СОВЕТ ДЕПУТАТЫ
СОВЕТ ДЕПУТАТЫ
Б. ОРЕШНИКОВ
★
I
Декабрь якшәмбеләренең берсе. Көн
кичкә авышып бара. Сүрән кояш,
үзенең кышкы, кыска юлын үтеп,
эшчеләр бистәсенең аргы очыннан
башланып киткән имән әрәмәлеге
артына төшеп баеды. Күк йөзе, иртәгә
җилле көн буласын вәгъдә итеп, кичке
шәфәкъ белән ялкынланды.
Эшчеләр бистәсенең үзәк ура-
мыннан, тротуардан бер кеше бара. Ул
озын гәүдәле, ләкин бераз бөкрәйгән,
ниндидер уйга чумып, ашыкмыйча
гына атлый. Аның куе кашлары астына
кереп урнашкан кара күзләр.е, беренче,
карауда, бу кешенең кырыс булуы
турында уйландыра. Ул ара-тирә, тирән
пальто кесәләреннән кулларын алмаш-
тилмәш чыгаргалый, пөхтә кырылган
ияген сыпыргалап куя. Күренеп тора:
эченнән ул ниндидер дулкынлану
кичереп бара.
Кемдер аңа:
— Исәнме. Кәрим абзый! Кая таба
киттең?— дип эндәшә.
Ул кинәт туктый да, уйларыннан
арынып, каршысында торган яшь,
мөлаем хатынга күзләрен теки. «Ә!.. Бу
аның белән берүк производствода эшли
торган техник икән!.. Ул аңа шунда ук
бик ягымлы гына җавап кайтара:
— Сайлаучыларым белән очрашырга
барам, сеңел. Иң-иң җаваплы эшкә...
Яшь хатын, үзенең цехташы Кәрим
абзыйның нинди эшлекле депутат
икәнлеген белә. Шуңа күрә дә ул аның
кулын чытырдатып кыса:
— Рәхмәт... рәхмәт, Кәрим абзый...
каршыл арына күкрәгеңне киереп,
горур барып бас... Синси бит йөзең ак!
Каушарлык урының юк!—дип үз
юлына китеп бара.
Кайда гына булмасын, кемне генә
очратмасын, аңа уңыш теләүче, хөрмәт
күрсәтүче халыкны күргән, шуңа
күнегеп беткән иде Кәрим абзый
Гарипов. Ул Казан эшчеләре арасында
күптәннән танылган, атаклы карт эшче.
Кәрим абзый заводта утыз ел буена
өзлексез рәвештә эшләде.
Производствоның коллективы аны
Казан шәһәр Советына депутатлыкка
кандидат итеп күрсәтте. Бүген ул үз
сайлаучылары белән очрашырга, үзе-
нең биографиясен, карт татар
эшчесенең, совет кешесенең биогра-
фиясен сөйләргә тиеш иде.
Кәрим абзый үз сайлаучылары белән
беренче мәртәбә генә очрашмый. Ул
инде егерме биш елдан бирле шәһәр,
район Советларына депутат булып
сайланып килгән эшлекле карт.
Депутат!.. Ул нинди зур хезмәт! Бу
кешенең өстенә никадәр җаваплылык
йөкләтелгән. Кәрим абзыйга быел
алтмыш яшь тулды. Эшчеләр
бистәсендә Кәрим Гарипович Гари-
повиы белмәгән кеше юк. Шулай ук
Кәрим абзый да үз сайлаучыларының
һәркайсын танып белә. Кәрим абзыйга
мондый якын, мондый таныш булган
халык алдына чыгып басу рәхәт тә,
кыен да. Ул үзенең сөйләячәк һәрбер
сүзен үлчәп бара, тыңлаучыларны
зарыктырмаслык итеп, вакыйгаларга бай тор-
мышының иц әһәмиятле якларын гына
яктырту турында уйлый ул.
