Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАУЧЫЛАРНЫҢ КУӘТЛЕ ХӘРӘКӘТЕ

ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАУЧЫЛАРНЫҢ КУӘТЛЕ ХӘРӘКӘТЕ

Проф. А. Г. ШӘФИГУЛЛИН
В. И. Ульянов — Ленин исемендәге
Казан Дәүләт университеты проректоры
Тынычлыкны яклаучыларның Вар-
шавада үткәрелгән Икенче бөтендөнья
конгрессы җир шарындагы барлык
халыкларның вәкилләре катнашкан һәм
кешелек җәмгыяте тарихында моңа
чаклы күрелмәгән бердәм конгресс
булды. Бу конгресс бөтендөнья
халыкларының тынычлыкны яулап
хәрәкәт итүләренең куәтле
демонстрациясенә әверелде. Конгресс
трибунасыннан тынычлык сөюче
кешелек дөньясының чын тавышы
яңгырады. Инде тынычлыкны яклау
хәрәкәтенең искиткеч киң җәелүе һәм
аның ныгуы берәүдә дә шик
калдырмый, ул яна сугыш уты
кабызучыларга дәһшәтле кисәтү ясый
һәм жиңелмәс куәтле көч булып тора.
Бу конгресс барлык илләрдәге
халыкларның Ассамблеясы, бөтен
алдынгы һәм прогрессив кешелекнең
вөҗданы булып кешелек тарихында
урын алыр.

Конгресска сиксән илдән вәкилләр
килде. Алар арасында галимнәр 150
кеше, язучылар һәм шагыйрьләр 116
кеше, эшчеләр 341 кеше, дәүләт
эшлеклеләре, парламент членнары 59
кеше, милли һәм халыкара
оешмаларның җитәкчеләре 164 кеше,
дин хезмәткәрләре 72 кеше һәм
башкалар булды. Конгрессның составы
шундый киң булу тынычлыкны
яклаучылар хәрәкәтенең гаять киң
колач алуын, бу хәрәкәткә халыкның
барлык катлауларыннан күп төрле
политик һәм дини карашлардагы йөз
миллионнарча кешеләр
катнашканлыгын бик ачык күрсәтә.
«Хаклык визасыз йөри!» Монназ бер
ярым ел элек Парижда Тынычлыкны
яклаучыларның беренче бөтендөнья
конгрессы трибунасыннан әйтелгән бу
сүз хәзер аеруча көз белән яңгырый.
Конгресс делегатлары үз илләренә
кайтып та җитмәделәр, үзләрен сайлап
җибәргән изге теләктәге кешеләр
алдында отчёт бирергә дә өлгермәделәр,
конгрессның карарлары — бөтен дөнья
халыкларына Манифест һәм Берләшкән
Милләтләр Оешмасына Мөрәҗәгать —
инде митингларда, завод-фабрикаларда,
урамнарда, авылларда, югары уку
йортларында, фәнни учреждениеләрдә
тынычлык өчен көрәшүче йөз
миллионнар тарафыннан чын күңелдән
тикшерелә, өйрәнелә башлады.

Хәзерге вакытта тынычлыкны
яклаучыларның Икенче бөтендөнья
конгрессы карарлары бөтен прогрессив
кешелек дөньясының игътибар үзәгендә
тора. Конгресс халыкларның
тынычлыкны якларга какшамас карар
биргәнлекләреп, тынычлык һәм
демократия лагереның көчләр, бик күп
икәнлеген һәм бу лагерьның үз алдында
торган бурычларны хәл итү өчен бөтен
мөмкинлекләре булуын ачык күрсәтте.
Тынычлыкны яклаучыларның
Икенче бөтендөнья конгрессы кабул
иткән тарихи карарлар тынычлык
дошманнары лагеренда ачулы сүгенү
белән каршы алынды. Конгресс
карарларының. бөтендөнья күләмендә
шундый зур тәэсир ясавы яна сугыш
уты кабызучы империалистларны бик
нык борчый. Реакция конгрессның
карарлары йогынтысын йомшарту өчен
бөтен көчен куя һәм барлык чараларны
күрә. Сугыш уты кабызучылар уйдырма
һәм яла ягу белән, үзләренең уң
социалист һәм Тито агентларының
җимерүчелек эшләрен, полиция
репрессияләрен көчәйтү белән халык
массаларының пыгый барган
бердәмлеген җимерергә, алариың
тынычлык өчен көрәш ихтыярын
какшатырга маташалар.
Советлар Союзының һәм халык
демократиясе илләреннән барган
делегатларның речьләрендә яңа, ирекле
тормышның матур картинасы —
шәһәрләр, шахталар, гидро-
электростанцияләр һәм каналлар
төзелешенең мәһабәт картинасы
ачылды, капиталистик эксплуатацияне
һәм җәберне үз өсләреннән бөтенләйгә
алып ташлаган халыкларның көчләрен
күрелмәгән рәвештә чәчәк атканлыгы
сүрәтләп бирелде. Бөтен зур зал бу
илләрнең тынычлык политикасын
ишетеп, озак вакыт алкыш ясады.
Тынычлык сөюче бөтен кешелек
дөньясы өчен кадерле булган һәм
дөньядагы барлык халыкларның
геройлыгын һәм хезмәт сөючәнлегеи,
иреген һәм бәхетен, аларның тынычлык
өчен көрәшен үзендә гәүдәләндергән
бөек Сталин исеме меңнәрчә тапкыр
хөрмәт белән кабатланды.
Зал героик Корея халкының вә-
килләрен аеруча дулкынлану белән
каршылады. Корея делегатлары, Корея
җирендә хатын-кызларны һәм
балаларны үтерүче Америка илба-
сарларының ерткычлыгы турында,
Корея халкының геройлыгы һәм
какшамас ихтыяры турында, аның
үзенең бәйссзлсген һәм иреген нык
торып саклап калырга карар биргәнлеге
турында сөйләделәр.

