Логотип Казан Утлары
Роман

ГАЗИНУР


XIII
Берничә ай вакыт үтте. Көзге салкын яңгырлар башланды. Көзнең . беренче атналарында алтыннан койган шикелле сары яфраклары белән шыбырдап утырган ак каеннар, кызгылт яфраклы яшь усаклар, өрәңгеләр хәзер көннән-көн шәрәләнә баралар. Бары тик наратлар, чыршылар һәм ак чыршылар гына үзләренең яшел ылысларын коймый, алар җәй көннәрендәгечә купшы, тик бераз карасулана гына төшкәннәр.
Урманда җәйге күңелле чыр-чулар да ишетелми. Сайрар кошлар күптән инде очып китте. Моннан бер атна элек Газинур урман эчендәге күлдә киек үрдәкләрнең ерак юлга чыгар алдыннан төркемгә туплануын карап торды. Киек үрдәкләр әле бер төркемгә җыелалар, әле күл эченә таба йөзеп яки муеннарын сузып очып китәләр. «Болары егет җиләннәре булса кирәк, сабантуендагыча, шаярышалар», — дип уйлады Газинур. Ул шулай уйларга гына өлгергән иде, яшел башлы ата үрдәк, тирә- ягына бер каранып алды да, шундый моңлы итеп кычкырып җибәрде, Газинурның күзләренә яшьләр килде. Бер минуттан үрдәкләр бөтенесе берьюлы һавага күтәрелделәр һәм күл өстендә әйләнә башладылар. «Туган җирләре белән саубуллашалар, мескеннәр», — дип уйлады Газинур. Яхшырак карагыз, кошларым! Хәзер сез ерак-ерак җирләргә, кыш булмый торган илләргә очып китәчәксез. Кешеләр туган җирдән туйган юк, Туган илнең төтене дә тәмле диләр. Сез, кошлар, андый нәрсәләрне белмисез инде. Шулай да киләсе елга тагын кайтырсыз.
Үрдәкләр күл өстендә бер әйләнделәр дә, өчпочмак булып тезелеп, көньякка таба юл алдылар. Газинур алар күздән югалганчы карап торды һәм, Миңнурыен юксынып, сагышланып куйды.
Якынлашып килгән салкын Урал кышы суыкка чыдый алмаган кошларны гына куып туктамады. Ул урмандагы бөтен җәнлекләрне дә озын кышка хәзерләнергә мәҗбүр итте. Тиеннәр, иртәдән кичкә кадәр агач башларында сикерешеп, чикләвек, нарат күркәләре җыя. Аю өнгә ятарга әзерләнә, куян, үзенең төсен алмаштырып, беренче кар яуганын көтә. Бүреләрнең, төлкеләрнең йоннары куерды, саесканнар, ала каргалар, чәүкәләр, песнәкләр кешеләр тора торган урыннарга якынрак килделәр.
Кечкенәдән табигать кочагында үскән Газинур боларның, әлбәттә, барысын да бик яхшы күрә, ләкин шулай булса да үзе турында бер дә уйламый иде. Ул җаны-тәне белән эшкә, хезмәткә бирелгән һәм шуннан башканы белми иде.
I Дәвамы. Башы 9 нчы санда.
30
Иртән алар, Карп Васильевич белән бергәләп, эшкә баралар. Берсез алданрак чыкса, икенчесе бераз көтеп тора. Гади күзлеген борын очына гына элгән Карп Васильевич картларча ашыкмыйча, әкрен генә атлый» ә Газинурның күкрәгендә, әйтерсең, казан кайный, ул колын шикелле юргаларга гына тора. Делянка аңа сабантуе мәйданын хәтерләтә һәм ул анда көрәшкә катнашырга теләүче, ихтимал, күңеле сөйгән кунак кызын да очратырга өметләнүче егет кебек, дулкынланып, ашкынып бара. Хәтта кайчакларда төнлә, кинәттән уянып киткәч тә, шушы гөрләп торган делянка аның күз алдына килеп баса һәм татлы йокыларын качыра. Мондый вакытларда ул таңга кадәр уйланып ята, ә иртән гаҗәеп бер җиңеллек һәм дәрт белән эшенә йөгерә. Леспромхозда Газинурны барыннан да элек коллектив эшнең колачы, бердәмлеге, урман кисүчеләрнең бер җан, бер тән булып эшләүләре, хезмәтне авыр йөк дип санамыйча, аны чын күңелдән яратып эшләүләре шатландыра һәм сок-ландыра. Ул аны колхоздагы ашлык сугу көннәренә охшата иде.
Әле ерактан ук, урман шаулавына кушылып, үткен пычкыларны» үзенә бертөрле нечкә һәм моңлы көй белән зырылдаулары, агачларның гөрселдәп авулары, балта тавышлары, тракторларның гүләве, ат әйдәүчеләрнең һай-һулары ишетелә. Делянкага якынрак килгән саен, бу гомуми шау-шу көчәя, ләкин ул мәгънәсез, кыргый, вату-җимерү тавышлары булып үкерми, ә көчле, дәртле хезмәт җыры булып яңгырый. Берничә минуттан, борылышны үткәч, бөтен делянка күренә башлый. Алда кара стена шикелле урман шаулап тора. Кулларына моторлы пычкылар яки урманчылар лучковая дип атап йөрткән гади кул пычкылары тоткан агач аударучылар, атакага барган шикелле, шул кара стенага таба һөҗүм итәләр. Иң хәтәр җилләргә дә бирешмичә*, җәен- кышын шаулап торган мәһабәт наратлар, зифа ак чыршылар төпләренә зырылдап торган үткен пычкы тигәч, чак кына калтыранып куялар, аннары, ни булды дигәнсыман, бер генә секундка тыиып калалар да әкрен генә авалар. Алар ауган урында һавага кар фонтаннары күтәрелә, һәм кар бөртекләре, ап-ак парашют гөмбәзе шикелле, бераздан яңадан җиргә төшә башлый, урман кисүчеләрнең бүрекләренә, иңнәренә кунып, ала-кола итә.
Агач аударучылардан илле метрлар чамасы арттарак ботак чабучылар эшли. Иртәнге кояш яктысында аларның балталары һәм балта астыннан очкан ап-ак йомычкалар ялтырап тора. Ботак чабучылар үткән урында шәп-шәрә бүрәнәләр һәм чыбык-чабык өемнәре генә кала. Чыбык-чабыкларны шунда ук бер читкә алып китеп, зур-зур учакларга ташлыйлар. Ылыслар дары кебек кабынып китәләр дә, күзләрне чагылдыра торган көчле яктылык белән, чытырдап яналар, ә чи ботаклардан исә саргылт куе төтен күтәрелә. Трактор һәм ат белән бүрәнә сөйрәүчеләр киселгән һәм чистартылган агачларны эшкәртү мәйданына ташып торалар. Эшкәртү мәйданы делянканың нәкъ' урта бер җирендә. Биредә бүрәнәләргә разметка ясыйлар, аларны кискәлиләр, сортларга аералар, тамга салалар, аннары эстакада янына килеп туктый торган автомашиналарга, тракторларга, атларга төяп, станциягә озаталар.
Карп Васильевич белән Газинур делянканың менә шушы үзәк мәйданында эшлиләр. Карп Васильевич, ботаклардан чистартылып, җирдә яткан озын-озын * агачларны, сары метры белән тиз-тиз үлчәп, кечкенә балтасы белән кирәк урыннарга тамга ясап бара. Аның артыннан ук эшкә керешкән пычкычылар, шул тамгаларга карап, бүрәнәне төрле зурлыктагы өлешләргә кисәләр. Вакытны әрәм итмәс өчен, Карп Васильевич бер бүрәнәгә аның юан башыннан разметка ясый башласа, икенчесенә — аның нечкә башыннан керешә.
Газинур Карп Васильевич белән янәшә эшли һәм шундый ук эшне башкара. Карт урманчы кул астында ул шактый гына тәҗрибә туплап өлгерде. Укымышы аз булса да, сизгер, җитез акылы аңа күп нәрсәне
31
практикада бик тиз төшенергә мөмкинлек бирде. Дөрес, аның Карп Васильевичныкы кебек, үз-үзенә тулы ышанычы, ныклыгы, тапкырлыгы юк иде әле. һәр өлкәдәге кебек, урман кисү эшендә дә кыйммәтле һәм кыйммәте азрак сортлар була. Разметка ясаучының бурычы — һәр киселгән агачтан кыйммәтле сортны күбрәк чыгарырга тырышу. Газинур моны, әлбәттә, белә, ләкин белү бер, эшләү башка. Шуңа күрә ул, ялгышмыйм дип, разметка ясаудан элек җирдә яткан агачның бер башыннан икенче башына үтә, чамалап үлчәп карый, кайчакта карга тезләнеп агачның аскы ягын тикшерә. Моңа аның шактый күп вакыты китә. Ләкин соңыннан, үзе разметка ясаган агачларның яхшы сыйфатлы шпал бүрәнәләре, телеграф баганалары, рудник стойкалары булып әверелүен күргәч, шуның өстенә Карп Васильевичтан да берәр мактау сүзе ишетсә, аның күңеле язгы тургай кебек җырлый башлый иде. Ә инде әзер бүрәнәләргә клеймо сугарга керешкәч, ул Карп Васильевич белән икесе өчен дә эшләп өлгерә иде. Аның күзе һәм кулы бервакытта да ялгышмый иде.
Кайчакта Газинур тирләп-пешеп бетә дә, бераз хәл алыр өчен биек эстакададан делянкага карап тора. Клеймо сабы белән бүреген күтәрә төшә, кызу маңгаена салкын җилнең килеп орыну рәхәтен тоя, ә ялтырап торган зур кара күзләре делянка буйлап йөгерәләр. Печән чүмәләсе кочаклап китергән шикелле, ботаклар кочаклап килгән чая кызларга шаян сүзләр кычкыра, атта эшләүчеләр, трактористлар яки бүрәнә өючеләр белән әйтешеп ала, ләкин күп вакытта аның күзләре делянканың аргы башына — Володя Бушуев эшләгән почмакка төбәлгән була. Әнә ул, Володя Бушуев, бүреген бераз артка батырып, аксыл бөдрә чәчләре киң маңгаена төшкән хәлдә, мәйданда җиңгән батыр кебек, ашыкмыйча гына икенче агач янына килә. Үз-үзенә ышанган һәм зур тәҗрибәле кешеләрдә генә була торган бер җитез караш белән (нәкъ Карп Василь-евич кебек) мәһабәт наратны «үлчәп» ала, җилнең көчен, юнәлешен һәм агачның кайсы якка таба авышып үскәнлеген билгели һәм аны ү’зенә кирәк булган урынга ничек итеп аудару турында уйлап куя. Моны ул берничә секунд эчендә эшли. Шуннан соң Володя үзенең ярдәмчесенә нидер әйтә һәм аларның моторлы пычкысы чыжылдый башлый. Күп тә үтми зифа нарат, зәп-зәңгәр күк гөмбәзендә тотыныр әйбер тапмыйча, ипле генә авып төшә.
Володя Бушуев аударган агачларның түбәләре барысы бер юнәлештә, трактор юлының ике ягына почмак ясап яталар. Шуңа күрә биек эстакада өстеннән караган Газинурга алар бик зур бер чыршы булып күренә. «Оста аудара безнең Володя», дип уйлап ала* Газинур, чөнки агачларны бу рәвешчә аудару бүрәнә сөйрәтүчеләрнең эшен бермәбер җиңеләйтә һәм тизләтә.
Владимир Бушуев белән Газинур урманга килгән көннәрдә үк танышты һәм ул аңа бик ошады. Бушуев уртача буйлы, аксыл бөдрә чәчле, якты зәңгәр күзле, ачык һәм ягымлы йөзле, көләргә, җырларга һәм җиң сызганып, тирләп-пешеп эшләргә ярата торган киң күңелле рус егете иде. Үзенең атаклы урман кисүчең булуына, даны леспромхоздан ерак-еракларда шаулавына карамастан, ул Газинур белән бер дә эреләнмичә сөйләште, аның беркатлы сорауларыннан башта эче катып көлде, ә аннары җитди итеп, түземлелек белән аңлатырга кереште. Газинур инде аның биографиясен дә белә. Ул урман кисүче малае, әти- әниләре хәзер күрше участокта эшлиләр. Володя аларның төпчек уллары булган, ә Володяның абыйлары кайсы инженер, кайсы Кызыл Армия командиры. Володя үзе дә киләчәктә командир булырга хыяллана. Володяның Катя исемле сөйгән кызы да бар, биредә медпунктта эшли, тик хәзер, вакытлыча, Свердловскига киткән. Озакламыйча кайтырга тиеш..
Газинурның Володя янына йөгереп барасы килә, ләкин эше бик тыгыз. Озакламыйча машиналар килеп җитәргә тиеш, барлык әзер бүрә-
32
нәләргә маркировка ясап бетерергә кирәк. Газинур учларына төкерә һәм яңадан тамга салырга керешә.
Участокта өстенә кыска тун, башына кеш мехыннан тегелгән бүрек кигән партком секретаре — Павел Иванович Иванов күренде. Ул беркадәр вакыт Бушуев белән сөйләшеп торды, аның эшен күзәтте, богак чистартучылар янына туктады, тракторчыларның эшенә җентекләп карап торды, аннары трактор өстенә менеп, кулы белән тирә-якка күрсәтә- күрсәтә нидер әйтте. Мөгаен, берәр киңәш биргәндер.
Павел Ивановичны монда көн саен күрергә мөмкин. Ял вакыты туры килсә, эшчеләр аны шунда ук сырып алалар һәм ул кар эчендә яткан берәр бүрәнә өстенә утырып, я леспромхозның көндәлек эшләре турында, я Советлар Союзындагы яңалыклар турында сөйләп китә. Ул һәрвакыт үзе белән карта йөртә һәм халыкара хәлләр турында сөйләгәндә аны ике агач арасына беркетеп куеп, чыбык белән күрсәтә-күрсәтә, Европаның көньягында, Австрия һәм Адриатика районында, шулай ук Европаның көнбатыш кырыенда, Испания һәм аның әйләнәсендәге сулар районында, Бөек океанда, Кытай тирәсендә сугыш төеннәре бәйләнеп китүе ; турында: астыртын рәвештә, игълан ителмичә башланган икенче империалистик сугышның Гибралтардан алып Шанхайга кадәр булган гаять зур мәйданда баруы турында аңлатып бирә иде. Эшчеләр аның шушындый кыска, җанлы әңгәмәләрен яраталар. Павел Иванович иң буталчык мәсьәләләр хакында да бик гади итеп, һәркем төшенерлек итеп сөйли белә иде.
Колхоздашларының хәленә кергәннән соң, Газинур Павел Ивановичны аеруча хөрмәт итә иде. Павел Иванович үзе дә аны онытмый. Бүген дә, участок буйлап килә-килә, эстакада янына җиткәч, Газинур янына туктамыйча үтмәде. Кул биреп исәнләшкәч, Павел Иванович:
— Я, иптәш Гафиятуллин, эшләр барамы? Иптәшләреңнең кәефләре ничек? — дип сорады.
— Ал да гөл, — дип, Газинур көлемсери төшеп җавап бирде.— Сезгә рәхмәт, Павел Иванович, ярдәм иттегез.
— Эшкә күнегәсеңме?
— Әкренләп күнегәм.
— Бик яхшы. Озакламыйча укуларны оештырып җибәрәбез. Сиңа да, иптәшләреңә дә укырга кирәк. Политтүгәрәккә йөрерсең, аннары рус телен өйрәнерсең. Буламы?
— Була, иптәш парторг.
Павел Иванович башка эшчеләр янына китеп барды. Газинур! анын артыннан сөеп карап калды. Менә бит нинди кеше ул. Әллә нәрсә әйтмәде дә, вәгъдә дә итмәде, ә күңелне, яз кояшы кебек, җылытып китте. Газинур беләгендә таулар актарырлык көч сизде. Ул кичкә кадәр баш күтәрми эшләде һә>м бертуктаусыз диярлек җырлады.
Эш бетәр алдыннан Газинур янына Карп Васильевич килде. Газинур, маркировка ясауны тәмамлап, яңадан разметкага керешкән иде. Хәзер ул озын, кәкре агач янында башын кашып, уйланып тора иде.
— Нәрсә аптырадың, Газинур? — дип сорады карт.
— Менә бу кәкредән рәтле бернәрсә дә чыгара алмый аптырыйм әле, Карп Васильевич. Алай кистерсәм дә вай, болай кистерсәм дә вай. Утынга гына тураттырсам — кызганыч. Икенче шундый агачның үскәнен кырык-илле ел көтәргә кирәк.
Карп Васильевичның күзләре бүрәнәнең буен буйлап өлгергәннәр иде инде. Ул чак кына көлемсерәп куйды һәм кыска бармаклы кулы белән сары мыегын бөтереп алды.
— Уең дөрес, дустым, — диде ул. — Разметка башлар алдыннан һәрвакыт шулай уйла. Чөнки кискән ябышмый. Ләкин аптырарга ярамый. Менә, бүрәнәнең юан башыннан, зәңгәрләнгән урынын, утынга кисеп ташлыйбыз, — Карп Васильевич бүрәнәнең юан башыннан бер метр чамасы калдырып, балтасы белән киртләп алды, — ә калганын берәр

метрлык брусларга кистерәбез. Хәзер кара, нәрсә булды. Кәкрең — турайды да китте. Төшендеңме?
Газинур картка рәхмәт әйтте һәм разметка ясап чыкты, аннары икенче бүрәнәгә юнәлде. Карп Васильевич аның эшен, көлемсери төшеп, күзәтеп торды. Ул бер әйткәнне тиз төшенеп алуы һәм иренми эшләве өчен Газинурны аерата ярата иде.
Эштән кайткан чакта Газинур, караңгыланып килгән урман эчендә дөрләп янган учакларга күз ташлап:
— Урманда утынның кадере юк диләр иде, дөрес икән. Көн саен нихәтле ботак яндыралар. Ә безнең якта әниләр казанаслыкка да аптырыйлар, — диде.
Кулларын артына куеп барган Карп Васильевич житди генә җавап бирде:
— Юк, Газинур, урманда утын күп булган өчен генә яндырмыйлар
аларны. Урманда чүп-чар булмаска тиеш. Чүп-чарда агач өчен бик зарарлы булган кортлар, бөҗәкләр үрчи. Җәй көне янгын чыгуы мөмкин. _
— Соң аларны яндырмыйча, берәр нәрсә эшләтеп булмыймыни? — дип сорады Газинур тиз генә. Бу ачык сорауга карт тиз генә җавап бирмәде. Мөгаен, бу турыда ул үзе дә күп уйлангандыр, башкалардан да бу сорауны күп ишеткәндер.
•—Әйе, — диде ул, әкрен генә,— бу ылыслы ботак-чабаклардан, тиешенчә эшкәрткәндә, уксус кислотасы, метил спирты, тагын бик күп файдалы химик әйберләр эшләргә булыр иде. Тик менә урман химикларының куллары гына җитешми...
—■ Ничек инде җитешми? Ялкауланалармы әллә? Тотарга да газетка язарга, газетка язгач, күз ачып-йомганчы килеп җитәрләр әле. Безнең районда колхозларга йөрми торган бер агроном бар иде, шуны газетка язгач, җиде төн уртасында килеп җитте.
Карп Васильевич Газинурның бер/катлылыгыннан елмайды.
—- Яздылар инде, Газинур, — диде ул. — Бу турыда хәзер Москвада бик зур галимнәр баш вата. Җиңел мәсьәлә түгел ул.
Карт урманчының бу сүзләре Газинурның кызулыгын беркадәр сүрелдерде, Москва белгәч, галимнәр баш ваткач, күрәсең, чыннан да жинел эш түгелдер. Шулай да әйтмичә түзмәде:
— Алайса ул галимнәргә хат язарга кирәк, тизрәк кыймылдасыннар. Югыйсә, көн саен нихәтле ботак яндырабыз ич.
Алар кисентелек буйлап баралар иде. Хәзер монда бары тик яшь агачлар гына үсә иде. Аларның берничәсен трактор сындырып киткән. Карп Васильевич шул сынган агачлар янында туктап, башын селкеп, юньсез тракторчыны әрли башлады.
—- Чын урманчы, — диде ул, — урманны кисү турында гына түгел, аны үстерү турында да кайгыртырга тиеш. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, иртәгә, киләсе елга, йөз елга алга карарга кирәк.
Карт ауган яшь наратны торгыза башлады. Газинур аңа булышырга тотынды. Аннары алар икесе дә яшь наратларга берничә минут карап тордылар.
— Бу участокта, — диде Карп Васильевич, — мин хәтерлим, Володя Бушуев эшләгән иде. Ул агачны кисеп ташлаудан элек, яшь агачларны сындырмас өчен, аны кая таба аудару турында уйлый. Менә, — карт кулын сузып, яшь наратлар үсеп торган киң аланга күрсәтте: — берсен генә дә имгәттермәгәи бит! Барлык урманчылар да шулай эшләргә тиеш, Газинур!
Карп Васильевичның бу сүзләре Газинурга көчле тәэсир ясады булса кирәк, ул тирән уйга чумып бара башлады. Әйе, йөз ел алга карап яшәве дә, эшләве дә күңелле. Болай бары тик безнең илдә генә эшләргә мөмкин!
з. ,с ә.- № ю.
33

34
Алар тау башына менделәр. Моннан тирә-як бик еракка күренә иде. Кышкы салкын җил аларның ияк очларыннан чеметте. Урманчылар икесе дә бүрекләрен артка этеп, алга карап тора башладылар. Карп Васильевич, кулын сузып, еракта узып баручы хәтсез озын эшелонга күрсәтте:
— Әнә синең тамгаң сугылган үзагачлар илебез төзелешләренә китеп бара, Газинур. Хәерле юл телә аларга. Менә күз алдыңа китер: илебезнең кайсыдыр бер шәһәрендә, әйтик, Москвадамы, Ленинградтамы, Ташкенттамы, Казандамы яки бүтән, бер шәһәрдәме, менә минем кебек бер карт мастер синең тамгаң салынган агачларны карап йөри, ди. Ул бик таләпчән, аңа агачның иң шәбе кирәк, чөнки яхшы агачтан гына яхшы әйбер ясап була. Карт мастер, күзләрен кыса төшеп, син тамга салган агачка тын гына карап торыр да, әйтер: — Барырлык! Исендә тот, Газинур, карт эшчеләр мактауга юмарт түгел, ләкин әгәр алар «барырлык», ди икән, димәк, бик яхшы. Аңлыйсыңмы син шуны?
— Аңлыйм, — диде Газинур әкрен генә.
Кич белән кар ява башлады. Газинур баракка чыланып кайтты. Ләкин аның күңеле күтәренке иде. Ул юеш киемнәрен тиз генә салды да, мич тирәсенә кибәргә элеп, үзе эчке күлмәкчән килеш, кроватена сикереп менеп, юрганына төренде.
— Туңдыңмы?—дип сорады каршы койкада утырган Гарәфн абзый..
— Җан туңмаса, Гарәфи абзый, тән туңмый,—дип җавап бирде Газинур һәм көлеп җибәрде.
Газинур үзенең «Красногвардеец» иптәшләрен көндез бик сирәк күрсә дә — алар дүртесе дә ат белән агач ташыйлар иде — кичләрен һәрвакыт бергә булалар, бергә ашарга йөриләр, клубка, кинога да бергә баралар. Аларның үзара сөйләшкән сүзләре нәрсә турында гына башланмасын, ахыр килеп барыбер «Красногвардеец»ка кайта һәм шуның белән тәмамлана иде.
Аларның берсе дә «Красногвардеец»тан аерым яшәмәде. Колхозның кечкенә генә яңалыгы да аларга билгеле була иде. Чөнки аларның һәр- кайсы атна саен диярлек хатлар алып тора. Бигрәк тә Һашимга хатлар еш килә. Аның өзелеп сөйгән Әлфиясе колхоз хәлләре турында да бик юмарт яза. Һашим хатның ул урыннарын иптәшләренә дә кычкырып укый.
