Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУРЖУАЗ ФИЛОСОФИЯГӘ КАРШЫ, ДИАЛЕКТИК МАТЕРИАЛИЗМ ӨЧЕН


Марксизм-ленинизм фәне — кешелек тарихында иң бөек казанышларның берсе. Бу фәнне тудыручылар—Маркс һәм Энгельс аны яңа, социалистик тормыш өчен көрәшүче пролетариат кулында гаять көчле теоретик корал дип күрсәттеләр һәм аның зур тантанага ирешәчәген алдан әйттеләр. Марксның һәм Энгельсның турылыклы шәкертләре Ленин һәм Сталин марксизмны дагын да үстерделәр, баеттылар, аның практик уңышларын оештырдылар. Марксизм-ленинизм теориясенең гранит нигезендә Россиядә иң беек, иң акыллы, иң революцион партия — большевиклар партиясе барлыкка килде. Бөек Октябрь революциясенең җиңүе, илебездә яңа, социалистик тормыш төзелүе, совет строеның барлык авыр сынауларны үтеп һаман да чыныга, көчәя һәм коммунизмга үсә баруы — болар ба-рысы да марксизм-ленинизм фәненең гүзәл тантанасы. Марксистик теориянең какшамас дөреслеге совет кешеләрен намуслы хезмәткә һәм батыр көрәшкә рухландыра, алар- ның коммунизм төзелешендә һәрвакыт һәм һәр җирдә җиңүләрен яктырта.
Марксизм-ленинизмның рухландыргыч бөек көчен инде бөтен дөнья таный. Бердәнбер дөрес булган бу тәгълимат торган саен дөньяда үзенә күбрәк тарафдарлар яулап ала, дөньяның барлык почмакларына үтеп керә, җир йөзендәге алдынгы көчләрне күбрәк һәм тыгызрак туплый. Әгәр берничә ел элек марксизм- ленинизм безнең илдә генә хаким итүче идеология булган булса, хәзер инде ул башка бик күп илләрдә дә дәүләт идеологиясе булып әверелде. Болгариядә, Чехословакиядә, Польшада, Румыниядә, Венгриядә, Албаниядә, Кытай халык республикасында, Германия демократик республикасында. Корея халык республикасында, Монголиядә яңа, ирекле/ демократик тормыш өчен көрәш марксизм-ленинизм тәгълиматына нигезләнгән хәлдә генә уңышка ирешә ала. Шуңа күрә дә бу илләрдә марксистик-ленинчыл философия белән кызыксыну аеруча зур. Миллионнарча кешеләрнең аңнарында революцион борылыш бара. Черек буржуаз философиянең күп төрле агымнарына каршы көрәшеп, алар- ны кысрыклап, марксизм-ленинизм бу илләрдәге алдынгы интеллигенциянең һәм киң массаларның аңына тирәнрәк үтеп керә.
Капиталистик илләрдә буржуазия, үз хакимлеген саклап калу өчен, демократия һәм социализм көчләрен таркатуда барлык чаралардан файдалана. Прагматизм, неореализм, неопозитивизм, эмпиризм, экзистенциализм һәм башка бик күп «изм»- нар тагылган, идеализмга һәм ми-стикага корылган ялган философик системалар ярдәмендә империалистлар массаларның аңын агуларга, аларны тынычлык, демократия, социализм өчен көрәштән читләштерергә, тагын да аянычрак коллыкка
90
төшерергә телиләр. Буржуазия марксизмны аеруча нәфрәт белән эзәрлекли, аңа юл куймаска, аңа халыклар арасында таралырга мөмкинлек бирмәскә тырыша. Коммунизмга, марксизмга каршы буржуазиянең йөз елдан артык дәвам иткән бу көрәше хәзер буржуаз стройның череп таркалуы, ә социализмның елдан-ел ныгуы, киңәюе шартларында, аеруча кискенләште. Ләкин шунысы ачык: йөз ел буенча бөтен көчен куеп та буржуазия марксизмны җиңә алмаган икән, хәзер шундый гүзәл тантанага ирешкән бу тәгълиматка каршы ул көчсез инде, һәртөрле киртәләрне сыйдырып, барлык илләрдә марксизм-ленинизм киң тарала, тынычлык өчен, демократия һәм социализм өчен көрәш-челәрнең идея-теоретик байрагы булып хезмәт итә, алдынгы интеллигенцияне, барлык намуслы көрәшчеләрне коммунистик партияләр тирәсенә, Советлар Союзы тирәсенә туплый.
&
Яңа демократия илләрендә икенче дөнья сугышына кадәр, барлык ка-питализм дөньясындагы кебек үк, идеалистик буржуаз философия хөкем сөргән иде. Гитлерчы фашистлар һәм ул илләрдәге сатлык җан буржуазия марксизм-ленинизмны үзләштерергә теләүче һәрбер кешене каты эзәрлекләделәр һәм рәхимсез җәзаладылар. Интеллигенцияне һәм массаларны алар иң әшәке идеяләр агуы белән агуларга маташтылар.
Фашизмны җиңү һәм яңа, халык демократиясе режимын урнаштыру хәлне тамырыннан үзгәртте. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуы, күрше илләрне фашизмнан азат итүе, аларның капитал дөньясы белән эшне өзеп, социализм лагерена ныклы аяк басулары — марксизмның яңа танта-насының гүзәл күренеше булды. Бу хәл һәрбер намуслы кешене уйланырга, эзләнергә һәм, ниһаять, марксизм-ленинизмның бердәнбер чын, дөрес тәгълимат икәнлеген, бары тик аңа таянып кына яңа, азат, социалистик тормыш төзергә мөмкин булуын танырга мәҗбүр итте. Коммунистик партияләрнең 11 җт! I м а гы й тормышта а втор итеты һәм тоткан урыны искиткеч үсте, массаларның коммунистларга һәм алар пропагандалаган теориягә ышанычлары ныгыды. Маркс — Энгельс — Ленин — Сталин ижат иткән һәм үстергән диалектик материализмны өйрәнү киң колач алды.
Әлбәттә, гаять зур әһәмиятле бу процесс шома гына бармый. Күп еллар буенча идеализм . һәм мистика белән сугарылган аңнарны тазарту, алариы диалектик материализм рухы и да тә р б и ял әү ком п артияләрдән чиксез киеренке көч куюны, буржуаз идеологиягә каршы кискен көрәш алып баруны таләп итә. Яна демократия илләрендәге кадрлар үзләре революцион теория белән коралланмый торып һәм массалар арасында бу теорияне киң пропагандаламый торып империализмның хәрби, экономик һәм идеологии һөҗүменә каршы, эчке дошманнарга каршы көрәшне һәм социалистик төзелешне киң һәм уңышлы алып бару мөмкин түгел. Шуңа күрә дә барлык яна демократия илләрендә иске кадрларны яңадан гәрбияләү һәм яна. яшь кадрларның марксистик отрядын тудыру буенча гаять зур эш бара. Югары уку йортларында диалектик һәм тарихи материализмны, марксистик политэкономияне һә.ч социализм тәгълиматын уку кертелде. Коммунистик партияләр һәм аларның җитәкчеләре Г. Димитров. К. Готвальд, Б. Берут, М. Ракоши, Г. Георгиу-Деж, В. Червенков. Э. Ходжа иптәшләр марксизм- ленинизмны • пропагандалауга зур әһәмият бирәләр.