Без бу илне һәм бу халыкны яхшы
беләбез, аның ягымлылыгын, ачык
күңеллслсген, аның ялкынлы йөрәген,
батырлыгын, хезмәткә мәхәббәтен,
аның тирән патриотизмын, аның иҗат
талантларын яхшы беләбез.

Корея халкының язучылары, му-
зыкантлары һәм актёрлары авыр сынау
көннәрендә үзләренең халкы белән
бергә булдылар. Ли-Сын-ман һәм аның
кыргый бандасы белән хезмәттәшлек
итәргә бер генә намуслы кеше дә
теләмәде. Укучы һәм биюче мөлаем
кызлар, Пхеньяннан китеп, җәяүләп,
йөзләрчә километр сугыш юлларын
үттеләр. Меңнәрчә хатыннар, балала-
рын аркаларына аскан килеш, төньякка
юл тоттылар, юлда аларга Америка
очучылары ут ачтылар, аларны бомбага
тоттылар. Шулай да беркемдә дә
икеләнү, аптырап калу, күңеленә шик
китерү булмады.

Тынычлык сүзе нинди бөек һәм
матур! Совет кешеләре өчен тынычлык
— ул үз ватаның өчен иҗат хезмәте,
аның өчен дәрт белән эшләү дигән сүз.
Тынычлык—ул яңадан-яңа ун
меңнәрчә гектар мәйданда сугарыла
торган җирләр, иген кырлары, җимеш
бакчалары, меңнәрчә километр яңа
юллар, елгаларның су көче белән
хәрәкәткә китерелә торган меңнәрчә яңа
машиналар, шәһәрләрнең һәм авыл-
ларның электр белән балкып торган
урамнары һәм йортлары, гигант
плотиналар, каналлар һәм
электростанцияләр. Болар барысы да —
кеше бәхете өчен, совет кешеләренең
шатлыклы тормышы өчен, болар
барысы да алга, коммунизмның балкып
торган югарылыкларына бару өчен!
Безнең өчен тынычлык — бөек иҗат
эшебезне дәвам иттерү ул, бөек Ленин
тарафыннан сызып бирелгән һәм даһи
Сталин тарафыннан ныклы рәвештә һәм
читкә тайпылмыйча тормышка үткәрелә
торган политиканы дәвам иттерү ул.
Шагыйрь Әхмәт Фәйзи бу турыда хаклы
рәвештә түбәндәгечә язды:

Коммунизм — безнең кояшыбыз.

Тыныч хезмәт — безнең яктыбыз,

Шуңа күрә җирдә тынычлыкны

Яклап чыга бөек халкыбыз.

«Тынычлык» сүзе хәзерге кебек,
барлык илләрдәге миллионнарча
кешеләр тарафыннан шундый өмет һәм
көч белән, шундый күтәренкелек белән
бервакытта да әйтелми иде әле.
Халыкларның дуслыгы һәм иминлеге
турында кайгырту хәзердәге кебек
шундый күп массаларны беркайчан да
туплый алмаган иде әле.

«Көнбатыш Германияне ремили-
таризацияләү турында өч державаның
Нью-Йорк киңәшмәсе карарлары уңае
белән СССР, Албания, Болгария,
Чехословакия, Польша, Румыния,
Венгрия һәм Германия Демократик
Республикасы тышкы эшләр
министрларының белдерүе» барлык
тынычлык сөюче кешеләрнең
йөрәкләрендә киң теләктәшлек тапты.
Бу белдерүдә АКШ империалист
илбасарларының һәм аларның Англия
һәм Франция сателлитларының
Көнбатыш Германияне сугыш
арсеналына, агрессия өчен плацдармга
әйләндерүгә, немец халкын Уолл-
стритның пушка ите итеп файдалануга
юнәлдерелгән казынулары фаш ителә.
Бу тарихи белдерүдә Германия
мәсьәләсен хәл итүнең чын демократик
программасы бирелгән, ул барлык
халыкларга тыныч хезмәттәшлек һәм
ныклы халыкара иминлек юлын ачык
итеп күрсәтә.

Бу белдерү изге теләктәге мил-
лионнарча кешеләрне сугыш уты
кабызучы империалистларга каршы,
тынычлык өчен һәм кешелек
дөньясының иминлеге өчен тагын да
көчлерәк һәм активрак көрәшүгә
рухландыра.

