БЕЗНЕҢ АВЫЛДА
Яшь шагыйрь Хәй Вахитның яңа шигырьләр китабын ачу белән «урта яшьтәге балалар өчен» дигән сүзләр күренә.
Балаларның яшь аерымлыкларын исәпкә алып җыентык чыгару яшь шагыйрь өчен, әлбәттә, кечкенә эш түгел. Җыентыкны җылы хисләр белән укый башлыйсың һәм, чыннан да, китапта урта яшьтәге балаларның рухи таләпләренә җавап бирә торган матур шигырьләр урнаштырылган.
Хәй Вахит китапны бөек юлбаш-чыбызга багышланган «Кадерле рәсем» исемле шигырь белән ача. Бу шигырьне укыганда бөек Сталинның портретын күтәргән бәхетле бала күз алдына килеп баса. Баланың шатлык белән әйткән түбәндәге сүзләре табигый һәм җылы булып яңгырыйлар:
Күкрәгемә сыймый шатлыгым, Горурланып атлыйм, атлыгып! Минем кулда, дуслар, бу рәсем, Күргән саен килә күрәсем!
Уңышлы эшләнгән шигырьләр рә-тенә, безнеңчә, «Илгиз радио куйды», «Иртәнге физкультура», «Безнең авыл рекордчылары», «Гармонь- чы», «Төп закон һәм әлифба», «Кояш көлә — яз
VI X. Вахит. Безнең авылда, Татгосиздат,
килә», «Үз кулларым белән», «Бәдәр рәсем ясый», «Сабир бабай табышмаклары» дигән шигырьләр керә.
Мисал өчен «Төп закон һәм әлифба» дигән шигырьне алыйк. Шигырь озын түгел, без аны тулы килеш күчерәбез:
Безнең өйдә бәйрәм бүген, һәркем көләч, шат: Әлифбасын тәмам итте Биш белән Гөлшат.
Уңыш белән котлап аны. Бүләккә атап
Әти алып кайтты бүген Бер кочак китап.
Барсын да кадерли Гөлшат.
Барсы да якын.
Берсе — «Тукай», берсе — «Пушкин», Берсе — «Төп закон».
Сөйли Гөлшат:
— Мин әлифба Аркасында, — ди, —
1 ел.
127
Укын алам Законны да, һәркансын да, — дн. Әти әйтә:
— Шул Төп закон \ркасында син Укын алдың әлифбаны, Башкасын да син.
Биредә автор Гөлшатларның бәхетле, матур семья тормышын да, балаларның тел үзенчәлекләрен дә, юлбашчыбыз иҗат иткән Төп Закон безнең бәхетебезнең нигезе булуын да аңлаешлы итеп бирә алган. Безнеңчә, бу шигырь 11 —14 яшьлек балаларның рухи таләпләренә тулысыңча җавап бирә.
«Илгиз радио куйды» шигырендә автор укучы малай Илгизнең үзе радиоалгыч ясап, шуның белән тыңлавын күрсәтә. Шигырьдә тирән мәгънәле һәм матур итеп эшләнгән строфалар бар:
Хәзер инде Илгизнең Урнашты гадәтенә, — Сәгать дөресли, карап
- Кремль сәгатенә.
Җыентыкның «Безнең авылда» дип исәпләнүе очраклы түгел. Хәй Вахит, китапның буеннан буе'на геройларны уртак итеп алып, бер үк геройны башка шигырьләрдә дә ачарга омтыла. «Илгиз радио тыңлый» дигән шигырьдә алынган Илгиз образы «’Апасын тыңлый», «Ир-тәнге физкультура», «Безнең авыл рекордчылары», «Табылды», «Яшь мичуринчылар» һ. б. шигырьләрдә дәвам итә. Тәскирә, Нургата образлары турында да шуны ук әйтергә була. Ләкин биредә бер кимчелекне искә төшереп үтми ярамый. Әгәр җыентыкта Илгиз, Тәскирә, Нургата образлары уртак образлар итеп алынганнар икән, димәк ул геройлар нигезле җирлектә, тоташ бер характер итеп сурәтләнергә тиеш. Хәй Вахит бу мәсьәләгә тиешенчә игътибар итмәгән. Аның Илгизе, мәсәлән, «Илгиз радио куйды» шигырендә уңай яктан ачылса, «Иртәнге физкультура» шигырендә кире образ булып чыккан. Илгиз исемен китапта ике төрле йөртүне дә уңышлы дип әйтеп булмый. Бер үк шигырьдә аны Илгиз дип тә, Илгизәр дип тә бирү укучыларны бутый.
Балалар шагыйре А. Бартога ияреп язылган «Бәдәр рәсем ясый» шигырендә автор зур тормышыбызны, бәхетле балалыкны матур итеп сурәтләгән. Бәдәр белән Нурсәнә образларының һәр хәрәкәте шул турыда сөйли. Бәдәр рәсем ясый. Ул матур илебезнең киң кырларын, елгаларын рәсемгә төшерә. Аның рәсемендә ком чүлләренә борылган зәңгәр елгалар, мәһабәт Кремль, мәйданнан үтүче шат совет кешеләре күренә.
Бәдәр яңа сугыш утын кабызырга омтылучы Англия-Америка импе-риалистларын исә кара буяу белән төшереп куя:
«Ак йорт» диләр бу йортны Америкада.
Бу йортта эшләүчеләр Гитлерга кода.
Шушы «Ак йорт» булганга, Җирдә кан ага.
Уйлый Бәдәр буярга Аны карага.
