Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҺӘМ КИТАП

БАЯН ГЫЙЗЗӘТ

ТОРМЫШ ҺӘМ КИТАП


(Таҗи Гыйззәт әсәрләренең яңа җыентыгы турында)
Татар совет драматургиясен бар-
лыкка китерүдә, татар совет театрын
репертуар белән тәэмин итүдә Таҗи
Гыйззәтнең хезмәте зур. Аның беренче
әсәрләре 1922 еллардан башлап сәхнәдә
уйнала башлады. Утызынчы еллар
уртасында инде ул театрның төп
язучылары сафына басты.
Таҗи Гыйззәт драматургиясенең төп
үзенчәлекләрен билгеләгәндә, аның
идея һәм художество югарылыгы
кебек, хәлиткеч сыйфатларыннан тыш.
бу әсәрләрнең күбесенең озын гомерле
булулары күзгә ташлана. Чыннан да,
драматургның күп кенә әсәрләре -
тормыш сынавын уңышлы уздылар.
Ләкин тормыш бу әсәрләргә үзенең
йогынтысын ясамыйча, алар алдына
яңадан-яңа таләпләр куймыйча
калмады. Шуның нәтиҗәсе буларак, бу
китаплар төрле күләмдә үзгәрә, үсә
бардылар Драматург, кирәк вакытта
арсеналдан я теге, я бу коралны алып,
аны яна шартларга яраклы хәлгә ките-
реп, яңадан көрәшкә кертеп җибәрә,
шулай итеп, әсәр яңадан сугышчан
сафка баса; димәк, сыналган корал
һәрвакыт язучының резервтагы өстәмә
көче булып тора. Бу хәл язучының быел
чыгарган җыентыгына да тулысынча
кагыла.
Дөрес, бу мәсьәләдә бездә күптәннән
ике төрле караш яшәп килә. Кайбер
әдәбиятчылар, язучының үз әсәрләренә
еллар узу белән яңа заман сораган
шартларга туры китереп, билгеле бер
үзгәрешләр кертүенә каршы чыгалар.
Икенче төркем исә, әсәрнең яңа
шартларга карата төзәтелүен яхшы таба
һәм әдәбиятның мирас булудан бигрәк,
беренче нәүбәттә, иҗтимагый көрәш
коралы булуын истә тота; язучы үз-
әсәрен төзәтергә хаклы дип исәпли. Без
соңгы карашны яклыйбыз. Бу
мәсьәләдә атаклы «Ана» романы үрнәк
була ала. Бөек Горький романны
бастырган саен төзәтә, үстерә барган.
Югарыда әйткәннәрнең турыдан-
туры алда яткан китапка да кагылышы
бар. Т. Гыйззәтнең «Наемщик»,
«Чаткылар», «Бишбүләкэ.
«Ташкыннар» һ. б. әсәрләре төзәтелеп
сәхнәгә куела башлагач, кайберәүләр
бу эшне кирәксез санаганнар иле.
Безнеңчә, аларны архивта яткырудан
бигрәк, төзәтеп бастыру файдалырак.
Т. Гыйззәтнең бу җыентыгы тормыш
сынавы үткән әсәрләрне («Наемщик»,
«Чаткылар», «Бишбү- ләк», «Мактаулы
заман») һәм әле китап булып беренче
тапкыр чыга торган әсәрләрне эченә ала
(«Изге әманәт», «Чын мәхәббәт»).
Ләкин автор бу җыентыкны нинди
принциптан чыгып төзегәндер, ансы
ак- л а ш ы л м ы й. К ита п н ы ң ты ш
ын да «ТАССР ның 30 еллыгына»
диелгән сүзләрне укыгач, без аның
сайланма әсәрләр булуын күрәсебез
килгән иде. Әмма бу язучының
сайланма әсәрләре түгел, чөнки анда
күп кенә зур әсәрләре кермәгән һәм бу
турыда җыентыкның бер урынында да
искәртү ясалмаган. Әсәрләрне язылу
тәртибендә урнаштырмау да, ә кай-
берләренең язылу даталарын дөрес
куймау һәм төрле басмаларда төрле
111
чә йөртү кебек хәлләр дә җыентыкны
төзүче авторның һәм редакторның бу
әһәмиятле мәсьәләгә игътибар
итмәүләрен күрсәтә.
