраб, укытучы, укучы, гаскәри, пожар’иый, РКСМ, РКП, кавалерия. Сиксән сыйныф халык; туплар, пулемёт- лар, автомобиль, әллә нәрсәләр. Алары тыр-пыр итеп, дөбердәп- шатырдап үтә. Музыка өзлексез уйный. Өстән аэропланнар әйләнеп оча да оча; халык өстенә кәгазьләр чәчә — галәмәт...
21 ендә. 1907 нче ел, 16 яшемдә чакта, Оренбургтан «Әльислах»ка бер мәкалә язган идем. «Оренбургта кызлар мәктәбе» дип исемләп, ахырына имзаны «Оренбургта Фәһимә Хәйдарова» дип куйган бу язуым 29 нчы санында басылган. Идарәдән матур гына сүзләр дә язылган иде. Үземдә нөсхәсе калмаган шул мәкаләмне бүген көтепханәдән алып укыдым. Матбугатка беренче кергән язуым. 1907 нче елда — Хөсәения мөгаллимнәрен тәнкыйть итеп, «Чүкеч» журналында басылган иде. Имзаны «Мәзлүм» дип куйган хатым «Чүкеч»нең 37 нче санында урын алган иде. Ә бусы икенче тәҗрибәм инде. Шулай итеп бу ел, язуымның матбугатта чыга башлавына 16 ел тула. Без картаймый кем картайсын... Юк, картаймам әле. Чәчем агарса да, күңелем, рухым картаймас; ул эш миннән булмас.
2 4 ендә. Әбсәләмов килеп, төзәткән «Урал суы буенда»мны алып китте. Икәүләп планнарын төзедек; матур чыгару юлында киңәшләр иттек.
Бүген Зәйнәп туташ авырып кайтып китте дә, зурлар көтепханәсендә назирлык иттем.
Сәяси китаплар укып чыктым. Ифрат ачык, аңлатып язылган. Сәяси аңым бермә-бер артып, чын коммунчы булып калдым. Үземне хәзер дини хорафатлардан тәмам сафланып, мещанлык карашларын таптап үтеп, чын эзгә баскан граждан итеп карыйм. Юлын тапсам, саулыгым манигъ булмаса, партиягә керүне үземә бурыч һәм шәрәф саныйм.
2 6 сында. Дүшәмбе булуга карамый, әдәбият түгәрәгенең җыелышын ясадым. 3 сәгатькә сузылган бу утырыш бик күңелле булды. Элек, бер көнге карар' буенча, балалар әдәбият даулап газетага' язар өчен һәркайсы язып килгән язуларны тикшердек. Бик Иэйб’эт кенә, балалар теле белән генә язганнар, һәркапсын тәнкыйть иттем; җаваплар алдым. Язу ысуллары, знаклар белән таныштырдым. Аннан һәммәсеннән җыеп үзем бер бөтен ясадым. Аны алардан тәнкыйть иттердем. Әңгәмә, карар дигән сүзләремне төшерттерделәр. Һәр җөмләне җентекләп чыктык. Соцынтын декламация хакында сөйләп, бер шигырь биреп күчерттем, һәркайсынпан сөйләтеп карап, аннан үзем сөйләдем. Киләсе җыелышка шуны бер картина рәвешендә күрсәтерлек төпчекләп килергә куштым. Берәм-берәм җырладылар, биеделәр, хор белән җырлаттым. Аннан газеталар укып, сөйләшеп утырдык, һичбер кайтасылары килми; ялыкмыйлар, туймыйлар. «Сиңа кыен булмаса, утырыйк әле» диләр. Мин дә теләүләрен аяк астына салмаска тырыштым.
е
84
1 епдә. Иртүк, Мулланур Вахитов (Крестовников) заводы көтепха- нәсенә өмәгә бардык. Ирләрдән Тихон белән мин генә булдык. Бик күңелле үтте. Мин китапларны инвентарьга керттем. Этчеләр районына барсам, рухланып китәм.
6 сында. Мәркәз көгепханә эшчеләре җыелып, Бистә эшчеләре көтепханәсенә өмәгә бардык. Буш вагон билеты бирелде. Уйный- көлә барып кайттык: уйиый-көлә эшләдек; ифрат күңелле булды. Кө- лепханәнең мөдирәсе Әминә туташ белән назирәсе Зәйнәп туташ сый- лап чәй эчерделәр. Клубның матур бүлмәсендә җырлый-җырлый эшләнгән эшләр таудай өелеп калды. Бу, эшчеләр йөрәгенә якын җирдә, аларның ял йортында, пианино тавышлары астында үткәргән көнем кадерле хатирә булып калды...
