Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

НИКОЛАЙ ГРИБАЧЁВ
ТЫГЫЗ БУЛСЫН БЕЗНЕҢ САФЛАР
Әйе, конгресслар һәм сенатларда
Алар яңадан алдый, ялганлый, Газета бите алдый шашынып,
Алдый эфир да, алдый китап та. • Ләкин чигенергә юллар юк һич тә,
Ашыга вакыт, һаман алга өнди — Үзгәрде заман, чор башка хәзер, һәм бөтен дөнья аңлый бу хакта. Ут белән алар уйный, күрәбез.
Барлык илләрнең гади кешеләре, Аларга җавап кыю сүз булсын,
Бердәм фикерне әйтик бергә без:
— Телисез сугыш — табыш, мал, димәк — .
Юк, сугышмабыз без!
Сез палачларга безнең кан кирәк —
Юк, каныбызны һич тә бирмәбез!
Юк, алдый алмас безне аларның
Купшы сүзләре, төче телләре,
Юк, янаулар һәм акыру-бакырулар
Курку салалмас безнең йөрәккә — Күтәрелә Париж, күтәрелә Рим
Якты хакыйкать тавышын ишетеп, Вьетнам халкы кыю көрәшә,
һәм Кытай җиңде бөек көрәштә. Чакыру сүзләрен әйтте Москвабыз,
Ишетте аны бөтен җир шары;
Ул сүзләр өмет уты кабызды, йөрәккә алар үттеләр тирән.
Сталин ул — җиңү! Сталин белән
Алга, алга, дуслар, җиңүгә бары!
Барлык илләрнең халыкларына
Тынычлык өчен — Сталин белән!
Безгә тынычлык, тыныч көн кирәк.
һәм без аны сорап тормабыз шулардан, Яңа сугыш уты кабызучылардан.
Барлык илләрнең гади кешеләре. Булсыннар безнең сафлар тыгызрак!
Бердәм көрәшик һәм без җиңәрбез, Бөтен дөньяда җиңәр тынычлык!
Зәки Нури тәрҗемәсе.

22
ӘХМӘТ ИСХАК
КИРӘКМИ БЕЗГӘ СУГЫШ!
Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең, теләк якты, матурц Тыныч хезмәт һәм тормыш!
Илебез — зур, җиребез — киң, Хисапсыз байлык бездә, — Җир өстендә, җир астында, Тауларда һәм диңгездә.
Без теләмибез баерга Читләрне талап, көчләп. Арттырма бездә муллыкны Намуслы, тырыш хезмәт!
Без үз кулларыбыз белән Төзибез гүзәл тормыш.
Без — тыныч ил төзүчеләр, — Кирәкми безгә сугыш!
Кирәкми сугыш!
Тик аннан
Курыкмый совет халкы. (Исендә тотсын бу хакта һәрвакыт Океан арты!)
Без канлы сугыш кырларын Күп кабат үткән халык, Тынычлык дошманнарының Яуларын теткән халык.
Сугышка каршы без тынмый Көрәшеп килгән халык, Тынычлык өчен дөньяда Күп корбан биргән халык.

Без курыкмыйбыз! шулай да Бездәге һәрбер йөрәк Дәртләнеп тибә һәрвакыт Тынычлык җиргә теләп!
Җир өстендә канлы сугыш Кабатланмасын өчен, Без төзгән шәһәр, авыллар • Кабат янмасын өчен, Ятимнәрнең күз яшьләре Кабат таммасын өчен, — Ныгытабыз илебезне Без тыныч хезмәт белән. Без тынычлык вахтасына Бастык шул теләк белән!
Безнең теләк — төзү илдә Тиңдәшсез, гүзәл тормыш. Без—иң тыныч халык җирдә,— Кирәкми безгә сугыш!
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП

БЕЗ СУГЫШНЫ БУЛДЫРМАБЫЗ
1.
Якты нурлар снбеп җиргә, Кояш көлә, Кояш көлә!
Ачык тәрәзәдән өйгә Хуш исле һава бөркелә. Ап-ак мендәрен кочаклап, Кечкенә кыз Ята йоклап, Ята йоклап, рәхәтләнеп, Әкрен генә сулыш алып, Күрәсе бар Әле аның Матурлыгын бу дөньяның. Тыныч булсын, бүленмәсен Сабыйның татлы йокысы. Аның бишек тирәсендә Уйнамасын сугыш уты.
2.
Бакча буйлап, тигез юлдан Бер укучы үтеп бара, Кулында кып-кызыл букет, Мин сокланып карыйм аңа. Беренче сентябрь көне Күптән, дидем, үтеп китте, Кемгә бүләк итәсең, син, Бу кадәр матур букетны?
— «Укытучымның хезмәтенә Утыз биш ел тула бүген. Безнең мәктәптә шатлыклы Бик зур бәйрәм була бүген».
Утыз биш ел, Утыз биш ел! Никадәр көч, Намус эше... Туры юлга, олы юлга Аяк баскан күпме кеше!? Бу букетта укучының Эчкерсез йөрәк җылысы. Тормыш ямен, хезмәт тәмен, Тояр тагын укытучы.
Дошман тели мәктәпләрне, Китапларны яндырырга; Балаларны ятим итеп, Ач-ялангач калдырырга. Юк, без моңа Юл куймабыз, Юл куймабыз! Без сугышны Булдырмабыз!
3.
Ак челтәрле тәрәзәдә Төн буе ут балкып яна. Таңга кадәр эшли галим, Иле зур эш кушкан аңа. Озайтырга тели галим, Кешеләрнең гомерләрен, Ул теләми яшьләрнең дә, Картларның ,да үлемнәрен. Дошман тели мыскылларга — Фән йортларын җимертергә, Галимнәрне төрмәләрдә Гомер буе тилмертергә.
Юк, без моңа Юл куймабыз, Юл куймабыз! Без сугышны Булдырмабыз!
4.
/ Төньяктагы елгаларның Көньякларга дымы күчә. Буып Идел ташкыннарын Плотиналар өскә үсә. Үстерә һәрбер игенче Киң кырларда мул уңышны; Планнан тыш бирә эшче Нефть,
күмер һәм корычны.
Бәхет өчен, ирек өчен Көрәшчеләр сафы арта. Азат хезмәт
Тынычлыкның Нигез ташы булып ята. Киләчәген кешелекнең — Коммунизм яктылыгын. Бәхетен һәм ышанычын Бөтен җир-дөнья халкының Без саклыйбыз, Без саклыйбыз!
Ленин байрагы астында Без җиңүләргә атлыйбыз.