Таҗи Гыйззәтнең 1930 еллардагы
төп иҗат интересы татар крестьян-
нарының язмышын чагылдыруга ба-
гышланган иде. Аның әсәрләрендә
татар крестьяннарының аеруча зур
тарихи тетрәүләр чорындагы язмыш-
лары, теләк һәм эшләре, яшәү һәм
көрәшләре шул вакыйгалар аша
аларның революциягә килүләре, аннан
соң социализм төзүче аңлы, данлы
совет крестьяннары булып өлгерүләре
тарихы күп һәм катлаулы ситуацияләр,
дистәләрчә тирән һәм күп кырлы
образлар аркылы сәхнә аша үттеләр.
Мәсәлән, «Наемщиктагы образлар 1861
елда крестьяннар крепостнойлык
хәленнән котылу шартларында
күренсәләр, «Чаткылар» дагы
крестьяннар 1905 елгы революциянең
күтәрелеш көннәреннән соңгы
вакытларны, «Ташкыннар» аларның
дөнья сугышы чорындагы хәлләрен,
«Бишбү- ләк» ирек алган совет
крестьяннарының үз властьларын
яклап, көрәш алып баруларын
гәүдәләндерде, ә инде «Мактаулы
заман» һ. б. авылны яңа баштан
үзгәртеп коручы колхозчы
крестьяннарның бәхетле язмышын
җиңел, якты комедия жанрында
күтәреп чыкты. Шулай итеп,
драматург, тарихи, барышка туры
китереп, мең еллар буе изелеп, интегеп
яшәгән крестьян халкының соңгы йөз
ел эчендәге тормышыннан,
көрәшеннән аерым әһәмиятле
вакытларны алып, аларның яктыга,
бәхеткә омтылышларын күрсәтеп, бу
көрәшнең уңышлы нәтиҗәсен
гәүдәләндерү бәхетенә ирешә алды һәм
шушы чор эчендәге татар кре-
стьяннарының зур галлереясын биргән
күп серияле драмалар циклын тәмам
итте.
Драматургның бу елларда нигездә
крестьяннар тормышын чагылдыруын
бары тик аның ул тормышны яхшы
белүе, күбесен хәтта үз күзләре белән
күрүе, үзе өстендә кичерүе кебек
биографик хәлләр белән генә аңлатырга
тырышу мәсьәләгә примитив карау
булыр иде. Мәсьәлә, •әлбәттә, анда
түгел.
Билгеле булганча, 30 нчы елларның
башында социализмның бөтен фронт
буйлап һөҗүме нигезендә эксплуататор
сыйныфларның соңгы калдыкларын юк
итү бурычы төгәлләнде. Бу — авылда
кулакны бетерү һәм хезмәт иясе
крестьяннарының күмәкләшүе аркылы
нигездән яңа юлга — социализм юлына
чыгуларыннан гыйбарәт иде.
Иптәш Сталин, шушы вакыйганың
әһәмиятен күрсәтеп, аны 1917 елгы
Октябрь революциясе белән тиң дип
билгеләде. «Бу — гаять тирән рево-
люцион борылыш, җәмгыятьнең иске
сыйфат хәленнән яңа сыйфат хәленә
сикереш булды, үзенең нәтиҗәләре
буенча 1917 елның Октябрендагы
революцион переворотка тиңләшә
торган сикереш булды». («Бөтенсоюз
коммунистлар (большевиклар)
партиясе тарихы». Татгосиздат,
1949. 315 бит.)
1917 елгы революция вакыйгалары
кебек кешелек тарихында яңа эпоха
ачкан халык күтәрелешенә
тиңләшерлек бөек үзгәрешләр кичергән
хезмәт иясе крестьяннарның язмышы,
бүгене һәм киләчәге — әнә шушы
гаҗәп зур тарихи борылышлар Таҗи
Гыйззәтне нәкъ менә шул мәсьәләгә,
чорның төп проблемаларының иң
әһәмиятлесенә иң зур игътибарын
юнәлтергә мәҗбүр итте. Шушы
«революцион переворот» (И. Сталин)
процессында хезмәт иясе
крестьяннарының аңында искелек
белән яңалык көрәше яңа көч белән
кабынып китте, хосусый милекчелек
хисе кебек капи- тализхМ калдыгына
каршы барган бәрелештә искелек
җимерелә, җиңелә барды, шул хәлләрдә
социализмны аңлы төзүче булып
әверелгән яңа, колхозчы крестьян
барлыкка килде. Табигый, бу гүзәл
үзгәрешләр язучының иҗат планнарын
киңәйтә, тирәнәйтә, аның күз алдына
яңа образлар китереп бастыра. Ул
колхозчы крестьяннарның бу көннәргә
килгән юлларын, алар үткән юлны
тикшереп карарга, шушы алым белән
авыл кешеләренең бүгенге тормышын
тагын да тирәнрәк, дөресрәк, ачыграк
аңларга тырыша, образлар аркылы
әһәмиятле чагыштырулар ясарга
мөмкинлекләр ача.
