Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЧОРЫ ТАТАР МАТУР ӘДӘБИЯТЫ ТЕЛЕНӘ БЕР КҮЗӘТҮ


Без тормышыбызның барлык тар-макларындагы үсеш һәм уңышларны бөек партиябез һәм аның юлбашчысы иптәш Сталин җитәкчелегендә тудырылган тарихи казанышлар итеп карыйбыз.
Социалистик җәмгыять төзү, ком-мунизмга нигез салу җирлегендә, гомумән, фән, культура үсү һәм аның киң катлау хезмәт ияләре яшәешенә керүе уңаенда, тел куль- • тур асы да үсте, киңәйде. Шуның белән бергә, бу тармактагы үсешнең үзенчәлекле якларын бозып күрсәтергә маташулар да булды. Мәсәлән, «буржуа теле — безнең тел тү-гел»— дип, телнең мираска, тарихка мөнәсәбәтен инкарь итәргә маташулар, «тел сыйнфый», «тел өскорма», тел дә «шартлау» юлы белән үзгәрә, дип карау һәм совет чоры татар әдәби телен ниндидер «өр- яңа» бер тел итеп танырга һәм танытырга омтылулар — боларның барысы да, асылда, татар* теле белеме өлкәсендә чагылып үткән корткычлыклар, бозулар булып торалар.
Фәннәр корифее бөек И. В. Сталинның тел турында гениаль хезмәтләре, әнә шундый һәртөрле бозуларны тирәнтен фаш итеп, совет тел белеме үсешенә Сталинча методологик нигез салды, яңа программа бирде. «Тел,— ди И. В. Сталин,— күп эпохаларның продукты булып тора, шул эпохалар дәвамында ул формалаша, байый, үсә, шомара».
Бөек юлбашчыбызның билгеләмәсе совет чорында «яңа тел» туды дип уйлауның нинди зур хата, анти-марксистик икәнен бөтен тулылыгы белән фаш итте һәм телгә күп эпохалар дәвамында формалашкан иҗтимагый күренеш итеп карарга өйрәтте.
Бүгенге татар телен өйрәнү һәм андагы яңалыкларны ачу эшенә керешкәндә, аның, тел буларак, формалашу тарихын бөтен күләмендә алып күзәтергә тиешлебез. Чөнки тел — ул бик акрын үзгәрә, алмашына торган тарихи-иҗтимагый күренеш. И. В. Сталин телнең әнә шундый бик акрын үзгәрүчән булуына дәлил итеп, хәзерге рус теле белән Пушкин теле арасындагы уртаклыкны күрсәтте.
Мәгълүм ки, Пушкин теле белән хәзерге рус теле арасында үзгәреш бик аз. Шушындый ук фикерне без татар теле турында да әйтә алабыз. Бүгенге татар теле белән Тукай теле арасында, алай гына да түгел, бүгенге татар теле белән Кандалый теле арасында да шундый ук уртаклык яши. Моны рус телендәге күренешне татар теленә механик рәвештә күчерү дип һич тә әйтеп булмаячак. Шуның белән бергә, бу аралыкта, ягъни Кандалый, Тукайлар те-леннән бүгенге көнгә чаклы үткән вакыт эчендә татар теленең һәм сүзлек составында, һәм аның грамматик төзелешендә булган җитди яңалыклар да безгә билгеле. Мәсәлән, Кандалый шигырьләре сүзлегендә һәм өлешчә Тукай телендә дә урын тоткан мужик, оброк, сука
103
кебек сүзләр, «бавыр тоту» (үпкәләү) кебек идиоматик әйтелмәләр, нөгрүбән, бармага, тикергәйсен, бар- гайлар формасындагы грамматик алымнар хәзерге татар теленнән инде югалдылар. Алар урынына йөзләгән, меңләгән яңа сүзләр, хәзерге чынбарлыкта туган социаль эчтәлекне чагылдыручы сүз һәм терминнар урнашты — колхозчы, тракторчы, комбайнчы, кырчы, брмгадир, социалистик милек, социалистик ярыш, күмәкләшү, ярдәмләшү, Ватан өчен көрәш, патриот, Ватан сакчысы, ил- сөяр, басу алдынгылары, коммунистик әхлак, сизгерлек, социалистик йөкләмә, алдынгылык өчен көрәш, бөек партиябез тирәсенә туплану, көч туплау, һ. б.,һ. б. шундый сүзләр һәм тәгъбирләр барлыкка килделәр.
Шул рәвешчә, «хәзерге тел» дигән төшенчәне киң һәм тирән итеп аңларга тиешле булабыз.
«Хәзерге заман теленең элементлары бик борынгы заманнарда ук, коллык эпохасына кадәр үк салынган дип уйларга кирәк. Бу тел катлаулы булмаган, аның сүзлек фонды да бик ярлы булган, ләкин аның үзенең грамматик төзелеше булган, дөрес, примитив төзелеш, ләкин, шулай да, грамматик төзелеше булган» \— дип өйрәтә И. В. Сталин.
Хәзерге телнең башлангыч эле-ментлары бик ерактан киләләр. Әнә шул башлангыч элементларның акрынлап киңәю, үсү, камилләшүләре җирлегендә бүгенге көнне кулланыла торган бай тел барлыкка килгән.
Тел ике нәрсәдән тора: сүзлектән һәм грамматик чаралардан. Бу икенең берсе дә аерым алганда тел була алмый. Нинди булса бер сүздән икенче бер сүз ясау өчен грамматик чара кирәк. Мәсәлән, рево-люциядән соң халык белгеч (специалист), белем (фән, гыйлем), билгеләмә (определение), белдерү (объявление) кебек сүзләр ясады. Бо- ларның барысы да борынгы бел (билим), билгү тамырларыннан килеп чыга. Әгәр дә геч, ем, дерү, ге- ләмә һ. б. шундый грамматик чаралар булмаса, бу сүзләр ясала алмаслар иде. Шулай ук, киресенчә,
И. В. Сталин. Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре, Татгосиздат, 1951 ел, 23 бит.
сүзлек фонды, сүзлек запасы булмаса, грамматик чараларның үзләре генә тел хезмәтен үти алмаслар иде.
«Телнең сүзлек составында иң әһәмиятлесе — төп сүзлек фонды; барлык
4 Шунда ук. 20 бит.
тамыр сүзләр дә шул фондка керәләр һәм аның ядросы булалар. Бу фонд телнең сүзлек составына караганда шактый таррак була, ләкин ул бик озак, гасырлар буе яши һәм телгә яңа сүзләр тудыру өчен база бирә. Сүзлек составы телнең нинди хәлдә булуын чагылдыра: сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шул кадәр бай һәм шул кадәр алга киткән була»4, — ди И. В. Сталин.
Юлбашчыбызның бу билгеләмәсе язучылар телен өйрәнгәндә безгә программа булып тора. Язучы шушы үзе куллана торган телдәге сүзлекне нинди киңлек һәм тирәнлектә файдалана алса, аның теле шул чаклы үскән була. Алыйк, мәсәлән, мондый бер фактны: татар телендә кешенең матурлыгын билгели торган сүз — синонимнарның саны 25—ЗОга җитә. Язучы шушы синонимнарны урынлы һәм тулы итеп файдалана алса, аның тел сәләте шуның белән үлчәнә. Ләкин бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Язучы телнең ядросы булган тамыр сүзләрдән яңа сүзләр ясау һәм ясалган-нарын үз урынында куллану буенча да өзлексез эш алып барырга тиеш.
Грамматик формалар шушы телгә мәгълүм бер халык тарафыннан салынган логика, абстрактлаштыру алымнарын саклыйлар. Телдәге бу төр сәләтне тулысы белән эшкә куша белү беренче чиратта язучылар өстенә төшә.
Безнең бу күзәтүебез, шушы өлкәгә башлангыч бер кереш рәвешендә, совет чоры татар прозасы телендәге үсешне күрсәткән берничә тармакка кагылудан гыйбарәт булачак. Алар, башлыча, түбәндәгеләр: 1) Проза теле сүзлек составын жаргоннардан арындыру һәм аны гомум- халык теле хисабына баету, 2) диалогик сөйләм төзелешендә камил
104
ләшү моментлары, 3) монологик сөйләмне сәнгатьчә баету алымнары.
Әдәби тел дип йөртелгән нәрсә — ул, ниндидер үзенә аерым бер тел түгел, бәлки гомумхалык, гомуммил- ләт теленең әдәбиятта беркетелгән, фәнни эшкәртелгән һәм гомумхалык өчен уртак норма хәленә китерелгән күренеше генә. Әдәби телне үзенең җирлегеннән аерып, аны халык теленә каршы куеп йөртү буржуазиядән калган зарарлы догма һәм фетиштан бүтән нәрсә түгел.
Татар матур әдәбияты .телен төрле жаргоннардан арындыру, гомумхалык теле белән баету XIX йөзнең икенче яртысында ук күренекле төс ала. Каюм Насыйри, Г. Ильяси, Ф. Халиди, Г. Камаллар бу эшнең беренче пионерлары булдылар.
XX йөзгә чыккач, М. Гафуриның «Фәкыйрьлектә үткән тереклек» (1902) хикәясе татар прозасын чын- чыннан халык теле алымнары белән баетуда беренче адым булды. Бу әсәрнең теле буржуаз жаргоннардан арындырылган һәм авыл ярлылары Нигъмәтулла, Сәрвиләрнең үз сөйләм чарасы белән стильләштерелгән. М. Гафури монда, татар проза теле формалашу тарихында беренче буларак, хикәя текстын драматик диалог калыбына сала. Ул, автор монологын бик аз кыстырып, вакыйганы геройлар арасындагы диалоглар белән алып бара.