Газинурның исә хат ягыннан башта ук бәхете булмады. Дөрес, әти- әнисеннән, абыйсы Мисбахтан аңа хатлар килгәли, ә Миңнурый нигәдер бөтенләй эндәшми. Әллә онытты инде ул гөләп чәчәге? Әллә берәр сәбәп бармы? Газинур аңа әллә ничә хат язып җибәрде. Үзенең сөюләрен килештереп әйтер өчен җырлар да язды. Бик сагындым, бик саргайдым, әгәр сабырлык даруларын тапкан булсаң, миңа да җибәр, диде. Хатка каршы хат көтүен белдерде, мине онытма дип үтенде. Әмма Миңнурый- дан җавап хатлары барыбер килмәде. Иптәшләре кайчак Газинурны кызганалар, кайчак шаярталар: «Сиңа хат язарга вакыты бармы соң аның... Сәлим куенында ята торгандыр ул»,—диләр иде. Бигрәк тә Мидхәт әче телле булып китте. Ул, Газинурның гыйшыгыннан көлеп, аның күзен ачырмый башлады. Киң күңелле Газинур исә аңа ачуланмый, бигрәк тә Мидхәтнең моны ниндидер яшерен максат белән эшлә- вен башына китерми иде. Ул Мидхәтнең Миңнурыйга тыныч карый аямаганлыгын белә, ләкин Миңнурыйның аңа бервакытта да чынлап күз салганы юк бит. «Миңа булмагач, Газинурга да булмасын, ди торгандыр инде».
Бүген Газинур эштән кайтып кереп, кроватена утыргач, Гарәфн абзый:
— Я, Газинур, сөенчегә пи бирәсең?—диде һәм тумбочка өстенә җәйгән газета астыннан берьюлы ике хат чыгарды.
Газинур, кулын сузып:
— Хатлар? Миңамы, Гарәфи абзый? — дип кычкырды.
& 35
— Юк, син вәгъдәңне башта әйт, аннары кулыңны сузарсың.
— Ни телисең, шуны алып бирәм. Гарәфи абзый. Бир тизрәк!
' Хатларның берсе Миңнурыйдан, икенчесе Гөлләрдән. Газинур иң элек Миңнурыйның хатын ачты һәм беренче юлларны укый башлауга анын йөзе, кояш нуры төшкән кебек, балкырга тотынды.
Миңнурыйның хаты озын иде. Колхоз хәлләре турында шактый күп язган. Дәүләткә ашлык тапшыруны срогыннан алда үтәгән өчен колхоз председателе Хәнәфине патефон белән бүләкләүләрен әйткән. Колхозчылар хезмәт көненә җидешәр-сигезәр килодан да ким алмаячаклар. Гали абзый, Кавказдан дәваланып кайткач, яңадан элекке урынында эшли башлаган, Сабир бабай һаман шунда, атлары белән. Миңнурый үзе бик каты авырган һәм, тимер юлда укуын ташлап, колхозга кайтырга мәҗбүр булган. Һашим белән Әлфия арасында хатлар туктамый, дигән. Җәйгә, Һашим кайткач, туй итәргә вәгъдәләшкәннәр...
Газинур, хатны укуын бүлеп, баракның аргы башында домино уйнап утырган Һашимга кычкырды:
—- Әй, кил әле, егет, монда синең бөтен эч серләреңне сөйләп биргәннәр.
«...Ә син, Газинур җаным, кайчан кайтырсың икән? Лимон кебек саргайтып бетерәсең үземне. Син, бәлки, мине оныткансыңдыр да... Газинур бәгырем, өмет йолдызым, кайт инде тизрәк...»
Сәлим турында берни язмаган. Кайда икән, нишли икән? Гөләп чәчәген өзәргә маташмыймы икән? Хәер, гөләп чәчәге матур матурын да, чәнечкеле. Кулны чага...
Гөлләрнең кош теледәй хаты дусларча язылган иде. Ул Газинурга хат язуы өчен рәхмәт әйткән, Газинур киткәч, колхозда күңелсез булып калуын, Фатыйма белән бик еш аны искә төшереп сөйләүләрен язган иде. Ул Газинурдан биргән вәгъдәсен онытмаска, укырга, берәр һөнәргә өйрәнүен үтенгән.
Гөлләрнең хатында бернинди вәгъдәләр дә, Миңнурыйның хатындагыча кайнар мәхәббәт тә, тирән сагыну да юк иде, әмма ул, якты кояш кешене сөендергән, рәхәтләндергән кебек, Газинурны шатландыра, сөендерә, кайдадыр еракта, Казан шәһәрендә, Гөлләрнең яшәве аның тормышына ямь өстенә ямь өсти иде кебек.
Һашим белән Мидхәт, уеннарын ташлап, Газинур янына килделәр. Гарәфи абзый, аларга күз кысып:
— Егетнең бәхет капусы ачылды, берьюлы ике кыздан ике хат! — диде.
Кулларын чалбар кесәсенә тыккан кыска буйлы Һашим, бәхетле елмаеп:
— Я әле, Газинур, укып җибәр, минем турыда татлы торма нәрсә язган, — диде.
т- Бәлки, Газинур, башыннан ук укыр? — диде Гарәфи абзый.
Газинур кара күзләрен уйнатып алды:
— Артыграк булмасмы, Гарәфи абзый. Һашим бит Әлфиянең хатларын берсен дә тулы килеш укымый? Я, ярар, тыңлагыз.
Газинур хатны яңа баштан укырга керешкәч, Мидхәт сиздерми генә читкә китте һәм тәмәке тарта башлады. Газинур хатын укып бетергәнче, ул бер-бер артлы дүрт-биш папирос тартып ташлагандыр.
— Әйдәгез, кинога, барыгызга да үзем билет алам, берәр кружка сыра да эчертәм! — дип кычкырды Газинур һәм, урыныннан торып, киенә башлады. Аннары барысына берьюлы мөрәҗәгать итеп:
— Ә безнең моштым кайда? — дип сорады.
Газзән баракта юк иде. Аңа нәрсәдер булды. Соңгы вакытта ҮЛ баракка гомумән бик соң кайта һәм еш кына исерек тә була иде. Айнык чакта аның авызыннан сүзне аркан белән тартып та чыгарып булмаса, исергәч, ул күп һәм зарланып сөйли, каядыр китәргә җыенганлыгын әйтә иде. Гарәфи абзый да, егетләр дә аны иптәшләрчә үгетләп карады
36
лар. Ләкин Газзән аларны тыңларга да теләмәде: «Мин бәби түгел, миңа нәнкә кирәкми», — диде.
— Контора тирәсендәдер әле. Ул бит чыннан да китәргә җыена, —1 диде Һашим.
— Кая? — дип, тиз генә сорады Газинур.
— Кая булсын, «җылы урынга». Син аның «җылы урын» эзләгәнен белмисеңмени? Урманда салкын ич аңа.
Шул чакта, карга буялып, Газзән үзе дә кайтып керде. Ул карлы бүреген ишек төбендә салып селекте дә ашыкмый гына чишенә башлады. Аннары, дөрләп янган мич авызына каршы чүгәләп, тәмәке тартырга тотынды. Газинур сүзсез генә аны күзәтеп ятты. Газзәннең йөзе уйчан, үзе бераз борчылган да кебек. Нәрсә бар аның уенда? Нинди теләкләр белән яши бу кеше? Авылда чакта ул урта хәллеләрдән санала иде. Аларның бөтен нәсел-нәсәпләре моштым, үзләре үтә сараннар. Колхозда Газзән үзенең бер ягы белән дә күзгә ташланмаска тырыша иде. Бер генә җыелышта да сүз алып сөйләмәде.
— Начальствога күбрәк күренә, без вак кешеләр, — ди торган иде ул, бик бәйләнә башласалар.
Газзән, тәмәкесен тартып бетереп, үз кровате янына килеп утыргач, Газинур сүз башлады. .
— Газзән абый, каядыр китәргә җыенасың дип ишеттем, дөресме?
Газзән тиз генә җавап бирмәде. Ул Газинурга каш астыннан кырыс кына карап алды да, өстәлгә таянды. Бары шуннан соң гына:
— Әйе, барып чыкса, шундый исәп бар иде, — диде.
Газинур, башта ук аңа турыдан-туры бәрелергә батырчылык итмичә, өмет һәм ышаныч белән аның кулыннан тотты:
— Ни сөйлисең син, Газзән абзый?! Хәзер бит урманда эшнең иң кызу чагы башлана. Урак өсте. Быелга, үткән елгыга караганда, планны ике өлеш арттырып биргәннәр.
Газзән, өстәлгә таянган килеш, һаман читкә карап торды. Газинур Һашимга, /Мидхәткә, иң актыктан Гарәфи абзыйга күз төшерде: «Я, сез ни дисез мона?»
— Газинур дөресне әйтте, Газзән. Хәзер моннан китү килешеп бетмәс,— диде Гарәфи абзый. Мидхәт белән Һашим да шуны якларга керештеләр.
Газзән үз алдына сөйләнгән кебек:
— План тулыр... Без монда төп көч түгел — мичәүдә баручылар гына,— диде.
Газинур бер сикерүдә Газзән койкасы янына килде. Ул шундый каты сикерде, өстәлдәге лампа чайкалып китеп, аз гына аумады.
— Сыер кебек дулама әле, — диде Газзән, кашларын җыерып.
— Мичәүдә баручылар дисеңме?.. Планны бездән башка да тутырырлар дисеңме? — дип буыла-буыла кычкырды Газинур. — Акылың алтын икән, Газзән абый! Кирәк вакытта үзебез барып сорадык, ә хәзер көн-төн эшли торган вакытта, кигәвеннәр тешләгән бозау кебек, койрыкны сырт буена!.. Бу ничек була инде, Газзән абзый?—Газинур Гарәфи янына килде. — Син безнең арада олы кеше, колхоздан киткәндә Хәнәфи абзый безгә синең сүзне тыңларга кушты. «Красиогвардеец»ның йөзенә кызыллык китермәгез, диде. Газзән абый синең сүзеңне тыңларга тиеш бит.
Гарәфи, башын күтәреп, бер Газинурга, бер Газзәнгә карады. Аның бу карашында Газинур ниндидер тартыну барлыгын сизде. Ул Газзәннең хәтерен калдырырга теләми иде булса кирәк. Газинур моның белән килешә алмады.
— Юк, Гарәфи абзый, син туры итеп әйт, боргаламыйча. Әгәр дә инде Газзән абый тыңламый, үз акылым акыл, ди икән, ул чагында китсен. Тик мин Газзән абыйдан мондый эшне көтмәгән идем.
Газинурның бу сүзләренә каршы I аззән берничек тә җавап бирмәде.
37
XIV
Беркөнне эштән кайтуга, Газинур Газзәннең койкасын буш күргәч, бик нык күңелсезләнде һәм үзенең кровате янына килеп, чишенмичә- нитмичә ятты да кулларын баш астына куеп, такта түшәмдәге бер ноктага карап тора башлады. Колхоздашының болай эшләвенә аның күңеле кыйнала иде. Дөрес, иртән эшкә киткәндә, Газзән барысы белән дә ике куллап саубуллашты, үзенең кая эшкә урнашуы турында бик тиз хәбәр итәргә булды. Ләкин аның болай җылы итеп саубуллашулары түгел, ә бәлки, уйлар, китмәс әле, башына тай типмәгән бит, дигән фикер Газинурны беркадәр өметләндергән иде. Хәзер барысы да ачык. Газзән киткән...
Газинур' янына Володя Бушуев килеп утырды. *
— Сагышланасыңмы әллә? — диде Володя. Аның зәңгәр1 күзләре үз итеп карыйлар иде. — Якташың ташлап киттемени?
— Китте, — диде Газинур, яткан җиреннән кузгалмыйча. — Җылы урын эзләп китте. Гарьлек! — Газинур торып утырды. — Белсәң иде, Володя иптәш, бу китүе белән ул мине ничек җәберсетте! — Ул үзенең кабарып һәм җилдән, салкыннан кызарып беткән зур учын күкрәгенә куйды. — Безнең «Красногвардеец» кешесе бит... Кыйнап киткән булса, җиңелрәк булыр иде. Партком секретареның күзенә ничек күренермен хәзер.
Володя аның иңбашына кулын салды.
— Кайгырма, Газинур, — диде ул йомшак кына. — Киткән артыннан китеп булмас. Безгә менә кичке буш вакытларны файдалы итеп үткәрү турында уйларга кирәк. Хәзер бит һәр җирдә уку елы башланды. ?4ин үзем урман техникумының читтән торып уку бүлегендә укыйм. Сиңа да, Газинур, укырга кирәк.
Уку турында сүз чыгуга, Газинур бик шатланып китте. Бу турыда Павел Ивановичның да үзе белән сөйләшкәнлеген әйтте.
— Мин монтерлыккамы, слесарьлыккамы укыр идем, Володя, — диде ул, хыялланып. — Колхозда электростанция салырга уйлыйбыз. — Газинур Гөлләрне күз алдына китерде һәм елмаеп өстәде: — без инде аның урынын да билгеләдек.
— Бик яхшы, — диде Володя. — Минем электрик дусым бар. Миша Степановны беләсеңме? — Газинур, белгәнлеген әйтеп, башын иде.— Миша менә дигән электрик. Ул сине өйрәтер. Ләкин моннан тыш, Газинур, сиңа рус телен өйрәнергә кирәк. Турысын әйткәндә, русчаны син, урман тракторы чыбык-чабыкны ваткан кебек, ватасың. Аннары без сине политтүгәрәккә дә яздык.
— Мин укырга телим, бик телим,—диде Газинур. — Агачны яшьтән бөгәргә кирәк диләр диюен дә, мин әле бик үк катып бетмәгән- мендер.
— Теләгең булса, Газинур, укырга кайчан да соң түгел,— диде Володя.—Тиздән безнең кызыл почмакка Катя килеп йөри башлаячак. Син аны белмисең әле, ул җәй буе шәһәрдә экзаменнар биреп йөрде. Тагын ике елдан врач була.' Ул ел саен бездә аз белемле кешеләрне укыта. Сине дә укытыр.
— Бер үземнеме?
— Нишләп бер үзеңне булсын. Синең кебек укырга теләүчеләр бездә байтак, Газинур.
— Атна —ун көннән укулар башланды. Газинур үзенең иптәшләре Мидхәт, Һашим һәм бүтәннәр белән бергә укырга йөри башлады. Хәзер Газинурның бер генә киче дә буш булмый иде. Ул я Карп’Васильевич янына, «урман дәресенә», я Миша Степанов янына, электр дәре
.38
сенә, я кызыл почмакка. Катя янына, рус телен өйрәнергә, я политграмота түгәрәгенә йөгерә иде. Бигрәк тә Катяның дәресләрен ул түземсезлек белән көтә иде. Кара болыт чәчле, бераз моңсу карый торган коңгырт күзле, елмайганда яңаклары чокырлана торган бу япь-яшь рус кызы аңа бер дә иренмичә рус телен өйрәтә, кайчагында аның бер үзе өчен генә калып та берәр-икешәр сәгать утыра торган иде. Газинурның сүз запасы шактый бай, җөмләләр төзергә дә осталыгы бар. әмма басымнарны, родларны ул бик нык бутый иде. Татарчага туры китереп, топор, пила, дерево кебек рус сүзләрен барысын да «ул» дип җибәрә, яки «он пошел» урынына «она пошел», яки киресенчә кулланулар аның телендә еш була иде. Катя аңа һәр мисалны иренмичә аерата зур түземлелек белән аңлата һәм русча сөйләгәндә татарчаны онытып торырга куша иде. Газинурның җыр яратуын, җыр отарга сәләтле булуын сизеп алгач. Катя аңа төрле җырлар ятларга бирә башлады. Кайчак алар, дәрестән соң, моңлы рус җырларын җырлыйлар иде. Җырны Газинур кайда ишетсә, шунда отып ала иде. Катяга ул һәр дәрескә бер җыр ятлап килергә сүз бирде һәм вәгъдәсен .бик төгәл үтәп килде. Каймакта Катя аның отып килгән җырларын тыңлаганда эче катып көлә һәм аның моңсу коңгырт күзләре очкынланып китәләр иде. Бүген Газинур уку китабы буенча бирелгән дәресен тырышып-ты- рышып укыганнан һәм, ике бит чамасы күчереп язып, тиешле аңлатмаларны тыңлаганнан соң. Катя аңа елмаеп карап:
— Я. Газинур, бүген нинди җыр өйрәндең?—дип сорады.
— Җыр — сабак түгел, аны булдырабыз, Катя иптәш,—диде Газинур һәм үзенең матур тавышы белән җырлап җибәрде:
— Нас утро встречает прохладой. Нас ветром встречает река...-
Газинур кинәт тукталып калды. Шуннан .соңгы ике юлны ул оныткан иде. Ләкин кинәт Катяның ак йөзе җиңелчә кызарып китте:, бу Володя Бушуевның яраткан җыры иде. Катя белән икәүдән икәү генә калган чакларында Володя һәрвакыт шул җырны җырлый иде. _
Кудрявая, что ж ты не рада Веселому пенью гудка? —
дип эләктереп алды Катя үзенең нечкә, ягымлы тавышы белән. Газинур шунда ук аңа кушылды. Припевны да икәү бергә җырладылар.
Не спи, вставай, кудрявая, В цехах звеня, — Страна встает со славою Навстречу дня.
Катя шатланып туя алмый иде: җыр Газинурның күңелен күтәреп кенә калмый, җыр аңа рус телен яратырга, рус сүзләрен дөрес әйтергә, сүз байлыгын арттырырга бик зур ярдәм күрсәтә иде.
Беркөнне дәрестән соң, баракка кайткан чагында Катя Газинурдан:
— Газинур, синең сөйгән кызыңның исеме ничек?—дип сорады. Газинур шыгырдап торган кар өстеннән атлый-атлый аңа гаҗәпләнеп карады:
— Минем сөйгән кызым барлыгын каян беләсең?
— Синен кебек җырчы егетләрнең сөйгән кызлары булмыймы соң,— диде Катя, елмаеп. — Колхозыгызның бөтен кызлары сиңа гыйшык тотканнардыр әле.
— Юк, «Красногвардеец»та ул яктан минем базар әллә ни югары түгел иде, — диде Газинур, култык астындагы әлифбасын җайлабрак кыстырып. — Бездә барысы да җырлый белә, җыр өчен күрше колхозга барып йөрисе юк, ә менә гармоиьчының базары бервакытта да төшми. Кызлар аңа чебен балга ябышкан кебек ябышалар.
39
— Тыйнакланасындыр, Газинур. Шулай да сөйгәнеңнең исемен әйт әле.
— Миңнурый,— диде Газинур.
— Миңнурый? Матур исем. Ә русча нәрсә дигән сүз?
Газинур русча аның мәгънәсен аңлата алмады. Катя аны бераз шелтәләп алды.
— Ничек инде ул алай, Газинур, сөйгән кызың исеменең, мәгънәсен белмисең.
— Аның мәгънәсе дә буламыни? — дип гаҗәпләнде Газинур;. Бездә мәгънәсен-ниен тикшереп тормыйлар: Миңнурый да Миңнурый дип йөртә бирәләр. Ә менә кушаматларының мәгънәсен беләм: берсе—гөләп чәчәге — цветок шиповника, икенчесе— татлы торма — сладкий редька.
— Сладкая, — дип төзәтте Катя һәм көлеп җибәрде. — О, ул үзе чәнечкеле, үзе әчемени?
— Шундыйрак шул! — диде Газинур һәм аның тавышында горурлану да, сагыш та яңгырады.
Тышта инде чыи-чынлап Урал кышы хөкем сөрә. Кайбер аеруча салкын төннәрдә агачлар шарт-шорт итә, әйтерсең, мылтык аталар. Мондый төннәрдә бүреләр, поселокка якынрак килеп улыйлар, ә иртән тагын каядыр посалар. Агачларның шәрә ботаклары ап-ак бәскә төренгән. Салкын күктә йолдызлар чекрәешеп тора. Бер кырыйда тулган ай, урман эчләренә моңсу ак нурын сибеп, әкрен генә йөзә. Мондый айлы кичләрдә, әгәр дә азрак җил дә булса, урман эче җанлы кебек тоела — бөтен җирдә күләгәләр уйный, төрле авазлар ишетелә.
Газинурның туны юк иде. Ә тунсыз кышкы урманда эшләве кыенлаша башлады. Газинур получка алгач та тун сатып алырга исәпли иде. Ләкин беркөнне, кичкырын, гадәттәгечә эштән кайтып, ашаган- нан-эчкәннән соң, кызыл почмакка дәрескә барырга дип, китабы белән дәфтәрен хәзерли башлаганда, Газинурны үзе белән бер баракта торучы рус эшчеләре сырып алдылар. Алар арасында аксыл бөдрә чәчле Володя Бушуев та, өстенә ак тун, башына озын колаклы ак куян бүреге кигән моңсу коңгырт күзле Катя да, гади күзлеген борын очына ук шуыткан Карп Васильевич та бар иде. Ләкин алар өчесе дә артта- рак басып торалар. Алда зур, таза гәүдәле, Газинур беренче тапкыр вагонда очраткан җирән сакаллы дядя Митрофан баскан.
— Я әле, Газинур, — диде ул, үзенең мичкәдән чыккан төсле калын тавышы белән, — бу җил ояңны салып ташла. Ә менә моны ки.
Ул куе йонлы ап-ак сарык тунны ике кулы белән иңнәреннән тотып тора иде. Юка пиджагының бер җиңен кигән Газинур, нишләргә белмичә, туктап калды. Бер генә секундка аңа, аның киеменнән көлеп, аны мыскыл итәләр күк тоелды. Бер читтәрәк басып торган Гарәфи абзый һәм Һашим белән Мидхәт тә аптырабрак калганнар иде. Газинур үзен сырып алган кешеләргә ялт-йолт килеп торган зур күзләре белән шундый ачулы итеп карады, әгәр тегеләр аны чыннан да мыскыл итәргә уйлаган булсалар, ул, йодрыкларын йомарлап, карчыга кебек аларның естенә ташланган булыр иде.
— Юләркәй, — диде дядя Митрофан, аның шикләнүләрен сизеп алып,— берәү дә сине мыскыл итәргә уйламый. Бу — безнең барыбыздан да сиңа бүләк. Аңладыңмы, эшчеләрдән бүләк.
Бүтәннәр бертавыштаи аның сүзен куәтләделәр.
— Ки, ки,— диде Катя, үзенең ягымлы тавышы белән. Газинур аңа туры итеп карады. Ул Катяга, үзенең укытучысына, барыннан да бигрәк ышана иде.
Ниһаять, иптәшләренең ниятләрендә һичнинди мәкерлек юклыгын төшенү беләи, Газинурның күзләрендә шатлык очкыннары кабынды. Инде бер җиңе киелгән пиджагын тиз генә салып атты да, дядя Мит-
40
рофанга аркасы белән әйләнеп, кулларын артка сузды. Күңелле хуплау тавышлары астында дядя Митрофан Газинурга тунны киертте һәм төймәләрен каптыра башлады.
— Я, егет түгелме соң! Хет иртәгә үк өйләндер!—диде дядя Митрофан һәм Газинурның иңбашына сугып алды.
Чиксез бәхетле һәм дулкынланган Газинур бу яхшы кешеләргә үзенең рәхмәтләрен ничек әйтергә дә белми иде. Ул тунның әле бер ягын, әле икенчесен карый-карый:
— Ну, хәзер кыш бабай миңа ерактан ук сәлам биреп йөри башлаячак, — дип шаяртып алды һәм кинәт дядя Митрофанның ике кулын кысып, бөтен көче белән селкә башлады: — Рәхмәт, рәхмәт сезгә, дядя Митрофан. Рәхмәт барыгызга да. Сез минем тәнемне генә түгел, җанымны җылыттыгыз. Гомерем буе онытмам!
— Игелеген күр, Газинур, картлар әйтмешли, җылы тәнеңдә тузсын, — диде урман кисүче. Аннары башкаларга күз кысып, кул чаба башлады. Бер секунд чамасы Газинур көлә^ йөзен як-ягына борып, баскан урынында торды. Аннары кулларын як-якка ташлады да, бармакларын шартлатып алып, түгәрәк буйлап биеп тә китте...
XV
Биек тау башыннан, атылган ук кебек очып, ике кеше чаңгыда төшә. Текә борылышларда алар, кар тузаны туздырып, бер генә секундка күренәләр дә тагын күздән югалалар, аннары тагын агачлар арасыннан очып чыгалар, тагын югалалар. Аларга борыла-сарыла төшәргә туры килә, чөнки адарның юлларында бик күп агачлар, ташлар тора.
Алданрак төшә торганы бөтен көченә оча. Аның өстендә ак свитр, куе зәңгәр чалбар, башында озын колаклы куян бүреге. Көчле жил аның муенына ураган шарфының очларын, бүрегенең озын колакларын артка каерган. Чаңгычы үзе алга иелгән, боҗралы таякларын карга да тидерми. Бу оста чаңгычының урман белән яхшы таныш булган кыю бер кыз икәнен күрү кыен түгел иде.
Арткарак калып төшә торган чаңгычы, сары костюмлы, аркасына ау мылтыгы аскан егет, үзенең хәрәкәтен тоткарлабрак килә. Ул кызның секунд саен алмашынып торган һәр хәрәкәтен күзәтә. Аның карашында соклану да, борчылу да, кирәк була калса, ярдәмгә хәзерлек тә бар. Чангылар аның ихтыярына тулысынча буйсына, текә борылышларны ул аеруча оста үтә һәм әгәр теләсә, кызны әллә кайчан узып киткән булыр иде.
