ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ ҖЫЕНТЫГЫ
Бездә халык иҗаты әсәрләрен китап итеп бастыру эшенә әһәмият ителми дип әйтеп булмый, һәр елны диярлек Татгосиздат җырлар, әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар китабы басып чыгара. Мондый китаплар халык тарафыннан һәрвакыт яратып, көтеп каршы алына. Быел «Татар халык иҗаты» дигән 30 табак күләмендә яңа китап басылып чыкты. Җыентыкны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институты әзерләгән. Мондый китапның дөнья күрүе татар халык иҗатын фәнни өйрәнү, аны популярлаштыруда тагын да бер адым алга китеш итеп исәпләнергә тиеш. Моңарчы халык иҗаты жанрларының бар-лык төрен дә туплаган мондый җы-ентыкның басылганы юк иде әле. «Татар халык иҗаты», материалының байлыгы, жанр төрлелеге, әсәрләрне фәнни классификацияләү һәм, ниһаять, төзүчеләр коллективының көчлелеге буенча, халык иҗатына багышланган башка китапларга караганда, һичшиксез, күп өстен тора. Җыентыкның яхшы ягы тагын шул: укучы, һәрбер әсәрне укып чыккач, азакта бирелгән искәрмәдә үзен кызыксындырган сорауларга тулы җавап таба ала. 'Искәрмәдә халык иҗаты әсәрләренең кайда, кемнән, ничәнче елда һәм кем тарафыннан язып алынуы турында гына түгел, шул әсәрне сөйләүче кешеләр хакында да киң мәгълүмат бирелә.
Китап ике зур бүлеккә: Совет чоры һәм Октябрьга кадәрге чорга бүленә. Җыентыкка татар халык иҗа- ты материалларының күп төрле жанрлары: җырлар, әкиятләр, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, истәлекләр (китапта сөйләкләр дип атала) һәм мәзәкләр тупланган. Китап Совет чоры җырлары белән башланып китә.
Октябрь революциясеннән соң халык тормышында, бөтен ил тормышында яңа чор башланды. Халыкның көнкүрешендә, экономикада туган яңалыклар халык җырларында киң чагылыш таба. Китапта җырлар, тематикасы, эчтәлеге буенча, аерым-аерым бүлекләргә теркәлгәннәр. Китапны төзүчеләр Совет чоры җырларын классификацияләү эшендә нык тырышлык
V Китапны төзүчеләр: Г. Бәширов, .А. Шамов, X. Ярми һәм X. Усманов.
күрсәткәннәр һәм бу җыентыкта Совет чоры җырлары, элек чыккан башка җыр китапларына караганда, дөрес фәнни системага салынган. Мәсәлән, I — бүлек Ленин — Сталин турында, II—партия, комсомол, III — туган ил, яңа социализм иле турында, IV — Совет армиясе һәм илне саклау, V — колхоз тормышы һ. б. һәрбер бүлектәге җырлар бер үк идеяне, бер үк мотивны ачарга ярдәм итәләр.
/Моңарчы чыккан җыр китапларында мәхәббәт-дуслык турындагы җырлар бөтенесе бергә «мәхәббәт җыры» дигән баш астында бирелә иде. «Татар халык иҗаты»н төзүчеләр тапталган юл белән китмәгәннәр. Мәхәббәт җырларын, тематика һәм эчтәлекләренә карап, аерым төркемнәргә бүлгәннәр. Кайбер бүлек-ләрдә кирәкле теманы ачыклап җиткермәү һәм, шуңа күрә, эчтәлеге ягыннан бер-берсенә капма-каршы җырларны бергә урнаштыру очрый әле. Ләкин күп очракта бу ’ җырлар эзлекле теркәлгәннәр.
