ШИГЫРЬЛӘР
ЗӘКИ НУРИ
ИДЕЛГӘ!
Сузыла юллар, йөгерә эшелоннар,
Барлык йөккә яшел урам бар;
Имәннәрен бүләк итә урман,
Корыч килә ерак Уралдан.
Иделгә! дип ашыга ташчы уллар,
Бетончылар ашыга ерактан.
Шаулы ярга алып килгән юллар
Башланалар кайнар йөрәктән.
Һәркем әйтә шул сүзне ашкынып, —
Бердәм яңрый бөтен ил анты:
Төзелешеңә керсен бер таш булып
Минем көчем, Идел гиганты.
Миллионнарның теләге бер:
Ватан, Шунда чакыр, шунда урын бир;
Коммунизм үзәненә аккан
Суларыңның салыйм юлын мин.
Һәркем күрә еллар аша карап,
Шундый чагын бөек елганың:
Киң Иделгә йөзеп керә кораб
Айкагандай диңгез юлларын.
Идел менә тауга, югарыга,
Далаларга керә борылып;
Бодай шаулый аның юлларында,
Мәңгелеккә җиңелә корылык.
Иделдәге ГЭСтан Ватан ала
Җиңү көчен, үсү тизлеген...
Омтылабыз шушы тантанага,
Вакыт, алга! — изге сүз бүген.
Без адымын көннең тизләтербез, —
Изге теләк эштә үтәлә.
Һәйкәл итеп чорга хезмәтебез
Яңа гигантларны күтәрә.
1950
САМАТ ШАКИР
КОЛХОЗ РАДИОУЗЕЛЫНДА
Әкрен генә күтәрелә ай һавага,
Күләгәләр урамнарга сузылганнар.
Баганаларда чыбыклар ялтырыйлар,
Әйтерсең лә көмеш белән сызылганнар.
Кичке тынлыкны радио бозды кинәт:
«Тыңлагыз!» ди. Бар да тыңлый, Казан диеп.
Юк, бу Казан түгел, колхозның үзеннән
Тапшыралар концерт бүген, яшьләр килеп.
Мин яшь шагыйрь үзем дә катнаштым анда
Һәм сөйләдем яңа язган «Авыл киче»н.
Шул вакытта дулкынландым, илһамландым,
Очкан кош күк канатланды минем хисем!
Бер шаян кыз матур итеп җырлады да:
— Әти!— диде,— ышандыңмы мин икәнгә?
Бүген әле тавышым гына ишетелә,
Радиода гәүдәм күренер иртәгә.
ЗӘЕТ МӘҖИТОВ
БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ ТАВЫШЫ
Кем сиңа бирсә яктылык,
Әй, нурлы туган җирем,
Рәхмәт җырым,
йөрәк җырым,
Барсы да Аңа минем.
СОВЕТ КЕШЕСЕ
Нәни генә чыккан чишмәдән
Диңгез ясый совет кешесе.
Тыныч иҗат, тыныч хезмәттә
Коммунизм төзү — төп эше.
Урман үстерә ул чүлләрдә,
Шәһәр сала калын тайгада,
Мактаулы һәм бөек һәр эше.
Хезмәт сөя совет кешесе.
ҖИҢҮЧЕЛӘР СҮЗЕ
Җиңү, җиңү!
Ял түгел ул җиңү,
Җиңү — яңа көрәш башы ул.
Кичә солдат булган безнең кеше
Яңа постка бүген басты ул.
Иксез-чиксез иркен җиребезне
Яшәртәбез бүген яңадан.
Без кушарбыз — килеп яңгыр явар,
Урман шаулар эссе далада.
Без — бәхетле илнең кешеләре,
Без — тынычлык җирдә телибез.
Уолл-стритка бомба итеп,
Коммунизм илдә төзибез.
ТАКТАШКА
Бүген синең дәртле тавышың Ныграк яңрый тагын да, Коммунизм фронтында һөҗүм барган чагында.
51
БЕР СҮЗ
Шатландыра мине хезмәт көе, Рухландыра матур киләчәк. Дәртләндерә шаулы бүгенге хис, Иртәгәге яңа җиңәчәк.