Элек кем иде Кәрим Гарипов? Ярлы
иде, надан иде. Аңа, үсмер вакытында
ук туган авылын ташлап чыгып китәргә
туры килде. Ул нужа чигеп, Россиянен,
бик ерак җирләренә кадәр барын
чыкты, ләкин ярлылык, михнәт бер генә
адымга да аның артыннан калмыйча,
ияреп йөрде. Ул Донбасста күмер
шахталарында эшләде, Урал р у д н и к
л а р ы н д а б а т р а к л ы кта җәфа
чикте. Ерак Себергә, Обь елгасы
буйларына кадәр барып җитте, алтын
приискал арында миллионер-
промышленниклар өчен алтын да
эзләде. Тимер юлда грузчик булып
эшләп тә карады... Тынгысыз, көчле
егет иде ул! Кәрим абзый
капиталистларның эксплуатацияләрен
үз җилкәсендә татып аңлады.
Гаделлекнең булмавын, байларның
эшче хезмәтенә ничек түбән ка-
рауларын, үзләренең изелүләрен ул
төшенә башлады. Ләкин аның байларга
каршы протесты, бер урыннан расчёт
алып, икенче эшкә китүдән узмады. Ул
яңа урында, хезмәт җиңелрәк булыр,
акчаны да күбрәк эшләп алып булыр
дип уйлады. Ләкин кайда гына
бармасын, ачлык, ялангачлык аны
каршы алды.
Ул шул рәвешчә 1914 елга хәтле
йөрде. Аннан сугыш башланды. Патша
армиясенә алынды, салкын окопларда
газап чикте. Аңа фронтта беренче
тапкыр аңлы кешеләр очрады. Белемсез
татар эшчесенә, кемнәрнең дошман,
кемнәрнең дус булуын аңлатучылар та-
былды. Һәм ул беренче мәртәбә ку-
лындагы коралын нинди дошманга
каршы күтәрергә кирәк булуын белә
башлады. Бөек Октябрь революциясе
булды. Гражданнар сугышы башланып
китте. Кәрим Гарипов Кызыл Армия
сафына басты һәм яшь Советлар
властен саклау өчен сугышып йөрде.
1920 елда Кәрим Гарипов Казанга
кайтып, эшчеләр бистәсендә яши
башлады һәм заводка эшкә керде.
Биредә ул эшчеләр язмышының ничек
үзгәргәнен үз күзләре белән күрде.
Эшче заводның үз хуҗасы, эшче үз
тормышын үзе төзи, эшче үзенә һәм
хөкүмәтенә эшли иде. Гарипов
специальность алырга кереште. Бу
вакытта өйләнгән, инде балалар атасы
булган Кәрим абзый, кулына әлифба
алып, укырга- язарга өйрәнә башлады.
Зур сөялле куллар белән каләм тотып
язу бик җиңел булмады. Ләкин ул
тырышты, барлык авырлыкларны да
җиңәргә карар итте. Ул дөньяны ях-
шырак күрә башлады, белеме арт-
каннан-арта барды һәм эшче кешенең
бердәнбер юлы, киләчәге бөек
коммунистлар партиясендә булуын
ачык аңлады. Шуннан партиягә керде.
Тырышып уку, өйрәнү бушка китмәде,
ул үзенә яңа профессия үзләштерде,
аннан бригадирлык хезмәтен
башкаруга күтәрелде.
Аның исеме һәркайчан стаха-
новчылар исемлегеннән төшмәде. Бөек
Ватан сугышы елларында күрсәткән
фидакарь хезмәтләре өчен ул. Совет
хөкүмәте тарафыннан сугышчан Кызыл
Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә
лаеклы булды. Ул партия һәм
хөкүмәтнең ана булган ышанычын
акларга сүз бирде, янадан да югары
хезмәт күрсәткечләре бирергә йөкләмә
алды. Ул бу юлы да вәгъдәсендә торды.
Үз хезмәтендә тиңдәшсез уңышларга
иреште. Совет хөкүмәте аны күп еллык,
югары хезмәтләре өчен, 1950 елда иң
бөек бүләк — Ленин ордены белән
бүләкләде.
