ТАРИХИ КӨННӘР ТУРЫНДА
ИЛБАРИС НАДИР
ТАРИХИ КӨННӘР ТУРЫНДА
Данлы Октябрь турында йөзләрчә
китаплар, брошюралар бар. Аларның
стильләре дә, күләмнәре дә бик төрле.
Ләкин эчтәлекләре — бер. Революция
тарихына багышланган һәр әсәрдә
Россия пролетариатының омтылышы,
тирән акылы, көрәш хисләре чагыла.
Аларда бөек рус коммунистларын
берләштергән олы партиянең эше һәм
көче, даһи Ленинның — Сталинның
революцион рухлары һәм җитәкчелек
рольләре чагыла. «Кышкы сарайны
алу» китабы да әнә шул онытылмас ай
хакында сөйли. Балалар өчен татар
телендә әлегәчә мондый китаплар
язылмады һәм тәрҗемәләр дә булмады
дисәк, хата булмас. Шуңа күрә, Кышкы
сарайны алу тарихын җыйнак
образларда әдәбиләштергән китапны
балаларга тәкъдим итү — мактаулы
адым.
Автор Л. Савельев, революцион
дулкыннар куерган июль көннәреннән
башлап, 26 Октябрьда (8 ноябрь) В. И.
Ленин ясаган атаклы речька кадәр
булган араны тарихи чынбарлыктан
чыгып күрсәтүне максат итеп алган.
Дөрестән дә, ул моны тарихка билгеле
фактларга бәйләп, вакыйгаларның
эзлеклелеген һәм табигыйлекләрен
сакларга омтылып башкара. Менә 1917
ел, июль көннәре. Революция даһилары
Ленин, Сталинның саубуллашкан
минутлары тасвиплана. Ленинга
яшеренергә кирәк, Вакытлы хөкүмәт
аны кулга алырга приказ биргән. һәм
менә ул, сакалын-мыегын кырып, өс-
башын алмаштырып, поездга ашыга.
Сталин аны озата. Алар саклык өчен
күз карашы белән генә саубуллашалар.
Революция аталары арасында булган
бөек дуслыкны сизәбез без. Автор
шушы бөек, иҗади дуслыкны көрәш
көннәренә бәйләп күрсәтә алган. Бу —
аның уңышы. Ләкин Савельев,
юлбашчылар образын тулы һәм төгәл
итеп, штурм тарихына бәйләп бетерә
алмаган. Ленинның иртәгә восстание
дигән көнне яшерен квартирасында
дулкынланып хат язган чагы, гадәттән
тыш дәртле, энергияле, бөтенләе белән
восстание ялкынына чумган хәлдә,
Смольныйда эшләгән сәгатьләре әсәрдә
күрсәтелмәгән. Сталин һәм восстание
белән практик җитәкчелек итү өчен
сайланган Партия үзәге членнарының
эшләре дә хәтердә калырлык итеп
язылмаган. Ә вакыйга, нинди генә
кызык, маҗаралы булмасын, әгәр
үзәктә кеше образы хәрәкәт итмәсә,
балада яхшы тәэсир калдыпмый.
Мәсәлән, «Төнге утырыш»,
«Заводларда», «Штурм алдыннан»
бүлекләрендә эчтәлекне аңлау шактый
кыен, эпизодлар гомуми җөмләләп,
җансыз тел аша гына сөйләп
барылалар. Ләкин автор, восстание
идеясенең массаларны ничек тиз
чолгап алуын, революция дәртенең
эшчеләрдән солдатларга һәм
крестьяннарга өзлекмичә күчүен
унышлы күрсәткән. Ул көннәрдәге
сыйнфый көрәшне, партия эчендә
барган бәхәс һәм каршылыкларны
чагылдыру да гаять урынлы.
Китапта аумакай һәм икейөзле
меньшевикларга бирелгән бәяләоңе
укучы яратып кабул итәчәк. II Бө-
тенроссия съездыннан хурлыклы куып
чыгарылган буржуазия ялчылары бары
нәфрәт һәм көлу теләген генә
тудыралар. 25 Октябрь көне аеруча
төгәл бирелгән: шәһәр восстаниечеләр
кулында, тик Кышкы сарай гына кме
караңгылыкка күмелеп утыоа... Менә
яшь солдат, алдында янган учакка
тегәлеп. иптәшләренә сөйли: «... Сезнең
барыгызга да билгеле, бу төндә: я ирек-
ле гражданнар булып калуыбыз, я һәлак
ХЗулуыбыз турында безнең
язмышыбыз хәл ителәчәк. Яшәсен
эшче, солдат һәм крестьян депутатлары
Советы! Яшәсен Ленин! Ура!»
Бу сүзләрдә шул минутлардагы бөек
көрәш тантанасы яңгырый. Ирек арзан
гына бирелми, җиңү корбансыз килми.