112
Язучы бу кешеләрнең тарихын күтәрә:
наемщик исеме алган Батыр- җаннар,
1905 елны чалгы, чукмар күгәрен,
крестьян халкының көрәш чаткыларын
күрсәткән Гаязлар һәм аның буйсынмас
батыр җанлы иптәшләре, патша һәм
аның ялчылары өстенә ялкын җибәргән
ярлы Биктимер һ. б. гәүдәләнә,
Бишбүләк крестьяннарының Антанта
гаскәрләренә каршы алын барган
героик көрәше сурәтләнә. Т. Гыйззәт
әсәрләрендә киң күкрәкле, кайнар
йөрәкле егетләр, абзыйлар төрле
исемнәр, төрле уйлары, теләкләре,
өметләре белән җанланалар. Шулай
итеп, татар крестьяннары турында бер-
бер артлы оста язылган драмалар
барлыкка киләләр.
Җыентыкка кергән «Наемщик»
әсәренең язылу вакыты Таҗи Гыйззәт
иҗатының башлангыч чорына туры
килә, бу әсәрнең инде 25 еллык сәхнә
гомере бар. Шушы чор эчендә язучы
үзе дә идея һәм художество осталыгы
ягыннан үсте, аның драмасы да шул ук
юнәлештә төзәтелә, яхшыртыла барды.
«Наемщик» барлыкка килгән чорда
татар театры репертуарында оригиналь
әсәрләр аз иде әле, булганы да,
башлыча, көнкүреш, я ерак үткәнне
примитив рәвештә күрсәтүдән
гыйбарәт иде. Шуның өстәвенә халык
дошманнары, театр репертуарын
чүпләп, хан сарайларын сагынып,
бетүгә хөкем ителгән мещан-нэпман
элементларның теләкләрен үтәп, сәх-
нәне бозык фикерле әсәрләр белән
чүпләргә маташтылар. Аларга каршы
совет язучылары партия җитәкчелеге
астында (Ш. Камал, Г. Камал, һ.
Такташ, Г. Кутуй һ. б.) кискен көрәш
алып бардылар, яңа репертуар тудыру
өчен җигелеп эшләделәр. Таҗи Гыйззәт
шушы сафка килеп кушылды. Ул хан
һәм морзаларга ачы нәфрәт белән суга-
рылган Батырҗан кебек крестьян
образларын алып килде. «Наемщик»
чын халыкчан әсәрләргә сусаган
тамашачы тарафыннан яратып каршы
алынды.
Бу әсәр татар әдәбиятында әле
бүгенге көнгә кадәр крепостнойлык
хокукы чорындагы хәлләрне чагыл-
дырган бердәнбер әсәр булып кала.
Шуның өстенә үз эченә алынган ва-
кыйгалары, образлары, кискен һәм м
а в ы кт ы р г ы ч кон ф л н кты, аның
чишелеше, һәртөрле изүгә нәфрәт
тудыруы һәм азатлыкны сөяргә ча-
кыруы белән әсәрнең әһәмияте тагын
да күтәрелә. Әсәрнең 1941 елның
көзендә, иемсң-фашист гас-
кәрләренең һөҗүме илебезгә иң зур
куркыныч тудырган көннәрдә Татар
Дәүләт Академия театрында яңадан
куела башлау факты очраклы түгел.
Коллыкка, изүгә түзеп тормыйча, баш
күтәреп чыккан батырларны мактап,
аларга дан җырлаучы бу драма,
дөньяны коллык богаулары белән
тутырырга шашынган фашистларга
каршы нәфрәт хисләре тәрбияли иде.
