ЯШЕЛ ФАБРИКА МАСТЕРЛАРЫ
Тәтеш алмагачлары! Тәтеш чиясе!
Әгәр сезгә республикабызның көньяк-көнбатыш районнарында булырга һәм анда колхоз бакчачылары белән сөйләшергә туры килсә, аларның горурланып әйткән шундый сүзләрен ишетмичә калмассыз. Киң күңелле, кунакчыл кешеләр сезне яр буйларында яки тау итәкләрендәге иркен бакчаларга чакырырлар. Яз көннәрендә булса, анда сез үзегезне кинәт тирән хуш ис диңгезенә чумган төсле хис итәрсез, алдыгызда куе чәчәккә күмелгән куакларның төз һәм озын-озын рәтләре тезелеп киткәнен күрерсез. Куаклар берсенә берсе бик охшаган зур ак шарларны хәтерләтер, аларның төпләренә һәм рәт араларына да чәчәк кершәне сибелгән булыр... Бераз соңгарак, кызу җәй көннәре җиткәч исә ул куакларда сез, язгы ак чәчәкләр кебек үк куе булып, аллы-кызыллы чияләр пешкәнен күрерсез. Дөрес, алмалар әле сирәк очрар, чөнки бакчалар яшь, күбесе соңгы елларда гына утыртылган. Шулай да инде шикәрләнеп тулган яшь әнисләр һәм антоновкалардан авыз итмичә калмассыз. Теләсә нинди бакчачы сезне үз хезмәтенең татлы җимешләре белән рәхәтләнеп сыйлар һәм, чын күңелдән елмаеп:
— Тәтешнекеләр!—дияр.
Нинди мәгънә бар соң бу сүздә?
Бакчадагы алмагачлар да һәм чияләр дә, карлыган һәм кура җиләге куаклары да әле күптән түгел генә Тәтеш агролесопитомнигында иркә, назлы һәм бераз талымлы
82 үсентеләр булганнар. Оста һәмкай- гыртучан куллар анда аларның вак орлыгын йомшак итеп эшкәртелгән туфракка күмгән. Матур-матур яшел рәтләр башта шунда, шушы яшел фабриканың киң мәйданнарында калкып чыкканнар. Булачак яшеллеккә беренче тәрбия Тәтеш питомнигы «мәктәпләрендә» бирелгән. Үсентеләр анда кышкы салкыннарга һәм җәйге кызуга каршы торырлык, аларны җиңәрлек яшәү көче һәм үсү сәләте туплаганнар, һәм менә алар хәзер иркен бакчаларда ашкынып үсәләр, тирәнгә тамыр сузалар, мул итеп җимеш бирәләр... Кыскасы, питомник эшчеләре үсентеләрне буйга җиткереп, «акылга утыртып», ниһа-ять, ияләшкән туфракларыннан шул ук кайгыртучан куллары белән казып алып, тирә-юньдәге бакчаларга, колхозларга озатканнар. Халыкка һәм уңышка хезмәт итәргә наказ биреп, аларны тормышның олы юлына чыгарганнар.
Бакчачыларның «Тәтешнекеләр!» дигән гади һәм кыска бер сүзендә менә нинди зур мәгънә бар!
Безгә ул якларда яз җиткәч яки ямьле җәй көннәрендә булырга һәм бакчачылар белән очрашырга тури килмәде. Тәтеш, Тархан, Кама Тамагы, Апае, Кайбыч районнары колхозларының бакчаларында алмагачлар чәчәк атканын күрмәдек, анда кереп чияләр тәмен татымадык. Соңгарак калганбыз, — бөтен җиргә дә инде көзге бизәкләр кунган, еш кына я томанлы, я туктаусыз вак яңгыр Сибәләгән көннәр башланган иде. Юлыбыз күбесенчә буш кырлар
83
буйлап үтте, күбрәк ябык ындырларда, күптән җыеп алынган ашлыкларны суккан җирдә, кырчылык бригадаларында, игенчеләр арасында булдык. Ләкин кайчан һәм кайда булсак та, колхозчылар телендә әлеге «Тәтешнекеләр» дигән таныш сүзләр кабатланды.