ТАҢ СЫЗЫЛГАНДА
Әй, бәхетле таңның сандугачы, Сайра шулай, Сайра иркенләп.
Җырлар — дәртле безнең, Сиңа — бакча,
Миңа — тиңсез яшьлек бирелгән.
БЕР ҖЫРГА КЕРЕШ
Җырлыйсым килә бу җырны, Җырлыйсым бар көч белән. Зурлыйсым килә илемне Ялкынлы, саф хис белән, һәм сизәм, сизәм: йөрәктә Дәртле көй тора чыңлап. Алыгыз канат, җырларым, Очыгыз ерак-ерак.
Дәртле көй!
Кайчан туса да
Ул бер дә гаҗәп түгел.
Үзе җыр булгач туган җир, һәрвакыт көйли күңел.
ТАВЫШ
Кирәге юк, язма, шагыйрь, Ялкын белән янмасаң.
Ялган хис белән көйләп җыр, Үз халкыңны алдасаң.
Кирәге юк, Батыр ирне Күрмәсәң батыр итеп. Тиңдәше юк туган җирне Сөймәсәң матур итеп.
Корычлар койсын безнең җыр, Яшәртсен ком чүлләрен, Булсын юлдаш, булсын батыр,
Ачсын җиңү серләрен.
САХАБ УРАЙСКИЙ
★
ИДЕЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде Сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә...
(Һади Такташ)
АШКЫНУ
Ашыгып йөзә
«Герцен» пароходы,
Палубадан карыйм үрелеп...
Казгрэсның озын морҗалары
Бик ерактан торды күренеп.
Син аңла да,
Безнең ашкынуны
Тизлегеңне арттыр, капитан,
Синең йөгең алга ашкынучы
Кеше дигән затлы капитал.
Без узабыз
Саллар, баржаларны,
Артта кала бакен утлары.
Пристаньнар безне каршы ала,
Киләчәкнең Идел портлары.
Мин Иделне
Идел итеп түгел —
Диңгез итеп күздән кичерәм.
Һәм Казанның матур киләчәген
Күз алдыма сөенеп китерәм.
Алда таулар,
Анда Сталин рәсеме.
Таш кыяга уеп эшләнгән.
һәм елмая даһи бик шат булып
Иделдәге бөек эшләрдән.
Ул караган
Зәңгәр ераклыкка,
Килер гасырларга күз атып...
Каршы ала һәрбер пассажирны,
Уңыш теләп кала озатып.
Җил сыенды Таулар арасына,
Күктә сүнде йолдыз чаткысы.
Моңсуланып ялгыз калды ак ай,
Көчсез хәзер аның яктысы —
Иделдә таң атты алланып,
Дулкыннарга төште нурлары...
Балкый монда таң яктысы булып
Бөек Сталинның уйлары.
Океан арты доллар корольләре
Ишәйткәндә атом бомбасын,
Без төзибез Идел гигантлары —
Тынычлыкның мәгърүр бинасын.
ТӨЗЕЛЕШТӘ
Идел, Идел, Сабый чагым миңем
Синдә үтте элек елларда.
Олыгайгач, сиңа тагын килдем,
Ярларыңа басып җырларга.
Идел, Идел —
Туган анам минем,
Җигулиең — үскән бишегем.
Горурлык һәм тиңсез шатлык белән
Ачып керәм төзелеш ишеген.
Идел ага,
Ярсу дулкыннарын
Кага-кага текә ярларга,
Бурлакларның каны тамган монда
Дулкыннарга, ташлы тауларга.
Дулкыннар да, Җил дә, яшеннәр дә
Какшатмаган горур тауларны;
Бүген менә, бөек совет халкы
Буйсындыра үзенә аларны.
Җирдә һичбер тиңе күрелмәгән
Зур төзелеш бара Иделдә.
Коммунизм гигантлары шулай
Сафка баса туган илемдә.
САЛЛАР КИЛӘ
Көмеш тасма булып сузылып ята
Идел-ана минем илемдә;
Урман шаулый, гөлләр чәчәк ата
Тиңсез гүзәл совет җирендә.
Илебез бай урман, суларга,
Сокланабыз карап шуларга.