М. Гафуриның бу стилен киңәйтеп, үстереп җибәрүче Ш. Камал булды. Аның «Акчарлаклар»ындагы тел, стиль байлыгы шуны күрсәтә.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң, татар совет прозасының сүзлек составы яңа эчтәлекле сүзләргә байый һәм өзлексез камилләшә бара.
Гражданнар сугышы елларында туган татар совет прозасының сүзлек составын кызыл көрәшче, кызыл солдат, кызыл батырлар, кызыл казарма, кызыл байрак, Кызыл Армия, кызыл татар көрәшчеләре, , мөкатдәс октябрь, ак тормыш таңы (Бөек Октябрь Социалистик революциясе дигән сүз — Л. Җ.), Советлар хөкүмәте, Советлар Россиясе, тыныч тормыш төзү, илебезне дошманнан саклау кебек яңа, көчле сүзләр, әйтелмәләр бизиләр.
— «Ирекле Кызыл Россияне дошманнардан саклап калу белән бергә, без, сугышны бетергәч тә, тимер куллар белән, җимерелгән илне гөл бакчасы итәрбез! дип кызыл байракларны тагын да югарырак күтәреп ант итәбез!» (С. Гыйл- фан, «Сәяси юлбашчы хаты», 1920.)
— Эш — бәхет, сәгадәт!
— Үч авазы яңгырый:
Алга, алга!
— Тыныч эшләр өчен, тыныч яшәр өчен, дуслык-туганлык дөньясы төзер өчен алга!.. (Кызыл солдат әсәрләреннән.)
Бу җөмләләр үзләренең һәм эчтәлек, һәм формалары белән яңалар. Болардан совет патриотизмы, Ленин — Сталин партиясе тәрбияләгән коммунистик рух, илгә мәхәббәт аһәңе яңгырый.
Әдәби телнең — гомумән, мәгълүм бер жанр теленең — өлешчә, сүзлек составындагы халыкчанлаш- тырылу борынгы телдә йөргән га- рәп-фарсы сүзләре һәм архаизмнар урынына татар сүзләрен алу белән генә чикләнми, әлбәттә; әдәбиятны интернациональ сүзләр хисабына баету да дёмократизацияләнүнен. органик өлеше булып тора, һәм бу адым татар әдәби телендә Каюм Насыйрилар эшчәнлеге белән үк башланган иде. Тукай, Г. Коләхме- товлар иҗатында рус һәм халыкара лексиконны куллану югары дәрәҗәгә күтәрелә. Совет чорында исә, ул масса төс ала. Мәсәлән, партия, социализм, социализм төзү, совет, совет власте, капитализмга каршы көрәш, Советлар Россиясе, көрәш фронты, план, председатель, талант, музыка, телефон, телеграф, коммуна, коммунист, коммунизм жәмгыяте, коммунистлар партиясе, Ленин—Сталин юлы, Сталин эпохасы, Сталин чоры, комсомол, пионер, колхоз, колхозчы, гражданнар, гражданлык бурычы, гражданлык алу, гражданлык хокукы, фронтовик, большевик, большевиклар юлы. большевиклар җитәкчелегендә, Вер-ховный Совет, Советлар Союзы, конституция, комиссия, агроном, аг-ротехника, машина, машинист һб., һ. б. шундый сүзләр татар матур әдәбияты теленең инде үз лексиконы булып әверелделәр.
105
Интернациональ лексиконны үз-ләштерү турында сүз барганда, бик әһәмиятле бер моментны аеруча искә алырга кирәк. Ул — күчермә- ләү (калька) юлы белән ясалган сүзләр мәсьәләсе.
Рус теленнән күчермәләү юлы белән сүзләр, терминнар ясау Каюм Насыйри эшчәнлеге белән башлана. Аның, мәсәлән, өчпочмак, дүртпочмак, турысызык һ. б. терминнары рус теленнән күчермә нигезендә ясалганнар. Бу алымны X. Ямашев, Г. Коләхметовлар үстереп җибәрделәр һәм сыйнфый көрәш, сыйнфый каршылык, ялланма хезмәт кебек күп кенә сүз, терминнарны, рус большевистик әдәбияты теленнән калькалап, татар әдәбиятына керттеләр. Совет чорында бу алым тагын да киңәйде. Өскорма, бишьеллыклар, Сталин бишьеллыклары, Ленин — Сталин юлы, социализм ечен көрәш, Ватан өчен көрәш, үзйөрешле, төньяк балкышы һ. б. шундый термин, әйтелмәләр күчерелмә сүзләр булып торалар. Бу өлкәдә язучыларның да катнашы зур, әлбәттә. Яна сүзләр тудыруда бу алымның файдасы бик.зур, чөнки мондый юл белән сүзләр ясау татар, теленең үз потенциясендәге сәләтне көчәйтә, эшкә куша, шомарта. Мәсәлән, русча языкознание дигән терминны тел белеме, языковедны — тел белгече, самосознаниене — үзаң, дип күчерү белән гомумхалык телендәге сүзләргә терминологик яңалык кертелде. Бу исә, үз чиратында, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура төзелеше-нең зур уңышы булып тора.
Совет прозасының нигезен салучылар ике буын язучылардан тора: берсе — Бөек Октябрь социалистик революциясенең үзе белән бергә туган һәм, советлар иле өчен көрәш фронтының кызыл солдаты буларак, әдәбият мәйданына аяк баскан яшь Азучылардан, .икенчесе:—i советка чаклы чорда ук татар прозасына хезмәт итеп килгән мәгълүм бер төркем карт язучылардан тора.
Карт язучыларыбызның берсе — М. Гафуриның татар проза теле формалашу тарихында тоткан урыны зур. Совет чоры прозасы телендә зуган камилләшүне үзләштерүдә дә аның казанышлары юк түгел. Мәсәлән, аның «Тормыш баскычлары», «Шагыйрьнең алтын приискасында» кебек әсәрләрендә тел ягыннан яңалыклар шактый сиземле.
1914 елларда яза башлап, совет чорында да күп кенә әсәрләр биргән карт язучыларыбыздан М. Галинең тел алымнарына карата түбәндәгеләрне әйтергә кирәк. Беренчедән, ул татар прозасы тарихында авыл халкының семья тормышында очрый торган тар яшәеш эпизодларын чагылдырган җиңел һәм натуралистик нигездәге новеллалар язу белән характерлы, икенчедән, табигый рәвештә, аның тел алымнары да әнә шушы тарлыктан чыга, котыла алмыйлар.
Ләкин М. Гали телендә үзенчәлекле яклар бөтенләй юк икән дип карарга ярамый. Аның матур, ягъни тематикасына лаеклы тел стиле бар. Мәсәлән, татарның борынгы тормышындагы этнографик, мифологик, натураль хуҗалык күренеш-ләрен, сабантуйларны һ. б. шундый иске авыл яшәешенә хас якларны шактый тулы чагылдыруы ягыннан караганда, М. Гали әсәрләренең теле күп кенә очракларда һәм фән кешеләренә, һәм язучыларга белешмә, чыганак хезмәтен үти.
Карт буын прозаикларның иң күренекле вәкиле Ш. Камал* булды. Ул совет чоры татар прозасы телен үстерүдә зур хезмәт күрсәтте. Без бу турыда алда тулырак тукталырбыз.
Гражданнар сугышы елларында татар прозасы өлкәсендә яңа талантлы каләмнәр эшли башлады: М. Максуд (Кызыл солдат һәм Максуд), А. Шамов, К- Нәҗми һ. б.
Татар прозасы теленең үсеш юлын күзәткәндә, без ЛА. Максуд, А. Шамов һәм К- Нәҗми иптәшләргә бу өлкәнең башлап җибәрүчеләре итеп карыйбыз һәм шунлыктан аларның тел алымнарындагы үзенчәлекләрне тулырак тикшереп үтәчәкбез. М. Максуд әсәрләрендә гражданнар сугышы сафына үз теләкләре белән килгән эшчеләр, А. Шамов, К. Нәҗми әсәрләрендә исә шул ук сафка бас-кан авыл кешеләре гәүдәләндерелә- ләр. Шуның белән бергә, бу чорда-
106
гы проза әсәрләре үзләренең төзелешләре белән дә ике төркемгә бүленәләр. М. Максуд сюжетсыз, нәсер алымы белән яза. Аның әсәрләрендә трибуна, агитация, ягъни ачыктан-ачык өндәү, кешеләрдә патриотик тойгылар уяту өчен кулланыла торган тел стиле өстенлек ала. Бу әсәрләр, беренчедән, «мин» теленнән сөйләү формасында язылганнар. Ягъни боларда вакыйгалар үзләре күрсәтелми, тик алар турында «мин» — (автор) сөйләп бара- Шунлыктан, без аларда автор теле, монологы, герой теле — диалогы кебек бүленешләр, стильләштерү кебек чараларны очратмыйбыз. Икенче төрле әйткәндә, М. /Максуд әсәрләрендә геройлар үзләре дә һәм алар- ның телләре дә, «эретмә» булып, автор монологлары эчендә югалалар.
М. Максудның бу чордагы теленә хас бер момент итеп, аның сүз- форма һәм тәгъбирләр эзләвен күрсәтергә кирәк. Ул яңа төшенчәләрне «күктән» алынган сүз-сурәтләр һәм фразалар белән яза. Мәсәлән, аның 1919 — 1924 елларда язган әсәрләрен «Ожмах сезгә, дөнья безгә», «Фани дөнья», «Ожмах кошларыннан кәбапләр», «Мөстәҗибе алла», «Кодрәтле тәңре», «Бардыр—бердер, охшашы вә тиңдәше юктыр».... «Бар ул, бер ул... көчле тәңрене беләсегез килсә — ул эш», «Кодрәтең кар-шында тез чүгәм...», «...Михрап каршына барыйм», «Сихерле кояшның рәхәтле нурлары» һ. б. шундый иске сүз, иске әйтелмәләр чуарлыйлар.
