СОВЕТ ХАЛКЫ ТЫНЫЧЛЫКНЫ САКЛАУ ҺӘМ НЫГЫТУ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ
(Тынычлыкны яклаучыларның Татарстан республика конференциясендә ясаган докладтан)
Дөньядагы барлык халыклар кадерле сүзне — тынычлык дигән сүзне рухи дулкынлану һәм өмет белән кабатлыйлар. Тик бер төркем империалистлар гына тыныч илләрне сугыш упкынына яңадан ташларга һәм хезмәт ияләре куллары белән булдырылган барлык нәрсәләрне яңадан утта яндырырга һәм канга батырырга телиләр. Империалистларның ерткыч планнарын өзү өчен бөтен дөньяның яхшы теләктәге кешеләре Тынычлык Пакты төзүне таләп итәләр.
Безнең күп милләтле Совет дәүләте халыклары Бөтендөнья Тынычлык Советының биш бөек держава арасында Тынычлык Пакты төзү турындагы Мөрәҗәгатенә СССРда имзалар җыю турында тынычлыкны яклаучыларның Совет Комитеты чакыруына бердәм рәвештә кушылдылар.
Совет кешеләре Тынычлык Пакты төзүне бердәм рәвештә таләп итүләре белән Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә бөтен дөньяда тынычлыкны сакларга нык омтылуларын белдерәләр.
Тынычлык Пакты төзү турындагы Мөрәҗәгатькә бердәм рәвештә кул куюлары белән совет кешеләре үзебезнең Совет хөкүмәтенә, коммунизмны даһи төзүчегә, тынычлык һәм халыклар дуслыгы өчен, барлык хезмәт ияләренең бәхете өчен бөек көрәшчегә — иптәш Сталинга чын күңелдән бирелгәнлекләрен күрсәтәләр.
Социалистик дәүләтнең беренче көннәреннән үк Совет хөкүмәте эзлекле һәм тайпылышсыз рәвештә зирәк ленинчыл-сталинчыл тышкы политика, җир шарының барлык халыклары арасында тынычлык һәм дуслык политикасы үткәрә.
Безнең хөкүмәтебезнең тынычлык политикасы социалистик стройның үзеннән килеп чыга һәм безнең халкыбыз аны һәрвакыт чын күңелдә.: яклады һәм яклый. Бу политика дөньядагы азатлык сөюче халыклар тарафыннан яхшы дип табылды һәм яхшы дип табыла.
Советлар Союзы халыклары тынычлык хакына, коммунизмның җи ңүе хакына геройларча тырышып эшлиләр. Миллионнарча совет кешеләренең иҗади хезмәте гүзәл нәтиҗәләр бирә. Сугыштан соңгы сталин- чыл бишьеллык планны уңышлы үтәү йомгаклары моны ачык күрсәтәләр.
1951 елның II кварталында план заданиеләрен үтәү саннары да шуны ук чагылдыралар. Соңгы ике ярым ай эчендә Советлар Союзының кырыктай артык республикасы һәм өлкәсе урып-җыюны һәм ашлык хәзерләүне срогыннан элек төгәлләүләре турында иптәш Сталинга рапорт бирүләре факты да шуны ук күрсәтә.
6
Гыпычлыкны саклау һәм ныгыту өчен көрәштә Советлар Союзының, □арлык халыклары актив катнаша. Алар бөек максат белән — коммунистик җәмгыять төзү максаты белән берләшкән хәлдә туганнарча бердәм семьяда яшиләр һәм уңышларга ирешәләр.
Безнең республикабыз хезмәт ияләре дә бу тарихи эшкә үзләреннән өлеш кертәләр.
Татарстан АССРның бөтен промышленносте бишьеллык планны 103,8 процентка үтәде, ә быелның II кварталында промышленностьның тулай продукциясе 1950 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,7 процентка үсте.
Быел республикабызның колхозлары һәм совхозлары мул уңыш үстереп алдылар һәм. бөек Сталинга язган хатта алынган социалистик йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, дәүләткә ашлык тапшыру планын срогыннан элек үтәделәр.
Әле^ел бетеп житмәде; алты айлык йомгаклар гына игълан ителде, ләкин без хәзер үк инде бөтен елның гүзәл нәтиҗәләрен күрәбез. Бу — безнең халкыбыз ирешкән гаять зур хезмәт җиңүләре елы, халык хуҗалыгы үсешендә тарихта тиңдәше булмаган темпларны тәэмин итә торган яңа җиңүләр — Совет дәүләт һәм җәмгыять строе җиңүләре елы, дәүләт һәм хуҗалык төзелешенә җитәкчелек итүдә большевистик методларның җиңүе елы, совет патриотизмының җиңүе елы.
Тынычлык сөюче совет халкы ышанычлы рәвештә яңадан-яңа гигант төзелешләргә нигез сала, борынгы сахраларга тормыш бирә, комлыкларны матур яшел урманнар белән бизи, һәлакәтле коры җилләр котыра торган урыннарда яшәү көче бирә торган каналлар казый.
Безнең илдә, халыклар арасында иң гадел, чын күңелдән туганнарча мөнәсәбәтләр урнашкан илдә яшәү, һәм эшләү күңелле һәм шатлыклы. Ьердәм тупланган сафларда булган хәлдә хальГкларыбыз үткән ^данлыклы җиңүләр юлы^_ тыныч -фикерләрнен-лаңтана итү .’юлы,, безнен-һәркай- сыоызның тормышында, чишмә суындагы кояш нуры, кебек чагыла.