Болгария халкының юлбашчысы, бөек Сталинның турылыклы шәкерте һәм көрәштәше Г. М. Димитров Болгария коммунистлары алдында нәкъ әнә шул бурычны — һәрвакыт, һәркайда уку, марксизм-ленинизмны үзләштерү һәм бу тәгълиматны практик көрәштә куллану бурычын куй' ды. Халык демократиясе илләрендә социализм төзү эшендә марксистик- ленинчыл философияне өйрәнүнең гаять зур әһәмиятен күрсәтеп, Г. М. Димитров:
«Марксизм фәнен өйрәнегез, аны өйрәнү сезне күп тынычсызланулардан азат итәр...»—диде.
91
Марксистик-ленинчыл философиянең мөһим теоретик мәсьәләләрен эшләүгә Г. Димитров бик зур әһәмият бирде. Аның тирән, ачык "чыгышлары һәм хезмәтләре—марксизмны җанлы чынбарлыкта иҗади куллануның, конкрет иҗтимагый күренешләргә диалектик анализ ясый белүнең бик матур үрнәге булып тора. Иптәш Сталии күрсәтмәләреннән чыгып, халык демократиясе режимы .характерын пролетариат дектатура- сының үзенчәлекле бер төре дип билгеләү — Г. Димитровның теоретик хезмәтләрендә аеруча зур әһәмияткә ия.
1946 елны Г. Димитров Болгариядә чыга торган «Философска лшсъл» журналы редакциясе членнары белән беседа уздырды һәм Болгария философларына конкрет күрсәтмәләр бирде. Марксист философлар, диде ул, «алдынгы философия белән халык, бигрәк тә халык интеллигенциясе арасында күпер салырга, философик фикер казанышларын бөтен халыкка җиткерергә, философияне кабинетлар сферасыннан безнең илнең җанлы практик тормышы өлкәсенә күчерергә тиешләр».
Г. Димитров философлардан марксизм-ленинизмның сафлыгы өчен, «фашизмны аякка бастыру эшенә хезмәт итүче һәм халык демократиясенең үсүен тоткарлаучы реакциянең идеология коралы булган һәртөрле черек, ретроград (артка сөйрәүче—1\. Ф.), идеалистик философия мәктәпләренә һәм агымнарына каршы» көрәшүләрен аеруча таләп итте, аларны совет галимнәре тәҗрибәсеннән өйрәнергә, Советлар Союзы казанышларын киң пропагандаларга чакырды.
Иптәш Димитровның күрсәтмәләрен үтәп, Болгария Компартиясе кадрларны марксистик-ленинчыл тәрбияләү буенча, идеалистик философиягә каршы көрәшү һәм дөньяга диалектик-материалистик карашны пропагандалау буенча зур эш алып бара. Марксизм-ленинизмиы өйрәнү Болгариядә никадәр киң колач алуын күз алдына китерү өчен түбәндәге фактларны күрсәтү дә җитә: Болгария азат ителү көненнән ■алып 1951 ел башына кадәр иптәш Сталинның 66 хезмәте болгар те-лендә 1.700.000 экземпляр тираж белән басылган. И. В. Сталинның «Диалектик һәм тарихи материализм турында» исемле әсәре 100 меңнән артык, «ЛениниЗхМ мәсьәләләре»—105 мең, «ВКП(б) тарихы-ның кыскача курсы» 150 мең данә басылган.
Партия мәктәпләрендә, югары уку йортларында, бик куп сандагы түгәрәкләрдә Болгария коммунистлары, интеллигенциясе, эшчеләре, крестьяннары зур тырышлык һәм тирән кызыксыну белән диалектик материализмны өйрәнәләр, социализм төзү өчен аның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлыйлар.
Болгариядә марксизм-ленинизм философиясен киң рәвештә пропагандалау эшендә теоретик журнал «Философска мысъл»ның роле бик зур. Бу журнал диалектик материализм өчен, әле интеллигенциянең бер өлешен биләп торучы идеализмга каршы киң көрәш алып бара. Журналның баш редакторы — Болгария фәннәре академиясе президенты Тодор Павлов.
Болгария марксистлары реакция ялчыларын оста фаш итәләр, фәнгә каршы һәрбер чыгышка, үз вакытында кискен отпор бирәләр. Академик Т. Павлов «Философска мисъл» журналында басылган махсус мәкаләсендә диалектик материализмның явыз дошманы проф. АУехалчевның идеалистик-фидеистик карашларының реакцион эчтәлеген ачып бирде, марксистик танып-белү теориясенә каршы аның яңа атакасын кире кайтарды, диалектик материализмны яклап чыкты. В. Захариев журналда В. Ганевның идеалистик чыгышларын кискен тәнкыйтькә алды, аның демократияне яклаган булып та, асылда халык демократиясе дошманнарына хезмәт иткәнлеген күрсәтте.
«Философска мисъл» биология фәнендә идеализм белән материализм көрәшен киң яктыртты, Авыл хуҗалыгы фәннәренең Ленин исемендәге Бөтенсоюз академиясе сессиясе материалларына зур урын бирде, Мичурин биологиясенең мен- делизм-морганизмны җиңүенә дөрес бәя бирде, җурнал битләрендә
92
СССР да булып үткән философия дискуссиясе материаллары шулай ук тулы бирелде. Журналда актуаль темаларга — буржуаз космополитизмга һәм милләтчелеккә каршы көрәшкә. Тито-Ранковпч өерен фаш итүгә, Болгариядә һәм башка халык демократиясе илләрендә социализм төзүгә. Советлар Союзы тәҗрибәләрен яктыртуга, тынычлык өчен көрәшкә багышланган мәкаләләр басыла.
Болгария марксистларының диа-лектик материализмны бәян итүче китаплары арасында аеруча Т. Павловның «Чагылдыру теориясе» («Теория отражения») исемле китабын күрсәтергә кирәк. Зур күләхмдә- ге бу әсәр рус телендә дә басылган һәм совет укучыларына билгеле. Автор бу әсәрендә марксистик-ленинчыл философиянең танып-белү теориясен нигездә дөрес бәян итә, Л1аркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин әсәрләренә киң таяна, марксизмның фәнни дөреслеген һәм практик көчен күрсәтә. Академик Т. Павлов идеалистик философиянең төрле агымнарын, аеруча субъектив идеализмны, махизмны тәнкыйтьли, В. И. Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле гүзәл хезмәтендәге фәнни положениеләрне киң яктырта.
