БАКЧАЧЫ ТУРЫНДА ХИКӘЯ
Биш мең төп алмагачлы, берничә гектарларга сузылган җиләк-җи- меш плантацияләре булган колхоз бакчасы! «Алмагачлар чәчәк ата»XXXVI хикәясенең төп герое Гаяз — Бөек Ватан сугышы вакытында, Украина җирендә хәрабә хәленә китерелгән 3УР‘3УР бакчаларны күреп, җаны сыкраган солдат, сугыш бетеп, туган авылына кайткач, колхозда шундый бакча үстерү эшенә керешә. Кемнең дә булса кушуы буенча түгел, үзе теләп. Ләкин аңа беренче адымнан ук каршы төшәләр. Колхоз председателе Гыймади Гаязга авыз ачарга да ирек бирми:
— Юк, Гаяз туган, әлегә төп проблема — икмәк!
Шул рәвешчә конфликт башлана. Бер яктан караганда, Гыймади хаклы кебек: төп проблема — икмәк. Ләкин Гаяз моны инкарь итми. Бакчаны ул колхозның өстәмә доход чыганагы итеп ала. Бакча үстерүнең кирәклеге турында Гаяз нинди генә ачык дәлилләр китермәсен, Гыймади күнми. Ул үз җилкәсенә «өстәмә йөк» алырга теләми. Башлаган эшен ярты юлда калдырырга яратмаган нык ихтыярлы Гаяз үз теләгенә ирешә: колхозчылар белән, бакчачылар белән киңәшә, райкомга, райисполкомга җитә. Колхозның мөмкинлекләрен сөйли; баштарак Гыймадины яклап сөйләгән колхозчылар тора-бара Гаяз фикеренә кушылалар. Ниһаять, күп еллар буе сөрелми яткан чирәмлекне тракторлар актарып ташлый, үсентеләр кайтартыла, булачак бакчада көн-төн эш кайный башлый.
Әсәрнең художестволылыгы, беренче чиратта, авторның тормыш хакыйкатен никадәр тирән һәм дөрес чагылдыруы белән билгеләнә. Ибраһим Гази конфликтны тормыш тан алган һәм аны иске белән яңаның көрәше формасында образлар аша ачарга тырышкан, хикәянең сюжетын да характерларның үсешенә нигезләп корган.
Дөрес, конфликтны «туң» җитәк-челәрнең туып килә торган яңага каршы торулары рәвешендә кору инде шаблон алымга әверелеп бара. Ләкин без биредә язучының аны никадәр нигезләвеннән,
XXXVI И. Гази. Алмагачлар чәчәк ата. Татгосиздат. 1951 ел.
ышандыра алуыннан чыгып, конкрет мисал өстендә сүз йөртергә тиешбез. Ә Ибраһим Гази бу конфликтны нигезләп, ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Менә правление члены Го- мәрнең бәхәс вакытында председатель Гыймадига биргән характеристикасы:
«Колхозыбыздагы кыенлыкларны яман кабартып күрсәтә башладың әле син... Әллә сугыш елларында җан-фәрман чапканнан соң, хәзер, сугыш беткәч, бик көчәнми генә, бик ватылмый гына эшләргә җыенасыңмы? Артык курка башладың әле кыенлыклардан. Берни булса, күрмисеңмени хәлебезне, фәлән дә төгән, ди башлыйсың. Сугыш вакытында бер дә алай түгел идең».
Шулай итеп, бер якта, сугыш беткәч, бераз тынычланып калган, хуҗалыкны үз җае белән генә бик ашыкмый, бик ватылмый алып барырга тырышучы председатель Гыймади, икенче якта, тыныч хезмәткә сусап кайткан энергияле Гаяз фигурасы калка. Табигый рәвештә, яшәргә сәләтле булган көчле, яңа җиңеп чыга. Гаяз өстенлек ала. Менә шушыларның барысы табигый җирлектә сурәтләнә.
Гаязның туган авылына кайтып төшүе һәм семьясы белән күрешү моментлары җылы тәэсир калдыралар, шулай ук бакча утырту мәсьәләсенә багышланган җыелыш картинасы да җанлы итеп сурәтләнгән.