...Тәтеш районының «Азат» колхозы кырларыннан уза идек. Басу чигендә юл яшь урман полосасын кисеп үтә икән. Ул безгә ерактагы үрдән үк бик матур булып күренде: кин бер тоташ тасма, фермалар яныннан башланып, басуда җәясы- ман бөгелеп ала да, Келәш урманнары ягына юнәлә. Аның кырыйлары әле куе яшел булып күренә — димәк, я мул, ^упшы яфраклы чия, я мәңге яшел артыш агачы утыртылган; ә тасманың уртасында инде сары һәм кызгылт бизәкләр дә бар; ул—көзнең өрәңге һәм каен яфракларын буяган гүзәл төсләре булырга тиеш. Куакларның бөтенесе, яшелләре дә, сары һәм кызгылт бизәк кунганнары да, салмак кына тирбәлеп тора. Тасманың буеннан буена, берсен-берсо куышып, вак дулкыннар йөгереп үтәләр.
—Нәкъ рәсемдәге шикелле! — диде безнең белән бергә килүче колхоз председателе Сабиров күңелле елмаеп;
«Нинди рәсем икән?» дип, һич уйланып торасы юк. Колхоз правле- ниесендә, Сабировның үз бүлмәсе стенасында без әле бүген генә күргән таныш бер рәсем күз алдына килә, һәммәбсзгә дә билгеле һәм якын, «Корылыкны да җиңәрбез!» дигән рәсем ул. Исебездә әле, аны Чаллы эрләү-туку фабрикасының тукучысы, 56 яшьлек пенсионерка Александра Байнова ак полотнога ефәк җепләр белән чигеп тә эшләгән иде. Бөек юлбашчы, бер кулына трубкасын һәм икенче кулына карандаш тотып, Ватаныбыз картасы естенә иелгән. Картада илне аркылыга һәм буйга иңләгән яшел тасмалар челтәре күренә. Кыр солдатлары, уңыш сакчылары — урманнар үсәргә тиеш урыннар билгеләнә анда...
«Азат» полосалары чыннан да нәкъ шул рәсемдәге кебек матур иде. Ихтимал, рәсем үзе дә алар белән яшьтәштер. Без күргән полоса 1948 елда, илебезнең урманлы-далалы районнарында корылыкка каршы урман белән бөек һөҗүм башлау турындагы карардан соң утыртылган, ләкин аның тигез рәтләрендәге куаклар инде искиткеч матур һәм көчле булып үсеп киткәннәр. Инде уртасына кереп кеше күмелерлек чын урман барлыкка килгән. Хәтта гөмбәләр һәм кош оялары да бар анда. Күреп, сокланып туймыйсың: саргая башлаган, алтын яфраклы каеннар калтырап янган шәм утларысыман тирбәләләр; коелган өрәңге яфраклары җирдә каз баскан эзләр булып күренә; тәбәнәк акация һәм чия куаклары бер-берсенә иелешеп нәрсәдер серләшәләр. Алар да күршеләре өрәңге һәм каеннар шикелле үк зур булырга телиләрдер кебек... Барысы да нык, һәммәсе шулай ышанычлы тирбәлә, бөтенесенең дә тармаклары күп һәм яфраклары куе аларның.
— Тәтеш үсентеләре!
Председательнең бу сүзләре кар-шыбыздагы гүзәл картина белән го-рурлану, иген уңышы өчен көрәштә шул яшь куакларның мактаулы хезмәтен зурлау, аларны үсенте итеп үстереп колхоз кырларына җибәргән оста кулларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре булып яңгырады.
Тәтеш питомнигы белән без башта бик күп җирләрдә ишетергә туры килгән шул сүзләр аша таныштык.
һәм шул танышу безне питомникның үзенә китерде.
Питомник дигәч тә, укучының аны: берничә дистә түтәле булган, түтәлләрендә яшь үсентеләр үсеп торган бакчадыр, — дип кенә уйлавы мөмкин. Юк, андый бакча түгел, ә үзенең цехларын 250 гектар мәй-данга җәйгән зур яшел фабрика ул! Аның цехлары — һәрберсендә бер агач яки җимеш төре үстерелгән киң басулар. Басу, түтәлләр кебек, көрәк, китмән һәм тырмавычлар белән- эшкәртелми, ә трактор ярдәмендә сөрелә, тырмалана, һәм культивацияләнә. Монда теләсә нинди орлыкны да махсус урман чәчкечләре бе-лән чәчәләр. Бу гигант фабриканың мастерлары: «Безнең быелгы пла-
84
ныбыз — 8 миллион данә үсенте бирү» — дип һәрвакыт «миллионлап» сөйләшерләр. Үзенең колачы һәм анда башкарылган эшләр белән дә, барыннан да бигрәк, мастерлары күңелендәге кайнар хисләр белән дә зур питомник ул.