Безнең уебызча, М. Максуд телендәге бу төр архаизмнар, барыннан да элек, аның иске тормыш калдыкларына каршы аяусыз көрәш ачуы һәм авторның сүзлек байлыгы яңарып җитмәгән булуы белән аң-латылалар. Икенче төрле әйткәндә, бу чорда, М. Максуд, нәкъ М. Гафу- ри хәлен кичерә, ягъни М. Гафури иске сүзләр белән яңа җырлар төзегән кебек, ул да архаистик сүзләр һәм сүз тезмәләре белән яна эчтәлекле хикәя, нәсер юлларын типчи. Шуның белән бергә, М. Максудның бу чордагы әсәрләре теленнән Ф. Әмирхан стиленә тартым моментларны да табарга мөмкин. Мәсәлән, аның «Ник туганын аңлады» (1920) дигән әсәрендә Ф. Әмирханның «Татар кызы» телендәге стиль бар. Ләкин, бу ике әсәрнең тел төзелешендәге уртак моментларга басым ясап, алар арасындагы принципиаль һәм тарихи аерманы күрми үтәргә һич тә ярамый. Ф. Әмирханның «Татар кызы» — бу, төшенкелеккә, елакчан- лыкка нигезләнгән әсәр. М. Максудның «Ник туганын аңлады» сында исә революцион оптимизм кызыл җеп булып сузыла. Мойдагы татар кызы Заһидә, «Сөялле куллы эшчеләр үзләрен үзләре генә азат итә алалар икән», — дип әйтә алу юга-рылыгында тора.
Шул рәвешчә, М. Максудның ул чордагы тел алымнары яңа эчтәлек, яңа идеяләрне иске формаларга төреп бирүнең үрнәге булып калалар. Бу, билгеле, әдәби тел тарихын тикшерүче, өйрәнүчеләргә шактый характерлы материал була ала.
А. Шамов, К. Нәҗмиләрнең бу чорда язылган хикәяләрендә төп геройлар — авыл кешеләре. Шушы хәл ул геройларның телләрендә дә чагыла.
Менә А. Шамовның «Очрашу» хикәясе (1919). Әсәр авыл советы председателенең яшь Кызыл Армия сафына китәргә җыенган авыл егетләренә:
— Җыелып беттегезме, егетләр!— дип тыныч тон белән эндәшкән фразасыннан башланып китә. Егетләр һәм аларны озатучылар әзер. Шул вакыт бер бабай:
— «Сез, балакайларым, үзегезнең егетлегегезне анда да онытмагыз, безгә куркыныч китерә торган дошманга совет илен таптарга ирек бирмәгез, без — сезнең әткәләрегез... Сездән шуны үтенәбез», — дип, фронтка китүче яшьләргә юллама сүзен әйтә.
Яшь егет Насыйх картларга:
— Рәхмәт Сезгә, бабайлар, безне үгетли белүегезгә... безнең сүзебез шул: без совет власте өчен каныбызны да, җаныбызны да кызганмабыз,— дип вәгъдә бирә.
Менә шундый диалоглар хикәянең сюжет типчелешеи бизиләр, үстерәләр, һәм болардан, тирәнтен патриотик аң белән бергә, сабырлык, түземлелек тавышы яңгырый.
107
«Очрашу» дагы стильләштерүнең иң матур һәм яна ягы әнә шушы оабаГг телендә чагыла, «дошманга совет илен таптарга ирек бирмәгез», ди ул. Монда яңа эчтәлекне яңа сүзләр белән тәгъбир итү ярылып ята. А. Шамов бу бабайдан ул елларда әле әдәбиятта сакланган «хөррият» яки «шуралар хөкүмәте» дип сөйләтмәве белән бик дөрес иткән, чөнки халык теленә совет власте, советлар иле дигән сүз-тер- мия Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән үк кереп урнаша.
К. Нәҗминең 1922 — 23 елларда- 1ы прозаик әсәрләре татар совет прозасы үсешендә бер яңалык иде. Ул да, А. Шамов кебек, киң катлау совет демократиясе телен бөтен терелеге, гармониясе белән куллана алучы художник икәнлеген беренче әсәрләрендә үк күрсәтте. Аның об- • разлары — советлар иленең аңлы гражданнары. Шәйдүкнең телендә, туган илен дошманнардан саклаучы, сугыш сафларында батырлык күрсәтүче Серёжалар, Иваннар, Әпте- рүшләр... телендә, табигый, күбрәк яңа сүзләр: кызыл байрак, фронт, ...«Бу булыр иң ахыргы, иң кискен сугыш...» — дигән лозунглар кабатлана.
Югарыда китерелгән фактлар совет чоры татар прозасы теленең лексикасы составы үзенең беренче адымында ук гарәп, фарсы алымнарыннан арынып, советча демокра- тизацияләү юлына басканлыгын күрсәтәләр.
Прозаик әсәрнең теле, башлыча, икегә бүленә: а) диалогик сөйләмгә, ягъни вакыйгаларны алып баручы персонаж теленә, б) монологик сөйләмгә, икенче төрле әйткәндә, әсәрдәге вакыйгаларны хикәяләүче теленә.
Болардан беренчесе, әсәрдәге ва-кыйгаларны үстереп баруга хезмәт итсә, икенчесе, аларны ныгытып, бәйләп бару йомышын үти. Диалоглар кай дәрәҗәдә динамик һәм интригалы итеп төзеләләр, әсәрдәге ситуацияләр дә шул чаклы хәрәкәтчән булалар. Монологик сөйләм күпме озын, сузынкы булса, әсәрнең динамикасы да шул хәтле акрын төс ала.
һәм диалогик, һәм монологик сөйләм сәнгатьчә стильләштерелгән, персонаж характерына, вакыйгаларның әһәмиятенә карап, индивидуальләштергән булырга тиешләр.
Татар совет прозасы үсешендә бу өлкә буенча да сиземле үзгәреш бар, әлбәттә. Ул үзгәрешне күрү өчен, кыскача белешмә ясау кирәклеге сизелә.
Иң элек шуны әйтергә кирәк. Диалог (грекча) — кара-каршы сөйләшү дигән сүз. Диалоглар, тарихи яктан караганда, ике төргә бүленәләр: а) фәнни әсәрләрдә кулланылган диалогларга һәм б) сәнгатьчә әсәрләрдә кулланылган диалогларга. Без сәнгать әсәрләрендәге диалогларны күзәтәбез, ә ул, үз чиратында драматик һәм прозаик диалогларга бүленә. Боларның беренчесе, автор катнашуыннан башка алып барыла, монда монологик сөйләм катнашмый. Прозаик диалог исә, киресенчә, авторның ремаркалары, монологик текстлары белән уралып, өстәлеп баруга нигезләнгән була.
Татар әдәбиятында диалогик сөйләмнең хәзерге алымын куллану XIX йөзнең соңгы яртысында башлана. Драматик диалогны Г. Илья- си, Ф. Халиди, Г. Камаллар кертеп җибәрәләр. 3. Бигиев прозаик диалогны башлап куллана. XX йөзгә күчкәч, М. Гафури прозада да дра-матик, дөресе, ярым драматик диалог куллану үрнәкләрен бирә. Аның, мәсәлән, «Фәкыйрьлектә үткән тереклек» (1902), «Ярлылар, яки өйдәш хатын» (1914) дигән әсәрләре әнә шундый диалог белән алып барылалар.
Сәрви: Мин кайдан белим дны!.. Нигъмәтулла: Ник белмәскә...
Сәрви: Рыйзык язмагандыр инде...
Нигъмәтулла: Язмас шул, нәрсә-караны урынына куя белмәгәч... (М. Гафури «Фәкыйрьлектә үткән тереклек».)
Ф. Әмирхан, Ш. Камаллар прозаик әсәрләрендә монологик, ремаркалы диалоглар формасын алып баралар:
108
«Кайчагында Мәрьям, карты белән икәүдән-икәү калгач, болардан зарлана башлап:
— Менә алла каргаганнар! Мыскыл итәләр, — ди дә, артык бер сүз дә әйтә алмыйча, ярсып-ярсып елый башлый иде» (Ш. Камал «Козгыннар оясында», 1910).
3. Һади кебек язучылар әле бу чорда да иске стильне, ягъни тик авторның, үз монологы аркылы гына хикәяләү стилен дәвам иттерәләр. Болай язылган әсәрләр хәзерге укучыга бик сәер тоелалар.
Г. Тукай исә үзенең прозаик әсәр-ләрендә һәм ремаркалы, һәм драматик диалоглар кулланган. Аның «Әйләнәм, ник өйләндем» дигән әсәрендәге диалог формасы бик кызык. /Монда вакыйга юк, тик өйләнү мәсьәләсенә карата фикер йөртү генә бар.
Совет чоры татар прозасы телендә диалоглар өстендә эшләү, алар- ны үткен, тирән эчтәлекле һәм ритмик, динамик итеп баету буенча характерлы үсеш бар дип әйтергә хаклыбыз.
Беренчедән, бу чорда инде М. Га-* фурича диалог кулланучылар булмый. Икенчедән, К. Нәҗми кебек язучылар диалогларны артык ремаркалардан арындыру, шул юл белән, аларга динамикалылык, образлылык көчен салуның шактый бай үрнәкләрен бирәләр. Менә берничә үрнәк:
«Шул араны двор хуҗасы бүлмәгә кереп, мич өстснә нәрсәдер куйды.
— Әллә башыңны югалттыңмы, йоклаган! —диде.
— Паспорт белән акчаны урлаганнар әле...
— Алдама! Бездә беркайчан да андый эш булганы юк.
— Нигә алдыйм, чынлап урлаттым...
— Алай каты йокламыйлар аны, көрпә баш!