Бөтендөнья конгрессы алдыннан
гына Ватаныбызның башкаласы
Москвада, тынычлыкны яклаучы-
ларның Икенче бөтенсоюз конфе-
ренциясе булып узды. Анда күп
миллионлы совет халкының тыныч-
лыкка ныклы омтылышы, мораль-
политик ‘бердәмлеге ачык чагылды.
Конференция, тынычлык байрагы
булган бөек Сталинга чын күңелдән
бирелгәнлекне күрсәтеп, куәтле де-
монстрациягә әверелде. Конференция
делегатлары — профсоюзлардан, ха-
тын-кызлар, яшьләр, фән оешмала-
рыннан һәм башка совет жәмәгать
оешмаларыннан килгән вәкилләр —
барлык совет кешеләренең тынычлык
эшен ныклы рәвештә якларга һәм
саклап калырга карар биргәнлекләрен әйттеләр.

Иптәш Сталин Москваны ныклы тынычлык өчен һәм
халыклар арасында дуслык әчеп
көрәшкә өндәүче дип, яңа сугыш уты
кабызучыларга каршы көрәшкә
өндәүче дип атагап иде. Москвадан
тагып бер тапкыр совег халкының
бөек тынычлык эшен яклап әйткән
куәтле тавышы яңгырады. Илебезнең
хезмәт ияләре, барлык илләрдәге
тынычлык дуслары тынычлыкны
яклаучыларның Икенче Бөтендөнья
конгрессына китәчәк совет
делегатларына конференциянең
Наказын зур канәгатьләнү белән
каршы алдылар.

Барлык илләрдәге гади кешеләр,
бөтен алдынгы кешелек дөньясы безнең
социалистик Ватаныбызны
тынычлыкка, прогресска һәм халыклар
бәхетенә юл күрсәтүче маяк дип таный.
Совет халкы тынычлык, демократия
һәм социализхм лагеренык башында
баручы үзенең бөек социалистик
Ватаны белән горурлана. Англия —
Америкадагы яңа сугыш уты
кабызучыларның котырынуларына
каршы буларак, тынычлык лагереның
көчләре туктаусыз үсә һәм ныгый бара.
Моны Советлар Союзының куәте үсә
баруы, халык демократиясе илләренең
политик һәм экономик яктан ныгуы,
аларныц социализм төзелешендәге
уңышлары, бөтен дөнья күләмендә
тынычлыкны яклаучылар хәрәкәтенең
искиткеч киң колач алуы бик ачык күр-
сәтә.

Тыныч л ы кн ы я кл а у ч ы л а р н ың

Бөтендөнья конгрессы Даими
Комитетының Стокгольм Өндәмәсенә
инде биш йөз миллионнан артык кеше
кул куйды.

Һәркемгә билгеле, Советлар Союзы
делегациясе Берләшкән Милләтләр
Оешмасының Генеральная
Ассамблеясы V сессиясе карамагына
«Яңа сугыш куркынычын бетерү,
тынычлыкны һәм халыкларнык
иминлеген ныгыту турында деклара-
ция» тәкъдим итте. Бу декларация
конкрет программа булып, аның бе-
лән эш иткәндә, Берләшкән Милләтләр
Оешмасы тынычлык эшенә бик зур
хәзинә кертә алган булыр иде.
Бу декларациянең әһәмияте бигрәк
тә зур. Чөнки анда атом корачын тыю,
коралларны киметү, яңа сугыш
пропагандасын гаепләү таләпләре куелган,

тынычлыкны ныгыту буенча
биш бөек державаның пакт төзүе
турында тәкъдим ясалган, болар барысы
да тынычлыкны яклаучы барлык
илләрдәге йөз миллионнарның
таләпләре булып торалар.
Генеральная Ассамблеяның Ва-
шингтон сүзенә күндәм күпчелеге бу
тынычлык программасын кире какты.
Бу факт Берләшкән Милләтләр
Оешмасында Америка һәм Хнглия
вәкилләренең. Берләшкән Милләтләр
Оешмасын тигез хокуклы дәүләтләрнең
халыкара хезмәттәшлегенә нигезләнгән
тынычлык коралы итәргә теләмәүләрен
күрсәтә. Бу факт БМОда АКШ һәм
Англия вәкилләренең тынычлыкны
ныгыту мәсьәләләрен читләтеп үтәргә
омтылуларын, агрессия планнарын тор-
мышка үткәрү өчен куллары буш
булуны теләгәнлекләрен һәм, Советлар
Союзына каршы төрлечә яла ягып,
үзләренең чыгырыннан чыгып барган
эшләрен төзәтергә теләүләрен күрсәтә.
Хәзер Америка агрессорлары сугыш
утын бөтен дөньяга җәелдерү эчен
шашынып йөриләр. Төньяк Атлантик
сугыш пактына кул куйгач;
империалистик илләр Америка
командалыгы астында берләштерелгән
хәрби штаб оештырдылар. Хезмәт
ияләренең канын коючы палач
«яманатка калган Европа макар-туры»
америка генералы Эйзенхауэр Европа
илләре буйлап чабып йөри һәм
Советлар Союзына каршы сугышучы
көчләр хәзерләп маташа. Америка
агрессорлары «маршаллаштырылган»
илләрнең хәрби көчләрен,
экономикасын, культурасын—
империалистик сугыш интересларына
буйсындырырга омтылалар. Ләкин
Европаның, тынычлык сөюче
халыклары Эйденхауэрның явыз нә-
тиҗәләренә каршы кайнар протест
белән чыгалар. Алар Эйденхауэрның
Америкага кайтып китүен таләп итәләр.
«Без — Советлар Союзына каршы
көрәшмибез!», диләр.
Соңгы ун ел эчендә генә дөнья
халкының иҗтимагый аңы югары
күтәрелде. Империалистик илләрдәге
изелгән һәм хезмәт иясе массалары
совет халкының дөньяга бөек хакыйкать
алып килүенә ышаналар. Алар бөек
совет халкы байрагында 1917 елның
Бөек Октябрь көннәрендә үк тынычлык
өчен, җир йөзендәге барлык
халыкларның бәхете өчен көрәшкә
чакырулар язылганын беләләр.
Кешелек дөньясының иң борынгы
бишеге булган Азиядә йөз миллион-
нарча кешеләр, трумэннар һәм Чер-
чилльләр тарафыннан өстерәлгән
доллар ялчыларының һәлакәтеннән үз
халыкларын коткару өчен, импе-
риалистларга каршы күтәрелделәр.
Халыклар инде кол булып калырга
теләмиләр, Уолл-стрит һәм Сити
илбасарлары файдасы өчен үләргә
теләмиләр.