Хәй Вахитның җыентыктагы башка шигырьләрендә дә уңышлы, матур образлары, төгәл эшләнгән строфалары бар. Ләкин шигырьләр күбесе, гомумән алганда, үз максатларына ирешә алмыйлар, төгәлләнеп бетмәгәннәр. Мондыйлар рәтенә «Апасын тыңлый», «Яшь фотограф», - «Табылды», «Өч тапкыр герой микән», «Колхозыбыз эреләнгәч», «Безнең авыл», «Яшь мичуринчылар», «Уйлап табучы», «Күмәклектә көч» кебек шигырьләр керә.
Менә «Минем ватаным» шигыре:
Туган илем нинди киң, Бер ил дә юк аңа тиң, Нинди ул балкып тора! Бер якта кояш бата, Бер ягында таң ата, — Нур белән гел яктыра.
Бу юлларда авторның үзе тапкан бер генә образ да юк. Өстәвенә кабатланып килгән «Нинди ул балкып тора», «Нур белән гел яктыра» кебек юллар шигырьнең мәгънә ягын сыегайта, аның өстән генә язылуы турында сөйли. Бу шигырьдә бер үк эпитетларны, бер үк төшенчәләрне куллану чамадан артып китә (нинди киң, нинди зур, нинди иркен һ. б.). «Киңлегенә нур алган», «Нур белән гел яктырта», кебек аңлаешсыз сүз тезмәләре,
Зур гигантлар калада Кала үсә далада
кебек сүз уйнатулар да шигырьгә
образ өстәмиләр.
Яшь шагыйрьнең яраткан алымы
булып шигырьләрне ниндидер бер гаҗәп
сорауга яисә вакыйгага жа- вап
рәвешендә төзү тора. Шул вакытта автор
күп очракларда ясалма <хәйлә»ләр белән
мавыгып китә.
«Табылды» шигырендә балалар көй
турында, көйне ничек табу турында
бәхәсләшәләр. Ләкин берәү дә дөрес
җавап тапмый. Бәхәстән соң Илгиз өйгә
кайта. Күрә: радио яна көй тапшыра.
Илгиз аны отып ала. Көйне җырлый-
җырлый Тәски- рә янына йөгерә. Ләкин
юлда аны оныта. Илгиз индө көйне
эзләргә тотына, ләкин таба алмый. Көй
тик отряд белән өмә ясап, печән кабарт-
кан чагында гына искә төшә.
Авторга менә нәрсәне расларга кирәк:
Хезмәттә көй табыла,
. Яңа җыр чыга.
Хезмәт — иҗат чишмәсе, Илһам җырчыга.
* Шагыйрь шуның өчен балалардан бәхәс
кузгаттыра, җырларга өйрәнгән көйне
оныттыра һәм эзләттерә.
«Өч тапкыр герой микән» исемле
шигырьдә авторның бу кимчелеге тагын
да ачыграк күренә.
Нәрсә уйный .биек күктә:
Яшенме, лачынмы бу?
Болытларны тишеп үтә...
Самолётмы? Чынмы бу?!
Күрәбез, автор батыр лётчик турында
сөйләргә җыена. Ләкин ни өчен шунда
самолетның очышын чамасыз арттырып,
ясалма итеп бирергә кирәк?
Халык гөжли:
— Кем икән бу?
— Кем булыр бу, кодача?
— Өч тапкыр герой микән бу, Кара, ул
ничек оча!
Ничек инде һавадагы билгесез очучы
турында: «Өч тапкыр герой микән?» —
дип сорарга мөмкин. Ни өчен икәнен
соңгы строфа ачык күрсәтә булса кирәк:
<Ялгыш-мазар булмагае», —
Дип, бар кеше аптырый:
— Бу безнең авыл малае
Сабир улы Гаптери.
Авторның бу алымы үзен акламый.
Шул ук күпертелгән сорауларга җавап
рәвешендә сюжет төзү алымы «Уйлап
табучы», «Күмәклектә көч»,
«Гармоньчы» кебек шигырьләргә дә
ясалмалык күләгәсе төшергән.
Хәй Вахит шигырьләрендә мондый
күпертүләр, гомумән, еш очрый.
«Яшь мичуринчылар» исемле озын
шигырьдә авторның икенче бер ким-
челеге күзгә бәрелә. Ул алган теманы
җыйнак кына итеп чишә алмый, җәелә.
Шигырьдә төп шарт — органик бөтенлек
җитешми.
«Тәскирәнең альбомы» шигырендә
автор бу альбомда урак, тубал, китмән,
сукыр лампа, чабаталарның да булуын яза
да, кайдан рәсемгә төшергән икән?—дип,
гаҗәпләнеп кала, ләкин шигырьдә инде
аларның безнең тормышта юк икәнен
күрсәтми.
Авторның тел мәсьәләсенә аеруча
игътибарсыз каравын әйтергә кирәк.
Вакыты-вакыты белән аның җөмләләре
бөтенләй аңлашылмый торган булалар:
Бер, ике, өч!
Бер аякка бас, Кулларыңны ач, Гүя
карлыгач!
(«Иртәнге Физкультура».)
Тәскирә, курчакның Бәйләүгә
ярасын, Ми нутта үткәндер Өй-
мәктәп арасын. Яңгырның буласын
Радио тапшырды, һ. б.
(«Яшь мичуринчылар».)
«Чумган» урынына «чумлаган»,. дип
бозып сөйләүләр дә «ата — ята» кебек
тапталган рифмалар да очрыйлар.
Бу мисаллар Хәй Вахит иптәшкә әдәби
осталыкны үстерү өстендә әле шактый
эшләргә кирәклек турында ачык
сөйлиләр. Балалар өчен чыгарган алдагы
җыентыкларны тырышыбрак, игътибар
белән хәзерләү авторларның да,
издательствоның да бурычы.