Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ


12 нче томы татар телендә
Татгосиздат И. В. Сталин Әсәрләренең 12 нче томын татар телендә басып
чыгарды. Бу том И. В. Сталинның 1929 нчы елның апреленнән алып 1930 нчы
елның июненә кадәр язган әсәрләрен эченә ала. »
Бу томда тулы килеш беренче тапкыр басыла торган «ВКП(б)- да уң
тайпылыш турында» дигән речендә И. В. Сталин СССРда һәм капиталистик
илләрдә булган сыйнфый үзгәрешләргә анализ ясый. И. В. Сталин бу чорда уң
тайпылышның һәм аңа карата килешүчәнлекнең төп куркыныч булуын аеруча
күрсәтеп үтә. Ул уң капитулянтларның ленинизмның дошманнары, кулак
агентлары булуларын ачып бирә.
Социалистик төзелешнең коммунистик методы булган социалистик ярышка
И. В. Сталин зур әһәмият бирә, томда И. В. Сталинның бу мәсьәләгә багышланган
«Ярыш һәм массаларның хезмәт дәрте» дигән махсус мәкаләсе урнаштырылган.
И. В. Сталин «Бөек борылыш елы» дигән мәкаләсендә 1929 елга —
социалистик төзелешнең барлык фронтларында бөек казанышлар елы дип бәя
бирә. Хезмәтнең җитештерүчәнлеген күтәрү өлкәсендәге, промышленностьны
һәм авыл хуҗалыгын төзүдә ирешелгән уңышларны күрсәтә.
«СССРда аграр политика мәсьәләләренә карата» дигән речендә И. В. Сталин
«тигезлек саклау», социалистик төзелештә «үзагы- лыш», вак крестьян
хуҗалыгының «тотрыклылыгы» дигән буржуаз һәм уң оппортунистик
теорияләрне фаш итә. Хуҗалыкның социалистик формасы булган колхозларның
өстенлеген күрсәтә. Авылда капиталистик элементларны чикләү һәм кысрыклау
политикасыннан, тоташ коллективлашу нигезендә кулакларны сыйныф булу
ягыннан бетерү политикасына күчүнең кирәклеген нигезли.
И. В. Сталин «Уңышлардан баш әйләнү», «Колхозчы иптәшләргә җавап»
дигән һәм башка мәкаләләрендә коллективлашу өлкәсендә партия линиясен
«сулларча» бозуларны фаш итә, аларны төзәтү юлларын билгели.
«ВКП(б)ның XVI съездына Үзәк Комитетның политик отче- ты»нда И. В.
Сталин капиталистик илләрдәге экономик кризиска тирән анализ ясый.
Капиталистик системаның каршылыклары кискенләшүен күрсәтә. СССРның
халыкара хәленә характеристика бирә, Совет дәүләтенең тышкы политикасы —
эзлекле тынычлык политикасы үткәрү икәнлеген әйтеп бирә.
Уникенче томда И. В. Сталинның Феликс Конга, А. М. Горький- га, ип.
Безыменскийга һәм Рафаилгә язган хатлары беренче тапкыр басылалар.