Йосыф тагы бер мәртәбә өйне эзләп чыкты» (К- Нәҗми, «Чыныгу», 1923).
Күрәсез, автор монда ике кеше арасындагы бөтен бер әңгәмәне уз сүзен кыстырмый гына алып бара.
А. Шамов әсәрләрендә исә без моның киресен күрәбез. Ул геройларның диалог-сөйләмиәрен үзеннән өстәлгән ремаркалар белән уратып алу юлын тота.
Диалоглар төзүнең ике формасы да хәзерге татар прозасында янәшз яшәп килә.
Бу төр диалогларның кайсысын күбрәк кулланалар һәм болардан кайсысы яхшырак дигән сорау туарга мөмкин. Урыны белән һәм оста итеп кулланганда, боларның икесе дә матур һәм кирәклеләр. Мәсәлән, К- Нәҗми хикәясендәге Шәйдүк карт Әптерүш янына барып җитәргә ашыга, аның бөтен дәрте һәм көче шуңа юнәлтелгән, аңа бу минутта вокзал коменданты белән ниндидер тирән эчтәлекле, психик кичерешле әңгәмә ачып торуның кирәге юк. Шунлыктан ул, хаклы рәвештә, комендантка:
— Иптәш комендант!.. Пужа- луста дип әйтәм, бер генә билет... бер генә... менә отпуск, менә пропуск... менә партретым... — кебек кыска фразалар белән мөрәҗәгать итә.
Әйе, ремаркасыз диалог монда бик җайлы ята. Шуның белән бергә. К- Нәҗми бу репликага, күп нокталар астына салып, Шәйдүк картнык кичерешен дә матур гына чагылдырган.
Соңгы вакытта мондый диалог белән мавыгучылар күбәеп баралар. Алардан берсе, мәсәлән, Ибраһим Гази. Ул «Онытылмас еллар» повестенда моның үрнәген күрсәтте. Менә Галиулла белән Хәлим сөйләшәләр:
— Әти, мин сиңа шәһәрдән нәрсә алып кайтырмын?
— Конфет, улым... Миңа да, әнкәңә дә.
— Әнинең яулыгы юк ич, аңарга яулык алырмын, яме?
— Соң бит ул вакытта без инде баегаи булырбыз. Малик абзаннар кебек. Ул вакытта әнкәңнең француз яулыкларының да иге-чиге булмас...
— Әти, мин аңарга күлмәк алын кайтырмын, алмашка да күлмәгем юк, дип зарлана ул.
Галиулла мыек астыннан гына елмаеп куйды.
109
Монда, күргәнебезчә, семья тор-мышындагы бөтен бер эпизод бирелә.
Ремаркалы диалогның үзенчәлеген билгеләгәндә, беренчедән, диалог арасына кертелгән, өстәлгән «җилемнәрне» монолог белән бутамаска кирәк. Ремаркаларның бурычлары конкрет: а) персонаж сөйләмен бизи торган детальләр өстәү, бу геройларның килеш-килбәтләрен, портретларын билгеләү.
Түбәндә 1 китереләчәк мисаллар шуны раслыйлар.
•— Асыл—суга батмас, дигән сүзне ишеткәнең бардыр синең! —диде әби, көйли-көйли сүзендә дәвам итеп. — Синең шикеллеләргә әйткәннәр аны, кызым. Дөрес, — диде ул бераз уйлап торганнан соң, — читен инде ул, яшь йөрәккә авыр... (А. Шамов, «Рәүфә».)
«...Кашын җыерып, чал сакалы, олы гәүдәсе белән дәү булып, Айтуган карт калыкты.
— Оланнар! — диде. — Бу ни хәп бу, оланнар! — Картның, озын таягы ачу белән идәнне тукылдатып алды, үткен күзләре, салынып торган чал кашлары арасыннан ачулы елтырап, әле җыелышка, әле сакал очын тарткалап торган Тимеригә очындылар. — Кайда безнең «Чулпан»ы- быз?! Кайда безнең элекке яхшы исем?! «Чулпан»ның бу көнгә төшкәнен кем күргән?.. Әйтегез, булмый диегез, йөрәгебез җитми диегез! Үзем чыгам! Җитмеш яшьлек карчыгымны җитәклим дә Аланбашлар белән ярышка үзем күтәреләм! Әмма колхозны рисвай иттермим!..» (Г. Бәши- ров, «Намус».)
* «...йөрәгем белән генә түгел, акылым белән дә яратам мин сине... — Хөсәен тавышы иде бу. Аның барлык торыш-килбәтеннән күңел неч- кәрткеч гадилек, тиңлек, аеруча бер якынлык сизелеп тора. Сүзләре дә шундый ук гади һәм саф. Менә хәзер ул, Нәсимәнең кулын йомшак кына сыйпап, нинди дә булса юату нияте белән түгел, ә бәлки арадагы самими чынлыкны саклаучы вөҗдан сүзе итеп әйтте: — ...Шулай яратканга күрә дә яшерергә хакым юк: авыр булыр, Нәсимә, минем язмышымны уртаклашу...» (К. Нәҗми, «Язгы җилләр».)
— Мин күптән инде сине күзә- тәм, — диде Верещагин, тыныч кына, — син әйбәт егет, дисциплиналы...
Галим көлемсерәде.
— Алай дип әйтү иртәрәк... Мин әле бер эш дә күрсәткәнем юк.
— Ничек, юк? — дип Верещагин кара кашларын җыерды.— Ә командирның приказ белән рәхмәте. Син, братишка, андый эшләр белән шаярма! Сугышчан корабта командирдан рәхмәт алу — зур эш ул! (Г. Әпсәләмов, «Алтын йолдыз».)
— Илең өстенә кара яу килгән икән, атаң-бабаңнар горефеннән калыша алмассың шул, без монда үзебез әкренләп кыймылдарбыз әле, — диде Сәхипҗамал карчык, бөтен киңәшкә бер йомгак ясап. (Ф. Хөсни, «Котелок».)
Менә бу диалоглар, авторларның сәнгатьчә бизәкләүләре салынганлыктан, образларны укучы күз алдына калку итеп бастыралар. Патый карчык, Айтуган карт, киң йөрәкле Хөсәен, диңгезче Галим, Верещагин. Сәхипҗамал карчык — болар безнең хәтеребездән тулы канлы кешеләр, типлар булып урын алалар. Моңа, һичшиксез, язучының үз йөрәгеннән алып теркәлгән әлеге ремаркалар ярдәм итәләр.
Монда тагын шуны да әйтик: бу төр сөйләшне оештыруның технологик нечкәлекләре дә бар. Мәсәлән, Г. Бәширов, К- Нәҗми, А. Шамов үз сүзләрен персонаж диалоглары белән аралаштырып бару стилен кулланалар. Г. Әпсәләмов исә ре-маркаларын аерым җөмлә итеп бирү юлын тота. Ф. Хөсни андый ремаркаларны күп урында резюме формасында, азакка теркәп куя.
Менә шушындый бер карашка хәтта сизелеп тә җитми торган детальләр, сәнгатьчә нечкәлекләр, матур әдәбият телен җанландыралар.
Ремаркалы диалоглар турында сөйләгәндә, «дип, диде, әйтте»ләр белән эчпошыргыч тавтология ясауның артта калганлык икәнен әйтергә кирәк. Без моңа татар прозасының егәрен ала, ямен һәм тәмен җибәрә торган «такылдама» итеп карарга тиешбез. Ул «дип, диде»ләр урынына телнең интонацион чараларын эшкә кушарга кирәк.
110
Бу алымнан котылу, арыну буенча да, һичшиксез уңышлар сизелә. К. Нәҗминең «Язгы җилләр»ендә, Г. Бәшировның «Намус»ында һәм Ф. Хөсни әсәрләрендә «диде, дип, әйтте»ләрдән арынуның матур үрнәкләре бар. Яшь язучылар бу мо-ментны бик нык истә тотарга тиешләр.
Кыскасы, диалогик сөйләм техно-логиясен камилләштерүдә татар совет прозасының уңышлары бар. Ләкин монда тагын үстерәсе, баетасы урыннар да юк түгел.
Татар совет прозасында геройлар телен баету буенча ирешелгән яңалыклар күп күрсәткечләр белән расланалар. Ул күрсәткечләрнең иң әһәмиятлесе—гади кешеләрне революцион уйларга бай итеп, эрудицияле образлар югарылыгына күтәрү. Хәзерге әдәби образларның аңы, акылы тар көнкүреш мәсьәләләре белән генә чикләнми, алар киң тарихи, социаль тормыш белән яшиләр һәм үзләренең шушы аңнарын дәлилле, ышандыргыч, матур формаларда сөйләп, әйтеп бирә ала-лар. Моңа ирешүдә иң уңышлы алым итеп, безнең язучыларның геройлар телен көчле афоризмнар, шигъри строфалар белән оста бирүләрен санарга кирәк. Без моның ачык мисалларын аерата соңгы елларда чыккан романнарда күрәбез. К- Нәҗми эшче Гәрәй сөйләмен Г. Тукайдан китерелгән шигъри афоризмнар белән киендерә: — «Иң бөек максат безнең», — ди Тукай, — «Хөр мәмләкәт, хөр Россия!» — дип, үзенең революцион ватанчыл фикерен иптәшләренә сөйли Гәрәй («Язгы җилләр»).
Г. Бәширов совет укытучысы, ял-кынлы патриот Хәйдәр диалогын һ. Такташ, Г. Тукайдан алынган тирән эчтәлекле һәм шигъри аһәңгә бай строфалар белән беркетә. Райком секретаре Җәүдәт белән әңгәмәсендә, Хәйдәр:
И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле...