19 ы н д а. Минем Казанда тормышым да кызык кына әле. Матди як белән яхшы, мәгънәви як белән ярыйсы, әлбәттә. Ләкин, авылда торгандагы бәхетлелекләрем, кайда инде алар?.. Шәһәрне авыл дәрәҗәсендә яратуым мәңге, мәңге мөмкин түгел! Казанда да Уфадагы кебек бер дуссыз, бер якын иптәшсез яшим. Ялгызмын; ялганырлык кешем юк. һәммәсен күңелем чит күрә, җик күрә.
Эштәшләрем булган мөхәррир, шагыйрь, драматургларның берсе дә күңелем тартып, араларында буласымны китереп тормый. Эшче, игенче, укучы яшьләр, комсомолецлар, пионерлар; яшь дворник, күчер фәләннәр, наборщиклар; шахтерлар, зимагорларның һәммәсен күңел түрендә саклап, дусланырга, араларына керергә юллар әзләгәи хәлдә, мөхәррир, артист дигән халык арасында ямь таба алмый интегәм.
2 0 с е нд ә. Гыйльми мәркәзгә кереп конкурс хакындагы ярышларны өйрәндем. Материалларны актарып, «Кызыл йолдыз»ым хакында Фатих Әмирханның озын рецензиясен укыдым, ул әсәрне язылышы, төзелеше, вакыйгасы, теле, маузугы белән мактый. Беренче, икенче пәрдәләр тоташы белән һәйбәт, ди. Бик матур картиналар барын әйтеп үтә дә, революционный ягын нык тәнкыйть итә. «Тигез чыга алмаган», ди. Баш каһарман Хәйне «кешегә яхшылык теләүче», Гайса пәйгамбәр төсле булып чыккан», ди. Ул тип үз копиям булганлыктан, Әмирхан тәнкыйте ифрат урынлы бу хакта. Мин үзем 'шуңа якын бер юлда торгач, «алган тибымны дөрес күрсәтә алган икәнмен алайса» дип, куанып куйдым. Бөтен рухым белән ямь, яшьлек, яшенлек теләгән хәлдә, кешегә шулай күренерлек булган авырлыгым, кыргый табигатем өчен үземне орышып та куйдым. Үземне изгән саусызлыгым, гәүдә, килеш-килбәт Я1ыннан ямьсезлегем өчен әллә кемнәргә рәнҗисем килде. Бу ике, минем үз төсем белән күренә алмавына иң зур гамилләр.
Ф. Әмирхан пьесаны егып бетерми. «Бәлки өчнең бере булып керә дә алыр», — ди.
25 е н д ә. Дәүләт театрына бардым. Артистлар җыелган; көтеп торалар икән. «Адашкан күңел»емне укып бирдем. Ильская, Болгарская- лар белән таныштым. Мавиямне уйнаучы Ильская белән азрак сөйләшеп, ямьле тәэсир алдым. Ул беренче артисткалардан булганга, Мавиямә бер матур төс бирер дигән өмет белән рухландым. Саматымны труппаның яшь, матур артистына биргәннәр. Бу миңа бик ошады. Килеш- килбәте, буй-сыны, төсе-бите белән чын Самат булган бу егеткә дуслык баглап, «уйнавы ничек булыр икән?» дип ашкындым.
3 0 ын да. Көтепханәнен. ун көннән бирле киселми яткан утынын бүген китап алып йөрүчеләр килеп кистеләр. Яшь егетләр килеп эшләп, укуга сусаганлыкларын гамәлдә күрсәттеләр. — Молодцы!—дидем үзләренә. Бәдри исемле бер җанлы яшь егеттә үзем яраткан хасиятләрне күреп, азрак дуслашып та алдым.
85
1924
Январь
13 ей дә. «Адашкан күцел»нең репетициясенә бардым. Матур тәэсир алдым, өметләнеп кайттым... Ильскаяның бәгъзе урыннары, сүзләре үзәкләрне өзеп җибәрде. Саматны кочаклап, «онытмадыңмы, акыллым? Онытмадыңмы, җаным?» дигән сүзләренең әйтелеше шулкадәр мәхәббәтле, матур булып чыга ки, үземә үзем бәһа куя яздым. Әдһәм дә Саматны авыл егетенең сөйкемлесе итен чыгарып, иркен табигать куенында вәхширәк гадәтләнгән рәвешләрен бик матур күрсәтә. Бу, ике каһарманның- икесе белән дә риза булып, үзләре белән сөйләштем, дуслаштым. Матур тойгылар алдым.
«Лвыл бәйрәме»нең беренче табагы килде. Корректурасын карап төзәттем. Үзем илтеп, сөйләшеп чыктым.
14 ендә. «Адашкан күңел»нең генеральный репетициясенә бардым. Эш яхшы бара. Ильскаяга «Ак калфак»ны укырга булдым. «Мин «Адашкан күцел»не дә куярга теләгән идем, булмады»,— ди; «анда игра күп, мин яратып уйныйм»,— ди. Театральный техникум шәкертләре дә катнаша. Алар белән көйләр сайладык. Толпаны матур гына чыгаралар.