Тынычлык өчен, демократия өчен,
социализм өчен көрәшүче барлык
халыклар бөек совет халкының тәҗ-
рибәсе үрнәгендә һәм тарихи каза-
нышларыннан өйрәнеп эш итәләр.
Совет кешесе! Бу сүз безнең бөтен
планетабызда нинди горур яңгырый;
бөтен дөньядагы ирек сөюче халыклар
Советлар иле турында нинди мәхәббәт
һәм горурлык белән сөйлиләр! Совет
халкын куркытырлык кыенлыклар юк.
Коммунистлар партиясе җитәкләгән
совет халкы сугыш вакытындагы авыр
сынау көннәрендә дә, тыныч иҗат
хезмәте елларында да бөтендөньяга
тарихта күрелмәгән мораль-политик
бердәмлеген, оешканлыгын, ныклыгын,
җиңүгә ышанычының, куәтле үрнәген
күрсәтте.

Ты н ыч л ы к тарафдарлары хәрә-
кәте һаман саен көчлерәк рәвештә үсә
һәм киңәя бара. Бу хәрәкәт бөтен җир
шарын чолгап алды. Төрле милләттәге,
тәннәре төрле төстәге, төрле караштагы
йөз миллионнарча кешеләр бу хәрәкәттә
актив катнашалар. Бу хәрәкәткә ил
чигендәге кардоннар да.
империалистларның янаулары һәм
терроры да тоткарлык ясый алмый. Көн
саен яңадан-яңа миллионнарча кешеләр
тынычлык өчен көрәшүчеләр сафына
басалар.

Заманыбызның бу бөек хәрәкәте
авангардында тынычлыкның куәтле
терәге булган Советлар Союзы ха-
лыклары бара.

Атом коралын тыю турында
Стокгольм Өндәмәсе барлык илләрдәге
халыкның иң киң катлауларын —
политик эшлеклеләрие, язучыларны,
укытучыларны, дин хезмәткәрләрен,
сәнгать, әдәбият һәм фән эшлеклеләреи,
этчеләрне, крестьяннарны,
һөнәрчеләрне, тынычлыкның кадерен
белә торган барлык кешеләрне
берләштерү өчен нигез булып әверелде.
Тынычлыкны яклаучыларның эше
нәтиҗәсендә халыклар сугыш
куркынычының үсүен аңладылар һәм
аларның уяулыгы күтәрелде. Бу факт
бик әһәмиятле.

Коммунистик җәмгыять төзү белән,
социалистик державаның куәтен
ныгыту белән совет кешеләре
тынычлыкны һәм халыклар иминлеген
ныгыту эшенә зур өлеш кертәләр.
Америка агрессорлары кансыз
рәвештә Корея хатын-кызлары һәм
балалары өстенә бомбалар яудырган
вакытта, үзләренең намусын һәм
вөҗданын долларга саткан бер төркем
галимнәрнең АКШ лабораторияләрендә
кешеләрне күпләп, үтерү ысулларын
эшләгән бервакытта, совет халкы тыныч
иҗат хезмәте белән шөгыльләнә.
Советлар Союзында эшчеләр сый-
ныфы һәм колхозчы крестьяннар белән
берлектә безнең интеллигенциябез
актив рәвештә тынычлыкны яулап
чыга. Безнең совет интеллигенциясе
Ленин — Сталин партиясе тарафыннан
Совет Ватанына чын күңелдән
бирелгәнлек рухында тәрбияләнгән, ул
үзенең бөтен талантын халыкка хезмәт
итүгә, коммунистик җәмгыять төзүгә
биреп килә.