Көзге аяз көннәрнең берсе әле башланып кына килә иде. Төнге Иделдән күтәрелгән куе һәм сал- кынча томан питомникка илткән юлны да, тирә-яктагы басуларны да күксел пәрдә белән каплаган. Ләкин инде акрын гына кояш чыгып килә, һәхМ аның үткен сөңгеләре томан пәрдәсен тырышып-тырышып ерта башлаганнар, офык та, аяк асты да һаман яктыра, ачыклана бара.
Питомникка җитәрәк, юл кечкенә бер урман кырые буйлап бара башлады. Шунда без аркасына тулы капчык аскан, урта буйлы, түгәрәк сакаллы чал бер картны очраттык. Кулында озын сапларга беркетелгән зур кайчы иде аның.
Сүз башлау өчен генә:
— Бик иртәләгәнсез, бабай, — диюгә, сүз чыннан да башланды һәм карт акрын гына сөйләп китте.
— Хәзер бит көннәре шундый аның, туганкайлар. Колхозларда урып-җыю эшләре инде тәмамланды, ә менә бездә башлана гына әле ул. Күрәсез, өрәңге орлыклары өлгерде, озакламый имәннекен җыярга вакыт. Ә безгә алар бик күп кирәк, дәүләт планы бар. Иртәләргә туры килә шул. Айлы төннәрне дә әрәм итәсе килми. Без барыбыз да шулай иртә үк урманда булабыз. Көндезен питомникта эшләр күп... Аннары бездә хәзер—тынычлык вахтасы.
Бабай — питомник эшчесе Минһа- җев Габдрахман булып чыкты. Аңа инде 60 яшь, питомникта каравылчы булып сигезенче елын үткәрә икән. Улы Салих орлык хәзерләү буенча, кызы Зәйтүнә — урман үстерү буенча бригадирлар булып шунда ук эшлиләр. Карт, тынычлык пактын таләп иткән Мөрәҗәгатькә имза куйганда, 200 килограмм өрәңге орлыгы җыярга йөкләмә алган. Хәзер ул шуны ничек үтәве турында- сөйли. Масаймый, ләкин горурлыгын яшерә алмаганлыгы сизелеп тора.
— Америка байлары һәм ниндидер туп корсаклы чирчилләр анда безгә каршы сугыш башларга дип котырыналар икән. Юк, шалить итмәсеннәр инде! Без ул сугышлариыц ачысын-төчесеи татыган кешеләр. Безгә тыныч гоМер кирәк. Иркенләп иген игәргә, мул яшәргә телибез һәм шуның өчен тырышабыз без. Мин җыйган 250 килограмм орлык та — шул тырышлык ул. Әле бу Салихка тапшырганы гына...
Салих кабул итеп кенә өлгерсен — хәзер монда орлык ташучылар көне-төне агылып тора. Тәтешле Козяков Василий агай хәтта питомник эшчесе дә түгел, ләкин питом- никтагылар аны үзләренең иң якын, иң тырыш булышчылары итеп са-ныйлар, чөнки ул соңгы айда гына 3 центнердан артык өрәңге орлыгы җыеп тапшырган. Озакламый, уңыш сакчысы булып, кырлар түренә тагын никадәр яшел солдат басачак дигән сүз бу!
— Безнең белән пионер Геннадий Г ордеев тора, — ди Салих. — Үзе бишенче класста укый. Каникул вакытында һәм ял көннәрендә җыеп, питомникка 50 килограмм орлык бүләк итте. Ләкин Геннадийның безгә башка бүләкләре дә аз түгел. Әнә, күрегез...
Бригадир питомникның конторасы ягына кулы белән күрсәтә. Анда бинаның буеннан-буена сузылган зур лозунг: «Илебезне чәчәк аткан бакчалар һәм шаулап торган урманнар белән бизик!»
— Лозунг та, әнә теге плакатлар да — Геннадий эше.