Ибраһим Газины без әдәби суз өстендә эшләү буенча үз иҗатына таләпчән язучы итеп беләбез. Ул татар теленең синонимика байлыгын эшкә җигә, халык әйләнмәләреннән киң файдалана. Кешеләрнең темпераменты һәм яшь аерымлыкларына карап, ул аларның хәрәкәтләрендәге вак кына детальләрне дә тотып
123
^ла белә, геройларның сөйләмен индивидуальләштереп бирә.
Аннан соц безнең әдәбиятта соңгы вакытта ешрак күренә башлаган автор монологы белән геройларның диалогын берләштерү алымын (шактый матур мисалларны Г. Бә- шировның «Намус» романыннан таба алабыз) Ибраһим Гази активлаштыра дисәк тә хата булмас. Бу ; алымның уңышлы ягы ' шунда: ' беренчедән, ул, геройларның уй-фи- керләрен яки сүзләрен биргәндә, диде, дип әйтте, дип уйлады кебек шаблон сүзләрдән котылдыра, димәк, ялыктыргыч бертөрлелек бетә, икенчедән, укучы әсәрдәге герой белән тыгызрак тоташа, герой белән бергә уйлый, аның белән бер бөтен булып яши башлый.
«Шунда утыручылар председательгә каршы төштеләр:
— Нишләвең бу, Гыймади! Кеше, кайтып, хатынын кочакларга да өл-гермәгән, ә син аңа бригада сузасың!
— Кемгә сузганымны белеп сузам,—диде тантаналы итеп предсе- тель, —Гаяз ул аңлый торган егет— үпкәләмәс...
Ник үпкәләсен, үпкәләмәде Гаяз. Ул үзе дә эш турында сүз кузгат- макчы булып тора иде әле. Колхозда- алма бакчасы утыртылачактыр ич? Менә Гаязга*эш. Җәйдән үк хәзерлек күрә башларга кирәк... Әйтергәме шул турыда Гыймади абзыйга, дллэ әйтми торыргамы?»
«Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. Һай күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт заманалар иде!» («Намус», 35 бит, 1951 елгы басма).
Китерелгән мисалларның беренчесендә курсив белән билгеләнгән юллар — Гаязның фикерләре, икенчесендә Хәдичә карчыкның улы Газизне исенә төшергән сагышлы уйлары. Күрәбез, авторлар бу уй кичерешләрне дип уйлады кебек сүзләр белән аныкламаганнар, диалогларны аера торган тамгалар да куймаганнар. Шулай да без алар- ныц геройларның уй-фикерләре, кичерешләре яки әйткән сүзләре икә-х нен аңлыйбыз. Мондый алымны Ибраһим Гази «Алмагачлар чәчәк ата» хикәясендә шактый күп һәм уңышлы куллана.
Хикәянең (гомумән И. Гази иҗа-тының) тагын бер үзенчәлекле ягына басым ясап әйтергә тиешбез. Ул үзенең образларын җиңелчә юмор белән төреп бирә. Дөрес, кайвакыт җитди мәсьәлә турында сүз барганда «Яшәсен лорх!» (бәрәңге сор- . ты — Г. А.) кебек арзанлы комик элементлар да килеп кергәли. Лә-кин, нигездә, И. Газиның юморы тормышның нәкъ үзеннән алынган була. «Алмагачлар чәчәк ата» хикәясендә юмор әсәрнең буеннан буена сузыла. Автор үзенең хикәяләү телендә дә, геройларның сөйләшүләрендә дә шул тактны саклап бара. Әсәр җиңел укыла, укучыны мавыктыра ала. Язучы кулланган кечкенә генә штрихлар да, берьяктан, укучыда елмаю тудыралар, икенчедән, образны ачыграк итеп күз алдына бастыралар:
— Шауламагыз әле, вакытны әрәм итәсез, — дип, Гыймади тегеләрнең арасына килеп кысылуны кирәк тапты. Ул итек кигән төз аякларын өстәл астына сузып, правление членнары белән бергә президиумда утыра; бакчаны яклап сөйләүчеләргә дә, яманлап сөйләүчеләргә дә вакытны бертигез биреп, җыелышны демократиягә хыянәт итмичә алып барырга тырыша...
Сөйләргә теләүчеләр беткәч, Гыймади абзагыз сүзне үзенә алды. Ул графиннан су салып эчте дә:
— Монда Гыймади исеме белән шактый авыз чайкадылар, — дип башлап китте.