тынычлык һәм социализм хакына хезмәт гүзәл .геройларны, производство новаторларын, металлны тиз эшкәртү, нефть скважиналарын тиз бораулау, төзелештә тизләтелгән методлар мастерларын тудыра. Үзләренең атаклы якташлары, стахановчы Әшрәфруй Хәсәнҗанова турында зеленодольскилылар түбәндәгеләрне сөйлиләр:
— Аны цехка өйрәнчек итеп алдылар. Станокларны карап йөргәндә бу кыз тәҗрибәле кулларның бу станокларда бик катлаулы детальләр эшләгәндә нинди могҗиза күрсәтүләренә таңга калды. Аның үзенең дә эшне тизрәк үзләштерәсе, агрегатларны идарә итәсе килде. Аның теләге тормышка ашты. Аңа квалификацияле мастерлар — руслар һәм татарлар бик теләп ярдәм иттеләр. Катлаулы операцияне яхшы үзләштергәннән соң, Әшрәфруй заданиеләрне арттырып үти башлады. Аның фамилиясе заводның почёт тактасына кертелде. Аның универсаль-токарьлык станогы зур тизлек белән эшли һәм бик яхшы сыйфатлы продукция эшләп чыгара. Иптәш Хәсәнҗанова үз осталыгына бик күп кешеләрне өйрәгте. Зеленодольск сайлау округы хезмәт ияләре аны бердәм рәвештә РСФСР Верховный Советы депутаты итеп сайладылар.
Бездә кешеләр — яңа, коммунистик хезмәт методлары иҗат итүчеләр, алдынгы культураны һәм техникаш?! иҗат итүчеләр, табигатьне кьпо үзгәртүчеләр, тынычлык өчен армый-талмый көрәшчеләр әнә шулай үсәләр. Безнең илдә хезмәтчел халык арасыннан барлык профессияләрдәге мастерлар әнә шулай күтәрелеп чыга, бездә Сталин Конституциясе кояшы астында талантлар әнә шулай чәчәк ата. Ленин Сталин милли политикасы нәтиҗәсендә, бөек рус халкының туганнарча гаять зур ярдәме аркасында, большевиклар партиясенең, Совет хөкүмәтенең һәм иптәш Сталинның армый-талмый кайгыртучанлык күрсәтүләре аркасында безнең республикада күп санда татар галимнәре, язучылар, педагог
7
лар, артистлар, композиторлар, промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының квалификацияле мастерлары, социалистик культура мастерлары, Сталин премиясе лауреатлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройлары үсте.
/ Совет культурасының, фәненең, әдәбиятының һәм сәнгатенең бөек / идеяләр белән — коммунизм өчен көрәш идеяләре белән рухланган эш- / леклеләре үзләренең бөтен талант көчләре белән тынычлык эшенә, ха- | лыклар арасында дуслыкны ныгыту эшенә, югары фикер һәм хис ияләре | тәрбияләү эшенә хезмәт итәләр. Кешеләрне атом бомбалары белән күпләп кыруны мактый торган, изелгән халыкларга карата раса һәм милли дошманлыкка өнди торган, үз илләренең һәм колонияләрнең хезмәт ияләрен коллар хәлендә тотуда империалистларга ярдәм итә торган черек буржуаз идеологиягә каршы көрәштә безнең коммунистик идеологиябезнең ..югары мораль көче нәтиҗәле фактор булып тора.
Колхозда иген уңышының һәрбер поты, яңа төзелеш фундаментына Салынган һәрбер кирпеч, совет галименең, язучысының, художнигының һәрбер иҗат хезмәте социалистик Ватаныбызның куәтен ныгыта, тынычлыкны сугышның кара көчләреннән саклау эшендә' аның позицияләрен ныгыта.
Совет кешеләре үзләренең хезмәттәге батырлыклары белән коммунистик муллыкның, материаль-техник нигезен булдыралар, фәнне һәм культураны үстерәләр, табигать көчләрен буйсындыралар.
Совет кешесе, нинди генә эштә эшләсә дә, аның хезмәте тулысы белән Ватаныбызны тыныч үстерүгә багышланган. Тынычлык Пакты төзү мәсьәләсе буенча совет кешеләренең чыгышлары моны ачык күрсәтә.
Мәсәлән, комбайнчы-мастерлар — Мөрәле МТСыннан комсомолец Кәлимуллин «Коммунар» комбайны белән урып-җыйганда 8.258 центнер, комбайнчы Гарифуллин 7.892 центнер ашлык сугып алдылар. Дәү- ләки МТСыннан комбайнчы Фатихов, Яңа Чишмә МТСыннан комбайнчы Лазарев, «Сталинец» комбайнында, Чиябаш МТСыннан комбайнчы Саумин үзйөрешле комбайнда сезонга икедән күбрәк норма үтәделәр.
Паровоз машинисты иптәш һадиев үз эшелонын «Тынычлык поезды» дип атады һәм Волгадагы бөек төзелешләргә ашыгыч йөкне графиктан элек илтеп җиткерде.
Безнең конференциябез делегаты, мехкомбинатның иң яхшы стаха-новчыларыннан берсе иптәш Мирзаҗанова тынычлык вахтасына басты һәм производство планын һәрвакыт 200—250 процентка үти.