Карт Кәрим абзый, үз истәлеклә-
рендә, аеруча партиянең унҗиденче
съездын хәтергә ала. Ул анда тавыш
бирү хокукы белән делегат булып
катнашкан. Бөек Сталинны якыннан
күргән, аның салмак, ягымлы тавышын
ишеткән, Сталин сөйләгән тарихи
докладны бирелеп тыңлау бәхетенә
ирешкән. Кәрим абзый бу съездның
делегатлык мандатын әле дә булса күз
карасы кебек итеп саклый. Съездда
алынган әдәбиятны, барлык язуларны
кадерләп тота.
...Кәрим абзыйның исенә төше-
рерлек, сайлаучылар алдында сөй-
ләрлек сүзләре, чыннан да иксез-чиксез
иде.
Карт эшченең биографиясендәге,
аның депутатлык эшендәге эшчән-
легенә тукталып үтик. Бу юлда
егерме биш ел туктаусыз, халыкка
хезмәт итен килү — зур эш! Чирек
гасыр — бу юбилей исәбе! Кәрим
Гариповның депутатлык хезмәтләрен
бу кечкенә очеркта санап чыгу да
мөмкин түгел. Моның хакында аерым
китап язарга кирәк. Без аның депутат
буларак, соңгы ике ел эчендә үз район
Советына нинди файдалар күрсәтүенә
кыскача гына тукталып үтәбез.
Кәрим Гарипович Гарипов депутат
булган эшче бистәләре районының
үзенә бер аерым яклары бар. Бу
бистәләр шәһәр кырыена урлашканнар,
аларны Казаннан Казанка елгасы аерып
тора. Казакка зур елга түгел. Ләкин яз
көннәрендә, ташу һәм елга суларының
киң җәелгән айларында, бу бистәдә
яшәүче гражданнарга шактый зур
кыенлыкларга очрарга туры килә. Казан
белән ике арада юл бетә, бары көймәләр
ярдәмендә генә йөрергә мөмкин була.
Аяз, матур көннәрдә Казанканы
көймәдә аркылау күңелле!.. Ләкин
җилле, яңгырлы ямьсез көннәрне,
бигрәк тә картлар өчен, яшь балалы
хатыннар өчен яхшы дип әйтеп булмый.
Шуңа күрә, бистә халкы өчен культура-
тормыш шартлары тудыру мәсьәләсе
бик үк җиңел эш булып тормый. Кәрим
Гарипов иптәш бу мәсьәләне бик яхшы
анлый.
1948 елда Гариповны яңадан район
Советына депутат итеп сайлаганда, аңа
сайлаучылар зур наказ бирделәр.
Наказның беренче урынында, бу
районда культура учагы булдыру
мәсьәләсе тора иде. Сугышка кадәр бу
районда бер кызыл почмак булып, анда
яхшы докладлар, лекцияләр тыңларга,
кинофильмнар карарга, концертлар
тыңларга була иде. Ләкин сугыш ел-
ларында бу бинаны башка кирәкләргә
файдаланырга туры килде. Хәзер бу
район кешеләре, ял итү өчен, күрше
район клубларына, берничә
километрлар ераклыкка йөрергә
мәҗбүр иделәр. Районның үз клубын
яки кызыл почмагын булдыру турында
берничә ел сөйләнеп киленсә дә, бу
мәсьәлә шушы көнгә хәтле хәл
ителмичә калыиды.
Депутат Гарипов, сайлаучыларның
наказларын үтәү өчен, Район башкарма
комитетына барды һәм гражданнарның
таләпләрен кискен рәвештә куйды.
Башкарма Советында «уйлап карарга»
булдылар. Бер ай үтте. Кәрим абзый
башкарма председателенең бу эш ту-
рында исенә төшерде. Ләкин мәсьәлә
хәл кылышмады. Тырыш депутат район
Советы сессияләрендә чыгышлар ясап,
үз районында культура учагы булдыру
эшенең бөтен мөмкинлекләрен
күрсәтте, аның нинди зур әһәмиятле эш
икәнен сөйләде. Гариповның таләпчән-
леге тиешле тәэсирне ясады. Эшчеләр
бистәсендә клуб ачылды. Анда
кинокартиналар, үзешчән сәнгать
түгәрәкләренең чыгышларын карарга,
лекцияләр, докладлар тыңларга бөтен
мөмкинлекләр тудырылды. Эшчеләр
үзләренең кичке ял вакытларын биредә
бик рәхәтләнеп үткәрә башладылар.
