Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иптәш И, В. Сталинның „ Правда“ хәбәрчесенә атом коралы турында җавабы


Сорау. Советлар Союзында атом бомбасын сынау уңае белән шушы көннәрдә чит ил матбугатында күтәрелгән шау-шу турында Сез нәрсә уйлыйсыз?
Җавап. Чыннан да, күптән түгел бездә атом бомбасының бер төренә сынау үткәрелде. Төрле калибрлардагы атом бомбаларын сынау Англия — Америка агрессив блогы һөҗүменнән илебезне саклау планы буенча киләчәктә дә үткәреләчәк.
Сорау. Атом бомбасын сынау уңае белән АКШның төрле эшлекле- ләре тревога күтәрәләр һәм АКШның иминлегенә куркыныч турында кычкыралар. Мондый тревога өчен нинди дә булса нигез бармы?
Җавап. Мондый тревога өчен бернинди нигез юк.
Советлар Союзының атом коралын куллануга каршы гына түгел, бәлки аны тыю ягында, аны җитештерүне туктату ягында да торуын АКШ эшлеклеләренең белмәүләре мөмкин түгел. МәгълүАм ки, Советлар Союзы атом коралын тыюны берничә тапкыр таләп итте, ләкин Атлантика блогы державалары аңа һәрвакыт баш тарту белән җавап бирделәр. Бу — АКШ безнең илебезгә һөҗүм итә калганда АКШның җитәкче даирәләре атом бомбасы кулланачаклар, дигән сүз. Нәкъ менә шушы хәл, агрессорларны тулы хәзерлек белән каршылау өчен, Советлар Союзын атом коралы булдырырга мәҗбүр итте.
Билгеле, агрессорлар Советлар Союзына үзләре һөҗүм иткән хәлдә аның коралсыз булуын телиләр. Ләкин Советлар Союзы моңа риза түгел һәм, агрессорны тулы хәзерлек белән каршыларга кирәк, дип уйлый.
Димәк, әгәр АКШ Советлар Союзына һөҗүм итәргә уйламаса, АКШ эшлеклеләренең тревогасын урынсыз һәм ялган дип санарга кирәк, чөнки Советлар Союзы АКШка яки нинди дә булса башка илгә кайчан булса да һөҗүм итү турында уйламый.
АКШ эшлеклеләре атом коралы серенең АКШ кулында гына түгел» бәлки башка илләр һәм, барыннан да элек, Советлар Союзы кулында да булуына риза түгелләр. Алар, АКШның башка илләрне куркытырга

һәм шантаж ясарга чикләнмәгән мөмкинлеге булсын өчен, атом бомбасы җитештерүдә АКШның монополист булуын теләрләр иде. Ләкин алар нинди нигездә, нинди хокук буенча алай уйлыйлар? Тынычлыкны саклау интереслары андый монополияне таләп итәләрмени? Эш нәкъ киресенчә тора дип, нәкъ тынычлыкны саклау интереслары, барыннан да элек, андый монополияне бетерүне, ә аннары атом коралын һичсүзсез тыюны да таләп итәләр, дип әйтү дөресрәк булмасмы икән. Мин, атом бомбасы ягщнда торучылар тик үзләренең инде монополист түгеллекләрен күргән хәлдә генә атом коралын тыюга бара алачаклар, дип уйлыйм.
Сорау. Атом коралы линиясе буенча халыкара контроль турында Сез нәрсә уйлыйсыз?
Җавап. Советлар Союзы атом коралын тыю ягында һәм атом коралы җитештерүне туктату ягында тора. Советлар Союзы атом коралын тыю- атом коралы җитештерүне туктату һәм инде җитештерелгән атом бомбаларын бары тик гражданский максатларда гына файдалану турындагы карарның бөтен төгәллек һәм намус белән үтәлүенә халыкара контроль урнаштыру ягында тора. Советлар Союзы нәкъ әнә. шундын халыкара контроль ягында тора.
Америка эшлеклеләре дә «контроль» турында сөйлиләр, ләкин алар- ның «контроле» атом коралы җитештерүне туктатуны түгел, бәлки ана җитештерүне дәвам иттерүне, шул ук вакытта аны теге яки бу иллә? кулында булган чимал күләменә туры килерлек күләмнәрдә җитештерүне күздә тота. Димәк, Америка «контроле» атом коралын тыюны түгел, бәлки аны легальләштерүне һәм ' законлаштыруны күздә тота. Шуның белән сугыш уты кабызучыларның атом коралы ярдәмендә уннарча һәм йөзләрчә мең тыныч халыкны кыру хокукы законлаштырыла. Моның контроль түгеллегенә, бәлки контрольне мәсхәрәләү икәнлегенә, халыкларның тынычлыкка булган өметләрен алдау икәнлегенә төшенү кыен түгел. Билгеле, мондый «контроль» атом коралын тыюны һәм аны җитештерүне туктатуны таләп итүче тынычлык сөюче халыкларны канә-гатьләндерә алмый.
(«Правда», 6 октябрь).