— Беләсезме, немец пулемётын үз тәне белән каплаган ул авыл егете бит Тукайның бу алтын сүзләрен иң элек укытучысыннан ишеткән, — дип совет укытучысы булуының бөеклеген билгели («Намус»). Шул ук Хәйдәрнең үз йөрәгендәге интим кичерешләрне һ. Такташ шигырьләреннән алынган көчле строфалар белән әйтеп бирүе дә аның сәнгатьчә образлылыгыи үстерә.
Матур әдәбиятта мондый чараны куллану, беренчедән, образларның аң, фикер, хыял һәм белем киңлеген тулы гәүдәләндерүгә, v икенчедән, укучының культурасын, әдәби татымын, патриотик тойгыларын тәрбияләүгә бик зур хезмәт итә.
Хәзерге әдәби образларның аннары, тормышка карашлары социаль киң пәм омтылышлы. Алар гади, көндәлек яшәеш кешеләре генә түгел, бәлки иртәгәге һәм ерак киләчәк белән яшәүчеләр. Шунлыктан аларның уйлары да һәрвакыт бөек партиябез, халкыбыз, ватаныбыз каршында торган тарихи бурычларны үтәүгә юнәлтелгән була.
— Үлү куркыныч түгел,— диде Акбулатов һәм хыялланып өстәде:—Эшне тәмамламый китүе авыр. Л1ин менә үзйөрешле комбайн ясау турында хыялланып йөридер идем, булмады...
— Кадерлем, — диде ул, Акбула- товның кыска чәчләреннән сыйпап, — кайгырма, дускай. Без бул- масак та, аны ясарлар, үзйөрешле комбайннар гына түгел, тагын бик күп, бик гаҗәп нәрсәләр ясарлар. Безнең халкыбызның киләчәге зур (Г. Әпсәләмов, «Алтын йолдыз»).
Менә монда без гади генә, бер дә күпертелми генә әйтелгән фразалар эченә кешеләребезнең психик байлыгын сала белү фактын күрәбез.
— Нигә эчә ул, Нәфисә апа! — диде. — Нинди әйбәт кеше әрәм була бит, нинди талант!
Нәфисә аның нигә эчкәнен белә* иде.
— Әле соң түгел, Гөлзәбәр,— диде. — Аңа комсомол оешмасының бик нык ярдәме кирәк, аны туры юлга чыгарасы бар, — зур юлга. (Г. Бәширов, «Намус»-)
Укучыларга бу әңгәмә бик таныш. Сүз Зиннәт турында бара.
Монда яңа эчтәлекне тулысы белән чагылдыра торган спай яңгырашлы тел дә бар. Мәсәлән, Гөлзә- бәриең «нинди талант!» дигән фра-
111
засы яцача һәм бик тирән булып яңгырый. Нәфисәнең «Аны туры юлга чыгарасы бар — зур юлга.» дигән фразасындагы өстәмә сүз, гади грамматик чара гына түгел, бәлки катлаулы уйларны эченә алган сөйләм алымы, советча афо- рнзм^ идиоматик тәгъбир булып тора, чөнки зур юл — ул, коммунистлар юлы, кешеләрне бәхеткә алып бара торган юл.
Мәгълүм ки, кешелек җәмгыяте барлыкка китергән прогрессив идеяләрне пропагандалаучы язучылар үз чорларына чагыштырмалы зур сүз, тирән фразалар әйтергә тырышканнар. Без моның шулай булганлыгын татар әдәбияты, гомумән, татар культурасы формалашу тарихыннан да күрә алабыз. Ләкин хәзерге язучылар телендәге, ягъни әдәби телебездәге байлык белән чагыштырганда, үткән чордагы тел байлыгы шактый төссезләнә һәм зур аерма килеп чыга. Ул, башлыча, түбә ндә гелә рдә н гыйбарәт. Элекке язучылар, беренчедән, гади кешеләр, киң катлау хезмәт массасының психик байлыгын ачып сала алмаганнар, икенчедән, логик тирәнрәк төшенчә бирергә теләгәндә, татар теленең үзеннән, бигрәк тә киң кат-лау хезмәт ияләренең сөйләм хәзи-нәсеннән сүз һәм тәгъбирләр эзлә-мәгәннәр, бәлки гарәп-фарсы сүз һәм фраза төзелешләрен куллану юлын тотканнар.
Татар совет язучыларының сәнгатьчә осталыкларын санаганда, әнә шушы ике фактны басым ясап күрсәтергә кирәк, ягъни, беренчедән, киң катлау хезмәт халкының рух байлыгын бөтен тулылыгы белән ача белүләрен һәм, икенчедән, ул байлыкны аларның үз телләре аркылы, үз сөйләм алымнары ярдәмендә, матур, тойгын итеп сурәтли алуларын күрсәтергә кирәк.
Алыгыз, мәсәлән, райком секретаре Җәүдәт Мансуров телен. Ул һәркем белән һәр мәсьәләгә карата ягымлы һәм уйгын итеп сөйли белә. Менә ул басуда, кызу эш барганда Нәфисә бригадасы белән очраша. Анда ягымлы һәм эшлекле ритмикага салынган лаконик фразалар яңгырыйлар.
Хәйдәр белән әңгәмәсендә исә, аның сөйләме чын-чыннан коммунистик тәрбия бирүчеләр, киң эрудицияле пропагандистлар стиле югарылыгына күтәрелә, җитдиләшә.
Ибраһим Гази «Онытылмас ел- лар»ында татар крестьяны теленең моннан 25 — 30 еллар элек булган стилистик үзенчәлекләрен оста итеп күрсәтте. А. Шамовта колхоз авылы картлары телендәге байлыкны оста бирү сәләте һәм шуңа омтылу дәрте ачык сизелә. «Миңнур карптагы ике карт теле шуны раслый. Ф. Хөснидә шаянрак, тәвәккәлрәк йөрәкле санала торган катлау кешеләр телен оста итеп бирү сәләте өстенлек ала.
Бердәм стильнең үз эчендә мондый төрлелекләр булу бик мөмкин, ләкин бу төрлелекләр сыйнфый җәмгыятьтә була торган жаргон аермалары түгел.
Гомумән, әсәр телен стилизация- ләү, андагы аерым характерлар телен индивидуальләштерүнең алымнары һәм юллары бик күп, ул нечкәлекләрнең барысын да хәтта спе- циаль төзелгән дәреслек-кулланма- лар да санап бетерә алмыйлар. Тик шуны әйтергә кирәк ки, хәзерге прозаиклар персонаж теле өстендә эшли белүләре, андагы индивидуаль нечкәлекләрне таба алулары белән зур осталык күрсәтәләр. Мәсәлән, Гариф Гобәй, «ялгышмасам» һәм «шикелле» сүзләрен Шаһгәрәй диалогларында даими кереш сүз итеп алуы белән, бу образның характерындагы укытучылык сыйфатын ача. Шаһгәрәйнең:
— Атның аягы, ялгышмасам, дүрт була, шикелле. Синең рәсемдә өч кенә; өч белән дә аумас әле, дисеңме?.. — дигән мөлаем иронияле фразыннан педагог күренә («Замана балалары»).
Вакыйгалар үсү белән беррәттән, геройлар да үсә, характерлары да үзгәрә, һәм бу үзгәреш аларның тел алымнарында да чагылырга тиеш. Менә шушы нечкәлекне җиренә җиткерүдә дә безнең прозаиклар осталык күрсәтәләр. Моның үрнәген барлык язучылардан һәм күпләп табарга мөмкин. Мисалга Г- Гобәйнең «Замана балала
112
ры» әсәрендәге укытучы репликасын алу да жптә.
«Намус», «Язгы җилләр» роман-нарында персонаж теленең стилиза-циясендә исә бу моментның тагын да нечкәрәк һәм баерак үрнәкләре бар.
Персонаж телен нечкәлекләр белән баету — бу, һичшиксез, совет прозасы үсешендәге яңалык саналырга һәм тирәнтен өйрәнелеп, теоретик яктыртылырга тиешле мо.Мент булып тора.
Телнең сәнгатьчә аһәңлелеген, ин-тонацион байлыгын чагылдыра торган чаралардан берсе — өстәмә сүз һәм әйләнмәләр.
Өстәмә сүз дип, гадәттә, алда әйтелгән төшенчәне яки уйны ачыклау өчен өстәп китерелгән икенче бер сүз яки фраза-сүз тезмәсен атыйлар. Мәсәлән,
— Алдынгы эшчеләр — стаханов-чылар киңәшмәгә җыелдылар.
— Беренчелекне алучы укучылар — отличниклар бүләкләнделәр.
Хәзерге татар сәнгать телендә бу алымны куллану бик көчле. Берничә мисал китерик:
— Фәтхи көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — ячейка оештыру мәсьәләсе куелганлыгын... белдерде.
— Коммуна — зур сүз, иптәшләр, сүз генә түгел, зур эш ул. Коммуна членнарының бер-беренә' мөнәсәбәтләре үк башка булырга тиеш. Иң якын ’ туганнарча мөнәсәбәт. (Ш. Камал.)
Бу мисаллардагы өстәмә сүзләр, тулы әйләнмәләр төсе алып, эчтәлекне киңәйтү белән бергә, көчле эмоциональ чара, сурәтлелек бирәләр.
— Сез аны—Советлар иленең дошманын, халыкның • нәләтен алган ул килмешәкне барыбер жиңәр- сез, җиңәрсез, иптәшләр! (Г. Бәши- ров.)
Бу җөмләдә Врангель турында сүз бара; аны, ягъни Врангельне дигән сүз. Монда «аны» сүзе бөтен әйләнмә күләменә җәелгән һәм көчле нәфрәт аңкып торган перифраз белән бирелгән.
— Колхозның тотып тыя алмаслык юртаклары бар, шуларның берсен бүләк итик — армиягә бирик (Г. Галиев).