Ләкин Болгария философлары һәм шул исәптән академик Т. Павлов кайбер җитди ялгышлардан да азат түгелләр әле. Алар, марксистик позицияләрдә инде нык торсалар да, иске традицияләрдән арынып бетмәгәннәр. Журналда басыла торган кайбер мәкаләләрдә һәм Т. Павловның китабында объективизм, академизм, абстракция шактый урын ала, большевистик партиялелек, политик кискенлек, кыюлык җитеп бетми, Т. Павлов үзенең китабында практиканы бары тикта- нып-белүнең өченче баскычы гына дип саный. Марксизм философия-сендә исә практика танып-белүнең нигезендә ята, танып-белү процессының юнәлешен билгели һәм шуңа күрә хакыйкатьнең (истина) критерие була.
Т. Павловның һәм Болгариядәге башка философларның мондый хаталарын Болгария компартиясе җитәкчелеге үз вакытында тәнкыйть итеп һәм төзәтеп килде. Хәзер Болгариядә марксистик-ленинчыл философияне пропагандалау торган саен көчәя, киңәя, бу эшкә, яңа, яшь кадрлар тартыла, диалектик материализм илдә хакимлек итүче дөньяга караш булып әверелә.
Марксизмның җиңүе өчен көрәшнең уңышлы баруын тагын Чехословакия мисалында бик ачык күрергә мөмкин.
Социализмны уңышлы төзү өчен, яңа экономиканы күтәрү белән беррәттән, хезмәт ияләренең, иц элек партия, хуҗалык, администрация кадрларының һәм интеллигенциянең теоретик дәрәҗәсен дә үстерергә кирәк. Чехословакия компартиясе, шуны истә тотып, илдә киң теоретик эш җәеп җибәрде. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре йөз меңләгән тиражларда тарала, партия мәгарифе челтәре үсә, укучы массалар өчен популяр әдәбият күп санда чыгарыла. 1947 елиы Чехословакия- дә Социалистик Академия төзелде, анда төрле өлкәләр буенча галим-нәр диалектик материализм пози-цияләреннән чыгып фәнни-тикшеренү эше алып баралар. Компартиянең танылган пропагандистлары — Клемент Готвальд, Сланский» проф. Зденек Неедлы, Л. Штольһ. 6. диалектик материализм положениеләрен халык демократиясе шартларында социализм төзүнең практик мәсьәләләренә бәйләп яктырталар.
Компартиянең зур теоретик эше нәтиҗәсендә алдынгы галимнәрнең, интеллигенциянең күп өлеше, идеализм йогынтысыннан арынып, диалектик материализм позициясенә басты. Үз халкың өчен,, үз илендә социализм төзү файдасына фәнни эшне бары тик марксизм-ленинизм- ның чын фәнни идеяләрен үзләштереп кенә, дөньяга диалектик-мате- риалистик караш белән коралланып кына уңышлы алып барырга мөмкин дигән хакыйкатьне алар тирәнрәк аңлыйлар.
Элек идеализм һәм метафизика коллыгында тәрбияләнгәч галимнәрнең диалектик материализмга борылышы җиңел генә бирелми, бәлки авырлык белән, акрынлап бара, әлбәттә. Аларныц аңында яңалык белән искелек көрәшә. Ләкин нигездә борылыш инде ясалган, иске тради-
93
цняләрнец зур каршылыгына карамастан, якалык һәм дөреслек җиңә.
Чехословакиянең зур галимнәреннән берсе, Прагада Карлово уни- зерситетында гражданнар хокукы һәм философия профессоры Эмиль Свободанык идеализмнан материализмга күчүе гаять кызыклы. 1920 елдан башлап проф. Э. Свобода идеализмны яклап килде, үзенең бик күп сандагы хезмәтләрен Шопенгауэр волюнтаризмы, буддизм дини әхлагы, Достоевский һәм Лзв Толстойның идеалистик карашлары йогынтысында язды. Һәм менә шушы галим тормышының 70 нче яшендә (ул 1878 елда туган) зур кыюлык белән үзенең дөньяга карашын үзгәртте һәм үзен диалектик материализм тарафдары дип игълан итте. «Эзләнү» (1946 ел), «Кешеләр һәм эшләр» (1947 ел) исемле әсәрләрендә һәм бигрәк тә «Социализм рухы» (1947 ел) исемле китабында проф. Э. Свобода марксизм-ленин- измның бердәнбер дөрес тәгълимат булуын аңлавын күрсәтә һәм һәртөрле идеализмнан баш тарта.
«Эзләнү» исемле китабында ул гаять зур ихтирам һәм җылылык белән В. И. Ленин һәм И. В. Сталин турында, аларның теоретик көчләренең бөеклеге турында яза:
«Ленин үзендә бөек укымышлы- лыкны, теориядә һәм практикада үзенә генә хас булган сугышчанлык- яы, рус халкын азат итү өчен көрәштә куркусызлыкмы, алдан күрү- чәнлекне берләштерде». «Ленин совет дәүләтен төзеде, аның шәкерте Сталин җитәкчелегендә бу дәүләт халык массаларына кертелгән идеянең иҗади осталыгының һәм көченең чын могҗизасын 1941 —1945 елларда бөтен дөньяга күрсәтте».
Э. Свобода үзенең әсәрләрендә марксистик диалектиканың һәм фи-лософик материализмның төп нигезләрен бәян итә, тормыштан алынган, аңлаешлы, гади мисаллар ярдәмендә, Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин хезмәтләренә таянып, марксистик философиянең фәнни һәм практик кыйммәтен күрсәтә. Моның гүзәл мисалы итеп ул В. И. Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле китабын китерә. «Бу акыллы китап күп нәрсәгә минем күземне ачты һәм мине күп нәрсәгә өйрәтте, — дип яза проф. Э. Свобода, — ул мине ышандырды».
Әнә шулай Чехословакиянең карт галиме, һәртөрле реакцион философия йогынтысыннан арынып, марксизм-ленинизм философиясен үзләштерде һәм аның кайнар пропагандисты булды. Э. Свобода кебек, буржуаз философияне ташлап, марксизмга килүче галимнәр Че- хословакиядә аз түгел. Шул ук Карлово университеты профессоры Ладислав Ригр, Братиславадагы Словак университеты доценты Игорь Грушовский һәм интеллигенциянең башка күп вәкилләре диалектик материализм өчен, яшьләрне марксизм- ленинизм рухында тәрбияләү өчен, экзистенциализмны таратучы тән-кыйтьче В. Черны, эмпиризм белән сәүдә итүче О. Махотка, Масарик шәкерте мистик Иозеф Крал кебек черек идеализм тарафдарларына каршы актив көрәш алып баралар.
Халык демократиясе илләрендә социализм төзелеше алпавытлар, капиталистлар һәм клерикаль реакция калдыкларының каршылыгына очрый. Англия-Америка сугыш уты кабызучыларының агентлары халык демократиясенә, коммунистик пар-тияләргә каршы диверсия, яла ягу, корткычлык һәм идеологии агуның барлык төрләрен кулланалар.