Әсәрдәге бөтен вакыйгаларны Таҗи
Гыйззәт, тарихи чынбарлыкка туры
китереп, ике капма-каршы сыйныфның
көрәше нигезендә җәеп җибәрә. Шушы
көрәш нәтиҗәсендә әсәрнең конфликты
киеренкеләнә бара, характерлар үсә,
киңәя һәм ачылалар. Бигрәк тә бу үсеш
Батырҗан, Гөлйөзем, Сандр образла-
рында күренә. Бу төркем крепостной
крестьяннарның уй-теләкләрен ачыг-
рак чагылдырган кешеләр булып то-
ралар, алар морза. Шәрифәбикә һәм
аның ялчыларына каршы төрлечә
көрәш алып баралар. Дөрес, бу көрәш
әле алдан уйланган ачык бер максат
төсен алган формада бармый, ул
оешкан төс ала алмый. 1860—61
еллардагы крестьян Ба- тырҗаннар
көрәшенең дөрес юлларын белә алмый
идел.әр әле, чөнки бу юлны бары
пролетариат кына күрсәтә алды.
Ләкин максатлары ягыннан утопик
булуына карамастан, күләме ягыннан
крестьян күтәрелешләре безнең ил
тарихында зур колач белән җәелеп
киткән вакытлары булды. Атаклы
Разин һәм Пугачев җитәкчелегендәге
күтәрелешләр моңа ачык мисал булып
торалар. Менә шушы көрәшнең
җитдилеге, күләме мәсьәләсендә
«Наемщик»та гомумиләштерү көче
җитеп бетми.
Билгеле булганча, иптәш Сталин
патша хөкүмәтен крепостнойлык хо-
кукын бетерергә мәҗбүр иткән со-
ft «р. Ә." X I 113
бәйләрнең берсе нәкъ әнә шул кре-
стьяннарның зур күтәрелешләреннәи
куркуы иде дип аңлата:
«Кырым кампаниясе вакытында
сугышта җиңелүдән көчсезләнгән һәм
крестьяннарның алпавытларга каршы
«бунтларыннан» куркуга төшкән патша
хөкүмәте 1861 елны крепостное
правоны бетерергә мәҗбүр булды»
(«ВКП(б) тарихы», Татгосиздат, 1949,
5 бит),
«Наемщик»та да шушы чор гәү-
дәләнә. Әсәр реформа алдын һәм
реформа ясалу көннәрендәге вакытны
эченә ала. Язучы әсәрнең сонгы
пәрдәсендә патша биргән «азатлыкның
алдау икәнен айлап, крестьяннарның
баш күтәрүләрен сурәтләп, тарихи
чынбарлыкны дөрес чагылдыруга
ирешә. Ләкин мондый сүзне әсәрнең
реформага кадәр булган чорны
чагылдыра торган өлешенә карата
әйтүе кыен. Чөнки биредә, патша
хөкүмәтен реформа ясатырлык куркуга
төшергән крестьян «бунтларының»
чагылышы аз күренә. Бу җитешсезлек
бигрәк тә «Наемщик»ның җыентыкта
урнаштырылган шигырь белән язылган
вариантында сизелә. Биредә автор
үзенең мөмкинлекләрен нык кына
чикләгән һәм әсәрнең төп варианты
булып исәпләнергә тиешле чәчмә белән
язылган варианты дәрәҗәсенә күтәрә
алмаган.
һич шик юк, үзенең әсәрләрен ях-
шырту өстендә һаман эшләвен дәвам
иткән Т. Гыйззәт «Ыаемщик»ны тагын
да тирәнәйтер, үстерер, укучыларның
әсәргә карата яхшы теләкләренә колак
салыр.
1860 еллардагы крестьяннар тор-
мышыннан Т. Гыйззәт 1905 елгы
революциядән соң башланган реакция
чорындагы крестьяннар тормышына
күчә. «Наемщик»тагы крестьяннар
белән «Чаткылар» дагы крестьяннарга
чагыштыру ясап караганда, тормыш
үзгәрешләре белән китапларның да
эчтәлекләре үзгәрүгә характерлы
мисаллар тагы да ачыграк күренә.