Еракта, ак җәймә шикелле киң күл өстендә, алар туктыйлар һәм бераздан икенче тауга менәләр һәм тагын түбән төшеп китәләр; Күрәсең, алар икесе дә таулардан шуарга, кошлар кебек очарга, урманның үзләренә каршы чабуын күрергә яраталар. Егетнең ау мылтыгы да ул- бу булмагае дип кенә алынган булса кирәк. Аларга бик күп куян, көртлек эзләре очрый, бер тапкыр алар хәтта поши эзен дә игътибарсыз үтеп киттеләр. Ниһаять, алар бер тау башында туктадылар. Тирә- якта урман кисүченең пычкысы тимәгән мәһабәт наратлар, карасу чыршылар, тирән бер олылык саклап, селкенмичә торалар. Аларның киң тармаклы ботакларын кар баскан, ул карлар кояш нурларында җем-җем итә. Бигрәк тә кышкы урманда каеннар матур. Аларның бәс белән уралган нечкә ботаклары ап-ак чәчәкле гөлләр төсле. Каеннар үзләре шундый нәфис, шундый сылу, шундый зифа, аларны кочып үбәсе килә, һәм куян бүрекле кыз чыннан да аны бер кулы белән кочаклый һәм башын аның ап-ак кәүсәсенә сөяп куя. Бер генә секундка озын коң- гырт керфекләрен түбән төшерә һәм алсу ак йөзле бу кыз әкияттәге
41
йоклап яткан урман чибәренә охшап китә. Егет аның янына килә, кыз озын керфекләрен күтәрә, елмая. Аның елмаюында да, кояшта җемелдәгән яңа кар бөртегенең җемелдәве шикелле, ниндидер кабатланмас бер матурлык бар. Егет аның кулыннан тота.
— Катя, күр нинди матур безнең урман!—ди ул, дулкынланып.
— Син булганга ул шулай матур, Володя.
Алар, кулга кул тотынышып, киң аланны аркылы үтәләр; күзләре бер-берсеннән китми.
— Катя...— ди егет һәм сүзен бетермичә туктап кала. Кыз елмаеп аңа карый.
— Нәрсә, Володя?
Бушуев бераз эндәшми тора, аннары, уйлаганын әйтергә батырчылык итмичә булса кирәк:
— Катя, тормышта сине бернәрсә дә куркытмыймы? — дип сорый.
— Нәрсә мине куркытсын, Володя? Мин үземнең киләчәгемне ачык күрәм. Мин тагын ике елдан врач булам. Гомеремне кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаячакмын. Ә эш безнең илдә һәрвакыт булачак.
Алар текә яр кырыенда туктыйлар. Түбәндә Кама елгасы. Хәзер ул калын боз астында, өстенә ап-ак юрган ябынган, яз көнендәгечә актарылып акмый, җәй көнендәгечә, әкрен генә тирбәлдереп, исәпсез-хисап- сыз салларны да мул суында алып бармый. Ул калын боз астында, ләкин шулай да агудан туктамаган һәм бәхетләре ташып торган ике яшь аның дулкыннарының тонык шаулавын ишетәләр кебек.
Аларның аяк асларыннан гына диярлек ап-ак куян атылып чыкты һәм киң алан буйлап чаба башлады. Вододя мылтыгына тотынды.
— Кирәкми, Володя, атма, — диде Катя.
Ләкин шул чакта урманда, бөтенләй якында гына мылтык тавышы яңгырады һәм коты очкан куян, кирегә борылып, туп-туры Володя белән Катяга таба килә башлады. Володя сызгырыш җибәрде, куян икенче якка ташланды һәм күздән югалды.
— Бичара, аңа дөньяда яшәве никадәр кыен, — диде Катя.
Алар кирегә борылдылар һәм, әүвәлгечә, кулга кул тотынып, янәшә бара башладылар. Кинәт Катя туктады һәм әкрен генә:
— Володя, кара,— диде.
Агачлар арасыннан, кулларына мылтыклар тотып, чаңгыларда барган Карп Васильевич белән Газинур күренде. Күзлеген борын очына элгән, кыска пиджаклы, колакчын бүрекле Карп Васильевич аучылар йөри торган киң чаңгыларда алдан атлый. Аның бөтен гәүдәсе, хәтта кечкенә сакалы һәм күзлекләре дә алга омтылган шикелле. Шуңа күрә ул читтән караганда гаҗәп көлке күренә иде. Ләкин аның бил каешында аякларыннан аскан ике куян һәм бер көртлек селкенә. Газинур исә аның артыннан килә һәм күбрәк эзләргә түгел, тирә-ягына карана. Ул нигәдер яланбаш, кара чәчләре тузгыган.
Алар, Володя белән Катяны күрмичә, үтеп киттеләр. Бәлки, Газинур күргәндер дә, чөнки ул алар ягына бер тапкыр борылып карады.
— Карп Васильевич үзенең ярдәмчесен ял көнендә дә үзеннән калдырмый икән, — диде Бушуев, көлемсерәп.
— ААиңа аларның дуслыгы ошый, — диде Катя. — Газинур бик сәләтле егет. Берничә ай эчендә ул күзгә күренеп үсте.
— Мин аны монтёр Миша Степанов белән таныштырдым, — диде Володя, — ул, колхозына кайткач, электр станциясе салу турында хыяллана.
Кайдадыр тукран агач каерысына томшыгы белән бәрә. Берничә мәртәбә бәрә дә туктый, аннары тагын тук-тук тукылдарга керешә. Биек нарат башында, ботактан ботакка кенҗәлә койрыклы тиен сикерә. Ул
42
Ьолодя белән Катя аяк астына нарат күркәсе төшерде һәм түбәнгә карап тора башлады.
— Володя, сөйлә әле үзеңнең хыялларың турында. Мин барысын да, барысын да белергә телим.
Володя, Катя кебек, еракка, зәңгәр күккә карап бара һәм беркадәр вакыт эндәшми, гүя башта шул зәңгәр ераклыкта үзенең киләчәген күрергә тели. Аннары сөйли башлый:
— Мин тизрәк укып бетерергә һәм урман эшен тулысынча механикалаштыру турында хыялланам, Катя. Хәзергә әле безнең урман эшендә кул көче, ат көче күбрәк. Ләкин боларны якын киләчәктә барысын да машина алмаштырырга тиеш... Ә аннары... мин бит әле Кызыл Армиядә хезмәт итәсе кеше. Анда миң командир булу турында хыялланам. Безгә бүтәнчә ярамый... Без тыныч хезмәт кешеләре, ләкин шул ук вакыгта без ул тыныч хезмәтне саклаучы солдатлар да. Без иң элек үз көчебезгә ышанырга тиешбез.
Катя туктады, һәм, Володяга җитди карап, әкрен генә:
— Бая син шул турыда әйтмәкче идеңме?—дип сорады.
— Әйе, Катя, шул турыда.
— Мин бернидән курыкмыйм, — диде Катя бераздан, — бигрәк тә синең белән бергә булган чакта.
— Катя, бәгырем!.. — дип кычкырып җибәрүен Володя сизми дә калды. — Бу чынмы?
— Чын, чөнки... Мин сөям сине, Володя!
Шул сүзләрне әйткәч, Катя кинәт кулын тартып алды да, түбәнгә, тау астына шуып китте. Володя бәхетле күзләрен сөйгәненнән ала алмыйча, берничә секунд карап торды да, шулай ук түбәнгә очты.
...Баракта Катяны көтәләр иде. Ул монда кич саен диярлек килә һәм эшчеләргә «Корыч ничек чыныкты» китабын кычкырып укый иде. Ул бик оста укый. Китапның күңелле урыннарын укыганда, аның үзенең дә йөзе шатлыктан балкый, тавышы ягымлылана, байларның, петлюрачы- ларның кабахәтлекләрен, ерткычлыкларын сурәтләгән урыннарны укыганда, аның тавышы кырыслана, чырае караңгылана, геройларның авыр кичерешләре турында укыганда, аның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулы була. Урман кисүчеләр—картлары, яшьләре—аны тын да алмыйча тыңлыйлар, Катя белән бергә шатланалар, нәфрәтләнәләр, кайгыралар. Газинур һәрвакыт Катяга каршы утыра һәм малай чакта чирәмгә утырып, Галәк бабайның Ямәлкә патша турындагы тылсымлы хикәяләрен тыңлагандагы шикелле, китапның бер генә сүзен дә ычкындырмаска тырыша.
Катяга җылырак булсын өчен, мич янына ук елыштырылган өстәл янына Газинур бүген дә иң алдан килеп утырды. Урманда Катя белән Володяны күргәч, ул аларның бергә булуларына чын күңеленнән сөенде. Ул аларга абыйсы белән апасына караган шикелле карый иде.
«Бүген Катя бик арыгандыр, килми калмагае», дип борчылып куйды ул. Ләкин Катя билгеләнгән вакытта килеп җитте. Ул елмая-елмая килеп керде һәм инде өстәл тирәсенә утырышкан уннарча кешеләргә баш иеп:
— Исәнмесез, иптәшләр, — диде. Дядя Митрофан аңа тунын салырга булышты, куян бүреген кулыннан алды.
— Кызлар артыннан ничек ухаживать итәргә яшьләр картлардан үрнәк алсыннар, — диде ул, барысын да көлдереп.
Өстепә беж төсендәге фуфайка кигән Катя, кыска коңгырт чәчләрен төзәткәләп, өстәл янына утырды да, китапның ак кәгазь кыстырган җирен ачты. Барысы да Катяның бүген аеруча шат күңелле, көләч йөзле булуына игътибар иттеләр. Тик Газинур гына моның ни өчен шулай икәнен белә иде.
43
—- Иптәшләр, — диде Катя, — укуыбызны дәвам иттерәбез. Ләкин бүген мин сезгә күп укымам, нәкъ сәгать сигездә клубта кино башлана, ә аннары танцы була. Барыгыз да клубка рәхим итегез.
Катя үзенең моңсу, ләкин бүген үтә көчле ялтыраган күзләре белән халыкка карап алды да укый башлады.
«Бу зур, көчле кеше, нык большевик, мең тугыз йөз унбишенче елдан бирле РСДРП (б) члены, диңгез җилләре белән киселгән, Балтик матросы Федор Жухрай үзенә сихерләнгән күзләр белән карап торучы ■яшь кочегарга тормышның каты хакыйкатен сөйләде.
— Мин, туган, үзем дә бала чакта менә синең шикелле идем, — диде ул.— Көчеңне кая куярга белмисең, эчендәге буйсынмас көч тышка бәреп чыга. Мин фәкыйрьлектә яшәдем. Кайчакларда тук, яхшы киенгән бай малайларына карыйсың да, аларга булган дошманлыктан йөрәгең яна. Мин еш кына аларны бик каты кыйный -торган идем, ләкин моннан, әтинең мине нык кына кыздыруыннан башка бернәрсә дә чыкмый иде. Ялгызың сугышып, тормышны икенче якка борып булмый. Синдә, Павлуша, эшчеләр файдасын күзәтүче яхшы кеше булу өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар, тик син менә бик яшь әле һәм сыйнфый көрәшне бик аз аңлыйсың. Мин сиңа, туганкай, чын юлны сөйләп күрсәтермен, чөнки мин беләм: син эшлекле булачаксың. Юаш һәм ялагай кешеләрне яратмыйм мин. Хәзер бөтен жир йөзендә янгын башланды. Коллар баш күтәрде, алар иске тормышны диңгез төбенә батырырга тиешләр. Ләкин моның өчен ана куенында назланучы балалар ярамый, моның өчен батыр егетләр кирәк, сугыш алдыннан тараканнар шикелле ярыкка качмыйча, шәфкатьсез сугыша торган нык халык кирәк».
Газинур аны терсәгенә таянып тыңлый һәм Катядан күзен алмый. Аңа әле күп кенә сүзләрнең мәгънәсен төшенүе дә кыен, кайчагында ул бөтенләй аңлап та бетерми, җаны-тәие белән ярата башлаган Павка яки Жухрай матрос озаграк югалып торсалар, эче пошып:
Павка белән Жухрай матрос кая китте?—дип, Катяны бүлдереп, сорап та куя иде. Мондый чакта аңа төрле яктан ачуланып кычкыралар, ә Катя ачуланмый, ул аңа елмая гына. Китаптагы вакыйга урынын Газинур күптән инде үзенә яхшы таныш булган Бөгелмәгә күчереп куйган иде. Шуңа күрә китапта сөйләгәннәрне Бөгелмә урамнарындагы хәлләр итеп күз алдына китерә, аларны Гали абзыйлар белән, Бөгелмәнең туганнар каберендә күмелгән геройлар белән бәйли иде. Жухрайны ул Бөгелмә ревкомы членнары Петровская, Просвиркин иптәшләр' белән бергә күмелгән билгесез матрос итеп исәпли иде.
Павка Корчагин аны петлюрачылардан коткаргач, Газинур чиксез шатланды һәм:
— Молодец, Павка! — дип кычкырды.— Шулай кирәк, андый кеше өчен башың да жәл түгел.
Икенче көнне, Газинур бүрәнә төшереп аягын имгәтте һәм Карп Васильевич шунда* ук аны медпунктка озатты. Катя, ак халат киеп, чиста, иркен бүлмәдә берүзе утыра иде. Газинурның аксый-аксый килеп кергәнен күргәч, ул борчылып:
— Газинур, ни булды? — дип сорады.
— Таяк төште, — диде Газинур, шаяртып.
Яра шактый көчле иде, ләкин Катя перевязка ясаганда, Газинур бер генә тапкыр да ыңгырашмады.
— Мин сиңа бюллетень язам, Газинур. Син өйдә гёнә утыр, — диде Катя.
— Кирәкми, кирәкми, — диде Газинур. — Мин барыбер баракта ятмыйм.
Бары тик Катя аны шелтәләгәннән соң гына, Газинур кәгазьне кулына алды һәм, уңайсызланып:
44
Карп Васильевичка бер үзенә кыен булачак бит, — диде. Аннарь* сашын күтәреш—Катя иптәш, сез миңа, алайса, Островский китабын биреп торыгыз. Бер җирдә минем шигем бар, үз күзем белән карыйсы?* килә.
Нинди шик ул, Газинур?—дип сорады Катя, гаҗәпләнеп.
^Матрос Жухрайны эшчеләргә булышыр өчен Ленин үзе җибәргән, аның пулеметы да булган. Син, нигәдер, шул җирен укымадык.
— Ни өчен алай дип уйлыйсың?
Миңа бу турыда Гали абзый сөйләде. Жухрай матрос безнең Бөгелмәгә дә Ленин кушуы буенча килгән булган. Аның кабере дә Бөгелмәдә. Тик анда нигәдер исемен генә язмаганнар.
— Бөгелмәдә?
— Әйе, Бөгелмәнең шәһәр бакчасында. Безнең Гали абзый аны, Павка Корчагин кебек, үз күзе белән күргән... Жухрай матросны соңыннан аклар үтергән...
Катя берни әйтмәде, ул Газинурга «Корыч ничек чыныкты» китабын биреп җибәрде ҺӘхМ ул чыгып киткәч, тәрәзәдән бик озак карап торды. Газинурның китапны шулкадәр үзенчә аңлавына ул таң калган иде.
XVI
Яна ел алдыннан урман кисүчеләрнең зур җыелышы булды. Ин яхшы бригадага — Володя Бушуев бригадасына күчмә кызыл байрактап- шырылды. Володя Бушуев кызыл комач белән ябылган президиум өстәле яныннан торып, уннарча кешеләрнең алкышлары астында, байрак янына килде. Байракны тотып торучы икенче бригада җитәкчесенең кулын каты итеп кысты. Аннары байракны уң кулына тотып, халыкка таба борылды да, смирно басты. Якты электр утында байракның йолдызы» алтын чуклары һәм куе кызыл төстәге хәтфәсе җем-җем итеп торды. Володяның җилдән, кояштан каралган йөзе көләч, күзләре, чак кына кысыла төшеп, каядыр еракка-еракка карыйлар иде.
Алгы рәтләрнең берсендә, Катя белән янәшә утырган Газинур байрак тоткан Володяга сокланып карый һәм Бушуев бригадасы членнарыннан да катырак итеп, бөтен көче белән кул чаба иде. Моңарчы аның байрак тапшырганны бер дә күргәне юк иде, «Красногвардеец»та андый хәлләр нигәдер булмады. Аңа байрак алырга хокуклы булу, байрак тотып, менә шулай халык алдында басып тору бәхетенә ирешү ул бик зур, хәзергә әле Газинурның көче җитмәслек бер эш булып тоела иде. Шулай да бүген ул аерата бәхетле иде, леспромхозның начальнигы үзенең докладында, башка бик күп ударниклар белән бергә, Газинур Гафиятуллинның да исемен телгә алды. «Ирне юлдашына карап беләләр, ди. Минем юлдашым — Володя кебекләр», диц, уйлады Газинур күңеленнән һәм янында тын гына утырган Катяга карады. Ул Газинурдан да бигрәк шатланган иде булса кирәк, алсу йөзеннән нур балкый, ләкин моны берәүгә дә сиздермәскә тырыша.
Алкышлар тынгач, Володя байракны моннан соң беркемгә дә бирмәс өчен, тагын да тырышыбрак эшләячәген әйтте. Аның тавышы көчле» нык иде. «Әйе, бу егет тиз генә ычкындырмас», дип уйлап алды Газинур. Володяга яңадан бик каты кул чаптылар. Бу юлы Катя да кул чапты. *
Берничә көннән соң, Володя Бушуевны, дядя Митрофаины һәм тагын берничә кешене Свердловскига, стахановчылар киңәшмәсенә җибәрделәр. Алар белән бергә Газинур да бара иде.
Китүчеләрне озатырга Гарәфи абзый белән Һашим да килде. Мидхәт авырыбрак торганга килә алмады.
45
— Хәзер син, Газинур, дәрәҗәле көше,—диде Гарәфи абзый, аңа хәерле юл теләп. — Халык арасында үзеңнең бәяңне төшермә. Сөйләгәннәрне әйбәтләп тыңла, кайткач, безгә сөйләрсең.
— Газзән абыйны очратсаң, сәлам әйт, — дип өстәде Һашим.
Газинур әле һаман да үзенең бәхетенә ышанып җитә алмый иде. Әйтүе генә җиңел бит, ул Володя Бушуевлар белән бергә, леспромхозның иң яхшы эшчеләренең берсе булып, киңәшмәгә бара. Юк, бу, мөгаен, бик матур бер төштер, менә ул уяныр да — барысы да бетәр. Ләкин башкалар белән бергә Павел Иванович та Газинурның кулын кыса һәм елмаеп сорый:
— Я, ничек, иптәш Гафиятуллин, шатмы?
Свердловскига алар кич белән килеп җиттеләр. Поезддан төшүгә аларны машина көтеп тора иде инде. Шау-гөр килеп утырдылар да ике ягында Газинур якыннан әле һичкайчан күрмәгән биек-биек таш йортлар тезелеп киткән урамнар буйлап киттеләр. Күперләр, чатлар, мәйданнар, бакчалар артка калды. Газинурны шәһәрнең зурлыгы гаҗәпләндерде, һәм ул үзе белән янәшә утырып барган Володядан:
— Мәскәү Свердловскидан зурракмы?—дип сорады.
Володя башта көлеп җибәрде, аннары якын күреп аңлата башлады.
— Москва, Газинур, безнең илебезнең башкаласы, ул Свердловскидан зур, күп зур һәм тагын да зуррак булачак,— диде.
Аларны шәһәрнең иң яхшы гостиницасына урнаштырдылар. Келәмнәр, ямь-яшел гөлләр, рәсемнәр, картиналар белән бизәлгән киң, якты баскычлар буенча алар өске—бишенче катка күтәрелделәр. Яшь кенә бер кыз аларга бүлмәне ачып бирде.
— Рәхим итегез, урнашыгыз, иптәшләр,—диде.
Стенада Ленин белән Сталинның бергә төшкән рәсемнәре эленгән иде. Газинур аларга бер карап алды да, зур тәрәзә янына килде. Бер кулы белән челтәр штораны кайтарды һәм урамга карый башлады. Аның каршында электр утларына чумып, төнге Свердловск җәелеп ята иде. Газинур иң элек утларның күплегенә игътибар итте. «Ут диңгезе икән биредә, төнлә инә табарлык», дип уйлап алды ул. Аннары киң мәйдан аркылы бертуктаусыз диярлек узып торган машиналарга, кешеләргә карап тора башлады. Газинур машиналарга да, кешеләргә дә мондый биек урыннан һичкайчан карап торганы юк иде. Мәзәгрәк икән. /Машиналары папирос кабыннан әллә ни күп зур түгел, кешеләре тагын да...
Газинур үзенең көтү көткәндә, биек усак башына менгән чагын исенә төшерде һәм ихтыярсыздаи көлемсерәп куйды. Юк, Газинур хәзер инде агач ботагында утырмый, ул менә дигән таш пулатның тәрәзәсеннән карап тора. Кем соң аны мондый биеккә күтәрде? Кем соң аны шундый таш пулатларга кертте? Газинур артына борылды һәм аның карашы яңадан Ленин белән Сталинга тукталды. «Рәхмәт сезгә!» диде ул күңеленнән.
Киңәшмә икенче көнне иртән башланды. Алар бөтен төркемнәре белән залга керделәр. Халык бик күп иде. Залы Да урмандагы клуб хәтле генә түгел — мең кеше сыярлык.
Володя Бушуевны, башкалар белән бергә, президиумга сайладылар һәм Газинур яңадан үзенең дусты өчен горурланып куйды.
Докладчы, чәченә чал кергән, өстенә кара постау гимнастерка кигән, билен киң каеш белән буган бер кеше урман эшенең халык хуҗалыгында тоткан әһәмияте, партия һәм хөкүмәт тарафыннан бирелгән планның ничек үтәлеше, шул планны тырышып үтәүче стахановчылар турында, урман эшен механикалаштыру, аңа даими кадрлар булдыру турында, урман кисүчеләр алдында торган зур бурычлар турында сөйләде һәм урман кисүчеләрне, үзләренең чыгышларында кыйммәтле эш тәҗрибәлә-рен уртаклашырга чакырды.
Газинур докладны бер сүзен дә ычкындырмыйча тыңларга тырышты һәм докладчы урман эшенең киләчәге турында сөйләгәндә шул хәтле
46
хыялланып китте, зал тып-тын утырганда, ул бер үзе кинәт кул чаба башлады. Кайберәүләр аңа борылып карады, ләкин күпчелек аңа иярД^ һәм берничә секундтан шундый көчле алкышлар яңгырады, Газинур инде беренче булып үзе кул чабуына да ышанмый иде.
Гәнәфестән соң, атаклы стахановчылар трибунага чыгып сөйли башлагач, I азинур тагын тып-тын калды. Аларның сүзләрендә Газинур өчен шул хәтле күп яңа нәрсә бар иде, ул аларны барысын да хәтерлл алмам дип борчылып куйды. Газинур бу киңәшмәдән кайткач, үзенеч һәм иптәшләренең эшенә бөтенләй башкача караячагын төшенде.
Төнлә, сиртмәле кроватьта, ак җәймәләр эчендә рәхәтләнеп ял иткәндә, ул Газзәнне исенә төшерде. Кайда икән ул? «Бәхетен» таптымы икән? «Юләр син, Газзән абый, безнең заманда бәхет эзләп чапмыйлар, тырышып эшләсәң, бәхет үзе синең янга килә».
Леспромхозга алар дүртенче көнне кайттылар, һәм Газинур, юл киемен дә алмаштырмыйча, Карп Васильевич янына йөгерде.
— Я, кайттыңмы, стахановчы? — дип, көләч йөз белән каршы алды аны карт урманчы.
— Кайттым, кайттым, Карп Васильевич. Иллә әйбәт булды да!
Алар өелеп бетмәгән штабель өстенә менеп утырдылар, һәм Газинур үзенең күргәннәре-ишеткәннәре турында җанланып сөйләргә кереште. Карт аны бүлдермичә тыңлады.