«Спартак» комбинаты стахановчысы иптәш Вершинина болай диде: «Бөтендөнья Тынычлык Советы Мөрәҗәгатенә җавап итеп мин тагын да яхшырак эшләргә сүз бирәм. Үземнең нормамны һәрвакыт 280 процентка үтәрмен һәм шул ук вакытта юфтька 2 процент экономия ясармын».
Токарь иптәш Казаков Тынычлык Пакты турындагы Мөрәҗәгатькә куйган имзасын эш нормасын 300 процентка үтәү һәм тик отлично сыйфатлы гына продукция эшләп чыгару йөкләмәсе белән беркетә.
Безнең республикабыз-үрнәгендә, шулай ук башка кардәш республикалар үрнәгендә, социализмның совет кешеләренең көнкүрешенә һәм аңына нык үтеп кергәнлеге, эшчеләрнең, колхозчыларның һәм интеллигенциянең бөтен тырышлыгы коммунизм төзүнең бөек сталинчыл программасын уңышлы үтәү өчен көрәшкә багышланганлыгы ачык күренә.
Безнең тормышыбызны коммунизм нурлары көннән-көн ачыграк балкыталар. Шәһәрдә һәм авылда хезмәт шартлары көннән-көн яхшыра. Акыл хезмәте белән физик хезмәт арасында аерма бетә бара. Илебездә мәгариф һәм культура киң ташкын булып җәелә.
Менә сезгә социалистик үзгәрешнең ачык үрнәге. Буа районында трактор һәм комбайннар белән эшкәртелүче, 4.300 гектар" чәчү мәйданы булган Сталин исемендәге колхоз бар. Бу колхозда 3 двигатель, 19 ло
8
богрейка, сортировкалар, печән чабу машиналары, чәчкечләр һәм 'баш*2 машиналар бар. Барлык биналарга һәм колхозчыларның йортлары»2 электр кертелгән. Колхозның механик тегермәне, зур ашлык саклау урыны, гаражы бар. 2 мәктәптә 500 дән артык бала укый. Бу колхозный көтепханәсенә ярты меңгә якын даими укучы йөри. Колхозның зур клу’* бында колхозчылар лекцияләр, концертлар тыңлыйлар, кинофильмнар карыйлар. Колхозның драма түгәрәге шунда ук спектакльләр куя- Сталин исемендәге колхоз соңгы өч ел эчендә генә дә 150 гә якын яК2 йорт төзеде. Артельнең барлык членнары йортларына газеталар, журналлар, яңа китаплар алдыралар.
Үзләренең гүзәл язмышларының тулы хокуклы хуҗаларына әверелгән, үзләренең хезмәтләре намус һәм дан эшенә, кешелек дөньясының барлык байлыкларының чыганагына әверелгән .коммунизмның тантанасы тормышларының төп максаты һәм мәгънәсе булып әверелгән кешеләр сугыш уты кабызучыларның җинаятьләрен тик кенә күзәтеп тора алмыйлар!
Совет кешесе — рус һәм татар, грузин һәм латыш, украинлы һәм казах, теләсә кайсы социалистик милләтнең вәкиле, үзенең тормышы һәм эшләре легендар Сталинградның мәңгелек даны белән һәм коммунизмның гаять зур төзелешләренең нуры белән балкыган кеше үзенең тынычлыгын океан артындагы үтерүчеләрнең кабахәт рәвештә бозарга маташуларына түзеп тора алмый, ул үзен тыныч иҗат эшләреннән аеруга юл куймас!
Без үзебезнең сталинчыл планнарның нурлары белән балкыган туган илебезнең һәрвакыт иҗади хезмәт җимешләре белән бизәлүен телибез.
Совет кешеләре тормышны тагын да матуррак, тагын да басрак итүгә бөтен көчләрен бирерләр. Әнә шуңа күрә дә Татарстан хезмәт ияләре, барлык кардәш халыклар белән берлектә коммунизмның бөек төзелешләренә актив рәвештә ярдәм итәләр.
Казандагы «Строитель» комбинаты .гына да быел бөек төзелешләргә яхшы сыйфатлы 2 миллион кирпеч бирә. Куйбышев гидростанциясе төзүчеләре аның яхшы сыйфатлы икәнлеген инде рәхмәт белән күрсәтеп үттеләр. Татарстанның күп предприятиеләре һәм артельләре Волгадагы гигант төзелешләрне төзү материаллары белән тәэмин итәләр. Анда, кәрван артыннан кәрван тезелеп, агач һәм гравий, черепица һәм известь, гипс һәм алебастр җибәрелә.
Сталин чоры — табигать көчләрен кеше файдасына куллануның чикләнмәгән мөмкинлекләре чоры. Бу чорда хезмәтчел кешелек дөньясының иң югары идеаллары тормышка ашырыла.
Тынычлык Пакты безгә хәзер, коммунизм безнең барлык эшләребездә һәм башлангычларыбызда күзгә ачык күренеп торган вакытта бигрәк тә кирәк.
Хәзер Американың, Англиянең, Франциянең һәм башка агрессив дәүләтләрнең котырынган җитәкчеләре канлы яңа бөтендөнья сугышын кабызып җибәрү өчен бөтен көчләре белән тырышканда, барлык халыкларга, барлык аналарга һәм балаларга Тынычлык Пакты аеруча кирәк.