Реформа чорында язучының уңай
образлары әле чын- чыилап көрәш алып
бармыйлар, күбрәк качак булып
яшиләр, «юллары да караңгы» (381
бит), максатлар да ачык түгел, халыкта
ниндидер кыюсызлык, тартынып тору
күзгә бәрелә. Шуннан соң илле еллап
вакыт уза. Халык 1905 елгы
күтәрелешне кичерә, һәм без бу чорны
гәүдәләндергән «Чагкылар»да
бөтенләй башка крестьяннарны кү-
рәбез. Беренчедән, биредә, тарихи
чынбарлыкка турылыклы буларак,
язучы крестьяннар белән җитәкчелек
итүче, аларга дөрес юл күрсәтүче аңлы
эшче образын бирә. Бу образ әсәрдә үз
тирәсенә аңлы крестьяннарны җыйный,
аларга көрәш юллары өйрәтә,
революция чаткылары кабыза. Бу төн
социаль политик сызыкны алып баручы
сөргенгә җибәрелгән Москва эшчесе
Орлов образы, драмада күп күренмәсә
дә, андагы конфликтны юнәлткән,
көрәшне нәкъ әнә шул формада алып
барырга юл күрсәткән, димәк, әсәрнең
төп конфликтына юнәлеш биргән баш
образларның берсе. Орлов кабызган кө-
рәш чаткылары нәтиҗәсендә авылның
ярлылары, бердәм рәвештә күтәрелеп,
Орлов, Гаязларны коткарырга
тырышалар, соңыннан авыл байларына
каршы бергәләп һөҗүмгә күчәләр.
Сабирлар, урядниклар, Дәүли
старосталар хәзер үзләрен бик иркен
тота алмыйлар. Алар Орлов белән
Гаязны да ачык көрәштә, политик
мотивлар белән кулга алудан куркалар,
шуның өчен мәкерле юл белән эш
итәләр, ялган акча эшләүдә гаепләү
хәйләсен эшкә ашыралар. Авылның
старостасы Дәүли халык алдында дер
калтырап тора. «Чаткылар» драмасы
язучы иҗатында чын реалистик образ-
ларга бай булган әсәрләрне башлап
җибәрүче булып тора. Андагы Гаяз,
Орлов, Дәүли, Рамай, Сабир, /Маһилар
шул чорның характерлы образлары.
Т. Гыйззәт әсәрләренең күбесенә хас
булган иҗтимагый һәм көнкүреш
мәсьәләләрнең бер-бсрсенә оста
бәйләнгән, бер-берсенә ярдәм итә
торган җепләре биредә дә үзен нык
сиздерә. «Чаткылар»дагы бу сый-
фатлар, изүгә һәм һәртөрле ирексез-
леккә каршы нәфрәт тудыра торган
оригиналь тирән образлар аркылы
чагылып, әсәрнең сәхнә гомерен
озайттылар. Шикләнмичә әйтергә
мөмкин, Т. Гыйззәтнең, бу әсәре аның
ижат юлында, бигрәк тә андагы кре-
стьяннар образларының эчке үсешен
билгеләү ягыннан зур урын тота.
Җыентыкка урнаштырылган өченче
әсәр «Бишбүләк». «Бишбүләк»нең
сәхнә гомере гомумән матур һәм
гыйбрәтле булды. Ул, 1939 елда ук инде
кыска вакыт эчендә 50 тапкыр уйналып,
«озын гомерле спектакльләр өчен!»
көрәш башлап җибәрде. Әсәрнең
безнең алда яткан варианты соңгы
вакытта төзәтелеп, өстәлеп. Татар
Дәүләт Академия театры сәхнәсендә
яңа уңыш белән барды һәм татар
әдәбиятында йомшак торган бер
теманы — яна сугыш уты кабызучы
Англия — Америка
империалистларының явыз планнарын
фаш итү мәсьәләсен күтәрде. Бу тема
«Бишбүләк»нең элеккеге вариантында
юк иде һәм язучының заман
таләпләренә оста, вакытлы җавап бирә
алуы шунда күренде дә, ул үз чорында
озак кына сәхнәдә яшәгән әсәрен
яңадан карап чыгып, чорның кадагына
суга торган, асылда яңа әсәр барлыкка
китерде. Биредә бигрәк тә ике зур
мәсьәлә яңадан карап чыгылган. Иске
вариантта аклар кул астында калган
авыл ярлыларының көрәше,
партизаннар хәрәкәтенең көче тиешле
тирәнлек белән күрсәтелмәгән иде. Яңа
вариантта бу җитешсезлек нигездә
уңышлы төзәтелгән һәм большевик
Башкатов, кызыл командир Тимеркәй,
Калашников һ. б. җитәкчелеге астында
барган партизаннар көрәше тирән һәм
ышандыргыч күренешләрдә
гәүдәләнгән. Иске вариантта яшь совет
республикасына каршы империалистик
басып алучылар башлаган
интервенциянең төп җитәкчеләре,
оештыручылары ничектер бер читтә
калдырыла иде. Яңа вариантта исә бу
сугышны рухландыручы, корал һәм
солдат белән ярдәм итүче Америка —
Англия империалистларының пычрак
куллары күрсәтелә. Бу исә бик
әһәмиятле өстәмә. Шушы әһәмиятле
сызыкны алып баручы полковник
Джонсон образы, аның эш-хәрәкәтләре
аша безнең илебезнең дошманы булган
Англия — Америка
империалистларының чын йөзе фаш
ителә. Кабахәт эчле Джонсон- ны язучы
берничә мәртәбә генә күрсәтә, ләкин
шуңа карамастан, аның дошманлыгы
бик яхшы ачыла. Әсәрнең финалын
язучы бик оста һәм гыйбрәтле итен
тәмамлый. Кызыл Армия гомуми
һөҗүмгә күчә. Эшче-Крестьян Кызыл
Армиясе, партизан отрядлары һәм
бөтен совет халкының көчле ударлары
астында аклар, интервентлар, 14 дәүләт
бергәләп оештырган бу зур талаучылар
армиясе тар-мар ителә. Илбасарлар
кача, шулар арасында Джонсон да
яртылаш ялангач килеш коты очып
качып китә. Яңа сугыш уты кабызу
белән шашынган Джонсонның
энеләренә, улларына бу бик каты
кисәтү булып яңгырый.