XVII
«Договор срогын тутырам да, бер көн тормый «Красногвардеешжа кайтам», — дип яза иде Газинур үзенең Миңнурыена җибәргән кош теледәй хатларында. Ләкин ел үтте, Гарәфи абзый, Һашим һәм Мидхәт кайтып киттеләр, ә үзенең колхозына, сөйгәненә бөтен җаны-тәне белән ашкынган Газинур һаман леспромхозда калды. Баштарак отпускыга кайтам дип йөргән иде, соңыннан ялын да биредә генә үткәрде. Аның сагынулары бермә-бер артты, ялгыз гына калган чакларында, бигрәк тә көз көне, биек зәңгәр күктән өчпочмак-өчпочмак булып тезелешеп үткән кыр казларының моңлы тавышлары яңгырап торган минутларда, бик ямансулый һәм бараклардан ераккарак китеп, кайда булса әкрен генә гөжләгән биек наратларның төбенә чалкан ятып, тавышын артык күтәрмичә. борынгы озын көйләргә сузып җырлый торган булды. Шундый чакта аның янына инде иң якын өлкән дусты булып киткән Володя Бушуев яки бүтән иптәше килеп чыкса, Газинурның сагышлы йөзен күреп:
— Нихәл, дус, туган җирләреңне сагынасыңмы әллә?—дип сорыйлар иде. Газинур риялана да, сер яшерә дә белми иде. Кем генә сорамасын, ул турысын әйтә иде:
— Миңнурыем көтә анда мине. Колхозымны сагындым. Ничек эшләгәннәрдер быел. Дәүләткә ашлыкны тапшырып бетерделәрме икән? Хезмәт көненә ничәшәр килодан тия икән. Моңарчы безнең колхоз районда кызыл тактадан бер дә төшмидер иде. Председателебез Хәнәфи абзыйны ел саен бүләклиләр иде.
Газинур колхозы турында бирелеп сөйли-сөйли дә, кинәт күз алларын кулы белән уып алып, тирән генә көрсенеп куя иде.
— Хәзер безнең колхозның эшләре бетеп килә инде. Озакламыйча анда туйлар башлана. Кайчакта берьюлы икешәр-өчәр туй була, бөтен колхоз бәйрәм итә. Ә яшь егетләр, яшь кызлар мондый чакларда чистым акылдан язалар...
Газинурның мондый сүзләрен ишеткәч, кайберәүләр мәсьәләне икенчегә борып, Газинурны шаяртып та алгалыйлар:
— Мондагы кызлар колхоз кызларыннан киммени. Менә дигән урман кызын табып бирәбез үзеңә, Газинур, — диләр. Үзе һәрвакыт
47
шаяртырга, кешенең хәтерен калдырмыйча гына аңардан көләргә яраткан Газинур, үзен шаяртканда да бер дә ачуланмый һәм үпкәләми иде. Киресенчә, андый чакта ул ничектер тагын да наянрак төс ала, күзләре пешеп җиткән чия шикелле ялтырыйлар, йөзеннән елмаюы очмый.
— Урман кызыгызны бик алыр идем дә, киткән чакта Миңиурый минем йөрәгемне үзенең чуар яулык читенә бәйләп, «Красногвардеец»та калдырды шул. Ә икенче йөрәгем юк.
Иптәшләре, дуслары арасында ул үзен җиңелрәк хис итә, сагышлары онытыла, күңеле ачылып, иркенәеп китә. Ә ялгыз гына калдымы, күңеле яңадан туган җирләренә оча һәм кайда булса сап-сары бүрәнәләр штабеле өстеңә утырып, яки тынып-томрап аккан Каманың биек ярына басып, әкрен генә җырлап җибәрә:
... Сагынасыңмы дип сорыйсыз,
Сагынмаган кая ул.
Ләкин сагынулары никадәр генә көчле булмасын, туган колхозы турындагы уйлар аны никадәр генә борчымасыннар, Газинур хәзергә моннан китә алмавын да аңлый иде. Көчләп җибәрмәгәнгә түгел, көчләп аны берәү дә тота алмас иде, ә вөҗданы кушмаганга китә алмый иде ул. Ниндидер күзгә күренми торган яшерен, нечкә җепләр аның йөрәген шушы калын урман эчендәге леспромхозга аерылмаслык итеп бәйләгәнен, бу леспромхоз аның өчен вакытлы бер эшләү урыны гына булмыйча, туган колхозы кебек күңеленә бик якын, гомерлек бер урын булып тоела башлады. Партком секретаре Павел Иванович Иванов белән сөйләшкәннән соң, аның бу тойгысы тагын да көчәйде һәм ачыкланды. Газинур йөрәге кушмаганга гына түгел, ә акылы белән аңлап, моннан китә алмавын төшенде.
Ул чакта Газинур баракта түгел, Карп Васильевич өендә тора иде. Карп Васильевич, бик каты авырып, хатыны белән бер айга Сочига санаторийга китте. Газинурны өй карарга калдырдылар. Киткән чакта Карп Васильевич:
— Менә сиңа, Газинур, бөтен шкафларның ачкычлары, сиңа нәрсә кирәк булса, барысын да ал. Ашарыңа берәр нәрсә кирәк булса, кар базына төшәрсең. Анда Мария Ивановнаның запаслары бар... — диде.
— Юк, юк, бөтен җирне бикләгез дә ачкычларны үзегез белән алып китегез. Миңа бүлмә ачкычы калса, шул җитә, — дип каршы килде Газинур. Ләкин Карп Васильевич һәм Мария Ивановна тыңларга да теләмәделәр.
Газинурга ак шарлы, йомшак түшәкле кроватьта ятак күрсәтеп калдырганнар иде. Ләкин ул аларга кагылмалы, барактан үз мендәре белән юрганын китерде дә, залдагы диванга ятып йоклады. Гөлләр, көзгеләр, камодлар белән тулы, идәннәренә паласлар җәйгән иркен. бүлмәләрдә Газинур үзен бик сәер хис итте. Монда аңа күңелсез иде. Аны шау- шулы барак үзенә тарта иде. Ул кайда гына булса да, кешеләр арасына ашыга иде. Биредә ул бары тик Карп Васильевичка олы хөрмәт йөзеннән генә калды.
Баракта чакта Газинур яныннан дус-ишләре өзелми иде. Газинур Карп Васильевич өенә күченеп килгәннән бирле аның янына кичләрен берәү дә керми башлады.. Газинур, эче пошканнан өстәлдәге ком сәгатен әле бер башы, әле икенче башы белән утыртып куеп, ком агуына карап торырга гадәтләнде (бу ком сәгатен Карп Васильевич кайсыдыр курорттан истәлек итеп алып кайткан иде). Менә шундый күңелсез кич-ләрнең берсендә, Газинур, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, фикус гөлләре арасында прлы-бирле йөренгән һәм, ком сәгатен әле бер, әлеикенче башы белән утырткалап торган чагында, кемдер капканы какты. Бәйдәге сары эт бәргәләнеп-бәргәләнеп өрергә тотынды. Газинур, дусларының берсен күрергә өметләнеп, тиз генә ишек алдына йөгереп чыкты һәм
48
капканы ачып җибәргәч, партком секретаре Павел Иванович Ивановны күреп шаккатты.
— Хуҗалар кайтмадымы әле? — дип сорады ул, Газинур белән кул биреп күрешкәч. Ивановның башында киң кырлы эшләпә, өстендә җиңел соры плащ, аягында күн итек иде. Күрәсең, ул ерак участокларны әйләнеп кайта.
— Юк, — диде Газинур һәм секретарьны өйгә чакырыргамы, чакырмаскамы дип икеләнеп торганда — ни әйтсәң дә үз өе түгел бит —Павел Иванович үзе әйтә куйды:
— Әйдә, Газинур, кереп бераз сөйләшеп утырыйк әле,— диде. — Күптән инде синең белән сөйләшергә дип йөри идем, бер дә вакыт тими килде.
Алар болдырдан күтәрелеп, иркен өйалдына, аннары бүлмәгә керделәр. Павел Иванович, күрәсең, элек монда бик еш булгалаган, ишекләрнең кая таба ачылуларын бик яхшы белә иде.
Газинур ак абажурлы борынгы асылмалы лампаның кысылган филтәсен күтәрә төште. Өй эче яктырып китте. Павел Иванович эшләпәсе белән плащын салып, ишек кырыендагы болан мөгезенә элде дә, өстәл янына килеп утырды.
Бу озын буйлы, такыр башлы, алтын күзлекле кешене җыелышларда. урман участокларында, баракларда көн саен күрергә күнеккән Газинур, шушындый гади өй эчендә аны беренче күргәнгә, бераз гаҗәпләнде дә. Павел Иванович үзенең тышкы кыяфәте белән бөтенләй башка кеше булса да, аның акыллы күз карашында, кешегә булган җылы мөнәсәбәтендә, гадилегендә Газинурның беренче әйдәүчесе, беренче укытучысы Гали абзыйга охшаган сыйфатлары күп иде. Газинур моны Павел Ивановичны һәр күргән саен сизә иде, ә хәзер икәүдән икәү утырганда моны аерата ачык күрде һәм сөенеп китте.
Газинурның чәе кайнаган иде. Ул, буфетны ачып, өстәлгә ике стакан, ак күмәч, шикәр куйды да, чәйнеген алып килде. Газинур шул «хатын- кыз эшләрен» башкарганда, Павел Иванович аны күзәтеп торды.
— Я, Газинур, колхозга кайтабызмы? — диде Павел Иванович, бал кашыгы белән үтә куе чәйне болгатып. Ул Газинурның договор срогы тулганлыгын белә иде.
— Кайтасы килә, Павел Иванович, — диде Газинур. Аның тавышында тирән сагыну яңгырады.
— Синең анда кемнәрең бар? Хатының юк бугай?
— Әти карт бар, аннары...
— Сөйгән кызыңмы?
— Әйе, — диде Газинур һәм аның сөйкемле йөзе җиңелчә кызарды.
— Туйга көтәме? — Павел Иванович, стаканын иреннәре янына күтәреп, Газинурга көлемсерәп карады. Газинур да елмайды.
— Алай ук өздереп сөйләшмәгән идек сөйләшүен дә, эшләр шуңа таба бара иде.
Парторг бер минут чамасы эндәшми торды. Кайчандыр ул да, Газинур кебек, янып торган яшь егет иде һәм үзенең сөйгән кызына өйләнергә җыена иде. Ул чакта Павка Иванов Урал елгалары буенда әтисе белән бергә такта яра иде. Иртәгә туй дигәндә, жандармнар аны кулга алдылар һәм ул үзенең сөйгән кызын яңадан күрә алмады. Ул, Павел Ивановичны эзләп, ерак Себергә киткән һәм кайдадыр очсыз- кырыйсыз Себер тайгасында аның эзләре мәңгегә югалган. Хәзер менә Павел Ивановичның чәчләренә чал төшкән, күз төпләре вак-вак җыерчыклар белән капланган, ә ул көннәрнең кайгысы һаман онытылмый...
Газинур, әлбәттә, бу турыда бернәрсә дә белми. Ул, парторгның чал төшкән чәченә, күз төпләрендәге вак-вак җыерчыкларга карап, бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлады.
49
— Газинур, — диде Павел Иванович бераздан һәм егеткә туры итеп карады. — Без хәзерли торган агачларның кайларга китүе, алардан нәрсәләр эшләнүе турында уйлап караганың, бармы?
— Кайчак уйлап алгалыйм,—дип җавап бирде Газинур. — Бу турыда Карп Васильевич миңа еш сөйли. Ул һәммәсен белә. Аның белмәгәне юк.
— Әйе, Карп Васильевич күп нәрсә белә, — диде Павел Иванович.
һәм алар агачның халык хуҗалыгында тоткан урыны турында сөйләшеп алдылар. Аннары Павел Иванович йомгак ясап әйтте:
— Әйе, агач кеше тормышының барлык тармакларында да, Газинур, бик кирәкле нәрсә. Агачтан башка бер генә производствоны да күз алдына китерергә мөмкин түгел. Җыеп әйткәндә, Газинур, без монда хәзерли торган бүрәнәләр илебездә коммунизм сараен торгызыр өчен, илебезне, барлык явыз дошманнарга бирешмәслек итеп ныгыту өчен кирәк. Илебез бездәй, агач хәзерләүчеләрдән, агачны мөмкин кадәр күбрәк бирүне таләп итә. Озакламыйча, менә, яңадан кыш килеп җитә. Ә кышын, син беләсең инде, безнең урак өсте, сезон. Быел план, былтыргыга караганда бермәбер артык. Ә эшче куллар җитешми. Бигрәк тә тәҗрибәле эшчеләрдә тоткарлык зур. Без аларны ел саен эшкә өйрәтәбез, ел саен алар китеп тора.
Газинур парторгның тел төбен бик тиз төшенде. Ул бераз уйлап торды да:
— Кирәк икән, Павел Иванович, мин тагын бер сезонга калам. Туй бездән качмас әле,— диде.
...Бу кыш ничектер бик тиз үтеп китте. Беркөнне шома саплы тамгасын бил каешына, ялтырап торган җыелма метрын күкрәк кесәсенә кыстырып, киселгән делянка буйлап барганда, Газинур әле яңа гына кардан ачылган агач төбендә шәмәхә төсендәге нечкә умырзая чәчәген күреп туктады да, иелеп өзеп алды.
— Малай, яз җиткән бит!—диде ул һәм тирә-ягына гаҗәпләнгәнсы- ман карады. ДАоннан әле бернич.ә генә атна элек бу урында мәһабәт каратлар белән аралашып, өрәңгеләр, ак чыршылар шаулап үсеп тора иде. Аннары бирегә үзенең моторлы пычкысы белән Володя Бушуев һәм аның иптәшләре килде... Хәзер монда яңадан тирән тынлык. Урман кисүчеләр моннан еракка киткәннәр инде. Агачлар булмагач, бу урында кар да тизрәк эрегән һәм кар китәр-китмәс беренче яз чәчәге—умырзая да баш күтәргән.
Газинур, башын артка ташлап, күккә карады. Күк йөзе чиста, зәңгәр һәм, Миңнурыйның косынкасы кебек, җиңел иде. Газинурның кызу эш эчендә онытылып торган сагынулары тагын кузгалдылар һәм ул, яңадан умырзаяга карап:
— Малай, яз җиткән бит! — дип куйды. Нәкъ шул чакта өстенә кыска пиджак, аякларына озын кунычлы күн итек, башына каракүл бүрек кигән Павел Иванович килеп чыкты. Ул, мөгаен, кулына умырзая чәчәге тотып, исәпкә калган Газинурны ерактан ук күргәндер — ерактан ул чыннан да шәп күрә — һәм хәзер ничектер хәйләле дә, шаян да, мөлаем да елмаеп килә иде.
— Нихәл, Газинур, — диде ул, — умырзая таптыңмы? Яз җитте диген!
— Яз җиткән шул, Павел Иванович, ә мин менә шуңа гаҗәпләнеп торам әле.
— Күңелләрең дә җилкенә башладымы?
Газинур Павел Ивановичның тел төбен аңлап җиткермәде. Ул аның келәч йөзенә, аннары пиджак кесәсеннән чыгып торган «Правда»
<• ,С. Ә.“ № ю.
50
газетасына күз төшереп алды да, «бригадаларда беседа үткәреп кайта», дип үзенчә уйлап куйды.
— Я, күңелләрен җилкенәме, юкмы? — дип кайтарып сорады ул һәм Газинурның кулындагы чәчәккә башы белән ымлады: — Мин менә урманда әллә ничә җирдә умырзая күрдем — өзмәдем, син берне күргәнсең. аны да өзгәнсең. Володя Бушуев тагын да уздырып җибәргән — ул бер бәйләм җыйган.
Кинәт Газинур елмаеп куйды.
— Сез, Павел Иванович, безнең Хуҗа Насретдинчарак, ерактан урап әйтәсез икән. Берьюлы абайлый да алмадым.
Павел Иванович бераз уйлап торгач:
— Әйе, Газинур, яз килде, — диде. — Сиңа да кайтырга вакыт. Югыйсә, Миңнурыең көтә-көтә саргаеп беткәндер. 'Аны артык саргайтырга ярамас. Хәзер урманда эшнең азрак чагы. Бар, кайтып туй яса да, кышка, теләсәгез, парлашып килегез. Икегезгә дә эш җитәчәк,— ул Газинурның нык иңбашына кулын куйды. — Алтын чагың синен, Газинур. Сине анда ничек көткәнлекләрен мин күз алдыма китерә алам. Ашык, дустым, бәхет илт үзләренә.
Шул көннән Газинур юлга хәзерләнә башлады.
XVIII
«Красногвардеец»ка Газинур көн урталарында килеп төште. Май ае иде. «Алга» юлы буендагы тау башыннан үзәнлектә бик җайлы гына урнашкан сөекле колхозын күргәч, Газинур арбадан сикереп төште дә, тау түбәсендә, җил двигателе янында, туктап басып калды. Ул бер колхозына, бер двигательнең биек, челтәрле башнясына, көмешсыман канатларының кояшта ялтыравына карап ала һәм ихтыярсыздан күзлә-ренә шатлык яшьләре килеп тыгыла иде. Анда, шәһәрләрдә генә түгел, ерак-ерак колхозларда да «индустрия» чәчәк ата. Ул киткәндә бу көмеш канатлы двигатель хыял гына иде бит!
Озак вакытлар читтә йөреп, зур-зур шәһәрләрдә эшләп кайткан кешегә үз авылы һәрвакыт кечерәйгән, искергән, фәкыйрьләнгән күк тоела. Ул үзенең хыялында матурлап пөхтәләп йөрткән авылын танымыйча берничә минут аптырашка калып тора. Ике елдан артык читтә йөреп кайткан Газинур да үз колхозын беренче күргәч, гаҗәпләнеп куйды. Ләкин бу гаҗәпләнүе күңелне тырнаган кызганычлыктан түгел, ә, киресенчә, тирән сокланудан иде. Ул киткәндә шәп-шәрә булган йорт тирәләре хәзер инде яшеллеккә күмелгәннәр. Ихаталы бакчаларда, тырыш куллар үстергән шомырт-чияләр, алмагачлар шау чәчәктә утыралар. Бөтен үзәнлектән бөркелеп-бөркелеп тәмле чәчәк исләре килә! Ләкин чәчәк исләре генәме! Газинур, башын артка ташлап, мәһабәт двигательгә тагын бер мәртәбә карап ала, аннары аның сөенеч белән тулы күзләре инде салынып беткән май чыгару заводының яңа бинасына текәлә, яңа сыер абзарлары, терлек каралтылары буеннан йөгереп үтә, аннан яңа буралы ашлык амбарларына, тугым бөгү мастерскоена, аннары тагын да ераккарак омтылып, каршы яктагы тау башында олы таусыман торган ябык ындырга, аның янындагы тегермән бинасына һәм, ул киткәндә салына башлаган амбарлар тирәсендәге әллә нихәтле бүтән биналарга барып тукталалар. Чү, кайдандыр Газинурга бик яхшы таныш булган озын-озыи зырылдау тавышы ишетелә. Зырылдау бер нечкәргәндәй була, бер тагын да калыная төшә. Тукта, бу түгәрәк пычкы тавышы ич! Колхозда түгәрәк пычкы! Әллә үзләре такта да яралармы? Ул пычкыны нәрсә белән әйләндерәләр? Әллә движоклары да бармы? Бар шул, әнә аның үзенә бертөрле калын тавышы яңгырын! Нигә, нигә соң бу турыда хатта язмаганнар иде?!
51
Газинур күзләреннән аккан шатлык яшьләрен уч төбе белән сөртеп ала һәм бары шуннан соң гына үз йортына карый. Туган йорты бул- маса да, торган йорты. Аны да танырлык түгел. Аның каршында да бакча үскән, яфраклардан хәтта тәрәзәләр дә күренми.
Урам уртасында, яшь чирәмдә ап-ак казлар төркеме тупланган. Казлар башларын канат асларына тыгып, кузгалмыйча йоклыйлар. Ак яулыгын артка кысып бәйләгән, ак алъяпкычлы бер кыз сиртмәле коедан су ала-ала, правление ишеге төбенә баскан шундый ук ак алъяпкычлы, ак яулыклы икенче бер кызга кул болгый. Кемнәр икән? Правление ишеге төбеидәгесе Әлфия түгелме икән? Туйлары булдымы икән?
Исаково очыннан, фаралары белән кояшта җемелдәп, йөк машинасы төшеп килә. Правление ишеге төбендәге кыз аңа таба борылып карый, аннары ялт иттер/еп ишектән кереп югала. Газинур көлемсери һәм күзләре белән Миңнурыйның тәрәзәсен эзли һәм яшел агачлар арасыннан күреп ала: әнә ул, һәрвакыттагыча ап-ак пәрдәсе төшерелгән.
Миңнурый, Миңнурый! Гөләп чәчәгем! Сизәсеңме синең бәхетең нинди якын! Газинур түзми, киң күкрәге белән туган колхозының тәмле һавасын киерелеп сулый да, ачык, күңелле тавыш белән җырлап җибәрә:
Безнең илләр — матур җирләр, Гөрләп үсәләр гөлләр...
һәм җырын яртысында өзеп, бөтен көче белән таудан түбәнгә омтылып, яшь колын кебек сикерә-сикерә, авылга таба йөгерә башлый.
Алдан хәбәр итмәгәнгә, Газинурны өендә берәү дә көтми иде. Бөгелмәдән ул очраклы атка утырып кайтты.
Газинур, җилкапкаиы ачып, ишек алдына йөгереп килеп керде. Ишек алдының яртысын диярлек биләп алган бакчада әтисен күрде. Гафиятулла бабай, май ае булуга карамастан, башына колакчын бүреген, өстенә иске тужуркасын киеп, алдына алъяпкыч элгән килеш, кулына тимер көрәк тоткан да. һәрвакыттагыча, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, карлыган куаклары төпләрен йомшарта иде.
Газинур, бер кулы белән читәнгә тотынган һәм бөтен гәүдәсе белән алга омтылган килеш, урыныннан кузгала алмыйча, берничә секунд буенча әтисенә карап торды. Аның күңелендә гомер буе кулы эштән бушамаган, ару-талуны белмәгән кадерле карт әтисенә карата чиксез зур, изге мәхәббәт, уллык мәхәббәте ташый иде. Кинәт ул, нәкъ сабый ча- гындагыча:
— Әтием! — дип кычкырып җибәрде һәм күз ачып-йомганчы тәбәнәк читән аша сикереп, аңа каршы йөгерде, һич тә көтмәгәндә һәм уйламаганда улын күргән Гафиятулла бабайның кулыннан көрәге төшеп китте. Ул бер сүз әйтә алмый баскан урынында катты да калды. Кинәт нәрсәдер аның бугазыннан кыскандай булды, ул авызын ачты. Сирәк керфекләре еш-еш селкенә башладылар, тез буыннары калтырап китте.
—- Газизнурым!—диде ул ахырда һәм калтыранган ике кулын алга сузды.— Улым, синме бу? Сине күрәмме мин, балакаем?!
Гафиятулла бабайның тавышы калтырый һәм ике күзеннән мөлдерәп яшь ага иде. Газинур аның кочагына ташланды һәм башын, шулай ук нәкъ бала чагындагыча, әтисенең күкрәгенә куйды. Әтисе аның маңгаеннан үпте, кабарып беткән зур кулы белән Газинурның җиткән чәченнән сыйпады һәм һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
— Газизнурым... Сине дә күрер көннәрем бар икән! Газизнурым!
Газинурның энесе Халикъ өйдә пәке белән нидер юнып утыра иде. Ишектән килеп кергән абыйсын күргәч, ул урыныннан сикереп торды да:
— Әни, абый кайткан! — дип кычкырып, Газинурның муенына килеп асылынды. Кече казан яныннан, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Шәмсинур җиңги килеп чыкты һәм ике кулын сузып, Газинур белән күреште.
v
52
Халикъны шунда ук Мисбахларга йөгерттеләр. Өйдә булсалар — парлап килсеннәр, дип әйттерделәр. Ул арада Газинурның кайтуын ишеткән күрше-күлән керә башлады. Иң элек Галәк бабай белән Сабир бабай килеп җиттеләр. Галәк бабай озын ак күлмәк өстеннән җиңсез казаки кигән, аягына каталар элгән, башында кырпулы бүрек. Ул һаман шундый ук, бер дә үзгәрмәгән төсле. Сабир бабай исә шактый бирешкән, сакал-мыеклары тәмам агарган, гәүдәсе дә бөкрәя төшкән.
— Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер,— диде Галәк бабай һәм, исәнлек-саулык • сораша-сораша, Газинур белән ике куллап күреште.
— Балакаем, наныем, исән-сау кайттыңмы?—дип Сабир бабайда ике кулын сузды.
Картлар артыннан ук хатыны Мәйсәрә белән Мисбахетдин килеп җитте.
— Абый! — дип, Газинур Мисбахны кочаклап үпте. — Исән-сау торасыңмы? Мәйсәрә апа исәнме?
Мәйсәрә йөкле иде һәм үзенең шундый хәленнән уңайсызланып булса кирәк кызарып куйды. Газинур аның тартынып кына сузган кулын кысты.