120
Совет җырлары турында сөйләгәндә уен һәм бию җырларына аерым тукталмыйча булмый. Китапта барлыгы 14 уен җыры һәм 3 бию җыры урнаштырылган. Бу дәртле, җиңел һәм югары художестволы җырлар совет халкы иҗаты өчен иң характерлы әсәрләр булып тора. Мондый җырларның башка җырларга караганда үзенчәлеге шул: алар берничә кеше тарафыннан күмәк җырланалар; җырлау исә бию һәм башка төрле уеннар белән аралаш алып барыла. Клубларда, уку йортларында колхоз яшьләре арасында туган уен, бию җырлары безнең яшьләр арасында дуслык һәм коллективизм хисенең никадәр көчле икәнен дә күрсәтә. Бу җырлар совет яшьләренең иң массовый, иң популяр җырлары дисәң, һич тә ялгыш булмас. Мондый яңа, опти-мистик җырлар бары тик безнең чорда гына туа ала. Тирән идеяле- „лек һәм югары художестволылык белән бергә, бу җырларда яшьләргә хас булган җиңелчә юмор, тапкырлык, шигърият күзгә нык ташлана. Бөек юлбашчыбызны олылаган уен . җырлары, совет промышленносте турындагы, «Бас-бас станокка», «Татария кызлары», «Заём» һ. б. җырлар китапка теркәлгән иң яхшы җырлар рәтенә керә алалар.
Шушы җырлар һәм сюжетлы җырлар рәтеннән бирелгән «Юлбашчыбыз Сталинны сөябез», «Себер партизаннары җыры», «Амур буйлавында», «Алга, туганнар», «Бетсен патша, янсын тәхет» дигән әсәрләр матбугатка әле беренче тапкыр чыгалар. һәм аларны укучы зур кызыксыну белән укыячак.
Социалистик хезмәтне, яңа тор-мышны мактаган көр тавышлы совет чоры җырларына капма-каршы буларак, Октябрьга кадәрге чор җырларында газап чиккән татар халкының эчке сагышы, кайгы-хәс- рәте чагыла. Мәхәббәт җырларында да, солдат җырларында да бары бер генә нәрсә — хезмәт кешесенең бәхетсезлеге, тормыштан, иҗтимагый стройдан риза булмавы, шул тормышка ләгънәт уку мотивы яңгырый. Ләкин шул ук вакытта алар- да халыкның киләчәккә өмете, ышанычы, оптимизмы да кызыл җеп булып сузыла. Сюжетлы җырлар бүлегендә китерелгән «Авыл кешесенең җыры» һәм «электә читкә китеп йөргән кеше зары» дигән җырлар Октябрьга кадәрге татар хезмәт иясе халкының эчке кичерешләрен күрсәткән иң типик җырлар булып тора. Җыр строфасының һәрбер юлыннан, һәрбер сүзеннән, тере кешенең, йөрәк әрнүенә түзә алмаган, бәхетле булырга омтылган көчле кешенең кайгы авазы ишетелә:
Агыиделкәй кичтем лә. итегем чиштем, дускаем, снңайтәм, /Муенкаем соныплай су эчтем. Бу хурлыкларны күргәнемчә, дускаем, сиңайтәм, Анадин ла туып ник үстем.
Әлбәттә, халык бары тик кайгы җырлары гына җырламаган, авыр тормышка ләгънәт уку белән генә тынычланмаган. Җыентыкта «Рево-люцион җырлар» дигән бүлек астында 4 җыр урнаштырыла. Болар— русча җырланган революцион җырларның татарча тәрҗемәсе. Бу җырлар 1905 һәм 1917 елгы революция елларында татар эшчеләре арасында таралган һәм җырлана торган булган. Шушы хәл үзе генә дә Октябрьга кадәр үк татар халкының революцион аңы үсә баруы турында сөйли.
Китапка кертелгән йола җырлары безнең өчен яңа җырлар, һәм алар укучыда яңа, җылы тәэсир калдыралар. йола җырлары бигрәк тә рус халык иҗатына характерлы жанр. Бездә мондый җырлар күп таралмаган. Бүгенге көндә йола җырлары халкыбызның гореф-гадәтләрен белүдә аеруча әһәмиятле. Ә «Таң ку- чат», «Туй җырлары», «Тудыкай- лар» кебек җырлар бары тик этнографик материаллар гына түгел, аларда социаль мотивлар да нык сизелә.
Татар халык иҗатында бәетләр җырлар кебек үк актив жанрлардан санала. Безнең халкыбыз бик борынгы заманнардан ук бәет чыгарган. Бәетләрнең эчтәлеге дә, җырларныкы кебек үк, һәрбер чорда тор-мыш таләбе нигезендә үзгәрә бара. Шул ук вакытта аларның формасы, художество алымнары да үзгәрешкә
121Z
керергә мөмкин. Әгәр моңарчы, бәетләр турында сүз барганда, күбрәк борынгы, Октябрьга кадәрге бәетләрне генә күз алдына китерсәк, бүген без Совет чоры бәетләре турында да тулы ышаныч белән сөйли алабыз. «Татар халык иҗаты» җыентыгында 12 совет чоры бәете бирелә. Бәетләрнең күбесе гражданнар сугышы һәм коллективлашу, индустрияләшү чорларын чагылдыралар. Бәетләр, күп очракта, фаҗигале вакыйгалар яки бөтен илне тетрәткән зур сугышлардан соң туалар. «Кызыл көрәшчеләр», /Гражданнар сугышы» бәетләрендә нәкъ шундый вакыйгалар гәүдәләнә.