Саллар килә монда Агыйделдән,
Ветлугадан, Кама ягыннан...
Мин аларда йөзү кыенлыгын
Белә идем сабый чагымнан.
Алар килә Идел тутырып,
Яшьләр килә салга утырып.
Салчы егет, син бәхетле бүген,
Тормыш юлың иркен, киң синең;
Юллар ачык алга бару өчен,
Чорыбызга эшең тиң синең.
Син ерактан агып киләсең,
Хезмәтеңнең ямен күрәсең.
Саллар килә бөек төзелешкә,
Ниләр чыкмас бер-бер салыннан.
Ә аларга агач кына түгел —
Халык мәхәббәте салынган.
Гигант үсәр Идел суында,
Һәйкәл булып безнең буынга.
Салда килә Идел, Кама буйлап
Наратларның зифа, төзләре.
Коммунизм яктысыннан балкый
Салчыларның көләч йөзләре.
Хыяллары Ленин — атамның —
Чынбарлыгы бүген Ватанның.
ЗЕМФИРА
Кемнәр белми монда Земфираны,
Ул — инженер, гигант төзүче,
Һәркем зурлый, хөрмәт итә аны,
Хезмәтендә хаклы дан казанган,
Ярышларда җиңеп килүче.
Карашлары: язгы таң шикелле,
Карашлары бигрәк ягымлы.
Карашлары аның хәтерләтте
Яшьлегемдә шундый сылу кызга
Гыйшык тотып йөргән чагымны. —
Идел миңа анам кебек якын,
Шунда туып, шунда үстем, ди,
Дулкыннарда йөзеп иркәләндем,
Саф суларын аның кече яшьтән
Ширбәт кебек тәмләп эчтем, ди.
...Идел буе, салкын яңгыр ява,
Көзге җилләр исә ыжгырып;
Рәхимсез җил кыя өсләрендә,
Көндезен дә шулай, кичләрен дә
Моңлы көен уйный сызгырып:
Гүя, җиргә карлар төшәр, ди, җил,
Һәм Иделдә тиздән су туңар...
Ә Земфира: «Тыныч булсын, ди, ил,
Бүрәнәләр бозга катып калмас,
Яшьлек көчен салгач без шуңар».
Машиналар төгәл эшләсен дип,
Бүрәнәләр кире төшмәсен дип,
Өзелмәсен өчен арканнар,
Уңган кызлар Идел ярындагы
Лебедканы шефка алганнар.
Мәхәббәтең илгә көчле булса,
Авыр эштән талмый кулларың...
Яшьлек җиңә котып салкынын да,
Һәм сүндерә вулкан ялкынын да,
Якты булгач барыр юлларың.
Мин очраттым яшь геолог кызны
Эш өстендә, Идел ярында.
Ул тикшерә көндез елга төбен,
Ә кичләрен була лебедкада
Бүрәнәләр, саллар янында.
ЮЛЛАР ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ
Үзйөрешле экскаваторның
Эшен күреп хәйран каласың...
Украина заводлары аның
Биргән шундый зурын, яңасын.
Ул берьюлы әллә күпме җирне
Күз күргәнче умырып ала да,
Упкыннарны күмә, кирәк икән —
Яңа таулар ясый далада.
йөртә аны, бөек идеал белән
Канатланган совет кешесе —
Көньягында һәм Себердә үскән
Егетләрнең таза, көчлесе;
Йөртә аны, завод эшчеләре,
Игенчесе колхоз кырының —
Коммунизм төзеп алга барган
Батырлары Сталин чорының.
Күптәнме соң монда таулар иде,
Бүген инде сөзәк тигезлек.
Алты норма кичә биргән егет,
— Бирдем, — ди ул, — бүген сигезне.
Скрепер II дигән машинаны
Машинистлар алга илтәләр.
Скреперлар үтеп киткән җирдә
Тимер юллар сузылып китәләр.
Шпалларга костыль суккан чакта
Очкын чәчелә чүкеч астында.
Мин рельслар сузам, ә юлбашчы
Басып тора гуя каршымда.
Даһи Сталин басып тора кебек,
Көч, дәрт өстәп алга узарга,
Төзүчегә тиңсез илһам биреп
Еракларга юллар сузарга.