— Барыгыз да исән-саумы, Мәйсәрә апа, балалар?
Газинур, апа дигәч, Мәйсәрә тагын да кызара төште, кыз чагында Газинур аңа исеме белән генә дәшә торган иде.
— Инде ул хәтле картайтмасаң да ярар, — диде ул, елмаеп, һәм кече якка, Шәмсинур җиңги янына узды.
Газинурның кайчан кайтасын белмәсәләр дә, көтеп торганнар, ахрысы. Шәмсинур җиңгинең кар базы буш түгел иде. Атлан мае, каймагы, юкә балы, каклаган ите, чәкчәге — барысы да табынга тезелде. Коймак та өлгерде. Газинур үзе алып кайткан шәһәр күчтәнәчләрен дә табынга куйды. Гафиятулла^ бабай Шәмсинур җиңги белән пышылдап сөйләшкәннән соң, өстәлгә бик зур чүлмәк белән бал килеп утырды. Галәк бабай белән Сабир бабай, бер-берсенә карашып, сакалларын сыпырып куйдылар.
Чәй һәм бал эчә-эчә барысы да — картлары, яшьләре астыртын гына Газинурга күз төшергәләп торды. Чын икән, йөргән таш шомара икән. Газинур моннан ике ел элек колхоздан киткәндәгечә түгел. Өс-баш та яхшы ук спайланган, урман һавасы да бик килешкән, ахрысы, яңаклары күпереп, алсуланып торалар. Ләкин Газинурның үзгәрүе киемендә һәм йөзендә генә түгел, аның үзгәрүе күз карашында да, сүзләрне ашыкмыйча, төпле итеп сөйләвендә дә (аңа шәһәр турында, эшләгән эше турында хәтсез күп сораулар яудыралар, ул алариың берсен дә җавапсыз калдырмады), үз-үзен тотуында да сизелә иде. Ул акыллыланган, олыгайган һәм үзенә хөрмәт уяттыра ала иде.
— Яшь чагында дөнья күрү ир егетнең бурычы, диләр иде борынгы картлар, — дип Галәк бабай, биш бармагына күтәргән тәлинкәсенә өрә- өрә сөйли иде. — Инде исән-сау кайтуың бик шөкер. Хәзер, әти-әниец исән чагында үзеңне башлы-күзле иткәндә дә ярар иде, Газинур.
Ә Сабир бабай кордашының сүзләрен җөпләп торды. Янәсе, бик вакыт җиткән, яшьлекнең кадерен белергә кирәк, әгәр мәслихәт күрсәләр ул үзе яучы булып барырга да хәзер.
Газинур! бу сүзләре өчен картларга рәхмәт әйтеп тә, ачуланып та торды. Миннурыйны күрмичә торып бу турыда һич тә сөйләшәсе килми иде аның. Ул сүзне колхоз хәлләренә күчерергә теләде, ләкин, картлар алдында әдәп саклап, алариың сүзләрен бүлдермәде. Сөйләшә торгач, картлар үзләре үк колхоз хәлләренә күчтеләр.
— Сагынгансың инде колхозыбызны,—дип әйтеп куйды Сабир бабай, Газинур алып кайткан күчтәнәчләрдән авыз итеп. — Туган җирләр сагындыра. Мин шулай Карпатта йөргәндә, шәрә муенлы бөркетләр ге
53
нә куна торган таш өстснә утыра идем дә, күңелләр бик ямансулый башлагач, әкрен генә җырлап җибәрә идем.
— Туган җирдән туйган юк, — дип Гафиятулла бабай, үзенең Кавказда хезмәт итүләрен искә төшереп алды. Аннары кар түбәле Кавказ тауларыннан төшеп, яңадан «Красногвардеец»ка кайтты. — Колхозыбызның хәле, улым,— диде ул, кечкенә сакалын бармаклары белән ара- лаштырып,— бик күркәм бара, әйе. Язгы чәчүне вакытыннан алда төгәлләдек. Апрельнең ничәнче числосында әле, картлар, чәчүгә төштек?.. Элекке заманда бу вакытта Ялачич бояры да кузгалмый иде.
■— Уҗымнар бик яхшы күтәрелеп килә, — диде Галәк бабай әле һаман да исән, тигез тешләре белән гәрәбәдәй конфетны тешләп, чәен эчкәч: — Кичә генә Хәнәфи белән бөтен кырларны атта әйләнеп кайттык. Хәнәфигә дә әйттем, күз генә тимәсен, быел уҗымнар да, сабан ашлыгы да бик әйбәт өметләр тудыра. Яңгырлар да бик вакытлы явып алды.
— Ветрянканы күргәнсеңдер инде. Газинур,—диде Сабир бабай.— Таки җилне эшкә җиктек бит. Кайчан телибез, шунда абзарларга су бирә. Элекке заманда мондый хәлләр әкиятләрдә генә була иде. Син беләсең бит, терлекләрне сугара-сугара нихәтле газап чигә идек. Ә хәзер, берәр яшьрәк егетне тауга йөгертәм дә: су! дип кычкырам и, рәхим ит, улакларга көмештәй саф су чишмә кебек чылтырап ага. Хайваннарның җаннары нихәтле тели, шул хәтле ага. Әхмәтгалигә рәхмәт, Хәнәфигә рәхмәт. Алар башлап тотындылар.
— Үткән правлениедә электростанция салдыру турында караганнар,— диде Гафиятулла бабай. — Гөлләр дә килеп киткән иде. Хәзер ул инде инженер, бик зур урында эшли.
Гөлләр турында ишеткәч, Газинур сөенеп куйды. Гөлләр аңа монтёр- лыкка өйрәнергә кушкан иде. Хәзер Газинур бу эш белән беркадәр таныш. Аның сандык төбендә инструментлары да бар. Колхозда электростанция генә салсыннар, ул һичшиксез анда күчәчәк.
— Сабирҗан тимерченең малае Сөләйман правлениедә радио ясаган,—дип өстәде Галәк бабай. — Кеше дигәннең акылы! Үз түреңдә утырып, мең чакрымнардан сөйләүченең тавышын ишетәсең...
Газинур сүз арасында Гали абзый турында сорап куйды, районда эшли икән. Сәламәтлеге яхшырган. Озакламыйча отпускка кайтачак икән.
Бал Галәк бабайның башына шактый көчле йөгерде, ахрысы. Ул күбрәк сөйли башлады. Аннары Газинурга карап:
— Газинур, улым, урманда нинди җырлар җырлый идегез? — дип сорады.— Бер җырлап, картларның күңелен күрмәссеңме?
Җыр дигәндә инде Газинурның капчыгы тишек түгел. Әтисе‘белән абыйсына бер карап алды да җырлап та җибәрде.
Галәк бабай аны, башын иеп, тыңлап торды һәм Газинур җырлап бетергәч, әйтә куйды:
— Яңа җырлар икән. Без яшь чакларда андый җырлар юк иде. Безнең җырлар башка иде. Ишеткәнегез бармы лашманчылар турында? Күптән булган хәл инде ул. Петр патша заманында башланган. Петр патша пароходлар ясаткан, шуңа бөтен ил белән урман кискәннәр. Безнең бабайлар мари урманнарында лашман куганнар. Минем үземә дә Севастополь сугышы елларында лашманда булырга туры килде. Безнең заманда да ул бик авыр хезмәт иде, бабайлар заманында лашман эшс каторгадан авыррак булган. Әле дә оныта алмыйм бабайның җырын...
Галәк бабай бераз уйланып торды да, күзләрен йомып әкрен генә җырлап җибәрде:
Бәрәңге урманы агачы,
Тартал мы йл ар лашман атлары, Шул агачлар килеп төшкәч, Юкка чыга адәм башлары.
54
Ступай кычкыра Имән кисмәгә, Яна йөрәгем Аракы эчмәгә.
Пөз яшьлек картның инде дерелдәп торган иреннәреннән чыккан бу халык хәсрәтенең ачы моңы, күз яше белән тулы бу җыр табында- гыларга бик көчле тәэсир итте. Ә Галәк бабай, бераз.тын торгач, шундый ук озын, моңлы көйгә икенче җырны башлады. Бу — шул заманнарның бәете иде.
Саңгыз дигән урманда Күп түгелде күз яшем, Аккош очып җитмәс җирдә Калды бәнем газиз башым. Кара Ширмә буенда Үрдәк йөрер тезелеп, Лашманчылар кайтканнан соң, Әнкәм йөрер тилмереп.
— Менә, Газинур улым, — диде Галәк бабай бераздан. — Элекке заманда халык нинди җырлар җырлаган. Яңа урманнарда син инде аларны ишетмәгәнсең. Менә мин сиңа карыйм да — сөенәм. Син бәхетле заманда тудың. Синең җырың да, тормышың да башка. Кара, кадерен бел боларның, Газинур улым. Мин, карт юләр, кайчакта сез яшьләргә иске җырларны юри җырлап куям. Бу матур тормышларның кайдан килгәнен онытмагыз, дим.
Чәйләр, баллар эчелеп беткәч һәм юл чәенә килгән кунаклар, рәхмәтләр әйтә-әйтә таралгач, Газинур правлениегә чапты. Ул ишекне ачып кергәндә, Әлфия бер үзе счёт төймәләре салып утыра иде.
— Әлфия, колхозның доходын миллионга җиткердеңме инде,— дип, Газинур өстәл янына йөгереп килде. Әлфия көтмәгәндә, үз алдында шәһәрчә киенгән Газинурны күргәч, ни өчендер комачтай кызарып, урыныннан торды һәм:
— Әнием, Газинур абый кайткан!—дип кычкырды һәм Газинурга кулын сузды. Газинур аның кулын ике кулы белән кысып селкә-селкә:— менә, туеңа кайтып җитәрмен дип әйткән йдем бит, кайттым. Я, кайчан туең була, Әлфия, үзең шундый чибәрләнгәнсең, күзем генә тимәсен.
— Китсәнә, Газинур абый, син һаман шундый ук шаян икәнсең әле.
— Әлфиянең туе булганга биш былтыр инде, соңга калдың, еге- тем,— дип икенче бүлмәдән кара мыегын бора-бора Хәнәфи килеп чыкты.— Аның хәзер синең кебек егет малае бар инде. Саумы, Газинур?
Газинур, тагын да көчлерәк кызарган Әлфиягә шаян караш ташлап, Хәнәфигә омтылды.
— Хәнәфи абый, саумы!
Алар кул кысышып күрештеләр, аннары Хәнәфи, Газинурның иңбашына кулын куеп, үзеннән бераз этте дә:
— Яле, карыйм әле үзеңне, ничек килешкән сиңа шәһәр икмәге,— диде.
— Урман һавасы, Хәнәфи абый, — дип төзәтте Газинур.
— Ярый, урман һавасы булсын. Әлфия, ничек, өйләндерергә ярыймы егетне?
— Миңнурыйны суган кебек саргайтып бетерде инде,—диде Әлфия, яңадан өстәле артына утырып.
— Синең кебек саргайган булса, бигайбә, Әлфия.
— Менә күрерсең әле, — диде Әлфия һәм чәнчеп алды: — чит җирләрдә бик күп йөрсәң...
— һай, усаллангансың, Әлфия, болан түгел идең, — диде Газинур.
— Киявең кем? Я инде, нигә аска карыйсың? Хәнәфи абый, кара, кияүгә чыгарга оялмаган, киявенең исемен әйтергә ояла.
55
— Ник оялыйм... Синең дустың инде...
— Карсак Һашиммы? Я, ярый, ярый, Әлфия, кызарма, күгәрчен сөтеңне хәзерләп куй, кунакка килермен.
Бу көнне Газинур колхозның бөтен хуҗалыгын йөреп, карап чыкты, Гарәфи абзыйны, Мидхәтне, Һашимны күрде, Газзән янына да кергән иде, ләкин ул өйдә булмады.
— Озакладың син, Газинур, — диде Гарәфи абзый, егетне баштанаяк карап чыккач. — Һашим кайтып, чеби чыгарырга өлгерде инде.
— Эшне ташлап китәсе килмәде, — диде Газинур, төпле генә.
— Эш ул, Газинур, беркайчан да бетәсе түгел. Ничек соң? Без киткәч, күп үзгәрешләр булдымы? Павел Иванович, Бушуев, Карп Васильевичлар исән-сау калдылармы?
Газинур Гарәфи абзыйга күзләрен кыса төшеп карады. Гарәфи абзыйның маңгай өстендәге чәче коелып беткән булса да, яңаклары бодай кабартмасы кебек, күпереп тора.
— Һәммәсе исән-сау калдылар, сәлам әйттеләр. Бүтәннәре турында иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз әле, Гарәфи абзый. Аяк өстән генә сөйләп бетерерлек түгел.
Гарәфи абзый белән сөйләшкәннән соң, Газинур ындырга менде, аннары, председатель Хәнәфи белән бергә, тарантаска утырып, басуга китте, «ЧТЗ» һаман шундый ук ут, элдереп алырга гына тора.
Караңгы төшкәндә басудан әйләнеп кайттылар. Газинур хәзергә атлар тирәсендә эшләргә булды. Хәнәфи каршы килмәде.
— Эшлә, туган, югыйсә Сабир бабайга кыенга килгәли,—диде ул.
Газинур Сабир бабай янына ашыкты.
— Күрәм, йөрәгең элеккеге кебек һаман тынгысыз икән, — диде себерке сабына таянган Сабир бабай.
— Бөкрене кабер генә төзәтә, — диде Газинур, көлеп. — Эх, беләмсең син, Сабир бабай, мин ничек сагындым колхозыбызны. Юк, моннан соң беркая да китмим!
— Ник, анда начармы әллә?
Кинәт Газинурның күзләрендә гаҗәпләнүгә охшаган бер нәрсә ялтырап китте.
— Мин алай дигәнем юк, Сабир бабай. Анда начар түгел, анда бик яхшы. Кешеләре дә бик әйбәт. Ләкин мин үз колхозыбызны шәһәр кебек итәргә телим. Электр станциясен салып җибәрү белән үк күп нәрсә үзгәрәчәк. Мин электр эшенә бераз өйрәнеп кайттым.
— Анда укыттылар дамы әллә, Газинур?
— Укыттылар... — Газинурның күз алдына аксыл бөдрә чәчле Володя Бушуев, моңсу күзле Катя, Карп Васильевич, партком секретаре Павел Иванович килеп бастылар. Ул стахановчылар киңәшмәсен хәтерләде һәм сулышын киң алып кабатлады: — Укыттылар! Хәзер безнең илебездә укымаган кеше булмаска тиеш. Укымаган кешенең сөяленә тормыш бик тиз баса.
— һа, кара син аны, акыллы сүз бит бу, Газинур.
Газинур бөтен җирдә булды, бөтенесен күрде, тик Миңнурый янында гына булмады. Ләкин Миңнурый турында читләтеп кенә сүз чыкса да, аның колаклары үрә торды. Әлфиянең кинаяле сүзләреннән соң, ул .шунда ук Миңнурый янына кермәкче иде дә, имеш-мимешләргә юл куймас өчен, үзен тыйды. Ул Халикъны чакырып алды һәм аңардан:
— Миңнурый апаң ничек тора? Нинди егетләр аңа йөри? — дип ту- рыдан-туры сорады. Халикъ, әлбәттә, колхоз кызларының, шул җөмләдән Миңнурынның да яшерен серләрен белә иде. Ләкин ул абыйсы кебек хәйләкәр булганга, сер капчыгын берьюлы чишеп куймады.
— Миңнурый апага яучылар йөри дә, ул аларны кире борып җибәрә. Мине күрсә, Газинур абыеңнан хатлар юкмы дип сораштыра, кайчак
«56
кәнфит тә бирә. Кайчак мине, каенем, җаным, кил яныма утыр, бер үбнм үзеңне дип шаярта. Үзе үпми. Гөләп чәчәге кебек чәнечкеле ул.
— Әле дә гөләп чәчәге дип йөртәләрме үзен?
— Хәзер күбрәк, кычыткан, диләр.
Газинур кычкырып көлеп җибәрде һәм шуның белән йөрәге тынычланды. Ләкин иртәрәк тынычланган икән.
Караңгы төшү белән аңа дус-ишләре җыелды һәм алар байтак вакыт җырлап утырдылар. Газинур бүтәннәргә чокырны тутырып салганда, үзенең чокырын я сикертеп үтте, я аракы урынына, йөзен юри чытып, су эчте. Аның бөтен уйлары Миңнурый янында иде.
— Клубта бүген берни дә юкмыни?—дип сорады ул иптәшләреннән. Кичә клубта кино күрсәткәннәр, аннан элек доклад булган, ә бүген — берни дә юк.
Мидхәт, ни өчендер, бик тиз исерде. Ул Газинурның муеныннан кочаклап:
— Йөрәк дустым, туганым. Рәхмәт сиңа, рәхмәт,—диде ул, сүзләрен кирле-морлы сузып.— Беләсеңме, рәхмәт... Туема килеп җиттең... йөрәк дустым, туганым, бер атнадан мин туй ясыйм! Туй! Беләсеңме... ту-ту-уй! Их, асылъяр, кенәри, бергә булырбыз әле! Газинур, әйдә, пажлап туй итәбез. Мин Миңнурыйны алам, ә син... син кемне аласың? Урман кызы алып кайтмадыңмы? Монда шулай дип сөйләгәннәр иде. Иеме, Һашим?.. Һашим, ачык авыз түгел, колхозның беренче кызын эләктерде. Газинур, ач әле сандыгыңны, может, анда синең җаналмаң бардыр, ә? Ха-ха! Газинур, йөрәк дустым, туганым, синең өчен утка ке- рәм. Их, асылъяр, кенәри, бергә булырбыз әле...
Газинур агарынып китте. Колакларына ышанмады.
— Син ни сөйлисең?! — дип, исерек булмаса да Мидхәтнең якасыннан алды. Ләкин теге йоклый иде инде. Газинур аны сәке кырыена төртте дә, үзе ишек алдына чыгып, түмәргә утырды. Карасу күктә түм-түгә- рәк ай йөзә, йолдызлар җемелди, ә арырак кырыйларына ай нуры төшкән болыт кисәкләре күренә, һава җылы, пырылдый-пырылдый коңгызлар оча. Өйдән җыр һәм гармонь тавышы ишетелә. Һашим Хафи- залам-иркәм көенә җырлый...
Газинур тирән сулап куйды.
— Шулай... Мин Сәлимнән шикләнә идем, инде икенчесе килеп ябышкан. Чит җирләрдә озак йөрсәң, шулай була икән. Хәзер аңлыйм, Әлфия, кем бакчасына таяк атканыңны.
Моннан чирек сәгать кенә элек Газинурның бөтен уйлары. Миңнурый белән бергә иде, йөрәге бары тик аны күрү бәхете белән генә тулы иде. Ә хәзер... Нәрсә калды соң хәзер?..
Аның янына малайсыман гына кечкенә буйлы Һашим килеп басты.
— Газинур, ник безне ташлап чыгып киттең?
— Хәзер керәм, өйдә бик бөркү, — диде Газинур.
Һашим тәмәке кабызды һәм янчыгын Газинурга сузды.
— Тарт, дустым, күңелеңә җиңелрәк булыр,—диде ул һәм Газинурның иңбашына кулын куйды. — Мин барысын да ишеттем. Мидхәт сүзләрен әйтәм.
Газинур, зур күзләрен караңгыда ялтыратып, аңа бер күтәрелеп карады да башын түбән иде.
— Газинур, — диде Һашим, аның янына утырып. — Син мине дус дип саныйсыңмы әле? Мин сине элеккечә дус күрәм. Хәтерлисеңме, Бөгелмәнең таш юлын салганда, ничек эшләдек? Кышын Бөгелмәдән кайтканда, чана артыннан йөгерткәнемне дә хәтерлисеңме?
Газинур көлеп җибәрде.
— Чанада шаярып барганда, башымны вата язганыңны да хәтерлим. Әле булса эзе бар.
— Алайса, дуслыгыбызга да ышанасың?
57
Газинур аны кочаклап алды.
— Рәхмәт, — диде Һашим, — хәзер син монда утырма. Мәҗлесне үзем түгәрәкләрмен, сине Миңнурый тилмереп көтә. Бар.
—- Ә ЛАидхәтие?!— дип, Газинур үзе дә сизмәстән сорап куйды.
— Бар, бар, ул турыда соңыннан.
Бер секунд эчендә Газинурның бөтен көче үзенә кайтты. Ул, читән аша сикереп, шунда ук күздән юк булды. Һашим бераз басып торды да, җыр, гармонь тавышы яңгырап торган өйгә кереп китте.
Газинур караңгыда мәче кебек үткен күрә һәм, очар карлыгач кебек, тавыш-тынсыз йөри белә иде. Ул бер генә сарбайны да борчымыйча, бәрәңге бакчалары аркылы үтте дә, бөтенләй икенче яктан, Исаково ягыннан, посып килеп Миңиурыйның тәрәзәсен чиертте. Тәрәзә пәрдәсенең кырые шунда ук күтәрелде һәм эчтән әкрен генә:
— Ишек бикләмәгән, — дигән тавыш ишетелде.
Газинур йорт кырыеннан, куе күләгәгә сыенып, болдырга менде. Өйалды караңгы иде. Кинәт Газинурның муенына ялангач кайнар куллар сарылды.
— Газинур, җаным...
Караңгыда Газинур Миңиурыйның йөзен күрә алмады. Тик эссе сулышын гына тойды. Аннары аның битләренә кызның чәчләре орынды. Газинур аны бөтен көче белән кочаклап алды...
— Миңнурый, бәгырем, чү, ник елыйсың?—дип пышылдады Газинур.
Миңнурый, аның кулыннан тотып, өйгә кертте. Өй эчендә ут яндырылмаган булса да, тәрәзәдән төшкән ай нурыннан шактый якты иде. Миңнурый тәрәзә пәрдәсен яхшылап корды да ут кабызды, һәм бер кулы белән асылма лампага тотынган килеш, сөйкемле һәм назлы күзләре белән Газинурга карады. Миңнурый буйга шактый тартылган, җитмәсә, биек үкчәле туфлялар кигән. Ул хәзер инде юан тормага охшамый, биле нечкә, буе зифа, коңгырт чәч толымнары билен узган, очлары, элеккечә, бераз сүтелеп торалар.
Миңнурый Газинур янына йөгереп килеп утырды һәм Газинурның кулларыннан алды.
— Бер елга дип китүләрен, шушы булдымыни, Газинур? Һашимнар-, ның кайтканына да ни гомер узды инде.
Миңиурыйның бу сүзләрендә ике ел буенча җыйналган чиксез сагынулары да, йокысыз төннәрдә мендәр читен тешләп яшерен елауларның ачы ләззәте дә, шелтә дә, үпкә дә һәм инде бәхеткә ирешүдән, өметләренең юкка чыкмавыннан туган шатлык та бар иде.
Шулкадәр тирән мәхәббәт һәм сабый бала кебек иркәләнү белән әйтелгән бу сүзләргә ни дип җавап бирергә? Бу яшь кызның чылтырап аккан чишмә суы кебек саф һәм җәйге таң кебек гүзәл тойгылары алдында нинди сүзләр белән акланырга? Бармы соң андый сүзләр? Гази-, нур аларны белми дә, белсә дә Миңнурый алдында аларны әйтер өчен теле әйләнмәс иде.
—• Газинур, мин бит синең тау башында җырлаган җырыңны ишеттем,—диде Миңнурый әкрен генә һәм, гүя шул җырны яңадан ишеткән кебек, тирән ләззәткә чумып, күзләрен йомды һәм башын артка ташлады. Газинурның көтмәгәндә ерактан ишетелгән җыры яшь кыз йөрәгендә нинди зур шатлык катыш каушау уятуы турында Миңнурый бер сүз дә әйтмәде. Газинур исә аңардан күзләрен ала алмыйча,’ аңа берсүзсез карап торды: җырларда сагынып җырланган, тавышы кошлар сайравында гына ишетелгән ерактагы Миңнурый чыннан да үземе соң бу?!
Миңнурый тиз генә урыныннан торды һәм. ни өчен икәнен үзе дә белмичә, икенче якка чыгып керде. Газинур да урыныннан сикереп торды һәм сөйгәненең иңнәренә аллы-гөлле ефәк яулык салды.
— Бүләгем булсын, Миңнурый...
«58
— Рәхмәт, Газинур.
Миңиурый керфекләрен түбән төшерде. Кулын дулкынланып торган калку күкрәгенә куйды. Аннары озын керфекләрен яңадан күтәреп, нурлы күзләре белән Газинурына карады. Ул чиксез бәхетле иде. Сәлимнәрнең, Мидхәтләрнең теңкәгә тигән чаклары, Газинур турындагы төрле гайбәт имеш-мимешләр, хәтта үзенең ике ел буенча кичергән сагышлары да бу минутта зур бәхете ’алдында бик кечкенә булып калдылар. Ул үзенең Газинурга булган үпкәләрен дә, ачулануларын да, чәнечкеләрен дә онытты. Аның карашы гүя: «Мин гөләп чәчәге, ләкиа синең өчен минем инәләрем юк», днп әйтә иде.