Фазыл бәете, Гаптиева бәете, Комсомолец Рәхи һ. б. бәетләрдә исә коллективлашу чорында авылда барган каты сыйнфый көрәш картиналары бирелә. Бу чорга карата чыгарылган бәетләрдән Гаптиева бәете, Фазыл бәете башкалар арасында аеруча әһәмиятле. Фазыл бәете тирән большевистик идея бе-лән сугарылган. Анда авыл коммунисты Фазылны үтерүче кулакларга, халык дошманнарына карата ачу, нәфрәт яңгырый. Бу бәеттә шулай ук халыкның коммунистик партиягә ныклы ышанычы һәм халык белән партия арасындагы тыгыз бәйләнеш дөрес күрсәтелә.
Бөек Ватан сугышы елларында халык иҗаты яңа бер күтәрелеш чоры кичерде. Илебезгә басып кергән немец фашистларына каршы көрәшкә күтәрелгән батыр халыкны дулкынландырган зур вакыйгалар патриотик рухтагы, кискен, тенденциоз авыз иҗаты әсәрләренең тууына сәбәпче булды. Бөек халыкның дошманга каршы сугышта бердәмлеге, аяусызлыгы һәм илбасарларны җиңүгә булган ныклы ышанычы шул вакыттагы авыз иҗатының характерын да билгели. Бөек Ватан сугышы елларында туган авыз иҗаты ул — герой халыкның героик эпосы. Һәм бу чорда туган халык иҗатының төрле жанр материалларын иренмичә җыю, өйрәнү һәм аларны китап итеп бастыру бик кирәк.
«Бөек Ватан сугышы», «Москваны саклау», «Җиңүчеләр», «Батыр егет» бәетләренең эчтәлекләрендә генә түгел, хәтта аларныц форма эшләнешендә дә яңалык нык сизелә. Мәсәлән, бу бәетләрдә иске бәетләрдәге кебек традицион башлап җибәрү, тәмамлау, кабатлана торган эпитетлар бөтенләй диярлек очрамый. «Батыр егет» бәетендә сугышчы үзен кызганып елауны сорамый, тормышка, язмышка ләгънәт укымый. Батыр сугышчы үзенең ни өчен көрәшеп үлгәнен яхшы аңлый:
Чәчәк гомерем өзелде, Немец җитте башыма, «Хак эш өчен үлде», диеп Языгыз кабер ташыма.
Октябрьга кадәрге чор бәетләренә дә китапта зур урын бирелгән. Төрле темага караган барлыгы 18 бәет урнаштырылган. Мондагы бәетләрнең дә күбесе укучы өчен яңа. Алар моңарчы матбугатта чыкмаганнар. Мәсәлән, шундыйлардан «Мужик», «Ышна», «Чынлы», «Кыз сату», «Җиде кыз» бәетләре.
Халык өчен әһәмиятле тоелган һәрбер вакыйга бәет булып, художестволы образ булып формалашкан. Менә бөтен дөньяны тетрәткән рус-француз сугышы турындагы бәет. Монда татар халкының рус халкы җитәкчелегендә һәм башка милләтләр белән бергә чит ил илба-сарларына каршы батырларча көрәше гәүдәләнә. Бу бәет шулай ук татар халкының рус халкы белән күптән үк бергә дус булып яшәве турындагы тарихи документ та булып тора. Бәетче чит ил килмешәкләрен — Наполеон юлбасарларын кире образларда сурәтли, аның симпатиясе рус полководецы Кутузов ягында. Ул Кутузовны кыю, батыр гаскәр башлыгы итеп бирә.