Плакатларга карыйбыз, — таныш. Без аларны Тәтеш шәһәренең Краеведческий музеенда күргән идек. Музейның күренекле художниклар. Сталин премиясе лауреатлары Кук- рыниксылар белән ижат дуслыгы бар икән. Алар музейга бүләккә, «Тәтеш музеена — истәлек өчен» дип язып, Максим Горькийның үзләре иллюстрацияләгән «Фома Гор- деев»ын һәм берничә плакат-каррн- катура җибәргәннәр. Шуларныд берсе «Атомчылар эш өстендә» (яки ут белән куркынычлы уйнау) дни атала: Трумэн белән Черчилль дөнья картасы өстенә иелгәннәр,
85
Гарриның күзлегенә аның борыны булып торпаеп торган атом бомбасы кыстырылган; Уинстон сигарасын кабызып маташа һәм аның уты атом бомбасына менә-менә тияргә тора... Икенче плакат «Маршаллның яна' планы» исемле. Ул, җиңендә <US> эмблемасы күренгән Маршалл, биленә бомбалар һәм пистолет таккан килеш, Корея картасында бомбага тоту өчен яңа объектлар билгели, һәм яза: мәктәп, госпиталь, больница, балалар яслесе, университет...
Безгә Геннадийның җәйлектә берничә көн рәттән музейга йөргәнлеген сөйләделәр. Күрәсең, плакатларны ул зур фанерага шуннан күчереп ясаган. Шундый ук фанераның икенчесендә— Тәтеш питомнигының үз күренеше. Анда беренче яфракларын җибәргән яшь үсентеләр, тезелешеп агач орлыклары чәчүче яки чуп үләннәр утаучы шат чырайлы яшьләр, берничә сабанны тырышып- тырышып тарткан трактор һәм яшь алмагачлар төяп питомниктан чыгып барган автомашиналар күренә. Өч плакат астына бер юл итеп, эре хәрефләр белән: «Алар җиргә үлем I чәчә, ә без агачлар утыртабыз, гүзәл тереклек торгызабыз» — дигән сүзләр язылган һәм муллык мастерларын фидакарь хезмәткә чакырган өндәмәләр эленгән.
— Әйе, без агачлар үстерәбез!
Нык гәүдәле, җитез хәрәкәтле, үзе һәрвакыт елмаеп торган Салихның ачык йөзендә дә без шул ук сүзләрне укыйбыз. Ул үзенең шундый мактаулы эш башкаруы, табигатьне үзгәртү эшендә актив катнашуы шатлыгыннан елмаядыр төсле. Аның Ватан сугышы елларында артиллерист булып йөргәндәге теләге дә, бүгенге эшләренең бөек максаты да тынычлык булганлыгын сүзсез дә аңлавы кыен түгел. Ә Салих сөйли, хисләре ташкын булып тышка агылалар.
— Минем кулларым аша быел 25 тоннадан артык орлык үтте. Никадәр бакча һәм урман үстерерлек! Ләкин аларны үстерү өчен тынычлык кирәк. Шуңа күрә дә без Тынычлык Советы Өндәмәсенә шул бөек һәм изге тынычлыкны таләп итеп бердәм кул куйдык.
Питомникта безгә: «Агач үстерү ул — бала тәрбияләү кебек үк мактаулы эш» — дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килде. Салихның да береичө баласы — сөекле Таһиры бар. Димәк, шуны иркәләп һәм кадерләп үстергән, шуның турында чын йөрәктән кайгырткан кебек үк, бик күп миллион агач орлыклары, яшь үсентеләр турында да кайгыртырга, аларны кадерләп җыярга һәм сакларга тиеш ул.
Ә орлык һаман агыла да агыла. Салихка һәм аның иптәшләренә һәр .бөртекне вакытында җыярга, кояшта, ләкин күләгәләп, салкын җил кактырмыйча һәм дым тидермичә тотарга, киптерергә, чүп-чардан арындырырга, тиешле температуралы һәм ышанычлы урыннарда сакларга, чәчкәч тишелеп чыгуларын тизләтү өчен, кыш көннәрендә ком белән аралаштырып, әледән-әле чылатып торып стратификацияләргә кирәк.
Бригада боларның барысын да, «тынычлык файдасына, яшел дусла- рыбызның матур киләчәге өчен»' дип башкара.
Менә беренче карауга бераз акрынрак хәрәкәтле, оялчан һәм кыюсыз булып күренгән мордва кызы Пелагея. Аның эше — орлык киптерү. Без аны үзенең шул яраткан хезмәтендә күрәбез.