Тынычлык эше — һәрбер совет
гражданы өчен, һәрбер эшче, колхозчы,
һәрбер галим, язучы, врач, укытучы
өчен, һәрбер художник, һәрбер артист
өчен иң якын, иң әһәмиятле эш.
Совет кешеләре үзләренең фәнни
эшчәнлеге белән һәм художество
иҗаты белән, публицистик каләм
белән һәм ялкынлы оратор сүзе белән,
фабрикаларда һәм заводларда,
колхозларда героик хезмәт белән яңа
сугыш куркынычына каршы
көрәшәләр.

Алдынгы совет фәне халкыбызга үз
җиренең бетмәс-төкәнмәс байлыкла-
рыннан ф а й д а л a н у г а, табигатьне
үзгәртүнең искиткеч зур планнарын
тормышка ашыруга, илнең
җитештерүче көчләрен күтәрүгә
булышлык итә.

Менә шуңа күрә атом коралын
тыярга, тынычлык эшен якларга дигән
чакыру совет фәне һәм техникасы, совет
әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре
арасында, эшчеләр һәм колхозчылар
арасында тирән теләктәшлек таба,
аларнын. изге омтылышларына туры
килә.

Черчилльләр, трумэннар, ачесоннар
атом бомбаларын хисаплаган һәм чума
микроблары үрчеткән вакытта, без яңа
фабрикалар һәм тораклар салабыз,
корылыкка каршы урманнар утыртабыз,
авырулар белән көрәшәбез, яңа
үсемлекләр үстерәбез.

Совет халкының тынычлык сөюен,
иҗат эше белән дәртләнеп яшәвен
Һади Такташ инде күптән үк бик матур
итеп җырлаган иде.

Без үткәннең каты җиңелүе,

Бүгенгенең, җиңеп килүе

Көннәрендә,

Артык ашкынулы

Хисләр уты белән янабыз;

Без яңа җир,

Яңа кеше өчен

Җирдә зур дау алып барабыз.

Коммунизмның бөек төзелешләре
турында Совет хөкүмәтенең тарихи
карарлары Советлар Союзының үз
эшенең хаклыгына нык ышан-
ганлыгына, аның тынычлыкка нык
омтылышына ачык дәлил булып то-
ралар. Бераз еллар үтәр һәм табигатьне
үзгәртүнең сталинчыл планы тормышка
ашар. Иделдәге, Днепрдагы һәм Аму-
Дарьядагы гигантларның — яңа
гидростанцияләрнең турбиналары
шаулап әйләнер, каналлар буенча
килгән су яңа кырларны һәм яңа
бакчаларны сугарыр, бөек рус
елгасының сулары чүлләргә барыр, киң
мәйданнарда яшь урманнар һәм
бакчалар чәчәк атар.

Дөньяның барлык илләрендәге
миллионнарча гади кешеләр бөек
сталинчыл төзелешләрдә совет хал-
кының иҗат куәте чагылышын күрәләр
һәм аның сугыш теләмәвенә, ныклы һәм
дәвамлы тынычлык ягында торуына
кире кагылмаслык көчле дәлил күрәләр.
Без тынычлыкны — сугыштан ку-
рыкканлыгыбыз өчен түгел, бәлки рухи
яктан һәм материаль яктан көчле
булганлыгыбыз өчен, киләчәгебезгә,
иҗат хезмәтебезгә ышанганлыгыбыз
өчен телибез.

Миллионнар атом коралын тыюны
һәм бу турыдагы карарны үтәү өстеннән
каты халыкара контроль урнаштыруны
таләп итәләр. Миллионнар шул
агрессия коралын һәм кешеләрне
күпләп юк итү коралын беренче башлап
кулланган хөкүмәтне хәрби җинаятьче
дип игълан итүне таләп итәләр.
Миллионнарның шушы куәтле
тавышына бөек бердәмлек белән татар
халкы үз тавышын кушты.
Безгә, совет кешеләренә, чит илләрне
басып алу яки талау идеясе ят, чөнки
безнең социалистик җәмгыятебез
халыклар арасында дуслык, ышаныч
һәм хезмәттәшлек принципларына
корылган. Менә шуңа күрә без,
Кореяның, тыныч халкына коточкыч
бәлаләр һәм кайгылар китергән
Америка сугыш чукмарларына каршы
үзебезнең ачу тавышыбызны күтәрәбез.
Татарстан галимнәре барлык совет
халкы белән берлектә тынычлык эшен
актив яклыйлар. Большевиклар
партиясенең, Совет хөкүмәтенең һәм
иптәш Сталинның үзенең көн саен
кайгыртуы аркасында, Советлар
Татарстанында фән үсә, яңа ачышлар
белән байый, халык хуҗалыгын тагын
да күтәрүгә, культураны үстерүгә һәм
республикабызда хезмәт ияләренең
көнкүрешен туктаусыз яхшырта баруга
булышлык итә.

Стокгольм Өндәмәсенә бердәмлек
белән кул куйган Татарстан галимнәре
яңа көчләр белән совет фәнен,
тынычлык һәм прогресс сакчылыгында
торучы фәнне алга этәрүгә тулысыңча
әзер торалар һәм шул юлда эшлиләр.
Татарстан галимнәре Куйбышев
гидроузелы төзелешенә якыннан торып
булышлык күрсәтә башладылар. Алар
катлаулы фәнни проблемаларны хәл
итүдә талант һәм белемнәрен аеруча зур
дәрт белән эшкә кушалар. Бу эштә
геологларны, биологларны, туфрак бел-
гечләрен, мех а н и кл а р н ы, м а тема-
тикларны, геофизикларны, ихтио-
логларны күрергә мөмкин.