Польшада, мәсәлән, күп кенә уку йортларында антимарксистик, буржуаз философиянең төрле агымнары яшәп килә. Варшавадагы нео- позитивистлар «мәктәбе»нең һаман әле иске интеллигенциягә йогынтысы зур. Католиклар ачыктан-ачык фидеизмны пропагандалыйлар. «Фәнни» хезмәтләр маркасы астында фәнгә, марксизмга каршы китаплар чыга. Идеалист Н. Лубницкий «Диалектик материализмның танып- белү теориясе» дигән китабында диалектик метод урынына неопозитивизм рухындагы гносеологик кыланышлар тәкъдим итә. Б. Гавецкий үзенең «Философиягә кереш» дигән китабында электронның бернәрсә белән дә чикләнмәгән ниндидер ихтыяр иреге турында яза һәм шуның белән идеализмны нигезләмәкче
94
була. Әнә шундый шартларда дошман идеологиясен тар-мар итү, илдә пролетариат идеологиясенең тулысынча җиңүе өчен көрәшнең әһәмияте аеруча үсә. һәм Польша коммунистлары марксизм-ленинизм теориясен пропагандалауны киң җәелдереп җибәрделәр. Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин әсәрләрен өйрәнү партиянең барлык оешмаларында, түгәрәкләрдә, мәктәпләрдә алып барыла. Польша марксистлары массалар арасында марксизм-ленинизм философиясен популярлаштыруга, буржуаз теорияләрнең реакцион эчтәлеген фаш итүгә багышланган әсәрләр язалар.
Шундый әсәрләрнең берсе — Лодзь университеты профессоры коммунист А. Шаффның «Л1арксизм теориясенә кереш» исемле китабы. Автор анда буржуаз философияне каты тәнкыйтькә ала һәм семантик философия дип аталган черек идеологияне аеруча фаш итә, семантик-ларның хакыйкатьне әйтеп бирә алу мөмкинлеген инкарь итүләрен, кешеләрне миңгерәүләндерергә тырышуларын күрсәтә.
«Р. Карнап һәм семантикларның атаклы патриархы Л. Витгенштейн кешеләргә сөйләми торырга киңәш бирәләр, ә Стюарт Чейз үзенең «Сүзләр тираниясе» дигән китабында маразмның ахыр чигенә җитә, мәчеләр «телен» мактый һәм аны кеше сүзеннән өстен күрә», — дип яза проф. Шафф һәм буржуаз философиянең, шул исәптән семантикларның да фәнни хакыйкатьне юкка чыгарырга көчсез булуларын әйтә.
Проф. Шаффның китабын диалектик һәм тарихи материализмнан кыскача дәреслек дип атарга мөмкин. Аны автор И. В. Сталинның «Диалектик һәм тарихи материализм турында» исемле геииаль хезмәтеннән файдаланып язган. Марксизм философиясенең тууы кешелек фикере тарихында бөек үзгәреш булуын күрсәтеп, Шафф: «марксизм изелүче сыйныф интересларын яклаучы бердәнбер фәнни система булды», дип яза. Автор марксистик диалектиканың һәм философик материализмның нигезләрен эзлекле рәвештә бәян итә, диалектик мате-риализмның сугышчан рухын, аныя «бердәм корычтан коелган» булуын, иҗади характерын күрсәтә.
«Ленинның иң якын көрәштәше һәм аның эшен дәвам итгерү^е Сталин яңа тарихи шартларда марксистик теорияне алга үстерү, тирәнәйтү һәм конкретлаштыруның үр* иәгеи бирде, — дип яза А. Шафф. — Индустриализация теориясе, коллективизация теориясе, капиталистик чо л г а н ы ш ш а р тл а р ы н да ком му ни- стик дәүләт төзү теориясе, марксистик диалектиканың тагын да үсүе— менә марксизм теориясенә Сталин керткән иҗади хәзинәнен мисаллары».
Диалектик һәм тарихи материа-лизмның төп положениеләрен Шафф Польша тарихына һәм халык демо-кратиясе илләрендәге тормышка һәм көрәшкә анализ ярдәмендә ачып күрсәтә. Хакыйкатьнең һәрвакыт конкрет булуының мисалы итеп. А. Шафф Польшадагы прогрессив көчләренең рус дәүләтенә булган карашларына туктала. Элек Польшаның Гендрик Каменский, Станислав Ворцель, Адам Мицкевич ке-бек демократлары рус революционерлары белән бергә патша хөкүмәтенә каршы позициядә тордылар. «Хәзер исә безнең алда патша Россиясе түгел, бәлки Советлар Союзы, җиңеп чыккан социализм иле, социализм өчен көрәштә безнең ж.н- тәкчебез һәм иптәшебез, гитлерчы фашизмны җиңеп чыгучы һәм тынычлыкны саклаучы. Советлар Сою-зының ярдәменнән башка бәйсез Польша була алмас иде. Халык Польшасы белән СССР арасында дуслык һәм тыгыз союз мөнәсәбәтләре ике дәүләтнең омтылышлары һәм максатларының гомумилеген- нән, социаль стройның туганлыгыннан органик рәвештә килеп чыга».
И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» дигән ге- ниаль хезмәтләре халык демократиясе илләрендә аеруча зур теоретик күтәрелеш тудырды. Партия кадрлары һәм прогрессив интеллигенция яңа дәрт белән марксизм- ленинизм теориясен һәм аеруча Сталин хезмәтләрен өйрәнергә ке-рештеләр. Бик күп санда үткәрелгән һәм хәзер дә үткәрелә торган фәнни
95
конференцияләрдә, сессияләрдә, җыелышларда, уку йортларында, матбугатта иптәш Сталинның яңа хезмәтләренә югары бәя бирелә. Польшаның «Трибуна люду» газетасы «Иптәш Сталинның бу гениаль хезмәтләре Польшада прогрессив фәнни фикернең позицияләрен тагын да ныгыттылар, революцион фән методын, марксизм-ленинизм методын үзләштерергә ярдәм иттеләр», дип яза һәм партия кадрлары каршына «Сталинның гениаль фикерләрен эшчеләргә, галимнәргә, крестьяннарга, сәнгать эшлеклелә- ренә җиткерү, марксизм-ленинизм- ның социалистик җәмгыять төзүче бөтен Польша халкының дөньяга карашы булуына ирешү» бурычын куя.
Румыния Фәннәр академиясенең та'рих һәм философия институты директоры академик Константинеску — Яшь «Скынтейя» газетасында басылган мәкаләсендә: «Тел гыйлеме турында хезмәтләрендә иптәш Сталин күтәргән гениаль теоретик положениеләр безнең илебез өчен бик мөһим булган тарих мәсьәләләрен чын- чыннан фәнни хәл итү өчен киң герспективалар ача», — дип, академик Эмиль Петрович: «И. В. Сталин хезмәтләре тел гыйлемен үстерүдә Румыния лингвистлары өчен яңа эра тудырдылар», — дип, Болгария галиме профессор Любомир Андрей- чин: «Тел турында Сталин тәгълиматы безнең өчен ачык һәм ныклы теоретик база булды», — дип язалар.