Кыз, өрәңге орлыклары җәйгән мәйдан тирәли бертуктаусыз йөри- йөри, аларны минут саен бутый, аралаштыра. Ул кара кашлы, зур, коңгырт күзләре белән бер кояшка, бер орлыкларга карый. Кулындагы тырмавычның йөреше шулкадәр җитез, аңа һич тә күз иярерлек түгел. Күреп торасың, кыз бары тик шуны тели: тырмавыч тешләре бер генә орлыкка да тими калмасын!
«Кояшлы көн булмаса. аның күңеле боеклана», — диләр Пелагея турында. Ләкин кызның сүзләре бөтенләй башкача:
— Мин кояшка түгел, күбрәк үземнең йөрәк җылыма ышанам.
Күрәсең, йөрәк җылысы чыннан да ышанычлы һәм сүнмәс кояш аның: Пелагея питомникта берничә ел рәттәй эшләп бер генә бөртек орлыкны да явымда чылатмаган, ка
86
лын катлаулар белән жәсп яки өемнәрдә яндырмаган, хәтта төсен лә каралтмаган.
— Аның орлыклары һәрвакыт беренче категорияле булалар, — дн бригадир.
Питомникта инде көзге чәчү эшләре бара. Булачак полосаларга һәм бакчаларга үсенте бирү өчен тагын 17 гектар мәйданга өрәңге, юкә, чикләвек, алма һәм чия чәчә-ләр.
— Чәчүлек орлык — бөтенесе үзе-безнеке. Калганын тынычлык фондына тапшырабыз.
Без питомникка Куйбышев өлкәсе һәм Краснодар краеннан килгән кунакларны күрдек. Чкалов өлкәсеннән килүчеләр турында хәбәр бар. Тәтеш питомнигы аларга, тынычлык фондына дип, Татарстан урманнары бүләген — өрәңге, юкә һәм каен орлыкларын тонналап бирәчәк.
Прексездән, бераз хыялга биреләсең: берничә ел—бары тик берничә генә ел! — үтәр, Иделдә туган һәм үскән мәһабәт агачларның нәселе ерак Кубань һәм Урал елгалары буенда, гүзәл Жигулида да шаулап үсәр. Андагы урманнар белән бергә, алар эссе җилләр юлына киртә бу-лырлар, корылыкка һәм һәлакәтле ком бураннарына каршы кыю һөҗүмгә керерләр. Илебездә халыклар дуслыгы, какшамас бердәмлек һәм татулык символы түгелме бу!
— Ләкин орлык— безнең эштә беренче башлангыч әле ул. Иң мөһиме — аны чәчеп, карап һәм тәрбияләп үсенте итү.
Питомник директоры Вениамин Иванович Тютев әнә шундый фикердә. Ул һәрвакыт кычкырып һәм кызу сөйли, әйтерсең, һаман каядыр китәргә ашыга.
Озын буйлы, чандыр гәүдәле, җиңел һәм хәрәкәтчән ир уртасы кешене күз алдыгызга китерегез. Кайчан күрсәң дә эшкә омтылып тора, нәрсәдер эзләнә, уйлый, эшен тиз, ләкин ашыкмыйча, җиренә җиткереп башкара, аяклары ашыгып атлый, куллары җитез хәрәкәтләнә , торган кеше дә ул. Шуны гына әйтсәк тә житәр: ул быел, яхшы тәҗрибә өйрәнү һәм эштә яңа алымнар уртаклашу өчен, Чистай һәм Октябрь рай-оннарына барган, Куйбышев өлкәсенең Кошкинский питомнигында булып кайткан. Урман чәчкечен камилләштерә торган мөһим җайланма кертүдә һәм су сиптергеч корылма куярга хәзерлектә дә аның кулларының хезмәте бар.
Тютев безне питомник буйлап алып бара.
Үсентеләрне алар әле үз ояларында чакта, тынычлык күгәрченнәре булып төрле якка таралышканчы һәм колхоз басуы түрләренә күченгәнче күрәбез.
— Менә болары баһадир агач токымы, — ди Вениамин Иванович, имән үсентеләре басуына күрсәтеп.— Татарстан шартларында да урман полосалары өчен төп токым сыйфатында тәкъдим ителә. Бер гектар полосага дүрт-биш мең данә кирәк. Ә бездә, күрәсезме, миллионлап алар!
Ике-өч тармак кына озынча һәм сырлы читле яфрак җибәргән, җилдә тирбәлешеп торган вак имәннәр чыннан да санап бетергесез күп күренә. Алар баскан төз һәм тигез рәтләр, яшел сызыклар булып, әллә капларга сузылган. Басу уртасында торганда, бөтен тирә-ягың шундый сызыклар белән генә бизәлгәндер дип уйларлык.