Безнең республиканың хезмәт ияләре
дә тынычлык вахтасына бастылар һәм
үзләренең иҗат хезмәте белән
тынычлык эшен нык яклыйлар. Казан
җитен комбинатының атаклы
тукучысы, СССР Верховный Советы
депутаты, тынычлыкны яклаучыларның
Бөтенсоюз конференциясе делегаты
иптәш Лаврентьева Н. И. үзенең
бишьеллык планын 1949 елда ук үтәде
һәм алдагы бишьеллык план хисабына
эшли. Иптәш Лаврентьева стахановча
эшләүнең алдынгы методларына эшче-
ләрне күпләп өйрәтүдә яңа хәрәкәт
башлап җибәрүче булды.
Татарстан АССР колхозчылары.
МТС һәм совхоз работниклары, авыл
хуҗалыгы белгечләре, республиканың
30 еллыгы уңае белән алган
социалистик йөкләмәләрен үтәү өчен
үз-үзләрси аямыйча тырышып эшләп,
1950 елда 1949 елдагыдан күп югары
иген укышы алуны тәэмин иттеләр.
Республикабызның колхозлары һәм
совхозлары дәүләткә ашлык тапшыру
планын срогыннан элек үтәделәр һәм
яхшы сыйфатлы ашлык тапшырдылар.
Азык культуралары тапшыру планы
арттырып үтәлде, дәүләткә арыш һәм
бодай 1949 елга караганда 2 миллион
120 мең потка күбрәк тапшырылды.
Барлык хезмәт ияләре белән берлектә
безнең данлыклы яшьләребез
тынычлык өчен зур дәрт белән көрә-
шәләр. Совет егетләре һәм кызлары,
үзләренең аталары һәм аналары,
агалары һәм апалары кебек үк,
тынычлык һәм халыкара иминлек эшен
чын күңелдән яклыйлар.

Безнең яшьләребез өлешенә 3vp
бәхет — Сталин эпохасында яшәү,
бөтен совет халкы белән берлектә
коммунизм төзү бәхете туры килде.
Совет яшьләре Ленин — Сталин
партиясе тарафыннан пролетар ин-
тернационализм һәм халыклар ара-
сында дуслык рухында тәрбиялән-
гәннәр. алар үзләренең социалистик
ватанын, якты һәм гүзәл тормышы-
бызны чиксез сөяләр. Шат күңелле,
дәртле яшьләребез барысы да ты-
нычлык өчен, халыклар дуслыгының.
бөтен дөньяда тынычлык һәм
демократиянең куәтле терәге булган
совет ватанының тагын да ныгуы һәм
чәчәк атуы өчен армый-талмый
көрәшергә нык карар биргәннәр.
Үткән сугышта күп авырлыкларны
күргән совет яшьләре бик зур
тырышлыклар аркасында яулап
алынган тынычлыкның кадерен аеруча
нык беләләр. Үзләренең барлык
көчләрен һәм уйларын алар
коммунистик төзелеш эшенә. Вата-
ныбыз өчен, халкыбыз өчен дәртле иҗат
хезмәтенә бирәләр.

Советлар Союзы һәм халык демо-
кратиясе илләре яшьләренең тынычлык,
демократия һәм социализм Ачен героик
көрәше капиталистик һәм колониаль
илләрдәге хезмәт иясе яшьләрне Англия
— Америка сугыш уты
кабызучыларына каршы, азатлык һәм
бәйсезлек өчен көрәшкә рухландыра.
Бөтен дөнья хезмәт иясе яшьләре
Советлар Союзындагы һәм халык
демократиясе илләрендәге туганна-
рының тормышына һәм героик кө-
рәшенә зур өмет белән карыйлар.
Капиталистик һәм колониаль илләрдәге
яшьләрнең киң катлаулары бары тик
социализмның гына хезмәт ияләренә
тынычлык, ирек һәм бәхет китерүен
торган саен ачыграк күрә баралар.
Демократик яшьләр оешмаларының
сафлары киңәя һәм империалистик
коллыкка каршы, яна сугыш
куркынычына каршы, бөтен дөньяда
тынычлык өчен көрәш җәелә бара.
Халык демократиясе илләренең
яшьләре тынычлык өчен көрәштә үз
сафларының бердәмлеген саклап,
коммунистик һәм эшче партияләр
эшенә турылыклы һәм бирелгәнлек
белән хәрәкәт итәләр; Англия - Америка
империалистларының һәм аларпың
Тито агентларының теләсә нинди
казынуларын фаш итәләр.
Халык демократиясе илләренең
коммунистик һәм эшче партияләре яшь
буы х а л ы кара со л и д а р лык