Шулай дигәч, юл төзүче Нечай,
Маңгай тирен сөртеп җиңенә,
II Скрепер — юллар төзү эшендә кулланыла торган машина.
Бер елмая, чөнки тау, далалар
Хезмәтеннән аның җиңелә.
Таулар кисеп, урман, сулар кичеп
Монда тигез юллар салына,
Һәр карыш җир, һәрбер километр
Көрәшләрдә яулап алына.
Моннан үтә бүген мотовозлар,
Яңгырап кала корыч чыңнары.
Мотовозда бара төзүчеләр,
Еракларга күчә җырлары.
Юл төзүче белә, бу юлларның
Безне кайда алып барасын.
Якынайта ул бөек төзелеш белән
Шәһәрләр һәм авыл арасын.
ЭЛЕКТРОСТАНЦИЯ БУЛАЧАК УРЫНДА
Ноябрьның салкын бер иртәсе,
Су өстендә куе ак томан,
Акчарлаклар очмый җәйгесыман,
Агачларга көмеш бәс кунган.
Дулкыннарны ярып катер бара
Дәртләнеп һәм ярсып, ашкынып...
Без җитәбез төзелеш районына,
Монда кайный хезмәт ташкыны.
Болытларга җиткән матур таулар,
Кем сокланмас карап аларга.
Бу мәһабәт җирне һичбер кайдан
Мөмкин түгел эзләп табарга.
Шунда халкым диңгез порты төзи,
Шунда сала күркәм бинаны...
Планетада иң зур гигант итеп
Күз алдыма китерәм мин аны.
Башкала һәм колхоз авыллары
Шуннан якты, җылы алачак.
Безнең чордан килер буынга ул
Мәгърур һәйкәл булып калачак.
Төзи аны тату семья булып
Һәр милләте туган илемнең,
Төзи аны Днепр, Дон кызлары,
Егетләре данлы Иделнең...
Төзи аны иңен-иңгә куеп
Академик, белгеч һәм эшче...
Идел буе шаулап, гөрләп тора,
Сокланасың күреп һәр эшне.
ГеоЛоглар булып үткән җирдә
Зур вышкалар тезелеп киткәннәр.
Бурильщиклар җирнең иң-иң тирән
Катлавына төшеп җиткәннәр.
Гөрли көн-төн мотор тавышлары,
Күтәрелә керн III югары...
Тиздән монда керер Турбиннарга
Ярсып аккан Идел сулары.
Ныгытмалар, бетон плотиналар
Әкияттәгесыман үсәрләр.
Пароходлар һәм кораблар моннан
Гранит шлюз аша үтәрләр.
Гигант үсә Идел ярларында
Илнең көчен тагын арттырып,
Һәр почмагы Ильич туган якның
Нурларыннан торыр яктырып.
һәр колхозчы Идел аръягының
Мул үстерер кырда игенне.
Бездә кеше тагы да иркен яшәр
Эшкә җигеп шашкын Иделне.
Биш ел үтәр, ул көн килеп җитәр,
Бүген Идел булган урында,
Дулкынланыр диңгез, Ватан балкыр
«Ак алтынының сипкән нурында.
Куйбышев — Казая.
III Керн —бик тирәннән бораулап алынган жир массивы.
ИГОРЬ СУГЫШЫ ТУРЫНДА ҖЫР
Узган елның декабрь аенда борынгы рус әдәбиятының искиткеч һәйкәле булган «Игорь сугышы турында җыр»ның басылып чыгуына 150 ел тулды.
Бу гүзәл поэма XII гасыр азакларында билгесез бер оста, талантлы шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән. Әсәрнең идея эчтәлеге Рус җирен берләшүгә, ул чордагы князьләрнең үзара талашларны бетереп, илне чит яулардан бергәләп саклауга өнди торган көчле патриотик рух белән сугарылган. Үзенең гаять көчле художество чаралары белән иҗат ителүе сәбәпле, бу әсәр хәзерге көндә дә зур әдәби кыйммәткә ия булып тора. Йөз илле ел эчендә бу әсәр турында төрле телләрдә җиде йөзләп гыйльми хезмәт язылган булса да, хәзерге галимнәр әле һаман аның өстендә тикше-ренүне дәвам итәләр һәм яңадан-яңа тирән мәгънәләрен ачалар. Шуңар күрә анык татар әдәбияты өчен дә әһәмияте гаять зур.