Аннары каен, карагай һәм корычагач басулары башлана.
— Болары исә имәннең алмашчылары. Юылган һәм гади кара туфраклы районнарыбызга китәләр.
Өрәңге, юкә, акация, зелпе, алмагач һәм чия үсентеләре дә шундый ук матур һәм озын сызыклар булып тезелгәннәр.
— «Имән җылы тун киеп, ләкин яланбаш үсәргә ярата» — диләр ур-манчылар. Өрәңге, юкә һәм акацияләр полосада имәннең шул туны булачаклар, аны тирә-яктан урап алып, өсте ачык килеш, өскә, югарыга күтәрелергә ашыктырачаклар... Чия белән алмагач — билгеле, бакчалар өчен дә, полосаларга да кирәк.
Вениамин Иванович, шулай сөйли, сөйли, үсентеләрнең яфракларын сыйпый һәм тамырларын капшаш- тыргалап ала.
87
— Бөтенесе стандарт! Буе 15—30 сантиметрдан, тамыр төбе калынлыгы 3—4 миллиметрдан ким булган сабакларны һич очратмассыз. Акацияне исә гадәттәгечә ике елда түгел, ә бер вегетатив чор эчендә шундый стандартка җиткердек. Зәйтүнә Лһшһаҗева бригадасыныкы!
«Тәтешнекеләр» дигән сүз кебек ук, бу сүзнең дә Зәйтүнәләрнең тир- ләп-пешеп, кайчакта төн йокыларын калдырып, үсенте буразналарында үткәргән көннәре турында булуы ачык.
Без питомникның «мәктәбендә»дә булдык. Анда басулардан әлеге яшел рәтләрдәге 1—2 еллык җимеш агачы үсентеләре күчереп утыртыла, ялгау һәм махсус тәрбия бирү юлы белән, алардан яңа, мичуринчыл сортлар тәрбияләнә.
Басуларда да, «мәктәптә» дә инде үсентеләрне көзге барлау үткәрелгән. Бер миллионнан артыгының колхозларга озатыласы билгеле. Аларны — еллык хезмәтнең гүзәл җимешенә, җыеп алу көннәре җиткән. Төрле районнардан беренче олаулар инде киләләр дә. Без питомниктан кайсыдыр колхозның үсенте төягән машинасы чыгып киткәнен күрдек. Машинадагы яшьләрнең таныш җыр тавышы ишетелеп калды, һәм шул тавыш яшел рәтләрдәге барлык үсентеләргә дә йомшак җил- сыман килеп кагылды кебек.
Арышларны саклау өчен имән Барып баса кырлар түренә. Обоймага салган патрон булып һәр орлыгы аның күренә.
— Хәерле юл!
Үзләренең хезмәт бүләкләрен кырларга һәм бакчаларга озатканда пи- томниктагыларның һәркайсы да кү-ңеленнән шул сүзләрне кабатлагандыр.
Ләкин Вениамин Иванович аны нигәдер кычкырып әйтте. Бәлки ул шатлыклы дулкынлануын тыя алмыйча, бәлки беренче рейс белән килүчеләрнең «аягы җиңел» булуын теләп шулай эшләгәндер... Юк, тантаналы бу минутта күз алдына шундый бер картина килгәндер аның. -Менә ул туып-үскән илнең, Совет Ватанының машинасы тынычлык уңышын саклау өчен үсентеләр төяп китә. Ә тегендә, ерак океан артында, Америка юллары буйлап, корал төягән машиналар чаба — тынычлык һәм азатлык сөйгән Корея халкын изү өчен снаряд һәм бомба ташыйлар алар...
Директор, коммунист, запастагы офицер шул вакытта уйлагандыр: «Тәнең инде салкыная, фашист. Дөмегер көнең ерак түгел. Ләкин без үз гомерләребезне, үстергән үсенте- ләребезнең гомерен дә үзең белән бергә кабергә алып китәргә юл куймабыз. Юк, юл куймабыз! Безнең машиналар тынычлык йөкләре генә ташырга тиеш. Хәерле юл ал арга!»
Үсенте басуларын үткәч, бөтен җәй буена кара пар итеп эшкәртелгән участоклар башланды. Бу — кызу темп белән көзге чәчү эшләре барган мәйданнар икән. Анда нинди дә булса үлән яки чүп-чарның әсәре дә юк. Орлыклар искиткеч чиста һәм йомшак туфракка гына төшәләр.