Үзләренең җинаятьчел ниятләре белән АКШның җитәкче даирәләре яңадан-яна хәрби союзлар төзиләр, долларга бәйле булган дәүләтләрнең территорияләрендә 500 дән артык хәрби-һава һәм хәрби-диңгез базалары төзеделәр. Шашынып коралланучылар, Көнбатыш Германиядә һәм Япониядә фашист гаскәрләрне торгызучылар, буржуаз газеталарның битләреннән һәм трибуналардан Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә юлбасарларча һөҗүмгә чакыручылар — алар, Америка сугыш уты кабызучылары.
Череп таралган һәм баштанаяк кешене дошман күрү белән^ ЖИ: наятьчел һәм порнография белән сугарылган буржуаз культура бөтен
9
ләе белән әнә шуңа буйсындырылган. Империалистик Американың матбугаты, киносы, театры һәм әдәбияты укучыларның һәм тамашачыларның аңын агулый, алардан үтерүчеләр һәм талаучылар, демократия һәм социализм дошманнары хәзерли.
Төньяк Каролииадагы бер яшь кызның хаты милитаристик пропаганда тудырган бу авыр һәм агуланган атмосфераны ачык күрсәтә:
«Безне киләчәгебездән мәхрүм иттеләр — безнең яшәү, сөю, ышану, көлү хокукыбызны тартып алдылар. Без үз өстебезгә кара төн килгәнлекне. якынлашып килә торган сугыш болытларын, үзебезне җинаять һәм нәфрәт атмосферасы чолгап алуын сизәбез. Без чыгарылыш кичәсеннән соң егетләрнең үтерү яки үтерелү өчен сугышка китәчәкләрен уйлаганда, безнең көлүебез бүленә һәм сулышыбыз буыла. Без тынычлыкны саклауны һәм безгә яшәү хокукы тәэмин итүне үтенеп сорыйбыз».
«Правда» хәбәрчесе белән беседасында иптәш Сталин Америка Кушма Штатларында, Англиядә, шулай ук Франциядә дә яңа сугышка сусаган агрессив көчләрнең барлыгын әйтте. Аларга сугыш үтә күп табышлар алу өчен, башка илләрне талау өчен кирәк. Алар — сугышны гаять зур табыш бирә торган төшемле статья дип караучы миллиардерлар һәм миллионерлар. Алар, бу агрессив көчләр, реакцион хөкүмәтләрне үз кулларында тоталар һәм аларга юнәлеш бирәләр.
Америка, Англия һәм Франция үзләренең армияләрен көннән-көн арттыралар һәм алармы Советлар Союзы җитәкчелегендәге демократик лагерьга каршы агрессив сугышка бик нык хәзерлиләр.
Империалистик дәүләтләрнең бюджетлары чиктән тыш күпертелгән сугыш расходларын каплауга исәпләнгән. Америка гына да быел сугыш максатларына 70 миллиард доллар акча билгеләде. Бу — Американын. 1939 елгы хәрби бюджетыннан 68 тапкыр артыграк.
Кореяда басып алу сугышы башлап, тыныч халыкны күпләп кырудан баеп, Америка илбасарлары сугыш хәрәкәтләре плацдармын төрлечә киңәйтергә тырышалар. Америка интервентлары Кытайның Тайван атавын оятсыз төстә басып алдылар һәм провокация максаты белән Кытайның һава чикләрен бозуны дәвам иттерәләр.
Менә бер елдан артык инде, үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен геройларча көрәш алып баручы тынычлык сөюче Корея халкының каны коела. Бөтендөнья җәмәгатьчелек фикеренең басымы астында Америка командованиесе Советлар Союзы тәкъдимнәре нигезендә вакытлы килешү турында Корея белән сөйләшүгә керешергә мәҗбүр булганнан соң да бу сөйләшүләр америкалылар ягының гаебе белән өзелү куркынычы астына куелды, чөнки Америка миллиардерларына кайда булса да сугыш учагы булдыру файдалы.
Бу Кэсон нейтраль зонасында сөйләшүләрне өзүгә юнәлдерелгән кабахәт провокацияләр белән дә раслана. Корея телеграф агентлыгы үзенең белдерүендә бу провокацияләрнең максатын тулысынча фаш итте:
«Бу сугыш утында кулларын җылытучы һәм үткән елны Корея сугышында 22 миллиард доллар табыш алган Америка монополистларын Корея мәсьәләсен тыныч хәл итү бөтенләй канәгатьләндерми. Шуңа күрә Америка политиклары, хәрбиләр белән бергәләп, сөйләшүләрне өзүгә таба кискен борылыш ясадылар. Кэсон нейтраль зонасында бер-бер артлы провокацияләр, хәтта Корея делегациясенең резиденциясен бомбага тотулар һәм атулар башланды».
Америка промышленниклары ассоциациясе җитәкчесе Путнэм, үз шайкасының фикерен белдереп, болай ди:
«Сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм Кореядан Америка гаскәрләрен чыгару промышленность эшенә һәлакәтле йогынты ясар иде. Безнең табышларыбыз сугышны дәвам иттерүгә бәйләнгән».