Марксизм-ленинизм теориясе һәм ул теорияне иҗади үстерүче бөек Сталин әсәрләре яңа демократия илләрендә алдынгы интеллигенцияне халык өчен, социализм җиңүе өчен фәнни хезмәткә әнә шулай рухландыра, аларга яңадан-яңа ру-хи көчләр бирә. Социалистик төзелеш, пролетариат диктатурасы, сыйнфый көрәш, партиянең роле турында Ленинның һәм Сталинның өйрәтмәләре халык демократиясе илләре компартияләренең көндәлек эше нигезендә ята. Марксистик- ленинчыл фән аларга дошманнарның яшерен йөзләрен ачарга, Америка империалистлары агентурасын фаш итәргә, пролетариат диктатурасы» ныгытырга ярдәм итте һәм итә.
Яңа демократия илләрендә социализм төзелешенең уңышлы баруы, биш һәм алты еллык планнарның үтәлүе, халык массаларының социализм юлына ныклы аяк басып дәрт белән яңа тормыш төзүләре, бу илләрнең тынычлык өчен , империализмга каршы көрәштә гаять зур роль уйнаулары — марксизм- ленинизмның рухландыргыч көченең гүзәл чагылышы ул.
Империализмга, феодаль һәм буржуаз реакциягә каршы, халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәштә марксистик-ленинчыл революцион теориянең нинди зур роль уйнавын без тагын Кытай халык республикасы мисалында күрә алабыз. Кытайда халык революциясенең җиңүе һәм Кытай халык республикасы төзелү заманыбызның гаять зур әһәмиятле вакыйгасы һәм марксизм- ленинизм идеяләренең тантанасы булды. Кытайның коммунистлар партиясе иң алдынгы, иң революцион тәгълимат белән — Маркс — Энгельс — Ленин — Сталин тәгълиматы белән коралланып эш итүе аркасында Кытай халкының героик көрәшенә дөрес юнәлеш бирде, аны тарихи җиңүгә алып килде.
«Безгә корал биргән Маркска, Энгельска, Ленинга һәм Сталинга рәхмәт әйтәбез. Бу корал — пуле- мётлар түгел, бәлки марксизм-ленинизм», — дип яза кытай халкы юлбашчысы Мао Цзе-дун «Халык демократиясе диктатурасы турында» исемле мәкаләсендә.
«Октябрь революциясе нәтиҗәсендә Кытайга килеп җиткән марксизм-ленинизм тәгълиматы безнең партиябез һәм кытай халкы кулында шундый мөһим корал булды ки, бу корал ярдәмендә алар дошманның көчен сындырып революциядә җиңеп чыктылар», — диде Кытай партиясенең Үзәк Комитеты председателе урынбасары Лю Шао-ци.
Америка империализмы агенты булган гоминданчылар Кытайда марксизм әдәбиятын таратуга юл куймадылар. Фашист варварлары кебек үк гоминданчылар да марксизм- ленинизм классиклары әсәрләрен
96
яндырдылар. Ләкин реакциянең ко-тырынуына карамастан, Ленин — Сталинның җиңелмәс идеяләре, башка илләрдәге кебек үк, Кытайда да массаларның аңына үтеп керделәр, ә халык революциясе җиңгәннән соң бигрәк тә киң таралдылар. Күп сандагы түгәрәкләр һәм мәктәпләрдән тыш, Кытайда марксизмны-ленин- измны өйрәнү буенча махсус университетлар һәм институтлар, партия мәктәпләре һәм кыска сроклы курслар оештырылды, компартия Үзәк Комитеты каршында марксизм- ленинизм институты төзелде. Хәзер Кытай халык республикасында марксистик әдәбият булмаган кө- тспханәне яки уку йортын, Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин әсәрләре һәм /Мао Цзе-дун китаплары укылмый торган өйне табу кыен.
Шушы елның июленә булган мәгълүматлар күрсәткәнчә, соңгы өч елда гына да Кытайда Маркс һәм Энгельсның 29 әсәре, В. И. Ленин Әсәрләренең 17 томы, И. В. Сталин Әсәрләренең 5 томы бик зур тиражлар белән басып чыгарылган.
Марксизм-ленинизм буенча төп белемнәр энциклопедиясе булган «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» Кытайда иң популяр, иң күп таралган әсәр. Ул миллионлаган коммунистларның, интеллигенциянең һәм халык массаларының өстәл китабы. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы»н марксизм-ленинизмны өйрәнгәндә төп уку китабы итеп кулланырга чакырып, Мао Цзе-дун «Безнең укуны үзгәртеп карыйк» дигән мәкаләсендә болай яза:
«ВКП(б) тарихы — бөтен дөньяда соңгы йөз елда булган коммунистик хәрәкәтнең иң югары синтезы, иң югары йомгагы, теория белән практика бердәмлегенең бөтен дөньяда бердәнбер тулы бәяле үрнәге. Марксизмның гомуми теоретик хакыйкатьләрен Ленин һәм Сталин Октябрь революциясенең конкрет практикасы белән бәйләделәр һәм шул нигездә марксизмны үстерделәр. Үзёбезиең Кытайда ничек эшләргә без әнә шул мисалдан өйрәнә жлабыз».
Мао Цзе-дун иң элек үзе марксизмның әнә шул таләбен — теория белән практиканың бердән* легеннәп чыгып эш итү, практикада теорияне үстерү таләбен бик яхшы үти. Марксизм-ленинизмныц белгече һәм күптәнге ялкынлы пропаган-дисты, бөек Сталинның турылыклы шәкерте Мао Цзе-дун гаять зур әһәмияткә ия булган теоретик хезмәтләр тудырды, марксистик философиянең төп положениеләреннән чыгып, Кытай революциясенә бәйле мәсьәләләрне дөрес хәл итте.
Мао Цзе-дуииың 1937 елда язылган «Практика турында» исемле философик хезмәте марксизм-ленин- измның танып-белү теориясен кыскача, ачык һәм оста бәян итүче гүзәл әсәрләрнең берсе булып тора. Бу әсәр рус телендә беренче тапкыр «Большевик» журналының 1950 елгы 23 санында басылды һәм совет укучыларына билгеле инде. Иптәш Мао Цзе-дун анда һәртөрле догматикларны, теоретик эшне санга санамаучы эмпирикларны каты тән-кыйтьли, теория белән практиканың аерылмас бердәмлеген яклый.
«Барыннан да элек марксистлар, производство эшчәилеге башка һәртөрле эшчәнлекне билгели торган ин төп эшчәнлек, дип саныйлар»,— дип яза Мао Цзе-дун. Ләкин «кешеләрнең иҗтимагый практикасы производство эшчәилеге белән генә чикләнми, аның башка күп төрле формалары бар: сыйнфый көрәш, политик тормыш, фән һәм сәнгать өлкә-сендәге эшчәнлек». Иҗтимагый практика, ул нинди генә формада булмасын, кешеләрнең табигатьне һәм җәмгыять тормышын танып-бе- лүләрендә төп кирәкле, билгеләүче шарт һәм критерий, һәртөрле хакыйкатьне субъектив тойгылар гына түгел, бәлки объектив иҗтимагый практика билгели. Шулай итеп, ди Мао Цзе-дун, «дцалектик материализмның танып-белү теориясе практиканы беренче урынга куя, кеше-ләрнең танып-белүләрен практикадан чак кына да аерырга ярамый».