Д1иңнурый Газинурның кочагына ташланды һәм кайнар иреннәрен сөйгәненең иреннәренә якын ук китереп сөйли башлады:
— Газинур, сиңа, бәлки, төрле сүз ирештерерләр... Ләкин мин сине генә сөям, син минем бер генәм, гомерлек ярым...
XIX
Ындыр табагы өстендә, кичке җылы һәм аяз күктә күгәрченнәр очалар. Кайчакта алар, рәт-рәт тезелгән, алтыннан койгансыман торган сап-сары салам эскертләренә килеп куналар да, борчылып, ябык ындырга карыйлар. Анда аларның оялары. Ләкин күгәрченнәр ояларына керә алмыйлар. Ябык ындыр эчендә, тпрә-яктагы бөтен әйберләрне селкетеп, сугу машинасы үкерә, җилгәргеч зырылдый, кешеләр кайнаша. Биек, озын сарайның бер башыннан көлтә төягән арбалар кереп тора, икенче башыннан ашлык төягән олаулар, автомашиналар чыгып китәләр. Тик төннең бер вакытында', молотилка эштән туктагач кына, күгәрченнәр үз ояларына курыкмыйча очып керәләр һәм бармак калынлыгы йомшак тузан белән капланган ояларына кунаклап гөрләшә башлыйлар. Ләкин хәзер кич якынлашуга карамастан, ябык ындыр эчендәге сугу машинасының туктарга исәбе юк әле. Күгәрченнәр мәһабәт сарайга кечкенә күзләре белән бераз карап торалар да, яңадан һавага күтәреләләр, ябык ындыр түбәсенә кунмакчы булып түбәнәяләр, ләкин аның жанлы кебек дерелдәп торуын күргәч, кунарга батырчылык итмичә, яңадан югары күтәреләләр һәм колхоз ягына таба очып китәләр. Батып барган кояш нурлары күк күгәрченнәрнең канат асларындагы ак йоннарын яктырта, ә ак күгәрченнәр кыйгач.борылганда, көмеш нурда коенгансы- ман, бөтен каурыйлары белән ялтырап китәләр.
Күгәрченнәр — мул тормыш билгесе. Элекке заманда, ачлык елларында алар бөтенләй күренмиләр иде. Ә хәзер һәр колхоз өстендә дөньядагы бу иң гүзәл, иң затлы, иң зыянсыз кошлар төркем-төркем очалар, түбә кыекларында, сарай түбәләрендә гөрлиләр. Бигрәк тә алар колхозның ындыр табаклары тирәсендә күп. Биредә аларга берәү дә тими, алар кешеләргә шул хәтле ияләшкәннәр, аяк асларында чуалалар, — бер дә курыкмыйлар.
Дәүләткә ашлык ташучы олаулар Бөгелмәдән кайттылар. Газинур, алдагы «Малина» исемле җирән кашка атның арбасыннан сикереп төште дә, гөрләп торган ябык ындыр эченә йөгереп керде. Аның кара күзләре ашлык сугучы уннарча хатын-кызлар арасыннан Миңиурыйны эзләде. Ак җиңсәле Миңиурый тузан кунган кызыл яулыгын күзләреңә кадәр үк төшереп, ажгырып торган барабанга көлтә биреп тора иде.
Ул баулары киселгән көлтәләрне күз иярмәс җитез бер хәрәкәт белән ала да, барабан алдына сала. Җилкенеп, уйнап, сөеп эшли Миңңу. рый. Газинур аның эшен күргән саен сөенеп, куанып бетә алмый иде.
Миңиурый да Газинурны күрде һәм, елмаеп:
— Шадрам кайткан икән,— диде һәм көлеп җибәрде.—Нигә бңк тиз кайттың, юлда түгеп калдырмадыңмы?
59
— Бөгелмә элеваторын безгә якынрак күчереп куйганнар, — дидеГа- зннур һәм, барысына да ишеттерергә тырышып, кычкырды: — Әкрен кыймылдыйсыз, кызлар. Менә соңгы капчыкларны алабыз!
Газинур, биш потлы капчыкны җилкәсенә уйнап кына күтәрде дә, арбасына таба йөгереп китте. Аннары тагын йөгереп кайтты, коточкыч гөрелтедән сөйләшүе кыен булса да, берәр шаян сүз әйтеп яки мәгънәле карап, күз кысып, кашын сикертеп, башын чайкап алды һәм, яңа авыр капчыкны иңенә ташлап, арбасына йөгерде. Киләп ураган кебек беренче караңгыдан икенче караңгыга кадәр, ә кайчакта төне буенча да Бөгелмә белән «Красногвардеец» арасында олаулар белән йөргән Газинур, аяктан егылырлык булып арганда да, сер бирергә яратмады.
Бигрәк тә үзенең гөләп чәчәге алдында сынатасы килмәде. Чөнки Мнңнурыйның чәнечкеле теленә бер эләксәң, сөйгәнем дип тормый, күздән яшь чыгарганчы әйтә дә сала. Хәер, Газинурга чыбыркы кирәк түгел иде.
Ике дистәгә якын олауга капчыклар төялеп беткәч, Хәнәфи аларны тагын бер кат санап чыкты да, кечкенә блокнотына билге ясап, кулын күтәрде:
— Хәерле юл, егетләр. Озак тоткарланмагыз. «Заря»лылар, «Тигез басулар» уздыралар,— дип кыздырып алды, ләкин үгзе мыек астыннан елмаеп куйды — уздырмый торсыннар!
Бөгелмәгә «Красногвардеец»тан унсигез километр, барып кайту белән—утыз алты. Кояш баер алдыннан чыгып киткән олаучылар төнлә генә кайтачаклар. Ләкин бу берәүне дә хәзер борчымый. Мондый кызу эш өстендә колхоз төнен-көнгә ялгап эшләргә күнеккән. Шулай да бер- берсен яраткан яшь йөрәкләр күреп сөйләшер өчен вакытын да, җаен да табалар.
Газинурлар бик соң кайттылар. Арыган атларны алмаштырып, яңаларын җиктеләр. Молотилканың ремене өзелгән иде. Шуннан файдаланып, Миңнурый Газинурның арбасы янына килде. Башка олаулар төялеп бетмәгән иде әле. Газинур Мнңнурыйның кулыннан тотты һәм алар салам эскертләре арасына кереп киттеләр. Миңнурый йомшак саламга утырды һәм башыннан тузанлы яулыгын чиште. Караңгыда аның йөзе яхшылап күренми, тик ак тешләре һәм күзләре генә ялтырый иде.
— Бик арыдыңмы? — дип сорады Газинур, аның янына, хуш исле салам өстенә чүгәләп.
— Арыдым, беләкләремне күтәрер хәлем юк, — диде Миңнурый, серен яшермичә, һәм шунда ук көлеп җибәрде. — Туебызга кадәр хәл керер әле.
— Ә туйны кайчан ясыйбыз соң, Миңнурый? Кайчан кавышабыз?
Миңнурый арыган кулларын баш артына куйган килеш, көлеп:
— Кызыл кар яугач,—диде.
Олаучылардан кемдер сызгырды.
— Мине чакыралар, — диде Газинур һәм Мнңнурыйның кулыннан тотты.
— Саргайтып бетерәсең, җаным.
— Син мине ике ел саргайттың, мин алай да көттем. Син берничә атна да көтәргә теләмисең.
— Димәк, урып-җыюлар беткәч тә?
— Кызыл кар яугач, дим ич.
Яңадан сызгырдылар.
— Киттем!—диде Газинур һәм Мнңнурыйның битеннән үбеп, йөгереп китеп тә барды. Миңнурый, бәхетле, елмаеп, аның артыннан карап торды да әкрен генә күзләрен йомды, һәм шунда ук аның күңеленә: «Күзем йомсам, күз алдымда...» дигән җыр килде. Ул елмайды * һәм яңагын йомшак саламга куйды.
60
Шулап ул нибары пке-өч минуттан да кимрәк ятты. Ләкин шулике- өч минут эчендә ул җылы, йомшак, рәхәт суга чумган кебек, татлы йокыга талырга да, хәтта төш күрергә дә өлгерде. Имеш, алар Газинур белән самолетта очалар. Аннан аларга Татарстан, күрше Башкортстан җирләре генә түгел, бөтен Советлар Союзы күренә. Һәм бөтен җирдә, илнең иңеннән иңенә, буеннан буена кешеләр уңыш җыялар, һәр җирдә алтын көшелләр өелгән. Алар таулардан да биегрәк.
— Газинур, кара, никадәр байлык безнең илебездә!—ди, имеш. Мнңнурый, Газинурның кулыннан тотып.
— Бу совет кешеләренең тыныч хезмәте тудырган байлык. Әгәр дә дөньяда капиталистлар булмаса, бу байлык тагын да күбрәк булыр иде, Мнңнурый.
Алар очып баралар, имеш. Тирә-як шундый якты, шундый иркен, шундый бәхетле. Күктә бер генә болыт та юк. Әллә кайдандыр җыр яңгырый. Шат, күңелле җыр. Гармонь да уйныйлар...
Мнңнурый күзләрен ача һәм урыныннан сикереп тора. Тәне җиңеләйгән, ул әле һаман оча кебек, йокысы тәмам ачылган, күңеле әлеге гаҗәеп төштәгечә бпеккә-биеккә очу тәэсиреннән канатланган. Ә олы юлдан, олауда барган Газинурның шат һәм күңелле җыры ишетелә:
...Юл бирегез, икмәк төяп Кызыл обозлар килә.
Тагын бер минуттан молотилка гөрли башлады. Мнңнурый, яулыгын бәйли-бәйли, ындырга йөгерде...
Мнңнурый туй кызыл кар яугач булыр дип шаярткан булса да, алар ак кар яуганны да көтмәделәр. Урып-җыю эшләре һәм дәүләткә ашлык тапшырулар тәмамлангач та аларның туйлары булды. Кызыл туй ясадылар. Иртән Газинур правление атын — ак бәкәлле чем-кара «ЧТЗ»ны тарантаска җигеп, Миңнурыйларның капкалары төбенә килеп туктады. Мнңнурый киенеп-ясанып көтеп тора нде инде. Ат килеп туктагач, өс- тенә кыска жакет, башына озын чуклы ак шәл, аягына өр-яңа галошлар белән биек үкчәле туфлялар кигән Мнңнурый, Гали абзыйның хатыны — юан гына гәүдәле, тулы ак йөзле, башына мамык шәл бөркәнгән Галимә апа һәм Әлфия өйдән чыктылар. Мнңнурый тарантаска утыруга» сабырсызланып һәм бер урында биеп торган «ЧТЗ» кузгалып та китте. Галимә җиңги белән Әлфия аларның артыннан, хәерле юл теләп, кул болгап калдылар.
Су алырга чыккан күрше хатын, кул болгап торучы Галимә апа белән Әлфия янына килеп:
— Ахирәт, кемнәрне болан озаттыгыз? Бөгелмәдән кунак килгән идеме әллә?—дип сорады.
— Юк, - - диде Галимә җиңги, яшен сөртеп алып, — Газинур белән Миннурый Бөгелмәгә ЗАГСка киттеләр.
Кичен Гафиятулла абзыйның өе кунаклар белән тулды. Түрдә, иң мактаулы урында, Гали абзый белән Галимә апа, колхоз председателе Хәнәфи, алар белән янәшә яшь кияү белән яшь килен—Газинур һәм Мнңнурый, аннары Сабир бабай белән Галәк бабай, бригадир Габдулла, Гәрәфи абзый белән Биби Гайшә җиңги, Һашим белән Әлфия һәм башка кунаклар утырганнар иде. Сакал-мыекны төзәттергән Гафиятулла бабай, өстенә чиккән якалы ак күлмәк кигән Мисбах, Шәмсинур җиңги кунакларга хезмәт күрсәтү өчен аяк өстән басып тордылар.
Мәҗлесне ачарга вакыт иде инде. Ләкин берәү дә кызыл туйны шь чек башларга кирәк икәнен белми иде. Барысы Гали белән Хәнәфига карады. Гали абзый елмайды һәм:
— Туйны безнең колхозыбызның ии карт кешесе Галәк бабай ач. сын, — диде. — Картларга хөрмәт.
61
Түрдә тулган ай кебек балкып утырган түгәрәк ак сакаллы Галәк бабай тамагын кырып алды.
— Үз гомеремдә,—диде ул әкрен генә, — туйларның, зурысын да, кечкенәсен дә күрдем. Кияү егет тә, башкода да булдым, кыз да урлаштым. Әйе, барысы булды. Әмма ләкин кызыл туйда утырганым булмады. Инде кызыл туйда утыру бәхетенә дә ирештем. Шаять, монысы соңгысы булмас. Ягез, җәмәгать, табынны көттермик, колхозыбызның беренче кызыл туе котлы булсын. Яшьләргә тигез гомер телик! — Галәк бабай тамырлары беленеп торган кибеп беткән көрән кулына мөлдерәмә тулы балны алды:
/Кырларга кушсаң, җырлармын, Гөрләргә кушсаң, гөрләрмен.
Килгән кодаларның хакы өчен, Җырлау түгел, егылып үләрмен.
Ул стаканны төбенә кадәр эчеп җибәрде һәм кызыл башлы сөлге белән сакал-мыегын сөртеп:
— Галәк бабагызда дәрт бар әле,—диде.
Кунаклар көлеп җибәрделәр. Шау-шу күтәрелде. Яңа котлаулар, тигез, бәхетле гомер теләүләр башланды. Гали абзый белән Хәнәфидә берничә сүз әйттеләр. Алар яшьләрне колхоз өчен көчне кызганмый эшләргә, алма кебек балалар үстерергә чакырдылар. Газинур белән Миңнурый аска карап тордылар. Аның каравы, картлар китеп, табынга үз тиңнәре—колхоз яшьләре җыелгач, аларның шат көлүләре, парлап җырлаулары, тыпыр-тыпыр биюләре бер генә минутка да тынмады. Берсеннән берсе уздырып биеделәр, берсеннән берсе уздырып җырладылар һәм аларга сокланмаган кеше калмады.
Туйга Сәлим белән Мидхәтне' дә чакырганнар иде. Бөтен өметләре юкка чыккан һәхМ көнләшүдән үз-үзен кая куярга белми йөргән Сәлим, туйга килү түгел, колхоздан да китеп барды. Аны лаякыл исерек килеш «Тигез басу»да күргәннәр. Ә Мидхәт туйга килде. Ләкин аның эчкә баткан зәңгәр күзләренең карасуланып китүенә караган кешегә аның йөрәгендә нинди ялкын дөрләвен, күңелендә нинди давыл ярсуын белүе кыен түгел иде. Ул бөтен кешедән күбрәк эчте, бөтен кешедән күбрәк җырлады, күбрәк көлде. Авыру бизгәк белән янган күзләре бер генә минутка да ак күгәрчен кебек Миңнурыйдан китмәде. Газинур да, аннан бигрәк Миңнурый да моны сизеп тордылар, ләкин күрмәмешкә салындылар, чөнки алар икесе дә бүген бик бәхетле иде. Газинурның кияү егете һәм табынны алып баручы Һашим әледән-әле Мидхәт янына килеп, аның колагына нидер пышылдады. Ул, Мидхәт тавыш-гауга чыгарып, туйның ямен җибәрер дип курка иде. Ләкнн бүген Мидхәткә аракы тәэсир итмәде.
— Һашим, аракыга су кушып биросеңме әллә син! — дип кычкырды ул һәр рюмкадан соң. — Кызганма син Газинурның малын, — һәм шунда ук яшь кияүгә борылып,— кара аны, Газинур, Миңнурыйның кадерен бел! —дип кычкырды. — Бүтән ‘андыйны таба алмассың!
Аннары Мидхәт җырларга тотынды. Ул стенага сөялеп, күзләрен йомып, бөтен мәҗлесне онытып җырлады. Аның артык кычкырмыйча, моңлы итеп җырлавы йөрәгенең никадәр сыкравын бик яхшы әйтеп бирә иде.
Алма сатучы килгән, Алдым ящпгы белән, Яр булмаслыгын белдем, Сөйдем яшьлегем белән. Ак өемә элеп куйдым Алмалы паласымны, Өзелеп сөйдем — белеп сөйдем Аерылып каласымны.
62
Чылтырап аккан чишмәдә
Бармы яулык юганың, Җаның теләп сөйгән ярның Онытыласы юк аның.
Кече якта кемдер көрсенеп куйды һәм кызганган тавыш белән:
— Әй, бичара, нигә бу кадәр өзгәләнә, колхозда кызлар беткәнмени,—диде. Газинур да, Миңнурый да моны Мисбахның хатыны — Мәйсәрә әйткәнлеген ишеттеләр. Ләкин бу сүзләр генә аларны уңайсыз хәлдән коткара алмады. Газинурның кара күзләре уйнаклый башлады, сулышы ешайды. Миңнурый аның кулын кысты һәм Мидхәтне алып чыгып киткәнче ычкындырмады. Ә аннары, гүя барысына да җавап биргән кебек, жырлап җибәрде:
Самоварың җиз генә, Кайнаулары тиз генә, Матур да күп, чибәр дә күп, Җан сөйгәнем бер генә.
Икенче җырны Газинур башлады:
Безнең басу — такыр басу, Тотыйк төлкеләр булса, Алдашмабыз, ташлашмабыз Алда гомерләр булса.
Алар әле бик озак жырлап утырдылар. Аннары яшьләр дә таралды. Өйдә Газинур белән Миңнурый гына калды, Көләч йөзле, кара күзләре ялтырап торган, бәхетле һәхм чиксез шат Газинур, ике кулын алга сузып, үзенең гөләп чәчәген чакырды. Миңнурый, башын кыңгыр салып, шаянлык белән тулы күзләрен сирпеп аңа карады, аннары кинәт, бит очларына ялкын капкандай булды һәм ул, йөгереп килеп, ике кулын Гази-нурның кулларына куйды. *
— Ак күгәрченем, без бергә! — диде Газинур һәм әкрен генә аны кочагына тартты.
XX
Гафиятулла бабайның өе кечкенә булганлыктан, Газинур өйләнгәч тә, озакламыйча әти-әнисенең ризалыгын алып, башка чыкты. Уң яктагы ян күршеләренең өе, хуҗалары читкә киткәнлектән, бушап тора иде. Шул йортны сатып алдылар.
— Иллә шәп таш пулат та соң безнең йорт!—диде Газинур, шаяртып, һәм кечкенә тәрәзәле, тыштан да, эчтән дә кызыл балчык белән сыланган тәбәнәк өйнең ишеген ачты. — Төкле аягың белән, Газинур,— диде ул үзе-үзенә һәм борынгы йола буенча, әтисе биреп җибәргән бөтен икмәкне ялангач өстәл өстенә куйды. Моны ул ниндидер балаларча саф беркатлылык һәм шаянлык белән эшләде. Миңнурый исә каен әтисенең кечкенә булса да кеше җылысы белән җылытылган өеннән, бигрәк тә Гали абзыйларның якты, җыйнак, авылча бай йортыннан сон, буш өйгә килеп кергәч, ишек төбендә баскан килеш туктап калды. Аның йөзендә ниндидер аптыраш һәм күңелсезлек иде.
Шат һәм көләч Миңиурыйның кинәт болай сагышка чумуын күргәч, Газинурның күңеленә дә салкын йөгерде. Ул әкрен генә хатыны янына килде һәм аның иңбашларыннан жиңелчә кочып алды.
— Әллә инде ямансулый башладың,’ Миңнурый җаным,—диде ул иркә тавыш белән. — Безнең тәрәзәбезнең кечкенәлегенә, гөләп чәчәгем, исең китмәсен, ул зур колхоз дөньясына карый. — Газинур көлемсерәп куйды.— Галәк бабай әйтә: карчыганың оясы матур түгел, ул үзе матур. Менә бер-ике елдан, колхозның эшләре уң булса, менә дигән итеп алты почмаклы, зур тәрәзәле йорт салырбыз.
63
Миннурый Газинурга карады. Аның кечкенә кара күзләре елмая иде. Бары тик шул кечкенә күзләрнең тирәнлегендә генә, кайдадыр бик еракта, үтеп киткән яңгырның офыктагы болытлары кебек, моңсулык шәүләсе дә бар иде.
— Их, син, минем кыю карчыгам, — диде ул, ярым мыскыллап, һәм шунда ук җиңнәрен сызгана башлады. — Чиләкләр ал да — суга йөгер. Завхоздан бераз акбур сорап ал. Өйне яхшылап акшарламыйча, юмыйча кермибез.
— Баш өсте, гөләбем, йөгерәм!—диде Газинур һәм, чиләкләр шылтыратып, коега чапты. Урамда аның кемгәдер: — яңа йорт котлау мәҗлесенә рәхим итегез! — дип шаярып кычкырган тавышы ишетелде.
Миңнурый Газинурның бу «кунакчыллыгыннан» ихтыярсыз елмаеп куйды. Кем белә, бәлки, Газинурның нәкъ шушы балалардай беркатлылыгы, дөньяда хәсрәт уты йотмыйча, җиңел яшәве, төшенкелекне белмәве бигрәк ошый да торгандыр аңа.
Миңнурый ятимлектә үсте, аның үз өе, үз почмагы булмады. Ләкин кош та үзенә оя кора, Миңнурый да үзенә оя кирәклеген аңлый иде. Ул әзер йортка тап булырмын дип бервакытта да хыялланмады. Барысын да үз кул көче белән тудырырга хәзерләнде. Кайчак ул сагышлана, әмма аның сагышы, иртәнге томан кебек, тиз оча иде. Тормыш аны куркытмый, кыенлыклар алдында чигенергә уйламый иде ул. Каты авырып тимер юл училищесыннан бөтенләй китәргә мәҗбүр булгач та, ул аптырамады. Колхозга күчте һәм биредә нинди эш кушсалар, шунда йөгерде. Ат башында да йөрде, урак та урды, борчак та, бәрәңге дә алышты, ашлык та сукты. Кайда гына булмасын, ни генә эшләмәсен, Газинур кебек, теленнән җыры төшмәде.
Газинур су алып кайтты. Миңнурый өстенә иске кара күлмәк кигән, башына иске яулык япкан һәм яланаяк килеш өй эчендәге тузаннарны, пәрәвез ояларын себереп .йөри иде.
— Син кемне өй котларга чакырдың? — дип сорады ул Газинурдан.—Башта өйне кеше керерлек итәргә кирәк ләбаса.
— Аның өчен синең алтын кулың бар ла, Миңнурый җаным.
— Ярар, төче телләнмә әле. Акбур алып кайт.
— Хәзер йөгерәм, гөләбем, бер аягым анда, берсе монда.
Җәйге көн озын, әмма өйне эчтән-тыштан агарта-агарта, аннары тәрәзәләрне, идәннәрне юа-юа кич тә җитте. Бу көнне Газинур белән Миңнурый өйалдыңда гына йокладылар. Икенче көнне Газинур, иртән кртә үк, атлар янына китте һәм өйгә төш вакытында гына кайтты.
— Алъяпкычыңны салып, ботинкаларыңны сөртеп, кулларыңны юып кер, сабын белән су әнә ишек алдында, сөлге дә шунда, — дип тәрәзәдән башын сузып, елмаеп кычкырды Миңнурый.
Газинур аның кушканнарын төгәл үтәп, ниһаять, өй эченә кергәч, ишек төбендә таң калып туктады. Ап-ак өй эче аслы-өсле кызыл башлы сөлгеләр белән бизәлгән, бер як стенага ак бөрешле ашъяулык элеп куйган. Идән сары гәрәбәдәй ялтырый, урын-җир әйбәт итеп җыелган, ак мендәрләр кабарып тора, түрдәге көзге башына да сөлге эленгән, көзге астында яңа авылны күрсәткән зур плакат, тәрәзә төпләрендә — псәй яфрагы, ал кына гөлләре, тамчылы гөлләр, алар ышыгында җиңел ак пәрдәләр күренә. Киҗүле ашъяулык җәйгән өстәлдә, бизәкле поднос өстендә самовар шаулый. Ә Миңнурый үзе мич кырыена баскан да, кулларын бөеренә куеп, үз эшеннән канәгать булып, елмаеп тора.
— Чү, мин ялгыш килеп кермәдемме, бу Газинур өе буламы? — дип сорады Газинур, көлеп.
— Әйдә, әйдә, мутланма әле, күзләреңне дә май ашаган мәче кебек ялтыратма, — диде Миңнурый.