10
Икенче бөтендөнья сугышының биш елы эчендә Америка фабрикантлары 107 миллиард доллар табыш алдылар. Америка империалистлары, сугыш истериясе атмосферасы тудырып, кораллануны бик нык көчәйтеп, сугыштан соң кыска гына срок эчендә тагын 158 миллиард доллар табыш алдылар. Монда бөек Ленинның моннан 33 ел элек әйткән сүзләре хәтергә төшә:
«һәрбер долларда — һәрбер илдә байларны баеткан һәм ярлыларны бөлдергән, «төшемле» хәрби поставкалардаи җыйналган пычрак төер^ һәрбер долларда кан эзләре — үтерелгән 10 миллион һәм гарипләнгән 20 миллион кеше түккән кан диңгезе эзләре...» (Әсәрләр, 28 том, 46 бит).
Капиталистик илләрнең сугышны үз баюларының төп чыганагына әверелдергән финанс-промышленность тузлары үскәннәи-үсә бара торган тынычлык, демократия һәм социализм лагерена котырынган ачу белән карыйлар. Тынычлык сүзе аларның кара йөрәкләрендә үзләренең талап җыйган байлыкларының язмышы өчен, үзләре хәзерли торган сугышта алачак табышларның язмышы өчен курку тудыра. Әиэ шуңа күрә ДӘ алар теләсә кайсы халыкара мәсьәләне тыныч хәл итүне өзәләр. Әнә шуңа күрә дә алар Тынычлык Пактын кире кагалар һәм сугыш пактлары төзиләр.
Лейбористлар хөкүмәтенең тынычлыкны яклаучыларның Икенче бөтендөнья конгрессын Англиядә үткәрергә рөхсәт бирмәү турындагы куркак карары, АКШ хөкүмәтенең Бөтендөнья Тынычлык Советы делегациясенә Куркынычсызлык Советы председателе янында булырга виза бирүдән баш тартуы, АКШта һәм Англиядә, Франциядә һәм Италиядә тынычлыкны яклаучыларны эзәрлекләү, яшьләрнең халыкара фестивалендә катнашучыларны эзәрлекләү — бу полиция чаралары барысы да халык массасының тынычлыкны яклау буенча үскәинән-үсә бара торган хәрәкәтеннән сугыш уты кабызучыларның үлемнән курыккан кебек куркуларын күрсәтәләр.
Атом бомбасын, бактериология коралын һәм кешеләрне күпләп юк итү коралларының барлык башка төрләрен тыю турында халыкара килешү төзүгә А1\Ш хөкүмәтенең бик нык дошман булуын хәзер дөньядагы барлык халыклар беләләр.
Япония белән сепарат солых договоры Америка — Англия сугыш блогының бик еракка китә торган агрессив ниятләрен күрсәтә. Бу договор Япония белән күрше дәүләтләргә каршы һәм, барыннан да элек, Советлар Союзына һәм Кытай Халык Республикасына каршы юнәлдерелгән.
Сан-Франциско конференциясендә Совет делегациясе Америка — Англиянең Япония белән бу сепарат договорын Ерак Көнчыгышта яңа сугыш хәзерләү договоры дип бик дөрес атады.
Бу договор япон милитаризмын торгызу юлый киң чистарту белән бергә, Кытайга һәм Советлар Союзына һөҗүм итү өчен Японияне Американың сугыш базасына әверелдерүне дә күздә тота.
Американың буржуаз җитәкчеләренең үз-үзләреи болай тотулары яңалык түгел. Американың тышкы политикасы һәрвакыт шундый булды.
Бөек Октябрь социалистик революциясе алдыннан ук инде иптәш Сталин «Америка миллиардлары» дигән мәкаләсендә аларның юлбасарлык гадәтләрен бөтен дөнья алдында фаш итте:
«Рус революциясе үзенең казанышларын яклап калыр өчен бөтен көчләрен куйган, ә империализм аны җимереп бетерергә тырышкан бер моментта, — Америка капиталы, рус революциясен ахыр чиккәчә авызлыклап, Көнбатышта үскәннән-үсә барган революцион хәрәкәтне какшату өчен, Керенский — Милюков — Церетели коалициясен миллиардлар белән тәэмин итә» (Әсәрләр, 3 том, 264—265 битләр).
Октябрь революциясенең җиңүе Америка империалистларының Россияне коллыкка төшерергә теләгән барлык исәпләрен өзде, Россиянең
11
чит ил капиталына кабалалы бәйлелек богауларын өзде һәм илебезне ирекле, социалистик үсеш юлына чыгарды.
Октябрь революциясенең икенче көнендә тынычлык турындагы докладында В. И. Ленин болан диде:
«Басып алынган көчсез халыкларны көчле һәм бай милләтләр арасында ничек итеп үзара бүлешү өчен булган бу сугышны дәвам иттерүне хөкүмәт кешелек дөньясына каршы иң зур җинаять дип саный һәм күрсәтелгән шартлар буенча һәм, берсен дә калдырмастан, барлык халыклар өчен дә гадел шартлар нигезендә бу сугышны туктатучы солых шартларына һич кичекмәстән кул куярга үзенең хәзер торуын тантаналы рәвештә белдерә» (Әсәрләр, 26 том, 218 бит).