«Алмагачлар чәчәк ата» хикәясен 1951 елда чыккан хикәяләрнең иң уңышлысы дияргә мөмкин. Үзенең темасы белән дә, совет кешесенең иҗтимагый эш өчен янып йөрүен тәэсирләнерлек итеп күрсәтә алуы белән дә ул безнең әдәбиятта мак-талырга хаклы. Ләкин бу әле хикәянең җитешсезлекләре юк дигән сүз түгел. Иң беренче, шуны әйтергә кирәк: И. Гази алган темасын ахырына кадәр югары художестволы итеп башкарып чыкмаган.
Хикәяне ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин: бакча утыртуга кадәр булган өлеше һәм бакчаның үсү процессы. Шунсы характерлы: алмагачлар утыртуга кадәр булган вакыйгалар—Гаязның кайтуы, председатель белән бәрелеш, колхозчылар җыелышы, бакчаны утырта башлау (хикәянең бу өлеше 3 — 4 ай вакытны эченә ала) 46 биттә тасвирлана һәм биредә автор күрсәтеп бирү методы белән бара. Хикәянең бу урыннарын яратып укыйсың. Биредә геройлар күренәләр, үзләрен тойдыралар. Дөрес, алар- ның эчке дөньялары әле ачылып бетмәгән, Гаяз да, бүтәннәр дә әле, образ буларак, тулы чагылыш тапмаганнар.
Алга таба, бакча үстерү эшендә, табигатьнең рәхимсез каршылыклары белән көрәштә, Гаязның рухи дөньясы ачылуны көтәсең, бакчаның үскәнен күрәсе килә, Гаязның күпләгән ярдәмчеләре — яңа бакчачыларның үсүен күрәсе килә. Ләкин И. Гази укучының бу өметен акламый. 4 ел вакыт эчендә башкарылган эшләрне ул 10 биткә тыгызлап тутыра. Менә шуңа күрә бакча үстерүне художестволы итеп сурәтләү урынына автор аны үз теленнән сөйләп чыгу белән канәгатьләнә. Үзенең хикәяләү теленә язучы никадәр генә бизәкләр салмасын, хикәянең бу өлеше югары худо- жестволылыкны дәгъва итә алмый.
«Беренче алма агачын тау битенә чыгарып утыртканнан бирле, 4 ел вакыт үтте. Гаязның алмагачлары, 4 кышны әйбәт кенә кышлап, быел
язлый дүртенче тапкыр яфрак ярдылар.
...Бакча гөрләп үсә, бакча белән бергә, Гаязның да авторитеты үсә. Соңгы елларда исеме халык теленнән бер дә төшеп тормады». Гаязның эшен «ерак авыллардан да килеп карап китәләр. Гаяз үзенең тәҗрибәсен сөйли, килүчеләр язып- язып алалар, рәхмәтләр әйтәләр...?
Кайбер кыскартулар белән алынган бу өзек хикәянең соңгы өлеше никадәр ашыгыч эшләнгән икәнен күрсәтә булса кирәк.
Шуның нәтиҗәсендә, Гаяз кол-лективтан өстен итеп куелган кебек тәэсир кала. Бу нәрсә хикәянең соңгы өлешендә бик нык сизелә. Барысын да Гаяз белә, барысы да Гаязга шаккаталар. Автор башта икмәк проблемасын беренче планга куя, хикәянең соңгы өлешендә бө-тен игътибар бакчага күчә. Бу исә образларның үсмәвеннән, коллективның күренмәвеннән, вакыйгалар ’ өстеннән йөгереп кенә узудан килеп чыккан.
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә мөмкин, Ибраһим Гази бик әһәмиятле һәм актуаль теманы күтәргән. Ләкин үзенең лаконик формасы белән мавыгып, вакыйгалар артыннан куу һәм тизрәк укучыга нәтиҗәне белдерергә ашыгу сәбәпле, тормышны бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алмаган— хезмәт поэзиясе тулы чагылыш тапмаган. Безнең уебызча, автор бакча үстерү эшенә күбрәк әһәмият бирергә, табигатьнең кыргый каршылыклары белән көрәштә образларын ачарга тиеш иде.