«Бишбүләк»нең төп персонажлары
— крестьяннар. Ләкин алар инде
байлар һәм патша законнарына
буйсындырылган крестьяннар түгел,
үзләренең язмышларын үз кулларына
алган, ирекнең һәм җирнең тәмен
татыган, совет властен үз властьлары
итеп таныган кешеләр. Аларның
көрәше шуның өчен дә киң, масса-
күләм төс ала, бу көч интервентларны
дер калтыратып тота һәм соңыннан
аларны илдән сөреп чыгара. Әсәр бик
хаклы рәвештә «үз язмышын үз кулына
алган халык беркайчан да җиңелмәс!»
дигән сүзләр белән тәмамлана.
Гражданнар сугышы бетә. Совет
крестьяннары тормышында тыныч
хезмәт чоры башлана. Илне индуст-
рияләштерү, колхозлашу, кулаклар һәм
аларның калдыкларына каршы көрәш
еллары башланып китә. Бу көрәшләрдә
хезмәт иясе крестьяннар колхоз юлын
сайлап алалар һәм бары шушы юлда
гына мул, культуралы тормышка
чыгарга мөмкин булуына ышаналар.
«Мактаулы заман» комедиясе менә
шушы колхозчыларны гәүдәләндерүгә
багышланган.
Бу әсәр 30 нчы елларда колхоз
темасына язылган пьесаларның иң
зурларыннан, әһәмиятлеләреннән ди-
сәк, ялгыш булмас. Үзенең сәхнәгә
күтәрелгән елларында колхозчыларның
культура походлары оештырып, аны
караулары әсәрнең әһәмияте турында
сөйли. «Мактаулы заман»-
ның комедия жанрында язылуы да
игътибарга лаеклы. Дөрес, Т. Гыйз-
зәтнең, башка әсәрләрендә дә юмор
элементы зур гына урын тота, ләкин
биредә ул хаклы рәвештә өстенлек ала
һәм идея эчтәлеген укучыга җиткерүдә
көчле алым булын хезмәт итә.
Комедиядәге персонажлар нигездә
авылны ң колхозчы крестьяинарыннан
торалар. Ләкин болар инде бөтенләй
башка крестьяннар. Язучы бик урынлы
рәвештә, үзенең геройларында хосусый
милекчелектән аерыла барып, шәхси
интереслар урынына, гомуми
интереслар белән яши башлаган яңа,
коллектив кешеләрен күрсәтә алган.
Дөрес, бу искедән аерылу шома гына
бармый, «үземнеке» дигән сүзләр әле
бик еш ишетеләләр. Шулай да искедән
аерылу процессы көчле бара һәм бу
искедән кешеләр көлә-көлә аерылалар.
Комедиянең әһәмиятле уңышларын
санаганда тагын да шуны күрсәтеп
үтәргә кирәк: язучы, чынбарлыкка
турылыклы буларак, колхоз
төзелешендә хәлиткеч эшләрнең берсен
эшләгән политбүлекләрнең ролен оста
гәүдәләндерүгә ирешә. Әсәрдә партия
вәкиле Громов образы яңа гына
күтәрелеп килә торган колхозның нык
таянычы, колхоз җитәкчеләренең
авторитетлы киңәшчесе булып күренә.