Ләкин империалистлар тынычлык урнаштыруга төрлечә тоткарлык ясадылар. Шуннан соң Ленин Америка эшчеләренә хат белән мөрәҗәгать итте һәм бөтендөнья сугышын оештыручыларның кабахәтлеген ахы- рынача фаш итте:
«Нәкъ Англия — Франция һәм Америка буржуазиясе безнең тәкъдимебезне кабул итмәде, нәкъ ул гомуми тынычлык турында безнең белән хәтта сөйләшүдән дә баш тартты. Нәкъ ул барлык халыкларның интересларына карата җинаятьчел төстә эш итте, нәкъ ул империалистик сугышны озакка сузды» (Әсәрләр, 28 том, 46—47 битләр).
Юк, без үзебезнең туган илебездә империалист илбасарларның һәр җирдә үлем һәм бөлгенлек таратып йөргән елларын, кайгы һәм хәсрәт елларын онытмадык.
Без Америка интервентларының безнең Ерак Көнчыгыштагы һәАм Төньяктагы тыныч шәһәрләребезгә бәреп керүләрен хәтерлибез. Архангельск өлкәсендә генә дә 52 меңнән артык рус кешеләрен төрмәләргә һәм концентрация лагерьларына ташладылар. Алар безнең 4 мең ватандашыбызны төрмәләрдә атып үтерделәр. Ә безнең судсыз һәм тикшерүсез, газаплаулардан үлгән туганнарыбыз никадәр булды...
Америка — Англия палачлары тыныч халыкка карата террор һәм көчләү политикасы үткәреп, үзләре аяк баскан һәрбер торак пунктны таладылар һәм бөлгенлеккә төшерделәр. Билгеле, бу ерткычлыклар җәзасыз калмадылар. Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тупланган совет кешеләре Америка интервентларын һәм башка интервентларны Ватаныбыз чикләреннән нәфрәт белән алып ташладылар.
Ләкин, күрәсең, Америка империалистлары тарих сабакларыннан бернәрсәне дә аңламаганнар һәм бернәрсә дә өйрәнмәгәннәр булса кирәк. Кореядагы җинаятьчел интервенция шуны күрсәтә. Аларны анда да шундый ук хурлыклы нәтиҗә көтә. Аларга тыныч кешеләрне ерткыч төстә үтерүләр дә, Корея шәһәрләрен һәм авылларын «бушлык зонасы»- на әверелдерү максаты белән ерткыч төстә бомбага тотулар да ярдәм итмәс.
Америкалыларның, канлы ерткычлыклары җир шарының барлык хезмәт ияләрендә көчле нәфрәт тудырды. Алар империалистларның яңа бөтендөнья сугышы кабызырга маташуларына тынычлыкның һәм халыклар иминлегенең какшамас таянычы булган Советлар Союзы тирәсенә үзләренең көчләрен бик нык берләштерү белән җавап бирәләр.
1924 елиы иптәш Сталин болай диде:
«Безнең илебез тынычлык политикасы алып барырга дөньяда бердәнбер сәләтле ил булып тора һәм бу политиканы ул икейөзлелек белән түгел, бәлки чыннан да -намус белән һәм ачыктан-ачык, кискен һәм эзлекле рәвештә алып бара. Хәзер безнең илебезнең бөтен дөньяда тынычлык политикасының терәге һәм байракчысы булган бердәнбер ил / дип хаклы рәвештә атала алуын барысы да, дошманнар да, дуслар да таныйлар».
Бөек Ватан сугышында фашист ерткычларны тар-мар итеп, совет халкы кешелек дөньясын гитлерчылар тираниясеннән коткарып калды.
12
цивилизацияне һәм культураны һәлак булудан саклагг калды һәм безнең күрше илләребез халыкларына ирекле, бәйсез, хезмәтчел тормышка күчәргә ярдәм итте.
Советлар Союзы үзенең ленинчыл-сталинчыл тынычлык сөючәи тышкы политикасы белән дөньядагы барлык хезмәт ияләренең кайнар мәхәббәтен һәм булышлыгын казанды. Хәзер инде безнең белән бергә, янәшә торып, Ленин—Сталин күрсәткән юл белән, . безнең турылыклы дусларыбыз — демократик Польша, Чехословакия, Болгария, Венгрия, Румыния һәм Албания халыклары бара. Хәзер инде безнең куәтле Совет державасы янына үзенең баһадир гәүдәсе белән Ирекле Кытай килеа басты Кореяның һәм Вьетнамның героик халыклары безнең белән. Германия демократик республикасының хезмәтчел халкы безнең белән. Максат һәм бурыч бердәмлеге белән тупланган бөек социализм һәм демократия лагере хәзер Азиянең һәм Европаның 800 миллионнан артык халкы булган зур өлешен алып тора.
Халык демократиясе илләренең эшчеләре һәм хезмәтчел крестьяннары совет халкы тарафыннан социалистик төзелештә тупланган бай тәҗрибәне үзләрендә уңышлы кулланалар. Бу илләрдә халык хуҗалыгын һәм культураны үстерүдә ирешелгән уңышлар моны ачык күрсәтәләр. 1950 елда гына да промышленность продукциясенең үсеше Венгриядә 35,1 процент, Румыниядә 37 процент, Болгариядә 23,3 процент булды. Быел халык демократиясе илләрендә мул уңыш үстерелде. Бу республикаларда миллионнарча кешеләр белемгә, культурага кушылалар. Шушы уңышлар белән чагыштырганда эшсезлек, ачлык һәм хәерчелек тудырган капитализмның бөтен череклеге тагын да ачыграк күренә.