Әсәрнең сюжеты — Новгород-Северский князе Игорь Святослав улының 1185 елда кыпчаклар белән сугышта, уңышсызлыкка очравын, шуның аркасында даладагы күчмә кабиләләрнең рус җирләренә һөҗүм итеп, илне хәрабә хәленә төшерүен ачып бирүгә корылган.
Без бу патриотик әсәрнең бер өзеген укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
И, Рус Җире!
Ыңгырашырга калды инде сиңа искә алып борын заманны, һәм борынгы князьләреңне!
Ул чактагы карт Владимирны калдырып та булмаган шул Киев тауларына терәтеп! Һай үкенеч! —
Бу көндә бит аның полклары: кайсылары — Рюрикныкы, кайсылары — Давыдныкылар! Һәм аларның кылчуклары инде бер-беренә каршы җилферди, гаскәрләре аерым җырлыйлар!..
Дунай буена китә түгелме Ярославна тавышы тибрәнеп? Билгесез бер кәкүк шикелле зар сала ул таңда моңаеп:
«Очыйм да мин, кәкүк булып,
Дунай буйлап, чылатыйм мин кондыз җиңемне. Сөртим Кыялы су буенда мин әрнеп җәфа чиккән тәнендәге канлы яраларын князьнең!»
IV Ярославна Евфросииия — Галиция князе Ярослав кызы, Игорьның хатыны. Аның Дунай буе турындагы бу сүзләре — туган җирен, атасы йортын искә төшерүен, шуннан терәк эзлисе килүен аңлата.
Ярославна елый танда сыкранып, Путивльнең кремле башнясында:
«И, Җилкәем — Җилкәем!
Нигә, патшам, шыксыз исәсең?
Ник үзеңнең талмас канатларыңда яудырасың кыпчак укларын, минем сөйгән ирем явына?!
Ә соң җитмимени синең анда, болыт асларында исүең, зәңгәр диңгез өсләрендә корабларны тирбәлдерүең?!
Ни өчен син, патшам, минем шатлык һәм бәхтемне кылганлы кыр буйлап очырдың?!»
Ярославна елый таңда сыкранып, Путивльнең кремле башнясында:
«И, Данлыклы Днепро!
Син таш таулар аркылы да үтеп чыктың
Кыпчак җирләрен,
Син, тирбәтеп үз өстеңдә, Святослав көймәләрен илттең, Көбәк ханга каршы сугышка — кайтар, патшам, тирбәлдереп син, ярымны да минем яныма! Мин җибәрмәс идем күз яшемне Танда аңа, диңгез ягына!»
Ярославна елый танда сыкранып, Путивльнең кремльдәге башнясында:
«Нурлыдан да нурлы кояшкай!
Син һәркемгә җылы һәм матур. Нишләп соң син, патшам минем, чиксез каты эссең юнәлттең гаскәренә каршы иремнең?!
Сусыз далаларда сусатып, корыштырдың җәя бауларын, һәм аларның ук савытларын авыр газап белән капладың!..»
Төн уртасы, диңгез ашкына! Караңгылык агыла болыттай, — (ахры) шулай алла юл күрсәтә князь Игорьга Кыпчак Җиреннән — Рус Җиренә,
атасының алтын тәхетенә!..
Сүнгән инде шәфәкъ яктысы.
Игорь йоклый — Игорь уяу ул,
Игорь үлчи күңеленнән, кырларны:
Олы Доннан алып — Кече Донецкача.
Төн уртасы җиткәч, атларга аргы яктан Лаур сызгырдыV,— Һәм князьгә куша аңларга: «Князь Игорьга — вакыт!» Шулай дәште аңар, җиргә сукты...
шаулап китте үләннәр... Кыпчакларның тирмәләреннән ераклаштылар алар — һәм томылды князь Игорь камышлыкка табан — ас булып, ак чумгалак2 булып — суларга!.. Ташланды ул йөгрек атка, ә сикерде аннан бүре күк, һәм чапты ул Донец буена, — лачын булып очты болытка, тибеп алды казны, аккошны иртәнге ашка, көндезге ашка, һәм кичке ашка!..