Кич театрга бардым. Халык агыла. Халык белән арамда бер дуслык барын менә бу хәл ачып бирә инде. Ләкин мин алар арасына чыкмаска, уенны галёркадан гына карарга булдым. Бардым да сәхнә артына чумдым. Артистлар арасында кайнадым. Декорацияләр, киемнәр, гримнар карадым. Саматны матурлаштым. Уен зур алкышлар белән барды. Үземне дә канәгатьләндерерлек шома барды. Соңгы пәрдәдә дә бик көчле рәвештә авторны чакыру булды. Әллә ни гомер чыкмый тартыштым. Чыкмаска уйлап куйган идем. Ильская килеп чакыргач, әллә ничә кеше тарафыннан сөйрәлеп, сәхнәгә чыктым. Нык, озак алкышладылар.
Кыскасы гына, халык яратты. Матур сүзләр ишеттем. Шуның аргы ягында нинди генә тәнкыйтьләр ишетсәм дә, кайгым юк инде.
Сәхнә артына бер егет, белән шагыйрь Г. Кутуй кереп таныштылар. Фатирыма килергә адресымны сорадылар. Кутуй матур бер студент икән. Күңелемә яме сеңеп калды.
Галия Иигьмәтуллинаны күрдем. Иптәшләре белән таныштырды.
Кыскасы гына, бу кичәдән яхшук рухланып, кайттым. ■
22 сендә. Иртүк наборщик Ибраһим килде:
— Ленин вафат!
ди. Бу сүзне ишетү башымны авырттырып җибәрде. Бөтен инсаниять- нец газизе булган, бөтен дөнья халкы тарафыннан тәкьдир ителгән, дошманнары тарафыннан да ирексез макталган кыйммәтле, кадерле, олуг, сөйкемле Лениннан аерылдык дип. саусыз- йөрәгем сызлады; коелып төштем; аны үлемнән кызганын сыкрандым. Хуш, Владимир Ильич! . .
Мин патентлы, портфельле коммунист түгел. Рухымда Маркс, Лениннардан күчкән нур ялтырап ята; партиягә кереп кызыл билет алмау белән пәрдәләнеп, ул күренми тора икән, анысына үкенмим.
Мин — алла-муллаларга ышанмыйм...
Марксизм!
Ленинизм!
Дарвинизм! —
Дим. Зиксрсм, тәсбихым шул. Тәҗрибәсезлек аркасында, аның юлларында тайгалыйм икән, алар гына минем иманымны какшатмый. Шул

хаталарыма, яхут реализм сукмагы белән идеалга таба баруыма ялгыш мәгьнәләр бирәләр икән, алар минем рухымны төшерми.
Мин — мещан рухында тәрбияләнеп үскән кулак-крестьян баласы. Шул тәрбия мине хәзер дә аз гына саташтыргалап җибәрә икән, эземне эзләп табарлык сәяси аңым бар. Сыйнфый аермаларны белерлек сәяси белемем бар. Адашкан каләмемне тартып туктатырлык күңел көчем бар.
Үземне тумыштан пролетарий дип, әйтә алмыйм. Мин пролетариат баласы түгел. Пролетариат баласы булып тумадым; ләкин, пролетариат баласы булып яшим.
Атам пролетарий булмауда мин гаепле түгел. Әмма хәзер пролетариатны үземнең атам дип санап, аның рухы белән рухланмасам, мин гаепле булыр идем, ләкин, иптәш Ленинның күмелмәгән газиз гәүдәсе өстендә тантана белән кычкырамын:
— Мин, атам баласы түгел, пролетариат баласы! Аның юлы, миңа юл; аның Марксы, миңа идея. Аның Ленины, миңа, кыйммәтенә тиң юк бер исем!
Ленин бабайның суынган кулын үбеп:
— Күңелемдә үскән кызыл гөлләрем эшче-крестьян гаммәсенең юлларына түшәлсен! — дим;
— Синең урыныңа күңелемдәге аталардан күчкән мещанлык мирасы җиргә күмелсен дә, син минем күңелемдә тирбән!—дип, аның гакыл хәзинәсе булган киң маңгаен үбәм.
— Ленин үлде, — дип еламыйм;
— Ленин балалары туды, — дип куанам.
Хуш, Ленин! ..
Инде мин
Дин димим;
Яшәсен аң-белем,
Фән димен.
Яшьтән үк нгенче-эшчеләр
Күңелемдә тирбәлеп үстеләр.
Гел алга барырбыз бергә без,
Кайгырма, бер дә сер бирмәбез!
Яшәсен юксыллар
Юлы! — дим.
Булдым мин аларның улы,—дим.
Кодрәтле, куәтле тик алар,
Керәмен фиркага, алсалар!—
дип җырлыйм.