Шушы марксистик положениедән чыгып, Мао Цзе-дун Кытай революциясе практикасына анализ ясый, марксизмны иҗади куллана, аның рухландыргыч көчен ачып бирә. «Халык демократиясе диктатурасы турында» исемле зур мәкаләсендә у.д
97
Кытайда халык демократиясенең жнңүен марксизм-ленинизмның бөек кеченең ачык күрсәткече дип атый.
«Марксизм-ленинизмның хакыйкать дип аталуының сәбәбе — бу тәгълиматның фәң буларак Маркс, Энгельс, Ленин ҺӘХМ Сталин тара-фыннан тудырылуында гына түгел, бәлки аның революцион сыйнфый көрәшнең һәм милли көрәшнең аннан соңгы практикасы тарафыннан раслануында», — дип яза ДАао Цзе- дун. Әйе, һәрбер иҗтимагый вакыйга, пролетарийлар һәм изелгән баш-ка хезмәт ияләре көрәшенең һәрбер адымы марксизм-ленинизм идеяләренең какшамас дөреслеген раслый. Шуңа күрә дә барлык илләрдә дә марксизм язгы ташкын кебек үзенә юл сала, массалар аңына үтеп керә, прогрессив кешелекне тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәшкә чакыра һәм күтәрә.
сын киеп, диалектик материализмның төп положениеләрен инкарь итәргә маташалар, «һәртөрле бик күп хакыйкатьләр хокукын» дәгъвалыйлар, аң белән материя мөнәсәбә- ге турындагы мәсьәләне бөтенләй юкка чыгаралар. Материализм белән идеализмны татуландырырга, кушарга дигән булып идеализмны һәм мистиканы алга сөрәләр. Буржуазиянең «дипломлы ялчылары» :угыш уты кабызучыларның политикасын аклыйлар, бөтен дөньяда Американың хакимлеген философик яктан «нигезләргә» маташалар.
Менә бу хәл безнең философларга ца, Америкадагы һәм башка илләрдәге марксистларга да империализм идеологларының һәртөрле хәйләләрен фаш итү бурычын йөкли. Моны исә диалектик материализмга таянып кына, марксизм идеяләрен киң рәвештә пропагандалау юлы белән генә эшләргә мөмкин.
Американың идеологик тормышында иске белән яңа, прогрессив көчләр белән реакцион көчләр арасында көрәш хәзер бигрәк тә кискенләште. Хакыйкатьне, фәнне, прогрессны яклап, мистикага, караңгылыкка каршы күтәрелгән тавыш-лар торган саен күбрәк, көчлерәк һәм кыюрак яңгырый. СССРда социализмның һәм социалистик культураның уңышлары хәзерге Америка философиясендәге алдынгы юнәлешләргә рухи көч бирә. Марксизмның җиңүе, аның тормышта акланган бөек көче Америкадагы алдынгы интеллигенцияне империалистик ре-акциягә һәм агрессиягә каршы көрәшкә канатландыра. Фостер, Деннис, Рой Вуд Селларс, Мак Гилл, Говард Селзам, Ральф Боумен, Джон Соммервилл, Говард Фаст, Филипп Фо-нер, Дж. Джером, Докси Уилькерсон һ. б. кебек прогрессив философлар һәм язучылар реакциянең авыр шартларында Америка халкын агулаучы идеалистик философиягә каршы көрәшәләр. Алар диалектик материализмны үзләштерергә һәм аның яктылыгында үзләренең дөньяга карашларын яңадан тикшерергә омтылалар.
Америкадагы барлык намуслы ке-шеләрнең марксизмга һәм аның гүзәл тантанасы ватаны булган Советлар Союзына карашын алдынгы язучы Говард Фаст түбәндәгечә әйтеп бирде:
«Марксизм фәне белән азмы-күпме таныш булган һәрбер кеше шуны күрә: марксизм бар нәрсәнең дә төп гади эчтәлегенә үтеп керә, әйберләр чынлыкта ничек булса, марксизм аларны шулай күрә белергә өйрәтә. Моны аңлаган кешеләр Советлар Союзы кешелек тарихында гаять зур адым икәнлегенә шик тотмыйлар».
Марксистик-ленинчыл философияне пропагандалау һәм идеализмга каршы көрәш эшендә Мичиган университеты профессоры Рой Вуд Селларсның философик хезмәтләре зур әһәмияткә ия булып торалар.
Империалистик реакциягә һәм аның идеологларына каршы, черек буржуаз философиягә каршы көрәштә Америка коммунистларына Ьәм марксистларына аеруча зур бурыч нөкләтелә. Америка Кушма Штатлары — дөньяда империалистик реакциянең үзәге. Анда персонализм, прагматизм, неореализм, критик реализм, логик эмпиризм, феноменологизм һ. б. бик күп төрле идеалистик, ялган философик тео-рияләр киң таралган. Аларның ав-торлары «фән новаторлары» маска
'. .С. № 10.
98
«Диалектик материализм турында минем уйларым», «Дьюи материализм турында», «Материализм һәм позитивизм» һ. б. әсәрләрендә Сел- ларсның диалектик материализм ягына борылышы ачык күренә. Ул марксистик материализм теориясен яклап, объектив материаль дөньяның барлыгын һәм аның танып-бе- ленүен ачык итеп раслый. «Тою да, логик эчтәлек тә түгел, бәлки реаль дөнья объектлары — танып-белүнең максаты әнә шулар», — ди ул.
хМатерия төшенчәсен Селларсның Ленин тәгълиматы күзлегеннән чыгып ничек дөрес аңлавын аның түбәндәге сүзләреннән күрергә мөмкин:
«Яңа фәнни мәгълүматлар туу белән материя турында белемнең үсүе материянең асылыннан баш тарту ул дип әйтү — логик ахмаклык булыр иде. Материя турында белемнең үзгәрүен без тулысынча таныйбыз... Ләкин материя төшенчәсенең гомуми эчтәлеге шул килеш кала».
Селларс «материализмны яклап, хәзерге философиядәге төрле агымнар белән кылычка кылыч килергә», «идеалистларның һәм феноменали- стларның һөҗүмнәренә каршы көрә-шергә» әзер булуын белдерә. «XX йөз физикасы турында яңа китапны укыганда «материализмның юкка чыгуы» дигән главаны күрсәм, мин хәйран калам һәм әйтәм: «Позитивист дускайлар, материализм бик яшәүчән, — дип яза Селларс. — Мин «диалектика» дигән терминнан куркырга җыенмыйм, — ди ул. — Гомумән бу терминның нәрсә аңлат-канлыгы ачык. Ул динамизмны, хә-рәкәтне, мөнәсәбәтләрне, конфликтны, үсешне символлаштыра».