Әгәр Игорь лачын булып очса, — Лаур чапты бүре шикелле, салкын чакта эзләр калдырып! Чөнки алар хәлдән тайдырдылар үзләренең ярсу атларын!
Әйтте Донец (шул чагында): «Иа, Игорь — князь! Күп мактау һәм зурлык сиңа, ә Кончакка — хурлык, үкенеч, Рус Җиренә — шатлык — куаныч!» Игорь җавап бирде: «Дончам син минем!
Сиңа да бит мактау аз түгел: син тирбәттең князьне дулкыныңда, җәйдең яшел түшәгең көмеш ярың буенда, яптың князь өстенә җылы томаннарыңны яшел агач астында; һәм сакладың син аны — чумгалак итеп — суда, үрдәк итеп — дулкында, акчарлак итеп — җилдә».
«Андый түгел, диләр, —
V Лаур — русчасында Овлур. Тикшеренүчеләр, елъязмаларына таянып, Лаур, Лавур дяп атыйлар. Игорьны качырышырга риза булган кыпчак егете.
• Ак чумгалак — чума торган кошларның бер төре.
Стугна елгасы: яман агымы белән ул ашап чит тармакларны һәм йотып көймәләрне, һәлак иткән егетне дә упкынында үзенең: йоткан ул яшь князь Ростиславны!..
...Днепрның моңсу ярларында Ростиславның елый әнкәсе, үзенең яшь улын юксынып... Ул кайгыдан гөлләр карайган! Агач башы җиргә сыгылып,
сагыш белән моңайган!..»
Бу шау-шуны кубаручы саесканнар булмаганнар, — Гозак белән Кончак килә,
Игорь эзләреннән шулай! Анда козгын коңгылдамый, чәүкәләр дә тынып калган, саесканнар ду купмыйлар, — тик еланнар шуышалар!.. Тукраннар, тук-тук итеп, (Игорьга) юл күрсәтәләр елга буйларына табан! Сандугачлар
шат җыр белән
хәбәр бирә якты таңнан!..
Шунда Гозак әйтә Кончакка: «Әгәр лачын оча икән оясына — атып ташлыйк аның баласын үзебезнең алтын ук белән!» Җавап бирде Кончак Гозакка: «Әгәр лачын оча икән оясына — тышаулыйк без аның баласын матур кыз белән!»
Гозак әйтте тагын Кончакка: «Әгәр аны матур кыз белән тышауласак без монда, — безгә булмас бала лачын да, безгә булмас матур кызкай да! һәм кошлар да безне чукый башлар шушы Кыпчак далаларында!» VI VII
Әйткән Боян — борынгының оста җырчысы, Ярославның һәм Олегның, князьләрнең яратканы, — Нәкъ Игорьның
VI Стугна елгасы Днепрның кайбер тармакларын үзенә кушып ага. «Пожрав чужие ручьи...* дип автор шуны аңлата.
VII Елъязмаларында Игорь улы Владимирның чынлап та кыпчак кызына ойяәнеп кайтканлыгы әйтелә.
яу юлына, әйткән кебек: «Башка да авыр — Җилкәсез калса, тәнгә дә яман — баштан айрылса!»
Ә Рус Җиренә — Игорьсыз калса!
... Кояш балкый күкләрдә,
ә князь Игорь — Рус Җирендә!
Кызлар җырлый Дунай буенда — тавышлары яңрый аларның диңгез аша җитеп Киевка!
Игорь бара Боричёв буйлап — изге Мәрьям ана Пирогощаяга.
Илләр шатлана! Калалар куана!...
Җыр җырладык карт князьләргә, ә соңыннан җырларбыз — яшь князьләргә!
Игорь Святослав улына дан булсын!
Куәтле тур Всеволодка дан булсын!
Владимир Игорь улына дан булсын!
Исән-аман яшәгез, князьләр, һәм дружиналар, җиңә-җиңә дошман яуларны Рус Җире өчен!..
Ш. Маннур тәрҗемәсе