Кәрим Г а р и по в н ы ң ты р ы ш лыгы
аркасында клуб каршында китап-
ханә дә оештырылды. Шул арада клуб
белән янәшәдә генә парикмахерская
ачылып эшли башлады. Әлбәттә, бу
парикмахерская ачылуын берәү дә
бәлки депутатның эше дип
исәпләмәгәндер. Ләкин бу да Кәрим
абзый тырышлыгының нәтиҗәсе иде.
Район сәүдә оешмалары бик озак
культуралы сәүдә эшләрен җәеп җибәрә
алмыйча маташтылар. Совет сәүдәсе
эше белән җитәкчелек итүгә куелган
берәү булдыксызлык күрсәтте.
Казанканың теге ягында, магазиннарда
товарлар тулып ятса, биредә икмәк һәм
башка төрле азыкларга чират торулар
күренә башлады. Депутат бу эш белән
дә кызыксынмыйча булдыра алмады.
— Транспорт җитешми. Ташып
өлгертә алмыйбыз. Магазиннарда эшне
җайга салу кыен, — дип мы-
гырдандылар сәүдә эшчеләре. Депутат,
билгеле, андый җавап белән
канәгатьләнә алмады.
— Моңа кем гаепле соң? Бу эшләр
бар да сезнең кыймылдарга
яратмавыгыздан килеп туган,— диде
Кәрим абзый. Ул эшне оештыра
белмәүчеләрне тәнкыйтьләп кенә
калмады, булдыксызларны эшләреннән
алдырды, эшкә күңел салучы, сәләтле
хезмәткәрләрне табуда булышты. Продуктларны
ташырга транспорт та
табылды. Магазиннарга ремонтлар
ясатылды. Районда эшләр тамырыннан
үзгәрде. Чын мәгънәсендәге
культуралы совет сәүдәсе гамәлгә
куелды.
1949 елның язында, пристань ра-
ботниклары халыкны елга аша йөртү
эшен тиешенчә оештыра алмадылар. Үз
көймәләре булган кайбер җиңел
кәсепне яратучылар, бистә халкының
бу вакытлыча кыенлыкта калуыннан
файдаланып калырга уйладылар. Алар
кеше башыннан берәр сум алып, үз
таксаларын куярга өлгерделәр. Кәрим
абзый мондый комсызлыкка тыныч
кына карап тора алмады.
— Ә юк!.. Моңа юл куеп булмас,
«энекәшләр»! — диде дә Райбашкарма
комитетына ашыкты. Андагы тиешле
кешеләрне шушындый гамьсезлекләре
өчен оялтты. Шул ук вакытта үзен дә
гаепләде.
— Күрәләтә торып авыз ачып
калдык. Алдан хәзерлек күрмәдек,
частник көймәчеләр хәзер ничек
халыктан көләләр. Халык безнең
булдыксызлыгыбыз аркасында, чыккан
саен бер сум түләргә мәҗбүрләр.
Әйдәгез, үзебезнең ялгышлыкны
төзәтик!—диде.
Чыннан да «әйткән сүз — аткан ук»
булды. Икенче көнне үк, пристань
эшчеләре елга аркылы паром куеп та
өлгерделәр, катерларның моторлары да
гөрли башлады. «Көймәчеләр» бу
эшнең кем тарафыннан эшләнгәнен
белеп, мыгырдансалар да, бернәрсә дә
эшли алмадылар.
Ләкин барысыннан да читене мунча
мәсьәләсен хәл итү булды. Бистәдә
коммуналь мунча бөтенләй юк иде. Ә
аның кирәклеге турында әйтеп тә
торасы юк, ул турыда әллә кайчаннан
бирле сөйләнеп киленсә дә, бистә халкы
мунчага, шәһәр үзәгенә, тугыз-ун
километрга, трамвайлардан
трамвайларга күчә-күчә йөрергә
мәҗбүр иде. Эшче халыкның вакыты
бик чамалы, аның мондый «озын
сәяхәткә» җае юк. Бигрәк тә, көзге—
язгы пычракларда, кышкы салкын
көннәрдә, мунчага барып кайта алу, иң
авыр эшләрнең берсе булып санала иде.