Прагматизмга каршы көрәштә Американың күренекле марксистла-рыннан берсе Говард Селзамның роле зур. Күптән түгел Американың прогрессив интеллигенциясенең вәкиле К- Ламонт материализм һәм прагматизм турында фикер йөрткәндә, диалектик материализмга дөрес бәя бирсә дә, Дыои философиясен материализмга якын философия дип ялгыш атады. Говард Селзам махсус мәкалә язып, Ламонтның мондый карашын кире какты, праг-матизмның идеалистик, реакцион эчтәлеген фаш итте. Дыои философиясе материализмның капма-каршысы, аны фәнни яктан да, иҗтимагый яктан да прогрессив диа атарга мөмкин түгел; Дьюинын. Советлар Союзына дошманлыгы аның философик системасыннан килеп чыга, дип аңлатты Селзам. Дыои мисалында Селзам философия белән политика арасында турыдан- туры бәйләнеш барлыгын, философиянең партиялелеген күрсәтә:
«Дыоиның марксизмга һәм Советлар Союзына каршы маниясе пара- ноид (акылдан шашып — К. Ф.) авыруга барып җитә. Бу очраклы хәл түгел, кызганыч аберрация (ялгышу — К. Ф.) түгел, бәлки аның антиматериалистик метафизикасы-ның һәм танып-белү теориясенең логик нәтиҗәсе. Сидней Хук һәм Джон Чайльдс кебек Советларга каршы башлап йөрүче кешеләр, Америка политикасында башбаштаклык таратучылар Дыоиның турылыклы шәкертләре икән — бу да очраклы хәл түгел».
Әнә шулай Говард Селзам идеалистик философиянең реакциягә. Советлар Союзы дошманнарына, сугыш уты кабызучыларга хезмәт итүен күрсәтә. Ул Америкадагы барлык намуслы кешеләрне прагматистлар салган идеалистик кармак-ка эләкмәскә, ә бәлки диалектик материализмны —Маркс—Энгельс- Ленин — Сталинның фәнни тәгълиматын үзләштерергә чакыра.
Америкадагы прогрессив философлар марксизм дошманнарына, аларның марксизмны фальсификацияләргә маташуларына каршы көрәшәләр. Марксистик философиягә шундый явыз яла ягучыларның берсенә — Англия буржуаз философы Бертран Рессельгә Джон Соммер- вилл кискен отпор бирде. Рессель- нең «Көнбатыш философиясе тарихы» дигән китабына каршы Соммер- вилл «Бертран Рессельгә ачык хат> белән чыкты һәм аның әшәке йөзен ачып салды. Рессельнең, имеш, Маркс славяннарны дошман күрде дигән ялган белдерүен Соммервилл кире какты. «Мин, — дип яза Соммер-

вилл, — Маркс хезмәтләре белән та-ныштым һәм андый сүзне акларлык бернәрсә дә тапмадым. Добролюбов турында Марксның фикере гаять югары. Чернышевский турында да Марксның әйткәннәре миңа билгеле. Салтыков-Щедринны уку аңа гаять зур ләззәт биргән. Рус галимнәре белән ул дусларча хатлар язышкан».
Рессельнең социаль-политик ка-рашларын тәнкыйтьләп, Соммервилл болай яза:
«Сез, сыйныфларны бетерү, икенче дөньяга килү кебек, бик ерактагы идеал дисез. Ләкин рус марксистларының сыйныфларны нәкъ Маркс билгеләмә биргән мәгънәдә бетерүләре сезгә билгеле түгелмени?»
Соммервиллның ачык хаты марксизмга карата чын-чыннан җылы мәхәббәт белән сугарылган. Ул үзе Америка — СССР җәмгыятенең милли советы члены, күптәннән СССР- ны өйрәнә, аның уңышларын һәм бу уңышларга рухландыручы марксизм-ленинизм теориясен пропагандалый. «Советлар философиясенең төп юллары», «Ни өчен без Россияне өйрәнергә тиешбез», «Советлар философиясе» һ. б. әсәрләрендә Соммервилл диалектик материализм нигезләрен объектив рәвештә бәян итә һәм «бу философиянең Советлар Союзында практикада тормышка ашырылуын» күрсәтә.
Реакцион буржуаз философияне фаш итүдә һәм марксизм өчен көрәштә Америкада чыга торган «По- литикэл афере» исемле марксистик журнал редакторы коммунист Дж. Джеромның «Үзгәрүчән дөнья культурасы» исемле китабы күренекле урын тота. Анда Джером философия һәм культура өлкәсендә хәзерге сыйнфый көрәш картинасын сурәтли, прагматизмның, экзистенциализмның кабахәт реакцион эчтәлеген фаш итә? «Идеализм, — ди Дже-ром, — фашистик агрессия байрагын күтәрә... Ул — антидемократик лагерь философиясе».
Череп таркалучы, үлемгә, дөньядан качарга өндәүче идеализмга каршы Джером диалектик һәм тарной материализмны — пролетариатның оптимизм белән, революцион Dyx һәм якты киләчәккә ышаныч белән сугарылган дөньяга карашын куя. Алдынгы идеяләрнең рухландыргыч көченә бәя биреп, Джером марксизм-ленинизмны киң тарату бурычын куя, «идеологии реакцияне җиңү бары тик ленинизмны, Ленин стилен үзләштерү юлы белән генә мөмкин», ди.
Әнә шулай Американың алдынгы кешеләре, прогрессны, демократияне, тынычлыкны яклаучылар империалистик реакциягә каршы көрәштә марксизм-ленинизм философиясенә таяналар, аның бетмәс-төкәнмәс фәнни байлыгыннан үзләренә көч алалар, диалектик материализмны эшчеләр һәм интеллигенция массаларына җиткерү эшен киңрәк җәелдерәләр.
Марксистик теория белән кызыксыну шулай ук Англиянең прогрессив интеллигенциясе арасында бик зур. Бу диалектик материализмны тирәнтен үзләштерүгә омтылуда һәм марксизм философиясен популярлаштыра торган хезмәтләрнең басылып чыгуында күренә. Әнә шундый хезмәтләрнең берсе Англиянең прогрессив галиме Морис Корнфорсның «Идеализмга каршы фән» исемле китабы (бу китап рус телендә дә бар). Автор анда «логик позитивизм», «саф эмпиризм», «логик анализ» һ. б. идеалистик системаларны тәнкыйтьли, Рессель, Витгенштейн, Карнап кебек фән дошманнарын фаш итә, идеализмның реакцион һәм консерватив нәтиҗәләргә китерүен, эксплоатациягә корылган стройны аклавын, социаль явызлыкка күнәргә өндәвен, шулай итеп социаль изүне сакларга ярдәм итүен күрсәтә.
Англиянең күренекле галиме, Лон-дондагы колледж профессоры, тынычлык һәм демократия тарафдары, СССР дусты Г. Левиның «Социаль аң» исемле китабы — марксизмның төп нигезләрен бәян итүгә багышланган. Леви популяр рәвештә диа-* лектик материализмны аңлата, марксистик философиянең танып- белү теориясе генә түгел, бәлки прогресс өчен, антагонистик сыйныфлардан, сугышлардан, хәерчелектән һәм изелүдән азат булгай җәмгыять өчен көрәшчеләр кулында көчле корал булуын күрсәтә. Хәрә

100
кәт, үсеш, үзара багланыш, капма- каршылыклар көрәше, сан һәм сыйфат үзгәрешләре мәсьәләләренә җентекләп тукталып, проф. Леви капиталистик җәмгыятьтә хәзер җитди сан үзгәрешләре баруын, бу эволюциянең һичшиксез бервакыт тамырдан үзгәрешләргә, сыйфат үзгәрешләренә, революциягә, капита-лизмның җимерелүенә китерәчәген күрсәтә.