Элекке бәетләрдә халык тормышының башка күренешләре дә кин чагылыш тапкан. Менә патша чиновникларының тупаслыгын, комсызлыгын күрсәткән «Перепись бәете» яки менә байларга каршы көчле нәфрәт белән сугарылган «Суга баткан ялчылар бәете». Бу бәеттә Кучкар исемле агач заводы хуҗасының гаебе белән суга батып үлгән ялчылар турында сүз бара. Бәетче трагик ва-кыйганың ничек булганын сурәтләп бирү белән бергә, байларга каршы үзенең нәфрәтен белдерә:
]22
Хуҗалары Кучкар булгач.
Артык булмас эшләре, Йөзе кара шул Кучкарның Сугып төшер тешләрен.
Халык шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә карата чыгарылган «Тукай шагыйрь бәете» Тукайның халык өчен никадәр кадерле, никадәр якын булуын тагын бер кат раслый.
Октябрьга кадәр татар хатын-кызлары иң хокуксыз кеше булып саналдылар. Хатын-кызны дин-шәри- гать законнары наданлык, томаналыкка дучар итте, җәмгыять законнары- аларга товар итеп, хайван итеп карады.
Шуңа күрә дә хатын-кызга бәйләнешле трагик вакыйгаларга карата чыгарылган бәетләрнең күп булуы бик табигый. «Татар халык иҗаты»- ндагы «Фәрүзә кыз бәете», «Хәерниса бәете», «Җиде кыз бәете» һәм, бигрәк тә, кыз сату турындагы ике бәет элекке татар хатын-кызының трагедиясен көчле образлар аша сурәтлиләр. Бәетләрдә тигезсезлеккә, сыйнфый изүгә каршы актив көрәшкә өндәү мотивлары да ишетелә. «Кыз сату» бәетендә шундый юллар бар:
Вакыт инде тәмам бетерергә — Бу зәнҗәрне тәмам өзәргә, Өзәргә, өзәргә,
Мөмкин түгел түзәргә.
Бәетләр бүлеге яхшы тәэсир калдыра. Төзүчеләр бу бүлекне эшләгәндә көчләрен кызганмаганнар. Китапка кертелгән бәетләрне укып чыккач, татар хезмәт ияләренең үткән тормышын, аны дулкынландырган зур вакыйгаларны тулысынча күз алдыннан кичерәсең.
Бездә әкият китаплары күп басылды. Әлбәттә, аларда кабатланулар да булырга мөмкин. Бу китапны төзүчеләр татар халык әкиятләренең иң характерлы, иң яхшы үрнәкләрен бирергә тырышканнар. Китапка, соңгы елларда фәнни экспедицияләр вакытында аерым кешеләр сөйләгәндә язып алынган әкиятләр белән бергә, элекке язма материалларда сакла-нып калган әкиятләр дә кертелгән. Мәсәлән, татар галиме Каюм На- сыйриның «Казан татарларының әкиятләре» дигән җыентыгыннан алынган «Гөлнәзек», «Өч ул» әкиятләре, X. Бәдигыйның «Халык әдәбияты» җыентыгыннан алынган әкият-табышмаклары һәм Венгрия галиме И. Кунош язып алган «Ак бүре» әкияте. Калган әкиятләр, башлыча, Татарстанның төрле районнарында язылып алынганнар.
«Татар халык иҗаты»ныц әкиятләр бүлеге материалларга бай. Монда урнаштырылган үрнәкләр буенча гына да, татар халык әкиятләре турында төпле бер мәгълүмат алырга мөмкин.
Татар халык иҗаты материалларын җыя башлауның тарихы үткән йөзләрдән үк, бигрәк тә XVIII йөздән башлана. Беренче булып бу эштә рус галимнәре эшчәнлек күрсәтәләр. 'Алар татар халык җырларын, әкиятләрен, әйтем-мәкальлә- рен халыкның үз авызыннан язып алып, аларны рус укучысына җиткерәләр. Татарлар арасыннан үз халкының иҗатына ныклап әһәмият бирүчеләрдән, билгеле булганча. Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай була. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң фәннең, культураның төрле яклап үсүенә киң юл ачылды һәм, шул җөмләдән, татар халык иҗатын җыю, өйрәнү, тикшерү эше дә ныклы юлга салынды. Халык иҗаты материалларын җыйнау өчен һәр елны диярлек фәннн экспедицияләр оештырыла. Бу эшне бүгенге көндә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты башкара. Бу институтның татар халык авыз иҗатын җыйнау һәм аны матбугатка чыгару буенча күрсәткән хезмәте зур һәм мактауга лаеклы. Ләкин чи материал туплау эше канәгатьләнерлек булса да, шул материалларны фәнни эшкәртү, системага салу эше бездә әлегә кадәр артта калып килә.