Социализм кояшын буржуазия бернинди көч белән дә, бернинди ялган һәм яла ягу белән дә каплый алмас. Безнең илебездә тыныч төзелешнең бөек уңышлары турында дусларыбызныц хак сүзе Трумэннарның һәм моррисоннарның барлык тоткарлыклары аркылы изелгән халыкларга барып җитә һәм аларда тынычлык эшенең җиңәчәгенә ышанычны ныгыта.
Англия хатын-кызларының күптән түгел Советлар Союзында булган делегациясе совет халкының бөек тыныч иҗади эш белән шөгыльләнүенә һәр җирдә ышанырлык дәлилләр тапканлыгын белдерә. Барлык совет кешеләренең — ирләрнең, хатын-кызларның һәм балаларның төп уйлары иҗат итүгә юнәлгән. Бу гаять күп санда мәктәпләр, больницалар, промышленность предприятиеләре, колхозлар, культура учреждениеләре төзүдә чагыла. Аларның саны туктаусыз арта. Совет кешеләре ■ башка халыкларга каршы агрессия турында уйламыйлар һәм, сугыш турында сөйләсәләр дә, бөтен кешелек дөньясына зур бәхетсезлек китерә торган нәрсә итеп һәм аны ничек кенә булса да булдырмаска кирәклек турында гына сөйлиләр.
Үз халыкларының уйларын һәм хисләрен җырлаучылар Пушкин һәм Некрасов, Шевченко һәм Тукай мәңгелек изелүдән азат ителгән туган илебезнең материаль һәм рухи көчләренең чәчәк атуы турында хыялландылар. Без, аларның токымнары, бүген ирекле хезмәтнең җиңүен горурлык һәм шатлык белән мактап, халкыбызның чын йөрәгеннән чыга торган рухланулы сүзләр белән җырлыйбыз.
Без — җир йөзендә иң бәхетле кешеләр. Без үзебезнең язмышыбыз өчен курку хисен белмибез. Ә капиталистик илләрдә капитализм тарафыннан ачлыктан үлүгә дучар ителгән эшсезләр, эшчеләр окраиналары- ның сары шайтан тарафыннан кол ителгән кешеләре үзләренең караңгы көннәрен әнә шундый курку белән каршылыйлар. 1951 елны сугыш расходлары җан башына 450 доллардан артыграк төшә торган илдә, «макталган» буржуаз Америкада уннарча миллион хезмәт ияләре дучар ителә торган коточкыч бәлаләрне совет кешеләре белмиләр.
13
1925 елда ук инде бөек гуманист Максим Горький, сугыш куркынычын күреп, болай дип язды:
«Мин хатын-кызларга, аналарга мөрәҗәгать итәм. Америкадагы икейөз җитмеш биш мең аналарга гына түгел, соңгы сугышта үзләренең улларыннан мәхрүм калган миллионнарча европалы аналарга гына түгел, бәлки иртәгә яки бер елдан соң балаларына һәлакәт куркынычы булган аналарга да мөрәҗәгать итәм. Ни өчен сез, аларны газап белән тудырган кешеләр, дәшмисез? Ни өчен сез дөньяны агу болыты белән чолгап алу куркынычы тудыручы акылсызлыкка каршы властьлы тавы-шыгызны күтәрмисез?»
Горькийның чакыруы безнең көннәрдә аеруча көч белән яңгырый Аның ялкынлы чыгышыннан соң үткән елларда Америка сугыш уты кабызучылары тагын да кыргыйландылар һәм ерткычландылар. Тынычлык һәм социализм лагерена каршы сугышка чакыручы атомчыларның котырынган тавышлары Америка империалистларының җинаять притоннарында һаман ешрак ишетелә. Котырынган сугыш уты кабызучылар органы булган «Таймс геральд» газетасы редакторы янау белән нәкъ менә шулай яза:
«Балаларны бишекләрендә, карчыкларны гыйбадәт кылган җирләрендә һәм эшләүче ирләрне эш урыннарында үтерү өчен атом бомбалары, яндыргыч бомбалар, бактерия бомбалары төялгән самолетларны кырык мең фут биеклектә җибәрергә...».
Аларның сугыш сөреме белән агуланган миләре барлык бу котырынуларның хурлыклы җимерелүгә дучар ителгәнлеген аек аң белән аңларлык хәлдә түгел, күрәсең. Тынычлыкны яклаучыларның Советлар Союзы җитәкчелегендәге куәтле лагере кешелек дөньясын бөтендөнья сугышының канлы упкынына ташларга Уолл-стрит ерткычларына ирек бирмәс.
Совет халкы тынычлык тели, чөнки ул тынычлыкны сөя. Ләкин ул җиңел табыш яратучы ерткычларга җимергеч отпор бирү өчен җитәрлек дәрәҗәдә көчле дә.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 32 еллыгына багышланган докладында иптәш Маленков ныклык белән болай дип белдерде:
«Без сугыш теләмибез һәм аны булдырмау өчен мөмкин булганның бөтенесен эшләрбез. Ләкин безне беркем дә сугыш уты кабызучыларның корал шалтыратуларыннан куркалар дип уйламасын. Сугыштан безгә түгел, б$лки империалистларга һәм агрессорларга куркырга кирәк.