Ә яшь балалары булган хатыннар,
әбиләр, бабайлар өчен бу ничек?..
Кәрим абзыйны бу сораулар чиктән
тыш борчыды. Гариповның ини-
циативасы белән мәсьәлә Район советы
утырышына куелды. Ләкин өр-яңадан
коммуналь мунча салуга Район
советының үз көче генә җитмәслеге
беленде. Гарипов булышлык сорап
Казан шәһәр советына китте. Мәсьәлә
биредә дә ачык хәл кылынып бетмәде.
Кәрим абзый Шәһәр партия
комитетына, аннан Өлкә партия
комитетына кадәр барып җитте. Ул
район, шәһәр советы сессияләрендә
чыгышлар ясады, бер-ике мәртәбә
шәһәр партия активы җыелышында бу
мәсьәләне күтәреп чыкты. Ниһаять, ул
үзенең һәм сайлаучыларының
теләкләренә иреште. Эшчеләр бистәсе
районында яңа коммуналь мунча төзү
эше хәл кылынды. Кәрим абзый үзенең
картлыгына да карамастан, төзү өчен
кирәкле материалларны, тиешле
сумаларны юллап алу эшендә дә
армый-талмый эшләде.
Районда мунча төзеләчәк мәйдан
билгеле булгач, казучылар беренче
көрәк балчыкны алу өчен үткен кө-
рәкләрен җиргә батырган чакта Кәрим
абзый да шунда иде. Аның рухы
күтәрелгән, эшчеләрнең үзара
ярышлары, эш нормаларын арттырып
үтәүләре аны куандыра иде. Ул:
— Менә, эш башланды... Шулай да үз
дигәнебезгә ирештек. Хәзер инде,
халыкның да күңеле булыр...— дип
уйлана иде.
Котлован казылып бетүгә ташчылар
килделәр. Боларның күбесе ФЗӨ
егетләре, кызлары. Яшьләр, тазалар,
шуклар... Яшь төзүчеләр өчен бу —
беренче төзелеш, беренче сынау иде.
Алар бу яңа эшкә, бөтен яшьлек
дәртләрен биреп, чын күңелдән
тотындылар. Алар бу тапшырылган
бурычның катлаулы да, җаваплы да
булуын бик яхшы аңлыйлар иде. Кәрим
абзый исә, яшьләрнең көчен яхшы
белсә дә, бөтенләй үк ышанып җитмәде
булырга кирәк, котлован эченә нигез
салына башлаган көнне үк, бирегә
килеп җитте.
Ул өстенә сукно спецовка кигән,
башында һәрвакыттагыча кара эшләпә.
Аягында шыгырдап торган таза
итекләр. Котлаванга төшкәндә ул
беркемгә бер сүз эндәшмәде. Зур
ящиклардагы цемент измәсе янына
килеп туктады да, зур белгечләрдә генә
була торган җитдилек белән, чеп-
чиста кулын измәнең эченә батырды.
Бер уч боламыкны башта бер кулында,
аннан икенчесендә әвәләргә, изәргә
тотынды. Аның янында гына басып
торган бер шук егет, шундый пөхтә
киенгән бер «ят» кешенец цемент белән
болай былчырануына гаҗәпсенде
булырга кирәк:
— Бездә аны кул белән измиләр...
Камыр түгел ул, абзый!— дип әйтеп
ташлады.
Кәрим абзыйга шул сүз генә кирәк
иде, ахры.
— Камыр шикелле изелсә, үзе дә
була инде ул. Төерләрне күп кал-
дырмагыз. Күпме цемент кушып
издегез? Шуны әйт син мина? — диде.