Татар халык иҗатын җыю, тикшерүгә күп көч куйган кеше —филология фәннәре кандидаты X. Яр- минең бу җыентыкта басылган «Татар халык ижаты» исемле кереш мәкаләсе халкыбызның авыз иҗаты мәсьәләсенә караган күп кенә сорауларга җавап бирә. Мәкаләнең беренче бүлегендә җыйнак һәм фәнни тотнаклык белән, Октябрьга ка
123
дәрге татар фольклористикасының кыскача тарихы бирелә. Автор халык иҗатын җыя башлауны XVI йөзгә илтеп тоташтыра. Шуннан соц Октябрь революциясенә кадәрге чорда бу эштә хезмәт күрсәткән рус һәм татар галимнәренең эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат биреп китә. Икенче бүлектә совет чоры фольклористикасы һәм яңа тормыш шартларында халык авыз иҗатының эчтәлек, идея-форма ягыннан үзгәрешкә керүе, тормышка ярашуы, совет чынбарлыгын раслый торган иҗатка әверелүе турында әйтелә, һәм совет чоры халык иҗаты белән элекке халык иҗаты арасындагы аерымлыклар күрсәтелә. Өченче бүлектә автор татар халык иҗатына кыскача характеристика биреп чыга. Мәкаләнең татар халык иҗаты әсәр-ләрен жанрларга, жанрларны төркемнәргә бүлү, аларның үзенчәлекләрен күрсәтүгә багышланган өлеше үзенең җыйнаклыгы һәм ышандырырлык төпле фикерләргә бай булуы белән аерылып тора. Халык иҗаты гомумән ике төп жанрга: лирик һәм эпик жанрларга бүленә. Татар халык иҗатында лирик жанрлар рәтенә йола фольклоры, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм тарихи җырлардан башка, бөтен төр җырлар керә. Эпик жанрга әкиятләр, бәет-ләр, мифлар, легендалар, тарихи җырлар һәм дастаннар карый. Аерым жанрлар үзләре тагын берничә төркемгә бүленергә мөмкин. Мәсәлән, әкиятләр фантастик, реалистик, хайваннар турындагы әкиятләр, әкият-анекдотларга бүленәләр. Мәкаләдә һәрбер жанрга карата татар халык иҗатыннан алынган мисаллар күрсәтелә. Тик мифлар, легендалар, дастаннар гына мисалсыз-нисез әйтелеп кителә. Шуның аркасында, бу жанрлар турында укучы тулы мәгълүмат ала алмый, һәм законлы рәвештә шундый сорау туа: мифлар, легенда, дастаннар татар халкы иҗатына хас нәрсәләрме алар, бүгенге көндә андый әсәрләр халыкта кулланыламы, яисә аларның элек кулланылуы турында сөйли торган кулъязмалар бармы? Кулга тотып әйтердәй бер мисал да булмаганда, аларны исемлеккә кертеп йөрү кирәкме икән? Нигездә уңышлы язылган бу мәкаләнең бер җитди кимчелеге бар: автор татар халык иҗаты әсәрләренең художество эшләнешенә бик аз туктала, аерым жанрларның үзенчәлеге турында сөйләгәндә, сүз уңаенда гына кагылып үтә. Әгәр халык иҗатының төрле жанрлары әсәрләрен художество эшләнеше ягыннан анализлауга, аларның тел үзенчәлекләрен ачып бирүгә аерым бер урын багышланса, әлбәттә, мәкалә тагын да тулырак, тагын да отышлырак булыр иде.