— Хатын ачуланса, кар өстендә казан кайната дип сөйлиләр иде. дөрес икән, — диде Газинур һәм Миңнурый янына килеп, аның уң битеннән үбеп алды.
64
Шулай алар, пар күгәрчендәй гөрләшеп, үз йортларында тора башладылар.
Кыш житте. Бөтен жир ап-ак карга күмелде. Гамьсез балалар чана, чаңгы шуалар. Ә олылар иртәдән кичкә кадәр кырда кар тоталар. Га* зинур белән Миңнурый да кар тотарга йөриләр. Газинурның өстендә сырган телогрейка, сырган чалбар, аягында киез итек, бүреген, көязләндереп. кыңгыр салып кигән, бүтәннәр кебек колакларын төшереп бәйләмәгән. Бияләйләрен билбавына кыстырган, яланкул эшли. Аны а дәртле һай-һулары һәм шаян жырлары бер генә минутка да тынмый.
— Гарәфи абзый, артта каласыз!—дип кычкыра ул бер якка.
— Кызлар, кәжә!—дип кычкыра икенче якка.
— Гөлназира, жаиым, булачак киявеңә түшәк хәзерләмисең, җәһәтрәк кыймылда! — дип шаярта арттарак калган бер кызны.
Менә Газинур, беразга гына эштән туктап, көрәк сабын култык астына терәп, кырга карап тора. Кыр буйлап, җәяүле буран себерелә, әйтерсең. күзгә күренми чапкан ак аргамакның яллары дулкынланып бара. Газинур шул күзгә күренмәгән ак аргамакның жилдә тузгыган ялларына карап, жырлап жибәрә һәм жырлый-жырлый хатын-кызлар арасыннан Миңнурыйны күзләре белән эзли. Ул аны бик тиз таба.
Миңнурый йөкле. Кыр эшләренә аны берәү дә жибәрми, бригадир Габдулла хәтта ачуланып та алды:
—• Синең арканда, Миңнурый, мин халыктан сүз ишетәм. Кызлар күземне ачырмый, йөкле хатыннарны кырга чыгармасаң, колхозда кеше беткәнмени, диләр. Мин сиңа ничә әйттем, фермада гына кал, ә сия һаман үз сүзләнәсең. Газинурың кайда, син шунда, што аны берәрсе алып китәр дип куркасыңмы.
Кайтыр алдыннан Газинур Миңнурый янына килә, көрәген кулынная ала һәм берәүгә дә ишеттермәслек итеп, әкрен генә әйтә:
— Син бераз саграк булыр идең, Миңнурый. Сиңа бит 'авыр күтәрергә ярамый.
— Юк, мин авыр күтәрмим... Кар авыр буламыни,—ди Миңнурый һәм җил кискән иреннәре белән елмая.
Өйгә кайтып ашаган-эчкәннән соң һәм бераз ял иткәч, алар клубка киттеләр. Газинур газета укырга ярата һәм халыкара хәлләр белән бик кызыксына иде. Фашистлар ачыктан-ачык сугыш хәзерлиләр. Испанияне канга батырдылар. Хәзер герман фашистлары котырына, самурайлар кылыч уйната, финнар кыбыржый. Шулай ук алар безнең илгә каршы да сугыш башларлармы икәнни? Безне тыныч хезмәтебездән аерып, кулга корал тотарга мәжбүр итәрләрме икәнни? Ул урманда чакта Павел Ивановичның шул турыдагы әңгәмәләрен исенә төшерә һәм тирәа уйга кала иде., Әйе, Павел Иванович дөрес әйткән иде: капиталистлар СССРга тыныч кына карап тора алмыйлар.
Газинур, кулына газета тотып, жыелган халыкка кычкырып укучы Миңнурыйга күтәрелеп карап ала. Тик кыска гына вакытка — Миңнурый ноктадан соң тын алган чагында аларпың күзләре очраша һәм алар бер-берсенең фикерләрен аңлыйлар. Берничә айдан аларның беренче балалары туарга тиеш. Беренче бала! Бу турыда уйлаганда нинди генә атаның һәм нинди генә ананың күңеле сөенми дә, йөрәге яшерен шатлыктан һәм борчылудан сызланмый! Шушындый минутларда, яңа туган балаларның бишекләренә бомбалар ташларга хәзерләнүче фашистларга — сугыш уты кабызучыларга нинди көйдергеч нәфрәт кабынмый да. нинди ярсу тумый!?
Клубка бармаган кичләрендә Газинур белән Миңнурый китап укыйлар. Күбесенчә Миңнурый укый, Газинур бер кулын иягенә куеп, зур күзләрен кая булса мич почмагына терәп, хәрәкәтсез тыңлап утыра. Аның күз алдына озын колаклы куян бүреге киеп йөргән Катя килеп

баса, Катяның җылы мичкә аркасын сөяп китап укулары исенә төшә һәм йөрәге әллә нишләп китә.
Беркөнне Миңнурый Газинурга «Галиябану» китабын укыды. Аны ул яттан диярлек белә иде, чөнки үзешчән түгәрәгенә катнашып, әллә ничә тапкыр сәхнәдә Галиябану ролен уйнаганы бар иде.
Башта Газинур тып-тын утырды, аннары түзмәде, Миңнурыйны бүлдереп:
— Ну бу куштан Исмәгыйльне! Әгәр мин бар чакка туры килгән булса, билләһи газим, муенын өзеп, култык астына кыстырып җибәргән булыр идем, — диде.
— Әтәчләнми генә утыр әле, яме, — диде Миңнурый. Ул укыган чакта үзен бүлдерүне яратмый иде.
Газинур яңадан терсәгенә таянып, күзләрен мич почмагына текәп, тыңлый башлады. Ләкин бераздан сүз кыстырмый түзмәде:
— Ә Галиябану колхоз кызы булса, менә дигән кеше булыр иде, иеме, Миңнурый?
— Ие, — диде Миңнурый, үчекләп.
— Бәдри абзый да, акчага кызыгып, кызын әрәм итмәс иде. Кызганам мин аларны, бигрәк авыр, караңгы тормышта яшәгәннәр.
— Тыңлыйсыңмы, юкмы тик кенә!—дип ачуланды Миңнурый.
— Бетте, бетте, җаным, бир йөзегеңне, авызыма кабам.
Китапның ахырын укыганда, Газинурның күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Ул урыныннан торды да, пиджагын җилкәсенә элеп, яланбаш килеш чыгып китте.
— Кая болай чыгасың, тиле, салкын тидерәсең ич! — дип кычкырды Миңнурый аның артыннан.
Газинур бер биш минуттан соң гына керде. Миңнурый аны әрләргә тотынды. Газинур каршы җавап бирмәде. Ул хатыны янына килде һә^м аны иңнәреннән кочып янына утыртты. Күп кирәкмени ирен яратучы яшь хатынга! Менә ул инде иренең кочагына ныграк сыена һәм назлы иркәләнү белән:
— Син бигрәк йомшак күңелле кеше икәнсең, Газинур,— ди.
— Кешеләрне кызганам. Гомерләре әрәм үткән, Миңнурый.
Алар байтак вакыт эндәшми торалар, аннары Миңнурый Газинурны авыр уйлардан аерыр өчен:
— Газинур, син улмы, кызмы телисең? — дип сорады һәм күз кырыйлары белән генә, астан югарыга таба, иренә карап алды. Газинур баш бармагы белән аның борын очына бастырды.
— Хәзер кыз да, малай да кирәк. Элекке заманда гына ич иманага җир артсын дип, малай теләгәннәр. Кызларга Артыкбикә дип кимсетеп исем биргәннәр. Хәзер безнең колхозыбызның мәңгегә беркетелгән җире бар. Кем туса да — бәхете көтеп тора.
— Шулай да ирләр, нигәдер, күбрәк малай булсын дип телиләр, — диде Миңнурый.
— Ансы билгеле инде, — диде Газинур, көлеп, — малай туса — әтисенә җиңелрәк була.
Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар, ә иртән, караңгылы-як- тылы ук Газинур, Миңнурыйны уятмаска тырышып, урыныннан сакланып кына торды да, тиз-тиз киенеп, атлар янына йөгерде.
XXI
«Красногвардеец» кырларында язгы чәчү гөрли иде. Председатель Хәнәфи колхозның иң яхшы атларын, иң яхшы сабанчыларын, иң яхшы чәчүчеләрен кырга чыгарды. «Урта кулка» сабанчыларының һай-һула- рыннан, кычкырып җырлауларыннан яңгырап торды. Хәзер колхозның үзәк хезмәт мәйданы, иң күңелле һәм дәртле урыны биредә иде. Пред- s. .с. ә.- № ю.


66
седателъне дә бары тик биредә генә табарга мөмкин иде. Ул «ЧТЗаны тарантаска җигеп, киң кыр буйлап сабанчыларның, әле бер) төркеменә, әле икенчесенә, әле чәчүчеләр янына ашыга. «ЧТЗ» юл сайлап тормый,— ул кырлар буйлап турыдан йөрергә күнеккән.
Тарантас түренә утырып, «Красногвардеец»ның калкулыктагы кырлары буйлап барган Хәнәфигә үз колхозының басуы гына түгел, тирә-як колхозларның, чәчүлекләре дә ап-ачык күренә. Әнә «Заря»лар, «Про- гресс»лар. «Тигез басу»лар, дип Хәнәфи тугыз колхозның кырын санап китә. Аннары ул тирә-яктагы авылларга күз төшерә — алар «Красногвардеец» кырыннан шулай ук ап-ачык күренәләр. Петровкада яна мәктәп салдыралар, Наратлы авылына бер-бер артлы өч йөк машинасы кереп бара, Бөрәшәүдә янгын каланчасы күтәргәннәр, Ивановканың силос башнялары калкып чыккан...
Ә биектә-биектә, зәңгәр күк йөзендә тургай сайрый. Хәнәфи башын күтәреп, аның гаҗәеп матур жырына колак сала. Шул чакта «ЧТЗ» кешнәп жибәрә һәм Хәнәфинең уйларын бүлә. Ул тирә-ягына карана. Урман буенда чәчү машиналары эшли. Хәнәфи атын шунда таба бора Ул килеп житкәндә алдагы чәчкеч артына баскан Газинур корыч сотникларга алтын бодай агуын күзәтеп һәм бөртекләрне куллары белән тигезләп үз алдына елмая иде. Гүя шушы елмаюы белән ул бодай бөртекләрен җылы кара туфракка озата һәм ’аларның исән-сау шытып чыгып, ямь-яшел диңгез булып дулкынлануларын тели иде. Хәзергә аның артында кара туфрак тасмалары гына сузылып кала, ләкин аңа бодайлар шаулый күк тоела.
— Буламы, яшь егетләр, яшь кызлар!—дип кычкырды Хәнәфи һәм тарантастан төшеп, кулларын артына куеп, чәчкечләр артыннан бара башлады.
— Була! — дип, яшьләр бердәм жавап бирделәр.
Хәнәфи Газинур янына килде.
— Я, эшләр ничек, Газинур?
— Ал да гөл, Хәнәфи абый. Орлык бик чиста, бик эре. Менә дигән кондиция!
Газинурның соңгы сүзеннән Хәнәфи көлеп куйды. Аннары мыегын борып:
— Ә сөенчегә нәрсәң бар, мут егет, я әле, чиш янчыгыңны!—диде.
Газинурның күзләре шар булды. Кичә Миңнурыйны, Газинур кырда чакта, Бөгелмәгә балалар тудыру йортына озатканнар иде. Бүген иртән аның сәламәт котылуы турында колхозга телефонда шалтыратканнар.
— Нәрсә, шат түгелме әллә? — диде Хәнәфи, бер сүз әйтә алмый торган Газинурга карап, — кызың бар!
— Кызым?! — дип Газинур тыны кысылып кычкырды. — Ә әнисе ничек, әнисе исән-саумы, Хәнәфи абый?
— Сәламәт, — диде Хәнәфи һәм икенче чәчкечкә таба китте, ә Газинур, шатлыгына чыдый алмый, орлык китерүче кызга:
— Нәсимә, кызым бар, кызым! — дип кычкырды.
Миңнурыйны алты көннән соң, Гафиятулла бабай белән Мәйсәрә апа алып кайттылар. Чәчүләр әле бетеп җитмәгәнгә, Газинур үзе бара алмады. Өенә ул бары тик караңгы төшкәч кенә кайтты һәм ишектән атылып керүгә, шатлыктан ярсыган тавыш белән:
— Кая минем кызым! — дип кычкырды һәм инде кемдер, әтисе булса кирәк, ясап биргән сиртмәле бишеккә таба юнәлде. Миңнурый аның юлына аркылы төште:
— Чү, өстең салкын, балага салкын тидерерсең. Чишен башта.
Газинур, Миңнурыйны кочаклап үпте дә, тиз-тиз өстен-башын чище, неп, яңадан бишеккә омтылды. Миңнурый тагын аны балага якын җң. бәрмәде.
— Юк, элек кулларыңны ю, аннары мичкә терәп җылыт!
5' 67
Газинур бер сүз әйтми аның кушканнарын эшләде. Ул кулларын юып, ак сөлгегә сөртте дә, кайнар мичкә терәде. Миңнурый бишек янында баскан килеш баланы тирбәтә иде. йөкле вакытта гәүдәсе юанайганга зифалыгын җуйган Миңнурый хәзер яңадан кыз вакыттагы кебек чибәрләнгән иде. Газинур аңа сөеп карап торды да, бер сүз әйтми аныц янына килеп иңнәреннән кочаклады. Аннары тирән хөрмәт, олылау һәм ихтирам белән, беренче тапкыр:
— Әнисе! — диде.
— Менә тора-тора төрҗәгуи! — дип иркәләнеп көлеп җибәрде /Миңнурый. — Кайтып керүенә бер гомер үтте, хәл сорашу юк, исәнме юк — әнисе!
— Я әле, кызымны күрсәт,— диде Газинур, уңайсызланып.
— Кызым, кызым, дип өзгәләнәсең, ә үзең бишек тә хәзерли белмәгәнсең.
Газинур, аптырап, балаларча үтә беркатлылык белән:
— Искә дә килмәгән бит, — диде.
— Әй, минем хәсрәтем!—диде Миңнурый һәм саклык белән генә баланың битен ачты. Бала, күзләрен, йомып, әкрен генә мышнап йоклый иде.
— Нинди нәни! Чыпчык баласы хәтле генә!—дип пышылдады Газинур һәм иелеп баланың җылы маңгаеннан үпте. Бала тынычсызланып, башын боргалап алды.
— Үпкәнне яратмый ул, бик усал, — диде Миңнурый, бәхетле елмайган килеш.
Газинур балага текәлеп карап торды да:
— Үземә охшый икән,—дип куйды, — ух, син, күк күгәрченем минем.
Миңнурый баланың битен япты.
— Җитәр, — диде ул, шаян гына, — югыйсә балага бөтен яраткан кошларыңның исемнәре белән дәшә башларсың.
— Ә исемен ничек куштырабыз?—дип сорады кинәт Газинур.
— Син яраткан исемне, — диде Миңнурый, — синең кызың.
Балага Сәмига дип исем бирделәр.
Хәзер инде Газинур эштән кайткан саен баласын кулына алып сөймичә, өстәл янына утырмый. Вакыты булганда ул аны сәгатьләр буенча иркәләргә хәзер. Ул балаларга карата бик күп такмаклар белә һәм туларны әле берни дә аңламаган кызына бертуктаусыз кабатлый иде:
Әллә-бәлли бәпкәсе» Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Бәбкәенә бүләккә.
Шундый бәхетле минутларның берсендә, бер дә көтмәгәндә аларга районнан сабантуена кайткан Гали абзый килеп керде. Газинур белән Миңнурый аны ачык йөз белән, балалардай сөенеп каршы алдылар. Миңнурый шунда ук самовар куеп җибәрде һәм Гали абзыйдан исәнлек- саулык сораша-сораша өстәл хәзерләде.
Гали абзыйның өстендә яшел гимнастёрка (элек ул күбрәк күгелҗем йон гимнастёрка кия торган иде), билен киң сары каеш белән буган, аягында күн итек, йөзе бераз түгәрәкләнә төшкән, яңакларында алсулык та бар. Бритва белән кырдырган башының түбәсе һәм маңгай өсте ялтырап, чигә тирәләре күгелҗем булып торалар.
Ул кесәсеннән тәмәке савытын чыгарды. Ләкин бишеккә күз төшереп алгач, кесәсенә кире тыкты.
— Ярамый икән, кечкенә бар, — диде ул, көлемсерәп. — Я әле күрсәтегез батыр кызыгызны. Исеме ничек, Сәмигамы?
Миңнурый, җиңелчә кызарып, бишектән баласын алып килде. Гали абзый бармагын баланың нәни ияк астына куеп, иренен чупылдатып куйды. Бала елмайгансыман авызын ачты да, кинәт елап җибәрде.
68
— Әттә-тә, батыр кыз,—диде Гали абзый, — кунак абыйга ачуланырга ярыймы сон?
— Бир әле, Сәмигамны,— диде Газинур һәм кызын кулына алып, очындыра-очындыра такмаклый башлады:
Үч-үч, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки, Үсәр әле, зур булыр, Бигрәк матур кыз булыр.
Бала шунда ук елавыннан туктады.
— Харап инде, әтисе иркәләдеме, җан рәхәте килә. Әти кызы булыр, ахрысы, — диде Миңнурый.
Чәй эчкәндә Гали абзый аларның икесенә дә берьюлы карап:
— Я, ничек торасыз? — дип, тормышлары турында сораштыра башлады. Газинур белән Миңнурый бер-берсенә карашып алып, икесе берьюлы көлеп җибәрделәр.
— Күгәрченнәр кебек гөрләшеп торабыз.
Бу гомуми сүзләр генә Гали абзыйны канәгатьләндермәде. Ул җентекләп сораштыра башлады. Колхозда ничек эшләүләре белән дә, өйдә, үзара ничек торулары белән дә кызыксынды. Тату семьяда күңелле тормыш була, тату семьяда шат балалар үсә, диде. Ул Газинурның, ара-тирә аракы эчүе турында ишеткән. Аталарча кыздырып алды.
— Октябрьда берне эчкән идем, аннары май бәйрәмендә, — дип ак- ланмакчы булды Газинур.
— Ә бер көнне Бөгелмәдән кайткач... — дип кыстырды Миңнурый.
— Анысы дару өчен генә, бик туңган идек. Моннан соң авызыма да алмыйм.
— Ярый, егет сүзе бер булыр, — диде Гали абзый, — хәзер минем сезнең икегезгә дә тагын бер сүзем бар. Мин Хәнәфи белән сөйләштем. Колхозда сез икегез дә бик яхшы эшлисез. Монысы иң әһәмиятлесе, монысы өчен мин икегезне дә мактыйм, икегез өчен дә куанам. Шулай кирәк, колхозчы өчен колхоз эше беренче чиратта. Заемга да беренче булып һәм башкаларга караганда байтак артыгракка язылгансыз. Яртысын шунда ук акчалата да кертеп биргәнсез. Монысы да бик яхшы. Без үз дәүләтебезгә үзебез булышырга, аны үз көчебез белән ныгытырга тиешбез. Капиталистлар безгә булышачак түгелләр... — Гали абзый бераз эндәшми торды һәм инде суына башлаган чәен Миңнурыйдан кай- нарлаттырып (ул, үз өендәгечә, тартынмый иде), бер ике йотым эчте дә, сүзен дәвам иттерде: — Мин сезнең үз кешегез... Минем сезгә туры итеп, каты итеп әйтергә хакым бар. Газинур менә аракыга акча таба, ә өй эчен бераз җиһазландырырга акча тапмый. Күрәм, Миңнурый кулыннан килгәннең барысында эшләгән, өй эчегез чиста, гөлләр дә бар, сөлгеләр дә. Менә сәгатегезне күрмим. Шүрлегегездә китапларыгыз да аз. Ишек алдыгыз да бөтен яктан ачык...
— Газинур менә... — дип сүзгә кушылды Миңнурый. — Колхоз дисә — үлә, өй эшенә бер дә күңел бирми.
— Тукта әле, әнисе, — диде Газинур әкрен генә, — менә яхшымы,» яманмы өй алдык, сыер алдык. Болар бит барысы да бер ел эчендә. Менә быел тагын колхозның игене уңып, хезмәт көненә былтыргы кебек, сигезәр-тугызар килодан бүлик — өй эчен дә аллы-гөлле итәрбез. Бөгелмәдә кибеттә күреп кайттым — менә дигән шарлы тимер кроватьлар бар. — Ул бераз уйлап торды да, көтмәгәндә, — ну кроватьтан бигрәк радиоприемник алыр идем, — диде.
Миңнурый, хәйран калып, кулларын ботына сукты. Гали абзый да көлемсерәп куйды, күзләрендәге һәм тавышындагы катылык да бегпг. Ул инде бөтенләй икенче төрле итеп сүзен очлады:
— Сез мине ялгыш аңлый күрмәгез: колхоз эшенә кимчелек китереп* үз өегезгә, әрлән кебек, бөтен нәрсәне ташыгыз димим. Газинур дөрес
69
әйтә, колхозда булса — колхозчының, өендә дә була. Шулай да читтән килгән бер кеше өегезгә керсә — аптырап калырлык булмасын. «Бу «Красногвардеец»лылар без бай колхоз, бай колхоз дип мактаналар, ә өйләренә керсәң. — тап-такыр», дип әйтерлек булмасын. Төшендегезме?
— Бераз гына, — диде Газинур, елмаеп. Шуннан ул сүзне бик оста гына икенчегә борып җибәреп, Гали абзыйдан авыл хуҗалыгы күргәзмәсе турында сораштыра башлады. Аннары сүз үзеннән-үзе колхозда электростанция салуга күчте һәм шунда, гүя сүз арасында гына, гүя гади бер танышы турында сорагандай гына Газинур Гөлләр турында сорап куйды. Казанга барганда Гали абзый янәсе аны күрмәгәнме, Гөлләр авыл хуҗалыгын электрлаштыра торган бер оешмада эшли икән, ди.
Гөлләр исемен ишеткәч, Миңнурый иренә бик ачулы һәм усал карап алды. Ул моннан өч ел диярлек элек клубта Газинурның Гөлләргә сокланып карап утыруларын, аның белән колактан-колакка сөйләшүләрен һәм кара-каршы биюләрен эле дә оныта алмый иде.
— Гөлләр дисә үзәкләре өзелә,—диде ул, үпкәле тавыш белән.— Казанда ул гына электр эшләми торгандыр ләбаса.
— Көнләшә дә беләсеңмени, Миңнурый?—дип сорады Гали абзый.
— Коточкыч көнче,—диде Газинур.
— Әбәү, синең кай җиреңне көнләшим?
Кемдер ишек дөбердәтте һәм ул да булмады, бүлмәгә яңгырга чыланган Һашим килеп керде. Кунак барын күргәч, бераз каушый төшебрәк калды.
— Саумы, Гали абзый?
— Исәнме, Һашим. Яңгыр явамы әллә?
— Чиләкләп коя. Бәйрәмнең бөтен ямен җибәрә.
— Әйдүк, Һашим, өстәл янына уз, чәй ясап бирәм, — диде Миңнурый.
—• Рәхмәт, чәй эчеп тормыйм. Мин ашыгыч йомыш белән генә кергән идем.
— Кемгә, миңамы?— диде Газинур, урыныннан торып.
— Юк, Миңнурыйга...—диде Һашим, тартынып кына. — Клубта бүген безнен үзешчән түгәрәк «Галиябану» пьесасын күрсәтмәкче иде, Галиябануны уйнаучы кызыбыз авырып калды. Менә хәзер нишләргә белми аптырап торабыз. Иптәшләр Миңнурыйга җибәрделәр. Кыз чакта ул Галиябануны бик яхшы уйный торган иде бит.
— Кыз чакта ич... Хәзер минем нәни балам бар. Аны кайда калдырыйм. Ул бит минут саен уяна.
Ул турыда без уйлаштык. Гөлҗиһан әбине китерәбез.
— һи-һи! Гөлҗиһан әбигә бала ышанаммы соң. Ул үз балаларын да карый белмәде. Юк, безнең Сәмига бик елавык кыз. Әтисеннән башка беркемне дә тыңламый.
Һашим, ни дияргә белмичә, әле Миңнурыйга, әле Гали абзыйга, әле Газинурга карый иде. Ә Гали абзый идән уртасында баскан килеш, кулына фуражкасын алып, китәргә җыена һәм нигәдер көлемсери иде. Мөгаен, нишләрләр икән бу юләрләр дип уйлый торгандыр.
— Нигә Әлфия уйнамый? — дип сорады Миңнурый.