Егет әллә чыннан да белми иде, әллә
белсә дә бу төпченеп йөрүче тынгысыз
картка җавап бирергә теләмәдеме, кырт
кисеп кенә:
— Анысын мастердан сорагыз ин-
де...— диде дә шунда ук, Кәрим
абзыйга бик үк матур булмаган караш
ташлап:
— Сезнең өчен ничек булса да,
барыбер түгелмени?— дип өстәп
куйды.
Кырыс егетнең тупас җавабы Кәрим
абзыйны аз гына да каушатмады. Ул
элеккедән дә басынкырак тавыш белән,
сүзләрен өзеп-өзеп:
— Барыбер түгел шул, акыллым.
Син аны белергә тиешсең. Нәрсәгә
нигез салганыгызны беләсезме? Бу йорт
та, дача да, беседка да түгел. Мунча!
Коммунальный мунча! Измәгә
цементны тулы норма белән салыгыз.
Нык итеп төзегез. Тиз җеберлек, тиз
таралырлык булмасын! Аңладыгызмы?
— дип тезеп китте.
Бу вакытта башка яшьләр дә Кәрим
абзыйга күзләрен текәгәннәр иде.
Теге егет тә сер бирергә теләмәде,
нәкъ картның үзе шикелле коры гыиа
сорау бирде:
— Сез кем буласыз соң?
Гарипов кулындагы әвәләнгән це-
ментны ящикка кире ыргытты да,
елмаеп:
— Мине Гарипов, диләр... Кәрим
абзаң...— дип башка эшчеләр янына
узды.
Яшьләр бер-берсеиә карашып ал-
дылар. Алар телендә: «Депутат...
депутат!» дип пышылдаулар ишетелде.
Теге егет оялуыннан кызарынды.
Җир ярылса, шунда кереп китәрдәй
булды. Иптәшләре аннан көлделәр.
Егет Казанга яңа гына килгән булса да,
Кәрим Гарипов турында ишеткәне бар
иде, ләкин күреп танымый иде...
Яшь төзүчеләр Кәрим абзыйга бик
тиз ияләштеләр. Аның төзелешкә көн дә
диярлек килүе берәүне дә
гаҗәпсендермн башлады. Алай гына
да түгел, алар аның алдында та-
нылырга, үз эшләрендә яхшы сыйфат
күрсәткечләре бирергә тырыша
башладылар. Аннан үзләре белеп
җитмәгән нәрсәләр турында киңәшләр
сорый торган булдылар.
Ул бирегә һаман килеп йөрде.
Яшьләр азрак бөкрәйгән, озын буйлы,
кара эшләпәле кешенең килүен ерактан
ук күреп алалар да:
— Әй, егетләр! Итәк-җиңнәрегезне
җыя төшегез! Депутат абзый килә!.. —
диләр иде.
Чыннан да, эшчеләр шып булалар.
Куллар-кулга йокмый. Кирпечләр
кызурак өелә башлыйлар. Транспортер
тасмасыннан кирпечләр югарыга
кызурак күтәрелә...
III
Революциягә кадәр бер-ике урам-
нан, берничә тыкрыктан торган баткак,
караңгы эшчеләр бистәсе, хәзер
унарлаган зур, теп- тигез урамлы, якты,
яңа бистәгә әверелде. Электә бу
бистәнең тулы хуҗасы, завод тотучы
бай Ушков булган. Бу бистәдә яшәүче
йөзләрчә кешеләр, аның заводында
каторга хезмәте шартларында эшләп ин-
теккәннәр. Бистәмен, карт-карчык-
лары «Ушков каторгасы»ның коточкыч
күренешләрен һаман да хәтерләрендә
саклыйлар. Яшьләргә-балаларга
гыйбрәтле сүзләрен сөйлиләр. Хәзерге
совет тормышының кадерен белергә,
аны сөяргә өйрәтәләр.
Эшчеләр яшәгән бу район Совет
власте елларында танымаслык булып
үсте. Айдагы күп этажлы йортларны,
яңа мәктәпләр, больницалар, балалар
бакчалары һ. б. санап бетерерлек түгел.