Безнең язучылар бу алымны сәнгать чарасы, сөйләмне логик яктан да һәм эмоциональ, эстетик яктан да туендыру чарасы итеп кулланалар. Шунлыктан, без бу фактны Совет чоры татар прозасы телендәге үсеш күрсәткече итеп саныйбыз. Ләкин, мондый алым Октябрьга чаклы бөтенләй үк булмаган икән днп ак-ланмасын, чөнки моны элек-электән үк азмы-күпме куллана килгәннәр.
Татар теле синтаксик төзелешендә «әйләнмә» дип аталган сүз тезмәсе формалары югарыда китерелгән төр белән генә чикләнми, әлбәттә. Алар байтак һәм, гадәттә, грамматикаларыбызда «хәл әйләнмәләре» дип йөртеләләр. Шуның белән бергә, бу әйләнмәләр, сөйләмнең логик кинле- ген, эмоциональ спайлыгын баету чарасы буларак, шагыйрь, әдипләр тарафыннан эшкәртелә, үстерелә киләләр.
Татар проза жанры теле үсеш тарихын күзәткәндә, әйләнмәле фразалар куллану Г. Тукай, Ш. Камал әсәрләре аркылы активлаштырып- ганлыгы ачыла. Татар прозасын мондый алым белән баетуның үрнәге, өлгесе, рус классик әдәбияты теленнән алынган. Татар матур әдәбияты телен төрле әйләнмәләр белән баетуга рус классикларын тәрҗемә итү бик нык булыша. Совет чоры тәрҗемәләрендә әйләнмәләр куллану аеруча калку төс ала.
— Газета исә, анакай, һәйбәт, ул үз эшен итә — күзләрне ача. (М. Горький, ‘«Ана».)
Безнең хәзерге әдип һәм ша-гыйрьләребез телен бизи торган әй-ләнмәләр бик күп һәм төрле. Кызганычка каршы, телче-теоретиклар әле аларга фәнни билгеләмәләр биреп җиткерә алганнары юк.
Сөйләмнең логик тирәнлеген һәм эмоциональ, эстетик бизәген көчәйтә торган әйләнмәләрдән берсе — кабатланмалы әйләнмә.
— Әгәр аларны миндә тапсалар, утыртачаклар —хакыйкатьне белергә теләгәнем өчен утыртачаклар. (М. Горький «Ана»).
— Әй, Нәфисә апа, җан кисәгем, белмисең син, үзәкләремнең ничек
113
өзелүен белмисең әле син! (Г. Бә- шнров «Намус».)
•— Юк, Сәгадәт апа, промысло- да каласың, промыслода каласың, Сәгадәт апа!.. (Р. Ильяс.)
Мондый әйләнмәне куллану'сөйләү телендә дә бар. Мәсәлән, бер колхозчы болай ди: «Миңа келәт тапшырылган — ашлык тутырылган келәт». Бу фразадагы «келәт» сүзе логик үзәк итеп бирелү уңаенда кабатлана һәм, үзенә караган ачык- лагычлары белән аерымланган ки-леш, көчле интонациягә салына.
— Майда Кремль сараендагы речендә, бөтен дөнья тарихындагы иң шәп речьләрдән берсе булган речендә, иптәш Сталин безнең алга барышыбызның этапларын гәүдәләндереп күрсәтте. («Кызыл татарстан», 9 май, 1936.)
Кабатланмалы әйләнмәне урынлы һәм матур итеп куллану белән, Г. Гобәй үз әсәрләренең теленә ягымлылык, балалар йөрәгенә җиңел ятышлы көч бирә. Аның, мәсәлән, «...олы абыйсын — фин сугышыннан орден тагып кайтканын, алмый торганнар иде». «Әйбәт балалар, совет балалары», кебек әйләнмәләреннән шундый көч балкый.
— Әнә анда, өстәл артында, эре генә булып, ...Гәрәй утыра (А. Шамов) .
— Анда да, монда да, көшел- көшел булып, алма өеме ята (И. Гази).
Күренә ки, мондый әйләнмә- синтаксик чаралар сөйләмгә сурәтлелек, терелек һәм аһәңлелек бирәләр. Сөйләмнең сурәтлелеге, сәнгатьчә чара буларак, эчтәлекнең тулылыгын һәм укучы аңына тиз җитүен тәэмин итә.
Шулай, хәзерге татар теленең сөйләм алымнары төрле әйләнмәләргә бай һәм бу байлыкны тудыруда язучыларыбызның роле бик зур.
Моңарчы күзәткәннәребезнең күбрәк өлеше диалогик сөйләмгә, ягъни персонаж теле бирелешенә карый. Прозаик әсәр төзелешендә шундый ук катлаулылыкны эченә алган монологик сөйләм дә бар. Монысы — авторның үз теле, икенче төрле әйткәндә, хикәяләүче теле.
Бу тармакны җентекләп ачу бурычын алга куйганда, бик күп һәм з. ,с. ә,- № ю.
катлаулы материалларга анализ ясау таләп ителә. Без монда алар- ның иң төп саналганнарына һәм татар проза жанры үсешен ачып күрсәтә торганнарына гына кагылабыз. Биредә төп мәсьәләләрнең бер-се — әсәрдә диалогик сөйләм белән монологик сөйләм арасындагы ча-гыштырмадан гыйбарәт, икенче төрле әйткәндә, әсәрдә теркәлгән ва-кыйгаларның автор тарафыннан сөйләп бирелгән өлеше беләй персонаж теленнән бирелгән өлеше арасындагы чагыштырманың күләмен билгеләүдән тора. Бу моментны ачыклау өчен, тарихи фактларга күз салыйк- XIX йөз азаклары һәм XX йөз башларында татар прозасында без ике төрле стильнең янәшә дәвам итүен беләбез. Боларның берсе — хикәяләрне авторның үз авызыннан, үз теле белән генә сөйләп бирүдән гыйбарәт була, ягъни ва-кыйгалар авторның үз монологы аркылы гына биреләләр, әсәрдәге ситуацияләрне кичергән геройларның диалоглары бөтенләй кертелми, яки алар тик авторның монологы эчендәге туры сөйләм, өземтә рәвешендә генә китереләләр. Монда, димәк, персонажның үзара сөйләшүләре бөтенләй булмый. Моңа, татар прозасы тарихыннан иң ачык мисал итеп, 3. Һади әсәрләрен алырга мөмкин. Аның «Җиһанша хәзрәт»е (1908) нәкъ шундый стильгә нигезләнгән. Бу әсәрдә ун еллар буена сузылган катлаулы процесс бирелә, һәм процесска катнашучыларның саны дистәдән артык. Ләкин әсәрдә алар- ның диалог, репликалары күренми, автор үзе алар турында хикәяләү белән генә чикләнә.
Ф. Әмирхан да кайбер әсәрләрен шундый стиль белән язган. Мәсәлән, аның «Гарәфә кич төшемдә», «Картайдым» һ. б. кайбер хикәяләре автор тарафыннан сөйләп бирү формасында гына алып барылалар. III. Камал хикәяләре арасында да шундый, тик монологик сөйләм белән генә язылганнары бар. Мәсәлән, аның «Сулган гөл», «Ата», «Эч по- шулы» кебек хикәяләре шулай язылганнар.
Әйткәнебезчә, хикәяләүдә мондый алым куллану татар прозасының
114
Октябрьга чаклы чорында булып үткән баскыч санала. Моның тел ягыннан үзенчәлеге — монотоник, ягъни бертөрле генә, авторның үз теле белән генә сөйләнгән булуында. Монда персонаж телен индивидуальләштерү бөтенләй юк һәм була да алмый, чөнки, асылда, ул үзе төрле рәвештә күрсәтелми, аның урынына автор сөйли.
Совет чоры татар прозасы үсеш процессында, югарыда күргәнебезчә, бу алымны М. Максуд берничә еллар буена дәвам иттерде. Бу тармак буенча ирешелгән яңалык, үсешне татар совет прозасында без, башлыча, түбәндәге моментлар белән билгели алабыз: беренчедән, әсәрдәге вакыйгаларга катнашучы персонажның тере сөйләмен тулы итеп бирергә омтылу һәм, икенчедән, иң әһәмиятлесе, әсәрнең төп идеясен персонажның үз сөйләме, үз сүзе, үз теле белән әйтеп бирә алуга ирешү.
«Намус» романында бу момент аеруча ачык бирелгән. Андагы персонаж сөйләмендә тирәнтен тарихи иҗтимагый бурычлар турында зур фикерләр әйтелә.
Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу алымга бәйләнешле ачыклануны сорый торган мәсьәләләр байтак әле. Алардан берсе кайбер язучыларның һаман да әсәрне хикәяләү, ягъни монологик сөйләм аркылы бирү юлын дәвам иттерүләреннән гыйбарәт. Моның ачык мисалын Ә. Еникинең «Кояшлы иртә» дигән җыентыгында күреп була. Мондагы хикәяләр авторның үз авызыннан сөйләп бирүгә нигезләнгәннәр һәм, шуның аркасында, алар шактый монотоник сизеләләр.
Диалог, монологлар кулланышындагы икенче характерлы күренеш итеп, И. Гази, Г. Гобәйләр алга сөргән алымны санарга кирәк. Бу язучылар, монологларны кыскарту хисабына, пейзаж, обстановка, портретларны да кысып чыгаруга юл тоталар.
А. Шамов, Г. Бәширов, Г. Әпсә- ләмов, М. Әмир һ. б. язучылар әсәрләрендә икенче һәм шактый үзенчәлекле алым күрәбез. Алар, диалогик сөйләмне баету белән бергә, монологик текстны да тиешле тулылыкта саклау юлын тоталар. Шунлыктан, пейзаж, обстановка һәм портретлар да тулы чагылыш алалар. М. Әмирнең «Агыйдсл*- ендәге матур пейзаж, Г. Әпсәләмов- ның «Ак төннәр» һәм «Алтын йол- дыз»ындагы табигать күренешләре, «Намус»тагы Идел сурәтләре — болар пейзаж бирелешендә аерата куанычлы, сәнгатьчә бай һәм яна казанышлар булып торалар.