Проф. Леви марксизмны аның дошманнары һөҗүменнән яклый. «Диалектик идеяләр белән коралланмый торып бер галим дә үз иҗатының чәчәк атуына ирешә алмаячак».— ди ул. Г. Леви галимнәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен-* нән баш тартырга маташуларын тәнкыйтьли, АКШ та һәм Англиядә реакцион көчләргә ярдәм итүче «галимнәрне» хурлый, барлык намуслы галимнәрне, язучыларны диалектик материализм фәнен өйрәнергә өнди.
Капиталистик илләрдә реакциянең котырынуы шартларында эшләү алдынгы интеллигенциядән бик зур батырлык, кыюлык, куркусызлык таләп итә. һәрбер яңалыкны буу һәм таптау өчен, демократик лагерьның иң яхшы вәкилләренең тавышын ишеттермәс өчен, прогрессив фикерләргә юл бирмәс өчен буржуазия барлык әшәкелекне эшли. Лә-кин шуңа карамастан, эшчеләр сыйныфы эшенә, социализм, демократия һәм тынычлык эшенә турылыклы булган алдынгы көрәшчеләр сафы һаман үсә һәм ныгый. Капиталистик җәмгыятьнең таркала баруы чорында бу бик законлы күренеш: иске җәмгыятьнең иң яхшы' вәкилләре искелек исереклегеннән айныйлар, дөньядагы вакыйгаларга дөрес бәя бирә башлыйлар, капитализмның җимерелүе якынлашуын сизәләр, Социализм төзүче илләрнең уңышларын күрәләр, акны карадан аерырга өйрәнәләр һәм нәтиҗәдә иртәме, соңмы марксизм-ленинизм ягына чыгалар.
Мондый табигый процессның ачык бер мисалы итеп грек профессоры Никос Кицикисны күрсәтергә мөмкин. 65 яшьлек бу галим элек Кант һәм Беркли философиясе тарафдары иде һәм Max философиясен яклап китап язып чыгарган иде. Ләкин грек пролетариатының көрәше үсә һәм демократия лагеры көчәя барган саен, шулай ук физика өлкәсендә үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсендә Кицикис элеккеге идеалистик карашларыннан баш тартырга һәм диалектик материалист булырга мәҗбүр булды. Кицикисиыц мондый борылышы аның демократик Греция өчен, грек халкы белән совет хал-кы дуслыгы өчен, Грецияне импе-риалистлар изүеннән азат итү өчен көрәше белән бәйләнгән. Башкача булуы да мөмкин түгел: кем дә кем халык белән бергә булып, халык дошманнарына каршы көрәшсә — ул ахыр чиктә диалектик материализм позицияләренә басмыйча кала алмый, һәм кем дә кем диалектик материализм яклы булса — ул социализм, демократия, тынычлык өчен империализмга каршы көрәшүчеләр сафында булмыйча кала алмый.
Кицикис — Греция — СССР җәмгыяте председателе, Греция азатлыгы өчен кыю көрәшче. Моның өчен аны 1946 елда Афинадагы Полит- техника институты ректорлыгыннан алдылар, озак вакыт төрмәгә ябып тоттылар. 1948 елда Грек фашисг- лары аның хатынын үлемгә хөкем иттеләр һәм шуның белән карт галимнең рухын сындырмакчы булдылар. Ләкин Кицикис боларның барысын да гаять зур батырлык белән кичерде. Грек палачларының төрлечә куркытуларына карамастан, ул үзен ачыктан-ачык диалектик материализм тарафдары дип игълан итте, марксизм-ленинизм тәгълиматының җиңелмәс көченә ышанычын белдерде. «Философия һәм яңа физика» исемле китабында Кицикис «идеализм үләте авыруына» каршы чыга, Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле китабыннан, Сталинның «Диалектик һәм тарихи материализм турында» әсәреннән файдаланып, физика проблемаларын диалектик материализм күзлегеннән тикшерә.
Иске буржуаз идеологиядән баш тартып, марксизм-ленинизм теориясен үзләштерүчеләр арасында без тагып атаклы француз физигы Поль Лаижевенны, Англиянең иң яхшы биохимигы Дж. Холдейны, тыныч-

лык, демократия һәм социализм өчен батыр көрәшче, халыкара Сталин премиясе лауреаты, дөньядагы иц гүзәл галимнәрнең берсе француз Ф. Җолио-Кюрины һәм аның хатынын, Кытай галиме Го Мо-жоны, Америка профессоры Дэ- висны, диалектик материализмны армый-талмый пропагандалаучы коммунистлардан проф. Палм Датт- ны (Англия), Р. Гародииы (Франция), Серенины (Италия) һ. б. бик күпләрне күрәбез.
Чит илләрдә философия өлкәсендә нинди кискен көрәш баруын һәм бу көрәштә марксизм-ленинизм тараф-дарларының яңадан-яңа позицияләр яулап алуын бу мәкаләдә китерелгән мисаллар бик ачык күрсәтәләр. Кабатлап әйтергә кирәк, монда исемнәре аталган прогрессив философлар һәм галимнәр әле хаталардан азат түгелләр. Алар еш кына абыналар, иске традицияләргә биреләләр һәм аннары, Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин хезмәтләрен тагын һәм тагын җентекләп өйрәнү нигезендә, ялгышларын төзәтәләр, марксизм-ленинизмның какшамас гранит нигезләренә төпле аяклары белән басалар, идеализмга, реакцион философиягә үткенрәк ударлар ясыйлар, деалектик материализмны уңышлырак яклыйлар һәм пропа-гандалыйлар.
Капиталистик илләрдә һәм яңа демократия илләрендә марксизм- ленинизм философиясе өчен, идеализмга һәм теологиягә каршы көрәш — тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәшнең бер төре һәм аерылмас өлеше. Диалектик материализмның фәнни хакыйкате белән коралланып, чит илләрдәге безнең дусларыбыз империалистик реакциягә, яңа сугыш уты кабызучыларга, фашизмга каршы киеренке көрәш алып баралар. Марксизм- ленинизм теориясе безнең халкыбызны коммунизм тантанасына тирән ышаныч белән коралландырган кебек, чит илләрдәге барлык намуслы көрәшчеләргә дә хак эшнең, тынычлык, демократия һәм социализм эшенең җиңәчәгенә ышаныч бирә, империалистларга каршы лагерьның көчәюенә булышлык итә, массаларның аңына тирән кереп, чын- чыннан матёриаль көчкә, иртәме, соңмы бөтен капитализмның какшаган черек системасын җимереп, яңа, ирекле, социалистик тормыш урнаштырырга сәләтле, гаять зур куәтле җиңелмәс көчкә әйләнә.

102