Бу районга күрше булган бистәдә, элек-
тә коры бушлык урында Культура
Сарае салынды. Электәге ничә гек-
тарларга сузылган имән әрәмәлеге
җимеш-яшелчә бакчасына әверелде.
Бистәдә яшәүче эшчеләр һәм
хезмәткәрләр менә өч ел инде, бу
бакчада тырышып эшлиләр, җиләк-
җимеш үстерәләр.
Кәрим абзый Гарипов үз районының
урамнарын һаман да күзәтеп йөри.
Аның хуҗаларча карый торган
җентекләүчән күзләре һаман да җи-
тешсезлекләрне таба. Кешеләр тагы да
рәхәт, тагы да күңелле, культуралы
яшәсеннәр өчен, ул бөтен уйларын-
фикерләрен Район башкарма
комитетына җиткереп тора.
Менә, Казанка елгасы бер кырыйга
каерылып ага башлаган да, шул
уңайдан ярны ашый-ашын кешеләр
йөри торган юлга, ат юлына
якынлашкан. Кәрим абзый моңа түзеп
тора аламы соң? Ул шунда ук,
кесәсеннән блокнотын чыгара да:
«Казанканың бу урындагы яр кырыен
төзәттерү мәсьәләсен куярга»,— дип
яза.
Ул икенче,бер урынга килеп чыга,
караса, бер үзәнрәк урында таш юлның
астына су төшкән. Транспортка,
кешеләргә бу урыннан үтү кыенлашкан.
Шунда ук, кулда каләм... шунда ук,
булдыклы кешенең конкрет исәпләре...
Карыйсың, бер-ике көн дә үтмәгән
була: яр кырыенда Казанкаиы туры
юлга юнәлтәләр, ерганаклар бозган
шоссеның теге урынына, өр-яңа таш
түшәлгән була...
Депутат сайлаучыларның кварти-
раларына да кереп йөри, һәртөрле
мәсьәләләрдә алар белән киңәшләр
алып бара. Шулай ук сайлаучылар да
аның квартирасына киләләр. Шулай
итеп, халыкның һәм депутатның актив
катнашы аша, Советларда чиктән тыш
зур мәсьәләләр карала, карарлар
чыгарыла. Шуңа күрә дә Кәрим
Гарипов горурлык белән:
— Иптәш Сталин безне, депутат —ул
халык хезмәтчесе, дип өйрәтә. Димәк,
халыкка яхшы хезмәт итәргә, намус
белән эшләргә кирәк, халык сине
сайлап ялгышмаганлы- гын күрсен,
белсен!—дип сөйли.
Ватанга, халыкка турылыклы хезмәт
итү — Кәрим Гарипов өчен изге бурыч.
Ул үз-үзенә: «Партиядән башка,
Советлар властеннан башка мин кем
булып калган булыр идем?» — дигән
сорауны куя. Шунда ук җавап та бирә:
«Гомеремә наданлыкта, караңгылыкта,
ярлылыкта җәфа чигәр идем», — ди.
Ул үз семьясының да ничек үсүен
сөйләп китә. Аның зур кызы Елга
техникумын бетереп чыгып, Идел
пароходларының берсендә штурман
булу дәрәҗәсенә ирешкән.
Икенче кызы югары педагогия
белеме алып, урта мәктәптә химиядән
дәресләр бирә, биология, география
фәннәрен укыта. Кәрим абзыйның
башка балалары да укыйлар.
— Үзеңнең хөкүмәтеңә, партияңә
белдерәсе рәхмәтләреңне әйтеп бирү
өчен сүзләр җитәрме? Юк! — ди ул.—
Шуңа күрә, хезмәт белән, эш. белән
җавап бирергә кирәк. Миңа алтмыш
яшь, ә көч. күңел көрлеге, эшләргә
теләү дәрте бетмәс-төкәнмәслек! Күпме
гомерем бар, барысын да халкыма.
Ватаныма, Совет властена, Ленин —
Сталин партиясенә багышлармын.
Улларыма, кызларыма, аларның
балаларына да шулай эшләргә наказ
бирәм!.. — ди Кәрим абзый Гарипов
Казан шәһәр советы депутаты.