Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ТЫНЫЧ ПРОФЕССИЯ КЕШЕЛӘРЕ


Дөньяның азатлык сөюче барлык намуслы кешеләре тынычлык өчен көрәшкә тимер ташкын булып күтә-релделәр. Совет халкы — бу изге кө-рәшнең байракчысы. Безнең халкыбыз бер теләк белән яна, бер теләк белән яши — ул коммунизмны якынайта, аны бүгенге чынбарлыкка әверелдерә торган гигант корылмалар сала.
Совет язучылары бөтен совет халкы белән бергә Коммунистик җәмгыять төзүдә актив катнашалар. Совет халкы интересларыннан — илһамланып коммунизмның якты бинасын салучы халык интересларыннан башка безнең бүтән һичнинди интересларыбыз юк.
Фән һәм культура работниклары, сәнгать эшлеклеләре, язучылар массага аң-белем тараталар, тормыш хакыйкатен төшендерәләр, массаны күтәренке рухлы, кыю, коммунизмны актив төзүчеләр итеп тәрбияләүдә булышалар. Кешеләр мул һәм күңелле яшәсеннәр, үз кул көчләре белән тудырган байлыктан үзләре файдалана алсыннар, фән һәм техника казанышларын файдалы эшкә куллана алсыннар, үзләренең иҗат мөмкинлекләрен кыюрак һәм актив- рак күрсәтә алсыннар! Безнең бөтен эшебез шушы изге максатка юнәл-гән. Халык өчен, халык бәхете өчен эшләүдән дә мактаулырак нәрсә бар соң?!
Без тыныч профессия кешеләре. Без тынычлык телибез, тынычлыкны таләп итәбез, без биш бөек держава арасында Тынычлык пактына кул куюны таләп итәбез!
Совет язучылары иң идеяле, иң алдынгы, иң прогрессив рухи культура тудыру эшенә актив катнашалар. Аларның байракларында ялкынлы бер сүз язылган: хакыйкать!
Алар совет кешеләре турындагы хакыйкатьне, социалистик җәмгыятьнең бөеклеге турындагы хакыйкатьне сөйлиләр. Алар кешеләргә аны кабул итәргә, аңа кушылырга лаеклы булган һәм алга таба үсәргә хаклы булган чын матурлыкны, прогрессив нәрсәне, чын кешелекле әйберләрне күрсәтеп бирәләр. Шушыларның барысы бернәрсәгә кайта: кешеләрне ярату, тормышны ярату.
Социалистик реализмның нигез- ташчысы А. М. Горький, хезмәтчел кешенең бөеклеген ачып, «Кеше — ул горур яңгырый», — диде.
Барлык культураны һәм материаль байлыкларны тудыручы кешенең тормышы һәм хезмәте, батырлыгы һәм алга омтылышы Совет язучыларын Совет кешесенең бөеклегенә тиң булырлык әсәрләр тудырырга рухландыра.
Барлык Совет язучылары белән бер сафта Татарстан язучылары да тормышны раслаучы яхшы ниятле әсәрләр тудыралар: Ватанны ярату, Бөек Ленин — Сталин партиясенә бирелгәнлек хисе тәрбияләү, халыклар дуслыгы, халык каршында җаваплы булуыңны үзеңнең вөҗданың алдындагы җаваплылыгың итеп карау хисе тәрбияләү — бу әсәрләрнең гуманистик максатлары әнә шундый.
Совет кешеләре, дөньяның азатлык сөюче барлык кешеләре кебек, сугыш уты кабызучыларның пычрак
16
эзләнүләрен, архимиллиардерлариың табышы өчен эшләнә торган бөтен кабахәтлекне һәм вәхшилекне нәфрәт белән тамгалыйлар.
Комсыз Уолл-стрит ерткычларының дөньяны кеше канына кабат батырырга маташулары белән безнең вөҗданыбыз килешә алмый. Англия—Америка империалистлары матбугатны, киноны, радионы, мәктәпне—идеология өлкәсенә караУан бөтен нәрсәне үзләренең явыз ниятләрен тормышка ашыру өчен файда-ланалар. Англия — Америка импе-риалистлары милли азатлык һәм ха-лыкларның суверенитеты мәсьәләләрен танымыйлар. Аларның идеология пропагандалары сугыш уты кабызырга чакыру, расизмны, «амери- кача тормыш»ны мактауга нигезләнгән.