Әдәби әсәрдәге пейзаж, сурәт һәм портретлар аның җирлеген, конкрет урынын билгелиләр. Бу исә —укучының патриотик рухын тәрбияләү коралы.
Г. Бәширов «Намус» романында табигатьне һәм кешенең тормышын бизи торган иң зур көч — хезмәт икәнлеген сурәтләр белән әйтеп бн- рә. Андагы табигать күренешләре Нәфисәнең рух байлыгы белән бәйләнешкә керәләр, аны ачалар, сәнгатьчә гәүдәләндерәләр.
Хикәяләүче фотограф түгел, ягъни тышкы күренешләрне сурәтләү белән генә чикләнә алмый, киресенчә, ул үзе тудырган образның эчке дөньясын ача торган тел чаралары табарга тиеш. Бу исә авторның үз тел алымнарын образның характерына ипләштерә алуы белән генә була ала. Безнең язучылар әнә шундый монолог төзүдә бик матур үрнәкләр бирделәр.
Әдәби әсәрләрнең уңышы детальләрнең күплегендә түгел, бәлки аларның характерлы һәм инднви- дуальләштерелгән булуларында. Менә бер мисал: *
«...МТС директоры Гали Хәбибул- лин, яңарак кына квартирасына кайтты, берни ашамыйча, ике стакан куе кайнар чәй эчте, ә хәзер, бер кат эчке күлмәктән калып, кул-ларын артка куеп, җылы, йомшак оекбашлары белән идәнгә тавышсыз гына басып, әрле-бирле акрын гына йөренә...» (Ә. Еники, «Кояшлы иртә»).
Автор мондагы «детальләр» белән нинди портрет һәм кем характерын бирергә теләгән? Бу сорауның җавабын укучы таба алмаячак, чөнка монда характерлы деталь юк, мәсәлән, квартирага кайту —бу пейзал
115
түгел, чәй эчү — шулай ук бик гади эш, «эчке күлмәктәй генә калу»ның да искитәргеч хикмәте юк.
Туры әйтергә кирәк, меиә моидый «детальләр» белән мавыгу—бу үзе, сәнгатьне аңлап җиткермәү, күптән онытылырга тиешле натурализм дигән сүз.
Язучы ачык бер хакыйкатьне аңларга тиеш: хәзерге укучының эчен пошырган нәрсә әнә шундый сәнгатьтән ерак торган «детальләр»!
Характерлы һәм бүгенгә чаклы кем дә күрмәгән сурәт-детальләр бирергә омтылуы һәм аларны уңышлы тара белүе ягыннан, К. Нәҗми күпләргә үрнәк була ала.
К. Нәҗми кешеләрнең портрет- образларын аларның иҗтимагый ва-кыйгаларга катнашулары ягыннан чыгып бизи, җанландыра.
«Киң Россиянең Уралын, Иделен, Донбассын, Себерен үлчәгән һәм авыр ботинкалары белән барлык сукмакларын ничәшәр кат таптап үткән егетләрнең батырлыкларын сөйләргә кереште» («Иң соңгысы»).
Монда, дөрестән дә, К. Нәҗми егетләргә — Совет Армиясе солдат-ларына, характерлы детальне тапкан, һәм бу образларның кемнәр булулары укучы аңына тулысы белән барып та җитә.
Аннары шуны да өстәргә кирәк, К. Нәҗмидә гадәти саналган әйберләр ярдәмендә тирәнтен психологик кичерешләрне ягымлы итеп сурәтли алу сәләте зур.
— Бу уй, эссе көннәрдә эчелгән әйрән кебек, аның йөрәгенә хәл кертә,—ди ул. («Кайтты».)
Күрәсез, монда «уй»ны «әйрән» белән чагыштыру ничаклы матур сурәт бирә.
Гадәтенчә, К. Нәҗми—обстановка, пейзаж бирергә саранрак язучы. Ләкин, болай дигәч тә, аның әсәрләрендә күренешләр бөтенләй юк икән, дип уйларга ярамый. К- Нәҗми аларны лаконик калыпка салып, җентекләп эшләп бирә.
— Еллар, пароход койрыгы янында тимгелләнгән дулкыннар төсле кайнап, артка чумдылар. («Зәңгәр сукмак».) Монда көчле сурәткә төренгән обстановка чагыла.
Гади һәм көндәлек тормышта еш очрый торган әйберләрне сәнгатьчә образлар галлереясына күтәрү әдәбият телен демократизацияләү, ха- лыкчанлаштыруның иң уңышлы мо-ментларыннан берсе итеп танылырга тиеш. Язучылар мондый чараны ак-тивлаштыру белән бурычлылар. Ләкин бу тармакта абайсызлык күрсәтү, киртәдән чыгып китүдән дә сакланырга кирәк. Кызганычка каршы, без мондый саксызлыкны К. Нәҗминең үзендә үк очратабыз. А4енә, мәсәлән:
— Флаг ераклашты, катыклы чүлмәк өстеннән очып, киткән әрекмән яфрагы төсле, күздән югалды. («Кояшлы яңгыр».)
Пассажир поездының һәр вагоны 'баскычыннан җилфердәгән флаглар белән чүлмәк өстенә капланган әрекмән яфрагы арасында охшашлык эзләү бик сәер килеп чыга.
— Янчелеп беткән морҗалы паровоз, тәмәке тартучы карчыклар төсле, эре генә кыяфәт белән, юлчыларның битләренә үк бөркеп, сасы исле төтен җибәрде («Яр буендагы учаклар»), дип сурәтли К. Нәҗ-ми паровозны.
Авторның бу «охшатуы» белән килешеп булмый. Реаль тормышта бик сирәк очрый торган күренешне, ягъни карчыкларның тәмәке тартуын «образлау» чарасы итеп алу бик килешсез.
Монологик сөйләмдә бирелә торган пейзаж, хәзерге прозаик әсәрләрдә кулланылуына караганда, башлыча, өч төрлегә бүленә: а) пейзаж-портрет. Бу чара персонажның тышкы портретын һәм теге яки бу уңай белән аның э.чке кичерешлә-рен, вакыйгалар уңаенда катнашы булган материал әйберләрнең төс, торышларын сурәтләүгә хезмәт итә. Моның аяык мисалын А. Шамов- ның «Рәүфә» повестенда күрергә мөмкин.
К- Нәҗми ике яшь йөрәкнең — Нәсимә белән Хәсәннең аерылу минутындагы кичеренешне менә ничек гәүдәләндерә:
— Менә, кыска гына бер мәлгә, фонарь нуры Нәсимәнең маңгаена кыек шәүлә сузды, һәм Гәрәй аермачык күреп калды, апасының кер-’ фекләрендә, чирәм өстендәге вак тамчылы чык төсле, яшь бөртекләре
116
елтырап кабындылар. (1\. Нәҗми «Язгы җилләр»).
Автор монда, фонарь яктысы белән чык тамчыларына охшаш яшь бөртекләрен гармоник бәйләнешкә кертеп, Нәсимәдәге психик кичерешне матур гәүдәләндергән. Бу комбинациягә кергән әйберләрдән дә терелек аңкый.
Шуңа бәйләнеше булганлыктан, бер характерлы моментны теркәп узарга кирәк. Геройлары тормышында була торган нечкә кичерешләрне кайчагында авторлар тыныч кына узып китә алмыйлар, үз йөрәкләрендә кабынган лириканы тышка чыгаралар. Мәсәлән, А. Шамов; алачык янындагы кешеләрнең дәртләренә кушылып:*
— О, тал чыбыгы кебек кенә зифа буйларга ничек итеп карамаска, ничек итеп күз төшермәскә кирәк! Белмим, моның кебек бөдрә язларда кемнең генә йөрәге дәртләнмәс икән. Нигез ташы белән бергә күгәреп каткан мүкчәл йөрәкләр генә дәртләнмәсә дәртләнмәсләр, — дип куя («Рәүфә»).
Монда язучы персонажның хәлен уртаклаша һәм аларның кыйланыш- ларың аклый. Мондый лирик чигенешләр ясау, гадәттә, шагыйрьләргә хас. А. Шамовның менә бу ремаркасын үз урынында һәм ятышлы дип була. Ләкин мондый чигенүләр күпкә китсә һәм персонажның эшенә автор тарафыннан бөтен бер йом-гак, нәтиҗә ясау төсен алса, әсәрнең стиле бозыла, хикәя, повесть нәсер төсен ала.
б) Пейзаж — табигать, обстановка. Киң тормыш, тирәнтен социаль максатлар һәм геройның идеяләре белән гармоник бәйләнештә китерелгән табигый күренешләр әсәрнең сәнгатьчә кыйммәтен бик нык арттыралар. Татар совет прозасында бу төр алымны тиешенчә файдалану көннән-көн үсеп бара. Бөек Ватан сугышы чорында язылган әсәрләрдә без моның ачык үрнәкләрен күрәбез. Мәсәлән, «Намус» һәм «Алтын Йолдыз» авторлары бу алымны аерата матур итеп кулландылар. Г. Әпсәләмов Баренц диңгезе ярларын деталь сурәтләү уңаенда, Галим- нең психик кичерешләрен бирә.
в) Сәнгатьчә! пейзажның өченче төре декоратив бизәкләрдән тора. Монысы, гадәттә, әсәргә керер алдыннан, булачак вакыйгаларнын географик урынын, андагы матур күренешләрне җанлы итеп сурәтләүдән гыйбарәт.