һәм пролетар интернационализм
рухында, Советлар Союзына, бөтен
прогрессив кешелек дөньясының
юлбашчысы һәм остазы бөек Сталинга
тирән мәхәббәт һәм чын күңелдән
бирелгәнлек рухында тәрбиялиләр.
Халык демократиясе илләренең яшь
патриотлары, үз сафларын ком-
мунистик һәм эшче партияләр тирәсенә,
Советлар Союзы һәм бөтен прогрессив
кешелек дөньясының юлбашчысы
иптәш Сталин тирәсенә туплап, совет
яшьләре үрнәге буенча эш итеп,
социализм төзелеше буенча бөек һәм
изге эшкә һаман саен активрак
тартылалар. Бу данлыклы юлда яңа
тормыш төзүче яшьләр яңа җиңүләргә
ирешерләр, бәхет казанырлар!
Яшьләрнең 1947 елның җәендә
Прагада булып үткән бөтендөнья
фестивален кем генә хәтерләми? Бу
гүзәл фестивальгә 72 илдән меңнәрчә
егетләр һәм кызлар килгән иде. Алар
бер-берсе белән яхшырак танышып,
тынычлык һәм демократия өчен
көрәштә үзләренең союзын ныгыту
өчен җыелганнар иде.

Барлык илләрдәге миллионнарча
егетләр һәм кызлар кебек үк, демо-
кратик студентлар да тынычлыкны
яклаучылар хәрәкәтендә актив кат-
нашалар. 1950 елда халыкара сту-
дентлар союзының Икенче конгрессы
студентларның тынычлык өчен
көрәшен тагын да активлаштыру
билгесе астында үтте. Чехослова-
киянең башкаласы Прагада булган бу
конгресска 78 илдән студент яшьләрнең
меңнән артык вәкиле килгән иде. Алар
тынычлык өчен, х ал ы к л а р н ы ң м и
л л и бәйсезлеге өчен, белем алуны
демократияләштерү өчен көрәш идеясе
белән берләшкән 6 миллион демократик
студентлар и ы ң илчеләре иделәр.
Студент яшьләрнең вәкилләре кон-
гресска катнашучыларга барлык ил-
ләрдәге студентларның тынычлык
өчен, халыкларның иминлеге өчен
үз-үзләрен аямыйча көрәш алып ба-
рулары турында сөйләделәр.

Америка интервентларының Кореяда
эшләгән явызлыкларына каршы
студентларның халыкара союзының
икенче конгрессы барлык илләрнең
демократик студентлары исеменнән
кискен протест белдерде.

Сугыш уты кабызучылар алдында
ялагайланып, колларча хезмәт итү
үрнәген Англия лейборист хөкүмәте
күрсәтте. Тынычлыкны яклаучыларның
Икенче бөтендөнья конгрессын
Англиядә, Шеффильд шәһәрендә
үткәрүгә җәмәгать фикере басымы
астында ризалык бирергә мәҗбүр
булган лейборист лидерлар, тиңе
күрелмәгән полиция башбаштаклыгы
ясадылар. Англия хөкүмәте совет
делегациясенең күпчелегенә Англиягә
керергә рөхсәт итмәде. Халык
демократиясе илләренең һәм башка күп
кенә илләрнең делегацияләре дә
шундый ук хәлгә очрадылар. Франция
һәм Италия делегатлары да Англиягә
кертелмәде. Хәлбуки бу илләр белән
Англия арасында булган килешүләр
буенча Франция һәм Италия делегатла-
рының Британия атауларына керүе өчен
виза кирәкми иде. Тынычлыкны
яклаучыларның бөтендөнья конгрессы
Даими Комитетның членнарын һәм
алар белән бергә бөтен дөньяга
танылган галим Жолио-Кюрины да
Англиягә кертмәделәр. Жолио-Кюрины
Дуврга килү белән Англия полициясе
кулга алды һәм аннары Англиядән куып
җибәрде.

Англия хөкүмәтенең оятсызлыгы
бөтен дөнья намуслы кешеләренең
нәфрәтен кабындырды.
Ләкин империалистларның мондый
кыланышлары аларны тагын бер
тапкыр фаш итте, тынычлыкны
яклаучыларның куәтле хәрәкәте
алдында сугыш уты кабызучыларның
куркуын гына күрсәтте.

Империалистлар тынычлык өчен
көрәшнең куәтле хәрәкәте үсешен
һичнинди полиция тыюлары белән
туктата алмаячаклар.

Бу явызлык һәм көчләү политикасына
тынычлыкны яклаучыларның йөз
миллионнарны үз эченә алган, көннән-
көн ныгый барган бердәм фронты
каршы тора.

Бөтен дөнья халыкларына мани-
фестта болай диелә:

«Варшавада Тынычлыкны яклау-
чыларның Икенче бөтендөнья кон-
грессында 80 ил халыклары исеменнән
кабул ителгән бу хатны укып,
тынычлык өчен көрәшнең сезнең үз
эшегез икәнен исегездә тотыгыз.
Тынычлыкны яклаучы йөз
миллионнарча кешеләрнең, берләшеп,
сезгә кул бирүләрен белегез. Алар сезне
үзенең киләчәгенә нык ышанучы
кешелек дөньясы кайчан булса да алып
барган көрәшләрнең иң изгесендә
катнашырга чакыралар.
Тынычлыкны көтеп ятмыйлар —
тынычлыкны яулап алалар».
Тынычлыкны яклаучыларның
Икенче Бөтенсоюз конференциясе
исеменнән иптәш Сталинга җибәрелгән
хатта болай диелә: «Дөнья ике лагерьга
— тормыш лагерена һәм үлем лагерена,
бәхет лагерена һәм кайгы лагерена,
хакыйкать лагерена һәм ялган лагерена,
тынычлык лагерена һәм сугыш
лагерена аерылды.»