Колхоз фермасында эшләр начарлана
башлагач, колхозчыларга ярдәмгә
беренче булып шул ук Громов килә.
Халык аңа ышана, аның ярдәм
итәчәгенә, колхозны бу хәлдәй
чыгарачагына һич тә шикләнми һәм яңа
дәрт, яңа энергия белән эшкә тотына.
Авылның үз кешеләре дә әсәрдә
кабатланмас сызыклар, характерлар
белән сурәтләнгәннәр. Андагы Ногман,
Кадерниса, Хөбәйбә белән Майбәдәр һ.
б. яңа авылда шул чорда барган
үзгәрешләрне матур, тулы итеп
чагылдырган образлар булып торалар.
«Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәтнең
авыл тематикасын билгеле дәрәҗәдә
тәмамлый торган әсәре булып калды.
Җыентыкка кергән әсәрләр кре-
стьяннарның язмышларын күз алдына
бастыра, тормышның бертуктаусыз
үсә, үзгәрә баруы нәтиҗәсендә,
язучының яңадан-яңа темалар һәм
образларга күчә баруын ачык күрсәтә.
Ул үзенең яраткан крестьяннарын
мактаулы бер заманга, Сталин
заманына китереп чыгара, бары шунда
гына аларның бәхет һәм чын тормыш
тапканлыгы гәүдәләнә. Бу бәхеткә
ирешү юлында никадәр кешеләр
көрәште, кан түкте, никадәр гүзәл
гомерләр киселде, ләкин, җир
шарының әйләнүен бер көч тә туктата
алмаган кебек, хезмәт ияләренең бәхет
өчен көрәшләрен һәм җиңүләрен дә
беркем дә тыеп кала алмый иде. Бу
хакыйкатьне җыентыкка кергән
әсәрләрдәге көрәшләрнең
чагылышында, персонажларның үсеш-
үзгәрешләрендә бик ачык күрергә
мөмкин.
«Пьесалар җыентыгы»на кергән
«Изге әманәт» һәм «Чын мәхәббәт»
драмалары китап булып беренче
тапкыр басылалар әле. Бу әсәрләр икесе
дә совет халкының Бөек Ватан сугышы
чорындагы тормышын күрсәтүгә
багышланганнар. Алар татар совет
театрының бу темага куйган оригиналь
пьесаларының уңышларыннан,
тамашачы тарафыннан җылы каршы
алынган спектакльләрдән
хисапланалар.
Бу ике драма совет халкының, изге
сугышның төрле-төрле шартларында
— дошман оккупацияләгәп җирләрдә
һәм фронтның бу ягында торып, ничек
көрәшүләрен күрсәткән киң планлы
күренешләрне эченә ала. Аларның
уңышы шунда, язучы нинди генә
урында яшәсә дә, совет халкы бердәм
күтәрелеп, үзенең азатлыгы өчен бөтен
көчен биреп көрәште, дигән идеяне хәл
итә. «Изге әманәт»тәге дошман
оккупациясе астында калган
шахтерларның немец-фашист
оккупацияләренә каршы героик
көрәше, «Чын мәхәббәт» тә
сурәтләнгән патриотларның һәм бөтен
совет халкының гомуми көрәшенә зур
ярдәм булуы, һәр ике әсәрдәге
геройларның теләкләре дошманны тар-
мар итүгә юнәлтелгән булуы һ. б. —
совет кешеләренең Ватан сугышы
чорындагы характерлы сыйфатларын
дөрес ачу булып тора һәм, шулай
буларак, бу пьесалар әһәмиятле танып-
белү һәм тәрбияви әһәмияте булган
әсәрләр рәтенә керәләр.
«Изге әманәт» иең баш герое карт
шахтер Гыйният зур сынаулар аркылы
үзенең совет Ватанына карата булган
намусын, вөҗданын саклап, батырлык
һәм бирелгәнлек үрнәкләре күрсәтә. Ул
Ватаны өчен аңлы рәвештә үлемгә бара
һәм Гастелло, Матросов, якташыбыз
Газинур Гафиятуллин батырлыгын
кабатлан, үзенең үлеме белән йөзләрчә
фашистларны, алар төзәттергән шахта-
ны юкка чыгара. Бу драманың иң көчле
ягы менә шушы Гыйният образы
сызыгында тупланган, чөнки изге
әманәтне саклап килүче булып, нәкъ
шушы Гыйният күрсәтелә.