Менә укучы күз алдында дошман
танкысы астына ташланып, аны
шартлатучы Балтик матросы, менә
сарай капкасын
үтеп кергән 50 кызыл гвардеецның
вакытсыз һәлак булуы. Алар азатлык
көрәшенең сонгы сәгатьләрендә
революциянең жицүснә ышанып
үләләр, һәм, ниһаять, Ленин рече. Ул
трибунада. Янында Сталин, Свердлов,
Дзержинскийлар. Беренче декретлар:
тынычлык, жир һәм Совет хөкүмәте
төзү... Бу, Россиядә гасырлар буена
дәвам иткән азатлык хәрәкәтенең иң
югары ноктасы.
Беренче социалистик революциянең
халыкара әһәмияте гаять зур. Аны
укучы балага яшьтән үк аңлатып
барырга, дөресрәге, аңлата алырга
кирәк. «Кышкы сарайны алу» бу яктан
безнең әдәбиятта — яңа сукмак.
Сүз тәржемә ителгән әсәр хакында
бара. Оригиналдагы мәгънә һәм форма
берлеген дөрес бирә алу күзлегеннән
караганда, тәржемәдә уңышлы гына
урыннар бар. Ышанып расларга була:
тәржемәче Ши- риязданов иптәш
адэкват тәрҗемәләр бирә ала. Ашыгу
сизелеп тора һәм шунлыктан
оригиналдагы күп кенә гади жөмләләр
дә чуалтып бирелгәннәр:
«...дошманның күперләр аркылы
юлларны кисүе мөмкин...» (13 бит),
аннары «төнлә революцион солдатлар
Кышкы сарайга бара торган икенче
юлны — Миллионный урамын
кистерделәр» (39 бит) һ. б. мисаллар
татарча яңгырамыйлар. Нәрсә ул
«күперләр аркылы юллар?» Яки: «Алар
эшләгән зарар (сүз хыянәтчеләр турын-
да бара.— И. Н.) шулай ук төзәтерлек
түгелмени, һәм шулай ук дошманны
уздырып (?) булмасмыни?» (19 бит)
(неужели вред, нанесенный ими,
непоправим и врага уже не удастся
опередить?) Монда дошманны узу
турында түгел, бәлки анардан элек
эшләү турындагы мәгънә бозылган. 28
биттә «Бер уңайдан редакцияне дә тар-
мар итәргә, андагы кулъязмаларны
басып алырга карар бирделәр» диелә.
«Басып алу» сүзе оригиналдагы
мәгънәне бирми.
Тәржемәче телнең лексик байлыгына
игътибар итмәгән. Шул сәбәпле
«Вакытлы хөкүмәт... дөньядан
киселәчәк» (13 бит), «арестовать»
итәргә (14 бит) кебек сәер жөмләләр,
сүзләр шактый күп урын алалар. 6, 10,
36 битләрдә бёр үк җөмләдә бер үк сүз
кабатлана. «Потом» сүзен, бездә —
аннары, шуннан соң, соңыннан,
бераздан дип бирергә була. Тәрҗемәче
исә һәр очракта аны «шуннан соң» дип
кенә ала. Синонимнар белән эш итми, ә
бу исә телнең көчен һәм байлыгын
киметә.
«Кышкы сарайны алу»ның теле
гади, саф икәнлеген әйткән идек. Ләкин
тәржемәдә шул индивидуаль стиль
сакланып бетмәгән. «А катер несется
по реке, точно птица» җөмләсе «Ә
катер елга буенча очкан коштай алга
ташлана» дип тәржемә ителгән. Мәгънә
дөрес кебек, ләкин татарча яңгырамый.
Нигә аны, мәсәлән, «коштай оча»
формасында, татарча сөйләмгә туры
китереп алмаска иде? «Көймә төнге
караңгылыкта кош кебек атылды»
җөмләсе дә шуңа ук ошаган.
Иптәш Сталинның тел гыйлеме
буенча гениаль хезмәтләреннән сон,
әдәби телнең халык теленә якын
булырга, гади һәм саф булырга
тиешлеге ачык. Менә шуннан чыгып
без, «Тиздән бөтен Марс кыры
костёрлариың уйнаклы яктысы белән
балкыды» (46 бит) кебек купшы ясалма
жөмләләр тууына каршы киләбез.
«Кышкы сарайны алу» — кирәкле
һәм файдалы китап. Алдагы басма-
ларында ул остарак, яхшырак тәржемә
ителергә тиеш. Юлбашчыла-
рыбызның революцион эшчәнлегенә
караган һәртөрле әсәрләрне, илебезнең,
Казан шәһәренең узганын яктыртучы
тарихи очеркларны балаларга
киләчәктә дә тәкъдим итү — яшьләр-
балалар әдәбияты секторы бурычы.
И. НАДИРОВ