ВИКТОР ВОРОШИЛЬСКИН
(Польша)
Б. Ворошильскин 1927 елда туган. Ул үз халкының немец оккупантларына каршы алып барган азатлык көрәшендә катнаша, Польшаның демократик гаскәре сафларында хезмәт итә. В.Ворошильскин соңгы елда «Тынычлыкны саклауның алдынгы линиясе» исемле зур гына шигырьләр циклы һәм яшьләрнең Польшаның социалистик промышленностен төзүдә катнашуларына багышланган «Яңа Гута өстендә яктылык» дигән поэмасын язды.
ТУГАНЛЫК ҖЫРЫ
Будапештта, яшьләр конгрессында, Дөньядагы барлык телләр монда Күп тавышлы булып шаулады;
Чит телләрне белмәсәм дә, мин дә һәр кайсысын яхшы аңладым — Демократия һәм социализм — Бөтен халыкларның телендә Бер үк төрле булып яңгырады.
Без хәл кылдык күп нәрсәне анда, һәркем тиеш иде аны аңларга. Кешеләрнең җитди йөзләреннән, Нык кысылган йодрыкларыннан Мин аңлаган булсам шушында: Барыбыз да бер үк нәфрәт белән Каһәрләгән дошман турында, һәм аңарга каршы кискен көрәш Алып баруыбызны һәр урында, Мин кешеләрнең елмаюларыннан Чын йөрәгем белән шуны тойдым: Кешелекнең һичбер, һичбер вакыт, Какшамаслык якын туганлыгын.
Күп илләрдә туганнардан башка Була икән әле явызлар, Тынычлык өчен көрәш барган чакта, Белеп торсын алар шушы хакта: Аңламыйбыз без аларның телен, һәм без андый кабахәтләр белән Санашмабыз һичбер вакытта.
Иң зур, иң зур бер сүз дөньяда бар, Күп нәрсәне бу сүз аңлата:
Яктылык һәм бәхет, көч һәм ирек, һәм социализм!.. Аны ишетеп Урыныннан тора кубалылар, Урыныннан тора чилилылар, Тора Кытай, Вьетнам солдатлары, Каршылыйлар аны бары-бары, Алкыш белән залны яңгыратып.
Кул чабалар венгер һәм поляклар, Хәтта шунда кушылып аларга, Диңгез аръягының делегаты — Рухани да башлый кул чабарга. Кул чабалар бер үк теләк белән: «Без бу сүзне байрагыбыз итеп һәрбер илгә алып китәрбез — Җиргә яңа, якты нур сибелгән һәм әлегә изелү яшәп килгән Бик күп урыннарга илтәрбез.
Дөньядагы намуслы һәркемнен Ышанычы булып бу якын сүз һәм туганлык символы булып Керсен һәрбер өйгә, һәр илгә — Бу сүздән дә аңлаешлырак сүз Юк дөньяның һичбер җирендә — Ул — җиңүче Сталин исеме!»
Сахаб Урайский тәрҗемәсе.
ФРЕД БЛЭР
(АКШ)
Фред Блэр—Америка коммунистлар партиясенең члены. Аның шигырьләре АКШның сул журналларында басылып киләләр. «Башка журналлар,— дип яза Блэр, — минем шигырьләремне һәрвакытта: «Кызганычка каршы, яраксызлар» дигән язма белән кире кайтаралар. Әйе, яраксызлар: үзем дә, шигырьләремнең тематикасы да алар өчен яраксызлар».
ИРЕК СТАТУЯСЫ ҺӘМ ЭЛЛИС УТРАВЫ
Буксир йөзеп йөргән суның култыгында Статуя баскан зәңгәр дым өстендә, Ул караган зур океан бушлыгына, Концлагерьны каплап тора көн дә, төн дә.
Яңа Җиргә килгәннәрне котлый иде ул Маягыннан сибеп якты өмет нурын, Элеккечә хәзер балкымый инде ул, һәм яшергән иренендәге елмаюын.
Оҗмах вәгъдә иткән җирдә миллионнарга —
Статуя артындагы бу утрауда, Төрмә тора хәзер, тоткыннарга анда Бигрәк кыен палач җәзалаган чакта.
Хокук турында декларацияләр юк анда, Тоткыннар ашау-эчүдән баш тартып, Омтылалар «ирекле ил»нең намусын Сакларга, һәм корырга аны башкартып.
Сахаб Урайский тәрҗемәсе.