Чәчүчеләрдән берничәсе — аларны Ватан сугышы инвалиды Василий Корягин бригадасы членнары диделәр — НАТИ тракторына тагылган чәчкечкә утырып киләләр иде. Башта, нигәдер, «эшләрен тәмамлап кайтып киләләр» — дип уйладык. Юк, алай булмады. Бригада өрәңге чәчә икән. Чәчкечкә дүрт урын җайланган. Кызлар, шунда иркенләп менеп утырганнар да, каршыларындагы ящиктан орлык алып, аны орлык үткәргечләрнең бункерына акрын гына салып баралар. Трактор шактый кызу йөри, юл саен ике метрга якын киңлектәге участок чәчелеп үтелгән була. Тиз дә, җиңел дә, уңайлы да!
Моның «серен» сөйләгәндә чәчүчеләр чәчкечнең «бер тарихын» һәм питомникның тимерчесе Ярмөхәмме- тов Нурулла аганы зур хөрмәт белән искә алдылар. Чәчкечнең «тарихы» мондый икән. Ул заводта өрәңге һәм корычагач орлыклары кебек канатлы орлыклар чәчәргә эшләнмәгән. Күрәсең, күбрәк башка формадагы һәм ваграк орлыклы агач төрләрен күздә тотканнар. Ә питомникның быел, киресенчә, өрәңге чәчү планы зур. Аны кул белән башкарсаң, һәр гектарга 17—20 кеше кирәк
булыр Һәм эшләр ике айга кадәр сузылыр иде. Шуңа күрә дә коллективның игътибары өрәңге чәчүне тизләтү чарасын эзләүгә юнәлтелә.
Эзләгән — таба, тырышкан — ташка кадак кага. Ниһаять, андый чара бар! Тимерче Нурулла ага аны шул ук чәчкечнең үзеннән таба — аның чәчү аппаратын алыштырып, яңа орлык үткәргечләр куя һәм чәчүчеләр өчен урыннар беркетә. Бер карауга бик гади һәм җиңел җайланма, ә никадәр җитештерүчәнлек! Хәзер 5 кеше шул чәчкеч белән көн саен 2 гектардан артык чәчә.
— Хәзер инде без планыбызның азрак булуы өчен пошынабыз,—диләр кызлар, барысы да берьюлы елмаеп һәм бердәм тавыш белән, — ләкин аның да «чарасын» таптык,1952 ел хисабына чәчеп куябыз, үсә торсыннар!
һич шикләнмибез, урманчылар шулай итәрләр дә. Чөнки алар, илебезнең барлык халыклары кебек үк, тынычлык телиләр, чөнки алар шуны әйтеп Тынычлык Өндәмәсенә имза куйганнар. Ә тынычлык — халыклар тырышлыгы, аларның фида-карь хезмәте ул.
...Икенче көннең дә таңы аяз булып, үзенең иркә нурларын үләннәргә, үсенте яфракларына кунгаи чык. Тамчыларында күңелле уйнатып атты. Питомник яңадан уяна, үзенең тыныч хезмәт көнен башлый, һәвәскәрләр үзләренең күгәрченнәре» очырырга чыгаралар, амбарларда беренче килограмм орлыклар үлчәнә; дымлы туфракка чәчкечләрдән беренче бөртекләр төшә; «мәктәп- ләр»дән беренче алмагачлар казып алына; әнә талгын, ялтырап торган саф сулы күлгә казлар төшә; балалар, үзләре өчен беркетелгән транспортка утырып, мәктәпкә ашыгалар...
Без яшел фабрика мастерлары белән шундый кояшлы иртәләрнен берсендә саубуллаштык. Күңелләрдә шул кояшлы иртәдән дә яктырак изге һәм бөек ышаныч белән киттек без аннан: мондый кешеләр үзләренең яшел дусларын сугыш янгынында көйдерергә, тыныч хезмәтләрен бүлдерергә, мәктәпләрдә утырган балаларын, зәңгәр күктә очкан кү-гәрченнәрен, көмеш күлдә йөзгән казларын бомба шартлавыннан кур-кытырга һичкайчан, һичкайчан бир-мәсләр!
Шундый кешеләр — без барыбыз да, безнең бөтен илебез, илебезнең барлык дуслары!