Җир шарындагы барлык намуслы
кешеләр — тормыш, бәхет, хакыйкать
һәм тынычлык лагеренда. Алар
Советлар Союзы белән бергә,
тынычлыкны рухландыручы бөек
Сталин белән бергә. Тынычлык өчен
көрәштә Сталинча эзлеклелек һәм
ныклык тынычлыкны яклаучыларның
сугыш уты кабызучыларга каршы,
халыклар арасында дуслыкның чәчәк
атуы өчен тагын да активрак көрәшкә
рухландыра.

Сугыш уты кабызучыларга каршы
совет халкының җавабы бер: сөекле
Ватаныбызның чәчәк атуы өчен,
тынычлык һәм демократия өчен үз-
үзеңне аямыйча хезмәт итү!
Ул хезмәт итә, ул иҗат итә, ул
кешеләрне бәхетле, рәхәт яшәтү өчен
көч куя. Аның үткен күзләре еракка,
коммунизм җәмгыятенә төбәлгән. Ул
чиксез ашкыну белән коммунизм
җәмгыяте төзи һәм бөек юлбашчы
тирәсенә туплана. Совет халыкларының
бердәм тойгыларын чагылдырып, Кави

Нәҗми:

Без—дөньяда иң көчле, иң тыныч халык —

Синең янга, бердәм сафларга тупландык.

Син —• байрагы тынычлыкның,

Син—җиргә ямь,

Куандырып безне яшә, газиз әткәм! —
дип ЯЗДЫ.

— Сталин — тынычлык!

— Тынычлык—Сталин!

Бу сүзләрне барлык илләрнең
намуслы х а л ы к л ары к а б а т л ы й.
Конгресс трибунасыннан да ул барлык
телләрдә яңгырады.

Тынычлыкны яклаучыларның Икен-
че бөтендөнья конгрессы йомгакларына
карата «Правда» газетасы түбәндәгечә
язды:

«Акылның акылсызлык өстеннән
тантанасы, тыныч иҗат хезмәтенең һәм
халыклар хезмәттәшлегенең җимерү
һәм дошманлык өстеннән тантанасы
булган бөек тынычлык, сүзе төрле
расалардан һәм милләтләрдән булган,
төрле политик карашларда торучы һәм
төрле диннәргә ышанучы,
профессияләре һәм иҗтимагый хәлләре
төрлечә булган изге теләктәге йөзләрчә
миллион кешеләрне берләштерде.»
Тынычлыкны яклаучыларның
Икенче бөтендөнья конгрессы Бө-
тендөнья Тынычлык Советы оеш-
тырды. Бу орган составына дөньядагы
барлык халыкларның, Берләшкән
Милләтләр Оешмасына кергән
илләрнең дә, шулай ук анда вәкилләре
булмаган илләрнең дә, шул исәптән,
хәзергә әле бәйле һәм колониаль илләр
булып торган илләрдәге халыкларның
да вәкилләре керә.

Конгрессның бик әһәмиятле
тәкъдимнәре булды. Шул җөмләдән
атом, бактериология, химия коралының
барлык төрләрен, агулы матдәләрне,
күпләп юк итә торган радиоактив һәм
башка барлык коралларны тыю, аларны
беренче булып кулланачак хөкүмәтне
хәрби җинаятьче дип игълан итү, бар-
лык кораллы көчләрне бер үк вакытта,
прогрессив һәм пропорциональ киметү
тәкъдимнәре бар.

Конгресс, барлык илләрнең пар-
ламентларына мөрәҗәгать итеп, аларны
тынычлыкны саклау турында, нинди
генә формада булмасын, яңа сугыш
пропагандасы өчен җинаять
җаваплылыгы билгели торган закон
кабул итәргә чакырды.
Сугыш уты кабызучыларга каршы
безнең көрәшебез кыюрак булсын! Без
кешелек дөньясы иркен яшәсен өчен,
кешелек даһие сүнеп тормасын өчен,
кешелек дөньясының бөек идеяләре —
демократия, хаклык, матурлык һәм
бәхет идеяләре мәңге балкып торсын
өчен көрәшәбез. Без тынычлык яклы.
Кырларыбыз чәчәк атсын,
бакчаларыбызда кошлар шатланып
сайрасын, елгаларда һәм каналларда
сулар шаулап аксын, гигант
электростанцияләребезнең
турбиналары гөжләп әйләнеп торсын,
балаларыбыз кайгысыз, шат һәм тыныч
яшәсеннәр, аталарыбыз һәм
бабаларыбыз тыныч һәм шатлык белән
гомер кичерсеннәр — менә безнең изге
теләкләр!

Тынычлык сугышны җиңәр, чөнки
бу бөек хәрәкәтнең башында бөтен
дөньяда тынычлык терәге булган бөек
совет халкы бара.

Тынычлык сугышны җиңәр, чөнки
бу көрәшнең байрагы — бөек Сталин!