Татар совет прозасында, моңа ия матур үрнәк итеп, М. Әмирнея «Агыйдел»ен күрсәтә алабыз:
— Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы тесле моңлы елга ул Агыйдел... —-дип башланган тасвирында М. Әмир Агыйделие, гади бер фон, декора-тив бизәклектән чыгарып, лирих образга әйләндерә.
Октябрьга чаклы чор татар прозасы пейзаж, портретларга ярлы иде. Совет чорында бу кимчелекнең шактый зур өлеше тутырылды, төзәтелде. Ләкин югары ноктага килеп җиттек дип тә әйтә алмыйбыз. И. Гази, Г. Галиев, Ф. Хөсни, Г. Гобәй һ. б язучыларның бу тармак буенча күп кенә һәм нык кына эшлиселәре бар әле.
Сәнгатьчә әсәрне баету, аңа об-разлылык һәм тирән эчтәлек салуда фразеологик, идиоматик чараларның тоткан урыны ифрат зур. Бо- ларны персонаж телендә һәм авторның үз монологларында куллану буенча да совет чоры прозасының яңалыгы бар. Персонажның сөйләмен җирле телгә (диалекталь сөйләшләргә) хас сүз һәм грамматик формалар белән бизәү, стилизация- ләү буенча да соңгы елларда безнең прозаиклар кыю гына адымнар ясадылар- Моның иң ачык үрнәкләрен «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнарында күрәбез.
Моңа карата тик шуны әйтергә кирәк. Хезмәт халкы сөйләү телендәге байлыкны әдәби әсәрләргә кертү — бу, бик лаеклы һәм уңышлы эш. Кайберәүләрнең «диалектизмнардан» әдәби телне, әдәбият телен саклау принцибын алга сөрүләренә тулысынча баш ию тиешле нәтиҗәне бирмәячәк. Киресенчә, шагыйрь, әдипләргә киң мөмкинлек бирелергә тиеш. Алар, бигрәк тә персонаж телен стилизацияләү уңаенда, диалекталь байлыктан файдалана алсыннар. Тукайның татар поэзиясе телен
117
демократизацияләүдә иң күренекле һәм иң отышлы алымы әнә шул жирле сөйләш тел чараларын киң К7ллануы белән билгеләнә.
Халык теле арсеналындагы байлыкны әдәби тел сферасына таратуның йомшак булуы сәбәпле, күп кенә төшенчәләрнең дөрес бирелмәүләре әле бүгенге көнне дә хөкем сөрә. А. С. Пушкинның «Медный всадник»ын «Бакыр һәйкәл» дип тәрҗемәләү кайдан килеп чыккан соң? Всадник төшенчәсенә бер генә дә түгел, хәтта өч-дүрт адекват сүз бар. Татарстанда яшәүче татарларның зур күпчелеге всадникны җайдак дип атыйлар.
Татар әдәби теленең соңгы утыз ел эчендә халык теленнән’ кертелгән сүзләр хисабына баетылуында язучыларның зур хезмәтләре бар, әлбәттә. Ләкин ул сүзләр, кызганычка каршы, әлегә өйрәнелмәгән, фәнни яктыртылмаган килеш кала бирә-ләр. Мәсәлән, гарәпчә һөҗүм сүзе, урынына — ябырылу сүзен башлап кулланучы М. 1 афури була. Азаккы, соңгы сүзләренә синоним итеп, А. Шамов «актык» сүзен активлаштыра. Г. Әпсәләмов төньяк балкышы дигән өр-яңа сүз ясады. Аның бу сүзе, фәнни термин буларак та, һәм сәнгатьчә яңгырашы белән дә бик уңышлы иҗат җимеше санала. К. Нәҗминең, халык теленнән алып, әсәрләрендә кулланган сүзләре арасында бик уңышлы, ягъни әдәби телгә кертерлек байтак материаллары бар. Мәсәлән, аның «Язгы җил- ләр»дә кулланган боендырык сүзе— бу, һичшиксез, әдәби терминологиягә кереп китәргә тулысы белән хаклы сүз-Термин, «крепостной боендырык» «крепостная зависПмбсхь^ дигән тәгъбирнең төгәл~эчтәлеген бирә.
Димәк, язучыларның тел иҗаты өлкәсендә дә катнашлары зур. Бу өлкә буенча алардан тагын да күбрәк сәләт күрсәтүләрен телисе килә.
Әгәр дә без матур әдәбият теле ө л кә се и дә и р е 111 ел гә н у н ы ш л а р н ы теркәү белән генә канәгатьләнсәк, шактый күңелсез берьяклылык булыр иде. Киресенчә, бу тармактагы кимчелекләрне дә күрергә һәм тиз арада алариы бетерү юлларын билгеләргә тиешбез. Проза телендәге кимчелек — телебездәге синонимии байлыктан тулысынча файдалану югарылыгына күтәрелеп җитмәүдән гыйбарәт. Без монда синонимика терминын киң мәгънәсе белән алабыз, ягъни лексика — сүзлек һәм грамматика — синтаксис, морфология, фонетика һәм фразеология, гомумән, стилистика күләмендә аңлыйбыз.
Конкрет әсәрләр теленә ясалган анализлардан күренә ки, безнең язучылар телебездәге синонимии байлыкны тулысынча эшкә кушып җиткерә алмыйлар әле. Бу факт әсәрләрнең сүзлек составында, ягъни лексик синонимикасында аерата сизелә.
Менә, мәсәлән, И. Газиның «Якташ» исемле хикәясе. Мәгълүм ки, И. Гази телгә бай язучыларның берсе. Ләкин, кызганычка каршы, «Якташ»ның сүзлек составы, шулай була торып та, шактый ярлы, тавтологик килеп чыккан. Монда барлыгы (абсолют алганда) 860 сүз бар; шулардан 320 се тамыр, 540 ы кабатланган сүз. Димәк, бу хикәядә кулланылган сүзләрдән 37,2 проценты тамыр, 62,8 проценты исә, әнә шушы тамырлардан ясалган килеш, кабатланган сүзләр булалар. Әсәрдәге кайсы сүзләр һәм ничәшәр тапкыр кабатланганлыкны күзәтә башласак, характерлы гына тавтология күрәбез. Д1әсәлән, «ул» (зат алмашлыгы) тамырыннан ясалган сүзләр— 34. «мин» — 19, «бер»—16, «яту» — 10, «баш» — 13, «күз» — 8. «соң»—12, «шул»— 12, «ла—лә...»— 18, «ни»—19, «бул»—8 тапкыр ка-батланалар. Шунысы кызык, мин. син, ул сүзләренең ничәмә дистә кабатлануларына карамастан, «Як- таш»нын да һәм аның белән әңгәмә алып баручының да исемнәре әсәрдә әйтелми кала.
Мондый ярлылык каян килгән? Бу, беренчедән, язучының, абайламый гына, үз теленә тиешле таләпне куймый гына язуыннан, икенчедән, стилләштерәм дип,. «Якташ» теленә артыгы белән натуралистик бизәк салудан килгән.
Билгеле, безнең бу мисалыбыз, го-мумән. ‘И. Газиның теле шундый тавтологик икән дип, нәтиҗә чыгарырга нигез Ъула алмый. Моның
118
төбендә ашыгып, язучының үз теле өстендә җитди эшләмәү факты ята.
Хәтта өстәнрәк күзәткәндә дә, тав-тология, кабатлану күбрәк ярдәмче технологик сүзләргә төшкәнлеге ачык сизелә. Мәсәлән, А. Шамов әсәрләрендә «генә — гына»лар кабатланалар.
К. Нәҗми чагыштыру, сурәтләү кулланырга бик ярата, һәм аның бу чагыштырулары, системалы рәвештә, «төсле» сүзе аркылы бирелә: паровоз карчык төсле, флаг әрекмән яфрагы төсле һ. б...
Нәкъ шул алым Г. Әпсәләмовта да кабатлана, анарда, мәсәлән, шикелле, кебек сүзләре артык урын алалар.
Соңгы елларда язучылардан бай- тагысы «өчен» бәйлеген кирәгеннән артык куллану юлына басып баралар. Бу, беренчедән, артык тавтологик, икенчедән, мәгънә, уй ял- ‘ гышлыгын китереп чыгара. Бу элемент белән әсәрләрен чуарлаучылардан берсе — Ә. Еники, икенчесе — Г. Әпсәләмов дисәк хата булмас.
Без әле «ни» белән «нәрсә»не дә кайбер очракларда аерып бетермибез. Халык телендә алар аерылалар: «ни» — логик төшенчәгә йөри, мәсәлән, халык «нәрсә әйтмәкче иде ул?» дими, «ни әйтмәкче...» дип сөйли.
Кайда (где), кая (куда) ны, «кадәр, чаклы, хәтле» — ләрне бутау (К. Нәҗми һәр урында кадәр беләз бара), терелү белән савыгу, исәнәю, сәламәтләнү сүзләрен аермастан куллану һ. б. шундый вак детальләрне аныкламау кебек кимчелек-ләр байтак әле.
Билгеле, кимчелекләрне теркәл узу гына җитми. Беренчедән, алар- ның сәбәбен ачарга, һәм, икенчедән, аларны тиз арада бетерү чараларын күрергә кирәк.
Язучылар телендәге кимчелекләр— бу, теориянең артта калу нәтиҗәсе. Иң элек, димәк, теоретик яктыртуларны көчәйтергә кирәк. Бу юлда конкрет чара, конкрет булышлык итү сүзлекләр төзү белән бу-лырга тиеш.
Йомгак урынында шуны әйтергә кирәк. Татар совет матур әдәбияты теленең, гомумән, проза теленең аерата зур үсеше бар. Бу өлкәне ту- лысынча өйрәнү эшен ашыктырырга һәм киңәйтергә кирәклек бик нык сизелә.