Уолл-стрит хуҗалары акылсыз, үзбаш фикер йөртә белмәүче солдатлар өереннән торган армия — талаучылар һәм җәзалаучылар армиясе төзү турында хыялланалар.
Американың прогрессив язучысы— коммунист Говард Фаст болай дип язды: «Америка стилендә талаучы һәм палач милли герой булып санала һәм ул кешедән өстен итеп сурәтләнә».
Социаль һәм рухи бозыклык Аме-рикада балалар уенчыгыннан башлап университет программаларына кадәр булган бөтен нәрсәдә мактала. Балаларга кечкенәдән үк кеше үтерүнең, бандитлыкның «ләззәте» турында сөйлиләр. Болар барысы да гангестрлар һәм бандитлар—'Америка тибындагы штурмчылар һәм эсэсовчылар — үстерүне күздә тотып эшләнә.
Тампа университеты (Флорида штаты) ректоры д-р Нэнс: «Без сугышка джунглилар законы буенча хәзерләнергә телибез, һәркем үтерү сәнгатенә өйрәнергә тиеш»,—дип яза.
Атлантика агрессив блок гаскәрләре командующие «Европа Макар- туры» дигән хурлыклы исехМ тагылган генерал Эйзенхауэр, Калифония университетының президенты буларак, студентлардан «кан, корбан һәм үлем» таләп иткән.
М. Горький Америка цивилизациясен, безнең планетаның иң гарип ци-вилизациясе, дип атады. Хәзер Америкада «курку» әдәбияты, «атом» әдәбияты, үтерү һәм көчләүне вәгәзьләүче «супермаи» әдәбияты чәчәк ата. Ерткыч үтерүче, кеше тиресеннән лампа абажурлары ясаучы Нльза Кохны балаларга үрнәк итеп күрсәтәләр.
Империализм и ы ң идеологик а г- рессиясендә әдәбият һәм кино зур урын тота. Бу «культура»иы Рас- сель, Джон Коен, Дьюи һ. б. тибындагы фальсификаторлар, идеалистлар «философик» нигезләп маташалар.
Америка экспанңиясенең кабахәт ялчылары гади кешеләрне алдарга, аларны тынычлык өчен көрәштән читкә борырга, сугыш һәм җимерүләр — кирәкле һәм котылгысыз нәрсәләр, дип ышандырырга азапланалар.
«Агрессиянең бөтен актлары— кешедә булган кыйнашу инстинктынын бер чагылышы»,—дип яза Джон Коен. Рессель исә, «Мин ышанып әйтәм, табигать сугышның һәм кеше конфликтының башка төр җимерү формаларын таләп итә», — дип белдерә. Империалистлар алдында тәлинкә тотарга әзер торган «философлар» «дөньяда халык күбәйгән» дип ышандырмакчы булалар һәм 60—70 млн. кешене атом бомбасы, бациллалар һ. б. чаралар белән кырып бетерергә тәкъдим итәләр.
Хәзерге Америкада «Линч суды», негрларны ерткычларча җәзалау ва-кыйгалары көндәлек күренешләргә әверелде. Ә расизм агуы исә негрлар белән генә чикләнеп калмый.
Экспанцион максатлардан чыгып, империалистлар космополитизм «тео- рия»сен киң рәвештә кулланалар. «Бөтен проблемаларның бердәнбер дөрес чишелеше — бу бөтендөнья хөкүмәте урнаштыру», — дип яза Корд Мейер «Дөнья яки анархия» исемле китабында. Бөтендөнья хакимлегенә омтылучыларга башка дәүләтләрнең экономик, политик һәм культура бәйсезлеге ошамый. Алар- га бу дәүләтләрнең Америка агрессиясенә каршы көрәшә алу сәләтен сындырырга кирәк. Шуңа күрә дә алар халык көче төзегән барлык нәрсәләрне ялгыш, «америкача тор- мыш»ка туры килми торган барлык
2. -C. ә,- № 10. 17
нәрсәләрне искергән дип бәян итәләр.