Җыентыктагы җитешсезлекләр ту-рында сүз алып барганда, беренче чиратта мәкаль һәм әйтемнәр бүлегенә күрсәтергә туры килә. Бу бүлек ашыгыбрак төзелгән һәм, шуның аркасында, башкаларына караганда таркаулык, йомшаклык монда нык сизелә. Китапка бөтенесе 433 мәкаль һәм әйтем кертелгән. Шулар алты бүлеккә бүленеп бирелә. Ләкин бүлекләргә бүленү ныклы бер принципка буйсындырылмаган. Әйтем- мәкальләргә мәгънә һәм темалары буенча анык, дөрес классификация эше башкарылмаган. Темасы буенча аерым бер бүлеккә теркәләсе әйтем- мәкальләр төрле урында очрыйлар. Мәсәлән, IV бүлектә дөрес сөйләү, туры сөйләү, гомумән сүз сөйләүгә карата мәкаль-әйтемнәр тупланган. Ә турыдан-туры шушы бүлеккә карый торган «Кыеш утырсаң да туры сөйлә» дигән мәкаль нигәдер VI бүлеккә кертелгән. Егетлек турындагы мәкаль-әйтемнәр беренче бүлектә дә, өченче бүлектә дә урнаштырылган. Әйтем-мәкальләр арасына нишләптер фразеологик әйләнмәләр, идиомалар килеп кергән. Мәсәлән, «Авызыңа бал да май», «Иске авыздан яңа сүз». Гомумән, әйтергә кирәк, бездә әле һаман да мәкаль-әй- темнәргә ныклы классификация ясау эшенең башкарылганы юк.
Әйтем-мәкальләр арасында «Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр», «Мулла бир дигәнне ишетми, мә дигәнне генә ишетә» кебек Октябрьга кадәрге социаль тигезсезлекне чагылдырган берничә мәкаль бар. Әйтем-мәкальләрне бары тик совет чоры бүлегенә генә туплау аркасында, китапны төзүче
124
ләр шундый эчтәлекле әсәрләрне җыентыкка кертү-ксртмәү мәсьәләсендә уңайсыз хәлдә калганнар. Шуңа күрә дә, аларны башка эчтәлекле әйтем-мәкальләр арасына бутап бирү белән чикләнгәннәр. Татар халкының гасырлар буена тудырып килгән иҗат җимеше үрнәкләре белән совет укучысын таныштыруны бурыч итеп куйган җыентыкта ачыктан-ачык социаль эчтәлекле, хезмәт иясе халкының эксплоататорларга булган нәфрәтен белдергән югары художестволы әсәрләренә урын бирелмәү белән килешеп булмый. Аларны бер бүлеккә җыеп аерым бирергә кирәк аде.
Октябрьга кадәрге чор бүлегендә бәетләр рәтеннән «Яшь ямщик бәете» басылган. Ләкин без моны татар халык бәете дип әйтә алмыйбыз. Бу «бәет» — рус халкының «Степь да степь кругом...» дип башлана торган популяр җырының татарча тәрҗемәсе генә. Бәет жанры бары тик татар халык иҗатына гына хас жанр һәм бәетләр, искә төшереп үтик, тормыш-та булган берәр конкрет вакыйгага карата чыгарылалар. Бу җырда сөйләнелә торган вакыйганың конкрет җирлеге юк, әгәр булса да, ул күптән онытылган. Аннары рус халык иҗатында бәет, яисә турыдан-туры бәеткә тәңгәл килә торган берәр төр-ле жанр юк. Шулай булгач, рус халык җырының татарча тәрҗемәсе, әгәр аны җырлаучы кеше үзе бәет дип атаса да, һич тә бәет була алмый.
Сюжетлы җырлар мәсьәләсендә дә берничә каршы фикер әйтәсе килә. Сюжетлы җыр булгач, ул җырның сюжет җебе, җырда сөйләнелгән вакыйганың сюжет үстерелеше булырга тиеш. Шушы күзлектән караганда, китапка кергән «Сюжетлы җырлар» бүлегендәге кайбер җырларның исеме җисеменә килеп бетми. Мәсәлән, Октябрьга кадәрге чор бүле-гендәге «Зимагурлар җыры», «Солдат җырлары» совет чоры бүлегендәге «Фашистларны себереп түктек» шундыйлардан санала. Бу җырларда бернинди сюжет җебе, сюжет үстерелеше дигән нәрсә юк. Болар бары тик бер темага караган дүртәр строфалы кыска җырлар җыелмасы гына. Бит мәхәббәткә яисә элекке авыр тормышка карата җырлана торган җырларны да бергә җыен, берәр «сюжетлы» җыр әвәләргә мөмкин! Гитлерга, фашистларга каршы чыгарылган җырларны бер исем астында «сюжетлы» җыр итеп биргәнче шул ук куплетларны нигә инде Бөей Ватан сугышы җырлары рәтеннән яки башка урында өстәмә бүлек итеп бирмәскә иде?! Китапның искәрмәсендә дә мондый «сюжетлы» җырлар турында, аларның төрле җыр китапларыннан һәм экспеди-цияләр вакытында җыелган җырлардан төзелгәне әйтелә. Шулай булгач, төзүчеләр үзләре үк сизмәстән, «Фашистларны себереп түктек» һ. б. шундый җырларның бары тик төрле җирдән алынган куплетлар җыелмасы гына икәнен әйтеп бирәләр.