— Ул карчык ролен уйный. Карчык булырга бик ярата, — диде Һашим һәм тагын, аптырап, Миңнурыйга карады: — Әтисеннән башка беркемне дә тыңламыймыни, соң?
— Юк шул... әти кызы ич ул.
Газинур көлеп куйды.
— Сез мине юкә чәй белән чәйләмәгез әле. Хатыныңны театр уйнарга жибәрсп, үзең балага пәпкп булып кал, имеш... Эшләрең шәп, Газинур., моннан да ары шәп булмый да,— диде ул. Бу сүзләрне Газинур шундый
70
сәер һәм эчкерсез беркатлылык белән әйтте, өйдәгеләр барысы да шаркылдап көлеп җибәрделәр. Бала, куркып уянып, кычкырып елый башлады.
— Чыннан да эшләрең шәп түгел икән, Газинур, — диде Гали абзый һәм Һашимга борылды: — Тиз башланамы соң спектаклегез?
— Клубта халык шыгрым тулган да бит...
— Ә Хәлилне кем уйный? — дип сорады Газинур кинәт.
— Мидхәт.
— Ә?!
Газинур кызулап ишекле-түрле йөреп алды.
— Юк, башка кеше булса, бәлки, нәнки булып та калыр идем. Ә Мидхәт булгач... риза түгел!
Газинурның ни өчен каршы килүе аңлашыла иде. Миңнурый кыз чакта аның артыннан йөргән Мидхәт, әле булса аны оныта алмый иде. Ул һаман да әле өйләнмәгән, чынмы, ялганмы: «Миңнурый булмагач, бүтәнне алмыйм», дип әйтә, имеш.
Гали абзый ишек янына килде һәм фуражкасын киде.
— Ярый, Миңнурый, хуш булып торыгыз. Иртәгә Галимә апагыз үзебезгә дәшәр. Ә син, Һашим, башыңны имә. «Красногвардеец» хатын- кызлары,— диде ул көлеп, — кызарып утырмасалар, Галиябану ролен үзем уйнармын.
Бу сүзләре белән Һашимны гына түгел, Газинур белән Миңнурыйны да аптырашка калдырып, Гали абзый чыгып китте. Бер минут чамасы нк әйтергә белми торгач, Һашим тирән генә көрсенеп куйды.
— Нишлибез инде?
Миңнурый сүзсез генә киенә башлады.
— Син кая? — дип сорады Газинур, гаҗәпләнеп.
— Таетр уйнарга,— диде Миңнурый, салкын гына.
— Ә бала?
Газинур, ике кулы белән башын кысып, урындыкка утырды.
— Һашим, син бар, без хәзер килеп җитәбез, — диде Миңнурый.
Шатлыгы чиктән ашкан Һашим шунда ук атылып чыгып та кипе. Миңнурый Газинур янына килде, аның кара чәчләреннән сыйпады һәм янына утырды.
— Син .дә көнче икәнсең, Газинур, — диде ул, әкрен генә. — Иптәшләрнең хәленә керергә кирәк ләбаса. Көнчелек — искелек калдыгы ул. Театр уйнаудан ни була? /Мин бит синнән башка барыбер беркемне дә яратмыйм, яратмам да!
Газинур башын күтәрде һәм гаҗәпләнеп хатынына карады.
— Ә үзең көнче түгелмени? Әле генә Гөлләр өчен күзләреңнән миңа нинди уклар аттың. Ә минем Гөлләр белән театр уйнаганым юк. Әгәр уйнасам, син нишләр идең икән?
— Кайсыгыз яхшырак уйный дип карап утырыр идем.
— Утырыр идеңме икән, чәченә барып ябышыр идеңме икән?
Миңнурый кашларын җыерды һәм бик җитди итеп җавап бирде:
— Сии мине ул хәтле тиле дип уйлама әле; Газинур. Әйдә киен, киттек. Гали абзый да килеп җитәр. ,
Газинур бераз уйланып утырды да:
— Эх, беткән баш беткән! — диде һәм урыныннан торды.— Ә Гали абзый безне шәп итте, йомшак тотып, каты җиргә утыртты.
— Шул кирәк безгә!—диде Миңнурый.
...Гали абзый алдагы рәтләрнең берсенә килеп утыруга, пәрдәне ачып та җибәрделәр. Ләкин «Галиябану»пы чын профессиональ артистлар уйнавында да, театр турында һич ни белмәгән авыл һәм колхоз яшьлә* ренең уйнавында да әллә ничә тапкыр күреп һәм элегрәк елларда, авыл сәхнәсендә үзе дә уйнап йөргәләгән Гали абзый, сәхнәгә күз салудан биг-

7!
рэк, Газинурны эзләде. Газинур әнә алгы рәТтә утыра. Кулында ак юрганга төргән баласы. Ул аны еламасын өчен әкрен генә тирбәтеп тора. Ә зур кара күзләре очкын белән тулы.
— Молодец, — диде Гали абзый, эченнән һәм сәхнәгә борылды. Анда, авыл урамында, егетләр, гармоньга кушылып, Галиябану көенә җырлыйлар, Галиябану — Миңнурый, тәрәзә төбендә басып, аларга карап тора иде...
XXII
Шулай матур яшиләр иде алар. Әгәр фашистлар сугыш ачмаган булса, алар туган «Красногвардеец»ның бәрәкәтле кырларында җан-тир эшләп, бүген дә шулай тыныч һәм бәхетле яшәгән булырлар иде. 'Алар үз колхозларының тагын ике-өч елдан соң да, биш-ун елдан соң да нинди булачагын күз алларына бик ачык китерәләр иде: ул чагында инде <Красногвардеец»ның үз электростанциясе күптән салынып беткән булачак, бөтен эшкә электр җигелгән, кырларның уңышы ике-өч тапкыр арткан, арышларның, бодайларның, тарыларның, бәрәңгеләрнең сыйфатлары яхшырган, терлекләрнең дә, атларның да нәселләре үзгәргән, кошчылык фермалары гөрләп тора, авыл башында, тау итәгендә һәм тау араларында җиләк-җимеш һәм алма-чия бакчалары шаулап үсә, һәр өйдә радио сөйли, яңа мәктәп, хата-лаборатория, уку йорты, балалар бакчасы йорты, яңа клуб өлгергән, телисең икән кинога бар, телисең икән лекция тыңла, телисең икән үзешчән түгәрәгенең постановкасын кара. Колхоз председателе Хәнәфи дә: «Әй, Әптери малай, фәлән абзый артыннан май заводына йөгер әле, фәлән чибәр апаны казлар фермасыннан тиз генә чакырып кил әле», дип тормас, ә телефон трубкасын алыр да: «Центральный, тимерчелек мастерскоен... Тегермәнне... Сепараторныйдан Миң- нурыйны... электростанция, монтер Газинур...» дип, кабинетыннан чыкмыйча гына кирәкле эшләре турында сөйләшеп алып, күрсәтмәләрен бирер...
Колхозның киләчәге — аларның киләчәге, аларның балаларының шат һәм бәхетле тормышы. Газинур белән Миңнурый иртәгә көн туасына, кояш чыгасына ничек ышансалар, «Красногвардеец»ның якты киләчәгенә дә шулай ышаналар иде. Чөнки аны ниндидер читтән килгән кешеләр хәл итми, аны аларның тырыш хезмәте хәл итә, ә хезмәткә дисәң, Газинур белән Миңнурый икесе дә янып, ашкынып торалар.
Кыш көне Газинур бик ныклап укырга хәзерләнә иде. Колхоз председателе Хәнәфи аны Бөгелмәгә терлекчеләр курсына җибәрергә вәгъдә итте. Ләкин 1939 һәм 1940 нчы елның кышы хәвефле булды. Ил өстендә күптән җыелып килгән давылның беренче яшене яшьнәде: Америка һәм Англия империалистларының котыртуы буенча Финляндия сугыш ачты. «Красногвардеец»ның өч егете—Газинур, Мисбах һәм Газзән Кызыл Армия сафларына чакырылды. Алар өчесе бер көнне киттеләр һәм бер отделениегә туры килделәр. Сугышка да бергә керергә җыенганнар иде. Ләкин аларга сугышка керергә туры килмәде. Алар хәтта фронтка да барып җитмәделәр:, аларны ярты юлдан — Вологдадан кире кайтардылар. Кызыл Армиянең көчен үз сыртларында татый башлаган акфиннар бик тиз сугышны туктатуны сорадылар.
Ай ярымнан соң, яңадан колхозга кайткач, Мисбах белән Газзән солдат киемнәрен шунда ук үзләренең тумыштан ияләшкән, шуңа күрә тәнгә якынрак та, җылырак та булып тоелган үз киемнәренә алмаштырдылар. Газинур исә колхозга кайткач та, солдат киемнәреннән аерылырга теләмәде. Салкынрак көннәрдә шинельдән, көннәр җылыта башлагач—билен каеш белән буган, башына'йолдызлы шлём кигән килеш йөрде. Шушы килеш ул, Бөгелмәгә барып, рәсемгә дә төшеп кайтты.

72
— Кара әле, әнисе, Газинур солдатны!—диде ул Миңнурыйга,һәм ана ярты открытка зурлыгындагы, осталыгы бик таман булган фотограф төшергән рәсемне сузды.
Миңнурый ялтыравыклы юка кәгазьне кулына алып, ана озак кына карап торды. Газинур аягүрә басып төшкән. Уң кулы белән өстәл кырыена тотынган, сул кулының бармакларын җиңелчә генә бөккән. Башында йолдызлы «будёновка», өстендә гимнастёрка, билендә киң каеш, каешы әзрәк кырыйга этәрелгән, кулбашлары салынып тора. Ләкин Миң,- нурый аныц киеменә түгел, йөзенә карый. Кыю һәм намуслы йөз. Кара күзләре каядыр еракка карыйлар һәм ниндидер бик мавыктыргыч, бүтәннәр күрми торган нәрсәләрне күрәләр кебек. Кара кыйгач кашлары, гаҗәпләнгәнсыман, азрак өскә күтәрелгән. Бераз калынрак иреннәре чак кына ачылган...
— Нәкъ үзең инде, — диде Миңнурый.
— Суйган да каплаган, — диде Газинур, көлеп.
Миңнурый, гадәтенчә, көлемсерәп куйды һәм үзенә хас шаянлык белән:
— Иреннәреңне кыса төшсәң, ни булган булыр иде. Аннары кесәләреңә шул хәтле нәрсә тутырдың. Рәсемгә төшәргә баруыңны алдан әйтсәң, ичмасам, гимнастёркаңны әйбәтләп үтүкләп биргән булыр идем,— диде.
Кызыл 'Армиядә берничә ай булып кайтканнан соң, Газинурның тышкы киемендә генә түгел, холкында да күп кенә яңа үзгәрешләр сизелә башлады. Дөрес, ул әле һаман да әүвәлге кебек шук, шаян, җырчы иде, ләкин шул ук вакытта аңарда инде яшьлекнең юләр җиңеллеге, беркатлы гамьсезлеге бетә төшкән, гүя армиядә аңа шундый хикмәтле беә сүз әйтеп кайтарганнар һәм ул хәзер, күпне күргән хәйләкәр бабайлар кебек, барысын да алдан белеп тора, тик үзенең белгәнлеген генә сиздертергә тырышмый. Шуның белән бергә ул үзенең колхозын, хатынын, балаларын һәм кешеләрне тагын да көчлерәк, сафрак ярату белән ярата һәм тормыштан тирәнрәк тәм таба башлады шикелле. Бу табигый да. Елдан-ел Газинур алдында яктырак, матуррак офык ачыла барды, күп вакытта ул үзен шул яктылыкка таба канатланып очып барган кебек хис итә иде. йөрәге һәрвакыт җилкенеп, ашкынып торды. Әгәр ул бүген ки- чәгенә караганда яхшырак эшләсә, үзен шул якты офыкка тагын да якынрак, килгән дип исәпли иде.
Финляндия вакыйгаларыннан соң ул сугыш куркынычына реальрәк карый башлады. Шулай да, дошманнар хәзер Кызыл Армиянең көчен тагын бер тапкыр күрделәр — моннан соң алар ут белән җиңел генә шаярмаслар дип тә уйлый иде. Латвия, Литва, Эстония һәм Бессарабия- нең Советлар Союзына кушылулары аның күңелен тагын да күтәрә төште һәм аңа болар барысы да сугыш куркынычын бик еракка этәрделәр кебек тоелды. Шуңа күрә газиз туган илебез өстенә яңадан иң дәһ-шәтле куркыныч болыты асылынган көнне дә аның бөтен уйлары тыныч хезмәттә, ә якты хыяллары матур киләчәккә төбәлгән иде. Сугыш маҗаралары, бигрәк тә бүтәннәр күз яшеннән энҗе, бүтәннәр йөрәк каныннан алтын кою, гайри табигый бернәрсә кебек, аның сәламәт уена керми дә иде. Нигә аңа күз яшеннән энҗе, йөрәк каныннан алтын коярга?! Менә ул җир сөрә, ә бу җирдә бөтенесе — энҗеләр дә, алтын-җәүһәрләр дә, барысы да, барысы да бар. Бары тик эшләргә, иренми эшләргә генә ки-рәк. Хезмәттә бәрәкәт!
Кичтән бригадир Габдулла правлениедә Газинур белән Мисбахка наряд биреп:
— Иртәгә сез ике сабан белән «Йөрәюжә барырсыз, — диде.
«йөрәк» дип «Красногвардеец»та урман эчендәге, йөрәккә охшагаң кечкенә генә бер аланга әйтәләр иде. Бу аланга колхоз орлыклык өчең көздән яңа сорт арыш чәчәргә исәпли иде.
73
Газинур белән Мисбах «йөрәк»кә таң беленә башлагач ук киттеләр. Ә кояш тәртә буе күтәрелгәндә алар байтак җирне сөреп тә өлгергәннәр иде.
Газинур беренче сабан белән алдан бара. Ул бер кулы белән ике төрәнле сабанның шомарып беткән тоткычыннан кыскан, икенче кулы белән дилбегәсен тотып, атларын әйди. Ул олы тояклары өчен «Чабата» дип йөртелгән туры ат белән «Малина» исемле җирән кашка байталны җиккән. Симез, олы атлар сабанны җилтерәтеп кенә алып баралар. Җир каты түгел. Көзгедәй ялтырап торган төрәннәр кара карга канаты шикелле чем-кара, симез туфракны каплап кына баралар. Газинур әле сызгырып җибәрә, әле атларын иркәләп, аларга ягымлы сүзләр кычкыра. әле бөтен кырны яңгыратып, кычкырып җырлап җибәрә. Башындагы шлемын артка этәргән, кояшта уңарга өлгергән гимнастёркасының якасын ычкындырган. Озынча йөзеннән тир ага. Ул туфраклы кулы белән уң яңагын берничә тапкыр сөртеп алган булса кирәк, бармак эзләре бик ачык беленеп тора. Шуңа да карамастан, аның эшчән дәрт белән рухланган йөзе матур һәм эчке нур белән балкып яктыра иде төсле.
Мисбахетдин үзенең атлары белән шактый артта калып бара. Хуҗалары ашыкмагач, атлары да теләр-теләмәс кенә атлыйлар. Мисбах аларга дәшми дә, тик ара-тирә атларның симез арт саннары өстендә чыбыркысын гына шартлатып ала. Шуннан атлар бераз кызулата төшәләр дә, яңадан онытылып, ашыкмыйча гына үз алларына бара бирәләр.
Мисбах тын гына эшләргә ярата. Эш вакытында ул бөтенләй диярлек кычкырып. җырламый, бик җырлыйсы килсә, авыз эченнән генә нәрсәдер көйли һәм ниндидер үз уйларын уйлый.
Сабан артыннан ул әйдәүче булып түгел, ә күләгә шикелле, мәҗбүри рәвештә тагылып бара кебек. Ләкин аның турында ялкау дип тә, эш сөйми дип тә әйтеп булмый. Ул беркайчан да бүтәннәрдән ким эшләми, әпән-төпән дә эшләми, шул ук вакытта уздырмый да. Ул бер яктан да гаепләп булмый торган ур:та кул кеше иде. Янып, җилкенеп эшләргә яраткан Газинур кайчакта, ярым шаяртып, ярым җитди итеп:
— Абый, телисеңме мин сиңа үз йөрәгемнән очкын алып бирәм,— дип әйтә иде. Мисбах Газинурны яратканга, бигрәк тә Газинурның мыскыл итү өчен түгел, ә сүзләренең эчкерсез йөрәктән әйтелгәнлеген яхшы белгәнгә, аңа һич тә ачуланмый, тик үзенең чикләвек төсле коңгырт күзләре белән түбәнчелек күрсәткәндәй, елмая гына иде.
Газинур, җир башына барып җитеп, атларын туктатты һәм сабан төрәннәрен калак белән чистартырга кереште. Бу эшне дә ул алынкы- салынкы гына эшләми, ә үзенчә ниндидер тәм һәм шигърият белән эшли. Аның кечкенә агач калагы тиз-тиз хәрәкәтләнә, ә төрәнгә ябышкан туфрак төерләре әллә кая очалар.
Төрәннәрен чистартып бетергәч, Газинур сынын турайтты һәм, уң кулын бөеренә куеп, әле җирнең яртысына гына җитеп килгән Мисбахетдингә таба борылды.
— Абый, ташбака кебек кыймылдыйсың, буксирга алам үзеңне! — дип, урманда чакта еш әйтелә торган «буксир» сүзен кыстырып кычкырды. Аннары атларының камыт асларын карап, муеннарыннан, арт саннарыннан сыйпаштырып алды да:
— Әйдә әле, малкайларым! — дип, Мисбахетдиннең килеп җитүен дә көтмичә тагын кузгалып китте. Тагын аның алан буйлап дәртле җыры яңгырады:
Кырда үскән җитеннәрнең
Матур була чәчәге, Матур колхозның бу көне, Күңелле киләчәге.
Газинур үз тавышына үзе сокланып җырлый торган кеше түгел иде. Шулай да бу минут та аңа, ни өчендер, аңа кушылып бөтен тирә-як
74
яшәү җырын җырлый кебек тоелды. Үткен төрәннәр актарган чем-кара туфрак та, «Иөрәк»нс урап алган ямьле урман да, андагы кош-кортлар да, фирүзәдән зәңгәр күк тә, шул аяз, якты күк йөзендә көлеп торучы кояш та барысы да, барысы да шатлык, бәхет җырын жырлыйлар кебек тоелды һәм аның йөрәге тирән ләззәт һәм рәхәтлек белән тулды.
Газинур шулай җырлап, ашкынып эшләгән чагында колхоз юлында, инде Спас сыртына якынлашып килгән ак күлмәкле, ак яулыклы бер хатын күренде. Ул бер кулы белән нәни баласын җитәкләгән, икенче кулына шакмаклы кызыл ашъяулыкка төргән төенчек тоткан.
Бу иртән ашамый-эчмичә китеп барган Газинур белән Мисбахка төшке аш алып килүче Миңнурый иде.
Мицуурый килеп җиткәч, сабанчылар атларын туармыйча гына солыга куйдылар, үзләре күләгәле агач төбенә утырышып, катык белән кайнар бәрәңге ашый башладылар. Аш янында да Газинур Мисбах кебек тавыш-тынсыз утырмады. Миңнурыйны көлдереп әллә нихәтле шаян сүзләр сөйләп алды. Аннары кызын муенына атландырып, атлар солыларын ашап бетергәнче, урманга кереп китте.
.Инде ике яшь тулып, өченчегә киткән Сәмига әтисенең муенында үзен бик рәхәт сизде булса кирәк, кычкырып, кайбер авазларын йота- йота җырлап җибәрде:
Әйт әле, күбәяк, Сөйләшик билгәяк...
Урман һавасы саф, салкынча һәм хуш исле иде Агач араларында әллә нихәтле ал-кызыл чәчәкләр үсеп тора. Үлән котырып үскән — Сәмиганың ал бантиклы башы гына күренә.
— Әтием, әтием, мин кызыл чәчәк таптым, — дип кычкырып җибәрде ул һәм җете кызыл чәчәк алдында кулларын чаба-чаба сикергәлән биергә тотынды. Аннары аның күзе икенче чәчәккә кунган аккүбәләккә төште булса кирәк, ул тагын көчлерәк ташланып,— әтием, әтием, миңа күбәяк килде, миңа күбәяк килде! — дип кычкыра башлады. Газинур чәчәкләрдән таҗ ясап кызының башына киертте һәм аңа читтән сокланып карап торды.
Менә алар тагын сабан сөрәләр. Миңнурый белән Сәмига, чәчәкләрен күтәреп, кайтып киттеләр. Кайтып киттеләр, әмма сабан артыннан барган Газинурның күз алдыннан башына чәчәк таҗы кигән, түгәрәк алсу йөзле кызы китмәде. Газинур аның киләчәге турында уйлый башлады. Сәмига, үсеп җиткәч, кем булыр: врачмы, агрономмы, зоотехникмы? Кем булса да булыр, хәзер аңарга укыр өчен бөтен юллар ачык, бөтен мөмкинлекләр бар. Ә Мөдәрриснең (хәзер аның улы да бар иде инде) инженер-электрик булуын теләр иде. Чөнки колхозның үз инженеры булырга тиеш ләбаса...
«Йөрәк»нең әле яртысы да сукаланмаган иде. Ә кояш чамадан тыш кыздыра башлады. Атлар тиргә батты, алар кигәвеннәрдән һәм черкиләрдән арыныр өчен, бертуктаусыз башларын, койрыкларын селкәләр. Газинур шешәгә салып алып килгән ачы исле карболканы аларның тиреләренә кош канаты белән сөртеп карады, файдасы аз булды.
— Газинур, кайтыйк булмаса, тәмам теңкәгә тиделәр, эшнең дә рәте юк,— диде Мисбахетдин. Газинур каршы килмәде. Алар сабаннарын арба артына тактылар да, үзләре арбага утырып, кайтып та киттеләр. Атлар, гүя арганлыкларын онытып, өйгә бик җәһәт атладылар.
Колхоз нибары ике-ике ярым километр ераклыкта иде. Зиратны узып, ындыр турысына җиткәч, бөтен «Красногвардеец» уч төбендәге кебек күренде. Колхозда ниндидер гадәттән тыш бер хәл бар, ахрысы, правление янына халык җыелган. Әнә тагын кемнәрдер йөгерә. Хатын-кызлар. Әнә урам уртасында озын ак күлмәк өстеннән җиңсез камзул кигән, кулына таяк тоткан Галәк бабай да бара...

Аякларын арба кырыеннан салындырып утырган Газинур, кулын каш өстенә куеп, алга омтылып карады да, борчылган тавыш белән:
— 'Абый, анда бер-бер хәвеф-хәтәр юкмы? Бөтен колхоз купкан, — диде.
Мисбах та кулын каш өстенә куеп карады. Шик юк, анда нидер бар. Әнә яңадан яңа кешеләр правлениегә таба йөгерәләр.
Газинур белән Мисбах ни дип юрарга да белмичә, атларын кызулаттылар һәм бераздан конный дворга килеп тә життеләр. Ат абзарлары ишеге төбендә, аптыраган һәм куркынган кыяфәттә Сабир бабай басып тора иде.
— Ни бар, Сабир бабай, нигә халык җыелган? — дип, арбага аягүрә баскан Газинур кычкырып сорады. Сабир бабай калтыранган тавыш белән җавап бирде:
— Ишетмәдегезмеии әле, балалар?! Сугыш!.. Гитлер, йөзе кара, безгә каршы сугыш башлаган... Хөкүмәтебез исеменнән иптәш Молотов сөйләгән... Халык митингка җыела...
Газинур бер секунд чамасы тын калып басып торды. Ул ихтыярсыз- дан тирә-ягына карап алды: ремонттан чыккан жнейкалар, арбалар, сабаннар, туарылмаган атлар, тап-такыр ишек алды... Монда бөтен нәрсә хезмәт турында гына сөйли. Нигә ул сугыш? Кемгә кирәк? Кайда? Кемнәр ачкан аны?
Кинәт барысы ачык булып китте: фашистлар!
Газинур арбадан сикереп төште һәм митингка йөгереп китте. Хәнәфи абын, ниндидер биек әйбергә басып, кулларын болгый-болгый нидер сөйли иде.
Мисбахетдин да арбадан төште һәм атларын туара башлады. Сабир бабай аның алдына килеп басты һәм ничектер артык йомшак тавыш белән:
— Мисбахетдин уль!м... Син дә халык янына бар... Атларны үзем туарырмын, — диде.
Газинурга, Мисбахка һәм Газзәнгә военкоматтан инде повестка да килеп җиткәнлеге турында берьюлы әйтергә картның теле әйләнмәде.
(Дәвамы бар.)