Әсәрдә икенче бер әһәмиятле
мәсьәләне дә күрсәтеп китәргә кирәк.
Билгеле булганча, драмада көрәшне
җитәкләүче төркемнең башында
коммунист Мартынов тора. Мартынов
очраклы җитәкче итеп күрсәтелми.
Язучы бу образның биографиясен
биргәндә аның сугышка кадәр
партиянең җаваплы работнигы булуын
һәм хәзер партизанлык көрәшен алдан
корылган план белән һәм тагы да
уңышлырак алып бару өчен үзәктән
җибәрелгән кеше булуын күрсәтә.
Димәк, бу хәрәкәт стихия юлы белән
бармый, ә алдан оештырылган план
белән алып барыла. «Изге әманәт»
вакытында яхшы ук нык тәнкыйтькә дә
очраган иде. Шунысы яхшы: язучы бу
иптәшләрчә булган теләкләрне искә
алган һәм хәзер Гыйният, Лида, Асия һ.
б. образларда булган каршылыклы
моментлар нигездә уңышлы
төзәтелгәннәр.
Гыйниятләрнең актив көрәшен, бө-
тен совет халкының патриотик күтә-
релешен күреп, сизеп рухланган совет
армиясе сугышчылары Ватаннарына
карата чын мәхәббәт саклап,
тормышларын аямыйча явыз дошманга
каршы көрәш алып баралар. «Чын
мәхәббәт» драмасындагы вакыйгалар
шундый гүзәл кешеләрне күрсәтәләр.
Әсәрнең үзәгендә Гөләндәм образы
тора, аның уйлары һәм хәрәкәтләре,
өметләре һәм кичерешләре,
Гөләндәмнең язмышы укучының
игътибар үзәгенә куелган. Язучы совет
кешесенең мәхәббәте мәсьәләсен
традицион мәгънәдә аңламый. Ул бу
сүзгә яңа мәгънә өсти һәм менә шул яңа
мәгънәдә аңлан- ган мәхәббәт әсәрнең
вакыйгаларын үз тирәсенә җыя да. Ире
сугышка китеп ялгыз калган Гөләндәм,
бары тик үзе дә актив рәвештә иҗтима-
гый эшкә— ире эшләгән эшкә керешеп
киткәч кенә, үзен бәхетле кеше итеп
таный. Шушы эштә — көрәштә ул
үзенең шәхси бәхетен, мәхәббәтен таба.
Ватанга булган тирән мәхәббәте аңа
очучы булып дошманнарны юк итәргә
ярдәм итә. «Чын мәхәббәт» әсәрендә
сугыш вакытында совет тылы да истә
калырлык гәүдәләндерелгән. Хәсәнша,
Коновалов, Гөлҗиһан һ. б.
образларның бирелешендә совет
кешеләренең патриотлыгы, милли
дуслыгы һәм берберенә ярдәмләшүе
кебек матур хисләр ышандырырлык
чагылалар
Шулай итеп, Т. Гыйззәт Ватан су-
гышы чорын чагылдырган әсәрләрендә
(ә бу темага язучының тагын башка
әсәрләре дә бар) совет халкының
патриотизмын, Ватанына чын күңелдән
бирелгән булуын тирән эшләнгән
образларда, мавыктыргыч һәм
тормыштан алынган вакыйгаларга
нигезләп күрсәтә алды. Шуның белән
бергә бу ике әсәр Т. Гыйззәт иҗатының
тематик яктан киңәюе, образларының
төрләнүе, аның авыл темасы белән генә
чикләнмичә, совет халкының тор-
мышында булган башка әһәмиятле
вакыйгаларын да чагылдыра башлавы
турында сөйлиләр.
Башта әйткәнебезчә, бу җыентык
Татарстанның 30 еллыгына багышлап
чыгарылса да, язучының барлык яхшы
әсәрләрен эченә алмаган һәм, әйтергә
кирәк, бу хәл китапның зур гына
җитешсезлеге булып тора.
Гомумән, Таҗи Гыйззәт иптәшнең
бу пьесалар җыентыгы язучының үз
әсәрләре өстендә һаман да эшләвен,
аларны үстерүен, тирәнәйтүен күрсәтүе
ягыннан да, аның иҗатының киңәюе,
күтәрелүе мәгънәсендә алганда да,
безнең әдәбиятта һичшиксез әһәмиятле
бер уңыш икәне ачык.