Тарихи тәҗрибә нәрсә турында сөйли?
Ул империалистлар башлап җибәргән беренче бөтендөнья сугышының безнең илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүгә китергәнлеге турында сөйли.
Аннары тарихи тәҗрибә империалистлар башлап җибәргән икенче бөтендөнья сугышының Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европадагы күп кенә илләрдә халык демократиясе режимнары урнаштыруга китергәнлеге, бөек Кытай халкының җиңүенә китергәнлеге турында сөйли.
Әгәр империалистлар өченче бөтендөнья сугышын башлап җибәрсәләр, бу сугышның инде аерым капиталистик дәүләтләр өчен түгел, бәлки бөтен дөнья капитализмы өчен кабер булачагына нинди булса да шик булырга мөмкинме».
Моррисоннар, трумэннар һәм буржуаз философлар, гомере беткән капитализмның җыерчыклы битләрен кершәнгә һәм иннеккә буйый бирсеннәр,— алар барыбер капитализмның череп бара торган организмына чыккан үлек тапларын каплый алмаслар. Коллык һәм көчләү дөньясы, колониаль юлбасарлык һәм талау сугышлары дөньясы, ачлык һәм хәерчелек дөньясы үзенең хурлыклы гомерен бернинди бомбалар һәм бактерияләр белән дә озайта алмаячак, чөнки моның шулай булачагын боек Ленин даһиларча алдан әйтте:
«Җиңү эксплуатацияләнүчеләр ягында булачак, чөнки тормыш алар ягыңда, сан көче, масса көче, бөтен батырлыкның, идеялелекнең, намус- лылыкның бетмәс-төкәнмәс чыганаклары, алга ыргылучы, яңаны төзер' гә күтәрелүче «гади халыклар» дип аталган эшчеләрнең һәм крестьяннарның энергия һәм талантларының гиганттай бөтен запасының көче алар ягында. Җиңү алар ягында» (Әсәрләр, 26 том, 364 бит).
Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә социализмнан коммунизмга күчә баруның бөек бурычын тормышка ашыручы совет кешеләре HHS демократик тынычлык ягында торалар. Большевиклар партиясе һәй Совет хөкүмәте СССР хезмәт ияләрен совет патриотизмы рухында, барлык илләрнең халыклары арасында тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту рухында, сугыш уты кабызучыларның казынуларына каршы кискен көрәш рухында тәрбиялиләр.
Сугыш куркынычының көчәюе обстановкасында киң халык массаларының актив көрәше, Америка—Англия агрессорларының җинаятьле хәйләләрен өзлексез фаш итү хәлиткеч әһәмият ала. Барлык илләрнең яхшы теләктәге кешеләре бөек Сталинның түбәндәге күрсәтмәләрен изге рәвештә үтәрләр:
«Әгәр халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр».
Узган ел барлык илләрдә Стокгольм өндәмәсенә җыелган биш йөз миллион имза тынычлык өчен көрәш хәрәкәтенең колачын һәм көчен бик ачык күрсәтте. Быел Тынычлык Пакты төзү турындагы Мөрәҗәгатькә имзалар җыю кампаниясе тагын да киңрәк массаларны үзенә тарта һәм ул безнең илебездә аеруча күтәренкелек белән бара.
Илебезнең башкаласы А^осква хезмәт ияләренең зур күтәренкелек белән үткән күп кешеле җыелышлары, Бөтендөнья Тынычлык Советының тарихи Мөрәҗәгатенә аларның бердәм кул куюлары — әнә шул турыда сөйли. Шик юк ки, илебезнең башка шәһәрләренең һәм авылларының хезмәт ияләре дә москвалылар үрнәгендә эш итәрләр.
«Москваның хезмәте шунда ки, — диде иптәш Сталин, — ул яңа сугыш уты кабызучыларны армый-талмый фаш итә һәм тынычлык байрагы тирәсенә барлык тынычлык сөюче халыкларны җыя».
Тынычлык Пакты төзү турындагы Мөрәҗәгатькә совет кешеләренең кул куюлары социалистик милләтләрнең куәтле сталинчыл семьясының тынычлык эшен ахырынача якларга хәзер торуларын бик ачык күрсәтә. Хезмәт сөюче татар халкы, барлык совет халыклары кебек үк, бөтен дөньяда тынычлыкны нык яклый, империалистларның казынуларына социалистик төзелешнең барлык өлкәләрендә үзенең хезмәттәге уңышларын арттыру белән җавап бирә.
Республикабызның хезмәт ияләре, Ватаныбызның барлык халыклары белән берлектә, Тынычлык Пакты төзү турындагы Мөрәҗәгатькә бердәм рәвештә кул куеп, гаять зур күтәренкелек белән, чын күңелдән әйтерләр:
Яшәсен безнең Совет Ватаны — тынычлыкның һәм халыклар дуслыгының таянычы!
Яшәсен безнең героик большевиклар партиясе, социализмның оөек җиңүләрен оештыручы һәм рухландыручы Ленин — Сталин партиясе!^
Тынычлык һәм кешелек дөньясының бәхете өчен бөек көрәшче, сезнең сөеклебез, туганыбыз Сталин тынычлык сөюче барлык халыклар шатлыгына, сугыш уты кабызучыларга курку\ салып, озак һәм озак еллар яшәсен һәм сәламәт булсын!