Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


СТАЛИНГРАД ГЭСы
Бу исемне башта даһи язды Кремльдәге бүлмә түрендә. Киләчәкне, ерактагы язны Бу исемдә мөмкин күрергә.
Ә хәзер ул балкый краннарда, Ишегендә МАЗ һәм ЗИС II ларның; Чагыла илдә барлык планнарда, Максаты ул кайнар эшләрнең.
Ачык аңа юлда «яшел урам», Шунда яза хисен бар кеше;
Берни түгел яңгыр, яшен, буран — Көн-төн сүнми аның балкышы.
Әйе, сүнми! Яна миллион йөрәк Чаткысыннан дәрт һәм нур алып. Бетонга һәм ташка төренә теләк, Хыял оча җырга уралып.
Бер генә сүз үзе, ә никадәр Колачы киң, тирән мәгънәсе! — Туар диңгез, туар яңа шәһәр, һәм эшләнер бик тиз һәммәсе.
Каналларга шаулап саф су тулыр, Җәелеп агар Идел бүләге...
Шулай диде даһи — шулай булыр! Халык күптән шуны теләде.
Бу исемдә күрәм мин ил данын, Таңнар таңы күрәм атканын.
Тагын, бәлки, бер медалең шушы Исем белән атар Ватаным.
II МАЗ Һәм ЗИС —Минск һәм Москва авто- заводлары җитештергән машина маркалары.
77
ГЕОДЕЗИСТ
Җир шәп-шәрә, дала тәмам кипкән, Юк, кыздырмый кояш, пешерә... Егет бераз ятып алды иртән һәм кереште тагын эшенә.
һаман йөри, һаман үлчи, уйлый, Окулярдан алмый күзләрен!
Күрә: бушлык, күрә—рәшә уйный, Күрә комда әрлән эзләрен.
Куе тузан каты бәрә, ләкин Мөмкин түгел битне капларга; Кайнар җил дә өсти бара дәртен... Ләкин кирәк алга атларга.
Аз-аз гына эчеп ала суын Флягасын чишеп биленнән.
Төшерергә кирәк канал юлын — Приказ аңа шундый иленнән.
Соңгы пикет. Соңгы сызык үтте. — Белер аны кичкә башкала.
Төзүчеләр күптән шуны көтте, Шул сызмадан бар эш башлана.
Урман сызды егет кайма итеп, Сузылдылар зәңгәр тасмалар;
Матур булып тезелә бар да ничек — Канал, шлюз, күпер, басмалар!..
Рәссамнәргә урын бар көнләргә: Сызды бит ул гүзәл киләчәк картинасын.
Инде шул көннәргә
Без кергәнне дөнья күрәчәк.
ЭКСКАВАТОРЧЫЛАР ЯНЫНДА
«Ковровец»ның III башнясына менеп Ак күгәрчен элеп куйганнар.
Яшь машинист карап тора көлеп һәм эч серен сөйли. — Туганнар, Күгәрченем минем һаман биек.
Ясап куйгач аны калайдан, Шаярттылар, чыкса чыгар диеп һәр яңалык шушы малайдан...
Ул кош анда тормый кызык өчен. —
Атомчылар, дидем, карагыз: Тынычлыкның бөек төзелешен Без бу җирдә алып барабыз!
III «Ков ров ец» — Ковровец шәһәрендә эшләнгән экскаватор.

Киң Идел. Кояшлы иртә. — Нурлары суда бар да. Пароход түбәнгә үтә, Дулкыннар кага ярга.
Бу нинди утрау икән дип, Күз салдым алга. Кара, Ул агач утрау икән бит — Зур бер сал агып бара!
Өстендә ап-ак өе бар. Зур морҗа, ачык ишек; Түбәгә язып куелган Хәрефләр балкый ничек:
«Лубян җибәргән бүләк бу». «Урманчылардан — ГЭСка».
Сүз генә түгел, теләк бу, Нәрсә тиң мондый хискә!
Шатлыклар ярсу агымлы Идел кебек үк тирән;
Мин күрәм туган ягымны, Урманын аның күрәм.
Күпмедер, белмим исәбен, һәр бүрәнәсе юан.
Минем якташлар иң шәбен Илтә, димәкче булам.
Бүлдерә тавышы кемнеңдер: — Утыртма, егет, комга!.. Узабыз. Тик узып өлгер — Шундый күп алар монда.
Берсеннән-берсе зурлар бар, Тагын сал, тагын, тагын... Елмаеп карап тора яр, Тирбәлә талгын агым.
Сокланып салга карый да һәркем шат сәлам бирә; Ураллы да һәм мари да Үз якташларын күрә.
һәр якның урманыннан да Бүләк бар монда, димәк. Бөтен ил әллә, чыннан да, Чыкканмы юлга кинәт?!