Грециядәге американ гауляйтер, палач-дипломатиың хатыны миссис Грейдныц грекларга куйган таләбе бик характерлы:
«Греклар башкача яши башларга тиешләр. Алар үзләренең үткәннәрен, үзләренең тарихларын онытырга тиешләр. Мине аларның үткәннәре кызыксындырмый»,—ди ул. Мондый черек маразм «культурасына» каршы дөньяның прогрессив эшлек- леләре күтәрелеп чыгалар, алар бу «культура»ны фаш итәләр, мондый саташуларга җирәнеп карыйлар, аны нәфрәт белән тамгалыйлар.
Сугыш уты кабызучылар иң пычрак юллар белән: ялган, сатып алу, ачыктан-ачык террор юлы белән дөньяны буйсындырырга омтылалар. Ләкин, Линкольн әйткәнчә, бер мәртәбә алдарга мөмкин, алдап әле беркадәр вакытны отарга мөмкин, ә халыкны тоташ алдап яшәү мөмкин хәл түгел.
Нинди генә террор һәм куркыту булмасын, дөнья халыклары ялганнардан, империалистлар корган аудан котылып, тынычлык өчен, хаклык, тугрылык өчен көрәшүчеләр са- . фына басалар. t
Тынычлык- өчен көрәш идеясе дөньяның киң катлау халык массалары аңына торган саен тирәнрәк үтеп керә.
Халыклар тынычлык җиңәчәгенә, бөтен дөньяда хаклыкның тантана итәчәгенә ышаналар. Менә ни өчен тынычлыкны яклаучылар сафына көннән-көн яңа көрәшчеләр — геройлар өстәлә тора. Халыклар арасыннан тынычлык өчен көрәштә бөтен дөньяга атаклы батырлар күтәрелеп чыкты. Ә алар әле тагын күпме булыр!
Тынычлыкны саклауның изге бу-рычлары иптәш Сталинның тарихи сүзләрендә ачык чагыла: «Әгәр халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр».
Сугыш уты кабызучылар тынычлыкны яклаучыларның бөтенхалык хәрәкәте көннән-көн үсә, ныгый баруыннан куркалар. Империалистлар тынычлык өчен көрәшне һәртөрле репрессияләр белән туктатырга тырышалар. Ләкин аны инде туктату мөмкин түгел, тынычлыкны яклаучылар оешкан, бердәм көч булып әверелделәр. Америка сугыш чукмарлары атохм һәм водород бомбалары шалтыратып шашынмасыннар! Тынычлык өчен көрәш батырлары аларга Мао Цзе-дун сүзләре белән җавап бирәләр: «Атом бомбасын уйлап табу Америка империалистлары һәлакәтенең башлануы булды. Чөнки алар халыкка түгел, бомбага таяналар. Ахыр чиктә бомба халыкны түгел, халык бомбаны юк итәр».
Бөтендөнья Тынычлык Советының Тынычлык Пакты төзү турындагы Өндәмәсенә имзалар кую изге эш булып, бөтен халык эше булып әверелде. Без барыбыз да бу өндәмәгә үзебез теләп һәм шатланып кул куябыз. Бу хәрәкәт — агрессив блокка җимергеч удар. Бу бөтенхалык- хәрәкәте — тынычлыкны саклау эшен халыкларның үз кулларына алырга әзер торуларын күрсәтүче якты ми-сал. Халыклар сугыш уты кабызучыларга канлы планнарын тормышка ашырырга ирек бирмәсләр!
«Без үлемгә хөкем ителгән дөньяның судьялары булып яшибез, — диде Алексей Максимович Горький, — гасырлар буенча хезмәтчел кешене мәсхәрә итеп килгән көнчелектән, комсызлыктан, әшәкелектән, ахмаклыктан барлык хезмәт ияләрен азат итү өчен тарих тарафыннан чакырылган көчнең — революцион пролетариатның чын гуманизмын раслаучы кешеләр булып яшибез. Без — буржуаз дөньяның коточкыч һәм кабахәт алласы булган шәхси милекнең дошманнары, шушы алла дине белән расланган зоологик ин-дивидуализм дошманнары...
Без Владимир Ленинның даһи акылы яктырткан илдә, Иосиф Сталинның тимер ихтыяры, могҗизалар тудырып, армый-талмый эшләгән илдә ящибез».
18