«Татар халык иҗаты» китабында моңарчы матбугатта бик аз телгә алынган яңа бер жанрга да урын бирелгән. Ул да булса — «сөйләкләр». Бу — реаль, дөрес фактларга нигезләнгән, башлыча, сугыш турындагы истәлекләр. Бу төр әсәрләр әле соңгы елларда гына җыйнала башлады. Бу жанр үзенә гражданлык хокукы ала бара һәм аның киләчәге бар, дияргә мөмкин. Аны туплау чараларын күрергә, Бөек Ватан сугышы истәлекләрен онытылып беткәнче язып алуны тизләтергә кирәк. Хәтта, шундый әсәрләрдән аерым җыентыклар чыгару мәсьәләсе дә бүгенге көн тәртибендә тора. Тик «сөйләкләр» дигән термин, безнеңчә, үзгәртелергә тиеш. Бу термин рус халык иҗатындагы «сказ» жанры ның калькасы рәвешендә ясалган, ләкин әйтергә кирәк, «сөйләк» термины уңышсыз, ясалма яңгырый һәм мәгънәсе белән фәнни дөрес түгел. Сказ бары тик рус халык иҗатына гына хас жанр, сказда дөреслек белән фантазия бик нык аралашкан була (мәсәлән, атаклы Бажов сказ- дары), ә бездәге «сөйләк» дигән әсәрләрдә чынбарлык бернинди фантазиясез, бернинди күпертүсез, ничек булган шулай күрсәтелә. Шулай булгач, рус халкындагы «сказ» белән бездәге «сөйләк» бер үк характердагы жанр түгел. Китаптагы 5
125
нче номер астында бирелгән «сөйләк» үзе үк «Снайпер истәлекләре» дип атала. Фәнни термин итеп «сөйләк» урынына «истәлекләр» термины алганда бернинди дә ялгыш булмас иде кебек.
Теләк итеп тагын шуны әйтәсе килә. Халык иҗаты әсәрләрен китап итеп бастыру киләчәктә дә дәвам ит- терелергә тиеш. Халык иҗатын җыю, өйрәнү өлкәсендә әле безнең- эшләнмәгән эшләр ^китәрлек. Китап итеп басылган әсәрләр арасында, соңгы «Татар халык иҗаты»н искә алмаганда, нигездә, күбрәк бертөрле жанрлар өстенлек итә. Мәсәлән, җырлар, әкиятләр сирәк кенә булса да, әйтем-мәкаль һәм табышмаклар. Татар халкының барлык мәкаль һәм әйтемнәрен эченә алган тулы бер жыентык әзерләү мәсьәләсе дә инде көн тәртибендә тора. Мондый җыентык гади укучы өчен генә түгел, халкыбызның телен өйрәнүче галимнәр, язучылар, студентлар өчен дә бик зур файда булыр иде. Шулай ук бәетләр, истәлекләр җыентыгы әзерләү дә бик кирәк нәрсә.
Тагын, иң мөһиме, ВУЗлар өчен татар халык иҗатының дәреслеген, хрестоматиясен булдыру турында да сүз кузгату бик вакытлы. В. И. Ульянов — Ленин исемендәге университетның, Казан педагогия институтының һәм укытучылар институтларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә татар халык авыз иҗаты аерым фән булып укыла. Ә сту-дентлар һәм укытучылар өчен татар халык иҗаты буенча бернинди кулланма дәреслек юк. Октябрьга кадәр һәм аннан соң да татар халык иҗатын өйрәнү буенча рус галимнәре безгә бик күп ярдәм күрсәттеләр. Бу эшне башкару өчен хәзер бездә мөмкинлек тә бар, зур фәнни кәсләрне куптару өчен тәҗрибә дә җитәрлек. «Татар халык иҗаты» кебек, нигездә уңышлы җыентык төзегән көчле коллектив башка зуррак эшләрне дә башкара алыр. Бары тик бу коллективка кыюлык теләргә генә кала.